Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИДАКАРЬЛӘР ВӨҖДАНСЫЗ БУЛМЫЙ


-ТУКАЙЛАР РУХЫ» ИСЕМЛЕ КИТАПНЫ УКЫГАЧ
атар халкы, бигрәк тә Казани мәркәздәге татарлар, чираттагы мәртәбә үзләренең кайчандыр ирекле милләт, дәүләтле халык икәнлекләрен исләренә төшереп, «ләхетләрен» күтәреп, урамнарга, мәйданнарга чыгып кычкыра башлаган 1989 еллардан бирле мин Казандагы тәнкыйтьчеләргә яки кайчандыр, күпмедер әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары язган Фәез Зөлкарнәй, Равил Рахман, Мансур Вәлиләрнең теңкәләренә тиеп беттем: ник сез андый жанрны алга сөрмисез? Ник сез әдәби процессны этәреп җибәрердәй мәкалә, очерклар язмыйсыз? Әллә сезгә Брежнев тәрбиясе шулкадәр дә нык сеңдеме дә, сез уңай мисаллар һәм мактау белән генә әдәбиятны алга, киләчәккә алып барырга җыенасызмы?
Ждвап та юк, мәкаләләр дә. Әдәбият исә тәгәрәп түгел, үзенчәләй мәтәлә- мәтәлә алга бара. Тик анын юнәлешен дә, кыйбласы-максатын да аеру шулкадәр авыр. Әйе, авыр Әле әдәбият дөньясына керергә тырышып тарткалашкан яшь кешегә түгел, хәтта буың утырткан әдәбиятчыга да. Ә яшь кешегә андый мәкаләләрнең ничек кирәклеген мин үз тәҗрибәмнән бик нык аңлаган идем инде. Чөнки әдәбият, әдәби процесс, әдәбият теориясе, әдәби тәнкыйть сыман төшенчәләрне анларга тырышып эзләнгән чакларымда авыл клубы түбәсенә ташланган иске китапларга тап булган идем. Ә алар арасында В Плеханов томнары да бар иде. Шуларнын X томын авызыма кабып, почмактан үрмәләп төшеп килгәндә безнең «Ленин юлы» колхозы рәисе Зарипов агай күреп алмасынмы үземне Куркуымнан авызымны ачып катып калганмын күрәсең, китап җиргә үк төшеп китте. Рәис китапны күтәреп алды, актарып карады. Ә мин бүрәнә почмагына песи баласы кебек тотынып торам. Нидер укыштыргач, бу миңа таба карамыйча гына: «Төш, төш, ал китабыңны, моның белән кызыксынгач, син почмактан гына егылмыйсын инде»,—диде дә үз юлы белән китеп барды.
Төштем. Китап нәкъ 135 нче битендә ачылган килеш калган. «Пессимизм как отражение экономической действительности» дип аталган мәкаләнең эпиграфы астына каләм белән калын итеп сызылган, һәм карасы әле кибеп тә өлгермәгән иде Димәк, персидәтел сызган булгандыр. Ә эпиграф мондый иде: «Не оттого ли мы довольствуемся сенями, что история наша еше стучится в ворота». Менә шушы сорауга җавап эзли-эзли В. Плехановның калган томнарын да укып чыктым. Адашыплар беттем. Тик инде барыбер дә әдәби процесс, әдәби алым һәм шуларнын кещелек тарихына, рухына тәэсир итүен аңларлык хәлгә килдем шикелле.
Бу әле урта мәктәптә укыган дәвер һәм шул чордан башлап инде мин «Вопросы литературы», «Литературная газета» кебек матбагалардан аерылмадым һәм боларнын миңа тигән иң зур файдасы шул булды—унбиш ел буе әдәбият дөньясында дәшми тордым. Чөнки бу гәзит-журналлар өстенә «С кем вы. мастера культуры?» сериясендәге китаплар да өстәлде. Шулчак мин инде сәясәт халык мәнфәгатенә каршы эшли башлый икәнен, җинаять дип атала башларга тиеш икәнен дә аңладым. Монысы инде минем уема, телемә коточкыч богау булып та салынды. Инде әйтәм генә дисең, медальнең икенче ягы ялтырап китә, һәм дәшәргә теләүне дәшмәү алыштыра. Бераздан инде мин чукракларга «көнләшеп яши башладым».
