Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕНАТ ХАРИС ШИГЪРИЯТЕ


Шагыйрьнең иҗат биографиясеннән
енат Харис алтмышынчы елларнын урталарында ук үз шигъри авазын ишеттергән, шигырьдәге үзенчәлекле кыю эзләнүләре белән әдәби жәмәгатьчелекнен игътибарын үзенә юнәлткән һәм бәхәсләр уяткан шагыйрьләребездән. Анын тәүге жыентыгы «Җир һәм Кеше» исеме белән «Беренче карлыгачлар» сериясендә дөнья күрә (1968 ел). Бүгенге көндә ул—30 лап шигырь жыентыгы авторы Шулар арасыннан рус телендә лаеклы янгыраш алган 7 жыентык. чуваш һәм башкорт телләрендәге жыентыклары («Юрату сукмаке* һәм «Яктылык тәме»), татар, рус. инглиз телләрендәге робагыйлары басылган -Шигырь язган каләм белән» жыентыгы. әдәбиятыбызда Тукайлар чорыннан килгән бер матур традицияне дәвам итеп, балалар өчен язылган «Лап-лап» шигырьләр китабы. «Хисемнен исеме». • Көзге мәхәббәт» кебек мәхәббәт лирикасы. «Хәбәр». «Тоткасыз ишек» кебек шигырьләр жыентыклары һ б бар Китапларның басылу даталарына игътибар иткәндә, шагыйрьмен һәр ел саен бер жыентык чыгарып баруына тап буласын (Шунысын ла мәгълүм итик: Ренат Харис әле күптән түгел генә шагыйрь Дәрдмәнднен •Агарган кыл» исемле жыентыгын әзерләп бастырып чыгаруга иреште ).
Ренат Харисның шигырьләре шулай ук төрле елларда «Новый мир*. «Огонек». «Юность». «Дружба народов». «Москва». «Молодая гвардия». «Октябрь» Һ 6. үзәк журналларда донья күрде
Тәнкыйтьчеләр аның шигъри әсәрләре заманча үткен яңгырашлы булуы, образлы фикерләүдәге янача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары, форма өлкәсендәге оригиналь табышлары белән жәлеп итүен билгеләп үттеләр Ул поэзиянең тематикасын, жанр чикләрен төрләндерү, шигъри сүзнең жегәрен. эчке куәтен арттыру, чорның олы проблемаларын лирик чаралар ярдәмендә үтемлерәк итеп жанландыру юнәлешендә өзлексез эхләнә. фикер-хисне укучыга сурәтле итеп житкерү өчен халык ижаты символикасыннан һәм әдәбият-сәнгатьтәге шартлы алымнардан мул файдалана
Ренат Харис—кнн колачлы шагыйрь Аның ижат биографиясендә 18 поэма (шулар эчендә «Зөләйха» һәм «Идегәй» драматик поэмалары. «Өч үбешү» поэмасы. • Гармунчы». «Шөкер». «Бүре күзе». «Сабантуй». «Атиярләү» һ.б. поэмалар). «Бизәк». «Каурый каләм». «Дәрдмәндкә назыйрәләр». «Яралар» һ б. цикллары. «Тула эшләпә». •Вәлит сәгате» хикәятләре. «Кеше». «Казан» ораторияләре һәм кантаталары, күпсанлы жырлар бар.
Ренат Харис тагар культурасы тарихында оратория жанрын башлап жибәрә Ул «Кеше» ораториясе текстын ижат иткәне өчен 1972 елда Муса Җәлил исемендәге премиягә, ә 1997 елда исә «Хисемнен исеме» дигән китабы өчен Тукай исемендәге
Р
Дәүләт премиясенә лаек булган шагыйрь. Боларнын барысы да аның хезмәт сөюче, күп яклы, зур шагыйрь булуын тагын бер мәртәбә раслый.
«Иҗатымда—эшемнең. эшемдә иҗатымның йөзен кызартмадым».—дип раслый алган («Мәдәни.җомга-.—1996 e;i. 2 декабрь.) шагыйрь Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшләде. Аңа хәтле 1971 -1973 елларда ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре. 1973-1982 елларда Татарстан культура министры урынбасары. 1982-1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булды.
Гадәттә, йөк атын мактамыйлар, йөк атын гел камчылап кына торалар. Ренат Харис иҗатына да тәнкыйтьчеләр битараф түгел Аеруча аның «Замана эзләре» җыентыгына язылган кереш сүзне (Нил Юзиев), «Чехов базары» поэмасына (Н. Хисамов). -Хисемнең исеме» җыентыгына (Т. Галиуллин) мәкаләләрен күрсәтеп китәргә кирәк. Ренат Харисның Максим Горький исемендәге музейда график рәсемнәр күргәзмәсе ачылгач, аның турында газеталарда сәнгать белгече Розалина Шаһиева (- Рәсемле робагыйлар»). Халык рәссамы академик Харис Якупов хезмәтләре («Рәсем ясаган кулым белән») басылып чыкты.
Дөрестән дә. Ренат Хариска табигать тарафыннан һәртөрле талант күпләп бирелгән, аның иҗатында «илаһилык билгеләре ярылып ята», дип әйтүе белән сәнгать белгече Р. Шаһиева бик тә хаклы. Шагыйрьнең иҗат кредосы түбәндәге шигырь юлларында яңгыраш таба:
Өч илаһи көчемне
бергә туплауда гына
мин бәхетемне күрәм:
кылыч, каләм һәм төрән!
Гали монологы»)
Ренат Харис үз шигырьләрен эстетик зәвыгы югары булган укучыга юнәлтә. Дөресрәге, аның эстетик зәвыгын һәм күнел дөньясын үз иҗат тәҗрибәсе белән баетырга омтылыш ясый шагыйрь.
Шигырьдә металогик алым
дәбият—образлы фикерләү дөньясы Шагыйрь, прозаик яки драматург никадәр образлы фикер йөртсә, ул тудырган әдәби әсәр укучы яки тыңлаучы күңеленә шулкадәр ныграк тәэсир итә. камилрәк һәм матуррак тоела.
Поэзиянең кешеләрдә уй-тойгы тудыру өчен хезмәт игүен искә алган хәлдә, теге яки бу шагыйрьнең образлы сурәтләүгә омтылуын аңлату- кыен түгел. Бу максатка ирешү барышында сүз остасы аеруча поэтик шигырь жанрында телнен лексик сурәтләү чаралары аша сүзләрне күчерелмә мәгънәдә куллана. Сүхләрне обрахлы итеп күчерелмә мәгънәдә куллану металогик дип атала
Металогик алым тропларны куллана белүгә нигезләнә. Троп (грекча- «әйләнмә»)—сүзләрне күчерелмә мәгънәдә куллану. Бу чарага чагыштыру, метафора, эпитет, метонимия, синекдоха, симфора. гипербола, юмор, ирония, литота, аллегория, әйләнмә, перифраз алымнары керә.
