Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР ӨЛЕШЕБЕЗ БАР...


ТАТАР ХЛЛКЫНЫН 1941—1945 ЕЛЛАРДА ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ҺӘМ МӘДӘНИ ТОРМЫШЫ
9 МАЙДА—халкыбызның Ватан сугышында җиңүенә 55 ел тула. Аны лаеклы каршылау өчен. РФ Президенты указы нигезендә, зур программа эшләнде Анда каралган чараларның күбесе республикабызда да үтәчәк Чөнки бу бөек жинүгә. башка халыклар белән беррәтгән. гагар халкы да үзеннән зур өлеш кертте Рейхстагка җиңү байрагын да татар егет Гази Заһитов кадады
Әмма 80 нче елларның урталарына кадәр бу турыда әйтергә дә. язарга да ярамады Рәсми идеология нигезендә чын дөреслекне әйтү, гомумән, тыелган яисә өлешчә генә мөмкин иде Бу бигрәк тә халыкларның чын тарихына карата шулай булды. Мәсәлән, галимнәрнең фәнни-тикшеренү эшләрендә Алтын Урда. Казан ханлыгы дәүләтләренең кайбер аспектларын, бигрәк тә татар халкының этник тарихын өйрәнү нык чикләнгән иде
Бу язмада татар халкының сугыш елларындагы ижтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын яңача яктырту бурычы куела Нәкъ менә шул елларда СССРдагы милләтара мөнәсәбәтләргә сталинчыл репрессияләр сәясәте аркасында зур зыян китерелә. Мәсәлән, калмыклар, чичәннәр. Кырым татарлары, ингушлар, балкарлар, греклар һәм башка кайбер халыклар туган-торган җирләреннән күпләп күчерүгә дучар ителә Татар халкына карата исә ачык рәвештә аны рухи яктан кол итү. милли тарихын һәм мәдәниятен юкка чыгару алып барыла. Халыкны идеологик эшкәртү сугыш алды елларында моңача күрелмәгән югарылыкта була, ә сугыш башлангач, ул тагын да көчәйтелә Радио, газета-журналлар. кинематография эшчәнлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары буларак, нык күзәтүдә тотыла Агитация-пропаганда эшен оештыру мәсьәләләре партия һәм совет органнары утырышларының көн тәртибеннән төшми Патриотизм, дошманны тиз арада җиңү. фашизмга каршы көрәштә халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге идеяләре белән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренен барлык әсәрләре сугарылган була
Сталин үзе хакимлек иткән елларда кешеләрнең рухы һәм акылы белән идарә итәргә өйрәнеп житә Аны томаланган халык исә юлбашчыны Алла дәрәҗәсенә күтәрә Совет кешеләре һөҗүмгә. үлемгә Сталин исеме белән бара. Нәкъ менә аның (аларның яраткан остазының) сугышның беренче еллардагы югалтуларга гаепле булуы турында уйлап карарга да жөръәт итми халык
Югары партия органнары карарларын халыкка җиткерүчеләр булып башлангыч партоешмалар тора Сугыш елларында Коммунистлар партиясе сафларына яңа әгъзалар кабул итү буенча эш тагын да көчәйтелә Аеруча милли кадрларга игътибар ителә Татар коммунистларының туган телдә, гади һәм аңлаешлы итеп халыкның төп массасына сталинчыл җитәкчелек карарларының «дөреслеген» аңлату-төшендерүенә бигрәк тә әһәмият бирелә
Тылдагы татар коммунистларының саны сугышның төрле елларында төрлечә була һәм ул фронттагы хәлләргә һәм мобилизацияләү планнарының үтәлеше торышына бәйле рәвештә үзгәрә Шундый мәгълүматлар билгеле сугыш елларында татарлар Татарстан партия оешмасында—33. Башкортстанда—18. Ульян өлкәсендә 4 процент тәшкил итә'
Жиңүнең 55 еллыгына
Партия оешмалары җәмгыятьнең сәяси системасында өстен урын ала; алар эшчәнлегенә бердәм җитәкчелек, кушканны катгый үтәү һәм тәртип таләп итү хас була. Партия аппараты гаять зур көч туплый һәм «партиянең теләсә кайсы карары һичшиксез үтәлергә тиеш» дип эш итә.