Т
WSrWWf»
__________ _______ -J
Әмма дәшми калу мөмкин түгел иде. Чөнки мин «Ни өчен без—Кеше кадәр Кеше—тарихнын капка төбендә генә торырга тиеш9 Тарихны кемнәр тәшкил итә?» кебек сораулардан арына алмый озак газапландым
Кичә дә, бүген дә бик күпләр шушы сорауга жавап эзли. Иртәгә дә эхләрләр Болар һәм башка бик күп төрле сорау һәм уйлар миндә нәкъ менә шушы мәкаләне язу теләген тудырды да инде
Мәкалә! Олуг язучыбыз Әмирхан ага Еники Мансур Вәли белән әнгәмә барышында мондый фикер әйтә «Мин инде мәкаләләрнең кабат укылмавын, тиз онытылуын, китап булып чыга алмавын әйтеп тә тормыйм»—ди Нәкъ менә шушы фикернен киресен исбатлагандай, Мансур Вәли әңгәмәләрдән һәм мәкаләләрдән торган ки ran бастырып чыгарган Әйе, мәкалә китап булып басылган һәм мин инде бу китапны бер генә кат укып чыкмадым Димәк, мәкалә кабат та укыла икән ләбаса Ә гасыр үткәч гә, Чернышевский. Плеханов, Ибраһимов, Тукай мәкаләләренең укылуы үзе үк Әмирхан аганын фикеренә каршы килмимени9
Дөресен әйткәндә, Мансур Вәлинен «Тукайлар рухы» дип аталган кигабын мин шушы әнгәмәдән укый башладым Шуннан сон күренекле галим һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Ибраһим ага Нуруллин белән әңгәмәгә күчтем. Кирәк бит! Мансур Вәли галимгә беренче итеп шундый сорау куя: «..Ә беренче соравыбыз менә мондый Әдәби тәнкыйть өлкәсенә килүегез ничек булды9 Мона этәргеч ни иде?— һәм менә мондый жавап ала:—1942 елнын ноябреннән 1943 елның октябренә кадәр бик күп әсәр укыдым Шулар арасында Д. Писаревның «Реалисты» исемле зур мәкаләсен һәм В Белинскийнын мәкаләләрен яратып укыган идем Әнә шул мәкаләләр миндә тәнкыйтьче булу хыялынын яралуына сәбәп булды инде»
Димәк, галим Ибраһим Нуруллин да мәкалә жанрына уңай карашта торган икән, аны югары бәяләгән. «Кыскасы, халык файдасына булган эш-гамәл әхлаклылык билгесе итеп каралырга, халык зарарына булганнары әхлаксызлык итеп тамгаланырга тиеш»,—ли ул бер урында.
Әйе, инде ничә гасырлар тәкрарлап киләләр шушы хакта Кече Сснака әйтмешли «Философы пишут о том. как должны жить другие, а не о том. как живут сами» Шушы ук китапта олуг проза остасы Нурихан ага Фәттах сүзләреннән дә шул аңлашыла: Тукайлар заманы белән чагыштырганда берни үзгәрмәгән. Алга китеш гүгсл, чигенү бар.
Шулаймы икән, шулай була азгамы икән сон бу? Ә фидакарь Батулла. «Тукай ни язар иле икән бүген ’» дигән сорауга: «Шуны ук» дигән ждвапны бирә.