Ренат Харис—шул ук вакытта реализм юнәлешендә иҗат итүче шагыйрь. Ә «реализм - чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү һәм танып белү функциясен билгеләүче төп төшенчә ул.
Реализм юнәлешендә иҗат итүчеләр социаль тормыш, җәмгыять һәм шәхес арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне сурәтлиләр. Моның дөреслеген раслау өчен шагыйрьнең бер поэмасын искә алу җитә. Ул да булса -Чехов базары» Поэмада шагыйрь хәзерге тормышның җыйнама сурәтен күрә.
Тормыш начарайган саен, гажәп.
Матурая бара базарлар...
Сонгы вакытларда еш уйлыйм мин Шул турыда ныклап язарга.
(«Чехов базары»)
Әйе. халык тормышын чынбарлыктагыча чагылдырганы, фәлсәфи тирәнлеге.
Ә
сәнгатьчә нәфислеге белән укучыны сокландыра бу әсәр Автор монда кеше белән жәмгыять арасындагы катлаулы бәйләнешләрне янача һәм гадәти итеп тасвирлауга ирешә
Шагыйрьнен сурәтләү чараларыннан эпитетларны куллану үзенчәлекләренә тукталыйк. Эпитет (грекча «ачыклагыч». «өстәмә» дигән мәгънә)—образлы ачыклагыч сүз Ләкин эпитетларны әйбернең сыйфатын белдерүче гадәттәге аергыч белән бутарга ярамый Аергыч әйбер һәм күренешнең билгесен генә ачыклый алса, эпитет эш һәм хәрәкәтне дә обрахты итеп бирә ала. Эпитетлар күптөрле булалар һәм алар сурәтлелек тудыруда бүтән тел-сурәт чаралары белән катнашып килә Эпитетларның аеруча метафорик, метонимик төрләрен аерып чыгаралар Көнкүреш телендә исә логик эпитетлар—гадәттәге аергычлар байтак Логик эпитет булып туры мәгънәсендә кулланылган сүз килә һәм ул бер әйберне икенчесеннән аеру хезмәтен генә үти Мәсәлән: «кояшлы көн*, «томанлы көн» «алсу алма» Аергыч ролен үтәүче бу сыйфатлар логик эпитет булалар, туры мәгънә белдерәләр
Образлылык сүзнең ялгыз торуында түгел, күп вакыт контекстта ачыклана Гадәттә, логик эпитет янәшә сүз белән берлектә сүз-сурәт барлыкка китерә Мәсәлән
Тояклары сары сөяк.
бәкәлләре бүз кебек ак
сыйфатлары нәфис озын, сөлек кебек бу кызыл ат әкияттән чыккандыр дулап
(•Ат»)
Шагыйрьнең иң күп эпитетлары булган шигырыгере анын атлар турында «Ат*. • Ярсыган ат-. -Яткан ат-. «Ат жиккәндә» Ни өчен ’ Лирик геройның ат яратуына жавап менә бу ютларда түгел микән9
Ияр атны дәүләт итә.
тәхет илне ат итә
(•Ияр һм тохет») һәм тагын ат турында.
Таяк аргамаклар көгүснен күзгә керде жылы тузаны һәм йөрәктә янә иярләнгән юлга әзер атлар кузгалды
(•Ба1ыпшрның бүген агы ага»)
«Юлга әзер атлар»—логик эпитет, янәшә торган «йөрәктә янә иярләнгән- күчерелмә мәгънәле сүзләре белән метафорик эпитет килеп чыккан Ә «таяк аргамаклар» малайларның таякны ат итеп уйнауларына ишарә итеп, метономик эпитет булып килә. «Таяк аргамаклар көтүенең жылы тузаны күзгә керү- кинәйтелгән метафора була.
Шулай ук шагыйрь эпитетларның иң матурларын персонажның портретын биргәндә куллана:
Барыбыз да. бөтерчектәй, вальс әйләнгәндә
Кайберләребезнен хисе хискә,
күбебезнен сүзе сүзгә генә бәйләнгәндә, аккош кебек ак муенлы.
ин нечкә билле, ин төз аяклы.
ин сылу гәүдәле кыз басып кала бирде ялгыз.
(•Яшыегемнең люшы он хикмте»)
Шагыйрь үзенең «Чал сандугач» шигырен мондый юллар белән башлап жнбәрә:
Яфрагына сары төшкәч
чәчәк ат кан гөл ич син!
Чәчәк аткан гөл—туры мәгънәле сүз тезмәсе, гәрчә аннан урта яшьләрдәге хатын- кыз образы күз алдына китерелсә дә. Ә менә «яфрагына сары төшкәч чәчәк аткан гөл»—образлы сүз тезмәсе. Үз вакытында мәхәббәтен очрата алмаган хатын-кыз образын автор шулай тасвирлык. Ләкин «гөлгә» барыбер «сандугач» куна. Ул—чал сандугач- Лирик repoil үзен шулай дип атый һәм логик һәм метафорик эпитетлар, шулай ук метафора аша үзенен характерын, портретын сурәтләп бирә.
«Сары көзләр», «язгы җырлар» логик эпитетлар булса, «көзләрдә калучы сандугач», «сары көздә язгы җыр җырлый алучы сандугач*—метафорик эпитетлар, «чал сандугач» үзе—метафора. «Канатын талаттырып, йөрәген канаттырып. китә торган кошларга кушылмаучы чал сандугач»ны сурәтләүдә шагыйрь катнаш эпитетлар куллана. Бу төр сурәтләү чарасын ул ике тропны бергә кушып ясаган Бу шигырьдә тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәдиев әйткән «шигъри сүзнен җегәре» күренеп тора. Дөрестән дә. һәр сүзгә мәгънәви бер йөк ышанып тапшырылган һәм. алар янәшә килеп, кеше табигатенең кабатланмас бер халәтен чагылдыралар. Реалист шагыйрь буларак. Ренат Харис кешенен эчке дөньясына, шатлык-кайгысына. сөенеч- көенечләренә аеруча нык игътибарлы:
Жылы бу.шы минем тормышым.
Кайнар булды минем гомерем.
Якты булды минем яшәвем.
Сүнми торган тере күмер мин.
