Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БЕЗНЕ КЕМНӘР АҢЛАР?»


әп шигырь сине сискәндереп жибәрәдә, күңеленә тирән кереп кала. Кереп кала да, аннан мәнге аерылмый, жанын борчып, бимазалап тора, аны гомерлек гамьнәргә сала. Ул инде шагыйрь сүзләре генә түгел.ул—синеке, гүя сина берегеп туган, синен гамь белән бер мизгелдә уянган һәм синен белән бергә генә сүнәчәк.
Нилектән шулай бу? Бәлки син укыган шигырь, күк капусы ачылган чактагылай, күнелнен догага, изгелеккә яисә шигъри сүзгә сусаган мәленә туры килгәнлектән генәдер? Әллә шагыйрь ижатынын сихри көче нәкъ шушында- шигырь белән күңелләрне айкап ташлый алуда, әлеге кадәр яралгы хәлендә яткан, әмма әйтерлек сүзләр табылмаган борчулы фикереңне, сагышлы хисеңне, мон сарган җаныңны бер-ике сүз белән ачып, сурәтләп бирүдәме'”
Танырсыңмы, юкмы, мин булырмын
Кош тавышы белән кычкырган
Туңып күшеккән жанны жылытып тергезергә, гамьсезлектән аерып, сагышлы - моңлы итәргә теләгәндәй, әйләнәдә кайта, әйләнә дә кайта шул юллар «Танырсыңмы Танырсыңмы •> Алар инде «Гашыйклар тавы» драмасыннан Сәет жыры гына түгел, минеке, синеке, бүтәннәрнеке дә Котын очып уйланасын ниндидер халәтебездә, кайсыдыр дөньядан торып кош тавышы белән кычкырсак, шулай кычкыра алсак, танучы булырмы безне'* Әгәр танырга тиешле якыннарыбыз, яшьлек язында, бу карангы чынбарлыкның якты ягында бүленеп калган гөнаһсыз беренче мәхәббәтләребез яисә газиз дәвамчыларыбыз моң тоймый, кошлар тавышына колак та салмый торган тун йөрәклегә, саңгырау жанлыга яки исереккә үк әверелгән булсалар'* Арабызда азмы шундыйлар’ Үзебез дә кош тавышларында һәм авылдан бер гаепсез сөрелгәннәрнең йорт урыннарындагы карт ту пылларнын ыңгырашу ында. зират каеннарының серле өнсеътегендә якыннарыбызны таныйбызмы’’ Хәтеребез саумы? Моның өчен, ким дигәндә, кошлар тавышын, урманнар шавын тыңлый белу, үзеңне лә моңлы-хәсрәтле табигать баласы итеп тою кирәктер бит Шул ук шагыйрь язганча:
Башларыннан сыйпыйм, халсн анлап.
Таш өстендә үскән юкәнең.
Авыр кагылмагыз Кызганмагыз!
Таш өстендә үскән юкәмен,—
дип уйлый алган жаннар гына табигатьнең һәр авазыннан мәгънә табалардыр Ә без инде язын исәнләшеп кайткан, көзен хушлашып хәвефле ерак юлга кузгалган торналарны һәм кыр казларын да күрми, төркемнәренең елдан-ел кечерәя, сирәкләнә баруына да игътибар итми башладык Әллә кошлар азайды. әллә безнең күңел ку пәре сукырайды' Имин туган якты таңга куана белмибез, матурлыкка сокланудан да биздек Энҗедәй чыклары белән нурланып утырган чәчәкләргә, жәйге жылы яңгырга, бишектәге сабый елмаюына Болын-кыр чәчәкләренең татарча исемен әллә оныттык, әллә бөтенләй өйрәнмәгән килеш гая гомер үткәрдек Инде «такыя» сүзен ничек дөрес я зарга дип матбугат битләрендә бәхәсләшәбез, күп балалар анын ни аңлатканын да белмиләр Без. мөгаен, беркайчан кош тавышлары белән кычкыра да алмабыз, чөнки ул тавышларны отып калмадык Шөбһәле каркылдасак кына инде «Жыр югалткан гавәм баш калкыта»-дип кисәтә безне шагыйрь Бүтән шагыйрь-
Ш
Зөлфәттә—«шигырьукып кинәнәсе малай кастет иги»—дип борчуыбызны арттырган иде. «Җыр югалткан гавәм»не безнен буын тудырып үстерде түгелме? Тырышканбыз, алар әнә күпме? Ничекләр итеп шундый үрнәк күрсәттек, нәрсәдә ялгыштык? Җырлау, сайрау-шагыйрьләр һәм кошлар гамәле генә, дип уйладыкмы?
