Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ ГАЛИМ, КҮРЕНЕКЛЕ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ


лыгая барган сасн үткәнгә, бигрәк тә яшьлек чорына ешрак әйләнеп карыйсын Кемнәр бар иде Ничек яшәдек тә ничек «яшьнәдек» Кемнәр шул еллар чонгылында югалып калды. Кордашлардан кемнәр бүген яшьлектәге хыял- омтылышларны аклады
Безнең яшьлекнең иң матур чоры университет, фәнни китапханә залларында китап «кимерү», Лобачевский бакчасында, университеттан Кремльгә сузылган урам буйлап «һава сулап» йөргәндә булган сөйләшү-фикер алышулар, кызлар күзләү. һәртөрле кичәләрдә күңел ачу. белән бәйле. Әй. ул вакытлар! Яшь ассистент та. аспирант та. яшь я «учы да. с тудент та. нәшрият хезмәткәре дә тиң һәм тигез заманалар! Ул вакытта холыклы Фәрит Хатыипов Бүгенге милли интеллигенциянең асыл затлары' Алар арасында аз сүзле, бигрәк тә сәяси мәсьәләләрдә бик хәбәрдар, нык хәтерле булуы белән Мансур Хәсәноваерылып тора. Бүгенге 70 яшьлек аксакал, академик. Татарстан Фәннәр академиясенең Президенты, танылган галим, оста җитәкче.
Оештыруга сәләт, һәртөрле, бигрәк тә рәсми кәгазьләр язуга осталык, күпьяклы белемгә омтылу Мансур Хәсән улын сту дент елларында у к яшьтәшләре арасында аерып куйды. Студент зар арасында инде тормыш тәҗрибәсенә ия булуы (авылда китапханәче булып лиләп килгән), партия әгъзасы (ә факультетта андыйлар бик аз) булуы белән дә бер башка югары тора Ул бездән (бүгенге күренекле язучылар Әхсән Баянов. Хәниф Хәйруллин. Мәдәният министры урынбасары булып эшләгән ЮнысӘминов, профессор Марсель Бакиров, фәннәр кандидаты Римма Галиева һ б биргән студентлар группасыннан) бер е i алда укыды Бүгенге профессорлар Гомәр Саттаров. Рифат Сверигиннар белән бер группада. Иң дәрәҗәле, Сталин исемендәге стипендия алып укы ты Мен ipioioii cry леи I арасыннан бердәнбер вәкил буларак университет тормышы белән реаль идарә итүче партком әгъзасы иле Күз буяу өчен генә. әйдә, студентлардан да бер вәкил булсын инде, дип кертелгән әгъи түгел, ә профессорлар. доцентлар белән гин әп»за. Жнн сызганып партком эшендә катнашучы Мин анын партком секретаре
О
безнен дус һәм бердәм даирә киләчәктә акаде-миклар. танылган язучылар, профессорлар булачак кешеләрдән тора дип кем башына китергән " Безне берләштергән рух—ул белемгә омтылу, коммунист-лар вәгъдә иткән матур киләчәккә ышану, шунда ук татарның киләчәге өчен кайгыру, милли мәнфәгатьләрнең юллары торган сасн киселә-ябыла баруы өчен пошыну иде Ә бит туган якларыбыз бик тә төрле, чыгышларыбыз да. характерларыбыз да төрле Кин эрудицияле, шагыйрь йөрәкле, кайнар холыклы Рәфыйк Нәфыигов. Тимер логикалы, аек практик акыллы, һәрчак тыныч-сабыр Мирфатыйх Зәкиен Үз эченә бикләнгәнрәк холыклы, шаян-тапкыр сүзгә рәхәтләнә белә торган Нурихан Фәттах Тиз мавыгучан, кайвакыт артык самими Халиф Курбатов Кызыксынучан. күләгәдәрәк торырга яраткан, бераз гына хәйләкәррәк Нил Юзнсв һәрвакыт милли рухы бөркеп торган, туры
танышып, җыелыш-мазарда укып чыгасы гына кала..
