Логотип Казан Утлары
Повесть

«ОНЫКЛАРЫМ, СЕЗ БӘХЕТЛЕМЕ?»


ЛИРИК ПОВЕСТЬ
Мин аңа ышанган идем...
шьлек дәртем белән фанатикларча бирелеп, йорттан йортка кереп, төпченеп, Әнәк тарихын җыеп йөргән хыялый чакларым иде. Ләкин авыр тормыш йөген тарта-тарта хәтерләр киселгән, буыннар өзелгән иде. Үзеннән-үзе тирән тарихлар кемдә дә булса, кайда да булса язма истәлекләрдә генә сакланып калган булырга мөмкин икән дигән карарга киленде. Ә язмалар зыялы кешеләрдә генә булырга мөмкин иде Андыйларның иң затлысы, әлбәттә, шагыйребез Нур Баян иде. Ләкин анын эзенә төшү дә жинел булмады. Авылыбызда аны белүчеләр бик сирәк калган иде инде. Белгәннәре дә тирән керә алмый иде
Нәкъ шул вакытларда авылыбызга бер Агай кайтты.
һәм ул сойләде...
Әле хәзер дә ул Агайның сөйләгәннәре исемә төштеме, йөрәгем гел жу итеп китә. Авылыбыздан үсеп чыккан олы шагыйребез, чын булса, шундый кызганыч язмышка дучар булган ки, мин озак еллар буена ул тарихны онытырга тырышып яшәдем һәм бик озак аңа булган карашымны уңай якка үзгәртә алмый интектем.
Бернишләр хәлен юк: ул Агай безнең авылыбызда шагыйребезнең Казан тормышын белгән бердәнбер шаһит дип уйлый идем мин. Агайга ышанмаслык та түгел иде шул. Бабасы анын әтисен мулла итәргә укыткан булган Тик заманалар совет ягына авышкач, солдаттан кайту белән волком секретаре булып китә Менә шул волком секретаренен улы иде ул Агай. Ватан сугышын кичеп кайтып, вузлар бетереп, кайсыдыр бер авылда укытучы булып эшли иде инде. Анын үз-үзен тотышыннан зыялылык бөркелеп тора иде. Тик тормышында дөньяда булмаган дөреслекне эзләп бик каты тукмалып, бик бәхетсез булып ята иде булса кирәк ул үзе. Аның ул вакыттагы авыр кайгы-хәсрәте, моң тулы кара күзләре менә кырык елдан соң да минем күз алдымда тора.
Рахмаи ХИСМӘ I У-1-1А (llH4) iiiu.’Niiph. прпшик публицист Салават //</’<
• Үземне таптым». 'Яшенле may һ б. китаплар авторы. Ул Татарсттанның атказанган мадоният хезмәткәре, язучыларның Гаяз Исхакый премиясе лауреаты
Я
Исемдә... без аның белән алар тыкрыгыннан инеш буена төшеп, карт өянкеләр төбенә утырдык.
—Кара инде, бабайлардан безгә менә шушы черек орылар гына мирас шул,—дип сүз башлады ул, колач җитмәс карт өянкеләрдән утырып калган агач төпләренә күрсәтеп.—Ә бит бу өянкеләрнең һәрберсен яңа туган балаларга багышлап утырткан булганнар. Ә кая хәзер алар?..— Миңа черек төпләр бары тик моңнан гына тора иде сыман. Ул моң эрегән кургаш сыман минем җаныма тама иде.—Кара инде минем йортыма,—дип дәвам итте Агай, озак еллар кешесез торып каралып беткән, тәрәзәләренә такта сугылган туган йортына ымлап —Югыйсә бит монда балалар чыр-чуы гөрләп торырга тиеш иде. Әмма хәсрәт мине җиргә сытты да менә шушы хәлгә китерде,—ул тирән итеп уфылдап куйды.—Сине Нур Баян гына кызыксындыра инде, белә-әм...
—Юк, алай гына түгел...
—Әнә шул өянке төбе кебек кенә инде без хәзер. Кырдылар бит безне, бетерделәр.—Аның кара күз төпләренә юшкын булып утырган кара кайгысы, бабалар серен яшергән, гипноз көченә ия сыман кара нурлары минем бәгырьне дә кисә иделәр.—Сугыштан кайтканда мин шушы Әнәгемдә бәхетле гаилә корып, чөкердәшеп балалар үстерермен дип хыялланган идем. Барып чыкмады. Әллә Әнәк мине кабул итмәде, әллә мин Әнәкне. Дөресрәге, кайгы куды мине моннан, туганнарымны югалту кайгысы...—Агай авыр көрсенгәннән сон, дәвам итте:
—Куркыныч, авыр еллар кичердек бит без. Беркемгә дә дөресен сөйләргә ярамады. Бер гаепсез кешеләрне алып китеп юкка чыгаралар иде. Безнең Әнәккә дә яла яктылар. Кара инде син ул Галим абзый белән Таҗи абзыйларны. 1934 елны районнан вәкил килә. Җыелышта Ленин белән Сталинны сайлау турында сүз бара. «Кем сон ул Ленин белән Сталин? Скрипкачымы, гармунчымы, төрепкәчеме?»—дип сорау бирә тынгысыз Тажи абзый. «Әйе, дөресен сөйлә син, кемнәр алар? Шарманкачылармы?»—дип көлә-көлә күтәреп ала аны Тажи абзыйга чыбык очы булган Галим абзый. Бу тетрәткеч сораудан вәкил шыр җибәрә. Һәм шундук җыелышны ябып, кайтып китә. Чөнки мондый сорау өчен аның үзенең дә башын кисәргә мөмкиннәр. Безнен агайларны шул ук төнне икесен дә авылдан урлап ук алып чыгып китәләр. Һәм алар суга баткан кебек юк булалар. Сугышта кан койдык, жан суын түктек без. Тылда калганнар да Кирам, Әгъләм, Сәлим абзыйлар фронтка җылы киемнәр, тире-яры, оекбашлар, кипкән бәрәңгеләр жыеп озатып кына торганнар... Ләкин түккән көчнең игелеген генә күрмәдек.
Ул чагында, энекәш, без барыбыз да башны саклап калырга гына тырыша идек. Мин исән кайттым да сон. ләкин саулыкка туеп булмый. Бик каты контужен булып, күп яралар алып кайттым. Әйе, син Нур Баян белән кызыксынасың инде. Андыйм. Ул да балакай башын ничек сакларга белми йөргәндер инде. Күңелсезрәк аның тарихы. Шул башын сакларга тырышып, марҗага өйләнгәндер инде...
Мондый сүзләрне ул чагында мин башкалардан да ишеткәли идем. Тик аны бу Агай сыман зыялы кеше авызыннан тынлыйсым килә иде.
—Казанда Лозовской урамының өченче номерлы сары агач йортында тордылар алар. Хатыны Мария летчик булса да, язучы хатыны булгангамы, сугышка бармый калды. Берәр ничек җайлагандыр инде, бик шома иде, шельма. Бертуган апам дус кызы, әшнәсе фурмасында Мария янына баргалап та йөргәли иде. Аның бөтен хәлен белеп тора иде. Кызганыч, Нур Баян, мескен, фашистларга каршы сугышта каты кан коя, хатынына сагынып хатлар яза, ә Мария тылда бер майор кисәге белән кутить итә иде. Аракыга акча бик күп кирәк: җиткерә алмагандыр, күрәсең. Ахыр чиктә Мария тота да Нур Баяннын егерме ел буена җыйган искиткеч бай китапханәсен базарга алып чыгып җилгә очыра: бөтенләй очсыз бәягә сатып җибәрә. Кулъязмалар да, хатлары да, дөньяга чыкмаган шигырьләре дә—барысы да шунда пыран-заран килеп, тузып юкка чыга.
Сызылып-сызылып йөрәгем сызланды. Язмыш дәрьяларынын упкын-нары тирән, утлары рәхимсез икән шул И-их, чиксез газаплар аша шагыйрь булып та, хәтеренне шулай жилгә очырсыннар инде..
Агайга мин ышандым, ышанмый да булмый иде шул. Ул тагын да борычлап дәвам итте:
—Аракы эчкәч, алар, майор белән маржа, башларына рюмка куеп, шул рюмкага пистолеттан атып уйный торган булалар Хәтәр уен инде, үлем белән уйнау. Әз генә каушадын, башына тиден. бетте бит инде Чыннан да берсендә Мариягә чират җиткәч, ул майорны капут ясый, башына тиеп майор жан тәслим кыла. Тикшерү башлана, яклар кешесе— ире Нур Баян еракта, сугышта кангырап йөри. Мария йорт-жирен. бар әйберен промотать итеп бетергәч, каядыр, әллә Киров, әллә Мәскәү якларына качып китеп, төрмәдән котылып кала.
—А-алла инде... Чын микән сон бу? Бигрәк жәл бит.—дидем мин. үтә каты аптыравымнан —Ә Нур Баяннан бер бала да калмыймы?
—Нишләп калмасын, кала. Робендер атлы сәер исемле бер улы кала. Ләкин белмим анын баласы булды микән, юк микән, бик каты сала дип сөйләделәр аны. верәт ли. берәрсе калса, тавыш бирер иде бит. гәзитләргә булса да язып чыгарларыс И-и.—ул өянке төбеннән кара туфрак алып учында кысты —Туган илләрдән, туган туфрактан бер аерылсан. тамырлар өзелә икән ул, брат. Хәзер аны. Нур Баянны күтәрүче юк инде. Ә заманында нинди нык шаулаган шагыйрь иде! Мәктәпләрдә шигырьләрен класс белән ятлап, аягүрә хор белән сөйли идек
Агай сүзен тәмамлады бугай. Минем ана башка сораулар бирерлек хәлем юк иде. Мина бик монсу булып китте Агай исә минем белән саубуллашып, яр башындагы, ишек-тәрәзәсе кадакланган йортына юнәлде
Ышандым мин бу агайга. Артыгы белән ышандым Чөнки монарчы авыл карчыкларыннан сорашканда да бер дә төпле сүз әйтүчене таба алмый идем Алар, шагыйрьне бераз чит-ят иткәндәй, «кызыл иренле бер маржа ияртеп кайта торганые инде шунда» дип кенә әйткәлиләр иде
Менә шулар тәэсирендә мин «Татарстан» журналынын 1995 елгы 5-6 саннарында «Туган яклар сагынып зар елый. » дигән эссемда болай язганмын.
«Туган ягыма кайткач, яланга чыгып утырырга яратам
Җәйге көн. Күк чалт аяз. Тирә-як гөлчәчәкләргә күмелгән Сабый чакларым тәгәрәп үткән иске үрләр өстендә тирән уйларга чумам Хәзер яшел чирәм каплаган бу үрләр—безгә кадәр яшәп үткәннәрнең йорт- нигез эзләре. Бик монсу булып китә. Җәйге жил әнә үләннәрне, чәчәкләрне тибрәндереп, ул ерак нәселдәшләремнең моң-зарларын, шушы туган нигезләрен сагынуларын сөйли сыман Чөнки аларнын күбесе бу нигезләрдәге гомерләрен яшәп бетерә алмыйча, империя очен мәҗбүри сугышларга китеп һәлак булганнар һәм аларнын нәсел агачлары корыган *
Әйе. бүген 25 йорттан торып калган кечкенә генә Әнәк авылыннан йөзләгән авылдашым япон, герман һәм тагын әллә нинди сугышларга китеп, әйләнеп кайтмаганнар
Алар арасында авылдашым, шагыйрь Нур Баян да бар
Әйдәгез, аның сугыштан килгән авазына колак салыйк.
«Ржев шәһәрен күз алдыгызга китерегез, һәр адым саен немецлар тарафыннан асылынган үле гәүдә Урамнар буенча кеше түгел, ә күләгә генә булып казган кеше, зәр ава-түнә йөриләр. Ржевта тиф авыруы таралган Бөтен җирдә үлекләр, үлекләр Немецлар шәһәрдә генә түгел, сугыш кырларында да хатын-кызларны мәсхәрәлиләр.
Фашист этләре безнең туганнарыбызны әнә шулай асалар. кисәләр, мәсхәрә итәләр.»
Шагыйрьнең сугышта подполковник дәрәжәсенә күтәрелеп, батырлыгы өчен орден медальләр алуы белән мактанасым килми Әле танылып килгән галантлы шагыйрьгә нибары кырык яшь кенә бит
Исән булса, ул әле ниләр генә иҗат итмәс иде...
Рәхмәт авылдашларыма: алар колхозыбызга аның исемен биреп, идарә бинасы каршысында аңа һәйкәл куйдылар...
Ләкин исемен биреп тә, һәйкәлен куеп та аны туган авылына бөтенләй кайтарып булмый шул. һич югында аның туган авылында үз нәсел дәвамы булсын иде...
Әмма Нур Баянның бу авылда үз нәсел дәвамы юк. Шулай инде без... Кайсы гына язучы, шагыйрьнең калган сон үз авылында нәсел дәвамы?! Моныкы бигрәкләр дә кызганыч вә аяныч. Марҗага өйләнү башкаларның милли тамырын ничек корытса, моныкын да аямаган, жәлләмәгән. Марҗага өйләнгәндә һай бәхетле булам дип уйлагандыр инде, мескен. Кайдадыр Казан якларында югалып яшәп яткан урыслашкан балалар Әнәкнен чишмә суларын татымадылар, шагыйрь әтиләренең туган авылына аяк та басмадылар, әйләнеп тә карамадылар. Ах, ни кызганыч, вә никадәр фаҗига...»
Бу хатирәләрдән соң бик күп сулар акты. Нур Баян дөньясын, иҗатын, тормыш юлын күтәрүче күренмәде Гәзит-журналларда аның моңсу рәсемен күргән саен күзлеге астыннан синең вөҗданыңа туп-туры карап торган бу егетнең дөньяга тавыш бирерлек бер-бер җан иясе— дәвамы калмады микәнни сон, дип, аны бик кызгана идем. Заманаларның артык кырыслыгы да аның эзләрен сөртә, жуя бара иде. Язучыларның гаилә тормышы укучы өчен иң кызыклысы булса да, кызганыч, совет чорында ул турыда чынын бөртекләп язарга ярамый иде шул. Язсалар да, ул да каткан-поткан сәясәттән генә тора иде.
Мина килгәндә мин дә әнә шул журналда язылганнан артык ерак китә алмый идем.
Хәзер уйлыйм да, үзебезнең, адәм балаларының бер-беребезгә булган битарафлыгына гаҗәпкә калам. Әйтик, әле кем-кайсыбыз шагыйрьнең әнисе Мәүлихәтгәй исән чагында аның хәлен белеште? Кем аңа ярдәм кулы сузды? Мәктәптә укыган чагымда: «Ашарына да юк бугай мескеннең, бигрәк читен хәлдә калды инде», дип сөйләнеп йөргәннәрен ишетә идем Әле Әлмәтгәге кызларында, әле Әнәктә кагылып-сугылып йөрде дә, дөньяның бер рәхәтен-хөрмәтен дә күрмичә төп йортына күчте мәрхүмә.
Ил өчен кан койган шагыйрь турында партия-совет органнары да ныклап кайгырткан булса, бәлки әле Нур Баянның өе дә сакланып калган булыр иде. Өй артында үскән шомырт-миләшләре дә, чия, алмагачлары да бәлки исән булыр иде. Ара-тирә аның истәлегенә багышланган кичәләр, әдәби укулар үткәреп, музеен да оештырган булсалар, авыл халкы да, хәтта мин дә аңа башкачарак караган булыр идем. Булмады бит, берни дә булмады. Барыбызны да үз тормышыбызның чиктән ашкан мәшәкатьләре суырып йоткан иде.
Ачы сабак
әзер мин сиңа, укучым, олы шагыйрьгә үземнең битарафлыгым аркасында алган ачы сабагымны сөйләп бирәм.
^тә дә үзәк өзгеч гыйбрәт булды ул.
Инде кырык ел үтеп киткән. Миндә теге беркатлы милләтче егет тә юк инде. Минем теләгемнән башка да ак сакалым үз урынын даулый. Инде без, язучылар, барыбыз да шаша-шаша мактап җырлаган социализмны да жимереп, капитализм төзеп маташалар. Кешеләр дә үтә кырысланды, элеккеге кебек бер-беренә ярдәм итүләр онытылды, әкият булып калды.
Көннәрдән беркөнне Әнәктә безне—язучыларны, аларнын шушы вазифаны үтәргә тиешле оешмаларын оялткандай итеп, Нур Баяннын бер чыбык очы булган Айрат Габсәләмов болай дип мине үтә дә шаккаттырды:
Х
Рахмай абый, әйдәгез әле Нур Баяннын китабын чыгарыйк. Менә монда урам почмагында анын скверын да ясап, бәлки яна һәйкәлен дә эшләтербез!
Бәракалла-а! Шагыйрь турында уйлаучы бар икән бит! Кем диген әле син' Дөньяда язучылар барлыгын белмидер бу дип, ана язучылар сукыр бер тиен дә тормыйдыр дип, мин кул селтәгән егет үзе!
Бу урында мин барысын да ачыктан-ачык язмасам, гөнаһлы булырмын. Эш болай булды Сонгы биш-алты ел эчендә мина бу егет белән шактый аралашырга туры килде. Колхозный бөтен төзелеш эшләренә башлык иде ул. Пилорамага да ул хужа иде. Пилораманы аерып әйтүем шуна—чөнки ул минем үзәгемә үтте.
Мин авылда кечкенә генә булса да бер агач йорт салып керү турында хыяллана идем. Бик ераклардан—Алабуга якларыннан, ике йөз чакрымнан, бура һәм такта өчен бүрәнәләр кайтарттым
Менә шул агачларны пилорамада ярдырып аласы иде. Акча түләп инде, кәнишне, колхоз җитәкчесеннән «Ярып бирегез!» дигән запискам да бар инде, кәнишне Тагын ни кирәк, китер дә ярып ал..
Ләкин алай түгел икән шул.. Бер киләм. ике киләм, йә чират тими, йә пилорама «ватылган» була, йә кызу эш чоры дип якын җибәрмиләр Олы хөрмәт белән турыдан-туры Айратнын үзенә дә мөрәҗәгать итеп карыйм. Ләкин юк кына бит Һәм өмет тә күренми Мин генә аңлап бетерә торган кеше булмады ул, ахры Арада әллә нинди анлаешсыз томанлы пәрдә эленеп тора. Әллә сон бу шушы болганчык елларның хәйләкәр бер вәкилеме'’ Әллә соң мин олы яшьтәге кеше аңлап бетерә алмый торган башка хәлләр бармы9 Хәтерлим, яшь чагымда авылга кайтып бабайлар белән сөйләшеп утырганда алар белән минем арада еллар, чорлар пәрдәсен тоя идем. Күпме тырышсам да. мин аларны ахырына хәтле анлап бетерә алмый илем сыман Ахры, менә үземә дә чират җитте бугай: инде мине аңламыйлар. Бүрәнәләр инде ике-өч ел яңгыр астында җирдә, суда, карда ята-ята муртаеп та беттеләр. Бер булмаса, булмый икән ул. Әллә берәр олы бүләк алып барыйм микән дип тә уйлап куям. Ләкин алтмыш яшьлек язучының да горурлыгы бар бит инде. Кыенсынам.
Бер кайтам, өч кайтам, ун кайтам авылга Чаллыдан, бүрәнәләр урыныннан да кузгалмаган Ачу килә Ә үзем һаман могҗиза көткән булам Менә килерләр дә. «Рахмай абзый, син авылның бердәнбер язучысы бит инде, ярдәм итик әле сиңа, ярып бирик,» дип, ярдәм итәрләр сыман тоела. Ләкин юк...
Башка авылда булса, язучыга ярдәм итәрләр иде сыман да тоела. Башка җирдә, валлаһи, мин үземә ихтирам да тоя идем сыман Ә монда, туган авылымда, тәмам бәгырьләрем көйде «Чит илләрдә озак йөрсәң, туганнар да ят була», дип. сагышлы көйләрне кычкырып җырлыйсым килә, аннары утырып елыйсым килә Бик авыр бит инде бу Авылга кайтасым килми башлады. Ничек болай була ала икән сон бу9 Бу кешеләр алдында нинди гөнаһларым бар икән соң минем? Туганнарым очен үч алалармы әллә? Күршедәшләр бер-берләрен күрә адмаганнанмы әллә’ Алай дисәң, андый дошманлык та бер үтә. бер сүрелә ләбаса
Туган җирендә үзеңә ихтирам, «әфтәритет» булмауны болай сөйләү түгел, сиздерергә дә ярамыйдыр, югыйсә. Укучым, гафу ит. мин түзә алмадым, ычкындырдым инде Аннары, минем «мин мин микән, мин кем микән» дип тәкәбберләнеп йөрүне җенем сөйми Ә юкса бит. монда минем кешеләргә зыян салып та йөргәнем булмады Киресенчә. «Ватаным Татарстан» гәзитендә Президент авылын янартырга чакырып, беренче булып мин язып чыктым Шуннан сон Әнәккә асфальт килде Ул безнең тыкрыкка кермәсә дә, Айратнын ишек төбенә кадәре үк килеп туктады Шулай булгач шуның очен генә булса да. Айрат, пилорама хуҗасы буларак, валлаһи дим. бүрәнәләремне ярдырып бирсә, бер дә хәрәм булмас иде кебек
Ә шулай да Фазулла абыем, ике-өч ел буена ялынып йөри торгач, ниндидер бер могжиза белән ярдырггы аларны. Ләкин суда яткан бүрәнә такталарының сыйфаты китеп, сагызы юылып беткән иде инде.
Күңелдә рәнжү юшкыны утырып калды Әнә шунлыктан Айрат минем күңелемә язучылар дөньясына битараф, алар белән бөтенләй кызыксынмый торган чит-ят бер кеше булып кереп калган иде.
һәм менә һич тә көтмәгәндә шул егет миңа, Нур Баянның китабын чыгарыйк әле, дигән тәкъдим ясады. Мин авылдашларымның әдәбият белән кызыксынуына шатланып бетә алмадым
һәм шунда ачыш ясавыма үзем дә аптырап киттем. Бәй, бу тәкъдимне Айрат түгел, ә инде күптән мин үзем ясап, китапны чыгаруда ярдәм кулын сузарга тиеш булганмын түгелме сон? И-и, күпме яшәп тә дөнья рәтен белмәгән беркатлы юләр мин. Сон, Нур Баян белән кызыксынуымны беренче башлап мин үзем сиздерсәм, бүрәнәләрем таза килеш ярылып, ихатама очып кайтып куначаклар иде түгелме сон?
Ләкин андый сүзләрне беренче булып әйтергә әлеге дә баягы авыру милли хисләрем каршы төшкән булгандыр шул мин сабый картлачка.
Нур Баяннын рухы рәнҗемәсен Ул башка шагыйрьләр кебек үк социализмны ярсу яклап язган шагыйрь буларак, шактый шигырьләре бу капиталистик чорга бик үк ятышып бетмиләр иде инде.
Шунлыктан анын ачы, фажигале язмышын ачып бирә торган бер лирик повесть кирәк булачак иде.
Шагыйрь әтисенең бертуганы
фа архивларында эзләнеп, мина билгеле булганы шул—шагыйрьнең әтисе Габделбаян булып, анын әтисе Галим, анын әтисе Габделгани, анын әтисе Корбангали, анын әтисе Габделвахит, аның әтисе Әпсәләм, аның әтисе—ерак баба Юлай була.
Мин үзем белгән, үзем күргән кешеләр турында гына язарга яратканлыктан, Габделбаянның бертуганы Габсәләмне тасвир итеп, Нур Баян образын да күпмедер ача алырмындыр сыман.
