Логотип Казан Утлары
Поэма

ЯРТЫ ТӨН БӘЙРӘМЕ


Сугыш елларында ир бәхете татый алмый картайган барлык әби-апаларга багышлыйм бу әсәремне
Автор.
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Минем юләрлектән көлмә, яме: Бу бәйрәмне үзем уйлап таптым, Үзем куштым сәер исем-атын.
Хатын-кызның шулай инде аның: Сагыш-хәсрәт талкыганда җанын, Чыгара ул нәрсә булса уйлап. Юк, булмый ул һич уеннан—уймак. Бер юаныч була, бер таяныч, Юанычсыз дөнья, һай, аяныч!
Мин дә менә сәер бәйрәм ясыйм— Икебезнең бәйрәм булып калсын.
Бу бәйрәмгә ел да сине көтәм. Кайтасың да, имеш, ияреп китәм... Акыл аңлый синең кайтмасыңны: «Әйдә!»—диеп мәңге әйтмәсеңне. Кайтасың юк синең... Син—җанымда, Бәгыремдә минем, менә монда... Искә алам, яд итәмен бүген Ярты төнен ерак яшьлегемнең,
Журнал варианты
Икебезгә уртак Ярты Төнен Өлешемә тигән көмешемнең— Язмышымның...
Кинәт тәрәз шакып, сәгать бердә Килеп кергән идең син ул төндә: «Ут кабызма... Ай яктысы җитәр...»— Пышылдады бугай төнге җилләр... Гөлтләтеп ут нигә кабызмадың? Тыныч иде минем ялгыз җаным. Әллә кайда, күңел төпкелендә Яши иде синең исемең дә— Мәктәптән үк җанга сеңгән исем... Юк, юк әле,—кая!—сөю хисен Татымаган иде минем йөрәк.
Ә син пышылдадың: «Кил тизрәк...» Караңгыла калдык икәү шулай. Балкып торды бары күктәге Ай...
Ут алмадым бүген дә мин менә, Охшатасым килде ерак төнгә. Калыкты Ай, аның нурларында Сызылып ага үткән елларым да... Урындыкка бүлмә түрендәге, Ап-ак эскәтергә өстәлдәге, Урынлыкка (аңа сип утырган...). Эскәтергә (аны син сыпырган...) Нәрсә яза бүген Ай >прлары? Яза алар бер сүз-исем бары. Укымый да беләм: синең исем. Еллар уйган исем, йөрәк кисеп...
Белмим, ничек сине таныганмын?— Армиягә киткән таңыңда мин Озатмаган идем... Хәтерләмим Ничек киткәнеңне хәзер дә мин.
Моңсу бәйрәм... Моңсу көмеш бу төс Көмеш әкият кенә; көмеш бер төш Ник булмаган икән, ник булмаган? Колсу-моңсу төннән, бу дөньядан Китек күңелемә мин ни алам?.. Ник оялам?..
Колсу чәчләремдә—көлсу нурлар... Түгел, имеш, еллар... Бары нурлар...
2
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Ал син мине үзең белән, яме— Бәлки, соңгы булыр бүгенге тон. Бер янәшә атлыйк әле бүген. Ерак бармам Тик бер генә гомер. Ул гомер бит безнең икебезгә бер. Барыйм басу капкасына кадәр. Барыйм үргә, юл чатына кадәр...
6. .к, У • м 4
Без ул юлдан бер дә үтмәдек бит, Йөрешмәдек, үбешмәдек тә бит— Өлгермәдек...
Безнең үрдән дөнья күренә, дип, Күренмәсме яшьлек гомер дә. дип. Без торырбыз икәү тып-тын гына, Тнрә-якта булыр тик моң гына...
Син һаман яшь, син һаман да шулай. Мин генә карт... Шаһит әнә шул Ай: Миңа инде йөздән артык бардыр! Бәлки, әле аннан артыграктыр... Бәлки, ялгышамдыр...
(Кем өчендер аздыр җиде дистә, һай, күп икән!—төннәр ялгыз үтсә...) Сине көтеп бүген Ай тулышкан.
Аста йоклый болын. Ул сагыштан Шулай бәсәргәнме, әллә чыктан? Болын күлен аксыл томан йоткан...
* Җиләк күп. дип, У сай болынында*,— Без кыз-кыркын килә идек монда. Хәтерлимен әле күтәргәнем, Ояла-ояла, күлмәк итәкләрен. Елга суын кичеп чыккан чакта. Үтмәдең син җилеп елгыр атта Ул елларда бер дә яннарымнан.
