Логотип Казан Утлары
Повесть

ИГЕЗӘКЛӘР


Керми киттем каен урманына.
Каен урманнары ак иде
Керер идем, куңелемо минем Kapa уйлар тулган чак иде
Керми киттем каен урманына Тыелып кына утырып еладым An ак каеннарның йозләрена Сарылмады кара уйларым
Фәнне Яруллин
инди сөякләр ул, әти?—дип сорады почык борынлы малай, манаранын яртылаш ачык торган ишегенә башын тыгып карагач һәм бераздан, курыккандай, кире чигенде. Каршыдагы Сөембикә манарасы кебек мәһабәт, нык бәдәнле әтисенә күтәрелеп баккан чакта бәләкәч ней баш түбәсендә чәч бөтеркәсе күренеп калды
Әтисе салам эшләпә тоткан кулын селтәде, ә икенче кулына ул аркылы-торкылы жен ураган саргылт кәгазь төргәк күтәргән иде
— Теге ни. горле ханнарныкы ул. Археологлар жир казыганда килеп чыккандыр Әнә ич. кремльнең аргы башын актарып ташлаганнар Күрәмсен. монда гпрат булган—хан төрбәләре, мавзолей
Мескенкәйләр -диде малай, әллә ятим сөякләрне, әллә инде борынгы Казан ханнарын кызганып
- Йә. булды, Русгик! Бүгенгә экскурсиябез тәмам Киттек Электричка көтмәс Күрәсен бит. Сөембикә манарасы авам дип тора икән хәзер Студенг чагыбызда, иллешәр тиен түләп, Казаннын бөтен әйләнә-тирәсен
Н
Адлер
Тимергалин
карап төшкәнебез бар, тик фотоаппарат алып менәргә рөхсәт итмәгәннәр иде.. Хәер, ул елларны безгә фотоаппарат каян килсен..?
—Ә нигә сон бу ишекне бикләмәгәннәр? Каравыл да юк...—дип һаман төпченде улы, манаранын нигез катындагы яртылаш ачык ишеккә төртеп күрсәтеп.
—Археолог абыйлар бикләргә оныткандыр. Аннары әбәт вакыты гына бит. Урлар нәрсә дә юк ич монда... Шул, почмакка өйгән коңгырт сөякләр генә...
—Ә хәзер аларны нишләтәләр инде?
—Бәлкем зиратка илтеп күмәрләр.
—Ага. Син шылтыратып әйт аларга: күмсеннәр. Яме? Ну. башта кемнеке икәнен белсеннәр...
Малай баскан җирендә таптангалап торды, каерыл ы п-каерылып манаранын очына карады. Аннары алар—мәктәп формасы кигән каракуч- кыл малай белән анын зәңгәр болонья плащ һәм караңгы күзлек элгән әтисе—китеп тә бардылар. Бик ихтимал, бу минутларда малай киләчәктә авыш Сөембикә манарасын турайтачагы турында хыяллангандыр әле...
Алар китеп бардылар, ә минем тормышымның гүя тагын бер сәхифәсе ябылды.
Ә ул көнне, өр-яңа эскәмиядә утырганда, күңелемдә бер уй-теләк кузгалды: рөхсәт-мазар сорап тормастан, шушы манарага менеп тирә- юньгә күз саласым килде, шуннан карап бөтен узылган юлларны күреп буладыр кебек иде. Кылган һәм кылмый калган гамәлләр, очрашкан һәм инде онытылган кешеләр күз алдыма килеп басар кебек иде... Дөрестән дә. тормышымдагы барлык куандырган табышларым һәм сагышлы югалтуларым шул Казан офыгы эченә сыеп бетәдер сыман. Әйтерсең лә, минем күз алдымда гамәл дәфтәрем ачылыр кебек иде...
Инде ике туларга да әлләни калмаган икән. Менә инде манараны рәтләүчеләр дә күренә башлады. Миңа Югары Совет бинасы эченә кереп, йомшак кәнәфидә утырып көтсәм дә зыян итмәс иде, тик керәсе килми. Гомер узды, шушындый “рәсми” бина бусагасын таптап йөрүгә мин күнегә алмадым. Эш буенча бер-ике тапкыр өлкә комитетына барырга туры килгәне бар-барын. Партия әгъзасы булмагач, вестибюльдәге милиционерга паспортымны калдырып, ниндидер бер рөхсәт кәгазе алу күңелне болгаткан һәм инде кабат бу тирәдә чуалмаска дип үз-үземә сүз биргән идем. Югыйсә мине бүген түрәләр “келәмгә” дә чакырмыйлар инде, пешекләү һәм кисәтү өчен дә түгел, ә үзләренчә олылау, хәтта Мактау грамотасы белән бүләкләү өчен дигәннәр иде... Шулай, бүләген бүләк, ә аяк, барыбер, тартмый...
Менә әлеге Югары Совет бинасының авыр ишеге тавыш-тынсыз гына ачылды да, аннан берәү чыгып, галстугын төзәткәләп торды, зәңгәрсу береткасын киде һәм, кая барырга белмәгәндәй, теләр-теләмәс кенә атлап, мин утырган эскәмия янына килде. Ул мина нидер әйтте, ләкин сүзләрен анышмадым. Тик тавышын ишетүгә сискәнеп, уянып киткәндәй булдым. Әллә нинди ерак өн, үземә бик тә таныш авазлар ишеткән кебек булдым мин. Хәер, мин күңелем белән әле һаман манара башында идем бит Дөньямны—тормышымның археологик катламнарын—шуннан күзәтә идем, шуңа күрә ияк кагып кына җавап бирдем шикелле.
Ә ул урысчалап, ләкин сизелерлек—алманча дип әйтимме?—акцент белән әйтә куйды:
—Менә мин өйгә дә әйләнеп кайттым. Өйгә! Wunderbar! Искиткеч!
Шул чагыңда мин аңа текәлеп карадым.
—Сез бит татар,—дидем мин һичбер икеләнүсез —Мин сезне таныйм да кебек... Сез... Сез Атна авылыннан түгелдер бит?
—Атна дисезме? Ja Әйе, без кайчандыр Атна авылында торган идек,—диде бу. ярым татарчалап. Аның татар сүзләрен таба алмыйча гаҗиз булуы сизелә иде.—Күптән... Сугышка кадәр үк! Кырык еллар элек...
—Туктагыз әле. Сез... Сәйдәшев түгелдер бит? Азат Сәйдәшев?
Сулышыма төер килеп тыгылганга, тыным кысылып, тавышым пышылдап кына чыкты.
Без капыл торып бастык. Үзебез бер сүз дәшмәдек, күзләребез генә, бер-беребезнсн йөз чалымнарында эзләнеп, әледән-әле очраштылар Ниһаять, мин аны—үземнең әллә кайчан җуйган һәм сурәте инде күнел төпкеленен ин ерак почмагына хөрмәтләп күмелгән балачак дустымны —таныдым, таптым Ул да таныды, мине төсмерләгән саен анын еллар сыеклаган яшькелт күзләре җылына, дымлана, яктыра һәм нурлана бардылар...
— Илдар! Синмени бу?—диде Азат Сәйдәшев һәм мин анын калтыравык тавышында тагын яшьтәшемне таныдым
Азат бер адым артка чигенеп, мине янә күздән кичерде, модадан чыгып барган костюмыма игътибар итмәскә тырышты бугай. Аннары ул рәхәтләнеп, иркенләп елмайды, шул чагында анын ап-ак һәм артык тигез ясалма тешләре күзгә чалынды.
—Ә мин сине барыбер эзләп таба идем, дус!—дип өстәде ул Утырыштык.
—Мин дә сине ике тапкыр эзләтеп карадым
—Азатны табарлык түгел иде шул. Мин, гомумән, башка фамилиядә йөрдем. Дөньяда татар малае Азат Сәйдәшев юк иде Баштарак—Казанцев, аннары... Отто Клейн
—Яшьти, йә. хәлләреңне сөйлә... Каян'.’ Ничек? Туган якка нинди җилләр алып кайтты?
Азат башын чайкады.
—Минем сүз күп, Илдар, болай 1ына сөйләп бетерешле түгел Мин бит Көнбагыш Германия юн үк кайттым Ja, ja, Bundesrepublik— Алман иленнән. Бик озак көттергәннең сонында, ниһаять, үтенечемне канәгатьләндереп. СССР гражданлыгы бирделәр Ссзнен Юк ла. үзебезнең Татарстанның Югары Советы Президиумында булдым. Әле генә рәисе мине котлап кулымны кысты, совет паспорты тоттырды Менә, күр—Маяковский әйтмешли, “серпастый-молоткастый"! Ә Президиум рәисе минем әтине дә хәтерли икән әле! Искиткеч'
үптәнге хәлләр инде бу.
Азат белән күршеләр без. Район үзәгенен Кызыл Октябрь урамына .урнашкан кызыл калай түбәле һәм бер генә катлы озын нарат йорт урталайга бүленгән. Анын бер башында райкомның икенче секретаре гаиләсе, ә икенче башында райбашкарма комитеты рәисе яши Ишегаллары уртак, ике гаиләнең ныклы абзар-курасы ла бар— чөнки ул заманнарда әле “урындагы” кешеләр дә сыер асрый торганнар иде Дөрес, печәнне кайдадыр, кемнәрдер чабып китереп сәндерәгә өя, кайчагында хәтта якындагы спирт заводыннан берәр мичкә "барда дигән әчкелтем исле куе сыекча да кигерәләр. Аны чөмергәч, безнен сыерларның кәефе шактый күтәрелгәне исемдә.
Азатның әтисе—секретарь, әнисе райкомның парткабинетында эшли.
Кыскасы, җирле номенклатура базарында Азат белән мин бер дәрәҗәдә исәпләнәбез. Беренче секретарьның курчактай киенә торган Светлана исемле кызы гына бездән югарырак, ләкин ул берәү белән дә аралашмый, борын чөеп йөри шунда сипкел тубалы
Азатның берсеннән-берсе кече ике энесе бар Айдар белән Роберт Алар инде гел безгә тагылу ягын карыйлар, донья бетереп елап булса да арттан иярәләр Робертны ярата идем мин Ул да мине үз итә, сүземне тынлый. хәтта ул өйдә көйсезләнә башласа, стена шакып кына мине дәшеп тә ала торганнар иле
К
Ә безнең эш муеннан! Утын кисү, жәен көтүдән сыерны каршы алу, кышларын мал-туарга башак салу кебек вак-төяк мәшәкатьләр һәммәсе безнен өстә. Шулай да. авыл малайларыннан аермалы буларак, көн безнеке: туп тибәбез, кәшәкә сугабыз, шәмәйле уйныйбыз, балыкка йөрибез, китап укыйбыз, кышын чангы тагабыз. Кайчак Азатларда лото. Кытай биллиарды белән вакыт уздырабыз. Ниндидер бер татарча китаптан укып. "Диңгез сугышы" дигән уенны да өйрәндек. . Әлегә велосипед (аны минем әби Мөсәппиха дип йөртә) педале әйләндерергә аяк житеп бетми, ләкин әтинең эшсез яткан көзгедәй ялтыравык кыршаулы велосипедын, мөгезеннән тотып, ишегалдына алып чыккалыйбыз инде.
Чапаев" фильмын өч тапкыр карадык. Кулак әтисенең явыз ниятләре турында хакимияткә хәбәр иткән пионер Павлик Морозов— безнен өчен үрнәк, үз аэропланында күпер астыннан очып үткән Валерий Чкалов—идеал. Шулай да. курку белмәс чик сакчысы Карацупаны яратарак төшәбез бугай, чөнки ул галирәк, безнен өчен аңлаешлырак Райбашкарма атларын караучы агай биргән көчеккә мин. Карацупага ияреп. Индус исеме куштым, ә Азатнын бәләкәй эте Музгарка исемле. Рус язучысы Мамин-Сибирякның "Суыксу буенда кышлау" дигән искиткеч тәэсирле, ул чор мәктәп дәреслегенә дә кергән хикәясеннән бусы. "Акбай", "Сарбай”. “Дүрткүз". "Актырнак". хәтта Такташның “Караборыны" кебек матур-матур эт исемнәре безгә ул чагында артык гадәти булып тоелган, күрәсең.
Жюль Верннын “Серле утрау” романы татар телендә өч китап булып басылып чыккач. Азат үзенең Музгаркасын “Серле уграу"дагы акыллы эт исеме белән Ton дип атап маташкан иде дә. ләкин Музгаркабыз яна исемне колагына да элмәде, хәтта холыксызланды, шулай Музгарка көенчә калды. Их. Музгарка. Музгарка! Нинди тугрылыклы эт иден бит син... Хәер, бусы турында сонрак әйтермен әле.
Тагын бер балачак хыялыбыз бар иде безнең. Мәскәүдә бөтен дөнья күләмендә ин биек бина—Париждагы Эйфель манарасын гына түгел, мактанчык американнарның “күкне капшый торган" йортларын да уздырачак "Советлар сарае" салыначагы турында ишеткәч, шул сарайнын ин биек җиренә менеп. “Ура!" кычкырасыбыз килә иде. Бу хыялый ният бездән тормаган сәбәпләр аркасында, тормышка ашмыйча калды...
Без гаиләдә ир-ат тәрбиясе күрмичәрәк. хатын-кызнын йомшак кулы астында үстек. Чөнки әтиләр районнан кайтып керми, аларнын гомерләре бетмәс-төкәнмәс жыелыш-кинәшмәләрдә. әллә ниткән бюроларда уза. Алар эштән кайтканда инде радионың кара тәлинкәсе шыгырдап арган була, бала-чага күптән таралып ятып йокы сүтә, әниләр генә зур мичле кухня бүлмәсендә сүнәр-сүнмәс жыр сузган самовар янында, терсәкләренә таянып. “Совет әдәбияты" журналын укып утыралар. Без исә аларнын шом эчендә, ут йотып, афәт көтеп яшәгәнлекләрен аңламыйбыз, ни генә әйтсәң дә. без—"ответработник” балалары— тормыштан шактый ерак шул. шактый...
Вакыт-вакыт пыяла шкафтагы аерым китаплар юкка чыгып, киштә бушабрак кала, кайбер китапларда без күрмәгәндә рәсемнәр, фамилияләр үзебезнең өйдәге шәмәхә кара белән буяп ташланган була. “Халык дошманы", “корткыч" дигән сүзләрне әледән-әле ишетәсең, әмма боларнын барысын да бөек. хөр. бәхетле, данлы ватанын белән, безнен хакта гел кайгыртып торучы даһи юлбашчы—Сталин бабай белән чиксез горурлану хисе күмеп китә
СССР ның төп законын
үзе язган Сталин.
Син яшәсән безгә рәхәт, мәнге яшә Сталин!—
дип жырлый идек без бөтен класс белән. Ә СССР конституциясен Бухарин
белән Рютин төзегәнлекне кем генә белә иде сон ул чакта?
Китап киштәсеннән “Корыч бабай"нын "Ленинизм мәсьәләләре" дигән саллы гына һәм корыч төсендәге китабы юкка чыккач мин аптырабрак та калган идем калуын, ләкин бик тиз анын урынына шул ук китапның яна басмасы пәйда булды, тик ул бу юлы ситсы тышлы түгел, гади катыргыдан иде—мине бусы тагы гаҗәпләндерде. Димәк, шулай кирәк булган Ә беренче, матуррак басмасының янып бетмәгән тышлыгын мин учак көле арасында күрдем. Димәк, шулай кирәк.
Малай-шалай халкы арасында: "Сталин—ашамасан. кыстамыйм" дигән сүзне дә ишеткәнебез булды, ләкин өлкәннәр, куркыныч чакта башларын комга тыккан тәвә кошларыдай, бу сүзне ишетмәмешкә сатышалар иде. Менә бүгенге акыл белән шул дорфарак сүзләрнең рифма өчен генә әйтелмәгәнлеген чамалыйсын.
“Халыкара сәясәт" мәсьәләсендә без Азат белән бер фикердә инде Ул негрларны жәллибез, ул эскимосларны Мисыр һәм француз хәерчеләрен, капкорсак байгуралар золымыннан интегүче тагын әллә кемнәрне. Ә миллионерларнымы? У-у, без аларны .
Мәктәптә, әлбәттә, “яхшы" һәм “бик яхшы" билгеләренә генә укыйбыз, безгә башкача һич ярамый, безнең уку алдынгысы булуыбыз әти-әниләрнен абруй-дәрәжәсе өчен мөһим
Азат белән арабыз бозылган чакны хәтерләмим Бәхәсләшү, ярышу- узышуларсыз түгел, билгеле, ләкин яшь әтәчләр кебек кыдрачланып сугышканыбыз булмады
Алай да... Бер мәлне, язгы җепшек конне урам малайлары ике командага бүленеп, сугыш уены уйнадык. Төрлебез төрле "халык" булганга, бүленгәндә такмаза әйтеп санап бүленү, сыйнфый яктан димме, дөресрәк булачак иде. Ялгышмасам, безнең такмаза мондый иле
Сагалдырык сары тай. тугылдырык туры тай, җиккән атым алмачуар, тарыллаган тор да чык!
“Тарыллаган" сүзе ни мәгънәле булгандыр.—хәтеремнән чыккан, ә бәлки сүзен үк онытканмындыр.
Сыйныфка карамыйча бүленү аркасында Азат белән мин төрле командаларга эләгеп, мин "кызыллар", ә ул “аклар" ягында калдык. Менә шул чакны мин өер дигән нәрсәнең нинди зур психологик көчкә ия икәнлеген аңладым Аңлый яздым дисәм төгәлрәк булыр Өер берләштерә, туплый, укмаштыра, кешенең ихтыярын, шәхесен чикләп һәм йөгәнләп, күмәклеккә буйсындыра. Соңыннан дөнья мине, гомумән, фирка-партияләргә бик сак карарга өйрәтте, чөнки алар кешеләрне берләштереп кенә калмыйлар, бәлки, башлыча, берәүләрне икенче берәүләрдән аералар да. Партия дигән нәрсәкәй, асылда, хайвани өер инстинктына хезмәт итә. минемчә Ә теге көнне мин иң эре кар йомарламнарын, усалланып. Азат дустыма төбәп аттым, ул да миннән калышмады. Минем кар ераграк оча. анын каравы Азат, җитезрәк булу өстснә. турырак та бәрә һәм. гадәттә, икебезгә дә бер чама эләгә иле
Ничектер абайламый калганмын, саллы бер йомарлам кар сул күземә килеп тимәсенме! Ачыттырып күземне ачкач, яна яуган кар. бәс сарган агач ботаклары кызгылт төскә кергән кебек тоелды. Азатка аркан борылып, җиргә тезләндем дә. салкын учым белән күземне капладым
Әле генә “ура!" кычкырып, акыра-бакыра сөрән салган яшьтәшем атылып килеп җитте:
— Илдар!—дип дәште ул гаепле тавыш белән —Ач әле күзенне Кан сауган! Әйдә, чаптык! Әни янына, парткабинетка, анда аптечка бар'
Парткабинет якын гына, өч-дүрт минуттан без Азатның әнисе Шәфыйка ана янында идек инде. Ул сорашып-нитеп тормады, безне ярты сүздән аңлап алды, тиз генә графиннан су агызып минем күз 5. .к. у., м в
fifi.
тирәләрен сөртте дә, күз кабагымны күтәреп карагач, җиңел сулап куйды.
—Хәзер больницага барыгыз, окулист карар, мин шылтыратырмын Йөгерегез!—диде.
Врач караганнан соң, икебез дә тынычландык шикелле.
—Ну. Наполеоннар,—диде врач апа,—әлләни куркыныч юк. Берике атнадан рәтләнер. Көн саен иртә-кич менә шушы рецепт белән алган даруны тамызырсыз... Шулай да, уеннан уймак чыкмасын өчен, сак булырга киңәш итәм,— дип бармак янады ул. елмая төшеп.
Нәкъ менә елмая төшеп, чөнки анын елмаюында ниндидер бер киеренке ясалмалылык сизелә иде.
—Ә кан...каны бетәрме?—дип сорады Азат
— Бетәр. Эреп таралачак ул.
Чыннан да. өч атнадан күз бәбәгемә төшкән кызыл тап юкка чыкты Моны мина көн саен иртә-кичләрен зур лупа тотып күземне карарга йөрүче Азат беренче булып әйтте. Ничек шат һәм бәхетле иде ул бу кичне! Ә Азатнын үзен гаепле санап кайгырып йөрүен, төннәрен йокы аралаш ынгырашуын Шәфыйка апа минем әнигә сөйләгән. Боларын мин соңыннан, инде Азатны югалтканымнан соң гына белдем.
.Сәйдәшевләрне сентябрь азакларында, төнлә алып киткәннәр. Мин сабый йокысы белән изрәп йоклаганда, ишегалдына өсте ябулы машина—халык телендәге “кара козгын”—килеп кергән Алдан ук әзерләнгән пүнәтәйләрне чакырып, квартираларында тентү ясаганнар, байтак кына китапларын, кәгазьләрен алганнар, аннары барысына да җылы киенергә һәм ин кирәкле нәрсәләрен генә алырга кушканнар.
Иртән уянганда мине өйдәге гадәттән тыш тынлык аптырашка калдырды. Радио сөйләми, кухня ягында әнинең табак-савыт шылтыратуы да ишетелми. Сәерсенеп торып утырдым. Инде яктырган булса да, залда нигәдер электр уты яна иде. Барып карасам, әти белән әни шунда утыралар икән Ялан кыр шикелле зур өстәл өстендә аларнын аксыл куллары, урын һәм шөгыль таба алмыйча, салмак кына кыймылдый
—Илдар, кил, утыр әле,—диде шунда әти, күгәрелеп карамыйча гына.
Мин, инде тәмам тәшвишләнеп, урындык читенә килеп утырдым
—Сәйдәшев абыеңны кулга алдылар... Нәрсәдә гаепләүләрен белмим, һәрхәлдә органнар әйбәтләп тикшерер. Гаепсез булып чыкса, әлбәттә, яңадан арабызга кайтыр. Ә хәзергә, гаиләсе белән бергә читкә алып киттеләр...
Әтинең бу өзек-өзек сүзләре аңыма барып ирешкәч:
—Ә Азат?—дидем.
—Азат та... Менә әтисе аклангач, тагын бергә булырсыз.
Мин моңарчы аклар һәм кызыллар дигән төшенчәләрне генә белә идем, аклар дигәндә күз алдыма иң элек күкрәк киергән патша офицеры килеп баса иде: погонлы, мыеклы, кылычлы, явыз... Шуңа күрә әтинен сүзен аңламыйчарак тордым:
--Аклангач? Ничек инде аклангач? Ак гвардии кебек булгачмы?
—Юк ла. юк... Намусы пакь, чиста, ап-ак булуы тәгаен беленгәч
Әни, мөлдерәмә яшьле күзләре белән мина карап, ияген какты Миннән бигрәк үз-үзләрен ышандырасылары килгәндер дип уйлыйм мин аларны.
Мин гомерем буе Сәйдәшевләрнен аклануын теләп яшәдем. Чынлыкта исә Сәйдәшев абыйның пакьлеге исбат ителәчәк ирекле заманны көтеп яшәлгән һәм, ихтимал, шул көнне якынайту өчен кадәри хәл тырышылгандыр да.
Бу иртәне мин бик озак аңы-мине булып упгырдым. Ә бераздан әни көчләп бер тустаган чәй эчерде дә, “артык сүз ычкындырма” дип кисәтеп, мине мәктәпкә озатты. Ишегалдына чыккач, Азатларнын сыеры мөнрәп тавыш бирде бугай, ләкин мин әле һаман айнып җитә алмаган
идем, көтүгә куылмый калган мәхлук турында мәктәптә генә уйлап куйдым һәм шундук: Ә Музгарка?" дигән зәһәр сорау миемне бораулый башлады. Нигәдер, белмим, бу сорау мина ин әһәмиятлесе булып тоела иде. Әгәр мин шуна жавап тапсам, бөтенесе дә ачыкланыр, бөтен сорауларыма жавап алырмын кебек иде.
Бу көнне минем башыма укытучыларның ярты сүзе дә кермәде. Классташларыма рәхмәт—күз карашларында һәм тел очларында олы сорау билгесе сизелеп-күренеп торса да. төнге вакыйгалар турында ник берсе төпченсен. Ә бәлки алар миннән күбрәк тә белгәннәрдер? Укытучылар да мине тактага чакырмадылар.
Дәресләр беткәч, мин өйгә ашыкмадым. Кирмәнгә илтә торган таш юл буйлап авылны чыкканчы берүзем генә бардым да бардым Инеш аркылы әле Николай патша заманнарында ук салынган күперне үткәч, күңелем сизгәнне, эзләгәнемне таптым
Юл читендәге канау төбендә ак мангайлы бәләкәй Музгарканын канлы гәүдәсе ята иде.
енә, күр—Маяковский әйтмешли, “серпастый-молот- кастый"!—диде мина Азат, һәм өр-яна паспортын сузды. Мин Азат Нәжип улы Сәйдәшевнен паспортын ачып карадым.
Фоторәсемендә ул чак кына яшьрәк күренә һәм анын чыраенда әүвәлге, минем хәтердә калган Азат чалымнарын да. шул ук вакытта ир уртасы Нәжип абыйга охшашлыкны да шәйләп була иде Ә бит. баксан. бүгенге Азат кичәге Нәжип абыйдан өлкәнрәк инде. Икебез дә өлкән кеше хәзер.. Күпкә тәжрибәлерәк тә. Без хәзер әтиләребезнен коточкыч нык ялгышканлыгын, самими рәвештә иблискә хезмәт итүләрен беләбез һәм моны белү Азатны да. мине дә вакытыннан элек чаларткан
Әйе. мин Азатнын кечкенә генә фотосына йотлыгып карадым күзләре шул ук. тик аларда әйтеп бетергесез мон бар. сагыш бар Манган сыры артык нык сызылган, чигә чәчләренә кырау төшкән инде Ияге генә бирешмәгән: буйсынмаслыгын белгертеп, алга чыгыбрак тора
—Синен тору кайда сон әлегә? —дип сорадым мин. Азатнын кулына кагылып.
—Кунакханәдә. Юк. Казанның үзендә түгел. Яшел Үзәндә. Бер бүлмәле фатир вәгъдә иттеләр, менә паспорт күтәреп баргач ордер бирәчәкләр. Шул ук шәһәрдә, бүлмәне барып күрдем инде. Дөрес, беренче кат. кояш кичен генә төшә Ләкин мин канәгать, тирә-юне яшеллек кенә...
—Яшел Үзән ил күләмендә ин чиста шәһәрләр исәбендә йөри Ялгышмасам. былтыр аңа хөкүмәт бүләге дә тапшырылган иле Үзен ялгыз гына инде алайса?
—Ялгыз.
Чит җирләрдә оя кора алмаган, күрәсең.
— Матди якларын..? Кысынкы булса, мин ярдәм итә алам. Азат
— Рәхмәт, кирәкми. Бераз хәстәрләгән акчам бар
— Нинди эшкә урнашырга ниятен?
—Мин бит шофер Йөк машинасы белән бөтен West Europa юлларын гизеп чыккан кеше. Аннары Schlosser слесарь инде Автогенчы эшен лә бсләм Ә болай хәзергә автобазада слесарь эше тәкъдим иттеләр Шунда барырмын, мөгаен. Аннары күз күрер
—Ждйланыр шәт Алайса, сине берәү лә көтми’
— Көтәр кешем юк.-лиле Азат—Дөньяда япа-ялгыз мин
— Киттек мина! Такси тотарбыз, ун минуттан миндә булырбыз, паспортыңны да котлыйсы бар!—дип тезеп киттем мин. Азатка авыз 5 *
М
£S_
ачарга да бирмичә, чөнки анын баш тартуыннан курыктым.
—Ә син үзен, бирегә ни йомыш белән килгән идең сон9
— Мина бүген Югары Советның Мактау грамотасын бирергә тиешләр иле. Бирегә күнелем тартмаса да, үземне әкрен генә жәяүләп килергә мәжбүр итүем, хәтта алдарак килүем дә сине очрату өчен булган икән . Язмыш дәфтәренә язылган кебек, әйеме?
—Әйе! Ә грамота... алдыңмы соң?
—Анысы башка вакытта. . Грамота качмас. Ана мөһер сугылган, штемпель белән кул куелган ич инде Мин сине очраттым бит. сине! Аңлыйсыңмы?
Азат анлый иде. һәм минем эчкерсезлегемә ул беркайчан да шикләнмәде.
— Киттекме?
— Киттек.
Кайтышлый иркенләп сөйләшеп булмады Алгы пыяласына генералиссимус Иосиф Жугашвилинын төсле портретын ябыштырган таксист янында ничек иркенлисен ди?! Әйе. әйе. торгынлык чорында диктатураны сагынып, залим Сталинның абруен торгызырга омтылыш югары даирәләрдә генә түгел, гомер-бакыйга каты куллы тәртипне һәм вакыт-вакыт үзен чыбыркылауны сөйгән, аркасындагы камчы эзләрен рәхәтләнеп кашый торган гавәм арасында да күзәтелә иде инде КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущевны "тәгәрәтеп", анын урынына яңа түрә килгәч һәм әүвәлгечә генсек дигән атаманы кайтар!ач. матбугатта һәм радиода ипләп-ипләп кенә Сталин исемен хуплап телгә ала башлаганнар иде
Ләкин үткәнне барыбер кайтарып булмый, инде хәзер төннәрен илгә "кара козгыннар" хуҗа түгел, һәрхәлдә ачыктан-ачык гаконсызлыкка бармыйлар сыман.
Илле тугызынчы елда Сәйдәшевләрне эзләп каравым нәтижә бирмәгән иде Дәүләт иминлеге комитетында “ни өлкән Сәидәшевләр. ни аларның балалары турында мәгълүмат юк”, дип кире бордылар. Ләкин алтмыш беренче елгы тырышлыгым бушка китмәде Мина Сәйдәшев Нәҗип Гәрәевичнен 1942 елның февралендә бөтенләй башка шәһәрнең төрмә больницасында дистрофиядән үлгәнлеген, аның хатыны Сәидәшева Шәфыйканын 1941 нен көтендә үк йөрәк авыруыннан вафат булганлыгын әйттеләр. Ә Азатка һәм анын энеләренә килгәндә, төксе чырайлы КГБ вәкиле аларның кояшлы Украинадагы махсус балалар йортына озатылган булып, ул районный вакытлыча фашист оккупантлары кулында калуын әйтте. Шунда малайларның эзе юкка чыга. Үзебезнең Минзәләдә дә андый йорт булган югыйсә, ләкин ниндидер серле мәнфәгатьләрдән чытып, балаларны туган туфрактан аеруны кирәк санаганнар...
Бу вакытларда инде мин “Черек күл" тырнагына эләккән кешеләрнең нинди жәһәннәм сынаулары үткәнен яхшы белә илем Кешенең мангаена тимер кыршау кигезеп, шул эскәнҗәне миләрен колагыңнан чәчрәп чыгарлык итеп боргычлауга, ишеккә кыстырып бармак сындыруларга, аягын гөбедәй шешенгәнче бастырып тотуларга, атна буена йоклатмауга түзә алсаң, акылдан язмасан. үз-үзенне белешмәстән. шашып, кансыз следователенә ташланмасан,—шушы газаплардан сон да исән калсаң, гайярлегенне. ихтыярыңны, шәхесеңне жуидырганчы изәчәк этапларда һәм йомшак бәндәләрне көл вә тузан итә торган лагерьда да ник туганына, ник исән калуыңа үкенмәссең, дип сөйләде миңа Колыма тәмугыннан котылып чыккан берәү, әдип кеше
Сәидәшевләрнен төрмәдә үк һәлак булуы, бәлкем, бәхетләредер? Кем белә9 Һәрхәлдә әле яшьлек чибәрлеген саклаган Шәфыйка апа бер өер вәхшинең кешни-кешни мәсхәрә итүеннән котылгандыр
Юк. бер-ике тамчы хәмер каба-каба тамак ялгап алгач, шыгырдавык диваныма утырып әңгәмә корганда мин боларны Азатка әйтеп бетермәдем, ләкин күреп торам ул бөтенесен дә анлый һәм тәфсилләп тормаганым
өчен рәхмәтле иде. Ул чакны минем сүзләрдән сон без озак кына дәшмичә утырдык
зат сөйләгәннәрне магнитофон тасмасына язып калмавыма хәзер үкенеп бетә алмыйм Яшермим, ул вакытта мин Азат шикләнмәгәе дип тә курыктым, чөнки Черек күл шымчылары—сексотлар тагы баш калкыткан, активлашкан вакыт иде бит Үземнен тирәдә лә Мурзаев фамилияле берәү, аннары әрсез журналист кисәге әиләнгәләп йөрделәр Боларга каршы дәвасын таптым шикелле—һәр икесенә шымчылар турында бер үк анекдотны сөйләдем һәм—алланып фәрманы'—мине күргәч урамнын икенче ягына чыга торган булдылар Күптән түгел, шуларнын. берсен китап кибетендә туры китергән илем Пенсиядә икән инде Буйны табигать саранланып биргән булса да, кыяфәте генералныкы Үзеннән, нигәдер, канәфер исе анкый Дөньясы түгәрәк күренә Кулына төргәге белән сәнгать альбомнары күтәргән Андый төсле альбомнарны 120 сум совет пенсиясенә яшәүче кеше ала алмый Димәк, каяндыр өстәмә акча килә мона. Беләсе иде. әле күпме икән безнең арабызда шундый алтын тешле елмаючан пенсионерлар'.’
Шулай да мин Азатка үз башыннан кичкәннәрне кәгазьгә төшерер) ә. тарих өчен сакларга кинәш иттем Тарих сәхифәләренә кереп урнашырга лаек иде анын башыннан үткәннәре Тиеш rue!
Ул чаларган башкаен чайкады
-Ай-Һай...—диде.—Нинди телдә языйм'.’ Күрәссн ич. ана телемне онытып бетерә яздым, вата-жимерә сөйләшәм, русчам тагын спи. ә дойче... немец телендә язасым килми Юк. туган, ят телдә озак, бик озак сөйләштем инде мин— туйдырган Бәлки менә киләчәктә Ана телемә күнегә төшкәч Халык белән бераз аралашкач
—Татарча матбугатны укырсын. татар әдәбиятын Беләсснмс. бүген бит без яшь чакта тыелган һәм китаплары утта яндырылган әдипләрнең дә әсәрләрен баса башладылар. Галимҗан Ибраһимовны әйткән лә юк инде..
—Хәтерлим —дип куйды Азат шул чагында. Ибраһимовны хәтерлим мин Анын китапларын кухняда ботарлап утка якканда әнинен китапханәче бит!—ике күзе тулы яшь иде Шул куз яшьләре кипкәнче эссе учак каршысында утырды Ну. ватанга кайту ниятенә кергәч мин моңа икс-оч ел әзерләндем. Вакытлы матбугат соратып .шал.иым, пластинкалар. Милли моңнарны яратам мин Ә Илһам Шакировны ничек диләр әле'’ үлеп яратам. Көн саен радио тынладым
—Казан начар ишетелгәндер бит"’
— Юк. Казан анда ишетелми, кыска дулкыннарда Мәскәүне тынладым. Natiirlich, “Азатлык" радиосын. Кызганыч, бу радиостанциянең дикторлары татарча чиста сөйләшмиләр Моны хәтта мин дә сизәм Ләкин ана телен искә төшерү өчен ярап торды
Озын кыйсса сөйләде мина Азат
Үзләрен, ягъни әтисе белән әнисен һәм йокылы-уяулы өч баланы "кара козгын*'га төяп алып киткән мизгелдән башлады ул
Таш юлда машина дырык-дырык сикерткәләп район узәген чыгып киткәч, ул заманда!ы техникага хас булганча, мотор икс оч тапкыр төчкергән дә сүнгән, машина ялан кырда шып туктаган Сәидәшенләрне һәм ике якта утырган ике сакчыны дөм карангыла калдырып, фургон түшәмендәге бәләкәй лампочка да сүнгән Зәнгәр фуражкалы агайлар сукрана-сукрана. кесә фонарьларын кабызганнар Кабина эченнән өлкәннәренең шоферга:
— Под трибунал захотел.’—дип ырылдавы калакка чалынган Шофер, машинадан төшеп, калай капотны күтәреп. нәрсәдер майтарып маташканда кинәт кузовтагылар ярсып-ярсып эт өргәнен
А
70. ишеткәннәр. Музгарка! Азатның бәләкәч Музгаркасы, күрәсең, хуҗаларын алып киткән машина артыннан томырылып чапкан һәм менә хәзер аларны куып җиткән.
—Әти!—дип пышылдаган шунда Азат — Музгарка бит бу!
Нәҗип абый Азатнын иңбашыннан тоткан:
—Дәшмә, улым...—дигән —Дәшмә...
Шофер белән бергә кабинада утырган “опер”нын тагы аты-юлы белән сүгенгәне ишетелгән. Аннары опер машинадан төшеп, эткә: "П-шол!"—дип җикергән. Балалар әтиләре белән әниләренә елышканнар. Револьвердан аткан тавышка Музгарканын ачыргаланып чинавы кушылган. Икенче пулядан сон эт инде тавыш бирмәгән. Сәйдәшевләр Музгарканын ничек итеп бер урында бөтерелгәнен күрмәгәннәр...
—Музгарка шунда, басуда күмелгән...—дип бүлдерергә кирәк таптым мин Азатнын сүзен.
-Син..?
—Мин аны үзем җирләдем. Азат. Әрекмән яфрагына төреп Шул көнне үк, дәресләр беткәч тә.
—Рәхмәт.
Тагы дәшми утырдык.
Машина иртәнге якта Кирмән шәһәрчегенә килеп кергән. Урамнарда тулганып йөри торгач, ниндидер ишегалдына кереп туктаганнар Фургонның арткы ишеге ачылып, түшәмдәге тычкан уты урынына көзге кояшнын күз камаштыргыч яктысы ургылып кергән һәм опернын:
—Арестованный Сәйдәшевләр! Балалар белән саубуллашыгыз!—дигән карлыккан тавышы ишетелгән
Шәфыйка апа шунда гына елап җибәргән. Нәжйп Сәйдәшев бер кулы белән хатынын, икенчесе белән бер-бер артлы малайларын кочкан
“Шушы минуттан мин үземне энеләрем өчен җаваплы итеп тойдым,—дип сөйләде Азат.—Мин инде ятим икәнебезне, әти белән әниебезне беркайчан да, беркайчан да күрмәячәгебезне аңладым...”
“Мин Робертның күшеккән бармакларын Айдарның чак кына зуррак учына салдым...”
“Колак төбемдә әнинен үкси-үкси елавы һаман ишетелеп тора. Ә әтинен: “Бирешмәгез! Өметегезне җуймагыз!” дигән әллә боерыгын, әллә васыятен онытасым юк.”
“Идәненә бер илле былчырак каткан коридор һәм тәрәзә пәрдәләренә тәмәке исе сенгән кысан бүлмәләр, керле гимнастеркалар, кыршылган портупеялар, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләр тутыру, кешечә елмаюны оныткан һәм теш аралаш кына сөйләшә торган бәндәләр, көне буе ач тору...”
НКВДшникларнын телефоннан сөйләшкән өзек-өзек сүзләреннән Азат үзләрен каядыр еракка, махсус балалар йортына озатырга җыенуларын аңлый Чыннан да, чолан шикеллерәк бер бүлмәдә, өсләренә майда катып беткән телогрейка ябып, бик астында кундырганнан сон. икенче көнне иртүк балаларны, “кара козгынга" утыртып тимер юл станциясенә алып китәләр.
Юк, аларны гомуми вагонга, ирекле гражданнар арасына утыртмыйлар. Товар поездына паровоздан сон ук тәрәзәләре тимер рәшәткәле өч вагон тагылган була, аларнын баштагы икесе ЗЭК лар өчен, ә ин соңгысы арестантларны озата баручы каравыл өчен икән Балалар шушы вагонга эләгә. Шушы вагонда алар әтиләрен кулга алган оперны кабат очраталар. Байчурин Шәрәф Низаметдиновичны.
Малайларны дүрт урынлык купенын бер өске сәндерәсенә төрткәли- төрткәли менгерәләр һәм йомыш булганда гына төшәргә рөхсәт итәләр. Бармак янап кисәтәләр, аяк салындырып утырмаска кушалар, ә калган өч урында күрше вагоннарда “эшләп" арып кайткан каравылчылар чиратлап гырлый. Алар шушында ашыйлар, эчәләр, кәрт сугалар һәм.
әлбәттә, тәмәке тарталар Ин әшәке сүгенү сүзләрен һәм. ничек кенә гаҗәп тоелмасын, “антисовет анекдотларны Азат шулар авызыннан ишетә.
Поезд Казанга, каравылчылар әйтмешли, багана төбе саен туктый- туктый, көне буе бара.
Кичкә таба купега таныш опер килеп керә. Конвой белән чагыштырганда тышкы яктан интеллигент күренсә дә. шакшы телле кеше икәнлеге аның да чыраена, зур авызы тирәсендәге эре җыерчыкларга язылган. “Ул кергәч, кәрт сугып утыручылар өстәлне тиз-тиз генә җыештырдылар, ләкин яртылаш бушаган шешә белән сынар стаканнары шунда калды",— дип сөйләде Азат. Әмма бу юлы опер сыйланып-нитеп маташмаган.
— Иминлекме? Тәртип бозмыйлармы?—дип сораган v.i. балалар яткан киштәгә ымлап.
—Дстенышлармы? Тыннары да чыкмый.
Шул вакытта Роберт буыла-буыла ютәлләргә тотынган, укшый башлаган.
—Карагыз аны, исән-имин килеш тапшырасы аларны.
— Ничего... Түзәрләр... Бер кышка куян бүрек тә чыдый
Юк, балта элеп куярлык һаваны сулый торгач. Робертнын түзәр әмәле калмаган, күрәсең. Ул, башын сәндерәдән сузып, тегеләрнең өстенә косып җибәргән...
—Ах син, эт баласы!
— Юри коса ул, дуңгыз!—дип бакырышканнар купеда.
Кирәк бит, нәкъ опернын көзгедәй ялтыратылган хром итеген һәм коверкот гимнастеркасын пычраткан Роберт. Тегенең интеллигентлыгыннан җилләр искән:
— Ну. засранец!—дип, келәшчәдәй бармаклары белән сабыйның колагын эләктереп алган.