Яшьлек дустыбыз- яшьтән үк сәяси мәсьәләләр белән кызыксынучан кеше булды. Дөньядагы, илдәге политик тормышта барган үзгәрешләрнең эчке сәбәпләрен барыбызга караганда да тирәнрәк анлый, матбугатта язылганнарның юл араларыннан өстәмә мәгълүмат ала белә Хәтереме!.. Ул шул вакытларда сәяси тормышта мәгълүм бер роль уйнаган «.итәкчеләрнең генә түгел. КЛССның һәрбер Өлкә Комитеты беренче секретарьларының исем- фамилияләрен белә һәм хәтерли Аларны никадәр белүемне сынап, мина -имтихан- оештыра Бервакыт. 1957елда мин Тоболданҗәйгеялга кайткач булган очрашуларның берсендә мин дә аның хәтерен сынап карадым: партиянең Төмән Өлкә Комитеты беренче секретареның фамилиясен әйтүен сорадым. Нык ышанам инде: белмәс' Төмән ул вакытта бик тә уртакул бер өлкә (әле нефть һәм газ табылмаган, эзләнүләр генә бара), андый секретарьлар ил күләмендә йөзләрчә. Шаклар каттым, белде бит . Әле бүген дә ул үзе партия Өлкә Комитетында, аннары Татарстан Министрлар Советында эшләгәндә аралашкан кешеләрнең, күрше республикалардагы, өлкәләрдәге. Мәскәү һәм Ленинградтагы «итәкчеләрнең исемен-әтисенең исемен хәтерли, алар белән бәйле дистәләрчә истәлекләрне хәтерендә тота. Шул вакытларда илдә барган сәяси тормышның без—гади укучылар—белмәгән, белә дә алмаган әллә нинди четерекле вакыйгаларыннан хәбәрдар, югары эшелондагыларның бер-берсенә шәхси мөнәсәбәтеннән дә дистәләрчә мәгълүмат бирә ала. һәм аларны бүген тарихи маҗаралы хикәят тыңлаган кебек тыңлыйсын. Студент елларында без аның белән бер ишек алдында яшәдек. Ишегалды нинди диген? Университетның китапханә, анатомия театры, обсерватория урнашкан— ягъни эчке ягы Мин анда университет ректораты астындагы бүлмәләрнең берсендә маржа түтәйләрдә 5 ел яшәп укыдым. Күршедә генә бүгенге профессор, әдәбият галиме Рифат Сверигин яши. Бераз арырак, университетның техник хезмәткәрләре Зәкәрия абый белән Зәйнәп апаларда, шулай ук подвалда Мансур Хәсәнов фатир алып торды. Ул чакларда анын белән аралашулар бик үк еш булды дип әйтә алмыйм. Чөнки аиыи буш вакыты юк иде диярлек: факультет, аннары университет күләмендәге һәртөрле җәмәгать эшләре аның вакытын бик ала. Ул елларда студент тормышы кайнап тора: һәртөрле җыелышлар, масса күләм чаралар, дивар газеталары чыгарулар, фәнни түгәрәкләрдә актив эшләү, шәһәрдәге мәдәни кичәләргә йөрү, язучылар, композиторлар белән очрашулар—без аларда катнашуны үз бурычыбыз итеп саный идек Ә бит Мансур— гади студент кына да түгел, татар бүлегенең, алай гына да түгел, тарих-филология факультетының һәм универси-тетның горурлыгы, сүзе укытучыларга да. деканатка да, партия оешмаларыңа да җитә торган шәхес, җитди шәхес. Имтиханнарын да ул гади- гадәтенчә генә бирми, сессиягә кадәр үк күбесен тапшырып бетерә, (барысын да бишкә!) каникулларга алданрак чыга, киләсе уку елына мая туплау өчен төрле эшләрдә эшли... Ә менә ул аспирантурада укыганда аралашулар ешрак булды, ул минем якын киңәшчеләремнән берсе иде.
Мансур Хәсән улы гомере буе җитди кеше булды. Укуда һәм хезмәттә генә түгел, шәхес буларак та җитди, хәтта, мин әйтер идем, кырыс ул. Бу анын олы җитәкче
өчен чыгышлар хәзерләгәнен тәгаен беләм. Матур, язгы көн. ә ул парткомда,— комачауламасыннар өчен өстеннән бикләнеп алынган бүлмәдә,—доклад язып утыра. Димәк, бу студент инде профессор эшләсе эшне эшли, тегеңәр тик әзер текст белән
Яшь га.114Мнар~Нил Юзиев. Мансур Хәсәнов Һәм Азат Әхмәдуллин. 1956 ел.
