Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫКРЫКТАГЫ АУЛАК СУКМАК


әгъсум абыйны беләбез, әлбәттә, һәрхәлдә, 1990 елда чыккан “Ерактагы кыялар” исемле китабы әдәбият яраткан кешеләрнең, китап шүрлекләренә менеп кунаклагандыр, һәм шахмат уенын яраткан кешеләр аның бөек шахматчыбыз Рәшит Нәҗметдинов хакындагы “Солтанатлы каһарман” исемле очерк-хикәясен укып та кинәнгәндер (’"Татарстан" № 4, 1997ел). Аның “Чөй” дигән повестен укып пошынгандыр. “Авылым урамнары", “Урманлы үр” дигән китапларны укып, үз гомере- яшәеше хакында уйланучылар да җитәрлектер.
Әмма бүген бүтән Мәгъсум Хуҗин хакында сөйләшәсем килә.
Ул “Чаян"га җаваплы сәркәтиб булып эшкә килгән елларда язучыларның сабан туе бәйрәме оештырыла иде. Иң кызыгы, әлбәттә, татар көрәше. Мин дә көрәшкән булдым. Хәтта батыр асты калдым. Мәгъсум абый - судья. Миңа иң кадерлесе - аның соңыннан әйткән сүзләре: “Гадел көрәштең! Рәтен беләсең икән!”
“Көрәш" дигәннең теге йәки бу мәгънәсен Мәгъсум абый яхшы белә. Ул, әлбәттә, шахмат остасы буларак (“күп кешегә - бер кеше” уенында, хәтта Рәшит Нәҗметдиновны откан кеше!), ул көрәшләрдә күп йөрешне алдан чамалый сыман.
Аның гомере тере иҗатка багышланды.
Фатыйх ага Хөсни язучыларның һәр җыенында, мөнбәргә менеп, шәрран яра иде:
— Олы, хәтәр язмышлы хикәяләр кирәк, җәмәгать! Язмышсыз хикәя - хикәя түгел!
Язмышлы хикәя - сүз сәнгатенең үтә дә зарыктыргыч, сагындыргыч бер төре.
Чын хикәя яза белгән классикларыбыз китеп бара. Әмирхан ага Еникинең китүе ул бөек чорга нокта куйгандай булды. Мөгаен, чынлап та шулайдыр ул.
Мәгъсум Хуҗин дигән хикәя остабыз сүз хикмәтен белгән әнә шул асыл затларның таләбен гел исендә тота сыман.
Аның хикәяләрендә кемнәр яши? Котсыз заманның бичара кешеләре, бичара килеш тә зирәк булып кала алган ипле кешеләр.
Андый кешеләрне идеаллаштырып, уйлап чыгарырга да мөмкин. Әмма Мәгъсум абзыегыз сине үзе язган затлар белән очраштыра, сөйләштерә ала. һәм ул мондый очрашуларны бик тә ярата. Шул кешене тыңла да үзең хөкем ит -шыттырганмы Хуҗин әллә хагын сөйләгәнме? Хагын сөйләгән, әлбәттә. Ышандым мин аңа.
Мәгъсум Хуҗин чоры... Тәртә арасына керергә теләмәгән үгез шикелле тискәре, авыр, үҗәт чор.
Абзыебыз күмәк хуҗалык кору чорларын җентекләп өйрәнгән һәм шул хакта күп язган икән, бу - очраклы хәл түгел. Керәстиян язмышы, җир хәле — аның йөрәген борчый торган иң зур мәсьәлә. Бүгенге мәхшәр киләсен дә ул Горбачев тәхеткә утырган көннәрдә үк алдан күреп әйтте...