Калганнарын Азат бик үк хәтерләп тә бетерми Ул. техтәнеп утырган җиреннән очып барып, опер Байчуриннын җилкәсенә килеп кунган, анын ялтыр күнитеге кебек үк көяз фуражкасын бәреп төшергән дә. чытырдатып чәченә ябышкан. Ул ара да булмаган. Айдар сикереп төшеп, үзенә ягылган беренче явыз кулга тешләрен батырган. Роберт та тик ятмаган, әле быел гына сатып алган ботинкасын, каи арада салып, бәләкәй өстәлдәге шешәгә тондырган.
— Миндә ниндидер бер кыргый көч. ерткыч хайван уянды,—дип сөйләде Азат.—Мин хәтта үземне типкәләгәндә тәнем авыртканны да тоймадым башта. Инде кулларымнан каерып алгач та, кайсысынындыр чыраена төкердем, үзем бертуктаусыз: “Гады вы. галы дип кабатладым
Менә шулай бер минут эчендә гамьсез һәм кан күрү белән коелып төшә торган җыбыткы малайдан үзен һәм энеләрен яклау өчен бөтенесенә әзер торучы ир-егеткә әйләнгән ул. Азат кына түгел, corn ы ике көн эчендә авызларыннан ярты сүздә чыкмаган энеләре дә баш калкытканнар. Бала күңеле өчен күтәргесез авыр тормыш тукмагы китергән психологик шоктан аларны шушы бер мизгел чыгарган. Дөньянын асты-өскә килгән һәм... бөтенесе үз урынына утырган. Кемнең дошман булуы ап-ачык хәзер! Ә кая соң дуслар?
Азатның кулларын артка каерып каеш белән бәйләгәннәр дә тәрәзә янына утыртканнар, ә Айдарны кабат өскә ыргытканнар
—Алма агачыннан ерак китми ,—дип. фуражкасын каккалаган Бай- чурин.
—Үсеп кенә җитим, киләгеннс билелем!—дип йодрык төйнәгән ана Роберт
Бу кадәр үк үҗәтлекне көтмәгән опер тешләрен шыгырдаткан
— Ничава, үсеп жлтмәссен, манкалавыч...—дигән,- Не вырастешь!
Буре баласын бүреккә салсаң да урманга карын -монысын Айлар тешләгән бармагын ялап утыручы надзиратель әйткән
Дөрес әйткән төрмәче Шул көннән абыйлы-энеле Сәидәшевләр бүре балаларына әйләнгәннәр, чөнки шакаллар арасында башкача исән
калып булмаячагын акыл белән түгел, бәлки ниндидер бер эчке тоем, кеше күңелендә гасырлар буе йоклап ята торган һәм ятарга тиешле хайвани инстинктлары белән аңлаганнар алар.
Баш күтәрүнен файдасы озак көттермәгән Берәр сәгатьтән купега конвой башлыгы, күрәсең, боларның ин зур түрәләре, кереп чыккан, фетнәче балаларга сөзеп-сөзеп карап торган да:
— Кулын чишәргә. Бик астында тотарга!—дип боерган.
Шуннан сон конвой купены бушаткан һәм малайлар үзләренә хуҗа булып калганнар. Әмма, чекистлардан берсе, урта яшьләрдәге мыеклы абзый, инде чыгып барган җиреннән капыл туктаган да, рюкзагын чишеп, өстәлчеккә шап итеп бер буханка кара ипи бастырып куйган, шуна кул яссуы кадәр сало өстәгән һәм:
—Ну, хлопчики, сау булыгыз!—дигән.—Бывайте...
Тегеләр ишекне тышкы яктан махсус ачкыч белән бикләп маташканда, бәләкәй Роберт беренче тапкыр елмайган кебек итенгән. “Ләкин аның елмаюы җинүче, тантана итүченеке кебек куанычлы түгел иде, бу самими үчле көлемсерәүнең суыгы минем йөрәкне өшетте,”— диде Азат әкрен генә.
Роберт аны тагы бер сабыйларча соравы белән аптырашка калдырган.
—“Бывайте”—ни ул татарча?—дип сораган ул, чөнки балалар бакчасында гына откан русчасы җитәрлек булмаган әле.
— Ишеттең ич, ул безнен сау булуыбызны теләде,—дигән ана абыйсы.
Сабый башын чайкаган: “Юк, ул безнен булуыбызны теләде..,”— дигән. Робертның бу сүзгә нинди мәгънә салганлыгын хәзер инде белеп тә булмый...
Балалар иркенләп, ләкин рәшәткәле тәрәзәдән генә карап, көзге ямансу, үзенә бер бәйрәмчә булган чуар табигатьне күзәтеп барганнар. Инде Казанга ерак калмаган “Дәрвиш” дигән җирдә озак кына туктап торганнар. Монда аларга татлы тәм килә торган җылымса чәй эчергәннәр.
Казанда озак юанмаганнар. Вагонны каядыр тупикка илтеп керткәннәр. Балаларның документлары төрле инстанцияләрдә йөргән, ә үзләре салкын купеда язмыш дәфтәренә язганны көтеп утырганнар. Мыеклы агайнын арыш ипие белән тозлы салосы шунда бик тә ярап куйган.
Вагонны каравыллап калган надзиратель сәгать саен ишекне ачып: —Ну, кролики, живы? Ладно!—дип боларны барлап торган.
Шулай да ике-өч тапкыр туалетка алып барган
Кичкә таба вагонга кабат жан кергән. Вагон янына ук өсте ябулы машина китереп туктатканнар. Башта кузовтан шинель кигән ике хатын, аннары ике ир сикереп төшкән. Шуннан сон исемлек буенча кычкырып, һәркайсы бәләкәй генә төенчек тоткан тугыз кыз баланы төшергәннәр, вагонда барачак каравыл аларны үз исемлеге буенча тикшереп кабул иткән Кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотышларына караганда, бу кызчыклар һичшиксез “халык дошманнары гаиләсе”ннән инде Күзләрендә биниһая куркудан башка берни чагылмаган гөнаһсыз, гыйффәтле, пакь кыз балалар... Аларны вагонга кертеп, күрше купега тутырганнар. Ахырда машинадан төрлесе төрле яшьтәге бер дистә малай төшкән. Болары инде терерәк. Болары инде тешләк булырга тиеш!
ке атнадан Азат мина телефоннан шылтыратып фатирга ордер алганлыгын, бүген үк шунда күчәчәген, аннары таксопаркка автослесарь булып урнашуын әйтте Мин аны котладым, әгәр мөмкин булса, рөхсәт итсә, барып чыгармын, дидем.
— Шушы якшәмбедә үк киләсең!
Ул төгәл адресын әйтеп, координатларын күрсәткәч:
И
—Табармын, шәт!—дидем.
—Юк. юк! Мин сине вокзалда каршы алам, чөнки шактый ерак, автобуска утырырбыз, ул безнен йортка каршы базар янында гына туктый,—дип аңлатты Азат
Шулай килештек тә.
Якшәмбе көнне, Азат әйткән автобустан төшкәч, беренче эш итеп мин анардан өй өчен нәрсә кирәклеген сорадым Ул инде кухнясын җиһазлаган, иркен генә бүлмәсенә сары фанер гына булса да, зур көзгеле шифоньер бастырып куйган икән Мин ана бүләккә стена сәгате алырга тәкъдим иттем. Ул баш тартмады, елмайды гына:
—Гомер узганны санасын дисен инде 9
—Санасын. . Хәтерлисенме, сезнен бик матур суга торган сәгатегез бар иде?
—Бар иде шул . Ул сәгать кая китте икән9—диде дә уйчанланып калды Азат.—Беләсеңме, циферблатына “Густав Беккер” дип язылган иде анын. Донбасста өйләнешкәч, әтинең беренче сатып алган малы шул булган...
—Сезнен бар мөлкәтне комиссиягә куеп саттылар Сәгатегезне “Потребсоюз" рәисе бик ошаткан дип сөйләгәннәре хәтеремдә Калганын белмим Безне дә тиздән башка районга күчерделәр, аннары өченчесенә Шуңа күрә минем туган-үскән авыл дип әйтерлек жирем дә юк Мин туган унбиш йортлык авыл колхозлашу елларында ук юкка чыккан
Белгәнемчә. Азат Сәйдәшевнен дә туган авылы юк иде Ул Донбасста, соңыннан Шахты шәһәренә кушылып киткән бер шахтерлар поселогында дөньяга килгән Аннары әтисен укырга җибәргәннәр, укуын тәмамлагач, җитәкче кадр буларак Татарстанга кайтарганнар
Азатнын фатирын котларга сәгатьне базардагы кибеттән таптым Шунарга өстәп, яна ачылган китап кибетеннән калын гына “Татарча— русча сүзлек" сатып алдым
Кайтып кергәч тә. бүлмәдә түр почмакта уңай урын табып. Чиләбедә эшләнгән шактый зур сәгатьне элеп куйдык, аннары иңде ярты сәгать үткән саен анын тырышыпмы-тырышып, нәрсәләрендер жуылдатып, шыгырдатып, ашыкмыйча гына, чак кына сакаурак тавыш белән сукканын тынлап утырдык, шул чакларда бик тә канәгать булып, балаларча куанып, ни өчендер бер-беребезгә күз кысыштык
һәм менә без кабат кырык елны (бу вакыт эчендә Азатларның “теге" моңлы сәгате чит-ят кешеләр өендә ничә тапкыр суккандыр’ анын моңын аңлаучы булгандырмы9—боларын уйлавы да куркыныч!) кире чигереп, дөньядагы барча халыкларның юлбашчысы даһи Сталин җитәкчелегендә, ярыша-ярыши. көннән-көн ишәя генә баручы дошман өерен җинә-җинә. корбан арты корбан бирә-бирә, “коммунизм кыры күренә" башлаган әкәмәт заманаларга әйләнеп кайттык
Азаг хикәясен узган атнада өзелгән жиреннән башлап дәвам итте ..Балаларны каядыр көньякка алып китәргә тиешле вагонга кичкә таба җан кергән Башта күрше купега кыз балалар кереп урнашкан, аннары чират "Сәйдәшевлар купесьГна җиткән Төрлесе төрле яшьтәге, төрле милләттән булган малайларны өчәр-өчәр итеп башта ике сәндерәгә, аннары тагы өчесен аска—Азатларга каршы урнаштырганнар Ин ахырда кергән калкурак буйлы малай, ишек ябылуга ук. монда кемнең хуҗа икәнлеген күрсәтмәкче булган
—А ну. ыбыр-чыбыр, марш өскә!—дип башта Айдарга, аннары Робертка төртеп күрсәткән
Азат әкрен генә торып баскан
—Ә син кем?
—һо-о! Бусы ниткән камыр батыр тагы9—дигән әлеге малай Нәрсә, күз гөбеңдәге бер фонарь гына җитмәгәнмени? Тагы берәү кирәкме’ Мурзаев абыең ипи шүрлегенә дә менеп төшәр, күп сорамас'

“Мин мона уйлап-нитеп, әзерләнеп торырга вакыт калдырмадым,— дип сөйләде Азат Сәйдәшев—Үзен Мурзаев дип күкрәк төйгән бу малай актыгы миннән гәүдәлерәк иде, ихтимал көчлерәк тә булгандыр. Мин чак кына иелә төшеп, ун аягымны утыргычка терәп, башым белән анын күкрәк турысына кадалдым.. Мурзаев каршы яктагы утыргычка капланып төште, арт чүмече белән стенага бәрелде, ә мин аңа менеп тә атландым."
—Биреләсеңме?—дигән Азат хужа булырга яратучы малайга, тавышын булдыра алган кадәр усалландырып.
Тегесе хырылдаган гына.
—Биреләсеңме?
—Җибәр...
-Ну?
—Биреләм...
—Абый дип әйт!
Арттан Айдар тавышы ишетелгән:
—Абыкаччаем дип әйтсен!
“Илбасар’’ны шулай тәмам хурлыкка төшергәч кенә купега надзирательләр кереп, тәртип урнаштырырга тотынганнар. Сораштыра башлагач, купедагы малайлар беравыздан Азатны яклап чыкканнар. Күрәсең, ялт та йолт күзле, атаманлыкка омтылган үсмер боларга электән таныш булган, каннарына тоз салып өлгергән инде
Ни гаҗәп, Мурзаевны шундук җилтерәтеп алып чыгып киткәннәр һәм, әйтүләренә караганда, “изоляторга” япканнар. Хәер, монын изолятор түгел, хәтта җәза да булмаганлыгын балалар соныннан гына белгән...
Төнлә вагонны ниндидер бер составка такканнар Ләкин Казаннан китеп берәр сәгать үтүгә “Васильево” дигән җирдә туктап торганнар. Азат биредәге такта вокзалны, биек-биек тупылларны, шулардагы бихисап һәм чуман кебек зур карга ояларын истә калдырган.
Идел аркылы салынган тимер күпернен озынлыгы авыл балаларынын исләрен китәргән.
Аннары, Саранскида ахрысы, тагын бер ялыктыргыч тукталыш. Монда янә бер купега балаларны утыртканнар. Аннары Пенза шәһәре Тагын ниндидер шәһәр-шәһәрчекләр.. Вагон бала-чага белән тулган. “Халык дошманнары” бер Татарстанда гына мыни9
Поезд балаларны туган туфрактан көннән-көн ераграк алып китә. Көньякка, көньякка! Әле генә торналар торкылдашып киткән җылы якларга. Җылы микән анда, күңелләргә җылы керер микән9 Нигә сон паровоз кычкырткан саен йөрәк талпына, алгысына икән9 Нәкъ торналар тавышын ишеткәндәге кебек тыпырчына.
Көннәр тыныч узган Купедагы малай халкы беренче минуттан ук Азатны бәхәссез лидер итеп таныганга, арада бернинди каршылык килеп чыкмый Иртән ипи телемнәрен бүлешкәндә, алама одеял өчен тартышканда. гомумән, андый-мондый ризасызлык туа калганда, һәммәсе күз карашы белән генә булса да Азатка мөрәҗәгать иткән. “Мин берәүне дә рәнҗетмәдем,—дип сөйләде Азат —Кемне дә булса кимсетергә, кеше өлешенә керергә дә юл куймадым Беләсеңме, мин үземне ниндидер бер кыргый африкан кабиләсенең юлбашчысы итеп тойдым. Миндә хәтта башкалар өчен кайгырту, җаваплылык хисе туды Шулай, без—күбебез совет номенклатурасы балалары—ияләшеп киттек шикелле.”
Ахырда Киевкә килеп җиткәннәр. Киевкә дип, монда да алар тарихи шәһәрнең үзен күрмәгәннәр, төнге карангыда вагонны Киев каласының “абзар артында” туктатып, балаларны исемлек буенча санал төшергәннәр, санап кабул иткәннәр, санап дүрт “полуторка”га төягәннәр Гади йөк машинасында утыручыларны кеше күзеннән яшерү өчен чекистлар бик ансат юл уйлап тапканнар: ян-як бортларга, алга һәм артка табаклы фанер калаклап куйганнар Әлбәттә, кузовка икешәр кораллы конвой утырган Аларнын артсыз урындыклары булган, ә балалар юка гына итеп түшәлгән кылчыклы саламга тезелешеп ятканнар.
Шул рәвешле малайлар кич буе дүрткел күктә атылган йолдызларны санап барганнар, һәрхәлдә Азатнын күзенә йокы кермәгән.
Ярты юлда тукталыш ясап, малайларны уятканнар һәм. берәм- берәм машинадан төшереп, юл буендагы куак төпләрендә йомышларын үтәргә кушканнар. Шулай да Азат Робертны үзе белән алып төшкән.
Малайлар бер хәл, ә алгы машинадагы кызлар аерым-аерым төшүдән баш тартканнар ахрысы. Шуна аларга өчәр-дүртәр булып төшәргә рөхсәт ителгән, оялчан кыз балалар бер-берсен әрсез ай яктысыннан каплабрак торганнар.
Аннары машиналар колоннасы юлын дәвам иткән. Баш очында күренгән йолдызлар да үзләренен мәңгелек юлларында булганнар. Тан яктысы сызыла башлаганда Азатны борчулы. саташулы йокы баскан. Менә шул тынычсыз йокысында ул сәер бер төш күреп өлгерә "Имеш, үзебезнең зал бүлмәсендә көзге каршына килеп басканмын Ни гаҗәп, көзгедә берни күренми! Анда хәтта минем арттагы тәрәзә дә. чуар пәрдәсе дә чагылмый иде,—дип сөйләде Азат эчке бер калтырану белән — Бушлык...упкын...томан.. Мин. аптырап, көзгегә якынрак килдем һәм шунда гына, эремәгә салган фотокәгазьдә сурәт ачыла барган кебек, көзгедә миңа бик таныш йөз пәила булды. Ышанасынмы, ул син иден һәм син мина кулларыңны суздың.. Мин уянгач та дөньяда дустым бар икәнен, синен кул җылысын тоя идем әле. А. нинди шифалы, нинди сагышлы, нинди авыр тойгы бу...”
Шул чагында, әйтерсең лә безнең төкәнмәс гәпкә кушылгандай, Чиләбс сәгате тавыш биреп куйды.
Күрәмсең, килеп җитүләре булгандыр, башта хәрбиләрчә өзек- өзек сөйләшкән тавышлар ишетелгән, шалтыр-шолтыр тимер капка ачылган һәм, машиналар туктагач, Азат торып утырган Башкалар да уянып, киерелгәли һәм күзләрен уа башлаганнар.
— Ну, малайкалар, приехали! Җыеныгыз!—дигән надзирательләрнең берсе, Татарстаннан ук килгәне —Па-адъ-ем!
Халык дошманы дип игълан ителгәннәрнең балалары өчен махсус оештырылган ятимнәр йортындагы тормыш шулап "подьем"нан башланган.
rz -w- -w- омер 3” дип кенә билгеләнгән бу учреждениене, урта гасыр •• 1—1 кальгалары көнләшерлек итеп, ярга бүрәнәләрдән өйгән ике
Л JL метр ярым биеклектәге тоташ койма белән әйләндереп алганнар һәм анык өстеннән бала йодрыгы хәтле фарфор изоляторларга беркетеп ике буй чәнечкеле чыбык сузганнар. Бу чыбыклар электр тогына ялгана дип кисәтсәләр дә, малай халкы монын алай ук түгеллеген, куркыту өчен генә әйтелгәнен бик тиз ачыклый, ләкин, әлбәттә, хәйләләп, белми торуның бәлки кирәге чыгар дип. ышанган булып кылана
Мона кадәр 6v урын олкә җитәкчеләренең ял игү урыны булган икән Бирелә торак биналар, хужалык каралтылары, ат абзары, водокачка, зур мунча, бассейн, фонтаннар, чәчәклекләр, медпункт, кибет, ашханә, китапханә, радиоузел, кино залы, бию мәйданчыкларына кадәр булган. Өлкә комитеты секретареның дачасы ике казлы, ике верандалы, балконлы, анда хәтта ике өстәлле биллиард уйнау бүлмәсе дә каралган Ват рак дәрәҗәле түрәләрнең йорты, әлбәттә, тыйнаграк, гадиерәк. тәрәзәләре дә бәләкәйрәк сыман Коймага килгәндә, ул да элеккедән калган, номенклатур агайларның хосусый һәм шәхси тормышын халык күзеннән яшерү өчен корылган икән
Ил беркадәр аякка баскач, совет кенәнәренен аппетитлары да көчәя, рәхәткә ияләшкән саен, зәвык-ихтыяжлары ла үсә “Ял база сын күрше өлкәдәге матуррак җиргә. Днепр буена күчерәләр һәм акпулатларны
шунда төзиләр, бу территорияне үзләренә яшь алмаш әзерләү өчен пионер лагерена бирергә карар чыгаралар, ә ахырда, ихтыяҗ тугач, ул “Спецдом”га әйләнә. Түрәләргә хезмәт күрсәтүче персоналның кулай дигәннәре, ышанычлылары яна урынга ияреп китә. “Түбәнрәк сортльГларын да гел бетереп ташламыйлар, шушында төрлесенә төрле шөгыль табалар.
— Бер-ике айдан тормышлар үз эзенә төште кебек,—дип сөйләде Азат —Кышка безгә җылы кием бирделәр. Иртән ишегалдына чыгарып тезеп, физзарядка ясаталар иде Өстә әллә кемнән калган бушлат, аякта олтан салынган киез итек, ә без тырышыпмы-тырышып физзарядка ясыйбыз. Бәләкәчләрнең бушлат чабуы җирдән өстерәлә, җиңнәреннән куллары да күренми бичараларның. Ул кыхзарнын ничек интегүен күрсәң... Тамаша Мин менә хәзергә тикле шуны аңлый алмыйм мондый физкультураның кемгә кирәге булды икән? дим. Җитмәсә әле. физкультура укытучысы. Наливайко фамилияле бәндә, җикеренә, сүзен тынламаган- нарны алып калып “по-пластунски” үрмәләтә иде. Без ана "Чумак” дигән кушамат тактык, чөнки ул эпилепсия белән авырый һәм кайчагында авыруы безнен каршыда “тота”—кинәт яман ачы тавыш белән кычкыра да жиргә егыла, бәргәләнә башлый иде. Хәтта бер мәлне, по-пластунски шуышкан җиремнән торып. Чумакка ярдәм итәргә туры килгәне дә бар. Югыйсә ул телләрен тешләп бетерә, астын юешли иде, мәхлук. Чумак кайчандыр оста парашютчы булган икән дигәннәре исемдә.
Иртәнге яктагы тәрбия сәгатьләрендә байтак вакытны политинформация ала иде.
Политинформаторыбыз—завуч Петр Митрофаныч Петух—шагыйрь кеше булып чыкты һәр бәйрәмгә Иосиф Виссарионович Сталинны мактап бер шигырь яза да, шуны безгә ятлата иде. Ә үзе ул “Евгений Онегин”ны тулысынча яттан бикләгән һәм жае чыккан саен безгә укый иде.
"Мин Пушкинны шул Петух аркылы гына беләм,—дип елмаеп куйды Азат,—Кыш, яз турындагы гүзәл шигырьләрен әле дә булса хәтерлим. Шунар азмы-күпме рәхмәтлемен...”
Мондагы тагы бер истә калырдай кеше культмассовик Соня булган. Ат караучы мыеклач Вася дәдәй Соняны "Ял базасьГнда эшләп йөргән чагыннан ук белә икән. Ул бирегә массажистка булып килгән. Кыска җинле ап-ак халат киеп, таза, көчле, матур беләкләрен күрсәтеп йөргән җиләктәй кыз булган әле. Якындагы хуторда туып үскән Әмма Өлкә комитетының беренче секретареннан башлап гади бүлек мөдирләренә кадәр матрас булып ята торгач, түбәннән-түбәнгә тәгәрәгән Сонечка. Таушалган. Базары төшкән Эчүгә бирелгән. Аннары аны кинозалга беркеткәннәр, чәчәкләр өчен дә җаваплы иткәннәр бугай. Азатлар заманасында инде “детеныш"ларнын культуралы ялын тәэмин итүче массовик дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм иртәдән алып кичкә кадәр кызмача йөри торган Соняны балалар “Нормальный ход” дип атаганнар. Әллә исереклеген сиздермәскә тырышып бәдәнен гел киеренке тотып атлаганга, әллә башка бер сәбәптәнме—монысын Азат хәтерләми инде.
—Системаның тагын бер корбаны ,—дип "әйтә куйдым мин.
—Әйе. Ләкин кыз балалар "Нормальный ход” безне күздән яшь чыгарлык итеп чеметә дип зарланалар иде ..
—Массажистка гадәте..? Садистка?
—Белмим. Массовик буларак, ул “ватык телефон” уеныннан башканы белми иде. әлбәттә...
Декабрь башларында, “Сталин конституциясе" көненә туры китереп, балалар йортына "Павел Корчагин" исеме бирелә Бу турыда урындагы хакимият карарын тантаналы линейкага тезелгән балалар каршысында яңгыравыклы тавыш белән, зәвыклап, илһамланып завуч-шагыйрь Петух укый Анын белән янәшә пионер галстугы таккан мәгъруранә Сонька, җиңенә кызыл бәйләгән физкультура укытучысы “Чумак" басып торалар Ахырда балаларны кул чабарга мәҗбүр итәләр. Аның каравы кичке чәйгә
_________________________________________________________ — "борын саен'* берәр ябышкак карамель эләгә.
Шул көнне Азат төш күрә. Имеш, ул Павлик Морозов икән Имеш, әтисе—халык дошманы турында Азат әләк язып, ялтыр күнитекле оперта тапшыра һәм шабыр тиргә батып уяна Нәкъ шушы көнне ул Робертка гомерендә беренче һәм сонгы тапкыр суга, чөнки сабый күңелләрне агулый торган "политәнгәмә'дән сон әтисен "халык дошманы" дип атый. Аннары Азат энесен кочаклап жылыи. икесе дә. юк—өчесе дә— мангаиларын манганга терәп жылыилар. Роберт абыйсын юатырга тотынып "Юк. әтиебез дә. әниебез дә халык дуслады!"—дигәч кенә Азат белән Айдар елмаеп жибәрәләр
Спецдомда күпчелек балаларга яна фамилияләр бирелә Советский. Уральский. Казанцев. Москвин. Комиссаров һәм тагын әллә нинлиләр Шул рәвешле Сәйдәшевләр Казанневларга әйләнә дә куя Янәшә корпустагы Ганжә исемле кызга ла Казаниева фамилиясе тагалар
“Ганжә—Галя. Галка..
Ганжәне Азат яхшы хәтерли Әнә ничек матур итеп елмайды ул Ганжә—Галя исемен әйткәндә Күрәмсең, спецдомда Ганжәне !аля- Галка дип йөрткәннәр
Ганжә вагонга Казанда ук утырган тугыз кызнын берсе икән Анын әтисе Татарстан башкаласында утызынчы еллар башыннан ук зур “Авиаст- рой" төзелешендә инженер булып эшләгән, ел саен мактау грамоталары алып килгән, партконференцияләрдә делегат булып катнашкан Ләкин 1932 елда Саба дигән авыл җирендә, социалистик ярыш жәеллереп. "Авиастрой" төзелеше өчен ун мен кием чабата җитештерелүен тәнкыйтьләп, "Авиастрой'Та ботинкалар кирәк дип сөйләгәне өчен аны берничә аи таш капчыкта яткырып чыгаралар. Анын бу “гонаһын" органнар инде беркайчан да онытмыйлар, җиде елдан сон. янә дошман эзләү кампаниясе кузгалгач. НКВД козгыннары аны төнге сәгать икедә алып китәләр
Биредәге кызлар әле бала тына булганга, бәдәннәре тулышып түгәрәкләнеп җитмәгән. Ал арны Сонька "утын пүтәннәре" дип үрти Ә Азат Ганжәнен матурлыгын,—ә бәлки иртәгә генә чәчәк атасы матурлы гындыр.—гоя инде. Кызганыч, аларга аралашырга туры килми, шул кино караганда, үзләре оештырган концертларда гына малай шомырт кара күитс. озын толымнарын ике уч гөбе хәтле аркасына салган бу кызчыкны читтән генә сокланып күзәтә. Сөйләшкәннәре булмаса ла. исәнләшеп йөриләр, ни әйтсән дә якташлар һәм. өстәвенә, адашлар ягъни фамилиядәшләр бит
Язга таба алар танышып киткәннәр Бусы болай булган
Балалар колониясендә Мурзаев дигән юньсез малай да бар биг әле. Поездда бәргәләшеп алганнан сон Азатнын Мурзаев белән юллары бүтән кисешмәгән. Агар төрле корпусларга эләккән, бригадалары ла төрле булган, ә очраклы рәвештә күзгә чалынса. Мурзай "Азат абыкаччаен күрмәмешкә салышкан Үч тота торгандыр әлбәттә. Андыйлар у ггәнче үч саклый, диләр бит. Нгг сәбәптәндер әувалге фамилиясен лә калган Мурзаев үз гирәсеггә алты жиле үсмер малайны туплап өлгергән Атар инде кечкенәләр өлешенә дә кереп, хәтта ашка салынган барлы юклы ит кисәкләрен талап ала башлаганнар Жаен тлры китереп, кызларны та рәнҗетәләр икән
Беренче Ман бәйрәме алдыннанрак. Ленин бабай туган көнне, территорияне җыештыру буенча "коммунистик өмә игълан ителә Өмәдә “Спецдом'Пын күзлекле һәм чахоткалы начальнгп ынан алып ихата почмакларын тагы дүрт каланчада каравыл торучы әрәмтамаклар! .1 кадәр барлык тәрбиячеләр, педагоглар, хәпа Вася агай белән анын инвалид карчыгы ла катнашканнар Чыннан ла. узе бер бәйрәм төсле булган бу өмә Ачлы -ТУКЛЫ йөргән балаларга физик эш нинди бәйрәм булсын инде югыйсә?
Мен.» шушында Азат фәлсәфәгә дә бирелеп алды Күмәклек тойгысы дтәмн сыйфат түгел, ул безгә көтү-кәгү булып йөргән хайвани
IS. заманаларыбыздан калгандыр..,—диде ул.—Әлбәттә, өердә без үзебезне көчле тоябыз..."
Мин Азат белән бәхәсләшмәдем.
Өмәдә Азатка төп корпус каршындагы инде берничә ел эшләми яткан ташландык фонтанный чәрдәкләнеп беткән бетон бассейнын чүп- чардан чистартырга һәм шуңа су тутырырга кушканнар. Суны төп территориядән бераз читтәге буадан атлы мичкә белән дядя Вася китерә торган, көянтә-чиләкләп кызлар да ташыганнар. Чумак Азатка кемнең ничә чиләк китергәнен кәгазьгә язып барырга кушкан, һәр кыз исеме янына Азат икешәр артык сызык сызган, ә Ганжәне яклап торасы да булмаган, ул болай да өч көянтә суны артык китергән. Әйләнеп килгән саен бер-ике сүз алышырга өлгерәләр икән...
Ахырда Ганжә оялып кына:
—Минем үтенечем бар, Азат... Әйтимме?—дигән.
—Әйт.
—Мурзаев шайкасы кызларны бүлешә башлаган...
—Ничек инде ул... бүлешә..?
—Килә дә: "Син. кызый, минеке" дип игълан итә.. Карулашсаң, жаен табып, күмәкләшеп көчлибез дип куркыталар икән. Риза булсаң, сиңа башка берәүнең дә хокукы юк, имеш...
—Шуннан?
— Бүген кичке аштан сон клуб янында, кино алдыннан безне Мурзай көтеп торачак... Мин аңа жавап бирергә тиеш.
—Жднын алам мин ул хәшәрәтнең!
—Алар анда бишәү-алтау була, Азат. Куштаннары җитәрлек анын. Кесәсендә үткер кадак та йөртә...
—Мин анардан курыкмыйм, бер сызгырсам, ярдәмгә дистә ярым малай килеп җитәчәк!
—Беләм анысын. Ләкин сезгә сугышырга һич ярамый... Мурзай монда махсус җибәрелгән шпик ул. Әләкче. Аның әтисе Казанда авиазавод төзелешендә эшләгән, аны улы белән цемент урлаганда тотканнар... Алар сәяси гаепләнмәгән, караклар алар..
—Каян беләсен?
—Әтием сөйләгән иде. Бу турыда гәзиттә дә яздылар.
—Яхшы. Юк ла, яхшы түгел инде... Болай итәбез: кичке аштан сон мин дә шунда булам, ә син тот та минем янга килеп бас. Калганына борчылма. Ышанасынмы’
— Ышанам. Мин сина ышанам, Азат.
Кичке вакыйгалар нәкъ Азат әзерләгәнчә килеп чыга. Клуб болдырында басып торган кызлар янына койрыкларын иярткән Мурзаев килә. Биеп-биеп кенә атлый, куллар кесәдә, сәләмә кепкасын кырын салган, эре генә сызгырынган була. Маймылланып, әллә кайсы кинофильмдагы хулиганга ошарга тырышуы.
—Йә, хур кызлары, ни әйтәсез?—дигән шамакай, кулларын уыштырып.
Шул мизгелдә Азатныкылар—һәрберсе бер кыз янына—килеп басканнар. Ганжә Азатка елышкан.
—Падлы...—дип ысылдаган Мурзай теш аралаш һәм ун кесәсенә тыгылган.
—Артына борыл,—дигән ана Азат тыныч кына,—Без унбиш, сез алты бөртек. Измәңне изәчәкбез! Бер очтан Казанда цемент урлаганын өчен дә эләгер Аңлашылдымы? Ашханә тәрәзәсеннән керергә йөрүегезне дә начальникка җиткерербез, чөнки син безнең өлешне ашамакчы буласын. Йә, йә, боргаланма—мин бөтенесен дә беләм. Ә үткенләгән заточканны хәзер үк җиргә ташламасан. үзеңне инвалидка исәплә, әләкче! Шылдымы?
—Син нәстә..? Нишләгән әле без? Кызлар белән шаяртканга ...
—Заточканны ташла, хәшәрәт!
Мурзаев як-ягына каранган, ярдәмгә өметләнеп, иярченнәренә күз
ИГЕЗӘК.ТОР
төшергән. Тегеләре, борыннарын жыерып. читкә борылганнар
Заточка, чалбар балагы эченнән шуып төшеп, баскычтагы аяк киеме кыра торган тимергә бәрелгән
—Хәзер ычкыныгыз моннан'
Иярченнәре берәм-берәм болдырдан төшеп корпусларына таба киткәннәр Мурзаев аларга иярмәкче булгач, берсе—карсак кына бер малай—артка таба төкергән дә
—Якын килмә, сасык!—дип ырылдаган
у көнне мин Яшел Үзәндә куна калдым
Тәвәккәллек Сугышмыйча калу мөмкин түгел икән—беренче бхлып ор' Күрәмсен, Азатнын девизы шундый булган Тайга кануны Җәһәннәмнең үзенә үк булмаса да. Азатлар тәмугнын алдына, ишек төбенә үк килеп эләккәннәр ич! Ә без. Ә без. алар белән чагыштырсан. ожмах бакчасында үскәнбез мени? Сталинчыл-мичуринчыл жәннәт бакчасында?
Менә шушы уй белән йоклап кителгән
Яшел Үзәндә әтәчләр бар икән әле. Мин ялгыз әтәч кычкырган тавышка уяндым. Казанда да шулай, этләр ләңгелдәшә байпаса уянам мин
Азат эшкә төштән сон гына барасы булганга, безнең вакытыбыз байтак иде әле. Табак-савытларны юып. кичтән әзерләгән ризыкларны җылытып капкалап алгач, иртәнге базарга чыгып, кичә күреп калган жирдә авылдан бер әби тутырып китергән бик матур һәм йомшак ике мендәр кыстырып кердем Азат каршы килеп маташкан иле дә. "Мин кабат баш астыма таш салып йокларга разый түгел" дигәч, бәхәсләшмәде, елмайды гына Ул үзе. гомер буе күчмә тормыш алып бару аркасында, һәртөрле унайсызлыкларга күнегеп беткән һәм аларга бик игътибар итми иле шикелле Аның бәдәне тимер кебек ныгыган, каткан, ә сөякчел кулларын ул көн саен кирпечнен тар ягына суга-суга чыныктыра икән Соныннанрак. мин бик кызыксынгач, ул өр-яна кызыл кирпечне уч кырые белән сугып, урталай ярып күрсәтте
Димәк. Азат үзен шулай чыныктыруны кирәк санаган Чит илләрдә, горбәтгә йөргәндә, бәлки кирәге дә чыккандыр
Теге көнне Мурзаевны хур итеп клубтан сөреп җибәргәч, кино караганда Азат озын эскәмиядә Ганжә белән янәшә утырган “Мин Ганжәнен тән җылысын, чәчләренең исен тоеп исереп утырдым.—дип сөйләде Азат —Мин үземне бәхетле хис иттем Менә хәзер шул язгы кичтә нинди кино караганыбызны үтерсәң дә хәтерләмим' Ниндидер патриотик фильм иде бугай
Ә "Нормальный ход” залда эскәмияләр арасында йөреп тамаша чыларны барлаганда боларга сөзеп-сөзеп кенә карап киткән “Хисләрем ташыгангамы, мин Соня түтинең зәңгәр күзләрендә усаллык күрмәдем."— диде Азат
'‘Спецдом"да чын мәгънәсендә мәктәп программалары буенча уку булмаган Роберт һәм аның белән бер тирәдәгеләрне хутордан мөгаллимә апа китеп укырга-язарга, хисап башлангычларына өйрәткән хәтта журналга "яхшы", "урта", “начар" билгеләре дә куя торган булган Ә өлкәнрәк балалар кул хезмәте һәм көндәлек политинформация дәресләре белән чикләнгәннәр тарих та. география дә шул булган Дингә каршы дәресләрдә исә әз-мәз төрле фәннәрнең нигезләреннән "авыз иткәннәр" Айларга килгәндә, дәресләрне Азат аңа үзе биргән—исендә калганнар буенча гына инде, чөнки бирелә уку ярдәмлекләре һәм дәреслекләр булмаган Дөрес, колония начальнигы "киләсе уку елыннан җиде класс ачачакбыз.
81L
без сездән коммунизм төзүче каһарманнар—Чкаловлар, Гризодубовалар, Стахановлар, Мичуриннар. Чапаевлар, хәтта актриса Любовь Орловалар тәрбияләячәкбез”, дип вәгъдә иткән һәм. ышандырырлык булсын өчен, арык йодрыгы белән өстәлгә дә сугып куйган.
Хыялый начальник... Борын астындагыны да күрми торган романтик. Әллә соң гап-гади кыланчыкмы, артистмы?
—Германиянең СССР га басып керүе турында без—тоткын балалар— 22 нче июньнең бөркү кичендә генә белдек, чөнки иртән үк, ару гына сөйләгән җиреннән, радионы капыл өзделәр. Тәрбиячеләрнең һәм форма кигән надзирательләрнең чыш-пыш килүе, тәшвишле ыгы-зыгысы безне, әлбәттә, шомрайтты. Өстәвенә көпә-көндез бүлмәләребезгә куып керттеләр. Ниндидер гадәттән тыш хәл булган—без шуны гына шәйләдек. Ләкин нинди хәл? Нинди афәт? Сугышмы? Кем белән?
Ак финнәрне күптән түгел генә тукмадык дип беләбез. Хәсән күле буенда япон самурайларының арт сабакларын укыттык. Бичара төрек Босфор белән Дарданелл бугазларын тартып алмагайлары дип кан калтырап яши. һитлер безнең белән дус хәзер. “Без җиңәлмәгән дошман тумаган!”— дип күкрәк киереп җырлыйлар иде туган якларда, шулай бит? Хәзер җырлыйлармы?
—Хәзер бик ишетелми. Музыкасы яши...
—Ә бит бу җыр ул чордагы карашларны бик дөрес чагылдырган... Хәтга без дә, ни рәнҗетелгән һәм кимсетелгән булсак та, нәкъ шул рухта тәрбияләнгән, шуңа инанган идек. Ышанасыңмы, тормышымның иң авыр минутларында мин авыз эчемнән генә: “Без җиңәлмәгән дошман тумаган!" дип кабатлый торган идем. Бөтен татарчам һәм бөтен догам шул булды минем. Крематорий миче авызында да колак төбемдә шул җыр янрап торды, шул коткарды сыман...
Әйе, кичкә бөтенесе дә ачыкланды. Безне линейкага тезеп, начальник фашист Германиясенең хыянәтчел төстә илебезгә басып керүен хәбәр итте. Чик буенда авыр сугышлар бара. Кызыл Армия илбасар һөҗүмен туктаткан. Күп тә үтмәс, без дошманны тез чүктерербез. Аны үз өнендә дөмбәсләрбез! Хыянәтчеләргә, фашист ялчыларына, шпионнарга үлем!
Ахырда безне “ура” кычкырттылар. Сыеграк чыкты безнең “ура”, сыеграк...
Атна үтте... Көтәбез. Ун көн дә үтте... Күрәсең, фронттан жылы хәбәрләр килмәгәндер, политинформация сәгате унбиш минутка гына сузыла башлады, завуч Петух сүзгә бик саранланды, артык сүз ычкындырмагаем дип курка иде. ахрысы. Шулай да көн саен һава һөҗүменә каршы артиллериябезнең ничә фашист самолетын бәреп төшергәнлеген әйткәч, үз ялганыннан үзе кайнарланып, берәр яңа шигырен яңгырата иде.
Көннәрдән бер көнне аяз күктә көнбатыш тарафыннан ап-ак эз калдырып ниндидер бер самолет очып килгәнен күрдек тә, бассейн янына җыелыштык. Мондый әкәмәтне элек беребезнең дә күргәне булмаганга, әзрәк шүрли калдык. Бер без генә түгел, ихата почмакларында, каланча башында торган мылтыклы каравыл да күзләрен күктән алмады. Самолет күкне кап урталай ярып очып үтте дә, бер утыз минуттан, әүвәлге эзе инде эреп югалгач, кире көнбатышына юл тотты...
— Германныкы,—дип нәтиҗә ясады хутордан азык-төлек алып кайткан Вася дәдәй, арбасыннан төшеп —Ярапланның яңасын ясаганнар, каһәр суккырылар. Киевне карап китте бу... Ай-Һай, мондый биек оча торган аждаһаны ничек бәреп төшермәк кирәк? А ну, егеткәйләр, бәрәңге капчыкларын чоланга кертик әле! Чөгендер катыш, бик бәргәләмәгез!
Капчыкларны ашханә чоланына кертеп урнаштыргач, Вася агай Азатны ат тугарышырга чакыра. Азат атны әйбәтләп тугара (чөнки беренче тапкыр гына түгел), дирбияләрнең һәркайсын лапас астындагы тиешле чөенә элеп куя, бахбайның ашарына сала, эчертә, ә Вася агай карт сөякләрен ял иттереп, чүлмәк төребкәсен пыш-пыш суыргалап утыра.
—Йә, кил әле бирегә,—ди ул. Азат эшен бетергәч—Житди сүз бар
Азат картлач янына килеп чүгәли.
—Эшләр шәптән түгел...—дип башламакчы була да карт, сүз жаен таба алмагандай, озак кына дәшми тора. Аннары кинәт сорап к\я
—Энекәшләрен икәүме әле?
—Икәү.
—Әйбәт малайлар сез, Азатко... ’’Аллах"ыгыз сезгә бәхет-тәүфыйклар бирә күрсен Ә дөньялар... дөньялар яман!
Шуннан сон гына Вася агай, абзар капкасын ябып, үзенсн хуторда ишетеп кайтканнарын Азатка пышылдап кына сөйли
Немец ажгырып килә икән Инде күрше өлкәгә кергәннәр. Танк, мотоциклларга каршы кадими Буденный кавалериясе ни эш кыра алсын?! Адәм көлкесе Немец кулында автомат, бездә—патша ясаткан штыклы мылтык, анысы да житми икән. Ялан кул белән атакага җибәрәләр, һәммәсе шунда ятып кала, ди...