Кача-поса безне карап торган Үсмер малайларның арасында Күренмәдең, ничә карасам да...
Томан-тынлык ага шомландырып... Безне ялмап алмак буладыр ул— Китик моннан! Минем җаным туңа... Җаным туңа...
Җылы җитми миңа
Безнең изге Ярты Төннән бирле...
3
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Ияртермен сине үзем. яме.
Без барырбыз Тупач тауларына— Кара Таш янына.
Син ул ташны белә идең микән. Түбәсенә менә идең микән? Менгәнсеңдер... Егет-җилән анда Уя торган иде берәр тамга.
Үзенә күрә шундый бер ырым бу.
Бер башламы кебек бер җырның бу— һәр буынга насыйп изге җырның. Тормыш дигән озын-озак юлның.
Мин һәр язда кнләм Кара Ташка. Хыялымда, куеп башны-башка. Синең белән бергә утырам мин.
Аннан үрмәләргә тотынам мин Ташның түбәсенә... Өмет өзмим— Бер табылыр, диеп, һаман элим Синнән калган ырым-тамганы мин. Эзлим... Сизмим яшьләр тамганын мин Кара Ташка... Миннән башка тагын Ничә еллар, күпме яшь тамганын Белсә белер Кара Таш тик үзе... Тик таш дәшми, ташлар була түзем.
Нинди булды икән синең тамгаң? Минем күңелдә ул—кан кызыл таң...
4
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Ярты төнне бөтен итәрбез дә Китәрбез ич?! Без китәрбез бергә.
Хакыйкатьне беләм мин, әлбәттә: һәркемнең үз юлы мәхәббәттә. Аерым эзләп, икәү таба аны— Кабына шулай гашыйкларның таңы, һәркемнең үз юлы үлемгә дә. Гомер ае сүнеп, күмелгәндә...
Бәгыремне телеп, сызыла бүген Егерме бер мең... фәләненче тон.. Ярты түгел алар, тулы төннәр... Озын төннәр... Салкын, шомлы төннәр...
Рәсемеңә карыйм. Рәсемеңне. Әнкәй исән чак'1а, беләсеңме. Кыймадым мин бер дә күрсәтергә. Безнең Ярты Төндә без бит бергә Шул гомердән бирле икәү генә.
Эткәемнең инде сиңа кадәр үк. Күптән инде хаты-хәбәре юк. Соңгы хаты Мәскәү тирәсеннән Салкын кышта иде безгә килгән: «Илем өчен утка керәм,—дигән,— Изге ни бар тагын туган илдән?» Сине белми һәлак булды әткәй. Сине белми вафат булды әнкәй.
Әнкәм минем безнең Ярты Төндә Пик булмады икән, дисәң, өйдә?— Киткән иде алар Минзәләгә, Чәчү орлыгына, снмәнәгә...
Әнкәм өчен мин бит сөелмәгән.
Саф кыз килеш калдым... Ир белмәгән...
/\вылда да белми сине беркем: Хәтереңдәдер, ут алмадык ул төн. Тик Ай гына шаһит иде безгә.
Ай укыды никах икебезгә...
Шаян күрше авыл малае, син Куштың миңа шул төн яңа исем: «Төн Гөлем син. дидең. Төнем Гөле...» Шуңа күрә. ахры, шуннан бирле Мин җанымны ачам төнлә генә.
Көндез йомарланам бер төенгә. Кертмим күңелемә беркемне дә. Эрегән идем кайнар сулышыңнан. Ашыктырды сине кан кызыл таң... Җитдиләндең кинәт, кырысландың.
Юатырга мине тырышмадың:
«Сөйләр сүзләр, дидең, булыр хатта...» Килмәде шул бер хатың да хәтта... Язгансыңдыр, таба алмагандыр.
Кан кызыл таң аны ялмагандыр...
5
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Синең бүләк—куян мамык шәлне Иңнәремә салам, танымассың... Иңгә салдың киткән таңыңда син Шушы шәлне... Хәзер мине шәлсез Танымассың—еллар үтте хәтсез... Дүрт сәгатьтә күпме генә күрдең!
Мине шушы мамык шәлгә төрдең...
Мамык шәлем шуа иңнәремнән. Шуа-шуа ага төннәремнән, Шуа-шуа ага тәннәремнән... Ак мамык шәл тынлык булып ага. Җылы тынлык эзләп төренәм аңа... Юк, кара шәл ябынмадым бер дә Ул хисапсыз салкын төннәремдә. Күңелемә кара кертмәдем мин. Синең исемеңне йөртмәдем мин Кара хәсрәт итеп. Янар Йолдыз!