(•Дару исе сеңгән шигырьләр»)
Ренат Харис фикернең көтелмәгәнчә яңгыравына ирешү юлында уңышлы эшли. Шагыйрь сүхтәрнен көтелмәгән, кеше « күрмәгән» янәшәлегеннән файдалана белә. «Алар ясалма шигърият дөньясына тере, мәгънәле сүз алып килделәр. Бу шагыйрьләрнең җанга якын, тормышның үзеннән сирпелеп чыккан канатлы гыйбарәләре халык теленә күчеп, күңелләрдә тәңгәл яңгыраш тапты Баксаң, чын шигърият йөрәк биеклегендә икән! Шушы бик гади хакыйкатьне, шактый каршылыклар аша үтеп аңлатып биргәч, үз каланчасына кунаклаган күпме шагыйрьләр шыбыр-шыбыр жиргә коела башладылар һәм күңел кылларын янача көйләп, бердәм агымга кушылып киттеләр» (Галиев М. Догалы еллар )
Шагыйрьнең мәңгелек язларында «миләүшәле таңнары бар. Болгар һәм Русь китешүенең 1000 еллыгына багышланган «Ант суы»нда «сүзле өне. хәтерле туфрагы, арка терәкле килешүе», «кашык йөртәчәк һәм халыклар бердәмлегенең җилеме» булачак килешүе. Ә «Мулланур» поэмасында «кан-яшьле шигыре», «стаканлап һава сату» кебек сүз-сурәтләрне очратырга мөмкин
Һәр метафора тормышның ниндидер бер күренешен төгәл поэтик сурәт итеп күз алдына бастыра, ана тасвирлама да. бәя дә бирә. Шундый метафоралардан «үле хыял», «сынык өмет», «сәрхуш әхлак» кебек метафораларны атарга була. Шагыйрь үзенең метафора остасы икәнен белә кебек, юкка гына аның лирик герое үзен «лирик сәүдәгәр» дип атамый.
Сирәк урман. Түбән кояш юмарт.
Алсу карда зәңгәр шәүләләр.
Баеп калыйм әле гомерлеккә—
Булыйм әле лирик сәүдәгәр.
(•Лирик сәүдәгәр»)
Хәзер шагыйрьнең тропларның иң гади һәм иң таралган төрләреннән берсе булган чагыштыру алымыннан файдалану үзенчәлекләренә игътибар итик.
Мин—давылдан, утлардан канатын талаттырап. назлардан, үкенечләрдән ■Тәрәтен канатгырып. сине күргәч, китә торган кошларга кушылмаучы
Мина дигән
Мина дигән
соңгы илһамчы тамчы синдә икәнен күрүче һәм көзләрдә калучы, сары көзләрдә дә язгы җырлар җырлый алучы!
6 Ча.1 сандугач*
Чагыштыру ул—нинди да булса күренешне ана охшаш үзенчәлеге булган икенче күренеш белән чагыштыру, охшап Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык бирә, автор яки персонаж сөйләменең эмоциональлеген арттыра
Сувар—йорт бәгенен урыны таза казнада сынган теш урыны кебек каралып калды.
(•Ант суы*) Мин сезгә, дуслар. ышанган идем мылтык ядрәгә ышанган кебек
(•Камил Якуб*)
Җәелеп үскән алмагач Колачлы шагыйрь сыман. Алмагач алмасы күпкә. Шагыйрь жыр күпкә сына
(•Жэелеп үскән ашаган*)
Шагыйрьнен ижатында шигырьнең һәр юлында үзгә чагыштыру кулланганнары да очрый.
Һәм Кәрзмнын бавырына ноябрьмен салкын дымы эрегән тоз булып акты— ул оят төсле кызарды, аптырау тосле агарды ул хурлык тесле күгәрде, ачу күк чатнап яктырды.
(•Ат иярләү* пошасы)
Болардан тыш шагыйрь ижатында камыллы кырның «энекәш башы кебек такыр» булуын, җәлладның -кыз йөзедәй алсу алма ашап торуын», мәхәббәтнең «сапер кебек» гомергә бер генә ялгышуын, «базар булып айкалган күкләрне*, «гомер кебек сикәлтәле юл»ны күрергә мөмкин Менә тагын оригиналь сүз-бизәкләр;
Мин үземне шатлык санап сина китердем үзем Тораташка әйләндерде боз кебек икс сүзен
(* Тораташка әимндербе*) Биралмады Идел тынычлык, басалмады җанның ярсуын Диңгез дулкыныдай ымсыну Шлюздагы кебек тарсыну
( *Су пиюе*)
Бу чагыштырулар афоризм дәрәҗәсендә көчле яңгырый Алар инде фикер һәм форманың чарланганлыгы турында сөйли.
Тропларның кызыклы һәм бай төре—метонимиягә тукталыйк Метонимия (грекча «исем алыштыру»)—күренешне, предмет яки төшенчәне ү з исеме белән атау түгел, ана вакыт, урын, яисә материалы белән тыгыз бәйләнештә торган икенче нәрсә исемен бирү ул.
Татарстан урамнарын үкчә белән шакый-шакый татар халкы тарихына ничә Сәйдәш. ничә Бакый, ничә Җиһан, ничә Җәлил, атлый бүген сиздермичә0' Тукан хаклы үлгәч кенә га зарда даһи дан эчә
(•Сәйдәш яры*)
Бу шигырь юллары белән автор, берьяктан, халыкта даһи шәхесләргә исән чакта житәрлек игътибар булмавын билгеләп үтсә, икенче яктан, татар жиренең талантларга бай икәнен ассызыклый; шулай итеп, сәнгать осталарының һөнәрләрен атамыйча гына, аларны укучы игьтибарына мәшһүр шәхесләр исеме аша җиткерә. Шагыйрьнен менә бу шигырендә әйбернең материалы атала:
Зәһәрләнеп исә бозлы жил.
Ачу белән карый тәрәзләр
«Ярый шунда» итеп төзелгән Тугыз катлы төссез кәрәздән.
(«Зәһәрләнеп исә боны җил»)
Кеше гомере озынлыгын шагыйрь менә ничек бирә:
Үлемнән дә һәрберебез курка.
Шуңа килә яшәп каласы.
Матур итеп бер үтмәкчс кеше Кендек белән кабер арасын.
(«Шекер»)
Шагыйрь тормыш дөреслеген обьектив чагылдыра, чынбарлыктагы күренешләрнең нәкъ үзәген тотып ала белә, ул кулланган метонимияләр шуны образлы итеп яңгырата.
Хәзер дә бит иртән торасын да,
радионы тизрәк ачасын.
Симермәгәнме дип, төн чыкканчы.
пенсиянең арык акчасы.
(«Шөкер»)
Ренат Харис шигъриятендә һәр сүзнең үз максаты, үз урыны бар:
Базар жиле ак чәчләрен талкый.
Чалкан ята жирдә бүреге.
Тиен ташлый кайсы өстән генә, Кайсы, рәхмәт, сала үрелеп.