Хуторда ир-ат күзгә чалынмый икән Яшьләрне кырып-себереп армиягә алганнар Ветфельдшер Михаил үзе теләп язылган Ана нәрсә’ Дуадак каз шикелле япа-ялгыз. Елап озатыр кешесе юк Шул. безнен Сонька еласа гына инде...
—Ә Сонька аңа кем тиеш?—дип бүлдерә картны Азат
—О-о Ничек яратышалар иде алар! Ничек пар килгәннәр иде
—Ә ни булды?
—Ни булсын?! Хезмәт алдынгысы комсомолка Соняга бер шәһәр түрәсенен күзе төшкән. Райкомол секретарена әйткән бу чибәр кызны ял базасына эшкә алсан, райкомга утыртам үзенне, дигән Тегесе ниләр белән кызыктыргандыр, алла белсен, ләкин тиздән Соня шушында массажистка булып эшкә урнашты Михаилы, әлбәттә, аяк терәп каршы торган, егетнен күңеле сизгән, күрәсен Соня-Солнышкосына ялынган киләсе елны техникумны бетереп кайтам, гөрләтеп туй итәрбез дигән Әйдә, бүген үк язылышыйк дип караган. Ә Соньканын үз планы—син кайтуга туйлык акча әзерләп куям, фәлән дә фәсмәтән
Ә киләсе елны сон булган инде, сон Тәҗрибәле җитәкчеләр, карт төлкеләр, комсомолка Соняны тәмам кулга ияләштереп бетергәннәр Айлы, сандугачлы бер Украина төнендә Сонька анадан тума килеш фонтан әйләнәсендә биегән Аны ач күзле, азгын, исерек дистәләгән кызыл айгыр тамаша кылган Ихахай да михахаи Аннары кул- аякларыннан тотып суга ыргытканнар . Алай да айнымаган Сонька, үрмәләп чыгып тагын биергә тотынган
Василии агай инде эре шәһәрләрдәге халыкны һәм мөһим заводларны күчерү башланганын әйтте. “Спецдом"ны да каядыр Себертәме. Казагыстангамы күчерергә тиешләр икән Кичә бирегә район вәки ie килеп, персоналның гомуми җыелышында нәкъ шушы мәсьәлә каралган Тик шунысы бар: станциягә илтү өчен фәкать өч йөк машинасы биреләчәк, шуңа күрә беренче чиратта документларны, кыз балаларны һәм тәрбия челәрне алып китәчәкләр, малай-шалай икенче чиратка каласы икән “Өлгерсәләр , —дип башын чайкый Вася агай.—өлгерсәләр Немец инде, артык каршылык күрмичә генә, машинада сыбызгысын сызгырта-сызгырга. “Uberalles’ biH жырлый-җырлый килә икән ”
Вася агай Азатка кичә үзе шаһит булган тагы бер вакыша турында сөйләгән. Әлеге вәкил белән Соня арасында коточкыч ызгышны кү зәтергә туры килгән ана
Мунчалдынла камыт ремонтлап утырганда, ишек ярыгыннан күрә бу: ат абзары янындагы агач эскәмиягә башта район вәкиле, аннары Соня килеп утыралар. “Нинди яшерен сүзләре бар икән боларнын* дип уйлый карт һәм ишек янынарак килеп колак сала
-Мине беренче чиратта китәчәкләр исемлегенә керт'—дип таләп итә Соня
—Юк. кертә алмыйбыз,—ди ана вәкил,—Җирле халыктан булган персоналны гомумән алмаска боердылар, мин менә, элекке танышлык хакына, сезне, гражданочка, исемлеккә теркәп, югарыдан килгән күрсәтмәне болай да бозам әле... Иске дуслык хакына...
—Дуслык, пычагым! Синен “дуслык" бөтен гомеремне пыран-заран китерде минем... Йа раббым, син кабихнең тасма теленә ышанып килеп каптым бит мин бу бардакка... Син бит мине зина юлына бастыручы! Син бит мине шәнкерле түрәләренә саттың, хәшәрәт! Ничек дус булыйм ди мин сиңа? Бу дөньяда бер генә дустын да юк синен! Булырга тиеш түгел!
—Үлчәп сөйләргә киңәш итәм, гражданочка. Юкса...
— Нәрсә—юкса? Советка каршы дип, сәяси “илле сигезенче”не чәлерсеңме, Дзержинский? Курыкмыйм! Мина монда барыбер көн күрсәтмәячәкләр, минем кемлегемне районда белмәгән кеше юк, аңлыйсынмы— миннән җирәнә халык, җирәнә! “Фиркале матрас” минем кушаматым, аннары гына “Нормальный ход"... Әнкәем, мине бәхилләмичә, акылыннан язып гүргә керде... Адәм күтәргесез гөнаһлы мин, ә сез. ялган фирка әгъзалары, мен кат гөнаһлы!
Соня кызганнан-кыза һәм ахырда вәкилнең түгәрәк чыраена төкереп, элеккеләренә тагы бөрчек-бөрчек юеш шадралар өсти. ..
Тегесе сикереп тора, бер жине белән битен сөртеп, икенче кулы белән кобурасына ябыша.
Чыгырыннан чыккан Соня инде һич тыела алмый:
—Атасыңмы? Мә, менә шушында төбәп ат!—дип, чигүле ак кофтасын ике якка умырып төшерә,—Күрәсеңме? Күкрәкләремне күрәсеңме? Бик кызыгып йөрсәң дә, сиңа бит алар тәтемәде. Ләх исерек чагымда да мин синең кемлегенне онытмадым күтләк! Обком секретаре белән икәүләшеп нинди кети-кети уен уйнаганыгызны белми дисенме? Шакшы хайван сез, педерастлар...
Менә шул чагында, йөткергәләгән булып, мунча ишеген шыгырдатып ачып, камыт тоткан Василий агай чыга.
—Нигә дип тавышланасыз әле болай?—дигән аларга картлач.— Соня, доча, кайгырма, менә алашаны җигеп бирермен, утыр да кит. бахбай бетерешкән булса да, станциягә тикле түзәр, шәт... Монда инде атның кирәге калмый бит. дөрес аңлаган булсам?
—Дөрес анлагансын, Фомич,—дигән вәкил, Вася агайның атасын искә төшереп,—дөрес анлагансын.
Соня бер сүз әйтми генә, куллары белән шәрә күкрәген каплый да. алпан-тилпән атлап, төп корпуска таба китеп бара.
—Фомич, дәшәсе булма!—ди шуннан сон вәкил.—Ләм-мим!
анҗәләрне икенче көнне үк алып китәләр. Кызлар һәм персонал утырган машиналарны озатырга малайлар җыйнаулашып чыга. Җылыйлар кызлар, шушы сәләмә киемле, инде ярым кыргыйлашкан, усалланган, якты дөньяга каш астыннан гына карый башлаган малайларның монда калуына кайгырып, үксеп-үксеп җылыйлар... Әйтерсең лә үз балаларын җуялар . Хәтта ни кырыс тәрбиячеләр дә күз яшьләрен сөрткәли. Аларнын да. җылы урыннарын ташлап, билгесезлеккә таба китүләре бит. Малайлар Пушкин булу турында хыялланган уңгылыксыз завучларын да, Чкалов даныннан мәхрүм калган бәхетсез һәм зәгыйфь Чумакларын да сонгы тапкыр күрәләр.
Мине онытма.—дип пышылдый Ганҗә, үзе кузовтан Азатның кулларына таба үренә.—Син исән калачаксың!
—Син дә онытма.
—Онытмам!
Г
Бөреләнеп кенә килгән хисләр—самими, яшь, ганжә мәхәббәт шушында өзелә.
Бу көн вакыйгаларга бай булган.
Ин элек Мурзаевнын, бер-ике куштанын ияртеп, “спецдом"нан качып киткәнлеге ачыклана. Буш кул белән китмәгәннәр, әлбәттә, ашханә тәрәзеннән кереп, каты-коты ризык чәлдергәннәр. Әмма администрация шау-шу куптармый. Качканнар һәм вәссәлам! Сукбайларны эзләп маташыр чакмыни?
Төштән сон хутордан почтальон килеп, сәерсенгән һәм ап-аек Сонькага ике хат тоттыра Фронт хатлары. Берсендә кызылармеец Михаил Журавельнен батырларча һәлак булуы турындагы рәсми хәбәр, икенче хат—Михаилнын үзеннән. Ул аны контратакага барыр алдыннан язган Кәгазьгә төшерергә нинди үтемле сүзләр тапкандыр Михаил—анысы карашы, ә Соньканын Ленин бюсты өстенә үк портреты да эленгән кызыл почмакта—фикус гөле янындагы яшел постаулы өстәлгә капланып бәргәләнә-бәргәләнә жылаганын Азатнын энесе Айдар күргән
Колониянең барлы-юклы администрациясе һәм калдык-постык каравылы, каяндыр машина юнәтеп, сонгы документларны һәм көрән төстәге сандык-сейфны төяп. начальник җитәкчелегендә, төнлә “спецдом”ны язмыш кочагына ташлап тавыш-тынсыз гына киткән дә барган Иртәнгә инде монда өч дистә малайдан һәм барыннан да хәбәрдар Вася агай белән анын чукрак карчыгыннан башка бер жан да калмаган Инде малай-шалай белән дуслашып беткән нәселсез, ләкин гәүдәле һәм гөбедән чыккандай калын тавыш белән өрә торган Полканны да алмаганнар-алуын Өстә мылтыклы шәүләләре булмагангамы, каланча башлары да күңелдә әллә нинди шомлы, каршылыклы уйлар уята— каравыл юклыгы шатландыра, ләкин шул ук вакытта кошлар киткәч ятим калган сыерчык оясы шикелле кызганыч та сыман Аңламассың бу күнелне
Ирек исе килә... Дары исе килә. Икесе дә исертә.
Ә Сонька? Ә Сонька беркая да китмәгән Анын гәүдәсен Вася агай иртән иртүк багор белән буа төбеннән эзләп тапкан һәм малайлар торгалаганчы такта-токтадан табут, аннары агач тәре дә әмәлләп өлгергән була инде.
Культмассовик Софья Татаркинаны буанын аргы ягында кашлак урында малайлар казыган тар кабергә җирлиләр. Җеназага хутордан кеше чакырып тормыйлар, табут өстендә Вася агайның карчыгы гына нидер быдырдый, укына. “Ә Соня табутта тыныч кына йоклаган кебек ята иде. борышы мәрмәр алиһә кебек гүзәл..,”—дип пышылдады Азат, ничә еллар үткәч, мина сөйләгәндә.
Әлбәттә. Соня үзе суга ташланган Юк. ташланмаган, моны Василий карт Азатка бодай сойди Төнлә белән, күпме үгетләсәләр дә, Соня машинага утырудан баш тарткан. "Минем урыным монда.’ —дип кырт кискән.
Машина китеп баргач, бөтен колониягә һәм ятим малайларга бердәнбер химаяче булып калган Василий Фомич тимер капканы үз кулы белән дөмбердәтеп яба. хәтта бикләп куя Шулчагында Соня калитканы ачтырып, ныклы адымнар белән буа ягына таба юнәлә.
Берничә минуттан Василии карт анын артыннан китә
-Башкайларыма тагын бер гөнаһ алдым,—дип сөйли ул Азатка, чөнки, дөресен әйткәндә, күңелен бушату өчен бүтән сөйләр кешесе дә булмый —Куак артына посып, Сонянын башта кыек яулыгын, чүәген, ахырда оекбашын салып, яр буендагы яссу ташка ничек ипләп һәм тәртипләп гезеп куйганын, чишенеп маташмастан, ялан аяклары белән әкрен генә суга кергәнен әсәрләнеп карап тордым
Игәге суга тигәч тә туктамаган Соня. кулларын салындырган килеш, һаман тирәнгәрәк атлаган. Менә су анын биленнән кочкан күкрәк турысыннан, муенына сарылган.. Менә анын әллә сары, әллә инде ай
яктысыннан агарган чәчләре башта су өстенә таралганнар да әкренләп- әкренләп күмелгәннәр, күмелгәннәр Аннары су бер чупырдап ала. бераздан чал чәчләрне йоткан түгәрәк дулкыннар да тына, тынычлана.
Кычкырмаган, коткарам дип суга да атылмаган Василий Фомич. Тәңредән иңгән бу дәһшәтле үлемнең күзенә чекерәеп караган көенчә, үзләренең һәркайда яраклы "Отче наш’ларын укыган. “Гөнаһларыбызны ярлыка, без дә бурычлы булганнарны кичергән күк. Яманнан коткар безне... Амин.”
—Син мине бәгырьсез икән дип уйлама. Азатко Менә хәзер дә. үзем сина сөйлим, ә йөрәгем сыкрый... Соня дөрес итте. Моны алла аңа үзе кушкандыр дим мин. Үзе кушкач, колына ожмах капуларын да ачар Соня апан Мишкасы белән, ниһаять, ахирәттә кавыштылар.. Авыр туфраклары жинел булсын.
—Ә менә безгә алла биргән чаклысын яшәргә кирәк,—дип очлаган ул сүзен —Малайларны жый—Ленин почмагына. Сөйләшегез, нишләргә икәнен уйлашыгыз, чөнки сез хәзер үз иркегездә. балакайлар. Дүрт ягыгыз кыйбла. Әмма ләкин малайларны бер син генә тота аласың Берәр сәгатьтән мин дә керермен
Азат сонга кала язган Югыйсә тагы биш-ун минуттан бер өер малай, ашханә белән буфетны тазартканнан сон, азык-төлек келәтен дә туздырып ташлыйсы булган. Азат күренүгә, һәммәсе туктап, тынып калганнар.
—Стоп!—дип кычкырган Азат —Ни кыланасыз, бандюгалар' Вәхшиләр! Атагыз кем. анагыз кем?
Гадәттәге кебек, тәртипне тиз урнаштырган.
Василий Фомич кинәш иткәнчә, бөтенесен уртага салып сөйләшергә булганнар. Лениннын арзанлы гипстан койган һәм кат-кат ак буяу белән буяганга күз төпләре чак кына шешенкери төшкән бюсты янына утырып. Азат мәсьәләне кабыргасы белән куя:
-Вася агай бүген-иртәгә хуторга фриц керәчәк, әлбәттә, безне дә әйләнеп узмаячаклар, ди Нишлибез, биштәрләп капчык асып, көнчыгышка. Рәсәйгә юл тотабызмы, таралышабызмы, әллә шушында калып торабызмы?
—Монда калып нишлик9 Әллә немчура үзебезнең Чумактан аруырак булыр дисенме9
Немецләр безне азиат дип. түбән сортлы раса дип чутлыйлар икән-дөресме? Алар безне чебен урынына да күрмәячәк!—диючеләр күбрәк булса да, арада:
—Көтик бераз. “Спепдом”нын яшелчә жире бар, буадагы балыкның бетәсе юк. Үзебезнекеләр әйләнеп кайтканчы жан асрарбыз әле,—дип санаган утрак тормыш яклылар да җитәрлек булган.
Шулчакны бүлмәгә Василий Фомич кереп, ишек янындагы табуреткага утырган Түрдән урын алырга чакырсалар ла. карт мондый хөрмәттән баш тарткан. "Без президиумда утырып өйрәнмәгән,**—дигән
Ахырда мондый фикергә килгәннәр “Кем тели—бәйләп тотучы юк. юллык ризык та алсыннар, әмма бүгенгә шушында калу акылга муафыйк,—дигән Василий Фомич —Бергә-бергә булу хәерле. Мир күзендә булсаң, әжәл дә хәләл.”
Китәргә җыенган унбишләп тәвәккәл малайны тизрәк юлга әзерләгәннәр. чөнки фронт сызыгы күзгә күренеп якынайган, инде кичке шәфәкъ баткач та көнбатышта шомлы ут шәүләсе сүнмәгән.
Азат берсе-берсеннән кече энекәшләре белән беркая да кузгала алмаган, әлбәттә.
Ике көннән тимер капка каршысына немеиләрнен беренче мотоцикллары килеп туктый. Капканы, билгеле инде, автомат түтәсе белән төя башлыйлар.
—Оффен! Ачарга!
Капканы Василий Фомич ача. Башка кем ачсын9 Төптән караганда,
тншг ________________________ ________ __ _________________________ ai
бу жирләрнен, бу урман-суларнын һәм хөкүмәт дачаларының чын хуҗасы Фомичлар түгелмени?
Неменләр. картны ияртеп, ярты сәгать эчендә барлык биналарны әйләнеп, барлап чыканнар.
— Комендант кайда?—дип сорый өлкән офицерлары яхшы ук чиста рус телендә.
— Начальникмы? Эвакуациядә. Менә дистә ярымлап үксез бала китәргә өлгерми калды... Ә мин простой ат караучы гына
—Яхшы. Балаларның барысын да кече корпуска күчерергә. Мина "һерр офицер” дип мөрәҗәгать ит—аңлашыламы?
—Аңлашыла, һерр офицер.
— Биредә хәрби госпиталь урнашыр Лазарет. Аңлашыламы9 Келәт- амбарларнын ачкычын ефрейторга тапшырырга Өлкән малайларны вакытлыча санитар итеп билгелим! Иртәгәгә идәннәр, тәрәзәләр ялт итеп торырга тиеш. Туалетларны тәртипкә китерергә' Бу мичкәләргә су тутырыгыз. Капка нигә шыгырдап ачыла9 Майларга! Аңлашыламы ’ Ну?
—Анлашыла. һерр офицер
Ничек кенә җеннәре карышмасын, малайларга жиненә чатлы- чотлы әвернә-свастика таккан офицерның боерыкларын үләргә туры килә. Ул үзе бүгенгә мотоциклын тырылдатып китеп барса ла. "Спецдом’да камыт аяклы ефрейторын калдыра. Малайлар ана шундук “Чумак II” кушаматын чәпиләр һәм ул бу исемгә чынлап та лаек була.
Малайларга әлеге эшләр электән лә таныш-танышын, ләкин фашист килмешәкнең ялчысы булу, алар өчен әбрәкәй чистарту Юк. бусы инде малайларның жен ачуларын чыгара, бусы инде, валлаһи, җирәндерә. Моны инде, завуч әйтмешли, бернинди "югары материяләр" белән дә аклый алмыйсын Ә Азат "Чумак 1Гнен көзге шикелле ялтыраган күнитеген ошатмый. Мондый күнитек кигән бәндәләрне гомумән өнәми, күнитеген шулчаклы кадерләгән кеше башкаларны аяк астындагы чүпкә дә санамый дип белә ул. Шулай да эшем кешеседәй, бөтенесенә кысылып, ашханә һәм амбар ачкычларын чылтырата-чылтырата. тыз-быз йөргән ефрейторның җәзбә белән сызып ясагандай кәкре балтырларына карап, моңа күнитекне ничек үлчәп тегә алдылар икән дип. елмаеп та куя
Кич белән, инде күз бәйләнгәч, йорттан тагы икс горур малай зимагурлыкка чыгып китә, аның каравы элек озатып җибәргән малайларның очәвесе. тәмам ачка бетенеп, кире әйләнеп кайталар Атар адашып- тулганып йөргәндә туган-үскән илгә илтер сукмакларын фронт сызыгы КИСКӘН бу ы инде.
Камыт аяклы ефрейтор икенче катта, элекке начальник кабинетында, ишек-тәрәзәләрне ныклап ябып, шторларны төшереп, урындыклардан баррикада корып, ак чехоллы кин диванда урнаша Ул-бу була калса дип күнитеген салып тормаганга, диванның бер култыксасын тәмам эштән чыгара Чумак II
Йокысы ничек булгандыр, малайларны бик иртә уятып, быргы кычкыртырга, барабан кагарга куша бу. Бөтенесен җирен.» җиткереп эшләргә күнеккән немец, кабинетта! ы телефон аша элемтәгә кереп. Киев шәһәренең бөек герман армиясенә бирелгәнлеген ишеткән икән Bv көнне ул бәйрәм дип игълан итә.
Киевнең алынуы турында Николай Фомич та хәбәрдар, шуңа ул сөмсере коелып йөри
Очлы күзле ефрейтор буада балыкның шәп чиертәсен дә чамалаган икән. Хәер, амбар почмагындагы әүвәлге фирка секретарьларыннан мирас булып калган бамбук кармак сапларын һәм бауга эленгән ятьмәне күрү өчен әлләни очлы күз кирәкми инде Ефрейтор дүрт-биш малайга. Азат җитәкчеле!сидә, бәйрәм табынына җитәрлек балык тотарга куша. Малайлар, белгән-белмәгән немецчәләре һәм төрле ишарәтләр белән, буада әле генә кеше базып үлгәнлеген аңлатырга тырышып карыйлар.
fifi-
аптырагач ярдәмгә Фомичны чакыралар. Герман сугышы беткәч тә әсирлектән егерменче елда гына әйләнеп кайткан Фомич немецчәсен онытып җиткермәгән була әле.
Үҗәт ефрейтор барыбер үзенекен тукый:
—Gut, gut,—ди.—Мин малайларга бер километр югарырак җирдән тотарга рөхсәт бирәм. Ә син, картлач, марш хуторга. Шнапс тап, аңлыйсынмы, шнапс! Горилка тап! Спирт! Бәйрәм! Sieg heil! Җиңү!
Көлгән чагында анын тигезле-тигезсез сары тешләре күренә.
Башыннан алып аягына тикле бу кадәрләр ямьсезлекне табигать каян һәм ничек табып бетергәндер дип уйлый Азат.
зат Сәйдәшевнең хәтерендә уелып калган коточкыч яман көн бу. Азат һәм берничә өлкәнрәк малай үзләре өчен бик үк таныш булмаган култык җиргә күтәрелеп, кармаклары белән текә генә яр буена чирәмгә тезелешеп утыралар. Сирәк булса да чиертә балык, гади елга чабаклары, әлбәттә, ваграклар инде, әмма шулпа өчен ярап тора...
Көн үзәгенә таба, балык чиртми дә. капмый да башлагач, бамбук саплы, кем әйтмешли, “җилле” кармакларын җыештырып, ярты чиләк чамасы чабакны икешәр малай кармак сабына элеп алмаш-тилмәш күгәреп кайталар.
Ачык калиткадан кергәндә гадәттә булганча энеләре йөгереп килеп каршы алмагач, Азат сәерсенебрәк китә. Ә башка малайлар шушында, ләкин алар күзләрен яшерәләр, читкә борылалар . Азатның йөрәге “жу!” итә.
Ул, балыкчы иптәшләрен калдырып, үзләре яшәгән корпуска чаба. Монда да тынлык. Тәрәзәдә генә бер көзге чебен чәбәләнә.
Бүлмә түрендәге тимер караватларның берсендә мендәргә капланып Роберт ята. Анын сөякчел иңбашлары калтырап-калтырап куя, Роберт тавыш-тынсыз гына жылый.
Абыйсы малайны торгызып утыртып та карый, ләкин юкка... Робертның күзләрендә ник бер нур чагылсын. Аның күзләре Азат күптән түгел төшендә күргән тонык көзге шикелле бушап калганнар. Сабый берни әйтми, әйтә алмый, чөнки телдән язган була.
Азат ишегалдына йөгереп чыга.
Үзен-үзе белешмәстән, беренче очраган малайның якасыннан тотып ала:
—Әйт. монда ни булды? Минем Айдар кайда?
Ниһаять, малайлар фаҗигане бәйнә-бәйнә сөйләп бирәләр.
Айдар белән Роберт, яшьтәшләре белән бергә, елга буенда уйнап йөргәндә, гөнаһ шомлыгына каршы, болар янына немец ефрейторы килеп чыга. Әле Фомич хутордан әйләнеп кайтмаган булса да. ефрейтор шактый төшереп өлгергән, кулында ике башланмаган шоколад та була монын. Күрәсен. колония начальнигының кабинетында яшерен “хәзинәгә” тап булгандыр, чөнки шоколадка рус хәрефләре белән “Мокко” дип язылган... Ә “Мокконы” гади халык белеп бетермәсә дә. җаваплы урында эшләгән “халык дошманнарьГнын балалары белә, чөнки сирәк-мирәк татып караганнар...
Борын төпләрендә шоколад плиткаларын болгап, күз кыздырып, "шнель, шнель дия-дия. сабыйларны үз янына җыйган исерек фриц. Аннары ул, буага төртеп күрсәтеп, малайларны суда йөзү буенча ярышырга котырткан Билгеле инде, мондый татлы приз хакына ярышуга малайларның олысы-кечесе әзер булган, ләкин фриц буйлыраклардан биш малайны гына сайлаган. Малайлар чишенгәч, ул ишарәләр белән үзенең теге як ярда көтеп торачагын анлаткан.
Ваграк малайлар, шул исәптән Роберт та, тамашаны яхшырак күрү
А
Л өчен, яр буендагы юан тупыл ботагына менеп кунаклаганнар.
Ефрейтор дамба буйлатып кәкре адымнар белән карышлап теге якка чыга һәм. иңенә аскан автоматын күгәреп бер болгый да. 'Старт!" дип аваз сала. Ярышучы малайлар дәррәү суга ташланалар. Айдар чак кына соңгарак калып кузгалса да, ун-унбиш колачтан сон башкаларны куып житә. Бу якта калган балалар, тәмам спорт чиренә бирелеп, “Әйдә, әйдә'” дип кычкыралар, тегеләргә көч-куәт биреп торалар, "Мокко"нын тәмен тойгандай иреннәрен ялыйлар
Каршы яктагы фриц тәмам иләсләнгән. "Шнель-шнель!” дип бакырына, үзе вәхши кебек очына, бии
Ярышучы малайларга биш-алты колач салырлык кына ара калгач, сәрхүш ефрейтор, автоматын суга гобәп. озын очередь бирә
Ике пуля эләккән Айдарны нинди гайре табигый көч ярга кадәр китереп җиткерә алгандыр9 Ул шунда, нәзек балтырлары әле судан чыгып та өлгермәгән килеш, йөзтүбән капланып жан бирә
Айдарны икенче көнне Соня Татаркина белән янәшә жирлиләр. Азат бөтен жена за эшләрен үзе ерып чыга, чөнки Вася агай хуторга киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый, ул гына да түгел, анын карчыгы ла, ишекләренә йозак элеп (гомер булмаган хәл!), каядыр китеп барган. Карт алаша белән җиңел тарантас та юк. Колония штатында хисапланган кара борынлы Полкан да Вася агайдан калмаган ахрысы.
Акылын җуйган ефрейторны исә мотоцикл коляскасына салып алып киткән булганнар. Бер-ике көннән аларнын җимерек машинасын таш юл буендагы куаклар артында күрәләр Монда нинди хәлләр булганлыгы турында гоман итәргә генә мөмкин, ә фашистларның итәкләренә ут капкан чак була—алар Киевтән кире чигенеп маташалар Бу чигенү вакытлы гына булса да, малайлар күнелендә өмет чаткысы кабынсын өчен житә кала: димәк, дошман ул кадәр үк көчле түгел, димәк, аны чыннан да тукмарга була!
Фашистлар янадан һөҗүмгә күчеп, совет армиясен тагы кысрыклый башлый Хутор аркылы Киев юнәлешендә аларнын эт чирүе кебек яна гаскәрләре уза
Азатның миен һаман бер сорау бораулый Нишләргә? Нишләргә хәзер9 Кая гына барып сыенырга9 Инде оч төркем малай, тәвәккәлләп, юлга чыгып киткән Роберт һаман дәшми Бөтенесен андый, нидер әйтмәкче булып ымсынып та карый, ләкин анын табигатендә нәрсәдер бозылган, ниндидер бик нечкә пружинасы өзелгән
Ләкин барыбер моннан ычкынырга кирәк, ычкынырга' Кыякларга! Монда калыр! а ярамый Немецдәр айныячак, кабат бу йортны искә төшерәчәк бит Аннары юләрсу ефрейторның һәлакәтендә казына башларлар Шикләре беренче нәүбәттә Азатка төшәр
Ахырда Азат энесе каберенә куелган тактага анын исем-фамилиясе язылган калай кадакларга ниятли Бу анын монда соңгы эше булачак Ул абзар тирәсендә кул яссуы кадәр жиз калай кисәге дә табып ала һәм шуңа без белән төртке-төртке эз ясап, “Сәйдәшев Айдар Нәҗип улы. 1934-1941" дип яза.
Менә шушы язуны Айдар кабере өстенә бастырып куелган тактага кадаклап маташкан вакытында анын янына качып-посып кына Вася агай килеп чыга
-Исәнме, сынок.-ди ул шыпыртлап—Матур итеп җирләгәнсең эненне. Рәхмәт
— Вася агай, сез каян?
—Син сорама, мин әйтмим. Азатко. Мина теге мотоцикл авариясеннән сон яшеренер!ә туры килде. Ә хәсисләр ефрейторлар тиешлесен аллылар, җәһәннәм кисәве алар хәзер
Вася агай Азатны күрергә дип кенә килеп чыккан икән Хәзер инде ул малайларга Йорт "тан тизрәк таралышырга кинәш итә. ’’Сугыш
игизакләр
as.
өч-дүрт елга сузылырга охшаган,—ди карт —Сина мин бер адрес бирәм, аны минем алдымда ятла да, аннары кәгазьне юк итәрбез.”
“Гродно өлкәсе, Довбучишки авылы, Сөләйман Богданович.”
—Татар кешесе ул үзе,—дип аңлата Вася агай —Авыллары да татар авылы, хәтта хан заманыннан калган мәчетләре дә бар, ихтимал, бөтен Рәсәйдә андый борынгы мәчет юктыр да әле. . Үзләре белорусча сөйләшәләр, әмма диннәрен тоталар, тик Коръәннәре дә белорус хәрефләре белән язылган Сулейман белән без дүрт ел Германиядә әсирлектә булдык, бер сыныкны икебезгә бүлеп, бер табактан ашадык, инде сугышлар тынып беткәч кенә, рәхмәт төшкере Финляндия булышлыгы белән, илебезгә кайтырга насыйп булды. Юл унаенда туктап, мин аларнын авылында төн кундым, рәхәтләнеп мунча чабындым. Елга бер-ике тапкыр булса да хат алышкалап тордык шулай картайганчы.. Менә син шуларга барып чык—ярдәм итми калмаслар, искиткеч кешелекле халык .. Миннән сәлам диярсең.
Вася агай кайсы тарафка һәм ничек барырга икәнен тәфсилләп аңлата. Бала адымы беләнрәк барганда дүрт-биш көнлек юл икән. Димәк, берәр атналык ризык алырга кирәк булачак.
—Аллага тапшырдык!—ди Василий Фомич —Хәерле сәфәр сезгә! Бүген азык-төлек хәстәрен күр. Эссе дип тормагыз, җылырак киенегез! Аяк киемнәрегез тазамы?
—Ярый инде..,—ди Азат.—Кышка тикле түзмәсме...
—Яхшы. Безнең өй йозагы бик ансат ачылыр: анда кружкадыр, кашыктыр табарсың. Солдат котелогы. Әзрәк ипи дә булыр, аннары кечерәк банкада варенье, караҗимеш, кәгазьгә төргән чәй... Кучкарда кап ярымлап кына шырпы бар. Башланмаганын ал. Юлда энә-җебен булсын... Ну, бывайте... Биргән булса, күрешербез,—ди дә, ничек килгән шулай шыпырт кына китеп бара Фомич.
Василий Фомич сурәте Азатның күңел түрендә якты бер истәлек булып, миһырбан һәм гуманлык өлгесе булып калган.
Азат озакка сузып тормый, шул кичне үк юл хәстәрен күрә. Капчыкка, Фомич әйткән әйберләрдән тыш, инде шактый вакланган сохари, ярма (“шрапнель”), куш уч тоз, бәрәңге, ике шешә кое суы һәм үзләре киптереп маташкан берничә балык та сала. Фомичның әйберләре арасында матур гына пәке дә табыла. Ләкин Азат соңгы вакытларда үзе ясаган бәләкәй финканы да ташламый—дөньяны кем белә9
Иртән бик иртә торып, энесе белән юлга чыгалар. Тизрәк, тизрәк! Тизрәк мәчетле авылга, кардәшләр арасына барып җитәргә! Кызык, алар бирегә—кояш баешына каян килгәннәр дә, ничек шушында төпләнгәннәр, тамыр җибәргәннәр икән? Бүгенге кебек сугыш давыллары китереп ташлады микән әллә? Туган туфрагыннан кешене тагын нинди афәт аерсын!
Фомич Азатны олы юллардан читтәрәк, урыны-урыны белән яшел чирәм дә борын төрткән гади авыл юлларыннан барырга өйрәтә, шуңа күрә чит-ят кеше, хәрби машиналар очратмыйлар. Сугыш һәм һәлакәт эзләре дә күренми. Тын һавада пәрәвезләр оча.
Басуларда сирәк кенә әле күмәк хуҗалыклары таркалып бетмәгән (чөнки аны таркатып нишләсеннәр?) колхозчыларга—чалгы-тырма күтәргән карт-корыга, хатын-кызларга юлыгалар, ләкин алар белән сөйләшеп озак юанып тормыйлар, бу ялгыз хатыннарның биниһая кызганулы карашларын аркалары белән тоеп, адымнарын кызулаталар.
Аннары бер инеш буенда туктап, ялгыз агач күләгәсендә ял итәләр, инде җылынып беткән кое суы эчеп, тамак ялгыйлар. “Кич ботка пешерербез,—ди энесенә Азат.-Көлгә бәрәңге күмәрбез. Чәй эчәрбез Ә хәзер корсакны бик тутырмыйк, гәүдә җиңелрәк булыр, ярыймы?”
Роберт, абыйсының күзләренә мөлдерәтеп карап, ияген кага...
Бераз хәл җыйгач, инештән бер котелок су чумырып алалар да, тагы юлга кузгалалар.
Бәхетләренә карты, юлда инде табак хәтле салынкы башлары караеп торган көнбагыш басуына тап булалар Кеше-кара күрмәсен өчен эчкәрәк кереп, шактый көнбагыш уалар, туйганчы ашыйлар, кесәләренә тутыралар Яшь бәдәннәре кирәклесен алгач, малайларнын кәефе күтәрелә их, дөньялар гел шушылай гына булып торсачы'
Тузанлы юлда үзләреннән-үхләре барлыкка килеп биешә, тузгый башлаган нәни ‘жен өермәләре” генә ничектер күңелгә тәшвиш сала. Беләсе иде, нинди жанлы көч, нинди әкәмәт хәрәкәт тудыра икән аларны?
Азат офыкта күкселләнеп күренгән урманда төн үткәрербез, шунда ут ягарбыз дип ниятли Әмма язмыш балаларга мәрхәмәтлерәк караган урман авызында ук алар “Спорт базасы” дип язылган ике такта йорт янына килеп чыгалар. Ишекләре шәрран-яра ачык, хәтта бер тәрәзәсен дә кубарып алып киткәннәр Илдә каты куллы хужа калмагач, халык, гадәттәгечә, иясез нәрсәләрне,—барыбер әрәм булалар дигән сылтау белән,—өенә ташыган
Әнә сынар чангы таягы аунап ята. сынык боҗрасы да янында гына. Әнә ике әлүмин граната. Әнә Робертны да елмаерга мәжбүр иткән жип- жинел агач мылтыклар—янәдәмесе винтовкалар—өелгән Дошманга каршы сугышу өчен Рәсәй кадәр Рәсәй шушылар белән уйнап әзерләнгән икән
Агач мылтыклар һәм чыра штыклар учакта бик әйбәт яналар, кызу. Ботка да пешә, бер иске чиләктә чәй дә кайнаталар, аннары көленә алты бәрәнге күмәләр. Азатнын "Ах. ул кайнар бәрәңгеләр! Кулларны, иреннәрне пешсрә-пешерә ашадык без аларны. минем корымланып беткән битемә карап. Робертым тавыш-тынсыз гына көлде, ә мин анын адәм рәтле көлә дә алмавын күреп, жылый яздым."—дигән сүзләре хәтеремдә.
База сәкеләре каты булса да. малайлар ышыкта, куркынычсыз жирлә рәхәтләнеп йоклыйлар Шулай да Азат энесенең вакыт-вакыт ыңгырашканын ишетеп ята. Шуңа да куана ул: ыңгыраша икән, димәк, дөньяны тоя, хәтерли, анлый, сызлана, борчыла, тавыш бире) Ихтимал, киләчәктә теле дә ачылыр әле.
Бу төн балаларнын әти-әниләреннән башка үткәргән өч йөз дә алтмыш бишенче төннәре була.
Ә мин—Азатның дусты. Робертның да бертугандай күргән күрше абыйсы—бу төнне ничек йокладым, нинди төшләр күрдем икән? Саташмадыммы икән?
Мин, әлбәттә, боларны белмим Йокым тыныч булмагандыр дип кенә уйлыйм.
зат белән еш очраштык Ул айга икешәр тапкыр килеп миндә куна кала иле. Татар театрында да өч-дүрт тапкыр булдык Русныкын да чит итмәдек, хәтта курчак театры белән дә таныштык Опералардан Азат “Алтынчәч”не ошатты шикелле, тик анда да ул анын тарихи нигезе, Жикмәргән турында!ы риваять белән күбрәк кызыксынды Казан циркына Кио килеп чыккан вакыт иде, әлбәттә, анда да бардык Ләкин Кио картайган, бирешкән, номерлары кызыклы чыкса да үзе артист буларак тамашачыларны жәлеп итә алмый иде инде. Бераздан аны аренада ике улы алмаштырды.
Юк, мин Азатны театр белән мавыктыра алмадым “Фальшь күп. озын-озак сөйләшәләр, көлдерергә дип көчәнәләр, бер лә кирәксезгә кәмит ясыйлар, тамашачы мәгънәне үзләштереп өлгерсен өчен зәвыклы һәм фәлсәфи пауза юк. Көнкүреш баткагыннан чыга алмый автор режиссер актер Гап-гади натурализмнан арына алмый, ин садә хисләрне меңенче кат сурәтләү' белән чикләнә . —дип. үзенчә, шөребен-шөрепкә таркатып, ярып салды ул Мин бик төпченгәч, кабат йөдәтмәслек итеп.
А
"Ә нигә мулла ролен театр сәхнәсен балаган белән бутаучы шамакайга тапшырганнар?”—дип тә өстәде.
Азат белән бәхәсләшәсем килсә дә, каршы дәлилләремне мин әлегә үземдә калдырып тордым, чөнки ни генә әйтсән дә, гаибтән кайтып төшкән Азат Сәйдәшев безнен театрга көнбатыш аршыны белән якын килә иде, татар театрын, аның тарихын һәм үзенчәлеген, бигрәк тә совет чорынын кысаларын белеп бетерми иде. Аңлап җитмәгәч, ул безнең сәнгатьнең кимчелекләрен дә гафу итә алмый иде.
Ләкин... Фәлсәфи тирәнлек җитмиме? Ә бәлки тамашачы шуны— бик үк тирәнгә китмәүне сорыйдыр? Ә бәлки без халыкны дөньякүләм әһәмиятле нәрсәләрдән, чын фәлсәфәдән биздереп бетергәнбездер? Ә бәлки татар телен тел итеп үстергән шәрык алынмаларыннан арына торгач, чын фәлсәфәгә керерлек, “гали матдәләр”, ягъни “югары материяләр” турында гәп куертырлык телебезне үк җуя башлаганбыздыр? Сәнгатьтә көнкүреш мәсьәләләре белән генә шөгыльләнүебез дә телебезнең һәм, димәк, фикерләвебезнең хәерче хөкемендә калуыннан киләдер? Арзанлы опереттадан, кәмиттән биздерү өчен, тамашачыга каршы барырга, аяк терәп каршы торырга кирәктер бәлки? Тамашачының зәвыгын үстерә алмаса, театрның киләчәге юк. Алгарыш кирәк театрга, алгарыш... Ә моңа Казандагы сыңар театр белән генә—бернинди ярышусыз, конкуренциясез—ирешеп буламы?
“Сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә иң мөһиме—чаманы белү”,— дигән иде Азат. Монысы белән ул хаклы, әлбәттә.
Музейларны яратты Азат Сәйдәшев. Чөнки ана биредә күп нәрсә яңа иде, жан азыгы иде. Республика музеенда егерменче еллардагы Татарстан байрагы янында озаклап басып тордык. Ә колхозлашу чорында авылларга кайткан зур тимер көпчәкле тракторны күргәч, Азат балачагына кайткандай булды, куанды, тракторның бөтен нәмәрсәләрен капшап чыкты. Тора торгач, шушы җансыз, зур, алагаем авыр, гарип тимер кисәге минем күңелдә дә җылы дулкыннар кузгатты бугай.
Сәнгать музеенда Азат үзе генә булды. Нинди тәэсирләр алуы турында сорагач, ул иңбашларын җыерып көлемсерәде генә. Театры театр инде, ә менә сынлы сәнгатьне слесарь кеше бу кадәр нечкәли торгандыр дип башыма да килмәгән иде, ә ул, баксаң, Европа музейханә- ләрен йөреп чыккан икән.
—Безнең рәссамнар арасында да... теге кем әле?—бунтарьлар юк икән,— диде Азат,—Гыйсъянчылар, кыюлар, башсызлар юк...
Мин текәлеп караганны абайлагач, болай дип өстәде:
—Хәер... Бер картинада мин нидер сиздем бугай... Беләсеңме, анда көзге табигать фонында бер нефтьченең мәһабәт сыны сурәтләнгән... Ачы җил, яңгыр сибәли, аяк асты үзе катканак, үзе былчырак, ә ул шушы кырыс стихияне, асылда бөтен табигать-ананы тез чүктергән әкияти каһарман... Мондый гына унайсызлыкларга төкерә ул! Үз бурычын үтәгән, планны тутырган, яна җиңүләрне яуларга атлыгып тора. Примитив9 Әйе, башта миңа шулай тоелды да. Ләкин, җентекләбрәк карагач, мин картинада бүтән бер нәрсәне дә тотып алдым—рәссамның яшертен көлүен дип әйтимме? Көлемсерәвең генәме? Мин моны аңлап ук бетермәдем, ләкин шушы сизелер-сизелмәс Мона Лиза елмаюы хакына авторны гафу иттем...
Ул картинаны мин дә хәтерли идем:
—Килешәм,—дидем.
Чыннан да, рәссам бу картинасында фиркале рецензентларны һәм “совет чынбарлыгы шушындый-шушындый булырга тиеш” дип тукып, Рим папасын чукынырга өйрәткән шикелле өйрәтеп торучы түрәләрне төп башына утырта, ул чынлыкта аларга нәкъ киресен сурәтли... Партшколда укып, сәнәктән көрәк булган “җитәкчеләр” сәнгать әһеле сизгәнне, ул тойганны күрмиләр, чөнки күңел күзең күрмәсә. маңгай күзе—ботак тишеге.
