Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘҖӘЛ БЕЛӘН ЯНӘШӘ...

Чирканчык алу
угышнын дәһшәтле өермәсенә керү минем өчен трагикомик гөстәрәк булды— көләргәме, еларгамы, дигәнләйрәк
Иин Мәскәү хәрби училишесынын (элек -Кремль курсантлары мәктәбе» дип йөртелде) сонгы курсында укый илем Сугыш башланып, ул жнтдн төс ала башлау сәбәпле, чьпарылыш берничә ай элегрәк булды Кичәге курсантларга •лейтенант» дәрәжәсе биреп. өр~яна «комсоставский» киемнәребезнен якаларына икешәр «кызыл кубик» тагып. Кызыл Армиянен фронттагы частьләренә дошманны тизрәк дөмектерүне теләп озаттылар Ә мине һәм тагын берннчәбезне училищеда калдырдылар Нигә икән’’ Белмибез «Сезгә аерым приказ булыр», диләр Бер ун унбиш көннән килде бу приказ «Фәлән Фәләновларны Кызыл Армия Баш штабы каршындагы Разведка Идарәсе карамагына җибәрергә»
... Әллә ничә «пропуск бюро»ларын үтеп. Разведка иларәсенен тиешле кабинетына килеп җиттек Берәмләп кенә чакыралар Чыкканнарны каядыр икенче бүлмәгә озатып торалар Башыма төрле уйлар килә бу бит андый мондый гына урын түгел разведка! Бик каты, энәсеннән-жебенә хәтле тикшерәләр булса кирәк Эчемнән генә «тәрҗемәи хәлем»не кабатлыйм алай бәйләнерлек -кара ташлар» юк шикелле, шулай да кем белә9! Әнкәемнен сенлссе Галчнрәттәйнен ире Салих җизнине «нэпман» дип биш елга сөргенгә җибәргәннәр иле ә мин бу фактны яшереп килдем, бәлкем шунын эзенә төшкәннәрдер, дип уйлап, ана да үэемчә җавап әзерләп торам.
Кабинетта ике майор утыра Мин керү белән берсе немецчалап Erlaubc slehen bleiben! (Басып торсагыз да була')—диде
Мин шундук анлап алдым бирегә азмы-күпме немецча белгән хәрбиләрне чакыртканнар икән, югыйсә бу майор минем немецча сукалаганны каян белер иде9! Икенче майор да немецча сорау бирә башлады.
—Was fur einc zivilbildung haben Sie9 (Гомуми белемегез нинди*)
Димәк, болар мине немец теленнән сынамакчы Белмәмешкә салынып булмый дөресен oinepio кирәк'
-Jch habc cine landhchc mittelschule absolvin' (Авыл урта мәктәбен тәмамладым*) -Wie sohon wissen yic deutsch? (Немецчаны ничегрәк яхшы беләсезме’)
— Nicht besondeps. aber doch. umgansprache (Бик үк түгел. шутай да сөйләшү телендә ярыйсы .) r г
Тагын берничә сорау бирделәр ла. икенче бер булмога очтылар Анда чине кетен торалар икан инле Бер тмкокник кулыма котик тоттырды

—Сез Беренче хәрби һава десанты корпусына җибәреләсез. Адресы кәгазьдә язылмаган, хәтерегездә тотыгыз: корпус—Люберцы шәһәрендә! Хәерле юл, уңышлар телим!
Корпус штабында мине 214 нче десант бригадасына разведка начальнигының ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Бу бригада шәһәр читендәге йортларда урнашкан, ә штабы һәм бер ротасы урта мәктәп бинасында икән . Разведка начальнигы майор Стерховка анын карамагына хезмәткә килүем турында рапорт бирдем.
—Ярый. яхшы, күптән кирәк иде миңа ярдәмче,—диде майор —Беләсең, бездә светомаскировка, кич булганчы урнашып ал. ә эш, вазифаларын турында иртәгә иртән сөйләшербез. Кирәк-яракларны склад ябылганчы бүген үк цлып кал! —Майор ординарецын чакыртты
—Лейтенантны урнаштыр!
Ординарец мина бер буш класс бүлмәсеннән урын күрсәтте Анда коры тимер караваттан башка бер нәрсә дә юк иде Ординарец белән бергә складка барып десантчыга тиешле әйберләрне алып килдек.
—Туклануыгыз беренче каттагы 7нче «Г* классында булыр, комс'остав ашханәсендә! —Ординарец киткәч, бирелгән кирәк-яракларымны бер почмакка өеп куйдым: парашют капчыгы, нәрсәләрдер тутырылган вещмешок. ППШ автоматы Чишенмичә-нитмичә генә как караватка яттым.
Күпме вакыт үткәндер, сиренанын ачы тавышы колакны ярды:
-БОЕВАЯ ТРЕВОГА!!!
