Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гомәр Галинең тууына 100 ел


герменче-утызынчы елларда күренекле әдип, тәнкыйтьче, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе саналган, татар совет язучыларынын. һич бәхәссез, абруйлы лидерларыннан берсе булган атаклы Гомәр Гали исеме бүгенге укучыларыбызга, яшь буынга таныш микән? Әйе. «ни сөйли» ул бүген—гасыр азагында һәм инде яңасына күчкәндә? Безнең замандашлар, ягъни илле-алтмыш яшьлекләр, татар совет әдәбиятын өйрәнгәндә, табигый, аның исеменә еш юлыкты. 1958 елда басылган калын сайланмасын да, ана яшьтән үк уңган-өлгер әдәбиятчы- тәнкыйтьче дә булган Гариф Ахуныбыз язган кереш мәкаләне дә кызыксынып укыдык без. Әйе, бу әдип тә, илленче еллар азагында арабызга иҗатлары белән кайткан Г Ибраһимов, К Тинчурин, Г Нигьмәти, X Туфаннар кебек үк, халыкның күңел күгендә кабат балкыган йолдызыбыз дип ышандык. Хәсән ага Туфанның: «Г Ибраһимов—әдәбиятыбызның мәгънәви президенты, рухи җитәкчесе булса. Г Гали—әдәбиятыбызның баш министры иде» дип әйткәне дә хәтердә, Хәсән ага, гомумән, бу олуг яшьтәше—колоритлы шәхес турында дулкынланмыйча сөйли алмый иде аңлавыбызча, ул—анын (һәм «бунтарь» Такташның да!) иҗади, эзләнүле шигырь яшьлегенең, хәтта йөрәгенең «комиссары. Фурмановы» булган икән (сонгы егерме елында бу миссияне аксакал өчен Мостай Кәрим үтәвен дә беләбез).
Әйе. тирән белемле, киң эрудицияле, шигырьне бик яраткан Г Гали дусларына файдалы күп киңәшләр бирүче, алар өчен борчылып, янып яшәүче эчкерсез дус булган. Такташ һәм Туфаннарның шигырь ярышлары, чәчәнлек- импровизация белән «әйтеш»ләренен дә шаһиты булган ул. язып барып, «бу— тарихка калырга тиеш» дип, җыеп та куйган. Әмма, кызганыч ки. алар сакланмаган Бу турыда Хәсән ага 1966 елның көзендә без. бер төркем әдипләр, пароход белән Әстерханга—әдәбият атналыгына барганда, кайта-кайта сөйләгән иле Соңыннан да аның иске Матбугат йортыбызның бүлмәләрен: «менә бу Гомәр Гали утырган кабинет...» дип. горурланып күрсәтеп йөргәне хәтердә.
Шунсы да кызыклы. X. Туфанның беренче Китабын да. үзе Урта Азия республикалары буйлап сәяхәттә йөргәндә, нәкъ менә дусты Г Гали (Галимхан Нигьмәти белән бергәләп!) җыеп, төзеп. 1929 елда «Яңалиф> нәшриягындадөньяга чыгара (мондый хәл утыз биш елдан соң да бер кабатланды Рэши г Әхмәтҗан солдат хезмәтендә чакта, 1965 елда, аның беренче китабын—«Хыялларым үзем белән» мәҗмугасын шулай өлкәнрәк каләмдәшләре әзерлән, бастырып чыгарган иде!) Хәсән ага бу хәлдән бихәбәр булып, Ташкентта, китапханәдә үз китабы белән очраклы рәвештә «күрешеп», бик гаҗәпләнә. Мондый кайгыртучанлык Фатих Кәримгә, сонрак Сибгат Хәким кебек яшьләргә карата да була Фатих Кәрим дә Г Галине бик нык хөрмәт итә, 1937 елда Г Гали кулга алынгач, «ул гаепсез иде. дип. аның өчен—елап тост күтәрә»—соңыннан үзенә карата кузгатылган гаепләү кәгазендә дә шулай язылган була... Сибгат ага да бу әдип турында тирән хөрмәт белән, гел сокланулы сүхләр әйтә иде. Бигрәк тә Г. Галинең зур шигърият өчен, талантлы шагыйрьләр өчен янып, кайгыртып яшәве кадерле иде ана «Беренче срогын тутырып кайткач, миннән ун еллык «Советәдәбия гы»н алып торып укыды Китергәндә бик күңелсезләнгән иде. «Сибгат, поэзия бик начарайган—төшкән бит Бу ни хәл?!» дип борчылып сөйләгәне күз алдында тора», диде Сибгат ага
Е
Башка өлкәннәребездә»! дә күп яхшы сүзләр ишеттек Әнә шулай күзаллана иде безнен буында Гомәр Гали—нәкъ менә анын тынгысыз рухын онытмаган, зур милли ялкынын дәвам иткән шагыйрьләр, исән замандашлары аша. һәм бу легенда-кыйсса безгә дә кадерле иде! Хәзер биографиясен, иҗат юлын да хәтердә янартып узыйк.