урыннарда эшләгәндә барлыкка килгән хасияте түгел, яшьтән үк анын характеры шун-дый булды. Кичәге иптәш һәм дус итеп ниндидер үтенеч белән килсәң дә ул бик үк ачылып китми. Ләкин белеп торасын, ул синен үтенечеңне аяк астына салмаячак, кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәк. Мин үзем анар кичәге дуслыктан файдаланып мөрәҗәгать итүдән сакланырга тырышам, дистанция саклыйм Зур. һәрчак эштәге җитәкчене артык борчыйсым килми Ә инде анардан алган ярдәмне онытмыйм, күңелемнән рәхмәт укыйм (Еш кына рәхмәтемне әйтеп тә бетермимдер, чөнки беләм. ул артык кәнфитләнүне яратмый ) Бер генә мисал. Аспирантура тәмамлагач партия Өлкә Комитеты мине Татарстан дәүләт радиокомитетына художестволы тапшырулар буенча баш редактор итеп эшкә җибәрде Бу җаваплы һәм авыр хе змәттә ел ярым эшләгәч минем сәламәтлегем гәмам какшады Шул арала мина Тел. әдәбият һәм тарих институтына эшкә кайтырга тәкъдим булды Монын өчен югары оешмаларның рөхсәте кирәк иде. һәм мин ул вакыттагы Өлкә Комитетының мәдәният бүлеге мөдире булып эшләүче Мансур Хәсәновка киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, һәм анын ярдәме белән генә радиодан китә алдым
Кирәк урында, кирәк вакытта Мансурның күңел сизгерлеген раслый торган мнсал- дәлилләр миндә җитәрлек. Мәсәлән, архивымда анын мин Тобол педагогия институтында эшләгәндә язган хатлары саклана Җылы, дустанә, кайгыртучан хатлар. Чит-ят җирдә эшләп яткан дустының хәлен, Казанны сагынуын анлап-белеп язган хатлар Берсе аерата истәлекле. Ул анда үзенен яна гына өйләнгәч булган кәеф-хәлен, кәләше Разиянын күркәм гадәтләрен, хис-тойгыларын бәян итә Чын шигъри поэма' Шул хатында тасвирлаган хисләренә ул гомере буе тугры калды, сабыр, ипле-итагатьле Разня ханым белән бәхетле гаилә төзеп, икс Тәүфикълы малайлы булдылар, дүрт онык үстерешәләр
Мансур Хәсән улының университеттан һәм аспирантурадан сонгы хезмәт юлы текә булды, үсеше тиз булды. Кыска-кыска араларда татар әдәбияты кафедрасында ассистент, тарих-филология факультетында декан урынбасары. «Татарстан яшьләре* газетасының баш мөхәррире булып эшләде. Бүген кайберәүләр ул еллардагы партия номенклатурасындагы кадрларны гел дә бетереп ташлау ягында торалар Юк шул Бик сирәк очраклардан кала партия органнары үзләренә кадрларны сайлап ала һәм үстерә белә иде Бу очракта да шулай. Тырыш, перспективалы егетне партиянең Өлкә Комитетына лектор итеп алалар Озак та үтми мәдәният бүлеге мөдире итеп билгелиләр Пропаганда, фән. мәгариф, мәдәният эшләрен алып бару өчен зур. берләштерелгән бүлек оештырылгач. М. Хәсәнов бүлек мөдире урынбасары булып эшли, аннары фән һәм уку йортлары буенча мөстәкыйль бүлекне җитәкли.
Директив органнарда эшләп зур тәҗрибә туплаган, инде шул арада докторлык диссертациясен дә яклап өлгергән профессор М X Хәсәновны 1971 елда ТАССР Министрлар Советының рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Ә 1984 елдан 1992 елга кадәр инде ул - рәиснең беренче урынбасары. Беренче урынбасар җитәкләгән өлкәләрдәге (Мәгариф. Мәдәният. Сәламәтлек саклау министрлыклары, иҗтимагый тәэминат, радио һәм телевидение, физкультура-спорт. даруханәләр, дини эшләр, архив һ 6. дистәләрчә комитетлар, идарәләр һәм бүлекләр, иҗат оешмалары) эш—тавык чүпләп бетермәслек Кыскасы, республиканың рухи-мәдәни тормышы һәм сәламәтлек торышы тулысымча аның карамагында. Мансур Хәсән улына кадәр ул вазифаларны башкарган РәЙсә Юныс кызы Ярмөхәммәтованын (хатыным Фираяның бертуган апасы) әйтүенә караганда республиканың барлык бюджетының 80 %—нәкъ менә шушы җитәкче карамагында. Яна уку йортлары ачу. музейлар булдыру, һәйкәлләр