Габсәләм бабайны без Әпсәләм бабай гына дия торган идек. Анын соры киез эшләпә кигән, ябык йөзле чандыр гәүдәсе кыштыр-кыштыр килеп безнең ындыр артындагы бакчада әле һаман да йөридер сыман. Кыярларын, алмаларын шулай кадерләп үстереп йөри иде ул. Анын мәрхәмәтле истәлеге һаман да күз алдында булмый хәле юк. Ул Әнәктә яшелчә, алма үстерүче бердәнбер кеше иде, ахры. Кичерсен бабакай, без малайлар төннәрен анын кыяр бакчасына бурлыкка төшә идек. Их, анын кыярларының тәмлелеге! Хуш исе! Искиткеч була иде алар. Чөнки безгә ул чагында нәкъ менә кыяр витамины житми иде. Бераз ялгышам: ул вакытта татар баласына бик күп төрле витаминнар, бик күп нәрсәләр җитешми, житми, житми иде.
Каян килгән аңа бу алдынгы шөгыль, каян белгән ул безнең үлепләр кыяр яратканны9 Мин моның серен картның вафатыннан сон, анын карчыгы Гыйльменур әбидән ишетеп белә алдым.
Ә Гыйльменур әби Әнәктән олы дөньяларга чыгып китеп, озаклап читтә йөреп кайткан бердәнбер хатын-кыз иде бугай. Ул бик тә ушлы, урысчаны да яхшук сукалый, бик акыллы, гыйлем карчык иде.
Моннан утыз еллар элек үк ул миңа ярты Әнәкнең шәҗәрәләрен япан әйтеп яздырган иде. Күпләр хәгга якын бабаларының исемнәрен дә көч-хәл белән генә хәтерли торган бик тә хәтерсез бу заманда ул үз улы Салихжаннын һәм Нур Баянның җиде буын бабаларын чатнатып әйтеп биргән иде Архив анын дөреслеген раслады. Ул болай сөйләгән иде:
«Әнәк тарихын мин бабайлардан бераз гына ишетеп калдым инде, улым. Олы елганын теге ягында марилар яшәгән, диләр иде. Олы елга
У
щнәне безне Пучы авылыннан аерып торган инеш кенә инде. Ә зиратлары Әнәк ягында булган Ни хикмәттер, безнен авылда да. башка җирләрдәге кебек, мал чирләсә, мари зиратына алып барып, әйләндереп йөртсән, мал терелә, имеш, диләр иде. Монын бер-бер хикмәте бардыр инде, булмаса. сөйләмәсләр иде Аны бер ачарлар әле. Ниндидер бер бик хәтәр яудан сон монда татарлар килеп баскан Типтәрләр булганнар алар. Агарга җир бирелмәгән диярлек. Шунлыктан әнәкләрдән бик күпләр боярга йөреп хезмәт иткәннәр. Безнең яшь гомерләр дә боярга бил бөгеп үтте Боярлар урыслар иде инде. Матвеевкада—элекке Кәҗә авылында Никольский бояры барые. Минем әтием Габидулла анда бакчачы, рамчы, балта остасы иде Боярның, балаларын француз кызлары гына укыта иделәр Аннары Исаеф боярда да тордык. Хуторда. Әти анда унҗиде ел хезмәт итте. Минем булачак картым Гәпсәләм гирман сугышының кызган чагында плингә төшә. Дүрт ел буена шунда интегә Нимес телен тәмам өйрәнеп бетеп, миңа да «их лиебе дих», дип кенә җибәрә иде. Анда әнәкләрдән яшәп калганнар да булган. Минем икенче абыем Хәбибулла шунда калды.
Гәпсәләм ниместән бик күггне белә торган булдыклы кеше булып кайтканые Дөнья рәтен танып Ул Әнәк тормышына гына риза түгелие Чөнки җирләр дә кысан, тар. җорт салырга урман да югые Без тоттык та казакъ якларына—Семәйгә чыгып киттек. Анда җиде ел буе яшәдек Иртеш буенда. Икешәр дисәтинә җирдә иген игеп яшәдек. Шунда егерме дүртенче елнын гыйнварында Салихҗаныбыз туды Усть-Каменогорскига. Үскәминкә генә дия идек, якын идек инде Анда ирегие Кыса торган калхуз-мазар да югые. Тик, нишлисең бит. туган якта авыр булса да. бик сагындырды, кайттык.
Минем үз якларым да көчле затларые. Кайсы кая таралып, юкка чыктылар. Рәхмәтулла дигән-нәселдәшне урыслар тукмап үтерде Элек бит суд та, мурт та югые Кыек муен Шәрифулланың малайлары партизан булып үлеп беттеләр. Миннехан дигәне кайтканые. Такталачыкта йортка кереп калды. Бәхтегәрәй ачлыкта үлде Салихморзаның бар иде бер улы Ул да, үземнең Идиятулла дигән абыем да герман сугышында беттеләр Дүрт баласы калганые—ачлыкта үлделәр Безнекеләр гел сугышта кырылдылар. Гел сугышта, әсзәгъфирулла, и алла-ам Авыр туфраклары җиңел булсын»
Рәхмәт Гыйльменур карчыкка, бик асыл зат иде.
Шулай итеп. Германнан алып Уралларга кадәр дөнья гизү Әпсәләм бабайның күзен ачкан. Хәзер Әнәктә ул беренче булып башлаган шөгыль чәчкә аза инде: һәркемнең бакчасында яшелчә-җимеш үсә
Бүген бу якты дөньяда дөнья бәһасе торырлык затлар Гыйльменур карчык та. Әпсәләм бабай да юк инде Безнең бу сагынып искә алулар аларның рухын шат әйләсен. Урыннары җәннәттә булсын Әнием мәрхүмә 97 яшендә дә әрвахлар рухына багышлап жанны иркәли торган догалар кыла-кыла «Исемнәрен искә алсаң да—алар бик сөенерләр, ә сиңа бик зур савап булыр», ли торган иде Амин шулай булсын
Җәйләрен аларның каберләре өстеңдә, мең төрле кыр чәчәкләре белән бизәлеп, хуш исле печәннәр үсә. И ул үлән-чәчәккәйләрнең әрвахларның җылы өннәрен өрегг җилләрдә тибрәнүкәйләре'
Нәселнең янәшә дәвамы
әзер бу зиратны -рухлар, гөлләр илен Әпсәләм бабайның асыл дәвамы, бердәнбер улы Салихҗан ага карап тота Габделбаянның дәвамы Нур Баян булса, Әпсәләмнеке—Салихҗан Ачар ике бертуган берүк Галим бабай. Юлай бабай дәвамнары. Шулай итеп Салихҗан ага- бер нәселнең янәшә дәвамы
Х
Мин аның турындагы поэмага тин язмамны бик озак еддар күңелемдә йөрттем. Ниһаять, менә көн килде Мин аны тимер һәм гөл җырын бергә кушып кына язарга утырдым. Әйе, әйе. һаваларны сафландыра, нервыларны тынычландыра торган яран гөле утыртыр өчен гөл савыты ясарга кирәк иде. Калдык-постыкларны чыгарып атарга жәлләвем сәбәпле (табигатьнең сулышы кысылмасын дим!) гөл савытының такталарын кагарга да башта бик озаклап, бик тәмләп кәкре кадаклар төзәттем, һәм чүкеч, һәм сандал, һәм кадаклар музыкасын—тимер рухын уятып тыңлаганнан сон гына, тимер ияләре белән догалар алышкач кына, бөек тимерче, печәнче, зиратчы Салихҗан ага турында сүз әйтергә батырчылык иттем.
Ин яраткан шөгыльләремнең берсе булган кадак турайту минем рухымны сихерләп җибәрде Тимер кисәкләрен юкка гына баш очына куеп йокларга кинәш итмиләр икән. Серле көчләр бар тимердә.
Салихҗан ага турындагы бик күптән күнелдә йөрткән, күптәннән әйтелергә тиешле нәсеремне әнә шул тимер сере язарга илһам бирде
Бу ага Әпсәләм токымының бик көчле нәсел орлыгы булды. Ул бердәнбер буларак юкка чыгарга да мөмкин иде. Әмма ул язмыш- тәкъдирләрнен хәвефле, газаплы юлын гизеп, мәхшәр-сугышлардан да исән-имин кайтып, колхозда тимерче булып эшли башлады. Шагыйрь йөрәкле тимерче иде ул, гаҗәеп тимер патшасы иде. Әнәк, күрше Пучы, Айман су-яр буйларыннан, юл читләреннән тутыгып, рәнҗеп яткан тимерләрне, ниндие туры килсә дә, матур җыр, алтын тапкандай яратып, шатланып җыеп йөрер иде. Ул шулай экологик табиб сыман табигатьне чистарта, киңәйтә иде. Теләсә нинди кәкре-бөкре тимер дә аның оста, кайнар кулы аша узып, бик кирәкле бер әйбергә әверелә дә, сандалыннан елмаеп сикереп төшә иде. Йә, бу шагыйрьлек түгелмени?!
Хәзер инде ул пенсиядә. Әмма мондый чакма йөрәкле, чәер канлы, чыгыр бәдәнле кешене өйдә тик яткыра алу мөмкин түгел икән. Елнын һәр фасылында ул үзенә матур шөгыль табар. Ямьле җәйләр җитсә, ул— кырлар, печәннәр патшасы. Ул табигатьнең иң шифалы бүләк ризыгы булган печәнгә исраф-әрәм булып ятуга һич тә ирек куймас. Бу анын өчен гөнаһ саналыр иде. Һәр чокыр, һәр ташландык кишәрлек—аныкы! Ул, үләннәрне рәнҗүләрдән аралап, үзенең бәләкәй тимер арбасына төйи-төйи, гүя табигатьнең шәфкатен-савабын җыя, җирне дәвалый. Без моны әлегә әйтә генә белмибез. Бу да үләннәрнең моң-хәсрәтен анлаудыр, бу да шагыйрьлектер...
Салихҗан ага тагын бер җирдә патшалык итә—ул зират караучы, аның сакчысы, хуҗасы. Ул аны туктаусыз барлап, чистартып, тәртип кертеп тора. Коймаларын ныгыта. Корыган-ауган агачларны җыеп, карт тупыл төбендә зур итеп әрвах учаклары яга да, жаны-тәне белән бирелеп, үткән гомерләр, яшәү, жан һәм тән турында моңсу фәлсәфи уйларда йөзә. Анын тимерчелектә эшләп мәнгегә кызгылтланып калган бите- йөзе моңга чума Күңеленнән әрвахларның бишекләрен тибрәтә, ә иреннәре ниләрдер пышылдый. Мин аның ул кыяфәтеннән менә мондый- шигырь укыйм:
Аһ, ташлыйсы килми җанның тәнне...
Тәнсез аны кемнәр кадерләр?
Җир йөзендә ятим җанны сагынып.
Елап ята күпме каберләр
Елап ята тәннәр туфрак булып.
Исраф булып, мәңге моң тулып.
Онытмабыз мәңге дисәләр дә— Онытылып, бәгърем, онытылып. Тән белән жан. Сак белән Сок сыман, Өзелә үзәк мәнге каушусыз. Исәннәрне генә жәлләгәнгә— Түзә алар, йөри шау-шусыз.
Яшәсеннәр, диеп, жирдәгеләр Язмышларга Ходай язганны, Куптармыйлар тетрәү-давылларны. Чакырмыйлар Ахырзаманны. Ә юкса бит, Ахырзаман җитсә. Тәннәргә жан кабат иңәчәк Аһ, чын булса, бөтен галәмнәрне Мәңгелек нур белән күмәчәк Әмма, ни аяныч, Яңа чәчәк аткан Сабыйларның гомерен өзәчәк. Аһ, өзәчәк...
Ждннар түзә, гизә галәмнәрдә, Кагылып-сугылып көтеп төннәрен. Тәңре генә белә үзәкләре Ничек итеп өзелгәннәрен.
Салиххан ага болай үзе бик бәхетле гомер кичерде. Сонгы көннәрен ул бер дә үкенеп каршыламастыр Жан юанычы, жан тынычлыгы табар өчен аның бөек бер дәлиле бар. Ул яшьлегендә үк төнката урамнарны яңгыратып, бөтен Әнәкләрне ду китереп, үзенең «Жаныйлаен» юкка гына җырлап йөрмәгән икән. Аның ул җыры әле һаман да минем колагымда яңгырый сыман:
Уфалардан кайткан, диләр, әй-әй-әй. Сиксән сигез матур бичә, әй-әй-әй Шул чибәрләр кайтып җиткәч, әй-әй-әй. Сезгә дә көн бетәр әле. әйттер бикәкәй
Күрәсең, бу җыр башта аның күңелен анлап бетермәгән берәүгә багышланган булгандыр. Тапты ул үзенә тин гаҗәеп кәләшне, тапты Кемнәрдер анда милләт өчен иң беренче кирәк булган эшкә—аны ишәйтүгә, үрчетүгә юньле өлеш кертмичә, авыз суларын корытып, «милләт, милләт» дип балавыз сыккан булып, юк-бар вәгазьләр чәчеп йөриләр Ә үзләре иң күп булса, бер йә ике бала булдыралар да. шунын белән чикләнеп, корып калалар
Ә Салихҗан ага нәселен, милләтен дәвам игүдә Флүн агадан кала авылнын икенче чемпионы булды. Ул—бер кыз һәм җиде егет атасы' Жиде егет! Менә кем ул иң булдыклы чын милләтче'
Гүя ул сугыш кырларында бер дәвамсыз ятып калган фронтташ дус-ишләре өчен дә, сыекланып яткан Әнәк токымының умыртка сөяген ныгыту өчен дә, татарда нәселе югалып барган янәшә туганы Нур Баяны өчен дә асыл егетләр булдырган Алар аша гүя Нур Баяннын татарлык рухы да, нәсел заты да, милли хыялы да ашкынып якты дөньяга бәреп чыккан.
Юкса, Нур Баян да көчле татар нәселе, ныклы варислар калдыру турында хыяллангандыр бит Әле алда булыр әле. дип. үзен юаткандыр Ихтимал, сугыштан сон татар кызына өйләнермен дә. дөньямны яңабаштан терелтермен дип өзгәләнгәндер
Бу нәүбәттән алда сине, укучым, гаҗәеп сюрпризлар көтә әле Мин бит әле бик күн нәрсәләрне белмичә йөргәнмен
Мин еш кына, борынгы нигезләргә утырып, безнен әби-бабайлар ничек, нинди холыклы булдылар икән дип уйларга биреләм Атар, минемчә, нәкъ менә дөньяны тимер арбага утыртып, җиргә ята-ята тартучы Салихҗан ага сыман, юмартланып сигез бала алып кайткан, көчле рухлы, тыйнак холыклы хәләл жефете Саимә апа кебек, һәр тутык кадагын җыеп барган бөртекчел. хужалыкчыл, туганнары өчен үлеп торган юмарт, игелекле, мәрхәмәтле Маһиҗамал апам кебек булганнардыр
Болар бер буын, бик тә кешелекле буын кешеләре
Шагыйрьнең адвокаты
өньяда адвокаты, яклаучысы булмау аркасында күпме язучыларның архивлары юкка чыгып ята. Үзләре вафатыннан сон дан-шөһрәтләре сүнә-сүрелә. Хәтта туган ягында да аны искә алучыларны табып булмый.
Ә ник якын туганнары, балалары, яисә исән булса, хатыны кайгыртмый, диярсез. Әйе, әйе, мин сездән нәкъ менә шундый урынлы сорау көткән идем дә. Ләкин юк шул, бик күп язучыларның туганнары (хатыны турында инде әйтеп тә торасы юк), хәтта балалары да әтиләренең язганнарына бөтенләй салкын, битараф булалар. Аларнын интеллектуаль үсешләре моны анлау дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән буламы, әллә язучыдан берничә баскыч түбәндә калалармы, белмим, әмма күп очракта алар язучы мирасыннан бөтенләй читләшәләр Киләчәктә язучы кулъязмасының бик тә кыйммәтле, алтын бәһасенә торырлык бер реликвиягә әверелү мөмкинлеге турында алар уйлап та бирмиләр Моңа башлары җитмәсен дә ди. Язучы хатирәсен күтәрү аларнын үз абруен күтәрү икәнне, бу абруй аларга яшәргә әзме-күпме ямь, җиңеллек китерү ихтималын да, язучы исеменен нәсел горурлы! ы булып торуын да. күрәсең, аңлый алмыйлар. Аларда моны аңларга тырышу теләге-омтылышы да сүнгән була.
Нәрсәдән бу? Каян бу битарафлык? Язучыга артык күп уйланып яшәгәне өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер-бер каргышмы?' Белмим...
Әмма язучының кулъязмалары таралып-сибелеп бетә, рәнжеп- тилмереп яд итү, игътибар көтеп яткан хатирәсе өстенә мүкләр үсә, мүкне сыйпап җилләр исә һәм аннары барысы да онытыла...
Бу яктан алганда Нур Баянның бәхет кояшы, дөресрәге истәлек кояшы батмаган булып чыкты. Ике бертуганы, янәшә нәселдәше легендар Салихҗан аганың бер улы Айрат Габсәләмов, колхоз рәисе булып алгач, алда әйткәнемчә, нәкъ менә шагыйрь турында сүз кузгатты. Айрат моңа тотыныр өчен нәкъ менә үзенең көнен-сәгатен көткән булгандыр...
Тирәнгәрәк керсәк, болай булды.
Айрат, Казаннын Төзүчеләр институтын кызыл дипломга, ягъни «отлично»га тәмамлап кайтып, туган колхозында тимерче әтисе кебек берегеп эшкә кереште. Күрделәр: егет сабыр, эш өчен җанын бирә, оештыра белә. Колхозный бөтен төзелеше аның кулында. Алда әйткәнемчә, анын әмереннән башка бер бүрәнә дә тәгәрәмәде, бер такта да шомармады, бер таш та урыныннан кузгалмады.
Әмма !улаем алганда колхоз артык мантый алмады. Чөнки торгынлык заманында! ы легендар Замановтан, үзгәреш чорындагы ашкын холыклы, төзү-тимер җене кагылган Әхмәевләрдән сон бик озак еллар буена Әнәк белән Пучыны берләштергән хуҗалыкка юньле җитәкче таба алмый интектеләр. Хуҗалык гел аксап-туксап, сырхаулап ятты. Күрәсең, анын заманасы да шундый сырхау, таркау, башсыз иде бугай.
Шулай да Президент апасының малае Илшат Фәрдиев, бу колхозның рәисе булып алгач, хәлләр яхшыга таба үзгәрә башлады. Усы әбиләре ягыннан сәүдә!әрлек каны уйнадымы, чорны аңлап алып, сату-алу ■эшләрендә зур осталыкка иреште, күмәк хуҗалыкны Чаллы эшмәкәрләре, сәүдә дөньясы белән бәйләде. Моңарчы хезмәт хакы ни икәнен дә оныткан колхозчы ай саен акча дигән могҗизаны кулына тотып карый алды. Бер ел эчендә хуҗалык аякка баса башлады.
Күтәрелеп китәр көне җиткәч тә. Фәрдиев тучан колхозны җил иркенә калдырмады. Ул үзенен урынбасары булып эшләп йөргән Айратка моңарчы да сынап-сынап карый килә иде. Егет ачуыңны китерер дәрәҗәдә тешләк булса да, сабыр бит. Булсын! Җитәкче кеше өчен сабырлык— алтын хәзинә ул. Син анардан артык сүзне кычкыч белән дә тартып ала
Д
алмыйсың Булсын! Тавыш, шау-шу. гауга, бәхәс, тарткалаш тулы колхоз тормышында кешегә агулы начар сүзне әйтми калдыру ин-ин кирәкле сыйфат ич ул' Монын өстенә ин мөһиме—төптән-тирәннән үк уйлап эш йөртә. Кешеләр күнелен аңлап, аларга ярдәм итә белә.
Әйдә, кайберәүләр, булмас аннан, эше барып чыкмас, дисеннәр. Аның белән кулга-кул тотынып эшләгән Фәрдиев беләме, әллә юньләп эшләмичә кара гайбәт сатып йөрүчеләр беләме9' Мәңге шулай инде ул: явызлык кылычы үткен, гайбәт энәсе тирән үтеп керә, ләкин Фәрдиев гайбәтләрне урап кына узды.
Айрат Салихҗан улы колхоз рәисе булып күтәрелде Сөен, шагыйрь Нур Баян, синең чыбык очың, синең исемеңне йөрткән колхозның абруйлы җитәкчесе булды! Хәзер инде анын әмереннән башка яфрак та селкенмәс!
Айрат Габсәләмов үзенең остазы Илшат Фәрдиев сызган юлны дәвам итеп, Президентлар үстереп чыгарган Әнәк тәвәккәллеге. Әнәк дипломатиясе белән бер ел эчендә хуҗалыкны районкүләм яктылыкта тотты. АнЫң турында хәтта өлкә матбугаты хуплап язды.
Егеткә абруй килде.
Әмма, тел төбемне аңлыйсындыр, укучым. Айратның асыл егетлеге төзелешләр күтәрүдә дә, колхозны алга чыгаруда да түгелдер Андый уңганнар шактый күп алар.
Аның асыл егетлеге авыл һәм районкүләм кешелекле җитәкче булып танылуда гына да түгелдер. Мондый булганнар да, шөкер, очрап тора
Анын ин асыл егетлеге язучылар, зыялы-укымышлылар өчен, татар халкы һәм киләчәк тарихларыбыз өчен башка бик күп җитәкчеләрдә җитешмәгән сыйфаты ачылуда, Нур баянның истәлеген күтәрүне кузгатуда булды! Монын өчен теге вакытны мин анын бүрәнәмне ярдырып бирмәвен дә гафу иттем Үпкәм-ачуларым сүрелде
Нур Баян туган нигездә авылны ямьсезләп, мескен итеп, сагышка батырып, моңайтып, гасырлардан калган хәсрәт сыман, мунча кебек каралып беткән кечкенә өйләр тора иде. Ул рәис булганчы ук шул урынга, борынгы бабаларнын рухларын сөендереп, таштан бик мәһабәт биек йорт җитештергән иде Бу Әнәктәге беренче таш йорт иле Бу сина теге Матвеевкадагы әбисе хезмәтче булып эшләгән Никольский. Исаев боярларыңның хуторлары гына түгел инде Авыл яңарып кына калмады, яшәреп, нурланып китте. Озакламый бу йорт янында, урам почмагында Нур Баян скверы ясалып, аңа истәлек ташы да куелачак'
Тик авыл гына моны зурлап билгеләп үтмәде әле Дөнья бит. бераз көнләшеп куючылар да булмый калмагандыр
Салихҗан-Герой кебек булдыклы, үрчемле янәшә туганы һәм Айрат кебек кайгыртучан эшлеклесе булган Нур Баянның тормышы, юк. мин белгән кадәре генә булырга тиеш түгелдер Ничек мондый токым андый язмышка гына риза булып түзеп ятсын, ничек мондый югалу белән килешә алсын9! Нәсел энергиясе тигез бүленеп бирелә бит ул—Нур Баянның токымы өзелергә тиеш түгел Түгел!
Казанга, Казанга—кичекмәгән булсам, барысын да ачыкларга иде'
Йолдызлар, юлың уңар, диләр
лга чыгар алдыннан атналык йолдызнамә миңа сәфәрен уңар, дигән иде. Бирсен Ходай, үзем дә ниндидер бер гаҗәеп күтәренкелек сизеп йөрим
Мин Казанга килеп төшү белән бик каты кар явып, көчле буран башланды Радио-телевидение «Юллар ябылды, беркая да юлга кузгалмаска киңәш итәбез», дип һәлакәтләрдән кисәтеп, хәбәрләр тарата иде Мине әллә фәрештә канатлары саклады инде, килеп җитеп калдым бит
Ин элек «Мәдәни җомга» гәзитәсе мөхәррире Зиннур Мансуровка
Ю
сугылдым. Анда бер ханым тырышыл-тырышып Диас Вәлиевнең соңгы сандагы «Җиңелү» дигән мәкаләсен пыран-заран китерә иде. Вәлиев анда үзенен матди хәленең үтә аяныч булуына зарланган иде.