Әйе. кошлар кайгысы түгел шул бездә. Ишек алдыбызда йомырка салучы тавыклар, аңгыра бройлерлар, итлек каз-үрдәк йөреп торса, шул житкән. Бездә тамак кайгысы! Газеталар каз сую өмәсен язып мәш килә, шул «канлы сабантуй»ны телевизорлар татарның ин күркәм милли йоласы итеп бар халыкка күрсәтә. Бүтән йоласы булмаган дамы әллә бу халыкның? Шушы авыр күренешләр басымын жинеп. бер шагыйрьнең кара каенга «каракаем», балакаем» дип жылы туганлык белдерүе гажәп тә хәтта. Каеннар кайгысын да. бу жирдә бездән алда яшәп киткәннәрнең кошлар тавышына күчкән моңнарын да шагыйрь генә аңлый, табигать гүзәле- аккош.тар—белән дә алар гына сөйләшә ала:
Калдыр, аккош, каурыеңны.
Мин аны изге саныйм.—
Аккоштай саф ак кәгазьгә Җылы хис булып тамыйм.
Бу—халык шагыйре Илдар Юзеевның «Калдыр, аккош, каурыеңны» исеме белән ак кәгазьгә тамган жылы хисләр жыелмасы. Шагыйрьнең илленче еллардан башлап 1996 елга кадәрге ин әйбәт лирик шигырьләре һәм жырлары тупланган яна жыентыгын «Татар китабы» нәшрияты бастырып чыгарган Шулай да. көенечлерәк сөенеч бу: китап озаграк туган, аны әзерләгәннән сон үткән өч елдагы никадәр гамьле- уйчан шигырьләре керми калган. Чөнки бу заманда бу илнең Илдар Юзеевтай шагыйрьләр язганны да вакытында китап итеп халыкка тарата барырга акчасы юк. Акчабыз әдәп тәрбияләргә түгел, үзебез үк төрле юллар белән ишәйткән әдәпсезлеккә каршы көрәшкә кирәгрәк. Моны шагыйрьдә белә:
Җырым да ярдәмгә мохтаҗ
Шушы хәерче илдә.—
ди ул. Ләкин илнең хәерчелеге—шагыйрьләр һәм аларны укучылар өчен генә Әрсезләнеп талаучы ачкүзләр өчен Рәсәйнен байлыгы һич бетәрлек түгел икән. Шуңа күрә, казнага якынаю максаты белән, депутат мандаты эләктерергә теләүчеләр генә дә сайлаудан-сайлауга күбәя бара. Алар дистә меңнәр түгә-түгә ыргылалар, чөнки -изге мандат» эләксә, уны. йөзе белән кайтачагын яхшы беләләр Без дә беләбез анысы, тик «уртак көрәш»кә кушылырга кембез буш. өстәвенә, әрсезлегебез житми Без—бүтәннәр әрсезлеген күреп тә уңайсызланучылар гына.
Мине оятка калдырган
Әрсезләрдән оялдым.
Оят тойгысын белмәгән Мәйсезләрдән оялдым.
и (•Оялдым»)
Әмма без бөтен нәрсәдән ояла, «Кеше өчен генә түгел, этләр өчен оялдым»— дип яна һәм шундыйны жөпләп укый торгач, үзебез мәсхәрәгә калып бармыйбызмы сон? Әнә шагыйрь дә:
Үрнәк түгел, миннән була
Бары гыйбрәт алып,—
ди ич Дияр дә шул! Менә ул. ягъни шагыйрь—«Казанның билгеле рухи бай хәерчесе»—иленнән куылган мескен тажик баласына хәер бирергә кесәсеннән акча тапмый, чөнки үз хәле дә мактанырлык түгел.
Кесәләр буш Күңелем хуш...
Акчасы з-нисез җырлыйм Гармун уйнап, бүрек тотып Урамда гына тормыйм.
