Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАЕК БУЕ—ЯУ ҖИРЕ


'Мәзлцм. мәгъсум кцз яшьләре кебек мөлдери, имәнгән күңелләр кебек тилбери иде. И җаекъ! Син кай илләрнең кңз яше, нинди хәсрәт силләренең юлдашысың'"
Дәрдмәнд
"Йолдызлар миңа пышылдый күк..."
ТАЛӘМ ЭЧЛӘРЕНДӘ галәм ...” Кайчандыр үзем язган шигырь юллары искә төшеп, күңел түрен кисәк кузгатып куйды.
Төн үзәгендә Чаллыдан башланып киткән әлеге сәфәр мине моңарчы аяк басмаган җир-төяккә, Оренбур якларына, минем өчен яңа бер галәмгә алып бара иде.
Оренбур ягы. Борынгы бабаларыбыз яшәгән, көн иткән, эз калдырган серле яклар. Серле диюемнең сәбәбе шул. Идел-Урал арасында яшәгән төрки бабаларыбыз хакында мәгълүматлардан болай да киштәләр сыгылып тормый. Шул ук вакытта соңгы гасырлар тарихы да галимнәребез тарафыннан бик үк җентекле өйрәнелмәгән. Сәфәр алдыннан, бераз мәгълүмат туплау исәбе белән китап-журналлар актара башладым. Әмма, кайчандыр татарның рухи, мәдәни һәм матди мәркәзләренең берсе булган Оренбурга багышланган тикшеренүләр, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек тарихи язмалар юк диярлек.
Төнге юл тыныч, көндезге ыгы-зыгының әсәре дә юктыр дип уйлаган идем, без юнәлеш тоткан тарафтан каршы машиналар еш очрый. Күрәсең, шоферлар өчен җәйге матур төннәрдә ял итүгә караганда, алга бару хәерлерәк.
Таң атканны Ютазы район җирендә каршыладык. Матур яклар. Бер генә нәрсә җитеп бетми, бу якларга сирәк килеп чыгучы сәяхләр өчен мондагы юллар шактый мәшәкать тудыра—җүнле-башлы күрсәткеч язулар юк. Һәр юл чатында туктап сорашмасаң, йә Самара-Бөгелмө ягына, йә туп-туры Башкорт дусларның Октябрьский каласына китеп баруың бар.
Өлкә чиген үтеп. Абдуллин районы буйлап баргач, ял итәргә туктадык Юлдашларым Марат ага Дәүлөтъяров. аның улы Әхмәт һәм шофер егет Рәис машинадан төшеп, җәйрап яткан дала киңлекләренә
тын гына карап торабыз
Без басып торган калкулык астыннан тимер юл үтә—поезд килеп чыкты Бөтен килеш-килбәте, саңгырау тавыш белән ялкау гына сызгырып куюы таңнан качып баручы сәер җан иясен хәтерләтә Тирә- як иртәнге салкынча эңгер эчендә Аратирә еракта бүрек бүрек урманнар күзгә ташлана, һәр тарафта атаклы Бәләбөй-Бөгелмә калкулыклар тезмәсенең эреле-ваклы түбәләре таралып ята Алар офык чаршавын этеп-төртеп диярлек киңәйтәләр, каршы якта күтәрелеп килүче кояшка ымсынып, алга томырылырга ниятлиләр Күңелдә ниндидер ямансулык Хәсән Туфан: 'Уяныр да бәлки нәсел хисе, сискәнеп бер уйга калырсың, дип язган иде Әнә шундый гаҗәп бер хис уяна җанда Җан хәтере сүлпәнләнсә, кан хәтере бар, тамырларда кан кызыша колакта чакмаларга бирелеп очкын чәчрәткән тояк тавышы өзәңгеләр чыңы. Мин бу җирләргә әллә кайчан ук килергә тиеш идем кебек килә алмавым өчен бабайлар рухы алдында гаепле дә идем кебек Ходай уң кылып, бу якларга килеп чыктым иртәнге саф дымык һаваны күкрәк тутырып сулыйм, төрки бабамнар рухын ядъ итәм
Поезд хәлсез генә сызгырып куйды Буш вагоннар тартып ашыкмый гына мөрәлөп бара ул. Каршысына янә бер поезд килеп чыкты Монсы да алтмышлап буш вагон таккан Шушы күренеш Рөсөйнең бүгенге халәтен төп-төгөл чагылдыра сыман Ерак Көнчыгышта армиядә чакта бер нәрсә аңга сыешмый иде—Владивосток. Находка якларына көн-төн агач, такта төягән поездлар чаба Каршыга, туктаусыз диярлек шул ук портлардан нәкъ шундый ук йөк төялгән вагон кәрваннары шпал саныйлар Гаҗәп иде инде, карап торсаң Хәзер йөк түгел, буш вагоннар куалар икән Элекке мәгънәсезлеккә караганда әллә бусы мәгънәлерәк тә микән? Сәфәремнең шушы бушлыкка охшап калмавын тели иде күңел, талымсызлана төшеп күргөн-ишеткәннәрне хәтер сандыгына тутыра башладым
Борынгы Нугай даругасы буйлап, юлыбыз Каргалыга. без барасы атаклы татар авылына ашыга Әхмәт белән Рәис руль артына алмашып утыралар, барасы җир ерак, эшләр байтак әле.
"Идел-йортның ишеге, Җаек-йортның түре"
КЫЗГАНЫЧКА КАРШЫ, дип әйтимме, бүгенге Татарстан биләгән мәйданнар татар халкына 'бүлеп бирелгән" борынгы дәүләтебезнең ишек-тупса тирәсе генә шул. Бер галим, моннан егерме еллар ук. сөйләшеп торганда. "Татарстан—татарларга резервация өчен генә бүлеп бирелгән җир кисәге, чынлыкта, татар дәүләте гасырлар буе биләгән гаять зур мәйданнарда таралып көн итүче милләттәшләребезне, территориаль административ яктан бүлгәләп, кискәләп, аларны яшәгән төякләрендә халык саны ягыннан сыегайтыл, бетәргә дучар итәләр."—дигән иде Хәзер хәлләр ничек соң?
Юлыбыз Абдуллин, Александровский. Пономаревка. Шарлык. Сакмар районнары буйлап уза Академик Зөкиев күрсәткәнчә Шарлык сөйләше дигән төшенчә дә бар Ул мишәр диалектын үз эченә алган унике сөйләшнең берсе Муса Җәлилнең туган авылы Мостафа Шарлык районына керә Сугышта һәлак булган авылдашларына салган истәлек обелиск белән рәттән Муса Җәлилнең бюсты тора Юл авыл читеннән уза. Мостафаның каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган авылы икәнен күрсәткән язу да бар
Һәр өгерме-егермө биш чакрым киткән саен—татар авылы аша үтәбез Юлкүрсөткеч такталарда Зерокла Юзеево. Калычева Садак Наурузова. Янгыз Бакалы (бага лы. күз төшкән җир, уңайлы әйбәт җир дигәнне аңлата). Сакмары. Биккулова һ 6 дигән атамалар очрый Зирекле. Кылыч кебек авылларның исемнәрен бөтенләй бозып язып бөтерсәләр дә. "дөрес язмагансыз" дип. чит өлкә урысларына үпкәләп
булмый. Әле Татарстанда да урысчалап гариплөндерелгөн бер генә татар авылы исемен төзәтеп язган кеше юк. Җәмәгатьчелек бу мәсьәләне кат-кат күтәреп шау-шу тудыруга карамастан!
Өлкәнең түренә кергән саен, үсемлекләр дөньясы, иген кырлары без Татарстан-да күнеккән рәвешне югалта бара. Шарлыктан соң, урман массивлары бөтенләй күзгә ташланмый, буй-урманнарда (“урман полоса'сы) каен агачы күренми башлады, гел әмеркә акациясе һәм зәйтүн тирәкләре. (Акация әмеркөдән килсә дә, борынгы төркичә "агач" дигәнне аңлата, диеп күрсәтә М.Зәкиев.) Бу чүп- агач, шулай итеп, табигате белән килмешәк булса да, исеменә төркилек “эләктереп" килеп чыккан икән татар яшәгән якларга Хәер, килеп чыккан дию дөрес түгел, мең еллар элек Әмеркә ярларына аяк баскан төрки бабаларыбыз телендә акац—агач булып сакланып калган ул үз төркиләрне баскынчылар "индианнар" дип атый башлап кына, аларның телләре үзгәрмәгән, билгеле. "Акац" әллә нинди гыйбрәтле хәлләрнең, фаҗигаләрнең шаһите, кире үз туган кыйтгасына әйләнеп кайткан. Их, теле булса Әллә ниләр сөйләп бирер иде дә бит. юк шул, агачлар сөйләмиләр, эсседән әлсерәп, юлдан үтүчеләргә моңаеп карап калалар, ара-тирә җил иссә, дөнья җәннәтен татыган кебек, кинәт яктырып, каядыр чабып китмөкче булып, талпынып алалар. Инде барасы җирләрегез калмагандыр акац—агачкайларым, дөнья тирәли әйләнеп кайтып ата- бабаларыгыз җиренә баш төрттегез, кая томырылмакчы сез, кая ашкынасыз, сезне тагын нинди илләр, җирләр тарта?..
Оренбур якларын тип-тигез дала икән дип уйлаучылар ялгышалар, без үткән юл өлешендә калкулык, таулар да. елга-инешләр дә, чокырсу җирләр, үзәннәр дә җитәрлек иде. Кыскасы, физик географиясе шактый кызыклы. Юлның ике ягында игеннәр өлгереп килә. Татарстан басулары белән чагыштырганда, игеннәрнең торышы җир белән күк арасы сыман тоелды Мондый чүпле басуларны гомеремдә дә күргән юк иде. Кайбер басуларда аерып булмый, әллә бодай, әллә билчән, өрем чәчкәннәр. Бик күп кыр мәйданнары сөрелмәгән, ташландык хәлдә. Анда инде өрем белән ярыша-ярыша кылганнар гына үсә. Ял итәргә туктап, юл читенә килеп басуга, черки-саранча сырып ала. Шулай да. дөресен әйтергә кирәк, бик матур үскән, чип-чиста иген кырларын да күрдек. Бигрәк тә Абдуллин районы басулары бу яктан күз-күңелләрне иркәли Икенче сокланганым—гаять киң мәйданнарда үстерелгән көнбагыш басулары. Сап-сары басулар Кояш тәгәрәп төшкән кебек, яктылыгы җаннарны иркәли. Карабодай басулары ап-ак чәчкәдә. Тын күл сыман оеп кына утыра иксез-чиксез аклык.
Район үзәкләре Шарлык, Пономоревка, Сакмар, нигездә, бер катлы өйләрдән тора. Күп катлы йортларның булмавы, якында зур суларның юклыгыннан килә торгандыр инде Кибетләрдә товар бәяләре Татарстандагы кебек, әмма кибетләр бездөгегә караганда нык ярлы Хәтта район үзәге Сакмарда бер юлдашыбыз үзенә күлмәк сатып ала алмады "Кием-салым сатылмый, Оренбурга барып алабыз.“—диләр Сакмарлылар Ә бензин арзанрак. Сакмарда саман кирпеч сугып төзелгән йортларның күплегенә хәйран калдым. Соңгы чорларга кадәр саман кирпече, табигый тау ташы үтемле төзү материалы булып саналган Хәзер инде кирпечтән, ара-тирә сап-сары нарат бүрәнәдән өй җиткерүчеләр бихисап. Шәхси йорт төзелеше бик интенсив бара өлкәдә Күзгә ташланганы шул.