Хезмәт ияләре депутатлары Советларының роле (алар Конституция буенча, рәсми рәвештә дәүләт хакимияте органнары дип танылса да) нык киметелә. Сугыш чоры шартларында хакимият һәм җитәкчелек итү системасының демократиялеген сүздә генә булса да саклау да артык дип табыла. Советлар, нигездә, башкару вазифаларын үти. Шулай булсада, аларның милли составына шактый әһәмият бирелә. Сугыш елларында җитәкче урыннарга. Советлар рәисләре итеп төп (татар) халкы вәкилләрен күбрәк билгеләү турындагы демагогик чакырулар яңгырый. Сугыш чорында ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Г А. Динмөхәммәтов була. 1943 елда республикадагы 1682 авыл советының 898ен татарлар җитәкли’. Алай гына да түгел: 1944 елла. Татарстан тарихында беренче тапкыр иң югары вазифага— ВКП(б)ның Татарстан Өлкә комитеты беренче секретаре итеп татар кешесе 3. И. Моратов сайлана.
Әмма җитәкчелектә татар милләтеннән кешеләр шактый күп булса да. бу бер нәрсәне дә үзгәртми диярлек. Сугыш елларында советлар партия ярдәмчеләре итеп кенә карала; партия һәм совет хакимияте органнары карарлары арасында аерма булмый диярлек.
Совет җәмгыятенең сәяси системасы үсеше сугыш чорында партия һәм дәүләт структуралары кушылуда, гадәттән тыш. Конституциядә каралмаган орган—оборона комитетлары төзүдә күренә. 1941 елның 30 июнендә үк инде, барлык хакимиятне бергә туплау максатында. Сталин җитәкчелегендәге Дәүләт оборона комитеты, ә зур шәһәрләрдә, өлкәләр үзәкләрендә, өлкә буйсынуындагы шәһәрләрдә шундый ук җирле комитетлар төзелә.
1941 елнын октябрь аенда Казан оборона комитеты барлыкка килә; анын рәисе ВКП(б)нын Өлкә комитеты беренче секретаре А. Н. Алемасов була.
Сталин кулынын һәр ишарәсенә буйсынучы хакимият һәм җитәкчелек системасы төгәл һәм тоткарлыксыз эшли; ризасызлык белдерүчеләр эзәрлекләнә, агитатор һәм пропагандистларга һәртөрле ярдәм күрсәтелә.
Дошманны җиңүгә сәяси мобилизацияне тормышка ашыру өчен партия органнары мәдәни-агарту учреждениеләре һәм галимнәр, язучылар, сәнгать әһелләренең барлык иҗади мөмкинлекләреннән файдалана.
Татар галимнәренең эше оборона мәсьәләләрен эшкәртүгә юнәлтелә. Көнчыгышка эвакуацияләнгән СССР Фәннәр академиясе фәнни кадрлары— академиклар, әгьза-мөхбирләр, техник хезмәткәрләр—белән бергә алар сәнагать предприятиеләре коллективларына яңа технологияләр булдыруда, ә колхоз һәм совхозларга авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлекне арттыруда ярдәм күрсәтәләр.
Күренекле химик, профессор Г. X. Камай болай дип искә алган: «Фашистлар Германиясенең кинәт һәм көтмәгәндә һөжүм итүеннән соң мине Мәскәүгә чакырып алдылар Иптәш Кафтанов мина оборона химиясе өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшен җәелдерүне тапшырды1». Гыйлем Камайның фәнни эше нәтиҗәләре кетгут заводында технологик процессны тизләтү мөмкинлеген бирә, җитештерелә торган хирургик тегү материалларының ассортименты һәм күләме арта, бу исә хәрби медицина өчен гаять әһәмиятле була.