Хикмәт нидә? Ник болай сөйли сон бу затлар? Нинди жанап бирелүенә карамастан, шәхесләр белән алып барылган әлеге әңгәмәләрдә чорнын колориты чагыла, мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә кискенлеге нәкъ тарихи чынлыгы белән ышандырырлык бәян ителә. Ахырзаман гына килмәсә, киләчәктә лә тарих, әдәбият белән кызыксынучылар булыр һәм чын хакыйкатьне бар булганы белән белү, аңлау өчен нәкъ менә шул мәкаләләргә лә мөрәҗәгать итәрләр. Мондый әсәрләргә генә түгел, кискен зарурлык булганда, хөкем-гикшерү рәсми кәгазьләрен дә кабат кабат укып өйрәнәләр Ә болар, мондый шәхесләрнең сүзе, тарихның тере язмасы инде ул
Китапны укуымны дәвам итәм Янә китаптагы беренче әңгәмәгә әйләнеп кайттым да мине бөтенләй башка уйлар өермәсе биләп алды. Әллә Әмирхан ага да Такташ кебек, анкеталарында алдаша микән? һәм шуңа күрә Мансур Вәли куйган сорауларга да вөҗданы кушканча жавап бирмәде микән9 Менә тыңлап карагыз әле • Дөрес, намус берәүдә күбрәк, берәүдә кимрәк булырга мөмкин ләкин анын үлчәнеп кем белә, кем үлчәп карый ала9 Әйтик, намуслыны намуссыздан ничек аерырга? Намуссыз дип әйтергә мөмкиндер бәлки чеп-чи ялган язучыны, кешегә нахак яла ягучыны, яки үзеннән өстеннәргә ачыктан-ачык ялагайланучыны Ләкин моны да исбат итәргә кирәк бит әле»—ди дә шундый нәтиҗә ясый • Әмма иждт эше ул—асылда намус эше »
Ахыр чиктә өлкән язучыбыз әйткәннәрдән мин шуны аклыйм чын нжат намус булганда гына була хпа икән Ә инде намусыннан тайпылгач, иҗат нжат булмый, ул ялганга әверелә Димәк, ялган язган язучы намуссыз калган буладыр Ник сон ул намусны теге яки бу ижатчыда процентлап үлчәп булырга мөмкин ди «vie' Мина калса, бу мантыйкка туры килми Намусны да нәкъ иҗат кебек үк Йә бар, йә юк кына дип беләм мин Шулай булмаса. иждт итү өчен язучы икс йөзле булырга, ике яшәештә матавыкланырга, алдарга һәм алданырга, ялагайланырга, яраклашырга тиеш Юк инде' Халык җанының лакмусын тәшкил иткән шагыйре,-
язучысы да шундый булса, халкы нинди булырга тиеш сон анын9 Бәлки намусны шулай процентлап үлчи торгач, милләтне адаштырып бетергәннәрдер дә9 Әллә нинди ялган, ясалма кампанияләргә ышанып, дөрләпләр яна бит халкыбыз. Шул ышануы аркасында күпме «гулаг», «суслонгерларга». нинди богау, элмәкләргә башын салды ул Ничекләр генә өшегән сыныннан «оттепельләр» белән жанын алырга тырышмадылар аның. Ничәмә ничә тапкыр богауларны бушаттылар ла кыстылар һәм тагы да ныграк кыстылар. Мин исә үскәндә үк шул кысулар хакында әби- бабалар, әткәй-әнкәйләрдән бик күп адәм ышанмаслык хикәятләр тынладым Ышанмадым, еладым, аларны ялганда фаш итмәкче булып бәхәсләштем дә әле. Тик дәлилләр... Кеше барыбер бөтенләй дә эзсез югалмый бит ул. Гасырдан артык яшәп киткән әбиемнең сүзләре тел очыма килә: «Бер Аллага вә үз-үзеңә ышан Кеше рухының алтын үзәге шулдыр. Андый үзәге булган Кеше янына кешеләр җыела. Шуларга таян. Сатсалар, елама! Сине сатканнарның язмышы сатылу» Шушы сүзләрне дога китабына язып куйдым, һәм дөнья авырлыгы бәгыремне сава башлаган саен кулыма шул китапны алдым, шул сүзләрне догадай кабатладым. Ышанмаска һәм ышанырга өйрәндем.
Минем гомергә тигән «отгепель»нен икенчесе 1985 елда башланды. Ләкин мин аның ихлас күңелдән эшләнгән мәсләк икәненә ышанмыйм Чөнки мин ана империянең, богауларын вакытлыча бушатып, кемнең кая таба бара икәнлеген сынап каравы дип карыйм.