—Соң, ходаем, ул кадәрле инде хәерче хәленә төшәрлек булгач, язма, язучы булма, сине язучы булырга ул кадәр беркем дә мәжбүр итми бит,—дип чәбәкләде Вәлиевне әлеге ханым.
Рөхсәт-фәлән сорамыйча, гафу үтенмичә, юл ярсуы белән мин дә әңгәмәгә килеп кушылдым:
—Юк, ханым, дөресен яза ул. Бик авыр хәлдәге язучылар бар бит Аларны шушы хәлдә калдырган җәмгыять җинаять эшли Олигархлар халык байлыгын, илне урладылар бит. Дөнья болай бара алмый.
—Ярый, мин сине тоткарламыйм, сөйләшегез,—дип, ханым чыгып китте.
Шунда гына мин үземнең әңгәмәгә урынсыз, тупасрак килеп кушылуымны чамаладым Әмма Казанга бу килүемдә минем бөтен барлыгым һөҗүм дәрте белән тулган иде..
Казан вакытының минутын да әрәм итмәскә тырышып, нәшриятка чаптым. Анда китапханәдән Нур Баянның 1948 елда чыккан китабын эзләп табып, Нәшрият директоры Харис Әшрәфжановка кердем.
—Менә шушы китапны әйбәт итеп чыгарасы иде бит
Ул китапны алып актаргалап, укыштырып утырды да:
—Боларны чыгарып көлкегә калмыйк инде. Монда бит Сталин да Сталин. Аның соңрак чыккан китабы бар бит. Шуннан карарбыз инде, сайлап алырбыз,—диде.
Мин Нур Баянның ул шигырьләре өчен бик борчылып куйдым. Pi- их, лирика гына язып ятасы калган да соң, менә бит хәзер Сталин турындагы шигыре бик читен яңгырый шул инде.
Ул финансистларга китапның күпме торачагы турында белешмә әзерләргә кушты.
Ул өлгергәнче һаман да шул Татарстан җитәкчелеге турында сүз куерды.
—Монда Шәймиев урынына кунар өчен очынып-очынып йөри башладылар инде. Шулай итеп ул китәр микәнни?—Аның исәбе тел төбемне белеп карауда кебек —Болай, үзара әйткәндә, тыныч кына алып бара иде бит әле ул дөньяны. Башка булса, ни буласын кем белгән...
—Әлегә бу ситуациядә башка кеше килсә, дөньяның асты-өскә киләчәк, ужас булачак. Әмма, минемчә, аның тирә-юне аңа китәргә ирек куймаячак. Башка йолдыз бик үк күренми бит әле,—дидем мин
Ул арада, басылачак Нур Баян китабының калькуляциясе әзер иде..
Икенче көнне мин инде конкрет Нур Баян эзеннән киттем. Ләкин кызганыч, Язучылар берлегендә анын турында мәгълүмат таба алмадым Беркем дә аның элекке яшәгән адресын белми иде. Әдәби фондта да варисларының адресы юк иде Шулай сине кайгыртып, артыңнан йөрерлек варисларың, туганнарын булмаса, беттем, юкка чыктым, диген инде син
Бердәнбер өмет ике-өч тапкыр аның турында мәкаләләр язып чыккан Айдар Сабирда иде. Аның янына китәр алдыннан «Шәһри Казан» редакциясенә керимме-юкмы. дип, икеләнеп басып тордым Нигәдер аягым тартты, кердем. Ахырдан гына белдем—бу гаҗәп аяк тарту, йолдызнамәләр белән генә аңлата алырлык аяк тарту булган икән. Югыйсә, Айдар Сабирдан мин бернинди дә адрес таба алмыйча. Нур Баянга юлым өзелеп, Казан уртасында басып каласы булганмын..
«Шәһри Казан»да язучы Равил Вәли белән сөйләшеп торганда нәшриятта эшләгән энциклопедист редактор, язучы Таһир Нурмөхәммәт килеп керде. Болай гына, сүз арасында гына Нур Баян артыннан йөрүемне ычкындырдым.
—Ай-Һай, Айдар Сабирдан бер-бер әйбер ала алырсың микән. Дөрес, ул Нур Баян турында язды. Ләкин бик беткән бит инде ул. Бик читен бит анын хәле
Ә син. Тарих бабай буларак, Нур Баян хатыны турында бер-бер хәбәр әйтә алмыйсынмы сон?
—Сон. мин аларнын торган җирләрен дә беләм белүен. Тик менә фатир номерларын гына хәтерләмим.—Ул шунда ук урам. йорт, фатирларына хәтле планын да сызып бирде —Анда анын кемедер яши бугай
—по-о! Була болаи булгач!—Башларым күккә тиде.
Кара әле нинди гаҗәеп очраклылык! Нинди гаҗәеп сихри туры килү диген син! «Шәһри Казан»га кермәгән булсам, мин моны белә алмый идем бит инде Ни соң бу?! Нинди фәрештәләр мина канат- җилпәзәкләр ачып, юллар күрсәтеп торалар икән сон? Әллә йолдызнамә кулымнан җитәкләп йөртәме!
Канатланып урамга чыгуыма каршыма тыйнак елмаеп, шагыйрь Шамил Маннан килә иде. Анын белән олылап күрештем
—Юбилеена сүз әйтә алмый калдым. Әйтермен мин сина, әйтермен Йөрәктә син. Чөнки газаплы вөҗданга кидерелә торган таҗлы түбәтәй син,—дидем Ул елмайды.
— Равил Вәли аша синен монда икәнне белгәч килүем,- диде ул Юбилеема «Өндәге төшләр» дигән китабым дөнья күрде бит! Хөрмәтләп сиңа бирәм Бәлки, укыгач, фикереңне дә әитерсен әле үземә Юкса, бездә бер-беребезгә битарафлык көчле бит.. —Бу анын мине тануы гына гүгел, сүземнең көченә ышануы да иде. Нишләп бүген болаи мине бөтенесе зурлый сон әле? Хатирә-ядкарьләр күгәреп, изге юлда йөргәнгәме әллә?
һәркемнең кызганыч киләчәге
ыннан ла Айлар Сабир бик тә бетерешкән иде Өй һавасы мине, нурлы канатлыны мәхшәргә тартып төшерде Коточкыч иле бу Инде дүрт ел буена урамга да чыга алмыйча урында беркеп ята каләм заты Йә. Аллам, бир сабырлык адәм баласына: анын үзенә һәм җәмәгатенә
Язучының йөзләгән папкалары, китаплары, гәзит-журналлары да авыр ис чыгарып, кирәксез-кадерсезгә калып, төрле җирдә чәчелеп- сибелеп аунап яталар иде
Килүемне аллан хәбәр иткәнгәдер инде, мескеннең үзенә бизәкле матур түбәтәй кигезеп куйганнар иле
Нур Баян гаиләсе турында ниләр беләсең? Аның хагыны турында сөйли алмыйсынмы?—дигәч, ул:
—Ул сугышта үлде инде, сугышта үлде,—дип бер-ике сүз әйтте дә еларга кереште.
—Елама. Айлар, елама,—дип юатты аны хатыны, —менә, мине оныт тылар, дип ята идең, онытып ук бетермәгәннәр ләбаса
—Нур Баянның кемнәре барлыгын, адресларын белмисенме’ дигән соравыма ул:
—Юк. юк. мин анын адресын да белмим, аның бер кешесе дә калмады,—лиле Башка сорауларыма-да ул шул халәт белән җавап биргәч мин ипле бирегә бик соңарып килүемне аңладым
Хатыны бик каты рәнҗеп зарланды миңа
Менә дүрт ел шушылай ингегәм инде Ул хәзер беркемгә дә кирәк түгел Беркем килми, беркем хәлне белми Ул бит гомере буена эзләнде, кайларда гына булмады Сугышта һәлак булган нинди генә кешеләрне, язучыларны күтәрмәде ул Менә бит аның китаплары Ханым бер-бер артлы төрле телләрдә чыккан китапларын алдыма өя барды. Сөйли торды:
— Элек безгә бит кемнәр генә килми иде Менә бу йөзләгән папкаларны кем рәткә салыр инде хәтер Болар бит караучысыз макулатура булып югалачак!
Ч
«Чыннан да берәр яшь язучы монда килеп эшләсә, боларны ике- өч айда рәткә салыр иде Монда бит инде бик затлы энҗеләр дә югалып ятадыр. дип сызланып уйладым мин.
—Ә хәзер почет та юк, яклау да юк, ярдәм дә юк. Ни әйтсәң дә сугыш ветераны да бит әле ул. Әнә гәзитләрдә анын китапларын файдаланып язалар, шунда анын исемен телгә алып узсалар да, ичмасам күңел булыр иде Юк бит. Бармактан суырып язган күпме язучыларның юбилейларын зурлап, олылап үткәрәләр. Ә моның җитмеш еллыгын искә алган кеше дә булмады. Җитәкчегезгә дә әйтеп карадым, ярдәм итмәде. Телгә дә алмадылар. Үпкәсе шешкән анын, бронхит, адинома, йөрәк, бөтен жире авыру анын. Ходаем ни язган инде. Мин аның белән кырык бер ел яшәгәч, карыйм инде, нишлисен...
Аһ, мин монда мондый зарлар ишетермен дип килмәгән идем шул. Аларны жайлап. көч-хәл белән чыгып киттем. Хатыны Кадрия апа. әлбәттә, ирен карап, бөек батырлык эшли иде. Бөтен вөҗүдем белән рәхмәт укып чыктым мин аңа. Мондый хәлгә калсаң, һәм ул озакка да сузылса, синнән хәләл җефетең генә түгел, туганнарын, балаларыңның да баш тартуы мөмкин ич И Ходаем, җинел үлем вә иман бир кешеләргә
Урамга атылып чыккач, бик озак җилләрдә, һаваларда йөргәннән соң да, борынымда һаман да шул фатир исе иде. Анда күргәннәрем мине һаман эзәрлекли, бәгъремне телгәли иде. һәр кешенен шушы хәлгә каласы бар ич әле Бу бит безнең кызганыч киләчәк. Ләкин ул киләчәкне бу кадәр коточкыч хәлгә калдырмаска иде. Алдан ук бер-бер чарасын күрәсе иде. Бу картлыкка, шушы көнгә хәзердән үк әзерләнәсе иде.
Шәһәр таш капчыгында түгел, ә кайдадыр авылда, шаулап аккан елга буенда, урман-болында, яшенләп-күкрәп яуган яңгыр астында, йә коточкыч буранда калып, йә тау башында кояшка карап җан бирәсе иде. Җаның кояш нурлары белән тоташып, кояшка күчеп калсын иде.. Ярабби Ходаем...
Упкын читеннән бару
ин Нур Баян эзләреннән йөрим бит әле. Аның турында очерк язгач, Айдар ага аның адресын да, исән булса, балаларын да белергә тиеш иде бит инде. Бу мине бик каты борчуга салды. Барыбыз да бер-беребезгә карата бик битараф шул без. Менә мин үзем дә, Нур Баянның авылдашы була торып, хәтерләр өзелгәч кенә, кырык елдан сон гына анын эзеннән юлга кузгалдым шул. Гамьсезләр без Юкса бит. мин шушы Казанда укый-эшли сигез ел яшьлек һәм студент елларымны үткәрдем. Һава суларга чыккан чакларда булса да аларга барып килү, хәлләрне белү берни дә тормый иде ич инде Хәзерге кебек, Чаллыдан йөзәрләгән сум акчаларыңны сарыф итеп, килеп йөрисе булмаган бит. Әле ул чагында Робендер да исән булгандыр...
Мин базардан күчтәнәчләр алып, Таһир биргән схема буенча аларны эзләп киттем. Менә «Рубин» кибете, менә кибет артында эре панельле йорт. Менә икенче подъезд. Менә бер ханым шуннан чыгып килә. Ялгыш кулга эләккән кош сыман йөрәгем леп-леп тибә. Дулкынланам. Булырмы?
—Сез очраклы булса да, дүртенче катта, менү белән сул кулда шагыйрь Нур Баяннын берәр чыбык очы торганын белмисезме?—Теге, юк, белмим, белмим, дип, ашыгып китеп барганда, безгә таба килгән икенче бер ханым сүзгә кушылды:
—Ә-ә, андамы, анда кемдер бар. Сез шуларны эзлисездер сыман. Язучының улы күптән вафат инде. Кемнәредер Әмәт тавында аларнын. Ә монда, мөгаен, оныклары яшидер.
Әмма монда подъезддагы тимер ишекләр дә бикле була икән. Бер минутка гына соңга калган булсам да, бу ханымнан аймыл булып, мин монда керә алмыйча китеп барасы икәнмен. Рәхмәт яугыры, бу ханым
М
тимер ишекне ачып, мине үзе белән алып керде. Серләр ачыла башлаячак фатирны күрсәтте: 53 иче фатир иде ул.
—Адель, Адель,—дип дәшеп карады ханым. Әмма 53 тән беркем дә жавап бирмәде. Нишләмәк кирәк, мин «Кичен килермен»,—дип. язу калдырып, китеп бардым
Сәгатем җитсен дип. беразга гына «Мәгърифәт» редакциясенә, күптән күрешмәгән шагыйрь Әхмәт Гадел дустым янына сугылдым. Ул:
—О-һо-һо! Тере классик килгән,—дип, уенын-чынын кушып мине үсендереп, дәррәү урыныннан күтәрелеп, тирә-юньне шаулатып каршы алды.
— Юк. юк, мин түгел, менә Рәшит классик,—дидем мин. күрше өстәл янында утырган Ягьфәргә күрсәтеп —Ул Салсал батыр сыман милли мәгърифәт өчен көрәшә ич
Соңгы вакытта мин Әхмәт Гадел турында бер мәкалә язган идем Чыннан да ул урыс телендә, урыс тарихында яшеренеп-күмелеп яткан татарлыкларны тузаннардан шундый да оста кагып ялтыратып тартып чыгара, башта тиз генә ышанмыйсын, алар ялган сыман тоела, аннары уйланып-уйланып хәйран калып торасын Кара әле. дөрес әйтә бит бу шайтан, дисен. Шунын өчен дә һәм сүзе белән сине тетрәнүләрдән арындырып, күнеленне күтәреп җибәрә белүе өчен лә хөрмәт итә идем Шуларга минем турыдагы «классик» дигән ялганы да килеп кушылгач, күнелдә шушы шигырь туды
Яратам мин, Әхмәт дустым, сине.
Язганнарың өчен яратам.
Валлаһи, дим, чын күңелдән сине Ялганнарың өчен яратам.
Шулар белән рәхәт әкият синең—
Балаларча матур, сөйкемле.
Әллә нинди серле тойгыларны
Уята-уята назлый күңелне.
Шундый керсез, матур ялган алар.
Өзелгәннәр кабат ялганалар.
Бар хәгерләр томаланып беткән.
Синдә генә исән калган алар.
Ялганнарда күккә ашырасың.
Айкап-чайкап тәңре катларын.
Ул катлардан юынып һәм яңарып.
Батыр булып күренә татарым
Мин Нур Баян эзеннән йөреп, очерк язып аның китабын чыгарырга йөрүемне әйткәч, анын йөзендәге елмаюлар сүрелде, ул бик җитдиләнеп калды һәм. коедан таш гартып чыгаргандай авырыксынып, әйтеп куйды:
—Беләсеңме, ул шәхескә карата миндә антипатия көчле бит
—Ну-ка, ну-ка.—Аның телен ачар өчен мин сүз сөрешен бераз сабынлап та куйгандай иттем-Миндә дә менә ана карата электән үк нидер бар иде бугай шул Ләкин менә шуны ачыклап бетерә алмыйча гомерем үтте. Ә бәлки без ялгышабыздыр’
— Бәлки, бәлки Бервакыт Сибгат ага Хәким белән опера театры яныннан үтеп барабыз. «Менә. Әхмәт.-диде Сибгат ага. сугышка китәр алдыннан менә шушында Нур Баян белән очрашкан идем мин Кинәт кенә каршыма килеп басты да бу минем «Бәй. син исәнмени әле’ Сине атмадылармыни әле’»-диде Мин куркып калдым Фронтка китәргә дигән повесткам кесәдә иде. барыбер беткән баш беткән инде, ичмасам әйтеп калыйм дип. мин дә турысын бәреп әйттем
«Мин үлмим әле. мин синнән сон да яшәячәкмен әле», - дидем дә кызү-кызу атлап, китеп бардым Бер-бер чара күрә күрмәсен бу дидем дә өйгә кайтып тормыйча, вокзалга чаптым Аннан хатынга шалтыраттым хәзер үк вокзалга мине озатырга килеп җит. дидем Шуннан туп-туры
фронтка китеп бардым. Шул очрак минем күңелемдә бик озак яра булып йөрде. Аннары гафу иттем инде. Ул да шул чор корбаны иде бит Сталин вассаллары кешеләрнең кире сыйфатларын бик оста файдаланып эш итәләр иде. Язучыларның да көнләшү, күралмау, башкалардан алга чыгарга тырышу аркасында бер-берләренә төрлечә яла ягулары гадәти бер хәл иде...» Менә, дустым, Сибгат аганың шул сүзләреннән соң, мин Нур Баян турында ни уйларга тиеш сон?..
Якташ шагыйрь эзләреннән йөрүләрем мәгънәсезләнеп калгандай булды. Күңелем төште. Әмма эчемдә бүреләр уласа да, мин аны Әхмәткә сиздермәскә тырыштым.
—Сон. дустым, язучылар арасында элек нинди генә хәлләр булмаган соң иңде. Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан, Мин Шабайлар, Фатих Кәримнәр төрмәләрдә юкка утырып чыкканнармы? Әле бүгенге көндә дә андый ызгыш-талашларнын тукталганы юк бит. Язмышлар безнен кәкрәеп- бөкрәеп беткән инде..
Анысы-анысы, Әхмәт боларны аңлый. Ничек итеп моны авылдаш-ларыма, шул ук Нур Баян өчен ут йотып йөргән Габсәләмовка аңлатыйм? Андый хәлләрне бу хәбәрдарлык заманында инде читләтеп үтәргә дә ярамый. Борычлап, кылычлап тәнкыйть итәргә торучылар гаскәр, гаскәр. Аннары, моны язмасан, гыйбрәтсез, ялган китапның кемгә кирәге бар?
Тышта караңгы төшкән иде инде. Мин башта 53 фатирга, Адель дигән егет янына җәяү генә юл тоттым. Әхмәт сүзләреннән соң шомлануым көчәйдеме, курка башладым. Кайдадыр мине сугып егарлар да, кулымдагы күчтәнәчле сумканы талап алырлар сыман тоелды Юкса, бер генә тукталыш барасы калган иде инде, куркуым мине янәшә барган троллейбуска куалап кертте.
Кызганыч, ул фатир тәрәзәсендә утлар юк иде Кышкы салкында бер сәгать буена әле кибетләргә кереп, әле тегендә, әле монда сугылып, әйләнеп-тулганып йөрдем. Ут кабынмады. Подъезд төбенә барып бастым Аның ишеге тагын бикле иде.
Әһә, менә, ниһаять, бер хатын шушы подъездга таба кайтып килә. Кышкы караңгылык, кеше юк, ә бандитлардан куркалар. Аның минем белән сөйләшеп тә тормавы мөмкин иде Бар барлыгым белән үземнен бандитлар төркеменнән түгеллегемне ничек тә расларга тырышып, йомша- ак кына итеп, ялынып-ялваргандай шул фатирны сораштым. Рәхмәт яугыры, аңлады мине.
—Адель монда бик сирәк була шул,—диде —Аның менә шушы ук йортта әнә теге почмакта, дүртенче катта туганы бар. Шулардан кереп сорап карагыз, алар белергә тиеш аны. Ләкин әнә аларнын да утлары юк икән шул әле. Көтегез, бәлки, кайтырлар.
Менә бит, подъезд төпләрен саклап булса да, хәбәрләр җыештырам Ярый хәлемне аңлап, фәрештәләр миңа аларны белгән кешеләрне җибәреп тора Юк, йолдызнамә юкка гына мина уңышлы юл вәгъдә итмәгәндер.
Кышкы суык мине инде шактый биетә иде. Тагын әйләнеп-тулганып йөреп килдем, ике фатирда да һаман утлар алынмаган иде. Калганмы соң аның үзеннән соң берәр җан иясе, әллә бөтенләй өзелгәнме? Белеп булмый, булмый бит белеп.
Студент елларымда шушында килеп танышып йөрмәвемә бик үкендем. Ни әйтсәң дә, ул бит әле мин яраткан Әнәк тамыры да, минем кавем-кабилә тамыры да.
Әмма ул тамыр өзелгәндер шул. Өзелмәгән булса, шагыйрьнең 8090 еллыкларында кем дә булса берсе гәзитләрдә истәлекләр язып чыгар иде Ни дә булса булыр иде. Ә болай ул билгесез, бер хәбәрсез югалган шул инде. Беркеме дә калмагандыр анын. Калган булса да, урыслашып беткәннәрдер. Хәзер инде алар, гадәттәгечә, татар ягына, татар бабалары ягына борылып карарга да җирәнәләрдер. Аһ!
Ул Робендерлар, аның дәвамнары каядыр еракта, барып җитә
алмаслык томан эчендә иде инде хәзер.
Үзем дә. бөтен татар да бик кызганыч тоелып, бик монсу. ямансу булып китте
Әһә, тәрәзәдә ут кабынды!
ат-кат киенгән булсам да. инде ныклап туңдыра башлады. Тагын якын-тирә кибетләрне әйләнеп йөреп бетердем. Оныгыма фломастер, үземә стерженьнар сатыл алдым Йортның башка фатирларында бер-бер артлы утлар кабына торды Әнәктән килгән мин мосафир өчен ут кабынмый да кабынмый иде
Тыштагы февраль салкынлыгы, караңгылык, бикле подъездлар төбендә ялгыз калуым. Әхмәтнең әле генә сөйләгән авыр хәбәре минем хәлемне тагын да авырайта, ятим итә иде
Урамнарны дүртенче кат урап килүемә кардәшләре дигән тәрәзәдә, ниһаять, ут кабынды. Минем очен өметләр, хәбәрләр кабынды'
Подъезд төбенә йөгереп үк бардым, ләкин ул бикле иде Дүртенче каттагы утка, подъезд эчендәге утларга бик озак тилмереп-тилмереп карап тордым Берәү дә керми дә. чыкмый да Инде салкын аяктан йөрәкләргә хәтле үтте бугай. Их. бу тимер ишекләр, аһ. бу бикле тимер ишекләр! Хәзер аны фатирларга гына түгел, подъездларга да куеп бетерделәр
Аларны төнлә генә түгел, көндезләрен лә бикләп тота башладылар. Социализм заманында юк иде бит алар Бу кадәр бандитлары да юк иде Әйт дустың кем һәм мин синең кем икәнлегеңне әйтеп бирәм дигән сыман—илендә бандитлар үрчиме, үрчесә, шуларга карап, хөкүмәтен турында фикер йөрт инде Җен ачуларым чыкты
Ни булса шул булыр дип. бер агач ботагы сындырып алдым да беренче катның утлы тәрәзәсенә таба якынайдым Ләкин мин тәрәзәгә әз генә төртүгә үк бүлмәдә ут сүнде һәм подъезд эчендә дөбер-шатыр ишек ачылган, урысча сүгенгән хатын-кыз тавышы ишетелде
—Вог придурки, вот придурок, кем сезгә минем тәрәзәмне кагарга рөхсәт бирде?