(«Чехов базары»)
Бу очракта вак акча төшенчәсе «тиен» белән алмаштырылган
Базар мөнәсәбәтләре, илдәге сәясәт һәм икътисадның тотрыксызлыгы китереп чыгарган ямьсез күренешләрне автор үткен поэтик сурәтләр белән чагылдыра, бу очракта да ана метония алымы «ярдәмгә килә».
Хәер бирә илнең киләчәге
Гармун уйный илнең үткәне Шушымыни сугыш кырларында Җиңүченең өмет иткәне.
(«Чехов базары»)
Бу юлларда Т. Галиуллин әйткәнчә, «Ренат Харис лирикасында беренче ике юл, шигырьнең «бисмилласы» әһәмияткә ия».
Метонимияләр куллануның төп максаты бер: әсәрдә мөмкин булганны, иң кирәклесен анык итеп, сурәтле итеп күрсәтү. Ә Ренат Харис сүздән сурәт ясауда виртуозларча эш итә. Мәсәлән, «Шөкер» поэмасындагы ветеран монологында метонимиянең бер төренә хас булган әсәр урынына аның авторын әйтү урын алган
Алда күргәннәрне сөйли китсәм.
Җитмәс иде Айның тәүлеге.
Сөйләп тормыйм. Бар дөресен язган— Алып укы Нәби Дәүлине.
(«Шөкер»)
Бу шигырьдә ирония аша читләтеп әйтү алымы бик оста файдаланылган. Р. Мостафин
билгеләп үткәнчә. «Алгы планга шигъри әсәрнен эшләнеше, поэтик янгырашы килеп баса. Ә бу инде таланттан тора. Моны шагыйрьләр үзләре дә анлыи Г Афзал, мәсәлән, «эзоп теле» белән сөйләшкәндә, мәгънәлерәк иде сүзебез», дип юкка гына әйтмәгән
Шигырьдә һәр сүз. һәр детальнең әһәмияте бар. Ә Ренат Харисның •детальләре» беркемгә дә охшамаган Анын лирик герое «Җир белән Күк арасында тәмам әлсерәп яши», «кеше кыяфәтендәге җебегән бер болытмын дип хафалана», «тамчы-тамчы гомер кимү»е белән килешми, «бөек назга сузыла һәм ирешәм дигәндә генә «йөрәгенә яшен суга». Шагыйрь үзе бу турыда бодай ди: «Минем үз принципларым бар—нинди генә сокландыргыч, кызыктыргыч булмасын, башка язучылар тапкан, тотып алган шигъри детальләрне, күзәтүләрне, чагыштыруларны үземнең әсәрләремә үземнеке итеп кертмәскә. Әлбәттә, эпиграф итеп алырга, йә булмаса. авторын күрсәтеп файдаланырга мөмкин».
Т. Галиуллин Ренат Харисның «шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле, тәэсирле, жир шары кебек йомры, карлыгач канаты кебек сыгылмалы».—дип яза (Мәдәни җомга — 1997ел, 2! март ). Шагыйрьнең бу үзенчәлеге поэтик сурәтнен ин югары ноктасы— симфора алымын кулланганда ачыла. Симфора (грекча «тәнгәл китерү, берләштерү»)—әйбергә яки күренешкә хас хәл-әхвәлне читләтеп әйтеп (кайсыдыр ягына ишарә итеп), нәрсәне дә булса турыдан-туры әйтмичә нәфис итеп сурәтләү алымы.—метафораның иң югары формасы.
Гадәти метафорада предметны образлы күзаллау аерым билгеләрнең охшашлыгына нигехтәнсә. симфорада. бер яктан караганда, метафоралык югалып, охшашлык билгеләре нәфис автологиягә якыная, икенче яктан, симфора табышмакның җавабы кебегрәк рольне үти. ягъни турыдан-туры әйтелмәгән предметның образлы күзаллавын китереп чыгара Шагыйрьнең «Әй замана» шигыре тулысынча симфора алымын кулланып иҗат ителгән
Беренче карашка сүз олау, олаучы, көпчәк, ат. дилбегә, арба турында гына бара кебек Арба әкәм-төкәм кебек бара, олау бозга тамган дегеттәй шуыша, «бу нәрсә ’», -дип сорыйсы килә Бераздан бу табышмакның җавабы табылган кебек була •Дилбегәнең унын сулга алмаштырырга кирәк икән!» Ләкин ни мәгънә ’ Олау барыбер алга бармый Шулай итеп, шагыйрь илдә бүгенге көннәрдә барган сәяси вакыйгаларны «эзоп теле» белән сурәтләп бирә Илдә җитәкчеләрдә алмашына, ләкин «олау» барыбер туктап тора. Ә «Борылышта» поэмасында шагыйрь туктап торуның сәбәпләрен ача
Борылырга кирәк сонгпрмый
фикерләүдә, эштә, хыялда оланыбыз шунсыз һич бармый
Бу симфора шагыйрьнең башка шигырьләрендә дә очрый
Күз нурыннан көмеш тасма үрәсе дә. си змәгәнмен. үргенмен ич тимер аркан, бәйләгәнмен шул арканга тормышымны, чанамыни, чорлар аша аны тартам
Бер-бер артлы алмашына юлбашчылар— чанам табаннары килә шыгыр-шыгыр (•Күте йомып»)
Олау әкәм-төкәм сыман, җикеренсәк тә атка... Көпчәк бетеп ынгыраша. ат та күбеккә баткан Олаучыны әй сүгәбез, әрләшәбез үзара Ә арбабыз элеккечә— әкәм- төкәм күк бара Уйланабыз. Кинәшәбез— нәрсәдән бу. нилектән?.. Олау шуышып шуыша
бозга тамган дегеттән Ялтырады яп-якты уй. башлар китте әйләнеп
дилбегәнен
унын
сулга
алмаштырып бәйләдек.' Рәхәт булып китте безгә (эш үзгәрә юктан да) Ныклабрак карасак, олавыбыз туктаган.
дәвам итә.
Аллегория—кинаягә корылган язу алымы—тагын «Кәрван» шигырендә урын
Бу шигырьдә сүз гадәти табигать күренеше һәм юлчылар турында гына бара кебек. Әмма юлчылар «юллылар» һәм «юлсызларга» бүленәләр. Юллыларның кем икәнлеге аңлашыла, ә «юлсызлар»ның портеты менә нинди:
Үле хыял, сынык өмет, сәрхуш әхлак
Яңа гасыр аяк баскан бусагада.
(« Үле мәче, сынык байрак»)
Өченче строфадагы «табигать күренешләре»ннән сон килгән күп нокталар (әйтеп бетермәү) бу процессный әле озакка сузылачагына ишарә буларак кабул ителә.
Шагыйрьнең шәхес һәм жәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлау барышында кулланган сурәтләре күптөрле. Мәсәлән, экспрессив эффект тудыра торган оксюморон чарасын алыйк.