Калсам калдым ялгыз, ялгыз—тол кыз...
Ак юлымны каралтырга теләп. Үзләренә каратырга теләп. Күпләр таптандылар—тапмадылар. Тапмадылар ләкин йөрәккә юл... Ялгыз язмыш үзе өйрәтә ул— Ачылмады синең Төнге Гөлең. Белүче юк иде аның телен.
Синнән башка аны белсен кемнәр! Шаһит иде тик Ай, көлсү төннәр...
Мин салкын ай идем, буй җитмәслек. Синнән башка беркем эретмәслек Тулышкан ай... Минем нурларымда Буташтырды күпләр юлларын да. Үзләренең татлы уйларында
Мине баштанаяк чишендереп, Кочагыма кереп, эреп бетеп, Тик бер төнгә төтен булу бәхетен Күпләр эзләделәр ннчәмә төн! Аксак-туксаклар да, чулаклар да... Шулай булмый тагын, ул чакларда. Ул елларда сиңа кемнәр булсын! Юк, кимсетеп әйтмим, телем корсын!— Бик күп кызлар бәхет санадылар, Өлешенә чыкса яралылар— Дүрткә берәү кайтты алары да.
Тыштан таш мин. Эчтән... үзем беләм... Яшәгәнмен нинди түзем белән?
Минди юл бар? Бары Ай нурлары— Сафлык юлы. пакьлек юлы бары.
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Сөйлә берәр нәрсә, сөйлә әле! Юри генә сөйлә, кызык итеп, Йә ачулан мине, кызып китеп, Сорау гына бирмә, бирмә сорау! Күнме йөрсәм дә мин урау-урау. Сиңа уңай җавап таба алмам: Ни әйтсәм дә, булыр төсле ялган.
Ашыгырга кирәк түгеллеген, Вәсвәсәле үсмер кыз күңелен Икебез дә аңламаган икән, Сөюдә без булган надан икәя. Сөешергә вакыт кирәк икән, Сөю фәнен гомер өйрән икән. «Алып кит!»—дип мин ялвардым кемгә? Алу кирәк иде тулы төнгә. Ник ышандың ярты төнгә генә? Җитмәде бит ул төн Төн Гөлеңә! Төн Гөлеңне өзә белми өздең... Тулыр-тулмас иде унсигезем— Тулысыңча ачыла алмый калдым, Кыраулары сукты алсу таңның... Мин бит шуннан бирле ачылмаган, Куырылган гына салкыннардан, Синең ачылмаган Төнге Гөлең. Иярт мине! Өзелергә телим... Юк, үзгәртеп булмас язмышымны— Өз син бары минем сагышымны!
Мнн бу йортны тотып торам ялгыз. Тотып торам ялгыз. Янар Йолдыз, Күтәрәмгә калган иңнәремдә... Мин бер өрәк айлы төннәремдә— Әйтерсең, мнн һаман үсмер бер кыз. Ай нурында йөрим тавыш-тынсыз. Кайнар тәнне төреп ак жәймәгә,
Йөрим шулай яз-көз, кыш-җәйләрдә... Мин кычкырмак булам: «Юк, үкенмим! Бик бәхетле идем ярты төн мин! Тик җитмәде генә ачылырга— Язган миңа гомер ачынырга...» Әйе. мин бик көткән идем аны— Икебезгә уртак нәни җанны... Көткән идем синең тере канны... Уйлый идем: «Улым булса әгәр, Килмәсә дә синнән бер хат-хәбәр. Бер кайтырсың барыбер, бер кайтырсың. «Кайттым, улым!—дней бер әйтерсең.— Йотмак булган иде кан кызыл таң, Көчле булып чыкты тик сезнең кан, Илгә-өйгә тик сезнең кан тартты. Үлемнәрне җиңеп, әткәң кайтты».
Уйлыйм әле менә тагын шуны: Улым булса, мин дә гөнаһымны Яшереп йөрмәс идем ил күзеннән. Ялвармас та идем: «Бир түземнәр! Сабырлык бир, диеп, и Ходаем!» Булмады шул улым-балакаем...