Күрәсең, алар, минем подъезд төбендә озаклап йөрүемнән шикләнеп, күзәтеп торганнардыр Мин төшенке тавыш белән акландым
— Подъездга үтәргә, дүртенче каттагы фатирга керергә кирәк иде Бик салкын бит. гафу итегез инде'
—Какое мое дело! Кемгә килдең, шунын тәрәзен как. придурок! Ә үзе җитмәсә сакаллы.
— Мин ерактан килгән мосафир
—Төкерәм мин синең мосафирлыгыңа'
Борын-борыннан ерактан килгән юлчыларны хөрмәт итү дигән нәрсә бар бит инде Әмма бу маржа минем авыр хәлгә калган юлчы булуым турында уйлап та карамый Дөрес эшлидер, мин аның өчен фатир басу ихтималы булган бер бандит кынадыр Шунлыктан марҗаның бу кадәр мыскыл итеп сүгенүе (матларын төшереп калдырдым) мине артык рәнҗетмәде Ин мөһиме-миңа тимер ишек ачылды Мин хәзер дүрт дистә ел буена белә алмаган хәлләрне беләчәкмен
Дүртенче катка ничек очып менгәнемне дә сизми калдым. Ахры, гомеремдә беренче мәртәбә шулай очып менгәнмендер Кыңгырау төймәсенә бастым
— Кто9—диде бала тавышлы берәү
Бердәнбер ышанычлы сүз «Адель» генә булырга мөмкин иде
К
Уйлар белән буылып.
Калды моннарым сулып Үтерә бу моңсулык. Жан елый сулык-сулык.
—Я от Аделя,—дидем мин. Инде төн якынлаша, ачмаулары да бик мөмкин иде.
Ачкыч-йозак шалт-шолт килде. Ишек ачылды! Минем алда ябык кына, аксыл, матур мөлаем йөзле бер кыз бала басып тора иде. Беренчеләрдә укыйдыр.
Әнгәмә урысча барса да. татарчага күчереп бирәм.
—Әти-әниен өйдәме сон?
-Юк
—Ә өйдә кемнәр бар соң?
—Мин берүзем.
—Ә кем белән торасың соң?
—Мин әбием белән яшим.
—Ә ул кая9
—Эштә ул, эштә... Ул төнге уникедә генә кайтачак әле.
Башка ишекләрдән бу сөйләшүне тынлап торсалар, бу бик куркыныч иде. Мине фатирбасар дип гаепләүләре мөмкин иде. Шунлыктан мин тавышымны кысып, куркып кына сөйләшә башладым.
—Ә нигә алайса ишегеңне ачтың? Бодай ярамый бит.
—Сез бит Адельдән килдем, дидегез.
—Алайса, син аны беләсеңмени?
—Ул минем абыем бит. Ул әнием белән яши. Моннан аларга өч- дүрт кенә тукталыш.
—Ә син татарча беләсеңме?
—Э, нет!
—Ә әбиеңнең исеме ничек?
—Нурия.
Эчемә жылы йөгерде Димәк, монда Нур Баяннан сон Мария яклары түгел, ә Нур Баян яклары өстен алган икән дип уйладым мин Менә-менә күңелгә килгән алга килә ул, безнең сөйләшүне ишетеп, бишенче каттан бер татар карчыгы төшеп килә иде инде.
—Сез боларны белмисезме,—дидем мин, аңа турыдан-туры татарча. - Мин бик ерактан килгән идем, әбисенең кайтканын көтеп тора алмыйм. Ят шәһәрдә кире кайтуы куркыныч бит
—Аларны мин белмим шул,—диде татар карчыгы.— Аларның Клара дигән кешеләре бар иде инде. Аңын балалары күп иде бугай Ул Украинага кайтып китте, марҗа иде. Боларнын Казанда туганнары бар, ләкин төгәл генә әйтә алмыйм.
Нурия әбинең ике көн эшләп, ике көн ял итүе ачыкланды. Мин бер көннән иртә белән килергә сөйләштем, һәм күңелгә нур сирпеп торган бик сөйкемле бу бала һәм мөлаем татар карчыгы белән саубуллашып, күңелемә әллә нинди рәхәт нурлар бәйләме алып кайтып киттем.
Гүя Ходай, шагыйрьне белгән кешеләр белән очраштырмыйча, серләрнен ачылуын юри шулай озакка суза иде.
Аннан мин шәһриказанлылар таралышканчы кайтып элгәштем. Алар минем тирәмдә шау-гөр килделәр.
—О, Рахмай абый, синең дин турындагы язмаңны бик ошаттылар, унбиш бит килеш тәкъдим иттеләр Корылтайга шәп була,—дип шауладылар. Равил Вәли үзе дә: «Фотоң белән бер бит итеп бирәбез», дигәч, мин шактый ук күкләрдә йөздем. Бәхәсләр уятмый калмас. Ни әйтсәң дә, мүкләнеп каткан урынга кагылам бит, динне татарчага күчерүне күтәрәм. Алга китеп әйтим, бу мәкалә чыннан ла бик оригиналь булгандыр Ярты ел буена аның тирәсендә бәхәсләр дулкыны тирбәлде. Кемдер хуплап, кемнәрдер сүгеп яздылар. Сүгүчесе күбрәк иде, ахры. Әмма затлы журналист Римзил Вәлиев аны телевидениедән елнын ин яхшы мәкаләләреннән берсе дип билгеләп үтте.
Бер ишектән бер ишеккә нур эзләп...
ишләптер, беркем дә миннән «син кайда кунып яшисен сон Казанда9» дип сорамый иде. Ә бит ул бүгенге көндә ин авыр проблемаларның берсе. Мин кунакханәгә кереп урнашып, тәүлегенә 60-70 сум түләп яши алмыйм бит инде. Алай итсәм, ике-өч көндә ыштансыз калыр идем.
Шул ук вакытта Казан мина бик кадерле иде.
Чаллыда зыялылар белән аралашу җитмәүдән зарыгып, саргаеп яшәүче мин фәкыйрегезгә Казан вакытынын һәр минуты алтынга тин. Ни әйтсән дә. башкала татарның бөтен акыллы зыялысын магнит сыман шушында тартып җыйган. Алар белән бер очрашып биш-ун минут сөйләшеп алу да үзе бер академия. Монда кемнәр белән генә күрешмисен дә, нинди генә хәбәрләр, әкәмәт сүзләр ишетмисен. Заманында мине Казаннан биредә борынгы тамырларым һәм фатирым булмау куаласа, икенчедән, аның эчкечеләр дөньясында харап булуымнан куркып. Түбән Кама кебек яшь шәһәргә китеп барган идем Инде хәзер Казанга кире кайта алмыйча гомерем үтеп бара. Әмма барыбер мин әле бирегә кайтырмын сыман.
Килгән саен мондагыларның бу шәһәрнен авыр шартларына түзеп, һаман да иҗат, милләт, дип язу-көрәшләренә хәйран калам Мондагы һәрбер ижат шәхесе үзе бер газап лабораториясе ич. Казанга килгәнлә- киткәндә мина, дөресен әйткәндә, Ходайның рәхмәте төште Мин абыемның кызы Гөлүсәләрнең фатирында бушлай яшәп китәм Редакцияләр белән янәшә урнашкан йорттагы дүрт бүлмәле якты, рәхәт, яна фатир ул. Гөлүсә үзе киявебез Госман белән Сухарекада болын кадәр иркен ике катлы йорт. юк. йорт кына түгел, коттедж салып чыктылар Мин яулап ала алмаган Казанны, ичмасам, алар, абыемнын балалары, яулап алдылар.
Гөлүсәләр эшләп алган бу затлы фатирны абыемнын өйләнмәгән, әмма гаҗәеп тәртипле, эшчән, уңган улы Феликс. Гөлүсәнең балалары өйләнгәнне көтеп, саклап, карап бер үзе яшәп ята. Минем өчен хөррият инде монда. Хет шунда вакытлыча берәр әдәби салон, яисә берәр фирка офисы ачып җибәр. Мин монда мескенлектән өстен, мин монда үз иркемдә, үз хыял-ижатымда йөзәм. җиде каналдан җиде төрле программа карап. Казан гәзитләрен укып кинәнәм, тантана итәм
Танырга кирәк, дуслар. Казаннын урыс гәзитләренен теле, стиле, кыюлыгы, югары юморы, энергиясе, заманчалыгы белән татар гәзитләрен- нән күпкә өстен Татар гәзите һаман да тел. милләт тирәсендә казына, ләкин аны үзәкләргә үткәзерлек көчле итеп, давыл куптарырлык итеп күтәрә белми!..
Бу фатирда миңа ураза тотарга да бөтен шартлар бар Ураза көннән- көн минем зиһенемне ныграк ача килә Кар-буран булса да. жанда- тәндә гаҗәеп сафлык, җиңеллек, хушлык тора Тән. ашаган ризыкка бик сизгер реакция биреп, артык батлы капсаң да. кычыта башлый иде
Абыемның балалары бик унган. булдыклы булып чыктылар Болай каты мактануымның сере турылан-туры Нур Баянга да барып тоташа Юкса бәлки болай тәфсилләп тә язмас идем. Ул болай: абыемнын хатыны Рәйсәнен этисе Нургали бабай Нур Баянның туганнан-туганы Әйе, әйе. алдамыйм, валлаһи Нургалинең әнисе Хәдичә әбекәй Нур Баянның әтисенең сенелесе Менә бит ул. дөньялар кайларлан кайларга килеп тоташа
Димәк. Нур Баян истәлегенең тузаннарын кагып төшерү, аның чын образын калку итеп дөньяга чыгару ул әле минем туганлык-кодалык бурычым да икән бит
Н
лтынчы февраль коры суык, аяз, бик рәхәт көн иде. Мин иртә белән үк татар халкынын ин асыл әдәби мәгълүматлары саклана торган җиргә, университет китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегенә ашыктым.
Барышлый яңабаштан төзелмәк булып яткан тимер юл вокзалы корылмаларын, хатын-кызларыбызның базар тирәләрендә салкында сату иткән булып басып торуларын, авыр йөкләр күтәреп изалануларын күреп, кәефем кырыла Адым саен диярлек чәер сорашучылар. Кызганыч Ни булды безгә?! Ил җимереклеге Гражданнар сугышы чорларын хәтерләтә. Ә юкса, алай булырга тиеш түгел иде бит, түгел иде
Сирәк кулъязмалар бүлеге хуҗасы, күптәнге танышым, татарның асыл зыялысы Жәүдәт Миңнуллин мине хөрмәт белән каршы алды. Ул каты эшлидер инде, бераз ябыга төшкән, саргайганрак та димме, нечкә кысалы күзлекләре дә тартылып, ябыгып киткән шикелле.
Сон, шулай булыр инде. Иске кулъязмалар сиңа шомырт чәчәкләре түгел. Аларда күпме борынгы кер һәм авыр ис.. Элек биредә минем якташым мәшһүр Альберт Фәтхи эшләгән иде. Әллә инде шул иске кулъязмалардагы мең төрле микробларны сулый-сулый зәгыйфьләнде, ялгызы яшәп, китап шыплап тулган фатирында һич тә көтмәгәндә вафат булган иде. Аның турындагы бик тә кадерле истәлекләрем үзенең чиратын көтеп ята...
—Кызганычка каршы, бездә Нур Баян турында мәгълүматлар саклан-маган,—диде Жәүдәт.—Сина тарих институтына Марсель Әхмәтжанов янына барырга кирәктер. Менә анда язучыларның архивларын җыя башладылар. Мөгаен, аларда Нур Баянныкы да бардыр.
Бик зур өметләр белән мин тарих институтына юнәлдем. Ниһаять, максатыма якынаям бугай. Тарих институты бирегә инде берничә ел элек үк күчкән булса да, бинасы һаман ремонтланмаган иде. Әллә ничек бөтен җире караңгы, жимерек-жомырык, стеналарда купкан, ярылган урыннар... И-и, илне уңнан да, сулдан да талаучылар ялт итеп торган коттеджлар, тәкәббер офислар, наркотиклы төнге клублар салалар, ә татар тарих институты ягына борылып караучы да юк икән. Хөкүмәтне әйтеп тә тормыйм. Кая икән соң ул безнең «яңа байларыбыз», кая икән хәлле бай патриотлар? Үз тарихларының ятим булуы киләчәктә аларның үз балаларын ятим итәчәген эш узгач кына анчарлар шул бу байлар...
Галим урынында юк иде. Казандагы вакытымның минуты да алтынлыгын истә тотканым хәлдә, авыл тарихлары бүлеге мөдире Равил Әмирханга сугылдым. Татар тарихын яктыртып утыручы үзе бер йолдыз кебек шәхес тә сүзен зарланудан башлады:
—Менә Әмирханнар фонды ачып җибәргән идек тә, артык эш майтарып булмый шул, акча күчерүче юк.
Әнә шулай кая барма, кая кермә, дөнья зар белән тулган иде. Ул мина Әнәк авылы тарихын Таһир Кәримовтан белешер өчен телефоннарын бирде Кәримов мина таныш егет иде иңде Үз эшенә фанатикларча бирелгән бик сәер кеше иде ул. Әнәккә килеп тарихларны өйрәнеп йөргәндә мин аңа шактый булышлык күрсәткән идем. Ләкин ул гына менә тәртәгә типте бугай. Чират җитсә, язарбыз.
Мин кабат әйләнеп килгәндә мине шыксыз бер бүлмәдә чал чәчле Марсель Әхмәтжанов көтеп утыра иде Искереп беткән, нурсыз, соры бер журнал битләрен актаргалап алды да:
—Болай унлап язучының архивы бар бездә. Ләкин Нур Баянның берние дә юк шул. Барлык язучыларның да кулъязмаларын җыяр идек тә. акчабыз юк Әле менә Риза Ишморатныкын, Ибраһим Салаховныкын алган идек, аларга түләргә дә акчабыз юк. Татар язучыларынын архивлары төрле жирдә таралып беткәннәр инде алар Менә Әпсәләмов белән Мирсәй Әмирләрнең архивлары һаман хатыннарында саклана. Бәяләре
А
күтәрелсен дип. бирмичә үзләрендә саклап маташканнар иде дә. менә, замана кирегә борылгач, аларнын бәяләре төшкәннән-төшә бара Ә Нур Баяннын анын архивы Дәүләт музеенда түгел микән, Жәлилләр белән беррәпән Анда берничә язучының архивы бар. сина шунда барырга кирәк
—Да-а. шәптән түгел икән. Марсель туган, безнен хәлләр Зыялы халыкларда язучы архивлары бер урынга Дәүләт архивына тупланганнар бит. Кем күгәрергә тиеш сон моны?
— Кем белә инде аны, әйтә-әйтә без дә ардык инде Милләтнең, гомумән, үзәге юк бит безнен, юк. Ә Нур Баянга килгәндә, ул болай төшеп калганнардан булмаган, ахры Үзен бер дә обидага бирмәгән ул. кыю. тәвәккәл, үзенекен итә торган кеше булган. Сугышта подполковник дәрәҗәсенә ирешә бит ул. Мондый хәрби дәрәҗә татар язучыларыннан бик сирәкләргә генә тәтегән. Көчле ихтыярлы кеше булган —Чал чәчле әдип-галим, күзләрен челт-челт йомгалап. бераз көлеп тә алгалап. бераз чеметтереп алгандай итеп тә сөйли иде —Аны менә безнең заманның крутой-хәтәр егетләре кебегрәк тә булган, диләр бит Пистолет белән генә йөргән бит ул. Моны миңа укытучы әтием сөйләгән иде Моны башка беркемнән дә ишетә алмассын син Әтием Казанга килеп язучылар белән аралашын йөри торган булган. Ул вакыттагы язучыларның бер- берсенә мөнәсәбәтен гаепләп булмый инде. Хәзер генә тәүфикълы песи сыман йөргәч тә, күнләр бер-берсе өстеннән донослар язганнар Империя шымчылары язучылар арасын болгатып, кара шәүләләр уйнатып торган — Шул заманнарның стрессларын саклап тоткан сыман ярым караңгы бүлмә, иске шкафлар, буялмаган стена-идәннәр безнен бу сөйләшүне тагын да караңгылата, тагын да шомлы итә иле —Әле ярый, хет ичмасам менә хәзер авызны ачып сөйләшә алабыз. Шунысына рәхмәт әйтерсен
Бу ифрат кызыклы әңгәмәчедән аерылуы бик кыен булса да, миңа Нур Баян артыннан чабасы иле.
Дәүләт музееннан мин берни дә таба алмадым Шулай итеп, җил иркендә калдым Соңгы өмет—иртәгә: ул очрашу мина йә ни дә булса ачачак, йә мин бернисез кайтып китәчәкмен
Ә татар язучыларынын архивлары язмышы турындагы уйларым, муеныма авыр таш асылган сыман, өйгә дә ияреп кайтты
Төн. Казан үзәгендәге тугыз катлы иортнын ин өске катында әйбәт якты фатирда мин Моннан бөтен Казан уч төбендәге кебек күренеп тора Казан һәм татар язмышы да уч төбендә кебек Ризыгым бар. ятагым чиста, бүлмәм җылы, ләкин күнелдә болыт, әллә нинди татар ятимлеге Барысы да бик тиз уалырга, җимерелер!ә тора сыман Бик мескен бит әле бу милләт дөньясы Ирек килеп тә. без әле анардан рәтләп җимешләр озеп каба алмадык Бүген әнә күпме җирдә зарлар ишеттем. Йоклый алмый ятам Салкын карасу зәнгәр күктән мина чекрәнләп Ай карый Дөнья шулай шул ул. абзыкаем, ди кебек ул Әйе. син язучы булып, синен әллә нинди кулъязмаларын да булырга мөмкин Ләкин син аны саклый белмәсәң, мәңгелеккә алып китә торган ышанычлы кулларда калдырмасан. язмаларын вакыт упкынына төшеп югалачак!
Каян табарга соң мина хәзер Нур Баяннын архивын’ Гадәттә, язучы үз язганының өчтән берен генә дөньяга бастырып чыгарып кала Анын күп өлеше архивына салына бара Кая Нур Баяннын сөйгәннәренә, дусларына туганнарына язган җырлары, шигырьләре’ Кая табыннарга багышланган хикмәтләре? Кая анын күнеленен шикләре, сагышлары? Кая җаны рәнҗегән чагында аһларга күмелеп түгелгән сыъланулары Мария дигән марҗасы таратып бетерде дисәләр дә, ышанмыйм мин моңа1 Булырга тиеш иде бит алар, булырга тиеш'
Менә бүгенге көндә кара инде син Ничек инде шулай була ала? Язучыларның архивлары төрле аерым кулларда, кайсы тарих институтында, кайсы Дәүләт архивында йә музеенда, кайсы Горький музеенда, әнә Сибгат Хәкимнеке мәдәният үзәгендә-шулай итеп, кайсы кайда чәчелеп-
сибелеп яталар Кайчан да булса татар аларны бер җиргә жыеп бер рәткә сала алырмы? Шул архивларны һәм халыктан җыйган меңләгән сирәк кулъязмаларны бергә туплап, әрмәннеке кебек үзенең Матенадаранын булдыра алырмы? Белмим..
Моны, ахры, бары тик Президент Указы гына хәл итә аладыр.
Яшь аралаш шатлык һәм сагыш...
иһаять, серләр сандыгы ачылачак. Мин Нурияләр ишек төбендә озак-озак итеп кыңгырау шалтыратам. Ишекне таза гына, чем кара чәчле, әле чибәрлеге югалмаган чын татар йөзле ханым ачты. Алтмышлар тирәсендә булыр.
—Бу мин кичә килгән кеше идем.
—Рәхим итегез, рәхим итегез, мондый кадерле кунакларның инде күптән күренгәне юк иде,—дия-дия, ул бик ягымлы, бик үз итеп мине өйгә уздырды.
Мин үгезне мөгезеннән алып, Нур Баян, анын нәсел-нәсәбе турында сораштыра башладым.
—Белмим шул, мин алар ягыннан түгел бит,—диде ханым. Соңгы өмет, өзеләм-өзеләм, дип зыңлап ыңгырашты. Кит аннан. Шушы кадәр йөреп тә инде. Ә ханым дәвам итте:—Мин яңа бистәдә туганмын. Әтиләр безнең Пенза ягыннан Неверкинский районы Мазарка авылыннан булганнар. Ренат Акчурин да, теге Ельциннын йөрәгенә операция ясаган хирург, безнең авылдан бит —Ханымга минем борчылуларымның бары ни, югы ни. Ул тәмләп сөйләнә-сөйләнә бөтенләй үз якларына кайтып китмәкче иде.
—Ә Робендернын Нур Баянның улы икәнен беләсезме соң?
—Әйе, беләм. Асылынып үлде ул... Аннан Илдар, Йолдыз, Лалә, Лиля, Венера исемле биш бала кала
Ал-ла-а... Йә илаһым. Болар бит алтын-зөбәрҗәтләрдән торган бисмиллалы дисбе кебек исемнәр... Йә илаһым, ниһаять, мин дә иркен сулап куярмын икән. Беркеме дә калмаган дип йөргәндә синең алга шундый йолдызлар тезеп куйсыннар әле. Көчле булган ла Нур Баянда әнәклек, бәҗәнәклек! Куәтле булган безнең каннын кайнавы!
—Белмим, нигә шулкадәр күп бала кирәк булгандыр инде.—Болай булгач, әлбәттә, Нурия ханым минем шатлыгымны һич кенә дә аңлый алмый иде —Рабиндарга артык хәсрәт кенә булганнардыр бит инде алар Ә ул мескен, дөнья белән үзе теләп хушлашкан.
Кара әле. Робендернын исемен Рабиндар дип бик матур татарчалаш-тырып әйтә бит әле бу! Күңелемдә минем яшеннәр яшьни, күкләр күкри иде Аптыраштагы уйлар-сораулар сугышты. Марҗадан туган Рабиндар балаларына ничек итеп болай татар исемнәре куштыра алды икән сон? Әллә хатыны татар булды микән9 Нишләп без анардан шундый ишле нәсел калуын моңарчы белмәгәнбез? Ни өчен бу турыда беркайда да язмаганнар? Әмма, ашыкма шатланырга...
—Татарча беләләрме соң алар?
—Кызганыч, берсе дә татарча белми. Алар барысы да, нишләптер, урыс ягына чыгып беткәннәр.—Нурия ханым бу сүзләре белән бик каты итеп бәгъремнең сызлавыгына басты. «Мескен шул әле татар!» дип кычкырып җибәрәсем килде. Татар башкаласында татар шагыйренең оныклары..
— Ни өчен алай булгандыр ул, никак не пойму,—дип, бер дә исе китмичә дәвам итте Нурия ханым.—Югыйсә, әниләре Клара бик оста, бик матур итеп татарча сөйләшә инде. Керәшен түгел микән әле ул. Менә киләсе майда ана җитмеш яшь тула бугай инде. Ну вот, шулай китә инде ул хәзер, аларнын балалары да, шагыйрьнең правнуклары булалар инде, татарча белмиләр инде.—Нурия ханым тагын да эчкәрәк
Н
үпг. гүя сы злавьп ыма пычак белән чәнечте. «Аһ. үз иленә хужа түгел шул әле беркатлы татар!» дип оран саласым килде. Ә ханым дөньянын татарны эретеп башка формага кертеп коюына әз генә исе киткәндәй дәвам итле.
