Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРМАН КИСТЕ КЫЗЛАР...


Кайда сез, безне ерактан Танып алганнар.-
Без офыкка күмелгәнче Озатып калганнар ?
Кайда сез?
Хәсән Туфан
ая барыйм, нишлим9 Кемнәргә калдырыйм сезне9»
Бу—әни тавышы Колхозга килгән наряд буенча ул күрше Мари республикасының Суслонгер урманына эшкә китәргә тиеш Ә өйдә берсенә—алты, икенчесенә өч яшьтулар-тулмас ике бала—апам белән мин. Без икебез дә. өстәвенә җитмешне тутырып килгән әби дә. тамак шеше белән авырыйбыз. Әни шуңа бәргәләнә, чарасызлыктан тилмереп елый икән. Районнан килгән вәкил үз күзләре белән өйдәге хәлне күргәч, ничектер йомшарды, әни бу юлы урман кисәргә китмәде.
Үз-үземне белә башлагач үзәкләремне өзгән беренче хатирәм бу:•Кая барыйм, нишлим?»—әни тавышы.
Еллар үтеп. Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның фидакарь тырышлыкларын, башларына төшкән ачы газапларын күрсәткән бик күп тарихи документларга да юлыктым мин. Шуларның берсендә болаи дип әйтелә: «Горький. Киров. Казан. Ярославль. Калинин. Октябрь. Пенза һәм башка тимер юлларны кирәк кадәр утын һәм агач материаллары белән тәэмин итәр өчен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы 3590 кеше һәм 1670 баш ат җибәрергә тиеш Бу эшкә күбрәк хатын-кызлар һәм фронтка яраклы булмаган ирләр тартылсын».
Датасы—1942 елның 12 феврале Аңа Сталинның якын көрәштәше Л. Каганович кул куйган.
Татарстан бу боерыкка буйсынмый кала алмый, әлбәттә. Тиз арада, дошман Мәскәүгә килеп житүгә. безнен Татарстан иң якын тылга әйләнә, фронт заказларының күбесе монда үтәлә. Ә аларны фронтка ташыр өчен паровопарга күпме утын. Казанның үзендә эшләнгән хәрби самолетларга гына күпме фанера һәм башка материаллар кирәк. Агачка булган ихтыяжны канәгатьләндерү өчен Татарстанда оеш 1 ырылган 12 у рман хуҗалыгы эшенә эшче кулларны кайдан алырга? Эшкә яраклы ирләрнең барысы да фронтта ич.
Сонгы елларда мин сугыш вакытында урман кисүче хатын-кызлар турында байтак истәлекләр җыйдым Шуларның берсе—Әтнә районы Күәм авылыннан Котдус Мортаза улы Мостафин сөйләгәннәрдән:
-Сугыш елларында Әтнә һәм Кызыл юл районнарына Казан шәһәрен утын белән тәэмин итү бурычы йөкләтелгән иде Утынны Мари Республикасының Шелангер урманына барып кисәргә кирәк. Безнең Күәм авылы (К Маркс исемендәге колхоз) 12 бригадалы. Һәрберсеннән 2 шәр ат җибәрелә. Алар киселгән агачны урманнан алып чыгып торырга тиеш. 20-25 ләп хатын-кыз Бер кеше пычкы кайраучы, бер кеше—бригадир.
Бо.тарнын һәркайсына авыл Советына чакырып районнан килгән махсус мобилизация кәгазе тотгыралар. Ул кәгазь Дәүләт Оборона комитеты исеменнән җибәрелгән һәм анда язылганнар үтәлмәгән очракта, сугыш чоры законнары буенча һәркемнең җавапка тартылуы кисәтелгән. Колхоз кеше башына бер көнгә бер кило бәрәңге, атларга печән бирә. Күп вакыт ул өшегән бәрәңге була әле
Урман эшенә кеше җыю. авылдан чыгып китүләр әле дә онытылмый. Авыл
Җинунең 55 еллыгына
кара кайгыга бата. Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән-сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч юк бит әле. Шунлыктан киткәндә елау, күз яше чиксез иде
Барып житәбез. Билдән кар ерып, хатын-кыз урман кисә һәр кеше 4-6 кубометр утын кисәргә тиеш. Нормада шулай каралган Өс-баш юк ул чакта, аякта чабата I-2 көн эчендә өс-баш тетелеп төшә. Без киселгән утынны ат белән 8-9 чакрым ераклыкка ташыйбыз. Көнгә ике әйләнәбез.
