Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯМАНЛЫКНЫҢ ЧЫГАНАГЫ НӘРСӘДӘ?..


Немец язучысы Бертольт Брехт (1898—1956) тарихка атаклы драматург, шагыйрь, прозаик, сәнгать белгече һәм театр режиссеры буларак кереп калган Ул үзе кәгазь фабрикасы директоры улы була (Сүз уңаенда, гомере буе кәгазьне бик саклап, -кысып» тота ) Ләкин Брехт әти-өнисе яшәгән мохитне тайный һәм уз юлы белән китә Ботен гомере буена буржуаз мохиткә. фашизмга һәм сугышларга нәфрәт белән карый 19.3.1 нче елда ул фашистлар кулы астында калган Германиядән чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр була.
Аның әсәрләрендә Кеше табигате һәм аның социаль мохит бе зәзз үзара мөнәс әбәте беренче планга куела Ул социаль шартларның кеше рухына йогынтысын, аның бөтен табигатенә тәэсир итүен сурәтли Брехтның пьесалары барлык илләрнең театрлары репертуарына кертелә һәм исеме бөтен дөньяга мәгыүм була
Брехт әсәрләре шагыйранә-фәлсәфзз характерга ия Шул ук вакытта а зарда шартлылык аеруча күзгә бәрелә. Күрәмсең, ул кайвакыт мондый азымның чынбар-лыкны сурәтләүгә караганда, күпкә отышлырак булып чыгуын яхшы аңлаган Аның пьесаларында вакыйгалар дөньяның теләсә кайсы почмагында барырга мөмкин Әйтик. •Чысуаньның игелекле бәндәсе» дигән әсәре (1938—1940) борынгы кытай әкиятеннән азып язылган, һәм анда вакыйгалар Кытайның Чысуань дигән шәһәрендә бара Әлеге чара аңа әйтергә теләгән төп фикерен киная белән белдерергә ярдәм итә Исеменнән ук күренгәнчә, әсәрнең топ проблемасы—кешедәге игелекле сыйфатларның чыганагын чагылдыру Ул беренче планга «Нәрсә уз яхзиылык дигән сорауны куя — Яшәп килгән мәгълүм социаль шартларда кеше изге күңелле булып кала азамы ? Кеше яхшы булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?- Әсәрнең тозз асылы әнә шул сорау зарга җавап эзләүдән гыйбарәт
Пьесанъщ кыскача зчтәлеген искә төшереп үтәм өч Азла. кеше.зәр яхшымы, әллә яманмы, дин үзара бәхәскә керәләр һәм шуны тикшерү өчен, җиргә төшәләр Чысуань казасына килезз төшкәч, азар кунып чыгар өчен бик к үпләрнең ишекләрен шакып карыйлар Әмма байларның берсе дә азарга ишек ачмый Бары тик Шен Де исемле ярзы бер кыз гына, аларны үзе шикелле ук з/зәкыирь бәндәләр дизз белеп, өенә кертә Аллалар кызга рәхмәт әйтеп, акча бирәләр һәм бу кыз ш\ з акчага тәмәке кибете ачып жибәрэ Шулай итезз үзенең тормышызз җайга салмак чы һәм баеп китеп ярлы зарга ярдәм изпмәкче буза Әмма аның кибетенә шунда ук бик күп танышлары, фәкыйрь дуслары һәм бөтенләй чит- ят мохтаҗ зар иөри башлый Һәм барысы да Шен Деның ярдәменә өметләнә Баштарак у з аларга бу.зышызз та карызз ашата-эчертә, әмма көннәрдән бер көнне үзенең акчалары җилгә очып беткәнен күреп, сагаеп каза Уз. әгәр дә зрәкыйркзәргә ярдәм итәргә тезәсә. кибетне саклап калырга кирәклегезз төшенә Шуннан соң Шен Де. ир зәр киеменә киенә дә. у. зен туганнан туган абыйсы итезз күрсәтә һәм изгс.зегезз «онытып», әрәмтамакларны к уып чыгара Барзя тик шу зай гына у з кибетен саклап казачогын һәм яңадан акча җыеп, кабат кемгә дә бу зса ярдәм итә азачагын аңлый
Брехт, әнә шу з рәвешчә, социазь тигезсезлек хөкем сөргән җәмгыятьтә яхшы кеше бу зып казу очезз киң күңе зле булу гына җитмәвен, бәлки усал бу зырга да кирәклеген күрсәтә Бозык җәмгыятьтә кешенең нормазь сыйфатлары үзеннән үзе юкка чыгарга һәм /ютенләй капма-каршы төс азырга мөмкинлеген чагылдыра Кыскасы, яхшылыкның йодрыгы да булырга тиеш икәнлегенә ишарә ясый Күрәмсең, мондый парадокс буржуаз мөнәсәбәтләрнең уз асылыннан ук килеп чыгадыр
Брехт Шен Дены төрле хәлләр алдында калдырып, сыный аның кешелек сыш/эат зарын - изүче җәмгыять белән бәрелешкә кертә һәм бу ике куренешнең үзара
ярашып яши алмавын бик ачык чагылдыра. Аның мәхәббәте дә. ана булгач туган хисләре дә гаделсез җәмгыять кануннары белән кискен бәрелешкә керә һәм җимерелә.