—Юкса бит менә без дә Казанда үстек. Яна бистәдә үстем мин 10ТКЫНЛЫК еллары, диләр иде ул чакны —Торгынлык диясе урынга анын «тоткынлык» диюе ул елларга тагын да бер көтелмәгән мәгънә өсти иле Ханым дәвам итте:—Шуна карамастан без менә 35 нче тагар мәктәбендә укыдык. Татар балаларын урыс мәктәбенә алмыйлар да иде Мин шунда унбер класс бетердем Аллага шөкер, үкенмим, гомерем буена туган телемнән аерылмадым. Ул бит вузга кертәм, дип, урыска тыга ата-ана баласын. Теләге булган кеше башы булса, татарча укып та вузга керә бит инде. Укытабыз, әллә кем итәбез, дип. туган теленнән аерып бетерделәр инде татарны Кызганыч, кәнишне
—Хәзер Рабиндарнын балалары кайларда инде'’
—Илдар маржага өйләнде. Бер баласы бар бугай. Университет бетерде ул. Аның эше яхшы бара бугай. Йолдыз урыска кияүгә чыкты Өч баласы бар. Ләләсе хохулга военныйга чыкты да Украинла күченеп киттеләр.— Дөмбәсләде генә мине Нурия ханым бу хәбәрләре белән — Клара кышларын шунда үткәрә, бала карыймы шунда. Лили Находкада, ире моряк, урыс инде анысы да, ике баласы бар Мин хисләремне тышка чыгармадым, баса бардым
—Венерасы, минем килен була инде анысы, бердәнбер ул гына татарга кияүгә чыкты. Ләкин минем улым Эдуард анын белән озак яши алмады, вафат булды. Алардан менә минем оныгым. Нур Баяннын правнугы Диана гына калды.
—Ул да татарча белми бит
—Белми шул.
Диана күптәннән инде нидер әйтергә теләгәндәй, күзләрен елтыратып, бер мина, бер әбисенә карап тора иде һәм ул безне аңлый булып чыкты Шунда киләчәккә китә торган бу гөл балкып чәчәк атты Ул урысчадан:
—Ә мин белергә телим Тик менә әбием генә минем белән гел урысча сөйләшә шул. Мин кемнән өйрәним инде’—дип куйды
Мин инде беренче килүемдә үк бу баланы бик яраткан оньиым Айгөлгә охшаткан идем Инде менә мондый кыю, мәгънәле сүз дә әйгкәч. минем аны кочып-кочып үбәселәрем килде И балакай, и газизкәй, и шагыйребезнең асыл дәвамы! Әнә бит синдә нинди изге орлыклар шытарга тора: ор генә нур. нур гына бир1
—Монарчы әнисе белән генә яшәде ул Хәзер менә өирәгәм инде мин аны Тик мәктәбендә татарчаны бик начар укыталар шу i Прусты формально гына Шунда йөри, берни белми. Мин монда мәктәп өчен өйрәтеп ятам. Ул нинди татар була инде Шул ипи-тозлык инде Ул тугач, мулла бабай чакыртып, мин исем куштырдым аңа.
Их. Нур Баян үзе исән булса. Яна тормыш төзибез дип аһ итеп көрәшеп йөргән шагыйрь хәзер менә чит кавемне үрчетү өчен генә тырышканын күрсә, нишләр иде икән сон’ Кызу канлы кеше буларак, наганын үзенә төбәр иде микән? Юктыр, пожалуй. Без артык киң күңелле халык бит. Белмим тагын, белмим
Мин алайса, барысын да сөйлим инде, -дип дәвам итте Нурия ханым Нур Баяннын тагын бер хатыны була бит Анардан да бер кызы кала анын Мен.» анысының кайда икәнлеген белмим инде Нур Баянның безнең заманда даны бик зур иде бит Без анын шигырьләрен ярыша ярыша язлый идек Хәтта әле Тукай урамын үткәч, Нариман турысында Нур Баян урамы да бар иде элек Яна йортлар салгач, нишләптер, анын урамы анын исеме югалып калды Мин барыбер аптырыйм инде элек бит үл бик шаулый иде. хәзер анын турында рәтләп язмыйлар Бер тавышы да ишетелми -Нурия ханым дөньяларның, заманнарның
үзгәрүенә, Сталинны, партияне күбрәк мактап ташлаган шагыйрьләрнең даны-кадере китә баруына әнә шулай „борчыла иде.
Ул Диананы күршеләренә кертеп, Йолдыз-Юлияләргә кеше киләчәген әйтеп шалтыраттырды. Мин Дианага күчтәнәчләр калдырып, саубуллаштым
Тышта әле һаман өттереп ала торган суык иде Трамвайга утырып, дүрт тукталышны бик бөртекләп санап барып, илаһи киң Ибраһимов проспектына килеп төштем.
һи-и, дөньяда Ибраһимов проспектлары да бар бит әле. Сталин аның муенына үлем богауларын кидергәч тә үзе генә түгел, үз нәсел- нәсәпләрен татар итеп калдыра алган чын татар классикларыбыз да бар бит әле!
Йолдызлар әле яңа гына йокыдан уянып яталар иде, ахры. Мин ишектән килеп кергәч, бер бүлмәле тар гына фатирдагылар, ду килделәр, диван-караватлар шап-шоп. ыгыр-чыгыр килде. Алар шушы тыгында идәннәрдә дә йоклыйлар иде булса кирәк. Ике олы кеше—Йолдыз һәм Венераны, өч баланы кая сыйдырып бетерәсең. Нурияләр йортындагы фатирларының буш торуы гына аңлашылып бетми иде.
Йолдыз ханым мине бик читенсенеп кенә кухняга үткәрде. Залда барган ыбыр-чыбыр астында сөйләшү озак бармаска охшаган иде Нишләптер, Венерасы каядыр китеп өлгергән иде.
—Йолдыз ханым, мин сезне бик озак, бик ераклардан урап-әйләнеп эзләп таптым. Хәзер көне буена сөйләсәгез дә, тыңлаячакмын.. Сорауларым диңгез минем..
—Рәхим итегез, рәхим итегез,—диде ул, бик тә ягымлы итеп. Беренче сүздән үк ул бик мөлаем, җанга ятышлы кеше иде. Нечкә билле, нәфис гәүдәле чын татарча каракучкыл йөзле Йолдыз ханым чибәрләр конкурсында катнашырлык матур иде. Менә бит, нинди гүзәлләребез бер дә булмаган төсле югалып яталар икән бит. Юк, чит кавемнәр югалтмый, алар безнең затлы гүзәлләребезне чүпләп кенә тора.
Мин ана башта татарча дәшеп-дәшеп тә, гел урысча гына жавап алгач, урысчага күчәргә мәҗбүр булдым.
Әмма ул сорауларымның артык һөжүмчән булуыннан шүрләдеме, мине шунда ук бераз «артка чигендереп» тә куйды.
—Мин әллә ни сөйли алмам инде. Әтиебез Рабиндар, әнисе башка кешегә кияүгә чыккач, бала чагында күпчелек Навил абыйларда торган бит Сез менә шул Навил абыйларга шалтыратып алыгыз әле. ул белә инде барысын да.
Димәк, ата-анадан аерылып, ятим үскән икән бит бичара Рабиндар. Без җиңел генә уйлап, хөкем итмәкче булабыз да, барысы да бик катлаулы, үзәк өзгеч булган, ахры, монда... Аягыңны сындырырлык, башыңны ярырлык драмаларга кереп китәбез түгелме соң?
Йолдыз кинәш биргәч, нишлим, алардан ук Навилга шалтыраттым... Ул өлкән кеше иде, озаклап, тәмләп сөйләшергә жыенмакчы иде Барасы булгач, мин бик кыска тотарга тырыштым. Бу йорт гаиләсе дә кыска тотуымны көтеп өстемдә тора иде сыман.
—Сез аларны каян беләсез соң. Навил туган?
— Бәй белмәскә, минем әни Оркыя. Нур "Баянның хатыны Суфия апа белән бертуганнар иде. Рабиндар минем двоюродный брат бит инде.
Мин чак кына артыма утырмадым.
— Как9 Ничек алай? Нур Баянның хатыны татар идемени? Тукта әле. анын хатынын миңа маржа дип сөйләгәннәр иде бит. Мин шулай дип языплар да чыктым Нишләп беркем дә кире какмады9
— Юк, юк. дөрес түгел, татар, татар. Ул соңыннан гына бераз марҗа белән буталды.
Бусы минем өчен көтелмәгән шатлык иде. Моннан да көчлерәк тантананың булуы мөмкин түгел иде. Әнәк жегете, бәжәнәклегенә тугры калып, башта барыбер татарны сайлаган. Үз татарыннан көчле токым калдырган. Нишләп элегрәк миңа бу турыда беркем дә берни дә
сөйләмәде икән сон? Нишләп бу турыда әдәбиятчылар берни дә язмадылар икән. Моны бит берничек тә гафу итеп булмый.
— Мин сезгә бераздан барып чыгам, көтегез!—Уфылдап трубканы куйдым. Шулай итеп, Йолдыз ханым, сезнен әбиегез Суфия татар була икән бит Бабагыз татар шагыйре. Ә сезне нинди жен саташтырды сон9 Нишләп сез татарча белмисез?
—Әйе, бер уйласаң, әнием Клара Исмәгыйловна Ф^хриева да татарчаны бик әйбәт белә. Бик әйбәт, ягымлы кеше. Ләкин без белмибез шул. Бик оят инде, бик оят инде, әлбәттә. Ләкин хәзер берни дә эшләп булмый. Казанда шулай киткән бит инде ул.—Ул бу сүзләрне шундый газап белән, шундый читенсенеп әйтте ки. аны жәлләп күзләремнән яшьләр атылып чыкты. Нишләптер ул. әнием татар кешесе, димәде Бу Клара исеме астында бер-бер сер яшеренеп ятмый микән сон?
— Бу өйдәге егетләр сезнең балаларыгыз буламы инде?
—Әйе: Адель, Олег, Сергей,—Укучым, татар шагыйре торыннарынын мондый исемнәрен ишеткәч, син минем хәлемне аңлыйсын инде. Әле башта тагар рухы бирешмәскә тырышкан. Беренче исемне татарча куштыру бәхетенә ирешә алган. Һәм аннан сон хакимлек кулдан киткән Бер нишләр хәлең юк...
-Гафу итегез, Рабиндарны бик эчкән, ахырдан асылынып үлгән, диләр. Шул дөресме соң?
—Ну что вы!—диде Йолдыз ханым, аның тонында ризасызлык, рәнжү-үпкә тулы иде. Тиз-тиз генә шүрлектән бер папка алып алдыма салды —Әтием Рабиндар 1975 елда 44 яшендә вафат булды. Ул бик яхшы әти, чын әти иде. Ул безгә бөтен яклап ярдәм итә иле. Ул татарча бик әйбәт сөйләшә иде. Ул бик матур күңелле әти идс, Сез аны бик ярата идек. Менә аның күпме мактау кәгазьләре калды —Йолдыз ханым алдыма искереп, ертылып беткән бик күп мактау кәгазьләре өйде —Менә җиде классны гел отличнога гына бетергән. Менә яхшы тәртип өчен мактау кәгазе. 15 июнь 47 ел. Менә Севастопольдән армиядәге командирларыннан әнисенә рәхмәт хатлары. 28 декабрь 53 ел. Менә тугыз сәгать буена салкын диңгез суында торып баткан судноны коткаруда катнашканы очен бирелгән исемле сәгать. Ул үзе гариза язып гади гаскәрдән диңгез флотына күчә.
Мин дә яшьлегемдә диңгез хыялы белән «авырып» хәрби дингез училищесына китеп барган идем бит Димәк, аның канында да диңгезгә омтылыш уйнаган. Әнәкләрнең бәжәнәкләр чагында ук Кара диңгез буйларында, ә аннан да алдарак Атлантика океаны ярларында яшәвеннән киләдер, дип уйлыйм мин бездәге бу диңгезгә тартылуны
-Менә Идел буе комсомол райкомында яхшы эшләгәне өчен мактау кәгазе. 21 октябрь 58 ел. Ә менә болары—анын фотолары
Рәсемнәрдән мина елмаеп, бик чибәр егет карап тора иде Әмма һәр фотосында күз кырыйларында әллә нинди бер әйтелмәгән үпкә, ниндидер моң-зар, хәсрәт шәйләнә иде сыман. Ата-анадан аеры үсүдән калмады микән алар.
— Бусы Нур Баян бабайнын кайбер кәгазьләре, фотолары
—Башка юкмы9
-Юк шул. _ , _
Әлбәттә, иң кадерлесе аның хатлары иде Тик ул бердәнбер иде Аны нинди телдә язылса, шул телдә китерми мөмкин түгел Чөнки ул шагыйрьнең урыс телен гажәеп төгәл белүе турында асыл бер долю булып гора ала Хатынының апасына яза ул аны һәм анда улына карага никадәр мәхәббәт, никадәр өзелеп сагыну' Алла үзе түземлек бирсен шагыйрьгә! Юк. Суфиялар белән ул араны һич тә өзәргә теләми'
«Ркия дорогая!
Получил Ваше письмо, за которое большое спасибо Нахожусь на украинских степях. Воюем.
Настроение хорошее. Жив и здоров. Приехать, пожалуй, придется не скоро Нужно уничтожить гитлеровских мерзавцев, а потом домой и опять вместе... И тогда можно будет продолжать творческую работу. А пока не пишу ничего.
Передай привет родным и друзьям, особенно моему сыну Пусть учится на «отлично». Я буду бить немецких негодяев за здоровье сына.
С фронтовым приветом Нур. 1.07.43.
Пишите.»
Өзелеп калган бу сөю-мәхәббәтләрне, улы янына ашкынуларны бездән башка кемнәр яд итәр соң?!
Шулай да безгә кадәр дә изге җаннар табылган икән. Әнвәр Бакировнын «Барысы да күңелдә* дигән ноталы җырлар китабында Нур Баяннын бер жыры басылган. Ул китапка композитор: «Тышлыгы искерсә до, Нур Баян сүзләре мәңге искермәсләр. 25 май. 1979 ел» дип. автограф калдырган. Монда да сагыну, туган илгә ашкыну.
Хат язсам да бармас төсле. Ахры, ерак киттем илемнән. Бала чакларымда уйнап йөргән, Чия чәчәк аткан җиремнән. Ерак киттем. Бөдрә таллар Көтәләрдер таныш җырчысын, Көтәләрдер кырлар, биек таулар Шат күңелле еллар юлчысын. Борчылмагыз, минем дуслар. Шат җырчыгыз сезне онытмас.
Бер кайтыр ул якты кояш сыман. Дошманнардан җирне корыткач!
Артыннан йөрүчесе булса, бу җырлар җырланмас идемени9 Исеме дә яңгырый торыр иде. Аһ, ләкин ят телле гаиләдә хәзер моны укый алучы да юк шул. бу ашкын сагыну җыры да таш астында ята сыман Башта мин язучы. Нур Баяннын авылдашы дигән сүзләр Йолдыз ханымга артык тәэсир итмәгән иде кебек. Ә инде:
—Бабай ягы белән араларны өзеп, сез бик күпне югалткансыз. Бүгенге Президентыбыз Шаймиев тә аның авылдашы бит.—дигәч, ул:
—Как? Кит аннан! Моны мин һич тә көтмәгән идем. Гафу итегез. Хата бездә, нишлик соң...—дип куйды.
—Юк. бу гафу итәрлек хәл түгел. Сез әз генә булса да бабай ягын да белешеп торырга тиеш идегез. Болай ярамый һич тә ярамый
—Ярамый, әлбәттә, ярамый. Ләкин менә икенче агымга эләктек шул. ул безне суыра да суыра...
—Ул гына да түгел. Президент белән аларның нигезе күршеләр иде. Шаймиев аны бик хөрмәт итә. Авылда колхозыбыз анын исемен йөртә. Ул гына да түгел, Чаллыда «Нур Баян* сәүдә йорты бар! Ул гына да түгел, менә «Нур Баян» фонды ачылды. Анын туган йорты янында Нур Баян скверы булачак.
—Ай-яй-яй, нишлик сон, нишлик соң. Әлбәттә, болай ярамый безгә. Сез әйткән хәбәрләр безнең өчен могҗиза болар. Болай без үзебез дә төшеп калганнардан түгел-түгелен. аллага шөкер Үзем—институтта лаборатория мөдире, ирем—төзүче. Әле коттедж төзеп ята. Ләкин сез әйткән хәбәрләрне белми идек шул. белми идек. Ай-яй. .
Нечкә күнелле Йолдыз ханым өзгәләнеп януымны сизде, ахры.
—И-и, изге күнелле кешеләр бетмәгән икән әле.—диде ул. Бу юлы чибәр ханымнын тавышы үкенечләрне эретеп, күңелләрне юып алырлык бик тә ягымлы, рәхәт иде Күптән инде мондый ягымлы дәшүләрне ишетмәгән мин дәрвишнең күңеле җебеде —Инде без бабайны беркемгә дә кирәкмидер дип йөри идек. Бик зур рәхмәт сезгә аның исемен
күтәреп йөрүегез өчен Мин сезгә, нигәдер, бик ышанам Менә бәлки китабыгызда файдалана алырсыз, бу безнен гаилә реликвиясе—сонгы истәлек булса да, бирәм инде бу фотоларны. Менә монда анын турында чыккан материаллар да бар...—Ул аларны өр-яна папкага салып бирде.
Мин соңыннан «Социалистик Татарстан»да Ш. Хамматов һәм К Тәхауларның «Утлы көннәр сулышы». (24.04.82 ел), Мәхмүт Хөсәеннен «Аяз таңнар җырчысы» (16.05.85 ел) дигән ул материалларны карап чыктым Әмма хәтта аларның да Нур Баяннын асылына, гаилә тормышына кереп тасвирларга көч-хәлләре җитмәгән иде
ик арган идем инде. Бүген үк Чаллыга кайтып китәргә җыенган кеше өчен тагын өченче җиргә бару бик кыен булса да. мин инде Навилне дә тыңламыйча һич тә китә алмый идем Чөнки минем соңгы түземлек чыбыкларым янып ята иде
Мине Йолдызның уртанчы улы Олег озата чыкты Ул ачык күңелле үсмер иде бугай, минем белән сөйләшеп китәргә тырышты Сүз. әлбәттә, урысча бара иде.
—Значит, в Челны? Мой крестный отец тоже в Челны ездит
—Нинди крестный отец, кем була сон инде ул?—дип, сорау бирми түзә алмадым.
—Сез белмисезмени9 Ул мине чукындырган чагында катнашкан кеше була. Ә бу очракта минем әтинең абыйсы ул. Ә әти минем Әмәт тавында тора. Анда ул ике катлы коттедж салып ята
—Аерым торамыни ул?
—Әйе, ул шунда тора.
Олег кай ягы беләндер әнәкләргә охшаган бик тә мөлаем бала иде Аның күңеле, үз-үзен тотышы шулкадәр саф. чиста, эчкерсез, итагатьле иде ки, тагын да бераз сөйләшеп бара алмавыбызга бик үкендем Минем автобус килә иде инде. Автобуска өлгерер өчен йөгерәсе булгач, ул хәтта минем авыр портфелемне үзе сорап алып күтәреп йөгереште. Бу сирәк була торган мәнлелек иде Утыртып җибәрде, кулларын болгап, матур итеп озатып калды. Безнең арада әллә нинди бик югары бер элемтә бар иде сыман.
... Ләкин ул Әнәктән бик-бик нык аерылган иде шул инде Ул инде, ни дисәң дә. чукындырылган татар баласы иде Их. түгелә бит Әнәк энергиясе ятлар диңгезенә
Сизәм, җанны нидер тырный, җанда нидер ярсый иде. эчемнән ниндидер бер вулкан атылып чыгарга тора, әмма линен ашыыяч булуы гына миңа уйларга бирелергә, ярсырга, кызар!а ирек бирми иде
Көтелмәгән фанатик
шекне тәбәнәк буйлы, бераз бөкрәя төшкән, чәчләренә чал кергән алтмыш биш яшьләр тирәсендәге ир ачты Фатирга керү белән аның чисталыгына хәйран калдым Өй эче шәп итеп акшарланган, яңа гына ремонтланган иде Фатирның кире кара энергия җыя торган почмаклары да казан төбе формасында агышлы итеп сылап эшләнгән иде Хәтта әйберләр саклана торган карашы почмагы ла якты һ<»р иске әйбере юылган сыман чиста булып күренеп юра Мондрчы гел каралып беткән иске биналар, иске фатирлардан сон бу үзе бер ап ак саф һавалы дөнья иде Гүя мин карурманда кара күләгәле ябалдашлар аегында адашып йөргәннән сон. кояшлы урман аланына килеп чыктым Сулышлар иркенәеп, күңелләрем күтәрелеп китте
Б
И
Ләкин бу фатир әллә ничек артык чиста да, артык саф та шикелле булып, анардан ниндидер бер сәерлек тә бөркелә иде.
Бүлмә уртасындагы өстәл өстенә кулъязмалар, китаплар, яна языла башлаган кәгазьләр бик пөхтә итеп җәеп куелган.
Гүя фәрештәләр юри мине шулай капма-каршылык—контрастлар илендә адаштырып йөртәләр иде.
Хуҗа мине хөрмәтләп кәнәфигә утыртты да, сулыш алырга да ара калдырмыйча, алдымда җил-җил хәрәкәтләнеп, сөйли дә башлады:
— Мин төрле фәннәр буенча урыс-татар сүзлекләре төзим. Менә бусы икътисад һәм юридик терминнар сүзлеге Менә хәзер бизнесменнар, бухгалтерлар, финансистлар өчен аңлатмалы сүзлек әзер булачак...
Татар кырылып югалып яткан җирләрдән соң инде мин татарның бернинди дә уңай энергиясенә очрармын дип өмет тә итми идем. Мин Казан тоташтан, тоталь рәвештә урыслашып яткан шәһәр икән дип, күңелгә нык беркеткән идем. Бу юлы кинәт нәкъ киресенә тап булдым түгелме сон?! Рәхмәт фәрештәләргә! Карачы син бу егеткә! Бу бит Казанның гади бер кешесе түгел, бу бит Нур Баянның хатыны ягы карендәше.
—Бу сүзлекләрне төзеп без татар телен дә, урыс телен дә баетабыз. Бу сүзлектәге сүзләрне бик күпләр белмиләр, хәтта галимнәр дә. Ә мин эзләп табам. Юкса мин үзем бер класс та татар мәктәбендә укымадым. Урыс балалар бакчасында тәрбияләндем. Мин экономист та. финансист та, филолог та түгел. Бары тик университетта марксизм-ленинизм бүлеген бетереп, социолог-политолог булып киткән кеше генә. Менә теләгең булса, була икән ул. Миндә татарның тирән рухлары кузгалды. Ул бүлмә буйлап Наполеон рәвешле бөек кыяфәттә атлый башлады.
— Бик хуплыйм, бик тә күнелемә рәхәтлек китерә торган сүзләр сөйлисез, Навил туган. Менә шул рухлар белән бергә Нур Баян бәгьре- безнең дә рухы уянып килсен иде безнең янга. Мин бит аның асылын ачыкларга йөрим.
—Ачыкларбыз без аны! Мин эшләгән институтта татар телендә укытуны да мин беренче булып күтәрдем. Ректор башта игътибар итмәде. Бераздан чакырып алды да, оештыра башла, диде. Тора-бара мин ана шушы сүзлекләр турында сүз каттым Игътибар итмәде. Ә бераздан чакырып алды да, давай, группа туплап эшли башла, диде. Күрәсен, кайдадыр анын койрыгын боргычлаганнардыр. Оештырдым егетләрне, менә эшләр бара. Чыккан сүзлекләремне бик күпләр сорап йөри хәзер.