Илдә тотрыклы хәрби икътисад барлыкка китерү өчен, Татарстанда нефть табу стратегик әһәмияткә ия була. Төбәккә нефть сәнагате тууга татар галимнәре, инженерлары, эшчеләре Б. М. Юсупов, Р Г Зиннәтуллин, Ф X. Байбуров, Г. X. Хәмидуллин һәм башка бик күпләр зур өлеш кертә.
Авыл хуҗалыгы культураларының югары уңыш бирүче яңа сортларын чыгару буенча әһәмиятле эшләр Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында башкарыла. Сугыш елларында X. X. Байчурова «Казанская» уҗым арышын, Ш. В Вәлиев «Казанский 6/4» сортлы арпа, 3. X Шәрәф «Казанская 64/95» сортлы люцерна. А. А. Абдулбаниев «Татарстан» мәген барлыкка китерәләр; бу исә илне азык-төлек белән тәэмин итү өчен кирәк була.
Партия һәм советлар җитәкчеләрен аеруча гуманитар фәннәр белән шөгыльләнүче галимнәр эшчәнлеге кызыксындыра һәм бер үк вакытта борчый да.
Нәкъ менә шушы өлкәдә халыкнын анын идеологик эшкәртү өчен киң мөмкинлекләр ачыла Татар тарихчылары һәм филологлары телдән һәм басма чыгышларында совет кешеләренең рухын күтәрергә, аларда җиңүгә ышаныч тудырырга, рус һәм башка халыкларның данлы тарихи гралицияләрен күрсәтергә тиеш була, әмма хакимияттәге «аппаратчылар» һәм галимнәр ул традицияләрне төрлечә аңлый. Нәкъ менә шул сәбәпле сугыш елларында тагар тарихчыларын «милли характердагы хаталар»да гаеплиләр Гуманитар юнәлештә эшләүче бер генә галим дә югары инстанцияләр карашына туры килми торган фикер әйтә алмый.
Әлеге чорда яшьләрне кирәкле юнәлештә идеологик тәрбияләүгә аеруча игътибар ителә Бу вазифаны мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары башкарырга тиеш була; аларнын күбесе бер үк вакытта халык арасында агитация эше дә алып бара
Катлаулы шартларга карамастан, сугыш чорында татар мәктәпләре саны арта 1940/41 уку елында Татарстандагы 3510 мәктәпнең 1641е татар мәктәбе булса. 1944/ 45 уку елында мәктәпләрнең гомуми саны 3718гә. ә татар мәктәпләре 1791 гә җитә4 Әмма мәктәпләрдә төп игътибар туган телне яки татар халкы тарихын өйрәнүгә түгел, ә совет патриотизмы (күпчелек очракта рус тарихы мисалларында) тәрбияләүгә юнәлтелә. Укучылар рус азучыларының каһарманлык турындагы әсәрләрен, рус халкының хәрби үгкәнен өйрәнә Милли каһарманнар образлары укытучылар игътибарыннан читтә калып килә. Дәрестән тыш вакытта төрле хәрби-оборона һәм физкультура түгәрәкләре эше кин жәелдерелә.
Балаларның укуын ташларга мәҗбүр булуы укытучыларның идеологик эшен кыенлаштыра. Төрле сәбәпләр: авылда һәм промышленностьтагы эшләрдә катнашу, өс һәм аяк киемнәре булмау, авырулар аркасында балалар мәктәпкә йөри алмый
Педагогик кадрлар белән тәэмин итүдә дә киеренкелек туа 1941/42 уку елында республикадагы 8444 Ү-Х класслар укытучыларынын тик 1517се-югары. ә 352се тәмамланмаган урта белемгә ия була' 1943/44 уку елында мәктәпләрне тәэмин итү өчен 2536 укытучы җитешми Шунысы аерым искәртелә аларнын 889ы татар яки татар телен белүчеләр, башлангыч классларда укучыларга гына булса да материалны туган телдә аңлатырга сәләтле булырга тиеш6
Югары мәктәптә студентларга марксизм-ленинизм рухында дөрес юнатеш бирүгә нык игътибар ителә. Сугыш башланганнан сон. барлык югары уку йортларында «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы» дигән мәҗбүри курс укытыла, сәяси икътисад (политэкономия) фәне кертелә Мәҗбүри фәннәргә килгәндә, укыту планнарына оборона характерындагы яна фәннәр кертелә башлый, мәсәлән, университетның химия факультетында—шартлаучы һәм агулы матдәләр, география факультетында—хәрби топография; медицина институтында—хәрби хирургия һ б.