торгызу, больницалар, спорт- комплекслар. уку биналары кордыру һ. б кебек дистәләрчә мәшәкатьләр, тарихта калырлык җаваплы һәм күңелле мәшәкатьләр белән көн саен, айлар һәм еллар саен шөгыльләнү өчен көч-жегәр генә түгел, акыл һәм компетентлык та кирәк Әйтик, әнә Казанда Мулланур Вахитовка һәйкәл кую мәсьәләсен хәл итү өчен Мәскәү юлы ничә мәртәбәләр тапталган. иң югары оешмаларның карарын чыгарту өчен күпме көч. осталык һәм белем сарыф и телгән! Ә инде урыннар сайланып го зү эшләре башлангач. бүген әйтергә дә көлке саналырлык «киртә* китеп чыга: шәһәрдәге һәйкәлләр В И Ленинның Азатлык мәйданындагы сыныннан ла биек булырга тиеш түгел икән' Ә болай барса. Мулланур Вахитов һәйкәле биегрәк булырга тора " «Хәсәнов ни караган *"• Монысын уңай хәл итү өчен дә күпме дипломатик осталык һәм нервылар кирәк
Мансур Хәсән улы республика җитәкчелегенең бер җаваплы әгъзасы булып торган 31 ел дәвамында эшләнгән мондый эшләрнең кайберләрең генә атап китик Тукай - Кырлай авылында Г Тукайның мемориаль комплексын төзү. Казаңда шагыйрьгә
музей ачу. Казан мәдәният институты (бүгенге мәдәният һәм сәнгать академиясе). Чаллыда педагогия институты. Казанда Волгоград физкультура һәм спорт институтының филиалы (бүген ул Чаллыда мөстәкыйль институт буларак яшәп килә) ачу һ. б. һ. б. Бу елларда партия Өлкә Комитетында да. Министрлар Советында да милли мәсьәләләр буенча төп белгеч, милли кадрларны ин яхшы белүче—ул Мансур Хәсәнов булгандыр, шәт Шуна күрә дә мондый эшләрдә төп авырлык һәм җаваплылык анын өстенә төшә.
Республикадагы рухи тормыш өчен җаваплы кешеләрнең берсе буларак бүгенге юбиляр мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек өлкәләренең материаль-техник базасын ныгытуны үз эшчәнлегендәтөп юнәлешләрнең берсе итеп карый. Мәсәлән. 20ел эчендә республикада 500 000 укучыга исәпләнгән 1000 нән артык мәктәп төзелә. Ә ул вакытта республикада гомум урта белем мәктәпләрендә барлыгы 500 мен укучы булуын исәпкә алсак, мәктәпләрнең укыту-материаль базасы өр-янадан эшләнгән дип әйтә алабыз. Ә күпме профессиональ-техник училищелар (ПТУ) ачыла! Кыскасы, бу вакыт эчендә һәр район ПТУ лы (ә кайберләүләре икешәр училишелы) була Мәгариф учаклары өчен спортзалы булган, укыту-техника җиһазлары белән тәэмин ителгән заманча яна биналар төзү буенча 70-90 елларда Татарстан Бөтенсоюз һәм Россия күләмендәге ярышларда гел дә I яки II урыннарны алып килгән. Күчмә Кызыл Байракны үз кулында тоткан икән инде, монда М. Хәсәновнын да өлеше зур иде. Сәламәтлек саклау (больницалар, амбулаторияләр, аптекалар), мәдәният (клублар, китапханәләр, мәдәният сарайлары), мәктәпкәчә яшьтәге балалар (бакчалар, яслеләр) учреждениеләре белән дә шул ук хәл. Бүген совет чорындагы һәммә нәрсәне, йомшак кына әйткәндә, исәпкә-санга сукмау модада Ә бит югарыда саналганнар—партия һәм совет органнарының алдан күреп, план нигезендә алып барган. Ф Табеев, Г Усманов. М. Хәсәнов кебек җитәкчеләрнең, урыннардагы җаваплы кешеләрнең дә уңай эшләре нәтиҗәсе. Аларга тиешенчә бәя бирә белергә, мондый уңай хезмәтләре өчен бүген зур итеп рәхмәт әйтә белергә дә кирәк.
Шул ук вакытта бүгенге академикны без галим, аерым алганда әдәбият белеме
Мансур Хәсәнов Феннар Академиясенең еллык йомгак җыелышын алып бара Президиумда уңнанп /га академик шр К Ә. Вәлиен К М Салихов И .V Фәхретдинон. Ф X Хәмидул/нн ХОЛЫК депутаты Р И Вәлиен. Ләуләт Сонеты рәисе Ф X Мвхәммәтшин һәм академик Л. П. Зарипова
буенча ин абруйлы, ин зур белгечләрнең берсе дип таныйбыз. Кин масштаблы оештыру һәм җаваплы җитәкчелек эшен җитди фәнни тикшеренүләр белән бергә кушып алып бару үзе генә дә аны хөрмәтләргә җитә.
