Логотип Казан Утлары
Публицистика

"СӘФӘРЛӘРГӘ ЧЫКСАҢ БЕЛЕРСЕҢ..."


ШАГЫЙРЬ ЗИННУР МАНСУРОВ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
зенчәлекле талант иясе булган әлеге шагыйребезгә карата минем күңелемдә күптәннән саклап килгән җылы сүзем, әйбәт хисем бар. Җитмешенче еллар башыннан ук килә бу хис—әле университет буенча чордашлары Роберт Миннуллин. Фәннур Сафин. Марсель Галиевләр белән бергә «Беренче карлыгачлар» китабында басылган шигырьләрен укыганнан алып, төгәлрәк әйткәндә, 1970 елдан бирле Чыннан да, «Энекәшләр үсә», дип шигырь язарга этәргән сөенечле очрашу иде ул: бер-берсенә һич тә охшамаган кызыклы дүрт каләм иясе; төрле шигъри алымнар, тел-эслүб, төрле холык-фигыль белән күренде алар. Инде һәммәсе шигърияттә үз урынын тапкан (берәүләре инде бакый дөньяга да күчте - урыннары ожмахта булсын!). Әлеге буын шагыйрьләре яшь буенча энекәшләр булса да, алар дәрт-егәр белән безгә бик тиз арада якын сердәш, дус каләмдәш-сафташлар булып әверелде. Әйе, Фәннурыбыз «ак канатлы егет» булуы белән горурланып, яшьлек романтикасында янып, «йөрәгендә музей ачкан* иде — безне дә шунда чакырды юл башында Башкортстаннан килгән якташым Робертта да туган жир жылысын, уртак остазыбыз Атнабай шаукымын — жорлык һәм күңел хөрлеген, халыкчан фикер һәм сүзгә тартымлыкны күреп сөендем. Марсель исә яңа гына Азнакайдан килгән—ул Равил Фәйзуллин шәкерте иде - әле ирекле шигырь стихиясендә янып, әле классик үлчәмнәргә күчеп, туктаусыз эзләнүдә булды. Ә Зиннур Мансуров бөтенләй башкача, "Һичкемгә дә охшамаганча бер стильдә яза кебек тоелды Мәсәлән, әлеге күмәк җыенлыктагы «Казлар авазы» шигыре фольклор белән классика калыбын бик матур куша алу үрнәге иде. (Бәлки, ул чакта безнең буыннан Рәшит Әхмәтҗан гына шулай язгандыр ) һәм без Зиннурда бик яратып укыган Лорканын татарча бер чагылышын да күргәндәй булдык.
Күктә таныш авазлар...
Таныдым:
былтыр озаткан казлар!
һәм әлеге шигырь менә ничек тәмамлана:
Болытларга кагылыймчы.
зәңгәрлеккә манчылыйммы, сине күрми миңа читен - нинди микән син, күк чите'’
Күктә тавыш, авазлар...
Таныдым...
Быелгы
бала казлар...
Йә, яшь күңелнең, зур хыяллар, максатлар белән шигырьгә килгән авыл малаеның омтылышларын, очу, биеклек турында уен - димәк. Олуг Шигърияткә юл башын моннан да матуррак итеп әйтеп буламы? Бу исә шигырьдә, үз кордашымның бераз элегрәк «кош канатлары орынгач, болытларның күңеле тулды» дип язганы кебек үк. төрле фикри ассоциацияләр тудырырга, нечкә штрих-буяуларда зур тормыш
Ү
картинасын ясарга сәләт-осталыкны раслый иле һәм бу үзенчәлеге аны беркайчан да ташламалы Ә инде очу. канатлы булу турында шик-борчылулар һәр шагыйрьне гомер буе озата килгән кебек. Зиннурны да газаплап, азакта төшенә дә кергән икән
Оча алмый калган канат авырайта мон-зарны.