Сугыш елларында Татарстанда 13 югары уку йорты була, аларда 9355 кеше укый. шуларның914ен (10%) татарлар тәшкил итә’ Татарлар ни аз укый торган югары уку Йортлары түбәндәгеләр була авыл хуҗалыгы институтында—11. ветеринария институтында—29. юридик институтта 37 татар кешесе белем ала'
Югары уку портларына укырга кергән татар яшьләренен саны аз булу ВКП(б)нын Татарстан Өлкә Комитетында борчылу тудыра Республикада югары белем бирү мәсьәләләре тикшерелгән бюро утырышларының берсендә татарларнын студентлар арасында аз процент тәшкил итүенен сәбәбе «вуз директорларының татар яшьләрен укырга җәлеп итүгә җавапсыз каравы, бу эшне үз агымына куюы*» дип билгеләнә Партия Өлкә Комитеты татарлар арасында профориентация эшен (һөнәри юнәлеш бирүне) көчәйтүне таләп игә
Мондый карарлар, милли кадрларны үстерүдән бизрәк. партиянең урындагы органнары абруен күтәрү максатында кабул ителгәндер Шу лай булса да. сугыш елларында, совет чорында беренче тапкыр буларак, 1944 елда КДУнын тарих- филология факультеты составында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла
Сугыш татар халкының мәдәни тормышына авыр йөк булып ята Бронь системасы иң сәләтле иҗат көчләрен саклап калырга мөмкинлек биргән булыр иде. әмма сталинчыл җитәкчелекнең үз планнары була Татар зыялыларынын нәкъ шундыйлары сугыш кырларына җибәрелә Сугышның беренче елында гына ла Татарстан Язучылар берлегенең (53 кеше) яртысы (25 кеше) сугышка озатыла
М.Җәлил, Ф Кәрим, Н. Баян, Г. Кугуй, А. Алиш, М Мостафин һәм башка күп шәхесләр сугыш корбаннары була10.
Татар язучыларынын зур төркеме (15кә якын кеше) 1942-1943 елларда фронт газеталары редакцияләрендә даими үлем куркынычы астында эшли. Төньяк- Көнчыгыш фронтта «Ватан өчен» газетасында X Госман, Ш Мөдәррис; Калинин фронтының «Алга, дошман өстенә* газетасында Ш. Маннур, А. Шамов, Беренче Украина фронтының «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясендә Ә. Ерикәй, Р Ишморат, М Садри" әдәби хезмәткәрләр булып эшли.
Тылда калган язучыларга (К. Нәжми, Т Гыйззәт, Ф Хөсни һ. б.) массалар белән элемтәләрне киңәйтергә, районнарга чыгарга, әдәби-художество кичәләре, укучылар конференцияләре үткәрергә, матбугатта һәм радиодан пропагандистик чыгышлар ясарга кушыла. Моннан тыш әдәби әсәрләр дә ижат итәргә кирәк була, аларнын пропагандистик характерда булуы хуплана.
Татар прозасында сугыш елларында кече формалар: очерк, хикәяләр өстенлек ала. Бигрәк тә К. Нәжминең «Артиллерист Сөләйман», Г. Бәшировның «Сержант Хәйруллин», И. Газиның «Кышкы төндә», Ш Камалның «Марат» хикәяләре; Ф Кәримнең «Разведчик язмалары», Г. Кутуйның «Рөстәм мажаралары», X. Госманның «Ялкынлы йөрәк» повестьлары киң таныла.