Аны. һич тә туктатып булырлык түгел иде. Ә бит минем бүген үк Чаллыга китәсем бар. Тик мин татар теленнән китеп барган кешеләрдән соң хәзер, киресенчә, татар теленең хакимлеге өчен көрәшүче өр-яңа бер фанатикка юлыктым лабаса. Минем моңарчы мондый кешене очратканым юк иде.
—О-о, болай булгач, бүген үк Чаллыга кайтып китәргә ашыксам да. Навил туган, сезне төбегез-тамырыгыз белән өйрәнеп китәм инде.
—Аһ. шайтан алгыры, бер мавыксам, каты мавыгам мин. Сез бит мосафир! Мин сезгә иң беренче кайнар чәй эчерергә тиеш. Өстәлем әзер, хәзер чәйне кайнарлатам. Хуш исле үләннәр белән. Идел буеннан. Сихерләп-сохырлап ясыйм хәзер.
—Әй рәхмәт, мин ураза шул.
— Кит әле, язучылар арасында андый кешеләр бармыни соң? Странно, странно. Рәхмәт, рәхмәт. Нур Баян авылында әле ничава кешеләр яши икән алайса —Ул очына-очына архивларын алып килеп, каршымдагы диванга тезеп салды. Фотолар, гарәп шрифтындагы гәзитләр, китаплар, әллә ниләр, әллә ниләр. Мин бер тартма өстендәге гәзит кисәген карамакчы булып алган идем, ул: «Юк. юк, берәмтекләп, тәртип белән мин үзем күрсәтәм»,—дип. шунда ук аны кулымнан алып, кире тартма өстенә куйды да. тартмасын алтын тулы савыт шикелле алдына кочаклап утырды Аннары гаҗәеп бер кыенлык белән интегеп, тартма төбеннән сак кына, берәмтекләп фотолар ала башлады Юкса бит. өстәге әйберләрен
читкә алып кына куясы иле Юк, ул алтынымны күрә күрмәсеннәр дигән сыман өстәгеләр белән каплап-каплап кына астан казынып ала иде Алдымда бабалары, әбиләре фотолары тезелеп китте Бай лар-’ з киемнәр, эре кыяфәт
Бабам—Әлкинен Салман авылыннан Нигьмәтжанов Гарифулла Тарифу глин фамилиям шуннан Әтием Кәримулла. Әтинен әнисе -Лөбъяз ягы Битаман янындагы Көектән, мари чиге Әтием башта бер баила кибетче булган, мәдрәсәдә дә йөргән «Кызыл армия» гәзите тирәсендә чуалган Урга Азиядә булган Вахитовны. Ленинны күргән
Мина Оркыя. Суфия яклары гына кирәк иде
Юк гында син тында Тамырларга кара син. тамырларга’ Алар бер-берсенә бик нык бәйләнгән Күр син. ерак бабам Исмәгыйль гражданнар сугышы чорында генерал Чанышев белән дуслаша Алар икесе берзә Татарнын хәрби революцион комитетына сайланалар Әле бер ара бабам анын председате ie булып күтәрелә Чанышев ул заманда анын ммы гына була Менә кара, монда бабам портфелен ничек кочаклап утырзан’ Ул бу сайлануга зур өметләр баглый
- Һи-и. кара син. ә! Шулай укмы?—Мин сокланган саен Навил һаман очына гына иде.
- Менә кара, менә ул хәрби комитет! Кара син бу фотога болар бит тагарлар барысы да. Боларнын һәрберсен премьер министр игеп сайлап куяр >ык һәрберсен1 Без хәзер генә мескенлеккә бирелдек Кара һәрберсе горур, бәйсез, нинди мәһабәт кыяфәт' Ул килеш-килбәт' Бу бит үз калеренне-кемлегенне. дәүләтле халык икәнлегенне белү, бо з р зан көч-куәт, яшәү дәрте бөркелеп тора! Шәп бит' Булган бит татарнын кыю чаклары. Халык башын күтәргән Мона карап үзе бер китап язарга була Менә бусы—Фәрит Сәйфелмөлековнын әтисе Менә бусы Касыйм Шамильский Болар безнен үз патшабыз, ханыбыз бар иле һәм у з булам ак дип утыралар түгелме сон? Боларга карап татарда әле барысы ла исән ич әле дип ышанасын Менә шушы кыяфәте белән татарнын югары каз завы революция сафына баса! һәм аллана Аһ. аллана Нур Баяннарның алдануы да шушыннан башлана —Навил сәүдәгәр әби-бабаларынын »ai зы киемнәрдән төшкән открытка-фотоларын алды Алар хәзерге открызк з з.тр- лан да затлырак иде—Әнием Оркыя булып, анын сенелесе Суфия Нур Баяннын хатыны бит ипле, аларнын әнисе Чистай ягыннан Гаяз Исхакый лар тирәсеннән иле Ә ләү әни, ягъни әбием Шәмсекамәр- төртеп КУЙ бәлки кирәк булыр, анын да әнисе Маһруй була—Казанга килзәч сәу >.ч .<| Исмәгыйль Абдрашитовка кияүгә чыга Менә кара, алар I.IHIHCHVII фотосын 1904 елда VK бит инде бик затлы, бик бай булып, түбәтәйләр калфаклар киеп, затлы милли күлмәкләрдән төшкәннәр Менә бссы Мәрьям Айтуганова гажәеп модалы киемдә, бөек актриса диярсен әоием Шәмсекамәр Ура згильдие нага бүләк иткән Менә Мөхәммәтша Бизиев фотосы, алпавыт бит инде, алпавыт һо. ул Исмәгыйль! Анын ,нис< Әхмәдулла, анын әтисе Габдрәшит Арча ягы Бәрәскәнеке була Пассажи з антиквар әйберләр кибете тоткан ул. Театрларга Йөргән, язучылар безли аралашкан Хәтта «Католог русских монет» дигән китап та чыгарган \ з Бу кигапны хәзер монеталар ж.ыю белән шөгыльләнүче Мөхәммәдиен л-р дә белми Менә ШУШЫ ике яктан килгән ике көчле токым Шәмсекам р белән Исмәгыйльнең эшләре хулка китәргә тиеш бута за сон. бер . .. - артлы Оркыя. Суфия кебек матур кызлары ла туа зәкин режиюзн ал арны кирегә әй зәнлереп сала
Менә шушындый Исмәгыйль бабам шикелле митләтне •ни..-i ИТВОЛ.™ кеше .ор Учре.ттельное собраниега ла сайланалар Ләкин I .ч. матрос Же re тияк мр мытгыгын шушыларга табан бит ише т ■ и.т> ... ■■ тарката Ки... юк иту. кит.> утара бер-берсен ашау Шушы ien...u , сон Ленин у »■ ю истерикага бирелеп, оч кон буена ил ... . .м xoxmarr. итеп порто, 1ИИ снйлилар бит Чонки кеше юри,-..................................................................................................................
жаннары кытыклаган аны. тынгылык бирмвган Иемвгыйлк бабач н
шушы «тегермәнгә» эләгә, кибетен тартып алалар, үзен Казакъстанга сөрәләр. Ул мескен шунда ялгызлыкта 41-елны вафат була. Бу фаҗигалар үсмер кызлар Оркыя белән Суфия күз алдында бара бит инде Элекке затлы, бай гаилә өстенә тирә-яктан чит итү, түбәнсетү ишелеп төшә. Алар хәерчелектә кала. Син ашыкма, боларны аяламыйча, Суфияны андап булмый, Суфияны аңламыйча, Нур Баянны аңлап булмый. Тә-әк, ярар Алар тешләре, тырнаклары белән ябышып булса да, бу замана арбасыннан төшеп калмаска тырышалар. Әнием Оркыя, элекке сәүдәгәр кызы. Язучылар союзына эшкә урнашу җаен таба. Суфия шунда апасы янына баргалап йөргән чакларында Нур Баян белән танышып китә. Шагыйрьләрне акылдан яздырырлык чибәр була Суфия...
Мин аның фотосын кулыма алдым. Мина өттереп ала торган кара күзле матуркай карап тора иде. Бу әнәкләргә нинди каза төшкәндер инде, гомумән, аларның күбесе шушындый кара-конгырт күзле чибәрләр утында көйделәр. Нур Баян белән алар 1930 елда өйләнешәләр. 1931 елда Рабиндар туа. Матур гына яшәп киткән җирләреннән өсләрендә яшеннәр яшьни башлый. Илдә һәр нәрсәгә сыйнфый караш, сыйнфый көрәш көчәя. Үткәннәрне тагын актарып чыгара башлыйлар. Иҗади уңышлар, дан яңгырында коенып йөргән Нур Баян башта моңа бирешмәскә тырыша. Чөнки ул өзелеп ярата Суфиясын. Әмма уннан да, сулдан да «ул капитализм калдыгы—сәүдәгәр кызы белән тормыш корган, советка каршы элементларга сатылган, ул байлар ялчысы» дигән гайбәтләр анын бөтен тормышын агулый. Суфиянын хатын-кыз сизгерлеге боларның барысын да тоя, күнеле авыр шомнар белән тула. Өстәвенә аңа күзләре төшкән егетләр дә очрашкан саен: «Сезне юкка чыгаруны мактап җырлаучы белән ничек итеп яши аласын син, Суфия?»—дип, анын канына тоз салып торалар. Драманың төбе шушында була. Әтисе казакъ далаларында сөргендә газап чиксен, аларны шунда кууны яклап ирең шигырь язсын Ничек моңа түзмәк кирәк? Нур Суфиянын ана салкынайганын сизенә. Партшколада укыган чагы. Андыйларга наган белән йөрү рөхсәт ителгән иде бит инде. Ул Суфияны бик каты көнли башлый. Беркөнне кайта да, Отелло сыман хисләренә чыдый алмыйча, «Мин сине атып үтерәм болай булгач» дип. куркытырга теләп, стенага атып җибәрә. Менә шуннан сон Суфия Нур Баян өйдә юкта Рабиндарны безгә китереп куя да, үзе бер егет белән вакытлыча китеп югала... Һи-и, Нурның күргәннәре. Ул безгә килеп, бәрелеп-сугылып, «Суфия кая? Суфия кая? Аны кая яшердегез?» дип, еларга җитешеп, эзләп йөри.
—Ә Суфия безгә яшерен генә килеп йөри иде,—дип. авыр сулады Навил.—Әнием Нур Баянны гел мактап сөйләсә дә, тегенең аны күрәсе дә килми иде. Ниндидер осадок калган иде аңарда. Ой, улын ярата иле инде Нур, ярата иде. Менә аның бер хаты да сакланган бит әле.
Хат бик матур почерк белән язылган иде.
«Робендарчигем!
Бүген синнән башка кундым Күңелсез булды. Бәбкәм, акыллым, мин бүген Мәскәүгә чыгып китәм. Син мине озата алмадың инде. Хуш, минем кара күзем! Күзеңнән үбеп, Әткәң: Нур.
P.S. Хуш, бәбкәм, хуш. Мин китәмен, Мин китәм, син каласың. Онытма мине, кошчыгым. Ике күзем карасы!
Бәбкәм, сиңа Мәскәүдән берәр нәрсә алып кайтырмын. Көтеп тор, яме 9.03.37 ел. N.B.
Суфия!
Син балага әллә нәрсәләр өйрәтмә. Ана бул. Мин киттем.
На обороте. Дорогому сыну Робендеру».
Нинди өзелеп бала ярату сусыны! Бу сусынны ул инде гомер ахырына чаклы берничек тә баса алмаячак. '
— Мондый өзгәләнү каршында. Навил дус. соравы да читен Шулай да. нишләп ул баласына бер дә тузга язмаган исем куштырды икән?
— Шагыйрь кеше бит инде, аны да аңларга була. Ул чагында Союзга һинд шагыйре Рабиндранат Тагор бик еш килә торган була Аны зурлап каршылыйлар иде. Шул хөрмәткә Рабиндар дип кушкандыр дип уйлыйм инде мин.
Чаллыга кайткач, Нур Баяннын ижатын тагын бер кат күздән кичергән идем. Ул чагында шагыйрьгә үзенен эчке хисләрен, гаилә тормышы низагларын язарга бик үк ярамаса да. Нур Баян түзми, тетрәнгеч хәлдә калуын бөтен жәмәгатьчелек каршында ачып сала Алданудан, хыянәттән тетрәнә шагыйрь йөрәге. Ул бәхетсез, ул ташланып хур ителгән Ләкин ул үзенен бу халәтен сиздермәскә, үзен юатырга тырыша Менә аның соңгы салкын сүзе: «Тун йөрәк», 1936 ел.
Жыснып чыгып китте.
Авыр түгел.
Була шундый гамьсез аналар.
Кырда йөргән вәхши хайван кебек Чит мәхәббәт белән яналар Китсәни сон...
Китсен әйдә.
Ни югалттым андый анадан. Саф күңелле тормыш аналары Кул селтәми булыр баладан Чыгып киле
Исе китмәгән сыман «Башка ни юк», дип тыныч сыман гына яка да, эчендә бик тә авыр утлар дөрләт эне күнелгә бәреп тора. Бу шигырьдән сон аны барыбер кыланасын, анын бик тә тирән кайгы.тарын бүлешәсе килә
Кызганыч ки, Навилдә дә Нур Баяннын дөньяга чыкмаган кулъязма мирасы сакланмаган иде. Шулай да эхзәнүче тарихчылар өчен кирәк булырга мөмкин икс әйбер «Йолдыз» гәзигенен 1870 нче саны (21.02 1918 ел) һәм Мәржанинсн горур, бөек кыяфәтле фотосы Навил архивын бик бәлале итә иде Монда шулай ук киләчәктә Нур Баян музеена күчәргә лаек әйберләр бүләк итеп бирелгән—эшләпәдән төшкән зур. матур фотосы, «Онытылмас яшьлек» (1934 ел). «Яңгырлы гөн» (поэма-хикәя. 1933 ел) китаплары саклана.
Рабиндар турында мин ишеткән ямьсез хәбәрләрне әйткәч. Навил дә ярсып-кабынып каршы күтәрелде
—Ышто-о сез, искиткеч кеше иде ул. Ул бит хыялый-романшк иде Үзе теләп флотка китүен генә ал син анын Ә баткан корабны чыгарышу?! Әлбәттә, кайткач, ана сразу эш юк иле Ләкин данлыклы шагыйрь улы буларак, эш таптылар. Башта ул комсомол райкомында икенче секретарь, аннары Татпотребсоюзда инструктор, аннары Министрлар Советында инструктор, аннары хәтта обкомның пропаганда бүлегендә инструкторлык дәрәжәсенә күтәрелде ул. Но чын белеме юк иле ву чар бетермәгән иле Сәләт белән генә йөрде Аны Ч истай га райисполком председателе иген гә жибәрмәкчеләр иде, авыл хуҗалыгын белмәгәч, тыелып калды ■ _
Ой бик добрый кеше иде ул Минем әни дә. дәү әни дә бик яраталар иде аны Кара менә анын син бу фотосына әнисе Суфия кебек чибәр иде ул Урамнан үткәндә хатын-кызлар анардан күчәрен ала алмыйлар, борылып, каерылып карап калалар иле
Ул бик веселый, шат, көләч, остроумный, талантлы кеше иле Анын теленнән ven көлке сибелеп кенә торыр иле Ут елларда Казанда бер маньяк йөрде «Из юрга и» дип ишек ачтырып Ачсалар, кешене
Китсәни сон.
Туфрак күмсен киткән юлларын
Башка берни түгел-
Нәфрәт кенә
Тудырып китте миндә ул бары Йөрәкне дә алып китә алмалы Тун йөрәге китте үзендә. Бала калды өйдә.
Китүчегә.
Нәфрәт туды икс күңелдә Башка ни юк.
балта белән тураклый торган булган. Рабиндар ишек шакыгач, кем ул, дисәң, юри, авыз ерып: «Из горгаза» дияр иде. Аннары, хатыны аңардан өч-дүрт яшькә өлкәнрәк иде. Кешеләр белән очрашканда гел: «Таныш булыгыз, бу минем әнием» дип көлеп җибәрер иде. Дөрес, ул да фәрештә түгел иде Хатын-кызлар белән чуалган өчен аны обкомнан чыгардылар.
—Хафаланма, Навил дус, миңа андый егетлекне хупларга гына туры килә. Бу бит Әнәк кабиләсенең сыйфаты, узган гасырда безнең бабалар барысы да ике-өч хатын белән яшәгәннәр. Бу система гына кысты безне. Менә шуңа ризасызлык белдергәндер ул.
—Әмма аны бөтенләй салып таптамадылар, яшелчә-җимеш кибетенә директор итеп куйдылар Хәтерлим. Аның янына баргач, сатучылар акча- выручканы кертә иделәр. Ул аны шунда санамый гына өстәл тартмасына салып куяр иде. Бикләмичә, мине озата чыгар иде. Кешеләргә ышана иде ул. Ә бит дөньяда төрле бәндә бар. Нәтиҗәдә недостача булып, аны эшеннән алдылар. Ә анда директор булып эшләгәндә мул яшәде: балалары апельсиннарны туп итеп кенә уйныйлар дип сөйлиләр иде. Салгалап та йөрде инде, анысы булды. Аннары аны Казан-Чаллы юлы төзелешенә профком председателе итеп куйдылар. Аннары гражданнар оборонасында эшләде. Әтисе кебек кызу канлы кеше иде. Салмыш хәлдә кайтканда трамвайда бәйләнәләр аңа, и башына таяк белән сугалар. Нейрохирурглар операция ясадылар аңа. Шуннан сон ике ел чамасы интегеп авырып яшәде дә вафат булды. Чәчәк кебек ир чагында, кырык дүрт яшендә дөньядан китте.
—Кызганыч, үкенеч, авыр туфрагы җиңел булсын. Шулай да нишләп шундый кешенең дә балалары татарча өйрәнеп кала алмадылар икән соң?
—Тирә-як мохиттан инде бу. Балалар бит урамга чыксалар, татарча сөйләшсәләр, аларны урыслар гел «каля-баля». дип мыскыл итәләр, үчеклиләр, котырталар иде. Туйдыргандыр инде бу балаларны да, аналарны да. Шуннан китә инде: шеште-пеште, менде-төште. И вот. пажалысты, татардан урыс әзер. Аннары, үзе иртә китте бит. Үзе булган булса, ихтимал, алар татар булырларые. Үзе юкның күзе юк бит инде.
—Ә бу Клара ни караган7
—Катлаулы ситуация бу. Аның әнисе татар булмаган бит, белорус булган. Хәтта ул авылда яшәп татарлашып беткән кеше сыман булса да барыбер үзенекен иткән. Кларага христиан динен дә, урыслыкны да нык сеңдереп калдырган. Ул бит безнең хатын-кызлар гына беркатлы. Урыска чыктымы—вәссәлам татарын. Бездә бит татар телен саклау буенча катылык юк, җинен сызганып ныклап тотынган патриот юк.
Сонгы сүзе белән ул барыбызга да бик каты китереп орды. Бу сүз мине айнытып җибәрде. Кайтасым да бар бит әле. —Ә, тукта, онытканмын бит. Шагыйрьнен ахыргы язмышы? —Соң, Суфия ташлагач, татар хатын-кызыннан күңеле кайткандыр инде. Ул эше буенча Мәскәүгә барып йөри торган булды. Шунда бер машинистка марҗа белән таныша да, шуңа өйләнә инде. Бу 1939 елда була, ахры.
—Аһ, дустым, мин ашыгам. Кышкы юл бит, киттем. Синен фатирын искиткеч җиһазландырылган. Чиста яшисең син.
—Сон, мебельләрне үзем ясыйм бит. Әле син минем дачаны барып күрсәң иде. Шәп урында, Идел буенда, анда ионизированный воздух. Рәхәт анда. Яз-җәй килсәң, үзеңне алып барам әле шунда. Син кергәлә безгә, әйдә, якыннар булыйк. Кая, күчтәнәчләр биреп җибәрим әле үзенә юлга.—Ул кухняга атлады.
—Юк, юк, рәхмәт,—дип, туктаттым мин аны —Кара әле, дустым, шушы кадәр әйбәт фатирда бер үзең генә яшисенме? Ә хатын?
—Юк, әле-е...—диде ул бик читенсенеп.
Шомартып, итагать белән сөйләшеп торырга вакытым тар иде инде. Сүзләр гел маңгайга бәрелде:
—Нишләп?
—Да-а. юк инде-е..
Мин килеп кергәч үк күзгә-күңелгә бәрелгән сәерлек анын артык чиста фатирда бер үзе яшәп язуыннан—ялгызлыгыннан килгән икән.
Аһ. тегендә татар ярсып-ярсып чит кавем үрчетсә, мондагы татар, зыялы, затлы милләт патриоты була торып та. милләтне үрчетми, балаларсыз, киләчәксез тамырлары өзелеп ята Ни аяныч! Нигә сез. фәрештәләр, мине мондый каршылыклы хисләргә батырасыз0.
Ватыгыз коллык богауларын'
Чыннан да. ниндидер югары көчләр мине канатлары белән сыйпап, саклап йөртәләр иде булса кирәк. Югыйсә, бер көн эчендә шушы кадәр гел уңай килеп торуы мөмкин түгел иде. Мин бит. соңга калдым. Нур Баян турында инде берни дә таба алмам, дип кенә юлга кузгалган илем Ә аның хатирәсе генә түгел, бер кабилә дәвамнары да исән икән бит. исән икән! Инде бүген кайтып китеп булмас, ахры, дип икеләнеп кенә, бик ашыгып атлап. Себер трактының Чаллыга китә торган чатына чыгып бастым Кабынып кызу-кызу атлаганда саф һава канны әйбәт куды, ахры, инде менә тынычланып, тирән итеп тә сулыш ала башладым Бу кичергән-күргәннәрем каршылыклы булса да. мине тәмам канәгатьлек хисе биләде. Әллә нигә Казан шау-шуын, бөтен тирә-якны рәхәтләнеп, йотылып, сөенеп күзәттем. Бар вөжүдем йөргән эшләремнең уңай булачагына, татарның боек киләчәгенә гаҗәеп ышаныч белән тулды.
Шулчак миңа иманлы йөзле бер татар егете килеп дәште:
—Сез Чаллыга түгелме, абый?
—Әйе. машинаңны күптән йөртәсеңме?
—Дүрт ел инде Казан юлын таптыйм
—Юкса, менә бу сумкада искиткеч тарихлар, кадерле ядкарьләр, энем. Аларны алып кайтып китап итеп чыгарырга кирәк. Алар харап булырга тиеш түгел.
—Соң. исән-сау алып кайтам, абый.
—Күпме аласың?
—Әйдәгез, утырыгыз, абый, борчылмагыз, бирә алган кадәр бирерсез, очын кына кайтырбыз.
Егетнең көр тавышы, эшлекле кыяфәте, тәмле итеп хөрмәт белән татарча сөйләшүе, магнитоласыннан яңгырап торган милли музыкасы күңелемне гагын да күгәреп җибәрде. Менә бит. менә, автобус көтеп тә чиләнәсе булмады. Асфальтның кардан арчылган чагы: машина җил кебек оча да башлады
—Сез бик әйбәт татарча сөйләшәсез, абый. Случайно сез язучы түгелме? Кайдадыр күргән дә бар сыман үзегезне
—Әйе. язучы. Шуның белән кайгырып, хәсрәттә янып гомер үгге инде, рәтләп яшәлми дә калынды бугай..
— Ни гурыда язасыз сон’
—Үзем'турында. Гомерем буена бары тик бер сынны, үз сынымны сүз белән ясыйм. Сагыш ышкысы белән ышкын-ышкый, кайгы кәйләсе белән китә-китә, хәсрәт пычкысы белән кисә-кисә ясыйм
—Сез алайса шәп сынчыдыр.