Машина борынгы Нугай олысының үзәге буйлап җилдерә. Көн
эссе. Ак ташлы калкулыкларга сибелгән кылганнар куып тотмакчылар ахры, җилләр белән узыша-узыша безнең машина артыннан җилдерәләр үзләре нөүмизләнеп безгә эндәшәләр кебек 'Әй мосафирлар бер генә тынга тукталыгыз, як-ягыгызга караш ташлагыз, башыгызны күккә, мәңгелек кояшка күтәрегез, офыкларга текәлегез, туфракка тезләнегез, җаннарыгызда тарих, төрки бабаларның тузан-көлләргә әйләнеп тә, һаман да яши бирүче бөек үткәннәре телгә килмимени соң9'
Килә шул, килә Мәңгелек шаһитлар—туфрак, ташлар җилләр кояш күңелдә тарих кайтавазы булып уяна. Чорлар, дәверләр аша тарих дәшә
Көн кызды!. Кызды һава монарланып. Сагымлап, кыр белән дала чобарланып Һава тымык, шылт итми1.. Кысылды тын: Ягъмур көтә җирнең йөзе комарланып
Миңа еш кына "без кемнәр соң?" дигән аптыраулы сораулар ишеткәнгә күрә, кайбер тарихи фактларны, галимнөребезнең Идел Җаек Оренбур татарлары хакындагы эзләнүләреннән өземтәләр китерүне урынлы санадым Тарих хөтерсезлекне яратмый Сәхифәләрен кузгатып торган саен тарих яшәрә ул Шул ук вакытта Риза казый Фәхретдиннең "һәр нәрсә дә игътидал вә үзенең үлчәвеннән үтеп китмәү яхшы' дигән сүзләрен дө истә тотарга тырыштым
Идел Җаек киңлекләрендә борын-борыннан төркиләр яшәгән Алар бу якларга моннан ике мең еллар чамасы ук элек килеп чыкканнар Элгәре төрки бабалар өчен дала җирләре яшәү тормыш алып бару өчен уңайлы булса, урманлы төбәкләрдә исә борынгыдан урманга сыенып, аның белән бербөтен булып яшәүче фин угыр кабиләләре гомер кичергәннәр. Безнең эрага кадәр 155 елда һуннар, үз җирләрендә барган сугышларда җиңелеп. Көньяк Уралга килеп чыгалар Бу хәл бу төбәктәге төркичелекне тагын да үстереп җибәрә Чөнки һуннарга кадәр дө монда төрки телле ырулар булмагандыр дип әйтеп булмый
Ә инде Идел буенда VIII-X гасырларда болгарлар килеп дәүләтчелек төзегәч, Идел Җаек арасындагы кабиләләр Болгар дәүләте кул астында көн итә башлыйлар 921 елда Багдадтан изге миссия белән Болгарга килгән Әхмәт ибн-Фадлан үткән җирләр бу Ул чагында ук башкортларны аерым күрсәтеп китүне кирәк таба гарәп илчесе
1229 елда Батый гаскәрләре Урал якларына да килеп чыгалар 1236-37 елларда мангол яулары белән башкортлар аяусыз сугышлар алып баралар, әмма көчләр тигез булмый алар көньяк көнбатыш Урал ягына чигенәләр Озак та үтми, Болгар дәүләте дө баскынчылар кулында кала Катлаулы тарихи шартларда гаять зур мәйданнарны биләгән Алтын Урда дәүләте барлыкка килә
Идел-Җаек арасының аннан соңгы дәвере нугай атамасы белән тыгыз бәйләнгән
Дәшти Кыпчак (Алтын Урда) дәүләте таркалу барышында Җүчи ханның оныгы Ногайга әтисеннән Днепр һәм Днестр арасындагы җирләр кала Ногай үзенә тигән мангытлар олысын киңәшеп. Алтын Урда хакимлегенә ыргыла, әмма. 1303 елда һәлак була Ногай олысы яшәүдән туктый, ләкин Ногайның туганының улы Идегәй гаскәр түплап Алтын Урданың бер өлешен аера башлый аерылып чыккан өлештәге халыклар үзләрен нугайлар дип атый башлыйлар Бу чит атама болгар казанлыларга да үтеп керә, ө Нугай урдасы төзелгәч андагы бар төрки телле халыклар да нугай дип йөртелә башлыйлар (Хәзер дә Оренбур Җаек якларында яшәүчеләр арасында үзләрен нугайлар дип атаучылар яки "нугай' кушаматлы кешеләр очрый Мәсәлән Каргалыда нугай кушаматлы нәсел кешеләре яши )
1391 елда Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләре Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан тармар ителә, бу сугышта Туктамышның элекке 7. .к у . м
Бу кызган дала буйлап барганда, хәтердә Дәрдмәнднең шигъри юллары яңарды
әмире, соңыннан аның дошманы Идегәй дө Тимер ягында үз гаскәре белән катнаша ("Идегәй' дастанында бу сугыш хакында бәян ителгән ) Җиңүдән соң Идегәй Мангытка—Идел-Җаек төбәгенә кайта. Нугай Урдасын төзи Нугай Урдасы соңыннан үзе дө башында морзалар торган берничә олысларга бүленеп китә Нугай морзалары арасында иң күренеклеләреннән берсе Йосыф морзаның кызы Сөембикә Казан ханы Җангалинең, аннан соң Сафагәрәйнең хатыны була
XVI йөзнең ахырыннан алып Нугай Урдасы, бигрәк тә аның Идел- Җаек арасындагы көнчыгыш өлеше вак-вак бәклекләргә бүлгәләнү аркасында элекке бердәмлеген дә. хәрби-сәяси көчен дә югалта башлый Тора-бара бу региондагы нугайларның этник йөзләре дә үзгәрә бер зур өлеше казакъ кабиләләре белән аралашып, соңрак формалашкан казакъ ханлыгы составына керә, икенче төркем башкортлар арасында эри өченче өлеше, һичшиксез, татар халкының формалашуына йогынты ясаган. Бер төркем нугайлар Түбән Идел. Төньяк Кавказ, Кырым якларына күчеп киткән. Кайчандыр Казан ханлыгының шактый зур өлешен тәшкил иткән "Нугай даругасы' (даруга—административ- территориаль бүленеш, өлкә мәгънәсендә) халкы һич тә изрәп җиргә сеңмәгән төтәп күккә ашмаган, бәлки аларның шактые шул рәвешчә татарлар һәм башкортлар составына күчеп беткән диюе белән академик М.Госманов хаклы. Хәзерге көндә Чиләбе өлкәсендә нагай-бәкләр этник төркеме. Астрахань өлкәсендә. Дагстанда. Ставрополь краендагы нугайлар кайчандыр Идел-Чулман-Җаек буйларында гомер кичергән нугай кардәшләребезнең кан туганнары
Нократ татарлары нәселенә "нигез салган" Карабәк тә (шәҗәрә материаллары буенча) ул якларга Җаек, Сакмар буйларыннан килгән нугай булган Татар теленең казакъ, нугай, каракалпак һәм башкорт телләренә аерата якынлыгын тәэмин итүдә татарларның тамырларында агучы нугай каны’ турыдан-туры йогынты ясавына ишарәли М Госманов
"Авыллары Каргалы, бар да тимер арбалы"
КАРГАЛ ЫГА иртәнге сәгать тугызларда килеп кердек. Вакыт аермасын исәпкә алсак (Оренбур өлкәсендә вакыт Мәскәүнекенә караганда ике сәгатькә алдарак йөгерә") монда инде көн үзәге дияргә була.
Марат ага Дәүләтьяров юл буе Каргалы хакында зур дәрт һәм горурлану белән сөйләп барды. Каргалы авылы—аның нәсел башы Әтисе—Әхмәтсафа Дәүләтьяров заманында Татарстан АССРның Халык комиссарлары рәисе булган, Сталин репрессиясе корбаны Каргалы, Оренбур якларына килүебезнең төп сәбәбе дө Әхмәтсафа аганың яшьлек эзләре буйлап йөрү, истөлек-хатирәлөр туплау иде.
Каргалы—Сакмар суы буендагы шактый сузынкы калкулык итәгенә урнашкан гаять зур авылАвылга керүче юлның ике ягыннан калкулык
буйлап еракларга таралып киткән зират Зиратта каберләргә койма- фәлөнне соңгы елларда гына куя башлаганнар, бу якларда мәрхүмне җирләгәч баш очына язулы таш куюгына гадәттә йөргән Зиратлар
мәйданыбелән дә зур. Бер-берсенөтоташып диярлек өч зират
булдырган авыл халкы. Хәзер дә, әйтүләренә караганда, өч зиратка җирлиләр икән Зиратлар элек-электән бик тә оста итеп тау ташы
белән өйләндереп алынган. Таш койманы хәтта татарның төзү осталыгын күрсәтүче архитектура һәйкәле дип тә игълан итәргә мөмкин. Юка гына ташларны шулкадәр төгәл һәм күңел биреп өйгәннәр, сокланып карап торырга гына кала. Цемент кулланып өймәгәннәр, ниндидер башка катнашма Ни сәбәптер койманың кайбер өлешләре җимерелгән, һәм аны соңгы чорда төзәтеп өйгәннәр, шулай ук таш белән төзөткөннөр- ныгытканнар әмма борынгы осталар төгәллеге юк тек юк инде Цементы да начар булган—төзәтеп өйгән койманың кабаттан җимерелгән урыннары да күренгәли.
Каргалы татарларының Пугачев явында катнашуы хакында В Имамов "Татарлар Пугачев явында" дигән әсәрендә җентекләп бәян итә
1773 елның утызынчы сентябрь көнне Пугачев инде Оренбургтан егерме сигез чакрымда урнашкан Чернореченск крепостен яулап ала,— дип яза автор—Шушында "падишаһ' каршына Каргалы татарлары юллаган махсус делегация килә һәм алар Пугачевны кунакка чакыралар Каргалыда да Җаек буендагы гаҗәп хәлләр турында күптән хәбәрдар булалар Оренбург губернаторы генерал И Реинсдроп әмере буенча Каргалының өч йөз татары Әхмәр Әбләзоө дигән старшина җитәкчелегендә Пугачевка каршы җибәрелә Ләкин Пугачевның Татищеве крепосте янында полковник Елагин һәм бригадир Билов отрядларын тар-мар итүе турында ишетүгә үк, алар туган авылларына борылып кайталар.
Пугачев Каргал ыга беренче октябрь көнне килә Татар халкы
■ ’ җәеп, келәм уртасына зур
кәнәфи куеп, җиргә тезләнеп каршылый Бай крестьяннар, сәүдәгәрләр Оренбургка качкан була Әмма Каргалы бу вакытта инде Оренбургның үзенә караганда да зуррак пункт булып исәпләнә Каргалының үз халкыннан тыш. биредә әле тагын Казан өязеннән килеп, бай сәүдәгәрләргә ялланып эшләүче биш йөзләп ир була (С Алишев), Пугачев килгәч, каргалылылар арасыннан биш йөздән артык ир фетнәчеләр сафына кушыла Алар арасында Казан өязенең Тимершык. Олы Кандалы. Балыклы Ачы. Үр. Ашыт. Кече Тархан. Урта Шөн. Кече Шәле. Каратай. Яңавыл авылларыннан килеп эшләүче татар крестьяннары да була Каргалы дан Муса Алиев дигән сәүдәгәр әлеге полкның командиры итеп билгеләнә Шушы ук көнне Каргалы татарлары "падишаһ" исеменнән махсус мөрәҗәгать һәм указлар язып, ышанычлы кешеләр аша аларны Уфа провинциясендә. Оренбург-Казан юлында яшәгән татар-башкорг ларга тараталар Алтыш Тангаөв дигән татар казакъларның Кече Җүз ханы Нурали янына ук озатыла Нурали хан "падишаһ" эмиссарына ике йөз кешелек отряд биреп җибәрә (Тангаев соңыннан. 1774 елның июлендә Җаек каласында кисәкләргә чапкалап үтерелә )
Әйткәнемчә, авыл Сакмар суының уң як ярында, Җаек елгасына кушыла торган җиреннән 18-20 чакрым югарырак урнашкан Сакмарның сул ягында куе булып усак урманы үсә, ул як түбәнрәк тә Шуңа күрә язгы ташу чорында авылны су басу куркынычы юк дияргә була Авыл шактый төзек булса да борынгыда саман (кызыл балчык белән туракланган салам кушып эшләнгән) кирпеченнән салынган йортлар байтак Урам-тыкрыклар күп Урамнарга Тукай Җәлил Пугачев һ б исемнәрен кушканнар.
Үзәк урамнан Сакмар ягына борылган урында яртылаш җиргә сеңгән таш сарайны Әхмәт әфәнде Пугачев явы чорында (1773-1774 еллар) "ялган патшаның Каргалыдагы штаб-квартирасы булган дип аңлатты Әйтергә кирәк. Пугачев җитәкчелегендәге халык кузгалышында Каргалы казаклары актив катнашканнар Бу хакта урта мәктәп бинасында истәлек тактасы да куелган
Оренбург олкасе Смыйд биетме шратының бер теше
падишаһ ны мәйданга затлы келәмнәр
Каргалы фетнәчеләрнең тыл базасы буларак та хезмәт итә. Авыл халкына ышаныч зур була, хәтта Соколов-Хлолуша үз гаиләсен Каргалыда тота. Татищев бистәсе янындагы җиңелүләрдән соң Соколов-Хлолуша ерерме икенче март көнне (1774), гаиләсен алып китү өчен, Каргалы бистәсенә килә. Габделрөфыйк Габдуллин, Рәхмәтулла Госманов, Габделрөхим Габделмөҗитов кебек байлар аны кулга алалар һәм егерме дүрте көнне Оренбургтагы Рейнсдропка илтеп тапшыралар (С.Алишев).
Без күңелебезне тырнап торган җитди бер төгәлсезлек белән укучыларны да таныштырырга мөҗбүрбез,—дип, дәвам итә В.Имамов — Петербург галиме Ю. Лимонов 1975 елда нәшер ителгән "Емельян Пугачев и его соратники" дигән китабында Хлопушаны кулга алуда бөтенләй катнашы булмаган, алай гына да түгел, бәлки киресенчә, бөтен татар халкының, димәк, Каргалы авылының да горурлыгы булырлык каһарман шәхес исемен каралта. Мөселманнарның исем-фамилиясен дә юньләп аера белми торган шушы "галим" “Хлопушаны авыл старшинасы Муса Алиев “тимер богаулар кидертеп" Рейсдроп кулына илтеп биргән" дип күрсәтә. Шушы ук ялгышны соңыннан Ростов университетының "атаклы галиме" Х.Муратов та кабатлый. Ә без Муса Алиев исемен инде күп тапкырлар телгә алып уздык. Муса—беренче Октябрьда Каргалы татарларыннан төзелгән полк командиры Биккол, Йөзәй, Оренбург, Татищево янында батырлыклар кылган каһарман. Ул әле Пугачев белән бергә озын юл узачак һәм Казан янында унбишенче июль көнне булган яуда гына карательләр кулына эләгә.
Каргалы байларын Хлопушаның бер үзен генә (яшерен комиссия әгъзалары Лунин һәм Марвин карары буенча Хлопуша 1774 елның унсигезенче июлендә Оренбургта җәзалап үтерелә) җәлладлар кулына тапшыру аз булып тоела, күрәсең. “Әби патша’дан олы бүләк өмет иткән хыянәтчеләр Татищево яныннан кайтып кергән авылдашларын да кызганып тормыйлар. Бистә старшинасы Габделрөфыйк Габдуллин һәм ахун Габделнасыйр Габделгалләмов җитәкчелегендәге байлар егерме өченче—егерме бишенче мартларда кырык ике кешене кулга алып, Оренбургка илтеп бирәләр. Оренбургка җибәрелмичә, Каргалының үзендә базларга ябып куелган фетнәчеләр дә була. Шундыйлардан берничә кеше ниндидер юллар белән иреккә чыга һәм Бирдәдөге "падишаһ" янына килеп, бүтән тоткыннарын коткаруга ярдәм үтенә.