Нишләргә? Кая барырга! Мин сикереп торып коридорга атылдым Күрәм, десантчылар парашютларын кочаклап коридордан тышка йөгерәләр. Тиз генә бүлмәмә кереп вещевой мешокны аркага, автоматны иңгә асып, парашютлы чехолны кочаклап алар артыннан иярдем. Тышта йөк машиналары безне көтә иде инде
Хәрби аэродром караңгылыкка чумган, озын рәт булып тезелгән самолетларның шәүләләре генә күренә Машинадагы десантчылардан калышмый мин дә бер самолет янына килеп бастым. Бер кече лейтенант команда бирде: парашютларны кияргә! Ничек кияргә, ничек асарга"’ Мин моны белми идем, чөнки парашют дигәннәрен гомеремдә беренче мәртәбә кулымда тотуым» Аны күкрәгемә кыскан килеш самолетка мендем. Самолетка утыруым да гомеремдә беренче мәртәбә! Тиздән самолет дерелдәп, чайкалып алды, күккә күтәреләбез шикелле. Нишләргә, кая җайлашырга белми торганда яныма әлеге кече лейтенант килде:
—Сез нигә парашютыгызны кими торасыз, иптәш лейтенант? Ярты сәгатьтән сикерәбез бит. Сез кайсы подразделениедән, күргәнем юк шикелле сезне. —Мин ана бу частька моннан берничә сәгать кенә элек килгәнемне, кем икәнлегемне, парашют белән эш итә белмәвемне әйттем. Кече лейтенант миңа гаҗәпләнебрәк карады да, озын итеп сызгырып куйды.
—Сезгә бу десантта катнашырга кирәк булмаган Пожалуй, Сезгә шушы самолетта базага кире кайтырга туры килер!—диде. Ләкин бераз уйлаганнан соң:
—Юк, болай да ярамас, чөнки бригаданың бөтен командованиесе бүгенге десантта оча, ә Люберцыда калган особистлар Сезгә дезертирлык чәпәүләре мөмкин. Сикерергә туры килер!—диде.
Кече лейтенант шунда миңа ничек сикерү турында кыскача «инструктаж» бирмәкче булып, парашютны тышлыгыннан чыгарган иде. тагын серле генә итеп башын чайкый-чайкый сызгырып куйды.
—Ну. бәхет килеп кенә тора икән үзегезгә, иптәш лейтенант! Сезгә үзе ачыла торган ПАР (парашют автоматического раскрытия) урынына үзегез ача торган ППР (парашют принудительного раскрытия) биргәннәр! Д-а-а! Эш катлаулана бара. Башка чара юк. шуның белән сикерергә туры килер. Дикъкать белән тыңла .
Кече лейтенант башта миңа бу ППРны асты, төрле урыннан каешларын тартып бәйләп беркетте, шуннан соң сикерү тәртибенә күчте:
—Значит, менә болай. Менә күкрәгеңнең сул ягында божра. мин «пошел» дигән команданы биргәч тә. бер мизгел дә уйланып тормастан, тышка, һавага ыргыласын! Шундук, очып төшеп барганда, эчеңнән генә «бер, ике» дип. бишкә кадәр саныйсың, «алты» дигәндә менә шушы божраны нык итеп үзенә тартасын Тагын саный башлыйсың. «Биш» дигәнендә бот төбеңә каты суккандай булыр, бер мизгелгә очудан шып туктап калырсың, димәк, парашютын ачылды, салмак кына аска төшә башларсың...
люк читенә килеп, аякларымны тышка салындырып сикерергәме юкмы дигәндәй әкренләп арт ягым белән шуыша башлаган илем, белмим, самолет кире борыла башлагангамы, әллә минем шүрләгәнемне сизсп-күрепмс. бу кече лейтенант арттан килеп, «пошел...» дип кычкырып, итеге белән аркамнан көчле генә итеп тибеп тә җибәрде Мин карангы бушлыкка очтым Куркуым-каушавымнан. кече лейтенантмын мондый тупаслыгына ачуланудан да (җилкәмә типмәсә дә үзем сикерер идем ич» ул өйрәткән «инструкция» хәтердән чыккан, ә исемә төшү белән, бишкә кадәр санап нитеп тормыйча, дәррәү түштәге боҗраны тартып җибәрдем, шул арада бот төпләрен.* култык асларына нидер каты итеп суккандай булды Нәкъ -инструкция-ләгеләй. очу кинәт бер мизгелгә туктап калды, шул ук мизгелдә парашютым әкрен генә кузгалып, җиргә таба юл аллы
Җирне күрмәсән дә, ана якынлашу сизелә икән (парашютмын төшү тизлеге арта бара), кулларым белән парашютның бауларына ныграк ябыштым, те егәремне бөктем, күзләремне йомдым, «ни булса ла булыр!*
Берни лә булмады, дия алмыйм—кар өстенә килеп кунсам ла кабыргаларым шактый сыдырылды Әҗәлем җитмәгән, күрәсен!