Яна Заман килә... Килә жәя жәеп
Күзебезгә терәп ата бик күп гаеп.
Урамнарда йөри күпме тере мәет'
Берсенә дә чыкканы юк моңлы бәет— берсенә дә!..
(•Берсенә дә-)
Аһ илаһи бу комсызлык!
Аһ мәжүси бөек ялган!
(•Өч үбешү»)
Оксюморон (грекчадан «үткен мәгънәсезлек»)—капма-каршы мәгънәдәге сүзләрдән торган тезмә, тәкъбир.
Шагыйрь ижатында перифраз алымыннан куллану очраклары да бар Перифраз («әйләндерү-алыштыру» дигән мәгънәдәге грек сүзеннән)—метонимик алыштыруга нигезләнгән тропларның бер төре «Чехов базары» поэмасында супербазар менә ничек тасвирлана:
Җәмгыятьнең барометры ул.
Лакмус кәгазе дә. бизмән дә...
Җилкән дә ул. кораб-дәуләт шаулап,
«Черт знает куда» йөзгәндә,
«Әмирхан Еники» шигырендә дә монсу Чехов урамындагы иске өйне «өй түгел, йөрәктәге татлы яра» дип атап, шагыйрь перифраз куллана.
Рафаэль Мостафин шагыйрьнең ижаты турында болайрак әйтә: «Ул бүгенге көн кешесен кызыксындырган әйберләр турында яза, замандашы белән бер сулышта яши. аның һәр шигыре диярлек, янаны тасвирлаудан битәр, яңа бер ачыш та. Ренат Харис шигърияте, мин әйтер идем, ул—новатор, авангард, яңа фикри мөмкинлекләрне ачучы шигърият».
Без металогик алымны ачу барышында метафора, метонимия, чагыштыру, эпитет, перифраз, оксюморон, символ, симфора кебек чараларга игътибар иттек
Бу шигырь дә тормышны кәрван, олау, арба, чана символлары аша бирү алымын
Кояш бата.
Ай калка.
Җемелдәшә йолдызлар Юллылар алга атлый. Нишли икән юлсызлар0 Бик авырдыр аларга.
Юлдан сапкач көндезен:
Кай тарафка китәргә. Юл итәргә кем эзен? Йолдыз сүнәр Ай батар...
Тан атар...
Кояш чыгар.
Ни әйтерләр кәрванга Адашкан юлбашчылар9
Шигырьдә автологик алым
әзерге поэзия ижтимагый акыл хәзинәсен тагын да тирәнрәк үзләштерү формаларын эзли. Литва шагыйре Э. Межелайтис сүзләре белән әйткәндә: «... исән калыр өчен поэзия... «акыллырак», фәлсәфирәк була бара... Берни дә эшли алмыйсың, чоры шундый .» Р Фәйзуллин әйткәнчә» • фикергәсусау артты Югары эстетик хәзерлекле укучы хис-эмоииясен генә түгел, ә акылын да бар куәтенә эшкә жигә».
Сүзләрне туры мәгънәдә поэтик итеп куллану «автологик алым» дип атала. Бу очракта уй-кичереш үзе поэтик була, тропларның кирәге калмый. Мәсәлән
Бу шигырь туры мәгънәдәге гади сүзләрдән һәм күчерелмә мәгънәсен югалткан әйтелмәләрдән генә тора. Шуңа карамастан, әсәр көчле хис егәрен үзенә сыйдырган Тыштан бик гади, «җырлап тора торган» юлларда хис-кичерешләрнеңяна төсмерләре сәнгатьчә поэтик яңгырашка әверелгән Шигырь текстлары арасында табигать күренешләренең (пейзажларның) үзләренең үк поэтик уй-тойгыны чагылдыруы белән очрашырга була:
Кар астына су төшә.
Бозлар калка инештә
Күнсл ачык кочак кебек—
Күңелгә яз килешә.
Таллар башы кызара.
Дулкынлангыч көннәр килә Егетләргә, кызларга
(•Таллар башы кызара»)
Шагыйрьнең хатын-кыз матурлыгына сокланып язылган шигырьләренә аерым тукталасы килә. Алар арасыннан «Хатын-кызның юлын кисмә». «Сүрән көн дә якты була», «Тынлыктан чыгулары авыр», «Әи хатын-кыз!» һ. б. ларны күрсәтергә булыр иде. Лирик герой өчен хатын-кыз илһам чыганагы гына түзел, бәлки «беркайчан да жырлап бетермәслек, туйдырмаслык гүзәл жыр» булып тора. Авторның мондый шигырьләре гади сүзләрдән һәм катлаулы поэтик бизәкләрсез булулары белән игътибарны үзенә жәлеп итә. Мондый шигырьләрне укыганда «ир кешенең кем икәнен белергә теләсәң, аның хатын-кызга булган карашын аңла» дигән әйтем искә төшә.
Мин күпме сокландым кайсынын чәченә!..
кайсынын күзенә. Матурлык барысына
кайсынын күнелснә. нигәдер,
кайсынын биленә. ничектер буена-сынына. бөртекләп чәчелгән төз аяк-кулына. (•Мин күпме сокландым»)
Шагыйрь бу шигырендә градация алымын эмоциональ-мәгънәви яңгырашны көчәйтү өчен кулланган.
Хатын-кызның юлын кисмә— аңа аркылы төшмә, болай гына йөриме ул.
бара-кайтамы эштән Кайда гына атласа да. ак ният белән атлый Ин олы гөнаһ кылса да.
Х
Сине сагынган чагында Мина өем тар кебек. Чыклы таңда күлгә төштем— Анда шәүлән бар кебек. Бер өянке суга кергән—
Яфраклары кар кебек. Ул да салкын су телидер. Ялгыз калган.
Сагыну утларында янган. Өзелеп сөйгән яр кебек /•Сине сагынган чагында»)
ул ахыр чиктә хаклы.
Кара мәче йә буш чиләк була күрмә юлында... Хатын-кыз язмыш Алласы, тормыш анын кулында.
(-Хатын-кызның юлын киема*)
Авторның лирик персонажы матурлык һәм мәхәббәт төшенчәләрен барыннан да өстен күрә. Шуңа күрә дә ул болай яза
Жинүче булып яшәдем. Яшәп тирләдем, пештем... Мәхәббәт кагылган иде— Шатланып әсир төштем —
(«Вәсвәсәләр бик күп булды»)
Ренат Хариста жирне олылау хисе турыдан-туры күзгә ташланып тормый. Туган жир анын өчен—елмаю, ижат итү өчен илһам чыганагы. Туган жир темасы шагыйрьдә Татарстан һәм авторның туган ягы Буа төбәге белән үрелеп тасвирлана.
