Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


"Казан утлары’н инде бик күп еллар яратып укып барам. Хикәя, роман,
повестьларны гына түгел, әдәби тәнкыйть һәм публицистик язмаларны ла
калдырганым юк һәрберсенең эчтәлеген күнелем аша үткәрәм, анализ ясыйм, үземнең
уй-фикерләремне алардагы белән чагыштырып карыйм Сонгы вакытта латин
имласындагы язмаларга киңрәк урын бирелә башлау да бик ошый .Алар яна хәрефләрне
үзләштерергә ярдәм итү белән генә түгел, ә күнелдә яна тойгылар уятулары, яңа
мәгълүмат бирүләре белән дә отышлы.
Шулай да сезгә кайбер теләкләрем дә бар Журналда чит ил әдәбиятына, аерым
алганда, фантастикага да зуррак урын бирелсен иде. Әдәби тәнкыйтьне һәм “Укучы
сүзе" н дә бераз киңәйтә төшәргә мөмкин булыр иде кебек. Заманча хикәяләрне күбрәк
күрәсе килә. “Казан утларьГнда элекке елларда дөнья күргән ин отышлы, ин әйбәт
әсәрләрне дә кабатлап басарга кирәктер бәлки. Китапларның тиражы бер-ике меңнән
артмаган бу заманда мондый гамәл яхшы әсәрләргә булган ихтыяжны, бәлки, азмы-
күпме канәгатьләндерергә ярдәм итәр иде
Хәзерге укучыны татар язучысының авыл тормышы һәм план үтәлеше
турындагы әсәрләре генә инде кызыксындырмый. Заманча әсәрләр кирәк. Элегрәк
дөнья һәм рус әдәбияты үрнәкләре даими рәвештә китап булып чыга торды. Ләкин хәзер
инде алар кеше укырлык хәлдә түгел, тузып, таралып беттеләр Аларнын тиз арада
янадан чыгуы да шикле. Менә шул бушлыкны “Казан утлары” бераз тутыра алмас
микән! Болар бер минем фикер генә түгел. Журналны даими укучылар без аралашып
торабыз, очрашканда күпләр шундыйрак теләк белдерә Редакциягә беренче тапкыр
язуым, килешмәгән жирләре булса, гафу итәрсез.
Н. Ф. ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ
Мөслим, Татарстан.
Кадерле татар язучылары! Чын татарча тирәк сүзе урынына тупыл дип язудан
кайчан туктыйсыз инде9 Татар гомер буе гирәк дип сөйләгән, тирәк дип җырлаган. Ул
бит татар халык ижатындагы образ, сагыш, моңны гәүдәләндерүче агач! һич югы
"Сарман" жырын исегезгә төшерегез! Катнаш никахтан туган манкортка охшаган
“тупыл" сүзе тирәк кебек үк шигъри мәгънәгә, төсмергә ия түгел бит! Сез мине “вакчыл
адәм икән" диярсез инде. Ә мин әйтер идем, дөньяда вак-бәләкәй әйбер юк, барысы да
мөһим. Башкача тагы ничекләр генә итеп әйтим, аңлатыйм инде?
Мин үзем 74 яшен тутырган кешемен. Озак еллар Үзбәкстанда яшәгәннән сон
гуган ягыма—Башкортсганга кайттым Чит жирләрдә туган телемне оныта язган идем
инде. Кайттым—шаккаттым. Безнең Башкортстанда яшәүче татарлар туган телне
бозмый сөйләргә тырышалар, кадерләп саклыйлар. Ә гатарнын Мәккәсе булган
Казанда чыгучы гәзит-журналларда еш кына татарчаны бозып, мәгънәсен белмичә,
аңламыйча язган сүзләр, тәгъбирләр очрый. Эчне бик пошыра бит!
3. Д. ГӘРӘЕВ,
Аксакове, Башкортстан.