Ләкин Азат белән мин. социалистик реализм сахтьнына кереп батмас өчен, бу хакта да артык сүз куертмадык.
Әдәби музейлар белән танышкан вакытта мин Азатны Казаннын иске. Маяковский әйтмешли, "кәкре” урамнарыннан адашканчы йөретгем һәм. гажәпләнүемә каршы, ул нәкъ менә шушы кәкре-бөкре урамнарыбызны үз итте. Яна Бистәдә кыйшык хосусый йортлар капкасы төбендә утырып азмы гәп куертканбыздыр..
Бер вакытны мин Азатка укырга Намус" романын биреп җибәрдем. Янәсе, заманы һәм рухы буенча безнен буынга якын, аңлаешлы булыр, телен дә яратыр дип уйладым. Телен яраткан, әлбәттә, ләкин шулай да ул мина китапны яртылаш кына укыган килеш кире кайтарды Монда вакыйгалар программалаштырылган. бөтенесе алдан ук билгеле димәкче булды.
Шунда мин. бераз үпкәләбрәк тә. анар "Туган ягым—яшел бишек”не китереп тоттырдым Шикләнебрәк алса да. бу юлы Азат китапны өч атналап тотты. Юк. ул аны өстәлдә яткырмаган, бәлки кат-кат укыган булып чыкты.
Шуннан сон Гамзатовнын "Дагыстаным" китабын табып укыган Азат Бу ике әсәрне чагыштырган "О. безнен Бәширов көчле, чөнки чыннан да намуслы, төчеләнми. Ә “Дагыстан” шома язылган (бер баскыч югары күтәртеп, чибәрләп тәрҗемә ителгән), шигъри бизәкләр күп. нәкышьләр, ләкин шуннан артык түгел, —дин. кыю һәм саллы нәтиҗә ясады Азат Аннары ул Фатыйх Хөснинен "Утызынчы ел"ын яратып укыды
Шагыйрьләрдән ана бәзен ягы белән Туфан ошый иде Гомумән. Туфанның лирикасы белән танышканнан сон ул. әйтик. Такташны тагар шигъриятендә аргы урыннарга чигерә башлады кебек. Миндә Туфаннын егерменче еллар азагында чыккан китабы да сакланган иде Гаҗәбемә каршы. Азат шагыйрьнең яна басмасы белән искесе арасындагы вак кына аермаларны да тотып алган. Мәсәлән, бер шигырендә Туфан җил турында "төрки таныган күк" кәгазь актара, ди. Яна басмасында әллә автор үзе. әллә йомры башлы бүгенге мөхәррирләр моны "хәреф таныган күк" дип "дөреслиләр “Төрки тану" өчен "хәреф тану" гына җитсәче' Туфаннын бер мөхтәрәм шагыйребез турында "Әлләкемнәр белән сөйләшә ул” дигән юлы гына Азатка аңлашылмый торды Мин әлеге шагыйребезнең, заман чиренә бирешеп. "Күнелем Ленин белән сөйләшә” дигән шигырь язуын әйткәч, ул көлеп үк җибәрде: "Ничек шәп әйткән!"— диде —Үзе шелтәли, үзе ярага, иеме’ Шагыйрь күнеле әлләкемнәр белән сөйләшмәскә тиеш, ана Хакның үзе белән сөйләшү хокукы бирелгән бит...
Азатның тагын бер сүзе истә калган. Нәрсә унае белән әйткәнен хәтерләмим “Сәнгатьчә фикерләү, сәнгатьчә анлау күп белгәннән түгел, бәлки җитәрлек белмәүдән килә Җитмәгәнен сәнгать һәм интуиция гүзәллек белән тутыра,"—дигән иде ул
Бераз сонрак. сөйләшә торгач кына, мин Азат Сәйдәшевнен тик кенә ятмаганлыгын. илленче елларда Көнбатыш Берлинда сәнгать академиясен тәмамлап чыкканын белдем Гомумән, ул философ иде. минемчә Ә шоферлыгын ташламавына килгәндә. Азат дөнья гизәргә ярата икән. Хобби? Хобби гына түгел “Юл йөргәндә мин бөтен кайгыларымны онытам,—дип аңлатты ул мина -Күз алдымда ачылган янадан- яңа манзаралар арасында мин Бәширов язган "яшел бишегемне" дә табар төсле була идем ’
Кыскасы, юл йөрү анын йөрәгенә үзе бер шифа, бәлзәм кебек икән, ягьнзз тәкъдир ана мөсафир булырга кушкан
Мин Азатны аңлыйм. Моннан утыз биш еллар злек тә җәяүләп ил гизгәндә ул туган җирләрен эзләмәгән мени? Менә хәзер дә. үзе дә аңламастан, язмыш тарафыннан аяусыз сызып ташланган балачагын эзли ул.
Сәяхәтче сәфәрдә җирсенә, җылы гаиләсен сагына, өенә кайтып мич башында ятканда юл газаплары турында хыялланып ләззәт таба, диләр.
Утрак тормышка күчә алыр микән Азат? Мөсафир булып яратылган кеше Ватанын табар микән? Ә бит психологлар ностальгиягә дәва юк диләр Шундый зәһәр уй чагылып китте дә, мин аны тизрәк куалап җибәрергә тырыштым.
Кашки балачагына кайтыплар булсачы..
Балачак хатирәләрен кайтарып була-булуын Менә мин тагы Азатның башыннан кичергәннәре турында авыр хикәятне тынлап утырам.
Белоруссиядәге татар авылын күрү Азатларга насыйп булмаган.
Инде бар өметләрен баглаган мәчетле авылi а күп булса ярты көнлек ара калгач, малайлар урманда партизаннарны эзәрлекләүче эсэсовчылар төркеменә юлыгалар.
Алар кулында ниләр татыганын Азат җәелеп сөйләмәде, бу вакытта аның агарынган яңакларында каты төерләр йөргәнне, бүрткән чигә тамырлары ничек типкәнне күреп, мин дә артык сорашасы итмәдем.
Берәр айдан Азат белән энесе Рига тирәсенә. Майорига ир балалар ятимханәсенә килеп эләгәләр.
Биредә алар өч ел яшиләр.
Заяга үткән өч ел... Азатнын бер тотам чәче менә шушында, үзенә ундүрт яшь тулар-тулмас вакытта агарган.
Бу өч ел эчендә ниләр генә булмый! Ятимнәр йорты сак астында булса да. балалар дөнья хәлләреннән хәбәрсез калмаганнар. Ленинград блокадасының өзелүе һәм җиңелмәс герман гаскәренең чигенүе, Сталинградта фашист генералы Паулюснын әсир төшүе. Киевнен азат ителүе... Юк, болар гына түгел, күктә көнбатышка таба төркем-төркем очып үткән һәм бомбаларын ташлаганнан сон тәртип белән тезелешеп кайткан кызыл йолдызлы самолетларны да бөтен халык күрә бит! Балалар да самолетларны барышлый һәм кайтышлый саныйлар. Үзалларына елмаялар Әйе, берничә самолет җитми кайткан чакта... Ләкин берничә генә бит!
Кеше җәһәннәмгә дә күнегә. Анда да җайлырак урын эзли, чөнки җәһәннәм утының сәкарь дигән салкынчарак төше дә бар, имеш.
Азатнын пөхтәлек һәм тәртип яратуын бу йортта да күреп алалар. Тиздән үзен кече яшьтәгеләр бүлегенә төнге санитар итеп билгелиләр. Роберт та шунда булгач, Азат моңа бик теләп алына. Өстәмә рәвештә бирелгән сыныкларын энесе белән бүлешә, ә ул порцияләр көннән-көн кими, авызга да йокмый башлый—шул, яланып кына каласың. Фашист Германиясенең ресурслары тәмам бетеп килә...
Икенче елны балаларга үзара да немец теленнән башка телдә сөйләшүне тыялар, көн саен ике-өч сәгать немец теле һәм Германия тарихы, аннары нигәдер логика укыту кертелә, һөнәр дәресләре дә немец телендә алып барыла. Слесарьлыкны Азат, күрәсең. ш>нда үзләштергәндер.
Малайлар ин башлап алманча сүгенергә өйрәнәләр, әлбәттә. Чөнки ана телендә аты-юлы белән сүгенеп авыз пычратасы килми, ә чит телдә монын бер кыенлыгы да юк, нәтиҗәсе әйбәт—ачуларың басылгандай була, ничектер бушанып каласың. Төптән карасаң, кеше дигәнең юкка сүгенми бит. Сүгенә икән—димәк, анын эчке дөньясы тыныч түгел, димәк, ул тышкы дөнья белән яки хәтта үз-үзе белән низагта, конфликтта. Тыелган сүз әйтү менә шул тынычсызлап торучы тойгыларны да кире үзе белән алып китеп, күңелнең аргы, караңгы почмагына илтеп күмә ахрысы. Артык парны чыгара да диләр
Бер мәлне балалар йортында йогышлы тире авырулары, кырчын тарала.
Администрация хатын-кыз туалеты урнашкан почмак бүлмәне изолятор итеп җайлаштырырга мәҗбүр була һәм Азатны шунда санитар итеп күчерәләр.
1944 нченен язында бирегә Робертны да салалар, ләкин тире авыруы белән түгел. Робертта ул заманнар өчен ин хәтәр хасталарнын берсе— туберкулез башланган була.
—Роберт тернәкләнеп китә алмады. Көннән-көн ябыкты, буыла* буыла ютәлли башлады, күзләре генә утырып калды,—дип сөйләде Азат — Ә дәва нәрсә? Аспирин белән балык маеннан башка берни юк Соңгы сәгатендә Роберт телгә килеп: “Абыем, без бит Сәйдәшеаләр,—диде.— Мин сине яратам Мин әтиемне, әниемне дә. Айдар абыемны ла яратам Ерак-ерактагы Илдар абыемны да Тагы Ганжә апаны
Робертның бу дөньядагы ин сонгы сүзе: "Нигә..?” дигән гап-гади сорау булган Бу сорауга берәү дә жавап бирә алмый. Бу сорау күбәү, зәрнен чәчен агарткан Әнә Азатнын да.
Азатка кече энесенең кабере билгесез, чөнки немеп администрациясе женазасын озата барырга рөхсәт итмәгән. Галифе кигән әзмәверләрдән ничек кенә инәлеп сорамасын. Азат катгый “Найн!” дигәнне ишетә
Берничә көннәр ул үзен кая куярга да белмичә ангы-минге йөри Изоляторга керсә, элек Роберт яткан койкага карый алмый күзләрен чытырдатып йома, колагында энесснен сонгы сүзе янгыраган кебек була: “Нигә?”
Нигә мин бу дөньяга килдем? Нигә китәм? Нигә сүнәм?
Исәнгерәп йөри торгач, йокысы ныктан һәм чарасызлыктан Азат үзе дә авыруга сабыша. Бу авырунын исеме—дөньядан бизү, битарафлык, өметсезлек, рухи төшенкелек Бу авыру кешенен жан асрау инстинктларын юкка чыгара. Ул рухи спил кебек коточкыч
Ә ятимнәр йортында, шөрепләрне тыгызлап, режимны тагы да көчәйтәләр, тышкы дөнья белән элемтәләр тәмам өзелә Бүлмәләрне төнгелеккә бикләп куя башлыйлар, ишекләргә төрмә камераларындагы кебек “күзләр" ясыйлар Анын каравы ашау ягы яхшыра, ара-тирә маргарин һәм какао да биргәлиләр. көчли-көчли балык мае эчерәләр Ни өчен микән?
Көннәрдән бер көнне балаларның тулы исемлеген төзиләр Ялгыш кына күреп калган кәгазьдә Азат сабыйларның исем-фамилиясе янында жәя эчендә яна исемнәр язылганын абайлый Күбесенең милләте зетон яки латыш дип куелган. Бусы тагы уйландыра Ни хикмәт бу9 Бирелә бит башлыча рус балалары, Азат кебекләр дә бар Аннары балаларны бик жентекләп медицина комиссиясе карый, кан анализлары алалар Шик тә юк, оккупантлар ниндидер этлек эшләргә җыеналар Һокхс-нокус
һокус-покус озак көттерми һәм немецлар аны гадәттән тыш өлгерлек һәм төгәллек белән тормышка ашыралар
1944 елнын 4 октябре көнне балалар йорты ишегалдына биш зур хәрби автобус килеп керә Жиле яшькә кадәрге 133 сабыйны һәм аларга хезмәт күрсәтүче өлкәнрәк яшьтәге малайларны бер сәгать арасында автобуска төй иләр дә туп-туры Рига гаванена китерәләр Бирелә анарны узган гасырдан калган куласалы дингез пароходы көтеп тора Балалар, каз бәбкәләре кебек тезелешеп, автобуслардан алып трапка кадәр ике яклап торучы жандармнар арасыннан трюмга үтәләр Пароход минутына кадәр төгәллек белән кузгалып китә
Төнлә Кенигсберг порты Пирста сигнал утлары гына яна чөнки бомбага тотудан куркалар Хәер, бу вакытка американ һәм инглиз авиациясе шәһәрне бомбалар белән сөреп чыккан була инде
Караңгыда пароходны артык нык бәрдермичә генә китереп туктату штурманнан һәм матрос лардан үзе бер осталык һәм тәҗрибә сорый Шулай да причал белән орынышкан мизгелдә бөтен пароход тетрәнеп, шыгырдап, жан ияседәй ыңгырашып куя һәм анын бер лә кирәксезгә чытырдан ычкынган авыр якоре суга чума Өзек-өзек командалар һәм гыелып кына сүгенгән танышлар ишетелә Матрослар борындагы якорьны байтак кына вакыт кул чыгыры белән күтәртеп азапланалар
Ниһаять, пароходны юан арканнар белән чуен бүкәннәргә чалып
ЯД.
куялар һәм эңгердә кулга-кул тотынышкан йокылы-уяулы балалар чылбыры ярдагы инде моторлары әкрен генә гөрләп торган автобусларга таба сузыла...
у көннәр турында Азатнын хәтере уенчык фильмоскоп лентасындагы кебек аерым-аерым сурәтләрне генә саклый, ләкин ул телсез сурәтләр шулкадәр мәгънәле, кисәтүле һәм шомлы, тәшвишле.
Клингенберг, Мессен. Ролшдорф—болар Любек шәһәре тирәсендәге авыллар. Сугыш чоры булмагандай төзекләр, матурлар. Автобуслар шушы авылларның һәрберсендә тукталып, ак халат кигән ниндидер ханымнар һәм әфәнделәр балаларның үзләренә охшаганнарын,—“Бусы", "Бусы" дип төртеп күрсәтеп,—сайлап алалар.
Азат әллә кайсы ягы белән Робертка тарткан бер ак чырайлы малайның Клингенбергта калуын гына хәтерли Шулай итеп, сабыйлар шушы авыллардагы ятимханәләргә бүлеп таратыла. Бу вакытта, үзләрен мал базарындагы кебек “сатканга", ник бер сабый жыласен яки уфтансын... Алар инде бөтенесенә битарафлар, күз карашлары ук боздай салкын, төксе, өметсез, хәрәкәтләре жансыз һәм салмак. Кая дип ашыгырга?
Унөч-ундүрт яшьлек үсмер малайларны исә бер автобуска утыртып башка җиргә алып китәләр. Болары—Казаниев Азат кебек "үз" фамилияләрендә калган балалар.
Аларны бүтән язмыш көтә.
Борынгы, университетлы Мюнстер шәһәре читендә урнашкан үсмерләр лагере балалар йортына һич тә охшамаган.
Агачлык эчендә дүрт-биш карсак бина, бараклар... Тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр тотылган, ә территорияне ике кат чәнечкеле чыбык белән уратып алганнар. Бер читтә, йөзьяшәр наратлар арасында, алардан да биегрәк дүрткел кирпеч моржа тырпаеп тора.
Монда режим катырак булса да, малайларны еш кына саф һавага чыгаралар, туп тибеп уйнарга рөхсәт итәләр, гомумән, физик күнегүләрне хуплыйлар. Чисталыкка да әһәмият бирелә. Тырнагың киселгән булсын. Колагына шалкан чәчәрлек булмасын. Якан керләнмәсен. Югыйсә унтер Вальтерның юан бармагы маңгай тирәндә уйнаячак. Кагы чиртә фашист, әйтерең бармы! Монда атна саен мунча кертәләр һәм иң мөһиме— сабынны жәлләмиләр, анысына да рәхмәт.
Атнага бер тапкыр зур палатада сугыш турында киножурнал күрсәтәләр. Журнал саен кул күгәргән совет солдатлары, йончыган әсирләр. Тик шулай да соңгы журналларында “Мәскәү—капут" дигән сүз күренми инде.
Кайчагында Азат Вася агайның: "Бу сугыш афәте өч-дүрт елга сузылыр әле” дигән сүзләрен искә төшерә. Карт пәйгамбәр хаклы булган. Менә аның өч-дүрт ел дигәне коточкыч авырлыклар белән булса да үтеп бара. Чыннан да, сугышның ахыры күренә инде. Ләкин ул нинди булыр? Азатларга нинди азатлык алып килер? Кем белә, бәлки Азатка әти-әнисе белән кавышу да язгандыр? Ләкин күңел көзгесендә аларның сурәтләре тонык.. Уйланып, татлы хатирәләргә бирелеп яткан чакларында Азат әнисенең алманча сөйләшә башлаганын тоеп сискәнеп китә, чөнки ул үзенең алман телендә фикерли башлаганын чамалый.
Шулай да Азат әкренләп аякка басуын, тернәкләнеп килүен, ягъни фани дөнья һәм иртәгесе көн белән кызыксына башлавын сизә. Бар. кайдадыр яктылык чишмәсе бар. тик Азатны чакырып, әйдәп торган Рушан йолдыз гына күренми—аны болытлар каплаган.
Б
Күктән, болытлар арасыннан еш кына авыр бомбардировщикларның гөрелтесе инә, хәтга бу гөрелтедән барак түбәсенен мүкләнгән чирәбе кубып төшкәли. Бу гөрелте иннәренә басып, сине сыгып төшерә, җир куенына кереп сыенырдай буласын.. Авыр очкычларның гөрелтесеннән жир иңри. Мескен Германиянең индустрия үзәкләрен хәрабәгә әйләндереп, кире Англия ягына кайтып барышлый, самолетларның тавышы да бүтән, инде алар хәзер пар күгәрченнәр кебек тыныч кына гөрлиләр. Лагерьнын каравылы һәм персоналы шуннан соң гына подвалдан чыгып, яңадан көндәлек вазифаларына керешә һәм малайларны да иреккә чыгара, чөнки тревога-аларм вакытында аларны палаталарында бикләп куйган булалар. Хәер, Азатлар бу подвалның бомбадан саклый алуына бик ышанмыйлар да. Йөзәр кило авырлыгындагы бомбадан зонтик белән сакланып маташтың ни дә, агач йортның идәне астында качып яттын ни дип, батырайган булалар
Әлегә лагерьга һөҗүм булганы юк. Унтер Вальтердан ычкынган сүзләргә караганда, бу тирәдә хәрби объектлар гомумән юк икән, хәтта американнар белән инглизләрне бутау өчен бер җирдә ялган аэродром корып, фанер самолетлар ясап куйганнар. Алдарсың американны! Беренче көнне фоторәсемгә төшереп алганнар да, иртәгесен сыңар самолет килеп, боларнын фальшь-аэродром ы на "агач бомбалар" ташлап киткән Шулай, американнар фашистлардан ачыктан-ачык мыскыллап көлә башлаганнар хәзер...
Лагерьга урнашып бер ай үтәр-үтмәс. малайларны территориянең гүр почмагындагы лаборатория бинасына унар-унар бала чакырып китерә башлыйлар
Баксаң, лаборатория дигәннәре кан ала торган пункт икән.
Башта, әлбәттә, әңгәмә үгкәрелә. Сәяси әнгәмә. Шагыйрь күңелле Петр Митрофанович Петухнын политинформациясе кебек үк ясалма, өстәвенә, математиклар әйтмешли, минус тамгасы белән. Өстәвенә, әңгәмәне китель йә гимнастерка кигән кеше түгел, бәлки ап-ак халат кигән карт табиб үткәрә
"Сез үзегезнең каныгыз белән ятимханәләрдә авырып яткан балаларга, бичара туганнарыгызга, яралыларга. Бөек Германиягә ярдәм итәсез, Ж.инү сәгатен якынайтасыз. Без сезне ашатабыз-эчертәбез. тәрбиялибез, жил-яңгыр тидермичә, һәртөрле авырулардан саклыйбыз Германия тиздән үтә куәтле, чын мәгънәсендә дәһшәтле яна корал кулланачак һәм бәген дөнья аның каршында тез чүгәчәк. Сез сау-сәламәт килеш шул Жинү көнен күрәчәксез! Хайль!"
Шнейдер фамилияле бу табибның улы көнчыгыш фронтта хәбәрсез югалган. Менә ул үзе дә. карт башы белән, халкы һәм ватаны файдасына эшләвен дәвам итә икән ”Юк. —дип уйлый Азат,—бу пенснэлс мөлаем карт йә үзе алданган, йә күз дә йоммый ялганлый "
Кан биреп кайткан беренче төркем малайларда башта әлләни шик- шөбһә тумый әле. Кан алгаңда авырту-мазар сизелми, бөтенесен бик чиста эшлиләр икән. Ягымлылар, ибен-ипкә китереп, җайлап, йомшак кына сөйләшәләр, “күгәрченкәем" дип эндәшәләр, башыннан сыйпыйлар... Тик каннары агып төшә торган пыяла банкалар катыргы тартмалар эченә яшерелгән була.
Кан биргәч үк малайларга татлы сөт эчерәләр, кулларына берәр алма тоттыралар. Башлары әйләнеп куя куюын, әмма йоклап торгач, иртәнгә, бөтенесе нормага кайткан кебек була. Соңгы вакытларда малайларның тамаклары тук булганга, яшь организмнары тиз генә бирешми
Азат чират буенча дүртенче төркемгә эләгә
Соңгы елларда төшкән тукмаклар аны һәр нәрсәгә, һәр кешегә сак карарга өйрәтеп өлгергән инде, һәм бу шикчеллек аңарда бик озак дәвам итәчәк әле. "Мин бу шикчеллектән, туган илгә кайтып сине күргәннән соң гына котылдым,—дип сөйләгән иде Азат —Рәхмәт сиңа Күңелемдәге ниндидер бер агулан арындым
Кан ала торган лаборатория барагы да зурлыгы белән башкаларыннан кайтыш түгел. Коридорының ике ягында сигез ишек бар Икесенә Палата 1” һәм “Палата 2” дип язылган. Ин аргы башта яшелгә буяган тимер ишек, анысы кая алып чыга торгандыр? Иреккә түгел, билгеле— тимер ишек куйганнар икән, монын бер-бер хикмәте дә булмый калмас
Менә малайларны койкаларга яткырып, инде резин көпшәләрне дә тоташтыралар, әнә Шнейдернын чукрак-телсез кебек сүз дәшмичә, ияген генә кага торган “шәфкать туташы" алагаем зур инәле шприцын тотып. Азатка таба килә...
Шушы мизгелдә колак пәрдәләрен ерта торган ачы сирена улавы ишетелә. Тревога! Аларм!
Шундук электр яктысы сүнә.
—Балалар! Тик кенә урында ятыгыз! Бу—ун-унбиш минутка гына...- дип вәгъдә итә Шнейдер һәм шәфкать туташларын ияртеп ашыгып палатадан чыгып китә. Гадәттәгечә, алар күрше баракның подвалына таба элдертергә тиешләр.
Ике-өч минуттан янәшәдә генә бомба шартлый. Баракны күтәреп бәргән шикелле була. Чылтырап тәрәзә пыялалары коела, үзеннән-үзе түшәмдәге электр лампалары кабына. Аргы башта кайсыдыр ишекмен тупсасы чыелдап, ишек үзе зыңгылдап куя...
Сирена улый.
Азат сикереп тора да тиз генә ботинкасын аягына элә, шнурын да бәйләп тормый.
— Малайлар, мин күз салып керәм,—ди ул койкада ятучыларга,— Тагын шартлый калса, бернигә карамый торыгыз да, резин көпшәләрегезне йолкып атыгыз... Котылу жаен карагыз. Аңладыгызмы?
Малайлар тиз-тиз иякләрен кагалар.
Коридор буп-буш, әлбәттә. Ләкин монда да лампочкалар кабынган. Шартлау дулкыны электр линиясен тоташтырган булыр. Ә аргы баштагы тимер ишек яртылаш ачылып киткән. Аннан ниндидер механизм эшләгәндәге кебек шыгырдаган тавыш ишетелә.
Азатны аяклары шунда таба алып китәләр.
Тузан баскан тәрәзәсез-нисез бүлмә. Уң якта тәгәрәтеп йөртмәле биек носилка тора. Сул якта, чаштыр-чоштыр килеп, ямаулы транспортер лентасы шуыша. Лента стенадагы уемнан чыгып, наратлар арасындагы биек моржалы сарайга барып керә икән. Ләкин сарайнын моржасы күренми инде, американ бомбасы нәкъ шунда килеп төшкәнгә охшый.
Азат бер мизгелдә барысын да анлап ала. Бу бүлмә каннарын суыртып бетергәч үлгән балаларны крематорийга озата торган жир икән лабаса! Аларнын суынып та житмәгән мәетен менә шушы кат-кат ремонтланган калын брезент тасма крематорий учагына илткән, илтергә тиеш!
Азатның башында: “Алайса, бу жәһәннәм машинасы мине шушы минутта ук моннан алып чыксын әле!”—дигән уй чагылып китәргә дә өлгерми, тәвәккәл малай әкрен генә шуышкан транспортер тасмасына менеп„ята
Йөрәге дөп-дөп тибә, тасманы йөртә торган уклау-роликлар анын кабыргаларын саный. Бер, ике. өч...ун...унбиш... Тукта, кешегә шулкадәр кабырга каян килсен!
Хисап утызга җиткәндә транспортер Азатны әлеге шыксыз кирпеч бина эченә алып кереп, алагаем зур авызлы мич каршына китереп ташлый. Ялмавыз мич кабат кабынмаслык булып җимерелгән, анын арткы ягыннан шәрә нарат кәүсәләре һәм зәңгәр күк елмаеп-көлеп тора. Ирек шунда, шушы жәһәннәм миче аркылы үткәч башлана: биек моржа ишелеп төшкән дә. чәнечкеле киртәләрне сытып изгән һәм азатлыкка күпер салган!
Һәм Азат крематорий миченә аяк баса.
Бу жимерек, үле крематорий сурәте һәм андагы төчкелтем ис Азатны гомере буе эзәрлекләр, төшләренә кереп йөдәтер әле.
JZ
Ә хәзер анын күп булса ун минут вакыты бар Шушы ун минут арасында ул бу тирәдән булдыра алган кадәр ераграк китеп өлгерергә тиеш
Колак төбендә, үлән арасындагы вак чикерткә шикелле әкрен генә челтерәп, музыка кабатлана "Без җинәлмәгән дошман тумаган! Дошман тумаган! Дошман тумаган'' Һәм хәтер төпкеленнән актарылып чыккан бу зәгыйфь авазлар сирена улавын басып китәләр.
Азат үзенен кая чапканын да белми һәм моны белүнен кирәге дә булмый, чөнки ул дәһшәттән кача, чөнки анын артында тагы бомба гөрселдәп җирне тетрәтә
Малайнын битен куаклар тырный, бер ботинкасы төшеп калгач, ул икенчесен дә салып ыргыта. Абынып егыла. Торып тагы чаба Үрмәли Ниндидер канауга тәгәрәп төшә Тагы тора Жан саклау инстинкты аны һаман арырак өстери
рау Эльза Фридрих-Клейн.
Бу дөньяда Азатка ярдәм кулы сузган тагын бер изге җан шушы тузганактай ап-ак чәчле алман карчыгы була. Болай, өрден исә саны санга таралып китәр сыман үзенен. әмма тора-бара Азат бу чирләшкә карчыкнын искиткеч нык ихтыярлы булуын күргән һәм аны сокланып искә ала.
Фрау Эльза Азатны үзенен сыер абзарында почмактагы салам өстендә йоклаган хәлендә ‘‘таба " "Кешеләр балаларын кәбестә яфрагы арасыннан табалар, ә мин менә, балакач. сине салам арасыннан таптым."—дип көлеп сөйли ул соңыннан, инде үзләшеп беткәч. "Син минем Коткаручым,—ди—Иисусны да әнисе аранда тапкан."—дип өсти
Фрау—моннан берничә ел элек вафат булган мәшһүр профессор фон Фридрих-Клейннын хатыны икән Арийлар канынын ин затлы кан булуын исбатлаган ире өчен ул исемле пенсия алып яши Дөрес, сугыш вакытында Фрау Эльзага авыл җирендәге кечкенә генә хуҗалыгы белән тормыш көтәргә туры килә. Бердәнбер якын кешесе—оныгы да һәлак булгач, Фрау Эльзаның рухиятенә зыян килгән вакыт-вакыт. авыруы көчәйгәндә, ул дөньядагы маякларын жуя. үзенен кемлеген дә оныта торганга әйләнә. Мондый көннәрне фрау Эльза Азатны үзенен оныгы белән бутый, ана “Отто" дип эндәшә
Аны чуалыр алдыннан фрау Эльза караватына менеп ята да. ку з- ләрен йома, кипшергән иреннәре генә кыймылдый Якынрак килсәң, аның ниндидер югары фәлсәфи хакыйкатьләрне пышылдаганын ишетәсең: “Табигать фирка дигәнне белми. —ran-гали бакчачы Лютер Бербанк сүзләре. "Кешене хезмәт тудырган һәм аны үзенә кол иткән Кичегеп килгән хаклык ялган түгелмени?" "Бу гәгьнәтле заманда галәмнәр дә. гавәмнәр дә бер-берсеннән ераклашалар Аннары авыру карчык ‘Nacht und Nebel”—"Төн һәм томан гигән сүзләрне кат-кат пышылдый да тирән йокыга тала, аны ачы "аларм" сиренасы ла уята алмый
Икенче көнне фрау берни булмагандай торып, хуҗалык эшләренә ябыша
Бер-ике атнадан, инде тәмам ияләшеп, йорт эшләрендә булышкалап, гаилә әгъзасы булып беткәч һәм өстенә фрауның оныгыннан калган нафталинлы киемнәрне киеп алгач. Азатка профессорның китапханәсендә казынырга, хәтта кабинеттагы йомшак кәнәфигә күмелеп утырырга да рөхсәт ителә. Язу ветәлендә фон-Клейннын кара күн тышлы куен дәфтәре ята Фрау кичләрен, дөньясын онытып, шу г дәфтәрне актарып утыра һәм әлеге ”хакыйкатьләр"не дә ул шушы калын дәфтәрдән откан икән
Хуҗа карчык Азатның кем икән геген бик яхшы аңлый һәм малайны хакимияттән саклау өчен чарасын күрә башлый Ул анардан коеп кушан “немец малае" ясарга ниятли "Моның өчен син беренче нәүбәттә немецча
Ф
аа_
бернинди акцентсыз сөйләшергә тиеш,”—дигән таләп куя ул. Аннары, карап тора-тора да: “Юк, син югары дойч акценты белән сөйләшергә тиеш!”—дигән карарга килә.
Әлбәттә, шулай. Чеп-чи югары дойч шивәсендә сөйләшкән сары чәчле, яшькелт күзле малайны арий канлы түгел бу дип кем шикләнсен?
Дөрес, Азатка үз-үзен тотышындагы кимчелекләрдән арыну жинелдән булмый. Сонгы елларда анарда тешләк “бүре баласы” комплексы тотрыклы тамыр җибәргән бит. Кайчандыр, яшьлегендә үзен театр сәхнәсендә дә сынап караган тәҗрибәле фрау Азатны янабаштан елмаерга өйрәтә. Аристократларча ияк кагып кына баш ияргә, нәзәкатьле ханымнарның кулын үбәргә, патефон музыкасы астында баш әйләнгәнче сихри вальста бөтерелергә...
Бөтен күңелеңне кара кайгы баскан бер вакытта елмаеп кара ди син! Ә фрау чарасын таба. Азатның ифрат ясалма итеп, көчәнеп елмаюын күрүгә үк җылый башлый. “Иң матур бер мизгелеңне искә төшер! Йом күзләреңне!”—дип боера ул, аяк тибеп. Әллә шушы кеп-кечкенә әбинең, гасабиланып, күз яшьләрен йота-йота аяк тибеп кычкыруы тәэсир итә инде, әллә Азатның хәтерендә кинәт калкып чыккан Ганҗә адәм акылы ирешмәслек ераклыктан ана матур итеп елмаямы,—икенче мизгелдә Азат каршында басып торган фрау Эльза шатлыгыннан көлеп тә җибәрә.
Чәнечкене сул кулына тотып ашау, үтмәс пычак белән ризык кисеп азаплану һәм, гомумән, табында утыру әдәбе—болары ансат, ул кагыйдәләр, акылга муафыйк булганга, җиңел үзләштерелә.
Шулай да иң кыены алман теле булып чыга. Фрау Эльза кышкы кичләрдә Азатның башын “дойче грамматик” белән катыра. Татар телендәге алты килеш урынына барлы-юклы дүрт грамматик килешләре белән түгел! Инде немец телен өйрәнеп беттем дигәч тә, анын синтаксисында "кондиционалис” дигән бер нечкәлек кала икән әле, хәерсез.
Тырышсаң, аны да җиңеп була икән ләбаса.
Сәләтле шәкертенең һәр уңышына фрау балаларча куана, аңа карап Азат та ихластан елмая...
Ни хикмәт, малай шушы чит-ят һәм, ни әйтсәң дә, үзенә дошман халык теленең аһәңен тоя башлый. Бигрәк тә брадәр? Гриммнарнын әкиятләрен бирелеп укый. Шундый самими әкиятләргә кирпеч калынлыгы роман фәлсәфәсе ничек сыеп бетәдер... Әллә сон калын-калын роман авторлары чын ижат сәләтеннән мәхрүмнәрме икән? Кирәк микән андый романнар? Күп сүз—юк сүз ди бит татар да.
Ялыктыргыч кышкы кичләрдә электрны сәгатьләп-чаклап кына бирә башлаганга, туңмай шәме яктысында Азат озын-озын шигырьләр ятлый, аларны таләпчән фрау каршысына басып, үзе дә әсәрләнеп, ләззәт алып сөйли, сөйләм телен чарлый. "Lorelei”... “Су кызы” шигырен укыганда анын күз алдына су буенда чал чәчләрен тарап утырган Соня Татаркина килеп баса. Анын тарагыннан көмеш балык тәңкәләре коела, ул тәнкәләрнен бер ягында СССР гербы, икенче ягында свастика... Аннары Соня янына кыяга Айдар менеп утыра да, күз яшьләренә чыланган тәңкәләрне учына җыя башлый .
Бу елны Азатнын тагын бер казанышы— сыер саварга өйрәнү була. Чөнки фрауны кызгана: бәләкәй генә куллары белән сыер савып кергәч, фрау Эльза, карт буыннары сызлауга түзә алмыйча, бармакларын уыштырып йөри, кулын әллә нинди эремәләргә тыгып утыра.
Профессор фон-Клейнның фәнни китапларына Азатнын теше үтми, әлбәттә. Ләкин малай, фрау Эльза кебек, галимнең куен дәфтәрен кызыксынып укый. Бу кешегә фашистларның ни өчен унай карагайлыкларын да аңлыйсы килә. Дөресен әйткәндә, фрау Эльзаның ире фашист ялчысы дигәнгә ул ышанмый, ышана алмый.
һәм моңа ничек ышанмак кирәк? Искиткеч матур, төзек, вак итеп яза торган бу ыктыматлы кеше үзенен яшертен дәфтәренә ’’Фюрер һәм Иосиф Сталин—бер үк медальнең ике ягы гына” дигән фикерен теркәп
ИГЕЗӘКЛӘР.22 куйган Андый кеше фашист та. коммунист та түгел инде—моны ундүрт яшьлек малай яхшы андый
Яки менә бусы "Мине җир йөзенә тынычлык алып килгән дип уйламагыз, мин тыныч алып килмәдем, мин кылыч алып килдем,”—ди Иисус (Изге “Инҗил” китабыннан).”
Фон-Клейн ислам дине белән дә кызыксынган һәм Иисуснын кылычына каршы Мөхәммәд пәйгамбәрнең тыныч сүзләрен язып куйган “Теш казналары һәм бот арасындагы нәрсәләрен тыя алучыга мин җәннәтләр вәгъдә итәм”. Мангаен җыера торгач. Азат монысына да төшенгән һәм мен дә дүрт йөз яшьлек хәдисне исендә калдырган, аны ватанына тикле алып кайтып, түкми-чәчми мина сөйләде
“Сандугач ин матур җырларын читлектә өйрәнә" Монысынын авторын Азат хәтерләми инде.
Анын исендә калганнар буенча гына да мин бу немец галименен хөр фикерле кеше булганлыгын, тоталитар идеология, золым богавы салынган илдә үзенен эчке дөньясын кара тышлы дәфтәренә яшерергә мәҗбүр ителгән “эчке качак” кебек яшәгәнлеген аңладым Беләсе иде. бездә чын генетиканы аяк астына салып таптый башлагач. Лысенко кебек җаһиллар дәрәҗәгә ирешеп, бакчачы Мичуринны даһи биолог дип игълан иткәч, профессор Клейн дәфтәренә ниләр язып куйды икән9
Фрау Эльза бер кешелек паек алып туклана, шуна узенен "натураль хуҗалыгы" биргәнне дә китереп кушкач, ризыклары Азат белән икесенә, такы-токырак булса да, җитеп бара. “Эрзац-ипи” һәм “эрзан-кофе" кебек ризыкларга да күнегәсең. Шулар янында фраунын токымлы мүкләге биргән чын сөт һәм өйдә ясаган татлы чөгендер сиробы да бар
Фрау язга таба тәвәккәлләп, Азат Сәйдәшевны үзенен “остарбай- тер”ы итеп рәсмиләштергәннән сон, болгавыр көннәрдә малаинын каян пәйда булганлыгын берәү дә төпченеп тормагач, борчулары басыла төшә. Бу вакытта ир-аттан бушап калган Германия басуларында һәм заводларында йөз меңнәрчә остарбайтерлар—оккупацияләнгән илләрдән куып китерелгән халык эшли. Кызганыч. Азат күрше хуҗалыкларда ярым иректә яшәгән якташлары белән танышырга өлгерми, мона бик үк омтылмый да. ләкин ерактан гына аларны күргәли. Әгәр алар белән аралашып киткән булса, кем белә, бәлки малайның язмышы башка якка борылыр иде. Яхшы яккамы, әллә начаргамы—анысы икенче мәсьәлә
Дөньяны тетрәндергән һәм кан елаткан һитлер хакимлегенә нокта куелыр көннәр якынлаша
Апрель ахырларында көнчыгыштан килгән совет солдатлары белән көнбатыш илләрнен гаскәре бергә очрашалар.
Сигезенче май “Һитлер капут” Дөрес булса, анын үле гәүдәсен бензин сибеп яндырганнар Киноларда күреп Азатлар буыны гашыйк була язган Ева Браун да юк икән инде, ул үзенен һитлеры белән бергә агу эчеп үлүне артык санаган.
Шулай итеп, сугыш тәмамлана, ә Азат инглиз зонасында—Боек- британия хәрбиләре кулы астындагы территориядә бүленеп кала
Оккупация башта сизелми дә. Тормыш әүвәлгечә дәвам итә. чак кына яхшыра, җинеләя әлбәттә, паеклар да арга, авызда эреми торган маргарин һәм тәвә йомыркасы порошогы биргәлиләр һәм Азат мондый тормышны үзгәртергә уйлап та карамый, бөтенесен үз агымына калдыра Чөнки анын күңелен Ши к-шөбһәләр кимерә. Фрау берничә тапкыр Азат белән җитди сөйләшергә тырышып карый-каравын. ләкин анын үзенең дә тормышка үзгәрешләр кертәсе килми шикелле.
Көннәрнең берендә Эльза ханым күршеләреннән берничә гәзит готын кайтып керә. Җирле типографиядә басылган кече форматлы русча һәм хәтта татарча гәзитләр. Фрау аларны остарбайтерлардан алган икән
Фрау Эльза Азатны каршысына утыртып күптән көтелгән сүзләрен әйтә.
НУ)
—Синен серен бар,—ди ул туп-туры.—Илендә син... ниндидер бәлагә тарыган булгансын... Мин боларын сорашмыйм, балам... Мин сине гаепләргә дә җыенмыйм. Аллам сакласын! Син инде балиг булып киләсең, барын да үзен хәл ит. Менә бу гәзитләрне синең ватандашларын чыгарган Укы. Үз бизмәненә салып үлчәп кара. Аннары уйлашырбыз.
Азат кич буе шул гәзитләрне актарып утыра. Остарбайтерлар үхпәренсн профессиональ оешмаларын төзегәннәр, милли телле гәзитләрен булдырганнар, үзләре концертлар куеп, төрле бәйгеләр оештырып яшиләр икән. Гәзит мәкаләләре арасында төрлесе бар. Күбесе, әлбәттә, тизрәк ватанга кайту яклы һәм хәрби хакимияттән шуны таләп итәләр. Азат фикереңчә, матур гына шигырьләр дә күзгә чалына..
Шулай да бер тешләк автор: "Сталин концлагерьларында биш миллион тоткын эшли. Син биш миллион да беренче булачаксың.”— дигән фикерне күтәреп чыга.
Болар малайның җитлекмәгән аңын бутыйлар гына. Хәзер ул кемнен дошман икәнен аермый, ә дуслары күренми.. Кая соң ул дуслар?
Көнбатыш илләрендә Кравченко дигән бер качакның "Мин ирекне сайлыйм" исемле китабы дөнья күрә. Бу усал китап күпсанлы мисалларда совет чынбарлыгын һәм Сталинның җинаятьчел режимын гаепләп чыга. Китапны төрле кеше төрлечә каршылый.