Республика шагыйрьләре сугыш елларында 25кә якын поэма һәм йөзләгән шигырьләр ижат итә; алар арасында бигрәк тә Ф Кәримнең «Идел егете». «Партизан хатыны», Ш. Мөдәрриснең «Тупчы Ваһап», К. Нәжминең «Хәят апа» әсәрләрен укучылар үз итә.
Драматургия өлкәсендә татар язучылары күп кенә яңа пьесалар тудыра. Аларнын ин популяры—М. Әмирнең сугыш елларында колхозчылар хезмәте турындагы «Миңнекамал» пьесасы була.
Язучылар бу чорда беренче чиратта совет кешеләренең фронтлардагы батырлыгын һәм тылда үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүләрен чагылдырган әсәрләр яза. Сугыш чорының башка сюжетларына сталинчыл пропаганда тарафыннан сорау, ихтыяж булмый; төп юнәлештән тайпылу язучыларның үзләре өчен дә хәвефле иде. Шуңа күрә сугышның трагик яклары, кешеләрнең газап һәм михнәтләре, хәрби тоткынлыктагы кешеләр язмышлары тасвирланмый кала.
Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил хаклы рәвештә сугыш чоры татар әдәбияты символы булып санала; ул үзен һәм татар халкын фашистлар тоткынлыгында ижат иткән «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы белән дөньяга танытты 1953 елга кадәр М. Җәлил һәм анын көрәштәшләре «кара исемлектә» иде. Озак еллар буена жентекле тикшерүләрдән сон гына аларнын исемнәре акланды. СССР Югары Советы Президиумының 1956 ел, 2 февраль Указы белән М. Җәлилгә (үзе үлгәннән сон) «Советлар Союзы герое» исеме, ә бер ел үткәч. 1957 елда, Ленин премиясе бирелде.
Сәнгать тә бу чорда идеологик пропаганда чарасына әверелә. Рәссамнарның роле күргәзмә агитацияне киң жәелдерүдә гаять зур була. Аларга сәяси плакатлар эшләү һәм кин халык массаларына идея йогынтысы ясаунын нәтижәле чарасы буларак «Сатира тәрәзәләре»н («Окна сатиры») чыгару тапшырыла. Татар рәссамнары бу эштә актив катнаша. Күп кенә учреждение һәм агитпунктларда Б Альменовнын «Фашизмның канлы сатраплары», «Фронтка—икмәк» һ. б. плакатлары эленеп тора. Рәссам Р. Сәйфуллин күбрәк сатира жанрында эшли, фашизм башлыклары Гитлер, Геринг, Геббельстан ачы көлүче плакатлар ижат итә. Моннан тыш, «Татхудожник» берләшмәсе әгъзалары хәрби объектларны маскировкалауга, мобилизация пунктларын, госпитальләрне, сынлы сәнгать күргәзмәләрен жиһазлауга да жәлеп ителә.
Татар рәссамнарының осталыгы яна әсәрләр ижат итү аша да үсә. Шул чор һәм югары оешмалар таләп иткәнчә, алар башлыча хәрби темаларга ижат итә Д. Булат «Советлар Союзы герое Батыршин подразделениесы штык атакасында», Г. Рахманкулова «Фронтовиклар анасы Саражиева портреты» дигән картиналар яза. Скульптура жанрында күренекле татар сәнгатькәре С. Ахун эшли; ул «Ләгънәт!» һәм «Җиңү» дигән скульптура композицияләре тудыра. Бакый Урманче ул елларда Алма- Ата шәһәрендә яши, «Җиңеп кайтыгыз», «Госпитальдә», «Снайпер Афанасьев портеты» дигән картиналар яза.