— Юкгыр ла, бик сирәк шатлык сабыны белән юынам, онытканда бер хуплау суы белән коенам, ара-тирә генә дан себеркесе белән чабынгалыйм.
—Кызы-ык... т ~ е г-
Радиодан классик музыка яңгырый Таныш аһәңнәр Бәй, бу Ьетхо- венных бишенче симфониясе ич Инде берни сөйләшмичә. зыных кына оеп кына кайтасы иле. Әмма боек кереш симфониясе Казаннарда кабарган уй дингемәрен чайпалдыра, тойгы туфаннарын тузгыта башлааы Әллә машина, әллә мин үзем, әмма нәрсәдер гүя. бер үрлерь. очып мена. бер упкыннар өстенле тирбаддера иде. Үлеп арганмын икән бит. Очабыз... Ә кая очабыз сон?
Киназ айкаллы-чайкалды. жир тетрәп, бар дөньясы асты-өскә кзеие
Офыкларда, күкләрдә җил-давыл иде. Елларга, гомерләргә дөрләп биек-биек ут баганалары кабынды. Бар дөньяны яшен утлары чорнап алды. Гүя, кыямәт көне җитеп, каберләр кубарылды
Кемдер җилкәмә кулын куйды сыман. Карыйм, беркем дә юк. Бик каты куркып, коелып төштем.
—Тыныч бул, энекәш, бу—мин. Беләсеңме, сугышта һәлак булганнан бирле тәкъдиремнең рәхимсезлегеннән минем рухым таш булып катып калган иде. Әниемнен күз яшьләре белән кылган догалары да бу ташны эретә алмаган иде. Бер кадер-хөрмәт, бернинди иркә-наз күрмичә, нибары өметләргә генә алданып киттем бит мин бу дөньядан. Ятим киттем. Әнием үлгәннән соң да ул ташны эретер өчен мине чын күңелдән искә алып беркем дә бер тамчы яшь тә тамызмады. Рәнжү-каргыш ташы булып каттым да каттым. Синең минем эздән йөрү дулкыны миңа килеп бәрелгәч, башта мин тагын «Черек күл»гә чакыралар икән дип, таштан җан тиремне чыгарып курыккан идем. Ә син изге юлда йөрисен икән. Йолдыз оныгымның туган телсез калуын жәлләп, күзләреңнән тамган кайнар яшьләрең минем рухыма жан өрде, валлаһи. Айрат энекәшемнең минем истәлегемне күтәреп йөрүе дә канат куйды, ахры, миңа.
Ул һәр сүзен әйткән саен давыллы күктә ялт-йолт яктылыклар уйнаклады. Мин сулышсыз, өнсез катып калдым.
—Кайткач әйт син ана. Айрат бит ул гайрәт дигәннән Көч-куәт, батырлык, кыюлык, каһарманлык дигәнне дә аңлата. Йолдызларга баксаң, аларга гадилек һәм эшчәнлек, тырышлык һәм булдыклылык, юмартлык һәм башкаларга игътибарлы булу хас, диләр. Ә кайбер борынгы кабиләләрдә ул ыруг башы, кенәз дигәнне дә белдергән. Әйт син аңа, энекәш, исеме жисеменә туры килә икән бит анын. Минем олы рәхмәтемне тапшыр. Ә син үзең ник дәшмисең сон әле, энекәш? Бу— мин бит, мин бу! Эзләп йөргән якташ Шагыйрең булам. Гомерем буена мин күңелемне беркемгә дә бушата алмадым. Батырлыгыңны жыеп тында инде. Китапларымда да миңа эчемдә янган җәһәннәм утларын әйтергә ярамады. Безнең тормыш юлыбызны да тешкә тиярлек төче итеп яздыралар иде. Хәтта авылыма кайткач та, ачылып сөйләшергә ярамый иде Арттан донос язарлар сыман тоела иде. Бушанулар алда булыр дип өметләнә идем. Әмма мин фани дөньядан бушаналмый киттем Ә юкса, ә юкса .
Мин ярлы крестьян баласы булып саналсам да, юк, ялкаулыктан түгел иде ул ярлылык. Кеше хакына керергә теләмәүдән, артык намустан иде Юлай бабайдан ук килә, диләр иде безнең ул сыйфатны. Үсмер чагым көтүче булып, кеше тупсаларында йоклап узса да, минем кулым эш ярата иде Әтиемә ияреп, кулыма балта тотып, бик күп авылларда йортлар салып йөрдем мин. Шөкер, таза идем, гармунчы да, жырчы да идем. Уен-көлке ярата идем. Бу яктан Рабиндар улым да мина охшаган иде. Йортлар салып йөргәндә халыкның күпме мон-зарларын, кайгылы жырларын тыңладым мин. Күңелемә шул жырлар шыплап тулганга, ахры, мин шигырьләр яза башлаганмындыр. Халык жырларын мин бөтенләй әйтә алмый китеп бардым.
Күктәге ялт-йолтларның коточкыч күкрәүләре килеп житте. Кара болытлар ачылып китеп, нык яктырып алган бер арада мин дә телгә килдем. Мине күптән борчыган сорауларымны биреп калыйм дидем.
—Ә ничек син. Шагыйрем, үзәктән ерак, карангы бер авылдан чыгып, Казан зыялылары арасына күтәрелә алдың?—Тагын дөбердәп күк күкрәде. Кара болыт кара ташлар булып ватылып-чәрдәкләнеп аска, әллә нинди мәхшәр киләчәк заман упкыннарына коелды.
— Бүген анда революцияне хурласыннар, таптасыннар, әллә нишләт-сеннәр. әмма безнең кебекләрне бары тик революция генә яктыга тартып чыгарды Гади халыкның тигез, гадел тормышка өмете шулкадәр көчле иде ки, шул халык өмете мине җитәкләп Казанга алып килде. Без ул вакытта барысына да изге итеп ышана идек. Шулай булырга тиеш дип уйлый идек. Әмма Корыч бабай тәхетне үз кулына алгач, дөнья болганды.
асты-өскә килде. Революция идеалларын таптап, ул гади халыкны кырды Ьез берни дә дәшә алмый идек Чөнки безнен өчен бу ожмах та. тәмуг та иде. Менә шушы мәхшәрле дөнья мине—шат күнелле егетне үз-үзенә бикләнгән тешләк кешегә әверелдерде Бер уйласаң, безнен гомерләр тоташ гыибрәт-сабак, тоташ фажига
Күктә, биектә дөрләп янган рамнар эчендә Шагыйрьнең гигант рәсеме пәйда булды. Анын ун ягына—М Җәлил, сул ягына С. Хәким рәсемнәре өстәлде Анын мәртәбәле горур кыяфәт белән мактаулы уртада торуы чыннан да тормышта булган чын фотосын хәтеремә төшерде
—Ә ничек син. Шагыйрем, шулай батыр булып атар уртасына баса алдын. Башкалар нахакка кулга алынып, инде харап булып ятканда син ничек ОГПУ богауларыннан котыла алдын?—Күктәге утта дөрләгән портретлар тирәсендә куркыныч кара күләгәләр уйнаклады Кайдадыр козгыннар шомлы итеп кычкырды, бүреләр улады
—Әйе, минем гирә-ягым да шымчылар белән мыжгып тора иде Хәтта без шагыйрьләр дә бер-беребездән шикләнә, курка идек Кайчан кулга алып, таш капчыкка илтеп тыгарлар икән инде, дип. афәт көтеп яши идек.
—Шундый халәттә була торып та. 1934 елда, сыйнфый көрәш каты куерып килгән бер чорда кулга алудан курыкмыйча, ничек син. бунтарь шагыйрь Такташны яклап менә мондый юлларны яза алдын1’
Күккә карыйм.
Күкгә бер йолдыз да
Болытларга мәңге күмелми.
Жир)ә карыйм:
Җирдә зәңгәр күзле Сөйгән шагыйрь Такташ күренми.
Бу үзе бер батырлык түгелме соң? Ә бит син ижатында бары бер шагыйрьгә, бары тик ана гына шигырь багышлагансың Ничек шулай булды бу?
—Беренчедән. Такташ минем остазым иле Мин анардан өйрәнә идем Мин анын фатирына да барып йөри идем Ул мине бик җылы кабул итә иде Мин анын белән уртак тел таба идем Ул мина, йөрәк парәм, сина кыен булыр, син артык кайнар, холкын да кырысрак, сак бул, синен киләчәген алда әле. дия иде Мин аны чын күңелемнән ярата идем.
Икенчедән, мин анын бөеклеген алдан күрә идем Алар белән мөнәсәбәттә дә, таш капчыклардан котылып калганда да мине Әнәгемнән алган сыйфатлар Әнәк кыюлыгы, сабырлыгы, сизгерлеге җитәкләп йөретте Безнен әнәкләрдә. күз буып, кеше алдында кинәт юкка чыгып, кабат барлыкка килә ала торган пегендар борынгы Серле Бабай булган Кайберәү- ләрдә шуннан исән калын килгән гипнозчы, экстрасенс талантлары бар иде Кара син. кендек әбисе Хәтирә әбине—ул бит авылның дипломлы докторы сыман иле Ә академик Гыйльменур әби” Ә теге, теле белән тисә дә чуаннарны юк итә торган Галим бабай карчыгы” һи и
— Йомшак урыныма кагылдың. Нур Агам, мина бит әнә шул гүзәл Әнәк әбиләренең дәвалау осталыклары • Мәңгелекнең сере кайсы тамырда?» дигән тыйбби әсәр язарга илһам бирде Әнәк кешесе беркайчан да бер-берсенә мактау сүзләре әйтергә яратмады Әмма форсаты чыккач әйтеп калыйк Безнен очтан Гайнуллалар. Хәнифаләр. Рәмзия. Резидәләр. сезнең очтан Мәдәнияләр. Дәмин бабай балалары. Әхнәф Заһировлар Әбугалисина оныклары диярлек иде бит Яшь буыннан Ринат. Феликс Илшат Фәрдиевләр. Алмаз. Айвар Шәрипоазар хәзер дөнья тоткалары! Ә Авзал малае Салах зурында син белмисендер әле Тынгысыз, сәер кеше булган ул Типографиядә басылган сыман итеп дөнья һәм ил карталары ясый торган булган Димәк, анарда борынгы сәйяр җан. ерак
сәяхәтләрдә йөргән бабаларның кан хәтере уянган. Ә аның энесе бүген Ч.сглыда яшәп ятучы Инсаф Авзалов һәвәскәр галим. Ул татар теленен җиде законын ачкан. Ул Колумб корабында татар кешесе тәрҗемәче бу нан дип фаразлап язылган пьеса авторы да.
Ә Напалеоннарга тин фәлсәфә корыр!а яратучы башлы егет. Прези-дентлар киңәшчесе булырлык инженер-философ Вәсим Фәррахов үзе генә дә ни тора! Күршең Минтимер турында әитмибез дә Ул бүген бөек Кешеләр рәтендә. Әнәк уртасында авылның күренекле кешеләренең һәйкәлләреннән бер аллея ясарга булыр иде.
Аһ, аяныч, аракы диңгезенә йөзеп кереп киткәннәрдән бик күпләр кире бу як ярга чыгып житә алмадылар.
Күк уфылдап куйды. Суда баткан ташлар авазлары ишетелде.
—Менә ни аяныч, без дә шул суга баткан ташлар халәтендә идек Революцияне ялкынланып каршы алсак та, соныннан йөрәк теләгәнне яза алмыйча, сәясәт кушканны, чор боерганны, шуңа яраганны гына язарга мәҗбүр идек. Шигырендә Корыч Бабайга дан булмаса, цензура тошереп калдыра иде. Жднны, рухны җәзалап кына яза идек.
—Сугышка кадәр син, Нур Агам, Җәлилләр уртасында булып та. сут ыштан сон чыккан китапларда Җәлил, Кәрим, Кутуйлардан сон дүртенче булып кына урнашкансың. Нидән бу?
—Аһ, авыр моны тану. Мине мәхәббәт сагышы басты Улымны үз янымда үстерә алмавым бәгырьләремне яндырды, үкендерде. Сигез яшендә миннән калды бит ул. Мин бу турыда тетрәндергеч драма язармын дип йөргән идем Ара чыкмады. Сугыш кисте бөтен планнарымны. Ә сугышта яз!аннарымны җибәрә тордым, югала торды. Хатынымның апасы Оркыядан башка ышанычлы кешем калмаган иде
Гүя таулар тауларга бәрелеште. Күкрәү, чыңрау, шыгырдау, дөбердәү уфылдау авазлары барысы бергә кушылып мәхшәр хасил итте. Гигат утлар җиргә капланды, җир туп сыман күккә ыргылып, кара больп упкыннарына батты. Дөньяны дөм караңгылык каплады.
—Ә улың? Ә дусларын? Соңыннан оныкларың? Ә маржаң?
— Елатма мине, күз яшем юк. Авырттырма җанны, рухны, туганым Рух авыртуы ул тән авыртуыннан миллион мәртәбә коточкыч, тәмуг дигәне дә шушыдыр анын. Улым балалар борчуына кереп батып дөнья кугандыр. Ә оныкларым. Аһ, оныкларым, алар минем утлы күмерле куанычларым гына шул. Алар мине үз туган телләрендә укый белмәделәр. Анарга мин кирәкмәдем. Кирәк булсам, еллар узгач та, Казанда яши торып, минем ижатым белән кызыксынырлар иде. Алар бит минем !урыдан-туры варисларым. Бу бит аларнын вөҗдан бурычы иде. Әмма аларның берсе дә төрле жирдә таралып яткан кулъязмаларым исән чагында жыеп туплый алмады. Берни дә язып чыкмады. Такташтан башка, ахры, минем дусларым юк иде! Ә маржа? Ана өйләнү ялгыш өстенә ялгыш кына булды, ахры. Ул да мине утка салды. Кыскасы, минем иҗатымны саклар кешем юк иде.
Мен тарафтан чатырдап яшен утлары агылды. Гүя бөтен пәйгамбәрләр уянып, җир катына төшә иде. Каралып-яшелләнеп-зәңгәрләнеп йөргән болытлар да чыдый алмадылар, кызардылар, бик каты оялдылар бугай.
—Ярый әле Айрат белән сез булдыгыз, тагын, тагын рәхмәт сезгә. Менә ни бит ул туган телендә калу. Ул—хәтер, хатирә, ул изгелек. Аһ. жәл, Коръән һәм истәлек ашларын да оныкларым ясый алмаслар инде Көтсәм, бары тик сездән генә көтәм. Казаннарга өметем өзелде.
Казан дигәннән, күкләрдә бер-бер хәбәр юкмы сон? Казанны канчан, кем татарга кире яулап алып бирә алыр икән соң? Көн туды исә милләтчеләр Казанны уятып булмый, дип шаулый, ярсый, бәргәләнә. Ярый әле анда Чаллы бар дип, заманында син редактор булып эшләгән Чаллыга килеп егылалар да бөтен зар-моңнарын шунда түгеп китәләр Аңлыйм мин аларны. Казанда анда татар балалары чиркәүләрдә чукынып йөрсеннәр дә, нишләп алар милләт ягына сүз-сәламнәр юлласыннар?!
Ничек итеп Казан йоклама . —Кинәт минем өстемә шыбырдап су коела башлады. Суы әче. тозлы иде. Юк, бу су түгел, ә озак еллар бхена җыелып буылып яткан күз яшьләре иде. ахры. Бу ни бу. дип. югарыга карасам Нур агамның рухы рәсеме күз яшенә күмелеп елый иде
ot’ '1И|1КӘҮ дип ник әиттен. ник уятгын таш булып каткан рухымны.. Ьу мин яна-яна елыйм күкләрдә. Мин бит балатарым уз юлымны, телемне дәвам итәчәкләренә шикләнми дә идем Дөрес без урысча белергә омтыла идек. Ләкин урыс теле безнен оныклар авызыннан газиз туган телен тартып алыр, аларны бөек рухи нәфислектән мәхрүм итәр дип башыбызга да китерми идек
Аһ. елыйм мин. рәнҗим. Өзелде бәгърем Шулай да гашым зрел ашларына таммасын иде. Нишлим, кем булсалар да. мин аларга изгелек кенә телим. Онытсалар да, бөтенләй искә аямасалар да. бәгырь итләрем ич алар минем Тик алар минем бу диңгездәй күз яшьләремне курсеннәр иде. Юк ла, күрмәсеннәр. Ә шулай да бәхетлеме сон алар’’
—Кичер, зинһар. Нур Агам, мин сине болаи ук рәнҗетергә теләми идем. Әле ярый син Рабиндарынны татарчага өйрәтеп калдыра алгансын Ә бит башкалар бөтенләй дә әллә кая торып чапканнар Ә яшь минем өстемә коела да коела иле. Гүя Әнәкнен урман чишмәсе сулары иле ул Жанны тетрәтә иде
— Ничек болай сон инде бу? Тагар илендә татар башкаласында татарның асыл дәвамнарын үз кавеменнән читләшергә ирек куябыз’ Җитмәгәнмени инде аларга без биргән меңләгән Державиннар йөзләгән Карамзиннар9 Кая безнен чын горурлык, чын милләтчелек’ Бу хәл башында уе булган һәр татарны тетрәндерергә тиеш Моңарчы бер каршы сүз әйтмәгәнгә шулай бит ул Кемнәрдер анда милләтчеләрне экстре ми змла гаепләмәкче булалар, мондый чакта экстремист түгел. ә.ыә кем булырсың
Каядыр күкләрдә чын татарча көчле ыңгырашып, чын татарча куәтле елаган тавышлар ишетелде. Гаҗәеп татлы авазлар иде бу. Богаулар шартлап өзелгән тавышлар күкрәүләрдән дә көчле иде. Безнен жаннарнын ин югары әрнүле. рәнҗүле газабы күкләрнең җиле катыннан да югары торган бөек рухны чакыра иде, ахры
Кинәт Көнчыгышта куәтле яктылык пәида була башлады Ул ниндидер нечкә бер торбадан суырылып-сызылып агыла, зур газап белән тартыла-тартыла чыгып килә иде Ьу яктылык чәчелде дә җыелды, чәчелде дә җыелды Аннары бер формага керде Каршымда элекке сәер борынгы танышым Ак Әүлия басып тора иде
—Әйе. әйе. мин дә сезне хуплый-хуплыи сөйли алам Әйе. ул хәсрәтләрне ачыктан ачык әйтергә мөмкин хәзер Әйе. бер уйласаң, алданмасын иде. зар еламасын иде инде тагар, саташкан юллардан китмәсен иде Әйе, бу килүдә син очрашкан депутатларга да уйланыр урын бар Әйе, ник алар сессия трибунасыннан язучыларның нәкь у зләренә кагылган нечкә хәлләр—үз балаларының туган телен белмәу гарьлекләре турында җаннар сызланыр тык игеп, ачыргаланып кычкырмыйлар' Чан какмыйлар9 Ник алар чын күңелдән телгә, халыкка табынмый юрган ясалма язучыны үзләренең «мөфтиләре» итеп күгәрен. милли юганы ялганга төреп укырга ирек куялар9 Шуннан да башлана юргандыр ул оныкларның ялгышу сукмагы. Безнен оныклар, язучыларның ла ялгышлары—ул тирә-як җимеше. Сина бүләк игеп биреп клгдырган китабында Шамил Маннапов язмыш кушуы белән саладан калага киткән авыл кешеләренең уртак язмышы турында әнә ничек яза
Тик белмәдем, аны дымнан китеп.
Үз тамырым үзем кискәнем.
Чит җирләрдә янә тамырланып.
Җимеш бирү кыен икәнен
Нигезеңнән киту
Диненнән дә.
Теленнән дә китү икәнен.
Мирасыннан китү
Үтонне лә
Дәвамыннан мәхрүм иткәнен
Белмәдем шул
Бер дә әнә татар авылында тора салып урыс үрчеми. Бернинди указлар да. бернинди ярсу каһәрләр дә кирәкми Казанда 70 процент татар булса, өр-яңадан татарлашу башланачак. Күрче дә шуны, белче дә моны, үрче, татар, котылып каласын килсә, кайтар читләрдәге татарыңны, татар Бераз дорфарак булса да әйтим, үз телен оныткан татарга якты йөз күрсәтмә, татар, һәм бу кайгыларыгыз әкренләп эреп юкка чыгар
Күктә әллә нинди илаһи искиткеч гүзәл мәчет манаралары пәйда булды. Алданын иң бөек катына якынайта торган азан авазлары янгыралы.
—Рәхмәт, Ак Әүлиям,—дидем мин. аның белән килешеп. —Нур Агама да йөрәк борчулы сүзем бар. Минем тел дип, дин дип чыгымчылап йөри торган чакларым узган инде. Хәзер мина тыныч кына үз динемне тотып, тын гына табынып, ахыргы көннәремне уйлар вакыт җиткән. Диннәрнең төрлелегенә дә исем китми минем. Беләм, Дөнья бер, Алла бер. Яшәү бер Минем динем генә яхшы, дип, ахмак кына тәкәбберләнер. Әмма менә шул бер генә яшәешендә үз кавемең белән үз телеңдә чөкердәшеп яшәүләргә ни житә дип саный идем мин. Ләкин, тагын кабатламый булдыра алмыйм, синең дәвамнарны күргәч, әллә ничек мин бабай кешенең дә сүнеп-сүрелеп торган милли хисләре, яшьлегендә ярсу арслан кебек ажгырып торган милли холкы, үч-ачу катламнарын актарып, дулкын-дулкын давыл булып куптарылды. һәм, Нур Агам, оныкларыңны туган телләрен онытканнары өчен оялткандай иттем. Соңыннан үзем дә бик читенсендем, Нур Агам, син мине гафу ит Дөнья бозык бит. Аларнын миңа: «Нигә син безнең дин ирегенә, безнең хокукларга бәйләнеп йөрисен?»—дип әйтүләре дә мөмкин ич. Юкса мин катырак та әйтә, бураннар да туздыра алыр идем.
—Әй, энекәш, энекәш, аларның иреге өчен без һәлак булдык. Син дә оялтмасаң аларны, кем оялтыр соң? Без мәрхүмнәр аларга берни дә әйтә алмыйбыз. Моны сез, исәннәр генә эшләсәгез инде. Син чигенмә, син дөрес юлда, Ходай сиңа сабырлык кына бирсен
—Аннары тагын бер бик читен, әйтергә кыен гаебем бар синең алда.
—Ярар, улым, анысын мин әйтим,—дип яктырып телгә килде Ак Әүлия.—Бүгенге Татарстанның хуҗасы—Президенты син яшьтән бергә уйнап үскән күршең Шаһишәрип углы Минтимер ич һич көтмәгәндә, уйламаганда бу энекәшеңнең 60 яше тулганда Президентыбыз аны Казанда бөтен мәшһүр зыялылар алдында бик матур итеп котлады. Мактау кәгазе дә тапшырды. Ул аны синең дәвамчың дип атады. Ләкин кайчак артыграк һавалы була синең бу энекәшең. Ул бу чагыштыруны кабул итә алмыйча бераз үпкәләп, шактый кәефсезләнеп тә йөрде Беренчедән, ул сине марҗага өйләнеп, татарда нәсел-нәсәпсез калган кеше дип ялгышып чит итсә, икенчедән, синең сәясәткә киткән иҗатыңа, әрәм янган гомереңә тиңләшәсе килми иде. Шагыйрьлекнең асылы системаны, сәясәтне яклауда, мактауда түгел, ә чын шагыйрь мәңгелекне, тормышны, үлемне, мәхәббәтне, табигатьне җырларга тиеш, дип саный ул. һәм бераз гына аңарда хаклык та юк түгел. Менә хәзер генә, синең ачылмаган йолдыз икәнлегеңне ачыклагач кына, ул Президентның зирәклегенә кайта-кайта сокланды. Аллаһым үзе анын соклануын кабул итсен. Президент синен эздән йөрмәсә дә, синең, Нур, газап угында янган чын ижагчы булуыңны йөрәге белән сизенгән, акылы белән аңлаган икән.