Чынбарлыктанмы бу күренеш, әллә булдыксыз бер шагыйрьнен сырхау фантазиясе җимеше генәме? Әгәр ул шигъри жәүһәрләр табып. Халык шагыйре исеме һәм Дәүләт бүләге алса, шуларга ирешерлек таланты булса, гомеренең ничә елы матди яктан тәэмин ителә? Биш9 Ун? Ә менә »шушы хәерче илдә» өч ел гына күмәк хуҗалык рәисе булып «уңышлы» эшләгән, «эшчәнлеген» без оялып күзәткән түрәчек үзен һәм бөтен якыннарын гомерлек йорт-жирле һәм автомобильле итеп өлгерә, анын үрнәгендә баш бухгалтеры, агрономы, бригадирлары һәм мөдирләре дә тормышын түгәрәкли... Менә бер рәис колхоздан бушка алып, күп еллар файдаланган йортын шул ук күмәк хужалыкка 200 мен сумга сатып киткән Сатып алучылары өлешсез калгандырмы9 Әнә бер урман хуҗалыгы башлыгы, илнең «яшел хәзинә»се исәбенә, балалары өчен дә гади кешенең башы әйләнерлек карьера һәм якты киләчәк кайгыртып куйган... Хакимияттә зуррак урын биләгәннәрне инде әйтәсе дә юк.
Бар да. бар да халык җилкәсендә Кемнәр генә анда менмәсен Миллион—өзелә-сузыла аркан тарта. Кәеф-сафа кора мен адәм
(•Бурлаклар»)
Әйе. хәзер Рәсәй халкынын нибары ике процентын алып торучы байлар ил байлыгының җитмеш процентын үз кулларында тоталар икән. Тик монысы- карангы прозабыз инде. Шагыйрь кешеләр арасында тигезсезлекнең көчәюен, азгынлыкның гадәтигә әверелеп, инде җәмгыятьтә гөнаһ та саналмавын жаны әрнеп сурәтли, үз хаталарына да борчыла «Шушы хәлләрдә калуда минем лә катнашым бар»—ди ул бер шигырендә күпләребез исеменнән
Гөнаһны да. изге гамәлне дә Фәрештәләр язып баргандыр Хаталардан, ялгышлардан ардым. Ә кемнәрдер азып аргандыр
(•Чын йвземне күросегез килсә ...»)
Ләкин шагыйрьнен фикер сөреше безне чарасызлык чигенә үк китереп җиткерми Шулай булмаса. үз җаныннан кан саркытып нигә язып торырга да. аны нигә укырга иде?! Иртәгә дә кеше булып яшисе, яшәрлек рухи көч табасы, бүтәннәргә дә ярдәм итәсе бар бит әле
Кара чәчләр арасында Ак кеше булып калдым. Шәфкатьсезләр дөньясында Чак Кеше булып калдым
Менә ул—шагыйрьләр һәм шигъри жанлыдар куанычы Коры куаныч, дияр кемдер Дисеннәр. «Азып туйганнар» арасында Кеше булып кала алунын читенлеген һәм зурлыгын һәркем аңламас анысы Шагыйрь мондый ихгималлыкны белеп тора, ана исе дә китми һәм кыйбласын да үзгәртмәячәк
Үз намусыма Анламасалвр
Тугры җаныма Акламасыннар
Нигә килешү, алдау-ялганнар? Аңламас җаннар
Әмма шагыйрь җаны мәнге-мәнге ачылмыйча да кала алмый, ул хәтта дус булмаганнар алдында да үзененкемлеген әйтергә тиеш.
Гадәт-холкым белән кыр казы мин жян бирермен
егылып сонгы сулышымда
төшәрмен дә очалмаганнарны кызганып
сызланып.
Менә ул нинди икән' Чынлап га. нигә әле һаман безгә генә кызганычлар булырга9 Гомерне озайта торган рәхәт хәлме әллә ул? Шагыйрь кат-кат әйтә •Кы зганмагы з! Авыр кагылмагыз!» Бүтәннәр, безне мескен итәалулары белән куанып яшәүчеләр дә кы зганыч булып карасын бер Ә без хәзер үткәндәге гамәлләребезне
кабат күздән кичерәбез һәм «без кемнәр?» дип, артык инсафлылыгыбыз, күндәмлегебез, беркатлы ышануларыбыз аркасында кая килеп чыктык, дип уйланабыз, шушы хәлгә төшүебез, шуна төшерүләренә юл куюыбыз өчен сызланабыз: «гамьсезлекне биреп, мон алдык*
Бик тирәнгә яшеренгән
Нәфрәт тулы сагышлар...
