Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЛГЫЗАК


МОНСУ РОМАН
Ill кисәк
Дөньяга яз килде...
Тирә-як наз белән тулды: март жиле жиргә ятып кар ашый, кояш күзләрендә унҗиде яшьлек саф кызлар карашы.
Абзарга чыгарылган сарык бәрәннәре үзләрен кая куярга белми, утлы табадагы борчаклар кебек сикеренделәр. Сыерлар күзләрен йомып рәхәтләнеп күшиләр, печәнлектә тавыклар кытаклый, аларга. үз авазларын күкрәктән чыгарып, әтәчләр гайрәт бирә. Чормаларда мәчеләр чинаша, бакча артында этләр өере «бер гүзәл» артыннан чабышып йөриләр.
Менә, һавага шыксыз тавышларын салып, кара каргалар кайтты. Үзләре: «Кар да кар!»—диләр. Күрәсең, әле монда кара җир күренми, аның өстендә ак кар ята диюләредер инде. Кара караны яратыр, ди... Озакламый авыл өсте сыерчыклар сайравына күмелде. Болай булса, кыр җырчылары—тургайлары да күренер.
Иртән яктырып чыккан кояш кешеләрне тышка тартты. Инде Нәүрүз көненнән сон ул тагы да җәелебрәк көлә башлап, кар яткан өй түбәләрен елата башлады. Урам гөрләвекләре үскәннән үсә барып, беркөнне, арык малай-шалайдан гаярь ир-егеткә әйләнгән инсани зат кебек, көчле-куәтле ташкынга әверелделәр. Күч суларын үз өстенә җыйган Шөн елгасы бер кичтә, ифрат ачуы килепме, түбәннән бәргән авыртуны аваз белән тонык- усал пошкырды да өстендәге калын тунын салып ташлады. Ертылган тун меннәрчә кисәкләргә теткәләнеп инеш өстеннән Нократ елгасына ашыкты...
Көннәр үтәдән-үтә җылыта башлагач, инештәге ташкын, котырган ерткычка әйләнеп, ыспай гына яткан тегермән буасын боз-тешләренә кабып, бер танда үзе белән өстерәп алып китте. Ярый әле тегермәннең үзенә теше үтмәде.
—Ин мөфиме,—диде тегермәнче Йөзмөхәммәт.—Тегермән үзе китмәде, жегетләр. Ну. тегермәнне дә ияртеп китсә, ай-һай! Ин мөфиме— тегермән китмәде... Йн мөфиме шул...
Ахыры. Башы 4 санда.
Д
Йөзмөхәммәт «мөһим» сүзен бик ярата иде. Колхоз җыелышында булсын, башка сөйләк тоткан урыннарда, ул «мөһим» сүзен, ин мөһиме санап, аны еш куллана иде Шунысы бар: ул аны үзенчә әйтә. Нәкъ менә Иөзмөхәммәтчә генә.
— Мөфим!—ди. Шунын белән сүзнен жегәре бермә-бер арта һәм тынлап торган, тырпайган колакларны икеләтә сагайта иде
Язгы каникулга җибәрелгән малайлар беркөнне, мәчеттән клубка әверелдерелгән ике катлы бина янына килеп, сөрән салдылар.
—Дәр-дәр-дәрәгә! Иртә торып берсекөнгә сөрәнгә Аи диләр, вай диләр—Заһидулла абыйны баи. диләр...
Клубтан берничә өй генә читтәге йортта яшәгән ирнен колагына бу авазлар үзләренең ишек алдында кычкырылган кебек бик якыннан ишетелә Ул терсәгенә таянып яткан урыныннан тора, ләкин
Атлап китә алмый ул...
Төрмә идәннәре юеше аягына бик каты бәргән иде анын Ята менә хәзер бала карап...
Заһидә өстендә өи эшләренең бар авырлыгы. Шунын өстенә бәбигә дә узган икән...
Йә, Алла!
Заһидулла тешләрен шыкырдатты, үзенен көчсехтегеннән елар дәрәҗәгә җитте:
—Үгез күк кеше була торып, ә?!
Исән кешеләргә иртәгә әнә Язгы Сабантуй башлана Ул Шөн якларында язгы чәчүгә кадәр уздырыла торган беренче Сабантуй Икенчесе җәйгә чыккач үткәрелә, шуна да ул жәйге Сабантуй дип атала да
Иртәгә әнә авылнын ун-ундүрт яшьлек малайлары Дәрә көнен уздыралар, һәр йортка такмак әйтеп, сөрән салып керәләр дә он, ярма, йомырка, май, гиен акча сорыйлар. Сорап кына калмыйлар, хәтта таләп итәләр. Бирмисен икән, авылда хурга калдырып, шулай ук такмак әйтеп, сөрән салып чыгарга да күп сорамыйлар
Иске-москы кәзәки. Кәзәкинен бавы юк Әйбер бирер хәле юк'
Аннан һәр команда авылдагы үзенен билгеле бер кешесендә дәрә боткасы пешерә. «Билгеле кеше»—эшсезрәк яисә балалар яратучы ял гы зрак бер әби була инде.
Менә шулай Заһидулла матур вә күнелле язга чыгуга сырхауланды Тамагыннан ашау үтмәде, төнлә кунакка килә торган сыхтануларга ахылдады-ухылдады Ярый әле анын өстендә бер шәп эш бар иде. бала карау!
Менә шулай, басса җирне янтайта торган көчле-куәтле Алып-ир беркөнне, чиргә тарып, бала караучыга әйләнде Ин күнеллесе шул: улы бик еламый, әнисе имезә икән, чыпчыклар күк чырык-чырык килә. Дөресе, чырык-чырык көлә Ә чыпчыклар көлми бугай алар Бәлки көләләрдер дә Алар да бит җан ияләре
Беркөнне шулай сыкранып-сукранып ята иде агач караватында, ишек кактылар. Теге «ишек кагу»ны исендә тоткан ир-зат сискәнеп үк китте: «Тагы алып китәргә килделәрме’»
Ләкин ул ихтыяр көче нык булган кеше иде. аптырап тормады
— Керегез,—диде
Тавышы гына нигәдер хәлсез вә дәртсез чыкты Ни сәбәптәндер, рәттән генә йоклап ятучы улына карады. Галимулла рәхәт изрәп йоклап ята иде Заһидулла күне.тенә изге һәм әүлия кешеләрдә генә була торган илаһи бер тынычлык инде.
Икенче минутта ишек ачылып, анын каралҗым яктылыгына бер җан иясе кысылды
Алар шактый гына бер-берсенә карашып тордылар Ниһаять, теге
зат хатын-кыз тавышы белән ана эндәште:
— Көтмәдеңме мине?
— Юк.—диде ул турысын гына...
—Менә килдем әле...
—Әйдә, түргә уз!
—Түренә узмыйм, озак та тормыйм. Мин бит сиңа кунак булырга килмәдем... Син
—Йомышынны әйт алайса,—диде Заһидулла, кинәт кенә сабырсызланып һәм аякларынын чемер-чемер килгәнен жаны-гәне белән тоеп. Ул хәтта бик нык тирләп тә китте, чәче, муены, култык аслары, күкрәге шабыр тиргә батты Үзе тагын ерак арага чапкан чабышкы кебек авыр итеп мыш-мыш сулый иде Чөнки .
Чөнки хатын ана:
—Син ауда Мәкчимне үтергәнсең,—диде.
һәм бу сүзне ул икенче тапкыр ишетә иде инде. Тегеләр котырткан, тегеләр...
Шул нахак бәлагә ирнен гәүдәсенә алагаем, зур бер пружина- бишек сиртмәсе генә түгел—тыктылармыни. Ул караватыннан сикереп торып аякларына чатырдатып басты:
—Как ты смеешь такое говорить? Это же большой грех!
Мәкчим хатыны елап жибәрде. Ул исерек иде...
Ә анарчы...
анарчы..
Бер вакыйга тормыштагы икенче вакыйганы тартыр, бер яхшылык алдагы яхшылыкка юл салыр, бер юньсезлек үз артыннан икенче юньсезлекне өстерәр, ди.
Әйе. ә анарчы...
Ире көймәсендә Нократ суын «тегеләр» белән кичеп, Шөн ярына баскан хәмер авызлы хатын алар өенә килеп кергәнче. .
Анарчы. Заһидулла башыннан жил-давыллы шактый вакыйгалар узды.
Малмыж төрмәсеннән кайткач, ул беркая да чыкмыйча, үз өендә бикләнеп диярлек ятты Дөрес. Заһидулла мич башында арка җылытмады, мал-туарны карады, иртәләрен абзарларны чистартты, ишек алларын себерде, бер куллы пычкысы белән Мурзиха болынлыгы ягындагы кара таллыкта үзе әзерләгән утынны кисте һәм туралы Каратал пүләннәре чи иде. аларны алып кереп мич башында киптерде. Гомумән, йорт-жирдә сау-таза ир эшләргә тиешле бер хезмәттән дә йөз чөермәде генә түгел, киресенчә аны яратып, аерым бер тәм-ләззәт белән башкарйы.
Төннәрен, улларын йоклаткач, алар бер-берен иркәләп-сөеп туйгач яисә арыгач, озак кына сөйләшеп яттылар, киләчәккә планнар кордылар. Заһидәсе үз өендә, туган авылында калырга дигән уйны сөрсә, Заһидулла, киресенчә. Нократ аръягына чыгып, яңа тормыш кору хыялында иде
—Озакламый сина бер кыз табып бирермен. Заһидулла җаным Нигә син шул якта урман аюы булырга ашкынасын икән? -ди Заһидә бераз ачынып —Аһ-аһ!
—Сон, чибәрем, үзен төптән уйла әле бер. Акыллы хатын бит син. Надан да түгел. Тартмый минем күнелем күмәк хуҗалыкларга. Мин дә авылымны яратам, андагы кешеләр дә ошый мина. Хәтта Габдрахман, Ямаш, Сабитларга ла бер үчем юк. Хакимияткә куелганнар икән, югарыдан төшкән әмерне үтәми хәлләре юк. Бары карсак Габдулла гына. Маңка башы белән теләсә кая кысылып йөри. Анысы бер хәл әле. камсамул бит. ә менә кешеләрне Кемнәр бит?! Авылдашларын сатуы Шайтанлык бу! һы...
Ә
—Ана да үч тотма, жаным
—Беткә үч итеп тун якмам инде! Яшәсен шунда. Бодай... ныгытып борынын кыссам, «ч сулыш алырлык арада тәпиен суза, жаны чыга инде.
—Өгинен сүзен беләсеңме9
—Кайсы әти9—диде аптырабрак Заһидулла
—Сина кияүгә чыккач, синен әтиен минем дә әтием була ич инде'
—Хатын-кыз бәхетле Кияүгә чыктымы ике әтиле буда, үз әтисе, иренеке.
—Алай дисән, ирләр ике бабайлы булалар: үзенеке, хатынныкы
—Өч!—дип бүлә аны Заһидулла,—Әтинен әтисе—беренче бабай, әнинең әтисе—икенче бабай, хатынның әтисе—өченче бабай Нинди байлык! Кемдә бар ул тагын?
Шушы юк кына сүздән рәхәтләнеп көләләр Гадәте буенча Заһидә башын Заһидулланың кин вә таза күкрәгенә сала, ун кулы белән анда урман булып утырган куе, кара төкләрне сыйпый һәм аны үбеп
—Йонлачым.. Йонлач аюым —дип пышылдый Шулвакыт иргә ифрат та рәхәт булып китә, хатынынын теләсә кайсы теләген үтәргә әзер икәненә төшенә, шулай да эчтән генә
—Бары күченеп китүгә генә каршы килмәсен.—дип, куркынып уйлап куя. Ә хатыны анын әтисенен сүзләрен искә төшерә
—Әтинең еш кына әйтә торган бер сүзе бар иде: «Кешегә файда китерә алмасан да—бервакытта да зыян салма!»
—Беләм-белам... Хәтерлим мин ул сүзләрне—дип. аны җөпләп куя ире. w
Йорттан бер-бер артлы ике мәет чыгып, өйдә үлек күпмедер дәрәҗәдә үзенең сагышлы рухын каллыручан булса да. яшь таза ир белән яшь матур, сылу хатын бу кайгы сөремен күне.тләреннән чистарта алдылар, чарасызлык сазлыгына батмадылар Монын ин беренче сәбәбе алар арасындагы мәхәббәт, бер-беренә тартылу булса, икенче сәбәп: бишектә яткан, көннәр узган саен тернәкләнеп ныгып барган сабыйлары Галимулла иде И. анын көлүләре' Дөньяда ин матур нәрсә ни ул дисәләр
—Сабый көлүе!—дип әйтү ин дөрес ждвап булыр Ә ин борчу лы. ямьсез нәрсә ни була дисәләр
—Сабый елавы —дию хакка гуры килер
Ах, ул сабыйның, бер гөнаһсыз нарасыйның елаулары Жаныңны өшетә, рухыңны сындыра, күңелеңне сөремләтә, бәгыреңне үтмәс пычак белән кисә дә учлап-учлап тоз сибә
Инде менә алар өчен Галимулладан сон икенче зур шатлык булып кызлары туарга тиеш Чынында алар кем дөньяга киләсен белмиләр дә
— Кызмы? Әллә малаймы?
Монысын бер Алла гына белә, ләкин шуңа карамастан Заһидә үзенекен тәкърарлый
-Кыз' Кыз" Кыз"!
Икесе дә аерымачык белеп-андап торалар югыйсә кызмы, малаймы— һәр икәвенең бере ир белән хатын өчен уртак сөенеч, фәлән исем-атлы шатлык булачак Хәер
Фәлән исем-атлы дигәч тә
Заһидулла тумаган баласына исем габып куйды инде
—Фәридә...
Әмма бу турыда хәләл җефетенә әйтергә курыкты егет Юк. Заһидәсе бу исемгә риза булмас диеп түгел, ул анын һәр эшенә диярлек риза, ләкин тумас балага исем кушып ана күз тидерүдән курыкты ул Һәр өйнең гүрендә булмаса да. тупсасында шайтан торыр ли. ул Иблис токымы моны ишетеп хатынына һәм баласына бозым елгырга да мөмкин ич
Инде төнге сөйләшүләргә кире кайтсак, ике сүзнең берендә диярлек Нократның аръягында Заһидулла узган ел салган йорт һәм анда тормыш кору мәсьәләсе кузгалмый калмый иде
—Каян кергән уд сиңа күченү корты?- лип сорый Заһидәсе—Ah. ah!
—Канымда ул минем.—ди Заһидулласы ана
—Канына каян тамган ул күченү тамчысы'* Аһ-аһ!
—Бабаларымнан...
—Кайсы?
—Ерак бабаларымнан...
Ул яраткан хатынын ныграк кочаклап ала һәм күкрәгенә кыса да сөйләп китә:
—Синен. Даһидә, безнен бик борынгы төрки бабаларыбызнын Кытай чигендә. Алтай тавы якларында. Урхан-Енисәй елгалары, Байкүл тирәләрендә яшәгәнен ишеткәнен бармы? Ә Азак дингезе болгарлары... Менә алар Азия белән Аурупаны бер итеп яшәгәннәр. Житез-тиз атларында, коштай очып, ерак араларны «ә» дигәнче узганнар Безнең татарда күченү каны шулардан килә. Әнә Себер татарлары ханының исеме дә Күчем булган ич. Тамыры шул ук күч. күченүгә барып тоташа. Күченү көч мәгънәсен дә белдергән, чөнки авыру-чирле. көчсез-жегәрсез. үз-үзенә ышанмаган, куян йөрәкле адәмнәр күченү өчен үзләрендә көч таба алмаган ...
—Малмыж мулласы васыятенә тугры калып, мәктәпкә эшкә күч син. акыллым.—ди хатыны аның бит очын үбеп.—Аһ-аһ!
—Каян керде әле бу нәрсә башына?—дип аптырый ир —Мин бит аны сина кайткан көнне генә сөйләдем ич Бәлки мактанасым да килгәндер. «Кеше сине мактамаса, үз-үзеңне макта—дөньяга кирәклегеңне ныграк гоярсын».—диде ул мина.
—Менә мин дә сине мактап әйтәм ич. Әнә бит ничек матур сөйләден күченү турында.
һәм алар тынып калалар, һәркем—үз уенда. .
аһидулла төрмәдән кайтып, бер ай тирәсе узуга, дөньяга чын мәгънәсендә кыш килде. Анарчы, сирәк-мирәк кенә карларын күрсәтеп, сәлам хаты гына язып торган Кыш бабай үзенен барлык вә бөтен галижәнаплеге белән, берничә ай сездә булам дип, килде дә төште Кунакка гына, билгеле. Хәер, мәңге ни бар? һәрнәрсә вакытлыча. Хәтта таулар да калкалар, баталар...
Дөньяны тоташ аклык басты.
Агачлар ак тун киделәр. Мич башларыннан киез итекләр төште, сәке астында иске әржәдә яткан йон бияләйләр үзләренең нәни төрмәләреннән чыкты, сандыклардан җылы кием, мамык шәл. бүрекләр күтәрелде.
Кошларның тавышлары кими төште, алар көньякка очтылар, чыпчык-песнәкләр дә үзләрен туйдагы яшь килендәй тыныч, сабыр, хәтта оялчанрак тота башладылар. Мәчеләр өйгә елышты, этләр—үзләренен ояларына...
Елгалар боз-кием килеләр, күлләр читтән караганда биниһая зур боз-көзге иделәр. Тора-бара аларны да ак кар каплап алды.
Тереклек жәйге яшәү рәвешеннән чыгып, анын Олуг Йөрәге сабыррак, иплерәк, әйтергә кирәк бераз салкынрак та тибә башлады. Менә шул чакта...
Менә шул көннәрне Заһидулланың йөрәге кинәт кенә ярсуланып китте, тамырларындагы кан тынычсьн. ниндидер ташкын елга кызулыгы белән ага башлады Монарчы аны болытлы сүрән көннәр, пычрак юллар, көзнен үзенә күрә бер кыюсызлыгы тотып килсә. Нократ өстен боз каплауга, жаны үтереп аръякка, андагы урманга, үзе салган йортка һәм якын дусты керәшен Чәпчим Мәкчимгә тарта башлады Ул үзен өендә читлектәге бүредәй тотты, бәргәләнде, суккаланды, өенә керсә—йортта.
З
ишегалдына чыкса—анда үзенә урын тапмый башлады. Нечкә күңелле Заһидә дә моны сизенде һәм бу чарасызлыкның, үз-үзенә сыя алмазный ахырын тыныч кына, татар хатыннарына хас булган олпат бер сабырлык бе >ән көтә башлады Анын өчен ин авыры иренен тагы Нократ аръягына китүе—күченүе түгел, ә ике арада низаг-тавыш. бер-беренә салкынаю м..хәббәт учагында пыскып яткан күмерләр генә калдыру иде Әгәр шул хотгә тарсалар. бу йорт беркайчан да Мәхәббәт Чатыры була алмый инде.
Хатын әкрен генә күзәтте. Менә Заһидулла келәттән чангыларын алып чыгып, аларнын каешларын ныгытты, табан асларын нәрсә беләндер майлап куйды Аһ-аһ!
Әнә чормага яшергән мылтыгын алып төшеп, патроннарын карап, киң бил каешына тыгып куйды Мылтыкның үзен бик ыхтыматлап чистартты, аннан, борын астыннан ят бер көй шыншып. берничә мәртәбә сөрткәләде Теге жырунын кушымтасын, кабатланып килгән сүзләрен генә колагына элә алды Заһидә Ул болай иде
Коелардин су алганда. Төшеп калды чиләгем Дөнья безгә—ачы миләш. Кемнәр каба жиләген?.
Тагы...
Карават астыннан биштәрен тартып чыгарып, анын эченә шырпы, тоз. кечкенә балта, кәрәчинле савыт, бер-ике китап салып куйды. Бүреген, бияләйләрен, итеген, тунын, эчке җылы киемнәрен караштырды. Күпмедер уйланып йөргәч, көзгесе белән кырынгычын алды, шулар янына сабын өстәргә дә онытмады.
—Жә. жарар! Җиттеме инде?!—дип чүт ычкындырмады чатын Ул шулай жикерүле тавыш салса, күкләр ишелер, колак пәрдәләре ертылыр кебек тоелды үзенә. Әмма ул һаман ла сабыр иде Аяз мулла белән Асыл абыстай тәрбиясе нык сизелә иде әле яшь хатында
Көннәр уза торды, агымсудай ага бирде
Алар сүзсезләнделәр, бер-беренә дәшү өчен ипле-жайлы бер сүз таба алмадылар Йоклаганда күкрәкләр күкрәккә терәлмәде, аркалар гына бер-берсенен җылысын тойдылар Юк. мәхәббәт учагы сүнмәгән иле әле Заһидулла, дәрте булса да. дәрмансыз карт кебек лышма ята бирде. Заһидә. теләге көчле булса да. күремле чагы кебек, үз-үзен йозак- тотанакга тотты
Хатын чи утын ягылган мунча миче сымак сүрәнләнә төште, ир гайрәте авызлыклы йөгән кидерелгән сыман ничарадан бичарага әйләнде Берсе үзен кышларга калган кошлар кебек тотса, икенчесенең йөрәге көзен зәнгәр күкне тутырган кара каргалар кебек «кар-кар« килде, чыгымлады, шашты, жаны белән болытларга ашты
Китәм китәм китәм
Заһидулланың йөрәге Сабантуен көгкән чабышкыга әйләнде Ул ничектер сузылып китте, йөзе сула төште. нигә генә тотынса ла. кулы пеште Ин аламасы—өй эшенә жаны жансыз карады
Ьер иртәнге гаңда, тибеп уяткандай, сикереп торды Өстәл янына барып утырды Бер чүмеч салкын суны голт-голт китереп эчте Гүя эченә бер вагон утлы күмер атканнар
Тәрәзатәр кара иде әле Күктә йолдыхтар җемелдәде Атарнын һәрберсе йодрык-йодрык
Ул шундук хатынынын да уянганлыгын анлады
—Тында әле. Заһидә чибәрем.
—Аңлыйм Аһ-аһ!
— Нәрсәне'’
Нократ аръягы тарга сине Мин бит оөтенләйгә түгел.
—Анысын бер Алла гына белә...
Икесе дә тынып калдылар...
Өйдә шомлы тынлык иде Мич башыннан ата мәче Котсыз сикереп төште. Караңгыда, кара йоннары белән һич тә шәйләнмичә генә килеп, йорт хуҗасының аягына егылды. Ә күзләре! Етык-елык... Женмени...
Заһидулла аны чүт тибеп очырмады:
—Йөрисең монда!
—Тимә мәчегә, анын монда ни гаебе бар? Онытма, мәчене пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам дә бик яраткан!
—Беләм...
—Кил, ят тагы бераз, —диде хатын назлы гына.—Аһ-аһ!
Ир аңлады...
Алар тын гына бер-бересен сөештеләр, түшәкләрендә яратыштылар...
—Кит!—диде хатын ачыргыланып — Аһ-аһ!
—Кума! һы!
—Куарга, син—минем ирем, тагы бу өй—сина атаңнан калган йорт.
—Йортта синең дә дәхелең бар
—Алайга калса, улымныкы да
—Галимулла—икебезнеке дә!—диде Заһидулла кистереп.
—Икебезнеке дә ..—диде Заһидә ризалашып.
—Аңла, гүзәлем. Жаным тарта минем шул якка. Аннан сон.. Вакыт- вакыт мин үземне аңламыйм менә... Минем нигәдер ялгыз гына каласым, башыма тулган уйларны тәртипкә саласым килә.
—Алай булгач, ник өйләндең9 Яшәргә иде буйдак булып. Аһ-аһ!
-һы!
—Хатын кирәк идеме сина, ә?
—Сине яратканга өйләндем мин. Теге чишмә янында очрашкач, үземә тынгылык таба алмадым, көн-төн синен турында гына уйландым...
—Ә Мәхәббәт Чатыры? Син аннан качасынмы?' Аһ-аһ!
—Юк,—диде ир, аны тынычландырырга теләп —Мин вакытлыча гына китәм...
Шул сүзләрдән сон Заһидә анын күкрәгенә капланды да рәхәтләнеп бер елады. Ә күнеленнән генә: «Язмышым шулдыр»,—дип уйлады
һ, бу фани дөньянын гүзәллеге!
Бакча артлап кына, авыл очына чыгып, Нократ елгасына илтә горган үзәнлеккә төшүгә, Заһидулланың күз алдында сихри кышкы манзара ачылды: әнә ул тигез кар түшәлгән җан-елга, сул якта—Бәләкин утравы, унда, астарак—Кәримулла атавы Ул да утрау, елы-елы белән яр белән дә тоташа. Нократнын каршыдагы текә ярында урман шаулый, ул шулай ерагая барып, офыкта зәңгәр төс ала. Бу якта таллыклар, эреле- ваклы күлләр. Заһидулла ул күлләрнең күбесенең исемен белә: Олыкүл, Комаяк, Камышлы. Түгәрәккүл, Чуртанлы, Тауасты күле. Торфлы күл. Чишмәкүл, Мәгъсүм күле. Сергей...
һәр күлнең исеме—анын паспорты. Шуның өстенә нинди шигъри исемнәр! Ну, исем куша белә дә инде безнең халык...
Әнә авыл каршындагы текә тауның исеме—Ярмәкәй. Матур исемме? Хәйран! Әле ул тауның үз легендасы да бар. Имеш, бик-бик борынгы заманда бу урында бер Атып, хәл-көч җыярга утырып, калып-чабатасын каккан. Шуннан икән бу тау-шау. Шулай сөйли бит халык...
Ә аръяктагы болыннарның исемнәре: Озын бот. Зур болын, Өчпәвер, Тугыз, Мурзиха, Каеннар асты, Дулкын, Чуар, Күкре...
Эх!
Бу исемнәр, тирәнгәрәк кереп уйлансаң, үзләренең мистик көче, эчке жегәре белән сине аяктан ук егарга мөмкиннәр. Ләкин... Юк шул!
А
Алар сине аягына бастыралар Мәтә. Өчпәвер елгаларына аяк басасын килә. Кәжә. Зинкә үзәннәрендә йөрисен килә. Ә Кызы гьярдан төшеп Нократка кармак салсаң. ә7
Эх! Эх!!
Патшалар яшәр як ич бу!
Урманында—киеге, күгендә—очар кошлары, күлендә—беләк буе балыклар. Чит илләрдә әнә форель дип авыз суы корталар. бездә гап- гади керкә генә ич ул. Көтүче Башкорт Гаязы кебек беркатлы, ачык, талымсыз балык ла ул.
Эх! Эх!! Эх!!!
Яшәргә иде шушы табигать кочагында берүзен рәхәтләнеп, кәеф- сафа корып, чишмәләреннән суын эчеп. Сарапул күленнән балык тотып, көз-кыш кыр үрдәкләре, куян, төлке аулап Агарын да кирәк кадәрле генә...
Ә бит урманнарга килеп керсән. андагы шомырт, миләш, чикләвек куаклары. Җый да аша. өзеп ал да кәрҗиненә сал Жәйнен җиләкләре! Болында жир җиләге, каен җиләге, урманла мүк җиләге, кура җиләге, бөрлегән, карлыган, нарат җиләге Жыи да—как кой' Ә гөмбә’ Әнә безнен татар гөмбә җыймый Җыяр иде—тәмен белми Заһидулла Мәкчим - дә ашады бит—гөмбәсе артыннан теленне лә йогарлык. Татар урманга көз керсә, ак гөмбәне, каенныкын, наратныкын һәм башкаларны битараф рәвештә таптап кына йөри. Ә бит Мәкчим әйтүенчә, ашый торган гөмбәләр генә безнен урманнарда уннан артык, һәр гөмбә үзенә күрә нәни бер гөмбәз булып утыра Әле ул Казан урамында янгыр көнне зонтик күтәреп чыккан ханымнарга да бик охшаган Әнә шул бер -зонтик- артыннан тагылып та китте бервакыт Заһидулла Марҗага нәрсә, көчле - куәтле. гайрәтле, армас, ләрт-дәрманлы татар икән, зонтигын ла ташлый, чишенеп тә ата. кирәк урынга барып та ята
һәм:
—Скачи, скачи мой конь!—ди
-һы!
Ә Тамара?
Их. Тамара. Тамара!
Үтерлен син мине! Кайларлан очрадың Чегән Кызы7 Әллә Такташ яшьтәш әйтмешли:
Пәри кызы' Ник чыктын да юлларыма
Утлы кызыл гөлләр тотып кулларына.
Гөлләреңне ыргытып бер елмайлын да Ник яшрендсн. төренеп тан нурларына’
Их. Такзаш. Такташ! Бөек яшьтәш. Син дә юк бит инде бу фани дөньяларда Кинәт киттен. серле кигген. иртә киттен.
Ул шушы уйлары белән Нократ елгасынын текә ярына килеп төртелде.
һы!
Ничек кызу килснгән! Яхшы ат та болан чапмас
Заһидулла чаңгыларын салды да. биштәрен, мылтыгын аркасында элгән килеш калдырып, текә ярдан өскә үрмәләде. Менеп җитүгә үк «Ах!» ымлыгын гына эшкә җикте Юк. арганга яисә каты мышнаганга түгел, ә шушы якка аяк басканга Изге урын бу Әнә ул кискән зирекләрдән калган кызыл гәпләр. Атар инде башларына кар-бүрек киеп утыралар Менә зеге таныш сукмак та. Бу урынга Биектау урыслары юлны өзмиләр икән әле Атар балыкчылар бит. битель куя торганнардыр Ә Мәкчим’
Их. Чәпчим Мәкчим'
Тавык тәпие таккан керәшен Өзелеп сагындым мин сине Син бит мина дәү абыем кебек Әле сине мактап Малмыж мулласына да сөйләгән идем Ә ул мулла—әүлия кеше
Шулай үзалдына уйланып, вакыт-вакыт юләрләнгән кешедәй үзе
белән үзе сөйләшеп, Заһидулла урман аланындагы өе янына якынлашты. Ни сәбәптер, анын аяклары кин табанлы авыр чаңгыларны сизмәделәр дә. Гүя аучы чаңгылары үзләреннән үзләре шуып баралар иде.
Менә теге кара еланны үтергән урын...
Әнә, әнә...
Әйе, Тамара белән очрашкан изге нокта...
Их!
Тылсымчы идең мәллә син гүзәл чегән кызы?! Син бит мин беренче күргәндә убырлы карчык идең: ат йөз, сыер гәүдә. Өстендә әллә нинди ни ирләрнеке, ни хатын-кызларныкы булмаган катнаш кием. Мин бит сине хөнса (гермофродит) дип уйладым: тегесе дә, монысы да бар, шул ук вакытта анысы да, бусы да юк. Мин күлдән кайтуыма, син әллә нинди адәм ышанмаслык гүзәллеккә ирештең. Ничек? Ни көчләр булышты сиңа? Кемнәр үзгәртте сине шулай? Женнәрме?
Уйлар куерган саен аяклар ныграк юырта иде. Алда ак куяндай ак кар. Як-якта бөерләренә таянып мәгърур, шәм кебек наратлар карап тора. Бер агачтан мендәре белән кар ишелде. Тиен! Бары ишкәк калагы кадәр коерыгы гына күренеп калды.
Иренеп кенә ябалак кар ява башлады. Каян әле бу? Кояшлы көн иде ич. Әнә кар бөртекләре ишеләләр дә ишеләләр, һәр бөртек—бер ак күбәләк...
Заһидулланың өс-башын нәни генә кар капламы басып алды. Әллә йөрәге кайнар, тәне эссе булганга, ул карлар акрын гына эри дә башладылар. Нигәдер туңдыргандай итте. Менә кызык: үзе кыза, үзе туңа...
Ул урман аланына барып чыкты. Менә аның йорты. Ул нәкъ Тамара белән икесе төн уздырган куыш урынына төзелде ич. Көлгә чыккан куыш урынына. Ут йоткан шалаш урынына...
Ба-а!
Ишеккә аркылы суккан киртәне каерып алганнар икән. Ачылып китмәсен өчен шул ук киртә белән терәтеп куйганнар. Кемнәр йөргән монда, ни адәмнәр кергән аның газиз йортына?
Ул чаңгыларын өйнең тәрәзә ягына бастырып куйды да ишекне ачты. Суык, шыксыз, әллә нинди шөбһәле монда. Бала йоннарың тырпаер!
Идән пычак белән кырып та бетермәслек булып пычракка баткан. Өстәл өстендә ялгыз калай кружка, суган кабыклары, ипи валчыклары. Тәрәзә төбендәге бер сынык икмәкне черек, зәңгәрле-сарылы күгәрек чолгап алган. Монда калдырылган пәке, калай савыт, аш калагы, татарча газеталар һәм ике китап каядыр юкка чыккан.
Кинәт аның күзләре стенага төште:
—Мать твою!
әятта кешене ике нәрсә яшәтә: яшәү теләге, яшәү ихтыяҗы.
Яшәү теләге белән яшәү ихтыяҗын бервакытта да бутарга ярамый.
Беренчесе, тумыштан бирелгән, ул—инстинкт, ул—җанга салынган. Икенчесе, тормышка анлы рәвештә җайлашу, табигать биргән, кешелек җәмгыяте оештырган-төзегән мөмкинлекләрдән иркенләп яисә яртылаш кына файдалану. Ул—шартлы рефлекс.