Мәгъсум абзыйны сәер кешеләр кызыксындыра. “Дурак” дәрәҗәсендәге
М
сәер түгел, “бөек’ дәрәҗәсендәге сәер. Аның әлләкем булуы да мөһим түгел. Шул гап-гади Арча, Балтач. Саба төбәгендә җир сөреп гомер иткән гап-гади кешеләр җанына кереп, хәтта Тукайның үзе белән үк сөйләшү бәхетенә ирешә әдип. Тукайга багышланган хикәяләр бәйләме бөек шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләрне дә сискәндереп куярлык. Күрәсең, хикмәт абзыйның шигъриятне җаны-тәне белән яратуындадыр. Аның хикәяләре ифрат та салмак, туктап-туктап укылышлы тел белән языла. Аның үзе белгән хәлләрне йөгертеп-йөгертеп кенә сөйләп үтәсе килми. Аның сөйләшәсе килә!
Мәгьсум Хуҗин белән якыннан аралашкан кешеләр абзыйның сөйләү рәвешен яхшы белә. Ярар, телгә килгән теләсәң нәрсәне искә төшерик. Әйтик, елан. Әлегә кадәр сүз Конституция хакында барса да, Хуҗин бик еракларга чигенеш ясый һәм һәр кыйссасында Шәүкәт Биктимеров туып үскән авылны искә алмыйча калмый. Ул. әйтик, болайрак сөйли:
— Менә сез. конституция, дисез. Син - Зөлфәт - минем конституция - хатыным Фирая дисең инде... Синең хатын елан була алмый, чөнки ул - син дивананың тирәсендә сайрап торган бичара сандугач. Бусы булдымы - бер? Ике! Ә агачның астында гына җылынып ятарлык еланнар агачның очында җылына! Менә шул еланның өске ботактан таш өстенә шапылдап төшкәнен адәм баласына сөйләп бирик. Кемнең кулыннан килә бу?!
Әйе. Мәгъсум Хуҗинның кеше белән аңлашасы, күзгә-күз карап сөйләшәсе килә.
Без һаман өйрәтергә яратабыз. Абзыебызның әткәсе - Хәмидулла агай үзенең улын агачлар утыртырга, иген үстерергә, хуҗалык итәргә, балаларга- оныкларга сабак бирергә, кыскасы, яшәргә өйрәтеп китеп барды. Мин үзем аны бик яхшы хәтерлим. Саба районында әдәбият атналыгының соңгы очрашу кичәсен район мәдәният йортында оештырдылар.
Сибгат ага Хәким һәм аның дәрәҗәсендәге классиклар яныбызда иде. һич тә көтмәгәндә генә мөнбәргә салмак хәрәкәтле, саллы гәүдәле һәм күрер-күрешкә үк зирәк бер агай күтәрелде, һәм әдәбиятның киләчәге хакында, агын карага аерып, ярды да салды абзый! Сибгат ага иелеп кенә колагыма әйтә куйды:
— Менә сез. яшь әтәчләр, милләт бетә, дисез! Мондыйлар барында милләт бетә ди мени?!
— Әдәбиятның кызыгы - язмышта!- диде Хәмидулла абзыебыз.
Ярар, хәзерге әдәбият-сәнгать дөньясына күз салыйк. Шәп җырлар, шигырьләр, повесть-романнар муеннан, әмма чын язмыш юк. Шуңа күрә дә безнең әби-бабаларыбыз, йомшак күңелле хатын-кызларыбыз Марианналар өчен тәгәрәп үләргә әзер. Димәк, эчке тәрбия юк. Борылып карый белү сәләте юк.
... Татарстанның күргәннәре хакында татар үзе сөйләмәсә. кем сөйләнсен?
Хикәя жанры шигырьгә бик тә якын.
Шуңа күрәдер инде, һәйбәт хикәяне һәйбәт шигырьгә тиң күрәм мин. Шагыйрьлек шәп кеше итеп йөртә бугай бу дөньяда Мәгьсум Хуҗинны!
Бүген тарихи хәлләр хакында язылган күләмле әсәрләр күбәйгәннән күбәя бара. Әмма аларның һәммәсе дә тарихи шәхескә, аның язмышына багышлана. Чынлап та. язмыштан узмыш юк!