Әсәр соңында аллалар җиргә кабат киләләр һәм ШенДены акча бәхетле иткәндер, дип өметләнәләр Әмма алар эшнең бөтенләй икенче юнәлеш алуын күреп, аптырашта калалар: табигате белән яхшы булса да. кеше дигәнең социаль шартларга карап, яманга да әйләнергә мөмкин икән...
Бу каршылыкны ничек җиңәргә соң?!. Шен Де аллалардан ярдәм итүләрен сорый Әмма социаль кануннар алдында аллалар да көчсез булып чыга. Алар. ШенДены ташлап, күкләренә очып китәләр...
Шулай итеп. Брехт тамашачыны да. укучыны да кискен проблема алдында калдыра һәм бердәнбер дөрес җавапны тормышның үзеннән эзләргә чакыра
Пьеса ахырында сәхнәгә Актер чыга һәм үзенең соңгы җыры (зонги) белән кешеләрне уйга сала, бәхәскә кертә һәм җавап эзләргә чакыра. Зонги. димәктән. Брехт, гомумән. уз пьесаларында персонажларның сөйләменә төрле җырлар— зонгилар (немецчә) кертеп җибәрә Бу исә аларның характерларын тагын да тулырак ачарга һәм автор әйтергә теләгән фикерләрне аеруча басым ясап аңлатырга ярдәм итә. Зонгилары белән ул тамашачы яки укучының аңына гына түгел, хис-тойгыларына да тәэсир итә « Чысуаньның игелекле бәндәсе» дигән пьесадагы зонгилар да нәкь менә шуңа хезмәт итә
... Заманында, әле 70 нче елларда ук. миңа әлеге пьесадан бер 10-15 «зонги»ны тәрҗемә итәргә туры килгән иде Мин аларны Казан театр училищесы студентлары соравы буенча эшләдем. Соңра ул пьеса училище сәхнәсендә диплом эше буларак куелды һәм анда әлеге зонгилар да яңгыраган иде.
Бүген мин сезгә шуларның аеруча кызыклы һәм уңышлы дип табылганнарын тәкъдим итәм. Бәлки, бу зонгилар укучыда кызыксыну тудырыр һәм әсәрне тулысы белән укып чыгу теләген уятыр. Барыннан да бигрәк, аны яхшылык белән яманлык турында уйланырга мәҗбүр итәр, дип ышанып калам.
Лена ШАГЫЙРЬҖАН
Бертольт
Брехт
Сабыр бул син, икеләтә көчең артыр. Әнә, чирәмгә дип иелгән йок аты: бармак аша гына моңа кара син— ул тагын да шәбрәк тартыр арбасын. Җәен бераз сабыр ит. чыда, түз: мул җимешләр китерер юмарт көз. Бер-береңә юл куймыйча, яшәп буламыни бергә?
Сабыр иткән—морадына җиткән...
*
Җиңел генә кеп-кечкенә ялгыз көймә бата башлый шунда ук. төпкә китә: чөнки котылырга теләп тотынырга теләүчеләр ана шактый күпкә китә...
*
Ах, бу кочсез адәм!
Мәрхәмәтсез, ләкин кызганыч адәм!
Мохтаҗлык алдында—изгелекне күрми. Хәтәр барында—күрми кыюларны.