_ Мәгълүм ки. татар әдәбият белемен үстерүне дәвам иттерүдә төп учаклардан берсе—Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы Анын шәкерте буларак Мансур Хәсәнов биредәге ин алдынгы традицияләрне тирән үгләштергән. Ул—
олы галимнәр Хатип Госман һәм Я куб Агишевлар шәкерте. Анын беренче җитди гыйльми хезмәте булган—Галимҗан Ибраһимовнын беренче чор ижаты турындагы кандидатлык диссертациясе (ул аны 1961 елда яклаган иде) Фәнни һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын шунда ук жәлеп итте Чөнки аты язучының мирасы укучыга яна гына кайтарылган вакыт Безнсн буын укучылары аны ишетеп кенә белә халык дошманы! һәм без шуна чын күнелдән ышанабыз Әле шул стереотип фикер хакимлек иткән чорда диссертация авторы Г Ибраһимовнын әсәрләрен һәм хезмәтләрен анализлап аларнын татар әдәбияты тарихындагы лаеклы урынын дөрес билгеләде Монын өчен XX гасыр татар матбугатын һәм әдәбиятын, бигрәк тә 1917 елга кадәрге өлешен жентскләп өйрәнде. Ә бит ул хәзинә берничә дистә журналлар, йөзләрчә газеталар һәм китаплардан тора Аларны укып-өйрәнеп чыгу өчен генә дә аспирантка көне-төне баш күтәрми китапханәләрдә һәм архивларда утыру кирәк булды Әгәр дә 80-90 елларда әдәби һәм мәдәни мирасыбызны халыкка җиткерү процессында бу өлкәләрнен күренекле вәкилләре Кол Гали. Мөхәммәдьяр. Шиһабетдин Мәржани. Фатих Кәрими. Гаяз Исхакыи. Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан һ б турында, аларнын иҗтимагый фикергә, әдәбиятка, мәдәниятка алып килгән яңалыгы. әдәбият-мәдәният тарихында! ы урыны гурында гомумиләштерелгән саллы фикерләр әйткән һәм әйтә килә икән, монда Мансур Хәсәновнын шул елларда ук язма һәм басма рухи мирасыбызны тирән өйрәнгән булуы җирлек булып тора
Бүгенге татар әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть галимгә бигрәк тә түбәндәге хезмәтләре өчен бурычлы Аларны берничә тармакка аерып карарга мөмкин
Илдә үзгәртеп корулар башлангач, әдәбиятны да тоталитар система кануннары басымыннан коткару бурычы ин мөһиме булып алга килеп басты Икенче сүдләр белән әйткәндә, матур әдәбиятны (һәм сәнгатьне дә) өйрәнүнең методологик һәм методик принципларын ачыкларга һәм яңартырга кирәк булды Мәгълүм инде, совет чорында әдәбият белеме һәм тәнкыйть әсәрләрне сыйнфый күзлектән торып бәяләүне алга куеп зш йөртте Чөнки кешелек жәмгыягснен үсешен бары гик сыйныфлар көрәше генә барлыкка китерә дип раслана иде һәр әсәрдә, шул җөмләдән хәтта әллә канчан. Урта гасырларда ук иҗат ителгәннәрендә лә сыйнфый-иҗтимагый конфликт эзләү кагыйдәгә әверелгән иле Бусы бердән Икенчедән, күмәкчелек (коллективчылык) шәхсине күмеп китте, ягъни кеше, ин беренче, башкалар өчен яши. җәмгыять интересларын гына кайгыртырга тиеш, дигән советчыл аксиома шәхес мәнфәгатьләрен артка чигерде Нәтиҗәдә әдәбият иҗтимагый Вазыйфаларында гына түге i сәнгатьчә камил !сккә ирешүдә лә кимчелекләр кичерде Чөнки шәхси мәнфәгатьләрне икенче сортлы нәрсә итеп карау матур әдәбиятны үзенең ин көчле коралларыннан берсе булган психологи змга тиешле бәя биреп җиткерә алмауга китерде