Заһидулланың яшәү ихтыяҗы яртылаш кына иде һәм ул бу ягы белән күбрәк кыргый бабаларына, борынгы заман кешеләренә тартым булды. Ул күбрәк табигать биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышты, ә җәмгыять—бигрәк тә октябрь инкыйлабыннан сон төзелгән яна тәртипләр!—оештырган мөмкинлекләргә нәфсе күрсәтмәде, киресенчә: аларны кеше иреген чикләү, хәтта көчләү буларак кабул итте. Дөрес, ул үткен зиһене, анык аңы, ата-бабалардан килгән акылы вә Казан мәктәп- мәдрәсәләрендә алган шәп кенә белеме белән дәүләт төзелешенең дә,
Х
хөкүмәт оештырылышларының да кирәклеген андый, мона риза, шулай тиешле саный Ләкин
Кеше дәүләт өчен түгел, ә дәүләт ил гражданнары өчен яшәргә тиешлеген борынгы грек фәйләсуфлары ук әйткәннәр ич инде Мәсәлән, бөек Аристотель .
Бер уйлаганда һәркем—үзе бер дөнья, анын йорты—үз патшалыгы ич. Чит монастырьга үз кануннарын белән йөрмиләр, диләр урыслар
Ә монда
—Мать твою!—диде Заһидулла аһылдап.
Чөнки...
Ул үзе төзегән йортнын бер стена почмагына кемдер кечкенә генә төссез вә шыксыз Икона (???) элеп куйган иде
—Мать твою! Матерь божья!
«Мәрьям-Ана»,— дип уйланды Заһидулла—Аны миннән рөхсәт сорамый гына керәшен тәре элеп куйгандыр Ну, муенына тавык тәпие аскан нәмәрсә! Вәт жык! Синен күнелен ачык кебек иде ич. Анын мин белмәгән карангы почмаклары да бар икән ич әле Ярыи-ярый, Чәпчим Мәкчим Үз кулын белән элден—үз кулын белән алдырам мин синнән иконаны Чөнки бу—миннән көлү Мин бит синен маржалы өендә Коръән калдырып китмәдем. Сина Икона изге икән, мина— Коръән, чөнки һәр татар туганда ук мөселман булып туа. Тумас иде, ата-бабалары Ислам динен тотканнар
Шушы ярым ачулы, ярым әрнүле уйлары белән ул мич аралыгына керде һәм. аннан каен тузы, чырагач, аз гына калган утын алып, мичкә ягып җибәрде. Чырагач чаерысыннанмы, әллә каен тузы каты төтенләде, мич торбасы тарта алмый азапланды, өйгә төтен тулды Ул ишекне тибеп кенә ачты да өй янындагы әрдәнәдән бер кочак утын алып керде Керсә, төтен сирәгәйгән, мич эчен ут алган. Юк. ялгышкан икән, бу арада кемдер мичкә яккан, әнә әрдәнә дә яртылаш кимегән. Ә ягылмаган мич башта озак кына төтен тарта алмыйча тончыгып маташа ич.
Шуна карамастан, аның сизгер күңеле тынычлана алмады, ул эчке хис-тоем белән ниндидер авыр бер яналык. киеренке хәл көтә иде Баш миендә—сораулар: «Кем йә нәрсә бу? Ни көтә аны’ Нишләп анын үз куллары белән төзегән Йортына хуҗа итеп йөриләр? Кемнән сорап? Бу бит. . Бу бит Казанны басып алган Явыз Иван кимәлендәге адәм Гамәле дә шул Иванча...»
Ул шул уйларда, утын өстәргә теләп, мич каршына чүгәләде
Йә, Алла!
Анын китаплары .
Әнә гәжит кисәкләре
Заһидулланың йортына басып кергән адәмнәр анын китапларын, гәҗитләрен утка якканнар ич' Алланың каһәре төшкереләр!
Анын күзләре яшьләнде
Нигәдер ул Малмыж мулласын искә төшерде Мулла әйтте ич ана «Син,—диде,—Заһидулла, тарханнар нәселеннән Синен нәсел-нәсәбәндә морзалар, муллалар ята Җиләннәр сибыты—укымышлы кешеләр
Заһидулла каһкаһә белән көлеп җибәрде —Йә, тархан, китабынны яктылармы ’ Нәселен китап укыган әнә Йә. морза, гәҗитсез калдынмы? Ата-бабаларын инкыйлабк.« кадәр үк гәҗитсез яшәмәгәннәр Йә. укымышлы. 1928 елны, гарәпнекеннән латин графикасына күчереп. Мәскәү агайлары синең ата-бабаларын мең ел буе язган «әлифба«дан аердылармы9 Әле анарчы да болгар бабайларда рун язуы да булган..
«Менә син үз алдына кечкенә генә яшәү ихлыяжы куйдын: күмхужга кермичә, Идел аръягында йорт салып, үз гаиләң, ишле балаларын белән аерым тормыш алып барырга Мона иң беренче, күмхужчылар һәм диварга эленеп куйган, үзенә кумир итеп Явыз Иванны сайлаган Сталин каршы төште. Сине зинданга яптылар, юеш таш идәндә яткырып, кыйнап- мәсхәрәләп җәзаладылар Ин каһәрлесе—жанынны газапладылар. «Мин1»— 2. «к. У • м в
дигән горурлыгыңны изделәр, Рух утыңа суык су сибеп, тезләндерергә теләделәр, куркак—өркүчән мәхлук жан иясе, гади бер алаша—эш аты ясарга омтылдылар...
Йә. әйт. Заһидулла! Беттеңме син, изелденме? Горурлыгыңны җуеп, тезләндеңме?! Шулай икән, бар. кайт күмхужга. кач моннан! Күмхужда сине алашалык көтә...»
Ул шул уйлары авырлыгыннан башын түбән иде, күз төпләренә дым инде...
Шулвакыт ана кемдер дәште:
—Че плачешь, мой татарский конь?!
Ир сискәнеп китте. Аны күпмедер эчке курку биләп алды: «Кем бу? Каян ишетелә бу назлы вә якын бәгыреңне телгәләр таныш һәм иркә тавыш?!»
Ул кинәт өшәнеп куйды, тәне жыерылды. куркуданмы, әллә болаймы, тез башлары калтыранды. Калтыранырсың да...
Тавыш...
Әйе, та-вы-ышш...
Идән астыннан килә иде.
Йә, Алла!
Тамара бит бу! Аның тавышы, шуңа «назлы вә якын», шуңа «таныш һәм иркә» ул.
һай, таныш тавыш!
И, көннәрен дә, төннәрен дә Заһидулланың күнел мөнбәрендә ап- ак күлмәктән, муенындагы алтын чылбыры белән илаһи бер гүзәллеккә тиң булып утырган Чегән кызы! Сөйгәнем, шаштырганым, акылымны югалтканым, мине чарасыз иткәнем, дөньяның иң хәйран хатыны Заһидәгә өйләнсәм дә—төннәрен арага кереп ятканым! Йолдызым-Кояшым! Күзләремне камаштырганым...
—Ай-яй. хәйләкәр Тамара! Син минем йортка—Мине! -эзләп килгәнсең. Әнә стена почмагына Мәрьям ананы элгәнсең. Шулай да ачуым бар сиңа: нигә инде минем китапларымны, гәҗитләремне утка яктың? «Подтопка» дидеңме Пәри Кызы?! Әнә ич мич аралыгында каен тузы. Чык аннан!
Ул баз капкачын ачты...
ышта кемнәрдер сөйләшә иде...
Моны ул ап-ачык ишетте. Сөйләшү рус телендә бара. «Инде болай булгач,—дип уйлады Заһидулла.—[авыш тыштан килгән. Ә нигә соң ул баздан ишетелгән күк булды, ә?!»
Тышта тавышлар:
—Нинди кош очып килгән әле безнең өйгә?—диде гөбе тавыш.— Кара, мич яккан! Өе парахутмыни...
һы!
«Безнең өй», имеш,—дип уйларга өлгерде Заһидулла — Өем—парахут. кар диңгезендә төтенләп бара...»
—Ә бәлки бу өйнең хуҗасыдыр...—монысы утын кискәндәге пычкы тавышы иде.
«Хуҗасы!»—дип уйлады Заһидулла, нигәдер үз-үзеннән бик тә канәгать рәвештә. Хәтта... киң күкрәген киереп үк җибәрде.
—Хуҗасымы, түгелме Безгә торып торырга урын кирәк Куабыз да чыгарабыз! К еб... матери!—бик каты эчеп, атна буе салкын су белән бугазын юган исерек поп тавышы иде монысы. Бас—ләкин Шаляпинныкы түгел...
—Син үзен, мать твою!. Безнең әти f ыйбадулла да, урыс сәүдәгәрләре белән аралашкач, аларча сүгенә белә иде. Бер генә сүз: «Ипи—Ана—
Т
Мать!» Әнә шулай ямьсез урыс сүгенүен ул «Ипи һәм Ана, Ана»га әйләндерде. «Ана»ны башта татарча, аннан урысча әйтеп.
Шыксыз каерып ишекне ачтылар һәм өч бәндә, бер-берсен этешеп дигәндәй, өйгә ябырылдылар Шундук таныды аларны Заһидулла: күзләрендәге шәфкать нурын явызлыкнын кара тастымалы сөртеп алган адәмнәр иде болар. Төксе чырай, салкын күз. усал караш
—А-а-а!—диде әзмәвер шундук Малмыж төрмәсен хәтерләп —Старый знакомый! Ну, вот попался! Мир тесен
Нечкә озын эндәшмәде, нидер уйлап бер адым артка чигенде. Анын йөзенә курку йөгергән иде. ул арттан иелеп әзмәвернең колагына нидер пышылдады.
—Не может быть?!—диде тегесе.
—Он самый..
Өченчесе дәшмәде, ләкин ул кесәсеннән акрын гына пәке тартып чыгарды. Таныды Заһидулла: әлеге пәкене ул шушында, тәрәзә өстендә калдырган иде. Каян тапканнар? Димәк, өйне һәр карышлап актарып чыкканнар болар
—Слушай!—диде әзмәвер, жыерчыклы күз төпләрен угалап —Син теге вакытта Тамара куышында нишли идең9 Безне күрден дә шыр җибәреп урман ешлыгына чумдың..
—Берни эшләми идем, —диде Заһидулла тыныч кына һәм күз кыегы белән генә стенага эленгән мылтыгына күз төшереп алды. Ул теге вакытта, Тамара куышыннан чыккач, үзен күпмедер танып калганнарын аңлап алды. Бигрәк тә әнә теге кылый—озын сыйрак!
Пәкеле күбенгән, имән чикләвеге ашап симергән дуңгыздай, ак керфекләрен бер күтәреп, бер төшереп, гамьсез бер караш белән ана карап тора Аның нигәдер сул күз кабагы туктаусыз тарта, җәенке ирененә пычрак елмаю, мыскыллы көлемсерәү эленгән. Юан булса да, ул һәр икесенә караганда калынрак киенгән Пәкеле кулын, акчасын яшергән комсыз бәндәдәй, артына куйган
«Суячаклар болар мине, һич тә уйламый дуңгыз урынына акыртып суячаклар. .»— дип уйлады Заһидулла кинәт тәшвишкә төшеп. Ә Аңы тәртиш ясый иде: « Кул белән бергә-бер Курыкмыим мин алардан Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәд хан кебек Ул ун мен яугире белән дошманның йөз илле мендек гаскәрен пыран-заран китергән, сугыш кырын ташлап качарга мәжбүр иткән •
Дөрес, бу уйлар анын башыннан бер мизгелдә уздылар Тагы да дөресе, анын күп уйланып торырга да вакыты юк иде инде
Мылтык корулы түгел. Ләкин
Корылмаган мылтык та атарга мөмкин Куркаклар Йөрәгенә Теге вакытта. Малмыж төрмәсендә күрде ич ул аларнын кем икәнлеген.
Ул гиз генә артка ыргылып, стенадагы мылтыгын алды
— Не подходи, убью на месте!
Тегеләр, сискәнеп китеп, бер мәлгә шыр җибәрделәр Шүрләүләре йөзләренә үк чыккан иле Ләкин бер мизгелгә генә Шушы тәүге мизгел узуга, алар битенә аптырашка калу кунаклады, бары Кылый Күз генә куркудан арына алмый гзде
—А ну, ребята!—диде Әзмәвер—Окружай яво с разных сторон Убьет одного, но мы яво явно изжарим
Теге Озын Сыйрак кына ишек төбендә калды. Әзмәвер белән Күбенгәне ерткыч карашы белән ана таба сак кына атлый башладылар Менә бер адым Ике. өч... Хәзер инде алар бер-бересен ап-ачык ике адым арадан күрәләр иде. Заһидулланың чырае качкан иде. бары ияк асты мускуллары тартыша да. яңак сөякләре шыкыраеп. тимер булып каткан. Әзмәвер йөзендә иман-нур. шәфкать миһербан күренми Сизелеп тора Малмыж төрмәсендәге кыйналуы өчен кичермәячәк ул аны Шунамы, әлеге хәсистән кан исе генә аңкый
Дуңгыз Керфек тә үч алырга җай чыкканын сизенә, ә болай нидер-
нәрсәдер бирсән яисә бүләк итсән, ул «.мокрое дело»га, ягъни үтерүгә кадәр үк бармаска разый кебек. Анын йөрәгенә үч-ачу, гыйбрәт-мыскыл булып жыелганы төрмә камерасында Заһидулланын бот арасына тибеп аударуы да түгел (Аллага шөкер, ул «прибор»ы да исән калды), ә Мал мыж мулласынын нәҗесле түбәтәйне йөзенә кидереп куюы иде:
—Ну. молла! Менә хәзер минем кулда булсаңмы9 Ми-ин си-ине!
Үз нәжесенне үз йөзенә капласыннар әле...
Дуңгыз Керфектә теге икесендә бутмаган бер хәтәр сәләт тә бар иде. Ул—алдан сизенү, интуиция, хис-тоем. Менә шул алтынчы тоемлау аны ин авыр хәлләрдә дә һәрвакыт коткарып килде. Үзен генә түгел, иптәшләрен дә...
Гражданнар сугышы елларында, Биектауга аклар кергәч тә, ул. иптәшләрен дә әйдәкләп, авылда «Кремль» дип йөртелгән янгын сарае каланчасына менеп качты. Юкса. Атачаклар иде аны. Ул бит шул аклар арасындагы штабс-капитаннын әти-әнисен көпә-көндез талап чыгып киткән иде. Талавы бер хәл инде: карчыкны карты алдында көчләде бит. Тик шулай да берсен дә үтермәде, исән калдырды...
Менә хәзер дә ул Заһидулланын мылтыгы корулы булмавын сизенгән бердәнбер кеше иде. Әзмәвергә нәрсә ана. ул бит тун мангай. үгез кебек теләсә кая бәреп керә дә—кирәксә дә, кирәкмәсә дә сөзә башлый. Юк өчен дә кеше үтереп китүдән дә чирканмый, гомумән, чебен ни ана, бәндә ни...
Дуңгыз Керфек Заһидуллага каш астыннан гына карады да ярым пышылдап, ярым кычкырып катгый гына әйтеп куйды:
—А. ну-ка, ружье на стол!
—Не подходи, убью!
—Оно у тебя не заряжено...
Айнып китте Заһидулла, ләкин ни дип әйтергә дә белмәде. Әллә шундук аны томаланды инде.
Ике як та. Мамай белән Дмитрий Донский гаскәрләре кебек, сихри томан эчендә сүзсез калып, бер-берләренә күз терәшеп тордылар. Ләкин бу киеренкелек болай каткан килеш озак торачак түгел иде. Нервылар. нервылар. Менә алар шартлап өзеләчәк, көл киләчәк...
Әзмәвер белән Дуңгыз Керфек ана таба соңгы адымны атладылар. Аралар—кул сузымы гына...
Шулвакыт...
дәм баласының яшәве һәм үлеме бер мизгел, бер мыскыл арасына сыенган була, гүя ул Вакыт дигән дәһшәтле көчнең күз ачып йомуга тиң нәни уч төбендә утыра. Сыйдыңмы күз ачуга—син исән Күз йомуга калдыңмы, әз генә җитешмәдеңме—син инде тереләр арасында юк.
Тегеләр белән ара кул сузымы гына калгач. Заһидулла моны бигрәк тә нык тойды, аңлады, сиземләде...
Төрмәдә ул көч-куәте, сугышырга маһир булуы өстенә көтелмәгәнлек. кинәтлек, бер һәм берәгәйле итеп беренче сугу, ярсучанлык ыргымына һәм хис-тоемына таянса, менә хәзер шул өстенлеге юк иде Чөнки дошман аннан кыйналып тәҗрибә алды инде. Ачы тәҗрибә! Ә ин бөек һәм камил тәҗрибә җиңеп түгел—жинелеп, кыйнап түгел— кыйналып алына. Уяулык, сак булу, хәйләкәрлек—болар барысы да каты җиңелү балалары Дөрес, алар арасында куркаклык та бар. Ләкин ул хәзерге минутта Озын Сыйракта гына күренә Ә теге икесе Ачы Тәҗрибәнең көчле, акыллы, хәйләле балаларына таянганнар...
Ике ара кул сузымы гына...
Күз1ә-күз. йөзгә-йөз тору бу...
А
Божра кысыла килә. Заһидулла үз муенында элмәк-баунын ачы салкынын, кытыршы гыклыгын, тынны кыса торган тартытыш-кысылуын да тойды
Менә хәзер.
Шулвакыт.
—Эй, прекратите, друзья!—дигән үзе тыныч, үзе усал тавыш ишетелде.
Чәпчим Мәкчим'
Әйе!
Ярым ачык ишектә анын мылтыгы һәм гәүдәсез генә башы иде Менә гәүдә дә күренде һәм Мәкчим, искиткеч кызулык белән. Салам Сыйракны көлтә урынына селкеп, тышка очырды
—Ты. крещеный?!— диде Әзмәвер ана карап һәм тәрәзә ягына таба чигенеп Анын күзләре усал елтырады Менә аларны кан басты
—Ты че? Против нас?! Ты, крещеный! За этого мусульманина что ли9 За татарина’!
—Да я крещеный,—диде Мәкчим —Но я татарин! И этим горжусь!
— Гагары!—диде, акырып Әзмәвер һәм ул тагы ярты алым артка чигенде.
—Да. я вас уничтожу! Сотру в порошок'
Ул алга ыргылам лип. жайсызрак янга атлады һәм икенче бер секундта юкка чыкты...
Шул арада Заһидулла, мылтык сабы белән сугып. Дунгыз Керфекнен пычагын бәреп төшерде Үзенен ауга йөри торган пычагын
Ә арттан Чәпчим Мәкчим чакырылмаган «кунак дунгыз-нын аркасына үзенен мылтык очын терәгән иде Заһидулла иелеп, кинжалын алды да һәр сүзенә басым ясап. Тәре Керфеккә әйтте
—Еще раз встречу в моем доме, как свинью зарежу'
«Дунгыз»нын күз кабагы ныграк тарта башлады, үзе чәй чынаягы кадәр акай күзләрен шап-шоп йома иде
—Убирайся!—диде Заһидулла ана.
Чәпчим Мәкчимнен мылтыгын аркасында тоеп, теге «дунгыз» ишеккә атлады.
Ачык калган баз тишегеннән «кисекбаш», ялгыз баш күренде Заһидулла әлеге шыксыз башны кабат аска тибеп төшерде Ачык калган базны япты да. теге «баш» аңына килгәнче, баз капкачын кадаклап та куйды Кадаклар—тәрәзә төбендә, балта эскәмиядә генә иде
Ул арада ишектә тагы Мәкчим күренде
— Мәкчим абый'—чиде Заһидулла сон дәрәжәдә дулкынланган хәлдә —Чәпчим Мәкчим!
— Кил әле кочаклыйм үзенме..
— Мин дә бик сазындым сине, карендәш'
И. туганым! Чәпчим карендәш Чәпчим туган
Алар абый белән энесе кебек беркавым бср-берсенә елышып тордылар. Бер кавем кешеләре ич! Диннәре генә
Хәер. .
Алай дисән. икесе өстендә дә Бер Алла Ана тегеләй дә. болаи да ышанырга, иман китерергә, кодрәтенә баш ияргә. Рәхимле дек һәм Рәхмәт иясе дияргә мөмкин Ин мөһиме барлыгына ышану инану
Теге Башкорт Гаязы әйтмешли
И и' Жегет зәр Инәгезне Башкортмыни мин. типтәр ич Менә хатыным Жомабикә—чын башкорт кызы Ә мин типтәр инде, шул ук тазар Суны үз гомеремдә бер тапкыр да һу дигәнем булмады Хатын башкорт булгач мине дә башкортка яздылар инде Маржа булса, урыска язарлар иде Татармын язмышы шул бит анын
Чәпчим Мәкчимнен уйнак-түгәрәк күхләре өй эчен тикшереп чыктылар ла сорауга әйләнделәр
—Ә9
— Нәрсә”- Заһидулла.
—Теге?
—Кем?—Заһидулла.
-Ни?
—Пәри...—Заһидулла.
Кычкырып көлеп җибәрделәр
—Башлыклары кайда?—дим...
—Төрмәдә!
—Кайсы?
—Баз астындагы..
—Ә-ә-ә...
—Кәжә-ә-ә...
Мәкчим барып баз капкачын күтәрмәк булды. Капкач селкенмәде дә. Менә аны астан төя башладылар Сүгенү, мат, янау-чинаулар...
—Чыгарыйкмы?—диде Мәкчим
—И хтыяры ң—бәрәңге...
—Син аны кадак белән йозакладыңмы? Чәпчим, кадак белән?
—Кадак белән...
—Әйдә, воля бирик!—дип куйды Мәкчим. Ул бу кешеләрне күптән белә һәм алардан бераз гына шүрли дә иде
—Мона воля бирсәңме9 Бу бит Галәветдин лампасындагы жен генә түгел. Бу—Иблиснең ин якын туганы..
—Шулай шул!—диде Мәкчим —Аннан соң без икәү генә, алар өчәү була...
—Бездә—тагы ике мылтык! Без—дүртәү...
—Анысы да дөрес. Ну, болар явызлыкта азау ярганнар. Чәпчим, ярганнар... Бу базда ята торганының тешләрен Мәтби Гөргөрич Ыстакан юкка гына Шикәр вата торган келәшчә белән... Тешләрен суырды ич! Чәпчим, суырды...
«Карале,—дип уйланды Заһидулла.—Дөнья тар». Аннан Мәкчи.мнән сорады:
—Болар шул бандитлармыни?
—Шулар...
—Тамара куышына шушылар килде инде...
—Беләм...— диде Мәкчим.
—һы!
Алар аз гына уйланып тордылар. Сүзне беренче булып Мәкчим башлады:
—Без болай итик: боларны калдырып, безгә кайтабыз да кунабыз. Иртәгәсен күз күрер . «Кич—уй. иртә—эш»,—дигәннәр бабайлар Ә моны үз иптәшләре коткарсын төрмәсеннән
Энгер-менгер төшә башлаган иде инде, тик шулай да агачлар ышыгында бер озын, бер юан бәндәне икесе дә ачык күрделәр.
* * *
ньсезгә яхшылык эшләмә, начарлык белән кайтарыр, аш атсаң— таш атар, ди. Бәндәләрдәге явызлык билгеләре алар туганчы ук ата-бабалары җанында ята һәм алар каннан канга, балалардан балаларга, оныклардан оныкларга күчә бара. Ким дигәндә, җиде буынга кадәр. Явызжаннан—начар бәндә, яхшыжаннан—әйбәг адәм туа. Халык юкка гына: «Алма агачыннан ерак төшми»,—димәгән. Әле анын мондые да бар ич: «Бүре баласын күпме бүреккә салсан да—урманга карар».
Чәпчим Мәкчим дә, Заһидулла да агачлар ешлыгындагы ике адәм кисәгеннән бернинди мәрхәмәт, кешеләрчә килешү, бер-беренә юл кую, тормышына кысылмау, башкаларга комачау ясамау көтмәсәләр дә. керәшен, килеп туган алама хәлне бераз җиңеләйтү теләге белән, тегеләргә җилкә аша гына кычкырды:
Ю
—Барыгыз, коткарыгыз Иванны! Ул базда.. Герчәдә ята. Баз капкачы кадаклап куелган. Мич аралыгында лом бар...
Тегеләр дәшмәделәр, әмма акрын гына Заһидулла йортына таба киттеләр
—Пештеле уйнама шулар белән. Барыбер берни пешерә алмассың..
—Сун.— диде Мәкчим — Алар белән этләшеп йөрүдән дә бер файда да юк ич Чәпчим, файда юк.
Монысын гына Заһидулла үзе дә андый иде. шуна ул дәшмәде
Чангылар Биектау тавы астына килеп терәлделәр Ике ир. аларны салып, кулларына тоттылар да текә үрне тәпиләрендә яуладылар.
Заһидулланың миен бер сорау кимереп тора ите. шуна ул Мәкчимгә дәште
— Карале, юләр кеше әйтмешли, ничек син нәкъ вакытында безнен өскә килеп керден° АТУ мина хана пае бит
—Сун.— диде Мәкчим -Во-первых, мин Иваннарнын синен өйдә кунып ятуын белә идем Чәпчим, белә идем
—Шуннан?
—Ләкин бит алар мичкә төнлә генә ягалар иле .. Саклык йөзеннән
—Нинди саклык*
—Сун бит алар Малмыж төрмәсеннән качып кайтканнар!
— Һы' -Заһидулла ымлыгы кышкы һаваны кисте.
— Карыйм, көпә-көндез синен өйдә уг яна Димәк, бу Заһидулла, лим Ул кайткан, дим Во-вторых, шул инле Чәпчим шул
Өйдә ут янмады минем, мич янлы
-Әнә шул бит инде! Каян күрим ди мин өйдә ут янганын9 Морҗадан аждаһадай каергала-бөтерелә кара төтен чыкты
Шунда сүт өзелде.
Алар шыпырт кына урыс капкадан кердетәр лә. караклар кебек шым вә сак калып, болдырга күтәрелделәр. Тегеләр белән бәрелешүдән сон күңелләренә шом кергән иде Шом керсә, шым буласын.
— Кая югалдын син?—дип. ачуланып каршы алды Мәкчимнен хатыны.
-Мин. Аннушка, иске дустым, аучы һәм балыкчы Захидушка янына бардым Беләсең бит аның өен Аръяктан чыгып бирге якта йорт салды
«Захидушка»,—дип көлемсерәде Мәкчимнен бу сүзенә риза булмаган Заһидулла.
— Захидушка бүген бездә куна, үз өе суык, якмаган — диде керәшен
—Ярый, ярый,-диде чатын —Ә аңарчы барыгыз, аттырыгыз мунчага' Ненавижу татарскую вонь..
-һы! Хо-хо! Әйтте бу,—дип. тагы эченнән генә уйлат шы Заһидулла - Бер көнгә күбрәк түгелме сон бу? Әле «Татарье». әле «Захидушка». әле «татарская вонь». Дуңгыз бо.тгушкасы исе белән перегар исе гиган «вонь» сизелми анын борынына »
Шунда ул ой стенасы буйлап чабып йөрүме бихисап тараканнарны күрде Үзләре кап-кара, житмәсө әле мыеклы
-Алар мунчага ашыктылар..
Сүзсез генә чишенделәр. Мунча ифрат кызу ягылган иде Бер олы чүмеч су салганнар иде мичнен кара ташларына, ап-ак пар күтәрелде Үзләре дә берәр чүмеч су белән коендылар.
—Ха!—диде Мәкчим —Әйдә, ин беренче сине чабам
—Давай!
Заһидулла атлет гәүдәсен ләүкәгә салды. Мәкчим аны котырып чаба баш иглы
—Хәзер менә Түз генә Бөтен тәненне камыр итәм Чәпчим, камыр итәм
Чирек сәгать чабуга. Мәкчим шул кадәрле хәлсезләнде ки
—Жигтеме. тагар ’ Ә.ттә үлдеңме?—дип сорарга мәжбүр булды —Өстә, керәшен!
—Нәр-с—әә?
—Ташка су сал, дим...
—Син, ананны корт чаккан нәрсә! Коръәненә кадалган мулла! Синең тәнен тимердәнме әллә? Чәпчим, тимердән...
—Менә шуны чабып, үзен әйткәнчә, бодай камыры яса! Тавык тәпие аскан нәмәрсә...
—Тьфү!—диде Мәкчим һәм, себеркесен ташлап, мунчадан чыгып ук китте. Аннан, кире ишекне ачып, иске бүреген ләүкәгә ыргытты:
—Минем хәл бетте. Тимердән камыр ясап булмый. Калганын үзен чабын...
Заһидулла ташка су өстәде дә үзе һәм үзенчә рәхәтләнеп тагы чабынды. Аннан бүреген салып, тышка чыгып йөгерде һәм, ак кар дингезенә чумып, ак аюдай киерелеп аунады. Аның бу мәленә кызыккан Мәкчим дә карга чумды, Ләкин бер-ике аунагач:
—Әллә-лә-лә, бетте әкәлә!—дип, кире мунча эченә йөгерде. Анын артыннан Заһидулла да атлады. Үз аркасында кыздыручан-кызыксынучан караш тоеп.
—Әйдә, хәзер сине чабам...
—Дабай!
Ташка су салдылар. Кара мунчаның кызуы бетмәгән иде әле. Башына бүрек киеп, татар керәшенне чаба башлады:
—Кызуы бармы, Мәкчим абый?
—Булмаган кая! Чәпчим!
—Эссесе тәнеңә җитәме?
—Җитмәгән кая! Чәпчим!
Ул тагы пар өстәде:
—Ә хәзер?
—Чәп-чим...
—Менә болай?
—Ай-яй! Чәп-чәп-чәп-чим инде...
—Әйләнеп ят әле...
—Әллә-лә-лә... Калмады хәле!
Мәкчим тагы тышка чыгып йөгерде...
... Ашыкмый гына бик ихтыматлап юындылар. Бер-беренен аркаларын кечерәк бишмәт кадәрле мунчала белән ышкыдылар, юдылар. Бу халәттә алар чыннан да ике туганга бик охшаган иделәр.
Мунчадан кайтканда Заһидулла сорады:
—Мәкчим абый, каян таптың син ул юләр сүзне?
—Кайсы сүзне?
—Захидушка... Чүт кенә закидушка түгел...
—Минем марҗа сине шулай атый...
—Һы! Захар дип, үзләренчә әйтсә, яхшырак булыр иде. Хәер, нинди Захар булыйм ди мин...
—Сине ошата ул. Менә шуңа син аңа «душа», «душка»...
—«Душа», «душка» булырга хатының мине белми дә ич. Күрүе дә беренче тапкыр...
—Аңа синең хакта икенче бер мадам сөйләгән...
—«Тамара!»—дип уйлады Заһидулла эченнән генә сөенеп.
өрәге сулкылдап кайтып керде Заһидулла Мәкчимнәргә. Керде, дип... Мәкчим белән икесе бергә кайтып керделәр. Керсәләр... Әйе инде! Керсәләр...
Өстәл өстендә нинди генә нигьмәт-сый, азык-төлек, ризык-бизәк юк!
Йә, Ходай!
Й
Колхоз дигән нәмәрсә кешене—ач крәстиянне—юньләп ашатмаган көннәрдәме бу? Хәтта Мәкчимнен дә түгәрәк-жете күзләре тиен койрыгы кебек Үйнап алды.
Эх!
Өстәл өстендә, дөресрәге, анда жәелгән сары ингән ак эскәтер өстендә тозлы гомбә. тозлы кыяр, тозлы кәбестә, тозланган дуңгыз салосы, вакланган тозлы суган кыягы, тозлы шалкан, тозлы торма, тозлы мүк жиләге (?), тозлы помидор һәм тоз савыты (??) тора иде Болар өстенә тозлы «мат»:
—Кайттыгызмы, мать вашу, гололобые9! С легким паром, татарские князья!—Ә ул. бу сүзләрне әйткән маржа, эче-жаны белән әвәлгечә жен булып калса да. төс-кыяфәтенә килгәндә—хәйрани бер гүзәл зат иде: өстендә зәнгәр күлмәк, ул карасу челтәрләр белән каймаланып алынган. Аксыл-сары чәчләре көлтәләнгән, зәнгәр күзләренә күкнең фирүзәлеге күчкән, әлеге нәни зәнгәр гөмбәзләрдә ниндидер яшен угы елык-елык килә Ярый әле күкләре дөбердәми
—•Йә. Алла!—диде эченнән генә Заһидулла-дәрвиш —Минем бит яшәү ихтыяжым бик гади генә иде. Табигать-Ана. Хатыным. Балаларым Урман-Елга-Болын тирәсендә үз Йортым Башка берни дә кирәкми Башка беркем дә кирәкми... «Беркем дә» дигәне—башкалар тормышына кысылмыйм, алар да минем яшәү рәвешемә, хәяти омтылышларыма. Кодрәт алдында үземчәрәк баш июләремә, «үзләренчә» мәгънә-фикер эзләп, мин Колында инсани булмаган тайпылышлар табып, яисә р рәхәт—ләззәтләре өчен Чиста Жаныма тозаклар корып, көчсез булган ихтыяр көчемне сындырып-жинеп, мине теләмәгән гөнаһларга кертмәсеннәр иде. Кешеләрне бит әшәкелеккә шайтан кертми, бәндәләр бер-бересен юньсезлеккә өстериләр . Күр инде менә моны: жаны тулы — усаллык, ә тышкы кыяфәте—әүлия, фәрештәнең үзе.