(«Жай гына башланган эш»)
Шагыйрь афоризм дәрәҗәсендәге фикерләрне күбрәк авыл тормышыннан ала кебек:
Бар нәрсәдән олы булып була.
Ләкин жанны һәрчак ак тоткан Бу икмәктән олы булып булмый. Пагьрәк булмаган күк пакьлектән (•Икмәк тоткан кул»)
Ә менә бу юлларда авторның тормыш фәлсәфәсе, фикер киеренкелеге игътибарны аеруча жәлеп итә:
Бернәрсә дә соңгы тапкыр булмый . Бөтен нәрсә бары чиратта...
Туган жиремдә яшим мин Димим алтын, димим көмеш— рухым имин.
Мин туган жиремдә яшим Туган җирдән елмаюым.
Туган жирдән күз яшем.
Яшим мин туган жиремдә. Анда минем сүз эзем дә. Кайнап тамган тирем дә. Туган жиремдә Мин—жирдә.
Жир—миндә
(«Җир—миндә»)
Туган жир турындагы тагын бер шигырьгә игътибар итик:
Югарыга үрләгәндә аяк ышанып атлый. Ә түбәнгә төшкән чакта Аптырый—жирне тапмый
Жир түбәндә, тик бар аны Табалмый таптаучылар.
Рәхәтләнеп «Жир бар!»—дия Тик үргә атлаучылар.
(«Югарыга үрләгәндә»)
Шагыйрьнең фәлсәфи рухтагы шигырьләрендә авторның бүгенге тормышны, кешеләрне әйбәт белүе сизелә, әмма ул күренешләрнең әхлакый сабак, мәгънә бирердәйләренә генә игътибар игә.
Әйтелмәскә тиеш яла сүзең бер ычкына икән телеңнән, үз намусың синең гомер буе тслем-телем булып теленә.
(•Яралар» циклы»)
Җай гына башланган һәр эш Тәмамланмый жаи гына
Тукталасын һәм тынлыйсын Нинди галәми рәхәт!— Кычкырган каргыштан көчле Пышылдап әйткән рәхмәт.
(«Бер яшибез»)
Халык шундый: тирли-пешә үзен әзерли кышка. Ә җәйгә ул әзерләнми, жәйгә әзер тумыштан.
(«Кетелчәгән кан»)
Инде бетте, инде булмас, диеп.
Этеп куйма мине еракка
Бернәрсә дә тәүге тапкыр булмый.
һәрбер яна—бары кабатлау
Очраттынмы мине—тагын бер сүз
Җырга кайтты, диеп канатлан
(•Бернәрсә дә соңгы тапкыр буямый»)
Ренаг Харис шигырьләре укучыдан актив рухи халәткә көйләнгән булуны актив мөнәсәбәтне таләп итә. Шул очракта гына укучы анын әсәрләреннән үзе өчен эстетик матурлык ачылуын тоя
Р Харис шигырьләренен көче нәрсәдә? Бәлки, философик гомумиләштерүдәдер
Әйе. Ренат Харис—фикер поэзиясе шагыйре, фәлсәфи лирика остасы булуын «Тылмач* шигырендә дә раслый
Хыялны күкләргә чөйде
яфраклардагы рәсем.
Яшел сызымнарда күрдем
Яшәеш фәлсәфәсен
Бу фәлсәфәне «җанландырып» «Алмагач монологы»на да кертә
Әллә инде ят тамырга
Береккән бер агачмы мин?
Алма биргән өлешем генә
Минем әллә алмагачмы’’
Шагыйрьнең афористик дәрәжәгә кадәр житеп чарланган шигъри юлларына игътибарны юнәлгик:
Без күнегеп беткән инде
1урны ватып исәпләргә
(•Татарлар»)
Кайчан кайда күтәрә алган Хаклыкларны ваклыклар9
(•Кемне кысып маташасыз?»)
Хәзер төрле ахмаклыклар
Чәчәк аткан замана.
(•Бизәксез чорда яшибез»)
Тукран чукый черек имәннен кайрысын Бездә кайры астындагы корт кайгысы
(•Империя таркалганда»)
Берни эшли алмый күнел—
Ул шатлыкка һәрчак әзер.
Газапка әзер түгел
(• Гтапларгазапланулар»)
Бу юллардан шундый нәтнжә килеп чыга: әйе. поэтик фикер—үзенә күрә дөньяны танып белү коралы шул ул! Поэзиягә менә нинди олы миссия йөкләтелгән1 Шагыйрьнен табигать күренешләрен, предметларны җанландырып язылган шигырьләре арасында «кешенен моң-зарын сөйләвеннән куркып, өйгә кермәгән кар», «өскә үсмәсен әле дип. баш ботагын кискәч, ян-якка үсә торган өянке*, -маңгай була алырлык» карама яфрагы бар Лирик герой үзе дә алар белән сөйләшергә каршы түгел Өзекләрдә китерелгән фразалар, әлбәттә, җанландыру алымына корылган - чөнки антологик методка бу алым да чит түгел
Сәнгатьле сүз чаралары ярдәмендә төзелгән әдәби чынбарлык структур яктан бербөтен була Бу структур бөтен сүзләрдә бирелгән мәгънәне генә түгел, бәлки, сүз юл араларындагы, шигырьгә кермичә, әйтелмичә калган фикерне дә. эчтәлекне дә белдерә Шагыйрьнең бик күп шигырьләре яңа замана алып килгән күренешләр турында тирәнрәк уйланырга мәжбүр игә
Аз сүз белән күпне анлату юлын шагыйрь акчарлаклар образын тасвирлау вакытында да куллана: Аермасы аз булса да зурлык, аклык ягыннан елга акчарлакларының диңгез акчарлагыннан, аермасы бар икән шул, аермасы бар икән— берсенә бер яр, берсенә ике кысан яр икән («Акчарлаклар»)
Бу шигырендә шагыйрь барысын да әйтеп бетермәгән, укучыга уйланырга, үзенчә нәтижә ясарга урын калдырган (әйе, поэзия шундый инде ул!) М. I аинетдинов билгеләп үткәнчә, «шигырьне артык туры мәгънәсендә аңлау аны банальләштерү, газета мәкаләсенә тиңләү булыр иде». Менә бу шигырьдә дә шул ук «әйтеп бетермәү» бар: Карга бассам, кыш булам мин, Жәй булам, чәчәк тотсам. Чор-дәверләр тамырына Әйләнәм, юлга чыксам.
_ _ _ _ («Бар тырышканым») _ —
Лирик персонажның табигать белән бердәмлеген раслаучы юллар бу. 1уган җиргә сокланып туя алмый ул: Кунак килсә, чәе дә бар, мае да бар бу жирнен һәркемне шаккатырырлык жае да бар бу жирнен («Сусап кил»)
Лирик герой табигатьне ярата, анын өчен «һәрбер агач, үлән—һуш китәрлек әңгәмәдәш». Сөйләшер—тик тамырына кагылырлык итеп эндәш!