Кагылмагыз... Безме? Без ул—
Яралы юлбарыслар
(•Без»)
Бер караганда, таш өстендә үскән юкә, икенче караганда, яралы юлбарыс халәте—ике төрле жәмгыять тарафыннан алданган нечкә күнеллеләрнең холкын һәм күпләр аңламый торган холыксызлыгын менә нәрсә билгели! һәм моны шагыйрьдән башка аңлатып бирүче дә булмас кебек. Тик яралы юлбарыслар бер савыгырлармы, соңгы жегәрләрен жуеп сүнмәсләрме, әрнүләрдән янып бетә язган йөрәкләре чыдармы’ Инде болай да:
Һәр хаксызлык өчен яндык-көйдек:
Берәве дә бушка узмыйдыр.
Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп Йөрәгебез шуна сызлыйдыр.
(•Йөрәге сызлаган дустыма»)
Йөрәксезлек, шәфкатьсезлек, мәйсезлек арта гына барган бу чорда «таш өстендә үскән юкә»ләргә сызланасы да сызланасы икән әле Ә бит түзәчәкләр— ышаныйк моңа! Хәтерлисезме, корыч тәнле имәннәр дә өшеп корган ин салкын кышны йомшак юкәләр исән-имин кичкән иде. Ничек исән калуларын үзләре генә беләдер. Чөнки беребез дә башларыннан сыйпап хәлләрен сорамадык, шулай сорыйсы дип тә белмәдек. Һәм тагын гап-гади мылтыгы да булмаган хәлдә сугышка куып кертелгән, баштанаяк коралланган дошманга каршы торырга тиеш булган япь- яшь егетләрнең, өч-дүрт ач сабые белән тол калып, тамак ялына да җитмәгән «хезмәт хакы»на дистә еллар ил йөген күтәргән әниләребезнең, гөнаһсыз икәнлекләрен белә торып, бер-берсенең намусына кара ягарга, үзара тапташып, рухи изелеп юкка чыгарга мәжбүр ителгән зыялыларнын, әдип һәм шагыйрьләрнең хәлен кем сорады? Шундый газапларга чыдаган өчен кем аларнын кадерен белде? Ниһаять, бүгенге шушы чынбарлык өчен монын кадәр корбаннар кирәк идеме, бөтенесе әрәмгә генә китте түгелме? Шагыйрь яза:
Ник кадерсез сон без, кадерсез?
Була кайчак: югаласы килә
Хәбәр хәтерсез һәм каберсез..
Шагыйренә сабырлык-түземлек бир, Ходаем! Хәер, монда сүз шагыйрь кадере турында гына бармый бит. Бу караклар һәм әхлаксыз түрәләр илендә, гомумән, кешенең кадере чын шагыйрьләрне борчырлык хәлдә. Шулай да югалу—соңгы чик турында өметсез нәтиҗәгә килү өчен генә нечкә жаннарны сыкратып уйланасы да юк. Кадерсезләрнең «хәбәр-хәтерсез һәм каберсез» югала баруы «шәфкатьсезләр дөньясы»нда кемнәр өчендер гомер-гомергә кирәк булган, бу—яңалык түгел. Рәсәй— хәбәрсез һәм каберсез югалучылар иле. Немецлар үзләренең әсир ватандашларының каберләрен эзләп Идел буйларына кадәр килеп житгеләр, безнең, жинүче илнең, күп шәһитләре үз җиребездә үк әле дә каберсез ята, һаман да хәбәрсез югалучылар исемлегендә. Бездә югалулар кимесә бер сәбәпсездән сөргеннәр һәм сугышлар уйлап чыгаралар. Җәбернең беренчесен шагыйрь йөрәге кичерә:
Шигъриятнең хәле беркайчан да Булмаган шул рәхәт, җиңел дә... Ул һәрвакыт Җәлил жыры сыман Яшәү белән үлем чигендә. Туфан сыман сабыр-түзем дә ул, Такташ жыры кебек тынгысыз...