Хатын-кызның чыдамлыгына әле дә хәйран калырлык, ул бичараларга, үз нормаларын үтәү өстенә. төннәрен киселгән агачны вагонга төятәләр бит һәр авылга бер вагон. Ачык платформа булса тагын бер хәл иде Зур ябык вагоннарга төяргә туры килә күбрәк, аларга төяү—үзе бер газап Җитмәсә. ике. күп бутса өч сәгать вакыт бирелә Йа Алла, күрде инде хатын-кыз бичара, күбесе үсмер кыхтар бит әле. Ир заты да чыдый алмас иде бу газапка.
Мари хатыннарының урман кискәнен күрмәдем, әмма алар безне бик кызганалар, киемнәрне киптереп бирергә тырышалар иде. рәхмәт үхтәренә һәр өйдә 7-8 кеше тора иде.
Шул авыр хезмәттә норма тутырсаң. 600 грамм ипи була, ә кайвакыт ашханәгә дә кертеп ашаталар*.
Кызганыч, урман хужалыкларынын барысында да ашханәгә кертеп ашатулар булмаган икән шул. Туган авылым Яна Шимбер (Әткә районы) хатын-кызларынын Суслонгер урманында ачка тилмерүләре хакында бик күп истәлекләр тыңлаганым булды. Ач көйгә урман кисүләре хакында алар еламыйча сөйли алмыйлар иде -И. ул Суслонгер урманнары.—дип искә ала иде мәрхүмә Хажәр апа —өйдән алып килгән бәрәңгене санап, һәр көн өчен бүлеп куя илек Туйганчы ашаулар кайда ул. Имән чикләвеге, өшегән миләш ашый идек. Үзәккә үткән онытылмый ул. олан Сафи Гайшәсе «Бәгырьләрем, әйдәгез шул столовый дигәннәренен исен генә иснәп торыйк*.—дип тилмерә иде Шулай да норманы тутыра илек*
Менә тагын бер истәлек.
«Мин 1948 елга кадәр урман кистем,—дип сөйләде Иске Шимбер авылы кызы Хайруллина Әкрам апа,—Либадан, Шелангер. Помары. Саба. Иябаш. Лаеш урман-нарында әче тирләрем күп чыкты Кайчан агач басып үтерер икән, дип йөри идек инде. Мин туганыбыз Зәйнулла абыйнын кечкенә кызларына актык сынык икмәгемне адарынып кына исән кала идем Ирләр күгәрә алмаслык агачларны вагоннарга төяү дисенме, аякта чабата, суык табаннардан зчкә йөгерә Бервакыт нәзер Әйттем: суыкта өшеп үлмәсәм.өйгә каш кач. өч көн мич башында утырыр идем Аллага шөкер, ул тәмуг урманыннан исән каппым. нәзеремне үтәдем*
Мондый истәлекләрнең i ими берсен, озак еллар Казан педагогия институтында әдәбият белемен укыгкан галимә. филология фәннәре кандидаты Мәдинә Шәйхи кызы Жәләлиева сүзләрен кигермичә үтә алмыйм
«Студент еллар сугыш вакытына туры килде Бе з күргән жәфаларны сөйләсәк - тел, язсаң—кәгазь чыдамас Югары уку йортларында укучы кызларны урман кисәргә жибөрәләр иде Мари урманнары бе знен күз яшьләрен хәгер тидер Башта агач ларны кисәбез дә. 2-2.5 метр игеп турыйбыз Шуннан сон. тачкаларга салып, елга буена чыгарабыз. Өс-баш начар, ашарга житми. Әле дә хәтеремдә: октябрь-ноябрь айлары, коточкыч салкын Без чыгарган агачларны, бозлы суга яртылаш кереп. Кырым татар кызлары салга төйиләр иде Ярда милиционер тора, туңсалар да чыгып йөгерә алмыйлар Йа Алла, ул кызлар хәзер исән микән'’ Хәзер шу т газаплар берәм-берәм чыга инде. Бармы безнең буынның бер сәламәт кешесе' Шул газаплар бәрабәренә ни алдык’»