Күренекле рус язучысы Константин Симонов, мәсәлән, Кравченконы эт итеп сүгә, аның китабын ялганга, ә үзен дошманга сатылган исерекбашка чыгара. Кравченконың гаепләүләрен Парижда оештырылган халыкара судта карыйлар. Көнбатыш коммунистлары СССР дагы каты режимны гүзәл киләчәк хакына көрәшкән вакыттагы сәяси зарурлык белән аңлатып маташалар, ләкин чынлыкта андагы коточкыч явызлыклардан хәбәрдар булмыйлар. Чөнки ул явызлыклар адәм башына сыярлык түгел, нормаль кеше аларны күз алдына да китерә алмый. Совет лагерьларында үлгән кешене күмәргә алып китәр алдыннан, контроль тәртибендә, мәетнең күкрәген лом белән тишү кагыйдәсе нинди кодекска сыйсын9 Әлеге судта Кравченко китабында телгә алынган һәм очраклы рәвештә генә исән калган кешеләр шаһит сыйфатында катнашалар һәм Кравченконың хаклы булуы раслана. Дөрес, ирекле дөньядан тимер чаршау белән аерылган СССР халкы боларны белми дә кала һәм "Безнен кебек иркен сулый торган Башка илләр әле җирдә юк" дигән искиткеч матур бишек жырын җырлый бирә.
Бервакытны фрау Эльза Кравченконың шушы китабын табып алып кайта, ләкин эчтәлеге белән танышкач та аны Азаттан яшереп куя. Изге карчык малайны Ватаны турындагы яман сүздән саклый. Азат бу китапны еллар үткәч кенә. Солженицынның “Гулаг архипелагы" белән бергә укый.
агын кыш уза. СССР һәм Көнбатыш дәүләтләре арасында Германиягә килеп эләккән “совет гражданнарын" ватаннарына кайтару турында бәхәсләр өзелми, радио һәм вакытлы матбугат гел шул турыда ran куерта Азат кебекләрне “күчерелмеш шәхесләр" ("перемешенные лица") дип атыйлар Берәр адәмчәрәк сүз тапсалар иде әле! Әйтерсең лә Азатлар дүрт аяклы мәхлук яисә урындык-шкаф шикелле генә бер нәрсә, аларны гүяки ничек телисең шулай күчереп йөртергә ярый!
Ниһаять, сәясәтчеләр бер карарга киләләр Совет хөкүмәтенең таләбе буенча, әлеге “шәхесләр” оешкан тәртиптә СССР вәкилләренә тапшырылырга тиеш була.
Фрау Эльзаны һәм Азат Казанцев-Сәйдәшевне инглиз хәрби комендатурасына_чакырып язу килә. Менә шул чагында гына карчыкның иякләре дерелди башлый... Ләкин, ничек кенә булмасын. Азатны хакимият
Т
ин белән очрашырга әйбәтләп әзерли ул. Кайчандыр оныгына бүләккә дип алып куелган зәнгәр костюмны һәм бөрчекле галстукны Азат бүлмәсендәге урындык аркасына китереп элә. Аннары Азатны җилтерәтеп ваннага алып керә дә анын сул як чигәсендәге гайре табигыи чал чәчләрен ромашка эремәсе белән мана.
Ахырда фрау Эльза, театрдагы гримерша кебек, үзенең ижат җимешенә карап тора-зора да.
— Йа раббым... Балам.. Маин готт...— дип пышылдый
Икенче көнне комендатурада—мәхшәр. Баксан. Германия остарбаи- терлар белән тулган икән. Халыкнын күбесе хатын-кыз. әлбәттә Кайберсе чемодан, кәрзин тотып, биштәр асып килгән—шушыннан туп-туры туган илгә юлыбыз дип өметләнәләр. Күңелләре күтәренке, вөҗданнары борчымый, бөерю таянып сөйләшәләр Арада икенче төрле кешеләр дә күзгә чалына—болары басынкы, кайгылы, күзләрен яшерәләр Нигә куанмыйлар икән алар? Нидән шикләнәләр'’ Ватан каршында нинди гөнаһлары бар9 Бар, бар гөнаһлары1 Фашист армиясе өчен икмәк үстерүчеләр шулар түгелмени? Ә заводларда,—сак аегында булса бу гсын. шушы ое гарбаи терлар бомба ясамаганнар мени'.’! Әлбәттә, бу бомбалар арасында шартламаслык игеп эшләнгәннәре дә булгандыр Тик эчке сәясәттә Сталинның уң кулы исәпләнгән Берия ялчылары кем гаепле, кем гаепсез икәнен тәгаенләп маташмаячаклар. Бер гаеплене юк игү өчен алар мен гөнаһсызны кырачаклар
Азаг белә, сизә: Германиядән кайткан тоткыннарны туган илдә колач җәен каршы алмаячаклар
Кабул итү бүлмәсенең ишеге ачылганда Азат түрдә ике өстәл торганын, ун яктагы өстәл артында купшы инглиз офицеры һәм күзлекле тәрҗемәче хатын утырганын күреп кала. Ә сул яктагы урындыклар әлегә буш—сонет вәкилләре соңгарак калган ахрысы, һәммәсе дә шуларны кәгә
Чирек сәгатьләп көттергәч, ниһаять, тышкы ишектән өч совет офицеры килеп керә
Коридордагылар дәррәү аягүрә баскач. Азат та. хәтта фрау Клеин да урындыктан торалар.
-Исәнмесез, гражданнар!—ди беренче булып кергән япь-яшь лейтенант һәм арттан килүче каракучкыл подполковникны алга у «дыра
-Здравствуйте' Исәнмесез!—дип гөжләп жавап бирә коридор
Туп-туры алга, хәтта борынын чөебрәк өскә караган подполкон никнын йөзендә ник бер мускулы тибрәнсен Ул ватандашларын күрми дә кебек
Артларыннан кабул итү бүлмәсенен ишеге ябылгач кына
-Бик текә бәндәгә ошый бит әле бу! Сәламебезне дә кабул итмәде.., —диешәләр.
Азат белән янәшә утырган бер хатын
— Ну, монардан жылы сүзне келәшчә белән дә тартып чыгара алмассың,—дип нәтижә ясый
—Фрау Эльза...—дип пышылдый шунда Азат —Минем күнелем болгана.. Мин бер генә минутка, туалетка ..
— Бар. Ни ярамады икән эченә?-дип борчыла беркатлы фрау
Моннан жидс ел элек сабый Робертны рәнжеткән, аннары энесен яклаганы өчен Азатны—бөер тирәсен чамалап— дагалы күнитеге белән гипкәләгән опер Байчурин, ромбиклар урынына хәзер погон тагып алган, тырыш хезмәтләре өчен подполковник дәрәж.эсенә ирешкән икән Юм. усал иреннәр. Шоп-шома итеп кырылган чыгынкы яңаклар Я ниран торган күнигек. Азат аны менә шул хром күнитегсн ялтыраткан вакса исеннән таный.
К ү залларын томалый торган нәфрәт хисен җиңә алмыйча. Азат Сәйдәшен комендатурадан чыгып китә. "Юк. юк. дип пышыл гыи ул. кеше язмышын Байчурин кебек шакаллар хәл итә торган ллгә мин канга
алмыйм...” Көчсезлеген тойганга гына пышылдый Азат Сәйдәшев, ә үзенен бөтен дөнья күзенә карап кычкырасы, жанвар булып үкерәсе килә.
Шушы көннән Азат әти-әнисенен исән калу ихтималына да ышанмый һәм аны бу дөньяга бәйләп тота торган пәрәвездәй нечкә жепләр дә. вакыт-вакыт колак төбендә уйнап күнелне җылыта торган Сәйдәш әһаннәре да өзелә. Азатның яшисе килми, бу кадәр гаделсез дөньяны күрәсе килми!
Комендатурадан чыгып качкан көнне Азат соңгы тапкыр җылый— язмыш тарафыннан үз өлешенә бүлеп бирелгән күз яшьләрен шулай сарыф итеп бетерә.
Шулай да Азат Сәйдәшев исән калган.
Тик ул иртә-кичләрен кулы, йодрыклары белән берәр каты әйберне төеп, ярсуын басарга өйрәнә, шуна күнегә. Атна саен бер кирпечне кулы белән сугып икегә яра Шул вакытта, үзе дә сизмәстән, усал итеп елмая әле: бу кирпечтән крематорий миче дә. төрмә дивары да сала алмаячаклар! Тегеләр дә. болар да...
Азат Сәйдәшевнен Отго Клейнга әйләнү тарихы да табышмак түгел
Ике көн буе Мюнстерда кая барып бәрелергә белмичә кангырап йөргәч, ана “өйгә”—фрау Эльза янына кайтып күренергә туры килә. Ә фрау аны зар-интизар булып көтеп торган: рюкзакка бөтен кирәк-яракны тутырып куйган һәм ин мөһиме—ниндидер бик үк тугры булмаган юллар белән ана оныгы Отто Фридрих-Клейн исеменә рәсми таныклык әмәлләп өлгергән. Таныклыкка Азатнын рәсеме дә ябыштырылган, бу өйрәнчек фотоны ул профессор Клейннын аппараты белән үзе үк төшергән була.
Фрау Эльзага рәхмәт дими ни дисен? Ул Букстенхаузен шәһәрендәге ахирәтенә хат та әзерләп куйган һәм Азатка шунда барып сыенырга кинәш итә. ихтимал, ахирәте аңа үзенен букинист кибетендә эш тә табар дип өметләндерә.
Шул рәвешле Азат Сәйдәшевнен бормалы тормыш юлында Отго Клейн сәхифәсе ачыла һәм утыз ел дәвам итә.
Утыз ел—үзе бер гомер.
Бу утыз ел эчендә анын Ватанында ниләр генә булмады. Дөньяга мәңгегә килгәндәй тоелган Иосиф Сталин вафат булгач, үзе белән тагы йөзләгән корбаннарын алып китте (җәсәден озатырга килгән гражданнар иске Мәскәү үзәгенен кысан урамнарында берсен-берсе таптап һәлак булдылар). Дөньяда ин биек Советлар сарае салу планы онытылды... 1961 елда Сталинның мумиясен мавзолейдан чыгарып, шул ук Кызыл мәйданда җирләделәр. Юлбашчының кызы (Светлана), илне ташлап, яна ире белән Һиндстанга китте, анын вафатыннан сон АКШ ка юл тотты "Корыч бабайнын” улы Василий Джугашвили, Казанга сөрелеп, генерал пенсиясен ипподром тотализаторына, ә сәламәтлеген хәмергә һәм сөяркәсенә исраф итеп бетерде. Көннәрнең берендә уяулыгын җуйган Никита Хрущевны ла тәхеттән төшерделәр (байтак еллардан сон, жае чыккач, анын да улы Америкага барып төпләнде) Хрущев башта басу-кырларны кукуруз белән тутырып, авыл хуҗалыгын “текә күтәреп” карады Аннары ярты илгә борчак чәчтергән иде. Илгә ипи чиратларын кабат кайтарган Хрущевтан сон авыл хуҗалыгын “интенсивлаштыру”га керештеләр Тора-бара ул да онытылды һәм СССР җитмәгән икмәкне капиталистлардан сатып ала башлады Торгынлык... Тынчу заман... Илдә эшсезләр юк. эшлексезләр генә калып бара.. Брежнев адәм көлкесе булганчы бетереште Аңа хәтта татар экстрасенсы, күренекле сәнгатькяр, рәссам, скульптор Илдар Ханов та ярдәм итә алмаган. Ләкин берсен-берсе калейдоскоптагы кебек алыштырган чирләшкә генсеклар һәм “тизләнеш” дигән яна төшенчә белән танышканчы шактый сулар агасы бар әле...
Азат җирле матбугат һәм радио аркылы СССРдагы вәзгыятьне күзәтеп барган һәм, әлбәттә, объектив мәгълүматлардан мәхрүм булган, чөнки көнбатыш матбугаты күбесенчә шау-шулы низагларны, ызгыш- талашларны ярата...
“1941 — 1945 еллардагы Беек Ватан сугышы чорында оккупантлар белән хезмәттәшлек иткән совет гражданнарын амнистияләү турында СССР Верховный Советы Президиумының 1955 ел 17 сентябрь карары шәхсән үзенә кагылмаса да. Азат Сәйдәшев (Отто Клейн) бу мәсьәлә белән үтә кызыксына, чөнки әлеге карар совет хакимиятенен сәясәте чыннан да демократиягә таба борыла башлаганлыгын күрсәтә
Сугыш вакытында яраланып, фашистларга әсир төшкән татар шагыйре Муса Җәлил нен Шпандау төрмәсендә 1944 елда жәзалап үтерелүе турында ишеткәч, ул Җәлил шигырьләренең неменчәгә тәрҗемәсен табып укый. "Моабит шигырьләре" аны тагын уйга төшерә Шагыйрьнен язмышына карата кайбер шик-шөбһәләре калса да. Отто Клейн—Азат Сәйдәшев үзенен татар булуы белән горурланып та куя
1957 елда СССРда Җир планетасының беренче ясалма иярчене җибәрелеп, борын чөяргә яраткан американнарны артта калдыргач. Азат үлчи торган бизмән тагы әле аска, әле өскә чайкала башлый Җитмәсә, хыялый Циолковскийнын автобиографиясен укып, ул аның әнисе татар кызы булганлыгын белә, монысы ана тагы горурлык өсти
Әгәр Солженицынның совет концлагерен тасвир иткән коточкыч әсәре ("Иван Денисовичның бер көне") басылып чыгып дөнья шаулатмаган булса. Азат Сәйдәшев ватанга кайту турында вакыт-вакыг кузгалып куйган татлы хыялын, бәлки, тормышка ашырган ла булыр иде. Әлеге хикәяте өчен Ленин премиясенә тәкъдим ителгән Солженицынга каршы дәррәү күтәрелгән коммунистлар үз дигәннәренә ирешәләр Солженицын әле генә кергән Язучылар союзыннан чыгарыла Кызганычка каршы, аны әдипләр исемлегеннән сызып ташлау өчен тавыш бирүчеләр арасында күренекле һәм нечкә хисле бер татар шагыйре лә була Аннары Солженицын илдән сөрелә, хәтта аны Ленин премиясенә тәкъдим итүчеләргә дә эләгә—аларны эштән куалар.
Чит илдә шул ук әдипнең тагы да хәтәррәк “Гулаг архипелагы" нәшер ителгәннән сон. табигый. Азат кебек күчерелмеш кешеләр гумайсыз совет чынбарлыгына кара күзлек аша карый башлыйлар Ваган алардан ераклашканнан-ераклаша
Еллар үтә тора. Көнбагыш Германия, хәрабәләрдән башын калкытып. аякка баса, ә завод-фабри кал ары. нигезләренә кадәр кубарылып, көнчыгыш тарафка алып кителгән Германия Демократик Республикасы исә тезләнгән килеш кала.
Яшь букинистнын матди яклары ныгый Сугыш вакытында юк кына бәягә сатып алынган борынгы фолиантлар яна хуҗаларын тапканга кадәр кече сатучы Отто Клейн бу тузанлы томнарны актарып, укып, әйрәнен вакыт уздыра. Урта белем алганда, аннары сәнгать академиясендә укыганда букинист кибетендәге гакыл байлыгы ана—сары чәчле татар малаена ифрат нык ярдәм итә
зат бер ай чамасы мина килмичәрәк торачагын алдан ук әйтеп, кисәтеп куйды
Ана таксопаркта бер искерәк автобус биреп, шуны ремонт зарга кушканнар һәм киләчәктә Казан—Яшел Үзән арасында шушы автобуста пассажирлар ташырсың дип вәгъдә иткәннәр икән
-Ерып чыгарсың бит? —дип белештем мин
- Өр-яна итәм'—диде ул үз көчләрен.) ышанган кыяфәттә ку зларын уыштырып Тик менә шимбә-якшәмбеләрлә эшләргә гуры ки гер югыйсә җәйге сезон башланганчы өлгертеп булмас Аннары автомобиль йөртүгә имтихан биреп, "права" аласы да бар
Аны күтәренке рухлы итеп күрү минем өчен үзе оер шаглык иле Чыннан да. көнозын тимер-томыр белән шг игәргә күнекмәгән иде ул. Аклавымча. Азатны киндек-иркенлек. хөр табигать үзенә гарта һәм
А
ин мөһиме: анар адәми зат арасында элек-электән очраштыра торган сәер кешеләр—илгизәрләр каны тынгы бирми, күңелен кытыклап, юлга, сәфәргә, офык артына әйдәкләп тора иде.
Азатнын хезмәт хакы һәм, гомумән, матди хәле белән берничә тапкырлар кызыксынып караган булсам да, ул кулын селтәп кенә жавап бирде “Мина җитә”,— диде ул һәм мин дустымны кабат бу сорау белән борчырга базмадым. Соңыннан гына мин Азатнын дәүләт саклык кассасында шактый зур суммада акчасы ятканлыгын һәм аның шул акчага бер генә тапкыр да кагылмаганлыгын белдем. Ә бит анын кулында ничәдер машиналык сумма булган, ул үз автомобилендә рәхәтләнеп ил гизеп йөри алган һәм, нотариуста расланган васыятьнамәсенә караганда, ул бу акчасын тиененә кадәр Атна авылындагы балалар йортына мирас итеп калдырган булып чыкты.
Мин инде Азат белән атна саен күрешергә ияләнеп беткән идем, ун-унбиш көн үткәч түзмәдем, тоттым да бер шимбәдә Яшел Үзәнгә киттем. Анын өйдә түгел, бәлки эш урынында булырга тиешлеген белгәнгә, туры автопаркка юл тоттым. Проходнойда бер карчык калын свитер сыман нәрсә бәйләп утыра иде.
—Миңа слесарь Сәйдәшев кирәк иде...Ул ял көннәрендә дә ремонтта... Шуны чакырып булмасмы?—дидем.
—һы. теге интеллигент иптәш кирәк инде сезгә алайса,—диде җылы шәлгә төренгән дежур карчык, үзе калын күзлеге аша мина текәлеп-текәлеп карады, ә бармаклары үз җайларына һаман хәрәкәтләнә иде.—Чакырырга анда телефон юк...Ә пропускысыз кертә алмыйм. Бүген контор эшләми.
Аптырабрак калдым.
—Урам якта капкадан унга таба барып борылгач та коймада тишек бар. Бездә күбесенчә шуннан кереп-чыгып йөриләр..,—диде әбкәй үзалдына, гүя мине биредә юкка хисаплаган кебек —Дөрес, Сәйдәшев безнен аркылы йөри, чөнки кибеткә шешәгә йөгерәсе юк—эчми диләр, дефицит детальләр дә ташымый... Сәер иптәш,—дип быдырдады ул.
—Рәхмәт.
Чыннан да, коймадагы ачыклык якын гына икән. Аннан кергәч, кем әйтмешли, дүрт ягын кыйбла.
Мастерскойны озак эзләп маташасы булмады, беренче очраган шофер ук сүзсез генә озын һәм биек бинага төртеп күрсәтте Сорамасам да булган икән, чөнки кар көртләре арасындагы сукмак койма тишегеннән туп-туры шунда таба сузылган иде.
Ремонт цехында кайберләре тәмам сүтеп ташланган, кайберләре инде буяп та куелган биш-алты автобус тора, ә ин аргы башта кулына ачкычтыр, чүкечтер тоткан Азат шакы-шокы килеп йөри иде.
Мине күргәч ул артык гаҗәпсенмәде шикелле:
—Гомерле будырсын, әле генә сине искә төшергән идем,—диде.
Куллары майлы булганга, мин аның җиңенә генә кагылып күрештем:
—Арумы?—дидем.
—Ару дисәң дә була. Моторны сүтеп җыйдык. Карданны алыштырдык. Трансмиссия өр-яна. Электр хуҗалыгы тәртип. Тик менә автобусны автобус итә торган нәрсәләр белән эшләр койтырак. Ишекләр ачылса ябылмый, ябылса ачылмый дигәндәй—тәмам какшатып, чалшайтып бетергәннәр, ә я нал ары юк. Шулай да сүтеп алып турайтып карарга исәп, урынында килеш кенә булмый...
Автобусның арткы ишеген икәүләп кубарып алдык. Азат слесарныйда ишекне кыстырып турайту өчен берничә домкратлы җайланма әмәлләп куйган булып чыкты. Аңлавымча, анын беренче карашка гап-гади бу җайланмасын баш механик белән бергәләп рационализаторлык тәкъдиме итеп рәсмиләштергәннәр, хәтта премия дә вәгъдә иткәннәр. Техник ягын бик үк аңлап бетермәсәм дә, җайланмада бөтен хикмәт ишекнен
1122 яки бүтән бер чалшайган яссылыкнын, бер жире дә беркетелмәгәнгә, домкратларны эшкә кушкач, кирәкле якка таба шуыша алуында икән “Өстәвенә аны яссы нәрсәне кирәгенчә бөгү өчен дә көйләп була,”— диде Азат.
Ишекнен күз алдымда турайганын күргәч, уйлап табучыны хуплап кул чаптым
—Эдисон икәнсен,—дигән булдым.—Әйдә, элеп тә куешам.
—Юк, бүген элмибез. Металл шушы хәлендә төн кунсын әле —Нигә?
—Анысын үзем дә белеп бетермим. Ләкин алгы ишекне шундук элгәч, беркадәр чалышлыгы кире кайтты. Кабат турайттык, ә ба'ш механик берәр көн җайланмада торсын әле диде. Шунда торса, металл әкренләп яна халәтенә буйсына имеш
—Шуннан?
—Баш механик хаклы булып чыкты
—Әкәмәт. Алайса рационализаторлык тәкъдименә бер дә юкка катнашмаган икән.
—Хакы юк түгел...
Берәр сәгатьтән Азат бүгенге эшен түгәрәкләде, комбинезонын салып гадәти киемнәрен киде Гадәти дип, үзгә фасон белән тегелгән демисезон пальтосы һәм мехсыз бүреге дә Азатны безнен кебек провинциаллардан аерып тора иде
Проходнойдан чыгышлый икебез дә дежур карчык белән саубуллаштык. Ә Азат аны исеме белән атады, русчалап
—Хушыгыз, Софья Матвеевна!—диде
—Хушыгыз,—дип, матур итеп елмайды дежур карчык —Бүген озак эшләдегез, ял итегез.
—Беләсенме, Софья Матвеевнанын исеме дә, елмаюы да Соня Татаркинаны исемә төшерә .—диде Азат, инде урамга чыккач һәм авыр итеп көрсенеп куйды.
Гәпне күңелсез хатирәләргә таба бормас өченме, мин бүгенге көн темасыннан читкә китмәскә тырыштым
—Бер кызык сорау биримме9—дидем
— Биреп кара.
Шунда мин, кырык сигезенче елда булса кирәк, Казанда беренче троллейбус юлы ачылуны искә төшердем Линияне ачу тантанасы хәзерге “Божра" мәйданында үткәрелгән иде Кызык күрергә без. студент халкы да, җыелып килдек. Чыгышлар булды, тәбрикләүләр Кызыл тасманы кем кискәнен инде хәтерләмим Шаулатып кул чаптык та беренче троллейбуска Казаныбызның хөрмәтле кешеләрен утыртып җибәрдек
Кышкы кичләрнең берсендә соң гына студент иптәшем фатирда торган Кәҗә Бистәсеннән троллейбуска утырып үзәккә кайтып килешем. Троллейбуста кеше әз, һәм мин нәкъ кабина артындагы йомшак утыргычка җәелеп утырдым Түшенә эреле-ваклы билет рулоннары аскан кондуктор килеп җитте Түләдем Үзем йокымсырыйм, аннары дерт итеп уянып киткәндәй булам Шул чагында салон белән троллейбус йөртүче арасындагы тәрәзгә кабина ягыннан эленгән көрән төстәге пәрдәгә күзем төште
Шушы ясалма күн пәрдә шахмат тәртибендә тип-тигез итеп үткен пәке белән кискәләнгән иде Нигә кискәләделәр икән моны ’ дип уйладым да оныттым, чөнки сугыштан соңгы ач-ялангач заманда башка кайгыларыбыз да җитәрлек иде Ләкин берничә көннән соң әле заводтан күптән түгел генә чыккан һәм шалтыр-шолтыр трамвай белән чагыштырганда уенчык шикелле троллейбуста барганда мин янә шулай кискәләнгән пәрдәгә игьтибар иттем Кыскасы, өзек-өзек паралелль кисентеләр ясалган пәрдәне күргән саен бер мизгелгә генә башымда әлеге дә баяна "Нигә микән?" дигән сорау чагылып китә торган иде
Азатка менә шуларны сөйләдем
—Әйе. андый пәрдә бар,—диде ул —Кирәге чыкса, шторны күтәреп
салонга күз саласын Ә нигә дип кискәләгәннәр сон аны? Максат?
— Бу сорауны сиңа мин үзем бирмәкче!
Азат барган җиреннән туктап калды
—Ә минем андый кисек пәрдәне күргәнем юк.—диде.
—Дорес, юктыр. Алтмышынчы еллардан бирле минем дә күргәнем булмады шикелле...
Байтак ара сөйләшмичә генә бардык. Инде кайтып җитәрәк, ул бирелергә мәҗбүр булды:
— Мин—пас,—диде.—Биреләм.
— Бел алайса, дустым Ватсон: ясалма күнне урламасыннар өчен!
Азатымнын телсез калуына караганда, ул да нәкъ минем төсле беркатлы икән
Бүтән эшкә яраксыз хәлгә китерелгән пәрдәләрне башкалар да күреп йөргәндер бит югыйсә. Ләкин ник берәвесе әлеге самими сорау белән баш катырсын' Ихтимал, мондый гына нәрсәләрне белеп туганнардыр.
Ә безнең беркатлылык бәхетсезлекме ул, әллә бәхетме икән? Ә һәрнәрсәдә этлек һәм җинаять эзләүче бәхетлемени? Ул бит үзен шакшы дөньяда яшим дип белә һәм дөньяга шакшы өсти
Минем бу табышмагым Азат өчен файдага булыр дигән идем. Ул үзе ремонтлый торган автобусның утыргычларын саргылт материал белән тышлатырга ниятләп куйган булган, хәтта ялына торгач материалын да таптырган. Кара яки көрән төсләр кирәкми, салон эче кояш кебек елмаеп-көлеп торсын янәсе. Мин ана безнен шартларда мондый матурлыкның күп булса бер атнага гына җитәчәген аңлатып маташтым. Күр дә тор. үсмер вәхшиләр, гадәттә елдан-ел ишәя баручы дебиллар, утыргычларны телгәләп бетерәчәкләр Нәкъ шушы елларда трамвай- троллейбус һәм электричка тукталышларында, алла белсен күпме миллионнар түгептер, пассажирлар өчен аквариум кебек тоташ пыяла нәрсәләр төзеп куйганнар иде. Тимер скелетлары гына утырып калгач, икенче елны ук аларны шыксыз бетон йә калай тартмалар белән алмаштырырга мәҗбүр булдылар...
Азат минем дәлилләрне тыңлап бетерде дә, кинәт:
—Ә бит, Илдар, син минем барыбер үземчә эшләячәгемне беләсең!— диде.
— Беләм анысы,—дидем мин, көрсенеп —Беләм, чөнки үзем дә нәкъ синеңчә үҗәтләнер илем
Шулай итеп, бу кичне без Азат белән көндәлек хәлләр, тормыш мәшәкатьләре, җыен вак-төяк турында сөйләшеп уздырдык, үткәннәргә кагылмадык Шулай да мин Азатка тормышта әчесен-төчесен татыган бер таныш агайның: "Өч конлек гомерен калган булса да—жефетлән,”— дигән кинәшен әйтеп, гаилә төзү мәсьәләсендәге ниятләрен белергә тырышып, кылларын тартып карадым. Ачыктан-ачык сорасам ла, Азат туры гына җавап бирмәде, читенсенде, ләкин анын оялчан елмаюында ниндидер сер бар сыман тоелды.
Булсын Никах—үзе сиррият түгелмени? Эчемнән генә: "Күңеленә ошаган кеше тизрәк табылсын иде.”—дигән теләк теләдем. "Һәркемнең туган иле бар, ә кешегә Ватан кирәк. Аннары кешегә җылы фатир гына аз, аңа өй җылысы кирәк.”—дип уйладым. Баксан. Азат Ватанын һәм өй җылысын сагынып кайткан бит.
Ничектер җае чыгып, мин бу мәсьәләне тагы бер кузгаткан идем. Азат фрау Клейнны исенә төшерде Инде матди яктан аякка басып, үзенен үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немей карчыгы ла Азатка гаилә кору турында киңәш биргән һәм нәкъ минем дәлилләрне китергән икән.
Бу юлы Азат мине автовокзалдан туры Казанга утыртып җибәрде. Инде автобуста кайтышлый, кинәт Азатнын квартирындагы яна тәрәзә челтәре күз аллыма килде Мин аны күргәнмен, ләкин, гәп белән мавыгып.
игътибар итмәгәнмен. Гардины да яна иде бит Эре чәчәкле гардин һәм шунын белән аваздаш тюль сайлаганда, автобазадагы Софья Матвеевна әйтмешли, иптәш Сәйдәшев бер-бер хатын-кыз белән кинәшмичә калмагандыр әле дигән уй күнелемне тагы җылытты.
зга таба Азат бераз бушады һәм без тагын атна саен күрешә торган булдык. Бу вакытка инде ул ГАИда имтихан тотып өлгергән, барысын да шаккаттырып һәм, ихтимал, көнләштереп, беренче класслы шофер хокукына ия булган иде Аны төрле четерекле сораулар биреп, "на полную катушку” сынаганнар, юл йөрү кагыйдәләрендә тота алмагач, автомобиль төзелешенә кереп караганнар, алай да булмагач, халыкара кагыйдәләргә үк барып җиткәннәр .Бөтен Европаны әйләнгән шофер өчен болары уен гына булгандыр Ә практик сынауларны да тел тидергесез үткәннән сон, ГАИ начальнигы карт курсантны үзе котлаган.
Азатнын яна таныклыгын шампанский белән юдык.
Бу юлы Азат Казанга автозапчастьлар карарга да килгән иде. шуна күрә автокибеткә һәм базарларга үзе генә китте Анлавымча, кайбер дефицит нәрсәләрне ул үз акчасына алырга ниятләгән иде
Май бәйрәмендә Азатка Казанда демонстрацияләрнең ничек үткәнен күрсәтәсем килгән иде. Мактану өчен дә. хурлау өчен дә түгел, әлбәттә. Беренчедән, инде үземнен дә күптән андый нәмаешта катнашканым юк һәм, сизәм, Сталин чорыннан калган мондый "ихтыяри-мәҗбүри" демонстрацияләрнең гомере бетеп килә, инде заводларда бу "мероприяти- егә” аерым кешеләрне билгеләп, транспарант күтәргән һәр күндәмгә бишәр сум акча да бирә башлаганнар иде Шуна күрә сонгы большевистик нәмаешларны күреп калыйм дидем. Икенчедән. Азатнын тантана итүче пролетариатка, гавәмгә карашын беләсем килде.
Иртән юл йөреп мәшәкатьләнмәс өчен Азаг кичтән мина килеп кунды.
Бәйрәм көне иртәдән үк матур булмады Яңгыр яумаса да. төньяктан әче җил исә иде һәм без плат эченнән җылы свитер кияргә мәҗбүр булдык.
Иртәнге сигезләргә без үзәктә. Матбугат йорты янында идек инде. Бу район бәйрәм колоннасының койрыгында булганга, безгә урамда байтак кына көтәргә туры килде. Эчкә салкын үтә башлагач, халык чарасын тапты: арка сугышлы уйнарга керешгек һәм. чыннан да. җылындык. Дөрес, кайберәүләр каядыр барын килеп, эчтән җылыну әмәлен дә таптылар.
Арка сугышлыны Азат тәмам оныткан булган икән Җылына торгач, үзе дә тотылды Аны бик озак интектерделәр—кем сукканын һич кенә дә белә алмады Әзмәвер бәдәнле, кызгылтрак борынлы берәү (грузчик булса кирәк) аеруча оста алдашты, йомшак кына, җиңелчә генә суккан кебек итә дә, шундук бер читкә атлап, кулларын кушыра һәм гөнаһсыз кыяфәттә Азатнын күзенә карап тора Ахырда грузчик гүзмәде-алагаем зур кулы белән Азатнын аркасына саллы гына итеп кундырды Башка берәү, ихтимал, сыгылып та төшкән булыр иде. ләкин Азат (. әйдәшевнен ник бер буыны калтырасын. Тиз генә турайды да. "рәнҗетүчегә төртеп күрсәтте.
Грузчик иелеп, кулын аркасына кунгач, без барыбыз да Азатка карап, сугу чиратын анар бирдек
Азат беркавым уйланып торды, аннары мина күз кысты да. алләни кизәнмичә генә, теге әзмәвер гәүдәле наяннын алыптай кулына сугып җибәрде. . ,
— Ну. мать честная-а-а..,—диде әзмәвер, әкрен генә тураеп һәм бу
Я
вакытта анын бил турысы шыгырдаган кебек тоелды —Кайсыгыз ул күсәк куллана?
Азат ана кулын күрсәтте:
—Күсәк түгел, гап-гади кул.
Тегесе шулай да Азатнын кулын капшап карасы итте. Аннары кыска гына:
—Таныш булыйк. Элекке цирк артисты, хәзер кара эшче Крыймов.
—Сәйдәшев. Слесарь.
—Әйтәм жирле кулын эскәнжә кебек... Эшендә сиңа тиски-мазар кирәкми дә торгандыр, ә?
Көлештек.
Ул арада алдагы халык кузгала башлады һәм без үзебезчә сафка тезелгән булдык.
Хәзерге “Боҗра” мәйданында демонстрация сулга таба борылып, туктый-туктый, Пушкин урамыннан өскә күтәрелде һәм Ирек мәйданына кул сузымы гына калып, аннан таркау һәм ялкау “ура” авазлары ишетелә башлагач, унга каерып. Горький урамына борылды
Демонстрациядә үткән бер-ике сәгать арасында бихисап анекдот, мәзәк сөйләнгәндер. Анекдотларның көнкүрешкә кагылган тозлы- борычлысы күбрәк, ләкин ачыктан-ачык сәясиләре дә житәрлек иде Беренче секретарь Хрущев турындагылары инде онытыла төшкән, ә генсек Брежнев катнашкан анекдотлар әлләни үткен дә, жор да түгелләр иде Шик тә юк, карыйлыкка җитеп, өшәнгәнче картайган генсек турында мәзәк сөйләүчеләргә карата махсус күрсәтмә дә булганга, халык. Сталин чорындагы кебек, телен тыебрак сөйләшә.. Хәер, төп сәбәп башкадыр дип уйлыйм мин. Анекдотның каһарманы шәхес буларак күрексез икән, анекдот та төссез чыга—халык чыпчыкка атып туп ядрәсе әрәм итми шикелле. “Әрмән радиосьГның көлкеле җаваплары да сирәгәйгән, анын каравы төп рольне “чукча” уйнаган үткен мәзәкләр күбрәк иде Башкаларны белмим, мин ул томана һәм мескен чукчаны “җитлеккән социализм” архитекторы кашлач Леонид Брежневның үзе дип кабул итә идем..
Азат, гавәм арасына беренче тапкыр чыккангамы, бу мәзәкләрне исе китеп, йотлыгып тынлады шикелле. Әмма ул шаркылдап көлми, тыенкы гына елмая, бөтенесен дә аңлый иде Күрәсең, бездәге анекдот жанры аның көнбатыштагы төреннән мәгънәлерәктер, тирәнрәктер, ихтимал, нечкәрәктер дә. Ул бит еш кына безгә тешсез сатирик әдәбиятыбызны алмаштыра, халык өчен үзенә бер төрле үч алу, “пар чыгару” чарасы булып та хезмәт итә. Алдавыч, әлбәттә! Тик. бүтән әмәлен булмагач, шуңа да юанасын... Кыскасы, бер яктан ул безнен системаны тәнкыйть итә. хәтта дегеткә мана, ә икенче яктан шуна ук буйсынырга, анын белән ризалашырга мәжбүр итә. Шуңа күрә мин икеләнеп тә калам— анекдот ул көчлеләрнен авыз еруымы, әллә сон зәгыйфьләрнең күз яшеме9 Ә бәлки аны көчлеләр уйлап чыгара, зәгыйфьләр исә тынлап юаныч таба торганнардыр9 Дарумы ул, әллә агумы?
Атлый торгач, без әкренләп Казаннын ин озын урамнарыннан берсе—Карл Маркс буенча Ирек мәйданына төшә дә башлаганбыз икән Йөрешебез шактый кызуланды һәм тиздән без Ленин һәйкәле яныннан уздык Инде һәйкәл төбендәге трибунада республиканың беренче җитәкчеләрен икенче-өченче ләрәжәлеләре алмаштырган һәм карлыккан радиодинамиклар аларнын хезмәт ияләрен яна жинүләргә чакырган авазларын мәйданга янгыраталар иде. Ә һәйкәл артында өлкә комитеты бинасы өстендә “КПССка дан!” дигән үлемсез һәм җансыз лозунг кәбирләнеп тора.
Ин койрыкта килгәнгә һәм тәмам арылганга, безнен районный хра кычкыруы үзебезгә генә ишетелде бугай Шуна күрәме, радиодан кабаг Сәйдәш маршы н тоташтырдылар. Мин Азатка күз төшердем.
Һәм мин Азат Сәйдәшевнең күзләрендә ике бөртек яшь ялтыраганын
и г М0 к .lap ___________________________ _________ _____ _________________________________ ют
күрдем. Ул яшь бөртекләренең мәгънәсен бер мин генә анласам аңлаганмындыр
Мәйданны үтүгә үк демонстрантлар, байракларын сабына урап һәм печән өмәсеннән кайтучылар чалгы-тырмаларын күтәргән шикелле иңнәренә салып, кайсысы кая таралыша башладылар Без Азат белән Черек Күл бакчасын кыеклап кисеп чыктык та. кире Матбугат йорты тирәсенә юл алдык. Әлеге баһадир гәүдәле Крыимов артыбыздан килгән булган икән. “Кафе-мороженое" янына житкәч. безгә ым кагып. бугазына чиертеп гә күрсәтте. “Кәкмибезме берәрне9" янәсе Без ана ашыгуыбызны әйтеп, баш тарттык. Крыимов үпкә-мазар белдермәде, кафе ишек төбенә сөяп куелган нәүмиз байракны күреп аллы да:
— Ихтыярыгыз—салават.—диде—Ну, шулай да мин бу ачык авыз ларны акылга утыртыйм әле!—дип. кулларын уа башлады — Бер ярты куйдырсам дек куйдыртам мин болардан1 Профком кабинетында торырга тиешле мөбәрак байракны шушылай кадерсезләгәннәре өчен'
Аннары байракны эләктерде дә. анын “хуҗалары" кафедан кәефләнеп чыккалаганчы. жәһәт кенә бер ишегалдына кереп югалды
Без бу уенга катнашмадык, баш китә торган бәла түгел дип. мондый гына вак этлеккә кул селтәдек. Шулай да Азатнын йөзенә карангы күләгә төшеп алганын сиздем
Көн инде жылытып жибәргән иде һәм безгә адашларыбызны салырга туры килде
Көндезгене “Тагар ашлары" ресторанында ашадык. Беренчегә өй токмачы, икенчегә пәрәмәч алдык, чөнки Азат ашханә макароннарыннан, ипи катыш котлетлардан, суда пешкән бәрәнге боткаларыннан, ә Бөтенсоюз күләмендәге “Балык көннәрс"ндә томатлы килькадан туеп беткән һәм ара-тирә без Никита Хрушевнын корсагын хушландырып Ленин ордены алган аш-су остасы Юныс Әхмәтжановнын 1ф.пи ашлары белән сыйлана торган идек
Мин стакан белән китерелгән катыктан бер казагын ашка катып җибәргәч. Азат, нәрсәдер исенә төшкәндәй, сискәнеп куйды
— Минем әти дә ашны шулай авылча ашарга ярата иле бит диде Азат Сәйләшев әкрен генә—Ә мин шуны онытканмын онытканмын
Ул. берничә минут дулкынлануын баса алмыйча утыргач кинәт тәлинкәсенә үз стаканыннан ике калак тутырып катык салды ла
—Өлкән Сәйдәшев ике кашык ката торган иде'-лиле-Ана ияреп башта мин, аннары Айдар, аннары бәләкәч Роберт та шулай итә идек Ә әни безгә карап күзләреннән яшь чыкканчы көлә иле
Мин иягемне генә кактым, чөнки бу минутта үзем лә чамасыз дулкынлана илем Күнел төпкелләрен актарып, яшен яшьнәгәндәй итте һәм минем күз алдымда Атна авылындагы номенклатур йортта иске генә клеенка җәйгән табын янында тезелешеп утырган Сәйдәшевләр гаиләсе пәйла булды Аһ. нинди афәт, нинди давыл посты бу бәхетле гаиләне” Нинди имансыз чалгы кыйды бу гомерләрне? Нигә’ Нәрсә хакына’ Ә андый хак бармыни?
Шул вакытта кухня ягыннан ак халатлы юантык Юныс Әхмәт данов чыгып, безне авырсу хатирәләр ташкыныннан йолып каллы
— Исәнмесез, мөхтәрәм кардәшләр'— лиле ул. барыбызга берьюлы мөрәҗәгать итеп —Яз бәйрәме котлы булсын' Ашларыгыз тәмле булсын!
Халык
— Рәхмәг'
Тәмле, бик тәмле ашын. Юныс! Әфарин' Маладис дип жавап кайтарды. _
—Бәтәч. танышлар да бар икән —диде Әхмәтжанов. мина күзе төшеп -Салам сезгә, каләм әһелләре'
ЬУ игътибарга мин хәтта бераз ирәеп тә куйдым
Шу гаи игеп, тамагыбыз тую өстен». Азатнын демонстрациядән
ПО.
сон чак кына кырыла төшкән кәефе күзгә күренеп яхшырды Ирек мәйданында мәҗбүри лозунглар ишетеп гарык булгач, гап-гади бер адәми затның яз бәйрәме белән тәбрикләве, ихласлылыгы мина да шифалы тәэсир итте.
Һәм бу көн безнен өчен чыннан да бәйрәм булды дип әйтә алам. Азатны электричкага утыртып җибәрдем.
езгә кабат андый бәйрәмне күрергә язмаган икән.
Азат ремонтын Жинү бәйрәме көненә төгәлләп, аның машинасын комиссия кабул итәргә тиеш иде. Шуннан сон мин анын шылтыратуын көттем, исәбем буенча без хәзер, Азат автобус руленә утыргач. Казан автовокзалында да очраша алачак идек. Мин хәтта җәй көне, Азат белән янәшә утырып, Яшел Үзән белән Казан арасында берничә рейс ясарга планлаштырып куйдым.
Ләкин Азат тугызынчы майлар үтеп берәр атнадан сон гына шылтыратты. Анын тавышы ук башка, үзгә иде.
