Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәхәббәт көче


Балачагым...
—Бүре Хәсән кичә күрше авылдан Марҗа Мариягә өйләнгән!..
Шушы хәбәр яшен ташы кебек, Кереп-чыгып йөрде өйләрдән. —♦Бүрелеген» иткән,—диде картлар,— Гел дә качкан икән иманы...
Ике денле кайнар мәхәббәттән Йөз чөерде авыл урамы.
Шаһаб мулла күккә кулын сузды: —Йа Ходаем, афәт яудырма! Күгебезне хәсрәт капламасын. Урыс көннәренә калдырма!
Менә бер көн Мария аңа килде.
Татарчалап әйтте—шартлатып: —Үз динеңә күчер әле, бабай?!. Мулла калды шунда шаккатып. —Вәгьдә бирәм. балаларымны да Үстерермен татар иттереп.
Сайлабрак тор матур исемнәр дә. Куштырырмын сиңа китереп. Ул Мәрфуга булды шул вакыттан. Хәсәнгә дә булды—кояшы. Авыр чакларында төп терәге. Тормыш сукмагында—юлдашы. Кызыксынды аннан авыл халкы: —Каян беләсең син безнеңчә? Ә Мария әйтте:
—Хәсәнне мин үлеп яратамын. Шуңа өйрәндем дә сезнеңчә!
Матурлык—мәңгелек
Искиткеч бу дөнья! Барсы матур анда:
Урман-кыры. суы. һавасы...
Юлга чыксаң офыкларга тарга. Гел барасы килә, барасы.
Әнә күбәләктәй карлар ява. Энҗеләр күк куна җилкәңә. Ак мендәрдәй ап-ак болыт агыла, Аннан кояш чыга иртәңә.
Язлар килә кошлар канатында, Бар табигать сихри моңнарда. Җәйләр, көзләрнең дә хозурлыгы Сыеп беталмаслык җырларга. Шуңа күрә Тормышымда бары садәлеккә, Камиллеккә идем башымны.
Омтылышы шундый булганнарга Бүләк иттем якут ташымны. Ләкин, дөнья, матурлыгыңа мин Артыграк, ахры, кызыктым: Зәвыклары түбән җаннарыңның Базарына килеп юлыктым.
Рух кыйбласын акча иткәннәрнең Мәнсезлеге тиде теңкәгә.
Сәүдә ителә гүзәллекләр белән, Сатыла акыл алтын тәңкәгә. Замананың кыргый заты тота Матурлык дип сузган кулыңны... Дөнья ул ку ласа, Андыйны бер баса, Диеп әйтү бүген урынлы!
Ни булса да, дөнья шау чәчәктә, Тирә-якта нинди ямьлелек! Рухи бушлар вакытлыча яши, Ә матурлык җирдә—мәңгелек!
Үз башына төшмәсә
Карт сөйләде сугыш елларында Әсирлектә күргән газабын. Ә оныгы
Исе китмәгәндәй торып китте Тыңлап бетермичә азагын. Ышанмады.
Бабасының йөрәк җәрәхәте, Тәне сызлауларын тоймады. Кәнфит кенә ашап үскәнгәме, Андый әрнеш уена сыймады... Әфган тауларында үзенең кулын Кысты әсирлекнең богавы.
Менә шунда белде—бабасының Ул чак җаны ничек елавын...