Архивта сакланган байтак документлар да ул чор хатын-кы зларынын тиңдәшсез батырлыгы хакында искә төшерә
«Кызлар өчәр норма тутыралар,—диелә бер докуменпа —Сокольски сал агызучыларга барысы да Татарстаннан Хатын-кызлардан аерым фронт бригадасы гөзелде. Иң алдынгы стахановчылар шулар». Кызганыч, кызларның исемнәре язылмаган. Аларнын исемнәрен барлау, фидакарь хезмәтләре хакында бәян итү тарихчы гарыбы знын изге бурычыдыр, тип саныйм •Хатын-кызлар ирләр белән ярыша,—диелә икенче бер документта -Социалистик ярышта Чепья районының «КИМ» совхозыннан килеп. Шәмәрдәндә урман кисүче Әхмәтшнна Хәдичә беренче урынга чыкты һәм исемле сәгать белән бүләкләнде*
Әйтеп үтик: хатын-кыхтар гына урман кисмәгән. Алар янында фронтка яше җитмәгән үсмерләрдә, сугышка яраксыз ирләрдә эшләгән. Хәтта җинаятьчеләр белән бергә эшләргә туры килгән вакытларда булган икән. Шул унайдан. кызларыбызнын тагын бер сыйфатына сокланып, рәхмәт әйтеп үтәсе килә. Ул да булса- татар кызларынын үз намусларын саклавы. «Сугыш беткәнче Биектау. Юдино станцияләрендә вагоннарга агач төядем. Сугыш беткән көнне дә Юлинода утын төйи идек.—дип искә ала Арча районы Иске Иябаш авылыннан Ягьфәрова Мөслимә апа — Сугыш беткәч. Суслонгер янындагы 71 разъезда торф чыгардым. Көндез эшләп арып егылабыз, кирәк булса, төнлә дә чыгабыз. Эшләдек шул. көчне кызганмадык. Барыбыз да авыл кызлары, егетләргә туры карарга да ояла идек. Бервакыт, станциягә солдатлар килә дип ишеткәч, бөтенебез урманга кереп качтык. Аякта чабата, алар кузгалып киткәнче су эчендә басып тордык».
Кызларыбызнын сафлыклары хакында Казан медицина колледжының татар теле укытучысы Мөсәмирә ханым Сәлиева да сокланып сөйләгәне бар: «Сугыш вакытында Кира урманнарын күп кискән минем авылдаш апаларым. Бер елны аларга уголовниклар белән янәшә эшләргә туры килгән Аларнын кем икәнлекләрен белеп алгач, кызлар йокларга ятканда да бер-берсенә баулар белән бәйләнеп ята торган булганнар Шалаш авызына комган, буш банкалар тезеп куялар икән дә. ул-бу сизсәләр, барысы да сөрән салып, кычкырып, бөтен урман хуҗалыгын аякка бастыралар икән».
Хатын-кызларыбызнын тәүлегенә уналтышар сәгать эшләүләре хакында уйлыйм да тан калам Араларында бер генә кеше дә тамак хакына намусын сатмаган. Нинди матур, олы жанлы шәхесләр булганнар икән безнең хатын-кызларыбыз!
«Хөрмәтле Тәэминә ханым.—дип яза Аксубай районы Яңа Дума авылыннан Румия Мирзина—Авылыбыз кызларынын сугыш елларында ни кичергәнен исәннәренең өйләренә кереп язып алдым Язмамны радио аша тапшыра алсагыз, бик сөенер идек Җылы сүзгә шатланып яшәгән изге жаннарга шул житә ич. Сугыш башлангач, авылнын 8 кызына: Зәйнәп Нуретдинова. Һәдия Хатыйпова. Рәхимә Гыйләжетдинова. Саимә Минһажева. Минниса Миңлевәлиева. Бәдәр Нигьмәтул- лина. Сания Галиева һәм Нурҗиһан Минаповаларга хәрби комиссариаттан хезмәт армиясенә алынулары турында хәбәр килә.