(•һәрбер агач, һәрбер улән»)
Шагыйрьнең берничә шигырендә алмагач образы килеп керә. Нури Арсланов истәлегенә багышланган бер шигырендә алмагачны ул «чын шагыйрьнең көндәше» дип атый. Башка шагыйрьләр каен, имән образларына ешрак игътибар итсәләр. Ренат Харис өянке һәм карама агачына өстенлек бирә:
өянке образына татар халкына хас сыйфат-ларны сала. Татар халкының нинди генә авырлык, жәбер күрсә дә. яшәүгә ышанычын югалтмыйча, авырлыкларны жиңә барганлыгын күрсәтергә тели. Лирик персонаж үзен карама дип хис итә. ни өчен?
Ждн агачым мәгърур имән түгел.
Елак тал да. ахры, тар ана.
Минем агач—бернинди балта да Яра алмый торган карама!
(«Бәхетлерәк була алмас идем») Өскә үсмәсен әле. дип. Баш ботагымны киссән. Мин бит ян-якка үсәм!.. Киңлеккә китмәсен, диеп. Ян якларымны киссән. Мин куелыкка үсәм!.. Куелыкка үсмәсен, дип. Ябалдашымны киссән. Мин тамыр якка үсәм'’ Бәгыреңә чабыймчы. диеп, Казып тамырыма төшсән. Кабрен өстендә үсәм! (•Өянке») Шагыйрьнең үз әйтүе буенча, ул
«Сүзләр үзләре генә бернинди поэтик кыйммәткә дә ия түгел», дип саный рус галиме В. В Виноградов. Шуна күрә шагыйрь үзенен әсәрләрендәге хисләрен аерым сүзләргә генә түгел, бәлки сүз тезмәләренә сала. Әнә шундый тоташ поэтик сөйләмдә ул сайлаган сүз яки әйтелмә тезмәләре янадан-яна мәгънә һәм сәнгатьлелек төсмерләр белән яңгырый Икенче бер галим Г О Винокур билгеләп үткәнчә, поэтик сөйләмдә «һәрбер механик күренеш жанланып кына калмый, анда очраклы элементлар да законлаша»
Шигырьнең поэтик синтаксисы
.*лнен синтаксик чараларын әсәрнен сурәтлелеген көчәйтү өчен файдалану га поэтик синтаксис диләр. Поэтик синтаксиска төрлечә кабатлаулар анафора, рәдиф. рефрен, анэпифора. эпанафора. акромонограмма. шулай ук градация, синтаксик. параллелизм, антитеза, хиазм, риторик сорау һәм риторик эндәш, эллипсис, инверсия, күп теркәгечле һәм теркәгечсез сүз тезмәләре, фраза бүленү, әйтеп бетермәү алымнары керә
Шагыйрь Р. Харис кайбер шигырьләрендә борынгы греклар да. хәзерге европалылар да период дип йөрткән, башта тиңдәш өлеше, аннары йомгаклау өлеше булган сөйләм формасын-тезем алымын куллана. Периоднын беренче өлешендә интонациянең күтәрелгәннән-күтәрелә баруы, икенче өлештә исә анын түбән төшүе, сөйләү нинди югарылыкта башланган булса, шул хәлгә әйләнеп кайтуы күренә
Чигәдәге һәр чал чәчне саный китсән, һәр чал чәчкә берәр эшне сәбәп итсән. Һәр сәбәптә гаепленс торсан барлап. Күнеленнән сүксән аны каргап-каргап, Барып житсән атасына-бабасына.
Анын туган авылына, каласына.
Туып үскән йорт нигезен ватсан вак-вак. — Чигән түгел, бетен башын булыр ап-ак Ә йөрәккә кара төшәр шунда тап-тап
(• Чигәдәге һәр чәчне саный китсәң*)
Бу шигырьдә һәр юл (янәшә рифма) буеннан-буена рифмалашучы формалар ала—алар шарт фигыль, хәл фигыль, исем, рәвеш сүз төркемнәре Период ахырда фәлсәфи эчтәлекле йомгаклау белән тәмамлана. Шагыйрь ижатында периодка мисаллар шактый, менә тагын берсе
Туу белән яшьлек арасын
Йөгереп, җилеп барасын Янып. көеп.
таптап. өеп.
ачып. ябып.
югалтып, табып.
елап, көлеп.
кушып, бүлеп,
ялгап, өзеп.
күнегеп, бизеп -
сизмичә дә каласын
(• Туу бс.ын яшьлек арасын*)
Күренгәнчә, шигырь юлларында «ып». «ап». «еп» аффиксларын.» тәмамланган хәл фигыльләре килә Бу очракта тартык авазнын үзенә бер төрле эмоциональ яңгырашын тоярга була. Шигырьдә басымлы ижекләр булып беренче һәм өченче ижекләр килә. Басым шигырьне жинеләйтә. анын темпын үстерә, шигырь алга очкан кебек була, период юллары безгә туктарга ирек бирми, бер тында озын катлаулы фра таны әйтеп бетерергә омтылу хисе туа
Шагыйрьнең башта әйтелгән фикергә исбат рәвешендә килгән тезем шигыре дә бар:
Т
Һәрвакыт кеше берәр нәрсәгә охшаш: елмайганда—калачка, елаганда—болытка, жырл аганда—жилгә. кайвакытта хәтта берәр илгә, ел фасылына, чорга.
(«Көзге»)
Күренгәнчә, биредә тиңдәш кисәкләрне яки тиңдәш жөмләне башлап жибәрүче өлеше дә булган период. Мондый синтаксик тезмәне төшенке интонацияле период дип йөртәләр Менә тагын бер очрак:
Төнлә урамнан барганда Тәрәзәләрдә ут булмаса— Өйләр жансыз калган төсле. Урам жансыз калган төсле. Шәһәр жансыз калган төсле, Жир дә жансыз калган төсле. Үзем ялгыз калган төсле
(«Яктылык»)
Автор кабатлау алымын аллитерация белән бергә үреп тә алып бара:
Язды татар, яза татар, язар, укыр татар барлык язганын— бушка китәме сон мен ел буе жанны тазартуда казгану!
(«Кан һәм каләм»)
Китерелгән текстта «з», «с» тартыклары үзенә бер төрле эмоциональ янгыраш тудыра. Бу горизонталь аллитерация булса, ә менә монысы—вертикаль аллитерация:
Бу шигырь юлларында вертикаль рәвештә кабатланып килгән «ш», «к». «т» авазларының яңгырашын тоярга була.