Татар рәссамнарының үз йөзләрен югалтмаска һәм сугыш алды елларында
барлыкка килгән традицияләрне саклап калырга омтылуына карамастан, сугыш чорында татар сынлы сәнгате шактый зыян күрә Үз эшенен осталары булып житешкән. шулай ук яна ижат планнары белән рухланган яшь рәссамнар сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый Фронтларда Н Вәлиуллин. Г Мусин. Р Әбжәлиев. .1 Зыятдинов. Ф Сәетов һәм башка күп рәссамнар үлеп кала Исән калу бәхетенә ирешкән рәссамнар X. Якупов. М. Госманов. Л Фәгтахов ижатында сутыш темасы күп елларга төп тема булып әверелә, байтак вакыт үткәч кенә алар башка сюжетларга да мөрәжәгать итә башлыйлар Сәнгатьнен барлык төрләреннән татар сынлы сәнгате генә озак вакыт аякка басып, үсеп китә алмый, бу күп яктан кадрлар мәсьәләсе белән бәйле була.
Татар музыка сәнгате сугыш елларында шулай ук ижтимагый заказ үтәргә, кешеләрне сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына рухландырырга тиеш була Тагар композиторларының бер өлеше башта ук мобилизацияләнә X. Абделмәнов. X. Вәлиуллин. М Латыйпов. И Шәмсетлинов. Ф Яруллин сугышларда катнашалар Тылда калган композиторлар да оборона тематикасына ижат итә
Сәнгатьнен барлык башка төрләрендәге кебек үк. композиторлар кече форма һәм жыр. маршларга күбрәк игътибар итәләр М Мозаффаров музыкасына -Ватан өчен!», «Сугышка, иптәшләр». Ж. Фәйзинең «Канга кан'» жырлары еш башкарыла Сугыш елларында С Сәйләшевнын симфоник оркестр өчен язылган «Ватан» һәм тынлы оркестр өчен Суворов маршлары, шулай ук Ж Фәйзинең поход маршы. М Мозаффаровнын симфоник оркестр өчен маршы популяр була
Шунын белән беррәттән. бу чор татар композиторлары нжатына жанрлар герлелеге, зре музыкаль формаларга мөрәжәгать итү дә хас Сутыш елларында Н Жиһановнын «Илдар». «Түләк». М Мозаффаровнын -Зөлхәбирә» опералары. Н Жиһановнын «Фатыйх». «Зөһрә» балетлары ягыла
Шушы чор татар музыкасы яна жанр му зыкаль комедия барлыкка килү белән лә үзенчәлекле Композитор Ж Фәйзи 1942 елда Т Гыйззәт либреттосына «Башмагым» һәм 1944 елла Ә Фәйзи либреттосына «Акчарлаклар» музыкаль комедияләрен иҗат итә Боларнын беренчесе опера театры репертуарында әле хәзер дә саклана
Әмма сутыш елларындагы уңышлар кайтарып булмаслык югалтулар белән чиратлаша Тагар музыкасы һәм мәдәнияте өчен шундый югалтуларның берсе фронтта яшь һәм талантлы композитор, беренче татар балеты «Шүрәле»нен авторы Фәрит Яруллиннын үлүе була Корбаннарга комсы з сугыш халыкның ин яхшы улларын юк итә Ф Яруллин 1943 елнын көзендә сугышчан задание үтәгәндә һәлак була. Беренче милли балет, бу жанрдагы ин яхшы әсәр буларак, тагар музыкасы тарихына кереп кала
Халыкны илеологик яктан эшкәртү өчен ин яхшы мөмкинлекләрне барлык заманнарда, әлбәттә, мәдәни-агарту һәм тамаша учреждениеләре бирә Сугыш елларында да музейлар, китапханәләр, мәдәният йорт тары шундый эчтәлекле күргәзмәләр, тематик кичәләр үткәрә, радиодан тапшырулар оештырыла, кинофильмнар күрсәтелә. Геатр коллективлары зур көч куеп эшли Татар театры спектакльләрендә тамашачылар, персонажлар кичерешләрен үз итеп, үзләренең тормыш авырлыкларын һәм борчуларын онытырга телиләр Мондый шартларда партия органнары театрлар репертуарларын тикшереп хтарга тиешле юнәлеш биреп тора.
