Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ВЛАДИМИР ПУТИН
ТАТАРСТАНДА
21 мартта Казанга Россия Федерациясе
Президенты вазифаларын башкаручы, РФ Хөкүмәте
Рәисе В. Путин (26 мартта ул Россия Президенты
итеп сайланды) килде.
«Казан» халыкара аэропортында Россия
дәүләте башлыгын Татарстан Президенты М.
Шаймиев, Премьер-министр Р Миннеханов. Дәүләт
Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшнн. Казан мэры К.
Исхаков һәм башка рәсми кешеләр каршылады.
Шул ук кичтә В. Путин һәм Татарстан
җитәкчеләре «Ру хилык балкышы» дигән иҗтимагый-
мәдәни акциядә катнаштылар. Әлеге чара «Яна
меньеллыкны каршылап» дигән гуманитар
проектны ачып җибәрде.
Кичә ахырында В Путин һәм М Шаймиев
зур концерт программасында катнашкай республика
сәнгать йолдызларына. профессиональ һәм
үзешчән коллективлар! а рәхмәт белдерделәр
«Рухилык балкышы» акциясенең исеме зур
мәгънәгә ия,—диде В Путин.—рухилыкны янартмый
торып, без бернинди проблеманы да хәл итә алмая-
чакбыз».
Икенче конне Россия Президенты
вазифаларын башкаручы В Путин торак
программасын гамәлгә ашыруның торышы белән
танышты. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү
Дәүләт комиссиясе утырышында катнашты. «Ту-
214» самолеты, шулай ук «Актай» һәм «Ансат*
вертолетларының үрнәкләре белән танышты
Көннең икенче яртысында В. Пуз ин һәм Татарстан
житәкчеләре Чаллыда Бөтенроссия машина
төзүчеләр киңәшмәсендә катнашты. КамАЗда
булды.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ЮЛЫННАН
Татарстан Президенты М. Шаймиев
галижәнаб шәех Мансур бән Зәедәл Нахайян- нын
шәхси чакыруы буенча Берләшкән Гарәп
Әмирлекләренә визит белән барды.
3 апрельдә М Шаймиев Берләшкән
Гарәп Әмирлекләренең тышкы эшләр буенча
дәүләт министры шәех Хәмдән бән Зәед Әл
Нахайян белән очрашты һәм Татарстан белән БГӘ
арасында ихтимал хезмәттәшлекнең төрле
мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшүләр булды.
4 апрельдә М Шаймиев БГӘ финанс
министры шәех Хәмдән бән Рәшид Әл Мәк- дү.м
белән очрашты Озакка сузылган әнгәмә барышында
машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, төзелеш
тармакларында үзара хезмәттәшлек итүнен төрле
якларын тикшерделәр Шәех Хәмдән бән Рәшид
Татарстанның сопиаль-икътисади хәле, безнен
республикага инвестицияләр салу. Татарстан
территориясендә дә. БГӘ җирләрендә дә уртак
проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре
белән җентекләп кызыксынды. Очрашуларда БГӘ
оборона министры шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл
Мәкдүм. БГӘ коммуникацияләр министры Әхмәт
бән ХөмәедӘг-Тайер; Татарстан ягыннан—гышкы
элемтәләр департаменты директоры Т Акулов,
авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.
Әхмәтов. сәүдә һәм икътисади хезмәзтәшлек
министры X. Салихо!.. мөфти Г Ис хаков һ. б.
катнашты.
•КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте
генераль директоры Иван Костин Берләшкән Гарәп
Әмирлекләренә «КамАЗ» автомобильләрен сатуны
арттыру мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып
барды
ИСЛАМ ДИНЕ ЮБИЛЕЕ
Мәскәүнен МХАТ театры бинасында
Россия территориясендә Ислам диненең тарала
башлавына 1400 ел тулуга багышланган юбилей
чаралары башланды.
Бәйрәм тантанасын Россия мөфтиләре
Шурасы рәисе. Россиянен Европа өлеше
мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил
Гайнетдин ачты. Анын әйтүенчә, юбилей
тантаналары Россия Федерациясенең күп
төбәкләрендә узачак, бәйрәм кысаларында
Халыкара Ислам конференциясе.