Каз мамыгы көн дә иртән тишеп чыга мендәрне
Хәзер дә шундый хисләрне тоеп яши микән - инде киң танылган, күп китаплары дөнья күргән, милләтнең күренекле хадиме. җәмәгать эшлеклесе саналган илле яшендә - димәк, төсе дөнья гаме, миллилек белән баглы «яшел бүрке башында» Укучыларыбыз дикъкатенә беркадәр биобиблиографик мәгълүматлар биреп китү дә зыян итмәс дип уйлыйбыз. Шагыйрь- Мамадыш районының Түбән Ушмы авылыннан Шунда урта мәктәп тәмамлаган 1967—1972 елларда Казан дәүләт университеты нын татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган (ул чорда университетта әдәби түгәрәкләр дә гөрләп эшли, анда кырыклап яшь әдәбиятчы дәртләнеп ижат итә ңде). аннары ике ел армия хезмәтендә була.Танк частьларында офицер - рота командиры урынбасары 1975—1986 елларда «Социалистик Татарстан* газетасында. «Казан утлары» журналында әдәби хезмәткәр (шулай бездә эшләп, чыныгу алган егетләр ким-хур булмый. Туфаннардан. Хәкимнәрдән башланган бу традиция, журналыбыз - чын мәгънәсендә зур шагыйрьләргә үсү мәктәбе ул). 1986 елдан- Тагар стан радиосының әдәбият һәм сәнгать тапшырулары буенча баш редакторы Ә инде 1990—1995 елларда ул — Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли һәм менә бишенче ел инде абруйлы газегабыз ■’Мәдәни жомга'нын баш редакторы Сүз дә юк. олпат, саллы хезмәт юлы Ә ижаты? Беренче шигырь китабы «Кул бирәм» 1979 елда дөнья күрә. Аннары 1983 елда «Йөз суы». 1988 елда «Ваем». 1998 елда «Яшәү үзәне» китаплары басылган Урыс телендә дә ике китабы бар «Тысячелистник» («Меңъяфрак». М 1983) һәм «Душицы белый запах» (1991).
Хуш. ә шагыйрь турында китаплары хакында кемнәр язган сон? Беренче мөжмугасснә яшь тәнкыйтьчеләр Мансур Вәли. Салих Маннаповлар газетхзарда рецензия бастырып чыгарган Талантын танып, үзенчәлеген билгеләп Аннары үзе остаз санаган, күп ижат серләрен, шатлык, көенечләрен бүлешкән каләмдәш дусты шагыйрь Равил Фәйзуллин. ышанып, житди сүзен әйткән «Яшәү үзәне» китабында исә әдип Тәлгат Галиуллинның әтрафлы, саллы мәкаләсе бирелгән Ниһаять, узган елда шагыйрьгә илле яшь тулу уңае белән матбугатта эреле-ваклы төрле язмалар дөнья күрде (үзем до газеталарда кечерәк ике мәкалә чыгардым) Барсында да Зиннур Мансуровнын әдәбиятыбызда үз урыны булуы әйтелә, аның яхшы мәгънәдә акыл фикер шагыйре икәнлеге ассызыкланып. зрудит. дөнья әдәбияты, мәдәниятенә гашыйк булып яшәүче бу шагыйрьнен чын милли рухына да соклану сизелә, осталык ягы. форма стиль, лексиконының аерымлыклары күрсәтелә Ин мөһиме үз мәсләге әлеге «Карлыгачлар»дан ук килә торган поэтик дөньясы, үз юлы бар. дибез аның
Зиннур Мансуров (сулда). Ислам Әхмотҗанов. Роберт Миңнуллин. Наҗар Ноҗми. Марсель Галиев Тукай-Кырлай. апрель. 1996 ел.
турында. Ә инде күп каләмдәшләре, остазлары, чордашлары турында үзенчәлекле итеп яза белгән (С.Хәким, Н.Арслан, Р.Фәйзуллин, Рәш. Әхмәтҗановлар иҗаты хакында һәр җәһәттән ныклы уйланып эшләнгән эссе-портретларын искә төшерик), әдәбият, сәнгать мәсьәләләрендә кыю, иркен йөзгән шагыйрь, китабының исеме искәрткәнчә («Юлын белгән арымас»), сайлап алган үз юлын арымыйча дәвам итәр, сәфәрләргә дә еш чыгар.