Бү1енгс әдәбият гыйлеме һәм әдәби тәнкыйть боларны лөрес антын, кичәге хаталарны ачып салырга, аларны кабатламаска тырыша Бу яктан Мансур Хосәнов хәзерге теоретикларның алгы сафларында бара Без моны галимнең тагар әдәбияты тарихына караган хезмәтләрендә, аерым алганда югарыда әйтелгән Кол Гали. Мөхәммәдьяр. Г Исхакыи. Г Тукай. Ф Әмирхан, шулай ук Г Камал К Тинчурин һ б. бөек язучыларга багышланган мәкаләләрендә һәм чыгыш тарында күрзбе з. Ул бигрәк тә милли әдәбнятыбыз тарихында күренекле роль уйнаган әлип һәм жәмә! ать эшлеклесе. галим һәм публицист Галимхан Ибраһимов ижагын тирән өйрәнде, аерым клали шәхеснең мирасын фөннм тикшеренүләрнең үрнәге булырлык хезмәтләр бирле Мина анын докторлык диссертациясен яклавында (1971 ел) булырга туры килде Мәскаүдәге СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында Галимҗан Ибраһимов нжатынын Октябрь революциясеннән соңгы чордагы эволюциясенә багышланган хезмәт Махсус Совет әгъзалары тарафыннан бик тә унан бәя мнде. яклау бик югары кимәлдә узды Аерым а нанда оппонент тарный берсе Көнчыгыш әдәбиятлары белгече, күренекле галим И С Брагмнскни диссертациянең татар әдәбият белеме өчен генә түгел, башка төрки халыклар гуманитар фәннәре өчен ю әһәмиятле булуын билгеләп у злы Соңрак танылган әдәбият галиме. СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Г И Ломилзенын да М Хәсәнон хезмәтләрен ки ары бәя мвен белом I Ибраһимов ту рынлаг ы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләренә таянып галим зур күләмле монография язды, аны Мәскәүнен «Наука» нәшриятында бастырды Ул Казанда да берничә басмада дөнья күрде
Вакытында Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләргә дә бирәләр иде Нил Ю шевкә бу бү юк шу л вакытта
бирелде. Шулай, бу премияләргә кандидатуралар тикшергәндә, академик М Зәкиевнен «бүген бу премиягә ин лаеклы хезмәт ул. әлбәттә. Г Ибраһимов турындагы монография* дигәнен хәтерлим. Ләкин, нишлисең, шул эшнең башында утырган кеше үзен алга куя алмый иде шул инде!
Классик әдип турында тирән, тулы, комплекслы хезмәт буларак бу китаплар менә ничә еллар инде югары уку йортларында милли әдәбиятларны һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүче студентлар өчен уку әсбабы, татар әдәбиятын язганда терәк төсендә хезмәт итәләр. Урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләргә М Хәсәнов язган Г. Ибраһимов турындагы бүлек тә гаять уңышлы булып чыкты. Бу дәреслекләр инде егермеләп мәртәбә басылды. Аларнын фәнни редакторы буларак миңа һәр басмага тиешле өстәмәләр, үзгәрешләр кертергә туры килә. Ә менә Г. Ибраһимов турындагы бүлекләргә редактор төзәтмәләре бик үк кертелми, чөнки алар бүген язылгандай, методик-педагогик таләпләргә дә. чор таләпләренә дә җавап бирә
Галимнең бу олы әдип һәм күренекле шәхесне тирәнтен өйрәнүе аның 8 томлык сайланма әсәрләрен әзерләп бастыруда да күренде Татар әдәбияты тарихында мондый күләмдәге күптомлыкның чыкканы юк иде әле. Басманың инициаторы да, редколлегия җитәкчесе дә. томнарга кереш сүзне язучы да Мансур Хәсәнов булды. Монда тагын Фатих Әмирханның 4 томлы җыентыгы да аның җитәкчелегендә әзерләнеп басылып чыгуын да искә алырга кирәк Аның җитәкчелегендә Гаяз Исхакыйның 15 томлыгы басыла башлады. Аның ике томы чыкты да. Бу зур хезмәтне әдипнең иҗат мирасын төрле яклап анализлаган һәм яктырткан «Татар ренессансының бөек каһарманы* исемле әтрафлы һәм җитди кереш мәкалә ачып җибәрде, авторы—Мансур Хәсәнов.