Татар театрының репертуары сугышның беренче елларында партия аппаратчылары күрергә теләгәннән шактый ерак тора Бөек Ватан сугышы турында язылган актуаль пьесалар әле булмый чөнки тормыштагы хәлләрне ижат әһелләренең аңлап житүе өчен вакыт кирәк Театр сугышка кадәрге, патриотик һәм оборона темасына язылган спектакльләрне кире кайтара башлый 1943 елнын гыйнвар аенда гына Татар академия театрында Ваган сугышы темасына Н Исәнбәт ижат иткән, совет кешеләренең сугыш фронтларындагы батырлыкларын гәүдәләндергән -Мәрьям» спектакле сәхнәгә куела (режиссеры 111 Шамильский) Бер ел үткәч. 1944 елнын апрелендә, татар театры М Әмирнен -Миннскамат пьесасын куя (режиссеры X. Уразиков)
Опера һәм бхлет театрында патриотик тема өстенлек итә Сәхнәдә сутыш темасын чагылдыруга беренче омтылыш 1942 елнын 7 ноябрендә тагар композиторы
Н Җиһановнын «Илдар» операсын (М. Җәлил либреттосы) кую була. Опера сюжетының төп мотивы—фронттагы дуслык темасы. Моннан тыш, сугыш чорында Н. Җиһановның М. Җәлил либреттосына язылган легендар-патриотик «Алтынчәч» һәм Н. Исәнбәт либреттосына ижат ителгән «Түләк» опералары куела, алар халыкның чит ил яулап алучыларына каршы көрәшен чагылдыралар.
1945 елның 12 мартында Ф. Яруллин тарафыннан Ә Фәйзи либреттосына сугыш алды елларында үк язылган беренче татар балеты «Шүрәле»нең куелуы әлеге театр тарихында иң күренекле вакыйгаларның берсе буларак урын ала.
Башка республика һәм төбәкләрдә дә татар театрлары актив эшли. Мәсәлән, Ырынбур өлкәсендә сугыш еллары дәвамында өлкә татар колхоз-совхоз театры халыкка хезмәт күрсәтә. 1943 елда ВКП(б) Өлкә комитетының сәнгать бүлеге башлыгы болай дип билгели: «Өлкәдәге бердәнбер милли татар театры өлкәнең татар халкына хезмәт күрсәтте. Театрның иҗади һәм татар халкы арасында үткәрә торган массакүләм сәяси эше аның казанышы булып исәпләнергә тиеш1-’».
Тамаша-күңел ачу учреждениеләренең сугыш елларындагы иң әһәмиятле эш формасы—аларның концерт эшчәнлеге. Концертлар мобилизация пунктларында, госпитальләрдә, колхозларда оештырыла. 1941 елдан башлап, сәнгать әһелләре фронт бригадалары составында алгы сызыкка чыга. Татар артистларыннан X. Әбжәлилов, Г. Болгарская, М. Булатова, Ф Ильекая, Камал III, Г. Кайбицкая. М. Рахманкулова. Ф Туишев һәм башка бик күпләр тамашачылар мәхәббәтен казана. Туган як моңнары, татарчажырлар сугышчыларның күңелләренә шатлык һәм сагыш сала, еракта калган туган йорт турында уйлар кузгатып җылыта, исән-сау кире әйләнеп кайтуга өмет уята.
Сугыш елларында татар театрлары өчен яңа милли кадрлар әзерләү эше дәвам иттерелә. 1944 елда Казан театр техникумы үзенең эшен яңадан башлап җибәрә; А. В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгате институты каршында—татар студиясе, П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршында—татар театры өчен вокалчылар, татар опера һәм балет театры каршында—хореография студияләре ачыла.
