Логотип Казан Утлары
Роман

УТЛЫ ДАЛА


ТАРИХИ РОМАН
Җиденче бәйләм
1
тисенен вафаты турындагы хәбәрне Андрей кенәз бер ай вакыт чамасы үткәннән сон гына аяды. Байгөл бу көннәрдә өченче бала көтеп тулгаклый. Андрей исә кабат аның малай табуына өметләнә иде. Кара кием киеп килгән чапкынны ул кече йортка чакырып каршылады, үзен булдыра алган кадәр тыныч, кырыс тотты.
—Бердән, мин акыл җуеп елый торган яшьтә түгел инде. Икенчедән, бу илдә кайгы дигән зәхмәтнең һәр кеше белән янәшә йөрүен дә күптән беләм. Шуна күрә әйтер хәбәреңне бизәп маташма. Нәрсә булган, кайчан, ничек?—һәммәсен дә миңа яшермичә сөйлә.
Юлчыны кенәзнен сүзләреннән бигрәк каш астыннан бораулап текәлгән салкын, өшәндергеч карашы сискәндерде. «Кыю, тәвәккәл кенәз, дип сокланалар. Әйе, бу кеше, чыннан да, курку, икеләнү хисен белми бугай. Корыч кешедер бу, валлаһи, корычтыр. Шулай булмаса, бер ялгызы көе әтисенә, туганнарына каршы чыгарга җөрьәт итәр идемени?»
—Юрий кенәз вафат
Язмыш тарафыннан шактый иләнгән Андрейның йөзендә бер төге дә селкенмәде. Чапкын, авыр сулаганнан соң гына, өстәп куйды.
—Дөрес булса, агулап үтергәннәр.
Андрей түр почмакта торган иконага карап чукынып куйды, уртын кысты. Алдагы сүзләре теш арасыннан чыккан шикелле ысылдап ишетелде. —Бәйнә-бәйнә сөйлә.
—Юрий кенәз Петрила бояр йортына кунакка барган булган. Ахырда Андрей углы исеменнән кунак килде дип, ниндидер Козьманы залга чыгарганнар.
Андрей күзләрендә очкын пәйда булды, әмма эндәшмәде.
—Шул Козьма синен исеменнән Юрий кенәзгә башта җилән бүләк иткән. Аннары үзе белән алып кергән шәрабны салып биргән. Шуны эчүгә, Юрий кенәз идәнгә егылган, ди.
—Козьма дигән кешене тотканнармы9
—Бик яман кыйнаганнан сон, боярлар аны Ләһ капкасы янындагы чокырга чыгарып ташлаганнар. Инде аягын сузды, дип исәпләгән булганнар. Ә икенче таңда чокырга чыксалар, Козьмадан җилләр искән, һәр
Дәвамы. Башы 1 санда.
Ә
тарафка да унбиш-егермешәр жайдак куып карадылар, әмма эзен-мазар күрүче табылмады.
Андрей уйга чумды «Козьма, Козьма! Минем эшемә ярдәм итмәкче булып юлга чыккан иден. Мин сина бернинди җилән дә. шәраб та бирмәдем бит. Кайсы кабих корган тозакка эләктен икән0 Исән-имин котыла алдыңмы син2 3 4 5 6 7 8 9 Хәзер кайда? Вакыйгаларның асылын, әтиемне үтерүченен исемен мина кайтарып житкерә алырсыңмы? Гомумән, кайтарсынмы9»
Андрей, уйларыннан арынып, янә юлчыга текәлде
—Олуг кенәзне кайда җирләделәр? Әтисе—Бөек Мономах белән янәшәдәме?
Чапкын беравык дәшми торды. Йөзе каралып чыкты, авыр сулап куйды.
—Киевтагы бөтен бәла, бөтен мәхшәр әтиен үлгәч башланды, Андрей кенәз. Әтисңнен вафаты турындагы хәбәр таралуга ук, котырынган Киев халкы олуг кенәз сараена ябырылды һәм андагы бөтен байлыкны саранча шикелле тоташ талап чыкты Аннан сон талау кенәзнен Днепр елгасы артындагы жәйге йортына, синен энен Василийнын сараена күчте Мәгәр котырынган Киев холопларының нәфесе алай гына да басылмады. Алар инде Суздаль боярларының Киевтагы барча биләмә-сарайларына бәреп керде. Кулына корал тотып байлыгын сакларга җыенган дистәләгән суздальлене изеп ташладылар, ә .мал-мөлкәтләрен энәсеннән-жебенә кадәр талап чыктылар.