. .Мәхәббәт һәм Ирек. Мәхәббәт ясалмалылыкны кабул итә алмаган кебек, җан да ясалма ирекне, асылда тулы булмаган ирекне кабул итә алмый Безнен бүгенге «ирегебез» дә шул сынау гына сыман тоела миңа. Кемнең кем икәнен төгәл белүгә богаулар тагы кысылмаячак та, тарих тагы кабатланмас дип кем генә әйтә ала соң? Мина буыннан-буынга шушы хакта тәкрарлап торалар икән, минем ышанмаска ни хакым бар. Мисал эзләп ерак китәсе түгел. Моннан дүрт буын элек яшәгән Фәүхетдин бабам әткәйгә: «Үтәр җиде буын, миссионерлар татар авыллары буйлап нәсел агачларын күтәреп йөрерләр вә татарларны башкорт дип исбатларга тырышырлар»,—дип язып калдырган булган, һәм бүген башкорт шовинистлары— башкорт милләтен ясалма арттырырга тырышучылар—татар авыллары буйлап шәҗәрә күтәреп йөри икән, ата-бабам сүзе хак булып чыга түгелме сон?
Мансур Вәли Әмирхан агага тагы шундый сорау да куя. «Ә менә хәзер кино һәм телевидение (бигрәк тә Россиянеке) яшь кешене эчтән җимерү өчен үтә актив эш алып бара. Экранда минут саен үтереш, талау, көчләү, секс. Бу инде хәзерге балаларны «менә дигән» бандитлар итеп үстерү дигән сүз. Массакүләм тәрбия менә шундый. Биредә язучы нишли ала? Безнен татар зыялылары милләтнең киләчәген саклап калу өчен мондый очракларда нәрсә эшләргә тиешләр? Ә безнен җитәкчеләр, хөкүмәт?»
Бөтен татар дөньясын газаплый торган сорау бу. Әйе, Әмирхан ага да Мансур Вәли әйткәннәрнең хаклы икәнлеген таный
Һай рәхмәтләр төшкере: Мансур Вәли, әйтерсең, уйларымны ишетеп торган да, мин әйтергә теләгәнне—ипле генә сораулар белән Әмирхан аганын авызыннан өзеп үк ала: « Шул ук вакытта бик күпләрне җан саклар өчен эчке уйларын яшерергә, ике йөзле булырга, яраклашырга мәҗбүр итәләр»—ди әдип. Аннары «Г Исхакый. Г Тукай—бу ике шәхеснең гражданлык батырлыгы барыннан да бигрәк нәрсәгә нигезләнгән», дигән сорауга җавап биргәндә ул тагын шундый нәтиҗә ясый: « .була һич үзгәрми торган кешеләр... Үзгәрә тарихи вакыйгалар, үзгәрә тормыш шартлары, ә ул үҗәт кеше, һич кенә дә үзгәрмичә үзенең төп мәсләгендә кала бирә. Хәтта вакытлы мавыгып китүләре булса да, андый кеше, барыбер үзенен баштагы иманына кайтып төшә. Исхакый белән Тукай, минемчә, әнә шундый үзгәрә белми торганнардан Әгәр алар безнең заманда яшәсәләр, кичә большевик, бүген милләтче, иртәгә демократ була алмаслар иде... Чөнки вөҗдан бар, вөҗдан кушмый төрле кыяфәткә керергә... Андый кешеләр, гадәттә, сирәк очрыйлар
Нәкъ менә мәсләк, иманнары какшамас, үзгәрмәс булуы өчен дә заман аларны сайлап алды һәм кул җитмәс «биеклеккә күтәрде» Вөҗдан кушканны гына эшләгән кеше, яңарак сүз белән әйтсәк, намуслы да буладыр инде ул. Урысчага икесен дә бер үк «совесть» сүзе белән тәрҗемә итәләр Тик намус ул пионерныкы, комсомолныкы, коммунистныкы, депутатныкы һәм башка төрлеләр дә була бугай Ә менә вөжлан һәм иман фәкать кешенеке генә була ала Һәм алар рухны билгеләүче.