Шулай да. ни дисәң дә, әйтик, роман күп язмышларны сурәтли, ә хикәя исә, гадәттә, ике кеше, өч кеше язмышын. Һәм ул шуның белән кадерле дә.
Хикәятче өчен, әлбәттә, иң мөһиме - вакыйга. Ә вакыйга - язмыш! Шигырьдә, әлбәттә, язмыш ике-өч юлга да сыя. (Хәтердән язам, хата булса, кичерегез):
...Кыр казлары китеп бара...
Кош канатлары кагылгач.
Болытларның күңеле тулды...
(Р. Файзуллин. )
Чын хикәя менә шундый авыр йөкне күтәрергә тиеш.
Әйе. кем әйтмешли, әдипне аңлар өчен аның туган ягын күрергә кирәк икән шул. Мәгьсум абзый:
Син Миңгәрнең Биктимер Шәүкәте белән бер йортта яшисең. Ул ничек бөек булмасын?! Безнең, белән күрше кара баганалы авылныкы бит ул!
“Кара баганалы авыл"ның ни икәнен беләсеңме син? Менә шул авылга баргач...
Ьәм башлана кыйсса-хикәя!
Нишләп шулай озаклап, тәфсилләп чигенә-чигенә сөйләргә ярата соң әле бу абзыебыз?
Каян тибеп тора аңа дигән иҗат чишмәсе?..
Бераз тарихка күчик әле. Саба ягында Тенеки дигән бер авыл бар. Сабадан ара ерак түгел - биш чакрым. Беләсегез килсә, мәшһүр рәссам Тавил Хаҗиәхмәт туган авыл - Йосыф Алан - шушы Тенекидән күчкән. Мәгьсум абзыйның ерак бер бабаена - Габделкаһһарга егерме биш еллык солдат хезмәтенә китәргә кирәк булып чыккан. Бер шарты бар - җиреңнән ваз кичсәң, солдатка алмаячаклар! Гаделкаһһар абзый карар кыла: патша әрмиясендә өшкерелгәнче, көмеш коюың, көмеш чүкүең кадерлерәк!
Үзе шикелле шундый осталар хакында үз оныгының оныгының оныгы гаҗәеп хикәяләр язасын белми әле Габделкаһһар абзый.
Мәгъсум Хуҗинның әтисе Хәмидулла агай да көмешкә йөргән. Нәрсә ул “көмешкә йөрү”?
Үзебезнең Мөслим якларына “көмешкә”, “итеккә” йөрүчеләрне бик яхшы хәтерлим.
Мәгъсум абзыйның әтисе Хәмидулла төп Саба ягыныкы. Бу абзый хатын- кыз колагына килешле зиннәтле алкалар ясаган, “көмешкә йөргән”...
һөнәрчеләр ягы! Мәгъсум абзыйның атасының атасы да калак ясап көн күргән. Җирсез булган. Чөнки, җиреңнән баш тартсаң, дәүләт һөнәрең өчен салым түләтми... Әмма, җиреңнән колак кагуга ук, йәки батрак булып ялланасың, йәисә төшемлерәк берәр һөнәр белән шөгыльләнә башлыйсың! Менә шундый шартлар сиңа, агайне... Бүтән юк. һәм Мәгъсум абзыйның ерак бабае байга хезмәтчсе булып ялланырга мәҗбүр булган. Әби шушы байларның йорт-җирен жыештырып-карап тоткан.
Мәгъсум абзыйның бабайларыннан калган төп йорт Тенеки авылында. Хәмидулла абзый безнең Татарстан тирәсендә үсәрдәй һәр агачны үстереп, җимешләрен җыеп яшәде. Мәгъсум абый, үзе әйткәнчә. Әмрикә чаганы белән крыжовник кына булмаган анда. Ул бакчадан калган карлыганнар да хәтта юк икән инде...
Нинди таза авыл Тенекине дә кычкыртып талаган мәшһүр замана! Кайчандыр авылның 170 хуҗалыгыннан нибарысы 46 хуҗалык кына калган...
Мәгъсум абзый - Тимершык авылында тай көтүе көтеп үскән малай.