—Беләм, беләм, гомерем буена миннән гел шулай шикләнеп йөрделәр. Дусларым да. сөйгәннәрем дә, хәтта авылдашларым да. Нишлим соң, замана мине тешләк булырга, йомыкый булырга, авызымдагы канны төкермәскә мәҗбүр итте,—диде Нурның Рухы.
—Әйт, Ак Әүлия, нидә соң безнең хаталарыбызнын очы-башы? Европаны тетрәндереп торган Аттилалар кавеме ник болай үз Рухы белән Сак белән Сок хәлендә сөйләшергә мәҗбүр булып калды?—дидем мин. аклыкка төбәлеп.
—Европада күптән инде татар сөякләре өстендә чын ирек байраклары
җилферди Һәр халык үз тормышын үзе теләгәнчә төзи. Анда тәкәббер империядән калган шешләрне күптән инде көйдереп аттылар Мондагы милләтләр генә иске кысаларда тилмереп яталар Күтәрел дә. татар, бер киерелеп, ташла искергән кануннарны җимереп Синен үз рухлы булып яшәргә тулы хакын бар Чөнки Аттиладан алып Муса Җәлилләргә. Нур Ьаяннарга хәтле бөек татар юлы сузылган, бөек татар Дәүләте җәйрәп
Мөстәкыйльлеккә таба барган бу Дәүләтнең узган юлында күнме хата-ялгышулар Әллә сон без әлегәчә ярата белмәгәнбезме. Ак Әүлиям ' Монда инде Нур Агам түзмәде, телгә килде
—Аһ. әйе. кызганыч, татар артык йөрәк белән ярата, ахры, намус белән ярата Бу кин дала мирасыдыр, мөгаен Ә башкаларда исәп-хисап өстен Менә минем Рабиндарым да йөрәк хисенә бирелеп ялгышкандыр күрәсең. Беркемгә сиздермичә. Ходайга инәлеп, күз яшьләрем белән ана бәхет ялварсам да. аһ үкенечләре калган тезелеп
Ак Әүлия:—Кызганыч та. аяныч та. Ул нибары татар авылында туган гади бер кызга өйләнә Инде монда чишелеш татар файдасына булырга тиеш иде сыман. Әмма ул кызнын нибары әнисе генә белорус була Күрәсең, аңарда миллилек татардан өстен булгандыр Мен.» шул белорус Ана аңа: «Кызым, зинһар, үз динеңне ташлама!»—дип. шундый тирән иман сеңдергән ки. бу бала чатнатып татарча сөйләшсә лә. үсеп җиткәнче тагарлар арасында яшәсә дә. эчендә яшерен генә анасы динен тоткан.
Үз диненә сусап, татар башкаласына килгән ярым белорус баласы шагыйрь баласының гаиләсен ботарлап ата. аны чит кавемнәр коллыгына аударып ташлый. Бер уйласан. аны да гаепләп булмый кебек
Аһ, үрнәк алсын иде анардан хәзерге көндә үз карыныннан төшкән баладан чит кавем кешесе ясап ятучы тагар хатыннары'
Рухтагы Агам да. мин лә катып калдык. Моннан да югары сүзне әйтеп булмый иде кебек инде
Күк тә тынычланып калгандай булды Анда шомырт чәчәк аткан хуш исле бакчалар пәйда булды Башларны әйләндерә иде бу хуш исләр Шушы хуш исләрдән тынычлык, илһам алып булса кирәк. Ак Әүлия безне юатырга кереште
Ак Әүлия -Икегез дә артык шикләнәсез. Корыч Бабай «амлны чиреннән арына алмыйсыз Сез бик артык борчылмагыз әле Бер сынык шигырь, бер кәкре хикәя язсаң да. син язучы исемен алсан, нәселен, авылын, халкын өчен зур казаныш ич Бер шагыйрь аша меңләгән йөз меңләгән кешеләрнең рухы, халыкның рухы мәңгелеккә җитеп аваз бир» ала
—Шулай да. Ак Әүлиям, син бераз ирекле фикер йөртергә ирек бирче. Әнә Нур Агам: дип та язган бит. Хәзер бу сүзләр, мин татарымнан китеп, башка кавемнәрне ныгыту өчен гомеремне бирергә дә әзермен дигән ант булып янгырый түгелме?
Ак Әүлия-Юк. ялгышасыз, бу-анын гаделлек анты!
Мин -Коммунитм дигән сүзләрне таптап киттеләр бш иңле Ак Әүлиям бүгентеләр безне дәрес аңламаслар Элекке мираслар, иж.и гомерләре колга очты, жәмгыять кире юллан китте Бетен нәрсә ышп җимерелә, куп нәрсә кирегә ага Котхозлар тарката, кулак, сәүдәгәр капиталистлар ыржаеп кире кайта
Ак Әхлия Юк коммунизм сүзе ашарга сорамый ич v.i ) лек кыерсытылганнар бәхәсне бик каты куерта Алар реванш ялмакчы
Мин ант итәм си на. акылым көчен Туры юлын өчен бирергә Коммунизм жирдә жинсен өчен Мин әзермсн утка керергә'—
Коммунистик идеология гүзәл идеология. Әмма аны тормышка ашыру гына пычрак юл белән алып барылды. Менә бусы башка! Ул сүз беркемгә дә зыян салмый. Анда сатлыкҗаннар, комсызлар гел ул сүзне сатып, таптап йөрсеннәр, ул кешелекнең соңгы көнендә дә иң газиз сүз булып калачак. Әле бүгенгә байлыкка омтылу яры булып кешенең күзен гүзәллектән, хакыйкатьтән томалый. Килер бер көн, әгәр болай шыр байлык туплау дәвам итсә, кешелек бушлыкка, экологик, эгоистик һәлакәткә генә килеп чыгачак. Киләчәк кешелекне ул афәттән ни дә булса коткарып кала алса, бары тик шул идея генә коткарып калачак. Кешеләр соңгы чиктә шул идеяне эзләп чүлләр, үлемнәр аша аның бинасына барып чыккач, кипкән иреннәре белән ташларын үбә-үбә. «Без ялгыштык»,— дип тәүбә итмәсләрме?..
Мин Ак Әүлияне сокланып тыңладым. Авыллардан-авылларга тарихлар эзләп сәяхәт итеп йөргәндә аның белән бик сәер генә бер очрашкан идем инде. Арыш басуында.
Ул, мин Әнәкнең борынгы карты булам, дигәч, эзләгәнемә юлыктым бит, Ходаем, дип, сөенеп, үзем белән авылыма ияртеп алып кайткан идем. Аның белән милли дөньялар, Әнәк тарихлары турында сөйләшербез дигән идем. Ләкин Әнәк җиренә аяк басу белән аңа әллә нәрсә булды, ул чын мәгънәсендә телсез калды.
Ул көнне мин мунчадан соң тынычланырмын инде дип уйлаган идем. Әмма бөтен тәнне-җанны нидер кыса, баса иде. Минем каядыр китеп, күңелемне бушатасым, яланнарда озаклап сөйләшеп йөрисем килде. Ләкин Ак Әүлиянең һаман теле әйләнми иде.
Гомумән, мин олыгая барган саен болай да үземә сердәш, гәптәш, дус күңел таба алмый интегә идем, моңа шомлана идем. Бу минем бик тә авыр хәл этем иде.
Элек йоклый торган урынымны—веранда идәнен, үзе сорагач, Ак Әүлиягә бирергә туры килде. Ә үзем борынгы пружиналы тимер караватка урнашып карадым. Әмма уңга әйләндем, сулга әйләндем, сыртыма ятып та, капланып ятып та карадым. Җәйге саф һавада булуыма карамастан, һич кенә дә йоклап китә алмадым. Башым, мең төрле вак чүкечләр белән суккан сыман, зыңлап шаулый да шаулый иде.
Бераздан караваттан төшеп, кунакның аяк очына да ятып карадым. Ләкин бу да ярдәм итмәде, башымда шаулау көчәйде генә. Ахры, Ак Әүлиядән миңа ниндидер энергия күченә, мин аның аурасына эләктем булса кирәк.
Йокы көтү газабында шулай таңга хәтле ятылды. Инде таң атып, яктырып та килә иде.
Берзаман мине ниндидер сәер, сихерле көч саф һавага чакырды. Мин ишекләрне шап-шоп ачып тышка ташландым. Баскычтан таң ягына баксам, хәйран тамашадан шаккатып, өнсез калдым.
Анда офыктан күкләргә ашкынып, төрле төсләргә күмелеп, шашынып болытлар кайный иде. Мондый ярсулы кайнаган җәйге болыт ташкынын минем беркайчан да күргәнем юк иде. Тирә-ягымда агачлар җан фәрманга бөгелә-сыгыла шаулый. Болытларда әллә нинди ялкынлы гигант катламнар барлыкка килә, урта бер җирдән каракучкыл болыт полосасы яна-яна, җилләр, яшеннәр белән тартышып, телгәләнеп, әллә нинди коточкыч упкын хасыйл итә. Ул упкынга зур-зур мал көтүләре бөтерелеп кереп китеп юк була, җир сөргән тракторлар, танклар пәйда була да юкка чыга, сугыш мәхшәрләре, пушкалар, бомбалар, туплар шартлавы астында очсыз- кырыйсыз гаскәрләр—бәндә балалары шунда төшеп югала, гүя бөтен кешелек язмышы шунда дөрләп яна иде.
Карарга куркыныч, тетрәнүле бу фантастик таң күренеше гүя дөньяда барган коточкыч фаҗигаи хәлләрнең бер чагылышы иде. Гүя Ш. Камаллар, Горькийлар, Шекспирлар, Еникиләр язган бөтен-бөтен фаҗигаләр шушы бер упкында бергә кайный иде. Бу ниндидер хәвефләрдән кисәтү иде, ахры. Җилкәмдә авыр бер көч тоеп, артка борылдым. Ак Әүлия утлы
®ел?н мина төбәлеп басып тора иде. Ул яланаяк чирәмгә оаскан. Мин дә бәпкә үләнендә яланаяк идем Ул телгә килде:
Hi kBP°na белән Азия шулай бәрелешә' —диде
Шушы төндә татар илен шактый җимереп, агачларны аударып, йорт түбәләрен очыртып, афәтле өермәләр узган иде
Инде менә Ак Әүлиянен безнен Hvp Агам белән очрашуларны да догалы итәсе килә иде, ахры. '
—Әйдәгез, мин сезне хәзер Европада татарлардан борынгы истәлек булып калган Алып тауларына алып китәм Хәтерлисезме. Нур, минем шулай дәшүемә аптырамагыз, мин монда барыгыздан да өлкәнрәк, мин ике мең ел буена әнәкләрне җитәкләп йөрткән Кабилә Рухы
23 апрель көне иде ул. Җиргә шаулап яхтар килгән мәл. Без шул мизгелдә үк Австриянең Алып тауларында идек инде Бөтен тирә-якта бомбалар шартлый, йөзгә кайнар сугыш ялкыны бәрә. Чәчәк исләре дары-төтен исләре белән буталса да, җирдә-кырда яшәү дәрте, сөю иләслеге өстенлек итә иде.
—Хәтерлисеңме, Нур, нинди нурлы иде ул көнне синең күңелен'’ Нур Агам, үзенең нибары Рух кына икәнен онытып, үзәк өзгеч хисләргә бирелде...
—Сугыш башлану белән урыс-яһүд язучылары мәрхәмәтле тыныч урын эзләп Татарстанга, Ч истай га күченеп калдылар, ә без тагар язучылары пачкалап-пачкалап сугыш кырларына, ут эченә юнәлдек Үзебез теләп Шулай, авыр вакытларда татар үзе теләп ярдәм итә бит ул иленә Армия гәзите редакторы булып гел алгы сызыкта идем Эшемне күргәннәрдер, подполковник дәрәҗәсенә үк күтәрелдем Инде менә атна-ун көннән сугыш та тәмам булачак. Бүген ничәсе әле. егерме өченче апрельме? Хуш, Ак Әүлия, син туган якка кайтып хәбәр итә торсаң да була —Нур Агам аяк астыннан тау чәчәге—эдельвейс өзеп алды, аны борынына якын китерде —Аһ, нинди хуш исте, нинди рәхәт яз килә, туганнарым, җиңү язы... Туган илләрнең сагынычлы шифалы җилләре борыннарны кытыклый, дусларым. Туган авылым Әнәгемнс. газиз әниемне, чәчәкле болыннарыбызны. Баҗана, Ык буйларын, төшләремә кереп, хисләремне кузгаткан урман чишмәләрен сагындым, туганнарым. 1939 елны мин сугыш алдыннан:
Киткәнемә инде бик күп еллар.
Сагынгандыр мине карурман.
Мин югымда инде бик күп уллар Үскәннәрдер, хәзер мин аларны Кыйнап китсәләр дә танымам1—
дип язган идем бит мин Әнәгем турында Аһ, нинди күңелле булыр җиңеп туган илгә кайтулары, нинди рәхәт булыр туганнарым, якыннарым белән очрашулар...
Шулчак Ак Әүлиянең йозе карала башлады Болгана-болгана карала иде аның йөзе Ул нәрсәдер әйтергә, кисәтергә тели иде. ләкин ул бу юлы тагын хәрәкәтсез вә телсез катып калган иде. Мин ниндидер хәвеф сизеп, тетрәнеп, телсез калдым.
Ә Нур Агамның сөйләве аның саен көләч, шатлыклы, бәхетле була бара иде. _.
— Моңарчы минем ижатым әле зур ижатка кереш кенә иде Мин сүзнең бөеклеген әле анлап кына килә идем Мин кайткач, ор-янадан тугарылып-җигелеп. илһамланып иҗат итәчәкмен Әиәгемнен тарихын өйрәнеп, аның турында китаплар чыгарачакмын Юкса бит әле минем шагыйрь булгач, авылым кешеләре белән рәтләп очраша алганым да булмады Шулай озак очрашмый йөргәнем өчен алардан әле минем гафу үтенәсем бар... _
КҮКТӘ ӘЛЛӘ кояш тотыла иде инде Тирә-яктагы үлән-чәчәкләргә дә кара күләгәләр төште Туп тавышлары тау битләреннән килгән кайтаваз
9. «К. V . М 4
белән көчәеп, бөтен дөньясын мәхшәр тавышларга күмеп китте. Таулардан зур-зур мәрмәр ташлар тәгәрәде. Шагыйрьнең туган ягын, халкын сагынган Бөек Рухы сугыш тупларыннан көчле иде, күрәсең... Тавышы күкрәүләрдән өстен яңгырады:
—Минем әле өзелеп яраткан Рабиндарымны кочаклап үбәсем бар, аның әнисен гафу итәсем бар. Алтын дисбе кебек оныкларымны иң олы мәхәббәт белән яратып сөя-сөя, Иделләрдә йөзәсем бар. Татар дөньясының чәчәк атуын күрәсем бар. Бар! Бар!!
Их. яшисе килә җир күкрәтеп.
Ал чәчәкле якты илемдә!
Без көрәшләр кичтек җир тетрәтеп.
Бирешмәбез тиген үлемгә!
. Аһ, шул вакыт тау ягыннан очып килгән туп нәкъ аның янына төшеп шартлады. Башка аның тавышы ишетелмәде. Гәүдәсе дә, бөек хыяллары да калын җир катламы белән күмелеп калган иде...
♦ * *
Ак Әүлия мине әле һуннар, әле монгол-татарлар, әле миллионлаган татар солдатлары гасырлар буена бер көнбатышка, аннары тагын көнчыгышка туктаусыз дулкын сыман тирбәлеп, дала чабып, шомартып, таушалдырып бетергән төрки юллар буйлап Алып тауларыннан Казан якларына кайтарып төшерде...
... Ике яктан да көчле итеп бәргән яктылыктан мин. машинада баручы абзагыз. уянып киттем. Кара, минем Казаннан кайтып килешем икән бит әле. Күземне ныклабрак ачсам, без Кама аша салынган озын күпердән. Кама диңгезе аша. гасырлар аша үткән Сират күпереннән чыгып бара идек. Ике якта да Каманың кышкы ак киңлекләре җәйрәп ята. Кояш нурлары ул кырлардан прожектор утлары сыман кайтарыла иде.
... Ак киңлекләр аша ак күпер...
—Менә кайтып та җиттек, абый,—диде шофер егет —Ә сез бик тирән йокладыгыз.
—Рәхмәт, энем. Шушы ике сәгать эчендә синең машинаң бөтен дөньяны гизеп чыкты. Изге юлда йөрде. Эшләрең унар синең, энем.
Соңгы сүз
улай итеп, аерылу минутлары да җитә, укучым. Моны язганда миңа фәрештәләр гел канатларын җәеп, гел уңай җай китереп тордылар...
Кара инде, әсәрем төгәлләнеп килә, ә радиодан, ни могҗиза, әсәр өчен бик тә кирәкле хәбәр яңгырый. Ташкентта яшәүче композитор Садыйков турында тапшыру бара. Диктор болай ди:
—Ул беренче көйләренең берсен Нур Баянның «Уйланганда» дигән шигыренә яза. Композитор хәзер үзенең иҗатын сөекле Татарстанына алып кайтып җиткерү хыялы белән яши.
Нур Баян сүзләре әнә нинди ераклардан музыка канатында кайтачак икән әле... Аны Әнәк бәйрәмендә яңгырату нинди күңелле булачак!
Әнә, миңа телефон шалтырый.
Бу мин әле, Навил абзаң булам. Менә Чаллыга килеп чыккан идем дә, хәлеңне белеп китим дидем.
Миңа нәкъ ул җитми иде. Нур Баян әнә соңгы сулышында Суфиядан
Ш
гафу үтенәсем бар, диде ич. Ә мин ул ханымның язмышын сораша алмаган идем, әхетле була алды микән ул шагыйрьнең беренче газиз хатыны?
—Хәзер синең янга очтым, дустым...
Аның хәлләре искечә иде. Чаллыда үзенең сүзлекләрен тарату эше белән мәшгуль икән.
~^еге вакытны өлгерә алмый калдым бит. Суфияның теге кеше белән булган романы ничек тәмамланды соң? Меңләгән укучылар көтә хәзер синнән бу җавапны.
— Мөхәммәт Нигъмәтуллин исемле яшь инженер-химик иде ул. Университет тәмамлаган иде. Җилле егет иде болай. Әллә саулыкка туеп җитмәде инде, сугышка алмадылар аны. Сәүдә системасында эшләде: Кольцода гастрономда директор булып торды. Өч балалары булды. Чыңгыз дигән уллары океаннарны өйрәнү институтын тәмамлады. Зур галим булып, Калининградта төпләнеп калды, ахры. Икенче уллары Рөстәм авыл хуҗалыгы институтын бетереп, кандидатлык яклады.
Карасана, Суфияның икенче тармагы да югарыга таба очкан икән бит, дип, тын да алмыйча тыңладым мин. Элекке сәүдәгәр токымы бирешмәгән, әнә фән дөньясына үрмәләгән бит. Өченчесе нишләде икән?
—Соңгы балалары Сания исемле иде. Ул бик чибәр, әнисеннән дә чибәр бер ханым булып, бик бәхетле гомер кичереп ята булса кирәк. Ул филология фәннәре кандидаты булды. Немец-француз телләрен су кебек эчә. Олы-олы түрәләр чит илләргә чыкканда аны үзләре белән тәрҗемәче итеп алалар. Ирнең дә ул шактый биектәгесен, уңганын сайлады. Ире энергетика институтының ректоры. Алар бергәләп Карловы Варыларда гына ял итәләр. Бик модница инде—киемнәрен Париж салоннарында гына заказать итә, диләр.
Шулай итеп, Суфия ханымның хыялы, образы аңарда дәвам итә икән. Берни дә юктан бар булмый, дигән бит бер философ.
* * *
авил шалтыраткан бу көн тагын 23 апрель көне иде. Мин үзем дә. Навил дә Нур Баян һәлак булган бу көнгә игътибар итмәдек.
Инде караңгыланып килә. Бераз гына яңгыр сибәләп ала. Без Чаллы урамнары буйлап йөрибез. Навил Әнәк бәйрәме, Нур Баян бәйрәме турында тәкъдимнәре белән уртаклаша.
— Менә кара әле анда авылга керә торган берәр күпер юкмы?
—Бар бит.
—Ну вот, шул күперне матур итеп аркалар ясап, Нур Баян күпере итеп бизәргә иде. Исемен язып, Чишмәләр булса, чишмәләрне дә матур итеп бизәргә кирәк иде. әнә теге, нефть якларындагы сыман. Шуңа карап башка җирләрдә дә язучыларның исемен хөрмәтләрлек булсын.
... Каманың ак киңлекләр аша салынган ак күпере...
һәм менә тагын Әнәк күпере...
Юлай бабайның бер-берләренең бар икәнлекләрен дә белмичә яшәп ятучы токымнарының, Әнәктәге татар телле. Казандагы урыс телле дәвамнарының шушы күперләр аша бергәләп чыгасылары бар бит әле. Әнәк Сабан туена бергәләп барасылары бар. Ике як та ничек, нинди телдә сөйләшергә белмичә бик аптырап читенсенер инде Моңарчы күрешмә гәннәренә уңайсызланып, кулларын кая куярга белмичә, оялып оялып читкә карар инде. Кардәшлек тамырларының тибрәнүе күзләрдә энҗе яшьләр булып та елтырар, мөгаен...
өндәлекләремне, язмаларымны карап чыккач. 23 апрельгә тагын тукталмыйча булдыра алмадым. Минем эчен егерме өченче апрель. Нур Баян һәлак булган көн. күңелемне йа шатлык, йа кайгы белен
Н
К
тетрәндерә торган көн булып киткән икән. Туры килүме бу, әллә бер-бер рухлар уенымы, белмим.
1997 елның 23 апреле мине аеруча каты тетрәтте. Мин телем белән җир себереп, йөз суымны түгә-түгә, алар өчен бик күп яхшылыклар эшләгән кешеләр нәкъ менә шушы көнне мине бик авыр хәлдә калдырып, хыянәт иттеләр, нахак бәла яккан кешеләр ягына аудылар...
Башымны ташка бәреп еларлык авыр иде миңа. Рәнҗү-хәсрәтемнең биодулкыны шулкадәр дә тетрәндергеч булгандыр, күрәсең, шул көнне миннән 90 чакрым ераклыкта Әнәктә яшәп ятучы әнием әҗәл авыруы белән авырып киткән иде...
Ә 1988 елның 23 апреле, киресенчә, миңа дәртләнеп күкләргә ашкынып очарлык куаныч китерде. Мин Илшат Фәрдиевнең олуг ярдәме белән «Нур Баян» фондын оештырдым. Бу көн минем узган елгы кайгы- хәсрәт юшкыннарын юып ташлап, яңа иҗади биеклекләргә күтәрде!
Нур Баянның һәлак булган көнендә нидер бардыр, ахры, нидер бардыр...
* * *
әкин соңгы сүзне язганда күңелемне әйтеп бетергесез әллә нинДи моң-сагыш биләп алды. Ничек була инде бу? Шулай итеп аерылышабыз да мыни инде, укучым? Миңа Казан-Чаллы юлында иңгән ярым хыял төшем белән аерылуы да бик авыр лабаса.
Ни булса шул, солдат Нур Баян язмышы—изге кеше язмышыдыр ул, васыятьләрен дә әйтеп китә алмаган безнең әтиләр, бабайлар һәм меңләгән билгесезләр язмышыдыр...
Чаллы шәһәре, 1999 ел.