—Ох, хәшәрәтләр! Ох, кабихлар!—дип авыр ынгырашып. Андрей чигәләренә ябышты Утырган җирендә унлы-суллы килеп селкенгәләп алды. Ә чапкын анын саен күңелсезрәк хәбәрләр өсти торды
—Киев халкы Юрий кенәзне әтисе Владимир Мономах белән янәшәдә, София соборы янына күмүдән баш тартты. Ул котырган этләрнен бер төркеме хәтта Юрий кенәз җеназасын җиргә салып та таптамакчы булган. Шуннан сон инде яшереп диярлек алып чыкканнар да. Юрий кенәзне шәһәрдән бөтенләй читтә, Спас монастыре эчендә җирләгәннәр
—Хурлык, оят! Ах, ул хәшәрәтләрне!
Андрей шул рәвешчә туарылып шактый озак сүгенде, ярсуына чыдый алмыйча әрле-бирле йөренде Чапкын аны тын гына күзәтте, бер сүз дә эндәшмәде. Инде шактый вакыт үткәннән сон гына, усал итеп төйнәлгән куш йодрыгын Киев тарафына юнәлтеп, Андрей кенәз соңгы сүзен әйтте:
—Мин әлеге мәсхәрәне мәнге онытмамын Әмма сезнен дә канлы яшь коеп еласы көннәрегез алда әле. Ходай каргаган Киев кабихлары!
2 Б ерәр атнадан сон нарасыйны күрергә дип Андрей кергән чакта Байгөл әле түшәктән дә кузгалмаган иде Хәле бик чамалы гына булса да, сабыен күкрәгенә кысып, әти кешене усал караш белән
каршылады.
— Ике малаемны миннән тартып алдын. Алар кара җилән кигән мәкерле монахлар коткысында үсә Дөньяга үзләрен яраткан газиз аналарын берсенең дә килеп күргәне юк Йөрәк парәләремне аерып алып, син шулай мине җансыз-бәгырьсез калдырдың Ә хәзер ас. кис мине, монастырьга биклә, әмма бу баламны һичкемгә бирмим Бер улыма гына булса да туган әнкәсенең телен белеп үссә дә ярый Мин аны әнә шулай. ике телле, тигез канатлы итеп үстерергә телим Комачаулама мина! Байгөл ярсыган, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыккан иде
Болай да сырхаулап яткан ананың бу халәте Андрейга бик кызганыч булып тоелды. Ул сәке янына килеп тезләнде, борынын Байголнең муенына төртте. сынар кулы белән хатынын кочкан кебек итте Соңгы көннәрдә
анын үзенә дә бик ямансу, авыр, ана да хәзер күнел юатырдай терәк кирәк иде.
—Сине беркем дә рәнжетергә җыенмый, Байгөл. юкка хафаланма Тизрәк савык, баланы үзен белгәнчә тәрбияләп үстер Мәгәр ана дошманнар агулап үтергән атам атын куйыйк, анысына, зинһар, каршы килмә Монысы минем әткәм рухы алдындагы бурычым.
Байгөл ризалык белдереп керфек какты Ир белән хатын бәхетле елмаеп, янакларын янакка терәделәр Андрей сарайга да ирен читләрендәге елмаю, бәхет чаткыларын яшерә алмыйча чыкты.
Ләкин ул арада Боголюбовога Суздаль каласыннан да чапкын килеп җиткән икән инде. Киев каласыннан Суздальга Андрейның үги әнкәсе, шул анадан туган дүрт энекәше кайтып төшкән. Хәзер һәммәсе дә аны үз яннарына, олы кинәшкә дип чакыралар Алар тарафыннан ниләр ишетәсен аермачык белеп торса да, Андрей юлга җыенырга мәҗбүр булды Әмма юлда ул бертөрле дә ашыгу күрсәтмәде. Берничә атна буена Владимир каласында тукталып торды, мәрхүм әтисе истәлегенә, анын исемен кушып, чиркәү нигезләтте
Ул Суздальга таба янә кузгалганда табигатькә август ае кергән иде инде. Андрейны туган шәһәр халкы кала читенә үк чыгып каршылады. Руханиларнын кулларында алтын хоругвилар, боярларда ипи һәм тоз күргәч, Андрейнын баш түбәсе җиде кат күккә тигән кебек булды. Башка шәһәрләрдә мондый олылау һәм хөрмәт фәкать мәмләкәтнең олуг кенәзен каршылаган чакта гына күрсәтелә. Ә яна. зур кенәзлек төзеп килгән мәлдә үзен халыкның илбашыдай бөек күрүе Андрей өчен, әлбәттә, зур мәртәбә иде.
Тик кенәз сараенда үзенекеләр белән тәүге сөйләшү үк Андрейның кәефен су югандай кырып төшерде Билгеле ки, беренче булып аңа үги анасы—грек хатыны Гайда ябырылды.