Өстәлгә самогон кунаклады. Ул өч литрлы шешә белән иде. Мәкчимнен хатыны тагы Заһидуллага кара яндырып карап аллы Менә шунда гына күрде ул: бу хатын бит бөтенләй яшь икән әле. ана күп булса, утыз-утызбиш яшьләр генә булыр. Һәрхәлдә, кырыктан да узмаган әле ул. Чәпчим Мәкчимнен «минем карт маржа» дигән сүзләре лә уйнап кына әйтелгән икән бит Ә инде усаллыгына килгәндә, ул бу тормыштан бетәшеп калган, яши-яши хәле киткән һәм дөньяга ачуы чыккан Революция вакыйгалары, гражданнар сугышы, колхозлашу галәмәтләре анын жанына курку белән бергә ниндидер гайре табигый ярсу да салган, күңелен китекләгән. Рух утларыннан кара күмер генә калдырган.
Эх, дөнья! Эх-эх, дөньякай Бу дөньяларда ничек түзәсен. балакай?
Күр инде Мәкчим хатынын' Әле бер сәгать элек кенә ул бишмәт кигән, олы киез итекле лыбыжгы бер маржа иде Ә хәзер’ Мунча юынып кайтканнан сон. анын йөзенә матур алсулык йөгергән, ун бите бераз кызышып та тора кебек. Күзләре елтырый әнә. казак йомшаклары бик тә нәфис икән
Дүртенче дистәсен ваклап килгән Заһидулла хатын-кызның шулай кинәт кенә матурланып китүен, ана ниндидер илаһи бер кыяфәт керүен һич тә аңлап бетерә алмады Анын Заһидәсе лә. шулай киенеп ясанып, тиз генә матур халәткә күчә белә иде Ә Тамара?
Ах! Тамара. Тамара
Әнә Мәкчим хатынының күзләренә ат тоягы баскан
Ашап утырдылар Стаканы белән тутырып бирсәләр дә. Заһидулла самогонга кагылмады Мал мыж мулласы кулыннан тота кебек иде -Эчмә' Син бит мөселман, ә мөэмин затлар хәмер кулланмый •
Мәкчим хатынының мона бик нык ачуы чыкты
Син нәрсә, князь’! Үзеңне әллә кемгә санап эчми утырган буласын.
— Ул безнен күек. муенына тәре такмаган.—диде керәшен — Мөселман буларак эчмәсә дә жарый Көчләмә'
Ә хатын отыры кыза төште
—Революциядән соң христиан да. мөселман да юк! Барыбыз да бер төсле, бер тигез.
— Шулай микән9—дил тик белдерде Заһидулла.
— Нигә шулай булмасын, хәзер безнен илдә урыс га. татар да юк. Без— революция балалары.
—Һы!—ымлык пышылдап кына диярлек әйтелсә дә, аны Мәкчим дә. хатыны да ишеттеләр һәм шушы «һы» аларны өстәл яныннан кузгалырга мәжбүр итте.
Караңгылык үзенен кара шәлен дөнья өстенә салган иде инде. Тәрәзәләрдәге утлар да сүнгән, бары ара-тирә урам эзләренең генә өрүе ишетелә Шул өрү күңелгә ниндидер сискәнү сала, шом кертә, нидәндер җан куркынып китә Абзарында! ы ат кинәт кенә ялларын селкеп-селкеп. пошкырып куеп, өркеп китә бит әле. Шундыйрак хис кичерде Заһидулла, үзен өркеп киткән хайван белән чагыштырды.
Гүя Күкләр аңа нидер пышылдады Ни мон-аһән ул9 Ни алхәбәрләр? Анын җаны бу сорауларга җавап таба алмады. Бары ниндидер эчке бер тоем, күңелмен ин нечкә кыллары гына тота алган сиземләү ана бу төндә ниндидер бер үзгәреш буласын сөйлиләр иде.
Мунчадан сон. бигрәк тә каты итеп чабынудан сон тәне изрәгән идеме, ул бик тиз йоклап китте. Ләкин төн урталарында бастырылудан кинәт кенә уянды.
Өстендә җен ята иде
Ул җен-пәри, гүзәл хатын-кыз кыяфәтенә кереп, анын колагына утлы сүзләр пышылдый:
—Син мина ошыйсын Мин сине яратам. . Мин сина бирелергә телим..
Заһидулла сикереп диярлек торып утырды
—Син юләрләндеңме әллә?! Мать твою!
—Мин синен карда аунаганыңны карап тордым. Син—көчле татар! Син—чын ир!
—Акылыңа кил! һы!
—Юк. юк! Мин сине телим.
—Менә Мәкчимгә әйтсәм, теләгеңне күрсәгер...
—Ул—йомшак ир инде. Аңа балыкка, ауга йөрү дә. самогон гына булсын. Тагы дунгыз салосы
Заһидулла өстендәге япманы атып урыныннан торды. Хатын аһылдап караватта үксеп калды, ул ун кулы белән мендәрне төя иде Үзе кычкырып диярлек елый...
«Рәнҗеттем. Рәнҗешле хатын-кыз бик үчле була,—дип уйлады Заһидулла.—Мәкчим кая соң әле?»
Тәрәзәгә баккан иде:—Әне-кәй-ем!
не-кәй-ем!
Анын өе яна икән бит..
Үз йортына кадәр ара ике чакрымлап булса ла. Заһидулла ут яктысында тәрәзә пыялаларына кадәр күрде бугай.
Ул караватта үксеп-шыншып яткан хатыннын җилкәсеннән тотты: —Мәкчим кайда?!
—Кит моннан!—дип, тыпырчынып җилкәләрен куырды—җыерды тегесе.
—Мәкчим кая китте, дип сорыйм... Әнә тәрәзәгә кара әле: минем өй яна .. Мать твою!
Хатын да. елавыннан туктап, айнып китте һәм урыныннан торып тәрәзәгә бакты. Ул куркынган иде
—Максимның кая киткәнен белмим. Захидушка.—диде.
Ә
Тышта кар шыгырдады Ул вакытта Заһидулла киенеп беткән иде инде, ишек алдына атылды Ишектә үк ана Мәкчим очрады
— Минем өй яна!—дип акырды УЛ ана. Йорт хүжасы бераз каушап калган иде, ләкин үзен кулга тиз аллы:
—Киттек! Чангыларынны так.
Алар, берара узуга, Биектау үрен шуып төшеп. Заһидулла йортына таба җилдерделәр Шулвакыт жил чыгып, ут капкан йортны тагы да шаштырып җибәрде. Ялкын көчәйгәннән көчәя барып, алар килеп җиткәндә, түбәгә үк үрмәләгән иде Җилме, нәрсәдер өзлексез чиный, улый, дулый, сызгыра «Өйдә берәрсе бар мәллә?»—дип. эчтән генә сызланулы уйланды Заһидулла. Ул кичтән жан елавын, купеле китеклеген хәзер генә анлады: анын үз куллары белән салган йорты яначакка булган икән. Әлеге өи күмергә әйләнгәнче үк анын Рухында кара кисәүләр яткан ич! Нәрсә бу? Күкләр кисәтүеме, әллә Заһидәсе күз яшьләре рәнҗешеме? Хатын-кыз рәнҗеше ачы җимешкә әверелер, ди бит Әнә бүген төнлә Мәкчим хатыны да ана бик нык үпкәләде, рәнҗи-рәнҗи караватта үксеп ятты Анын да бер каргышы төшәрме9 Ләкин Заһидулла үз туганыдай яраткан Мәкчим абзасыннан узып, анын әле шактый яшь булган хатыны белән йоклап ята алмый бит инде Бу чын мәгънәсендә дуслыкка хыянәт була, мондый эшне оятсыз бәндәләр, кешегә бөҗәк итеп караган намуссыз адәмнәр, иманы-дене булмаган кешеләр генә эшли ала...
Анламассын дөньяны!
Алар ялкын чорнаган өй янына килеп бастылар .
—Эчтә тегеләр юк микән?—диде Заһидулла пошынып.
—Ишекне ачып карыйк.
—Якын барма! Йә эчтән ялкын бәрер, йә өстенә өй ишелер
Ул чаңгыларын салды, аларны карга кадап куеп. Мәкчим яныннан бераз читкә китеп, кар өстенә тезләнеп елый башлады
И, бу татар башы ниләр генә күрми Үз кулларым белән, күкрәк көчемне жәлләмичә салган йортым бит Йә кемнәргә зыяным тиде инде минем? Бер ел эчендә бер-бер артлы әтәй-әнәй үлүе генә җитмәгән, менә газиз йортым да күмергә әйләнде Өченче кайгы бу
Ул сыкрый, хәтта тешләрен шыкырдата иле Чәпчим Мәкчим анын янына килмәде, берара ынгырашсын-еласын. диде Аннан сон тынычланачак ул .
Кышнын таны озак йокылы. .
Иртәнге яктылык инеп килгәндә сәгать тугызлар чамасы иде инде Кара кисәүләр генә калган өи урыны кояш нурларында бик тә ыржаеп, ифрат ямьсез күренде Баш очыннан ниндидер кошлар канат пырылдатып узды. Заһидулла аларны күрмәде Көяз наратлар үз ботакларында кар мендәрләре күтәргәннәр, ул моны да абайламады Ир бераз хәлсез, күпмедер гамьсез иде Дөньяның мәңгелек түгеллеген, беркөн үзенең газиз гәүдә-тәне дә шушы кара күмерләр кебек кара балчыкка әйләнәсен бөтен күзәнәкләре. каны-жяны. акылы-аны белән тойды ул Кара туфракка гына кер
Шулай булгач, якты дөньяда яшәү үзе үк мәгънәсезлек түгелме? Әгәр яшәү—Олуг Мәгънә икән, анын үлем белән тәмамлануы үзе үк Мәгънәнең Мәгьнәсезлеге ич' Ни өчен яшибез без9 Яшәүнен Ахыр Максаты ни дә? Яшә. яшә дә юкка чык, имеш
Заһидулланың баш миендә бер умарта бал кортлары гөжли иде һәр бал корты—бер четрекле. ахыр җавабы тәгаен билгеле булмаган авыр сорау.
Ә дөнья, бер уйлаганда, гүзәл ич' Бары матурлыкны күрә белергә генә кирәк. Ә монып ин ансат юлы—ямьсезлекне яшерү Яшәү—барыбер рәхәг Бу хискә-уйга килү өчен җир йөзендә Матурлык һәм Яхшылыкны күбрәк очратасы иде Җиһан капма-каршылыклар белән тулган Аллаһы һәм Иблис. Материя вә Бушлык, Тәртип һәм Хаос. Яшәү һәм Үлем.
Чын вә Ялган, Ак һәм Кара, Яктылык вә Карангылык. Вакыт һәм Вакытсызлык. Яхшылык вә Начарлык, Матурлык һәм Ямьсезлек...
Нәрсә ул Инсаннын Яшәү рәвеше? Ямьсезлекне яшерү. Әдәбият- сәнгать тә, шул ямьсезлекне яшереп, матурлыкны купайтып, балкыгып күрсәтү. Яхшылык үзе дә матурлыктан тора, алар бер-бересен баетып, Адәми зат Тулы Камиллеккә, Чын Гармониягә омтылырга һәм күпмедер дәрәҗәдә ал арга ирешергә мөмкин.
Заһидулланы кемдер җилкәсеннән тоты.
—Ташла авыр уйларыңны' Үзеңне кулга ал! Бирешмә, дәрвиш .
Малмыж мулласы тавышымы бу? Шуңа охшаган ич..
Ул күзләрен ачты. Каршында Мәкчим тора икән:
—Кузгалыйк...
—Кая?
—Биектауга... Чәпчим.Биектауга...
—Кайтмыйм мин ана...
—Кемгә?
—Кемгә, дип...
—Миңа кайтасын бит,—диде Мәкчим
—Әйдә ямьсезлекне яшерәбез!—дип куйды кинәттән Заһидулла.
—Нинди... кайсы ямьсезлекне?
Заһидулла кисәүләр өелеп яткан өй урынына күрсәтте
—Әнә теге...
—Аңладым,—диде Мәкчим.—Чәпчим аңладым.
—Киттекме?
—Әйдә! Ямьсезлекне яшерәбез..
Алар кисәүләр янына килделәр. Кара күмерләр җирнең тән ярасы кебек...
Борылышта ат пошкырды.
Әхмәдулла!
«И, туганым, минем йөрәк ярамны белеп кенә йөрисен инде».— дип уйлады Заһидулла. Аннан сон куанычына сыя алмыйча, шатлыгын дала буйлап чабучы ат итеп, кычкырып көлеп җибәрде
—Әхмәдуллау!
—Әү, Заһи, ие, дулла...
—Минем йорт янганын белеп бу якка чыктынмы?
-Ие...
—Сөенәсеңме минем өй янганга?
—Вәт, юләр! Туганымныкы түгел, дошманымның йорты янса да көенәм мин.
—Ә мин сөенәм.
—Вәт чашкан тәре'
—Бу йортым янды, хәзер үз өемә авылга кайтам. Заһидәм белән Галимулла улым янына. Юкса сагынып-саргаеп үләрмен мин аларны...
аһидулла белән Әхмәдулла кочаклашып ук күрештеләр: —Өйдә бары да тәртипме9—дип сорады Заһидулла —Тәртип!
—Заһидә?
—Шәп кенә ята Ул колхузга керде бит.
-Ә-ә?!
—Шулай инде Габдрахманнар көчләделәр .. ШУНСЫЗ. —Һы!
—Менә шулай...
— Галимулла улым?
—Чалт! Мүкәли, җәяүләп тә ала...
З
—Синен чанаңда көрәгең бармы ’
—Ба-ар...
—Әйдә ямьсезлекне күмәбез.
—Монымы? Бо-ла-ар-нымы?—дип сузды Әхмәдулла, кара кисәүләргә төртеп күрсәтеп.
—Боларны!
—Моны,—диде Мәкчим дә, янган өй урынына ымлап -Чәпчим, моны...
Өч ир таза гына эшләп алдылар. Өй тирәсен янган бүрәнә, кисәүләрдән арындырып, кара күмерләрне кар белән күмделәр Заһидулла, бу кара урын юкка чыгуга, иркен сулап КУЙДЫ Күнеленә, битарафлык ук булмаса да, ниндидер яктылык керде, жаны җылынып, тынычланып калды
«Яшибез әле!—дип уйланды ул эчтән генә—Әле эшлиселәр, төзиселәр дә алла. Яшибез әле. яшибез' Безнен халыкны да. әнә. ни дошманнар гына кысмаган да кемнәр яндырмаган, кисмәгән, асмаган һәй. саный китсәнме?! Меннәрчә ел эчендә ничәмә-ничә татар дәүләтләре булмаган. Җимерелгән алар, янә калыккан Теге, көлдән туган әкияти кош кебек
Кеше күңеле дә шундый ул дөрләп яна да көлләр генә кала. Ләкин шул көлдән тагы яна туыш, кабат калку-балку булып ала Шу на күңел пычрак су сала торган ләгән түгел, ә ләгыль-якут—янып-ялтырап торучы асылташтыр
Яшә, Татарым!
Яшә. Татар угылы Татар Заһидулла1-
Шушы уйлары эчендә. Чәпчим Мәкчимгә мылтыгын, балтасын калдырып, ул туган авылына юл тотты Әхмәдулла атында, билгеле
Заһидулла чыннан да улын һәм хатыны Заһидәне бик сагынган иде Бер көн эчендә бит. Теге вакытта Малмыж төрмәсендә күпме ятып та мондый сагыну-саргаюга дучар булмаган, тармаган иде Ул сабырсызланып, эчтән генә авыр сызланып, очрашу мизгелләрен көтте Улына ни диясен, Заһиләгә ниләр әйтәсен уйланып кайтты
—Ку әле атыңны!—диде, ниһаять. Әхмәдуллага.
—Болай да шәп юырта ич,—диде тегесе
—Тизрәк кайтып җитәсе килә
—Тәкатен кордымы’’ Тәкбир әйт. тынычланырсың,—диде Әхмәдулла, атын куа төшеп
Көн уртасы җитеп килгәнгә. Күктәге Көнбагыш яхшы яктырта иде Уйларын куертып, берән-сәрән, эп-эре кар бөртекләре төшә Кыш өчен чагыштырмача җылы һавада изелеп-мәлжерәп кашу үзе үк тәнгә талгын рәхәтлек, җанга үтәли ләззәт бирә Боларнын гаиләсе белән очрашуның алшатлыгы, алкуанычы икәнен Заһидулла бик яхшы анлый. әнә шул нәни генә сөенечнең йорты яну көенечен Ярмәкәй тавы кадәр таш белән каплый алуына ул бер яктан аптырый төшсә, икенчеләй караганда, үзеңдә шундый ипле-игелекле тынычлык тууына гаҗәпләнеп тә куя иде
Әхмәдулла—сабыр кеше, гадәтенчә артык сөйләшми Ә менә эшкә дисән, ул чын мәгънәсендә ирекмәс жан, үжәт. ифрат тырыш, ялкаулыкның ни икәнен белмәгән ихлас татар иде Берәрсенә файда күрсәтсә, шундук оныта, нидер-нәрсәдер даулап-буталып, кешеләрнең эчен пошты - рып йөрми «Кешегә файда китер дә суга сал. адәмнәр белмәсә, базык белер»,—ди халык Бу әйтем-мәкаль нәкъ Әхмәдуллага карап әйтелгән
Ат пошкырып куйды, Әхмәдулла колак салды. Заһидулла борын эченнән генә ниндидер бер көйне көйли Үзе җырларга бик яратмаса да. туганының әлегә монарчы ишетелмәгән бер мон-аһәнне көйләп баруы аны әсәндереп җибәрде, чөнки Җаны-Рухы белән ул йомшак күңелле, дустанә бәгырьле, ачык йөрәкле инсан иде
Нинди көй бу’’—диде ул Заһидуллага
— Милли көй,—дип. Тукайча жявал бирде анысы да
—Милли икәне күренеп, беленеп тора. Кем чыгарган бу көйне? —Мәкчим!
—Керәшенме?
—Нәкъ үзе...
—Әйдә, сүзләре белән дә суз, көен дә ачыграк итеп жиффәр инде. —Тынла алайса:
Коелардан су алганда, Төшеп калды чиләгем. Дөнья безгә—ачы миләш. Кемнәр каба җиләген?
Ат тагы пошкырды, йөгән тәңкәләрен уйнатып алды, башын чайкап дугасын селкетте. Ул да жыр тынлый иде булса кирәк, чөнки юыртудан атлауга—ады мнарга күчте...
Ә Күктә—Кояш!..
Аның нурлары ак кар диңгезендә чагылып китә дә ике юлчының да күзләрен камаштыра. Бәлки атныкын да...
—Шәпме?—ди Заһидулла Әхмәдуллага.
—Нәрсә шәпме? Көнме..
-Жыр?
—Ә, керәшен көе...
—Әйе, Чәпчим Мәкчимнен керәшен көе?
—Менә дигән!
—Әле син аның үзенең җырлавын ишетсәң...
—Шундый матур тамаклымыни?
—Алтын тавышлы ул!
Алар тагы бер кавымга сүзсезләнеп калалар, һәркем үз уенда... Кеше күнеле—төпсез кое. Бар, аның нәрсә уйлаганын белеп кара! Ул уйларның йөздән туксан тугызын, меннән тугыз йөз туксан тугызын һәркем үзе белән кабергә алып китә. Һәм гүрдә яталар бергә...
Авыл очында аларга күмхуҗ рәисе Габдрахман очрады:
—О! Ах-ха!—диде ул Әхмәдуллага.—Апкайтасыңмы бу мунча пәриен9 Качкынны!
—Син үзен пәри,—диде аңа Заһидулла, тешләрен агартып.—Ә качкын булырга мин закун бозган, дәүләткә каршы кеше түгел.
Әхмәдулла сак кына анын аркасына төртте: «Кычкырышма, янәсе. Закуны да, дәүләте дә болар ягында.»
—Син киреләнеп йөргән буласың, Заһидәң үз теләге белән колхозга керде. Әнә бик тырышып эшләп йөри. Фермада бер игеп маллар карый. Сиңа да акылыңа килергә вакыт.
—Мин үз акылымда...
—Улың да...
—Нәрсә булган улым Галимуллага?
—Балалар бакчасына йөри...
«Мать твою!—дип куйды Заһидулла эчтән генә.—Сабыйны караучы да юк микәнни? Бу Заһидәне әйтер идем инде. Бала белән утыра алмыймыни ул?!»
«Ә син үзен?—диде ана эчке тавыш. Син улыңны карарга аңа булышырга тиеш ич. Үзең Нократ аръягында... Качкын, ялгызак!»
абдрахманның тәкәллефсезлегенә шактый ачуы килсә дә, Заһидулла әллә ниләр уйлап баш ватмады, Әхмәдулла чанасында өенә ашыкты. Беренче омтылышы—улын күрәсе килү уе булды. Ә менә Заһидәнен колхозга керүенә карата анда начар тойгы, хәтта ниндидер лышпырдык хис туды. Шушы Габдрахман, Габдуллаларның үз хатынын сүз белән
Г
көчләп жиңүләре бу адәмнәре карата җирәнгеч уйларны да барлыкка китерде Ждны-тәне белән ифрат ирекле, үзенчә генә яшәүгә гадәтләнгән, шушы яшендә дә чикләүләрне кабул итмәгән, кемгәдер баш ияргә өйрәнмәгән ир заты буларак. Заһидәсенен тегеләр коткысына бирелүе, анын белән бер кәлимә сүз дә сөйләшмичә, бер кәррә лә кинәш-табыш итмичә күмхуҗга керүе анын горур күңелендә, мәгърур җанында ачу уты кабызды, коточкыч ярсу тудырды
Өй ишеге бикле иде. төшгән сон Заһидә эшкә киткән булса кирәк. Улы кайда9 Анын бердәнбере. Галимулласы
Тышта, абзарлары тирәсендә дә беркем күренми Атлары да тавыш бирми, алар, хег йорт хужасы кайтуга, кешнәп үз яннарына чакыралар, борыннарын пошкырта-пошкырта солы яисә башак ашыйлар, ана сыйпаланып иркәләнергә яраталар иде. Ул авыр сулап абзар ишеген ачты Әнә. бурлы бия монда икән. Язга ул колынларга тиеш, күмхуж эшендә җигелеп йөрмәс ич Имезәк сыер да бурабзарда. кечкенә бозавы да янында. Димәк.
Әйе. димәк Колхозга Заһидә күк айгырны һәм кырыкмыш тайны биреп кергән Ул сарыклар сараен да ачты Алар, шөкер, арыклар түгел, бер тәкә һәм оч баш сарык Яннарында бәкәйләре дә керт-керг сикереп йөри, Заһидә элеп куйган миллек яфракларын чемченгән булалар
«Ну. Заһидә1 Мать твою! Абыстай булсан да. ни әйтим Берәү әйткән ди бит: «Февраль микән, март микән, гыйшык микән, дәрт микән».—дип Гыйшыгын чүпкә очырыйм, сыртынны каехтарга дәрт бар барын Сагынып кайткан илем, сыктап торам Соң минем бу маллар белән Нократ аръягын күчәсем килгән иде. Яна тормыш башларга Икебез. Бернинди күмхужларга кермичә ялгызак атаказ булып яшисе теләк көчле иде бит. Әлбәттә, синен белән Улым Галимулла белән Планнарны җилгә очырдың.»
Шулвакыт капкадан Заһидә үзе килеп керде:
—Заһидулла! Аһ-аһ!
Ире ана каш җыерып, астан сөзеп кенә карады:
— Ике ат белән тана бозауны кая илттең?
— Калхузга. .
—Үз теләген беләнме?
—Габдрахманнар мина колхозга керергә куштылар
—Син9
— Куркыттылар мине. «Әтиен—мулла. әниең—абыстай, аларны авылдан сөрәбез»,—диделәр
—Тагы ниләр әйттеләр9
—«Иренне тагы Малмыж төрмәсе көтә, диделәр. Әтиеңә дә пулә ә гер. әнә Түнтәр хәзрәте Ишми ишанны Малмыжда 1919 елны ук аттылар*.—дип куркыттылар.
Ир бераз тынычланды Юк. Заһидәсе ана каршы килеп, киреләнеп түгел, ә әти-әнисен һәм аны яклар, саклар өчен күмхуҗга кергән икән. Шулап, төшенеп җитми генә. Бухты-барахты гына чишә торган төен түгел бу
- Галимулла кайда?—дип сорады ул хатыныннан
— Әниләрдә .
Габдрахман: «Балалар бакчасында».—диде ич
Анда ул әни авырганда гына булды бит Габдрахман күзгә төтен җибәрергә ярага инде ул..
Мәсьәлә ачыкланды, анын ачуы бөтенләй үк басылды Ул хатынына яратып, ымсынып карады Заһидәсе дә бу сагынулы-сөюле карашны тиз сизде
Әйдә, өйгә керәбез
— Киттек!—диде ир сабырсызланып.
Чолан ишегенә эленгән иде өй ачкычы «Әй. хәтерсез баш. керфексез каш. тип сүкте Заһидулла үзен — Безнең өй болай гына бикләнә ич.
ачкычы һәрвакыт келәт ишегенен тоткасына эленә. Менә бит: ачу өстенә кычу, димәктән...»
Өй алды ишегеннән керүгә, ул хатынының биленнән кочаклап алды. Йомшак-тыгыз гәүдә ана сарылып катты:
—Заһидулла, жаным...
—Әү, матурым...
—Син бездән бу өйдән мен ел элек киткәнсен кебек тоела...
—Мен ел элек мин хатын-кыз булып яшәдем, ахры...
—Ә мин ир булыпмы?
—Белмим... Моннан миллион еллар элек ат булып яшәдем кебек тоела мина...
—Мин сыермы?
—Кем белә?! Берничә миллион еллар элек мин абага идем бугай...
—Ә мин абага чәчәгеме?—диде хатын, анын куе-кытыршы кара чәчләрен сыпырып-иркәләп.
—Мин абага булсам, син чәчәге дә чәчәге инде,—диде ир, аның иреннәреннән, маңгаеннан, колак йомшакларын үбеп
—Мин өзелеп-өзелеп сагындым сине. Аһ-аһ!
—Мин дә сагындым!
Ир хатынын кулларына күтәреп алды да өйгә кереп, түшәккә салды...
... Заһидә бар йөзенә тулы канәгатьлек чыгарып, ләззәт шаукымында түшәмгә карап озак кына ятты. Аның колаклары шаулый иде. Нинди шау-шарлавык бу? Кышкы көндә әллә челтерәп чишмәләр агамы?
Ә-ә-ә!
Ишек тоткасына эленгән йозак белән ачкыч бер-берсенә җилдә бәрелеп зенләп торалар ич...
Йозак һәм ачкыч...
Заһидә вә-һәм Заһидулла...
Ай, озак булды ул Нократның аръягында. Чыннан да тоташ мен ел... Әнә өе дә янган икән. Заһидә аны Әхмәдулладан ишеткән иде Шул янгында ире үзе дә янып үлмәде микән дип, төне буе керфек какмады, елап чыкты ул.
И. Ир Заты!
Беләсеңме сон син хатын-кызның мондый авыр кичерешләрен9 Аңлыйсынмы син, аның тормыш итешләрен, көнкүрешләрен? Ул бит синнән бернәрсәне дә артыгын сорамый.
—Җылы түшәк...
—Көн итәрлек мал...
Әгәр дә назлау-сөюгә җитмәсә, яисә дәртен булып та дәрманын калмаса—Ул көтәр...
Тормыш итәм дип йөреп тә. көненчә хәләл акчаң, тапкан малын булмаса—Ул көтәр...
Бары анын—Мөәннәс Затының—сиңа булган тулы ышанычын, ныклы өметен генә югалттыра күрмә. Алар югала икән, иң беренче, син—гаепле Чөнки хатын-кыз нәфисжан, нечкә зәвык иясе, хисләр колы. Ул акылына каршы эшләр дә эшләргә мөмкин. Син аны рәнҗетмә, үпкәләтмә. Җылы түшәгендә озаграк сөй, күбрәк назла. Ул шуңа мөкиббән китә, коргаксыган чишмә кебек өзелеп-сызылып, сыкрап-сукранып яңгыр яуганын көтә:
—Ник яумый инде бу яңгыры?!
Әнә шулай уйлады җылы түшәктәге Заһидә.
з йортында хатынын назлап-иркәләп, улын сөеп ике атна торуга, Биектаудан ана Мәкчим килде. Үзе чаңгыга баскан, этен иярткән —Чык әле,—дип чакырды ул аны ишек алдына.
— Мәкчим абый!—диде ана Заһидулла—Мин сездә мунча керенеп. тархан-морзалар кебек сыйланып яттым. Син өйгә чәйгә дә кермисенме*’ Шалить, брат! Татар татарны мәйгә түгел, чәйгә булса да чакыра ул. Бергә ингә-иң яшәүче урысны да түргә утыртып кунак итә ала. Шунсыз татарнын кунакчыллыгына, кин күңеллегенә төкерәм мин. Беләсеңме Казан университеты галиме профессор Фуксны? Милләте белән немец булса да. ул татарнын кунакчыллыгы, өстәл өстендәге сый-нигьмәте. азык-тәгаме турында нинди шәп язмалар калдырган'
Анлады Мәкчим. «чәпчим* анлады: чит җирдә. ятрак кешедә Заһидулла үзен тыйнак тотарга яратса да. үз йортында ул әнә патша. хан- солтан икән. Кара инде анын бөердән чыгарып кына сөйләшүен. Юкса үзен мин-минлекле адәм дип тә булмый Әмма горурлыгы үзенә торырлык!
Заһидулланы иснәштереп торучы эткә ул: «Пшал!*—диде лә. чангыларын салып куеп, йорт эченә керде. Өй җылы. янарак кына мич ягылган, кайнап утырган итле бәрәңгедән чыккан пар аз гына түшәм- стеналарны чылатып-сулатып алган Алгы яктагы караватта сабый уйнап утыра, үзалдына сөйләнә, кинәт кенә чырылдап көлеп җибәрә
Рәхәт монда! Күнелле!
Йорттагы җылылыкны гына түгел, ниндидер нурлылыкны да сизде Мәкчим Гадәттә өйгә нур яхшы күнелле. чиста, пөхтә хатыннар белән бер гөнаһсыз нарасыйлардан инә Гүя фәрештәләр, алар өстендә очып йөреп, нур тараталар. Кояш нурлары гына түгел, илаһи нурлар! Менә хәзер Чәпчим Мәкчим үзенен бабасынын ник мөселманча күмәргә кушуына, васыять калдыруына төшенде, мөэминнәрнең гүрләре дә якты, нурлы булыр, ди ич. Алай дисән. барыбыз да бер Күк астында яшибез дә бер Аллаһыга баш иябез. Христианнар үзләренчә, мөселманнар икенчерәк төрле
Өйгә угызлы сөт күтәреп Заһидә килеп керде. Чәпчим Мәкчимне ул ишетеп белә иде инде, шуңа кунак белән баш кагып, ягымлы гына исәнләште Аннан сон ирләрне табынга чакырды Өстәл өсте күркәм иде: итле бәрәнге. пәрәмәч, эремчек, угызлы сөт. шикәрле чәй. зур-зур арыш ипие телемнәре. Ул телемнәрне Заһидә күкрәгенә терәп кискәндә. Заһидулла ана карап сокланып утырды «Менә бит анын хатыны' Эре ак бөртекне зәңгәр күлмәген кигән, ак алъяпкыч япкан. Күкрәкләре тулышып тора, йөзендә нур. күзләрендә нәни монсулыкнын сизелер-сизелмәс чаткылары ...»
Мәкчим дә Заһидулланың үз хатынына яратып каравын сизенде, тамак ялгап ишек алдына чыгуга, беренче сүзе
—Хатынын чибәр синен!—булды
—Синең дә хатынын матур,—диде Заһидулла —Бары без үз хатын- нарыбызнын кадерен генә белмибез, гүзәллекләрен күрмибез Яши торгач, алар безгә ияләнгән, көн дә күреп туя башлаган әйбер кебек
—Сүзен дөрес!—диде Заһидуллага Мәкчим чын күңелдән.
— Йә.—диде анысы Мәкчимгә —Ни йомыш туды әле синдә' Эт ияртеп, чаңгы тагып. Шөнгә килеп чыгарлык.
—Аю!—диде тегесе кыска гына.
—Аю?
—Әйе. аю бабай...
Мәкчимнен аю белән саташуын, җенләнүен белгән Заһидулла анын бу сүзләрен уенга алмак булды:
Безнен бабай-аючы.
Аю белән баючы
Без үзебез төлкече.
Булмыйк адәм көлкесе.
Шаяртмасана!—дип үпкәләде Мәкчим
С он. купец Стакановның өрәге дип. тагы котын ботына төштемени'.’ Әллә шыр җибәрденме?