Парашютымның каешларын, тасмаларын чишеп, аны астыма шып утырдым Таң сызылып килә, тирә-як тыпгын. һичкем күренми Биштәремне чиштем нәрсәләр бар икән анда9 ППШга бер запас магазин, ике граната (РГД). бер банка коры спирт ике кисәк шоколад, сухари, тоз. шырпы Яктырып килә Кин басу анык читенлә авыл, кайбер өйләрнең морҗаларыннан төген күтәрелә, ерак түгел урман Ялгызым Кая барырга? Юк. ялгыз түгелмен икән' Миннән икс йөз метрлар чамасы, кар өстендә кинәт берничә кеше ПӘЙда булды Атар урманга карап баралар Мин тә шуларга таба кузгалдым, бераздан урман ягына баручылар күбәя башлады Безнен десантчылар! Урман авызында очраштык Бу урман безнен брипианын батасы икән Ни өчен нинди бурыч белән ташлаганнар икән безне немецлар тылына1
1941 елның ахырында, безнен гаскәрләр фашист тарны Мәскәү бусагасында туктатып үзләре каршы һөҗүмгә күчәләр, һәм ЛЮ-JOO чакрым куып китәләр Әмма артык мавыгып, кайбер частьлар, шулар җөмләсеннән генери Бело ...................................................................................................................... ....
атлы корпусы, чолганышта кала Безнен бригада немец тарный тылына .өшеп һөҗүм итәргә фронтны ерып коридор ясарга һәм атлы кортсны чолганыштан хтып чыгарга тиеш бу пан Без бу бурычны үтәдек МЮ чана ө тазга төя i, ............................................................................................................................ .... тарны
да алып чыктык Бу операциядә катнашуым сузышның ачы хакыйкатен беренче
—Әгәр ачылмаса?
— Шундук, югалып калмастан, запас парашют боҗрасын тартасын, анысы менә монда, астарак. кендек турысында, тагын бишкә кадәр сана
—Ә «биш*тән сон да ачылмаса?
—Димәк, капут, бәхетен шул, син гаепле -ител, парашютын бозык булган! Андый очраклар да булгалый! Шулай да, өметсезләнмәгез, җирдә кар ярыйсы гына тирән, бәлкем йомшак кына барып төшәрсез дә Андый хәлләр дә була, әнә 2Г нче бригададан бер десантчы 800 метрдан ачылмаган парашют белән төшеп исән калган, кабыргалары гына сынган Хәер, ул текә яр читенә туры килеп, кар астыннан берничә метр шуып барган Ә без түбәнрәктән. алты йөз метрдан гына
Шулай тынычландырды мине әлеге кече лейтенант
Штурман -хәзерләнергә* дигән команда бирле Десантчылар дәррәү урыннарыннан сикереп торып, электән өйрәтелгән тәртип буенча ян-яктагы ишекләр һәм идәндәге люк алдына килеп бастылар Алар ачылу белән җил бәреп керле Мин, дөресен әйтим, каушап калдым, үземне кая куярга белмичә бөтергеләнә идем, моны күреп кече лейтенант терсәгемнән тотты да. люк алдындагы чиратмын артына куйды, үзе салоннын уртасына басты Штурман ана ниндидер ым бирле шикелле, ул барыбызга ла ишетерлек итеп аваз саллы «ВНИМАНИЕ1* Шундук ун кулын күтәреп -ПОШЕЛ'* дип команда бирү белән ишектән дә. люктан да ике десанчы һавага ыргылды Бу «пошел!* берничә секунд саен кабатлана торгач, чират мина да килеп җитте. Чират дип, салонда әлеге кече лейтенант белән икәү генә калган идек (мин аны десант ташлауга җитәкче икәнен аңлаган илем инде) Мин
мәртәбә тагуым иде
Алла тагын ниләр көтәдер''
Партизаннарда
у заланиене уңышлы үтәүдә безгә Смоленск өлкәсенең Семлев, Знаменка районнарында хәрәкәт итүче партизаннар зур булышлык күрсәтте. Безнең бригада үз бурычын үтәгәч, базага. Люберцыга кайтып китте, ә десантчыларның кайберләрен—шартлатучыларны, диверсантларны, хәрби техникларны . шулар җөмләсеннән мине дә тәрҗемәче итеп партизаннарга ярдәмгә дип калдырдылар.