Бүгенге юбиляр әдәбият тарихын өйрәнүне татар иҗтимагый һәм фәлсәфә фикерен өйрәнү белән бергә бәйләп алып бара Ә бит әдәбиятыбыз белеменә нәкъ менә шул җитми. Анын фәнни эзләнүләренең үзәгендә милләтнең яңадан тууы (Яңарыш) проблемалары ята Монда аның татар ренессансының нигез ташларын салган, XIX гасырның икенче яртысында һәм XX йөз башларында иҗат иткән Ш Мәрҗани. Г.Исхакый, С. Максуди. Р Фәхретдинов. М. Бигиевһ б. кебек шәхесләргә багышланган методологик характердагы, төрле гыйльми җыентыкларда, журнал һәм газеталарда басылган фәнни мәкаләләрен, конференцияләрдә укылган доклад-чыгышларын аерып күрсәтергә кирәк. Хәзерге вакытта академик бу темага зур монография өстендә эшли, дөресрәге, аны тәмамлап килә, ел ахырына кадәр бастырып чыгарырга ниятли. Мансур Хәсәнов каләме астыннан чыккан йөзләрчә мәкалә, дәреслекләр. 5 монография янына тагын бер җитди монографик хезмәт өстәләчәк Ә ул хезмәтләр арасында татарча һәм русча гына түгел, инглиз, төрек һ. б. телләрдә басылып чыкканнары да бар.
Татарның яңарыш темасын өйрәнүне галим әдәбият, фәлсәфә, иҗтимагый фикер өлкәләрендәге алда әйтелгән тикшеренүләре белән генә түгел, милли сәнгатьнең башка тармаклары, аларнын тарихы, культурология мәсьәләләре белән бәйләп, ягъни киң мәгънәсендә комплекслы алып бара Аның Салих Сәйдәшев. Баки Урманче. Нәҗип Жиһанов. Рөстәм Яхин. Хәлил Әбжәлилов һ б турындагы мәкаләләре һәм чыгышлары шуны раслый. Шулай ук аның милли азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклеләре Мулланур Вахитов. Мирсәет Солтангалиев турындагы хезмәтләре дә шул теманың бер өлеше булып тора Милли кыйммәтләребезне, гомуми милләтебезне саклап калу гына түгел, ә торгызу, алга үстерү юлында мондый хезмәтләр, әлбәттә инде, зур роль уйный
Әйе. зур җитәкчеләрнең берсе буларак Мансур Хәсәнов Татарстанның сәяси- иҗтимагый тормышында да. мәдәнияте, сәнгате һәм әдәбияты барышында да күренекле роль уйнады һәм уйный Мәгариф, югары һәм махсус урта белем учаклары буенча мисалларны алда китердек. Әдәбият һәм сәнгать буенча аның 21 ел буена (1971-1992) Г Тукай исемендәге дәүләт премияләрен бирү комитетын җитәкләвен дә өстик. Ә 1993 елдан алып ул—Татарстан Президенты янындагы фән һәм техника буенча дәүләт премияләре бирү комиссиясенең рәисе.
Мәгълүм булганча. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек башланды. Бу датаны Россия Президенты В В Путин «бөтендөнья тарихы өчен дә мөһим», дип әйтте. Дистәләрчә елларга сузылган әлеге бәхәсле мәсьәләне тәмамән хәл кылуда Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм Казан дәүләт университеты галимнәре күп көч куйды. Эшнең ин кызган һәм җаваплы чорында Казан галимнәренә, шәһәр хакимиятенә халыкара фәнни җыелыш-киңәшмәләр уздырып абруйлы белгечләрнең фикерен ишетергә, фәтвасын алырга кирәк булды. Чыннан да. Мәскәүдән. С Петербургтан. 20 ләп чит илләрдән галимнәр катнашында өч шундый конференция эшләде. Аларнын карарлары Татарстан Фәннәр академиясе Президиумында. Россия
Фәннәр академиясенең Тарих бүлемендә яклау тапты, һәм шулар нәтиҗәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Президентлары 2005 елда Казаннын барлыкка килүенә 1000 ел тулуны киң билгеләп үтү турында указлар кабул иттеләр. Бу эшләрнең актив катнашучысы, оештыручысы күп вакытта ТФ.А Президенты М. X Хәсәнов булды һәртөрле документлар аның кулы аркылы үтте, сонгы кат редакнияләнде. кире каккысыз у най формулировкалар төсен алды. Ул—бу бәйрәмне хәзерләү һәм уздыру буенча Россия Президенты житәкчелегенлә оешкан комиссиянен әгъзасы буларак эш алып бара.
