Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бакча карачкысы

Бакча карачкысы
ула»! бервакыт ял көнне йөреп керергә булдым. Ада. Мода һәм башка шундый купшы-матур урыннарны байларга күңел ачарга калдырып. Төпкапы капкасыннан чыктым да. туп-туры җимерек йортлар аша китеп барган идем, озакламый яшелчә бакчаларына килеп кергәнмен
Кинәт арттан тавыш ишетәм
—Тыңлагыз әле!
Борылып карадым—бакча карачкысыннан башка беркем юк Ул җилдә селкенеп тик тора Эшләпә урынына башында кыршылып беткән тишек төнге чүлмәк. Кием-салымы—таякка эленгән сәләмәләр. Мин куркып артыма чигендем, әмма шунда карачкы телгә килде
—Курыкма, балакаем!
Куркудан тез буыннарым йомшарып, калтырана ук башладым —Исәнмесез, карачкы әфәнде. .—дип бытылдап куйдым —Йә. безнең туганнар ничек яшәп ята анда?
—Сезнең туганнарыгыз да бармыни?
Карачкының бөтен гәүдәсе — ногыт борчагын бәйләп үстерә торган таягы шыгырдап алды, миңа ул хихылдап көлә шикелле тоелды
—Әлбәттә, бар! Булмыйча соң!
—Гаҗәп Юкса, мин яшь кеше дә түгел
—Шулай, син бу дөньяның бөек кешеләренең бакча карачкылары ыруыннан икәнлеген белмисең, димәк?
—Дөресен әйткәндә, белми идем.
—Йа хода! Соң. без булмасак—тарих га булмас иде бит Безнең арадан күпме корольләр, патшалар, вәзирләр, министрлар чыккан!
—Кемнәр, мәсәлән?
—Тс-с-с! Авызыңны йом! Берәүләре»» әйтергә яраса да. башкаларын хәзергә ярамый
—Шулай итеп, сезнең туганнарыгыз—бөек кешеләр Ә ни өчен сезне монда җибәрделәр?
Вакытында минем дә үз кәнәфием бар иде. үз машинам, үз әрәмтамак ялагайларым.
—Нәрсә булды соң?
—Булмады ла! Үземнең карачкы икәнемне онытып җибәр» әнмен дә. хуҗалык эшләренә тыкшына башлаганмын.
— Нинди .пиләргә.'*
Ә мен.» син тыңла. Бервакыт ничектер шикәргә, иткә бөяләрне төшерергә, эшчеләр өчен социаль яклау системасы кертергә, эшсезлекне бетерергә, салымнарны киметергә теләдем Акыллыбаш булып, тормышка ашмас хыялларга бирелдем —Соң, шуннан?
— Шуннан шул. Безнең хуҗа андыйларга түзеп тора алмый Тотты да мине шушында чыгарып ыргытты Нәкъ мәкальдәгечә килеп чыкты «Сүзең көмеш булса, дәшмәвең -алтым».
' —Әй-әй-әй!
Ш
—Менә шулай килеп чыга да: башкалар өчен тамагың карлыкканчы кычкырма, утыр да тәмәкеңне тарт...
—һем-һем...
—Ә мин өметемне өзмим. Минем якты көннәрем алда әле.
—Аңлап ук бетермим...
—Нәрсәсен аңламыйсың аның? Ниндидер аңгыра син. Без, карачкылар, еллар буе шулай карачкы булып тырпаеп тора алабыз. Ә аннары карыйсың— барысы да үзгәрә. Хакимият башындагы карачкылардан кайсысыдыр ялгышып эш турында сөйләнә башлый—аны шунда ук төшерәләр дә аның урынына безнең беребезне куялар, яңа түрә күптән көтеп алынган кәнәфигә тиз генә менеп утыра. —Карачкы бик мәгънәле генә итеп тамак кырып алды, түрә кәнәфиенә үзе менеп утырган, диярсең!—Менә шул чагында сөйләшүебез дә башкача булыр! Бәлки, син дә зур кеше булырга телисеңдер?—дип сорап куйды ул кинәт кенә
—Теләмичә соң?!
—Бас минем янга, үзебезнеке булырсың.
Мин шулай эшләдем дә. Пинжәгемнең эчен тышка әйләндереп кидем дә, кулларымны як-якка җәеп җибәрдем, карачкыдай басып тик торам Үз чиратымны көтәм.
Карагыз аны, менә-менә яңа түрә булып сезнең башка килеп төшәрмен әле!
Гаебеңне таныйсыңмы—юкмы?
ешелекне йокы дигән коточкыч бәладән коткара алырлык берәр адәм табылса, дөнья цивилизациясе алдында аның бу игелеге бәһаләп бетермәслек булыр иде.
Асылда, нәрсә инде ул кеше гомере? Аның ким дигәндә өчтән берен йоклап үткәрәсең. Дөрес, минем--үземнең йокларга бик вакытым юк, ләкин кайчакларда мин дә ул афәттән котылып кала алмыйм. Бераз гына черем итә башладыңмы, күр-кара—сине инде берәр партиягә язып та куйганнар.