мина билгеле булган, абсолют төшенчәләр Ә инде шул вөҗдан һәм иманга ия булмаган затларнын башкаларга рух җырчысы булырга хаккы юктыр һәм менә шуна күрә дә әзрәк иманлы, әзрәк намуслы гына булганнарны тарих үз битләреннән юып ташлыйдыр да, Тукайлар. Исхакыилар гына каладыр Әйе. милләт өчен фидакарь хезмәт иткәннәр генә һәм бүген әдәбиятта Тукайлар аз булганга күрә яшәешебез сәер салулап бара, фажигаи төс вә эчтәлек аладыр
Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов «Нәрсә ул Тукайлар рухы?» дигән сорауга турылан-туры фидакарьлек, дип жавап бирә Ә безнен заманнын фидакарь әдибе дип Нурихан ага Фәттахны атый
Жсн туе дәверендә лә үз танышларын ишеттерә алган Хәсән Туфан. Снбгат Хәким. Гамил Афзал. Саҗидә Сөләйманова Рәшит һәм Роберт Әхмәтжанов. Рөстәм Мингалим, Кадыйр Сибгагуллин. Зөлфәт, Эдуард Мостафин. Ләис Зөлкарнәевләрне дә аерып күрсәтә.
Ә менә язучы Фәнзаман Баттал үзенец җавабын шундый сүзләр белән тәмамлый: «Соңгы сулышта «Гомерем иртә өзелә, шуна күрә иҗатым да кыска булды»—дип үкенә алмаячакбыз Шулай дисәк. Тукай көләчәк- •
Карагыз әле, әдәбиятка килүче яшьләр өчен нинди олы фикер, шнгарь бу! Эх. мин бу фикерне егерме генә ел элек укыган булсам иле Минем үз тизлегем барлыкка килгән булыр иде дә Әйе, яктылык үз тизлеге булганга күрә яктылык дип атала шул
Беләсезме кардәшләр, минем бу «Тукайлар рухы» китабын кулыма тоткан килеш барлык яшьләргә ишетелерлек итеп сөрән саласым килә тугыз гына татар әдибенен биш-алты гына сорауга биргән җавабын укып карагыз әле' Анда аксакаллар да. урга буын вәкилләре лә. хатын-кыз язучы ла. шагыйрь һәм прозаиклар ла. юморист һәм тәнкыйтьчеләр лә—барысы ла заман хакында фикерләрен әйтә Бер китапка никадәр байлык тупланган' Никадәр рухи хәзинә җыелган анда'
Тик хөрмәтле әдәбият сөючегә, әдәбият дөньясына керергә омтылучыга аерым сүзем дә бар берәүнең лә хаталардан хали була алмаганы кебек, бу китапны әзерләгән һәм дөньяга чыгарган затларнын да хаталары жи гешссзлекләре бар Бу китапныы кыйммәтлелеген, әһәмиятен тагы бер кат таныганнан сон. кортлы чикләвек кебек авызны-телне пычраткан берничә вак житсшсезлекләрне генә күрсәтеп узарга кирәк дип саныйм Ә калганнарын игътибарлы укучы үзе дә күрер
Халык язучысы Аяз ага Гыйләжев китапка кергән икенче әнгәмә барышында шундый гыйбарә куллана «Әмма зур кызганычка каршы, әдәбият белән халык арасы еллан-ел ераклаша бара» «Әмма зур кызганычка каршы» дигәннәре шул урыснын «к великому сожалению» дигәннәредер инде ул Бигрәкләр чит сөйләм икәне колакны яра Шуны Аяз абын язып куйган Мансур Вәли редакцияләми китапка кертеп җибәргән дисәм, әле тагы бер редакторы-Наилә Вәлитова да булган икән әле. Бу гыйбарә нәкъ татар теле һәм аны белмәүчеләр хакында сөйләгәндә кулланыла бит әле. Шундый чит ямаулыклар белән ямап язсаң, халык белән әдәбият арасы ераклашмын нишләсен сон
Ә Айдар Хәлим исә урыснын сүз байлыгыннан болайрак файдалана «Аларнын ин авыры һәм гафу ителмәслеге—кичә генә синен ышанычка кереп, популярлык яуларга тырышкан, синең аша халыкка хезмәт эшенә тәкъдим ителгән, бүген инде ниндидер ва зифага ия булып, сине ларга мендерергә әзер торган көчләр белән рухи коррупциягә кереп, югары органнарга чапкан һәм син.г синен вөҗданына каршы турылан-туры һөжүмгә күчкән сатлык жаннар авызыннан ишетелүе» Лев Толстой үзе «көнләшер» иле. билләһи