Егерме алтынчы мартта Пугачев ике мең кешелек отряд алып Каргалы бистәсенә килеп җитә. Базларга ябылган татарлар азат ителә Үзләрен бәйләп ташлаган байлардан хәзер инде шулар үч ала башлый Ике байның йорты яндырыла, биш хыянәтче дарга асыла (С.Алишев) Алар арасында Каргалыдагы бишенче—Кызыл мәчетне 1759 елда төзеткән сәүдәгәр Мөхөммәткул Бикчөнтәев белән аның ике улы— Искәндәр һәм Әбүбәкер да була. Моңа җавап итеп югарыда телгә алынган Каргалы байлары тагын йөзләп кешене каратель гаскәрләренә тотып бирәләр.
Урыс әдәбиятында Пугачев явында татарларның, башка халыкларның ролен кечерәйтеп күрсәткән әсәрләр, тарихчылар шактый. Имеш аларны пугачевчылар “гомуммасса" өчен генә яуга алганнар Татарларны, башкортларны куркаклыкта гаепләп, яу кырын ташлап китүче хыянәтче итеп күрсәтеп язган "әсәрләрне" укып шаккатасың. С.Есенин “Пугачев" поэмасында “скуломордая татарва" хакында нинди генә хикмәтләр язмый. Башка халыкларны яуга күтәрүен (Есенинча) Пугачев болай аңлата:
“Мы подымем монгольскую рать!
Нам мало того простолюдства, которое в нашем крае.
Пусть и башкирец бьются за бараньи костры среди юрт!"
Ә инде яуга кушылган халыкларның батырларча сугышып, азатлык өчен каһарманнарча һәлак булуларына дан җырлыйсы урынга Есенин Крямин дигән герое авызыннан безнең каһарман бабаларыбызга мондый бәя бирә:
"Знаем мы, знаем твой монгольский народ.
Нам ли храбрость его неизвестно'’ Кто же первый, кто первый как не этот сброд Под Сакмарой ударился в бегство9 Как всегда, эта дикая гнусь Выбирала для жертвы самых слабых и меньших, Только б грабить и жечь ей пограничную Русь Да привязывать к седлам добычей женщин Ей всегда был приятней набег и разбой. Чем суровые походы и житейской хмурью"
Аракыдан айнымаган, фәхешлектән бушамаган адәмнең Ходай биргән талантын халык кадәр халыкка шундый яла ягуга исраф иткәне өчен генә дә аны җир күтәрә алмас иде Есенин Пушкинның ’Капитанская дочка" әсәренә эпиграф итеп алынган "Береги честь смолоду" дигән мәкальне укып тормаган булса кирәк Хәер Пушкин үзе дә "Капитанская дочка" әсәрен язганда, әллә никадәр юллар үтеп, әллә никадәр кешеләр белән очрашып та. әлеге яуда татар-башкортларның катнашуы хакында җүнле-башлы телгә алмый Җаек буйларыңда "полудикий" халыклар яшәвен искәртеп китә дә. Белогорск крепосте коменданты Иван Кузьмичның тирә-як авылларга Пугачев ярлыгын таратып йөрүче башкорт картын җәзаларга боеруын тасвир кылып, комендантның сүзләрен Юлай исемле калмыкның әлеге башкортка татарча тәрҗемә итеп бирүен язып үтә, ягъни “образауный" урыс язучылары татар белән башкорт калмык арасындагы аерманы бөтенләй белмәүләрен күрсәтәләр Үзләре тарих язарга азапланганнар, җитмәсә
"Пугач йортыннан" өстөрөк мәчет бинасы Таштан эшләнеп, акбур белән акшарланган бинага зур итеп "1726 ел" дип язылган. Ягъни мәчетнең төзелү елы күрсәтелгән Ләкин кешеләр белән сөйләшкәндә, бу мәчетнең Каргалыда гасыр башында (1918 елда) иң соңгы булып төзелгән Аллаһ йорты икәнен ишетергә туры килде
Сөйләшү дигәннән. Каргалыда матур итеп саф татарча сөйләшәләр М.Зөкиев болай дип яза: "Урта диалектның төп җирләреннән күченгән вәкилләре килеп утырган яңа төбәкләрендә, җирле төркиләр белен укмашып тагын җиде сөйләш барлыкка китергән" Шуларның берсе каргалы сөйләше Бу сөйләшнең хәзерге әдәби телдән никадәр аермасы бардыр—бик сизелми Апа кешене—апай диләр Егет яки кызга "Сөйгән ярың бармы9"—диясе урынга, "кәсең бармы9" диләр Гомумән алганда, күзәтүләрдән чыгып Каргалы халкының сөйләше урта диалектның Казан арты сөйләше белән Минзөлә сөйләшенең бергә укмашуыннан барлыкка килгән дип әйтергә була
Олысы да. кечесе дә. безнең Татарстан номерлы машинадан чыгып килүебезне күрсәләр, 'Казан кунакларына сәлам" дип киң елмаеп исәнләшәләр Татарстан өчен горурланып та куясың, үзеңдә җаваплылык та тоясың Ни дисәң дә Казаннан ярты мең чакрымнан артык кителгән, мондагы халык Казан Татарстан турында Мөскөү радиосыннан, яки ара тирә өлкәдә чыгучы "Южный Урал" газетасындагы саран мәгълүматлардан һәм безнең кебек бу якларга ниндидер йомыш белән килеп чыккан кешеләрдән генә ишетеп белә Телевизордан Казанны карый, тыңлый алмыйлар радио чәршәмбе көнне генә беркадәр вакыт татар җырларын тапшыра "Азатлык" радиосын азлар гына тыңлый
Бу яктан башкортлардан үрнәк алсаң да була Әйтик Мөслим районы белән чиктәш Бакалы тирәсенә куәтле телевизион манара утырттылар да. хәзер бөтен Мөслим татары кич буе башкорт программаларын карап "рәхәтләнә"
Каргалы—Оренбургтан унбиш-унсигез чакрым ераклыкта Сакмар суы аша салынган күперне чыгып бераз баргач та. шәһәр сулышы сизелә башлый Шәһәр чите Кушкүлгә авылдан унбер чакрым Без Каргалыда үзебез тукталыш ясарга тиешле йортка килеп җитү белән, ашкынып агып ятучы Сакмар суын күреп, бу борынгы дәрьяга сокланып
карап тордык һәм хуҗалар кунаклар каршы алу ыгы-зыгысы белән мәш килгән арада, биек ярдагы сукмак буйлап елгага төшеп киттек. Без килгән ’сыңар канатлы" урам Сакмар яры буйлап сузылган, ярга биш- алты метр гына ара иде. Сакмарның суы чагыштырмача чиста, җылы, тиз агышлы. Белешмәләрдә. Сакмар—Көньяк Уралдагы елга. Урал елгасының уң як кушылдыгы 798 чакрым озынлыкта. Түбән агымында суднолар йөрешле", дип язылган. Әмма быел җәй шактый коры килү сәбәпле, елга шактый саеккан, елганы теләсәң, йөреп тә кичеп була иде Эрерәк суднолар күптән йөрми инде, сай төпле катерлар, көймәләр белән генә йөзешле,—дип аңлаттылар безгә. Элек моннан сал агызганнар. Каргалы халкының бер өлеше сал агызуда эшләп көн күргән. Елга балыкка бай диючеләр булды, элекке чак түгел инде дип тә әйтәләр. Һәрхәлдә корбан, түбөнавыз (лодус). чуртан, җәенне балыкчылар әле хәзер дә күлләп тоталар. Икешәр метрлы җәен тотучылар да бар икән.
Сакмар елгасы атамасының килеп чыгышы бу төбәкләрдә борынгы заманнарда яшәгән төрки телле сак (скиф) кабиләләренә барып тоташадыр дип уйларга нигез бар. Скифлар үзләрен сак яки сака дип тә атаганнар Алар Идел-Җаек араларында безнең эрага кадәр I меңьеллыкларда ук яшәгәннәр. Оренбур өлкәсендә скиф курганнары табылуы, аларны казыганда археологларның борынгы төрки мәдәниятенә кагылышлы шактый күп табылдыкларга тап булулары күп нәрсә хакында сөйли Димәк, Сакмар елгасының беренче өлеше—сак, саклар иле. борынгы төрки бабаларга кагылышлы дигәнне аңлатса мора монголча зур CV дигәнне аңлата. (Русларның моресы да шушы сүздән алынган.) Сакмарны, кайбер чыганаклар күрсәткәнчә. Сакмара дип әйтү урынлы булыр иде кебек тә. әмма аны безнең бабайлар борынгы чордан ук. шул рәвештә атап йөртәләр. Сакмар—саклар елгасы дигәнне аңлата булып чыга. Без—менә шундый тарихи елгада кулларны, битләрне юдык, юл тузаныннан арындык.
Каргалы авылы өч өлештән тора: Каргалы ягы, Дунай ягы. Сакмар ягы. Авылда гасыр башында унөч мең кеше яшәгән, унбер мәчетнең уналты манарасы күккә ашып торган. Татар халкының рухани, рухи һөм мәдәни тормышында гына түгел, матди байлыклар тудырып, татар капиталын, татар гамәлиятен (промышленностен), татар сәнәгатен тудыруда төп урыннарны биләгән, шул рәвешле татарның милләт булып формалашуына зур йогынты ясаган авыл ул. Бүгенге көндә авылда алты меңнән артык кеше яши дип әйттеләр. Соңгы вакытта шәһәрдән авылга кайтып йорт салучылар күбәйгән. Урта Азиядән качаклар сыйфатында кайтучылар да ишәйгән.
Каргалы авылы атамасының килеп чыгышын авыл буйлап агып ятучы Каргалы елгаларына нисбәт итәләр. Олы Каргалы. Урта Каргалы. Кече Каргалы Әле Коры Каргалы дигән елгачык та бар. Каргалы атама буларак, карга сүзеннән килеп чыккан дип әйтәләр.
Ни дигәндә, авыл Сакмар буендагы зур кичү янында урнашкан. Җаек ягына мал чыгарганда төрле тарафлардан куып китерелгән көтү- көтү мал. кичү чираты көтеп, шушы тирәгә тупланган. Мал тупланган җирдә бихисап калдык, тизәк җыелган. Болар инде карга дигән кошка “Ходай биргән" табыш. ’Иле белән" карга җыелган монда, имеш. Шуннан, бу урынга авыл салып утыручылар, күп уйлап тормыйча, яңа салага Каргалы дип исем кушканнар Мантыйкка сыешлы булса да. болай аңлату бик үк дөрес түгелдер. Гайнетдин Әхмәров күрсәткәнчә, мишәрләр яшәгән төбәкләрдә карга кошына бәйле рәвештә бирелгән шактый күп атамалар очратырга була. Чистай районында Татар Каргалысы, Самара өязендә Карга-куак. Уфа губернасы Бәләбөй өязендә— Каргалы (татар морзалары Еникеевлар, Терегуловлар яшәгән авыл. Алар Тамбов губернасының Темников якларыннан күченеп килгән мишәрләр) һ.б Әмма Казан татарлары яшәгән авылларга карга компонентлы исем бирелми икән Әйткәнемчә авыл калкулыкта утыра. Кырын урында. Борынгы төркиләрдә кыр—яссытау дигәнне аңлата. Кыр—географик термины катнашып шактый атамалар барлыкка килгән. Мөслим районында
Кырын-тау дигән авыл бар Каргалы сүзе дө кыр-гала-калкулы яссытаулы урынга урнашкан шәһәрчек дигәнне аңлата (Кыркала) Халык телендә тора-бара атама Каргалы рәвешен алган дип уйларга кирәктер Гадәттә, торак пунктына елга исеме кушыла, бу очракта киресенчә булып чыга. Башта торак атамасы аннан атама елгага кушылган Каргалының Дунай очы дигән атамасында Дунай компоненты Каргалы казакларының 1812 елгы француз сугышында катнашып Дунай буйларыңда йөреп кайтып, шул очта яңа җир алып нигезләр коруыннан калган ягъни ияреп кайткан атама Ф Гарипова Татар гидронимнары арасында да кечкенә генә елгаларның Урал. Дон Днепр Дунай һ б дип аталу күренеше бар дип яза Бәлки ул чорда бер Каргалы елгасын ’Дунай" дип атап җибәргәннәрдер?! Әмма ул атама елгага ябышып калмаган, төбәккә бәйле рәвештә үзаерым яши башлаган
Авылның тарихы 1744 елдан башлана дип исәпләнә
Казан татарлары электән үк Урта Азия яклары белән тыгыз сәүдә эше алып барганнар. Хәтта Казан арты авылларында шушы юлны биш бармагы кебек белгән 'кәрван башлары* да булганлыгы мәгълүм
Явыз Иван Казанны буйсындыргач. Урта Азия шәһәрләре Һиндстан. гарәп илләре белән сәүдә эшләре туктап кала диярлек Казан ханлыгы җирләрендә баскыннар белән туктаусыз бәрелешләр булып тора
Җәзалап, сугыш-ут белән генә татарларны буйсындырып булмаганлыгын аңлаган Елизавета патшабикә татарларның сәүдә эшенә маһирлыгын Урта Азия халыклары белән тел-дин кардәшлеген ягъни кавемнең табигый эчке хасиятен файдаланмакчы була Урта Азия Һиндстан белән сәүдә мөнәсәбәтләрен торгызу мөһим була Ә татарлар шушы чорда Казан яулап алынганнан соң. әллә никадәр авырлыклар күреп булса да. үзләре генә белгән кәрван юллары аша һаман Хива. Бохара төбәкләре белән сәүдә элемтәсен саклап кала алганнар Әнә 1714 елда патша Петр I заманында урыс сәүдәгәрләре белән пайтәхеткә килеп җиткән Хуҗа Нәфес дигән төрекмән патшага үтә кызыклы хәбәр җиткерә "Эму елгасында алтынга бай ком бар Хивалылар аны русиялөрдөн яшерәләр, шуңа күрә елганы буып. Хәзәр диңгезеннән Аралга таба бордылар Әгәр Эму елгасын элекке хәленә кайтарсаң, бик күп алтын табарга мөмкин булыр иде,'—дип сөйли Петр I ике экспедиция оештыра. Бер экспедициягә гвардия капитан-поручигы чиркәе кнәзе Александр Бекоөич җитәкчелек итә 1717 елда Бекович 2300 кешелек гаскәр белән Хивага юнәлә Бекович офицерлары арасында майор Алексей Иванович Төфкилев тә (Котлымөхәммәт Тәфкилев) була Юлда Петр I дән яңа фәрман килә ул тарафларны яхшы белгән бер кешене башлык итеп, экспедиция оештырып Һиндстанга җибәрергә Бекович бу эшкә Төфкилевне җибәрә, үзе 'алтын эзләргә' Хивада кала Тәфкилев мең бәлаләр белән кире Рәсөигө кайтып егыла ә алтын эзләүче" Бековичны Хива ханы Ширгази хан тереләй тиресен тунатып, башын кылыч белән чабып өзә
Янә биш елдан Петр I Төфкилевне яшерен эшләрдә баш тылмач итеп куя—нияте кыргыз-казакъ урдаларын сугышсыз гына кулга төшерү була. Инде тәхеткә Анна Иоановна утыргач 1733 елда Кече Урда башлыгы Әбелхәер һәм аның кул астындагы кешеләр Төфкилевнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә урыс патшасына ант бирәләр Болар хакында Э Нигьмөтуллин "Урыс хезмәтендәге татар илчеләре' дигән мәкаләсендә җентекләп яза (Идел №10-11. 1991 ел) Күренгәнчә гомумән сәүдә юлын хәрәкәткә китерү өчен нәкъ менә татар сәүдәгәрләрен файдалану ө моның өчен аларга кайбер ташламалар ясау көн тәртибенә килеп баса Урта Азиядә сәүдә эшен җанландыру юнәлешендә татар факторын киң куллану мәсьәләсендә Төфкилевнең кулы уйнавы бәхәссез кебек
Ниһаять, патшабикә Сакмар суының Җаекка коя торган тирәсендә татар сәүдәгәрләре колониясен оештыру хакында ярлыкка кул куя Монда күчеп килгән кәшәләргә дин иреге һәм мәчетләр төзергә рөхсәт
бирелә Шуны да истә тотарга кирәк, татар сәүдәгәрләре үзләре дө Каргалы тирәсендә җир бирүләрен сорап патшага үтенеч язган булганнар Сәүдә юлында көчле терәк, утрак тормышлы кальга булу Казан якларында сәүдә алып баручыларның эшен шактый кейлөп җибәрергә мөмкинлек бирәчәклеген күптән төшенгән булалар безнең кыю һәм иҗтиһатлы сәүдәгәрләребез. 1744 елның сигезенче мартында Рәсәй сенатының махсус Указы нигезендә, күчеп килгән кешеләргә ташламалар ясау, хаксызга җәберләмәү турында патшабикәнең анты белән әлеге төбәк сәүдәгәрләргә бүлеп бирелгән. Өстәл әйтергә калганы шул—бүлеп бирелгән җирдә элегрәк тә берәр сала яки шәһәрчек булмаган дип әйтү нигезсез кебек. Шыр яланга килеп утырмаганнардыр безнең бабайлар.