Смоленшинанын партизаннар төбәгенә әверелгән, җирле халыклардан, чолганышта калган һәм әсирлектән качкан хәрбиләрдән оешкан күп санлы һәм зур булмаган партизан отрядлары хәрәкәт итә башлаган ел иде бу: «Чайка*. «Ураган». «Шорс». «Лазо» һ. б Мине «ФД» исемле отрядта калдырдылар. Тегеләренең исемнәре ачык, таныш, ә менә «ФД» нәрсәне белдерә икән9 Мин бу исемне башта ул елларда тимер юлларда йөри башлаган иң көчле паровозлардан берсе («ИС»— Иосиф Сталиннан кала) «ФД*—Феликс Дзержинский—дип уйлаган идем. юк. алай түгел икән' Үзе шикедле чолганыштан чыккан хәрбиләрне жыеп. партизан отряды оештырган майор Федор Данилович Гнездиловның инициаллары булып чыкты бу «ФД». Ә отрядның комиссары «товарищ Гена» иде. Чын исеме Геннадий Семенович Шевцов икән диеп йөресәм. бераздан, танышып киткәч, шунысын да үзеннән белеп алдым бу «урыс»—Башкортстаннын Мишкә районыннан алынган чеп-чи татар, өлкән политрук Гаян Суфьянович Әмиров булыр чыкты Егерме елдан соң без тагын очраштык, бу юлы инде Казанда Ул чак. 1962 елда. Гаян филология фәннәре кандидаты. Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге. Тел. әдәбият һәм тарих институтының лексикография секторы мөдире иде.
«ФД» отрядында мин өч ай чамасы булдым. Бу арада ул зурайды, кечкенә отрядтан «РККАнын 24 еллыгы» исемендәге аерым партизаннар полкы булды, партизаннар хәрәкәтендә үзенең сугышчанлыгы. батырлыгы белән дан тотып. Бөек Ватан сугышы тарихында мактаулы урын алды.
Полк милли яктан бик чуар иде Миңа анда үзебезнең якташлар белән дә еш очрашырга туры килде. Алар күп иде. ләкин полкта дан тоткан кайберләре хәтеремнән әле дә чыкмый, шуларның берничәсен телгә алмый кала алмыйм.
Әхмәт Хәсәнов. Отрядның кыю разведчигы һәм подпольщикларның элемтәчесе иде. Аны «Ахметка отчаянный» дип йөрттеләр. Аларнын часте сугыш башында ук Минск янындагы бәрелешләрдә чолганышта кала, группалап түгел, һәркем үзе фронт сызыгын үтәргә булалар. Бер авылда Әхмәт немецлар кулына эләгә, төнлә кача, артыннан аталар, яралана, таң алдыннан Михалевка дигән авылга килеп керә, аны Николай Иванович дигән колхозчы үз мунчасына яшерә, дәвалый Бераздан Панков дигән кешене староста итеп билгеләп бу авылдан немецлар китеп баралар. Берничә көннән соң өй хуҗасы Әхмәткә:
—Панков күрше авыллардан безнекеләр чигенгәндә ташлап калдырылган коралларны җыеп, үз өенә алып кайткан, иртәгә Ельняга. немецларга илтеп тапшырмакчы икән.—ди. «Моңа юл куймаска кирәк», ди Хәсәнов. План коралар Николай үзенең атын киң үрәчәле йөк чанасына җигә. Әхмәт җиңенә полицайлар бәйли торган чүпрәкне урый да. староста өенә киләләр. Николай:
—Менә, берәү Ельнядан, комендатурадан килгән, сине эзли,—ди Панковка. Ишек ачылгач, Әхмәт старостага ташлана:
—Син, твою мать, нигә җыелган коралларны яшереп ятасың! Партизаннар килеп алганын көтәсеңме! Әллә аларга илтеп үк тапшырмакчысынмы! Комендантның приказын белмисеңме әллә! Давай, төя коралларны чанага, безнең белән үзең дә барырсың комендант янына!
Чанага пулеметлар, мылтыклар, автоматлар, гранаталар төялә
—Давай, утыр үзең дә!—ди Әхмәт. Панков шүрли:
—Баруымның ни хаҗәте бар. миңа, коралларны тапшырды, дип расписка бирсәгез, шул җитә.
Старостаның хатыны да җиңенә ябышкан, җибәрми. Ну. ладно.—ди Әхмәт, старостаның өенә кереп «расписка» язып калдыра Анда латинча (яңалифчә) хәрефләр белән татарча «Тот фәлән җиремне, предатель» дип язылган була. Әхмәт олауы белән олы юлга чыга һәм партизаннар ягына юл тота, аларны табып үзенең «күчтәнәчен» тапшыра.