Яна Дума авылы халкы, кан-яшь түгеп. 16-17 яшьлек кызларын Мәскәүгә. хәрби заводка эшкә озата Бер авыз сүз урысча белмәгән кызлар Мәскәү өлкәсе Загорск районында урман эчендә урнашкан хәрби заводта корал эшли башлыйлар. Мәскәү янында каты сугышлар барган көннәрдә фашистлар заводны бомбага тоталар, заводнын көле күккә оча. Бәхеткә, кызлар исән кала. Алар кире тылга, үз авылларына җибәрелә. Кайткач, һаман урман кисәләр, колхозда ни авыр эш бар. шуны эшлиләр.
Тик язмышлары читтә булган, күрәсен. 1943 елда Енисей елгасынын унъяк ярында Красноярск шәһәрендә ГЭС төзелә башлый. Бу төзелешкә яңадан шул ук кызлар китә Алар белән бергә Иске Кармәт авылыннан Хәлимә һәм Хәйрелбанат Гыйльмановалар. Кыязлыдан Шәмсеҗиһан Сираҗиева һәм Бәян Сибгатуллина; Карасудан—Зәмзәмия. Иске Ибрайдан Зәкия. Маһирә. Нургаян исемле кызлар җибәрелә Намус белән тырышып эшләгән бу кызлар. 1944 елны жыелышып. Кремльгә. Калинин исеменә саф татар телендә хат язалар: «Без. бер төркем татар кызлары. Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез Безнең туган якларыбызга кайтып тормыш корасыбыз, бала үстерәсебез дә килә. Монда исә татар егетләре юк. Әгәр рөхсәт итсәгез, без үз авылыбызга кайтып китәр идек».
Озакламый кызларга урысча жавап хаты килә. Җавап кыска һәм катгый <1943 елгы Указ нигезендә кайда җибәрелгәнсез, шунда яшәргә тиешсез»
1946 елда ирекле йөрү турында указ чыккач кына өйләренә айта алган бу бичара кызлар.
Сугыш афәте аркасында гына түгел, үз хөкүмәтебез тарафыннан да җәбер- золымны күп татыган татар кызлары Әтнә районы Түбән Көек авылы кызы Габдрахманова Маисәвәр. ачлыкка чыдый алмыйча, урман кисәргә киткән җиреннән бер генә тапкыр утырып чәй эчәргә өенә кайта. Тик артыннан ук бастырып кергән милиционерлар турыдан-туры аны төрмәгә алып китә. Мескен кыз Маисәвәр өен бүтән күрә алмаган, төрмәдә жан биргән Чувашстаннын Батыр районы Шыгырдан авылы кызы Салихова Гөлҗиһан да шундый язмышка дучар булган икән. Сигез баласын фронтка озаткан Сәгъди мулла кызы булган ул. Кира урманыннан мунча
кереп, әти-әнисе янында бер утырып чәй эчәргә дип кенә кайткан 18 яшьлек кызны, ясаган чәен лә эчертмичә, төрмәгә озатканнар.
Ә күпме яшь гомер өстенә урманда агач төшеп киселгән. Тагын документларга мөрәҗәгать итәм: 1942 ел. Иске Әдәм урманында—Тельман районы кыты Садыикова Фәүзия (кызганыч, авыл исеме язылмаган); Биләр урманында—Мөслим районы Октябрь авылыннан Гатауллина Минлежиһан. Сафина Мәүридә: Чирмешән урманында—Мостафина Миннур; Шәмәрдән урманында—Латыйпова Хасия. Куйбышев урманында—унсигез яшьлек Вафина Хәдичә (Камский исемендәге колхоздан). «Париж Коммунасы» колхозыннан 17 яшыек кызлар—Мөхәммәдъярова Фатыйма. Кәримова Гөлзияләр өсләренә агач төшеп үлеп каталар Хатык үз бататары турында бәетләрдә чыгарган. Туган авылым Яна Шимбердәяшәп. инде мәрхүмә булган Фатиха апа дәфтәрендә сакланган «Киме кызы Мәрзия бәете»ннән бер өзек китерәм. Ул япь-яшь көе урманда үлеп калган кызлар рухына дога булып барсын иде
Минем газиз жаным чыкты Кайтам дигәндә генә.
Апаем, син бик елама.
Зинһар инде, сабыр ит.
Жәйгә чыккач, жирләр кипкәч.