—Безнен өебездә генә түгел, бөтен нәселебездә кайгы-хәсрәт. Без матәм эчендә йөрибез, ә син гомер ирешмәгән әллә нинди җиңүләреңне тантана итәсең. Чит дәүләтне буйсындырып кайткан сәргаскәрмени?! Аны бөтен шәһәр басу уртасына чыгып каршы ала. Император, валлаһи, император!
Тол калган кенәзбикә әрле-бирле килеп тузына иде. Андрей кыяфәтендә һични үзгәртмичә залны күзәтеп чыкты. Әнә. алар—Андрейнын бер ата, ике анадан туган кардәшләре—элеккеге кенәз кәнәфие урынына озын эскәмия куеп тезелешеп утырганнар. Яшүсмерләр булып килүче Мстислав һәм Василий, әле урамда йөгереп шар сугарлык, тугыз-ун яшьтәге Михаил. Шулар янәшәсендә үк туктаусыз рәвештә аякларын селкеп утыручы ике яшьлек сабый—Всеволод. Әле тагын мич буена Андрейнын абыйсы Ростислав вафат булганнан сон ятим калган Мстислав белән Ярополк атлы туганнан-туган энекәшләре дә урындыклар өстенә менеп кунаклаган. Андрей кул астында шәһәрләр җитәрлек: Владимир, Суздаль, Мәскәү, Муром, Рязань, Волок-Ламск. Ростов. Коломна. Клязьма Сүз дә юк, ирек куйсан, боларның һәркайсы үзенә аерым- аерым шәһәр даулаячак. Ләкин болар кубызына бии башласан, Андрей хыялланган бөек кенәзлек—яна дәүләт нигезе төзеләчәкмени?!
Үги кенәзбикә Андрей каршында кинәт туктап калды
—Ә синен тантана итүен, бәлки, урынлыдыр'’ Юрий кенәзне син юллаган холоп агулаган, дип сөйләгәннәрендә, бәлки, нигез бардыр9 Бәлки, син хәзер шул җинүне тантана итәсеңдер? Йә. нигә эндәшмисен9
Андрей уртларын шыгырдатты, күзләрен кыса төште. Куе керфек ләрен сындырып чыккан усал карашы белән үги әнкәсенә озак текәлеп торды. Гайдага кырык биш-илле яшьләрдән дә артык түгел, чәчләре чем кара, яңаклар җыерчыксыз, иреннәре сусыл, гәүдәсе төз, тулы. Читтән карасан. мөгаен, ул бик матурдыр. Әмма бу минутта тол кенәзбикә Андрейга барча явызлык-усаллыкны үзенә туплаган кара елан булып күренде. Үч-ярсуын тыеп, ул берничә генә сүз сытып чыгара алды:
—Мин үз кенәзлегемдә үземне кимсетүгә ирек куя алмыйм Телен тыя, буйсына белмәгәннәргә фәкать китү юлын гына күрсәтәсем кала.
—Оһ. кансыз, бәгырьсез! Без котырынган Киев холопларыннан көч-хәл белән качып, монда сыену эзләп кайттык Инде ата-баба утары да минем ятим балаларыма төс түгел, ә бертуган абыйлары өчен алар бөтенләй чит-ят икән!—дип, саллы гына чәрелдәп кычкырды да. тол кенәзбикә сузып-сузып еларга тотынды. Бераздан ана эскәмиядә аякларын селкеп утыручы нәни Всеволод та кушылды.
Елау тавышлары беркадәр басыла төшкәч, беренче булып тынлыкны яшь кенәзләр арасында ин өлкәне саналган Василий бозды:
—Әткәй урынына. Киев тәхетенә Чернигов кенәзе. анын кан дошманы Изяслав Давидович менгәнен ишеттеңме, абый?
—Әйе. күптән ишеттем инде.
Бу юлы да Андрей йөзендә бер төк тә селкенмәде Киевтагы хәлләр турында ул. чыннан да, хәбәрдар иде инде Яшүсмер Василий шактый сәерсенеп дәвам итте:
—Ә бит ул тәхеткә син утырырга тиеш идеи. Мономах оныгы буларак та, әткәйнен ин өлкән һәм ин шанлы улы буларак та нәкъ менә син олуг кенәз урынын яуларга тиеш иден, Андрей кенәз
— Мин боларнын һәммәсен дә беләм,—дип. Андрей ун кулын югары күтәрде, әнгәмәнен йөгәнен үз кулына алды һәммәсе тын калдылар — Минем ул Ходай каргаган Киев тәхете тирәсендәге очсыз-кырыйсыз һәм мәгънәсез сугышларда йөреп, кан коярга һичбер исәбем юк. һәм. гомумән. Киев тәхетенең мина кирәге юк. Минем хәзер рус җирендә ин зре. ин куәтле саналган үз кенәзлегем. шулай булгач үз тәхетем дә бар Ул Владимирда. Мин шуннан торып бөтен калаларны үз канатым астына җыячакмын һәм ант итеп әйтәм: иртәме-соңмы. Киев каласы да мин төзегән яна дәүләтнең гади биләмәсе генә булып калачак. Антымны янә бер кабатлыйм: мин Киев каласын да җиргә теътәндерәчәкмен!
