Логотип Казан Утлары
Публицистика

Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча дәүләт комиссиясе турында Россия Федерациясе хөкүмәте КАРАРЫ


2000 ел, 28 гыйнвар, № 79, Мәскәү шәһәре
Россия Федерациясе хөкүмәте карар бирә:
Россия Федерациясе Президентының «Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм
итү турында»гы 1999 ел, 1 сентябрь, 1141 нче Указы нигезендә (Собрание законодательств
Российской Федерации, 1999, № 36, ст. 4382) төзелгән Казан шәһәренә нигез салынуның 1000
еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча дәүләт комиссиясе турындагы положениене һәм аның
сосгавыи раслар!а.
Күрсәтелгән дәүләт комиссиясенә Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм
итүгә әзерлекнең төзелергә һәм реконструкцияләнер! ә тиешле корылмалары, күләмнәре һәм
финанслау чыганаклары, күрсәтелгән программасы проектын эшләп, 2000 елның августына
Россия Федерациясе хөкүмәтенә тапшырырга.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе
В. ПУТИН.
Казан шәһәренә нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм игүгә әзерлек буенча дәүләт
комиссиясе
Путин В. В —Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе (комиссия рәисе).
Матвиенко В. И —Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары (комиссия рәисе
урынбасары).
Миниеханов Р. Н. —Татарстан Республикасы Премьер-министры (комиссия рәисе урынбасары)
Блохин А. В.—Россия Федерациясенең Федерация һәм милләтләр эшләре министры.
В а и и и М . В . —Россия ГТКсы рәисе
Газизуллин Ф. Р —Россия Федерациясе дәүләт милке министры.
Геращенко В. В. —Россия Банкы Рәисе (килештерү буенча).
Егоров В. К .—Россия Федерациясе мәдәният министры
Иванов И. С .—Россия Федерациясе тышкы эшләр министры.
Иванюженков Б. В .—Россия Федерация физкультура, спорт һәм туризм министры.
Исхаков К. Ш. —Халык депутатларының Казан Советы рәисе, Казан шәһәре хакимияте
башлыгы (килештерү буенча)
Коренев Н. Г. —Россия Федерациясе Хөкүмәте аппаратының региональ үсеш департаменты
башлыгы урынбасары (комиссия сәркатибе)
Кудрин А. Л .—Россия Федерациясе финанс министрының беренче урынбасары.
Лесин М . Ю . —Россия Федерациясенең матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм
аралашу чаралары министры.
Мөхәммәтшин Ф. М. —Россия Федерациясе Хөкүмәте аппаратының федераль җыелыш,
иҗтимагый оешмалар һәм дини берләшмәләр белән элемтә департаменты башлыгы
Пиотровский М. Б —Дәүләт Эрмитажы директоры (килештерү буенча).
П о ч и н о к А. II. —Россия Федерациясенең салым һәм җыемнар министры Рушайло В. Б. —
Россия Федерациясенең эчке эшләр министры. Самохвалов А. Ф. —Россия Федерациясенең
икътисад министры.
Таль Г. К. —Россиянең ФСФО җитәкчесе.
Франк С. О. —Россия Федерациясенең транспорт министры
Фурсенко А. А. —Россия Фәннәр академиясенең тарих бүлеге академик- сәркатибе (килештерү
буенча)
Хәсәнов М. X.—Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (килештерү буенча)
Церетели 3. К. —Россия Федерациясе сәнгать академиясе президенты (килештерү буенча).
Шамузафаров А. Ш. —Россиянең Госстрой рәисе
«Казан утлары» журналының баш мөхәрриренә
Бик күп халык вәкзсз.зәре һәм җәмәгать оешмаларының мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты 1552 елда Казанны саклаганда һәлак булган
каһарманнар истәлегенә багышлап һәйкәл төзү турында үткән ег 93 номерлы карар кабул итте
Шушы карарны риәу нигезеннән, һәйкәлне тезү өчен махсус фонд оештырылды Фондның
төп максаты—бу һәйкәлне кору очен төрле чыганаклардан акча җыю
Фонд исеменнән, аның максатлары һәм бурычлары хакында. Сезнең журнал битләреннән у
купыларыгызга мәгълүмат бирүне үтенеп сорыйбыз Сезнең тарафтан мондый ярдәмне бу изге эшкә
Сезнең хәйрия дип санар идек.