Сәфәр, дигәннән, бу язмама «Мәгариф» атлы нәшриятыбызның яңа, затлы басмасы — Зиннур Мансуровның «Күңел сәфәре» исемле китабы — һәйбәт сайланмасы сәбәпче булды. Бу урында «Мәгариф» нәшрияты эшчәнлегенә соклану һәм рәхмәт хисләремне әйтеп китсәм, аңлашылыр, шаять. Нинди генә матур басмалар чыгармый ул! Тукайның татарча һәм урысча (тәрҗемә) шигырьләре, Пушкинның оригиналда һәм татар шагыйрьләре тәрҗемә иткән шигырьләр сайланмасы Һәр бересе уникаль, матур китаплар. Әле өч телдә Байрон китабы да әзерләнә дип ишеттек Бүгенге шагыйрьләрне нәшер итү матур, затлы басма — Равил Фәйзуллинның «Җил — вакытул» исемле кыска шигырьләре, лирик-фәлсәфи сайланмасы белән башланган иде. Әлеге китап күпләрнең кулында һәм телендә, дип беләм. Яшьрәкләрдән Җәүдәт Сөләйман, Рифә Рахманнарда бу нәшриятыбыз чыгарган китаплары өчен сөенәдер Өлкәннәрдән Роберт Әхмәтҗан иҗаты үрнәкләре дә күптән түгел генә шундый бер шәп басмада дөнья күрде. Тәбрик һәм котлау аларның барчасына!.. Зиннур Мансуровның «Күңел сәфәре» дә матур сувенир китап булып, офсет кәгазьдә басылган. Тышлык та, китап үзе дә танылган рәссам Надир Әлмиев тарафыннан иллюстрацияләнгән. Нур өстенә нур! Безләргә дә шундый басмаларда укучылар хозурына сәфәр чыгарга язсын. Ә халык җыры ни дигән әле?
Бәхетеңнең нинди икәнлеген
Сәфәрләргә чыккач белерсең...
Ә шагыйрь, китабына ачкыч итеп, «Чистару» исемле шигырен тәкъдим итә:
Кер күтәрә алмас ак бүз кабат ничек агара?
Терекөмеш тунар җилдә катып-өшеп агара...
Кар эчендә, көртлек сыман, туңа-уңа агара...
Бәләк һәм таш арасында мең кыйналып агара...
һәм, инде шигырь ахырында:
Бер тапланган күңел, әйтче, кабат ничек агара? — дип сорый шагыйрь.
Менә шулай безне китабына кертеп җибәрә шагыйрь — укучысын алдан ук күңел, җан белән агарырга, пакъләнергә чакыра, «җанга — мунча» вәгъдә иткәндәй, күңел сәфәренә юлдаш итә. Ә анда - дүрт «кәрван» белән утыз еллык сәяхәттән, халык күңеленнән, милли хәзинәләр иленнән, ерак гасырлар төпкелләреннән алып кайткан рухи байлыклар икән ләбаса! Шигъри йөкләр, асыл сүзләр... Менә беренче «кәрван»да кайткан хәзинә - яшьлекне сагыну, туган җир, нигез-зәмин белән бәйле хыял — мәңгелек Моң авазы:
...Яшьлек кайтавазы:
«Хыялларга итмә хыянәт!..»
. Хыялларын барлап, «Кем булдың?!» — дип әйтер күк ул бәреп маңгайга Ул чак кояш якынрак булган каен башындагы малайга...
Яки менә шушы моңның, яктылык белән өртелгән хыялның яңа өзгәләнүләре:
.СӘФӘРЛӘРГӘ ЧЫКСАҢ БЕЛЕРСЕҢ . ______________________________________________________________ 155
Ничек булса да калырга кош очар биеклектә' ...Җир белән күк арасында илаһи бөек нокта!.
Соңгы еллар поэзия тәнкыйтендә без бер нәрсәгә еш юлыгабыз: шагыйрьләрнең төп хасиятен ачуда критерий булырлык сыйфатны - фольклор аша килгән мәңгелек сурәтләр дәвамлылыгын, яки шигъри код, мифологик символларны эзлиләр (Ф Урманчиев, Г.Гыйльманов мәкаләләре) Бу жәһәттән Зиннур Мансуров шигырьләре бай жирлек була ала, мөгаен Анда әлеге шартлы алымымнар. символик милли ишарәләр, сыналган сүз-сурәт тәгъбирләре, халыкчан фикерләү һәм хикәяләү (кыйсса, притча) ысуллары - үзләре үк бер системага салынган кебек Анда Коръән мифологиясе дә, халык ырым нары-ышанулары да, риваять-легендалар да. Кыскасы, дастани һәм язма әдәбият сурәтләре белән ныгытылган үзе бер шигъри олы дөнья бу1 Гүяки, борынгы Мамадыш жирләре -элекке ханнар, биләр, карачылар яшәгән олыс, бүгенге кабер ташларында гына түгел, һавасы, суы. борынгы дога сүзе белән сакланып, гомерен дәвам итәдер төсле Югыйсә, каян ул бу төбәкнен фәрештәләргә хас күңел изгелеге - тере шигърият?
Кардәшләрем рәхмәт юлларынын томанына кереп күмелә.
Бәхетлеме шулай фәрештәгә әверелгән халык - кем белә?