Яшь кенәзләр тын да алмыйча Андрейга текәлеп утырды Ул арала тол кенәзбикә Гайда телгә килде:
—Ә минем ятим балаларыма гомер буена да аерым биләмәгә ия булу бәхете тәтемәсмени?
Андрей һич югалып калмыйча жавап бирде:
—Ә син беләсеңме сон, анакай, мин утыз җиде яшемә кадәр аерым кенәзлек түгел, хәтта җимерек бер шәһәргә дә хуҗа була алмадым Мона үкенмим дә. Чөнки хәзер минем кул астымда егермедән артык кала, йөзәрләгән вак-вак авыл бар.
—Синеке күп. син бай. Ә менә без? Без. ятимнәр, кайда туенырбыз"’ Тол Гайданын янә еламсырап дәшкән тавышы Андрейны уйланырга мәҗбүр итте Ул беркадәр вакыт бармакларын тез өстендә сикертеп утырды да. бәхәс-дәгъваларга урын калдырмаслык итеп, өзеп салды:
—Туклану өчен мин сезне шушы шәһәрдә калдырам. Әнә. егетләрнен өлкәне. Василий, кенәзегез булыр Мәгәр анын кемгәдер каршы сугыш башларга да. гаскәр тупларга да. каланы башка берәүгә бүләк яки әманәт итәргә дә—һичбер хокукы юк Василий тулысы белән мина буйсыначак Барча эшне тик мин хәл итәм Ә яшь кенәз зур эшләргә өйрәнә торсын өчен мин ана ярдәмгә әле тагын үземнен воеводам Борис Жидиславичны да калдырып кигәм Кыргый кыпчак баласы, дип. ана карата илтифатсызлык яки дорфалык күрсәтмәгез. Чукынган кыпчак булса да. ул урыснын аумакай һәм куркак егерме-утыз кенәзен берүзе алыштыра Аннары аннары мин үзем дә кыпчак баласы бит. шуны да онытмагыз
—Кенәзлек буламыни бу? Коллык, хурлык бит бу!—дип тол кенәз бикә тагын яшь аралаш сукрана башлаган иде, Андрей кенәз инде сикереп урыныннан купты Ул шапылдатып ишек япкан чакта тәрәзә пыялалары гына зенгелдәшеп калды
Андрей икенче көнне инде Владимирга кайтырга җыена башлаган иде. көтелмәгән хәбәр аны ияргә менәргә мәжбүр итте
—Суздальга таба энекәшен Борис кайтып килә. Аны Святополк оныгы Юрий Ярославин Туров каласыннан куып чыгарган.
«Киевта кенәз алышынды. Димәк, ул мәхшәр дигәннәре янә бөтен биләмәләр буенча таралачак инде» Андрей шул рәвешчә уйлап алды да. яраннарын да дәшеп тормастан Киев юлына ашыкты. Рус кенәхзәре арасындагы очсыз-кырыйсыз суеш-талаш өчен ачынудан эчендә чүл бүреләре улагандай итте. Нахакка рәнжетелгән энесен кызгана башлады, атын куалады. Борис белән алар бер ана балалары, Андрей рәнжетелгән энекәшенә ихтирам күрсәтмичә булдыра алмый иде.
Юлда буаз сыер сыман бик акрын гына кыймылдап килгән олауларны күрүгә үк Андрейнын күнеленә кайнап торган су шикелле хәтәр шом йөгерде. Бәла-каза ялгыз йөрми, диләр, нәрсә, әллә инде «Озын кул» нәселендә яна хәвеф-хафа көтеләме?
Андрей якынайгач та. олаулар туктап калды. Сакчылар сүзсез генә, ияк кагып, өсте киез белән ябулы кин арбага ишарәләде. Чабуыннан сабырсызлык тарта башлаган Андрей шундук ияреннән сикереп төште, атлый-йөгерә диярлек кин арба янына килеп җитте.
Борис мул итеп түшәлгән печән өстендә ята, бар гәүдәсе жылы юрган белән уратылган иде. Чыбылдыкны күтәреп арба өстенә менгән Андрейны ул елмайгандай итеп каршылады.
—Ә мин сине аяк атлауларыңнан ук таныдым, абый. Син һаман элеккечә. Җиргә каты басып, һич тә курку-икеләнү белми йөрисен.
—Исәнме, энекәш!—дип Андрей әүвәл, иелеп, Борисның куе сакалыннан үбеп алды. Йөзендәге хәвеф төсмерен яшерә алмый иде. шуңа күрә турыдан ярып сорады:
—Сиңа нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?