з. «к. У • м &
—Мәтби Гөргөричнен монда ни катнашы бар? Чәпчим, юк,—диде керәшен.
һәрхәлдә алар бер-берсен аңламаудан җәфа чигәләр иде. Мәкчим шул адашкан аю белән шашкан, өе янганнан соң Заһидулланың нишләптер Нократ аръягына аяк басасы килми. Нишләптер дип... Өе янганга инде Шуннан сон күңеле суынды аның. Бетәрме бу суык? Ул үзе дә белми әле...
—Ул аюны,—диде Мәкчим, аны уйларыннан бүлеп,—янган өен тирәсендә очраттым. Шомырт агачы астына елышкан иде. Нәрсә эзли ул синен йорт тирәсеннән? Ни калган аңа шомырт төбендә? Төшләремә керә, ашымны аш, йокымны йокы итми. Ни кирәк аңа? Нәрсә эзли ул?
—Тормыш—сораулар, яшәү—шуларга жавап бирү,—диде йорт хуҗасы бик мәгънәле итеп.
—Аңламыйммы? Шул зур сорауның берсе—оп-олы аю...
—Нинди тәкъдимен бар?
—Атарга ул аюны!
—Урман хуҗасынмы?
—Урман бабаен.
Заһидулла керәшен дустының халәтен андамый түгел, үзенчә бик анлый иде: ниндидер сихри бер көч Мәкчимне шул аюга тарта. Ләкин бит аю Мәкчимгә тими, килеп өен, каралты-курасын, умарталарын да туздырып йөргәне юк. Ник каныга ул аюга?! Әмма...
Дусты буларак, Мәкчимгә булышырга кирәк иде, котылсын бу шашынып йөрүеннән, арынсын аю сихереннән. Дөрес, Заһидулланың бервакытта да аю аулаганы юк, ләкин өненнән чыккан кышкы аюны урыслар «медведь-шатун» диләр һәм ул кешеләргә ташланырга да мөмкин икән. Ни генә димә, андый чалыш аяк «исерек» җанвар инде ул, ә исеректән бөтенесен дә көтәргә була.
—Өнен таптыңмы син аның?
—Чамалыйм,—диде Мәкчим —Бояр урманындагы куралык үзәнендә булырга тиеш. Чәпчим, шунда. Анда ауган карт чыршы бар. Анын асты аю өненә җүн урын инде. Чәпчим, җүн...
—Кайчан барабыз?
—Бүген мина чыгып куныйк. Аерым-тоерым йөргәнче...
Заһидулланың йөрәге сулкылдады, кемдер аңа бу хәтәр эшкә бармаска киңәш итә кебек? Кем? Нәрсә? Ул белми. Белмәве белән бәлки бәхетледер дә. Алдагыны Алла гына белә, дигәннәр...
Тәкъдирдә язылганнан да артык эш булмас. Китаплар Анасы Ләүхел- мәхфүздән узмыш юктыр, язмыш шушыдыр дип, ул Мәкчимгә ризалыгын белдерде. Тегесе шатлыгыннан аны кочып ук алды:
—Бар, җыен!
Өйгә керүгә, Заһидәсенен сораулы күзләреннән карашын читкә юнәтте.
—Кая җыенасын?—диде, ниһаять, хатыны.
—Ауга...
—Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карар, ди...
—Урман—минем йортым ул!
—Бар инде, бар, урман аюы...
Заһидәсе артык буза күтәрмәде.
Кичке энгер-менгерне ерып, ике ир-ат тагы Нократ аръягына юл тотты.
енә ул Бояр урманындагы куралык үзәне. Әнә аста, тирәндәрәк теге карт чыршы. Ул ауган инде, үлгән... Ә анарчы...
Мәкчимнәрдә кундылар.
М
Аннан алда...
Мунча юынып кайттылар.
Таннан—Бояр урманына юл алдылар. Мәкчим юл буенча сөйләшеп, елмаеп-көлеп барды
—Нигә синен күнелен бик көр әле. тавык тәпие аскан нәмәрсә?
—Белмисенмени? Шуны да чәпчим сизмисенме9 Әй. Коръәненә кадалган чалма! Кичә синен хатынына үлеп гашыйк булдым ич.
Шулай ди дә Мәкчим. башларын селки-селки. чангысына абына- абына тагы көлә башлый.
—Мин дә синен хатынына гашыйк.—дип. аны тыймакчы була Заһидулла.
Эх!
Теге төнне ана сөйләсәңме9 Көлүеннән туктап, шундук елый башлар иде. Тик Заһидулла ник сөйләсен бу турыда анарга? Ул дустына хыянәт итмәде, аның хатыны белән йокламады ич.
Ә Мәкчим көлә дә көлә
Әнә ич алар дусты белән аю ауларга баралар Урман Бабаен
Ике мылтыкта да аю атар өчен махсус эшләнгән жакан-патроннар Аю аю инде, ул сина төлке генә түгел Бүре дә түгел..
Мәкчим генә менә..
Шушындый да житди эш алдыннан бала-чага сыман шаярып бара Мәкчим көлә дә көлә генә, көлүен һич туктата алмый Ни шатлык кергән ана? Нинди куанычлар тулган җанына?
— Көлмәле, Мәкчим абын'
Мәкчим һаман көлә, тагы да шаярта.
—Еласына булмасын бу көлүен.
—Минем бабай,—диде Мәкчим —Еласын елап бетермәсән дә. бу дөньяда келәсен көлеп бетереп кит, ди иде
—Шәп әйткән!
—Мин дә шулай дим Чәпчим, шулай
Аннан Мәкчим тагы шаяра
— Карале, татар' Минем бүрегем шәпме9
—Их, керәшен,—ди Заһидулла, ана сиздерми генә яратып карап — Берәү чәшке бүреге белән мактанган, ли. Ә шул бүрек астында ахмак баш утырганын-йөргәнен анламый да атамый инде ул дивана, белми дә белми инде ул исәр Атаса-белсә. үз юләрлегеннән хурланып үләр иде
—Син миннән көләсеңме’—ди тегесе шактый ук җитдиләнеп — Башта үз башыннан бет эзлә, аннан сун гына кешенекеннән
Бу юлы Заһидулла үзе көлеп җибәрә:
—Ха-ха-ха! Бүсеренә тидеме9
—Бүсерне син үзен үстер'
Чангылар шәп юырта Әнә Бояр урманының авызы Менә ул куралык Карт чыршы астыннан томандай пар бөркелә Димәк, аю шунда Ул көндез ял итә, йоклый, төннәрен ауга чыга Суык баллаткан миләшне дә кабып карый, баланнын да ачысын татый
Ә хәзергә ул өнендә Анын гәүдәсе җылысыннан нәни генә бөркелеш булып пар күтәрелә
Аю өненә якынаюга. Мәкчим ифрат җитдиләнде, хәтта күзләре сагышланып киттеләр
—Болай итәбез,—диде. Заһидуллага ярым пышылдап —Мин озын колга кисеп алам да аны борчыйм, йокысыннан уянуга, теге чыршы артына качам. Син жакан пулә белән шап маңгаена!
—Әллә колга белән аны мин кузгатыйммы9 Син—шап башына Кашып ал!
— Юк,—дип каршы төште Мәкчим —Минем күзләр кәйрәк хәзер Эчү аркасында куллар да дерелди Аюга мылтыктан агарга ышанычлы кеше түгел инде мин Яшен илледә булгач Жәш чагында жөрдек әнә Бүген ин кулай кеше—син.
з •
Мәкчим карны артык шыгырдатмаска тырышып үзән эченә төшеп китте. Чаңгылары өстә калды, ул үзе кулына озын колга алды.
Заһидулла мылтыгын әзер тотып, тирән канәгатьсезлек белән аны күзәтте: «Нигә кирәк инде бу аю ана? Әллә үз башынамы?»
Ул сискәнеп китте, мондый уйларны башыннан куды. Мәкчим аю өненә тәмам якынлашты. Бу ара дүрт-биш адым гына иде. Заһидулла анламады, нигә ул анын ягыннан өнгә якын килде сон әле? Чыршынын теге ягыннан торып җанварны кузгатырга сүз куештылар бит. Оныттымы ул бу килешүне?
Мәкчим озын колгасы белән өнгә төрткәли, хәтта ярсып-ярсып шөшкели иде. Менә өннән авыр мышнаган тавыш, ризасызлык авазлары ишетелде.
Икенче мизгелдә урман бабае үз оясыннан атылып та чыкты һәм Мәкчимнен баш түбәсенә сугып, аны кар өстенә иңдерде. Ул аны сытачак, изәчәк иде, Заһидулла мылтыгыннан атып җибәрде. «Бабай» үкереп бер ягына егылды. Торырга азапланганда, Заһидулла ана икенче мылтыктан да атты. Аю гөрселдәп жиргә ауды. Кар бөртекләре өскә күтәрелде хәтта...
Заһидулла үзән эченә чапты. Аюга борылып та карамады. Мәкчимнен чәшке бүреге әллә кая очкан, үзе кан эчендә иде. Баш түбәсенең тиресе чәче-ние белән сыдырылып төшкән, авыз кырыеннан, колак артларыннан кан киткән.
Заһидулла анын йөзен кар белән юып җибәрде:
—Мәкчим абый!
Керәшен авырлык белән генә күзләрен ачты:
—Ни дисен? Чәпчим...
—Хәлең ничек?
—Мин көләсен көлеп бетердем бүген...
—Йә, Алла!
—Бок диген. Үрдәк тә әнә «бак-бак» ди.
Алар беравык тын тордылар. Мәкчимнен бик авырдан гына, гыжылдап сулаганы ишетелә иде. Үзләренең шушындый авыр хәлгә төшүләренә Заһидулла гаҗиз мәлдә иде: «Нигә бармыйк дип әйтмәдем. Күңелем сизенде ни дә булса бер начарлык булачагын. Тойдым ласа мин бу яман эшне»,—дип. эченнән генә сыкранды ул.
—Әйдә, мин сине яр өстенә алып менәм,—диде ул ана.
Мәкчим күз кабакларын күтәрде, ризасызлык белдереп, кирәкми, диде.
—Кузгатма мине,—диде аннары. Актык сулышларымны... монда алырга... мөмкинлек бир...
Анын тәне кызыша башлаган, үлем алдыннан гына була торган соңгы көчәнеш белән тәненен һәр күзәнәге ярсып эшләүгә күчкән иде.
—Теге төн-не... минем катын... синең белән булдымы?
-Юк!
—Ә өеңә утны... мин төрттем...
Заһидулла шаккатты: «Менә сиңа, мә! Йөр ана ышанып!?»
Моны ул эченнән генә уйлады, ә Мәкчимгә бер генә сүзле сорау бирде:
-Ник?
—Чөнки тегеләр синен өенә... ут төртәбез дә... үзен утка салабыз, диделәр. Йорт нәрсә ул... Исәнлек кадерле, исәнлек-саулык...
—Рәхмәт!
—Үзенә рәхмәт. Син мине якын иттең, чын дус, әйбәт иптәш санадың...
Менә ул күзләрен йомды, ынгыраша-ыңгыраша, үз көен акрын гына сузды:
Коелардин су алганда.
Төшеп калды чиләгем.
Дөнья безгә—ачы миләш.
Кемнәр каба җиләген9
Аннан гырлый башлады, гырлавыннан туктауга:
—Китте Мәкчим, чәпчим, китте,—диде дә башын бер якка салды.
омер агышларында Мәкчим—Заһидулланың дүртенче йөрәк ярасы, кадерле бер кешесен югалтуы иде Әнә Жидән бабасы калдырган теге язмада, васыятьнамәдә: «Һәркем җиде олут кайгы кичерер, дигән бит. Алга таба яши калсан, гомереңне Тәңре озынрак бирсә, тагы өч зур кайгы кичерәсе бар икән әле Иә, Алла! Йә. Раббем." Юкка гына күрәселәреңне күрми, гүргә кереп булмый, димәгәннәрдер инде
Әле ул гомереңне шапшак, лыбыжгы. синең ирегеңне кыса торган, иркенлеккә юл куймаган вак тормышка багышласаң, үл дә кит инде
Хәер...
Үләм дигән кеше күп вакытта үлеп китми ул, ә шыгылаган усак агачы кебек шынлап-шыншып усал җилләргә, явыз давылларга каршы тора Мәкчим дә әнә көлде, көлде дә кинәт кенә үлде. Аягүрә ауган имән кебек... Хәтта үлү дә үлем түгел, чөнки тәннең вакыты чикле булса да, жаннын өметендә—мәнгелек ич .
Менә ни-нәрсәләрне искә төшерде аңа хәзер ишек төбендә елап торучы Мәкчим хатыны. Тегеләр белән бәрелешүне дә искә алды ул, үзенен җан дустының аю ауларга баргач, фажигате рәвештә харап булуын, үлүен дә...
Аннан сон ул үзенен караваттан торып атлап китүенә хәйран калды Аннаның авыр сүзләре нервыларын какшатып, суык тигән аяк буыннарына көч-жегәр кердеме шунда, әллә башка берәр нәрсә кинәт кенә бик нык тәэсир иттеме'.’ Боларын ул анлап бетерә алмады, төгәл-гәгаен жавап та юк иде кебек
Ул йомшак кына итеп ана эндәште
—Беләсенме. Анна, мин бит аякка баса алмый җәфаланган идем Яттым менә караватта, бала караучы нәнкә булып. Син килеп керден дә • Мәкчимне син үтерден».— дип әйттен. Бу коточкыч сүздән мин аякларыма басып киттем Нәрсәдер буыннарда чемер-чемер килде, гүя аяклар түгел, ә утлы көлгә күмгән бәрәңгеләр.
Хатын еламый иде инде. Заһидулланың сонгы сүзләреннән ул хәтта рәхәтләнеп көлеп җибәрде И, хатын-кыз күңеле' Бер карасаң—пыяла ул, уала да ватыла. Икенче күр. ул инде алмаз, ташлар белән төйсән дә— уалмас...
— Нигә келәсен әле син0—дип сорады Заһидулла
— Көлмәскә ни Мин—сихерле бит
— Кит әле!
-Чынлап. Захидушка.
—Кайдан өйрәндең син ана'.’
—Әбиемнән...
—Ул?
—Ул—чын сихерче иде Ул мичкә кереп, морҗадан да чыгып китә алды, кечкенә генә форточкага да сыйды Ана тәнен зурайту яисә кечерәйтү берни түгел иде Бик күп чирләрдән дәвалый белә иде ул Кеше шифасы тиеп, бөтенләй терелеп китә алмаса да. анын хет чирдән авыртуын баса белә иде ул, Захидушка Вот так. князь!
—Ә теге төнне минем янга килеп яткач, мин бит сине җен дип уйладым Валлаһи, менә1 Бастырылдым мин
Мин бит сине сихерли дә ала идем,—диде хатын тагы кыска гына көлеп куеп
Г
-Һы!
—Әмма теләмәдем... Мине үз теләге белән яратсын, дидем, Захидушка.
—һм-мм!
—Сез анадан тума шәрәтән... мунчадан чабынып чыгып... карда аунаганда, мин сиңа... синең тәнеңә... бар җиренә... гашыйк булган идем... Шуңа бер генә төн булса да синең белән гыйш-гашрәт ясыйсы килгән иде. Онытма: хатын-кызлар һәрвакытта таза-нык ирләрне яраталар... Ир заты түшәктә дә, тормыш иткәндә дә көчле булсын ул!
—Миңа моны берәү әйткән иде инде...
—Тамарамы?
—Әйе. Каян беләсен син аны?
—Без анын белән ахирәтләр идек...
—Хәзер кайда ул?
—Югалды ул, Захидушка, югалды...
—Ах!
—Ул сине бик тә яраткан. Миңа да: «Мировой мужчина ул!»—диде.
—Мин дә...
—Нәрсә?
—һм-мм...
—Әйтәсең килмиме? Үзендә калдыр. Чын ир бар уйларын да сүз итеп чәчеп йөрергә тиеш түгел!
Шунда бер мәлгә тынып калдылар. Теге якка чыгарып куелган (бу хатын килеп кергәч тә—күз тияр!—дип) Галимулла «гы-гы-гы» дип көлә, үсү тәменнән, җылы өй рәхәтеннән ләззәтләнеп утыра. Әнә башлыгындагы күзтидермәс миләш ботакчыгы да төшеп киткән. Сабыйга нәрсә, ул шул чыбыкны авызына тыгып чәйнәмәкче була. Заһидулла олы якка чыгып, Галимулла авызыннан миләш ботакчыгын алды, аны кабаттан сабыйнын башлыгына беркетте. Ә нарасый әле тешләр чыгып бетмәгән авызы белән әтисенә карап елмая-көлә...
—Нинди матур малай!—Анна ишеккә башын тыккан иде.
«Чү! Кем әле бу?»—Сабый авызын җыерып торды да елап җибәрде.
—Өстенә әйтмә, Анна!—диде Заһидулла.
—Гафу, Захидушка, ырымы барын да беләм, телемә тилчә чыккыры. тыела алмадым...
Нарасыен көйләп тынычландырды да хатынны ул чәйгә чакырды. Өстәлгә йортта ни азык-ризык бар, шул менеп утырды. Заһидулла белә иде: «тегеләр» белән бергә самогон чөмергәч, хатыннын хәзер башы авырта. Мондый чакта ин кулай нәрсә—каты чәй.
Хатынның күңеле ачылган, Заһидуллага үпкәләве беткән, шуна пышык-пышык елавы да күптән сүнгән, һаваны да үпкәләренә тирән итеп ала. йөзе дә сүрән-көрәннән шактый алсулана төшкән иде.
—Ахыргы минутларында минем Максим ни дип әйтте?—дип сорады ул бер тустаган чәен эчеп бетерүгә.
—Ул синең турыда сорашты...—диде ир бер дә ялганга кермичә.
—Димәк, мин ана яхшы хатын булганмын икән!—диде Анна горурланып.
—Син—яхшы хатын.
—Рәхмәт!
Кыстый-кыстый Заһидулла ана тагы бер чынаяк чәй ясады, хатын анысын да пәрәмәч һәм каты конфет белән эчеп куйды.
—Максимны,—диде Анна,—безнең Бабушкин дәдә бик ярата иде.
—Кем ул Бабушкин?
—Бәрәч, белмисенмени? Порт-Артур герое. Теге 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышында... Ифрат көчле-куәтле кеше!
—Ул сугышта Россия җиңелгән. Япуннар Цусима бәрелешендә урысларның Тын океан флотының 2 нче эскадрасын тулысынча тар-мар иткәннәр. Хәзер Порт-Артур да юк инде, ул Люйшунь дип атала,— Заһидулла тарихны әйбәт белә иде.
—Сезнен авылның исеме дә «Шунь» бит Әллә татарлар белән японнар бер телдәрәк сөйләшәме9
—Юк, «Шунь. Шуни» дип безнен авыл урысча гына атала. Ул үзе •Сөн» сүзенен бер варианты Шөн Ә сөн, һун кабиләләре—безнен борынгы бабаларыбыз
—Тамырыгыз ерактан икән, князь!—Анна ана хөрмәт белән карады
—Мин князь булмасам да, тархан, морзалар нәселеннән
—«Тегеләр»дән сак булыгыз, морза!—диде хатын соңгы сүзендә
аһидә эштән кайтып кергәндә, Анна Заһидулла белән саубуллашып, чыгып киткән иде инде. Ирнен колагында хатынның «Тегеләр» белән сак бул, морза!»- диюе генә күңелендә калай каккандай чынлап торды. Хәтта чигә тамырлары кысылып алды.
«Нәрсә эшләрләр алар мина? Ни начарлык?*—дип. идән таптап йөрде ул йорт буенча —Авылга килеп, безнен өйгә һөжүм итәрләрме9 Яисә мине, сагалап торып, берәр җирдә суеп үтерерләрме? Бу каралты - кура, йорт-капкага ут төртерләрме?»
Ул үзе куйган сорауларнын берсенә дә ышанып бетми, булмастай эш дип саный, артык шиклелеге, вакчыл тәфтишлеге өчен үзен-үзе сүгә, эчтән генә команда бирә «Йә, тынычлан! Ну. тынычлан инде! Вәт. мать твою, тынычлана беләсеңме син, юкмы?!»
Аннан азмы-күпме тынычлангач, тагы үзенә-үзе фәрман бирә —Йәле, бисмиллаһи, дин!
—Бисмиллаһи.
—Әйдә, аларга төкер һәм зекер әйт:
—Аллаһу әкбәр!
—Аллаһу әкбәр
—Сөбханалла!
—Сөбханалла...
—Әлхәмде лилляһ!
—Әлхәмде лилляһ.
Әнә шулай үзе-үзен тәмам тынычландырып бетергәндә. Заһидәсе кайтып керле Анын идән буйлап йөрүенә шаккатты, шатлыгы куанычының иге-чиге булмады, хәтта күзләренә мизгеллек бәчетнен тазлы - татлы яшьләре дә чыккан иде
—Заһидулла, жаным! Аһ-аһ .
—Заһидә. матурым'
—Торып киттенме?
—Бастым әле..
—Фәрештәләр булышкан Ходайның кодрәте кин аның
—Анна дигән фәрештә.
— Кем-кем?
—Анна!
—Кем була ул?
—Мәкчим хатыны Биектау марҗасы Сихергә ия ул
-Ә-ә!
—Вәт шулай.
—Тәти булгансың!
—Бүген мин улыма көне буе чын әти булдым.
-Ашап алганчы, әйдә, улыбызны юындырыйк
—Әйдә! Мин чәйләдем инде
— Миннән башка бер үзен9
— Икәү идек: Анна да мин
Заһидәнен көнчелеге кузгалды ничек әле ул бервакытта да әйтмәгән, исемен лә атамаган хатынның атын тәкрарлап, кабатлап тора Анна да
З
Анна, Анна да Анна. Урыслар әйтмешли, «Небесна манна» түгелдер бит ул хатын шулкадәр?!
Анын иреннәре нечкәреп кысылды, ачудан күзенә яшь тыгылды. Туктале. нихәл бу? Ни сәбәптән каяндыр килгән, аларда чәй эчеп киткән хатыннан көнләшә әле ул? Ә-ә-ә!
Юкәдә шул чикләвек, әллә имәндәме?
Бервакытны төнлә, йокы аралаш саташып, аны ире чәчләреннән сыйпап яткан иде:
—Тамара... Тамара... Тамара...—дип.
Менә теге көнчелек уты, анын елан угы, зәһәрле агуы кайсы вакыттан килә. Таманча гына хатынмы ул. бик чибәрме? Заһидә аны белми Чибәрдер. Ире, йокысында саташып, анын исемен кабатлап ятмас иде. Күрәсең, Заһидулла жаныкай хатын-кыз затына, бигрәк тә ниндидер Тамарага «тамакай». Ул ана тамандыр, тамар тамчысыдыр.
Ире нидер диде, ул аңа жавап бирмәде. Дөресе, Заһидә үз уйларына чумып, чукракка әйләнгән иде: «Ә сәгать артындагы теге муенга тага торган алтын чылбыр? Уртасында бриллиант та бар. Ул—алтын кысада. Урманнан тапмаган ич ул алтын белән жәвәһирә-асыл ташны? Кем биргән, каян алган ул аны?»
Хатын нәүмиз рәвештә иренә карады, шик вә көнчелек корты анын йөрәген кимерә, үзен ул жәбер-золымга эләккән кешегә тин саный, хәтта көләч-алсу йөзе дә бер мәлгә зәгъфран төсенә манылып алды.
—Сиңа әйтәм!
Хатын уйларыннан арына:
—Нәрсә дисен?
—Малайны юындырырга таз белән су куйыйммы? Мичкә...
—Хет мунча як шунда!
—Нәрсә-нәрсә?
—Кәбестә!
Ир бер мизгелгә шаккатып кала: «Туктале, әле генә «Заһидулла, жаным!»—диде түгелме? Аякларыма басып йөри башлауга үлә-үлә сөенде. Ни үзгәреш бу? Кайсы эт борчасы тешләгән аны?»
Хатын да анын турында үз уенда:
—Ата эт!
Ир:
—Мин бит ана бер мыскал да начар сүз әйтмәдем...
Хатын:
—Мине мыскыл итеп, әллә нинди Тамаралар белән йөрмәсәң. Без дә, Аллага шөкер, арбадагы дегет чиләге түгел, Аяз мулланың гүзәле— җиләге...
—Улыма жылы су кирәк, хәзер аны пәп-пәп итәбез,—ди Заһидулла.
—Ана жылы сөт кирәк, хәзер «сыерым»ны тып-тып итеп савам,— ди Заһидә.
«Сыерым»ны ди...
Мал бүләме ул?
Әйе. бу сыерны аларга кәләш бирнәсе итеп Аяз мулла бирде. Асыл абыстай да ризалык бирде, йортка иминлек-муллык теләп догасын кылды. Үзләренең бер кыз гына булгач, калганнарына чүпрәсен таба алмагач, кияү йортында «күптин-күп. чуктин-чук балалар» булсын дип теләделәр икесе дә. Әби-бабайга моның өчен бик тә-бик тә, ифрат бик тә рәхмәтле иде Заһидулла. Ә бүген менә Заһидәсе, «сыер—минеке!» дигәндәй, «сыерым» дип шыбырдый. Кая төрттерә ул? Нәрсәгә-нигә тери?
Шушы сораулар астында ир гаҗиз калган иде. хатыны, ирен, баласын онытып, «сыеры»н бик озак саугач, улын, бер үзе генә юындырып, йокларга, яткызды:
—Йоклап ал, улым, бераз. Әнкәннең күкрәкләре сөт белән тулышкандыр инде. Уянгач, тәмләп имәрсең. Сиңа ана сөте дигән мәм-мәм булыр...
Ә Заһидә юк та юк... Нигә керми инде9
Заһидә суга төшкән балта булды. Күрше-тирәгә биләмгә йөрү гадәте дә юк инде, югыйсә..
Бик борчуга төшкән ир, хәлне ниндидер бер яманга юрап, абзарлар тирәсен үзе әйләнергә булды.
Чыгып караса..
Йә, Ходай!
Сөтле чиләк ауган, лапаста—сөт чишмәсе, ә Заһидә тын да алмый ята. Үзе кулы белән ун кабырга ягын тоткан. «Өянәкле түгел иде ич!»— дип шикләнде ир Аннан хатынына иелде:
—Заһидә. матурым!
—Заһидулла, жаным! Аһ-аһ! Кулларында жан бирәм —диде хатыны ифрат сыкранып
IV кисәк
ират эче тып-тын...
Адашып ник бер озынборын яисә черки халкы килеп чыксын. Бу тынлык башны чатната, чигәләрне кыса Илаһи тынлык кына түгел, коточкыч дәһшәтле вә усалланган тынлык бу. Вакытнын туктап калуы бугай бу...
Заһидулла Заһидәсе кабере янына чүгәләгән Әти-әнисе каберләрен сирәгрәк зиярәт кылса да, бу урынга ул көн дә килә, дога укыганнан сон, тыела алмыйча, күз яшьләре коя
— И, Заһидәм! Жан-матурым. кемнәр уйлаган болаи булыр дип. Бер кабердә ике жан ятасыз ич син үзен һәм күкрәк астындагы нарасыен, хет ул да туып житә алмады Иртә иде шул әле. иртә Ә син’ Бик иртә киттең син, сандугачым. Багалмам, сабыен Галимулланы да туйганчы сөя, бага алмадын Карлыгачым, сөйдем сине—сөярлек яр булгачтын. Былбылым, синнән башка, әйт. кем булыйм? Гомеремне әллә үземә очларгамы?9 Үз-үзенне үтерү гөнаһ булса да .
Мин бау алып лапас киртәсенә элдем, муенымны тыктым, аяк астындагы бүкәнемне этеп аудардым Хуш. якты дөнья* Заһидәм янына китәм, дидем. Буыла башлаганымны хәтерлим, аннан тоташ карангылык китте Кайдадыр бик-бик еракта учак яна иде бугай Шул учакка барасым килә, атлыйм-атлыйм. һич тә якынаймый нәни учак. Менә инде йөгерә дә башладым.
Шулчак.
Шулчак кемдер янакка китереп сукты
—Чашкан тәре!— диде.
Күзләремне ачсам, лапаста—жирдә ятам, өстемә.
Кем булсын инде!
Шул!—Әхмәдулла иелгән
- Мондый мордар үлемгә омтылганын өчен мин сине, чашкан тәре, үзем бәреп үтерәм,—ди —Нәсел черткеч,—ди —Кеше үлгәндә дә асылынып түгел, ә асыл булып үләргә тиеш,—ди
Галимулламы9
Аны хәзер алар карый. Әхмәдулланың да кечкенәсе бар Хатыны Асия икесен дә имезә, юындыра, киендерә
Син киткәннән сон минем йорт-жирем. каралты-кураларым зир- зөбәр килде. Хәтта «Үз өемә үзем ут төртим мәллә?»—дип. шашып- юләрләнеп йөрдем Ике яктагы күршеләрне искә алмасам, бу гамәлгә дә бара идем Әмма кызыл әтәч минем өйгә кунса, күршеләргә дә очачак иде бит.
З
Маллармы?
Сыерны бабайга—әтиеңә илттем. «Мина нәрсәгә ул?»—дип елады картлач. Ул шулкадәрле боеккан, тартылган, йөзендә күзләре генә утырып калган. Бер дә элеккеге олпат, Алып гәүдәле Аяз мулла димәссен. Авыр ана, икеләтә авыр. Синен үлемеңне Асыл әби—әниең күтәрә алмады ич. Җирләп кайтып, берничә көн торуга, үзе гүр иясе булды. Каберләрегез рәттән...
Малларга килсәк, бурлы бияне Әхмәдуллага бирдем, бабай алмагач, сыерны да аларга илттем. .
Эх! Матурым!
Синнән башка мина берни дә кирәкми. Синсез—дөнья сансыз. Синсез—һәркем юньсез. Мин үзем дә юньсез...
Син үлгәннән сон, йорт җиремне зир-зөбәр китереп, бик каты эчтем мин, ай буе диярлек. Апрельдә һич айный алмадым, майда үземне кулга алдым. Әхмәдулла туганым:
—Үзең өчен яшәргә теләмәсән, улын Галимулла өчен яшә!—диде.
Менә шулай...
Эх-эх! Матурым!
Теге, сиңа кадалган пычак, мина дип, явызларнын кулларына алынган ул. Бакча артлап кына килгәннәр алар. Икәү булганнар, өченчесе яр буенда каекны саклап калгандыр. Икәү булсалар да, өйгә, минем янга керергә курыкканнар. Малмыж төрмәсендә утырганда, мин аларнын өчесен дә ил-умач итеп бәргәләп ташлаган идем Шунамы минем янга керергә җөрьәт итмәгәннәр, йөрәкләре җитмәгән. Жәһәт кенә сина пычак кадап, бар пычрак эшләрен эшләп, кирегә сызганнар.
Эх! Эх! Эх!
Күнелем нидер сизенде бит. Бу гомер сыер савып утырмастыр ул, дидем. Иртәрәк чыксам, сине коткарып калып булыр иде әле. Озак яткансын син лапас астында. Канын ифрат күп киткән, ап-ак сөтне дә кызартып бетергән ул...
Сине өйгә алып кереп куйгач, мин, үз-үземне белештермичә, мылтыгымны алдым да, тегеләр артыннан чаптым. Очтым гына менә. Юлда эләксәләр, бәреп үтерә идем менә. Чебенне үтерергә кулым тарсынса да. Хәер, чебен бу бәдбәхетләрдән мең тапкыр яхшырак җан иясе ич ул...
... Нократ буена төшеп җиткәндә, каек ярда юк иде инде, алар кузгалганнар.
Ул вакыттамы?
Нинди томан иде, нинди томан. Сөттән куе томан иде, хәтта мина шундук томау төште...
Ишкәкләрнең суны чупылдатуын ишеттем һәм шул тавышка чамалап мылтыкны төбәдем. Аттым да аттым... Ничә тапкыр аттым?—хәтерләмим... Бары Аннанын тавышын ишеткәч кенә туктадым. Ул:
—Захидушка, одного убил уже, хватит,—диде. Дөрес, мин дә кемнеңдер ыңгырашканын ишеткән кебек булган идем. Патроннар бит аюга ата торган. Мин өч җанварга чамалап аттым...
... Мин синең үлеменә бәет яздым. Исеме озын анын.
«Аяз мулла белән Асыл абыстайның бердәнбер кызы. Заһидулланың хәләл җефете, сөйгән хатыны, нәни Галимулланың әнисе гүзәл Заһидәнен яшьли дөнья куюы турында»,—дип атала ул. Тынла, сина да укыйм:
Менәм әле биек тауга. Үрмәләрмен үрләргә. Күрәсене күрми-йөрми. Кереп булмый гүрләргә.
Сауган ап-ак сөтләремә. Тамды кызыл каннарым. Заһидуллам, кулларыңда Чыкты газиз җаннарым.
Мина пычак кадаучылар Сөенгән, көлгән микән? Мин үлгәчтен хәсрәтеннән Әнием үлгән икән.
Галимулла балакаем.
Тулышты имиләрем.
Күз алдымнан китми торды Яратып имүләрен..