Шушындый ла кирәкле китап чыгарган, тагар дөньясы өчен олы хезмәт күрсәткән әдипләр күңеленә авыр алмасыннар, мона охшаш галәмәтләр очраштыргалый шул китапта Ә бит олуг зат зардан килгән кимчелекләр, «зур кызганычка каршы» уртак хәзинәгә әверелеп китүчән була Аннан соң нәрсә җитми сон безнен әдәбиятыбыздагы бүгенге геройга, либез Еш кына жанлы татар теле дә җитмидер инде
Мин шәхсән, әңгәмәләрнең урнаштырыл) гәргнбе белән лә риза гүгетмен Шуна күрә Аяз Гыйләҗевкә бирелгән -Нәрсә җитми сон безнен әдәбиятыбыздагы бүгенге геройга, ни өчен аерым әсәрләрне укыгач. геройдан канәгатьсезлек хисе кала әле’» дигән сорауны ахырга тартып чыгардым Б) сорауга Аяз ага бодай дип җдвап бирә: «Мин аларга заман катлаулыгы һәм заман ялкыны җитми дияр идем •
<к У • э*
Ә Мансур Вәли исә Аяз ага белән күпмедер дәрәҗә килешмичә түбәндәгечә фикер йөртә. «Ә мин. күрәсең, болайрак дияр идем: безнең геройларга бүгенге укучының акыл дәрәҗәсенә күтәрелергә һәм, аңа нинди дә булса сабак бирә алырлык булу өчен аны узып та китәргә кирәк...»
Аяз ага моңа каршы да килми, хуплап та бер сүз дә әйтми. Тик мин боларнын икесе белән дә килешә алмыйм. Чөнки мин болайрак фикер йөртәм: Татар әдәби процессы инде рус әдәби процессыннан 100 ел чамасы артта калып бармый Ул аралык бетте. Татар әдәбияты инде күптәннән үз-үзен узып китте һәм үз-үзен кабатлый да кабатлый Чөнки безнең тормышыбыз, җаныбыз тоткында, торгынлыкта, зинданда. Андый дөньяда киләчәк буыннар кызыгыр шәхесләр табып сурәтләү кеше ышанмаслык дәрәҗәдә авыр. Шуңа күрә аңа төрләнү, үсү авыр Кабатланган нәрсәнең кызыгы бетә. Ярый әле фантастикага күчә башладылар Әдәби процессның торгынлык чорында фантастикага күчүе башка әдәбиятларда да күзәтелгән Фантастика жанры үскән, алга киткән барлык әдәбиятлар да таптану чорын үткәргәннәр. Әмма аерма шунда, ул әдәбиятларда фантастикага егерме- егерме биш яшьлекләр мөрәҗәгать итсә, бездә илле яшьлекләр фантастик әсәрләр яза башлады. Әмма бу соңга калу түгел, ә киресенчә, ярты гасыр чамасы, әле киләсе буын яшьләр яза башлаячак вакыт сызыгына керү галәмәте дияр идем Флүс Латыйфиның «Тамга» китабын шундый беренче карлыгач дип атыйсым килә.
Мәкаләмнең ахырына якынлашам. Әмма үземнең дә кимчелегемне әйтеп китми булдыра алмыйм һәркем аңласын өчен, ни турында, нинди күләмдәге әсәр хакында сүз әйтмәкче икән бу бәндә дип, укучы аптырап калмасын өчен, бу язманы болайрак башларга тиеш булганмындыр: «Әле күптән түгел, Татарстан китап нәшрияты инде татар китабы чыгудан туктау хәленә килгән бер мәлдә, Мансур Вәлинең «Тукайлар рухы» дип аталган яшел тышлы. 286 битле әңгәмәләр вә мәкаләләр китабын чыгарды Әдәбият дөньясы, икътисад, сәясәт белән кызыксынган кеше бу китаптан бихисап сорауларына җавап таба ала. Әмма һәр үз фикерле кеше өчен бәхәсле урыннар да аз түгел. Минем өчен шунысы белән дә бик кыйммәт бу китап.»