—Минем хәлләр хөрти бугай, абый,—диде дә, башка бер сүз әйтеп тормастан, Борис өстендәге юрганын кайтарып ташлады. Аның күкрәге шактый калын итеп ак батис чүпрәк белән уралган, әмма шулхәтле чүпрәк аша кып-кызыл кан саркып чыккан иде. Арба эченә күңел болгаткыч, зәһәр ис таралса да. Андрей йөзен чытмады, ашыгып сорау бирде:
—Кайда яраландың? Кайсы кабих жаннын этлеге бу?
Борисның йөзен кара күләгә каплагандай булды.
—Мине Туровтан Ярослав көчеге Юрий-убыр куып чыгарганын әйткәннәрдер бит инде. Гомер буе Мономах нәселе хужа булып торган каланы якламакчы идем, куәт җитмәде. Камыш сыман ялгыз утырсаң, дошман сине бик тиз сындыра икән бит ул. Юрий-убыр да мине, менә, ялгыз камыштай бөкте Шулай булгач, тәнгә яраны да ул ясады. Ә инде күңелдәге турында сораша калсаң, ана жавапны белмим Әткәйдән сон Киев тәхетен эләктергән Изяславны илгә хужа була белмәүдә гаепләргәме? Әллә... «Озын кул» балаларының берәм-берәм үз биләмәләреннән колак кагуында өлкән абыйлары гаеплеме?
Сүзеннән тукталды да, Борис очкынлы, хәтта ачулы караш белән Андрейга текәлде. Абый кеше авыр сулап куйды, әмма эндәшмәде. Борисның түземлеге төкәнде:
—Йә, нигә җавап бирмисен? Нишләп акланмыйсың?
Андрей энекәшенә карамыйча гына телгә килде:
—Эх! Без бер ана балалары бит, югыйсә. Ә барыбер анламыйсың.
Ни анларга тиеш икән сон мин, Алла колы?! Синең үзәкләштерелгән дәүләт төзү турындагы буп-буш хыялыйнымы?—Борисның тавышы тау чишмәсен хәтерләтеп ярсулана башлады —»Яңача хакимлек итү. яна дәүләт». Валлаһи, әкият бит бу! Ул үзара сугышудан мәнге туктый белмәс рус кенәзләрен бер түбә астына туплап буламыни9 Үзен күрәсен бит: әтине үтерделәр, инде дошманнар безне берәм-берәм чүпли башладылар. Әүвәл синең биләмәнә үги әнкәй үз балалары белән кайтып егылды. Инде. менә, мине кудылар. Иртәгә, бәлки, Глеб белән Святослав туганнарың да урамга куылып, мал-мөлкәтсез калыр. Ә син ни көтәсең9 Үз энеләренне нигә якламыйсын? Шулкадәр үк жансыз-бәгырьсез
бәндәмени сон син. абзый кеше9!
Андрейнын күз карашы монсуланды, ул бераз вакыт дәшми торды Борис энекәше—яман хаста, ана авыр бәрелү гөнаһ гамәл иде.
—Сез һәммәгез мине Киевны дауларга. Изяславка каршы яу чыгарга әйдиклисез инде.—дип. ниһаять, ул бик төшенке тавыш белән сүз башлады—Әмма мин аскан казандагы ризыкнын тиешенчә пешеп чыкмаганын һичберегез анларга теләмисез. Ә пешмәгән ризык костыра бит ул. энекәш Мәгәр сәгать сугар. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бөек сәгать сугар һәм шулчакта мин бөтен рус кенәзләрен тез астыма салып сытармын'
Андрей читкә төбәлгән, күзләрендә шайтан уты яна. ул сүзләрен Борис өчен түгел, бәлки, әйтерсен лә, үзен-үзе ышандырырга дип тезә иде.