Б
143
Ә менә Фоат Кәлимуллиннын батырлыгын Михаил Девятасвныкына тиңләштерергә була. Ул да чолганышта калып, әсирлеккә төшә (анын танкысынын ягулыгы бетә һәм туктап кала, немецлар чолгап алалар) Аннары концлагерьга эләгә, анда аны. танк механигы буларак, немецларның танк полигонына җибәрәләр һәм ремонт япенә куялар. Ул берничә танкны яхшы гына ремонтлап бирә Ә чираггагысын ремонтлагач, «сынап карау* өчен аны Фоатнын үзенә тапшыралар һәм ул полигонны ике мәртәбә әйләнгәч, өченчесендә полный газ биреп, полигон диварын бәреп үтә һәм фронт ягына ычкына. Аргыннан снарядлар ява. әмма ул исән-сау гына партизаннар краена килеп җитә, биредә дә фашист тәресе ясалган танкны гранаталар белән каршы алалар, туктаталар, ә танкистны кулга алалар Соныннан ул «үзенең» партизаннар сафтан чыгарган танкын да. безнекеләр ташлап калдырган ике «Т-34» танкын да ремонтлап, отрядны «механизацияләгән батальон «га әйләндерүдә зур өлеш кертә. Ул Башкортстаннан. Дүртөйле районыннан иде шикелле Мин полктан киткәндә ул исән иде әлс. соныннан язмышы ничек булгандыр—белмим
Нәфыйк Ибраһимов— Урал бөркете (ул үзен шулай атый иде). Пермь өлкәсеннән. Ул ла концлагерьдан кача, ике мәртәбә тотыла, өченчесе уңышлы була, күпме юллар, газаплар кичеп, бәлаләргә тарып, ниһаять, бер авылда чегәннәр өерен очрата, чегәннәр аны кабул итәләр һәм ул алар белән фронт сызыгына таба байтак юл үтә (ул чыннан да чегәннәргә тартым, кара кашлы, кара кучкыл битле, зур гәүдәле иле) Фронт сызыгына якынлашкач немецлар чегәннәрне кире боралар, ә Нәфыйк яшеренеп. Ярцево анылынла кала, ул ничек тә партизаннарны табарга уйлый Бераздан аларнын Замощьеда булганнарын белеп ала. Әмма, үзеннсн кем икәнлегеңне ничек расларга'' Партизаннар тикшерәчәкләр, ә кулда бернинди документ юк! Ул кичкырын. хәер сорашучы чегән булып, староста өснең бәләкәй капкасын шакый, ул ачылу белән ишегалдына үтә һәм хужаны егып сала да. авызын томалый, кулларын бәйли һәм безнең отрядка алып килә Тирә як халкына, үз авылына күп яманлыклар китергән бу сатлык жан. элекке авыл советы секретаре Колесниковны безнен партизаннар һич кулга төшерә алмаган булалар
Безнең якташлар турында күп сөйләргә була, алар байтак иле Мәсатән. Белик шәһәрен азат иткәндә үтә зур кыюлык, батырлык күрсәткәннәре өчен Кашаф Төхфәтуллин, Әхәт Саматов. Гани Бариев шәһәрнең мактаулы гражданы исемен алдылар
Әҗәл белән очрашулар
ӘҖӘЛ нәрсә ул? Үлем килгән, жан биргән вакыт Дин әйтүенә караганда, бу фани дөньяда яшәү өчен Ходай Тәгалә сина дип биргән мөддәтен ту iy белән ук. ягъни әҗәлең җиткәч. синен янына Ходай үзенең фәрештәсе Газранлнс җибәрә дә. ул килеп җаныңны теге дөньяга алып китә икән Ул төрлечә килә -берәүләргә әкренләп, бик көттереп, хаста түшәгендә газапланып ятканда, ә икенче ь»ргә һич уйламаганда, көтмә! әндә килеп житә дә. бер мизгел нендә жанынны алып китә' Шуңа күрә, әҗәлгә дару да юк. аннан котылып га булмый, лиләр Юк котылып була икән аннан, әгәр коткаручылар янында булса! Газраил кайчакта үзе дә ялгышып- адашып килә икән дә. җаныңны алмый кача икән
Без фронтовикларга, анын белән ничә мәртәбәләр очрашырга жанынны менә аламди.әндә генә. качып .иткәнен күрер... туры кин.кт.кн Минем укма до Ничәме еллар үт инде картайдык та. сугышнын ......................................................................................................................... шундый ...... белми
очрашу мииелларе һич ... истән чыкмый, алар әле до тешләргә керсә, еапишыр» уята, уйлата, яшьлектәге дәһшәтле ко................................................................ ... кайтара
СТАЛИНГРАДТА туктаусы. сугышлар барм Мина бешен Тир рота бит.....к биидатн биалъоннын командалык пунктына кайтырга кирәк иле Янымда Celu.uH ЙХ ,е ... Считали) исемм П» » ................ JJ,J“ ,л ы,м“"
(ОСЗНСН 1СЛДК С t iiunj егете бара Ачык урынны трактор заводының
носыльныскХргшш. к .............................................................. һакты ..........Юнкере ............ ....
"X ГкшпХт'аР Бе. шунйу .......... а*............. 1- бер Тк.мТм
чокырына сикердек. Фронтовиклар арасында: «Бер үк ноктага, бер үк чокырга икенче кат бомба да. снаряд та, мина да төшми, бомбежка вакытында шул иске чокырга посып ятсаң, исән каласын*, дигән ырым таралган Мин мона үзем дә ышана идем, чөнки сынап караганым бар иде. Әлеге чокырга сикереп төшеп тыныбызны алганда, якында гына зур бомба төшеп гөрселдәде, һавага фонтан булып атылган таш-туфрак жиргә кире кайтып төшеп тә өлгермәгәндер, Сейдәли җиңемнән тарткалый:
—Иптәш командир, әйдә тизрәк әнә ул яна воронкага!