мәчетләрдә тантаналы гыйбадәт кылулар булачак
Моннан тыш. Россиядә Ислам диненсн тарала
башлавына 1400 ел тулу турында документаль
фильм тәшереләчәк, Ислам дине энциклопедиясе,
мөселман архитектура сәнгате альбомы бастырып
чыгарылачак.
Бәйрәмне ачу тантанасында катнашып,
Мәскәү мэры Юрий Лужков Россиядә Ислам дине
тарала башлаунын 1400 еллыгын бәйрәм итү
Россия халыкларын туплауга, яшь кешеләрдә
тарихка һәм традицияләргә мәхәббәт тәрбияләүгә
ярдәм итәр дигән ышаныч белдерде Бу олуг жыенда
Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов
чыгыш ясады Ул Татарстан житәкчелеге исеменнән
юбилей датасын бәйрәм итү унаеннан жылы
тәбрикләүләр житкерле
Кичәдә РФ хөкүмәте министры Рамазан
Абдулатипов. Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе
Владимир Платонов. Татарстаннын Россия
Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Назиф
Мириханов. Мәскәү татар төбәк милли-мәдәни
автономиясе президенты Рәсим Акчурин һәм башка
хөрмәтле кунаклар булдылар
Юбилеи тантанасында Татарстан сәнгать
осталары катнашты. Түбән Каманин «Җидегән
чишмә» коллективы чыгыш ясады (житәкчссе Р
Галиен) һәм Чаллы татар дәүләт драма театры
«Йосыф» исемле спектакль (җитәкчесе Әюпов)
күрсәтте
Мәскәүнен -Татар зыялылар клубы»
чакыруы буенча - Казан утлары» журналынын баш
мөхәррире Ранит Файзуллин 5-6 апрельдә
Мәскәүдә булып кайтты Планлаштырылган
очрашулардан тыш ул. Россия Дәүләт Думасында
Татарстаннан сайланган депутатлар белән
очрашты. Ислам динснен Россия территориясендә
тарала башлавының 1400 ел тулу тантанасында
катнашты Ул шулай ук Татарстан вәкиллеге
хезмәткәрләре белән очрашып. «Казан утлары»
журналын тарату мәсьәләләре турында эшлекле
сөйләшүләр үткәрде.
АКСАКАЛ РӘССАМ ЮБИЛЕЕ
28 мартта Татарстаннын Дәүләт сынлы
сөнгать музеенда Татарстан. Россия һәм СССРнын
халык рәссамы Харис Якуповнын 80 еллык
юбилеена багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды
Музейный алгы залына урнаштырылган
һәм 150 ләп эшне үз эченә алган экспозиция
Татарстан сынлы сәнгате аксака лынын күпкырлы
ижат эшчәнлеген чагылдыра
Татарстан Республикасы Вицепремьеры И
Хәйруллин юбилярны Президент һәм Хөкүмәт
исеменнән котлап, күпкырлы хезмәтләре һәм
республиканын мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне
өчен, ана рәссамнын «Рәсем сәнгате—минем
мәхәббәтем» исемле истәлекләр китабынын
беренче экземплярын тапшырды
Шул ук көнне кичен М Җәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет театрында Харис
Якуповнын юбилей кичәсе булды.
БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАНЫЙЛАР
Россия тарихчы-архивчылар җәмгыяте
үзәк советынын Мәскәүдә узган V пленумында
Татарстаннын архив хезмәтенә югары бәя бирелде
Биредә матди-техник базаны ныгыту, архив
технологияләрен компьютерлаштыру эшләре яхшы
оештырылган. тарих фәннәре кандидаты.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Дамир
Шарафетдинов һәм галим Илдус Гыйззәтуллиннын
• Гасырлар авазы» журналы өчен әзерләгән
• Мирсәет Солтангалиев Сайланма хезмәтләр»
ки табы өченче премишә лаек булды һәм .диплом
белән бүләкләнде
55 ЕЛ УЗСА ДА ХӘТЕРДӘ
Берләштерелгән дәүләт музеенда •Бөек
Ватан сугышы елларында Казан» дип аталган
күрзәзмә ачылды
Анда тупланган Советлар Союзы
каһарманнарының әйберләре, өс киемнәре, бездә
эшләгән очкычларның макетлары. •Спартак» мех
комбинаты җитештергән төрле киемнәр һәм М
Җәлилнең хәзер сетындагы
• Моабит дәфтәрләре». «Хәтер китабы»
тупланмасы. Гвардия байраклары. Германия
әләмнәре һәм кораллары, һичшиксез, дәһшәтле
елларны искә төшерә
ОЧРАШУЛАР, ЧЫГЫШЛАР
3-4 март көннәрендә бер төркем язучылар
М Хәбибуллин. Р Фәйзуллин. Ф Галимуллин. К
Минлебаев, С Шәмси Теләче районында булдылар
Азар Олы Мәтәскә авылы мәктәбендә Фатих
Хөснигә музей ачу тантанасында. Түбән Кнбәхужа
мәктәбендә язучы М Максудның 100 еллыгына
багышланган очрашуда катнаштылар Икенче көнне
әдипләр Теләче мәдәният йортында
райондашлары—язучы «Идел» журналынын
баш мөхәррире Рашат Низамиевның 50 еллыгына
багышланган әдәби тантанада чыгышлар ясадылар.
Бу очрашуда Теләче район хакимияте башлыгы
Илдар Низамиев катнашты һәм чыгыш ясады.
Чаллыда яшәүче язучыларыбыз А. Хәлим
һәм Ф Бәирәмова Самара өлкәсендә булып
кайттылар. Алар өлкәнең Кинәле- Чиркәс районы
телевидениесенең оештырылуына биш ел тулу уңае
белән үткәрелгән кичәдә катнаштылар, район
хакимияте башлыгы В Гәрәев белән очрашып,
милли мәдәниятне күтәрү мәсьәләләре турында
әңгәмә уздырдылар. Алар, шулай ук. Самараның
яна мәчетендә булдылар, өлкә татар газетасы
«Бердәмлекнең ун еллыгы уңаеннан Киров
исемендәге мәдәният сараенда татар
җәмәгатьчелеге белән очраштылар, чыгышлар
ясадылар.
Татарстанның халык артисты, Габдулла
Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Илһам Шакировка 65 яшь тулу уңаеннан Мәскәүдә
аның бенефисы булып үтте. Тантанада Татарстан
Республикасының Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле
Нәзиф Мири- ханов. РФ хөкүмәтенең департамент
җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, «Фатыйха» фонды
президенты Илшат Сәфәргалиев катнашты.
Журналыбызның редколлегия әгъзасы.
Казан университеты профессоры Хатыип
Миннегулов Санкт-Петербургта булып кайтты. Ул
анда галимә Н А Розенбергнын «Идел буе һәм Урал
төбәге халыклары художество культурасының үсеш
закончалыклары» темасына культурология
фәннәре докторы дәрәҗәсен алу өчен язылган
диссертациясенә рәсми оппонент булды. Ул шулай
ук Санкт-Петербургтагы «Чишмә» татар- башкорт
җәмгыяте вәкилләре алдында татар милләте, фән
һәм әдәбиятының үткәне, бүгенге хәле, киләчәге
хакында чыгыш ясады.
КОТЛЫЙБЫЗ!
7-8 апрель көннәрендә шагыйрьләр Р
Низами. Р Гаташ һәм җырчы Ф Салахова- лардан
торган иҗади төркем Башкортстан- ның Бәләбәй
шәһәрендә булып. «Илһам чишмәләре» исемле
шигъри фестивальдә катнашты. Инде дүртенче ел
уза торган. Башкортстан. Татарстан. Чувашстан
вәкилләре катнашындагы бу бәйрәмдә күренекле
шагыйрьләргә Фатих Кәрим исемендәге әдәби
премия бирелә Быел ана журналыбызның бүлек
мөхәррире шагыйрь Рәдиф Гаташ та лаек булды.
Музыка сәнгате өлкәсендәге уныш- лары
өчен композитор Батыр-Болгари Луиза Миннегали
кызына «Татарстан Республикасының атказанган
сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.