(•Шигъриятнең хәле»)
Ләкин шагыйрьгә үз жанын өлешләп бүлеп ижат иткән шигъриятнен авыр хәле каршында да оптимист булып каласы бит әле Чөнки бу дөньяда вазифасы шундый: жир күтәрмәс хәсрәте булса да. укучысын өметсепеккә түгел, якты уйларга гына чакыра ул. Икенче яктан, шагыйрьгә мондый ышаныч, рухи куәт үз халкыннан, анын шагыйрьне аңлавыннан һәм яклавыннан гына килә ала. Тик дөньяны «акламас җаннар» гына басып китә күрмәсен!
Беләм, бу уйларым әлегә тик
Дәртле хыял гына
Тик ышанам жырнын явыпыкка Бер чик куярына!
(•Табыйк шундый бер җыр»)
Монысы—киләчәк эше. Әлегә шагыйрьләрнең исеме һәм даны алар китеп югалгач кына «Без Пушкинлы халык! Без Тукайлы халык!» дип дөнья киңлегендә күкрәк сугучылар өчен кирәгрәк. Берсе дә «Без Пушкиндай. Тукайдай. Такташтай даһиларның гомерен кыскартучылар токымыннан1»— дип тәүбәле сүз әйтмәячәк, аны көтәсе дә юк. Шул кыска гомерле Тукайлар үзләренең мәңгелек ижатлары аша халыкка озын гомер калдырганнар Илдар Юзеев хаклы Алыплардан калган халык гасырларны кичә-кичә вакланса да. Тукай булып. Сәйдәш булып сакланган әле. Безгә аларның моңын танытырлык яна фидакарьләр дә дөньяга килә тора Бу әхлаксыз заманда аларның безне үз гамьсезлегебез белән бергә-бер калдырмавы да киләчәккә өметне үстерә.
Югалтмагыз. Кояш белән батып.
Кояш белән бергә кайтыр ул
Такташларнын әйтми калган сүзен
Әйтми калмас, барыбер әйтер ул
(•Кайтып киле Кояш баешыннан •)
Шулай гына була күрсен, дип тели укучы Югыйсә, анын бушап барган күнеленә тагын кем якгы уйлар, игелекле гамьнәр салыр' Бүтәннәр фикерсезлеккә, каты күнеллелеккә. бозык уеннарга гына өнди бит Талап-урлап жыйган байлыклары ташып торса да. андыйлар безнен салкын дөньяны жылытырлык көчкә ия түгел Бар ышаныч—нечкә шигъри жаннарда
Дөнья карый мина үзе өмет белән:
«Суыттыгыз мине, кем жылытыр?» —диеп
Дөньяны жылыту—менә моны илаһи вазифа дисән дә ярый Прометей шөгыле’ Җылы өләшкәндә «гадәт-холкы белән кыр казы» булганнарның канатлары гына көймәсен
Илдар Юзеевнын әлеге китабына керергә өлгермәгән сонгы еллар шигырьләре арасыннан «Китәм. дидең. » исемлесен һәм «Су анасы монологы»н аерып карыйсы килә. Без күнегеп беткән, шунлыктан игътибар да итми башлаган күренешләрдән илкүләм, мнлләткүләм нәтижәләр ясавы, шул нәтиҗәләрне үзәкләргә үтәрлек итеп нечкә моң аша сурәтләве белән нәкъ Илдарча булган бу шигырьләр «Казан утлары»нын 1999 елгы беренче санында чыкты «Китәм. дидең • шагыйрьнең моңдашы Фасил Әхмәткә багышлана Әрнүле икс юл
Фатир алу өчен китәм. диден. Яшим ич мин ишек төбендә
һәм менә бөек мончы. тагын бер «яралы юлбарыс», чынлап ук китеп барды «Исән чакта үзен аңламаган» халкы өчен шулкадәрне эшләп, китәр хтдыннан да күңел гүрен шагыйрьгә генә ачкан ул—аны бары шагыйрь генә аңлаган
Фатир сораганда төштек инде Түрөлөрнен ишек гәбенә,
ди шагыйрь ү зенсн күн иҗатташлары исеменнән Әле үзе горур да
Күпме ген» аска тартсалар да Төшмадек без ижат күгеннән