Әйтергә кирәк, Саба ягы гомер-гомергә үзенең маклерлары - ат сату- алу арадашчылары белән дан тоткан. Саба һөнәрчеләре ясаган сын-бизәкләрне Казакъстанга ук алып барып сатканнар. Инде тимер юл да ачылгач, бу һөнәр аерата көчәйгән. Бүген дә казакъ якларында зиннәтле урындыкларын кадерләп саклыйлар икән. Мәгъсум абзыйның ата-бабалары шул урындыклар хисабына ат көтүләре куып кайта торган булган.
Гыйлемгә-әдәбиятка тартылу безнең Мәгъсум абзыйга әтисеннән килгән. Хәмидулла ага үзбәк якларында «көмештә» булып шәп кайткан, хәтта үзе өчен үзбәкчә-татарча сүзлек тә төзегән.
Кешеләргә җылы сүз - җылы ризык өләшү хакында сүз чыкса, шуны истә тотырга кирәк: Мәгъсум абзыйның туган авылы атаклы күмәччеләр авылы да әле.!
Кыскасы, осталар ягы!
Әйткәч, шуны да әйтим инде: Мәгъсум абзыйның ерак бер бабае сувенир самавырлар ясаган икән. Теге шомлы елларда аның 28 (!) самавырын талап алып чыгып, каядыр юк иткәннәр.
Бу кеше Мәгъсум абзыйның әтисенең энесе. “Кеше күңеле - үзе бер кояш” дигән хикәяне укыганнар бу кешене бик тиз танып алыр. Әдип аның исемен дә үзгәртмәгән - Нигъмәтҗан.
һөнәрчеләр ягы, дип сүз башлаганбыз икән, әдип сурәтләгән кешеләргә дә күз төшереп алыйк инде. Ярар, ул сурәтләгән палас сугучыларны, күбәләкле келтерәвек арба ясаучыларны санап та тормыйк. Мәгъсум Хужин хикәясендә Бичи дигән берәү бар. Ә нишләп “Бичи”?! Баксаң, бу кушамат “биш өй" дигән сүздән чыКкан икән бит!
Көмешче оста “Бичи Габдулла” Тукай белән аралашкан зат. Ул үзе йөргән якларда нинди матур йорт күреп кайтса, нәкъ шундыйны авылда
төзеп куя икән. Менә шуңа күрә дә “Бичи Габдулла - биш өйле Габдулла!"
Менә шундый инде Мәгъсум Хужинның әсәр каһарманнары! Бу Габдулла абзый ифрат та тынгысыз бәндә булган. Авылда “Аяк чанасы” дигән ярышны оештырган кеше дә бит әле ул. Өязләргә китәр алдыннан ул “аяк чанасы" - көнки ярышын уздыра торган булган. Һәм үзе гел беренче чыккан!
Көрәшчеләр-ярышчылар токымын бар иткән як бу! “Чөй" повесте эчендә бер хикәят бар. Балта остасы үзенең эч серләрен сөйли. Аның бу дөньяны саф, төзек, гөнаһсыз итәсе килә. “Бөтен хикмәт шунда - бездән дөнья гүзәл калсын!" - ди ул. Кешелек шагыйрьләренең хыялы түгелме соң бу?
Авылдан чыккан әдипләргә илһам дигән тылсымлы көчнең каян килгәнен белү өчен әллә кая барасы юк. М.Хуҗин болай ди: "Туктагыз әле, сәяхәт дигәнегез илләр буйлап гизү генә түгелдер... Алтынчы класста укый башлаганда дүрт авылның урам-тыкрыкларын йөреп чыккан идем инде мин..."
Минемчә, хикмәт нәкъ менә шунда - туган як тыкрыкларында. (Мәгъсум абзыйның “Тар тыкрык сукмагы" исемле хикәясе дә бар). Кичке тымызыкларда әнә шул сукмактан - ике ягын кычыткан сарган тыкрыкларда уйланып-моңаеп йөргән кешедән көт син асыл сүзне!