Ах. көчсезлек, син яхшылыкка күз йомасың! Ах, сез, бик тиз чыккан хокемнәр!
Артык нртә, бик тиз килгән өметсезлек!.
*
Шәһәр халкы туңмасынга нәрсә кирәк?— дип сорыйлар губернатор әфәндедән. Нәрсә булсын—каплар өчен бөтен җирне ун мең футлык бик зур юрган кирәк, дигән...
*
Безнең илдә
шыксыз кичләр була күрмәсен, һәм елгалар аша—биек күперләр дә... Шулай ук таң алдыннан ла куркыныч, һәм, гомумән, хәтәр була кышкы чор... Эш шунда ки. ач-ялангач кешеләрне хәлдән тайдырырга момкин җыен чүп-чар. һәм аларның iазанлы бу тормышны көтмәгәндә беркөн ташлап китүе бар...
*
Алар инде җавап та кайтармыйлар. Кая кусаң, шунда баралар.
Китәргә кушсаң, хәзер китәләр, һичнәрсә! ә китми исләре.
Бары тик аш-су исләре тәэсир итә a.iapi a һәм мәҗбүр итә күтәрелеп карарга...
*
Җитәр инде!
Якын кешеләрегезне
бертуктаусыз рәнҗетмәгез, калдырыгыз!
Ничек һаман туймыйсыз? Саранлыктан бүртеп чыккан инде маңгай тамырыгыз.
Чын күңелдән сузылган кул— җиңел биргән, ансат алган... Яхшы сүз бит—азык җанга!
Юмарт булу нинди рәхәт— ишетәсең күпме рәхмәт...
Болытларга утырып күздән югалучы өч алла җыры
Безгә инде кайтып китәр вакыт җитте. Бу дөньяга бик тиз ияләшеп киттек.
Җирнең бөтен шатлыклары, кайгылары сөендерде безне һәм дә көендерде... Тик барыбер йолдызларның аръягында, Шен Де! Сине мактап искә төшерербез! Безнең васыятьләрне дә онытмаучы бар бит әле, диеп, җирдә бер кешебез: Хуш, и игелекле бәндә, бәхетле бул! Безгә теләрсең инде син хәерле юл!..
Төтен турында җыр
Чәчләремә чал кергәнче, уйлый идем, акыл белән булыр дип, уңыш казанып. Хәзер инде беләм. коры зиһен белән бик туйдырып булмый икән ашказанын.
Кушымта:
Шуңа күрә әйтәм: оныт һәммәсен!
Әнә, кара соры төтенне: барган җире салкыннан да салкынрак— син дә шулай китәрсең бер төнне...
Өч кат тирең сыдырылыр гадел эштә.
Шуны күреп, сайладым мин кыек юлны. Әмма безнең ишеләргә ул да ябык— хәзер инде беркая да барып булмый...
Кушымта.
Өмет—картлар өчен түгел. Вакыт кирәк өметләрне тудырырга, җимерергә...
Ачык ишек—яшьләр өчен. Әмма безне бөтен юллар илтә инде тик бер җиргә...
Кушымта'.
Шуңа күрә әйтәм: оныт һәммәсен!
Әнә. кара соры төтенне: барган җире салкыннан да салкынрак— син дә шулай китәрсең бер төнне...
--------------------- ---- ------------------------------------------------------- &j
Яңгыр яуганда Су сатучы җыры
Аллалар һәм әйбәт кешеләрнең көчсезлеге турында
Безнең илдә файдалы кешегә хуп күрәләр тизрәк аяк чалуны. Бер терәге булса гына раслый ала кеше үзенең файда китерә алуын... Әйбәт кеше—үзе мохтаҗ ярдәмгә. Ә аллалар көчсез. Юк шул бомбалары. Залимнәрне кырып бетерү, ә шәфкатьле бәндәләрне саклап калу өчен җирдә, ник соң корал бирелмәгән аллаларга? Булса нкән—танклары, пушкалары— безгә дә шәп булыр иде, аларга да.
Безнең илдә мәрхәмәтле кешеләр миһербанлы булып кадалмыйлар һич тә. Табаклар буш—ә гамаклар сугыша. Хәерчелек, ачлык бездә һаман бетми— Аллаларның киңәшләре ярдәм итми. Ник соң килеп чыкмый алар базарларга? Утырсыннар иде бераз сөйләшен, һәммәбезгә икмәк, шәраб өләшеп. Китсен иде алар безне юатып, күңелләрдә изге хисләр уятып...