Әйтеп үтелгәнчә, бу чорда барлык мәдәни учреждениеләр идеология бурычларын үги. Халыкның аңын массакүләм эшкәртү максатына тиз генә ирешелми. Сугышның башында дошман белән аяусыз бәрелешләрдән югалып калган сталинчыл җитәкчелек баштарак бераз идеологик ташламаларга да бара. Хакимияткә совет кешеләренең ил өчен авыр чорда дини традицияләргә таба борылулары, һәр халыкның хәзинәсендә саклана торган милли каһарманнар образларын торгызулары белән килешергә туры килә.
20 нче еллардан сон беренче мәртәбә дини сәясәттә җылылык тойган татар халкы, рухланып, аны тормышка ашыра башлый Республика милли архивында саклана торган документларда татар авыллары кешеләренең җитәкче органнардан мәчет биналары ачуны рөхсәт итүләрен соравы күренә. Эш шунда: атеистик кампания киң колач алган чорда, дини учреждениеләр ябылып, аларның биналары мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен бирелгән була. Шундый сорау белән ТАССР Югары Советы Президиумы Г. А. Динмөхәммәтовка Аксубай районы Иске Ибрай авылы. Яна Чишмә районы Кулмаксы авылы, Әлки районы Чаллы авылы картлары мөрәҗәгать итә'3. Халыкка мәчеткә йөрергә, гыйбадәт кылырга, дини ихтыяҗларын үтәргә рөхсәт бирелә.
Татар зыялылары, үз әсәрләренең сюжеты сыйфатында, үз халкының үткәне турындагы материаллардан файдалана башлый. Тарихчы һәм әдәбиятчылар күптән онытылган тарихи катламнарга рухланып мөрәҗәгать итәләр, шул исәптән Алтын Урда дәүләте тарихында һәм Идегәй образында патриотизм темасының көчле яңгырашын табарга омтылалар.
Әмма ирекле уйлау һәм сөйләү мөмкинлеге озакка бирелмәгән икән. Сугышның барышы Советлар Союзы файдасына үзгәрүгә үк, хакимият элеккечә үк ирекне кыса башлый.
Сталинчыл цензура кысаларына сыймаган «ирекле ижат»ка омтылу татар мәдәниятенә икенче яктан зыян китерә, чөнки ул ВКП(б) ның 1944 елгы «Татарстан партия оешмасында массакүләм-сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары» дигән, яманаты чыккан карарга сәбәпче була. Анда җирле партия
органнары милли факторга артык игътибар юнәлтүдә гаепләнә. Карарда күрсәтелгәнчә. «Татарстан Өлкә Комитеты тарих өлкәсендә идеологик эшне Татарстан Тел. әдәбият һәм тарих институтына тапшыру белән чикләнә, язучылар һәм сәнгать әһелләре эшчәнлеге белән житәкчелеге канәгатьләндерми, зыялылар арасында идея-сәяси тәрбияләүне оештырмый» һ. б
Карарда «Татарстан тарихын фәнни эшкәртүне оештырырга, кайбер тарихчы һәм әдәбиятчыларның Татарстан тарихын яктыртуда милли характердагы житди кимчелек һәм ялгышларын (Алтын Урданы артык мактау. Идегәй турындагы ханлык- феодаль эпосны популярлаштыру) төзәтергә; рус, татар һәм СССРнын башка халыкларының чит ил басып алучыларына каршы бердәм көрәшен тикшерү һәм яктыртуга аеруча игътибар итәргә тәкъдим ителә
Әлеге документ татар халкына карата булган милли сәясәтне күп елларга билгели Шушы вакыттан башлап халык тарихы югары хакимият раслаган идеологик схема буенча өйрәнелә, вакыйгаларны дөрес яктырту мөмкин булмый. Тарихчылар һәм язучыларның һәр адымы «зурайту пыяласы» аша тикшерелә Татар халкы тарихы һәм мәдәниятенең тулы катламнары тыелуга дучар була Югары уку йортлары, урта мәктәпләр программаларыннан Алтын Урда һәм «Идегәй» дастаны турындагы материаллар ашыгыч рәвештә алына. Татар зыялыларының рәсми идеологиядән аз гына читкә тайпылулары да милләтчелек дип бәяләнә һәм жәзага тартыла