1552 елда Казанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл төзү фонлы
Хөрмәтле туганнар! Мөхтәрәм җәмәгать!
Белгәнебезчә, моннан 447 ел элек, канлы бәрелешләрдән соң. Казан ханлыгы дәүләт
буларак яшәүдән туктап, рус дәүләтенә кушылды Казан өчен барган аяусыз көрәштә һәр ике яктан
да бик күп сугышчылар һәлак булды
Шәһәрне яулап алганда үлгән рус сугышчыларына 1823 елда һәйкәл салынды
Башкалабызны яклап шәһит киткән бабаларыбыз истәлегенә исә гади генә таш та куелмады
Ләкин халык хәтерендә .изарның фидакарьлеге һәрвакыт кадерләп сакланып килде
Ниһаять, шул хәтерне һәйкәл итеп сынландыру вакыты килеп житте Бик күп хазык
вәкилләре һәм җәмәгать оешмаларының мөрәҗәгатен искә алып. Татарстан Республикасының
Министрлар Кабинеты 1552 елда Казанны саклаганда һәла к булган каһарманнар истәлегенә
багышлап һәйкәл төзү турында үткән елнын 26 февралендә карар кабу з итте
Шушы карарны үтәү йөзеннән, һәйкәлне төзү өчен, махсус фонд оештырылды Бүгенге
көндә ул фонд рәсми рәвештә теркәлеп, үзенең эшен башлап җибәрде
Булачак һәйкәлнең проектына конкурс игълан ителде. Берничә проект инде жюри
тарафыннан карап тикшерелде дә
һәйкәл 2000 елда төзелеп бетәр дип уйлыйбыз
Төзелешне ти зләтү өчен, әлбәттә инде, финанс чыгымнары кирәк Һәйкәл халык хәтеренең
символы булганга, анын чыгымнарын да җәмәгать белән күтәрербез дип өметләнәбез. Бу изге эштә
һәрберебез лә хәлдән килгәнчә катнашырбыз дип ышанабыз Оешмалар, предприягияләр дә читтә
калмас дип уйлыйбыз
Казанны яклап һәлак булучыларга һәйкәл кую мәсьәләсе күтәрелгәч, заманында төрле
бәхәсләр дә булып алды Бу турыла бүген дә берничә сүз әйтеп китәргә кирәктер
һәйкәлнең зарурлыгына шик белдерүчеләр бар Берәүләр, җиңелүебез хөрмәтенә һәйкәл
гнзүурынлы булырмы, дисә, икенчеләр, ул һәйкәл ике милләт арасында каршылык тудырмасмы
дип борчылалар
Безнең уебызча, андый шикләнүләргә нигез юк Төзеләчәк һәйкәл халык хәтере символы
булып, аның янына килүчеләрне уйландырыр Үткәнебез, бүгенгебез. кнләчәгебез зурында
уйланып күпсанлы корбаннар бирмичә тату яшәүнең серенә төшенергә тырышырбыз, һәр сугыш
халык хәтерендә фаҗига булып саклана. Сугышны халыклар түгел, канга сусаган хәкимнәр
башлый Халык ул сугышларда корбан гына бу ла
Килер заман, кешеләр төрле низагларны кан коеп сугышмыйча, акыл белән чишәрг ә
өйрәнерләр. Дөнья белән идарә итәргә җыенучы тиран хәкимнәрнең нәфесләренә чик куя белерләр.
Бөтен халыкларны тигез итеп күргән җир анабыз берәү генә. Аны кан белән суыру зур гөнаһ икәнен
аңлар кешеләр.
Казансу е.и лсынын бер ярында Казанны яклаучыларга һәйкәл торса, икенче ягында
Казанны алганда үлгән рус сугышчыларына куелган һәйкәл бер-бсрсснә карашып сүзсез генә
сөйләшерләр, аңлашырлар, татулыкка юл эзләрләр
Безнең фонд рус сугышчылары истәлегенә салынган һәйкәлне төзекләндерүне дә күзлә
тота Ул эшкә дә үз өлешләрен кертүчеләр булыр дип уйлыйбыз
Хәерле сәгатьтә эшкә тотыныйк, җәмәгать'
Туфан МИҢНУЛЛИН.
Фонд рәисе, драматург. Дәүләт Советы депутаты