Кашык тотып тәлинкәгә үрелү өчен рәхимсезлек кирәк— империяләрне тотып торган каты, көчле рәхимсезлек. Тантап китми торып әүвәл уникесен, унөченче хәерчегә шәфкать юк! Инк соң күрә торып шуны аллалар, безне яклап бер сүз дәшми калалар? Яхшыларга—яхшы тормыш кирәк күптән. Ник соң алар әйтми икән шуны күктән? Ник кушмыйлар безгә туптан атарга? Аллалар! а ник сон түзеп ятарга?!
Яшен яшьни, яңгыр коя. Шундый көндә су сат. имеш... Сатып булмый бер тамчы да.
Ә мин ялварырга тиеш һәрбер үтеп баручыга. Түзеп булмый, ачу чыга: «Су алыгыз!»—Беркем алмый. Димәк, минем кесәгә дә Сукыр бер тиен дә таммый.
Су алыгыз, дим. эт җаннар!..
Әгәр менә тиле яңгыр Бер җиде ел яумый торса. Су сатып, мин баер идем— Тамагыгыз кибеп корыса... Су бир. тизрәк, су бир, диеп. Бар да көяр-янар иде.
Бер тамчы су йотар өчен Чиләгемне ялар иде! Ә мин әле башта аңа Карар идем өстән генә. Ошамаса—эчми тор. дип. Көләр идем эчтән генә...
Су алыгыз, дим. эт җаннар!..
Яңгыр һаман коя гына. Әрәм була файдасызга. Болыт җиленен бер тиенсез Имәсез бит. имансызлар!.. Бер тамчы су сатып булмый.
Беркемне сусатып булмый. Бу яңгырда нинди җүләр Су эчәм дип акча түләр?!.
Су алыгыз, дим, эт җаннар!..
Кызыл кар яуган Көн турында җыр
Фәкыйрьлекнең бишегендә үскән бала Гомер буе бер җырны отып кала. Кечкенәдән ышана ул бәхеткә, Ярлы мескен менәр, диеп тәхеткә. Бу—кызыл кар яуган Кон булыр, Кызыл кар яуган Көнне Ярлы кеше тәхеткә утырыр...
Ул көнне изгелеккә сүз бирерләр, Явызлыкка авызлык кидерерләр. Хуҗа белән батрак икәү берләшеп. Мәйханәдә утырырлар гөрләшеп. Кызыл кар яуган Көнне Елгаларда сулар үргә ага башлар. Бөтен кеше начар гадәтләрен ташлар. Ә ябыкны юан агай чакырыр ашка. Ул көнне һичкем эшләп иза чикмәс. Берәү дә беркемне дә эшкә җикмәс. Кызыл кар яуган Конне Кешеләрнең оҗмахка да исе китмәс...
Син булырсың ул көнне генерал. Ә мин очар идем күкләрне урап. Ул көнне Ванның кулы төзәлер, Балкып, көлеп карар синең күзләрең. Кызыл кар яуган көнне Хатын-кыз. алсуланыр иде йөзләрең... Безнең инде бүтән түзәр чама юк. Котылырга моннан бүтән чара юк. Хәлдән тайган гади хезмәт халкына Кызыл кар яуган кон— Иркенләп бер сулыш алган кон Килергә тиеш аның бәхете хакына!..
Сигезенче фил турында җыр
Җиде филе булган бер әфәнденең.
Сигезенчесе дә бар өстәвенә.
Җиде филе—кыргый. Монысы—өйрәтелгән.
Күзәтә ул тегеләрнең өсләреннән.
Элдертегез, җәһәт, урманга!
Калдырма! ыз бер агач төбен дә.
Бөтенесен актарып ташлагыз!—
Ә төн инде борын төбендә...
Җиде фил урманны таптый, тетә генә.
Сигезенче филдә—хуҗа биеп тора. Корытыгыз тамырын, дип агачларның. Сигезенче әмер генә бнрен тора.
Тизрәк, җәһәт ташыгыз!
Калдырмагыз бер агач төбен дә.
Бөтенесен каерып ташлагыз—
Э төн инде борын төбендә!