«Су анасы монологы»—«шәфкатьсезләр дөньясы»нын тагын бер имәндергеч чынбарлыгы хакында. «Дәртле, моңлы, нурлы» Казаннын Тукай мәйданы каршындагы Су анасы сыныннан тарагын каерып алганнар. Шулай итеп, «азып арганнар» әкиятләргә, халыкнын күнел төбендәге әдиплеккә һәм шагыйрьлеккә каршы да яуга чыктылар. Димәк, кемнәрдер үз әби-бабаларынын рухи ядкәрен танымыйлар хәзер Шигъри сурәткә, әкиятләргә ышану «эшлексезләр» гамәле генә булып бара, димәк9
Нишләдең? Син мине—әкиятне—
Үзен ижат иткән халык ич,—
дип сыкрана Су анасы Тик жавап ишетми, «аңламас жаннар» өнсез. Чөнки фатир сораучы мон ияләре генә түгел, бөек әдәп үзе дә күптән инде «түрәләрнең ишек төбендә». Нәкъ шушы хәл—күп бәлаләрнең сәбәпчесе дә Мондый шартларда Дәрдмәндтән, Тукайлардан килгән нечкә шигърияттә Сәйдәш моннары кебек шиксез кысрыкланыр иде дә, әлегә шагыйрьлекне үзенә бертөрле пәйгамбәрлек дәрәжәсенә күтәрүче Илдар Юзеевларның фидакарьлеге, аларның. үзләренең кадерсезлекләренә дә карамыйча, шигърияткә үжәтләнеп хезмәт итүе, «үкереп-үксеп» булса да жырлавы моңа ирек бирми. Чөнки «Такташларның әйтми калган сүзен» әйтәселәре. «Туфанның өметен» аклыйсы бар! Авырлыгын аңлап, жаваплылыгын төшенеп тотынганнар алар моңа, «үз юлымнан читкә каерылмам!»—дип, антларын гел яңартып торалар «Калдыр, аккош, каурыеңны» жыентыгы—әйтелгәннәргә тагын бер мисал.
Юк. жинел түгел ул изге зат— Шагыйрьдән фатиха алулар... Тагын да авыррак Туфаннын Өметен акларга калулар.
(«Хәсән Туфан фатихасы»)
Илдар Юзеев кебек, монлы шигъриятнең зур талантына «Туфаннын өметен акларга калу»ның авырлыгы нәрсәдә икән соң?
Туфан—үзеннән соң жәмгыятьнең тагын бер миһербансыз юлга кереп китәчәген, шигъри сүз кабул итәсе күңелләрнең үз-үзенә бикләнәсең, ижатгаш- ларының яна рухи сынаулар, яңа алдау-ялганнар, жаннарына яңа сызланулар алдында калачагын ачык белмичә китеп барды Милләт өстенә империячел котырынуның яңа дулкыны бәрәчәген, зыялыларга ул тарафлардан яна хәтәрлек көтеп яшәргә туры киләчәген, яңа Ежовларның ышаныч белән дәүләт башына ук үрмәләячәген, «Мин сездән разыймын, егетләр!»—дигәндә, дәвамчыларының тагын бик күп кадерсезлекләр кичерәчәген күз алдына китереп бетермәде. Остаз-шагыйрьнен өметен аклау нечкә жаннарга Туфан.үзе уйлаганнан да авыррак бүген. Ихласлыкка, иреккә, кыр казлары очкан биеклеккә омтылган саен катлаулана бара яшәеш. Жаннары бәргәләнү дә шуннандыр.
Йөрәкләрдә—давыл.
«Баламишкин» булып, ярсу белән Тибә жанда—авыл.
Мин дә сездән аерылып тормыйм.
Сукбай, сәрхуш жаннар.
Кочаклашып, үксеп-үкереп жырлыйм: Безне кемнәр аңлар?!
(«Мәжрестән соң...») ■
Чыннан да, «хыялыннан киткән Жир йөзендә» шагыйрьне аңлаучы бармы бүген?
Барлар һәм булырлар, дип ышаныйк әле. Ышаныйк әле! Бар сагышы-моны, бар гаме—халыкныкы бит аның. Үз-үзебезне, үз ихтыяжыбызны да аңламаслык хәлгә төтмәгәнбездер ич әле. Шагыйрь үзе ышанганча:
..... янган йөрәкләрне
Аңлаучылар табылыр әле