Сәүдә эшенә керешкән татарлар кузгалыш-яулардан басылырлар дип тә уйлагандыр патша Чөнки сәүдә белән яу-кырыш капма-каршы нәрсәләр бит.
1745 елда Сәгыйть Салих углы (кайбер чыганакларда Аит улы) Хәялин җитәкчелегендә ике йөз гаилә Саба якларыннан (нигездә) Каргалыга килеп урнаша. Ул чактагы гаиләләрнең дүрт-биш кешедән дә ким булмавын искә алсак, Каргалыга ким дигәндә җиде йөз кешелек ■десант' килеп төшә. Бистәне күпчелек Сәгыйть яки Сәит бистәсе дип йөртәләр Тиз арада бистә кечкенә шәһәрчек рәвешен ала.
Сәгыйть Хәялинга кадәр бу тирәдә нинди дә булса кавемнәр яшәгәнме, яшәсә, алар кемнәр? Башкортлармы, нугайлармы, болгарлармы? Юкка гына авыл мәчете стенасында 1726 ел’ дигән дата ярылып ятмый торгандыр ич?!
Каргалыда булганда шуңа игътибар иттем, монда авыл тарихы белән кызыксыналар, нәсел-нәсәп хакында еш уйлыйлар. Әзерлек, мәгълүматлык җитеп бетмәүдән, бу якларга Татарстанның 'кулы' җитмәвеннән болгарчылар (Оренбур—болгарчыларның теоретик-методик үзәкләреннән санала) һәм башкорт туганнар оста файдалана. Татарның, башкортның милләт булып формалашуында, сүз дә юк. бу төбәкләр, монда яшәүме кавемнәр билгеле бер урын биләгән Югарыда әйтеп кителгәнчә. Нугай Урдасы чорында да, аңа кадәрле кавемнәр дә күккә дә ашмаган, җиргә сеңеп тә юкка чыкмаган. Алар бүген дә шул җирләрдә яшиләр, тик тел ягыннан да, гәүдә, төс-кыяфәт ягыннан да монда килеп утырган башкалар белән аралашып, катышып, укмашып беткәннәр. Яңалар ’эретү’ ягыннан агрессив булалар, шуңа күрә элгәргеләрнең эзләрен табу бик үк җиңел түгелдер. Инде болгар теориясенә килгәндә, монда академик М Госманов фикерен куәтләү муафыйк булыр хәзерге татар тарихы Алтын Урда тарихыннан таррак, болгар тарихыннан киңрәк. Артык купайту да, кечерәйтү дә милләт файдасына түгел, безнең интересларга уңай тәэсир итми Шуңа күрә Каргалыдагы кан кардәшләребезнең болгарчылык белән артык мавыгуы белексезлек билгесе генә ул. Әйе, Идел-Җаек буйлары—ул болгар дәүләте җирләре дә булган. Казан ханлыгы җирләре дә. Татарның тәүге дәүләтчелекләре җимерелгәч, ■безхозный" булып торганда, аңа күпләр ымсына, күпләрнең күзе кызыга. Әмма ул татар җирләре Мондагы татарларның килеп чыгышын унсигезенче гасыр башындагы күчешләр белән генә бәйләп аңлату шулай ук безнең файдага түгел.
Каргалыга килсәк. ’Сәгыйть бистәсе" дип нигезләнгәнлектән һәм гади авыллардан зур булганлыктан, аны "шәһәр" дип тә атау гамәлгә кергән. Авыл үзәгендәге бай йорт-утарлар шәһәр җирәндәгечә икешәр катлы итеп салынганнар, мәчет һәм кибетләр, өйләрнең аскы өлешләре зур итеп, тау ташыннан күтәрелгәннәр һәм каладагы биналардан һич кенә дә ким җирләре булмаган.
Татар халкының борынгы ’Гаделбану" дигән җырында мондый юллар бар:
Алмалы ла гөлләр алмалы, Бик зур шәһәр диләр Каргалы..."
Авылда яшәүче татарларның этник составына килганде айтеп үткәнчә. Казан арть, татарларыннан тыш унсигезенче гасыр ахырында аларга Касыйм татарлары да кушыла Аз санда Урта Азия хачы, ары- хивалылар. бохаралылар да була
Авылда 1761 елда 1158 1796 елда 3180 кеше яши Льготалар нигезендә алар рекрут бирмиләр (башка төбәктә яшәүче татарлар өчен дворга бер рекрут), патшабикә анты белән ныгытылган башка льготалар да була Менә шушы чаралар бистәдә халык санының тиз үсүенә китерә Баштагы сословиеләр нигездә купец, мещан булса да. соңрак крестьян сословиесе дә арта. 1788 елда казак сословиесе кертелә 2674 кеше казак сословиесенә күчерелә XIX гасыр башында казакларның бер өлеше ‘башкорт’ сословиесенә күчә.дип яза Д Исхаков XVIII гасыр башындагы күчешне күз алдына китерү өчен 1747 елда Башкортостанда 57500 типтәр. 10100 мишәр исәпләнә XVIII гасырда Башкортостанда дүрт йөз унике мең кеше яшәп шуның ике йөз меңе күчеп килгән халыклар булган. Болар сословиесен үзгәртаүзгәртә 1920 елда башкортларның саны биш йөз егерме дүрт меңгә җитә (8. Имамов.)
Әйтелгәнчә бистәгә нигез салынуга мәчет аның каршында мәдрәсә төзелә Атаклы имамнардан, мәдрәсә тотучы һәм укымышлылардан төүдө түбәндәгеләрне искә аласы килә Шагыйрь Ишнияр бине Ширнияз Ул 1776 елларда Дагстаннан Рәсәйгө килеп Татарстандагы авылларда соңыннан күп вакытлар Каргалыда мәдрәсәләр тоткан, балалар укыткан китаплар язган 1780 елда язган 'Гакандө Болгария' (“Болгар ышанулары’) хәзер дә кулъязмаларда саклана Г абделкөрим бине Балтай бине Ишмөхөммәд (1756 елда вафат) аның улы Исхак бине Габделкәрим (1801 елда вафат) Каргалының агач мәчетендә имам булып торалар. Габделкәримнең бер улы Әбелхәсән Оренбуода имамлыктан чыгарылып, Казанга килә, аны "Каргалы мәхдүме’ дип йөртүен искәртә Мәрҗани хәзрәтләре Ул ’Каргалы галимнәре мелла Габдерәшид мелла Габдерахман' хәзрәтләрен дә искә ала
Каргалы тарихында Габдессәләм мөфти хәзрәтләре тота.
Габдессәләм бине Уразмөхәммәд бине Колмөхәммөд (1700-1762) Казан өязе Алат даругасы Мөңгәр авылында районы, Олы Мөңгәр авылы) туа. 1746 елда кырык үзенең патшага язган мәгълүм хатында халыкны кузгалышка чакырып өндәмә язганда. Габдессәләм ахун белән киңәшүен күрсәтә
1799 елда Габдессәлөмне Оренбурга мулла итеп чакыралар һәм ул анда таш мәчет төзетә (казна хисабына) 1805 елда бу мәчет ачыла
Патша Александр I үзе дә шул чорда Оренбурга килеп урындагы хәлләр белән таныша Габдессәләм патша белән очрашуга бара һәм аны патша *бик ошатып’ мөфти итеп раслый Бу хакта икенче шагыйрь—Гомәр Мөхәммәт улы —Каргалыда белем һәм тәрбия алган шагыйрь язып калдырганнардан укый алабыз
Габдессәләм шагыйрь булып та таныла ’Казан утлары журналының 1995 ел 6 санында шагыйрьнең Илаһи бәетләрен укырга була (Марсель Әхмәтҗановның сүз башы белән)
Хәзерге Чирмешен районы Яңа Кади авылында 1754 елда туган Габдрөхим Утыз Имени дә Каргалыда белем ала Аңа Каргалының икенче мәчете каршындагы мәдрәсәдә Вәлид бине Мохәммөд өл Әмин дөресләр бирә. Таҗетдин Ялчыголның (1768-1838) Каргалыда эзе калган Аның әтисе Ялчыгол хаҗ сәфәренә Каргалы аша китә
Каргалының данын бер баскычка күтәргән кеше һичшиксез танылган шагыйрь Әбелмәних Каргалый (1782 1826) Ул Габдессәләм мөфтинең оныгы Шагыйрь бабасының күренекле галим, остаз булуы белән горурлана Әбелмәних укыган чор мәдрәсәнең шаулап торган
аерым урын
бине Колчура (хәзерге Арча . . . , . . . алты яшендә
Сөгыйть Салих углы чакыруы буенча Каргалыга күчеп килә Габдессәләм Ташкичүдө (Мөңгөргә күрше авыл) имам була анда 1755 елдагы татар- башкорт кузгалышы җитәкчесе Батырша укып белем ала. Батырша
ала.
чагы. Монда үз мәдрәсәләрен калдырып, белем алырга Утыз Имени, Әхмәт Шырданилар килгән була.
Әбелмәних мәдрәсәне тәмам иткәч, Урта Азиядә белем ала, хаҗ кылып дөнья гизеп Каргалыга кайта. Туган якларына кайткач шагыйрь абызагайлар хәрәкәтенә кушылып китә. Абызагайлар—үз чорындагы укымышлыларны дөрес юлдан бармыйлар дип гаепләүчеләр, фәкать элеккеге галимнәрнең генә дөрес һәм изге булуларына инанып яшәүчеләр. Әбелмәних: элеккеге галимнәр—гөл. хәзергеләре тигәнәк, дип атый. Бу юллардан соң, бераз читкә китеп булса дә әйтик, ислам динендә ислахлык, ягъни реформачылык белән кадими консерватизмлык һәрвакыт үзара җәдәлләшеп яшиләр. Диндә реформа кирәклеге хакында әле VIII гасырларда, хәнифөләр династиясеннән хөзрәти Мансур ук күтәреп чыга Гасырлар үтеп, татар зыялылары Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукайлар чорында да әлеге бәхәс тынмый Зур хәрәкәт—җәдитчелек барлыкка килә Җәдитчелекнең килешмәс дошманы Ишмөхәммәд Түнтөри кебек шәхесләр була ". Ләкин кадим үлмәгән, ул аш мәҗлесендә, базар чатында, һәркайда үзенең "иске-изге, җәдитләр—динсезләр" дигән нигез белән көрәшеп алып бара, .“—дип яза Галимҗан Ибраһимов XX гасыр башындагы әлеге көрәш хакында. Тәрәккыятькә каршы кешеләр арасында Г. Ибраһимов Каргалы имамы Садыйк Госмановны да күрсәтә. Ул Зыя Камалига каршы "Фәлсәфә гыйбадәткә рәддия" (Гыйбадәт философиясен киң ачу) исемле әсәр язып, аны "Дин вә мәгыйшәт" журналы аша китап итеп бастырып, халыкка тараткан. Әмма бу каршылыкның һәр ике ягында ислам динен яхшы белгән тирән укымышлы кешеләр, шәхесләр була. Безнең көннәрдә бер төркем шома кешеләр, бүгенге "абыз-абзыйлар", "абыз-түтиләр" әшнәләшеп үзләрен үтә диндар, тәкъва итеп күрсәтеп, башкаларны динсезлектө, көферлектә гаепләп әллә нинди "хикмәтләр" чыгара башладылар. Әмма бу кемсәләрнең киң җәмәгатьчелек ниндирәк бәндәләр икәнен яхшы белә, алар ни дини белем алмаган кешеләр, ни мәчет, мәдрәсә хадимнәре түгел, фәкать болганчык суда балык тотып калырга ашыгучы "эртис'лэр. шамакайлар гына. "Тарих дигәннәре—шул күрәсең инде: кичә Ишмиләр кебек кадим гөруһларга каршы көрәшкән "җәдиди"ләр бүген яңа идеаллар, яңа фикерләр белән янган яңа әмәлле буыннарга каршы үзләре шул кадим булып калалар икән шул."—дип язган Галимҗан Ибраһимовны аңларга була.