Шулай бервакыт, йокының зарары турында тирән фәлсәфи уйларга батып утырганда, кинәт кенә үземне ниндидер сәер бер залда күрдем Нәкъ минем каршымда утлы мөнбәрдә, янып-ялкынланып торган кәнәфидә Зобани утыра. Сорый бу миннән:
—Нәрсә белән шөгыльләнәсең?—ди.
Авыр сорау.
—Төрмәләрдә утырам Төрмәләрдән арынган араларда аз-маз язгалаштырам, —дим
—Нәрсәләр язасың?
—Тормыш ваклыклары шунда. Тегесе-монысы. Җыен юк-бар.
—Теркәп куябыз: гаепләнүче үзенең «юк» белән «бар» турында язуын таный.
—Мин бит әле язмадым, язарга җыенам гына...
—Анысы мөһим түгел Язгансыңмы, язарга җыенгансыңмы—безгә барыбер. Шундый теләгең булдымы?
—Булуын-булды. Ләкин җыен юк-бар турында гына бит.
—Судка барысы да ачык «Юк» дигән булып, син дәүләт сәүдәсенә ишарә ясыйсың, ә дәүләт сәүдәсе сәүдә министрлыгына бәйле, ә сәүдә министры—хөкүмәт вәкиле Дөрес сөйлимме?
—Дөрес
—Димәк, син безнең хөкүмәтне мәсхәрәлисең.
—Шулай булып чыгадыр инде.
—Бу җинаятең өчен—биш ел төрмә. Хәзер «бар» турында сөйләшеп алыйк.
—Сөйләшик... .
—Нәрсә соң ул «бар»? Бар ул—шәрабләр су кебек ага торган урын. Ә бездә тагын кайда, ни-нәрсә су кебек ага? Бары тик парламентта гына. Бары тик
К
сөйләнгән нотыклар гына. Ә аларны кемнәр сөйли? Депутатлар. Ә кемнәр ул депутатлар? Рәсми хакимият вәкилләре Шулай итеп, гаепләнүче хакимиятнең абруен какшата! Гаебеңне таныйсыңмы-юкмьР
—Какшатам булып чыгадыр инде
—Теркәп куябыз ихлас тану. Тагын биш ел Җәмгысе була ун Димәк, ун елны истә тотабыз Инде башка җинаятьләреңә күчик. Гаепләнүче «тегесен- монысын язам» диде. Кем ул «тегесе»? Әлбәттә, безнең гади төрек гражданы Димәк, гаепләнүче безнең бөтен милләтебезне мәсхәрәләгән. Гаебеңне таныйсыңмы- юкмы?
—Мәсхәрәлим булып чыгадыр инде..
—Монысы өчен дә биш ел, җәмгысе унбиш. Санап бар Тагын нәрсәләр язасың?
—Язмыйм мин!
—Язасың, язасың, яшерми сөйләп бир
—Хатлар язам
—Дәвам итмәсәң дә була. Теркәп куябыз: гаепләнүче кемнәргәдер хатлар аша ниндидер мәгълүматлар бирә Гаебеңне таныйсыңмы?
—Кемнәргәдер .
—Тагын биш ел, җәмгысе егерме
—Ә күпме җыярга кирәк?
—Теркәп куябыз, мондый сорау эш вазифаларын башкарганда мәсхәрәләү була Гаебеңне таныйсыңмы?
Нәрсә әйтергә белмим, дәшмим.
—Әйт, таныйсыңмы?
—Танымыйм!
—Таны!
—Таныйм.
Хөкемдарлар чышын-пышын сөйләшеп-киңәшеп алдылар
—Анысы шулай, әмма чыш-пыш... пыш-чыш
—Шуның өстенә чыш-паш, паш-пош. нәтиҗәдә тагын чыш-пыш
—Катгый карар—чыш-пыш!
—Суд бертавыштан мондый карар чыгара «Гаепләнүченең гаебе тулысынча исбатлана. әмма, җинаятьнең җинаятьчел уй-теләк рәвешендә генә булуы нәтиҗәсендә, ягъни тулы җинаять составы булмау сәбәпле, җәза срогы ике көн ярымга киметелә. Гаепләнүче егерме елга түгел, ә унтугыз ел һәм до йөз алтмыш ике көн ярым төрмәдә утыртылуга вә җәһәннәм артына ун елга сөрелүгә хөкем ителә Гаепләнүченең гомере җәза срогы тулганчы өзелгән очракта, бу җәзаны аның варисларына күчерергә Әгәр гаепләнүче җәза срогы тулгач та тәүбәгә килмәсә, аны сират күперендәге казыкка утыртырга»
Җәзалаучы фәрештәләр үземне күтәреп алганда гына, салкын тиргә батып уянып киттем
Ә шулай да төшләрне кирегә юраулары әйбәт бит!