—Минем проблемалар килеп туды әле, Илдар,—диде ул, сүзен озынга сузып тормастан.—Шушы бер-ике көндә хәл ителер дип уйлыйм Хәзергә сорашмый тор, яме?
—Кайчан күрешәбез сон? Бәлки мина килеп чыгаргадыр?
—Юк, юк! Тик син борчылма—шәт, бөтенесе дә рәтләнер.
—Яхшы. Бирешмә!
—Бирешмим.
Арабызда телефоннан менә шундый гына сөйләшү булды.
Нинди проблемалар микән ул? Эш буенчамы? Көнкүрештәме9 Шәхси пландамы? Кйлап карасан, боларнын һәммәсенең ихтималы бар иде. Азатның гаепле булуын мин башка да китерә алмый идем.
Ремонтланган автобусны комиссия тоткарлыксыз кабул иткән. Рульгә ике-өч кеше утырып, машинаның берәм-берәм барлык системаларын тикшереп чыкканнар. Алар сынар кимчелек тә таба алмагач, бәйләнчек комиссия башлыгы машинада территорияне үзе ике тапкыр әйләнгән.
—Чыннан да, "как часы” эшли бу уенчык!—дигән ахырда комиссия җитәкчесе.—Двигатель тел тидергесез... Педальләр сизгер, ишекләр тын- лаулы, сигнализация нормаль... Ә салон., теге ни... дизайн диләрме әле? Зәвык белән эшләнгән, чурт возьми! Нинди фикерләр бар?
—Гадәттәгечә, "Яхшы" билгесенә кабул итәргә!—ди бер комиссия әгъзасы, Акулов фамилияле шофер.
—Килешәм. Ләкин Сәйдәшевнен ремонт бригадасы премиягә лаек, минемчә. Оештырырбыз. Начальствога үзем кереп ялынырмын.
Автобусның документларын бик тиз карап, иртәгесен яна номер элгәннәр, ә менә югары квалификацияле слесарь Сәйдәшевне шофер итеп рәсмиләштерү өчен бер көн генә җитмәгән һәм тәүге рейска автобусны бөтенләй башка кеше—профсоюз активисты әлеге Акулов алып чыккан. Хәер, Азат моны белмичә дә калган, чөнки, яна машинасына утырыр алдыннан ял сорап, әйбәтләп мунча кергән, парикмахерда чәчләрен төзәттереп, кием кибетләрендә күңеленә ошарлык костюм эзләп йөргән, пассажирлары каршында автобусы кебек чиста һәм пөхтә буласы килгән...
Икенче көнне эшкә килгәч, Азат Сәйдәшевне автопарк территориясенә керүгә үк сул яктагы чирәмлектә торган җимерек автобус каршылый.
Анын автобусы! Ярты ел буена бөтен күнелен биреп төзәткән, һәр шөребен кулыннан үткәргән һәм. асылда, яңадан тудырган автобусы!
Азат машина тирәли әйләнеп чыга һәм, ташыган ачуын жинә алмыйча, кыйшаеп ябылмыйча калган алгы ишекне ике йодрыгы белән —төя башлый. Ул арада автобус янына башка шоферлар да җыелалар.
Б
Акулов машинаны юл буендагы бетон баганага бәрдергән икән Автобусный алгы ун як почмагы яньчелеп, пыялалар чәлпәрәмә килгән, багана да түзмәгән—бәргән җирдән сыгылып төшеп, автобүснын түбәсенә ауган.
Ярый әле. корбаннар булмаган. Хәтта Акуловнын үзенә дә, бер- ике тырналган жирен исәпләмәгәндә, һичбер зыян килмәгән
—Бәхете бар икән, ничек күкрәге изелмичә калгандыр .—диешәләр күпне күргән шоферлар —Мондый чакта рульдән дә куркыныч нәрсә юк...
—Ни сөйли сон үзе? Авариянен сәбәбен әйтәме9
—Тормоз. Тормоздан күрә имеш
Шофер халкы кырын-кырын Азат Сәйдәшевкә карап куя
Ә Сәйдәшев, бер сүз дә әйтеп тормастан. туп-туры кадрлар бүлегенә китә һәм эштән азат итүләрен сорап гариза яза.
Кадрлар бүлеге мөдире, бүгенге татарныкына охшамаган Бикбау фамилияле кеше, карап торышка инде күптәнге пенсионер (әүвәлге номенклатура әһеленә дә тарткан, димәк, совет куласасынын әле астында калып, әле өстендә булып чыккан дип уйларга кирәк) Азатка ашыкмаска кинәш итә
—Аннары,—дигән ул.—бүген кич профсоюз жыелышы булырга тиеш. Турысын әйтәм: көн тәртибенә кичәге авария мәсьәләсе куелачак
—Яхшы. Мин җыелышта булырмын.—дигән Азат.—Ләкин гаризам сездә калсын.
Азат Сәйдәшевнен йөрәге гомеренә беренче тапкыр шушы минутларда зәгыйфьлеген, арыганлыгын сиздереп ала. Мөдирнен күзе очлы (дөресрәге—тәҗрибәле) икән: Азатнын агарынганын күреп, ул ана кичекмәстән медпунктка барырга куша.
Медпунктта Азатка башта валидол каптыралар, аннары, йөрәк авыртуы җибәрми торгач, укол кадыйлар
Бераз тынычлангач, Азат мина шылтыраткан
Җыелышта беренче сүз Акуловка бирелә Хатын-кызлар ирексезлән күз сирпеп ала торган чибәр кеше икән ул. Уртачадан калкурак буйлы һәм. кырыкларга житеп килсә дә. яшь чырайлы бу шофер эшендә алдынгылыкка омтылмый, әмма түрәләр каршында абруе бар. чөнки ипле итеп сөйләшә белә, конфликтка кермәскә тырыша, гомумән активистлардан исәпләнә. Казаннан комиссия-мазар килеп төшсә, йә кунаклар булганда, түрәләр белән янәшәдә, эшчеләр сыйныфы вәкиле буларак, шушы Акулов тора. Аны. ихтимал көнләшебрәктер. "Күз көеге" дип йөртәләр, чөнки президиумда да ул утыра. "Мактау тактасы'н ла анын сурәте бизи, район гәзитс генә түгел, хәтта республика гәзитендә дә фоторәсеме басылган икән
—Иптәшләр...—дип сүзгә керешә ул.—Иптәшләр Үзегез беләсез, ремонттан гына чыккан бу автобус руленә мин очраклы рәвештә генә утырдым, чөнки үземнен автобус профилактика үтә иде Рейска чыгарырга бүтән машина да. буш шофер да табылмагач, автобусны бер көнгә мина тоттырдылар Шикләнебрәк булса да. алындым мин бу эшкә
—Ә нидән шикләндең?—дип сорау бирә шунла арттан бер таксист
— Нидән дип Автобусны яна бригада ремонтлаган .. Сәйдәшев бригадасы. Ә Сәйдәшев. гомумән, коллективта яна кеше, үзен унай яктан күрсәтеп өлгермәгән әле дип әйтимме*
— Мәсьәләгә якынрак кил!—ди әлеге тавыш —Казанга ничек барып житген? Нормальномы?
— Нормально.
—Тормоз ничек иле’
-Мин анын эченә кереп карамадым
—Ә Казаннан кайтышлый ясаган авариянне шуна сылтыйсын бит —Чөнки башка сәбәп юк,—дип теләр-теләмәс кенә жавап бир,»
ILL
Акулов һәм артка борылып:—Ә нигә миннән сорау ала ул?—дип президиумга мөрәҗәгать итә, ярдәмгә өметләнә.
—Сез, иптәш Акулов, җавап бирергә тырышыгыз. Чөнки бу сораулар барыбызны да кызыксындыра.
—Әйтәм ич, кинәт тормоз киреләнде...
Җыелыш рәисе өстәлендәге кәгазьләргә күз төшереп ала да:
—ГАИ актыннан күренгәнчә, авария булыр алдыннан сезнең алда да, артта да машина булмаган... Юлда бернинди комачау юк, ә сез, нигәдер унга каерып, көпә-көндез кюветка төшкәнсез һәм машинаны баганага бәрдергәнсез... Автобусның тормозы төзек, иптәш Акулов! Комиссия аны җентекләп тикшерде. Фактлар шундый, аңлыйсызмы?
Акулов ык-мык килә. Шул чагында иң алда утырган түм-түгәрәк гәүдәле бер карчык торып баса. Софья Матвеевна.
—Дөресен сөйлә. Акулов,—ди карчык тыныч кына,—Кичә минем күршем, гөнаһ шомлыгына каршы, синең автобусыңа утырып Казаннан кайткан.
Акулов, тәшвишләнеп, Софья Матвеевнага текәлә.
—Син бит рульдә йоклап киткәнсең, Акулов! Ә үзең кешегә нахак яла ягасың! Синең үзеңнең тормозын эшләмәгән дим мин, беләсең килсә. Аккош күле буенда тукталгач, "Ак каен” кафесына кереп чыкканыңны да сөйләде күрше хатын, чөнки ул үзе дә шунда бер стакан минераль су эчкән. Ашказаны авырулы ул... Ә синен ни эчкәнеңне мин әйтимме, гөнаһыңны үзен таныйсынмы?
Калганнарын Азат тәфсилләп тормады. Акулов, әлбәттә, акланып маташкан, ахырда исә аның ике көн буена улының һәм хатынының туган көнен бәйрәм иткәнлеге, ана кичә гомумән руль тотарга ярамаганлыгы ачыклана.
Икенче көнне кадрлар бүлеге мөдире Бикбау белән Азат арасында бик җитди сөйләшү була. Мөдир Сәйдәшевне гаризасын кире алырга үгетли, администрация исеменнән гафу үтенә, чөнки автобусны башка шоферга тапшыруны ялгыш булган дип саный. Тиздән ике яна автобус кайтырга тиеш, һәм администрация шуларнын берсен Сәйдәшевка бирергә дип карар иткән икән.
Азат көчәнеп кенә елмая, ләкин сүзеннән кире кайтмый.
Мөдир психологик дәлилләр китереп карый:
—Сез бит, иптәш Сәйдәшев. инде коллективка ияләшеп беттегез, сезне биредә һәркем ихтирам итә,—ди.—Сез Акуловка карамагыз, берәү генә ул... Хәер, башка җирләрдә дә бар алар барын...
Сәйдәшевнен дәшми торганын күргәч, Бикбау ага, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, ишек янына барып, аны тиз генә ачып карый да, соңгы дәлилен ачып сала:
—Азат Нәҗипович,—дип эндәшә ул шыпыртлабрак.—Миңа сезнең тормыш юлыгыз билгеле... язмышыгыз... башыгыздан кичкән хәлләр... Мин ул авыр елларны яхшы хәтерлим, чөнки үземнең дә якын туганнарым репрессия корбаннары булды. Фашистларга әсир төшеп исән калган гарип абыебызны кырык җиденчедә барыбер Колымага озаттылар, ул шуннан кайтмады. Кырык тугызынчыда студент энемне сәяси гаепләделәр. Утыз җиденчеләр булса, миңа да җиле тигән булыр иде, ә болай... ачыктан-ачык кагылмадылар, әмма хезмәт буенча үсәргә юл бирмәделәр. Мин гомер буе баш инженер урынбасарлыгыннан уза алмадым... Партиягә Егерменче съезддан сон кердем. Анда да райкомдагы бер акыллы баш: "Нишләп сезнен фамилия морзаларныкы сыман яңгырый?”—дип җанга тигән иде.
Боларны сөйләгәнем өчен гафу итегез.. Мин аларны сөйләргә дә тиеш түгел идем Мин сезгә, Азат Нәҗипович, лагерь тузаны булган абыема караган күк карыйм һәм үземне сезнен каршыда бурычлы итеп тоям. Сезне төрле... катлауланулардан саклыйсым килә. Аңлыйсыздыр,
кайбер сәбәпләр аркасында мин барысын да әйтеп бетермим Ү генам сездән әйдәгез, хәзергә гаризагызны бер читкә куеп торыйк, теләсәгез, бер айлык ял рәсмиләштерербез Янәшәдә генә үзебезнен Васильево санаторие бар. анда йөрәкне әйбәт дәвалыйлар. бирегә бөтен Союздан авырулар килә Путевканы профсоюз бирер
ылы СҮ3 жанны эретә. Һәм карт хезмәткәрнен ихластан әйткән сүзләре Азатны тагын бер кат уйланырга мәжбүр иткән Берничә көннән сон мина килгәндә >л инде шактый тынычланган иде. шулай да мин дустымнын йөзе суырылыбрак китүен абайладым. Азат моны сонгы вакытларда начар йоклавы белән аңлатырга тырышты. Ул. кадрлар бүлеге мөдиренең кинәшен тотып, бер азглык ял алган иле.
Азат мина автобус кыйссасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирле. Күрәләтә гаделсезлеккә нык рәнжегән иде Азат һәм моны миннән яшерүне кирәк сенмәде дә. Аны бигрәк тә Акулов кебек вак хәшәрәттәрнең иркенләп алдашуы һәм безнен системаның аларга каршы корал таба алмавы гажәпкә калдыра иде. Бу мәсьәләне бик куертасым килмәсә дә. батырчылык итеп, болай дидем:
—Заманында үзеңә очраган теге йолкыш Мурзаевны исенә гошер Бүгенге Акулов әнә шул Мурзаевтан яралган бит Ә менә кадрлар бүлеге мөдире Бикбау мине, чыннан да. гаҗәпләндерә. Барысын да әйтеп бетерә алмыйм дигәнме әле?
—Әйе. шулайрак диде.
Бикбау, әлбәттә, күбрәк белә торгандыр, чөнки, шөбһәсез, дәүләт иминлеге комитеты Азат Сәйдәшевнын тормыш-көнкүрешен күздән ычкындырмас. Эштәге хәлләрен, әлбәттә, кадрлар бүлеге аша да даими контрольдә тоталардыр. Әгәр шулай икән, мөдир, чыннан да. Азатка яхшылык тели, бәлки әле аны яклап та кала торгандыр Мин Азатка шуларны әйттем
—Үзем дә шулайрак уйлыйм,—диде Азат —Ләкин мин дуамал адым ясамаска тырыштым кебек Кем әйтмешли, ата казны котыртмыйм, мораль яктан тотнаклы, эчмим, тартмыйм, анекдот сөйләмим
Азатка ияреп мин дә елмайдым.
Ну. бу күркәм сыйфатларын Черек күл агайларын сагайта зындлыр әле.—дидем —Совет стандартына бик туры килми бу диярләр Валлаһи, шикләнерләр. Тымызык күлдә корт уйный дигән сүз бар
Азат шундук җитдиләнде.
Мин ана сәламәтлегенә игътибарлы булырга кинәш иттем кыш буе алсыз-ялсыз эшләвен исенә төшереп “Безнен яшьтә йөрәк белән шаярыр!а ярамый.—дидем.—Санаторий турында да уйла
-Ял итеп карыйм әле. аннан күрербез.-диде ул ничектер ваемсыз төстә —Бер атна-ун көнне тик кенә урманнарда йөрен, сәйран кылып үткәрергә исәп Фотоаппарат асып. Аннары мин бит начармы яхшымы рәссам да әле Эскизлар эшләрмен Иртәгәгә дә планым бар
— Нин in и кHI '
—Беләсеңме, "яшел бишегем" дип агап бул м аса да. Атнаны кашын күрәсем килә. _
Чамалап каралым да. Атна авылыннан өйләнеп кайту өчен бер кон генә җитмәячәген әйттем Хәзер ул район үзәге түгед һәм анда автобхелар йөрмидер юллары да асфальт түгелдер дип кисәттем Азатның мона исе китмәде, йөк машинасына утырырга да риза икәнлеген, поезддан сон егерме счерме биш чакрымны җәяүләп гә бара алуын әйтте. “Ә төн кунуга килгәндә, фатир бетмәс әле,"—диде.
’ —Ихтыярын салават.— дидем мин.—җилләнеп кайт алайса Автомо-
биль юллары” китабына күз салсан да әйбәт булыр.
—Әйе, карармын, андый атласым бар минем
Азатның “балачакка сәяхәте”, нәкъ мин уйлаганча, ике көнгә сузылды.
Бу сәяхәтне уңышсыз булган дип әйтергә минем телем бармый, әмма ул бик үк өметле башланмаган.
Атнага иң якын тимер юл станциясенә Азат иртәнге электричка белән барган, аннары, олы юлга чыгып. Атна ягына баручы “ЗИЛ”га утырган. Атнага борылган юл чатында аннан төшеп калган да. канау буендагы чирәмгә кырын ятып, тагы берәр жай чыкканын көтә башлаган
Байтак көткәннен соңында аның янына сөт ташучы бер машина үзе килеп туктый Шоферы кабина ишегеннән ялан башын тыгып:
—Атнагамы9 Булса, утыр—бер тәңкәңне әзерлә!—дип. бөтенесен бер сулуда әйтеп бетерә.
Азат тиз генә сумкасын һәм плашын алып, кабинада шофер янәшәсенә кереп утырган.
—Кая барыш, шеф?—дип сорый шофер, кузгалып киткәч тә һәм “бардачок”тан яшел каплы “Шипка” сигаретын алып кабыза.
—Атнаның үзенә.
—Алай икән. Импортный сумкана караганда, Казаннан гына түгел кебек үзен?
—Юк. Казаннан дисәң дә була. Яшел Үзәннән
—Таныш жир Ә безнең алла каргаган шүрәле якларында ни йомыш.’ —Кайчандыр Атнада торган идек. Бер күреп кайтыйм дидем.
—Турист, значыт. Сәяхәтче, ягъни мәсәлән—Юрий Сенкевич,— дип, шофер бер минутта Азатның кемлеген ачып сала.
Шофер “син” дип кенә эндәшкәч, Азат та шул әшнәлек теленә күчә:
—Ә син, значит, колхоз шоферы?
—Точно Молокозавода сөт ташыйм Ике мененче елга кадәр азык-төлек проблемасын хәл итүгә өлеш кертәм дип тырышу.
Шофер төпчеген яртылаш ачык тәрәзәдән чиертеп кенә ыргыта да, сораштыруын дәвам итә:
—Шулай да безнең як кешесенә ошамагансың, син... абзый,—ди,— Мәскәү генә түгел, Балтыйк буе кешесенә тарткансың . Сугыш вакытында бездә эвакуациядә булган иденме әллә? Татарчаны да шунда өйрәнгәнсеңдер әле. Дөресме?
—Дөрес түгел.
—Алайса ГДРмы?—дип һаман төпченә әрсез шофер
Качышлы уйнауны өнәмәгәнгә, Азат турысын әйтүне кирәк таба: -ФРГ.
—Китсәнә!
—Китмим,—ди Азат —Мин бит аннан былтыр гына кайттым
Шофер сызгырудан да төплерәк жавап тапмый Шулай, байтак кына сөйләшми баралар Уйга чумгандырмы, шофер юлга җитәрлек игътибар бирми башлый, сикәлтәле җирләрдә машинаны нык кына сикертеп ала.
—Юлны онытма,—ди аңа Азат —Сөтеңне дә...
—Хы. —дип мыгырдана шофер һәм башын чайкап куя.—Хы.. Шулай да, абый кеше, ФРГда кем булып һәм күпме хезмәт хакы алып эшләдегез микән дип кызыксынам әле. Ә? Секрет түгелдер ич?
—Сер түгел, энекәш. Мин анда трейлер да йөрттем, фургон да...
—Шофер инде алайса?
—Точно.
—Түләү яклары?
—Дөресен әйткәндә, анда мулрак түлиләр. Ну... мондагы уртача эш хакыннан биш-алты тапкыр күбрәк чыга торгандыр
—Да-a... Ә “сулга” эшләп буламы сон? “Налево"9
—Андый гадәт юк аларда... Кабул ителмәгән димме?
—Алай икән... алай икән...
Берничә чакрымнар баргач, гравии түшәлгән "олы" юлдан сул якка гади авыл юлы аерылып китә. Сөт ташучы шул казылып беткән юлга борылып керә дә. машинасын бәләкәй генә инеш буенда көянтә- чиләкләре янында утырган ике хатын кырыена китереп туктата.
—Мин башта анламыйчарак тордым,—дип сөйләде мина Азат, исе китеп —Шоферым кабинадан төште, цистерна басмасына менеп басты. Теге хатыннар чиләкләрен мона бирә тордылар, ә ул аларны цистернага бушата горды. Ин гаҗәбе шул: дүрт тулы чиләк белән килгән хатыннар көянтәләренә дүрт тулы чиләк асып китеп тә бардылар. Ә чиләкләре әүвәлгечә марля белән капланган иде...
— Без ФРГда яшәмибез, аллага шөкер. ТАССРда яшибез
Кабинага кереп утыргач, "сөтче" шофернын беренче сүзләре шул була. Шунысы гаҗәп. ул бу сүзләрне кесәсенә “сул акча" кергәнгә канәгатьләнеп кенә түгел, туган иле белән чын мәгънәсендә горурланып та әйтә шикелле.
Шофер, машинасын чигендереп, кабат олы юлга чыга.
—Суны каян алганнар алар?—дип сорый, ниһаять. Азат, бераз тынычлана төшкәннән сон гына—Шул шакшы инештәнме?
Шофер моны белмәгән булып кылана:
— Бәлки берәр чишмә бардыр,—дигән була.
—Ә сотне нишләтәләр?
Сөт карагы кызып ук китә:
— Нишләтәләр, нишләтәләр! Бала-чага соравы биреп маташасын! Теләсә нишләтәләр. Теләсәләр, каймак ясап саталар, теләсәләр—эремчек. Теләсәләр, дуңгызларына эчерәләр. Пүнәтәйме, сакаллы сабый?
Ни түгем Азат Сәйдәшев тә шунда чыгырыннан ычкына
— Машинаны туктат, сволочь! Дуңгыз!—дип йодрыгын йомарлый Бераг шиккә калса да. шофер исе китмәгәндәй кылана:
— Пажалларымсты! Тиенен үзенә булсын. Әнә бара юлын!
Ул. Азатны утыргыч аркасына кысрыклап, кабинаның ун ишеген үзе ача. Азат бер кулына сумкасын тотып төшкәч, бер дә кирәкмәгәнгә, кабина ишеген ябарга дип тоткага үрелгән чакта шофер теш аралаш
—Син үзен—"су алып эч", фашист килмешәге!—дип зәһәрен чәчә
Үзен тыя. шоферга тырнак белән дә кагылмый кала Азат, ләкин кабина ишегенең тоткасын җен көче белән каерып ала да. “Мә. истәлегем булсын!" дип. тегенен ишеккә сузылган йөнтәс кулына тоттыра Теге, күзләрен акайтып, бер Азатка, бер тимер сыныгына карын, агарынган юка, усал иреннәре калтырый башлый Аннары ул куркусыннан кинәт алга элдертә, Азат чак-чак чигенеп өлгере)
Шулай итеп. Азат өченче машинага утырып кына Атнага барып житкән.
элекке салам түбәле Атна авылы танымаслык булып үзгәргән, заманча төзекләнгән.
Кызыл Октябрь урамы бөтенләй янарган икән хәзер Заманында гөбәкнен мәшһүр мәдрәсәләрен һәм Архангельскига сөрелгән мулла- мунтагай йортларын бүсеп салган райком һәм райбашкарма биналары юк икән инде Районнарны эреләндергән вакытта аларны кабат сүтеп яна район үзәгенә алып киткәннәр, без яшәгән йорт урынында шифер түбәле авыл советы һәм колхоз идарәсе биналары юра Каршыдагы саман кирпечтән төзеп акшарлаган Коммунар" гәзитс редакциясе һәм
Э
JLLL типография бинасын тора-бара амбар иткәннәр. Андагы кулдан әйләндереп сынар битле гәзит баса торган кадими американ станогы әллә кайчан домна мичендә эретелгәндер инде. Клуб яна икән, ул силикат кирпечтән, ике катлы, архитектурасы чибәр генә—”Дом культуры” дип атала. Аның каршысында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл тора, мәрмәр тактага алтынлап йөздән артык исем-фамилия язылган.
Азатка нараттан салынган иске мәктәп бинасы тәмам кечерәеп калгандай тоела һәм ул аны фотога төшергәндә йөрәгенен ашыгыбрак тибә башлавын, шушы иске бүрәнәләрнең күнеленә ифрат якын булуын да сизә...
Ә күпер башындагы кайчандыр без икенче класста укыган таш мәчет хәрабә хәлендә, манарасыз түбәсенең рәшәткәләре генә исән, тәрәзә уемнары да җимерелә башлаган.. Авыл уртасында калган зиратның ничәмә- ничә гомер көзгесе булган язулы ташларын бер почмакка өйгәннәр, зират урынына киләчәктә банк һәм тагын нидер саласылар имеш.
Азат боларны мина сөйләгәндә сонгы вакытларда гәзиттән укыган бер хәбәр исемә төште. 1913 елда Романовлар династиясенең өч йөз еллыгын бәйрәм иткәндә. Сенаттан килгән күрсәтмә нигезендә, мәчет манараларына Рәсәй байрагын эләргә мәжбүр иткәннәр икән.— Совет чорында башбаштак җитәкчеләр монардан да арттырып җибәргән: Атна авылында, мәсәлән, мәчет манарасының аен алып, чан элеп куйган булганнар... Хәер, болары безгә тикле булган эш инде.
Азат авылның урамнарын, нәрсәсе беләндер үз игътибарын җәлеп иткән йортларын, бизәкле “урыс капкаларын". "Изге чишмә” буйларын фотога төшереп йөри Анлавымча, аны койма-капкаларнын хәрби ныгытмаларныкына тартым булуы, хужаларны әйләнә-тирә дөньядан тәмам аеруы гаҗәпләндергән, турысын әйткәндә халык психологиясендәге мондый аерымлануны ул һич тә өнәмәгән, моны ул элекке, үзе белгән күмәклектән һәм ачыклыктан урта гасырларга таба чигенү дип исәпли иде.
Аръякта бердәнбер салам түбәле йорт калган икән әле. Дөрес, янтайган капкасына һәм ишегалдын баскан әрекмәннәргә караганда, монда байтактан бирле торучы юк дип уйларга туры килә. Баксан, тарихи йор! инде үзе Авыл күләмендә генә түгел, бөтен Татарстан күләмендә хәтердә калырга тиешле салам башлы йорттыр ул. бәлки9
Бу өйне Азат өч-дүрт яктан рәсемгә алган.
Сөт заводы дигәннәре озынча таш бинада икән Анын янында машина-мазар күренми "Сулагай шофер”, үзенен майлылыгы шактый кимегән сыекчасын дәүләткә тапшырып, китеп баргандыр инде
Төштән сон Азат Каран очындагы буада су коенган, аннары "туплау” дип йөртелә торган төштә ял иткән, каты-коты белән тамак ялгаган.
Габдерәшит Маликов дигән кешене Азат менә шушында очрата Танышкан чакта Азат, үзе дә анышмастан. иртәнге “сөтче шофер" билгеләмәсеннән файдалануын сизми дә кала һәм үзен турист, һәвәскәр фото1раф дип атый.
Утыз биш яшьләрдәге Габдерәшит Маликов исә тарих укытучысы икән. Ул үзенен үсмер улы белән чират буенча килгән көтүче вазыйфасын үтәргә чыккан Былтыр авырып чиратны үткәргәннәре өчен, штраф тәртибендә, алар инде икенче көн көтү көтәләр, ягъни тәҗрибә туплап өлгергәннәр Көтү шушы вакытларда туплау! а төшә һәм сыерлар берике сәгатьне су буенда үткәрәләр икән Әлбәттә, аталы-уллы Маликовлар әүвәлге кәгүчеләргә охшама!аннар. кулларында озын чыбыркылары да юк, таяклар гына, ләкин авыл көтүе элек-электән урнашкан һәм гадәтләнгән тәртипне буыннан-буынга саклый. Көтүнен үз психологиясе бар. анын эчендә үзара мөнәсәбәтләр беренче атнада ук урнаша, һәр сыер \зснен көчен һәм дәрәҗәсен белә, имеш Шуңа күрә җәйге матур вакытларда көтүчеләр артык кыенлык күрмиләр икән Аннары Маликов тагын бер кызыклы нәрсәгә игътибар иткән
Халыкта “мал иясенә ошый" лигән сүз бар. Дөрес ул. Көтүче
ләрдән чыккан сүз булырга тиеш,—дип сөйли укытучы Маликов Кызрач хужанын мал-туары ла чәүчәләк, пырдымсыз, ялкаунын—әкертен. усал- нын—сөзгәк, юбалгыныкы шапшак булуын психология күзлегеннән аңлатып та була торгандыр. Күбәүләр мал белән анын хужасы арасында килеш-килбәттә дә охашашлык табалар. Монысы инде сафсата, минемчә Ә менә минем улым Фәрит яшь сыерларны хужасынын үзеннән бигрәк шул гаиләдәге балага охшата Шулаймы. Фәрит’
—Ие<-ди Фәрите —Чын. Әнә югары оч Сәкинә апанын сыеры тач малае Рәис инде Алагаем куркак Шәрипов абыйларнын аза сыеры артыннан килеп сөзәргә лә күп сорамый Безнен класста!ы Шәрипов Марат кебек астыртын явыз
—Ә икенчесе, мүкләк сыерлары ничек?—дип соры») "өлкән көтүче
—Анысы юаш, басынкы Ну. бит мүкләкне алар Тауасты Сабыр Сабираттәйләрдән сатып аллылар Шуна ул сыер тыйнак, мина га юл саба.
Укытучы Маликов Азаттан үзләрен күшәп яткан сыерлар арасында фоторәсемгә төшерүен үтенә. Ул Азатны фотокорреспондент лип анлап калган ахры һәм:
— Гәзиттә чыгарсагыз да каршы түгелмен.—ди.—Хәзерге заманда чабан лефинитка әйләнде, хурланырлык ягы юк
Азат көтүчеләрнен сүзен тынлый, биш-алты кадр “черт”ләтеп ала һәм төсле фоторәсемнәрен мәктәп адресы белән жибәрәргә вәгъдә ит.» Азат абыйсы белән бик тиз үзләшеп киткән Фәри> автомат япон аппаратын бик кызыксынып тоткалап карый һәм телен шартлата
— Монын каршында минем “Смена” бер мескен генә икән иш. муен артын кашый
—Үскәч, синеке дә булыр әле,—ди ана әтисе -Шулай бит иптәш Сәйдәшев?
—Әлбәттә!—дип. өлкән Маликовнын сүзен жүпләгән Азат Аннары малайнын түземсез күзкарашыннан анлап. ана у зен һәм әтисен бер мүкләк янында япон аппараты белән рәсемгә алырга ла рөхсәт иткән
Мал ашап кыркылып беткән жылы чирәмгә утырып сөйләшә торгач. Атна авылынын тарихына кереп китәләр. Маликов мәктәптә тарих му зсйы оештырган һәм анын өчен байтак экспонат туплаган икән Класс бүлмәсе кечкенә булганга, ат дирбияләре кебек эрерәк нәрсәләрне ана у з амбарында тотарга туры килә. Нәсел айгыры тәмам картайгач, инде алашага әй тәнле- релеп үз үлеме белән үлгәннән сон, анын алыптай камыт-ынгырчаклары бүтән бер атка да ярамый һәм Маликов аларны музейга дип сорап ата Колхоз рәисе утырып йөргән сонгы “крантас*'нын нәфис тәгәрмәч тәре дә тарихчынын амбарында урын таба Беренче колхоз хисапчысының чуты да. хәтта электрон калькуляторлар кайткач кирәксезгә чыккан чыгыр чытыр санаучы ‘Феликс'’ машинкасы да анары Бер әбидә ару гына сакланган киндер сугу станын ул әйбәт тәп сүтеп, кыйтгасын кыйтгага аерып, сызымын сызып һәм ничек-ничек жыярга икәнлеге тх рында инструкция язып, шул ук таш амбарына урнаштырган
Матиков авылнын гарихын да язып ята Агнанын борынгы тарихы, әлбәттә, риваягкә генә нигезләнгән. “Алып бабайнын чабатасын каккан жир'дэн башлана, чөнки язма истәлекләр сакланмаган Шулай ла сонгы гасырларга карага республика архивларында шактый мәгълүмат табыла, аерым фактларны тарихчы Ленинград һәм Мәскәү архивларына барып казып чыгара
Шунысы комачаулый, унҗиденче ел вакыйгаларыннан сонгы чор турындагы документлар жиле пичәт белән пичәтләнеп. аерым фондта сакланалар, махсус рөхсәтен булмаса. кулга бирелмиләр икән I аг цклайла сәнәкчеләр кузгалышы, егерме беренче елгы ачлык, колхозлашу епары. кулакларны сөрү, утыз җиденче ел афәтләре, мәчет манараларын кисү турында материал табу кыен
— Колхозлашу чорын гына алыйк.— лип сөйли тарих укытучысы.
мавыгып китеп,—Ул елларны күпме хата, күпме фаҗига булган... Колхоз рәисләрен дә зыялылар арасыннан түгел, ярлы-ябагай арасыннан куеп караганнар. Бездә менә кулакларның, ә гадәттә урта хәлле тырыш крәстиәннәрнен. жиргә нык басып торган чын хуҗаларның малын тартып алуда һәм үзләрен авылдан сөрүдә актив катнашкан Таҗетдин исемле батрак бер ел чамасы рәис була. Ул үзе яңалифчә кул да куя белмәгән һәм, әлбәттә, авыл кадәр авылны идарә итә алмаган. Ниһаять, “күмхуҗ" фермасы тавыклары: “Таҗ-таж-таж... ашарга бирмәй, бирмәй, бирмәй...”—дип такмазалап җырлый-жырлыи кырыла башлагач, Таҗетдинне алып ташлаганнар. Аннары Таҗетдин абзый байтак еллар ат менеп кыр каравылчысы булып эшләгән, яшел борчактан авыз итәргә йә киндер орлыгы уып ашарга барган берничә буын малайларның кан дошманына әйләнгән, чөнки камчысы, ай, зәһәр иде дип сөйлиләр. Үлеме дә шул киндердән булган имеш. Бер эссе көнне, атын тышаулап җибәреп, киндер арасына кереп йоклаган да, шуннан уянмаган. Җир зәхмәте кагылганмы, әллә киндер наркотигының исеннән исергәнме—белүче юк. Себер киткән сабыйлар каргышы төште дип тә уйлаганнар.
—Мин боларны шуңа сөйлим,—дип, утырган җиреннән кузгала Маликов, ләкин сүзен һаман бетерә алмый —Бездә җитәкчеләр билгеләү сәясәте бик тә үзенчәлекле... Таҗетдин абзыйлар белән авызлары пешкәч, рәисләрне һәм райком секретарьларын читтән китереп куя башлыйлар. Теге... урысларның тәртип урнаштырырга варяг кенәзләрен чакырып китергәннәре төсле. Имеш, шулай булганда халык буйсына. . Дөрес түгел! Халык тешен кысып түзә генә! Килмешәк кешегә синең җирең-суын изге була алмый, ул үзенең биредә вакытлыча гына икәнен яхшы белә. Әнә, күрегез теге китек тауны! Таза ат сырты шикелле йомры тау иде заманында. Дуңгыз фермасы салганда бульдозер белән казытып, тауны ишеп, таш чыгардылар аннан. Читтән килгән рәискә “Тавыбызның яме китә бит. башка җирдән чыгарыйк,”—дип карадык. Кул гына селтәде! Хәер, читтән килгәннәрнең дә төрлесе булган-булуын...
Улы Фәрит малларны торгызгалап йөргән арада Маликов, Азатка якынрак килеп, туп-туры мондый сорау биргән:
—Сез, иптәш Сәйдәшев, Атнада утызынчы елларда райкомда эшләгән Сәйдәшевнең... кардәше түгелме? Әйтергә яраса инде?
—Ник ярамасын. Мин Нәҗип Сәйдәшевнең улы булам. Гажәп Сәйдәшевне монда хәтерлиләрмени әле?
—Өлкәннәр хәтерли. Ә мин үзем Сәйдәшев фамилиясенә райком архивында казынган чакта юлыккан идем. Беләсезме, утызынчы еллар уртасында, дингә каршы көрәш белән мавыккан атеистлар,—ул вакытта алар алласызлар дип аталган әле,—таш мәчет манарасына чан куйдырганнар. Менә шул чанны төшертүче сезнең әткәгез булган бит. һәрхәлдә халык шулай дип истә калдырган.
—Рәхмәт...—дигән шунда Азат Сәйдәшев. Бу минутларда ул үзен шушы сүзчән укытучыга рәхмәтле итеп, чыннан да туган туфрагына, кардәшләре арасына әйләнеп кайткан кеше итеп тойган...
Ахырда Азат Атна авылында кунарга ниятләве турында әйтеп, монда кемдә төн үткәрергә мөмкин икәнлеген белешә.
—Фатир эзләп интекмәссез,—ди ана укытучы Маликов—Базар урамында кем дә кертер. Ин иркен өй. әлбит, сөзгәк сыерлы Шәри- поаларныкы... Калай белән япкан шатрун түбәле, балконлы йорт булыр. Кайчандыр икенче гильдияле сәүдәгәр Үтәмишевнеке булган ихата. Капкалары тимердән, гаражлары бар. Чәй дә эчсәгез, берәр яртылык бирерсез—бездә, кем әйтмешли, таксасы шундый. Әгәр андый-мондый кыенлык килеп чыкса, кичен мәктәпнен ун ягындагы йортка рәхим итегез—мин шунда торам.
—Рәхмәт. Бер атна-ун көннән конверт көтегез.
—Хат та языгыз, иптәш Сәйдәшев. Мин көтәрмен, якташ! Көтү тау ягына менеп китә.
зат икенче көнне төш вакытларында кайтып керде. Иненә аскан кырык кесәле сумкасыннан башка, ул бер кулына зур гына озынча торгәк тә күтәргән иде. Анын яшьләрчә жинел. очынкы йөрешен һәм яшькелт күзләренең иртәнге чык шикелле елтыравын күргәч. мин иркен сулап җибәрдем. чөнки күңелемне кичәдән бирле нидер тырнап, борчып торган иле.
Ул үзенен юлда күргән маҗаралары һәм яна танышлары гурында сөйләгәнче үк, сары төстәге калын, кыштырдавык кәгазен сүтеп, төргәген ачып күрсәтте
—"Гус га в Беккер” сәгате,—диде Азат, мәгънәле итеп.
Әйе. чыннан ла. өстәлемдә Сәйләшевләрнен әйтерсен лә теге дөньядан әйләнеп кайткан зур сәгате яга иде: чебен пычратып бетергән тузанлы пыяласы аша да анын җиз теле һәм циферблатының кыршавы ялтырый, ә калын пыяланын кыйгачлап эшкәрткән кырыйларында салават күпере төсләре уйнаклый
— Каян9 Ничек?
Шунда мина Азат барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирле
Атна авылында ул төн кунарга Шәрипов дигән кешеләрдә туктаган Теге афәтле елларның сентябрь төнендә кинәт юкка чыккан Сәйдәшев- ләрнен сәгатен үзләре куйган арзан гына бәягә сатып алган талымсыз түрәгә бу Шәрипов кардәш тиешле икән Сәгать анар ничек күчкәндер, монысын Азат сорашып тормаган, ләкин фатир хуждсынын ифрат әрсез, комсыз булуына карап, ул да сәгатькә артык акча чыгармагандыр дип уйлый.
Сәгать төрле очраклы кунаклар өчен дип тоткан бер тәрәзәле почмак бүлмәдә эленеп тора һәм күптәннән йөрмәгәнгә охшый, чөнки эленеше үк гуры түгел—ул үле бер декорация генә булып калган. Кем белә, бәлки анын бу йорттагы хәрам зереклек мизгелләрен саныйсы килмидер’
Электричкага ашыкканга. Азат иртән бик иртә тора Хуҗалар да инде күптән көнне башлап җибәргән, ишле мал-туарларын карап көтүгә озаткан булалар.
Азатны чәйгә дәшәләр. Сәгать гурында сүзне Азаг шунда кузгата
—Үзем йоклаган бүлмәдәге сәгать кызыксындырды мине . Ул күшән йөрмиме9
— Байтактан Ун ел гына бардыр, санап карасак -ди хужа һәм түшенә тамган вареньены калак очы белән кырып алып каба —Ә нигә9 Сәгать мастеры түгелсез бит? Әгәр
—Түгел. Әмма берәр иске сәгать күрсәм, гомер агышын тоя башлыйм ШУНДЫЙ бер сәгать булдырасым килә
-Алай диген. Хуш. мондый сәгать күпме тора, сезнеңчә’ Сәгате борынгы бит. ә? Мимечнеке. ялгышмасам Әгәренки бәясен килешә алсак ’ Үзем дә, әллә мәйтәм, музейга илтеп сатаргамы дип унлап куйгалыйм. Жәлке Ул сугулары Ие. танышы бик матур сәгатемнең Ә’
—Сәгать ул кадәр борынгы түгел Ихтимал, унтугызынчы гасыр азаклары ны кылыр. ..
-Борынгы булмаса да. карт инде, карт Иөз илле тәнкә генә тора торгандыр дим
Азат йөз илле тәнкәгә хәзерге заманда эшләнгән ике стена сәгате алып булуын уйлап куя да:
-Алай күп була —ди —Сәгатьне төзәттерәсе лә бар оит
—Анысы шулай-шуласн Йөз тәнкә инде алайса
Азат йөз тәңкәсен шушында, табында ук санап бирә, кунып чыккан өчен тагын бер бишлек өсти
Ип беренче эш итеп. Азат белән икәүләп -Беккер'нын пэанын сөрттек Эчендәге жи парне спиртка манчылган мамык челән чистарткач.
А
ул ярты гасырга яшәреп киткәндәй булды һәм сәгать белән бергә без дә еллар тузаныннан арындык шикелле.
Әлбәттә, сәгатьнең эченә кермәдек, техника мәсьәләсендә остарак булган Азат та аның механизмына кагылмады, күз йөгертеп кенә чыкты һәм, бәхеткә каршы, бөтен кыйтгалары үз урынында булуын әйтте Боргалаган саен сәгать чынлап, ыңгырашып, жаны барлыгын белгертеп куя иде. Чистартып азапланганда мин сәгать тартмасының эчке ягында карандаш белән тырналган язуга игътибар иттем. Анда: "1929. Донбасс” дип язылган һәм латин хәрефләре белән кул куелган иде. Анысын, укудан бигрәк, Азат танып алды, чөнки бу кул анын әтисе Нәҗип Сәй- дәшевнеке иде. Димәк, Нәжип абый ул ярлы елларда сәгать кадәр сәгать сатып алгач, бу күренекле датаны онытылмаслык итеп билгеләп куйган...