—Без болай да воронкада ятабыз ич!
—Карышмагыз, әйдә минем арттан!
Яна воронкага сикереп төшүебез булды, шул мизгелдә, әле генә без яткан элекке чокырга бомба төшеп шартлады Өстебезгә коелып төшкән балчыкны каккалый-каккалый Сейдәлигә текәлдем:
—Ничек сиздең моны?—дим аптырап.
— Мин әжәлнең килгәнен күреп калдым, Алла саклады безне,—дип елмайды Бер мизгел..
МИНЕ АШЫГЫЧ рәвештә үзебезнең 109 полк штабына чакыралар. Ул безнең КП дан ерак түгел, бер квартал түбән, Дзержинский урамындагы җимерек йортның подвалында урнашкан иде. Ара ерак булмагач Сейдәлине ияртмәдем. ППШ ымны муеныма астым да, аны күкрәгемә кысып, штабка карап йөгердем. Урам чатына җитеп сулга борылуым булды, нәкъ аның почмагында минем шикелле, йөгереп барган кемдер берәү белән маңгай га-маңгай бәрелештек. Карасам немец! Аның да күкрәгендә тимер автомат! Икебез дә бер-ике адым чигендек, икебез дә бу көтмәгән очрашудан каушап калдык. Немецның күзләре шардай, йөзе көлдәй булды. Хәер, минеке дә шулай булгандыр. Нишләргә белмичә икебез дә катып калдык. Дөресен әйтим, башта немец аңына килде: калтыраган куллары белән автоматына тотынды, анын түтәсен эзли, капшана башлады. Шунда инде мин дә «уянып» киттем, ярый әле, миңа автомат түтәсен эзләргә туры килмәде, йөгергәндә селкенеп, күкрәккә суккаламасын дип, мин аны тотып бара идем. Шуңа күрә мин немецтан җитезрәк булып чыктым: һушыма килү белән ППШ ның чакмасына бастым, автоматым ук сиптерде Немец автоматын ычкындырып, куллары белән чебен кугандай селтәнә- селтәнә ава башлады, мин анын жиргә егылганын көтмәстән, алга йөгердем. Бу очрашу шул хәтле көтмәгәндә булды һәм каушатты ки, мин штабка килеп кергәч тә калтырануымнан рәтләп рапорт та бирә алмадым. Әҗәлем, миңа килеп җитим дигәндә бер метр калгач, туктап калды, чигенде бит...
ПОЛКНЫҢ подразделение командирларын, политрукларын Фронт Хәрби советының приказы белән таныштыру өчен бер урынга кыска гына вакытка чакырганнар иде. Өске катлары җимерелгән, үткән төндә генә фашистлардан бушатылган шәһәр поликлиникасының ярымподвалында полк штабыннан киләсе кешене көтеп утырабыз. Күптән болай бергә җыелганыбыз юк иде Немецлар ягыннан сирәк-мирәк минометлардан аткалап торалар, ләкин мондый «пүчтәк»кә берәү дә игътибар итми, подвалның стеналары калын, тәрәзәләре яртылаш кына урам якка карый, ә ишегалды ягында алар бөтенләй юк. Кайберәүләр тартмаларга, кирпеч өемнәренә, ватык караватларга утырган, кайсылары как идәнгә сузылып, кырын яткан Кызыклы эпизодлар сәер хәлләр, анекдотлар сөйлиләр, шаркылдап көлешәләр. Махра төтененнән балта асарлык. Мин үзем тартмагач, бераз һава суларга кирәк дип, тышка чыкмакчы булдым. Урынымнан торып, баскычтан күтәрелеп, ишек уемының бусагасындагы соңгы тактасыннан ишегалдына атлавым булды, артымда, ярымподвалда, каты гөрселдәү ишетелде. Кире йөгереп төшсәм, берни күренми, тоташ тузан, ыңгырашу тавышлары ишетелә. Бераз тузан басылгач, күрәм: әле генә, берничә секунд элек кенә, шаярып, көлешеп утырган кешеләр идәндә ята, бер-икесенең авызында тәмәке төпчеге әле дә төти, кайберәүләре үрмәләп баскычка таба шуыша. Санап карасам, алты үлек, бик күп яралылар
Аңладым бер «адашкан* мина тәрәзә уемына туры килеп, подвал эченә төшеп шартлаган Ә берничә секунд кына элек мин торып китмәсәм, яисә бер генә баскычны соңлабрак атласам Бер адым гына.. Бер адым гына куып җитә алмаган явыз әҗәл'