Каберемне карап кит
Тукай районы Боерган авылы кызы Вәсимә Гатауллина (хәзер Казанда яши) истәлекләрен мин «Керербез дә югалырбыз тайга урманнарына» дип атар идем
—Урман кисәргә мин 1952 елнын көзендә киттем. Авылдан Мәсхиямал Нәфыйкова белән икәү. Чебенледән Зәйтүнә. Мәймүнә. Зөбәржәт. Гөлфинә, Колиштан Кәшфелжиһан белән Фаягөлләр бар иде. 18 чакрым ара узып Курьяга бардык, аннан ни өчендер Красный Борга көймә белән чыгардылар. Югыйсә, тегесенә дә. бусына да туктый иде пароход. Әниләр елый-елый озатып калды, чөнки алдагы елда Сәмыйх Нәсифуллин белән анын хатыны, авырлыкка түзә алмаганга, урман кисүдән качып, туган жирләренә өч ай буена кайтканнар иде
Пермьгә кадәр бардык. Аннары кечерәк пароходка утыртып алып киттеләр. Пожва дигән пристаньда төшеп калдык. Коми Пермяк округы Кудымкар районы Лучниково дигән авылга китереп ташладылар Икенче көнне делянкага алып киттеләр. Урман буйлап өненнән уянып чыккан аю йөри икән, сак булыгыз, тотып ашамасын, дип кисәтеп куйдылар. Кыш көне ерактан гына ул аюны күрдек, ә бүреләрнең улаганы көн саен диярлек ишетелә, ләкин алар кешеләргә якын килмәделәр
Шулай итеп, урман кисәбез. Ул чакта »Дружба»лар юк. пычкыны иелеп тартасын-тартасын. кулларның көче житми. бил авырта, гел бер якка кыегаеп эшләгәнлектән баш-күзләр сызлый. Тирләп эшлисен дә чишенеп атасың, салкын тия Ипине таяк очында учакта жылытып ашыйбыз. Шул елны безнең леспромхозда дүрт кешене агач басты. Ә безне бу авыр эштән алып, кискән урманны чыгару өчен юл көйләп торырга куштылар. Кар көрәп, чана юлына су сибеп, катырып тордык. Чаналар озын. 5-6 метрлы чанага ат сыртыннан биек итеп агач төниләр Без атларны, алар безне кызганып елый
Еларлык та шул: башта шакмаклы юка шәл (соңыннан урын жәймәсе бәйли башладык) Өстә телогрейка, аякта ыштыр-чабата Чабата брезент белән тышланган, киндерәләре тезгә житә. шуңа нибары өч пар чабата тузды. Ямыи-ямын кия идек. Ашарга такы-токы. Өйдән киткән пот ярым он. күпмедер тун ман Кайнап чыккан бәрәңге шулпасына (суына) он туглап май сызгыртып салабыз—менә дигән аш була.
Эш хакына 450 сум акча бирәләр, бу ул чакта зур акча иде. Ләкин без такы- токы ашап ситсы, кызыл мал жыябыз—өйгә баеп кайтасы килә Сагындыра, кич утырганда елап та алабыз. Бервакыт мин хатка
Керербез дә югалырбыз
Тайга урманнарына.
Искән жилләр сәлам булыр
Калган туганнарыма—
дип жыр ягып салган идем. Өченче сыйныфта укучы сеңлем «Түтәй, бүтән андый жыр язма, әнкәй бик елый».—дип язды
Шулай да яшьлек үзенекен итә Клубка «вечер уйнарга» чыгабыз У рыс егетләре
Туганнарым, күрмәдегез.
Алсу иде каннарым Суслонгер урманнарында Чыкты минем Жаннарым
Шома яфрак, матур яфрак Бары имәндә генә
озата кайта башлагач, курыктык Безненхужа хатын Настя туги егетләрне куып жибәрә. үз кыхтарына да бик кырыс иде. Ә анда татар кызларына бик кыргын тоелган гадәтләр яши. Мәсәлән, кызнын ирсез тапкан ике-өч баласы булмаса. аны кияүгә алучы да юк Бервакыт начальникка: -Өйгә егетләр килә-.—дип зарланган идек, ул шаккатты. «Кыз килеш кияүгә баралармыни?! Бала табып карамагач, егет булачак хатынының сәламәтме, түгелме икәнен каян белсен, бәлки ул нәсел үрчетүгә сәләтсездер-.—ди
Икенче шаккаттыргыч хәл шул булды—маржалар ыштансыз йөри икән. Дөрес, урманда ышык, жил юк. ләкин 40-50 градус салкын. Агачлар шартлап сына Маржалар көне буе гежгелдәп йөриләр дә. эштән кайткач сәндерәгә менеп тә жылына алмыйлар
— Нигә ыштан кимисез?—дип сорыйбыз.