Әйе. 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясе төзелеп, анын Президенты итеп сайлангач (1992 елның феврале) академик Хәсәновнын фән ни-оештыру эшчәнлеге яна бер баскычка басты Төрле өлкәләрдәге, бөтендөньяда танылган фәнни мәктәпләргә ия булган Татарстан жөмһүрияте һәм Казаннын галимнәрен бер түбә астына жыйнаудан башлады эшне Президент Гаять зур фәнни потенциалны Татарстан файдасына ла. Россия киңлегендәге гыйльми мөмкинлекләрне үстерү юнәлешендә дә. Бөтендөнья күләмендәге казанышларга ярашырлык төстә дә кулланып тәрәккый иттерүнең төп. приоритетлы юллары билгеләнде. Кыска гына вакыт эчендә безнең Академиябез үзенентөп бурычын— фәнни эшләрне координацияләү, фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен практик тормышка ашыру, республиканың җитештерү көчләренә актив һәм нәтижәле төстә булышу бурычын үгәү югарылыгына күтәрелде Бүген Академия фәнни потенциалны республиканың төп җитештерүче көчләреннән берсенә әйләндерде. Җәмәгатьчелек күптән хыялланган капиталь хезмәтнең—Татар энциклопедик сүзлегенең басылып чыгуы бәген фәннәрне бер түбә астына жыинап эш итүнен мату р бер мисалы булды Бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнүче Энциклопедия институтының да академик М Хәсәнов директорлыгында яшәвең әйтергә кирәк Хәзер Татар энциклопедиясенең күптомлы басмасын хәзерләү эше дә бик актив һәм нәтижәле бара Боларнын барысын да М X Хәсәнов җитәкли. Шуның остенә бит әле аның “Фәнни Татарстан» журналының оештыручысы һәм баш редакторы булуын да искә алырга кирәк
Ничек өлгерә диген?! Югарыда сөйләнгән барлык эшләре өстенә бүгенге юбиляр— татар әдәбиятчыларының якын киңәшчесе һәм булышчысы да Анын бу җәһәттәге хезмәтен күрсәтү өчен бер-ике сан китерү дә житәр кебек акхтсмик житәкчелегенлә дистәдән артык докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре якланган; ул 12 докторлык һәм күп кенә кандидатлык диссертацияләре якланганда рәсми оппонент булган Казан дәүләт университеты һәм Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча махсус советларның әгъзасы төсендә дә ул фәнни кадрлар хәзерләүгә үз көчен кертә. Күп кенә фәнни конференцияләрдә катнашырга да вакыт таба Шул җөмләдән—чит илләрдәге фәнни форумнарда да. Ул Румыния. Венгрия. Австрия. Шри-Ланка. Польша. Франция. Төркия, Швейцария. АКШ. Канада, Куба. Германия һ б кебек илләргә барган фәнни, хөкүмәт яки парламент делегацияләрен җитәкләде яки әгъзасы булды
Татарстан Фәннәр академиясен оештырган һәм анын академигы итеп сайланган М X. Хәсәнов шулай ук Халыкара информатизация академиясе. Россия гуманитар академиясе. Россия технолог ия академиясе. Чувашстан милли академиясенең хакыйкый әгъзасы. Төрек гуманитар фәннәр җәмгыяте һәм Американын Мериленд университеты каршынлаг ы «Көнбагыш— Кончьп ыш» фәнни советы әп,засы һ б Дәүләт кү тәмендәге, фәнниһәм җәмәгать эшчөнлегсөчснул ике мәртәбә Хсзмәг Кызыл Байрагы (1966. 1986). «Халыклар Дуслыгы- (1980). ■ Почет Билгесе- (1971) орденнары, -Бөек Ватан сугышы (1941-45) елларындагы данлы хезмәт өчен» һ. б медальләр белән бүләкләнде Шулай ук ике мәртәбә (1980. 1990) ТАССР Югары советы Президиумы. Әзербәижан ССР Югары советы (1972) Мактау грамоталары белән бүләкләнде. -СССР Мәгарифе отличнигы. (1981).- РСФС Р Халык MOI арифс отличниг ы - (1978)билгеләрен дә йөртә Ана 1994 елны Кол Гали исемендәге халыкара премия. 1995 елда Татарстанның атказанган фән эшлеклесс исеме бирелде
Хокүмәт. төрле җәмәгать оешмалары тарафыннан бирелгән күпсанлы бү гәмәр һәм исемнәр өстенә халык мондый шәхесләрне үзенчә игеп -егет кеше- дип агын Мансур Хәсән у 1Ы Хәсәнов бу үтемле сүзгә тулысыңча лаеклы кеше Юбилеи KOI ТЫ булсын, ныклы'сәламәтлек, яңадан яна иҗат уңышлары Сезгә, данлы академигыбыз'