Бу минутларда ниләр кичергәнебезне тасвирлап тормыйм.
Болай хәл иттек. Азат үзе өчен кыйммәте тагын да арта төшкән "Беккер”ны вакытлыча миндә калдыра, аны шушында —Казанда —ремонтлатабыз. Бәлки әле мастерны өйгә чакырып та булыр.
Сәгатьне әлегә зал бүлмәнең түренә, кәефе килгәндә ару гына күрсәткәли торган “Рекорд” телевизоры өстенә элеп куйдык. Ни гаҗәп, шушы йөрми торган сәгать тә безгә күңел тынычлыгы биргән, киләчәк көннәребезгә өмет уяткан кебек иде. Сәгать дигән нәрсәгә мизгелләрне айбалтасы белән чабып үтерүче җәллад дип караучылар бар, әмма без Азат белән андый ук пессимист түгел. Табигать безне яратканда кичәге минутларны да кадерләп күңелдә саклаучылар итеп тудырган, ул минутлар безнең белән бергә генә үләчәк.
Азатның фотоаппаратында әле буш кадрлар да калган иде, һәм мин дустымны үзләренең гаилә сәгате алдына бастырып төшереп тә алдым, аннары, автоматка көйләп куеп, икебез берьюлы рәсемгә төштек.
Азат миндә тулы ике кассета калдырды, мин аларны шушы ике-өч көн арасында бер танышымнан фотолабораториядә эшкәртеп алырга сүз бирдем. Шуннан соң Азат пленканы карап чыга да, кайсы рәсемне ничә данә басарга икәнен билгеләп, кабат лабораториягә илтәбез. Исәбебез буенча. Азат Атна авылындагы укытучыга вәгъдә иткән рәсемнәрне, чыннан да, бер ун көннән җибәрә алачак иде.
Ә хәзергә анын планы борынгы Болгар хәрабәләрен карап кайту иде. Анда ул ике көн булырга һәм эскизлар ясарга ниятләде. Соңгы вакытларда сатып алган төрле әсбапларга, буяу һәм лак. төрле зурлыктагы пумала кебек нәрсәләргә караганда, Азатым рәсем сәнгатенә чынлап тотынырга уйлый иде ахрысы Монысы минем күңелгә аеруча хуш килде. Әгәр Азат иҗат эше белән мавыгып китсә, анын ватанын, туган җирен, туган туфрагын табачагына һәм шунда тамыр җибәрәчәгенә мин шикләнми идем. Ә инде оя корса, бәлки әле үзенә бала тибрәтергә дә насыйп булыр дип уйладым. Атна авылын әйләнеп кайту гына да аңа ничек шифалы тәэсир ясады бит...
Фотолабораториядә миңа ике көннән төсле фотонегативларны эшләп тә бирделәр. Сәгать төзәтү мастерскоенда гына тоткарлык килеп чыга язды. Ремонт бәясен арттыру өчен булса кирәк, кабул итеп утыручы чибәр кыз ун көн вакыт билгеләп маташты да, мин. сәгатьне күтәреп, мастерның үзе янына кереп сөйләштем. Фамилиясе Каратун булса да, бакыр чәчле рус егете булып чыкты ул. "Густав Беккер' нын'тарихы турында әзрәк мәгълүмат биргәч, егет үзе дә кызыксынып китте һәм, сәгатьне караштырганнан сон:
—Лады,—диде —Ватык-сынык җирләре күренми, бик нык чистартасы булыр. Ихтимал, көчсезләнгән пружинасын алмаштырасы... Аннары берәр тәүлек йөртеп тикшерү кирәк. Өч көндә эшлибез—акчасыннан тормассыз.
—Әлбәттә.
Сәгать төзәтүче өстәле янында идәндә торган күрексез генә кәрзингә күзем төште Кәрзин шушы бер-ике көн эчендә ремонтланган яшел, зәнгәр, кызыл будильниклар белән тулган, аларның һәрберсенә хужасынын
121 квитанциясе каптырып куелган иде Йа раббым. күпме халык эшкә һәм укуга сонга калмас өчен будильник куеп ята һәм, күрәсен. йокы аралаш аларны болгап ата икән
Кинәт кәрзиндәге бер будильникка жан керде дә. анын бии-бии калтыравыннан икенчесенең дә нәрсәседер ычкынып, тан әтәчләре шикелле, бергәләп чылтырарга тотындылар. Көлмичә кала алмадым, мина ияреп мастер да
—’’Кузгал, уян. ләгънәт ителгән...”—дип. әллә кайчан онытылган һәм КПСС съездларында фонограммага ияреп, авыз кыймылдатып кына җырлана торган “Интернационал”ны искә төшерде
Кайчагында кеше белән бер мизгел эчендә үзара якынлык урнаша. Каратун белән минем арала да шулай булды. Чыгып киткәндә мин
—Син инде, энекәш, безнен сәгатьне идәнгә куеп кадерсе зләмә. ..— дидем
—Лады, абый кеше!
Өч көннән сон Азаттан хәбәр-хәтер булмагач, мин әзер сәгатебезне үзем генә барып алып кайттым, бер очтан Атна авылы төшерелгән кайбер кадрларны кәгазьгә басарга заказ калдырдым, чөнки Азатнын тарихчы Маликовка һәм анын улына биргән сүзе аяк астында калырга тиеш түгел иде
Азат гадәттә мина төштән сон гына килә торган иде. ләкин бу юлы иртәләде Мин аны кынгырау кнопкасына басуыннан ук таныйм, аның ишек кагуы да дустанә һәм тыныч була
—Озак йөрден Болгарда, —дидем мин ана, кул кысышканда ук — Әллә борынгы хәрабәләребезне ошаттын инде?
—Анысы да хак,—дип җавап бирде Азат —Биш кассета төшердем, эскизлар..
— Күнелен булды, димәк'’
Азат ияген какты. Мин ана үзем майтарган эшләр турында хисап бирдем һәм әүвәлге урынына элеп куелган сәгатькә күрсәтеп
—Йөртеп җибәрү хокукы синеке,—дидем
—Рәхмәт
Шунда гына без сәгать эченә ике шөреп белән беркетелгән яна җиз түгәрәккә игътибар иттек. Ана оста гравер кулы белән "Мастер Каратун” дигән сүзләр сырланган һәм сәгатьне төзәтү датасы куелган иле
Шулай итеп. Сәйдәшевләр сәгате тарихына билгесез бер мастернын тормыш сәхифәсе дә килеп кушылды һәм. ихластан әйтәм. мин бу кешегә чиксез рәхмәтлемен Минемчә, ул үзенен фирма тамгасын беренче тапкыр кулланырга җөрьәт иткәндер әле
Азатнын кәефе юклыгы күзгә ташланып тора иде Болгарда йөреп йончыганмы, борыны очлаеп калган, күз төпләрендә куе күләгә Сөйләшүе салмак, бер ел эчендә татарчаны "су кебек эчә” башлаган булса ла. сүз эзләп интегә сыман, хәтта тагы "йа" һәм "найн’нарын ычкындыра башлады. Ләкин мин сәбәбен сорашмадым, Азатнын үзенен әйткәнен көттем Ул миннән яшермәячәк, ул бит ачылырга, чишелергә, бушанырга килгән—мин моны сизәм инде
Чәйләп утырганда ул әйтә куйды:
— Иллар, минем тагы проблемалар килеп туды
—Берничә үкмени?
— Берничә. Хәер, алар бер-берсенә бәйле шикелле
Мин Азатка ярдәмгә килдем
—Хатын-кыз турындагысыннан башла,—дидем, елмаер-елмаймас кына. _ „
—Әйе. Галия Ул безнен автобазада эшли. Бухгалтериядә Кыш көне таныштык Ире икенче ранглы капитан булган. Төньяк Җир утравы белән ике арала йөзгән Аңлавымча, анда атом сынаулары үткәрелә
икән. Кыскасы, радиация. Ире өч еллап элек нур авыруыннан вафат булган, шуннан соң Галия Мурманскидан туган илгә кайткан... Минем кебек үк ялгыз, чөнки балалары булмаган. .
—Еш очрашасызмы?
—Галия атнага бер өйне җыештырыл, керләрне уып китә иде. Минем квартира ачкычы аңарда да бар. Аның кинәше белән ишеккә шактый бәяле яңа йозак куйдым
Мин Азат квартирасындагы тәрәз шторларын искә төшереп, Галия исемле ханымны күз алдыма китерергә тырыштым Китерә алмадым. Галияне икенче ранглы капитанның тонык шәүләсе каплап тора иде.
Азат сүзен дәвам итте:
— Кичә Болгардан кайтып кергәч, квартирам мине ятсынып каршы алгандай тоелды Инде үзләшеп, ияләнеп беткән бүлмәм үзен шулай озакка ташлап китүемә рәнҗегән кебек иде. Юк. син көлмә, чыннан да бүлмәдә ниндидер бер үзгәреш, алмашыну сиздем Шуны беләм, бу көннәрдә Галиянең килеп чыгу ихтималы юк. ул Минзәлә якларына абыйсына кунакка китте. Дөресен әйткәндә, ул туганнарына үзенең кияүгә чыгарга ниятләве турында әйтергә тиеш иде.. Аннары без никах мәсьәләсен хәл итеп, сиңа килеп чыгарга уйлаштык. Минем сиңа нәни генә сюрприз ясыйсым килгән иде.
—Нәни түгел!—дип каршы төштем мин.
—Синең ни уйлаганыңны беләм,—диде Азат —Рәхмәт . Шулай да бүлмәм ят тоелды мина. Илдар. Бу тойгыны акылга муафыйк итеп аңлата алмыйм. Алтынчы тойгы бу... Бүлмәдә миннән башка кемдер булып киткән сыман һәм... вәссәлам!
Шуннанмы? Шуннан, бернигә кагылмастан. диван-кроватька утырдым да бүлмәнең һәр сантиметрын күздән үткәрдем. Бөтен нәрсә үз урынында иде. Чыгып киткәндә өстәл почмагында онытылып калган фотокассета да шул килеш ята. Укып утырган китабым да шунда, туктап калган битенә катыргы кыстырылган—анысы нәкъ кирәк кадәр чыгып тора. Шторның бер почмагы радиатор белән урындык аркасына эләгеп калган килеш...
Язу өстәленә килдем. Син аны беләсең инде. Комиссионный кибеттән алган зур, сырлы-сырлы юан аяклы, тугыз тартмалы өстәл. Өстәлдә тәртип Беләсеңме, мин һәр нәрсәне билгеле бер урынга куярга яратам Карандаш, авторучка, бозгыч, кайчы ише нәрсәләрне күземне йомган килеш тә үренеп кенә алырга күнеккәнмен. Үзем өчен мәгънәсен ачыклыйсы татар сүзләрен теркәгән дәфтәремнең “әшкярә" сүзе язылган бите ачык тора, ул шулай булырга тиеш тә, чөнки мин китапханәдә Ленин томнарын актарып, “гласность" дигән сүзнең татарчасына килеп төртелгән идем
Язу өстәлемнең бер секреты бар... Анысы нигә кирәк булды дисенме? Юк. Илдар, мин аны үзем ясамадым, ләкин кибеттә өстәл тартмаларын ачып-ябып караганда яшерен бүлкәсен күреп алдым, чөнки профессор фон-Клейн өстәленең дә шундый секреты бар иде
Картаеп, кыршылып беткән бу өстәлне мин шуңа күрә генә сатып алдым да. Революциягә кадәр берәр нотариусныкы булгандырмы? Ә өстәлнен секреты ярап куйды. Мин анда. . беләсеңме нәрсә тотам?
Шунда Азат коридорга чыгып, үзенең сумкасыннан калын блокнотын алып керде:
—Менә шушыны...
Мин профессор фон-Клейнның кара күн тышлы дәфтәрен искә төшердем:
—Профессор Клейн дәфтәре кебекме?
— Мине үлем тырнагыннан йолып калган фрау Эльза дәфтәре кебек. Мин үземнең уй-фикерләремне шушы блокнотка төшереп барам, кайчагында ул көндәлеккә дә әйләнеп китә бугай. Кыскасы, анда теләсә кемгә укырга ярамаган шәхси нәрсәләр бар Юк, юк, син бу исәпкә
кермисен! Шуна күрә блокнотны мин атна-ун көнгә синдә калдырмак- чымын. каршы булмасан
Мин. әлбәттә, каршы түгел идем, ләкин Азат сүзен әйтеп бетермәде бит әле. Анын аңлатып биргәнен көттем.
— Минем өйдә урлап чыгарлык нәрсә юктыр да. Электроника белән мавыкмыйм, ин кыйммәтле нәрсәм—япон фотоаппараты, ә аны мин үземнән калдырмыйм Гади карак кергән булса, бөтен нәрсәне туздырып ташлаган булыр иде. Димәк, миндә башка нәрсә эпәгәннәр...
—Нигәле алай бик ышанып әйтәсен. Азат9 Эчке тоемлауга, гөман- фаразга гына таянасын түгелме? Матди дәлилләрен юк бит.
—Алай түгел. Илдар. Мин төгәл вакыт исәбенә таянам, беләсең килсә.
—Аңлат.
— Ин ахырда мин стена сәгатенә игътибар иттем. Ул минем кул сәгатем кебек үк төп-төгәл көндезге уникене күрсәтә иде.
—Төгәл йөри Чиләбе сәгате, ә?
—Анын боруы ун көнгә җитә, ләкин сонгы ике көнне ул берәр минут артка кала башлый Кыскасы, аны атна саен борырга кирәк. Болгарга киткәндә мин сәгатьне вакыты киткән булса да бормаган идем, димәк, мин кайтуга ул икс минутка сонга калырга тиеш иде.
— һәм..?
—Сәгать сонга калмаган иде. Илдар Кемдер аны дөресләгән
Аңлап китмәгәнгә, мин иңбашларымны җыердым.
— Мин болай фараз иттем Квартираны тентегән вакытта, әлбәттә, сәгатьне дә ачып караганнар. Минемчә, элгән җирдән алып, механизмы белән циферблат арасына күз салганнардыр Ә бу вакытта сәгать туктап тора, әлбәттә.
—Шуннан?
—Сәгать эчендә яшергән нәрсә юклыгына ышангач, аны кире стенага элгәннәр дә. дөрес вакытны куеп, йөртеп җибәргәннәр
—Син ялгышмыйсынмы?
—Ялгышмыйм Мин сәгатьне махсус бормыйча тордым Иртәнгә ул бер минутка сонга калып туктады, чөнки боруы бетте Мин әле тагы бер нәтиҗәгә килдем,—диде Азат —Мин кайтып төшкәндә сәгать дөрес вакытны күрсәткән булгач, тентүне кичә төнлә, инде иртәнгә таба гына ясаганнар булып чыга. Югыйсә. Чиләбе сәгате сизелерлек артка калган булыр иде. шулай бит’
Азатның фикере белән килешмичә мөмкин түгел иде
Кем? Нинди максат белән'
Азат белән икәүләшеп, берсс-берсеннән хыялыйрак фаразлар корып, баш ватарга тотындык.
Ин беренче фараз, әлбәттә, бу тентүне "органнарга япсару иде Органнарның Азатның эчке дөньясы белән кызыксынуы табигый хәл Атна авылына кайтып йөрүләре дә аларга мәгълүмдер, күрәсең. Болгарга мөстәкыйль экскурсиягә чыгып китүе дә иминлек саклау органнарында шик тудырырга мөмкин, чөнки шпиономания чире безгә ана сөте белән кергән Рәсми пропаганда ничәмә-ничә еллар буе һәммәбездән Карацу- палар ясарга тырышты һәм күбәүләрдәй ясады ла. Ерак Көнчыгышта старшина Әсгать Жиһаншин һәм берничә матрос давыл вакытында баржалары белән юкка чыккач, ин беренче эш итеп, аларны ачык океанда ярсу дулкыннар арасыннан ныклап эхлисс һәм коткарасы урында. Идел буена. Жиһаншиннын әти-әнисе өенә килеп казына башлаганнар иде Ярый әле. кырык тугыз көннән сон. ачыгудан үләр дәрәҗәгә җиткән тәҗрибәсез, яшь диңгезчеләрне американнар коткарып калды
Яки менә Горький шәһәренә сөрелгән академик Сахаров Үзе берәр яры чыгын китү белән, анын өендә тентү үткәреп, язмаларын оятсыз рәвештә алып китә торган булганнар. Боларны без “радиоавахпар"дан ишетеп белә идек.
Ишек ачкычы Галия ханымда гына булгач, шик анарга да төшә. Һәрхәлдә йозакнын Галия ханымдагы ачкыч белән ачылган булуы ихтимал Бәлки УЛ аны урлаткандыр? Яисә үз кулы белән тапшыргандыр? Кемгә'’
Мин хәтта шофер Акулов вариантын да исәптән чыгармадым Бу бәндә, үч итеп, Азат квартирында компромат эзләргә мөмкинме-юкмы9 Ул бш моның өчен кеше дә яллый ала.
Янә китереп, Азат Сәйдәшевны Көнбатыш Германиядән буш кул белән катмагандыр, өлешкә керсәк тә гөнаһ булмас дип уйлаучылар табылырга бик мөмкин. Анын пөхтә һәм безнен халык карашынча купшы киенүе, хәтта иненә аскан биш-алты “молния"ле сумкасы да күз кызыктыра ич! Ул чагында каракны беренче чиратта алтын әйберләр һәм акча кызыксындырырга тиеш. Ләкин мондый карак сәгать эчен актарып маташырмы? Нигә маташмасын9 Әгәр вакыты җитәрлек икәнен белсә, иркенләп, ашыкмый-кабаланмый эзләячәк ул. Әйтик, төн уртасына кадәр квартирда кеше юклыгын күзәтеп торсалар, төнге уникедән сон хужанын кайтып керү ихтималы юк чамасында.
Күршеләр кем9 Ниндиерәк кешеләр9 Моны Азат тәгаен генә әйтә алмады Ул беренче каттагы ике күршесен генә якыннан белә, йомыш белән кергәннәре бар Берсе мөлаем елмаючан керәшен хатыны, подъездны Азат чираты булганда да юып чыгара икән Пасха бәйрәмендә шикелле. Азатка кы зыялы-яшелле ике манган йомырка керткән. Янәшәдәге ике бүлмәле квартирда пенсиядәге укытучылар яши—карт белән карчык. Урамга чыксалар, култыклашып түгел, җитәкләшеп йөриләр Йөрәкләргә сагыш өсти торган борынгы эчкерсезлек, самимилек. гаделлек өлгеләре. Педаго1ларны бөтен квартал белә, бу аерылмас парга һәркем әллә каплардан сәлам бирә...
Без. ике һәвәскәр детектив, ышанычлы нәтиҗәгә килә алмадык- алуын, ләкин каракның гади бер мужик түгеллеге, ифрат сак. үзенчә пөхтә һәм зыялы булуы шиксез иде. Ә сәгатьне артык дөресләп куюга килгәндә, бер генә адәм баласы да хатадан хали түгел. Күрәсең, мондый “эштә' тырышлыкның да чиге булса әйбәттер. Шуна күрә эшләребез тәмам көрчеккә терәлде дип әйтмәс идем.
Гатия ханым кайткач, кайбер нәрсәләр ачыкланачак булганга. Азат хәзергә берни булмагандай эш итәргә, шау-шу кубармаска, үзенен планы буенча Татарстан табигатен сәйран кылып йөрергә тиеш Ике кешелек кинэшмэнен карары шундый булды.
Азат кечерәк кенә палатка сатып алган, Болгарга баргач та. Идел буена төшеп, шул палаткасында кунган икән. Кичке тип-тигез Идел янында әллә кайлардагы тавышның да аермачык ишетелүен тынлап яткан Димәк, урманнарда ул куна-төнә йөреп, җаны теләгән кадәр эскизлар ясый алачак.
Азатны троллейбус тукталышына тикле озаттым. Саубуллашканда ул озак кына минем кулымны җибәрмичә үзенең көчле, кытыршырак учында тотып торды.
Күңелем тыныч түгел иде.
йе. минем күнел тыныч түгел иде.
Азат булып киткәннән сон бер атна узды. Мин аңардан көн саен хәбәр көттем.
Әмма юкка гына.
Көн уртасындарак якындагы кибеттән, гадәттәгечә, бер кап эремчек һәм каймак алып кайтып килешем. Мин ярты юлда ишегалдындагы балалар мәйданчы) ында утырып ял итәргә күнеккәнмен. Кайчагында бала-чага кайнашканны күзәтү, хәтта сабыйлар чыр-чуын тынлап утыру да күңелле. Кайбер көнне, сулыш китереп кыскан булса, ярты сәдәп
Ә
теофедрин даруын да мин шушында кабам
Ике бетон бүкәнгә беләк юанлыгы агач рейкалар беркетеп мәңгелеккә дибрәк ясалган 'эскәмиям” буш түгел, анын уртасында утыз биш- кырык яшьләрдәге каралҗым күзлекле ир кеше хужа булып утыра иде Кыска жинле күлмәктән, бер кырыена яшькелт плашын төреп куйган. Шоп-шома итеп кырынган, чәчләрен әллә майлап тараган, әллә лак белән катырган көяз бәндә Мин утыргычның икенче башыннан урын алдым да. бизәкле полиэтилен сумкамны ике арага куйдым Бу кеше кымшанып та карамады, ләкин мин анын күзлек пыялалары артына поскан кысык күзләренең чәнчеп-чәнчеп. үтәли тишәрдәй булып караганлыгын бөтен тәнем белән тойдым Шуна күрә анын
—Исәнмесез. Илдар Хәлилович.—дип эндәшүе дә артык исемне китәрмәде
-Гафу, —дидем.—Мин сезне танып җиткермим
—Без таныш түгел. Илдар Хәлилович. Мине комитеттан дип кабул итегез.
һәм ул әллә кай төшеннән таныклык кенәгәсен чыгарып, фокусчы Акопян кебек, сынар кулы белән генә аны ачып бер мизгелгә күрсәтеп тә алды. Мин, әлбәттә, монын фамилиясен дә укырга өлгермәдем
Ачуым килде Соня Татаркинаны искә төшердем дә
—Ни йомыш. Дзержинский?—дидем.
— Ишембаев,—диде бу. югалып калмастан
—Шуннан?
—Сез артык кызмасагыз иде Турысын әйтәм безне Азаг Сәидәшев кызыксындыра. Без ана фәкать яхшылык кына телибез, аны хәвеф- хәтәрдән саклыйбыз. Илдар Хәлилович Аңлавыбызча, ул сезнен якын танышыгыз. Сонгы көннәрдә без Сәидәшевны күздән жуйдык Сезгә анын кайдалыгы билгелеме? Гомумән. Сәйдәшев турында информация бирсәгез иде.
Башыма нәрсәдер китереп органдай булды
Мин өнсез калып, ни әйтергә белмичәрәк. телемне авыз зчсндә әвәләдем Аннары гына Ишембаевнын импортный күзлегенә карап
—Ә мин сезне әйбәтләп кенә фәлән жиргә "озатсам' -дидем
Юк. ул ©ятсынмады, күзен яшермәде, чөнки вазыйфасы һәм тәрбиясе буенча ук андыйлардан түгел иде
— "Озатып" карагыз, —дип. тешен күрсәтеп маташты
һәм мин аны тозлап-борычлап ‘'озаттым Авыз пычратмас өчен урысчалап. Пар чыгару өчен Кинәт күтәрелгән кан басымын киметеп булмасмы дип
Мин аны торып китәр бу дип көткән идем Юкка гына Шуна күрә үзем кузгалдым Малай чаклардагы кебек, сынау тәртибендә. кулымны кисәк генә күтәргән идем. Ишембаев күзләрен ирексехдән йомды һәм башын читкәрәк алды
Анын чалышайган, жимерек чыраен күргәч, мина гажэен күңелле булып китте һәм мин бәләкәй Робертның поездда С әйдәшләрне рәнжеткән төрмәче агайлар чигенгәч нигә елмайганын аңтадым Шул сабый да ал арның асылда куркак икәнлегенә төшенгән Чөнки .пар төптә үзләренең имансыз эш белән шөгыльләнүләрен тоялар һәм ждваплылыктан. халык хөкеменнән куркалар.
Ләкин безнен тамаша монын белән генә бетмәде әле
Эскәмия артындагы куак арасында "өч борыша кереп удыручылар булган икән Аннан кәефләнеп кенә безнен кооператив нортнын с гесаре Рафик һәм тагы ике "колхозчы" килеп чыктылар Күрәсең. геге “сөйкемле сүзләрне мин кычкырыбрак әйтеп ташлаганмындыр Рафик киереп алды
-Нәрсә, дәү абый, әбижәит итәме әллә’—дип сорады да Ишем баевка таба борылды.-С ин нәрсә безнен йортныкыларга бәйләнәсең ’ диде һәм шундук:-Бассейнга манчып чыгарыйкмы әллә үзен. дәү абый дип. миннән рөхсәт сорады
Мин яхшук кызмача слесарьны тынычландырырга ашыктым:
—Юк, юк!—дидем —Без бит бодай гына... дусларча Бөтенесе— нормально.
—Дусларча булса ярар. Мать якасына. Ну шулай да. бу гастролерны мин кичә дә шушында абайлаган идем,—диде Рафик, муен артын кашып, һәм:—Фатир басарга йөрми микән, паразит?—дип. шаркылдап көлеп җибәрде.
Рафикнын шешәдәш дусларыннан берсе:
— Йөриләр шунда... Аннары безнен кәлүшләр югала,—дип мыгырданган булды.
Бу кадәр күпсанлы тупас көчкә каршы тора алмаячагын аңлап. Ишембаев торып китү җаен карады.
“Икс—ноль”.—дидем мин эчтән генә һәм Ишембаевның ирексездән бөкшәя төшкән һәм шундук егетлеген җуйган гәүдәсен күзәтеп калдым.
Спорт исәбендә нык ялгышу белән ялгышканмын икән! Кичкә таба минем кан басымы күтәрелеп, гипертония кризы башланды. Иртәгесен врач чакырырга туры килде һәм мин өч көн караватта, өч мендәргә аркамны куеп, ярым ятып, ярым утырып торырга мәҗбүр булдым.
Көн үткән саен исәп Ишембаевлар файдасына үзгәрде, чөнки Азат Сәйдәшевтан хәбәр-хәтер юк иде.
Аягыма басу белән мин Яшел Үзәнгә чыгып киттем
Шундый тын һәм тыныч шәһәрчек ул. Тарихы да кызыклы гына. Монда узган гасыр урталарында “кабак”лары бик күп булганга “Кабачише" дип аталган авыл барлыкка килгән. Мәйханәчеләр биредә бурлак-буралгы өерләренең баржа тартып җыйган тиеннәрен альт калганнар...
Шәһәрчекнең исеме җисеменә туры килгән—яшеллеккә күмелеп утыра. Дөрес, шәһәрнен төп өлеше хәзер үзән җирдә түгел, тау башында. Монда “Оргсинтез”нын кызгылт төтене дә. Волжски шәһәренен кәгазь комбинаты исләре дә килеп җитми, шуңа яфраклар да үз вакытларында саргаеп, үз вакытларында коела, чыршы-нарат инәләре дә озын гомерле. Кояш якка караган тау битләвендә бакчалар, андагы түтәлләр баскыч- баскыч итеп, террасалап эшләнгән. Алмагачлар һәм чия чәчәк атканда тау битләвенә кабат ап-ак кыш әйләнеп кайткандай була.
Советлар Союзы вакытында Иосип Броз Титоны һәм кайбер башка чит ил коммунистларын Сталин бабаң шушы шәһәрдә тоткан диләр. Мәҗбүри кунаклар өчен бик әйбәт урын. Соңыннан, кирәге чыкканда, “Юк. ул сөрген түгел иде. ял итү зонасы иде” дип тә боргаларга була. Чакырып китерим дисәң—Мәскәүгә бер көнлек юл. Уйланган саен Иосиф Сталинның коточкыч сак һәм хәйләкәр булуына тан каласын. Ул. чыннан да—гигант. Шайтани хәйлә һәм мәкер гиганты! Ә бу тымызык шәһәрчектә Берияләр иминлек саклау өчен тиешле системалар һәм аулар корып калдырганнардыр...
Азат яши торган йорт ишегалдында мине колак ияләнмәгән тынлык каршылады.
Иртәрәк булганга, балалар күренми. Уйный торган комлыкла- рында кичә онытылып калган кечкенә соскы аунап ята. Шунда ук бер тәгәрмәчен җуйган уенчык йөк машинасы Ана түбәләмә ком төялгән, ул бүген үк рейска чыгып китәргә әзер.
Беренче подьезд төбендә генә җан иясе очраттым Бик бәләкәй ала көчек иде ул. Аклы-каралы йомгак шикелле тәгәрәп аяк очыма килде, шыңшый-шыңшый, туфли башын ялап алды. Аны ничек кирәк алай аралап, ишекне ачтым да. мәэмай ялгыш кысылмасын өчен, сакланып кына яптым.
Кояштан кергәч, ярымкарангыга күз ияләнгәнен көтеп тордым.
Азатның квартиры сул яктагы өченче ишек.
Бу ишекнең йозак турысына управдом пичәте сугылган кул яссуы кадәр кәгазь ябыштырылган иде.
Кәгазьне күргәч, артка чигенеп, баскыч култыксасына таяндым.
Шул чагында урта ишектә ачкыч борылганы ишетелде. Сискәнеп, шунда карадым.
Ишектә башына борынгычарак итеп чуар яулык каплаган хатын күренде:
—Сез... кемгә?—дип сорады ул әкрен генә
—Сәйдәшевкә. . Ни булды монда9 Ишеге нигә пичәтле?
Яулыклы хатын, имән бармагы белән ишарәләп, мине үз янынарак чакырды.
—Сез Илдар исемлеме?
—Әйе.
Хатын як-ягына каранып алды һәм ишеген каерыбрак ачып —Үтегез,—дип пышылдады.
Кухняга үттек. Хужа хатын мина урын тәкъдим итте һәм каршыма килеп утыргач кына мин куркып көткән авыр хәбәрне әйтте
-Азат Назипович вафат булды.—диде —Өч көн элек Йөрәктән, диделәр Мәрхүм каяндыр авыр рюкзак күгәреп кайткан иде ул көнне, ләкин бер дә авыру төсле түгел иде башта Гафу итегез, мин Катерина булам. Васильевна Үзебезчә Кәтернә була инде
— Екатерина Васильевна Зинһар, барын да сөйләгез. Кайчан җирләделәр9 Кайда?
—Туктагыз, мин тәртибе белән сөйлим Азат Назиповичнын кайтканын мин менә шушы тәрәзәдән күрдем. Керәшенчәләп эремчек пилмәне пешереп йөри идем Бер ярты сәгатьтән ишеген шакыдым. Тәлинкә белән пилмән керттем, юлдан ачыгып кайткандыр, мәйтәм Ә. әйтергә онытканмын. Азат Назипович бер ятим көчек ияртеп кайткан икән бит әле Көчеге коридорында чәй тәлинкәсеннән сөт эчеп азаплана иде Аннары, койрык димәсән хәтере калырлык кәкришкәсен болгый- болгый, яныбызга килде.
Екатерина Васильевнанын тәфсилләп сөйләвенә караганда, ул чыгып киткәч озак та үтми, күршесенә элек тә күренгәләгән бер чибәр ханым килгән. Ләкин бу юлы анын өи җыештырып, тузан суыргыч жуылдатып йөргәне ишетелмәгән, кичкә таба ханым кәефсез генә китеп барган Бу вакытта инде Екатерина Васильевналар. күрше-күләннәр белән гәп сатып, подъезд төбендәге эскәмиядә утырганнар
Телевизорда "Время” программасы барган чагында Азат Сәйдәшен Екатерина Васильевнага үзе кергән Бер очтан, рәхмәт әйтеп, тәлинкәсен дә калдырган. Ләкин керүенен сәбәбе башкала булган, анын чыраенда кан әсәре калмаган кебек тоелган, үзе ничектер төртелә-төртелә генә, авыр сөйләшкән "Мин ана валерианка эчердем, хәле бераз жинеләйде шикелле”,—диде күршесе. Менә шунда Азат минем хакта сүз кузгаткан “Дөньяны бслмәссен. — дигән — Әгәр минем белән бер-бер хәл булса, менә шушы нәрсәләрне Илдар Халилович исемле кешегә тапшыра күрегез,”—дип үтенгән
Азат күрше хатында фотоаппаратын һәм төшергән җиде кассетасын, аннары икс калын альбомда эскизларын калдырган булып чыкты
-Монда сәнгать әйберләреннән башка нәрсә юк—бер дә шикләнмәгез,—дигән Азат — Ләкин шулай да аларны башка һичкемгә бирмәгез, хәтта сораучы булса да—әйтмәгез. Ярыймы'
-Борчылмагыз, күрше.-дигән Екатерина Васильевна Алла боерса, иртәгә үк үзегез кереп кире алып чыгарсыз әле. Шулай да... Илдар дигән кешене мин ничек табармын сон9
—Ул үзе табар,—дигән Азат
Екатерина Васильевна сүзне күнеллерәк якка борырга тырышын -Көчегегез бик матур Яхшы токымнанмы әллә -дип сораган -Анысын белмим Акыллы токымнан.-дип кенә җавап биргән Азат, елмая төшеп. . __
Инде чыгып барышлый, ишек янына җиткәч. Азат, үзалдына
әйткәндәй, бик арыган тавыш белән:
—Ул гаепле түгел... Аны мәжбүр иткәннәр,—дип куйган.
Монысын Екатерина Васильевна аңламаган.
Иртәгесен Азат квартирының ишеге артында көчекнен өзгәләнеп шыңшуын ишеткәч, күршеләр ишекне шакып караганнар. Ни гажәп, ишек ачык булып чыккан, димәк, Азат аны бикләп маташуны кирәксенмәгән.
Ул диванында утырган килеш йокыга талган...
Екатерина Васильевна моннан сон булган хәлләр, врач чакыру, милиция килүе, төрле кәгазьләр тутырып, үлем фактын рәсмиләштерүләре һәм башка дөньяви мәшәкатьләр турында да тәфсилләп сөйләде.
Ә жирләвен кичә генә җирләгәннәр икән. Башта кайсыдыр авылга алып китеп күмү турында сөйләнсәләр дә. соныннан. махсус рөхсәт белән, шәһәрнен иске зиратында иң эчкәреге бер почмакта урын тапканнар. Монысы артыннан, имештер. Азатнын таныш хатыны бик каты йөргән. Ә алар Азат Сәйдәшев белән горзагска гариза да биреп куйган булганнар икән...
Мин ишегалдына чыктым.
Дөнья иркен, ләкин шушы күз камаштыргыч якты дөньяда минем өчен Азат Сәйдәшев юк иде хәзер. Бу дөньяда ана урын табылмады. Бу дөньядан ул бер генә хыялын да тормышка ашыра алмыйча китте
Ишегалдына инде жан керә башлаган, комлык тирәсендә берничә сабый мәш килә. Баягы уенчык машина тагы бер тәгәрмәчен югалтса да. “выжж-выжж” итеп, ком ташуында. Ала көчек тә “үз ишләре” арасында сыеныр жир тапкан, ләкин ишек ачылгач та минем тарафка күтәрелеп карады.
—Музгарка! Музгарка, кил монда!—дип дәштем мин.
Һәм ялгышмадым Маэмай, колакларын шомрайтты да, томырылып яныма килеп житте. Мин аны күтәреп алдым.
Музгарканы Азат Сәйдәшев жәсәде үзенә мәңгелек түшәк тапкан Яшел Үзән зиратына да күтәреп алып кердем. Мин кырыйларына кәс тезгән яна кабер янында басып торганда Музгаркамнын тыны да чыкмады, әйтерсең лә ул да бу мизгелнең мөһимлеген аңлый иде
Кабер өстенә замани символ—йолдызлы ай беркетелгән тимер пирамида утыртылып, ана өч венок сөяп куелган: берсе—автобаза администрациясе, профсоюз һәм хезмәт коллективы исеменнән, икенчесе— Азатнын күршеләреннән, ә өченчесенең кара тасмасына кыска гына итеп “Кадерле кешемә" дип язылган иде.
затнын кинәт вафат булуы бөтен тормыш тәртибемне, яшәү фәлсәфәмне, тоткан мәсләгемне какшатты—гомумән, мине тәмам үзгәртте сыман. Ә бит мин үземне инде калыплашкан, "буыннары каткан" бер шәхес дип саный идем...
Шулай да егылмыйча калдым, чөнки мина, чынлыкта Сәйдәшевнен бердәнбер варисы буларак, байтак эш башкарырга кирәк иде: шул көнне үк мәрмәр вагыннан катырып ясалган ташка, аннары кабер тирәсен әйләндереп алу өчен юан чылбыр белән дүрт тимер баганага заказ бирдем. Алар бер айдан әзер булырга тиеш иде. Һәйкәлташ куяриз рөхсәт алу. аны илтеп урнаштыру кебек эшләрдә мин автобаза администрациясенә, беренче нәүбәттә Азат сөйләве буенча жылы тәэсир калдырган кадрлар бүлеге мөдиренә исәп тоттым һәм шушы атнада ук кабат Яшел Үзәннән әйләнеп кайтырга дип планлаштырып куйдым.
Азатнын яна кассеталарын да эшкәртергә бирдем Исәбем анын фоторәсемнәреннән берничә альбом төзү иде, чөнки әүвәлгеләреннән
А
күренгәнчә, туган илен сагынып кайткан сәнгатькяр Азат Сәйдәшевнен күзе табигатебездә без инде күрми башлаган гүзәллекләрне дә тотып алган иде.
Музгаркага олы бүлмәмдә бер почмак әзерләп, аны тәрбияләргә керештем, билгеле бер вакытларда тышка алып чыгып, йомышларын шунда үтәргә өйрәтә башладым. Монын өчен белгечләр, эт асраучылар белән киңәшергә, төрле белешмәләр актарырга да туры килде. Минем тәрбиям башлыча хуплауга һәм бүләкләүгә—асылда йомшаклыкка нигезләнгән булганга, эшем әкрен барды, ләкин мин барыбер Музгаркага, ул ничек кенә ялгышмасын, жәза бирү ысулын кулланмадым, кул яга. тавыш күтәрә алмадым.
Менә шушындый көндәлек бурычлар һәм мәжбүри мәшәкатьләр мине авыр уйлардан йолып калдылар шикелле.
Икенче кичне мин Азат калдырган эскиз дәфтәрен һәм аерым битләр салынган папканы алып актара башладым Папка эченнән Азатнын Сәнгать академиясен уңышлы тәмамлавын раслаган диплом һәм сигезгә бөкләнгән бер игъланнамә килеп чыкты. Кадәри хәл аңлаганымча, немей телендәге бу игълан Азат Сәйдәшев—Отто Клейн дигән рәссамның персональ күргәзмәсе турында һәм датасы да бик күптән түгел—анын моннан ике ел ярымнар элек кенә булганлыгын хәбәр итә иле
Әйе, Азатның мина сөйләп бетермәгән, ләкин сөйләячәк нәрсәләре әле байтак калгандыр, күрәсен.
Менә Азатның ватмандагы акварельләре һәм карандаш-каләм белән төшергән рәсемнәре, эскизлары. (Кәгазьне дә, буяуларны ла ул ФРГ дан ук алып кайткан дип уйлыйм.)
Калай түбәле озын бүрәнә йорт Мин аңарда Атна авылында без торган өйне таныдым. Азат ишек төбендәге баскычларны ла хәтерли, ничә басмалы икәнен дә онытмаган икән. (Бу баскычлар астында без откан шәмәйләребезне саклый идек. Бер көнне безнең баскыч асты бушап калса, икенче көнне Азатлар шәмәйгә тәмам ярлылана торганнар иде.)
Икенче рәсемдә кулларына кәшәкә тоткан баш-алты малай сурәтләнгән. Аларның берсе миндер, мөгаен. Менә бусы, чандыррагы Ә бу түгәрәк чырайлысы кем икән? Банк мөдире малае Руфка ич' Хәзер прокуратурада эшли бугай Рәсемдә Азат юк
Менә ике бәләкәй малай җитәкләшеп тора. Айдар белән Робертны күргәч, йөрәгем сыза башлады
Идел аркылы салынган тимер челтәрле күпер—кайчандыр моннан өч бала—Сәйдәшевләр поезд белән үткән Күперне Азат тау башыннан төшергән...
Менә Васильево шәһәрчегенең хәзерге вокзалы Монда бүген кин ябалдашлы тупылдар да, чуман-чуман карга оялары да юк инде Егерменче гасыр башында тактадан укмаштырган ямьшек вокзал урынына егерменче гасыр ахырына хас шундый ук шыксы з пыяла-бетон
Рәсемнәр арасында игътибарымны авыл юлында туктаган цистерналы машина җәлеп итте Шундый ачык. якты, җылы һәм күңелле төсләр Сөт ташучы машина. Шоферы ун як ишеген ачып, үзенең танышынамы, әллә хәзер генә төшкән пассажирынамы елмаеп кул изи. саубуллаша Шундый мөлаем чырайлы, миһырбанлы шофер Их. Азат.— шлем мин. рәсемззе күрүгә,—адәми шайтаннар нәселеннән булган теге шоферюганы шушындый матур итеп сурәтләгәнсең. Явызлыкның аргы ягына чыккан бәндәдән чын яхшылыклы кеше ясагансың Хәер, болар бит синен хыялларын
Без барыбыз ла менә шушындый • социалистик реалистларыбыз инде, чөнки алдавыч табигать безгә кичәге чынбарлыкны аллы-голте итеп күрсәтә торган күзлек кидерә Кичәге көн матуррак әлбәттә. чөнки без яшьрәк булганбыз, чибәр булганбыз һәм офыкларыбыз очсыз кырыйсыз сыман тоелган
130.
Мүкләк сыер янында басып торган бу малай Атнадагы Фәриттер инде. Менә анын ачык, көләч йөзе кемне дә ышандыра. Анын елмаюы алдамый.
Папкадагы иң соңгы биттә мин йөгрек каләм төшергән хатын-кыз сурәтен күрдем. Юк. Азат аның йөзен ачмаган, матур иякле ак овал гына калдырган. Кем ул? Түбәндәрәк—озын толымнарын алга ташлаган кыз бала сурәте... Бусы кемгә ишарә? Әлбәттә, Ганҗәгә—Азатнын тәүге мәхәббәтенә.
Азатнын калын блокнотын мин профессор фон-Клейн дәфтәренең дәвамы сыман кабул иттем, чөнки монда Азат та үзенә ошаган яки үзен сискәндергән хикмәтле сүзләрне язып барган. Шушында ук кайбер көндәлек вакыйгаларны да теркәгән, үзенең уй-фикерләрен кәгазьгә ышанып тапшырган. Анын блокноты Ишембаевлар кулына кермәве ничек әйбәт.