— Нам нилзя. грех—диләр. Без моны берничек тә аңлый алмый идек.
Тел белмибез. Кайвакыт әллә нинди көлке хәлләргә калып бетәбез. Чабатасы тишелгәч, бер кыз күршеләргә шөшле сорарга кергән.
— Вәт такуи инструмен налы. У твоего мужика ес. дай пожалует ы.—дип бармагын кәкрәйтеп күрсәтә икән
—Ах. стерва, моево мужика захотела! А сама прикидывается скромной'—дип куып чыгарган теге кызны маржа хатыны Тишек чабатасын күтәреп кергәч кенә көлә-көлә шөшле биреп чыгарган. Шөшлене урыслар кочедык дип йөртә икән..
Сталин үлгән көнне без эштә идек Юл көпшәкләнгән, урман чыгарып булмый, салга агызыр өчен агач каезлыйбыз. Биш минут яланбаш тоттылар Киноларда күрсәткәнчә, үз-үзләрен белештерми илереп елаучылар булмады. Әтинең энесен тулай торакта урын-жирләрен тапшырмый авылга кайтып киткәне өчен төрмәгә утыртканнар иде. шунда үлеп калды Абый турында уйлап эчтән еладым шул чагында.
Нинди генә кошлар сайрамый иде ул урманда! Я згы көннәрдә генә түгел, кыш буе сайрадылар алар, кыш буе безнең моңсу күңелләрне юаттылар, гөлкәйләрем. Песнәкләр, кызылтүшләр, чыпчыклар. Ниндидер бер кош хәтта февраль аенда бала чыгара икән. Чатнама суыкта ялангач кош балалары ничек түзә икән, менә хикмәт.
Ниһаять, беренче пароход төште, безгә дә кайтыр вакыт житте. Бәрәнге районыннан бер мари кызының вечерда:
Скоро-скоро мы домой.
Скоро мы. как кошки До свидания, леспромхоз. Соломенные подушки!—
дип такмак әйткәне хәтердә. Перьмнән Бөгелмәгә кадәр 15 көн сыер вагонында кайттык. Бөгелмәдән Минзәләгә—кайда тәпиләп, кайда машинада, кайда атча 3-4 көн кайттык. Күзкәйгә җиткәч, чемоданнарны калдырып жәяү йөгердек Шулай да ул авыр елларны хәзер сагынып искә алам Яшь чаклар, матур чаклар иде бит
Сугыштан исән-сау кайтканнар өстенлекләр, ташламалардан файдаланды, балаларына фатирлар, машиналар да алып бирделәр заманында Тик менә фронт өчен, жинү өчен хәләл көчен, бөтен саулыгын жуйган хатын-кызларга ничек, кем кайтарыр икән иләмсез бурычны? Агач асларында калып үлүчеләрнең гаиләләренә ник булмады икән ул ташламалар9 Ник язылмый икән аларнын исемнәре Хәтер китапларына? Кайда соң гаделлек?
... Кайчакны мин. шул документларга карап утырганда, урманнарда агачларның сыкрап шыңгырдаган тавышларын ишеткәндәй булам. Әллә шушы ил язмышы сыналганда агач асларында газиз жаны чыккан кызларның ачыргаланып кычкырган бәхилләшү авазы микән бу сыкрау? Рәнжеп китсәгез, кичерегез, кызлар! Кичерегез. Сезгә бары -бәгьре өзек» милләтебезнең юксынуы вә йөрәк жылысы итеп мәрхүм әдибебез—Дәрдмәнднен шигырен һәйкәл итеп куясым килә:
Гөрләгән сулар башында.
Тыңлагыз, шунда үтәр—
Йөрсә сыкрап ган-сәхәрләр
Мон-сагышлардан хыял И туган илнен һавасы. Рәнжемим. зинһар күтәр! Рәнжемим. зинһар күтәр!