Биредә киная дә. борчылып уйлану да бардыр Аннары бу уй безне кардәш халык язмышына — кырым татар халкы тарихына юнәлтә «жиле тишекле тукмак» хәлен аңлата шагыйрь, «ишетмәгән ишекләргә әйтеп кан-яшьле такмак», * кагылудан - сугылудан житмеш тишекле тукмак» булган горур кавемгә игътибарыбызны юнәлтә Раббым, үзең көч-түзем бир' «Татар бугазы» турындагы фәлсәфәне дә географик атама гына тудырмаган, әлбәттә Бирелә Нажар Нәжми шигыре белән аваздашлык та сизелә. Тарихилык. . Чор-вакытларны үзара бәйләү хас шагыйрьгә Бер шигырендә • Болгар. Савыт ватыкларын төзәм чирәм өстенә», дип язса, икенчесендә, нигезне, өйне яңарту турында әйтеп, «иманымны шулай кайта-кайта кабат төзәтергә ятмасын», дип нәтижә ясый, һәм янәшәдә үк - иманнарын сатмаган бөек Сәйдәшләр. Тукайлар. .
Пычранмаган сонгы пәйгамбәрдәй, килә Сәйдәш кара еллардан
«Күңел гамәле» шигырендә дә бөекләребезнен вакыт, дөнья, ил-халык каршында үлемсезлеккә илткән эшләре янәшәсендә хобби-шөгыльләре - ал арны н тарихтагы йөзен тагы да тулыландыручы чара кебек кабул ителә: К НасыЙри. әйтик, көзге ясарга яраткан, ә Туфаныбыз буш вакытында сәгать төзәткән Шул гади детальләрдән мәңгелек турында зур мәгънәләр чыгара шагыйрь (Юкка гына үзе житәкләгон газетаның да шнгарен, «Каләм изгегә тартыр» дип. нәкъ менә К.Насыйридан алмаган бит Зиннур!). Ә аның бик еш Тукай образына, аның шигъри дөньясына, холык-гамәленә. хәтта стиленә таянуы9 Гомумән, цитаталар да. төрле чор әдәби ядкарьләре дә, иссм-атамалар, сурәт-сүзләр дә шагыйрьнең бүгенге халәтендә, язу һәм фикерләү рәвешендә табигый, ятышлы урын алган, диясем килә Шуңа да, милләттәше Фуат Мансуров турында язгач, нишләп әле Пушкинның шигырь багышлаган Мансуровы - «закадычный друты» белән дә сөйләшмәскә’«Бөек туңучы» Тукайга битараф булган мохит белән бүгенге татар дөньясы арасында охшашлык юкмыни’ Яки Толстой үлеме турыңда уйланып
Астапово.
Никтер искә алам читкә китеп үлгән филләрне,—
дип язу Зиннур Мансуров каләме өчен бик табигый Севилья матадорының дәртле, кыю рәвештә үлем белән көрәшен ул тәҗрибә. зирәклек белән иң гаярь атны ла егып салучы татар картында күрә һәм икенче шигырендә инде киләчәкне лә барлый «Туп кадәрле генә малай ат тышаулый яланда»
Дөньяны иңләгән уй сәфәре милли атрибутлардан аерылмый, алар шигырь
«каньонда. Мондый байлык икенче, өченче «кәрван»нарга да мул төялгән.
Буразнадан бүз тургайлар итеп күккә күтәрәсе җырым бар...
Ягез, менә бу сурәткә игътибар итик: нинди милли, жанлы, төгәл образ:
Йөзенә салкын тир чыгарып
уянды авылның чалгысы...
«Урман булмый киексез», дип тәкърарлаучы халык бүгенге экологик катастрофалар чорында ниләр кичерә, ниләр уйлый? Күрә бит ул һәм үз-үзенә сорау бирә: «шүрәлеле урманнарда бүген киек аз нигә?»
Мәкальләрне үтерәбез — менә нинди фажига. —
ди шагыйрь.
Нәни генә детальләр, күренешләрдән, хискә, күңелгә аз гына кагылып алудан зур гомумиләштерүләр, фикерләр кузгала шагыйрьдә: әйтик, мәтрүшкә исе анда балачакта күргән Коръән-кәримне искә төшерә, әхлакый һәм рухи тетрәнү китерә. Ә мәхәббәт хисе? «Әй, Мәхәббәт хиссиятем! Йөрәк тулы жәрәхәт!». Шулай яза шагыйрь сөйгән ярына:
Сине әнкәң дә белмидер.