—Мин сезнен күңелегездәге рәнжешне дә. мина булган ачуыгызны да тоям Дошманнарның минем яуга чыгуымны, көчсезләнгәнемне көткәнен дә беләм. Энеләрем, сез түзегез. Олы максат, бердәм дәүләт хакына түзегез берүк Андый бөек үр югалтуларсыз гына яуланмыи бит Ә дошманнар... алар мине күргән бер сөяккә ташлана торган йолкыш эт хәленә төшерергә ашыкмасын әле. Мин түзәргә өйрәнгән Вакыт үтсен, аннары мин алар каршына өненнән чыккан аю кыяфәтендә килеп басачакмын'
3
орис озак интекте, әмма савыга алмады һәм икенче яз җиткәч, вафат булды. Әлеге хәбәр Суздальдан Боголюбовога шактый сонарып килде һәм Андрейга искитмәле авыр тәэсир ясады. Ул кенәз сараена кереп бикләнде, атна буе һичбер кешенен күзенә күренмәде Әмма җиһаннан никадәрле генә качарга җыенмасын, аны әле үкенү, әле икеләнү хисләре эзәрлекли һәм ул үзен газаплаган уйлар өермәсеннән һич кенә дә котыла алмый иде
Башка кенәзлекләрдән килгән хәбәрләр анын өчен яналык та булмады, һичбер юаныч та китермәде Рус иле үзгәрешсез һәм ул һаман элеккечә тоташ кан. дәгъвалашу, җимереклекләр эчендә ята иде
Бөек кенәз тәхетенә менгән Изяслав Давидович юаш булып чыкты Ул угры юл белән Туров каласын эләктергән Юри и Ярославичны акылга утыртмакчы булып, ана каршы гаскәр туплап барган иде дә. әмма җиңелеп кире кайтты Ә Юрий-угыр ташлаган яман чир ул арада инде башка кенәаләргә йокты Көнбатышта Полоцк кенәзе Рогволод Друнк каласыннан Глебны куып чыгарды. Беренче уныш Рогволоднын нәфесен генә котыртты, күрәсен Бераздан ул инде җиңелгән дошманы Глебның улы Всеволод биләмәсенә дә бәреп керде һәм аннан Изяславль каласын тартып алды Аннан шундый ук кан коюлар Галич белән Волынь җирләренә күчте
Ул да түгел, бер баба оныклары булган бөек кенәз Изяслав белән Чернигов хуҗасы Святослав Олегович дружиналары да үзара бугазга- бугаз килеп сугыша башлады Ә аннары инде рус җирендә кайнаган мәхшәрне шайтан үзе дә андый алмас булды. Кичә генә үзара кан коешып яткан Галич белән Волынь дружиналары сәер солых төзеп, бергә кушылдылар һәм моңа кадәр бөек кенәзнеке булып исәпләнгән Белгород каласын яуладылар. Аптырап калган Изяслав үзенә ярдәмгә төрки-бәрәндиләрне. алардан тыш тагын егерме меннән артык кыпчак яугирен чакырды Ләкин беренче яуда ук төрки-бәрәнлиләр бөек кенәзгә хыянәт итте һәм дошман гаскәр ягына күчеп чыкты Изяславнын бу кадәрле көчкә каршы торырдай куәте юк иде Киевына, тәхетенә байлыгына төкереп, ул да яу кырын ташлап качарга мәҗбүр булды
Жинелгән кенәз—үги бала сыман, тәхет тирәсендә һәрчак артык Шул мәсләктән чыгып киевлылар бөек кенәз урынына Смоленскидан Ростиславны чакырып китерделәр Монысы «Озын кул» Юрийнын берту ганы, моннан утыз ел элек бөек кенәз урынында утырган Мстиславның
Б
уртанчы улы иде. Әмма туган тиешле булса да, ул «Озын кул»ыныкылар файдасына аркылыны буйга да салып карамады. Баерак, мәртәбәлерәк биләмәләрне ул фәкать үзенен улларына гына өләште. Ә рус кенәзләре арасында һаман сугыш дәвам итте. Хәзер инде тәхеттән куылган Изяслав белән Чернигов. Смоленск кенәзләре үзара кан коешты. Изяслав акчага яллаган кыпчаклар Смоленск өлкәсеннән генә дә ун менгә якын халыкны коллыкка алып китте, һәм бу мәхшәр-кыямәтнең ахыры мәңге күренәчәк түгел кебек иде...
Бик озак баш ватканнан сон, Андрей бер карарга килде. Үз-үзен япкан тоткынлыктан чыкты да, ул Суздальдан воевода Борис Җидисла- вичны чакырып кайтарырга әмер бирде. Кыпчак яугире Боголюбовога килеп җитүгә, Андрей аның белән янә сараена кереп бикләнде. Сүз башлаганчы воеводаны энә күзеннән кичереп чыкты.
Болай да куна тактасыдай кин жилкәле, эре сөякле дала улы Суздальда яткаңца тагын да тазара, юаная төшкән. Куллары элеккечә гер шикелле авыр. Йөзе кырыс. Мыек чылгыйлары ияген каплап тора. Яңак сөякләре тупас булып ике якка тырпайган. Бер-берсенә кушылып үскән куе кашлар астыннан текәлгән соргылт күзләрендә Андрейга тугрылык хисләре чагыла, тик тасрайган карашы кургаш сыман авыр.
—Мин сугышчан поход ясарга карар кылдым, воевода,—дип, ниһаять, Андрей сүз башлады.—Безнең гаскәр шуңа әзерме?
Дала улы мыек чылгыйлары астыннан көлемсерәп кенә куйды.
—Кайсы дошманга каршы кылыч күтәрәбез бит. Гаскәрне дә шуңа карап сафка бастырабыз.