Юк, юк! Алга таба укый алмыйм, мона минем көчем җитми. Бу бәет Жидән бабамнын васыятьнамәсе белән бергә көзге артында тора. Кайчан да булса бер тулысы белән мин аны сина укырмын. Монда килеп...
Ул, тагы сыкрап, күз яшьләренә тыгылды.
енә ничә көннәр инде ул ризык җыймый. Тамагыннан аш үтми. Бөтен җаны ярсынган, күнеле—ярсу Авызыннан үткәне су да чәй, чәй дә су...
Беркөнне Әхмәдулла ана пешкән балык белән шулпа алып килде. Сыегырак булгангамы—шулпа үтте, ә балык—юк' Бармый балык Ә бит ул бик тә балык ярата иде.
Иң газаплысы, акылын томалаганы, анын шаштырганы, уен юләрләндергәне лапаска керү белән теге сүхтәрнен ап-ачык ишетелүе иде —Заһидулла, җаным! Аһ-аһ! Кулларында жан бирәм Йә, Ходай!
Бәгърем! Бу сүзләреңне мәңге кабатланырлык, баш миләремне корытырлык, гомер эссе табада торырлык итеп әиткәнсен икән бит
Андый вакытларда ул лапастан чыга да йөгерә Кая таба? Моны ул үзе дә белми. Бары акылдан язмас, тулысынча шашмас өчен каядыр барырга кирәк. Бик тиз югалып торырга, хет чирек сәгатькә генә булса да башны алып кай яккадыр качарга..
Берсендә шулай ангы-минге килеш лапаска килеп кергән иде. Караса: сөтле чиләк ауган, җирдә кызыл канлы ап-ак сөт чишмәсе Рәттән генә Заһидәсе ята:
—Заһидулла, җаным! Аһ-аһ! Кулларында жан бирәм
Үз-үзен белештермичә өенә барып керде, карават астыннан мылтыгын тартып чыгарды һәм Нократ буена йөгерде Шундый кызу чапты ки. бер караганда бакча артында иде. икенче мизгелдә—Нократ ярында
Көне дә кояшлы иде, ае да нинди'—май. Кинәт Нократ өстен куе томан басты, ана шундук томау төште. Ул мылтыгын күтәрде дә ишкәкләр суны чупылдаткан, нидер шыгырдаган, кемдер ынгырашкан тавышны чамалап, шул якка карап атты да атты
Таллыктан бер көтү чыпчыклар чыркылдап күтәрелде, кара каргалар каркылдап узды...
—Нишлисең, чашкан тәре, тилердеңме әллә?—дигән тавыш кына атудан туктатты аны Караса—Әхмәдулла анын җилкәсеннән тоткан
Булдымы чынбарлыкта андый хәл? Үтерсеннәр, ул мона. «әйе!»— дип, жавап бирә алмый. Булмады дияргә дә теле бармый Бәлки бу галлюцинация генә булгандыр ’
Алай дисәң, чыннан да Нократ буеннан аны Әхмәдулла җитәкләп алып кайтты ич
Ах'
Әх-мә-дул-ла.
Беләсең микән җанымның ничек кыйналганын, рухымда кара күмерләрдән башка берни дә юк кебек. Атай дисәң, нидер пыскып кына яна анда.
Ах!
Бу олуг кичереш авазын бөтен дөньяда, барлык-барлык халыкларда бер Заһидә генә ифрат матур әйтә иде
—Аһ-аһ!
Нинди аһәң белән «һ» авазын әйтә белә иде ул. Әле бит бер генә тапкыр «аһ!» түгел, ә игезәк «аһ» лар.
- Аһ-аһ!
• һ» яңгырашын, аның матур ишетелешен!—бары һиндстанда гына
М
әйтәләрдер, бәлки. Хәтта алар да Заһидәнеке кебек аһәңле «һ»не әйтә алмыйлардыр. Акыллы телле инглизләр дә, йомшак телле французлар да...
Менә шундый авыр йөк астында яшәде Заһидулла. Югалту сагышларыннан да зуррак сагыш юктыр. Мәнгегә аерылу хәсрәтеннән дә зуррак хәсрәт юктыр. Шул сары сагыш белән көрән хәсрәт кушылсалар, кеше йөрәгенә кара таш булып кара кайгы утыра. Бар эретеп кара ул кара ташны?! Ана вулкан лавасы, мартен мичләре, ин кызу учаклар да чүп кенә булыр. Бәлки аны тәмугь утлары гына эретер...
... Заһидулла уйларыннан арынып китә, почмактагы кисмәктән, чупырып алып, бер чүмеч су эчә. Өстәлдә сөтле савыт...
Ул сәерсенеп китә:
—Сөт? Кызыл канлы түгелме ул?
Аннан, саегайган хәтере кинәт янарып, исенә төшә:
—Ә, әйе! Асия куеп китте бит моны Су эчкәнче—сөт эч, дип... Ул шкафтан кружка ала һәм. аны тутырып, голт-голт сөт эчә... Башында саф бер генә уй кала:
—Нишләргә сон миңа, нишләргә?
Нидер кыланырга, ниндидер эш кирәк. Лапасны сүтеп атаргамы әллә? «Юләрләнмә,—ди эчке тавыш,—Иштең ишәк чумарын! Борынгылар: «Ишәкнен колагын кисеп чапкын итеп булмый»,—дигәннәр. Лапас сүтеп— Заһидә кайтырмы?!
Менә шунда Әхмәдулла килеп керә. Ипле генә исәнләшә, ишек тирәсенә чүмәшә һәм Заһидулланың әтисе Гыйбадулла тавышы белән, ул яраткан сүзләрне кыстыра-кыстыра, сүз башлый:
—Карале, малай! Син нәрсә бетерештең? Бирешәсең, димәк, бирешәсең, ипи-ана—мать!
—Мин күргәнне сина күрергә язмасын!—дип кенә сырлап куя Заһидулла.
—Күрәсене кү-рми...
—Гүргә кереп булмый,—дип, аның авызындагы сүзен тартып-каерып ала йорт хужасы.
— Менә без Асия акыллым белән киңәштек әле...
—Ни хакта?
—Синең турыда...
—Кызык!
—Кызык кызганычка әйләнмәсен иде...
—һы!
—«Һы»сы һыдыр, киңәшебез будыр...
—Тынлыйм,—ди Заһидулла колакларын ифрат сагайтып.
Әхмәдулла дәшми. Ул аз гына уйлана:
—Киңәш бирү рәхәт, эш итүе авыр...
Заһидулла да сүз катмый, рас алар аның хакында ниндидер бер фикергә килгәннәр, ә анарчы киңәшкәннәр икән, димәк, юкка түгел. Хәлбуки ул үзе дә алардан бер киңәш көтә, мәгәр үз күңеле уй-хәсрәткә, хис-сагышка күчсә дә, үз-үзенә мәгъкуль киңәш-табыш бирер дәрәжәдә түгел бит.
Көттерә Әхмәдулла, көттерә. Әмма ул—акыллы кеше, юктан гына киңәш дип синен өенә килмәс.
Әхмәдулла нигәдер кесә төпләрен актарды. Тәмәке эзлиме дисән, гомерендә дә аракы-тәмәкене авызына алмады.
—Кит син авылдан!
Шаккатты Заһидулла. Утын тукмагы белән башына ордылармыни.
—Ә улым... Галимулла?
—Ул безнең Хаҗиморат белән үсәр. Алар безнең өчен игезәкләр кебек. Асия акыллым икесен дә тигез күрә. .
Вәт киңәш! Авылдан китү турында ул үзе дә уйланды бит.
ын бурнын бервакытта да үз исеме булмый. Ул урлый. талый, башкаларга сылтыйлар...
{аһидулланын китәргә җыенуын ишеткәч. «Кызыл лампа» күмәк хуҗалыгы рәисе Габдрахман анын өенә килеп керде Түргә менде, аяк бөкләп утырды, бөердән генә чыгарып аваз салды
—Китәм дисен инде, ә?!
—Китәм...—диде Заһидулла, сабырлыгын җуймаска тырышып, чөнки әлеге авылдашын, шушы адәмне күрүгә, анын саруы кайный башлый иде.
—Качам дисен инде?
—Башны алып качам!
—Сагынырсың—сон булыр..
—Яшәү бервакытта да сон булмый. Безгә бит билгеле бер вакыт кисемтәсе бирелгән. Ул гомер дип атала. Мин аны үземчә «Йозакланган вакыт» дип атыйм.
—Ха! Йозакланган вакыт, имеш. Син менә сүзләр уйлап чыгарырга да оста, телен дә баллы, теттереп сөйләшәсен. Акылын да Алладан
—Синен дә искә төшәмени ул Алла9
—Беркем дә аннан ваз кичмәгән Хәтта: «Алла юк ул».—дип йөрүчеләр дә.
—Һы!—дәһри тәкъва булып утырсын әле?!
—Заһидә
—Анын белән аваз чайкама! Беләм бит мин синен нигә килгәненне Телен кортлы синен, ерактан исе чыгып тора.
—Шулай дисен инде?—Кунак ачы гына итеп көлемсерәде —Тел дисен инде Бел. бетәчәк ул тел! Безнен газиз тагар теле Күр. әнә бөтен иске Рәчәйне урыс теле басып килә. Ә татар телен казанга салып пешереп ашыйсы гына кала. Тел! Телеңне йотарлык бит ул тел
—һы! Карале. Габдрахман. синен дә тел тегермәнен яхшы гына тарта ич. Синеке дә. телне әйтәм. шулай булгач, үзен әйтмешли, бел: бетмәячәк ул тел!
Габдрахман бер кавымга телсез калды Әмма Белем ягы сай булса да. анын да акылы бакыр түгел, алтын иде Шуна ул. туган теле өчен үзе дә эчтән генә әрнегән кеше буларак, бу турыда башка сүз катмаска, менә хәзер генә булса да тел турында акыл сатмаска дигән уйга килде. Чыннан да. туган тел турында гәпләшергә килдемени ул монда '
Анын бит максаты бөтенләй башка. Ә тел өчен әрнүләр шуннан, районнан берәр нәчәлник кисәге килсә дә. ин беренче эш итеп
—Хватит гары-барыкать. татары’ Говорите человечским языком, по-русски!—дип. башына авыр имән күсәк белән сугып куя Хет партячейка. күмхуж активы яисә авыл советы җыелышы булсын Бары күмхужнын гомуми җыелышында гына бу сүзләрне әйтә алмыйлар, чөнки халык барыбер үз телендә сөйли. Шулай инде халыкны теленнән, дененнән, гореф-гадәтләреннән, изге йолаларыннан аеру бик тә читен эш. хәтта гамәлгә сыймаслык нәрсә..
«Кунак»нын үз сүзен әйтмичә боргаланып утыруы Заһидулланы ярсытып ук жибәрде Бу көннәрдә нервы киеренкелеге а.ша хәттин ашкан иде инде:
—Хәшәп булып, сүз сатып утырма. Габдрахман1 Мине хафага төшерә алмассын Заһидәдән сон мин болай да кайгыдан айнымас хәсис адәм
—Туктале. Заһи...
Юлчыны юлда туктатмыйлар!
Юлчыны юлда түгел, авылда туктаталар Мөсафирны кундыралар, йоклаталар.
—һы! Беләсең икән..
—Әллә каласынмы?
-Калмасымны да белеп килден. .
Ч
—У-ух!—диде Габдрахман тенге ябалактай ухылдап —Ялгызак син...
—Аллаһы Тәгалә дә—Ялгызак. Берүзе Галәм, Бөтендөнья белән идарә итә...
—Анын фәрештәләре бар. Улы... хатыны... булмаса да...
—Һәр әйбәт кеше—кешегә фәрештә ул. Булышадыр һәр эштә ул. Безнен Әхмәдулла белән аның акыллысы Асия жаннары белән фәрештә түгелләрмени? Минем җиденче буын Җидән бабам үз васыятьнамәсендә, анын да «Пәнжешәмбе Көнне Ишетелгән Пышылдавы»нда болай диелгән: «Синең колак артында җиде шайтан баласы утыра... Синең белән һәр җиде фәрештә йөрер!»
Габдрахман сискәнеп үк китте. Теге чакта әлеге васыятьнамәне укып ул хәйран калган иде инде. Әлеге Кәгазьдән ниндидер Илаһилык, Изгелек кенә түгел, ә усал-каты, ватылмас-нык Өске Кануннар, Күк Закуннары Көче-Кодрәте Сизелә—иде...
Шул төнне уйланып кайтканда, ул үз-үзенә шулай диде:
—Кәгазьдән Өске Кануннар. Күк Закуннары Көче-Кодрәте Сизелә...
Ул кинәт кенә бөрешеп куйды һәм үзен Күк астындагы бер бөжәккә. хәтта гади бер ком бөртегенә тиңли башлады. Аннан күпмегәдер бу халәтеннән арынып, түшәмгә бер ноктага таба карап торды да акрын гына Заһидуллага эндәште:
—Син мине шайтан дисең инде. Колак артындагы җиде шайтан баласының берсе...
—Мин алай димим. Габдрахман. Барыбыз да бер Күк астында йөрибез, бер һаваны сулыйбыз. Уртак Төп Атабыз Адәм белән Төп Анабыз Хавадан башланганбыз. Аллаһы аларны да хөкем иткән, Оҗмахтан Җиргә сөргән. Шуна күрә Төп Хәкимебез дә, Хөкемчебез дә бер генә— Аллаһы Тәгалә вә Сөбеханәкә. Ә фани дөньяда хөкем кылучылар, закун чыгаручылар, идарәчеләр—барысы да вакытлыча...
—Әйбәт әйттең!—дип. нигәдер сөенде Габдрахман. Ни сәбәпле шатлана? һәм йөзе көләчләнде, Заһидулла моны тикшереп торырга вакыт та тапмады, ә ин дөресе, үзен шул эшкә тартырга тиешле санамады...
Аның уе хәзер күбрәк авылдан чыгып китү утында яна иде.
Габдрахман аягына басты:
—Хуш, сау бул!—дип, аңа кулын бирде.
Заһидулла да анын сонгы сүхзәренә разый булып, бу риясыз күнел белән бирелгән кулны ирләрчә нык итеп, каты гына кысты. Үзе дә келәшчә куллы булган Габдрахман, тагы бер мәртәбә йорт хуҗасының тимер беләкләрен тойды вә көнләшүдән битәр, эчтән яшерен сокланып куйды: «Көчле дә сон. жен! Ай-Һай, көчле...»
Ишек төбенә җиткәч, Габдрахман аңа борылып карады:
—Син... йорт, каралты-кураларынны колхозга сатып кит. Кайчан кайтасын әле? һәм, вупше. кайтырсыңмы? Сукбай бит син хәзер...
—Сукбай булсам да—рисвай булмам, Габдрахман! Авылым йөзенә, татар халкынын битенә кызыллык китермәм. Ә йорт, каралтыларны күмхуҗга мин бушка да бирәм. Кирәкми мина сезнен акчагыз! Син мина өй-абзарларны күмхуҗга алуын турында таныклык бир. Бирмәсәм дә—ала идегез сез аларны...
«Хәйләкәр, чукынчык!»—дип уйлады Габдрахман.
әле. Бабам!
Әйт әле, җиденче буын Җидән Бабам! Васыятьнамәңнең Чәршәмбе
Көн Ишетелгән Пышылдавында ни диелә?
«Ниләрен бар һәм булыр. Кеше?
Менә болар:
—Барам дисән, җиде юл сина, берсен сайла...
|
—Кайтам дисән дә. жиде юл сина. берсен санла. .»
И. Газиз Бабакай!
Барам дисәм:
1) Бохара.
2) Байкүл буе..
3) Башкорт ягы.
4) Кырым...
5) Балтыйк иле.
6) Себер ягы
7) Татар бугазы
Чәршәмбе көнне әти-әнисенен каберләрен зиярәт кылганнан сон. Асыл абыстай баш очында дога укыганнан сон. яшьли гүргә кергән сөеклесе Заһидә янында бик озак елап юанганнан сон —өенә кайтып, биштәренә ин кирәклесен генә алып, анын да эчке кесәсенә Тамара бүләк иткән асылташлы алтын чылбыр-муенсаны һәм Жиденче Буын Жилән бабасынын Изге Васыятьнамәсен. Өске Кануннарны. Күкләр Пышылдавын салганнан сон. Заһидулла үз гомерендә беренче тапкыр диярлек, әйе!—бу тәүге эш-гамәл иде,—«Йәле. Бабам!»—дип. ул белгән, жисеме күптән туфракка әйләнсә дә. исеме калган. Жаны Жидегән Йолдызларга кадәр очкан. Рух Утлары онык-оныкларында сакланган Олуг-Газиз-Изге Бабакаена мөрәжәгать итте
«Барам дисәм Бохара, Байкүл буе. Башкорт ягы. Кырым. Балтыйк иле. Себер ягы, Татар бугазы» дип. ничек тиз генә санап китә алды ул? Әллә монысын да Күкләр Пышылдадымы ана9 Һәрхәлдә, юктыр Монда ниндидер Илаһилыкны кертү хата булыр иде Гомумән, жаны белән бервакытта да ялганга бара алмаган Заһидулла туган иленен бу төбәкләрен санаганда, ифрат та аек уй йөртте Дөрес, бу мәшһүр вә кызыктыргыч исемнәр анын хыялында яшәмәде түгел, яшәде Ләкин Заһидәгә өйләнгәннән соң, ул уйларында «Нократ аръягы» дигән күнеленә якын бер төшенчәдән—Тамара куышы куелган тәгаен жирдән!—артык башка якларны уена да кертә алмады Кеше гомере—"йозакланган вакыт».— дип үзенчә фикер йөртсә дә. һәркем өчен аерым бер «йозакланган жир» булуына да төшенде ул Әйтик, «гомер—йозакланган вакыт» ягъни мәсәлән, синен фани дөньяда ничә ел яшәячәген, шул вакытта ниләр күрәчәген, ни-нәрсәләр эшләячәген генетик код буларак Тәненә-Ждныңа салынган, ул Ләүхелмәхфүздә-Язмыш Китабында—язылып куелган, алдан билгеле, ди Шуның кебек синен өчен гомер калып яшәр, эшләр эшләр, күрәсен күрер вә гүргә керер урын да бар Андый урынны Заһидулла «йозакланган жир» дип атый Ягъни мәсәлән. Тәнре тарафыннан мәңгегә сина бирелгән жир Ожмахмы ул жир. әллә тәмугъмы ’ Хикмәт хәтта анда да түгел. Адәм балалары җәннәттә лә. жәһәннәмдә дә яши алалар. Бары бу урын синен өчен «Йозакланган Жир» булсын
Әти-әнисе, бабалары нигезе анын өчен «йозакланган жир» булмавын Заһидулла бөтен күнеле. нечкә бәгыре белән сизде «Бөек Күчеш»ләр вакытында татар жанына сенгән дәрвишлек, дүңгәләклек, үз урыныңны, «йозакланган жир»енне эзләү магиясе. Заһидәсе үлгәч, коточкыч явыз көч-куәт, дәрт-дәрман. йокыдан уянган инстинкт булып калкып чыкты анда Ул белә, ул сизә, ул тоемлый хәзер инде бу йортта. әйтергә кирәк, бу изге урынла, ата-бабаларынын кендек каны тамган туфракта аны инде беркем дә тота алачак түгел!
Бер түгел, хет йөз. мен Габдрахманнар кал дисәләр дә. күмхужга керергә көчләсәләр дә, бу—Нократны, кирегә борып, үргә агарга кушу булыр иле Ә Нократ ага. үз юлыннан ага һәм—юлларын үзгәртә-үзгәртә дә ага. Әнә аргы як болыннардагы «Иске Идел» күле нәрсә ул ’ Халык исемне бервакытта да юктан гына кушмый Димәк. Нократ кайчандыр «Иске Идел» дигән урыннан, кояш чыгышы ягыннанрак аккан, хәзер көнбатышкарак күчкән Татарның ан-фикере. жан-уе кебек
И, уйлар-уйлар. Гүя далада куйлар Күнелемә көтүегез белән
килеп керәсез һәм, «тояк эзләре» калдырып, чыгып та китәсез. Ничек дигән әле бабайлар? «Бер куй аркасында мең куй су эчкән»,—дигәннәрме? Әйе, бер кешедә мен кешелек яхшылык ятарга мөмкин. Шулай ук мең кеше башына җитәр явызлык та...
Тарихка гына борылып бак: моңа мисаллар күктәге йолдызлар санынча...
Авылыннан китәр алдыннан Заһидулла сабыр, иркен сулышлы, аягы җиргә нык басып йөрүче адәми затка әйләнгән иде инде. Ә бит... Әхмәдулла кереп киңәш-табыш иткәнче, тәгаен генә әйткәндә, авылдан кит дигәнче—ул арлы-бирле йөреп, тиктомалдан гына тирән уйларга батып вә томырып сөягән томса бәндәгә әйләнеп, үзен-үзе югалта бара башлаган иде. Бер карыйсың. Акыл Күлләрендә йөзә, икенче күренештә— Кайгы Сазлыгында ятып, һәр таныш-белешенен, якыннарының, туган-нарының үзәген өзә. Бигрәк тә Әхмәдулла белән Асия хафаландылар. Әхмәдулла туганнан туганы булса, Асия яшь кыз чагында, унҗиде яшьлек болынында, аңа күзе төшеп, Мәхәббәт чирләре белән авырып, Өмет Диңгезләрендә йөзеп алган иде. Дөрес, Заһидулла аңа тартылмады, ул Аяз мулла белән Асыл абыстайның бердәнбер гүзәле Заһидәгә күз салды, аны сөйде...
Сөярлек кеше иде Заһидә!
Тирә-юньдә бер чибәр булу өстенә, ул кара эштән дә чирканмады, акылы да алтынланган, белеме дә бар, шулар өстенә үзен ифрат та гади тота белә иде. Юкка гына авыл халкы аның турында:
—Казаннарга алып барып куйсаң да—менә дигән кәртинкә булыр иде бу!—дип әйтмәгәндер.
Туган ягын ташлап, дәрвишлек юлына күчәр алдыннан, булачак мосафир Заһидулла иң беренче эш итеп бабасы Аяз мулладан, Заһидәнен әтисеннән хәер-фатиха алды. Карт:
—Юлларын Ак булсын, колагын сак булсын, кияү!—диде — Кирәкмәгәнгә тешенне агартма, теләмәгәнгә көченне чыгартма. Туган ягыңны, изге догаңны онытма. Ашыйсы ризыгын алып китә сине, шул ризыгың алып кайтыр...
Әхмәдулла һәм Асия белән дә саубуллашып, соңгы тапкыр улы Галимуллага мон-карашын салып, чәршәмбе көн иртән ул ерак җирләргә, ят илләргә юл алды.
луг Чикләргә барып җитү өчен үзеңне чикләүләр кирәк.
Бохарага юл тоткан Заһидулла ипи-суда гына утырды. Аз-маз бәрәнге дә эләккәләде. Әхмәдулла кесәсенә көчләп диярлек салган акча, далалы якларга якынлашкан саен, комга сеңгән су урынына юкка чыга башлады.
Ә бит беренче көннәрне Асия төенләп биргән азык-нигъмәтне чемченеп барганда, ул үзен чын тархан, морза, би итеп сизде. Әле ул гынамы? Поезлга Швеция короле, француз графы, испан герцогы, итальян князе, поляк паны, урыс генералы утырганмыни! Барысы бергә шушы көчле-куәтле, ат жегәрле Заһидуллада кушылып, ул татар яраткан казылык, пешкән ит. бодай күмәче, каты итеп кайнаткан чәйне тыгыз, эре. ап-ак тешләре белән керт-керт итеп, шикәр ватып кына ашады-эчте. Керт- керт итеп шикәр ваклаганда, күз алдына бурлы биясе килде: ул да печән-саламны, башак-солыны әллә нинди!—җанга рәхәтлек, тәнгә сихәтлек бирә торган бер тәм-ямь белән керт-керт итеп ашый иде...
Аннан уйлары туган авылына күчте, күңеле белән Заһидәсе каберен зиярәт итте...
Улы Галимулланы искә төшерүгә, күз төпләре ирексездән юешләнеп китте, аны гаҗиз итте.
О
—И, балакаем! Атаң менә шушындый да әшәке кеше инде синең... Үз нарасыен, күз нурын, дәвамчысын ташлап, авылдан чыгып ук качты ич ул, бәдбәхет... Сабыем! Көт .мине, исән-сау килеш кенә көт. Әтиен кайтыр..
Ишим елгасы буендагы Петропавел шәһәренә килеп җиткәндә, Заһидулланың кесәләрендә җилләр исәләр иде инде
Юлдашы карт казах бик сизгер кеше булып чыкты
—Гуй-гуй, нугай,—диде ул.—Провиант жок. ә?
Заһидулла ана карап, кызыксынып көлеп тә куйды бу дала кешесенең чи казах сүзләре арасына «провиант» кебек интер-сүзне кыстырып куюы бик тә гажәп иде. Гүя чүлдә кәкре-бөкре саксаул урынына Нократ буендагы текә-төз нарат үсеп утыра...
Карт гаҗәп тә үткер күзле кеше булып чыкты, берчак Заһидулла, онытылып китеп, биштәренен эчке кесәсен актарып—капшап маташканда, ул ана әйтә калды:
—Ул кәгазьгә ни язылгандыр, белмим, ә теге сары чылбырыңны читкәрәк яшер Мина да сары шайтан булып күренә ул Бер тәнкә өчен кеше үтерүчеләр бар Башыңны ашамасыннар Дала бу. дала.
—Анлыйм, бабай...
Аннан соң карт төенчеген чиште, ана кымыз эчерде, пешкән ит ашатты.
Петропавел шәһәрендә әтисенен энесе Шәйхулла яши иде Эзләнә торгач, тапты ул аны. Кешеләрдән, бигрәк тә татарлардан сораша-сораша.
Тапты да йортын күреп турыга катты: нинди өй булсын бу?! Бу бит иске мунча, ниндидер хибарка, тавык кетәклеге Ишектән яртылаш бөгелеп керәсе, урам якта уч төбе кадәр ике тәрәзә, ишек алдына «сынар күз» генә карый. «Кетәклек»нен эче тынчу, идәне гасыр юылмаган, сәкесе, ышкылып утыра—ята торгач, әллә нинди ят төсләргә кереп каралып беткән. Кайчандыр ап-ак итеп агартылган мич корымга батып бара
Сәке өстендә күзен челт-челт йомып, бохар мәчесе кебек йомылып вә ярым йоклап утырган Шәйхулла абыйсын күргәч тә шаккатты «Бетәшкән-бетерешкән карт!»
Ә бит гражданнар сугышы тәмамланып. НЭП чорларына кергәч, туган авылына кайткан иде ул. Тазалыгы, матурлыгы, өстендәге затлы киемнәренә карап туя алмадылар Бер атна кукрайган әтәч, койрыгын җәйгән патшалар кошы тавис булып урамнарда йөрде ул, күршеләргә кергәләп утырды
Хәзер менә...
Да-а-а, хәлләр!
—Синме бу, абый?—дип сорады Заһидулла, үз күзләренә үзе ышанмыйча.
Карт та аны танымады
— Кем дим үзенне? Таныш га кебек
—Гыйбадулла абыеңның улы Заһидулла бит мин. абын
Карт ана шикләнеп карады:
—Танымыйм, һич танымыйм.
Аннан ул урыныннан торды, ун кулын калын-озын-аксыл кашлары өстенә куйды да күзләрен чепиләндерде:
—Картайдым, картайдым
— Бирешмәгәнсен әле,—дип аны юатты энесе
—Эх!—диде Шәйхулла —Картаю—шул аю инде ул
Аннан чыннан да. аю кебек аякларын чалыш-чолыш басып, анын янына ук килеп терәлде
-Абый бер көеме'.’
—Әти вафат...
Мина да вакыт җитте.
Шәйхулла елап ук җибәрде Өйне кинәт кенә гур тынлыгы басты Ни сәбәптәндер, икесенә дә читен иде Ничә еллардан сон очраштылар.
тегесен-монысын сораштырырга кирәк, сөйләшеп утыруы бик мәслихәт булыр иде кебек тә—сүз сүзгә ялганмый, икесе дә телсез, хәтта туганлык тойгылары да калыкмый, күңелләре бозлы чишмә булып каткан. Бәлки, яшьрәк кеше буларак, Заһидулланың үзенә сүз катарга, йомшаграк итеп дәшәргә кирәк булгандыр, ләкин Шәйхулла абыйсының каткан кара түбәтәе, кырык ямаулы бишмәте, аягындагы иске каталары аңа: «Сөйләшмә! Дәшмә!»—дип тора иде сыман.
Шуның өстенә өстәл өстендәге төсе унган алама самавыр, каткан ипи валчыклары, чәйнәлеп-тешләнеп тә чәйнәлеп бетә алмаган вобла балыгы: «Саубуллаш! Чыгып кит моннан!—диләр сымак тоела. Вобла? Нигә ул аңа?1'—дип уйланды ул.
—Ярый, абый... Хәлеңне белеп чыгыйм әле дигән идем... —Китәсеңмени?
—Юлчынын юлда булуы яхшы!—Заһидулла авыр тойгылар астында ишеккә атлады, карт, лаш-лош каталарын өстерәп, аны озата чыкты.
Кайчандыр Төньяк Казахстандагы Петропавел шәһәренең иң бай сәүдәгәрләреннән берсе булган әтисенең энесе Шәйхулла абыйсының шушындый ялангачлык, барып чыккан ярлылык, хәер сорашуга өндәүче хәерчелектә яшәвенә аның жаны әрнеде, күңеле сыкранды, йөрәге елады. Морза, тархан Жңдәннен буыны шушы мескенлеккә, юксыллыкка төшсен әле?! Үл дә кит инде!
—Карчыгым үлде...—диде карт капка төбенә җиткәч...
—Урыны җәннәттә булсын!..
—Балалар таралып бетте...
—Кайгырма, абый, кайтырлар алар, үз аталары янына кайтырлар... Авыр гына хушлаштылар...
Картның кулына гүр суыклары иңгән иде...
ер кешегә ачу саклаган кешене начар адәм дип әйтә алмыйсын. Берничә адәмгә эчендә пычак йөрткән инсанны үчле бәндә дияргә була, ә бөтендөньяга ачу тоткан ир яисә хатын-кыз туп-туры мәгънәсендә бәхетсез зат инде ул, чөнки хәтта ерткыч хайваннар да хәятне яраталар, барысына да табигать вә тереклек итү ошый, алар үз балаларын күз карасыдай саклыйлар...
Шәйхулла абыйсының капкасыннан чыгып барган Заһидулланың әтисенең энесенә карата бернинди дә ачуы юк иде. Дөрес, мосафир энекәшен адәм рәтле каршы ала алмады. Соң нишләрсең!
Карт бетерешкән, саулыгы-байлыгы да элеккеге түгел. Әйе, олыларга хас олпатлык белән акыллы хан-солтаннарга, һәр соравыңа җавап табучан киңәшче-вәзирләргә, фәйләсуфлыгы йөзенә чыккан шагыйрьләргә хас булган тиңдәшсез сүз, тирән уйларын, үткен фикерен әйтә алмады, ә бит заманында анын теле телгә йокмый иде, чөнки һәр чын сәүдәгәр ин беренче дипломат, аннан сон сөйләкче-оратор һәм шигырь язмаучы шагыйрь дә була. Мондый нәрсә тагы кыз ярәшкәндә яучыларда гына сизелә.
Ул башын кая куярга белми үзенчә кайгырып барганда, ана кемдер кычкырды:
—Әй-әй! Кем... иптәш, кәнишнэ, туктагыз әле.
Борылып караса, кыскарак буйлы, имән төбе кебек бер адәм, юан гәүдәлеләргә хас булмаганча шәп кенә юыртып килә. Заһидулла әлеге адәм затына каршы китте һәм алар ике куллап җылы гына күрештеләр:
—Әссаләмүгаләйкем! Ходай исән-саулык, тазалык байлык бирсен! —Вәгаләйкүмәссәлам! Сезгә дә шуларны телим,—диде ул да ана. —Сез... кем, иптәш, кәнишнэ...
—Исемем—Заһидулла, мосафир мин. Нократ ягыннан килдем.
—Әй-әй! Кем, иптәш, кәнишнэ... Мосафир икәнегезне белеп
Б
артыгыздан йөгердем дә инде мин. кәнишнэ...
—Йомышыгыз ни иде9
— Кем, иптәш, кәнишнэ. Сезне, юлчыны үзебезнен татарымызны. кәнишнэ, ин әвәле чәйгә чакырам.
—Мин сезне белмим дә ич
—Үзем дә татар кешесемен, кәнишнэ Исемем Зиннур. Мин— бәләкәй, син—зур, кәнишнэ
—Белмәгән кешене бимазалап, эшен калдырып, гаиләсен ялыктырып йөрү дөрес булыр микән?—дип шик белдерде Заһидулла.