тик мин генә беләм. —
дип, шактый кыю эндәшә — бу өлкәдә бераз «ат уйнаткан» мосафир-жайдак буларак, сөенеч һәм матур көнләшү уята әлеге юллар миндә!
Сөю сукмаклары озын —
барасы да барасы.
Ничек кулга ияләштең, ах син, болан баласы...
Нәкъ шундый рифмалар, шул жыр үлчәвендә минем дә бер шигырем бар («Зөлфәткә»). Әмма мина Зиннурныкы шәбрәк төсле тоела.
Шагыйрьнең үзен мин шактый аз сүзле, уйчан, сабыр, хәтта беркадәр йомыкый—«мыштым» дип беләм. Артык ачылып китми — минем кебек шаталак, «жинел» дә түгел бугай. Акыл кешесе, уйлы зат.
...Бу күңелнең
бар яшерен төше дә;
үзе белән жиргә китәр
сер дә була кешедә...
Була шул, нигә булмасын ди ул Сер шагыйрьдә! Ул Сер әле — илһам алиһәсе, Муза, мәңгелек шигъри идеалдыр, бәлки? Шигърияттәге яшерен Ярыдыр? Ә хәләл жефете аңлармы бу Серне9 Әнә бит шагыйрь ничек искәртә:
Тик. өчәүләп яши алмый торган шагыйрь хатыннары азмы соң?
Дүртенче «кәрван»да - каршылыклы уйлар, шагыйрьне борчып, газаплап торган хисләр, тойгылар авыр йөк булып килә. «Югалмаска кирәк миңа, югалмаска ничек тә!» Чөнки ул күрә: мәкер-хөсетлек. Тукай язган «татарлык» әле һаман «төяб, илтеб Мәкәржәдә сатарлык!» һәм шагыйрь, каләмен яшенә манчып, сыкрап яза:
Менеп татар «женазасы-аты»на,
әләк белән(!) китә Аллаһ катына..
һәм лирик каһарман үзен дә «хаталардан хали» санамый, күрәсең:
Ай-яй ерак. Хак Тәгаләм, ай-яй якын Хәрам — хәләл, хәләл — хәрам арасы.
Җан. вөҗдан кичерешләре кайсы шагыйрьгә ят тоелыр? Әле бит «Тәкъдир искәртүе» дә бар: «Ничә күбәләк гомерен яшәден9» - дип сорап тора ул, һәм «Шөкер ит, шөкер ит!» - дип искәртә. Хәер, үлгәч тә кайту бар дип ышана шагыйрь: тал
булып кайту, камыш булып, үлән булып. Бу - мәгълүм пантеистик йә мәҗүси фәлсәфә генә түгел, бу - борынгылар инануы! Бу. бәлки, күпне кичергән, хәтта фаталист була язган халкыбыз өметләреннәндер9 һәм әхлакый аклануы ул. бәлки, безнең гомерләрнең - Мәңгелектә тик кыска мизгелләрнең9 Әлеге бабта Зиннурда фәлсәфи-моралист акылы өстенлек итә. әмма ул салкын уй. үгет-нәсихәт түгел Бу жәһәттән ул. яшьлектәге остазы Равил Фәизуллинга хас булганча, дөнья белән берлекне нык сизгән хәлдә, гөл касәсендә - дөньяны, бер тамчыда - дәрьяны, һәр мизгел-даимдә - Мәңгелекне һәм. Зөлфәтебез әйткәнчә. «Ходай сулышы»н тоя белә Әмма пәйгамбәребезнең Ходайдан вәхи рәвешендә алынган сүрәләре кебек үк. Зиннур дуста да шигырьләрнең авыррак укыла, озынлык тәэсире калдырганнары да. кыска, димәк, төгәл, оста, ювелирларча эшләгәннәре дә бар Ышанып әйтәм жинел генә укыла, өстән генә күз йөртеп аңлашыла торган шигырьләр түгел алар Бу хакта университет студентлары - яшь шагыйрьләр белән дә сөйләшкәнем бар яраталар, аерым гыйбарә, мисрагларын яттан сөйлиләр, әмма «Берьюлы берничәне укуы авыр, сеңдерергә, уйланырга кирәк», диләр. Ә бу - кимчелекме9 Махсус шулай авырайтма! ан бит ул аларны: димәк, дөньяны күзаллавы, фикерләве, хис-тойгылары, яшәү ысулы - стиле шундый! Бу төр шигърияткә күнегергә. М Цветаева әйткәнчә, «соучастник» булырга, аңлап, ягъни иҗади укырга, яратырга кирәк' Ә яратырлык яклар бик күп бу иҗатта .. Китергән мисалларыбыз да моңа дәлилдер. Әйдәгез, һәр шагыйрьнең үзенчәлекле, кабатланмас дөньясына сәфәр чыгып, сәяхәт итә белик әле белмәгән нәрсәләрне, әнә җырдагыдай. «сәфәрләргә чыксак белербез» Ә бүге Hit күп кенә кызыклы шагыйрьләребез үзләренен өр-яңадан ачылуын көтә булыр