—Урыс җире болганчык чор кичерә. Ана—улны, ата кызны белми, һәммә кенәзләр диярлек үзара суешалар, һәркайсы өстәмә биләмә, яна шәһәр даулый. Бердәмлек юк. Әтәче, тавыгы, хәтта чебеше дә канлы елга эчендә ялгыз йөзә. Көчлерәк кулга ия икәнсең, кил дә теләсә кайсын батыр. Менә, безгә дә үз көчебезне сынар вакыт җитте. Дүрт- биш ел буена бер йодрык, бер әләм астына туплаган гаскәребезне яуга кертеп карыйк. Дөрес юл салабызмы без, хилаф эзме—шул сынау күрсәтер.
—Ә шулай да кемгә каршы кузгалачакбыз соң без, Андрей кенәз?
—Көчлегә каршы, воевода, фәкать иң зур көчкә каршы. Ә көч бүген бөек кенәз булып йөргән Ростислав ягында.
—Димәк, безнең максат—Киев?—дип сорады да Борис Жңдиславич хупларга ашыкты —Сиңа бөек кенәз булырга күптән вакыт
Андрей кырыс тавыш белән шундук аның телен тешләтте.
—Тумаган тайның билен сындырырга ашыкма, дала кешесе бит син, воевода. Киевка селтәнергә иртәрәк әле безгә. Мин биредә туплаган кенәзлек тә, гаскәре дә әле тай хәлендә. Аны әле ияр астында йөрергә өйрәтәсе, сынап карыйсы бар. Менә шуңа күрә без хәзергә Ростиславка түгел, ә аның улларына гына каршы чыгачакбыз. Алайса анда Ростислав бик юмартланып киткән, һәрбер малаена шәһәр өләшә. Святославына— Бөек Новгородны, Давыдына Торжок каласын биргән. Ә без тотыйк та кимсетелгәнне, ягъни бөек кенәзлектән куылган Изяславны яклыйк һәм Новгород белән Торжокны Ростиславныкылар кулыннан тартып алыйк әле. Урыс җирендә үзенә күрә гаделлек дигән әйберне урнаштырып карыйк...
Бер атна дигәндә Суздаль, Владимир һәм Рязаньнан Боголюбове янындагы кырга ун мен кешелек гаскәр килеп басты. Сугышчыларның күбесе ат менгән, яртысы диярлек тимер көбәдән, шәп коралдан иде. Тагын әле Муромнан биш мен кешелек дружина чыгуы турында хәбәр алынса да, Андрейның вакыт әрәм итәсе килмәде, ул үз кул астына баскан гаскәргә Мәскәүгә таба кузгалырга әмер бирде.
Чапкын аша Әрбәткә дә инде күптән әмер җибәрелгән иде. Андрей гаскәре Мәскәү елгасына якынлашып килгәндә һәм бөтенләй көтелмәгән бер минутта иңкүлектән биек ур өстенә чылбыр булып тезелгән дружина калкып чыкты. Андрей уң кулын югары күтәреп капылт тукталырга әмер
бирде Ертауллар һәм менбашлары алларында стена булып калыккан билгесез гаскәргә таба төбәлделәр. Таныш түгел дружинадагы сугышчылар саны биш йөздән дә артмый, әмма чылбырдагы җайдаклар бер-берсенә игезәкләр шикелле охшаш иде. Һә.ммәсенен дә өстендә корыч тәңкәләрдән тезеп ясалган озын көбә, кулларында түгәрәк тимер калкан, очына ат ялы бәйләнгән озын, дәү сөңгеләр, һәр җайдакның бил каешын тагын кынлы хәнҗәр, кәкре кылыч бизи, байтагының тез өстендә япьләре тимер япма белән ныгытылган авыр чукмар ята.
Суздаль-Рязаньныкылар билгесез дружинаны әле ныклап күз алдыннан кичереп үтәргә дә өлгермәде, Мәскәү ярындагы урман эченнән көтмәгәндә яман сызгыру авазы яңгырады һәм ур өстенә тасма кебек сузылып жайдакларнын яна бер төркеме килеп чыкты. Аргамакларын бар көченә куалап чапкан бу жайдакларнын һәммәсе дә өсләренә корыч чыбыклардан челтәр сыман үреп ясалган жинел көбә кигән, иңнәрендә— җәя, башларында матур кош каурыйлары куелган текә, биек очлым Тасма булып тезелгән яугирләрнен һәркайсы өзәңгеләренә басып күтәрелгән, кәкре, озын ятаган тоткан кулын алга таба сузган һәм барчасы да бүре улагандай яман авазлар кычкырып, үкереп килә Ятаганлылар чыгарган усал аваз шулкадәр көчле дәһшәт бөркеде ки, Андрей гаскәрендәге атларның байтагы арткы аякларына күтәрелеп, зәһәр кешнәргә тотынды, сугышчылар коралларын алып, яуга ук әзерләнә башлады Ә ташкын- өермәдәй уйнап килгән дружина тәңкә-көбәлеләр чылбыры каршына сузылып урнашты да, ятаганнарын йөзләре каршына күгәреп капылт туктап калды. Андрей ятаганлылар белән тәңкә-көбәлеләрнен бертигез үк санда булуларын шәйләп өлгерде. Әкияттәге кебек җир астыннан калыккан һәм ике катлы чылбыр булып баскан бу гаскәрләрнең кыяфәте, әлбәттә, гаярь, дәһшәтле һәм хәтта гүзәл иде. Андрей алардан карашын аера алмыйча, шаккатып тик торды. Ул билгесез бу көчнен Әрбәт дружинасы булуын, әлбәттә инде, чамалаган иде.