Гомәр Билал улы Галиев 1900 елның 16 июнендә хәзерге Буа районының Иске Тинчәле авылында туа. Крестьян гаиләсендә Мәктәп-мәдрәсәдә белем ала. Бик яшьтән, «бәхет эзләп», читкә чыгып китә. Донбасс шахталарында эшли Гражданнар сугышында катнаша 1919-1920 елларда Сембердә чыгучы татарча газеталарда языша башлый 1921 елда исә яшь әдип Казанга килә. ТКУга—Татар коммунистлар университетының әдәбият бүлегенә укырга керә. Шул чорда көндәлек матбугатта хикәя-очерклары басыла. 1925 елда исә ТКУ тәмамлаган яшь Г Галине, сәнгать белгече П М Дульский белән бергә. Парижга—сәнгать күргәзмәсенә җибәрәләр (булган бит заманнар') Күпме тәэсирләр' Ул чорда чит илгә чыга алу бәхете эләккән беренче татар әдибе була ул; кайткач, газета- журналларда кызыклы сәяхәтнамәсен бастыра, сонрак «Гажур» нәшрияты аны «Чит илләрдә» исемле аерым китап итеп чыгара (1926) Үзем ул Парижларны җитмешенче елларда гына күргәнгә, бу юлъязмаларны сокланып, көнләшеп укыганым истә—студент чак бит'
1925—1927 елларда Г Гали—«Безнен юл» журналы (соныннан «Атака», «Яналиф». «Совет әдәбияты» исемнәрендә чыкты, шул ук үзебезнең—«Казан утлары»! Чыннан да «Безнен юл-нын—безнең журналның беренче редакторда- рыбыздан берсе булган әдип белән ничек горурланмаска'”) баш мөхәррире Ә 1927 елдан, ун ел дәвамында. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият секторы мөдире булып эшли Менә кайда бирелә ана әдәбият көчләрен, талантларын туплар өчен иркен мәйдан! Әле бит ул горле уку йортларында, институтларда татар әдәбияты да укыта (медицина институтында кафедра мөдире дә була') Монда да күпме укучылар тәрбияли бу тынгысыз шәхес.
Ул—шулай ук. «татар пролетар язучылары», аннан Татарстан ягучылары берлеген оештыручылардан—башта комитет, аннары—идарә әгъзасы 1934 елдан - СССР Язучылар союзында тора 1937 елда хаксызга репрессиячәне. 1947 елда төрмә срогын тутырып кайтса да. 1949 елда яңадан кулга алына. Себергә сөргенгә озатыла—1954 елда ул шунда, фаҗигале рәвештә, вафат була
Китапларын ла искә төшерик «Бәхет» (1924). «Кубан буйларында» (1927). • Нәфисә җиңги» (1928) кебек хикәя, очерк җыентыклары К Нәҗми һәм Г Нигьмәтиләр белән берлектә чыгарган «Ун ел эчендә тагар матур әдәбияты» ки габы (1930) Мона өстәп, мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр бастыруын да әйтергә кирәктер Ә тәнкыйтьче буларак, мирасында Г Ибраһимов. һ Такташ. М Фәйзи. К Тикчурин. К Нәҗми. X. Туфан кебек зур язучыларның әдәби портретлары, күп мәкаләләр бар Большевистик рух. вульгар социологизм шаукымы да сизеләдер—бүгенге күзлектән караганда Хәер, әдип—үз чоры, катлаулы заман баласы булганны да онытмыйк Г Ахуновнын ла ана багышланган мәкаләсе «Нигез ташларын салганда» дип атала бит Шулай, нигезләрне алмаштырып. үзгәртеп янаны салу—үзе үк хәтәр эш. Чынлыклар, мәгънәви мирас ташлары буталып, убылып торганда, нәкъ шул ташлар шактый күп олуг затла- рыбызнын үз башларына да җитмәдемени’
Халкыбызның нинди шартларда да талантын раслап, рухи мәдәният көчен, акыл-фәһемен саклап, бүген лә әле иҗтиһат, эрудиция, уңганлык, булганлык үрнәге булып саналырга хаклы Гомәр Гали кебек асыл татларыбызны онытмыйча, кабат-кабат исемнәрен ял игәргә тиешбездер Чөнки һәммәбез дә әнә шундый зур шәхесләргә бурычлы!