"Унтугызынчы гасыр ахырында Тютчев: «Мөмкин түгел Россияне аңлау гакыл белән, Гомум аршын белән үлчәү мөмкин түгел,»—дип күкрәк суга. "Мондый илгә ышанырга ярыймы соң, Тютчев? Аңа таянырга ярынмы?"—диясе килә бу искиткеч нәфис шагыйрьгә. Ә бүгенге совоклардан: "Мондый илен белән мактанып буламы сон, бичаралар?’’—дип сорыйсы килә. Хәер, мин сезнең авыздан: "Туган илдән туйган ил яхшы" дигән яман сүзне дә ишеттем.. Александр Пушкин: “Мина рәхәт булган җирдә— минем Ватаным" дип әйткән, имеш. Олуг шагыйрьнең олуг хатасы бу! Мин моны Пушкиннын беркайчан да(!) туган иле чикләрен атлап чыкмаган булуы белән генә аңлатам.
Егерменче гасыр башында Андрей Белый да:
Юк бул күздән, Югал, и Россия, Россиям минем!—
дип юкка гына әйтмәгәндер, гамьсез Россияне андый алмый гаҗиз булганга әйткәндер.”
"СССР—нәкъ театр сәхнәсе шикелле, монда чынбарлык хыялый күренешләр белән буталып беткән, большевистик сценарии буенча уза торган мәҗбүри тамашада уены-чыны бергә: монда икейөзлелек эчкерсез иман белән, чеп-чи ялган чын тугрылык белән кара катыш, монда уенчык хәнжәр дә йөрәкне яралый..."
“Безнен галимнәребезгә гап-гади укымышлылык җитми.”
“Хезмәт кешене барлыкка китергән дә. аннары аңардан янә хайван ясаган...”
Яки "Кешене хезмәт тудырган һәм калган эшне аракыга тапшырган."
(Азат Сәйдәшев биредә профессор Клейн белән бәхәскә керә иде шикелле.)
"Бәдән ачлыгы бер нәрсә, ә менә фикер ачлыгы... Анысы СССРда беркайчан да өзелеп тормаган, цензура тамыр җәя барган саен, елдан-ел көчәйгән генә. Нәтиҗәдә чынлап та яна тип кеше—"совет кешесе”—партия карарларын “Ура!" кычкырып бердәм хуплый торган һәм үзенең наданлыгыннан, хәбәрдарсызлыгыннан, зәгыйфьлегеннән, ихтыярсызлы- гыннан хурланып, үз-үзенә ачу итеп аракы чөмерүче, тозлап-борычлап сүгенүдән һәм хатынын табалаудан тәм табучы ике йөзле, ике стандартлы мескенчәк бәндәләр (Homo sovjeticus яки, теленә шайтан төкергән бер эстрада җырчысы әйтмешли, “совоклар”) барлыкка килгән, һәм бу чир тиз генә үтмәс шикелле. Моның өчен өч-дүрт буынның дөнья кичүе кирәк."
"Совок"ны коммунистлар "тискәре селекция” ярдәмендә барлыкка китергәннәр. Кайчандыр селекционерлар көтүдә кып-кыска. аеры аяклы сарык бәрәннәре тугач, шуларны кушылдыру юлы белән, тәбәнәк кенә
111 киртәне дә сикереп үтә алмый, ягъни кача алмый торган яна токым сарык чыгарганнар. Совок—менә шундый ангыра сарык инде Бичара мутант*" "Радиотапшыруларны томалау—китапларны утка ягуга тин. Моны бсренчеләрдән булып Һитлер эшләгән. Аннары, сугыштан сон. "Америка авазы . "Азатлык һб көнбатыш радиостанция.!эренен "авызын томалау" эшенә сталинчылар алына. Ә китапны утка ягу фикере безнен эрага кадәр 213 нче елда ук борынгы Кытай императоры Цинь Ши-хуандинын кинәшчесе Ли Сы дигән кешенен башына килгән, имеш Ул бу идеясен үзе ү*к тормышка ашырган һәм бер очтан фикри дошманнарын тереләй җиргә күмәргә боерган. . СССР да күпме китап юк ителгәнен исәпләп чыгарып буламы икән?"
“Тереза-ана. Альберт Швейцер, академик Сахаров. Сергей Ковалев кебек изге кешеләр—абсолют вөҗдан ияләре дә яши дөньяда. Аз алар, бармак белән генә санарлык, әмма бөтен җир планетасын әкияти филләр дә. кит балыгы да. үгез дә түгел, шушы чандыр Сахаровлар үз җилкәләрендә күтәреп торалар. Калган бәндәләр—әзергә бәзерләр генә .Алай гына да түгел, алар Сахаровларны таптап китәргә дә күп сорамыйлар, аннары, рухи һәм матди бөлгенлеккә төшкәч, әле кичә генә үзләре көлгән, мәсхәрә иткән, рәнҗеткән кешеләргә табына башлыйлар Бу табынуга да ышанмыйм мин. чөнки кешене аллалаштыру һәрвакыт фаҗига белән тәмамлана."
"Үзеннән көлә белмәгән халык хөр халык түгел.”
"Җинаять кодексында үлем җәзасы каралган икән, димәк, үтерергә ярый."
“Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән бу көяз бәндәнен шигыреннән илһам исе түгел, тир исе килә Шигырьләре тимер-бетоннан катырган Ул бит Тукай бүләгенең дәрәҗәсен төшерәчәк! "Шигырьне алай язмыйлар.— үпкәләмә. Думави!” дигән булыр иле ана Габдулла Тукай ”
(Азатны мин Тукай клубындагы "Әдәби ел йомгаклары” җыелышына алып баргач, ул президиумда утырган бер чиновник шагыйрьнең тәнәфес вакытында арткы бүлмәдә нәкъ театраль Ленин позасына басып, бер кулын кесәсенә тыгып торганын күргән "Тройка”дан. сакалы белән кепкасы гына җитми Аннары броневигы Шуннан сон Азат киләчәктә барыбер лауреат булачак бу шагыйрьнең ижат җимешләрен караштырып чыккан иде.)
Жан Кокто: “Шагыйрьнең тормышы вафатыннан сон башлана "
“Гаҗәп, “халыкчанлык, халыкчанлык" дип авыз суы корыталар Чынлыкта исә әдәбиятка кара халыкчанлык түзел (анысы артыгы белән җиткән), бәлки аристократизм җитми. Бу юнәлеш Фатих Әмирханда булган. Гаяз Исхакыида ла бу.нан. Дәрдмәнлтә булган Аристократизмнын соңгы чаткыларын без яшь Шәриф Камалда. хәпа яшь Ибраһимовта күрәбез Ул беркадәр Әмирхан Еникида дәвам итә кебек '
"Картаймыш көнендә кешенен сәнгатьчә фикерләве йомшый, зәгыйфьләнә. Лев Толстой гомере кичендә "Әдәби әйберне булдыра алмыйм, уенчык белән уйный алмаган шикелле -дигән Шундый ук фикерне Чарльз Дарвинда да очратабыз. Ә бит фикер гигантлары!
“Сүзлек актарып утырам Чыпчык, чәүкә, күгәрчен, карлыгач, карга, кәккүк, керәшә, сыерчык, акчарлак, карчыга, лачын, сандугач, челән, чомга, чумгалак, чүрәкәй, каз. үрдәк, тавык, чәберчек, чукыр, чуллык, козгын, шонкар. ябачак. саескан, тукран, аккош, каракош болар барысы да гадәтн кош исемнәре Аларда "ч” һәм "к .иза пары артык еш очрый сыман тоелды мина Бел.кс иде. тел тарихчылары бу хакта ни уйлый икән’ Бу атамаларда “очу" сүзенен "ч” авазы эләгеп калмадымы икән*’ Ә "к” ава зынла?"
(Боларны Нурихан Фәттахка әйтәсе булыр, үзенен йөгәнсез хыял тулпарын чыбыркылап, чыгарсын бер-бер нәтиҗә, дип уйлап куйдым Гомумән, татарда ла Велемир Хлебников кебек сүзне һәм авазларны хисаби 9 *
122.
яктан үлчи ала торган хыялый бер даһи туса иде! Ә бәлки без шундый хыялый даһиебызны күрми калганбыздыр’’ Сигизмунд Кржижаеновскийны хәзер кем белә? Ә бит чын әдәбиятчылар аны “прозеванный гений" диләр. Азат Сәйдәшевләр—әнә шундый генийлар токымыннандыр дим мин.)
Реаль социализм казыган бихисап исемсез каберләрдәге сөякләр социалистик реализмның бишек җырына каршы: “Долой!”—дип пышылдыйлар. Ишетмисезмени?”
А.И.Герцен “ һәм социализм үзенен барлык фазаларында хәдтин ашып, адәм көлкесе булганчы тәрәккый итәчәк тә. шул чагында азсанлы баһадирлар янә: “Долой!"—дип сөрән салачаклар.”
М.А.Бакунин: “Кичәге көрәшчеләр, хакимиятне үз кулларына алгач, максудларын түгел, уртак эшләрен дә түгел, бәлки үзләренең төшемле урыннарын саклый башлаячаклар.”
Н.П.Огарев: “Җәмгыятькә карата шәхеснең тоткан урынын билгеләүгә без нинди юл белән ирешербез сон? Ә монардан башка безгә алга бару бик кыен булачак, монардан башка безнең буталып калып, хөррият дигән нәрсәне жуеп, шәхесне җәмгыятьтә, коллективта (моны социализм дип атасак та була) харап итүебез һәм уенчык парламентларга, сайлау хокукларына төренгән әлеге дә баягы золымга кире кайтып, яңадан кадими тәртипләрне кабатлый башлавыбыз мөмкин."
“Социализм танында ук фикер ияләре кисәткән нәрсәләр СССРда бөтен тулылыгы белән тормышка ашкан Мин шәһәр китапханәсендә Герценнын 30 томлыгыннан (“Әсәрләренең тулы җыелмасы"!) күпме эзләсәм дә, әлеге сүзләрен таба алмадым, чөнки аларны кыскартып басканнар.”
“Завод-фабрика хуҗаларын һәм эре җирбиләүчеләрне экспроприацияләгәч, аннары гади халыкны, крәстиәнне, мәчет-чиркәүләрне, музейларны талаганнан сон, совет системасы табигатьне талау һәм агулау хисабына, ягъни киләчәк буыннар өлешенә кереп яшәгән булып чыкты.”
“Сталин алты-җиде тапкыр сөргеннән качкан һәм һәр юлы сәфәре ифрат уңышлы чыккан. Бу качышлы уенны патша охранкасы үзе оештырган дигән фикер дә бар. дөрес, моны расларлык документлар табылмаган. Иосиф Жугашвили үзенә әзме-күпме кагылышы булган барлык материалларны архив-музейлардан чүпләтеп, ахырда юк иткән, эзен яшергән, диләр. Германиядән Франциягә товар ташыганда мин машинама өлкән яшьтәге бер туристны утырткан идем Ул Россиядән киткән беренче эмиграция вәкиле булып чыкты. Сөйләшә торгач, яна танышым Сталинның “психологик портретьГна нисбәтән үз версиясен тәкъдим итте. Тайга аша бер ялгызын үтү мөмкин түгел. Димәк, революционер “Кобо" бер үзе генә качмаган, берәр кулдаш ияртеп кача торган булган Анын юлдашы ревоюционер булган булса, бу хакта бер-бер истәлек калыр иде. хәлбуки истәлекләр юк Димәк, ул үзенә ярдәмчеләрне шундагы криминаль мохиттан, уголовниклар арасыннан эзләгән. Билгеле булганча, тайга аша үткәндә ачтан үлмәс өчен, тәҗрибәле бандит үзе белән “тере консерва", яки. үхтәре әйткәнчә, “бозау" ияртә торган булган. Ул беркатлы, наданрак һәм күндәм кешене эзләгән, төрле хәйләләр белән аны котыртып, бергәләп качарга күндергән... Хәстәрләгән ризыклары беткәч, ул үзенен юлдашын үтергән Без бүген Иосиф Сталинның коточкыч кешелексез-леген. аяусызлыгын, кансызлыгын беләбез. Әлеге танышым фикереңчә. Сталин соңгы кешелек сыйфатларын менә шушы вакытларда ук җуйган булырга тиеш. Чөнки адәм итеннән авыз итүче инде беркайчан да кеше була алмый Соңыннан, күп еллар үтеп генсек булып алгач, исерек вакытында ул моны хатыны Аллилуевага ычкындырган булырга мөмкин. Аллилуеваның үз-үзен үтерүендә төп сәбәп, бәлкем, шушы булгандыр, диде танышым. Ә бәлки ире соңгы шаһитны үз кулы белән юк иткәндер...
Әлбәттә, болар коры фараз гына, ләкин психологик яктан ул күп нәрсәне аңлатып бирә.”
"Большевик җитәкчеләргә дә фиргаүинәр чире йоккан—Кызыл мәйданны Мисыр пирамидалары янындагы кебек мәетләр шәһәренә әйләндереп бетергәннәр. 7 ноябрь көнне хәрби парад алдыннан маршал Леонид Брежнев мавзолей трибунасыннан нотык тотты. Көн салкынча. жил иде Шул кыска гына нотыкны да ана берничә кәгазь битенә эре хәрефләр белән басып биргәннәр, күрәсен Икенче битне ачкан чагында генеекнын бармагын ялан төкрекләп алуын күрдем дә ихтыярсыздан көлеп җибәрдем. Аннары үз-үземнән оялдым."
“Бөтен ил күләмендә политинформация сабаклары бирелә торган бердәм “политкөн”, бөтен ил табынына килька белән хек куела торган бердәм “балык көне»—үсеп җиткән социализм казанышлары микәнни? Ә социализмның аръягында халыкны нинди көн көтә9”
"Иртән электричка белән Казанга килеп төшкән чагымда Сәйдәш маршы аһәңнәре астында “Татарстан” поезды Мәскәүдән кайтты Аннан төшүче пассажирларның һәркайсында дүртәр-бишәр сумка, бәләкәй арба "Авоська” дип атала торган ятьмәләрендә алтынсары әфлисуннар, куертылган сөт банкалары, колбаса... Сәфәрчеләрне каршы алырга тагы да күбрәк халык килгән. Мәхшәр. Мәскәүдә бу поездларны “казылык поездлары" дип атыйлар икән, чөнки ярлы провинция көне-төне азык-төлекне башкаладан ташырга мәжбүр. Кыскасы. Мәскәү коточкыч спрутка әйләнгән дә, бөтен илнең җелеген суырып ята. күрәсен."
“Мәшһүр стеналар: Олы Кытай стенасы. Берлин стенасы. Туры стена (Айдагы тау)."
"Өлкә комитеты секретаре үзенең бер чыгышында республикабызда кимчелекле балалар күп туа. алар өчен махсус интернатлар төзеп өлгерә алмыйбыз, дигән "
"Мин үземнең Илһам Шакировны ни өчен яратканымны анлап та. анлйтып та бетерә алмамдыр. Анын сүзләре һәм фигыльләре Рудолз.ф Нуриевныкы кебек бераз сагайта да. ләкин шушы бер җырчының самими нечкәлеге хакына татар эстрадасының барча кимчелекләрен гафу игәсең. Илһам белән Рудольф күктән иптән илаһи аһәңнәрне һәм канатлы хәрәкәтләрне, үзләреннән газәллек өстәп, тәнре хозурына кире кайтаралар сыман ."
(Блокнотындагы язмага караганда, сонгы көннәрдә Азат Достоев- скийнын “Идиот”ын, аннары Хаузернын "Караңгыдан килгән Гаспар" дигән китабын укыган. Икесе дә авыр китаплар Һәлакәтле китаплар Аларны бер очтан уку хәерлезә түгел. Чөнки, икесе дә тәҗрибәсез сабыйлыктан аяусыз чынбарлыкка кайтып төшкән, юк. кайта алмаган бәхетсез шәхесләр турында. Кыскасы. \заг үзенең күңел төпкелендә нинди көрәш барганлыгын яхшы анлаган. миңа сиздермәскә тырышкан гына Ә мин бит сизә идем, аны ярты сүзеннән анлый идем Фаҗига әкрен-әкрен генә өлгерә килгән икән...)
“Ураза бәйрәме көнне Казанга ук барып гает намазы укып кайтучы бер карт белән таныштым. Анын тормыш философиясе задәпән тыш тыныч Үлем дә хәят кебек бер нигъмәт итеп яратып ан",—диде ул"
II Буль («Квай елгасы аша күпер») Әгәр дә кешене вакытында чын эшкә җикмәсәң, ул пыскып янып әрәм була."
Самуэль Джонсон "Адәмнәрнең барча өметләре юккя зына Китапханә безне шуңа ышандыра."
“Торгынлык. Жил дә исми. Рәсәй үлем исереклеге белән йоклый. "Мерзөстт. занусзсния". усал Салтыков-Щедрин әитмешли Бу горзынлык идарә итүче фирканең ялгышларыннан гына килеп чызамы икән.' Сәбәп совет халкының, беренче нәүбәттә рус милләтенең картаюында түгелме’ Андый теорияләр дә бар. Әгәр, чыннан да. сәбәпнең забизазе иизездә биологик тамырлы булса. Ватаныбызның перспективасы юк Ә яңарыш тыныч юл белән килми."
1М.
“Мин бу дөньяга кирәк түгел. Универсум миннән башка да яши ала.”
(Мин боларны Азатның үз сүзләре дип кабул иттем.
—Юк, синсез галәмнен бер почмагы китек, Азат!—дип кычкырам мин бүген.
Әйе. Азат барыбер кирәк бу дөньяга. Азат безнен хәтеребездә яшәгендә шайтани шәхесләр хакимият башына менә алмаслар, бәлки. Сез безне пакьлисез, шәһит китүчеләр. Алла безне сезнен кебекләр аркасында гына ярлыкаса ярлыкар!)
Дәфтәренең соңгы битләреннән берсенә Азат: "Без әүвәлге тормышыбызда Илдар белән игезәк балалар булмаган идек микән?"—дип тә язып куйган.
“Игезәкләр дә бер-берсеннән аерылуны бик авыр кичерәләр, имеш. Сабый чакларында ук аерылып һичбер элемтәсез төрле гаиләләрдә тәрбияләнгән игезәкләр арасында аңлаешсыз психофизиологик багланыш гомер буена саклана, алар бер үк вакытларда, бер үк авырулар белән авырыйлар, охшаш профессия сайлыйлар, бер үк вакытта өйләнәләр, хәтта еш кына сайлаган җефетләренең исемнәре дә бер булып чыга икән. Кыскасы, атар Сиам игезәкләре кебек бер-берсенә бәйләнгән булалар.
Галәмнәр белән бергә адәмнәр дә бер-берсеннән ераклашамы? Шулай да булсын, ди, доктор Клейн. Ләкин игезәкләр бу канунга буйсынмый. Игезәкләрне ерак аралар да, ерак дәверләр дә аера алмый. Игезәкләр бер- берсеннән киселмиләр.”
Блокнотны актарган чагымда мин Ишембаевлар Азатны юкка гына күзәтмәгән, дип тә уйладым. Демократиядән авыз иткән кешенен реаль соииатизм шартларына күнегә һәм җайлаша алуына алар ышанмаганнар һәм беркайчан да ышанмаячаклар. Асылда алар хөр фикерле бер генә кешегә дә ышанмыйлар. Алар—Сталин шәкертләре. Алар—Иблис куштаннары. Дәүләт дигән ирексезләү коралы алар өчен иң югары хакыйкать һәм шул ук дәүләт дигән нәрсә аларга савым сыер булып хезмәт итә. Дәүләт аппараты булмаганда, алар чарасызлар, ягъни бернигә сәләтсез бичаралар.
Их, Азат, Азатым Балачак дустым, сәйдәшем.. Нинди авыр йөк, мон һәм сагыш йөкләп кигген син миңа, Азат Сәйдәшев. Бу йөкне ничек күтәрим дә кайда илтеп бушатыйм күңелемне? Мине аңлар игезәкләрем кайда?
втобазаның кадрлар бүлеге мөдире Бикбау ага, чыннан да, әйбәт кеше булып чыкты Артык сораулар яудырып маташмады, һәм без бик тиз уртак тел таптык. Азат Сәйдәшев каберенә чардуган һәм таш кую турында монда да уйлашканнар. Бу эшне бухгалтер ярдәмчесе булып эшләүче Галия ханымга тапшырганнар, чөнки Галия ханым де-юре булмаса да, де-факто һәм, һич югында биредәгеләр өчен, Азатның җефете булып исәпләнә икән Бикбау аганын тел төбеннән аңлашылганча, администрация Азатның квартирасын Галия ханымга алып бирү турында да эш йөртә башлаган. Дөрес, бу хакта Галия ханым үзе белми дә булыр.
Бикбау ага мине бухгалтер ханым белән таныштырырга дип урыныннан кузгалса да, мин аны туктаттым:
—Хәзергә кирәкми, —дидем, чөнки, турысын әйткәндә, мона мин. гомумән, әзер түгел идем. Мин Азат Сәйдәшевны башка беркем белән дә бүлешә алмый идем...
Бикбау ага миңа бик игътибар белән карап куйды да:
— Ихтыярыгыз...—диде —Алайса болай итик. Бер айдан сез туры мина шылтыратыгыз, сез әйткән вакытка һәм тиешле урынга йөк машинасы җибәрербез, бөтенесен бер көн эчендә хәл итәрбез... Үзегезнең координатларыгызны калдырсагыз да әйбәт булыр, каршы түгелсездер бит?
Мин каршы түгел идем. Телефонны да бирдем.
А
Автобаза идарәсеннән чыккач, ишегалдындагы Мактау так тасы "на игътибар иттем Аннан кемнеңдер беренче рәттәге фоторәсемен куптарып алганнар да урыны хәзергә бушап калган иде Акуловныкыдыр."—дип уйладым мин битараф кына
Капка төбендә җимерек автобус та күренмәле. Ихтимал. аны кабат ремонтлый торганнардыр
Азатнын каберен зират кылырга кердем Анда яна чәчәкләр күргәч, үземне ниндидер каршылыклы, көнчел host бик үк гадел бх тмаган хисләр биләп алды
Азат ышанып тапшырган кассеталарны эшкәртеп, негативларын алуга, аннары үземнен хан заманасыннан калган фотозурайткычым ярдәмендә Азатнын игътибарын жәлеп иткән һәр кадрны күздән үткәрел, язмхтары буенча фотосурәт алынган урынны һәм көнне билгеләүгә атнадан артык вакытым китте Мин бу эшне бик жентекләп башкардым чөнки фоторәсемнәр миндә туган кайбер сорау зарга жавап за бирделәр Азат Раифа тыюлыгындагы ярымтайгада. И дел һәм ?өя буйларын ы Ослан тавында булган, хәтта Кама тамагына да барып чыккан иде Һәркайда ул табигатьнең цзәл бер почмагын нәфислеген гапкан шундагы кыргыйрак аланны онытылган чишмәне, сөрелгән басу уртасында калган ялгыз наратны чын сәнгатькяр генә белгән алымнар кулланып су р«»г юүтә ирешкән Мина шунысы мәгълүм булды иң гүзәл кадрларны Азат бөтенләй икенче, галнерәк фотоаппарат белән һәм төсле итеп түгел, бәлки аклы-каралы тасмага г эшергән иде. Димәк, еш кына өстәмә бизәкләр һәм төс фотосәнгатькә комачау итә .. Сәнгать чук-чачакларга мохтаж түгел Сәнгать ‘әис һәм "юк"ны гына белә, катлы-катлы фикри гыЙмраннар ана килешми
Азат жанлы табигатьне төшерү билән мавыкмаган. Шулай да күзенә чалынган пошын һәм тиеннәр игътибардан читтә калмаганнар. ә бер рәсемендә агач төбендә саескан каурыйлары тузгып ята нле Ишеткәнем бар картаимыш көнендә әжәле җиткәч. саескан агач ботагына менеп кунаклый, ә ачкүзле кардәшләре анын егылып төшкәнен шу i гирәл.» түземсезләнеп көтеп утыралар икән Хәер, кем белә, бәлки каннибализм атарла үзенә бер төрле ритуалдыр. йоладыр?
Аклы-каралы рәсемнәрнең сонгы икесендә су ургасынла угырган почык пирамида Казанны яулап алучылар истәлегенә коры н зн һәйкәл һәм тау башында көнбатыш авыннан ычкынырга омтылган мәхбүс /Кә.тил фигурасы Аерым аерым килеш уртакулдан узмаган ижаг җимешләре. ә менә икесе янәшә килгәндә бу сурәтләр тагар кешесен ыңгырашырга мәҗбүр итә.
Мин фотолар арасында Галия ханым рәсеме лә очрар шп когкәнмен икән. Юк. Азат аны фотога төшермәгән Мин. ничектер о\ ханымны к\ з алдыма китерергә тырышып карадым, ләкин күнез көзгем буш ик
Ойдә Сәйдәшевләр сәгате суккан саен сискәнеп китә илем тора бара әллә күнектем, әллә үз-үземне жинеп. сәгать танышын га тормышчан аһәңнәр дә таба алдыммы -ул сукканда күңелемә җылы хатирәләр ташкын булып инә. өмет уята, жилкендерә башла гы
Минем Азат рәсемнәреннән фотоальбом төзен утыру ырым ia оер бер мәгънә бар идеме сон.’ Бу шзнен кирәге чыгармы0 <l\ui i.i«. ы'* Мин үземә мондый сорау биреп маташмадым Күнез гөбем гә мин нинди гер бер могҗизага ышана илем Ничә еллар үткәч Азатны табып кабат югалтканнан сон. мин әзрәк хорафатка да бирелеп үземнен күргән төннәремә дә игътибар итә башладым бугай
Башта ук уйлаганыбызча, бер айдан Атаг каберенә I.IIII кундык Автобазага аеруча күңелем булды транспорт белән лә. кешеләр 6с зон гә тәэмин итте
һәйкәлне урнаштырып, инде жилянгырган toe гәр киткән венок ларын әйбәт гәп сөяп куйгач, ярдәм итешүче.зәргә рәхмәт бх з зерен, өлкәнрәгенә акча суздым 5 з
- Без. абый кеше, акча өчен гип килмәдек килүен дисә гә. х.крдән булганга күрә, бишлекләрдән баш тартмалы
136.
Мин егетләргә тагын рәхмәтләр яудырып, рәхмәтемне автобаза администрациясенә дә тапшыруларын үтендем
Инде зират капкасы янында саубуллашкан вакытта егетләрдән берсе —Сез Сәйдәшевнен кеме буласыз, туганымы9—дип кызыксынды.
Мин:
—Азат Сәйдәшев—минем балачактагы күршем, классташым һәм дустым!—дип тутырып жавап бирдем.
—Алайса, сезнең үзегезгә рәхмәт! Мин. бирган булса. Сәйдәшевка дигән яңа автобусны йөртәчәкмен. Яшел Үзәнгә юлыгыз төшсә—рәхим итегез!
—Рәхмәт!—дидем мин бу игелекле жанга.—Рәхмәт Кем белә, бәлки утырырга да туры килер. һәрхәлдә мин бу зиратка килеп йөриячәкмен.
— Изге кеше иде, мәрхүм,—диде өлкәннәре, уйчанланып —Утны-суны кичкән һәм кешелеген саклап калган дип сөйлиләр. Шуна дуслары да онытмый торгандыр...
Азатнын хезмәттәшләре кафега сугылырга кыстап караганнар иде. мин. гафу үтенеп, баш тарттым. Минем Азат Сәйдәшев белән икәү генә ялгыз каласым килә иде.
* * *
ч ел узды.
Табигать кушканча, өч елга олыгайдым, әмма хәзер мин үземне элеккедән сәламәтрәк хис итәм сыман. Чөнки мин бүген Азат өчен дә. бу дөньяда Сәйдәшевләрнен вәкиле буларак та яшәргә тиеш идем.
Ашыкмыйча гына. Сәйдәшев турындагы истәлекләремне тәртипкә китереп, кәгазьгә төшергәли башладым Каләмем килеп төртелгән чакларда мин. иелеп, аяк астында уралып йөргән Музгарканы сыйпап алам да. маэмайның тугрылыклы күзләренә карап:
— Ничава. бәләкәч...—дим.—Без жинәлмәгән дошман тумаган!
Ул минем белән килешә.
Атна урта мәктәбе укытучысы Маликов белән хат алышабыз, күрешеп тә сөйләшәбез. Мин ана Атна авылына нисбәтле кайбер фактларны табыштым һәм тора-бара авылның тарихы, аның аеруча эз калдырган кешеләре белән тәмам кызыксынып киттем. Ике тапкыр Атнада булып, кешеләре белән очрашып, балачактан калган тәэсирләремне яңарткач, шуңа ышандым: бу авыл мине үгисетми, “улым” дип әйтеп, кочагына алырга әзер.. Шул рәвешле, мәрхүм Азат мина нигеземне, туфрагымны табарга булышты.
Тарих белән шөгыльләнә башлагач, мин университет обсерваториясенә каршы почмакта урнашкан "Букинист" кибетенә ешрак сугылгалый торган булдым. Анда мине күптән беләләр, ишектән керүемә үк ачык чырай белән каршы алалар иде. Кибет бинасы бик иске, кысан, тәбәнәк, яртылаш җиргә сеңгән, хәтта уртасына тимер багана куярга мәжбүр булганнар. Аның каравы биредә, башка кибетләр белән чагыштырганда, демократия күбрәк, "блат" азрак (барын-бар инде!) Кайчагында чын мәгънәсендәге уникаль басмаларны шушында очратасын һәм чиратсыз аласың.
Ялгышмасам, НЭП елларында бу тирәдә ниндидер бер яһүд карты "харчәүнә” кебегрәк нәрсә тоткан. Такташлар аны "Теремок” дип атап йөрткәннәр, еш кына шунда тамак ялгап чыкканнар, өстәвенә яһүд эшмәкәре татар сәнгатькярләрен, кесәләрендә жил уйнаган чакта, көтәчәккә ашаткан да бугай Иорт номерлары туры килмәсә дә (берсе—так, берсе—жөп). мин нигәдер Теремок" шушы бәләкәй кибет урынында булгандыр дип күз алдыма китерә идем. Менә бүген дә "Букинист" кибетенә килеп кергәч, үземнән яшьрәк Такташ очрар сыман тоелды. Әкәмәт, мин ана кем дип эндәшергә тиеш булыр идем? Һади дип кенәме? Юк, телем бармас иде. Такташ үзе дә, тишек ботинкасына карап: “Син, брамат, аптырама. Фәкыйрьлек сәнгать әһелен түшәмгә төкереп ятмаска өйрәтә, һич югында гөнаһлы жир улларына якынайта. Гомер-бакыйга шулай булган һәм шулай
Ө
була бирсен. Ярлылык—сәнгатьнең анасы, ә атасын шайтан да белми ."— дияр иде
Букинистлар белән сөйләшенеп, татар тарихына караган искерәк китапларны минем өчен калдырып торырга дигән килешүебез бар иде Нәкъ шушы елны кибетчеләргә халыктан гарәпчә язулы һәм дини китапларны да комиссиягә алырга рөхсәт иттеләр Итүен иттеләр, әмма бик тиз тыйдылар да Чөнки андый китап белән кызыксынучылар һич тә көтмәгәндә артык күп булып чыкты Халык чын дөреслеккә, иманга сусаган, тынчу һәм әхлаксыз торгынлыктан туйган иде Ләкин, кем әйтмешли, чүлмәктән бер иреккә чыккан гыйфритне кире куып кертеп кара ди син' Букинист Валентина Андреевна, төрле сылтаулар табып, татарча иске китапларны да өстәле астында тотып тора һәм квитанция тутырганда аларны “Төрле китаплар” дигән гомуми юлга, "уптым илаһи" гына кертә торган иде.
Китап кабул итә торган почмак сату залыннан шкаф белән генә аерылганга, андагы сөйләшүләр аермачык ишетелеп тора.
Шкафның пыяла ишеген ачканчы ук. утызынчы елларда Мәскәүдә нәшер ителгән “Әдәби энциклопедия"нен баштагы өч томына күзем төште Китап сөючеләргә хас дулкынлануым юкка гына булмаган икән Бу томнар кайчандыр Такташ сагын алган китаплар булып чыкты Икенче томынын титул битендә өске сул як почмакка латин хәрефләре белән кыеклап Такташ" дип язылган, ә көрән төстәге форзацында инде гарәп хоруфатында Такташның икенче хатыны Гөлчәһрә ханымның, шулай ук кызыл кара белән, хисләнеп язган язуы бар иде Анысы утыз икенче елнын 19 нчы гыйнварына карый. Гөлчәһрә ханым, зәнгәр күзле Һадиынын вафатына бер ел тулгач, улы Аванны тезенә утыртып язган татлы да. сагышлы ла сүзләр.. Бу мизгелдә Такташның беренче хатыны Хәмзина Гөлчәһрә һәм Такташ үлеп яраткан уллары Рафаэль кайда иделәр микән* Пырдымсыз Хәмзина Һадины никадәр рәнҗеткәнен аңлаган илеме икән әле’ Һади, икс Гөлчәһрә. ике угыл. Бер төенгә төйнәлгән биш язмыш Бу төен мәңгелек, аны Такташның үлеме дә чишә алмаган.
Энциклопедия томнарының кибет киштәсенә ничек кабат килеп эләгүе турында сөйләп тормамдыр, ләкин Валентина Андреевнадан сорашып, мин бу мәсьәләне ачыкладым, әлбәттә
Күп уйлап тормастан, аксыл металлдан сырлап эшләнгән борышы, матур касса аппараты янына акча түләргә килдем Куанычым йөзем.» чыккандыр, күрәсен, яшь кенә кассирша:
—Әйбәт китапка юлыктыгыз, ахры,—дип елмайды.
—Әйе. бик һәйбәт китаплар таптым . -дидем һәм ирекссздән авыр сулап куйдым
Шул чагыңда китап кабул итү бүлмәсеннән спортчы кыяфәтендәге берәү чыкты Әле генә Валентина Андреевна белән шыпыр1ын юмакайланып сөйләшкән кеше Мин хисләремне яшерә белмим, ку зкарашым аны өтеп алды булса кирәк, ул авызын ачып япты да, бер мизгелдә мәгьрүр төсен җуйды
Ишембаен иде ул.
Димәк. Пәрәве з җепләре монда да килеп җиткән
Ишембай китаплар актарып маташмады, бәладән башаяк дип ахры, кисәк кенә кул сәгатенә карап алган булды да. пыяла ишеккә борыл на
Букинист ханым бетон анын ни йомыш йомышлап йөрүе турында сүз куертмаска, төпченмәскә булдым Шаизан белсен, оәлки. чыннан за китапка гашыйктыр, библиофилдыр? Мәхәобәт берәүне лә аямын бит “Шикләнәсең икән төпченмә" дигән ш пәйгамбәр
Мина, танышлык бхенча. тагын бер кыйммәтле китап гагарнын .... асыл заты Шиһабетдин Мәржанинен тууына йөз ел гулу уңае белән 1»1> елда Казанда басы пан хатирәләр мәҗмүгасе калдырылган иле Монысы өчен мин аеруча сөендем, хәтта Ишембаевнын алтын тешен күргәч купкан ачуларым таралып китте. .
Шулай итеп, мин бүзен Такташның үзе белән, аннары Маржами
хәзрәтләре белән очраштым дияргә була. Бер-берсенә капма-каршы кебек булсалар да. калебләре затлы һәм саф матдәдән яратылганга, мин аларны күңелемдә дошманлаштырырга тырышмыйм.
Өйгә кайтышлый, трамвайга утырып. Ирек мәйданыннан үттем. Миннән арттагы утыргычта ике татар хатыны, әйләнә-тирә дөньянын колагы бар икәнен онытып, быдыр-быдыр сөйләшеп бардылар. Башка чарам булмагач, аларга ияреп, чирек сәгать эчендә бөтен шәһәрне айкап чыктым, ул вакытта бик дефицит исәпләнгән келәм һәм хрусталь бәяләрен белдем, аннары импортный кара ванна турында гәп куерттык. Фәләннәр тагы яна фатирга күчкәннәр, ә фәләннәрнең улы наркоман икән Теге “Победа" кинотеатрына каршы яшелчә кибетенең лиректрисасы асылынып үлгән икән. Өендә стенасына унар кат ковер элгән булган, ышансан—ышан, ышанмасан—юк Фәләнгә операция ясаганнар, уңышсыз чыккан, өмет юк дигәннәр ..
Колагыма таныш сыман фамилия чалынгач, күчеп утыру уеннан кире кайттым. Баичурин .. Әйе. Сәйдәшевләрне Сталин җәһәннәменә озатышкан бәндәнен фамилиясе сагайтты мине. Баичурин дигән берәү, картаймыш көнендә карчыгын өеннән куып чыгарып. Ирек мәйданы тирәсендәге "сталинка” йортында ике бүлмәле фатирында ялгыз гына калган Алланын фәрманы кыска—төнлә паралич сугып, ун көнләп урын өстендә берүзе яткан бу. күршеләре дә абайламаган Персональный пенсиясен китергәч кенә шау-шу кубарып, ишеген ватып керсәләр, жан тәслим кылган була инде бичара. Бичарасын бичара, ләкин карчыгына угыз җиденче елны үз кулы белән унтугыз кешене атып үтерүе турында ычкындырган булган, низаглары да шуннан чыккан, имеш...”—дип сөйләде әлеге хатыннарның берсе, аеруча хәбәрдары.
Өндә мине, гадәттәгечә, биниһая куанган Музгарка каршылады. Көн эссе булганга, бер камыр стакан морожныи алган идем Үзем өчен түгел, чөнки мин ангинадан интегәм Имештер. Искәндәр Зөлкарнәин уйлап тапкан бу ризыкны Музгарка ашыкмыйча, ләззәтен сузып кына, телен салкын куырып алганга ял итә-итә, ялап бетерде. Акылы бар, артыгын сорамый ул. Биргәненә канәгать.
Яна китапларымны актарып, ялгыш бөкләнеп калган битләрен тырнак белән ышкып тигезләп чыккач һәм китапларны сөеп-сыйпап туйгач, аларны киштәгә дәрәҗәле урынга, уз ишләре янына куйдым.
■ I устав Беккер” монлы тавышы белән өчне сукканда телефон шылтырады. Му паркам да. аларга кушылып, мине ашыктыргандай, түземсез өн биреп кунды.
Бүгенге көн тагын бер сюрприз әзерләгән икән.
Мина Яшел Үзәннән Бикбау ага шылтыратты.
Башта җанлап кына исәнләште, хәл-әхвәлләрне сорашты, ижат унышларым турында белешергә дә онытмады. Әдәби журналда “Күрешү” дигән хикәямне укыган икән, аны да телгә ялды Аннары гына
— Минем бит сезгә бер үтенечем бар. Илдар Хәлнлович.—диде — Шәхси үгенеч Хәер, шәхси генә дә түгел, күмәк үтенечебез...
—Тынлыйм. Мирсәет ага.
—Хәтерлисез микән, Сәйдәшев вафаг булгач, аның... җәмәгате Галия ханым турында сүз булган иде.
—Әйе.
— Бүгенгесе көндә Галия ханымның икс яшь ярымлык кызы бар Искиткеч матур, чая бала. Галия бер ел чамасы аны карап өендә утырды. Хәзер кызы бакчага йөри, әнисе байтактын эшкә чыкты инде. . Тыңлыйсызмы?
—Тынлыйм Бик игътибар белән тынлыйм. .
— Бала тирә-юнь белән кызыксына башлаган, инде хәреф танып маташа. Галия ханым кызын әтисе Азат Сәйдәшевнен зиратына алып баргалый икән. Алар анда ике букет чәчәк куеп кайталар.
—Әйе. ул чәчәкләрне күрәм мин... ’
Тамагым карлыкканга, сүздән туктап тордым. Ниһаять
—Баланын исеме Ганҗә түгелме9—дип сорый алдым
—Ганжә? Юк. Ганҗә түгел. Чәчкә
—Чәчкә? Әлбәттә, Чәчкә! Ганҗә боресе. ачылып. Чәчкә була. . Мин сезне тыңлыйм, Мирсәет ага, бүлдергәнем өчен гафу итегез, зинһар.
—Озын сүзнен кыскасы, мәсьәлә шунда: Чәчкә, әтием кем иде. туганнары һәм дуслары кайда, дип сораша башлаган Хәзерге бакча балалары бик тиз өлгерәләр бит Галия ханым, аптырагач. Казанда әтиеннен бик якын дусты яши дип әйтеп ташлаган, ә бала моны күнел төбенә салып куйган Аңлыйсызмы?
Кадрлар бүлеге мөдире, минем ни әйткәнемне көтеп тормыйча, сүзен дәвам итте:
—Безнең бухгалтерия хатыннары бу хакта олы бер “кинәшмә" оештырганнар. Ышанасызмы, берсе мондый хыялый тәкъдим керткән: “Әйдәгез, берәр оста артист белән сөйләшик тә, ул Азат Сәйдәшевнен дусты ролен менә дигән итеп башкарыр,—дигән —Киләчәктә барысы да ачылыр, әлбәттә, ләкин ул вакытка бала үсә төшә, андаса да фаҗига булмас",—дип, фикерен дәлилләп маташкан
— Юк!—дидем мин кинәт —Юк. ничек инде мин үз ролемне ниндидер Кыш бабайга ышанып тапшырыйм’ Шаяртып әйтүем түгел Азат Сәйдәшевнен дусты берәү генә. Сез бит моны бик яхшы беләсез. Мирсәет ага.
—Беләм Шуңа шылтыратам да.
Калганнары турында без тиз килештек Ул Гатия ханым белән сөйләшә дә, алар минем “визит” көне турында уйлашалар Бикбау ага мона алдагы якшәмбене билгеләргә кинәш итте Бу көнне без аның белән икәүләп Чәчкә Сәйдәшсваны күрергә барачакбыз Аннары инде, ни язган булса— шул.
һәрхәлдә “Густав Беккер’га да. Азатның блокнотына, эскизларына һәм фоторәсемнәренә дә табигый варис, чын хуҗа үсә дип куандым мин Кем белә, бәлки Чәчкә әтисе эзеннән барып, мина билгесез булып калган нәрсәләрне дә эзләп табар әле
Мин генә түгел, ни тыйнак Музгарка ла. үзенә яна дуслар буласын сизгәндәй, дөнья бетереп чабып йөрде
Әлбәттә, монда бернинди мистика юк—Музгарка минем күнелемлә- генсне сизә ул.