ИДЕЛНЕҢ сул ягындагы Ленинск шәһәрчегендә өч атна чамасы кыр госпиталендә ятканнан соң, безне—Сталинградта авыр яраланганнарны—тишелеп беткән, ишексез товар вагоннарына төяп, каядыр алып киттеләр. Вагоннын бернәрсә дә түшәлмәгән как идәнендә угыздан артык яралы ята. Поезд бераз гына бара да. тәгәрмәчләрен шыгырдатып^тагын туктый, Сталинградка баручы хәрби эшелоннарга юл биреп, сәгатьләр буенча пошкырып тора да, тагын шалтыр-шолтыр кузгалып китә. Әнә шулай этләнеп баруыбызга инде менә ике тәүлек була
Ә бу юлы эшелоныбыз озакка туктады, менә ул икенче тәүлек инде, ап-ак кар баскан дала уртасында тып-тын тора. алда, кайдадыр тимер юлны бомбага тотканнар булса кирәк. Озатып баручылар, медперсонал күренми, менә өченче тәүлек инде, хәлебезне белүче, ашарга түгел, су бирүче дә. яраларны караучы ла юк Вагоныбызда өч авыр яралы жан бирле, башкалары сыкрана, өзгәләнә, ярдәм сорап кычкыра, сүгенә. Нервлану ахыр чиккә җитеп бара, кайберәүләр яраларын бәйләгән, бозлана барган юеш марляларын сүтеп ташлый башладылар, ишек уемына якынрак ятканнарның өстенө кар сибәли, ынгырашу тавышлары алдагы һәм артыбыздагы вагоннардан да ишетелә—кыскасы, эшелон ду килә
Кинәт эшелон тынып калды: өстебезгә «Хейнкель» килә! Без. фронтовиклар, аны ерактан ук. тавышыннан таныйбыз. Анын гүелдәве тигез, бер ритмда булмый, ә дулкынлы-дулкынлы булып, бер көчәеп, бер әкренәеп ишетелә. Күренгәч тә белеп була—анын канат очлары түгәрәкләнгән формада Т;;^дзн якында гына бомба гөрселдәде, вагоныбыз әз генә чайкалып куйды. Йөри алганнар вагоннан сикереп төшеп тирә-якка сибелделәр. Ә без. аяксызлар? Менә шулчак инде мин белдем сугышта ин ачы. иң аяныч өметсезлек, гаҗизлек—штыкка-штык атакага бару да. йөзгә-йөз, якага-яка килеп дошман белән алышу да түгел икән! Чөнки андый очракларда өмет сине ташламый, йөздән бер кәррә булса да шанс бар! Ә кыймылдый алмый чалкан яткан яралыга күзен йомып, менә бу бомба «минеке* дип. берни эшли алмый көтүдән дә газаплы кичереш бармы икән'
«Хейнкель*нын икенче борылып килүендә ташлаган бер бомбасы безнен артта гына шартлады, бу юлы вагоныбыз чайкалды гына түгел, бераз алга шуышкандай да булды Бераздан «Хейнкель* бөтен йөген (анын гадәти нормасы 11-16 авыр бомба) бушатып китеп барды Соңыннан белдек безнең арттагы икенче вагоннан сонгы, койрык яктагы яралылар белән тулы алты вагон тәкмәрләгән икән, ә алдагы вагоннар һәм паровоз исән калган Әҗәл ике вагон калгач кына Житә алмады. ■
ЭШЕЛОНЫБЫЗ тормозларын шыгырдатып бер станциягә килеп туктады Безнен вагон нәкъ вокзал турысында «Ст Энгельс* дип язылган Йә Хода' Сталинградтан 200 чакрым араны дүрт тәүлек үткәнбез! Әллә инде килеп тә җиттекме икән тиешле урынга1’ Алай дисән. менә инде өч-дүрт сәгать торабыз, ә вагоннарны бушатучылар күренми. Карангы да төште Соңыннан белдек бу станциягә бер-бер артлы әллә ничә яралылар эшелоны килеп туктаган да. аларны бушатырга шәһәр халкын мобилизацияләү бара икән Төн узды, безгә чират әле дә килеп җитми яралылар тагын дау күтәрә башладылар Ниһаять, ишек уемы алдына носилка тоткан икс хатын килеп басты Сорыйлар
—Поносники есть0 (ягъни—эче китүчеләр) Юк Тагын киләләр
-Башы яраланганнар бармы’’ .
—Эче яраланганнар?
—Анладык. димәк, яраларга карап аералар да. тиешле госпитальләр! ә алып китәләр икән Түземе ахырына җиткән кайберәүләр үзләрен «мин поносник* дип әйтергә мәҗбүр булдылар.
Икенче көн иртән (юлга чыкканнын бишенче көнендә) чират, ниһаять
безнен вагонга да житте. Минем хәлем дә авырайганнан-авырая бара. Тышта— кыш, салкын үзәккә үтә, калтырата, биш тәүлек инде бер тәгам ризык капмагач, эчтә җылы юк, хәл бетүдән күзләр йомыла.