...Бу юлларны язып утырганда, өстәлемдә яткан басмага — яңарак кына Татарстан китап нәшрияты чыгарган бер китапка күз салам Гамиржан Дәүләт- шинның «Төрки-татар рухи мәдәнияте» исемле бик кызыклы һәм. ышанып әйтәм. милләтебез өчен кыйммәте зур булачак, күп тарихи катламнарны эченә алган олуг хезмәте ул. Аның аннотациясендә үк менә ни диелгән «һун. Бөек Төрки. Хәзәр каһанлыклары. Болгар. Жучи олысы, Казан ханлыкларынын (димәк, халкыбызнын бәген тарихы!- Р Г.) рухи культурасы тарихы — миф. ышанулары, дөньяга карашлары, халык авыз иҗаты, диннәре язма мәләнияты. һөнәри һәм фәнни казанышлары» Менә нинди киңлек, байлык безнең рухи дөньябызда' Шундый ук колачлылык, бай мәдәният рухы классик шигъриятебездә дә - элгәрләрдән башлап, бүгенгенең җитди, зур шагыйрьләрендә дә сизелмимени? Тукаебызда ул. мөгаен, безнең бәхеткә, күңеленә, теленә Ходай үзе салган дәвамлылык, чорларның рухи синтезы була алырлык пәйгамбәрләр рухыдыр Ә бит бу мәктәпне дәвам итү - ин изге бурычыбыз' Менә шушы уй-максат яктылыгында мин Зиннур Мансуровта да милли рухыбызның—мәдәниятыбызнын өзелмәгән кылларын тоям, сизәм һәм сөенәм Чыннан да. бүгенге каһәрле чорлар, денсез, динсез еллар тәрбиясе, урысча уйлау, өйрәнү. «Ауропа авангардизмы», хәтта ки сюрреализмы да, һәм үзебезнең татарча эзләнүләрнең •бәрәкәтле» йогынтысы сизелсә дә. үзенең нигез-зәмине белән Зиннурыбьи югарыда әйтелгән энә шул милли рухи мәдәниятыбыз вәкиле
Күренә ки. Зиннур Мансуров элгәрләрнең бөек рухына, олуг сүз-васыять- ләрснә сыгынып яши. китаби һәм дастани дөньяны иңләрдәй олы фикерләргә омтыла. (Биредә мин аның дастан-кыйсса-миф-риваять традицияләренә таянган оригиналь кыса-ком позицияле поэмаларын ла күздә тотам) Аңарда кыпчак Әтрәк йә мәмлүк Бейбарсларны ераклардан, әрнетеп, үзенә чакырган дала әреме - кылган исе дә. Болгар чоры шәһәрләре культурасы да. борынгы Казан турында тере хәтер дә. бүгенгебез турында ярсулы уйлар ла \зара кушыла кебек Кайта-кайта Т>кай пәйгамбәргә лә килеп егыла ул. Хозыр Ильясны да эзли, ярдәмгә чакыра. Жәлил Мөжәй кебек шәһит киткән халык улларын да изгеләр рәтеннән санап, каһарманнар рухына таяна, халкының үлемсезлегенәдә ышана. Юкка гына шагыйрь үзенең калын китабы исемен «Яшәү үзәне» дип куймагандыр монда да тарихи аң. тере хәтер белән cyiарылган гомер - яшәү кыры Ул гаять киң. ул мәңгелек милли озон, фикри, рухи мәдәни кислород белән тулы Менә нинди ул шигъри сурәт - Яшәү үзәне'
Яза торгач, үзем дә уй сәфәрендә шактый ерак, озак йөреп кайттым бугай, гафу итәсезләр! Әмма бу юлларны язучы инанып, хаклылыгына ышанып, сезне дә әлеге замандаш шагыйрьнең иҗат дөньясына сәяхәткә, матур сәфәргә чыгарга чакыра Чынлап әйтәм. үкенмәссез бик кызыклы, бай. милли шигъри дөнья ул!