Әбелмәних укымышлы булуына карамастан, указ алмый, муллалык эшенә керешми, иген игеп көн күрә һәм кабат хаҗга барышлый юлда вафат була.
Каргалы мәдрәсәсендә шагыйрь Вәлиэтдин Багдадыйдан белем алган янә бер олуг зат—Һибәтулла Сөедбаттал улы Салиховны (17941867) телгә алмый булмый. Аның түбәндәге сүзләре бүген дә васыять сыман яңгырый:
Әй. дуслар, бу хаин фани дөньядан гыйбрәт алыгыз, Зарары аның йөз меңнән артык, зәһәре—еланнан яман: Елан чаккан—шешә дә бетә, дөнья чаккан—үлгәч кенә китә. Беренчесенә дәва бар. икенчесенә дару юк
Каргалы—борынгы мәгърифәт үзәге. Анда яшәгән, белем алган әллә кемнәрне искә алып китәргә мөмкин булыр иде.
Октябрь түнтәрелеше Каргалыдагы гыйлем-тәрбия эшен тамырдан үзгәртә. Мәчетләр, мәдрәсәләр тора-бара ябыла, имамнар, хәлфәләр кайсы-кая тарала байтагы репрессия корбаннары була. Якты киләчәк өмет итеп, яңа тормыш корабыз дип йөргән Әхмәтсафа Дәүләтъяров. Саттар Ишбулдин, Габдрахман Рөхимов кебек дистәләгән яшьләрнең өметләре акланмый. 1937 елларда Татарстан Автономияле Республикасының Халык комиссарлары председателе Ә.Дәүләтъяровның гомере фаҗигале төстә өзелә—Сталин репрессиясенә эләгеп. Черек күл козгыннары шактый газаплар күрсәткәннән соң, аны 1938 елның 9 маенда атып
үтерәләр. Хатыны—Каргалыда мөгаллимәлек эшчәнлеген башлап җибәргән гүзәл Рабига ханым (танылган режиссер Ширияздан Сарымсакоенын бертуган сеңлесе) шулай ук төрмәгә ябыла һәм 1943 елда Мордовия урманнарында эштән, ачлыктан, авырулардан җәфа чигеп вафат була Уллары Марат белән Марлесны балалар йортларына җибәрәләр Ансы аерым бер кыйсса
Марат ага Дәүлөтъяров инде берничә ел нәсел шәҗәрәсен өйрәнә, үз ыруын барлый, әти-әнисенең якты рухларын сөендереп алар хакында истәлекләр туплый, тарихи дөреслекне халыкка җиткерергә омтылып яши: "Дөүләтьяровлар нәселенең очы XV гасырга барып тоташа. Нигез ташлары Болгар җирендә Нәсел башында Дәүләтьяр Гази углы тора (1470 нче елларда туган). Аның сигезенче буын бабасы Болгар сәете Карабай булган,—дип яза ул.
Риваятьләрдә сөйләнгәнчә. Карабай сәет 1250 нче елларда Батый хан гаскәрләре белән каты сугышлар алып бара, ахыр чиктә, үзенең яраннары белән Нократ елгасының югары агымы буйлап кача һәм Чепцы елгасы янында Нократ исемле авылга нигез сала
Соңыннан Карабай токымы төрле тарафларга күчеп утыра башлый Кайбер юрамалар буенча, Дәүләтьяр нәселе Арча якларында гомер кичергән (аның бертуган абыйсы Касыйм Арча сәете)
Дәүләтьяр бабайның исеменнән нәселебезнең фамилиясе башлана һәм гасырлар дәвамында үзгәрешсез сакланган Мондый хәл татарлар арасында сирәк очрый торган күренеш.
"Кызык өчен түгел, тарих өчен бу шәҗәрәмне күрсәтеп китү урынлы булыр",—ди Марат ага.
ДӘҮЛӘТЬЯРОВЛАРНЫҢ НӘСЕЛ ШӘҖӘРӘСЕ
НӘСЕЛНЕҢ ТАМЫРЛАРЫ Карабай болгар госте 1250 елларда Болгар жирен Батып аан гаскәрләре басып алгач каймалар | Карабай 1210 | XIII XV гасаараагы исем | Макаммат 1250 | нар Каэал һәм Уамуре тарай гел һам мабнжт ниежгутл» ЖИТСП Нократ исемле аиылга ИНГГ1 | Илаас 11П -- 1 рмкын ареналарына паиып. К агыйм оа Гыкчкман Госааая [Мцихбираа П|А| гм
| |
| Щэгттаа I »0 |
)11 X г мани е р
•КАЕШ" КУШАМАТЛЫ ДӘҮЛӘТМГОВЛАЕ ШӘЖ ЭРӘСЕ
Арыслан сурәте төшерелгән мөһер яки "Родина"да ни эшләр бетереп яталар?
АНЫ ЯХШЫ БЕЛГӘН кешеләр, ’Каргалының ата милләтчесе* дип йөртелер Урыслар ’ярый националист" дип тә җибәргөлилөр икән Сүзем—без тукталган йортның хуҗасы—Мохтар Әхмәтхан улы Дөүләтьяров турында бара. Мохтар әфәнде уртача гәүдәле, нык бәдәнле, авылын, халкын яратып, хөрмәт итеп яшәүче кеше Оренбург өлкәсе Сакмар районы ’Родина* колхозы рәисе Милли мәсьәлә хакында сүз кузгалса кыю. фикерле, шактый мәгълүматлы шәхес Өй китапханәләреңдә тарихи китаплар шактый. Эш өстәлендә А Гумилевның ’Древние тюрки’ китабы ачылып ята. Укый, өйрәнә, мондагы урыс дусларына Җаек буйларының төрки, болгар, татар җирләре булуын даими “төшендереп" торучы милләтпәрвөр дисәк тә хата булмас Кайбер “өлкән туганнар’ чыгымчылап: ник кирәк инде бу ’милләт* дип баш ватуларын, ызгыш чыгарырга маташкан кебек,—дип. бүселеп тә йөргәлиләр икән. Аларга Мохтар Әхмәтхан улы ярымшаяртып; ’Шту сез. мин бит хан нәселеннән, геннар җанны кытыклап тора!*—дип җавап кайтара Нәселләрендә хан булганмы, юкмы, әмма шәҗәрәдән күренгәнчә, борынгы бабалары Карабай—болгар сөете булган Нократ авылына нигез салучы санала. Сәет—пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) нәселеннән булган кешеләргә әйтелә торган күркәм аттыр.
Мохтар Дөүләтьяровның безнең белән иркенләп сөйләшеп утырырга вакыты юк. Кырларда уттай эш өсте. Август башлары Урып-җыю бара. Түрәнең (бу якта начальник—“башлык" кешене *түрө* дип атау гадәткә кергән) күңеле тыныч түгел. Быелгы корылык күп планнарга киртә куя. Көтелгән уңыш, ягъни хуҗалыкны азмы-күпме икътисадын бөтенлектә тотарга мөмкинлек бирәчәк ашлык муллыгына исәп тотып булмый. Җитмәсә, табышлы тармакка әйләнеп барган терлекчелеккә зур зыян килгән, сыерларда кан авыруы табып, сөт сатуны тыйганнар. “Инде эшләр көйләнә, озакламый тыюны алырлар,—дип өметләнә ул.
Мохтар әфәнде районда һәр яңалыкның башында баручы, мөхтәрәм җитәкче "Шундый тактика кулланмыйча җай юк,—ди ул җитдиләнеп —Без бит райондагы иң эре авыл, җитмәсә, татар авылы Авылда кайчандыр алты бригада бар иде. Хәзер, эш технологиясен дә исәпкә алып, ике бригада калдырдык Каргал ыда, тагын бер бригада—урыс авылы Майор бар. Бусының ни җире, ни эшче көчләре юк. Шул авыл аркасында "Родина"—урыс исемле татар хуҗалыгы булып йөреш инде. Эч поша билгеле Татар авылы, татар җитәкчесе дип кырын карауны сизеп куйган чаклар бар Кыскасы, татар булуыбызны онытмас өчен сәбәпләр җитәрлек монда. Шуңа күрә иң авыр чакларда да сынатмаска тырышабыз
Мохтар әфәндене авылдашлары яхшы белә Алар күз алдында үскән Түрә" ул 1976 елдан колхозда эшли Механик булган, 1985 елда иң җаваплы тармакка—игенчелек буенча бригадир итеп сайлап куелган Юл төзү техникумын, соңрак Мәскөү юридик академиясен тәмамлаган Дөньялар үзгәрә башлагач. 1989 елның 16 февралендә колхоз рәисе итеп сайлап куйганнар аны Хәтерегездә булса, демократик җилләрнең әле саф чагы, чып-чынлап сайлау була бу. Ягъни альтернатив юл белән Көндәше, озак еллар шушы ук колхозны җитәкләгән кеше, шулай ук эшчәнлегенө дә артык тел-теш тидерерлек булмый. "Өйрәнгән яу-сугышмага яхшы дигәндәй, югарыдагылар иске түрәне яклыйлар, ’басым ясау" кебек сайлау чорының “үз технологияләре* дә эшкә җигелә. Әмма колхозчылар яңа чор кешесен, яшь җитәкчене хуп күрәләр. Нәрсәдән башлаган ул эшне?
—Бригадир чактагы алымны кулландым—төгәл исәп-хисап булдырдым. Баштагы елларда һава шартлары яхшы килү, яңа җитәкче буларак, миңа Ходайның ярдәме булды инде Игеннәр мул бупды, терлек азыгын да җитәрлек әзерли идек—йөз илле мең центнер силос
кына салдык, яңа урыннар әзерләп. Ә 1995, 1997 еллар авыр булды. Корылык. Инде, килеп, быел эссе җөй игеннәрне яндырды Уңыш та бер гектардан ун центнер чамасы гына. Алты мең сигез йөз гектар сөрүлек җире бар, шунын өчтән берен гамәлдән чыгарырга туры килде. Элек чәчүлек җирләре унөч мең гектар иде, авыл халкының маллары өчен шактый мәйданны көтүлек өчен бүлеп бирдек. Указ чыкты бит бу хакта, аннан авыл кешесе мал асрамаса яши алмый.
М.Дәүләтьяров артельнең горурлыгы булырлык шактый исемнәр атады Сыер савучылар Х.Мөлекова, З.Ишмөхөммөтова һәр терлектән өч мең литрдан артык сөт савып алалар. Механизаторлар отряд методы белән эшлиләр Кырларда унике комбайн эшли Масагутов Илдар, Исмөгыйлов Җәүдәт башкаларны үз артларыннан ияртәләр. Эшләвенә карап акчасын алалар Артель рәисенә, ягъни Мохтар әфәндегә гомуми хезмәт хакы фондының ике проценты бирелә. Баш белгечләргә рәискә тигән хезмәт хакының җитмеш проценты “тама” икән. Бер караганда, әгәр рәиснең нәфесе ‘уйнаклый’ торган булса, артель әгъзаларына күбрәк хезмәт хакы яз да, үз кесәңне калынайт. Әмма Мохтар әфәнденең җене сөймәгән нәрсә—эшләми баерга омтылу.