—Китап мосафирны ашатып-эчертеп. йортында кундырып чыгаруны яхшы гамәл, хәтта ки савап дигән, кәнишнэ,—дип томалады анын авызын Зиннур
Кәнишнэ Зиннурнын йорты тыштан гына искерәк күренә икән, ә эченә керсән! Идән тулы паласлар, стенада аллы-гөлле келәмнәр, шкафларда чәй чынаягы, бәллүр вазалар, кытай фарфоры Өй эче ниндидер хуш ис белән тулган, түгәрәк өстәлнен нәкъ уртасында комганга тартым савытта күз явыңны алыр чәчәкләр Ә бер шкаф китаплар белән тулган һы!—Заһидулланың яраткан ымлыгы ычкынды Эх!
Менә болай да яшәп була ич
Кухня ягыннан башына һәйбәт яулык, өстенә чибәр күлмәк кигән өч иякле таза-матур хатын күренде Кулында көмеш беләзек, казак йомшакларында алкалар, муенында затлы муенбау Кырык яшьләрдәге әлеге хатын анын белән ипле-итәгатьле генә, әмма күзе белән ашамыйча гына күреште. Күрәсен, алар йортында ят кешеләр беренче генә түгел.
—Менә, әнисе, кәнишне. —диде Зиннур —Мосафир адәм Үзебезнен татарымыз. Бик тә тәртипле, казах әйтмешли, якшы нугай
Утырып йортка дога кылдылар
— Йортыгы jra-иминлек, үзегезгә—саулык-исәнлек, балаларыгыздан игелек күрегез,—диде Заһидулла.
—Үзебез—исән булыйк та. эшебез үшән бармасын,—диде Зиннур — Ин беренче, исәнлек, кәнишнэ—Мосафирларны, кирәге чыгып юлга чыкканнарны бәла-казалардан, яман кешеләрдән сакла. Ходаем!—диде хатын.
Зиннур кинәтрәк кеше икән Дога кылуга хатынына, дорфа итеп булмаса да. фәрман-боерык рәвешендә әйтә салды
— Шәрифә, җәелеп утырма! Йортта ни нигьмәт-сый. ни-нәмә азык- ризык бар. барысын өстәлгә жый! Коры пыиак тешләп утырмас ич ул, кәнишнэ...
Өстәлдә чын мәгънәсендә сый-нигьмәт иде Шөн якларында. Нократ буйларында әйтелгәнчә:
—Туй сые!
Хатын алар белән ашамады, бары аш бүлде, алларына тастымал куйды Кулларын юганда, көмеш комганнан су агызып торды Мондый тәртип-тәрбиягә күнекмәгән Заһидулла уңайсызланып бетә алмады Бу йортта ашау да. кешегә хөрмәт тә зурдан иде. күрәсен
Алар аерым-аерым йокы бүлмәләренә җыенганда. ишектән бер карт килеп керде
—Зиннуржан!
—Әйе. кем ни. Закирҗан абый Ни йомыш иде. кәнишнэ’
—Жизнән үлгән
Вот те на! Кәнишнэ, вот те
-Без картлар төнен сакларга барабыз
- Мин дә инде, кәнишнэ
Мин дә калмыйм,—диде Заһидулла
Кәнишнэ Зиннур, ят-йокла. син юл кешесе дип. аны никадәр кыстаса да, ул үз сүзендә тормый калмады
- Кеше кадәр кеше вафат булсын да, син ял итеп ят”
—Кәнишнэ...—генә дия алды тегесе.
Өчәүләп Зиннурның вафат җизнәсе йортына киттеләр. Күпмедер барып, бер кечкенә генә иске, авышкан капкадан кереп барганда, башын күгәреп караса, ул: «Ах!> итте. Бу мунча-йорт анын Шәйхулла абыйсының куышы, черек бүрәнәләр эчендәге торагы иде.
«Дөнья—тар!»—дип кенә уйлый алды ул. һәм әлеге «йорт»ка, анын эчендә үлеп, инде мәет булып яткан кешегә ник бик нык тартылганын да тойды. Туган абыйсы тарткан аны монда, бабайлардан килгән изге кан тарткан...
Әллә Жидән бабасының Рухы пышылдаганмы? Ни булса да бар...
Шәйхулла абыйсының мәет салкынлыгы кергән кулын тотып хушлашканда ук, ул нидер сизенгән иде инде Анын кулыннан иңгән суыклык уч төбендә һаман саклана әле. Гүя йодрык кадәр боз катмары тотып йөри...
Картнын өен караңгылык баскан иде. Лампасы да өчле генә булган, аны кабызып җибәрергә кәрәчине дә юк. Төнен Шәйхулланың үле тәнен сакларга, ясин чыгарга, догалар укырга килгән бабайларның берсе өеннән лампа маен алып килгән икән. Алар Зиннурдан башка бу йортка, черек умарта оясына керергә генә кыенсынып торганнар...
Лампаны кабыздылар...
Сары ут Шәйхулланың тире дә сөяктән генә калган көрән-соры йөзен комсызланып ялап алды...
азарстанда гомуми тынлык хөкем сөрсә дә. ниндидер мазасызлык бар иле. Әлеге тоем һәркем күңелендә булып. Шәйхулла картны тавыш-тынсыз гына җирләделәр дә, өрәкләрдән өркегәндәй, тиз-тиз генә таралыштылар.
Һәрхәлдә, зират күңел ачу урыны түгел...
Каберлеккә килү—якынынны зиярәт кылу белән гомереннен ахырын уйлау ул. Мазарстан—туй урыны түгел, уй урыны. Кеше уе...
Зираттан чыгуга алар дөнья мәшәкатьләренә күчтеләр.
—Өчесен, җидесен уздырмыйча—китмисең!—диде Зиннур Заһидуллага.—Кәнишнэ, китмисен..
Кәнишнэ, Зиннур Петропавелнын мөхтәрәм, мөрәвәтле, яхшы мөгамәләле кешесе булса да, анын җанында эчке бер кискенлек, тыйнак дуамаллык ятканын ул беренче көнне үк сизеп алган иде инде...
—Бүген җизнинең абзарын, каралты-курасын сүтеп атабыз. Утынга, кәнишнэ... Тормасын урам ямьсезләп.
—Бик хуп! Мин риза.
—Өе белән капкасын калдырабыз, кәнишнэ... Бәлки бер кирәге чыгар...
—Абыйнын гомере шул бәләкәй генә йортта узды микәнни?
—Әй-әй!—дип әрнеде Зиннур,—Узмады, кәнишнэ Анын йорты ике катлы иде Яна влачлар өеннән куып чыгардылар
Балта, лом, кадак суыргыч алып килеп эшкә тотындылар. Ике таза ир өчен кәкрәйгән-бөкрәйгән, баганалары авышкан, түбә такталары череп беткән тәбәнәк кенә лапасны пыран-заран китерү чүп тә түгел иде: тәртәсен—ава, сугасың—егыла, дигәндәй...
Эш бетүгә, әз генә хәл алдылар да, Зиннур аңа эндәште:
—Әйдә, тәрәзәләренә күзлек кидерик инде. Алар хәзер, хуҗа киткәннән сон, тома сукыр булмасалар да, барыбер күрмиләр. Сукыр тәрәзәләр, кәнишнэ...
Кәнишнэ Зиннур шаян-җор, хәтта бераз мут та кеше икән, әле. Тәрәзәләргә күзлек кидерү—аркылы такта сугып чыгу булды Ә менә...
Ә менә «сукыр тәрәзәләр» Заһидулланың җанын өшетте... Ул үз
М
гомерендә ишеткән әллә нинди авыр. явыз, коточкыч сүз иде б\
—Сукыр тәрәзәләр
Анын хәтта тәне калтырап китте
—Сукыр тәрәзәләр? һы'
Тагы утырып ял иттеләр Дөресе, утырып уйландылар Икесе ике уйда иде. ләкин уртаклык та булмый калмады гомер, анын ахыры, бүген гүргә кереп яткан Шәйхулла карт Жидәнов турында уйлар, ни кусан да. өйгә ияләшкән канатлы кырмыскалар сыман һаман баш миләрен тыгызлый иде.
Зиннур тагы сикереп торды:
—Әйдә жизнинен чуланын да сүтеп атыйк инде Тормасын күз буяп. Тормасын, кәнишнэ.
—Хуп,—диде бер сүз белән Заһидулла.
Чоланга керделәр, анда жыелган иске-москыны күрделәр тишек чиләкләр, ертык капчыклар, ниндидер шешәләр, борынсыз чәйнекләр, күгәргән карават тимерләре, ватык чынаяклар, сабы төшкән таба, аяксыз өчаяклар. Тагы әллә нәрсәләр...
Бу чүп-чарны борын кысып вә жирәнеп кенә ишек алдына ташыдылар. Дөресе, чыгарып ыргыттылар. Ин почмакта ниндидер черегән киемнәр, бүрек, чабата, икегә аерылган камзул, катып беткән түбәтәй астында кендектән биеклектә илле литр су сыешлы мичкә тора иде Ачып карасалар—ул муеныннан тикле тоз белән тутырылган Агачтан эшләнгән булганга, анын эчке ягы күгәреп чери дә башлаган
— Нигә кирәк булды икән ана бу кадәрле тоз9—дип аптырады Заһидулла.
—Тозлы вобланы тохтап ашарга, кәнишнэ.—дип көлде Зиннур
Чыннан да, юмор-жорлык бар бу Нижгар мишәрендә
— Нигә?—дип кушылды Заһидулла да уенга —Минем тохты килькигә писүк сибеп ашаган танышым да бар иде Булмас димә'
—И-иһ! Әй-әй! Кәнишнэ!—диде дә Зиннур балтасы белән «лонк» итеп мичкәнен түбән ягына китереп сукты Ике такта шундук сынып, мичкә эченнән нидер идәндә яткан черек калайга килеп төште Чылтырап чынлап, әллә нинди янгыравыклы матур авахтар чыгарып Гүя бәллүр рюмкалар бер-беренә бәрелешеп куйдылар.
Билфаразлап тормадылар, икесе дә тоз катмары дип уйладылар Зиннурлар өенә кайтабыз дип. карангы чуланнан ишеккә таба киткәннәр иде. Заһидулланын жиненнән кемдер тарткандай булды Нәкъ менә «Борылып кара әле...»—дип.
Караса..
Әйе. борылып караса
Мичкә янындагы черек калайда тоз катмары түгел
Юк. ул түгел'
Ә кояш угында янып берничәме, әллә берәү генәме сары нәрсә гер ята иде.
Зиннур инде капкага җиткән, аны көтеп тора Заһидулла, ике адымла сикереп килеп, сарытүшне уч төбенә кысты
— Тоз гына түгел бу
Тагы биш сикереп. Зиннурны куып житге Анысы урамга чыгарга дип. исерек капканы ачкан иде инде, бары «катырак япсан. авар бу» дигән бер шик шөбһә белән теге якка атламыйчарак кына юра
— Зиннур абый'
—Әй-әй!.. Кәнишнэ .
— Кара әле...
Заһидулла уч төбен ачты
Вот те на! Кәттә бу Алтын муенса
Анын күзләре зурайды, мангае җыерчыкланды, авызы бәлешләнде
—Карун! Кәнишнэ. карун Кәнишнэ. җизни үзе Ну. карун
Зиннур тынсыз гына беравык торды да беркавымнан «стәп куйды
—Алтыны да булган... Үзе чүплектән шешә, чүп-чар җыеп. шуларны юып-рәтләп, сатып тамак туйдырды. Баллы чәй эчмәде, юньле ризык капмады. Апам-канәтемне дә ачка үтерде. Ни әйттем бит, безгә генә килеп торыгыз, хет тамагыгыз тук булыр дип...
Зиннур еларлык дәрәжәгә җиткән иде инде, хәтта бер зәррә вакытка алтынны да онытып торды. Зәр (алтын) кадерен зәркан гына белер ди, бит...
Керделәр чоланга, карадылар, тозны бушаттылар. Мичкәнең дүрттән беренә чыннан да алтын тутырылган иде. Ин хәтәре: Петропавел чиркәвенең бер потлы алтын тәресе дә монда сыйган. Ул дүртәр килолы, ягъни унар гөрәнкәле дүрт кисәккә аерылган, һәр ун кадаклы алтын аерым-аерым җәелеп ята.
—Кәттә!—диде Зиннур —Әй, әй! Кәнишнэ, ә?! Бу алтын тәрене юлбасарлар урлаган иде ич. Җизнигә алып килеп сатканнар, кәнишнэ...
—Кая боларны? Дәүләткәме?—дип сорады Заһидулла.
—Ә дәүләт безгә кукишмы?! Кәнишнэ, ку. кукиш...
—Нишләтик соң?
—Бүләбез! Җизни өлеше—сина, аның җәмәгате өлеше—миңа...
—Ә ике өлеш?
—Финляндия татарына чыккан кызына һәм Швециядәге улына...
... Заһидулла үз өлешен алып тормады...
енә ул Бохара!
Аның җире—аяк астында, ә мәчетләре—Күктә.
2000 яшьлек шәһәр бу. Уналтынчы гасырдан Бохара ханлыгы. Бохара әмирлегенең башкаласы. 1920 елда ул совет республикасына әйләнгән...
—Һы!—диде Заһидулла.
Эх!
Бохара—шәһәр генә түгел ич, шәһәр-музей ул. Мондагы архитектура истәлекләрен, ай буе карап йөрсәң дә, карап бетерерлек түгел. Менә Поп-Калян, Ләби-Кауз, Кош-мәдрәсә ансамбле. Чат саен базар, һәр базарда меңәр кеше. Борынгы һөнәрчелек, сәнгати әйберләр...
Әнә яулыгын кашына кадәр төшереп бәйләгән чибәр вә япь-яшь үзбәк кызы, авызын нәфис кулы белән томалап, ана күзләре белән генә елмаеп узды. Эчтән кигән озын ыштаны белән ефәк күлмәге арасында җил дә адашып алды.
Эх-ма! Эх!
Заһидулла күзләрен йомды. Заһидәсе вафатыннан соң ул гүзәлләргә күз салмый башлаган иде инде. Ә шулай да бу хур кызын, оҗмах кошын бер генә тапкыр назлап карасаң, дөнья бермә-бер яктырып китәр иде.
Исмәгыйль Самани мавзолеен карап кайтканда, ана тар гына тыкрыкта тау кадәрле үзбәк очрады. Каян, ничек ишелеп төште ул? Монысына Заһидулла төшенмәде, ничектер төштә генә күргән кебек булды. Җан кебек йортлар артыннан, карак сымак агачлар арасыннан килеп чыктымы шунда.
—Сән Рәхимуллага кәлдеңме?—диде үзбәк.
—Әйе...
Ул Зиннур кодасының кәгазь-юлламасы, Дәрдмәнд, Тукай, Такташ шигырьләре салынган биштәре белән Бохара татары, элеккеге шәп кенә сәүдәгәр, сату эшләрендә күп аркадашлары булган Рәхимулла Гыйззәтуллин йорты ишеге төбендә аяк киемен салган иде. Күрәсең, бу үзбәк арты белән дә күрәдер, чөнки бу гәүдәне каршы як йорт янында күргән иде кебек ул.
—Казан татары? Шимал төркиеме сән?
М
М
—Нократ татарымыз...
— Нухратны белмәем...—диде үзбәк.—Татбригадада болдынмы?— дип сорады шундук.
-Юк!
—Казан татары... Татбригада күп үзбәкне үтерде...
— Мин ул турыда белмим. Бу якка беренче генә килүем Бохараны бик күрәсем килгән иде..
—Нә сәбәптән?
— Монда бит ин беренче төрки кардәшләр яшиләр. Тагы Безнен борынгы бабаларымыз мондагы мәдрәсәләрдә укыганнар, шагыйрьләремез үз әсәрләрен тудырганнар..
Икесе ике телдә сөйләшсәләр дә, уртак сүзләр хисабынын унае белән алар бер-бересен яхшы ук аялашалар, бернинди дә тәрҗемә кылып торучы кирәкми иде. Хәер, әвәлгеләр белми әйтмәгәндер:
—Татарга тылмач кирәкми!
Симез йөзле, ачулы күзле үзбәк ана карап кына йомшармады, киресенчә кызганнан кыза барды:
—Мән сәне үлдерәмән!
—Гаебем нидә?
—Казан татары мәнем агамны үлдерде.
—Кем ул?
—Татбригада гәскәрие...
—Ә абыен кем иде9
—Басмач...
Тымызык жил исәр вакытлык кына тынлык туды Хәтәр тынлык иде бу.
—Сезнен Аксак Тимер Бөек Болгарны җимерде. Алтын Урданы хәрабәләр хәлендә калдырды. Без татарлар ана үч тотмыйбыз ич.—диде Заһидулла.
—Тимерлән—бөек җиһангир. Ул бөтен дөньяны яулады
—Беләм. Укыганым бар...
— Мәйле, хуп...
Taibi Азия җиле исеп куйды. Кайдадыр ш ырлап кечкенә елгамы, яисә арыкмы ага һәрхәлдә Заһидулла колагына шулай ишетелде.
—Сез татарлар—начар халык. Беләсенмән сән бер кыйссаны9 Оҗмах гәбенә җыелгач, Аллаһы адәмнәрдән сорау аша җавап алган ди
— Кемем9
—Үзбәген...
—Кер, җәннәткә үт—үз бәгем
— Кемем килгәндин?
—Татарын..
— Йөрмә! Ботыннан тотып агармын
Заһидулла көлемсерәде:
— Юк, боздын!
— Из. —диде үзбәк.
—«Татармын» дигәч. Хак Тәгалә: «Кер. оҗмахка, ин-ин түрдә ята рс ы н»,—дигән.
—Ах. сән!—диде тау-гәүдә үкереп —Мән сәне пычаклимән!!
Кай арада халат-хөббәсенә кулы кереп киткәндер, һавада пычак ялтырады Бу хыянәт-алдашуны. үзбәкнен үзен юри сөйләштереп торуыннан сизенгән Заһидулла үз өстене үлем булып төшеп килүче кулны үрелеп беләзегеннән тотып алды һәм әлеге адәмиен ияк астына коточкыч казы изеп баш белән бәрде Баш белән ору анын ин куркыныч сугуы булып, бу каты башны татыган кеше гадәттә ансыз ук кала иле Бохара кешесе акырып-үкереп җиргә ауды. Заһидулла анын җиргә төшеп киткән пычагын алды да елга шарлап аккан якка ыргытты Бәлки, ул елга да. арык та түгелдер, гади бер чишмә генә булгандыр. Боларны тикшереп тору анын уенда да булмады.
Тар гына тыкрыктан киңрәк урынга, артык зур булмаган мәйданга, дөресрәге, базарчылар утырмышына килеп чыкканда, ул, үз артында аяк тавышлары ишетеп, шигәеп калды: «Тегенең иптәшләреме, әллә үзе шул арада аякка басканмы?»
Ләкин...
Аның йөрәген йон урынына тетеп, кырыннан чеметеп, әллә нинди хатын-кыз тавышы ишетелде. Чәрелдек идеме бу тавыш? Юктыр...
—Эй-эй!—хатын-кыз аңа дәшә иде.
—Тынлыйман...
—Я по-узбекски не знаю.
—Слушаю вас.
—Мужчина, я видела как вы дрались.
—Ну и что?
—Мне сильный мужчина нужен.
Аңлады Заһидулла...
Аңа көчле ир-ат квартирадагы әйберләрен күчерергә кирәк икән. Бохарадагы йорт-жирен калдырып, бу ханым Читага күчәргә йөри. Үзе— ак эштә, провизор, әптиктә дару-марулар белән сату итә икән. Тулы исеме Элеонора Абрамовна Гельтшулер. Яһүдә, ягьни мәсәлән...
Заһидулла бу куе бөдрә чәчле, күзләре уйнап торган, гәүдәсенең һәр бөгелешендә дәрт кайнаган утыз биш яшьләрдәге ханымны бер күрүдә үк ошатып жибәрде. Хатын да, майлы ит күргән мәчедәй, аннан күзләрен алмады. Ниндидер эчке бер көч, яшәү теләге, рәхәткә ирешү инстинкты аларны, магнитка ябышкан тимер чүбедәй, бер-берсенә тарта иде. Шуңа ул кичтән үк Рәхимулла абыйсына кереп саубуллашып чыкты..
Эх! Сәмәркәндне генә күреп булмады. Моннан ике мен өч йөз утыз еллар элек бөек юлбашчы Искәндәр Зөлкарнәйн аяк баскан җирне..
Сау бул, Бохара!
емнәр әйтер, татарга урын тар, дип?
-Дөньяда татарга урын тар?!
гһы! Әнә Читада да—чи татар...
Заһидулланың эше ярыйсы иде, ул Элеонорага дарулар ташый, тегенди-мондый әрҗәләрне чыгарып ташлый. Бер сүз белән әйткәндә, тамак туйдырырлык хезмәт урыны бар.
Көннәрдән беркөнне шулай, ниндидер дару сорап, кырык яшьләрдәге бер ир Элеонора аптекасына килеп керде:
—Пужалуйста, маз,—диде ул.
Бер почмактарак дару тартмаларын тезеп торучы Заһидулла аңа шундук борылып карады: «Татар бу, чукынчык!—дип уйлады.—Юкса урысча «мазь»не татар гына шулай «маз» дип кенә куя.»
Теге ир «маз»ын алгач, ишеккә юнәлде. Заһидулланың аяклары аның артыннан тартты:
—Кардәш, туктале!
«Маз», кабердәге әтисенең кайтып кергәнен күргән бәндә баласыдай, катып калды. Нигәдер бер тын эндәшми торды.
—Син татар бит, милләттәш,—диде Нократ улы.
—Ие... Татар...—дип куйды Чита кешесе.
—Күрәсең, мин дә—татар...
«Маз» җанлана төште:
—Минем әти-әниләр Арчадан. Үзем Казахстанда, Петропавелда тудым...
—Бәрәч!—дип куйды Заһидулла.—Син, Петропавелдагы Зиннурны белмисеңме?
Әй-әй!—дип. Арча ымлыгын сүз сөрешенә тыкты «Маз».—Зиннур
К
^PJHCH жизни лә' Минем әнинен кече сенлесе Шәрифә апа анда кияүдә һы!—диде Заһидулла
Ә эчтән генә уйлап куйды: «Дөнья тар' Жир шары дигән 6v читлек тар...»
—Зиннур—мина да кода тиешле кеше Үзе ул Нижгар мишәре, ә анын анасы, вафат инде, урыны оҗмахта булсын, минем әтинен знесе Шәйхулла абыйның жәмәгате иде Шәйхулла абый да күптән түгел генә вафат Үз кулларым белән жәсәден күмдем Өчесен—җидесен Зиннурларда уздырдык
«Маз» аны кочып ук алды.
— И. туганым!
Анын күзләренә яшь бәрде, чиксез хисләнеп, ул сүзен дә әйтә алмыйча торды
—Менә таныштык та!—диде Заһидулла —Без. чыннан да. кардәшләр булып чыктык.
—Үзен кайсы яктан?—дип сорады «Маз»
—Нократ татары мин
—Теге, урманда Себердә ятучы татарлармы0
—Юк! Нократ елгасы буенда яшәүче татарлар Нократ урысча Вятка дип атала.
- А. понятно! Поезд белән үтеп чыгасы ул елганы Казанга яисә Арчага кайтканда, чуен күпер аша .
— Нәкъ шунда без торабыз инде'
— И. энем!—дип. «Маз» аны тагын кочып алды —Исемен ничек0
—Заһидулла. Ә синеке, абый0
—Мазлум...
— Карасана!
—Нигә аптырадын әле?
—Мәзлум—изелгән, кимсетелгән дигән сүз бит ул
Мазлум беравык үзе дә сәерсенеп торды, аннан, шатлыгын белдергәндәй, кычкырып көлде:
—Ә мин. дөресен дә, шундый кеше ич
—Ничек?
—Сон, шахтада басылдым-изелдем. пенсиягә калгач, кимсетелдем Пенсия—күзгә сия ул...
-һы!
—Елата...
—Аңладым. Ә син шахтер иленмени0
— Кайда шахта—шунда татар. Кайда татар—шунда шахта
Заһидулла бу кешене бер күрүдә яратты Ана илле тула икән инде, ә йөзгә яшь күренә Яратырлык матур кеше иле ул куе кара кыска чәчләр, матур түгәрәк йөз. калын кара кашлар, мангае шактый биек, кашлары тирәсендә калкынып-күпереп алган, борыны туры, авызы зур түгел, ләкин калын-тыгыз иреннәр белән каймаланган. ияге кинчә. уртасында матур гына чокырлыгы бар Андый ике чокырчык битенен ун вә сул якларында да шәйләнә.
Киттек, энекәш, мина!—диде ул —Бүген мин сина кунак сые оештырам. Чәй эчәрбез.
Татармын, әлбәттә, таза тормышлы татарнын чәе токмач салып пешерелгән тавык ашы. бәлеш, кабартма, чәкчәк, казылык, каймак, бал. коймак, һәм дә килеп кенә шул «чәй» була. Заһидулла моны «Маз» Мамум нарда күрде Өе дә үзенеке, җыйнак кына матур татар порты Тәрәзә пәрдәләре ап-ак. мендәрләр өем-өем. һәр таучыгы сөттәй ак челтәрләр белән капланган Өйалды, болдыр идән-такталары гына түгел, бәдрәф идәннәре дә сап-сары итеп юылган иде боларнын Шуна читенсенепме. әллә кемнән-нәрсәдән оялыпмы. Заһидугла олы түгел, кече йомышын башкару өчен дә бакча ягындагы урманга кереп чыкты
Барып килергә ерак ара түгел—ике йөз адым гына...
Аны тагы исәндергәне «Маз» Мазлумнын хатыны иде. Бирсә бирә икән Ходай кешегә матурлыкны! Яше белән кырыкка якынлашса да. ана егерме биш тән дә арыны бирмәссең. Тез астына җиткән озын кара, куе шомырт чәчләр. Айның туып килгән чагындагы сымак кыйгач кашлар, Күкнең зәңгәрлеген үзенә жыйган күзләр, борынгы татар сөнгеседәй озын керфекләр, чиядәй кызыл, сусыл, уймак иреннәр. Хак Тәгалә үзе уеп ясаган ияк, Клеопатра көнләшерлек озын, грек скульпторлары алиһәләренеке итеп ясаган мәрмәр муен. Ул жилкә, ул куллар, ул бил. ул аяклар!
Болар барысы да Хатын-кыз алдында баш игән. Мөәннәс затының гүзәллегенә таң калган, Мәңге Мәҗнүн, Тоташ Таһир, Гашыйк Заһидулла өчен бер минутлык әкият, беркавымлык төш, бер тынлык Гүзәл Рәсемгә карап тору белән бер булды. Кырымнан урыс патшасы Иван JI1 кә хатлар язып яткан Нурсолтан белән Казан ханбикәсе Сөембикә дә бу кадәр үк чибәр булмаганнардыр! Өченче Иван Нурсолтанга хатларны татарча язган, Явыз Иван IV дә, әнә. Сөембикәгә гашыйк булган, ана юхаланып, ханбикәнең янына керүгә үк, тоткын затның ана телендә сөйләшкән Иваннар элек татарчаны шәп белгәннәр! Белми хәлен юк: татар—көчле, дәүләтле, әле бу урыс патшаларының әниләре дә татар нәселеннән...
Заһидулла «Маз» Мазлумнын хатынына тагы бер күз сирпеде дә карашын читкә алды: «Җитәр! Калганы Мазлум өчен Эх япун, кытай, һинд рәссамнары күрсә моны, ә?!»
Мазлум үткер күзле, тирәнтен кеше икән: сизде Заһидулланың үз хатынының матурлыгына тан калганын һәм хәләл жефете ишек алдына суга чыгуга, әйтә калды:
—Актаныш кызы ул Актәния... Исемен дә яратам—Ак тәнгә ия.. Ак тәнле саф җан... Менә бүген дә, иллегә житкәч тә, мин ана үлепләр гашыйк! Син ни... Мәй эчәсеңме? Әлбәттә, Актәниядән качып кына. Исен дә сөйми, хәтта янына да якын китерми: «Әнә сина келәт, ди. шунда йокла»,—ди. И-иһ! Балалар юк безнең...
Заһидулла эчми дә исерек иде инде...
Матурлык—тан калдырса. Гүзәллек сине хисләрен белән дә чын- чын исертә икән!
Ләкин...
Ул бүген эчәргә булды...
Шахта баскан, изелгән, балаларсыз «Маз» Мазлум өчен...
Актанышның яна танышкан Гүзәле Актәния өчен...
...Төн...
Караңгы...
Чита урамнары буйлап икәү бара. Берсе гармун тарта, икенчесе моңлы итеп жырлый:
—Шахтер егет күмер чаба...
Эх! Эх!
Гармун авазлары якынайтты, Җырлап кайтты, җырда—чи татар. Чита буйлап килә ике татар, Шушы татарларга Чита rap.
Ә Актәния елый иде...
зынды Элеонора:
-Син нәрсә, эшен барын оныттыңмы?
-һы!—диде Заһидулла.
Чита елгасының Ингода суына коя торган урынына барганнар иде алар. Мазлум белән. Бер көн вакыт шунда югалды...
Югалсын! Кичәге—бүген юк ул... Бүгенге иртәгә булмаячак. Гомер
Т
бер генә булган кебек, бүгенге көн дә бер генә, әнә ул офыктагы алтынсары. алтын-кызыл тәлинкәгә утырып китеп тә бара.
Ә бит ул Махтум белән балыкка барды, көнне милләтәше белән бик матур уздырдылар. Бу сина дару исе сенеп беткән әптикәдә яту түгел инде! Монда—сулап туймаслык һава, монда—рәхәтләнеп агучы елга, монда—якты дөньяда яшәвенә сөенеп туя алмыйсын, монда—бар сагыш-хәсрәтләрен онытыла. Әлеге елга буенда син үзенне Кеше. Чын Инсан итеп тоясын
Заһидулла Читаны йөреп чыкты инде. Карар урыннары калмады бугай. Нәрсәсе белән истә калды ул9 Өч йөз еллык шәһәр. 1826-30 елларда декабристларның төрмә урыны бу. Чита ана чит булып тоела башлаган иде инде...
Элеонора да кай ягы беләндер дару тартмасына тартып тора. Ә теле? Әнә бит нәрсәләр ди:
—Сез ирләрнен жиде кимчелеге бар!
—Тынлыйм!—дип куя Заһидулла.—Белик әле үзебезнен кимчелекләрне...
—Ин беренче, хатын-кыз кәефенә чамалап искән жил була алмыйсыз! Комплимент, матур сүз әйтә белмисез, ә бит хатыннар колагы белән ярата...
—Тагы?
—Көндезләрен мангайдан үбүгә, ә төннәрен иркәләүгә ялкау
—Дәвам ит...
—Ирлек күрсәткечегез кирәк чакта таш кыя кебек басып тора алмый Исерек кеше сымак әле абына, әле егыла ул
—Һм!—ди Заһидулла ана астыртын гына карап —Эт урынына улап, мәче кебек мыраулап ятканынны онытгын дамыни? Әллә туемсыз нәмәстәме синдә?
— Шулай түгел мәллә9! Кармагыгызны салуга, суалчанын ташлап, тиз генә тартып аласыз..
Заһидулла тагы көлемсерәде:
—Син минем өчен беренче булмадым, сонгысы да булмассын! Мина биргән бәя булса, дөрес түгел
—Мин. гомумән, ирләр турында әйтәм.—дип. тагы да кыза төште Элеонора.
—Әйтеп бетер, минем колаклар түзә.
—Үз рәхәтегезне генә уйлап, хатын-кызга ничек тә ярый дип ялгышасыз.
—Ә сез безне уйлыйсызмы сон?—инде Заһидулла кайнарланды, шунамы чиләктән алып су эчте Чүмечне тутырып ук. чөнки үзенен сабыр савытлары тулып килә иде. Ә Элеонора,—провизор-фармацевт, эт нәрсә икән!—өясе чүбен-чарын өя генә бит
—Әз генә читкә китегез—өйләнмәгән кешегә әйләнәсез
— Мәсәлән?
— Ике көн кайда кунып кайттын9
—Мазлумда...
— Кем ул?
— Шахтер... Хәзер пенсиядә, аны шахта баскан
—Беләм мин аны.-дип бүлдерде Элеонора —Анын хатыны-Читанын ин матур кызы.
—Сез яһүдләр барысын да белеп торасыз
— Без сезнен кебек беркатлы халык түгел Барысын да белеп яшәргә кирәк! , ,
-Анлыйм-анлыйм. Сез бит ифрат акыллы, бер-берегезгә ярдәм итүчән. башка милләт кешеләренә караганда үзегезне өстен куярга яратасыз, болар өстенә—әле хәйләкәрләр
Элеонора гаҗәпләнеп бот чапты
— Каян беләсен боларны?
—Мин Казанда укыдым... Шунда ишеттем һәм күрдем сезләрне Башка урында да...
Элеонора тагы тузгып алды:
—Ә сез .. Ә сез бер-берегезне сатасыз! Сез дә хәйләсез түгел Үҗәтлек, тырышлык, сабырлык та юк түгел үзегездә...
Заһидулла торып басты:
—Йә. ярый! Бер-беребезнен аяк тырнагыннан башлап башка—чәчкә җиттекме? Тарадыкмы чәчләрне?