7
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Булгач булсын әле, йә, әйдәле! Бер җырлашыйк: җырда—дөнья яме. Җырда—күңелләрнең моңы-гаме. Түгәрәккә басып җыр җырларга Чакырмадың кичке уеннарга. Чакырмадың бер дә биергә дә. Оялган булыр идем килергә дә— Мин бит әле үсмер генә идем. Күзгә күренмәс бер Төнге Гөлең. Күңелдәген, йөрәк түрендәген Кайчан сизгәнеңне белгермәдең. Мин мәктәптә берме-икеме тик Сизеп калдым, синең ничек итеп Миңа карап-карап алганыңны. Сизгәнемне минем аңладыңмы?
Сине армиягә алган елны Миңа әле тик уналты тулды. «Сахалинга китте—җир читенә...»— Диеп сөйләделәр. Әй читен дә Булган иде миңа! Белми калдым Сезнең елгыларның алынганын. Ул бит әле тыныч еллар иде. Күңелдә тик якты уйлар иде.
Җырладыңмы икән киткәндә син. Безнең авыл аша үткәндә син? Белмим, белмим... Синең киткән көнең Хәтеремдә сакланмаган минем.
Әллә бераз үпкәләдем микән: «Сиздермичә киткән... Әйтми киткән...* Хәтерләмим. Хәтеремдә бары Кырык икенец кандай кызыл таны.
Мец тугыз йөз кырык икенче ел. Дүртенче май таңы—безнен Тон ул...
«Икәү китик!*—дидем. Ияртмәдең. Сыпырып алдын минем күз яшьләрем...
Әниемнән курку түгел иде, Куркулардан үткән төнем иде. Без китәргә тиеш идек бергә. Кирәк икән—утларга керергә. Таш яуса да барыр юлыбызга, Бәхет яулап туар улыбызга. Җиңү яулап туган илебезгә, Кайткан булыр идек икебез дә!
Без ул таңда белмәгәнбез генә: Өч ел калган Җиңү Көненә дә! Шул оч елга сыйган синен гомер, Минем гомер... Сыйган аңа меңнәр... Ничәмә тол... Күпме ятим-җилпе... Дөнья айкап йөрде афәт жиле...
Без Ярты Төн кичтек икәү бергә. Бер күрешү—үзе бер гомердә Бу зур бәхет иде. Сиңа рәхмәт! Күрешә алмаганнар юньләп-рәтләп. Ярты төн дә бергә булмаганнар, Язмышларын куша алмаганнар Өелешеп калды, илләр тулып...
Син балкыдың Янар Йолдыз булып...
8
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме.
Карыймын да синең рәсемдәге Күзләреңә тутырып, озак итеп, Онытылып аннан, исем китеп. Утырамын шулай: «Өнме соң бу? Илле биш ел буе минме соң бу? Үз-үземә сәер бәйрәм ясап. Ятам әле. димен, һаман яшәп?*
Күн тапкырлар булдым авылыгызда. Күп үттем мин капка яныгыздан. Килен булып мин төшмәгән авыл. Яг та кебек миңа, якын да ул... Килен булып мин төшмәгән йортың... Төннәрендә кабызып өмет утын, Күпме көтте икән карт әниең?..
Язмыш уртак: синең юк әтиең. Ул да һәлак... Исеме янәшәңдә— Бергә яшисез сез таш һәйкәлдә.
Исемлектә үзең син—җиденче. Син беренче әмма минем өчен! Беренчесе... Соңгысы да бул син. Җирдә ул һәйкәлләр соңгы булсын. Авыл саен һәйкәл—өши җаннар!— Дөнья буйлап күпме куелганнар... Йөрәкләргә мәңге уелганнар Сезне ялмап алган кызыл таңнар...
Бүген безнең Ярты Төн Бәйрәме. Бүген мине бик оялтма, яме... Бик текәлеп карыйлармы шулай, Күрше авылдан килгән шаян малай! Оялтасың... Минем баш әйләнә... Соңгы булыр, ахры, бу бәйрәм дә. Егылырмын төнге төпсезлеккә, Сине йоткан салкын чиксезлеккә...
Ярты төн тиз үтә. Хуш хәзергә! Әнә инде кояш күтәрелә... Озакламам, озакламам мин дә, Дөнья эшен җыеп бетерим дә. Дөнья эшен, дөнья сагышларын— Сәфәремне сиңа багышлармын... Илле биш ел буе көткән идем. Артык түзәрлегем бетте минем. Көтә алмам илле алтынчысын— Чакыра-дәшә мине синең исем, Бердәнберем, ирем! Газизҗаным! «Газизҗаным...» — диеп, гаҗизләнеп, Сиңа алгысына Төнге Гөлең...
Ярты Төн Бәйрәме иде бүген.
Ә биш көннән—
Бөек Җиңү көне.
1985—2000.