Строфаның, абзацның жөмләнең бер үк сүз яки сүз тезмәсе белән башлануы һәм бетүе рәвешендә язылган шигырьләр шагыйрь ижатында байтак (анэпифора алымы).
Синен кулын һаман кайнар әле. бармак очларында тылсым бар— кагылдың да кабат эреп акты йөрәктәге авыр тун сулар Актарылды һәм уалды бозлар— миңа әйткән салкын сүзләрен.. Һәм яз килде кышның уртасына... Һәм яшәвем минем үзгәрде— Синен кулын һаман кайнар әле.
(«Синең кулың һаман кайнар әле»)
Шагыйрь контекстуаль яктан бер-берсенә мәгънә ягыннан якын торган сүзләрне яки сүз тезмәләрен бер-бер артлы кулланып, эмоциональ янгырашны арттыра торган градация алымын да еш куллана.
Кеше монайса, күк кебек төссез, жир кебек сүзсез.
Әгәр шатлык житешмәсә һәм баса калса сагыш, Аксакатлар киңәшен тот— Кешеләр белән таныш.
Алай да разый булмасан. Син ысулны алыштыр— Үзеннен шәхесен белән Кешеләрне таныштыр.
(«Әгәр шатлык җитешмәсә»)
су кебек эзсез була да куя.
(•Күк монайса»)
Бу строфада «з», «с» авазларыннан вертикаль аллитерациясе күренеше дә күзәтелә Менә тагын бер үзенчәлекле градация—кеше гомеренен мизгелләрен, анын һәртөрле якларын санап чыгу рәвешендә тасвир кылу.
Яшьлек белән картлык арасын Салмак кына атлап барасын Янасын да. көясен дә, таптыйсын да. өясен дә, ачасын да, ябасын да, югалтасын, табасын да, елыйсын да. көлөсен дә. кушасын да. бүләсен дә — сизмичә дә каласын...
(•Туу белән яшьлек арасын»)
Төрле мәгънәдәге, әмма бер-берсенә охшаш синтаксик конструкцияләрнең яки шигырь юлларының янәшә куелуы рәвешендәге образлы параллелизм алымы да әледән-әле очрый авторның шигырь текстларында. Образлы параллелизмны ул антитеза буларак яратып куллана.
Тимер кебек тыгыз түгел, түгел судай сыек мин.
кояш төсле дә була алмыйм, ай төсле дә боекмыйм
(• Сурәтемә 93 нче ел сызыгы»)
Образлы капма-каршылык тасвиры өчен лексик-морфологик чаралар да ярдәмгә килә:
Буем белән түгелүем белән.
йөзем белән түгел— сүзем белән.
кашым белән түгел— башым белән, телем белән түгел— түлем белән, өем белән түгел— көем белән, гөлем белән түгел— көлем белән
яулап алачакмын— үзем беләм...
(•Буем беюн түгел»)
Биредә югары пафоска корылган шигырь юлларының беренче сүзләре янәшә рифмалашып килә Ул тулаем берникадәр периодны хәтерләтә (азаккы нәтижә) Антитезага корылган һәм сүзгә саран, әмма фикергә бай булган менә тагын бер фәлсәфи шигырь.
Бәхетле дә. бәхетсез дә ахыр чиктә бары бер генә бәхет килүен телидер. Ләкин беркемнен дә яшәүдән тую мизгеле гомер бетү мизгеленә туры килмидер
(•Туры килмидер»)
Бу шигырьләрне укыгач, Т. Галиуллин сүзләре искә төшә: «Р. Харис әзер калыпларга ябышып ятмый, туктаусыз уйлана, эзләнә. Сибгат Хәким аның ижатында «жинелчә уйнау» бар. дип язган иде. Әгәр шигырь юллары астында фикер, хис ята икән, нигә уйнатмаска шигырьне?»
Ренат Харис шигырь текстларында аерым сүз яки сүз тезмәләренең төшерелеп калдырылуы махсус стилистик алым буларак каралырга хаклы. Әйтеләсе фикернең болай да аңлаешлы булу очрагында яки фикернең калган өлешен аңлауны тыңлаучы ирегенә калдырганда автор «әйтеп бетермәү» дигән стилистик алымны куллана. Мәсәлән:
Тән керләнә. Мунча кирәк Чабынасын Күз көнләшә... Жан таплана... Яшерәсең Фаш итәләр. Оялталар... Тез чүгәсең. . Тел тешлисен, сыгыласын Баш бирәсең...
(•Уең белән аякларың тизлеген уз»)
Бу шигырь юлларында автор бер составлы, билгеле үтәүчеле фигыль жөмләләр кулланган. Ләкин анда үтәүче гомумиләштерелеп бирелә, һәм бу синтаксик алым «әйтеп бетермәү»нең тәэсир көчен тагын да арттыра. Шулай итеп, бу шигырь юллары синтаксик алымнар аша һәркемне «мин дә шулай түгелме» дигән сорау куярга этәрә. Күрсәтелгән поэтик алымнар шигырьне «кыска язу»га китерә.
Без шагыйрьнең ижат процессында төрле поэтик алымнар куллануына игътибар иттек. Ләкин, нинди генә алымнар кулланылмасын, поэтик әсәр нигезендә барыннан да элек образлылык ята. Сүздән сурәт ясаудагы образлылык беренчел образлылык булса, персонаж образын тудыру—икенчел образлылык Шуңа күрә, лирик яки эпик поэзиянең текстын структур яктан тикшерү шактый катлаулы процесс. Ә икенче яктан караганда сәнгать әсәре үз эпохасының әдәби жанры таләпләренә жавап биргән очракта гына анын текст төзелешен (структурасын) камил дәрәжәдә дип була. Ә андый тәмамланган, камил әсәрдә бер элементны да үзгәртергә һәм идея-эстетик фикергә зыян салмыйча гына «детальләрнең» урынын алмаштырырга мөмкин түгел. Шуңа күрә структур чараларны тикшерү барышында образлы алымнарга бик игътибарлы булырга, шулар ярдәмендә шагыйрьнең дөньяны, чынбарлыкны үзенчә күрүен ача белергә кирәк.
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: бүгенге укучы нык әзерлекле, әсәрдә шәхесне теге яки бу адымга этәргән сәбәпләрне һәм аларның ахыргы нәтижәләрен гомумиләштереп ачып бирүне таләп итә ул. Шуның өчен хәзерге авторга укучыны борчый торган сорауларны ачыкларга, йә булмаса, ул сорауларны укучы алдына куя белергә кирәк. Ә Ренат Харис үзенең әсәрләрендә укучыны борчыган сорауларны куеп кына калмый, аларны ачыклый да һәм әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны чишүгә этәргеч тә ясый.