Кичке энгер-менгер төшкән иде инде. Заһидулланы бу сөйләшү туйдырды: туды бер халыкка тел тидерергә бу дөньяда беркемнең дә хакы юк! Ул үз халкына каршы сүз әйткән үзбәкне Бохарада күрде инде, менә хәзер Читада да—шул мәсьәлә. Шуна күрә ул сүзне икенчегә бору өчен Элеонорадан сорап куйды:
—Мин бит әле без ирләрнен җиденче кимчелеге турында ишетмәдем9 Элеонора да сүзнен сөрешен үзгәртергә тели булса кирәк:
—Иң бай хатын-кыз да ирләр бүләгенә мохтаҗ. Төн күлмәге буламы ул, очсызлы йөзекме, матур чынаякмы—барыбер!
—Һы!—диде эченнән генә Заһидулла.—Минем биштәрдәге Тамара истәлеген—муенсаны күргәнме әллә ул? Алтын чылбырлы, асылташлы муенса...
—Минем сиңа бирердәй бер бүләгем дә юк,—дип кистерде үзе Элеонорага.
—Ә биштәрендә?
—Ул әйберне мина бүләк иттеләр, ә бүләкне бүләк итмиләр
Заһидулла карават астындагы биштәрен актарды: эчке кесәдә алтын муенса юк иде. Жидән бабасының Изге Язуы гына...
—Актарындыңмы?!—диде ул Элеонорага.
—Хәтерсез!—дип кычкырды аңа тегесе.—Беркөнне кулына алып көзге каршына килеп утырдың бит шул муенсан белән.
—Ә, әйе!
Эх!
Нигәдер бер-бер артлы Заһидә белән Тамара искә төшкәннәр иде ул вакытта. Әллә нишләп китте, Нократ буйларын сагынып үлә язды Заһидәнең кием-салымы Әхмәдуллада калса да, Тамарадан бердәнбер һәм кыйммәтле истәлек-бүләкне ул үзе белән алды бит. Юк, юк! Тамара якынрак булганга яисә аны ныграк яратканга түгел, Заһидәгә ул чын сөю белән өйләнде, ә Тамара күңелен өтәли, исенә төшеп интектерә иде. Ж.ен Кызы!
Китәргә кирәк ана Читадан. Монда аңа һава җитми башлады. Анын бик-бик күптәннән Байкүлне күрәсе килә...
. Элеонора белән алар матур гына аерылыштылар, чөнки Заһидулланың күңелендә бу хатынга карата бер генә кара почмак, начар- лышпырдык хис юк иде. Ул хатын аны үзе белән Читага алып килде, хезмәт хакы булмаса да. тамагын туйдырырлык эшкә урнаштырды Дәрвишкә тагы ни кирәк? Бер кат кием, азмы-күпме ашау-эчү, баш очыңда—түбә. Хәер, чын дәрвишләрнең түбәсе—Күк Гөмбәзе ул..
«Килдем, күрдем,—дип уйланды ул Юлий Цезарьчарак.—Әмма җиңмәдем...»
Исәнме, Байкүл!
Жирлә ин сай күл: Тиргәмә, Байкүл— Син бит—ин тирән!! Кыя-ташлар тирән...
Кочагына ал. Дулкынына сал.. Тик озак тотма: Иң зур балык син— Масаеп йотма...
Байкүл аны чыннан да исәндереп-хисләндереп җибәрде Өч-дүрт метрдан төбендә яткан ап-ак ташлар күренә, шулардан өстәрәк беләк буе балыклар йөзеп йөри Ярларындагы кыя-ташлар ана мәгърурлык өсти, жиргә бик тирәнгә инүе өстенә. Күккә омтылган жанын да шәйләгән кебек буласын.
Байкүл—тирән дингез ул...
Бу сина Нократ ягы болыннарында көзгедәй җәйрәп яткан туган як күлләре генә түгел! Озаграк карап торсан. үзеннен ничектер кырмыскадай кечерәеп калганынны да сизәрсен. Байкүл—бөек күл. олуг дингез, изге күл. бай күл
Нигә килде монда Заһидулла9
Кайчандыр борынгы бабалары—бөек төркиләр яшәгән яклар бит бу. Шушы күлдән чумырып-кушучлап су алып эчүе вә чиста-көмеш суында коенып чыгуы үзе генә дә ни тора’ Гүя кан тамырларын бабаларынныкына барып тоташа, үткән гасырлар, менъеллар бүгенгә кайта сыман
Колак яныннан уклар сызгырып оча. атлар чабышып үтә кебек Борынгыдан килгән тавыш-тынсыз дәһшәтле оран ни-нәрсә хакында кисәтә9 Нинди Рухлар изге жан авазы салалар9
Мондый бөек урынны күрү—үзе бер гомер кичерү Бу күл янында тәнен сихәтләнә, жанын Күкләргә күтәрелгәндәй була
«Яшәсен мәнге җиргизәр сәяхләр! Оясыннан чыгып киткән дәрвишләргә. Ходаем, исәнлек-саулык белән кабар ризык бир'*—Шулай уйланды Заһидулла.
Менә ул һаман, инде дүртенче дистәсен куып барса да. үзенен «йозакланган жир»ен таба алмый әле. Ә бит дөньядагы һәркемгә андый җир тәгаен генә бирелгән.
Байкүлдә тәнен дә, җанын да хушландырып. Заһидулла Урал буйларына юл тотты бераз акча да эшләп аласы иде. ә ул якларда шахталар күп. Мазлум белми генә әйтмәде:
— Кайда шахта—шунда татар. Кайда татар—шунда шахта
Ә акча бит анын үсеп килә торган улы өчен дә кирәк, ай саен булмаса да. күбрәк эшләп, мулрак акча алганда, юллап торуын—бик мәслихәт
... Оп-озын. ямьсез, шыксыз баракларда үзенен якташларын да шактый очратты ул. Шактыйлары гаиләсе белән торалар иде Эш көннәрендә ярый әле—түзәргә була, ял көннәрендә әлеге баракларда савыт-саба тавышы, балалар елавы, салып алган ирләрнен кычкырып сүгенеп сөйләшүләре—барысы да ярты чакрымнан ишетелеп гора Әле боларга үзара талашып киткән хатыннарнын чәрелдек тавышын да кушсан—күз алдына тәмугьнын үзе килә дә баса
... Әнә бүген дә шундый көн
Хатын-кызлар чаршау чыбылдык белән генә аерылып куелган сәке ятакларында бала имезәләр, бишек тибрәтәләр Кайберләре кичкә һәм иргә беләнгә аш әзерләп йөриләр.
Ирләр клеенкасыз, инде шомарып каралып беткән озын вә кмн өстәлгә ашау-эчү тезгәннәр, нәкъ уртада йодрык-йодрык пилмәннәрдән бу-пар күтәрелә Пилмән—табагы белән Ир-ат. сирәк-мирәк булса да, бу табакка күз төшерә.
—Суынсын әле бераз.
—Әйдә суган белән җибәрә торабыз
— Монда барыбызга да кружкалар җитми ич'
—Ә без аны чиратлан
Заһидулла аз гына эчә Анысы да. үзе уйлаганча, кәеф өчен генә Яз икән-ял булсын, ал икән-ал булсын' Ул ү» бу олрлктд гормый аны монда башкорт Гозәернен курайда уйнавы гарта Әи. моңлы да уйный сон! Әле бит ул кубы з да тарга белә.
Ирләрнен кулы бер табак пилмән! ә ешрак үрелә башлауга, хәмерле
кружкалар да куерак тавыш белән ченли-зенли башлый. Исерүләре җиттеме: хәзер һәр ике кеше үзалдына дигәндәй генә сөйләшә. Бер- бересенен сүзләрен, печән үләнен чалгы белән чапкандай, кисеп кенә торалар:
—Тукгале, тукта!
—Юк, син минекен тынла!
—Менә инде, бу сүзенне йөзенче тапкыр кабатлыйсың бит...
Инде телгә ачы сүзләр дә керә башлый, алары да хәзер төче булып ишетелә: башлар түнтәрәйгән, акыл сыегайган, ан томаланган. Тәннәре ишелеп килүчеләр дә бар. Әмма...
Әле кызмача күзләргә карасаң, ачылы-төчеле сүзләрне тыңласаң, барысы өчен уртак бер нәрсәне дә тоймыйча кала алмыйсың.
Бумы?
Бу—Җирсү...
Бу—өзелеп-өзелеп туган авылынны сагыну, карга оялаган карт тупыйларны искә төшерү, кырда үскән бодай, арышны, зәңгәр чәчәкле җитен басуын хәтергә китереп, эчтән генә үкереп-үкереп елау...
Җирсү-жирсетү—ин олуг сагышлы сагыну ул. Җирсү—тавышсыз җырлар, сүзләрен дә, көен дә әле беркем дә язмаган җырлар.
Менә Гозәер кубызына тотына, ана татар яраткан «Вараксин» гармуны кушыла, Заһидулланың якташы Әлтаф җыр башлый:
Урал бит ул. Урал бит ул, Урал бит ул, киң бит ул. Кемнәрнең кайтасы килмәс— Туган-үскән ил бит ул!
Өстәл буендагылар җырны күтәреп алалар.
Кемнәрне-ен ка-айтасы килмәс—
Ту-га-ан үс-кә-ән и-ил бит ул!
Татар күңелендәге күченү холкы, дүңгәләклек, дәрвишлек Заһидулланың йөрәге аша сызгыра торган ук булып чыга, күпмедер вакыт башын миңгерәтеп-миңгерәүләтеп тора, аның бер сулыгып елыйсы килә. Кинәт кенә өзелеп-өзелеп улы Галимулланы сагына башлый...
Ул үзенең бу халәтенә озак түзеп яши алмады. Аның югалганын сизми дә калдылар...
Икенче көнне Заһидулла эштән китте, башкорт далаларына килеп, атна буе кымыз эчеп, курай тавышын туйганчы тынлады. кобаерларның— чәчән-җырчыларнын озын-озын монлы җырларын ишетеп тан калды. Аннан...
Тагы еракка юл алды...
ырым...
Татар ханлыгы җире. Россиягә аны 1783 елны гына кушалар. Өч- дүрт гасыр аерым ханлык булып яшәгәннән сон...
Ярларын Кара һәм Азак диңгезләре юган бу ярымутрау кайчандыр татар теленнән гөрләп торган. Анда кечкенә генә елгалар ага: Кара инеш, Белбәк, Кача, Алма, Салгир, Очан-су....
Әкияти яклар бу!
Пушкин үзенең данлыклы «Бакчасарай фонтаны» поэмасын язарга, шушы оҗмахка тиң урыннарны күргәч, дәртсенә. Һәй, Кырым турында җыр-шигырьләрме? Күп алар!
...Заһидулланың да Кырымны бик тә күрәсе килгән иде. Бигрәк тә Казанда укыган чакларында хыялы—әлеге ярымутрауга барып, барлык- барлык матур, кызыклы урыннарын күрү иде бит. Менә Ходай насыйп
К
итте. Хосусан, Бакчасарайны күрү теләге зур иде, ә монда ул Әзмәвер белән очрашты...
Дөрес шул—дөнья тар!
Күпмедер акча эшләп алу нияте белән ул бер кырымлы кешегә җимеш жыярга ялланды. Ә андагы җимеш—диңгез!
Мәхмәт үзе дә, хатыны да, балалары да яхшы кешеләр иде аны верандада йомшак, чиста урында йоклаттылар, ашавы да әйбәт, ин күнеллесе—Заһидулланы алар чит итмиләр.
—Үз татарымыз!—гына диләр.
Шундый көннәрнең берендә ул, урамга чыгып, агач күләгәсе астына чүгәләде. Карый, урамнан бер кызмача ир килә. Салмышлыгы шәп. аяклары алыш-чалыш киләп сарып бара.
Таныды ул аны: теге—Биектау зобаныйларынын берсе бит. Малмыж төрмәсендә Заһидулла ин беренче ана тамызды, мулла абзыйны мыскыл иткәне өчен.
Болай да Кырым кояшыннан нык кызган тәне тагы да кайнарланып кизте Заһидулла, гүя эченә бер чиләк утлы күмер тутырдылар. Ул өч сикерүдә Әзмәвернең каршына килеп басты һәм. якасыннан диярлек өстерәп, күләгәле урынга алып керде
—Очраштыкмы?—диде ул аңа.—Качып котылырмын дигән идеңме?!
Исерек баштарак аны һич кенә дә таный алмады, соңгы елларда Заһидулла йөзгә-биткә бигүк үзгәр.мәсә дә, анын ияген, яңакларын куе кара сакал баскан иде.
—Малмыж төрмәсен хәтерлисеңме?
—Ну?—диде Әзмәвер.
—Нократ буендагы минем йортка кергәнегез хәтерендәме?
Теге тагы: «Ну?*—дип кенә куйды. Анын бу «Ну»ы да чын «ну» түгел иде, чөнки ул очкылык тотудан азаплана, авызында төкерекме, селәгәйме шунда. Күзләре әйле-шәйле килә
Заһидулла анын яңагына каты гына чабып җибәрде
—Сволочь! Дуга белән печән чабып маташма, барысы да исендә синең.
Әзмәвер коймага нык итеп төртенде, аннан кесәсеннән нидер актара башлады. «Пычак эзли»,—дип уйлады Заһидулла. Теге борылып пәкесе белән аңа селтәнгән иде, яшен тизлеге белән бот арасына типте Әзмәвер, җан ачысы белән үкереп, җиргә ауды, пычагын ташлап, ике кулы белән кендектән түбән жирен тотты. Авыртудан, күрәсен. анын күзләре дә яшьләнгән иде.
— Мин синен үзеңне суям хәзер'—дип куркытты Заһиду.хта. аны бугазыннан алып. —Сез, заразалар, адәм имгәкләре, әтрәк-әләмнәр, минем хатынымны. . Заһидәмне үтердегез.. Пычак белән кадап
Әзмәвер чыннан да куркуга төшкән иде
— Мин...—диде, еш-еш сулыш алып —Мин синен хатыныңны үтермәдем, Мин., ни... Вятка ярында көймә саклап калдым. Максимның көймәсен..
—Ә кем үтерде?
—Пузан...
—Нигә хатынымны үтерделәр, мине түгел.
—Синен янга керергә курыкканнан
— Курыккач? Нигә бакча артлап килгәннәр минем йортка —Анын синдә үче бар иде. —диде Әзмәвер укшый укшый —Нинди үч?
—Ул... синен аны сугып егуына бик аптырамады, ә менә. —Әзмәвер тагы укшый башлады.
—Әйтеп бетер!—дип. бугазыннан кулын алды Заһиду тла
— Менә тизәкле түбәтәйне йөзенә каплап куюны һич кичерә атмады «Малмыжга. барып теге мулланы суеп кайтам!»—дип тә йөрде Безгә ни Көлә идек
—Тагы бер сорау. Мин мылтыктан аткач, берәрегезгә тидеме?
—Пузаннын иңбашына һәм минем ботыма...
—Хәзер кайда алар?
—Колга бездән качты, Пузан төрмәдә бугай...
—Ни өчен утырттылар?
—Бу—бер хәйлә инде! Үтерү өчен утыртмасыннар дип, бурлык белән керәсең дә тыныч кына ятасың. «Мокрый эш»тән соң югалып торасың, сине төрмәдән кем эзләсен...
Әзмәвер тагы укшуга күчте Менә күп тә үтмәде, ул кинәт косып җибәрде. Бер чиләк ашаган икән, симез дуңгыз! Косык Заһидулланың чалбарына кадәр чәчрәде. Ул йөзен чытты, чирканып читкәрәк тайпылды.
— Икенче тапкыр күземә күренмә!—диде Жядән оныгы, —Кырымны нәҗесләп йөрмә, хәшәп. Муеныңа таш бәйләп суга гына салырга кирәк сине.—Ул эре-эре адымнар белән китеп тә барды.
Шушы дуңгыз кыяфәтле, аңа зыян салган кеше монда яшәгәнгәме. Кырым аны тартмый иде инде Бу әтрафтан китәргә кирәк!
Мәхмәтнен хатыны юлына ризык әзерләде, эшләгәне өчен акчасын санап бирделәр.
—Кайда юл тотышын?—диде Мәхмәт.
—Балтыйк буена...
—һәй! Анда минем балыкчы дустым бар ич. Ул да кырым татары.
Мәхмәт ана дустының адресын язып бирде. Бүрене аяклары туйдыра, ди, дәрвишне дә...
Заһидулла Балтыйкта, диңгез акчарлакларын күзли-күзли, балык тотты. Башта ишкәкләр белән ишеп-ишеп, уч төбе кабарып, тиресе төшсә дә, соңыннан ияләнде, ә беләкләрендә көч артуын сизде.
Эстония иде бу.
. Эстлар—озын буйлы, матур халык. Саргылт чәчле, зәңгәр күзле. Урлауны, кеше әйберенә кагылуны белмиләр. Үзләре таза-мул тормышта яшиләр.
Бер эстон кызы аңа гашыйк та булды бугай. Аның тезләренә утырып:
—Үз гомеремдә татар кешесен күргән юк иде, кая, туйганчы бер карыйм әле,—дигән, иде.
Соңрак, Заһидулла бу яклардан китеп байтак вакыт узгач, эстон язучысы Антон Таммсааре үлгән елны (1940) Советлар бу илне басып алды. Биш томлык «Дөреслек һәм Гаделлек» роман-эпопеясынын авторы иде ул язучы. «Кайда монда дөреслек»?—дияр иде Заһидулла.
1ебер язын да күрде ул...
Әйе, янадан Себергә барып чыкты.
Шул якта җәй башына кадәр яшәде. Бөтенләй колхоз оештырылмаган бер кечкенәрәк авылда эшләде. Боларнын эшләре: аучылык, чолыкчылык, жиләк-җимеш, эрбет чикләвеге җыю. Кустарь тормыш, булганына риза-разый булып яшәү.
Эх!
Кайчандыр, берничә еллар элек кенә ул кызыккан, ул яшәргә теләгән тормыш иде бу. Менә бит: «Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына»,—ди.
Тора-бара Анфиса дигән ялгыз хатынга йортка да керде. Ләкин...
Башта алар, яшьтәш булгангамы яисә хатын ир назын тансыклагангамы, әйбәт кенә яшәсәләр дә, соңрак аралары бозылды...
Сәбәбеме?
Анфиса бала тели, ә Заһидулланың җиде ят җирдә тагы бер ятимне калдырасы килми.
С
Кем булып үсәр ул? Милләтен ничек диярләр урысмы, татармы9 Ул тагы. бөтен жаны белән сулкылдап, улы Галимулланы исенә төшерә һәм жирсү-сагынудан исерә үк башлый
—Улым, күз нурым! Ничек син анда9
Төшләренә Нократ буйлары кереп жәфалана. УЛЫНЫҢ сәламәтлеге, исән-сау үсүе турында уйлап хафалана
Ә Себер—матур
Стенадай йортына килеп терәлгән урманнар Ул эрбет, нарат, карагай агачлары. Күрсәң, һичшиксез.
—Кара. агай, бу карагайны!—дип куярсын.
Жәнлек-жанвар—миллион, дигәндәй Ул елга-күлләре. андагы балык, хет сәнәк белән генә чәнчеп ал. Елга төбендәрәк дунгыз баласы кадәрләре йоклап ята. Үзләре симез, аз хәрәкәтләнәләр, ә елгалар югары агымнан азыкны—корт, суалчаны, башка бөжәкләрне аларнын «өстәле*нә үк китереп сала бугай
Мондагы иркенлеккә, матур табигатькә рәхәтләнгән иде Заһидулла. Ямь-яшел калын урманнар, чип-чиста елгаларның хозурында күп йөрде ул. үзенең исән-саулыгына, әле һич тә картаюга бармавына сөенде, бу әтрафны «Оҗмах!*—дип акты Кая гына барса да. көньякка яисә төньякка, көнчыгыш якка яисә көнбатышка юл тотса да: «Их! Мондый байлык тагы мең елга җитәрлек!—дип шакката торган булды —Менә бит без нинди илдә яшибез!*—дип шатлыкка бирелде, үзен бәхетле тойды
Әмма... Анфиса белән аралары суынганнан суына барып, беркөнне ул үзе ашкынган якка юл тотты.
Анын кара куе сакалы муенын каплап торгангамы, күнеле Татар бугазына. Сахалин ягына тарта иде. Әле бит ул якларда әнисенен кече сенлесе белән Әхмәдулланың апасы да тормыш корып яшәп яталар иде
Юл-гүр газапларын күреп, барып төште ул бу әтрафка Нигә куркырга, ди?! Татар сәүдәгәрләре Кытай, һиндстан белән дә сату иткәннәр. Гыйрак. Төркиягә дә барып чыкканнар.
Татар бугазындагы океан суында аякларын югач, бу якларда кызыл балык ашап туйгач, китте апасы йортына Монда кайгы җизнәсе үлгән икән. Башкорт җизни Зиннәтне алар үз якларында, ягъни мәсәлән. Нократ буенда бер генә тапкыр да күргәннәре юк иде Әнисенен сенлесе биш елга бер булса да кайткалап йөрде, ә башкорт җизни-юк'
Менә ул да ошбу дөньяны куйган икән, үпкәләре нык булмаган
Йортта елашалар
—Ничек, кайда күмик?
— Гроб белән урыс зиратынамы?
— Кәфен белән поселоктан шактый ары татар мазарстанынамы9
Яшьләр:
—Гроб,—ди —Урыс зираты,—ди.
Олыраклар:
— Без бит мөселманнар,— дип каршы төшә
Менә шундый хәлгә тап булды Заһидулла. Аны күрүгә, апасы чүт аягына егылмады:
— Нишлик?
—Әлбәттә, татар зиратына дәфенлибез Мөселманча'-диде ул ана —Син оештыр! Син дини мәдрәсә, шкулалар бетергән Син-мулла Барысын да татарча—мөселманчага туры китереп эшләделәр мәетне яхшылап ук юдылар, кәфенләделәр, ясинын чыктылар һәм егерме чакрымдагы загар зиратына алып барып җирләделәр Болай булмаганда башкорт җизнинен жаны рәнжеп, рухы үпкәләп йөрер иде Исеме генә Зиннәт түгел, үзе дә зиннәтле, зәвыкле. затлы кеше булган ул Заманында кирәк белемен лә алган, гомер буе гыйлем эстәгән инсан
Бер ай тирәсе апасында торып, аны тынычландырып юатып, үзе бер эшкә йөреп маташа иде. көннәрдән беркөнне Әхмәдулланың апасы Сара, ире немец Вольдемар Финк һәм
Кем, дисез?
Заһидулла үз күзләренә үзе ышанмады—аның туганы Әхмәдулла килеп керделәр.
—Һы!—дип кенә әйтә алды ул бу очрашуга тыны кысылып һәм хәйран калып.—Булса да булыр икән!
Валлаһи, дөнья тар!
Бөтен Рәчәй, Союз , дөнья буенча сибелгән татар үз милләттәшен генә түгел, ә туганын, татар кандашын әллә кайдагы, ун мен чакрымнар ераклыктагы Татар бугазы тирәсендә тапсын, очратсын әле. Кемгәдер бу турыда сөйләсәң, ышанмый да торуы мөмкин. Ә монда?!
—Эх! Эх! Эх!—дими, ни диярсең, ә?
—Эх! Эх! Эх!-лар бу вакытта, гаҗәп бер тамашада, әфсен укып, тылсым өреп, ике туганны кавыштырганда, күкрәк читлеген дә бәреп чыгарга мөмкин.
Алар Әхмәдулла белән гадәттәгечә кочаклашып күрештеләр.
—Сине алырга килдем!—диде Әхмәдулла.
—Атырга?—дип шаяртты Заһидулла, аның учларын кысып һәм дә яратып карап —Мине алырга, син—тилгән, безләребез—бәбкә түгел.
—А-лыр-га булма-са-а,—дип сузды тегесе —Ал-лыйп кайтырга.
—Ятим Апушны,—Тукайны, дим,— Алты-биш Сапый Уральскига алып киткән кебекме? Мин ятим түгел ич.
—Улын Галимулла синнән башка ятим.
Заһидулланың йөрәгенә бу сүзләр хәнҗәр булып кадалдылар: —Аһ! Аһ! Аһ!
Бу «аһ»ны ул Заһидәсе кебек ифрат аһәңле итеп әйтә белми, ләкин һәр «аһ» саен аның яше туганының җилкәсенә тама торды...
Поездда кайтканда, алар сугыш башланганын ишеттеләр..
Әйе, туган Шөненнән чыгып киткәненә дистә еллар чамасы узып та киткән икән...
И. гомер агышлары...
акытка сыймау—кешелек өчен коточкыч нәрсә. Ул шахматчылар өчен генә түгел, дөньядагы һәркем өчен гаять куркынычлы. Ә Кешелек Цейтноты—дөньякүләм фаҗигаләр...
1941 елны, немеилар сугыш башлап җибәргәндә, безнең ил хәрби цейтнотта иде армиягә үзгәрешләр кертеп бетерелмәгән, күп кенә юлбашчылар 1937-38 елларда атып үтерелгәч, яна хәрби техника булдыру, аның белән көчне югары сыйфатлы итеп тулыландыру эше башланган гына—Буденный атлылары белән генә,—бар, җиңеп кара!—немецны...
Шу на күрә сугышның беренче елларында, ике-өч солдатка бер мылтык булып, кораллы булу өчен иптәшеңнең үлүен көтү кирәк була.
Безнекеләр чигенә дә чигенә, дошман аларны көненә алтмышар чакрым куа. Аларга ни: ут—үлемне автоматтан гына сиптерәләр, велосипедка атланып йөриләр, мотоцикл-машиналарда чабалар, танклар белән окопларны үтүклиләр, траншея тирәләрен актаралар.
Менә шулай фашист дигәннәре «мунча керендереп куганда», полк командиры майор Кормушкин Заһидулланы үз янына чакырды:
—Сержант Жиганов!
—Жиданов, товарищ майор.
—Ты что? Жид что ли?
—Никак нет! Татарин я, товарищ майор.
—Слушай приказ!
—Есть!
«Вәт каһәре! Һы!—дип уйлап куйды Заһидулла.—Син калдырып кач, мин табыйммы, дуңгыз!»
В
Нинди приказ иде?
Полк байрагы штабта калган икән. Ашыгып чигенгәндә, билгеле. Байракны саклыйм-югалтмыим дип. кемнен үләсе килсен. Ә менә хәзер майор Кормушкиннын шул исенә төшкән, төшмәс иде. байракны югалткан. бигрәк тә ташлап калдырган өчен Воентрибуна.л!
Хәрби трибуналның җәзасы да бер генә—атып үтерү ..
... Ике көпчәкле арбага жигелгән ат белән чапты кирегә Заһидулла Ул үлем, немецларга әсир төшү уйларын башыннан чыгарып ташларга тырыша, шуна аны бер генә уи-корт кимерә -Нишләп бу ат ап-ак? Нишләп9 Нишләп шундый ак ул9! Тирә-юнь—бомба чокырлары, пычрак юл. һавала көйгән металл, төтен, шартлагычлар, мәет, кан исе.. Тирә- якта янгын
Ә ат ап-ак!
Дөрес анын да бәкәлләре пычранган, ләкин кара сөремле сугышта бу ак ат нишләп йөри? Кемнәр керткән аны бу гарасатка99 Атка сугыш нигә?
Эх! Кешеләргә дә кирәкми ул сугыш
—Кирәкми! Кирәкми! Кирәкми'
Ә шуны гел китереп чыгаралар Нишләп бәндәләр «кирәкми* белән «ярамыи»га ымсынып-омтылып яшиләр?
Әнә штаб йорты..
Ул яртылаш җимерелгән Бер почмагы, бер тезенә чүгәләгән кеше кебек, янтайган Истә-истә! Анын әтисе, әле ул малай чагында, бер тезенә тезләнеп «пес» итә иде •>
Заһидулла таратаикадан сикереп төште лә тиз генә каерылып ачылган ишектән кереп китте. Кайда байрак9 Идәндә чүп-чар. төрле кәгазьләр, ертык гәҗит кисәкләре. Ярыклары ачылган түшәм такталарыннан идәнгә балчык коелган.
Байракны ул көзгесе ватык иске шкаф эченнән тапты. Сабын алып атып, ниндидер журналлар астына төреп куйганнар Гимнастеркасын чишеп кызыл-сары йолдыз төшкән байракны биленә чорнады, атылып тышка чыкты
Урман юлы ягыннан немецлармын мотоцикл машина тавышлары килә иде инде
Ашыгырга, ашыгырга кирәк!
—Әйдә. Агатым. җилдер'—диде ул. атына пышылдап кына
Ак ат кош урынына очты Шунда анын күңеленә Малмыж мулласы, анын кучеры, шәп аты килде «Нишләп яталар икән9 Исәнме икән мулла абгыи’>
Артта автомат тавышлары ишетелә иде инде Ана аталармы9 Әллә ул кергән хуторда тавык куып йөриләрме9 Күрде бит ул бер сарай астына кереп поскан әтәч белән тавыкларны
Ул арбасына чүгә төште
Ак ат кушаяклап чаба
Тагы автомат тавышлары
Ак ат чабып барган уңайга башын чайкады. Гүя чебеннәр бимазалык Аннан кинәт кенә сөртенеп китте һәм. Заһидулланы арбасы-ние белән очырып, сазлы юлга гөрселдәде
Кара сазда—ак ат. Ул—сугыш корбаны Башын кызыл кан сарган
Болармы Заһидулла бер мизгелдә генә күреп алды Ул тиз генә аягына басты да урман ешлыгына чапты, аны хәзер коткарса- урман гына коткара. Бәген өмет җитез аякларында һәм урман куелыгында
Бер атна эзләде ул үз полкын Һаман чигенү дә чигенү бит Ничек куып җитәсен. ди.
Бер атна болганчык судан башка бернәрсә эчмәде, ә ашарына урманда ни бар шул иде. Ә үз полкын тәки тапты Майор Корму шкмн башта анын белән бик кырыс вә усал сөйләште, хәтта байрак турында сорашырга онытты:
б *
—Мин сине фашистларга сатылгансын дип уйлаган идем иңде!
—Ә ни сәбәптән сатылырга тиеш әле мин9—диде Заһидулла да шактый ачу белән. Ул ачуын яшереп тә тормады:—Мин илгә ант биргән солдат!
—Анты-ант, атын кая?!—диде майор.
-Үлде ул... й
—Яндырдынмы? Ашыгып яндыргансың син аны! Йөрәге ярылып үлдеме?!
—ПУЛЯ тиеп һәлак булды. Сугыш корбаны ул.
Майор, нидер уйланып, ана телеп-текәлеп торды да кинәт кенә сорап куйды:
—Байракны син таба алмадың инде, кәнишне? Немецлар күренүгә кирегә сиптердең, ә?!
Заһидулла гимнастеркасын салды. Байрак аның күкрәк астында иде. Майор Кор.мушкиннын күзе акайды:
—Таптың?!
—Әйе!
—Молодец!
—Служу Советскому Союзу!
—Мин сине бу байрак өчен Сугышчан Кызыл Байрак орденына тәкъдим итәчәкмен,—диде ул, Заһидулланың җилкәсеннән дусларча кагып.
Полк байрагы табылды, әмма Заһидулланың түшенә Кызыл Байрак ордены гына тагылмады
* * ♦
ер кешене алдау—җиңел, берничәне авыррак, зур төркемне тагы да читен, ә халыкны—мөмкин түгел! Мондый алдау булса да—вакытлы гына...
Бәлки идарәчеләр. «Халык—шул ук сарык» принцибыннан чыгып, аның күзенә төтен җибәрүне чүпкә дә санамыйлардыр. Ләкин тулы вә бөтен бер халык бервакытта да ахмак була алмый. Нәкъ менә шулай: «Булмый» гына түгел, ә «була алмый». Чөнки...
Чөнки «була алмау»—аның яшәү инстинкты, тормыш итү теләге, исән калу омтылышы. Тагы...
Әнә шул идарә итүче түрәләр халыкның аларга карата булган бәясен генә ишетсеннәр иде! Билләһи, егылып үләрләр иде. Юк, үлмәсләр иде... Чөнки аларның намуслары юк.
Ә мәзәк, сөйләкләрдә күпме ирония, сатира, сарказм—мондый даһилыкка әле дөнья йөзендә бер генә язучының да ирешә алганы юк һәм...
Ирешмәячәк тә!
...Сугыш бетеп, берничә еллар узуга, авыл халкы, үзенең хәерче тормышын уйлап, үзен бик бәхетсез тойды, Сталин колхозларының кабат феодализмга кайту икәнен җаны-тәне белән сизенде. Салымнар—шул ук оброк, җирдә эшләү—феодализм барщинасы—барысы да туемсыз дәүләт корсагына бит Икмәк үстер дә—үзен туйганчы ипи ашый алма. Бу бит мәгьнәсезлекләрнең дә мәгънәсезлеге, кешене изүмен ин оятсыз ысулы, башка сыймас хәтәр бер Гамәл... Кычкыртып талау, йөзенә төкерү
Шуңа күрә, илленче еллар башында халык авылдан кача башлады Хәер, җае килсә, ана кадәр лә! Мен сәбәпләр табып булса да. Әнә. шәһәрнекеләр иген дә икми, ат та җикми, сыер да саумый, үзенә йорт та салмый—яшиләр ич. Авыл кешесеннән күпкә яхшы тормыш итәләр кебек Пролетариатка нәрсә ана, «богавыннан башка югалтыр нәрсәсе юк!» Иртән барып кичкә кадәр эшлә дә, калган вакытыңда ят түшәмгә төкереп: абзарында ашау сорап сыер мөгрәми, бакча артында койман аумаган, су ташыйсы, утын кисәсе-ярасы юк, җәен берәр санаторийга
Б
чап, әллә өч ай буе малларга печән әзерлисен бармы?