Ләкин «Тукайлар рухы»ның кыйммәте аның белән генә дә бетми икән бит әле. Кыйммәтлелек турында сөйләгәндә китапның яртысыннан аз гына кимрәк өлешен тәшкил иткән «Идел» өчен көрәш бүлегенә, һичшиксез, аерым игътибар итәргә кирәк. Биредә хәзерге заманда да зыялы татар яшьләренең тәхет әһелләре тарафыннан корылган үтә нечкә богаулары аша үтеп чыгарга мәҗбүр ителүләре бик тә ышандырырлык итеп сурәтләнгән Китапның бу «көрәш» өлеше мине янә көрәшле Башкортстанга кайтарып төшерде. Шул рәвешле ун ел дәвамында үзем яшәгән Нефтекама шәһәрендә нәни-нәни генә рухи таләпләр куйган татарларның хәле күз алдыма килеп басты Ә таләпләр гадинең дә гадие иде: мәктәпләрдә туган телдә белем алу. туган телдә матбага булдыру, ижат итү, театр булдыру, радио-телевидениедә татар телендә тапшырулар оештыру Ә түрәләр моңа каршы, чөнки шушы гади генә таләпләр үтәлсә дә, кеше туган теле, туган халкы, милләтенең киләчәге хакына яши ала. Ул—үлми, рухи җиңелми Ә кешене аны җиңү өчен иң беренче аның рухын сындырырга кирәк. Әнә бит олуг әдипләребез дә шуны тәкрарлап тора: радио-телевидениедә азгынлык, сугыш-үтереш, диләр. Өстәвенә, алар үтерү юлы белән генә килеп туган мәсьәләләрне «хәл итә белә» торган «зат»лар уйлап чыгарган, әзер рецептлар бирүче фильмнар Кеше җаны бик нәзберек. Ул бер адымга гына үз теленнән, үз җиреннән, үз җырыннан читләшсә дә башка халәткә керә. Җаны—тәнен саклап калу өчен яраклашырга мәҗбүр була. Адәми затнын нәкъ шушы сыйфатыннан үз җире, үз теле, үз иманыннан инде күптән тайпылганнар кабахәтләрчә файдалана, калганнардан да үзенә охшаш затлар ясарга омтыла. Үз- үзләреннән китмәгәннәрдән шулай үч аймакчы булалар. «Идел» журналын чыгартмаска тырышу да нәкь шушы максатны тормышка ашыруның ачык бер мисалы. Башкортстан хакимиятчелегенең татар милләтеннән башкорт ясамакчы булып тарткалашуын да шуның белән аңлатырга кирәк.
Әйе, Мансур Вәли детальле сурәтләр аша хакыйкать җебенең очын эләктергән: шәхесләрне адаштыру, өметен өзү. сабырлыгын сындыру юлы белән көрәштән читләштерү өчен үз-үзләреннән киткәннәрнең нинди вак. мәкерле адымнар белән эш итүен күрсәтеп биргән Юкса хакыйкать гади ич: әдәбиятның яшәве һәм үсүе өчен, беренче чиратта, әдәби әсәрнең язылуы һәм басылып чыгуы шарт, һәм бу
икс фактор бер-берсенен алшартлары да булып торалар. Нәкъ шуларны булдырмас өчен барган көрәшнен татар яшьләренен рухын сындыру өчен барган сугыш икәнен аңлап укыган укучы бу зур мәкаләдән тарихи гыйбрәт алачак, аты нәтиҗәләр ясый алачак Чөнки автор ижат итүнен шартларын һәм төп факторларын шулкадәр зур төгәллек белән күрсәткән һәм язучылар оешмасынын да бу эштәге ролен анык дәлилләр белән сурәтли алган.
«Әлеге дә баягы Тукайлар. Әмирханнар чорын алыйк. Ул чагында татар телендә гәзит-журналлар күп чыккан. Язучылар берлеге бөтенләй дә булмаган Ләкин бит безнең бик күбебез белеп тора бу дәвер. Тукайлар чоры—татар әдәбиятынын алтын чоры' Үз үсешендә ин зур күтәрелеш кичергән дәверләрнең берсе ич ул! Ул чакта матбугат күп булу сәбәпле, әдипләр үзләре язганны тиз арада бастыра алганнар. Йөрәкләрендә кайнаган хисне, кичерешне шундук укучыга, халыкка җиткерә алганнар. Димәк, тормыштагы теге яисә бу вакыйга, күренеш уңаеннан әдип күңеленең, әдип йөрәгенең дулкынлануы тиз арала кин массага ирешкән Димәк, бу дулкынлану тормышка ла тәэсир иткән Күпмедер дәрәжәдә аны үзгәрткән дә», ди Мансур Вәли
Әлбәттә, шулай Тормышта торгынлык ул кибеттә колбаса бетүдән башланмый, ә жандагы торгынлыктан башлана. Ә без инде кайчаннардан бирле «Брежнев чоры, торгынлык чоры» дип ыгы-зыгы киләбез, кайчаннан бирле көнләп түгел, айлап түгел, әллә дистә еллар буе язучы үз әсәрләрен дөньяга чыгара алмый иг тегә Үзе акча түләп чыгарырга да тырышып карый Әмма юк Алай да булмый Чөнки акчасызлыкка китереп терәделәр Чөнки беләләр иманы исән халык соңгы тиенен дә тәнен асрарга түгел, рухын саклап калырга тотачак.