Теге ике хатын, тирән кар ярып, ял итә-итә күтәреп баргач, бер зур гына, дүрт катлы кирпеч йортның капкасы алдына мине носилкада яткан килеш калдырып киттеләр Димәк, безнен вагоннан мин ин соңгысы булганмын
Күрәм, башка яралылар карда аунап ята, алар бик күп—ишегалды, капка алды тулган, кайберләре урам уртасында ук ята Яшәү, тере калу өчен көрәш бара, берәүнен дә шундый газаплардан соң, инде котылдым дигәндә генә, үләсе килми Хәлсезләре ярдәм сорап кычкыра, бераз хәллерәкләре йөзтүбән, яисә чалкан, яки кырын яткан килеш, кулларына, терсәкләренә таянып азга үрмәли, шуыша, этәренә— ишеккә якынаерга маташа. Чөнки ишек төбенә килеп житкәннәрне санитарлар эчкәрегә алып кереп китәләр... Бөтен өмет, үлемнән котылу—әнә шул ишек бусагасына килеп җитү!
Юк. мин бу араны үгә алмаячакмын миндә урынымнан кузгалырлык та көч-хәл калмаган. . Туңа башладым, тәнемне ниндидер авырлык баса, гаҗизлектән, ачы үкенечтән күземнән яшьләр ага инде котылдым, әжәлдән качтым дигәндә генә шулай мәгънәсез үләрмен микәнни9! Бәләкәй чакта олылардан, «кеше юлда, чатнама суыкта катып үләр алдыннан тәнендә ниндидер рәхәт җылылык сизә, утырып, бияләйләрен салып, учак алдында кызынгандай кулларын сузып, рәхәтләнеп җылына-җылына үлеп китә, имеш» дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Бу. чыннан да, шулай икән. Менә мин дә тәнемдә—ниндидер оета торган талгын, рәхәт җылы сизәм, ул аяктан күкрәккә таба җәелеп бара, күз кабакларым йомылалар Янымда әнием басып тора кебек. Көч-хәл белән күзләремне ачам Тагын, нәкъ Идел яры буенда ятканымдагы картина: әнкәем түгел, бер чибәр кыз баш өстемә иелгән дә. йомшак куллары белән битемне сыйпый, колакларымны ышкый. Ул шинелемнең төймәләрен ычкошцырып, изүемне ачты да. күкрәгемә массаж ясый Яныбызга тагын бер кыз килеп басты.
—Тамара, бу капитан безнеке, ул суынып бара Йөгер операиионныига. ике йотым спирт табып алып кил. Тиз!
Ике йотым спирттан күзләрем бөтенләй ачылды, инде ачык итеп күрәм—бу кызлар икесе дә зәңгәр петлицалы шинельдән. Алар мине носилкам белән күтәреп, башка яралылар аркылы атлый-атлый, госпитальгә алып керделәр һәм югары катка ук мендереп, операция бүлегенә китереп куйдылар. Ә операциядән сон тәгәрмәчле бәләкәй тимер арбада палатага кадәр озаттылар. Әнә шулай итеп, әҗәл кочагыннан тартып алды мине бу ике кыз!
Төскә чибәр, буйга килешле бу ике кыз мина, үлеп яткан әлләни матур да булмаган егеткә нигә карадылар икән? Бу кызлар икесе дә шушы Энгельс шәһәрендәге Хәрби һава училишесенен курсантлары булып чыкты «Бу капитан безнеке» дигәннен дә серен дә аңладым: минем өстә дә, нәкъ аларныкы шикелле зәңгәр петлицалы шинель иде Шулай итеп, без хәрби хезмәт буенча кардәшләр булып чыктык. Ә сугышта, хәрбиләрдә, бер уставта да язылмаган какшамас закон бар иде: «Сам умри, но своего выручай!» Ягъни бер төрле хәрби хезмәттәгеләр—очучы очучыга, танкист танкистка, сапер саперга һәрвакыт ярдәмгә килергә, аны бәладән араларга тиеш! Кызлар шул традицияне намуслы үтәделәр. Алар соныннан да. палатага килеп, хәл-әхвәлемне белеп йөрделәр. Бу ике чибәр кызнын берсе (мине күреп алганы) Таня—Энгельстән ерак түгел урнашкан Базарлы Караболак исемле башкорт авылыннан Тәнзилә, ә икенчесе, шул ук Энгельс шәһәреннән урыс кызы Тамара иде. Онытмыйм мин сезне, гүргә кергәнче онытачак та түгелмен, гүзәл кызлар!
КАЙБЕР укучылар, гаҗәпләнеп, бу Сафаровка гел шундый бәхетле мизгелләр генә очрап торган икән, дип уйларлар Юк, кардәшләрем' Мондый хәлләр, үлем, әҗәл белән йөзгә-йөз очрашулар сугыш эчендә булган, анын утларын-суларын кичкән меннәрчә фронтовикларның башыннан узды Без. утлы җәһәннәм аша үтеп исән калдык, жинү алып килдек Без ул көннәрне, ул сәгатьләрне, ул мизгелләрне мәнге онытачак түгелбез—шуна күрә жинү көне безгә кадерле!