И агылды авылдан халык төрле төзелешләргә, шахталарга, ин авыр, ин зарарлы эшләрне башкарыр өчен дөнья читләренә! Әле болары—чын татарлар иде. Эшчән, нык. сабыр, чыдам, тырыш, үҗәт татарлар Ин мөһиме, милли асылын җуймаган саф татарлар. Менә атарнын балалары, бигрәк тә оныклары Болары инде—телсез, татарча ипи сорап алырлык өч сүз белмәгән манкортлар. гибридлар, мутантлар.
Милләт шулай бетүгә юл тотты .
Сугышка кадәр шактый гына дәрвишлектә йөргән Заһидулла инде авылдан беркая да китмәскә дип ант кылды Шуңа карамастан, «йозакланган вакыты» кими барган саен, анын Нократ аръягында, йорт каралты-кура салып, ялгыз тормыш алып бару теләге дә көчәя генә төште
Ә гарасаттан кайткан 1946 елда аны ике нәрсә Сагалап торган икән Беренчесе—шатлык, олуг сөенеч: улы унбиш яшьлек егет булып җиткән Кыяфәте, йөзе-бите нәкъ әнисе Заһидә инде Бу кадәр дә каплаган да куйган булыр икән Бары тик гәүдәсе әтисенекенә тартым, таза-нык. беләкләре хәзерлән үк ишеп куйгандай матур, тыгыз
Сокланып туя алмады Заһидулла ана карап
— Күз тидермим тагы!—дип куркынып та куйды
Теге сагалап торган нәрсәнен икенчесе—кайгы, мон-сагышлы хәсрәт: Мәскәү янында сугышларда Әхмәдулла һәлак булган Йә. Алла!
Шундый да ипле, шундый да сабыр, шундый да ярдәмчел, шундый да эшчән-тырыш кешене сугыш аждаһасы йотсын әле Ана яшәргә дә яшәргә, эшләргә дә эшләргә иде Чебен үтерергә дә базмаган кырык яшьлек ир шулай итеп «йозакланган җир»ен мәңгелеккә башкала астында тапты...
Анын Әхмәдулла йортына керүе дә кызык кына башланган иде югыйсә.
—Әче балга шикәр зимләргә кирәк. Балы җитми, балы, балакай,— дип, Асия уллары белән мәш килә иде.
Тегеләре дә «җегет булган •>
—Артык баллысы рәтсез була анын. әнәй Әллә артык шикәребез бармы?—диләр. Аның Галимулласы белән Әхмәдулланың улы Хаҗиморат
Вәт жегетләр. ә?!
Үсеп җиткәннәр бит. Сугыш вакытында барлык авыл-колхоз эшенен авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргәннәр Болардан рәт чыгар, болар чыныгып үскән, шул ялангач вә килеп ач тормыш кына бик каты кыскан аларны.
Әче бал пары бәрдеме, уй-хисләр күл булып тыгылдымы, караңгы төшкәч. Заһидулла лапас артыңдагы тирескә ягып елады Әхмәдулланы жәлләп, аны искә алып, игелекләрен санап Әхмәдулланың ү теме—анын өчен ин зур кайгы, хатынчы олуг бер хәсрәт иле
Лапас артыннан аны Асия табып алды. Җитәкләп өйгә алып керде, урынга яткырды Заһидулла Асияне бер ышаныч, тормыш итү терәге санаса, анысы бар күнелен ана салган иле Дөрес, ирен.» хыянәт итеп түгел, балаларны укытып чыгарып, олы юлга этәрүче итеп
Хәер.
Ул үзе Асия белән ирле-хатынлы торуны күз алдына китерә алмый Моны туганы Әхмәдулла рухыннан көлү, анын җанын рәнҗетү шп уйлый. Мәгәр яши тора мондый мөнәсәбәтнен дә икесенә лә авыр, читен, җайсыз булачагын да андый.
Анын йортын, каралты курасын, мунчасын Габдрахманнар. I абду i лалар таратып бетергәннәр. Габдрахманнын да язмышы ачы гомере кыска булган НКВД үзен алырга килгәч, янгын сарае каланчасыннан инештәге. Ярмәкәй ганы янындагы амбар-амбар зур ташлар остенә сикереп үлгән Хатыны итәк тутырук балалары белән калган икән Фронттан сугышчы солдатлар кайткач. Габдулланы да колхоз рәисе на зифасыннан алып атканнар.
Менә шулай инде ул тормыш. Аны «анаңны ормыш», дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Кем генә булма, нинди генә биеклекләргә күтәрелмә, Ләүхелмәхфүздә язылганны күрәчәксең—үтәчәксең. Шуңа да ул Язмыш Китабы, Китаплар анасы дип атала.
...Галимулла белән Хаҗиморат ун классны тәмамлап, Казан университетына укырга кергәннән сон, Асия Заһидулланы ачыктан-ачык үзе белән торырга чакырды:
—Булганы уртак булыр, балаларны да укытып чыгарасы бар...
—Өеңә керсәм, Әхмәдулла килеп чыгар кебек...—диде Заһидулла, ана башта кыенсынып.
—Исәнне үтереп булса да, үлгәнне терелтеп булмый...
—Балаларга ни диярбез?
—Аңламас яшьтәмени алар?..
—Төркиләрдә туганыңның хатыны белән өйләнешү элек тә булган анысы. Үлгән туганыңның...
-Соң?
—Соң дип, әйдә соң булганчы—уң булсын!
* * *
и эзли кеше дөньяда?
Нәрсә эзләнә ул?
Зоңгы көннәрдә Заһидулла еш кына камытлар өенә, Ильяс хәлфә янына төшеп утыра. Анын янында Димәкки Мансур, яшь егет Канәфи, Телсез Хәсән, хәтта ат караучы Шамилә дә еш була.
Ник җыелалар Ильяс хәлфә янына? Ул бит Сталин лагерьларында булып, төрмәләрдә череп, кем әйтмешли, «утырып, срогын тутырып» кайткан кеше. Була шундый адәми затлар, башкалар ни сәбәпле икәнен дә белмичә һәрвакыт аларга тартылалар, һәр сүзенә игътибар итәләр, уй-фикерләрен күңелләренә сеңдереп калырга тырышалар. Андыйлар сирәк, йөзгә-меңгә бер генә...
...Менә бүген дә...
Ильяс-хәлфә мичтә пешкән бер табак бәрәңгене алларына куйды, китек җәләүгә тоз салып, аны җылы су белән эретте, мәтрүшкә, тагы әллә ниләр кушып ясаган чәен, дөресе, үләннәр төнәтмәсен, булган яшел кружкаларга агызды һәм барысына берьюлы карап: «утырыгыз»,— диде. Аннан күкрәгенә терәп үзе ясаган чалгы пәкесе белән түгәрәк арыш ипиен кисте һәм, бисмилласын әйтеп: «Яле тамак ялгап алыйк»,— дип, табынга чакырды.
—Өстәл түгел, дәүләт бу,—дип көлемсерәде Димәкки Мансур. Ул— колхозның склад башлыгы, ашыйсы килсә, теләсә нәрсә таба, ләкин Ильяс хәлфә табыны кебек урынны, җанга рәхәт почмакны нигәдер һич очрата алмый. Нәрсәсе белән артык инде бу ярлы өстәл? Димәкки моңа җавап таба алмый. Ләкин күңеле белән сизенә: монда сиңа бер табак бәрәңгене дә, телемләп киселгән ипине дә. мәтрүшкә чәен дә санап-килограммлап, чутлап-тиенләп бирмиләр. Ильяс карт иң беренче, ифрат ихлас. Ул ялганны белми, уенда ни—телендә шул сүз, илендә ни—авызында да шул ризык. Азык-төлек дип егылып китми, бирәннәрдән эчтән генә көлә, берничә көн ашамаса да, уфтанып йөрми, зарланып яшәми:
—Зар зәр китермәс!—анын сүзе.
Ягъни мәсәлән, зарланып кына алдыңа алтын салмаслар...
—Ходай ни бирәсен үзе генә белә, вәләкин Хак Тәгалә бирәсе кадәрен генә бирер, ди. Әмма да ләкин өметсезлеккә төшмик, өметсезлекне, чарасызлыкны Иблискә калдырыйк.
—Бу дәүләт беләнме?—дип көлә тагы Димәкки Мансур.—Бу дәүләт белән нинди өметсезлек ди ул?!
Н
Аның сөйләшәсе килә, алар әле генә склад эчендә Телсез Хәсән белән берәр чәркә «тере су»ны бугазларына коеп керделәр
— Безнен «Бәрәңге Дәүләт-кә әйләнүебезнең үз сәбәбе бар,—дип тыныч кына дәвам итә Ильяс хәлфә
—Яле, тыңлыйк,— ди Заһидулла, теге «пәрәмәч авыпар«ны сүзлә- ренәнән бүлдереп Бары Телсез Хәсән генә
—Гы-гы-гы!— дип көлә дә көлә
Кружкасыннан мәтрүшкәле чәй эчеп. Ильяс хәлфә дәвам итә:
— Бер нәрсәне онытмыйк! Менә «дәүләт—нигъмәт- дибез дә һәр халык үз тормышын көйләр өчен, ин беренче, анын үз жире, бабалары туган-үскән җире, аннан сон шул жирдә,—кечерәкме ул жир. әллә зурмы.- үз дәүләте булырга тиеш Үз дәүләте булмаган халык шәүлә генә ул. кара шәүлә. Андыйга яшәргә мәдәт бирсен' Мин үзем күбрәк әнә шул. яисә дә килеп, шундый дәүләт турында уйлыйм
—Тирән алдырдың!—диде Димәкки Мансур
—Жир йөзендә халыклар менәрләгән. ә дәүләтләр йөзләгән генә ич,—дип, бәхәсне куерта Заһидулла
—Сүз электән үк дәүләтле булган вә дә үзләре аерым дәүләт— көчле дәүләт'—тота алырлык халыклар турында бара
—һы!—Заһидуллага бу гажәбрәк иде. Ул үзе ялгызлыкка, иркенлеккә, «үз йортым—минем патшалыгым»га омтылса да. тулаем бер милләттә дәүләтчелеккә омтылу юк, алар коллык богавында яшиләр, атларына салам салгач, ашыйлар да күшиләр, дип уйлый rue. Ә менә Ильяс хәлфә? Хәер, тарихта «мондый хәзрәтләр» булган Әнә Батыршаны гына аз!
—Без инде татар халкы гына түгел, ә фашизмны бергә жингән совет халкы,—дип. сүзгә кушыла тагы Димәкки Мансур.
—Димәкки...
—Менә син, Ильяс абзый, «һәр көчле милләткә—дәүләт'—дисен дә... Ә бит... һы! Тукайча әйтсәк: «Как ты будешь отвечать там. Тотса Мәскәүләр якан?»
—Алар минем якадан гына тотмады, бугаздан буды инде,—ди Ильяс хәлфә тәрәзәгә карап
Тышта—җил
Пыскак янгыр ява
Тәрәзә арты күмердәй кара. Гүя янгын кисәүләрен әрдәнәләп- сыртлап өйгәннәр.
Беркавым барысына да бик ямансу булып китә. Бу эчке сагыш кына түгел, ә каяндыр күкләрдән ингәнме яисә баз астыннан чыкканмы моңсулык.
Көзге янгыр кебек пыскаклап кына, үзалдына карап кына, үксеп елыйсы килә Ләкин нзиер тота, кемдер -Кирәкми'--ди
Заһидулла күз төбен сөртә:
«Нәрсә инде?. Топы булсалар да күз яшьләре саф бит. төссез бит Бәлки аларнын сары сагышны юарлык кына көчләре бардыр — дип карыша эчке «Мин» —Бу—иблисле-шайтанлы-дәжжаллы дөнья Ана хәшәп хәшәрәтләр тулган Анда—алдау вә ялган Анда—бер беренне кыерсытулар, үзара рәнҗешләр Гүя кешеләр бер берсенә комачау ясау өчен генә шулай күпләп туалар. Бирергә иде. Ходаем жир йөзендә мен парга мен утрау Артык үрчемичә генә, һәр халык аерым бер телле, аерым бер дәүләтле милләт булып, жир оҗмахы ясап ятсыннар иле
Ул бу уйларыннан үзе үк куркынып китә -Иә. ALLI' МИН ахмак ниләр уйлыйм'’ һы' Мен пармы’’ Әле анын бер парыннан киткәннәре дә бүген бер-бересен суешып-сугышып ята ич Аләм белән һаува балл зары Кызыл Балчык һәм Кабырга ул-кызлары Мен пар белән тереклек башлашам булсамы? Бүген яисә мен ел элек үк бәндәләр бер-бересен пешереп ашарлар, бер-беренен каннарын эчәрләр иде
Авыр уйлардан арыну өчен Заһидулла башын күтәрде Әнә һәркем уйда...
—Әллә нәрсә җитми шунда,—дип куйды Димәкки Мансур.—Эчел алсан, кәефләнеп китәсен анысы, димәкки. Ә иртәгәсен эч поша, күңел борчыла, жан әрнешә. Димәкки, нидер җитми...
—Жан тынычлыгы җитми бәндәләргә,—дип куя. камытын тез өстеннән алып Ильяс хәлфә. ~
—Менә мин.—диде Заһидулла,—Рәчәйне аркылыга-буйга йөрдем Бер җирдә урын таба алмадым, йөрәк һаман туган якка тартты Кайттым менә һы! Нидер җитми, ошамый күк. Күңел барыбер нәрсәдер эзли. Ә нәрсә эзли ул?
— Кеше нәрсә эзләгәнен үзе дә белми,—диде Ильяс хәлфә.
♦ * *
үзенне үзеңдә йотма, гамәлгә әйләндер... Теге «йозакланган җир» тагы калкып чыкты. Күп еллар узгач.. Ул вакытта Асия вафат булган иде инде... Галимулла белән Хаҗиморат та теге «җәш жегетләр» түгел, ә югары уку йорты профессорлары, фән докторлары!
■>Ирек җилләре» исә башлагач. Заһидуллага Франциядән хат килеп төште. Ул үзе дә аңламый калды: почта аркылымы, әллә эшмәкәрләр, төрле туристлар, эреле-ваклы башлыклар кулы ашамы? Зиһене чуалган, аны йомшарган бер мәлжерек хәлдә иде бит ул.
Алды, укып карады..
Хат русча язылган иде. Артык озын түгел, телеграмма күләмендәрәк кенә:
«Здравствуй, мой милый Загиду.иа! С приветом к тебе твоя Тамара Не забыл ли меня ? б себе кратко: после того, как мы познакомились, а эти бандиты сожгли наш райский уголок, я с золотом отца перешла кордонную линию и после долгих мучений да страданий устроилась во Франции Потом вышла замуж за барона Анри Шенье. Правда, фамилия Шенье звучит как название ваши деревни Шунь? Через семь месяцев барону родила мальчика и в твою честь дали имя Заги. Ты сейчас понял, наверно, почему именно Заги. По-правде говоря, это твой сын.' Вот так, любимый, во Франции живет твой сын Заги де Шенье, барон. Он— писатель и философ.
По какой причине я написала тебе это письмо ? Знаю, что мои дни сочтены, скоро отправ. /юсь в мир иной. Ты—мой первый и последний самый.иобимый человек. Ты—настоящий мужчина!
Я всю жизнь любила только тебя.
Прощай! Твоя Тамара.
Париж. 29 мая. 1989 года.» Имза.
Шаккатты Заһидулла. Күзлеген рәтләбрәк киеп, тагы бер кат укып чыкты Биш кат, ун кат укыды. Коръән аятьләре-сүрәләре кеби инде яттан белә башлады, ләкин бу хатны көн дә бер укымыйча калдырмады.
Их. Тамара, Тамара!
Сизенә идем мин синен исәнлегеңне, кеммедер-нәрсәмедер мине һәрвакыт кисәтеп килде:
—Ул исән! Онытма...
—Ул исән! Хәтереннән чыгарма...
—Ул исән! Исендә тот...
Кара инде, минем малай француз язучысы булсын, ә? Европа әдәбиятының Анасы булган француз китап байлыгының, бер вәкиле, диген!
Эх!
Мин дә бер шәп роман язарга хыялланган идем дә, барып чыкмады, нидер кулдан тотып килде. Женме. өрәкме, албастымы’’ Шайтанмы, Иблисме, Дәҗҗалмы.” Укуга бит мин жөдәү-ябык-ялкау адәм түгел идем. Менә хәзер дә өч имланы да яхшы беләм: гарәпнекен дә, латинныкын да. кириллицаны да...
Тормыш дәвам итә әле болай булгач. Яшибез әле, чөнки яшәргә дип
С
килгән ич Үлем безнен эш түгел. Әжәл килер. алыр Үз чиратында
Менә син генә. Тамара...
Заһидәмнен дә яшыәй килешендә яшәү тамырын кистеләр Ярый инде, анын төсе булып Галимуллам калды
с» Ә синеке9 Синен һәм минем Заги де Шенье кемгә охшаган икән9 Әнә, Себердәге Анфиса да: «Мин синнән бала тудырам • дип елап калды ич Орлыгы урынына-жиренә төшсәме9
Эх! Эх!
Карт көнендә күбрәк булсын икән балаларын Без яшьлектә күбрәк үзебез өчен яшибез шул Бигрәк тә без—ирләр Элеонора Читада бу турыда бик кенә дә белепләр әйтте
Нишләрсен?!
Яшьлектә яшьлек турында уйлыйсын, дигәндәй, ул вакытта гомер очсыз-кырыйсыз тоела ул. Гомер агачы Күкнен үзенә кадәр үсәр кебек тә. тик тәнне калдырып күтәрелә шул ул Мәнгелек-Үзгәрмәс-Бөек Канун
- Балчыктан ясалган балчыкка керәчәк'
Гомер жебе резин-кереш түгел, озакка сузылып тормый, шартлый да өзелә. Сизми дә каласын
Карт боекты..
Таягына таянып, зиратка менеп төште Ата-анасынын, Заһидәсенен каберләрен зиярәт кылды Аяз мулла, Асыл абыстай каберләре янына да утырып дога укыды Хәтере шәп иде әле анын Вакыт-вакыт зиһене генә чуалып китүчән. Ләкин анысы да берничә мизгелгә генә, көтмәс эшләр, кискен сүзләр булса гына
Ә теге «Мәхәббәт Чатырын» бик тә саласы килә иде анын. Нәкъ Тамара белән бергә кунган куышы өстенә Берне салып карады әнә. яндырдылар Дөресе. Мәкчим. теге бандитлар мине үтерерләр дә утка атарлар, дип үзе үк ут төрткән. Аларда кунган көнне Икенче «Мәхәббәт Чатырын» төзеп булмый инде, чөнки гомер бер генә һәрнәрсәнең үз вакыты Тан Атунын да. Төш Турынын. Кояш баюнын да
Әнә бит анын гомере дә баеп килә Вакытны кире борырга, яисә туктатып торырга Бернинди дә Кодрәт юк! Булса да—ул Аллаһы Көчендә генәдер...
Ә шулай да.
Теге ымсынган йоргны салдылар алар Дөресе, пенсия яшенә якынлашкан профессорлар салды. Галимулла белән Хажиморат Жәйге яллары вакытында саф һава суларга, балык тотарга, иркенләп ял итәргә кайтырбыз, диделәр. Әз генә анын янган йортыннан читтәрәк
Карт үзе әйтте:
— Менә монда төзегез!—диде.
Профессорлар ризалаштылар. Аларга барыбер иде Нократ буе гына булсын! Өлге суына да машина белән барып килеп була. Ямул елгасы да ерак түгел
Ник беренче нигезенә салдырмады ул йортны’
Ин беренчедән, бу урында ул өзелеп сөйгән хатынына хыянәт итте ич! Хыянәтне карт олыгаеп беткәч кенә, туксанга аяк басып килгәндә генә аңлады. Малмыж мулласы дөрес әйтте бит
—Син нәрсә. Заһидулла энем " Мин поп түгел бит, мулла «Отпущение грехов» кирәк икән. Малмыж побы янына бар Аларда. кеше үтерсән дә. гөнаһынны ярлыкыйлар.
Карт, сонгы елларда авылнын мулласы булып торса да. хәзер генә анык төшенде:
-Юк' Бер дә вәгазь укып, башкаларга хөтбә сөйләп йөрисе түгел Ин тәүгедә тәүбәгә кил. үз гөнаһларыннан арын, чын мәгънәсендә Тән Җан Рух Чисталыгына иреш Шуннан сон гына
Шуннан сон нәрсә? Ул монысын уйлап тормады
дәм баласы олыгайган саен еллар агышы тизләнә бара икән. Менә дөньяның чып-чын (әллә юриме?) бер пародоксы. Югыйсә, картайган кеше өчен вакыт акрынрак үтәргә тиеш кебек тә. Юк икән! Балачакта айлары түгел, көннәре дә озак уза кебек. «Кайчан үсеп җитәрмен?»—дип чәбәләнә кеше баласы. Яшьлеккә җиткәч, еллары булмаса да, айлары кызулык елгасына әйләнә. Ир уртасында еллар елдамрак хәрәкәт итәләр. Ә картлыкта тан ата да кич була, иртә эссе, кичен суык мич була.
Йөрәк туза, картая...
Күңел генә менә, күнел генә. Ул гел күнеллене эзли. Күңел шундый инде ул!
Авылдан тагы бер мәет чыкты менә. Мәңгелек йортына күчте. Яшь кеше бит әле үзе. Эчеп үлгән, эчеп. Хәзер заманасы шундый: яшьләр күбрәк, эчеп үләләр...
Йортына кайтып керсә, ишек алдында оныгының улы уйнап йөри. —Здравствуй, бабайка!—дип сәламли оныгы аны.
—Бирермен мин сина бабакайкайны. Бабай, диген! Телсез малай... —Здравствуй, бабай...—малай борынын лышкылдатты.
—Исәнме, бабай, дип кабатла әле...
Карт малайны елатмас өчен йомшаграк эндәште:
—Йә, әйт инде, улым...
—Сянмы, бабай...
—Булдырдың!
Аның кесәсендә һәрвакыт берничә конфет була иде. Күлмәксезе, шәрәсе түгел, ә затлысы, киемлесе, матур кәгазьлесе. Берсен альт оныгына сузды:
—Ну. профессорлар!—диде ул үзалдына сукранып.
Ә өйгә кереп чәйләгәч, Галимулла белән бәхәс чуманына чумганын да сизми калды:
—Менә син, улым, үзең әдәбият—әдәп профессоры. Әдәбияттан, үзебезнең татар әдәбиятыннан шәкерт халкына лекцияләр сөйлисен. Ә үзеннен улың Камилнең татар теле камил түгел. Урысча сүзләр кыстырып сөйләшә. Оныгың Шамил бөтенләй диярлек татарча белми. Йә, нәрсә инде бу?! Әйт әле, мантыйкка сыямы бу нәмәрсә?
Галимулла атасының турылыгын белсә дә, сүзне кискенләштерүгә алып бармады, йә тегеләй, йә болай җайлады-көйләде:
—Соң әтәй, будто сина таныш нәрсә түгел: анын бөтен иле урыс теленә күмелгән ич...
—Дөрес әйтәсең, урыс теленә өйрәнсеннәр, булдыра алсалар—инглиз, нимеснекенә дә... Тагы.. Әйе, французныкын да...
Шундук хәтеренә Тамара, анын улы барон Заги де Шенье килде. Теге хат юлларын искә төшерде...
—Бездә телләр өйрәнү бик начар тора әле,—диде улы аны уйларыннан айнытып.
— Шулай булса да, туган телеңне белмәү—үзе үк зур гөнаһ ич. Әнә фин татарлары шведча, нимесчә, инглизчә, французча яхшы беләләр дип укыдым бер гәҗиттә Шунын өстенә алар бит үз татарчаларын да онытмаганнар...
—Сөйләү—җиңел, эш—кыен! Як-яклап кыссалармы? Ил башлыклары да юньләп үз телендә сөйләшмәсәләрме? Коры кашык авыз ерта, ди...
Бәхәскә сүз калмаган иде инде.
Карт алгы бүлмәгә чыгып икенде намазын укыды. Улы, Шамил- Камилләр китәргә җыендылар. Иртәгә эш көне икән.
Заһидулланың күнеле чыртлап куйды. Гүя анда ниндидер бер яшәү ботак-тармагы, төбе-тамыры сыныбрак китте.
Аның улын, оныкларын үз яныннан җибәрәсе килми иде. Ялгызак бит ул, ялгызак.. Йорты да ничектер хөҗрәгә охшап калган. Килене бик сирәк кайта. Шәһәр кызы булгангамы, яратмый ул авыл эшен. Югыйсә,
А
кайта калса, йөз адым арадагы кибеткә дә машинасыз йөрмиләр. Камилнен хатыны әнә икенче бәбигә узган, өендә генә утыра
Иә, ярар!
Зарланып зар китмәс, зәр килмәс
Карт чыгып тавыкларына жим бирде, ашатыла торган корбан тәкәсенә печән салды.
Аннан кереп өстәл лампасын кабызды да килгән гәҗитләрне караштыра башлады Әһә! Кара әле, нинди матур кыз рәсеме! Яшьлегенә масаепмы, үзенен чибәрлеген белепме, кыланыбрак та төшкән -Менә мин кем. янәсе!»
Күкрәкләре ярым ачык, тар мини-юбка кигән Бар жире килешле чукынчыкнын
һы!—яратылган ымлык авыздан ычкынмый түзә алмады
Эх! Эх! Эх!
Үтте гомерләр
Ялгызак гомерләре.
«Гомер—жил»,—дигән бер шагыйрь,— дөрестән дә шулай
Киселгән имәннәрдән авасы бар бит Ә бу дөньяны калдырып китәсе килми әле. Күпме генә хурламасыннар, ни кадәрле генә каргамасыннар— Шәп Дөнья бу' Ифрат Шәп" Карт моны үзенен михнәтле-мәшәкатьле озын- озак гомере белән раслый ала һәм мәнгегә киткәндә дә анын сонгы сүзе
— Бу дөньяда яшәп туймадым әле -булачак
Ул җылы су салып юынды, яхшы күлмәген, әйбәт кәчтүм-чатбарын. матур түбәтәен, елык-елык килеп торган яна галушларын киде Көзгегә карана-карана, колак яфрагы артына аз гына хушбуй тигезеп алды
- Менә хәзер чистый кияү!
Көнбатыштан аҗаган күз кыса иде
Карт үз уйларынын ак-саф челтәренә керде
—Әйе! Яшиселәр бар әле Яшь бит әле мин' Нәсел башы бабамнын гомеренә җитәргә дә күп әле... Жидән бабамнын
«Яшь бит әле мин» диюгә, анын колагына узгандагы ерак елларнын назлы-ләззәтле. сихри-рәхәтле. ымсындыргыч-татлы авазы ишетелде
—Дави, дави меня, мой татарский конь!
Барам әле Парижларына"-лиде ул уенда гына -Наполеонны жингэн татар-башкорт атлылары кебек барып керэм! Анда минем Тамарам бар Анда минем Үзенен татар икәнен дә белмәгән улым бар
Эх! Эх! Эх!
Ә күпмедер ул француз хатыннарынын каны белән сугарылган гагар ире орлыклары?! Бу шытымнар үзләрендә тагар каны да акканнарын беләләр микән? Әйтик. Атилла заманнарыннан башлап француз макилары белән партизанлык иткән татар сугышчыларына кадәр ике арада Әз түгелдер алар
Жир шары башкаласы—Бөек Пайтәхеттә дә бар без! Татар кайда да бар ул...
Барам әле Парижыбызга!
Анда минем Тамарам бар
Улым бар анда..
Яшиселәр бар әле!
Картнын атлаулары жинел, хәрәкәтләре төгәл, уе якты иде Гүя ул Күккә үк ашып бара..
Яшиселәр бар әле!!!—диде ул инде ничәнче кабат, бу уй-сүзенә ихлас ышанып.
Автор сүзе
Хормэтле укучы!
Инберенче. •укучым* дип мора/кагатъитмагэнгә гафу үтенам -укучым-
дип дәшү дә ихласлыктан читкә китү булыр иде. чонки бер тапкыр да күрмәгән һич тә белмәгән кешегә ниндидер якынлык билгеләре белдер\^кыланчыктыкка охшап калыр сыман
Сина атап бу юлларны язуымнын сәбәбе бар күпмедер дәрәҗәдә аңлашырга теләү Романны тәмамлап, ин сонгы ноктаны куйгач, мин уйлана калдым:
—Монда язылганнарга укучы ышанырмы? Тормышта мондый хәлләр буламы7
Нишләп болай уйландым әле мин? Шактый еллар элек, төгәлрәге сиксәненче еллар башында, без бәндәгез узенен бер романын күренекле генә язучыга укырга биргән иде Соныннан карыйм: ул кэгазьнен читенә ике урында «тормышта болай булмый> дип язып куйган Ә бит Әсәр тормыштан алынган иде Аннан сон Тормышта-яшэештэ әдипләрнен хыялына да килмәгән вакыйгалар, күренешләр дә була. Шәхсән үзем тормыш материалына нык таянам. Болай итү язганда ышаныч өсти Дөрес, теге яки бу вакыйгалар эдипнен фантазиясе белән куертыла, баетыла Инде тормышта булган хәлләр дигәндә, анын берничэсенэ генә тукталыйк
Клубта сәхнә түренә эленгән Сталин портретын аркасы белән ышкылып идәнгә төшергәне өчен күршем Биктимер абый Гайнетдиновны төрмәгә япканнар Бу турыда клуб мөдире әләкләгән Алар икесе бер кыз артыннан йөргәннәр иде булса кирәк 1953 елнын мартында мин дә ул портретны күрдем карта тасма белән каймаланган иде Үзенә нигәдер карарга куркыныч
Малмыж төрмәсендә бер үзе өч урысны кыйнаган кеше дә реаль тормыштан Ул—Шөн якларынын гаҗәп куәтле, батыр йөрәкле кешесе Зиннур абый Фатихов Алар вафат инде, урыннары жәннәттә булсын
Малмыж мутласын моннан утыз еллар элек. Киров—Казан поезды белән кайтып барганда, үзем очраттым Бик тә акыллы, мөлаем йөзле, иманлы-нурлы җитмеш яшьлек кеше иде ул Юл буе сөйләшеп кайттык. Петропавел шәһәрендә алтынын мичкәдә саклаган сәүдәгәр татар да—тормыштан
Романнын төп герое Заһидулла образы да җилдән килгән түгел андый кеше турыңда мина классик көрәш буенча спорт мастеры Сергей Дубровин сөйләде Икебез дә спортның бу төре буенча тренер булып эшли идек Бер үзе урман эчендә, су буенда йорт салып, ялгызак булып, күп итеп мал-туар асрап яшәгән бер кеше хакында ул хикәят кылды. Без фәкыйрегезгә бу хәл бик кызык, гыйбрәтле тоелды һәм мин Серегага ул кеше турында роман язачакмын дип вәгъдә бирдем.
Дөресен әйткәндә, Заһидулла—җыелма образ ул, дөньяда нәкъ анын кебек кеше яшәгән дип әйтә алмыйм, ләкин мондый язмышлы адәм баласы булырга мөмкин Әсәрдә анын өе яна. Дубровин сөйләгән кешенен дә йортына кончел-хосетле бәндәләр ут тортәләр. Заһидулланың хатынын үтерәләр, иренә үч итеп хәләл җефетенә пычак кадаган хәл турында да ишеткән бар.
Кызыл Төпләр авылы да хыялда тумады, урысча ул Красные Пеньки, татарча нигәдер Панки дип йөртелә иде Апам Мөнжиянен ире. минем жизнәм Мулланур Заһидуллиннын туган авылы. Хәзер бу авыл юк. жизнәм дә вафат инде.
«Ялгызак»—монороман. ягъни бер кеше турында Мин аны кониентраиион роман дип тә атыйм, әсәрнен идеясе бер геройда туплана дигән сүз бу Идея дигәч тә, ниндидер яналык ачтым дип әйтә алмыйм, сүз Кешенен Ирекле, Хөр Күнелле булуы турында бара Нинди генә авырлыклар килмәсен—Инсани Зат чыдам, түземле, чөнки аны Яшәү Көче тота, шул саклый һәм ныгыта
Хөрмәтле укучы!
Тиздән без 2000 елга аяк басачакбыз Димәк. яна—Егерме Беренче гасыр туарга да бер генә ел кала Кемгә ничектер, шәхсән үэемә Яна Егерме Беренче гасыр Тәүбәгә килү вә Чистарыну еллары булырга птештер кебек тоела Бәндә балалары хатадан хали түгел, гөнаһка да керергә мөмкиннәр Ләкин Тәүбәгә килү бервакытта да сон түгел һәм ул—бердәнбер дөрес гамәл
Саулык-сэламәтлек. игелекле гомер теләп: автор
28 май—28 октябрь. 1999 ел