—Андыйлар белен шундук хушлашабыз,—ди ул.—Күзәтчелек шурасы бар, киңәшләшеп эш итәм. Киңәшле эш таркалмый, диләр бит Хезмәт хакы азрак дип зарланучы була икән, күзенә карап өйтөм: нигә сыкранып йөрисең, дим артельдә. Үзең башка чык. җир паеңны ал (ул һәр кешегә ун гектар чамасы), эшеңне үзең оештыр, үзең хуҗа бул. Инде дә булмаса—артельдә башка эш тәкъдим итәм Эшләп карасын, күрсәтсен үзен
Фермер хуҗалыклары шактый нәтиҗәле эш күрсәтә Тәүге егермеләп фермер хуҗалыгы чын хуҗалар булып үсеп җиттеләр Һәрьяклап анарны яклыйм. Мурсалихов Муллахмәт алдынгы шофер иде Бу чын фермер инде Кашаев Фәрит, Мурсалимов Абдулла. Бәширов Зариф, Ягъфөров Әхмәт—барлык авылдашларга үрнәк фермерлар Матур гына, тату гына яшибез. Иң яхшы үрнәк—фермерлар арасында кемгәдер үпкәләп, сыктап йөрүчеләр юк Янә ике йөзләп кеше үз пае белән артельдән чыктылар. Алар җирләрен арендага йә фермерга, йә колхозга бирәләр Шунсын да әйтергә кирәк, укытучылар, шәфкать туташлары, ягъни бюджет сферасында эшләүчеләр җирләрен фермерларга арендага бирделәр. Өлкәнең фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Глеб Комов белән очрашып, фикерләшеп торам
Шулай да, фермерлар белән хәл итүе четерекле бер мәсьәлә бар икән Ул да булса—колхозның төп фондлары белән исәп-хисап ясау. Фермерлар аерылып чыкканда техника сорыйлар, ө төп фонд булган—терлек биналары, техника парклары, башка биналарны исәпкә аласылары килми. Бөлгәнегезчә, үзгәртеп коруның баштагы чорында, кат-кат бәяләнә торгач, объектларның кыйммәтләре гаять югары чиккә җитте Хәзер реаль бөяне беләсең килсә, шәһәрдән аудит фирмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк Ө алар акчаны каера белә Шуңа күрә элек артель балансында торган балалар бакчасын, мәдәният йортын авыл советы каравына тапшырдык
—Яңа йортлар салучылар күп бездә,—дип дәвам итә Мохтар әфәнде-Үзем йортны 1985 елда ук өлгертеп кердем Ягъни рәис булып сайланганчы Сайлаганда авылдашлар әйттеләр инде яңа өе бар, урлашып өй саласы юк
Әңгәмә барышында Мохтар әфәндегә танылган язучыбыз Аяз Гыйлаҗевның сүзләрен искәртүне кирәк таптым
—"Әгәр татар авылында чучка асрыйлар икән, ул татар авылы булудан туктый"—дигән иде Аяз ага Сез. курыкмыйча, татарлыкны калку итеп күрсәтәсез, ө бу мәсьәләдә хәлләр ничек?
Мохтар Дөүлөтьяров кырт кисте
—Бездә дуңгыз күптән юк Асрамыйбыз Мулла бабай да
хупламый,—һәм сүзен икенчегә борды—җирләребез—дала туфрагы Гумус катламы өч сантиметрдан артмый. Татарстанда күп районнарда бонитет (җирнең уңыш бирү сәләтлеге) илле-алтмыш процент булса, бездә ул унбиш-егерме процент. Шуңа күрә 'Көньяк Урал" фәнни- тикшеренү институты, аның генераль директоры А.Г.Бельков белән элемтәдә торабыз. Майор бригадасындагы мең җиде йөз гектар таулы җирдә фәнни тәҗрибә, эксперимент рәвешендә туфракны саклауның яңа ысулын—ландшафтлы җир эшкәртү технологиясен кулланып эш итә башладык Төп максат—туфракны җил, яңгыр аррозиясеннән саклау. Таулы урыннар буй урманнар утыртып, кишәрлекләргә бүленә Кишәрлекләр эчендәге мәйдан икегә бүленеп, берсенә бөртекле культуралар, икенчесенә күпьеллык үлән чәчелә. Күпьеллык үлән үскән җир өлеше, биш-алты елдан соң, сөрелеп аңа бөртекле культура чәчелә, ә иген үскән җиргә үлән чәчеп, ул берничә ел “ял’ итә, ныгый. Моның белән Рәсөй авыл хуҗалыгы академиясе президенты үзе кызыксынды. Принципта яхшы, әмма махсус техника булмавы кулны тота.
Мохтар әфәнде, хатыны Рәисә ханым белән өч бала үстерәләр. Өлкән уллары—Марс шулай ук әтисе кебек үк юридик академияне тәмамлап, диплом алган. Кызлары Венера—унсигез яшьлек чибәр, өлгер кыз шул ук академия талибөсе. Айдар—әле Каргалы урта мәктәбендә укый.
—Илдәге ыгы-зыгы, һәрвакыт яңалыкка омтылып яшәү, гаилә белән ял итәргә вакыт калдырамы соң—дип сорыйм Мохтар Дәүләтьяровтан
—Күп нәрсәгә өлгереп тә булмый торгандыр инде,—ди ул көлемсерәп—Авыл хуҗалыгында эшләүченең ялы басу-кырлар инде аның. Көнгә бер урап кайтсаң, уңыш та әйбәт булса—җанга дәва, ял. Мин үзебезнең Каргалыны, анда яшәгән татарларымны яратам. Тарихи авыл, болгар бабаларымның изге җире. Оренбургка кадәр элек төзелгән бистә дип исәплим Шуңа күрә исән калган мәчет кашына 1726 ел дип яздырып куйдым. Юри яздырдым, уйлансыннар дип Чын тарих ерак яшерелгән шул. Ныклап шөгыльләнергә вакыт җитми Үземне рәис итеп сайлап, колхозда үзгәртүләр башлангач, яңа мөһер ясаттым. Әле Татарстанда дәүләт туграсы—герб кабул ителмәгән иде Безнең мөһердә ал аягын күтәреп торучы гайрәтле арслан. Җитмәсә, үзе—канатлы. Тарихтан килгән ул безгә, киләчәккә бара. Татар җирен саклаучы символ. Ә татар җирләрен сакларга бик кирәк Татарстан белән элемтә йомшак. Безгә Татарстаннан галимнәр иске кулъязмалар эзләүчеләр киләләр, әмма аларның бу яктан нинди мәгълүматлар алып китүләрен, ул табылган хәзинәләрнең нинди хезмәтләрдә урын алуларын белмибез диярлек. "Кире элемтә дигән нәрсә җитми Башкортлар алай түгел, һөҗүмчән, үҗәт эш алып баралар. Концертлар белен килүчеләр дә сирәк. Зөһрә Шөрифуллина Айдар Галимов Оренбур өлкәсенә килсәләр, Каргалыга кермичә китмиләр. Башкалар хәзер читләтеп үтәләр Артистлар да 'крутойТа әйләнделәр, ахры, милли мәнфәгатьләр урынына, акча алга чыга. Ә бит әйтүләренә караганда, сөргеннән кайткач, илленче еллар ахырында Каргалыга Хәсән Туфан да килеп, әдәби кичәдә катнашкан, шигырьләрен укыган
Кыш көне, вакыт табып ауга йөрергә яратам Сакмар, җаек буендагы урманнарда күп төрле киек яши Быел шәхси рекорд куйдым—ике йөз килограммнан артык булган кабан дуңгызын атыл алдым Аучылар моның нәрсә икәнен белә.
Мохтар Дәүлөтьяров белән аз гына аралашулардан белеп— төпченеп кала алганнардан укучыларга җиткерәсе килгәннәр шулар.
Татарстаннан еракта Казанны, Татарстанны сагынып яшиләр Каргалы авылы кешеләре. Татарларга хас эшчән, максатчан халык яши биредә.
"Милли мәктәп булдык, милли мәктәп булып калачакбыз!"
КАРГАЛ ЫГА КИЛЕП тә, мәктәп—авылдагы тәгълим-тәрбия үзәге белән танышмыйча китү ярый торган эш булмас иде
Авылда ике мәктәп бар Берсе урта мәктәп, Каргалы яралганнан бирле, төбәктәге тәгълим-тәрбия эшләренең дәвамчысы һәм. икенче мәктәп, Оренбур өлкәсендәге барлык акылга зәгыйфь балалар җыелган ярдәмче мәктәп интернат Каргалы халкы мондый мәктәпнең нәкъ менә алар җиренә китереп урнаштыруларын тәүдә өнәп җиткермәсә дә, хәзер артык хафаланмый Ни дисәң дә, кемгә күпме акыл салу Ходайның эше, татар халкы гомер-гомергә ятим-җилпе. гарип горабага ярдәм кулы сузган, игелек кылган, шул рәвешле Ходайның рәхмәтенә өмет итеп яшәгән тагын шунсы да бар, авылда әлеге мәктәпнең булуы хәзерге гомумэшсезлек чорында азмы күпме эш урыны да булып тора Урам яктан карап киткәндә күренде анда эшләүчеләр җиң сызганып мәктәпне яңа уку елына әзерлиләр иде
Каргалы урта мәктәбенә килсәк, бай тарихлы мәктәп булуы хакында янә дә бер искәртәсе килә Борыннан авылда күпме мәдрәсә булган, анда гыйлем бирү, дин һәм дөньяви тәрбия эшләренең торышы ни рәвешле булган заманында күп төрле дини агымнар (абызагайлар. нәкыш бөнди һ б ) хөкем сөргән, алар барыбер мондагы халыкның каннарында сакланадыр, вакыт вакыт үзен сиздереп тә куядыр сыман Бүгенге мәктәпне үткәннәрнең лаеклы дәвамчысы итеп күрәсе килә
Чынлыкта, хәлләр ничек соң?
Урта мәктәп беренче чыгарылышын 1941 елда үткәргән. Авылда исән калган мәдрәсә мәчет биналарында төрле сыйныфлар белем алган, ягъни бөтен авыл буйлап таралган мәктәп булган ул
1974 елның март аенда колхоз көче белән җиткерелгән өч катлы типовой мәктәп ишекләрен ачып, беренче укучыларны кабул итә Мохтар әфәнде мәктәп турында сүз чыккач 'Үз кулларыбыз белән төзегән мәктәп!’—дип, горурланып куйган иде Мәктәп төзелгән чорда һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм иткән таш. кирпеч бушату, өю, измә ташу—авыл өчен гаҗәп төзелешкә берәү дә битараф булмаган ул чакта.
Яңа мәктәп сафка басканнан бирле директор булып Зөбиров Илдус Сөмикович эшли Ул үзе Новосергеевка районы Белогор (Актау) (Пушкинның Гриневы "иза" чиккән крепость) авылында туып үскән, өүвөл 1955 елда Желтыйдагы татар-башкорт педучилищесын тәмамлаган Нәкъ алар укыган чорда училищены русча укыту! а күчергәннәр Шул дәвердән бирле Каргалы мәктәбе дә үз милли йөзен саклап калу өчен көрәшә Монда ’көрәш сүзен туры мәгънәсендә дип аңларга кирәк
Армия хезмәтеннән соң. Илдус әфәнде Оренбург пединститутының тарих филология бүлеген тәмамлап. Каргалыга килә 1966 елдан уку укыту мөдире, ягъни завуч, аннан, әйткәнемчә, егерме биш ел шушы мәктәпнең директоры
Мәктәп ике сменада укый Алты йөз өч бала белем ала Узган уку елында кырык бала унберенче сыйныфны тәмамлап Рәсәй сәясәтчеләре тудырган һәм болганчык суны хәтерләткән ’яңа дөньяга' чыгып киткәннәр Укытучылар үз укучыларының алдагы язмышлары өчен бик тә борчылалар Укучыларга ныклы белем бирелә дип әйтергә нигез бар. чөнки быел мәктәпне тәмамлаган укучылар юридик, икьтисад, табиблык һ б белгечлекләр буенча югары уку йортларына уңышлы имтихан тотканнар.
Соңгы чорларда мәктәпкә район, өлкә мәгариф бүлекләреннән милли статусны бөтерергә кушып күрсәтмәләр бирүчеләр табыла башлаган Укытучылар шуңа борчылалар Әмма Илдус әфәнденең дә.
укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасар Низаметдинова Тәүхидә Фәрит кызынын да сүзләре бер һәм катгый:
—Милли мәктәп булдык, милли мәктәп булып калачакбыз!—ди алар ныклык белән Бу позицияне өлкәдә яхшы беләләр, ни дисәң дә, Каргалы урта мәктәбе милли статуска ия бердәнбер уку йорты Башка төбәкләрдә, басымга түзә алмыйча, татар мәктәпләре урысча укытуга күчеп беткәннәр. Татар теле предмет буларак атнага ике сәгать керсә керә, кермәсө—аның өчен мәгариф җитәкчеләренең башы авыртмый Татарлыкны саклап калу милли җанлы укытучылар һәм аз сандагы милләтпәрвөрләр кулына калган Ә андый кешеләр елдан-ел кими...
—Татарстанга карап күзләребез талды инде,—ди Тәүхидә ханым ачынып—Ник бер ярдәм, ник бер кызыксынучы булсын мәгариф эшлеклеләре тарафыннан Казанда, Чаллыда оештырылган укытучыларның белемен күтәрү курсларына чакырмыйлар бит безне. Үзебезнең акчага барабыз, өстәмә бернинди мәшәкать тудырмас идек, юк. әллә кемнән, әллә нәрсәдән куркалар. Китаплар җитми, ярдәмче әсбаплар юк—мөрәҗәгать итсәк тә, безнең җан авазы җавапсыз кала.
Бу—күптәнге чир. Галимҗан Ибраһимов тел-әдәбият мәсьәләре хакында уйланганда, бу хакта уфтанып язган. 'Язуда, басуда шул чаклы зур хезмәт күрсәтелсә дә, дәүләт нәшрияты басылган әсәрләрне таратуда бөтенләй эшлексез, гаҗиз, тәрбирсез булды. Көз көне Казанда чыккан әсәр әле һаман да Чистайга барып җитмәгән. Соратабыз—җибәрә алмыйбыз' дип җылап язалар Шул чаклы әсәр басылганы хәлдә, Мәскәүдә. Уфада, Әстерхан, Оренбургта бездән әсәрләрнең һичберен диярлек күрә алмыйлар.'
Әлеге мәсьәләләр хакында, бүген дә Каргалы мәктәбе җитәкчеләре белән ачынып сөйләшеп утырдык без.
—Дөрес, монда Казаннан язучылар да. журналистлар да, галим- голәмә дә килеп чыга анысы, әмма, еш кына, Татарстанга кайткач, мондагы хәлләр турында, безнең эшебез хакында төгәл информация бирмиләр, фактларны бозып күрсәтәләр,—дип дәвам итте Илдус Сәмикович,—без моңа бик нык рәнҗибез. Бер мәлне Казаннан шактый танылган язучы килеп, мондагы хәлләр белән танышты Өлкәдә мәктәптән милли статус исемен алу буенча зур "эшчәнлек" җәелдереп җибәргән чор иде Без җан-фәрман тартышабыз Тәки бирешмәдек, татар мәктәбен саклап кала алдык. Ә язучыбыз матбугатка язып чыкты—имеш, Каргалыда татар мәктәбе ябылган, укытучылар татарлыкларын онытып, урысча укытып яталар икән Мәктәптәге алтмыш-җитмеш укытучының намуслы хезмәтенә, җанына пычрак ату дип кабул иттек без бу хәлне.
