Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Әнәс Кариның тууына 80 ел
агыйрь Әнәс Кари (Әнәс Кари улы Карцев) 1920 елда Татарстанның
Азнакай районы Уразай авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елла урта
мәктәпне тәмамлаганнан сон. 1939 елда Үзбәкстандагы Үргәнем
институтын тәмамлый һәм шунда ук ике ел укытучы булып эшли Аннары
Туган якларына кайтып 1942 елга кадәр урта мәктәптә укыта Шул елның көзендә ул
фронтка китә, каты яраланып армия хезмәтеннән азат ителә. Сугыштан кайткач га
укытучылык һөнәрен ташламый, берникадәр вакыт Үргәнеч укытучылар
институтында. Арча педагогия училищесында һәм Питрәч районының Янсуар урта
мәктәбендә укытучы булып эшли, шул ук вакытта ижат эше белән дә шөгыльләнә.
Ул нигездә балалар өчен ижат итә Аның «Балаларга бүләк»—1947.
«Гөлбакча»— 1948. «Күңелле ел»—1951. «Сыналган мәхәббәт»—1956 һ. б.
китаплары укучылар тарафыннан яратып кабул ителә
Ул 1954 елнын 4 апрелендә вафат булды.
Шамил Шаһгалинең тууына 80 ел
раматург Шамил Шаһгали (Шамил Шаһгали улы Минлегалиев) тумышы
белән Башкортстаннын Чакмагыш районы Калмабаш авылыннан Яшьләй
ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Чиләбе өлкәсендәге Аргаяш
урта мәктәбен һәм Эстәрлетамак шәһәрендә бер еллык радистлар курсын
тәмамлый
1941 елны Свердловск хәрби училищесына укырга керә. 1942 елдан ул—
хәрәкәттәге армиядә Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз. Икенче
һәм Өченче дәрәжә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә
Ватан сугышыннан кайткач. Ш Шаһгали Уфада Башкортстан халык ижаты
йорты директоры булып эшли. Соңрак ул К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт
педагогия институтының тел һәм әдәбият бүлегендә укын. Озак еллар Башкортстанда
һәм Татарстанның Чирмешән район үзәге урта мәктәбендә тел һәм әдәбият фәннәре
укыта. Алтмышынчы елларда ул Мәскәүдә Язучылар берлеге каршындагы Югары
әдәби курсларны һәм Мосфильм киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын
тәмамлый
1955 елны Ш Шаһгали үзенең «Бала бәхете—ана бәхете» исемле беренче
пьесасын яза. 1956 елны авыл тормышын сурәтләгән «Тан атканда- пьесасы дөнья
күрә. Бу пьеса белән ул Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия геатры сәхнәсенә
аяк баса 1962 елны нефтьчеләр тормышына багышланган «Без аерылышмабыз*
драмасы да шул ук театр сәхнәсендә куела. Драматургның «Яшьлек мәхәббәте».
•Дуслык һәм мәхәббәт». «Тайга йолдызы». «Курай моңы» исемле пьесалары
алтмышынчы—житмешенче елларда Татарстан һәм Башкортстаннын профессиональ
һәм халык театрлары репертуарына кертелә. «Тайга йолдызы». «Курай моны».
«Буран» драмалары рус теленә тәржемә ителеп, күп кенә театр сәхнәләрендә уйнала.
1955—1983 еллар арасында драматург өч дистәгә якын сәхнә әсәре ижат итә.
Шуларнын унтугызы татар, башкорт, рус. чуваш театрлары тарафыннан сәхнәгә
куела.
Ш
Д
Шамил Шаһгали 1987 елны вафат булды. Ул 1962 елдан Язучылар берлеге
әгъзасы иде.