Җиде фил арый тәмам, хәлдән тая. Тик урманның әле байтак төбе кала. Әфәнде бик усал, һаман гайрәт чәчә. Сигезенче филгә өстәп дөге сала.
Моны тагын ничек аңларга?— Калдырмагыз бер агач төбен дә. Бөтенесен актарып ташлагыз— Ә төн инде борын төбендә!
Җиде филнең калмады бер казык теше. Сигезенче филнең генә тешләр исән. Ул филләрне котыртып, таптый, изә. Моны күреп, көлә үлеп хуҗа үзе...
Тизрәк, тизрәк, җәһәт булыгыз. Калдырмагыз бер агач төбен дә! Бөтенесен каерып ташлагыз. Ә тон инде борын төбендә!..
Шен Деның моңсу җыры
Сезнең миңа «Игелекле бул!» дигән әмерегез яшен кебек икегә телде йөрәк алмамны. Белмим, нигә бер үк вакытта мин үземә дә, бүтәннәргә дә яхшы булып кала алмадым?
Үзеңә дә. башкаларга да ярдәм итмәк бик тә кыен икән—менә хикмәт! Ах. бу дөнья—бигрәк мәрхәмәтсез! Мохтаҗлык күп. калдым бер өметсез. Кулың сузуың була ярлыга— ә ул аны әзер каерып алырга.
Ит ашамаса. ул үлә икән...
Ә мнн нишлим—шуны белә микән? Кайдан табын бетерим бөтен кирәкне? Бар да миннән эзли терәкне.
Э бу инде—бетү, һәлакәт.
Килер микән миңа бер рәхәт?
Аның караны, намуссызрак булган саен. Күбрәк ашадым мнн итен маен...
Ихтимал, бу дөнья мәңге шулай кала: Ялган гына анда яши ала.
Ни очен соң яманлык гел өстә, ә яхшылык һаман аста кала? Мин бит бик тә бәхет теләгән идем. Күзләрем дә бик үткенләнгән иде үти анам коендырган чакта канауда. Нәфрәт туын калды шунда пычракта аунауга. Фәкыйрь кешеләрне кызганудан, бертуктаусыз (азапланды минем җан.
Хәерчелек күрә-күрә. бүре кебек явызландым. Сизеп тордым: тамак кайгысыннан комсызландым, ерткыч авызландым. Сүзләрем дә әйләнделәр көлгә.
юкса фәрештә булыр идем гел дә...
60.
Бүләк итү—миңа ләззәт иде.
Бәхетле чырайны күрү—әйбәт иде. Каһәрләгез инде. әйдә. мине.
Әмма сезгә шуны җиткерергә булдым: бөтен җинаятьләрне мин кылдым үз күршеләремә ярыйм, дип. үз ярымны яратыйм, дип.
Улымны мохтаҗлыктан коткарыйм, дип... Мин кечкенә кеше монда, и аллалар! Теләсәгез, ярдәм итәрсез тик сез.
Сезнең бөек эшләр өчен мин көчсез...
Финал. Актер җыры
И, хөрмәтле тамашачым, ни әйтим? Матур булып чыкмады әкиятем: Ямьсез килеш тәмамланды бөтен хәл. Артистлар да кызганыч, читен хәл. Пәрдә төште—басып калдык аптырап. Мәсьәләне хәл итүдән бик ерак. Сезнең алда бурычлы без. билгеле: Сез бит рухи азык эзләп килдегез. Тамашачы яратмаса—эш харап. Нишләргә соң? Ник торабыз без карап? Җайсыз хәлдән чыгу юлын табыйк без. Пәрдәне дә җавап тапкач, ябыйк без. Акчаларга сатылмый шул чарасы... Әллә башка герой куеп карасы? Әллә үзгәртик микән аллаларын?.. Бәлки, кирәге дә юктыр аларның?.. Ягез, хәлебезгә безнең керегез. Төпле берәр киңәш-акыл бирегез. Яхшылыкка изге юллар бардыр нч. Җавап танмый, ашыкмагыз китәргә, һәм. безнеңчә, әкиятнең азагы Тиеш,
тиеш.
тиеш әйбәт бетәргә!!
Лена ШАГЫИРЬЖАН тәрҗемл1дре
1978—1979.