Бүгенге көндә мәктәп өлкәдә күренекле мәгърифәт учагы. Өлкәдәге милли уку йортларының (татар, чуваш, мордва һ.б.) база мәктәбе булып саналабыз Педагогия институты, педучилище, укытучыларның белемен күтәрү институтлары Каргалы урта мәктәбендә теләп курслар оештыралар, өлкә семинарлары уздырып, мәгариф работникларының белемнәрен күтәрүдә мондагы эш тәҗрибәсеннән мул файдаланалар Мәктәптә илле алты укытучы—барысы да Каргалыда туып-үскәннәр.
Колхоз белән аңлашып эшлиләр кебек Мохтар әфәнде—колхоз рәисе белән Илдус әфәнде баҗалар Ике баҗа, ике милләтпәрвәр өлкәдәге бердәнбер татар мәктәбен үтә дә кыен шартларга куймаслар, дип ышанасы килә.
Авыл мәктәпләрен иң борчыган проблема—әхлак мәсьәләсе. Балаларга әхлак, әдәп тәрбиясе бирүнең үтемле формалары кирәк. Мәктәп укытучылары яңа төшенчә—укучыларны социальләштерү дигән төшенчә белән очраштылар Чор таләпләре югарылыгында балаларны тормышка хәзерләү дип әйтергә була аны кыскача Рухи кыйммәтләр үзгәрә, шуңа күрә Каргалы мәктәбе укытучылары балаларның дини тәрбия алуларын хуплыйлар. Мәчеттә дин тәрбиясе түгәрәге оешкан, балалар теләп йөриләр.
Урта Азиядән качак булып кайткан кешеләрнең балалары укый башлагач, шәһәрдән дә "тик тормый торган" балаларны авылга кайтарып, мәктәпкә бирү гадәте көчәеп китте мәктәптәге тәрбия эшләренә яңача килү тиешлеген укытучылар үз җилкәләрендә татыйлар Үткән уку елында да шәһәрдән килгән ике кыз шактый мәшәкатьләр тудырган Авылга яман гадәт—наркотик куллану үтеп керә башлаган Бу йогынтыдан мәктәпне ничек саклап калырга— укытучылар баш вата Авыл баласының эшкә кулы ята, хуҗалыкларда мал туар асрыйлар, өйдә әти-әниләренә ярдәм итәләр инде алар, әмма җәйге ял чорында балаларның бик азы гына колхозда эшкә урнаша Аларның үз хезмәт көче белән акча эшлиселәре килә Бала- чаганың уңай психологик сыйфаты ул. ә аны файдаланып булмый
Әйе. Каргалы урта мәктәбе дә Рәсәйнең хәсрәт сәясәтчеләре тарафыннан тудырылган авырлыклар белән тарткалашып өзгәләшеп яшиләр, мәктәпнең данлы тарихи йөзен саклау өчен җан фәрман тырыша
Каргалы мәктәбен тәмамлаган кешеләр арасында күл шәхесләр үсеп чыкты Казан дәүләт университеты укытучысы Наүрүз Гали улы Имангалиев, аның энесе, полковник Рөстәм Имангалиев, Рәсәй Герое Фәрхәт Ситдиков. табибә-профессор Оренбур медицина академиясе укытучысы Венера Сәет кызы Хөбибрахманова. "Кара йөзләр' "Сөембикә" операларын иҗат иткән мәшһүр композитор Бату Мулюков та алар якташы, кинооператор, алтын "Ника призын алган Рафаел Рәхмәтулла улы Хәялин кебек укучылары Каргалы урта мәктәбенең борынгыдан килгән данын киләчәккә илтәләр
Оренбурда татарча сөйлиләрме?..
ОРЕНБУР УРАМНАРЫ буйлап йөрим Күңелдә—Ризаэддин Фәхретдиновның зар кылып әйткән сүзләре Әй тырыш һәм чыдам бабаларыбыз! Сез әле күптән түгел генә бу илдә < омер сөрә идегез Мәчетләр һәм мәдрәсәләр торгызып мәдрәсәләрнең тормышларын тәэмин итә идегез Мәхәлләләр мәчетләр белән, олы шәһәрләрдәге, мәшһүр авыллардагы мәдрәсәләр чалмалы шәкертләр белән тулы буладыр иде Һәр ел йөзләрчә имамнар җитешеп торадыр иде Сәүдәгәрләрегез Торкестан һәм Фирганөлөр, Сәмөрканд һәм Бохаралардан үтеп. Өфганстан һәм Һиндстанга, Багдад һәм Каштаннарга тоташтан йөреп торадыр иде
Бу көндә бу хәлләргә ни булды9 Үзегез кайларга киттегез'’
Оренбур шәһәре хәзерге татар матбугатында төрлечә язылышта йөри Мин исә халык телендә кулланылганча һәм әйтү өчен дә уңайлы Оренбур атамышына тукталдым
XVIII гасыр башларында урыс хөкүмәте башкортлар яшәгән тарау төбәкләрне тикшереп, чикләрне аныклау бу төбәкне ныклап сәяси икътисадый үзләштерү максатыннан һәм Рәсәйнең Көнчыгыш чикләрен ныгыту, алга—көнчыгышка таба империя чикләрен киңәйтү сәясәтендә моһим урын тотачак Оренбур экспедициясен оештыра Экспедиция проектын 1734 елда И К Кириллов эшли. Башкорт җирләре чигендә ныгытмалар системасын төзү белән бергә. Оренбур экспедициясенең төп бурычларыннан—Урта Азия төбәкләре белән сәүдә эшләрен торгызып җанландырып җибәрү, файдалы казылмалар турында дөрес мәгълүматлар туплау була Асылда, бу үзгәртеп корулар монда яшәгән халыкларның иреген чикләүгә китерә Экспедициягә татар тарихын өйрәнүчеләр өчен билгеле В Н Татищев И И Неплюев кебек патша чиновниклары җитәкчелек итәләр Аларның турыдан туры катнашында борынгы төрки-татар җирләрендә Орск, Оренбур кебек кальгалар төзелә (1744 елда Оренбур губернасы төзелгәч Оренбур экспедициясе яшәүдән туктый)
Бу чикләүләрне татар-башкорт халкы ничек каршылаган соң? Габделбари Баттал бу хакта җентекләп яза:
"Беренче баш күтәрү ничек башланган? Рус хөкүмәте башкортларны казакъ-кыргызлардан географик яктан аеру һәм башкортларны камап тоту уе белән 1734 елда җаек (Урал) елгасына Үр (Ор) елгасы
койган урында бер кала төзергә карар бирә. (Бу кала башта
Оренбург дип исемләнгән булса да. соңыннан, хәзерге Оренбург
шәһәре яңа җирдә төзелгәч. Ор елгасы тамагында урнашкан кала Орск исемен ала.) Ул көннәрдә Петербургта булган башкорт
аксакалы Теләкөй Тукчура угылы хөкүмәтнең бу карарын ишеткәч, башкортларның алдынгы кешеләреннән булган Килмәк абызга хат язып, бу карар турында хәбәр итә. Бу карарның максаты нидә булуын белдерә һәм русларның бу омтылышларына коралланып каршы тору кирәклеген кинаяле җөмләләр белән аңлата. Рус авторы В.Витебский болай ди: "җаек һәм Ор елгалары кушылган урында кала төзелгәч, үзләренең һәр яктан камалган хәлдә калачакларын башкортлар дөрес күзаллыйлар иде".
Килмәк абыз кешеләре Уфа каласыннан йөз алтмыш чакрым ераклыкта Кириллов отрядына һөҗүм итәләр, әмма аның алга хәрәкәтенә киртә куя алмыйлар. 1735 елның унбишенче августында иске Оренбург каласының нигезе салынган. Моңа да карамастан, башкортлар бу вакыт казан кебек кайнаганнар. Һәр җирдә русларның җәзалау отрядлары белән бәрелешләр, рус калаларына һәм гаскәри постларына каһарманнарча һөҗүмнәр дәвам иткән.
Бу фетнәне бастырганда рус гаскәре башлыклары ул вакытларга кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән вәхшилекләр эшлиләр. Фетнәче башкортларга каршы "Нугай юльГнда хәрәкәт алып барган майор Станков җаек белән Сакмар елгалары арасында алты йөз башкорт әсирен кылычтан үткәргән. Алексей Тәфкилев исемле бер гаскәр башлыгы (рус хезмәтендәге бер сатлыкҗан татар морзасы, мөселманча исеме Котлымөхәммәт булган, господалар тарафыннан бер "яхшылык" кебек итеп, үзенә Алексей исеме бирелгән) "Себер юльГнда 50 башкорт авылын яндырудан тыш, Сөянтес дигән авылда караңгы төндә башкорт йортларына төбәп ут ача. Бу юлы авылдагы мең кешелек халыкның зур өлеше үтерелгән. Ахырга кадәр каршылык күрсәтергә карар биргәнлеклөре беленгән йөз дә биш кеше кереп бикләнгән амбарны тереләй яндырганнар. Генерал Румянцев тарафыннан әсир ителгән башкортлардан тагын биш йөз кеше Минзәлә каласында асылганнар Әмма бөтен бу вәхшәт башкортларны тынычландыруга ирештермәгән, киресенчә, ризасызлыкларны гына көчәйтә төшкән.
1737 елның башында башкортларның каршы торулары җимерелә, фетнәнең җитәкчеләре булган Килмәк абыз. Акай, Күчем, Йосыф һәм башкаларны руслар кулга алалар. (Килмәк абыз Табын каласы янында 1737 елның февралендә кулга алына. Биредә исемнәре аталган өч кеше Петербургка җибәрелә, башкалар исә Минзәлөдә асып үтереләләр.)
1740 елның мартында бик киң мәйданны эченә алган фетнә башлана. Бу юлы баш күтәрүне Юрматы төбәге башкорты Карасакал кушаматлы берәү җитәкли.
Карасакал гаять дәрәҗәдә кыю, салкын канлы һәм түзем була. Уңышлардан башы әйләнми, уңышсызлыклардан җебеп төшми. Гүя ул туганда ук җитәкче булып яратылган диярсең. Аның аннан-моннан ни эләксә шуның белән генә коралланган кешеләре рус регуляр гаскәренә каршы каһарманнарча ташланалар; туптан башка һичбер нәрсәдән—җәя үле гаскәрләрдән дә, атлы гаскәрдән дә куркып качмыйлар.
Хөкүмәт фетнәне ничек бастыра иде? Бу фетнә көннәрендә Урусов берсе Минзәләдә, икенчесе Оренбургта булган ике "Хөкем комиссиясе' оештыра. Әсир төшкән башкортларны бу комиссияләрдә сорау алып җәзалаганнар, утка атканнар, казыкка утыртканнар, кабыргаларын
сындырганнар, башларын кискәннәр һәм асканнар Бу вәхшилекнең тәэсире астында башкортларны курку баса. Бу дәһшәт фетнәчеләр качкан тау һәм урман эчләренә кадәр барып җитә Инде шул сәбәпле Карасакал казакъ-кыргыз далаларына чигенергә мәҗбүр була. 1740 елда Урусов белән Соймонов башкортларның бары тик үз теләкләре белән законлы хөкүмәткә буйсынулары аша гына үзләрен, гаиләләрен үлемнән, милекләрен көл ителүдән коткара алачаклары турында игълан тараталар Башкортлар рус түрәләренә бирелә башлыйлар. Әмма, Витевский язганча: “Фетнәче башкортлар арасында кулда корал тотып үләргә карар кылганнар, җәзалауларга зур ныклык белән түзгәннәр, куркыныч үлем җәзасын да кыю каршылаганнар, төрмәдә ачлык игълан итеп үлгәннәр дә бар иде
Кабатлап әйтергә туры килә, монда сүзне башкорт халкының каршылык күрсәтүе генә дип аңламаска кирәк Хәрәкәттә мишәр, типтәрләр дә катнаша Г Баттал З.Вәлиди белән яхшы таныш булып, аның “башкортчанлык" фикерләрен хуплаучыларның берсе булуын да онытмаска кирәк.
Менә шундый тарихи аяусыз көрәшләр нәтиҗәсендә төзелә Оренбур каласы. Әмма беренче язда ук, ташу вакытында калачыкны су басып, һәлакәт чигендә кала Аны 1737 елда Җаек буйлап түбөнгөрөк, ә инде 1743 елда хәзерге урынында—Нугай Урдасының Актүбө шәһәре урынына төзи башлыйлар Тарихта 1237 елларда Батый хан гаскәрләренә ныклы каршылык күрсәткән солтаннарыннан Бачман солтан мәгълүм",—дип яза Марсель Әхмәтҗанов —Дәфтәри Чынгызнамө" әсәрендә дә Бачман ханның Сакмар тамагында кала тотып яшәгән урыны хакында язылган Анда: "Актүбө Бачман ханның йортыдыр,"—дип күрсәтелә.
Оренбурның бер кырые әле гасыр башында да Актүбө очы дип йөртелгән. Актүбө халкы бу афәтне ни рәвешле кабул иткәндер, әмма Каргалы бистәсе ныклап төзелә башлагач, урыс чирүеннән җык булган татарларның күпләп Каргалы ягына чыгып утырулары бик мөмкин. Бистәнең кинәт кенә ныгып, үсеп китүенең бер сәбәбе шул да булырга мөмкин
Шәһәр хәзерге урынында—Сакмар елгасы җаек елгасына койган җирдә төпләнеп кала
Бу якларга халыкны куып та китереп утыртканнар, шул ук вакытта патша хөкүмәтенең миссионерлык сәясәтеннән качып килүчеләр дә җитәрлек булган.