Ә шулай да алда китерелгән өзектә авторның бер фикере белән килешеп бетмим бит әле. Чөнки матбугат бүген дә аз түгел дә бит. әмма язылган әсәрләр һич кенә дә вакытында укучыга, халыкка барып ирешә алмый Күрәсен. матбугатның күп булуыннан бигрәк, аның хөр күнелле кешеләр карамагында булуы беренчел шарттыр «Күп матбугат» хәзерге рухта әллә ни озакка бара алмаячак Үзеннән-үзе сүнәчәк, ябылачак Рух газраилләре монысын да бик яхшы күреп торалар, әлбәттә
Әйе. әсәр басылып чыгу ижатнын. әлбәттә, төп шарты. «Ү зе язган әсәрләрнең кешегә, укучыга, халыкка тәэсир итүләрен күреп, тоеп, анлап торган әдип исә тазын да дәртләнеп һәм илһамланып икенче, өченче әсәрләрен язарга тотына Чөнки анын үз чоры хакында, үзен уйландырган яна вакыйгалар турында әле тагын әйтәсе сүзләре бар!»
Ә бүгенге көндә исә язучы булу кретерие Язучылар берлеге әгъзасы булу белән билгеләнә шикелле. Ләкин Язучылар берлеге язучыларның басмаларын арттырамы да. аны халыкка җиткерүне җиңеләйтәме соң? Шулай булса икән лә ул... 1910 елда Рәсәй территориясендәге 13 типографиядә мөселман китаплары йөзәр мең данә булып басылып чыккан, угызлап исемдә гәзит-журналлар дөнья күргән. Бүген исә ничә типография нинди тираж белән татар китаплары чыгара9 Чагыштырып кына карау да өметләрне өзәрлек Балай барса, тагар китабы бер мен. йоз данә тиражга ук төшеп калырга мөмкин. Ә инде гәзит-журналларның—көндәлек булудан инде күптән туктавы, махсус киртәләр куелу халык белән матбугат арасын бөтенләй бозды, җимерде Җимерүче көчләр бүгенге көндә куйган максатларының апогеена ирештеләр шикелле Без һаман нидер өмет итеп карап торабыз боздан ботка тамганны котәбез. Хатлар язабыз, җыелабыз, таралабыз. таркалабыз Ә шулай да ничектер, нидәндер шөкер итәбез Ни тырышлык белән гамәлгә куелган милли журналларыбызнын да хәле аяныч бүген Яшь иҗатчылар дәшә алмаслык хәлгә килделәр, күрәсен Хокуклар бөтенләй киселеп беткәч, кабаттан яулавы бик авыр бит ул «Идел»егезгә янә күз салыгыз, яшьләр, дип кычкырасым килә Анын агымы буылмаганмы, юлларын чистартырга, ана коючы нәни елга-чишмәләрнен юлларын ачарга кирәкмиме икән"’ Чишмәләребезнен суларын тәти шешәләргә салып, сатып кына биреп эчерәләр бит безгә хәзер Акча юк Чишмәләр йозакта
Китапнын соңгы бу сәхифәсе миндә шундый зур сораулар тудырды
•Тукайлар рухы»—тыгыз фикерле кзггап. милли яшәеш өчезг фидакарьләрчә көрәш үрнәген дә эченә алган яна басма Ходай кушып, ул Тукайлар рухына, тәнкыйть әдәбиятына юл ачучы. әдәби тәнкыйть журналы булдыру өчен лә көрәш байрагына әверелсә иде.