Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хәтер яралары


Гүрдә! еләр, Сезнең өлешкә дә Кошлар сайрый, алсу таң ата. Кабере табылмаган полкташым Тешләремә кереп уята.
Карыйм сыман минем күзем белән Сабыйларга, якты дөнья! а. Сөенәдер сыман яхшылыкка, Вәхшилеккә җаны кыйнала...
Тел тидерсә кемдер ветеранга, Кан койгансыз диеп, тикмәгә...— Җаным рәнҗи: —Кагылма син юньсез, Изге хәтер—бөек үткәнгә!
Туган илне сатсак, Илсез калсак. Чыкмас идек коллык, җәбердән. Туар буын, күзәнәктә килеш, Керер иде күптән кабергә.
Тумас идең син дә, тәти егет. Кизәнсәң дә кайчак бабаңа. Ә ул баскан, җанын аямыйча. Фашист белән синең арага.
Яшьлегебез утта янды диеп. Каһәрләмим узган гомерне.
Янсак-яндык. ләкин җиңен чыктык. Үтердек без явыз үлемне!
... Хәтер яралары тиз төзәлми. Аңлатуы кыен сөйләп тә. Гүрдәгеләр искә төшкән саен Кан сава да тора йөрәккә.
1995
Кырык бернең көзендә
Кырык бердә.
көзге Минзәләдә Йөргән Муса соры шинельдән. Чакыру көтеп туган иленнән...
Көндез походларда.
ә кичләрен Концерт хәзерләргә алынган. Бар дөньясын онытып җыр тыңлаган. Бар дөньясын онытып сагынган.
Шигырь сөйли курсант нәфрәтләнеп. Авыл сәхнәсенә баскан да.
Ничек җаның түзсен.
кан дошманың Сеңелләрне дарга асканда!
Дусай авылы буйлап олау чыга. Озата бара яше, олысы.
Кызыл олау бара көнбатышка— Якташларның күңел җылысы.
Дугадагы алсу тасма белән Көзге ачы җилләр шаяра... Мусага да бер пар җылы итек Бастырганнар диген кай ара!
Полигонда Муса.
Пистолетның
Кайнарлыгын кулда тоя ул.
... Пистолетлар дәшми торганда да. Җырым,
сакчы кебек уяу бул!
Уяу бул!
Солдат белән бергә утларга кер. Оныттыр син окоп салкынын. Шагыйрьме ул.
заман давылларын Уздырмаса йөрәк аркылы!
Кырык бердә,
көзге Минзәләдә Йөри Муса соры шинельдән. Чакыру көтеп туган иленнән... Ни буласын алда кем белгән?!
1954. Минзәлә.
ХӘТЕР ЯРАЛАРЫ
Офыкларым һаман ерагая
Хәрәкәттән тора бар табигать, Хәрәкәттән тора тереклек. Кушылалар бергә агым сулар, Юлларымда тау-таш эретеп.
Тормыш кичәм иңгә кояш салын. Сабыйларга узам юл биреп.
Мин илемнең һәр каласы белән Күрешеп йорим ике кул биреп.
Офыкларым һаман ерагая. Буыннарда тоям көч барын. «Элегрәк килсәң—ни булган».—дин Шелтәли күк яңа дусларым.
Баруымны, йөрүемне беләм Заман йөген алга этәреп...
Соңгы чиктә арып егылсам да Туган илем алыр күтәреп!
/.967
Ул дуслык окопта туганмы.
II ох о д та, ж ы р да мы?—он ы гыл га н. Солдатлар дуслыгы кайчакта Башлана бер бөртек шырпыдан.
Учыңа яшереп җилләрдән.
Сызасың кадерлән соңгысын. Тайгада кабыш ан учакның Тоям мин хәзер дә җылысын.
1978.