Петр I үлгәннән соң императрица Анна Иоановна үтә диндарланып, Казан төбәгендәге миссионерлык эшчөнлеген тагын да "җанландырырга" боерып 1740 елда яңа фәрман чыгарган, ул егерме өч бүлектән торган Фәрманда яңа чукынучыларга кызыксындыру чаралары да күрсәтелгән өч ел дәвамында налоглардан, гаскәри хезмәттән тулысынча азат итү. төре үпкән җинаятьчеләрне төрмәдән азат итү
Унберенче сентябрь фәрманының унбишенче мөддөсендө "изге төре"не кабул иткәннәргә түбәндәге бүләкләр биреләчәге санап күрсәтелә һәр кешегә алты мыскал авырлыгында бер бакыр төре, бер киндер күлмәк, бер данә саржа кафтан, бер данә калфак, бер пар алъяпкыч, бер пар оек, бер пар аяк киеме бирелә Хатыннарга киндер күлмәк, баш яулыгы, янә һәммә кешегә яшенә, мөлкәтенә, җенесенә карап акчалата “премия" бирелү дә каралган
Татарлар бу афәттән, качып котылу чарасын күрәләр Шактый көше Җаек буйларына да килеп чыга
Танылган галим Г Саттаров күрсәткәнчә, болгар һәм иске татар телләрендә уар—ор-ур географик номенклатура термины тирән чокыр, елгачык, елга төшенчәләрен белдерә икән (7 96 б ) Республикабызның Арча төбәгендә Ор. Орнаш. Оры дигән елгачыклар бар Оренбур төбәген ныклап өйрәнүчеләрнең берсе П Н Рычков Ор елгасының килеп чыгышы турында: "Ор—төрки сүз. аның мәгънәсе бар Беренче
мәгънәсе—"перекоп, линия", икенче мәгънәсе— “устье, отверстие, ворота — дип яза. (7. 97 б.) Оренбург шәһәре менә шушы терки атамалы елга исеменнән ясалган һәм чыннан да заманында Рәсәйнең Көнчыгышка бару юлында капка вазыйфасын башкарган Моның шулай икәнен Г Баттал да күрсәтә. “Үз заманында патша Петр I баш тылмач Алексей Тәфкилевкә “Казакъ-кыргыз урдасы далада яшәгән һәм артык нык булмаган бер ил булса да, бөтен Азия өлкәләре һәм илләрнең капкасы һәм ачкычы",—дип, әгәр Төфкилев бу Урданы Рөсөйгә буйсындыруны үз өстенө алса, бу эшне оештыру өчен үзенә бер миллион сум акча бирәчәген әйтә Менә шул "ачкыч" кинәт Рәсәй кулына күчә башлый Мәсьәлә шуннан гыйбарәт Кече Җөз казакъларының ханы Болгаер (Әбдүлхәер), Җүнгариядөн күчкән калмыкларның яу чабып талауларыннан туйганга, рус патшасы ярдәменә сыенырга мәҗбүр була Ягъни 1730 елда императрица Иоан кызы Аннага мөрәҗәгать итеп, үз Урдасын рус подданствосына кабул итүен сорый. Әмма Болгаер шул ук вакытта ике шарт куя: 1) ханлык дәрәҗәсен Болгаер токымына багышлау; 2) хан өчен кара көннәр килсә, Ор елгасы тамагына төзеләчәк калада сыену урыны бирү.
Казакъ ханының бу гозере сөенеп кабул ителә.
Тәхеткә утыргач (1762 ел) Екатерина II үткәргән сәясәтнең максаты да Төркестанга сәүдә кәрваннары оештыру һәм казакъ- кыргыз далаларын яшәрлек бер хәлгә китерү була.
1784 елда Оренбург крае губернаторы итеп—барон Иглстром билгеләнә Бу кешенең тәкъдиме буенча, Екатерина II хөкүмәте 1785 елдан башлап казакъ-кыргыз далалары чикләрендә булган рус калаларында казна хисабына мәчетләр төзергә керешә Шул ук елда Оренбург һәм Троицк шәһәрләрендә мәчетләр ачыла. Бу мәчетләрнең ачылу хәбәрен алган патшабикә, барон Иглстромга шул ук елның 14 сентябрендә җибәргән фәрманында түбәндәге сүзләрне яза: “6 нчы августта язып җибәргән рапортыгыздан, Троицк һәм Оренбург калаларыңда төзелгән мәчетләрнең ачылу хәбәрен ишеткәч, һич кенә дә икеләнмичә әйтә алам: мондый гыйбадәтханәләр чикләребез тирәсендә яшәгән күчмә халыкларны да җәлеп итәчәк. Бу хәл исә аларны киләчәктә буйсынмас булудан ваз кичтерер өчен көчле чараларның да иң көчлесе булачак" Екатерина шул ук ярлыкта генераль-губернаторга телгә алынган шәһәрләрдә “Казан мәдрәсәләре” ачарга, мөселман сәүдәгәрләрнең эшенә ярарлык кәрван-сарайлар яки сәүдә йортлары төзергә, “мөселман гадәтләре буенча ничек тиеш икәнлеген татарлардан сорашып", мәчет тирәләрендә таш диварлар тотарга киңәш итә.
Болардан күренгәнчә, Екатерина II хөкүмәте дин һәм хәреф таныту дигән булып, мулла һәм мөгаллимнәрне рус хөкүмәте мәнфәгатенә хезмәт итүче пропагандачы һәм сәяси агент итеп кулланырга теләгән. Бу мулла-мөгаллимнөрнең үзләренә Екатерина һәм Иглстром тапшырган вазифаларын ни дәрәҗәдә һәм ничек үтәүләрен белмәсөк тә, шунысы ачык мәгълүм: барон Иглстром, казакъ-кыргыз иле белән идарә итү рәвешен тамырдан үзгәртергә карар биреп, Нурали ханны Уфага сөрә Болгаер хан уллары белән Сарым батыр арасында килеп чыккан гаугаларны бөтен көченә күпертә һәм казакъ-кыргызларны “акылга утырту" өчен ике-өч мәртәбә рус гаскәрләрен җибәрә
1789 елда Иглстром Екатерина II фәрманы буенча Уфа шәһәрендә русча исеме “Оренбургское могометанское духовное собрание” булган “Оренбург мөселман дини нөзарәте"н оештыра" Каргалы ахуны Мөхәммәтҗан Хөсәен улы беренче мөфти итеп билгеләнә.
Шәһәрнең татар тарихында тоткан урыны бәяләп бетергесез. Бүгенге шәһәрдә татар тарихын чагылдырган бик күп биналар, атамалар сакланган Әмма алар вакытлар үтү белән шәһәр халкы
хәтереннән җуела бара Мин кайбер урамнарның күренекле татар шәхесләре _ исемнәре белән аталулары хакында ишеткәнем булса да. көн буе йөреп тө алар күзгә ташланмады Бары тик Төркестан" проспекты булуы гына, шәһәрнең Урта Азия ягына илтүче зур сәүдә юлына урнашуына ишарәли Оренбурда Муса Җәлил. Шәриф Камал. Җәүдәт Фәйзи, Риза Фәхретдинов һ.б. олуг шәхесләргә истәлек такталары куелуы хакында да беләбез. Әмма Муса Җәлил истәлегенә, ул укыган 'Хөсөения' мәдрөсенө куелган уч төбе кадәр тактада ниләр язылуын укый алган кеше үзен ‘очлы күз' бәйгесендә (әгәр оештырылса) һичшиксез җиңүче дип саный ала Язу ифрат авыр укыла. Башкалары ничектер, анда яшәүче татарлар үзләре белә инде. Бусы Рөсөйнең бүгенге империячел сәясәтенә мисал—бер генә нәрсә дә төбәкнең татар җире икәнлеген күзгә бөреп, искәртеп торырга тиеш түгел дип. саныйлар, ахры, мондагы түрәләр Сәясәт алар кулы белән тормышка ашырыла Ә Татарстан 'чит өлкәләр эшенә тыкшынмый" тек тыкшынмый инде Югыйсә. Оренбурны төзүдә татар-типтөрлөр, мишәрләр турыдантуры катнашканнар Татарлар кулы белән төзелгән шәһәр ул
Шәһәр урамнарыннан үтөм Моннан берничә көн элек ‘Мәдәни җомга' газетасының (30 июнь 1999 ел) ‘Ырынбурда инде безнеңчә көйләмиләр' дигән мәкаләсен укыган идем шуны бераз үзгәртеп. 'Оренбурда инде татарча сөйләшмиләр’ дияргә кала Кемнәрдер сөйләшә торгандыр, билгеле Әйтик, яңа уку елыннан шәһәрнең көньяк округына караган 38 нче санлы гомум белем бирү мәктәбе татар мәктәбе итеп үзгәртелгән Мәктәптә ике йөз илле алты укучы белем алачак, аларга утыз укытучы хезмәт күрсәтәчәк Беренче сыйныфка ике төркем җыелган. Татар җәмәгатьчелеге татар мәктәбен ачу буенча күптәннән эш алып барган. Иң элек Җөмигь мәчетендә унҗиде бала татарча укый башлаган Мәктәп ачылганда өлкә мөфтие Габделбарый хәзрәт тө катнашкан, чыгыш ясаган Өлкә татар милли- мөдөният мохтарияте төзелеп, аның җитәкчеләре, активистлары да шәһәрдә, өлкәдә татар тормышын җанландыруга күп көч куялар Тик әле бу мөсөләлөрне хөл итүгә гаять зур җегөр. вакыт кирәк булачак
Совет урамы буйлап атлап, утызынчы еллар очучылары киемендә сынландырылган В Чкалов һәйкәленә килеп чыктым Янәшәдә генә Ю Гагарин укыган очучылар мәктәбе Һәйкәл урнашкан сквер артында тирән яр астында Җаек елгасы елтырап ята Йөгерек, дәртле агышлы елга Хәзер карталарда Җаек дигән атама юк инде Елга исеме халык җырларында гына сакланып калыр, ахры
Җаек суларының, өй агуы,— җигүле җирән атның баруы. Кайсы кибетләрдә сатыла икән Безнең янган йөрәкләр даруы9
1775 елда Екатерина II (Әби патша). Пугачев җитәкчелегендәге кузгалышның (1773-1775) хатирәләрен халык күңеленнән йолкып ташлау максаты белән Җаек атамасын Урал дип. Җаек шәһәрен дә Уральск итеп үзгәртергә әмер бирә (Түрәләр элек тә. хәзер дә географик атамаларга битараф булмаганнар инде Соңгы елларда, кайбер түрәләрнең ихтыяры белән борынгыдан килгән тарихи атамаларны бозу күренеше шул хакта сөйләми мени?! Әмма шунысы хак аларның кыланмышы тарихка нәкъ менә шул мөнөсәбөттө-кире мисал рәвешендә кереп калачак, ө тарихи атамалар, гасырлар буена ничек аталса, барыбер үз эзенә төшеп, халык атаганча, дөрес итөп өйтөлөп йөртеләчәк )
Җаек елгасы ике кыйтганы—Ауропа белән Азияне аерып торучы чик. Елга аша бик матур асылмалы күпер төзелгән Марат ага Дөүлөтьяров белән әлеге җөяүлелөр өчен генә махсус эшләнгән күпернең тимер өсте буйлап. Азия ягына чыгып кердек Елга буйлап
аяк белән әйләндереп хәрәкәткә китерелә торган катамаранга охшаш көймәләрдә ял итеп йөрүчеләргә карап, хозурланып тордык. 1906 елда, тормыш юлы Җаек буйлары белән нык бәйләнгән Мәҗит Гафури Ауропа белән Азияне сөйләштереп, алган:
Ауропа: Ничә мең ел надан яткан, әй бичара!, Үз хәлеңә күзләреңне ачып кара!
Үз-үзеңне сакларга да хәлең беткәч Минем халык өстеңне басып бара.
Азия: Башладылар азиялелөр инде эшкә, Моннан соң тик ятмаса, калмас кичкә. Заманача гыйлем—һөнәр төхсир итсә, Рөхсәтсез баса алмассыз безнең өскә.
Бу шигырь язылуга йөз еллап вакыт үткән, тәкәббер Ауропа белән иҗтиһад итүче Азия арасындагы мөнәсәбәтләр тамчы да үзгәрмәгән.
1989 елгы халык саны алу мәгълүматлары буенча, Оренбур өлкәсендә соңгы чорда 158564 татар яши. Рөсөй буенча, Татарстанны да исәпләп, алтынчы күрсәткеч бу Казанда яшәүче галимнәребезнең кайсы өлкәдә күпме татар булуын исәпләп, хезмөтлр язып чыгаруын хуплаган хәлдә: 'Менә бит ә! Без—татарлар нинди халык!"—дип, мактанып ятканда, чит өлкәләрдә яшәп, милләттәшләребез Казан, Татарстаннан бернинди ярдәм күрми, өкеренләп инкыйразга, бетүгә дучар Билгеле, ул төбәкләрдә, шул исәптән, Оренбурда да татар халкын саклап калу өчен җан-фәрман тырышучы милләттәшләребез бар. Әмма шовинистик рухлы куәтле империя машинасына каршы алар үзләре генә озак каршы тора алмаячаклар. Татарстанның чит өлкәләрдәге татарларга ярдәме дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә һәм ачыктан-ачык үткәрелмәсө—эшләр харап. Җәмәгать оешмасы статусыннан ерак китмәгән конгресслар, ТИҮлар гына, бик тырышкан хәлдә дә, нәтиҗәле эш күрсәтә алмаячаклар. Чөнки эшне башкару өчен иң беренче чиратта ният—сүз кирәк булса (ансы бездә җитәрлек), икенче чиратта акча кирәк (ансы инде дәүләт кулында).
Ахыры бар.