Беркадәр вакыттан соң, «гаеп иясе» үзе дә пәйда булды Бактын исә, Әрбәт тә ятаганлылар сафында «улап» килгән икән Әнә, ул шулар сафыннан кубып алга чыкты, гаярь атын кәс-кәс атлап йөргән борнай кызлар сыман вак-вак сикерткәләп, Андрейга таба якынлашты. Ә Андрей Мәскәү воеводасына текәлде дә, күзләренә ышанмыйча торды Әрбәт үз өстенә чип-чиста көмештән ясалган вак-вак тәнкәле озын көбә кигән, ә очлымы, күрәсең, саф алтыннан иде.
Андрейнын каршына килеп җиткәч, Әрбәт аргамагыннан жинел сикереп төште. Ул үзенең «гаебен» бик тиз аңлап өлгергән иде. ахры Башындагы очлымын салып, аны алга таба сузды да, бер аягы белән җиргә тезләнеп басты.
—Мәскәү дружинасы сугышчыларын да үз канатын астына алсан иде, данлыклы кенәз.
Әрбәтнен барча сугышчыларга ишетелерлек аһәңле тавыш белән аны зурлавы Андрейнын күңеленә. әлбәттә, хуш килде Ул да эреләнеп тормыйча атыннан сикереп төште, кызу-кызу атлап килде дә, Әрбәтнен иңнәреннән тотып күтәрмәкче булды. Куллары белән алтын очлымны алга сузган килеш Әрбәт һаман кузгалмыйча торды. Ниһаять. Андрей да Мәскәү воеводасының ниятен аңлап өлгерде. Ул күңелендә купкан канәгатьлек хисен яшерә алмыйча жиңелчә генә көлемсерәп куйды Икенче мизгелдә инде ирләр очлымнарын алышып өлгерделәр Андрей түбәсенә матур каурыйлар куелган алтын очлымны киеп алгач, сугышчылар сафында бердәм рәвештә соклану һәм тантана авахпары купты.
Иярләр өстенә менеп кабат юлга чыккач. Андрей шатлыктан тургай сыман очынган күңелендәге тойгыларын һич тә яшермәде
—Син мина үземнең шанлы походларымны исемә төшерден әле. Арбат воевода Кайчандыр Киев тәхете өчен сугышып йөргән чакта мин дә үз дружинам белән әткәй-мәрхүмне кызык иткән идем бит Ул да минем дружинамны таный алмыйча хәвеф күтәрде, дошман дип кабул
итте. Бүген инде менә син борыныма чиертген. Әмма үпкәләмим, афәрин, воевода! Синең мен кешелек дружинан теләсә кайсы кенәз сокланырлык.
Кенәзнен тел шартлатып әйткән мактау сүзләре күнеленә сары май булып ятса да, Әрбәт, үз алдына елмаеп, эндәшмичә барды. Андрен аның халәтен анлый иде бугай, сөйләшүгә сусап, тынлыкны үзе бозды
—Бер мен дигәннән, әйт әле, син улкадәр сугышчыны каян гына җыеп өлгердең? Минем белүемчә, кичә «Күчкәй», бүген «Мәскәү» дип аталган сезнең бистәгездә анын чаклы халык яшәми бит.
—Үз биләмәләреңне ешрак әйләнергә кирәк сиңа кенәз. Югыйсә, син моннан икеме-өчме ел элек үк бер килдең дә. шуның белән тәмам тынычландың. Ә мин инде ул арада Мәскәү яры буйлап яна ике урам төзеп өлгердем.
—Ә кешеләр каян аласың син?—дип, түзмичә, Андрей янә шул ук сорауны бирде.
—Каян булсын, кенәз? Шул ук урыс җиреннән. Бизәмә кенәзләре арасындагы туктаусыз кан коюдан игенчеләр, һөнәрчеләр күптән гарык булган. Көчлерәк яклаучы, тыныч тормыш эзләп менә шулар синең җиренә килә. Ә мин тар күңелле түгел, синен исемеңнән һәммәсен кабул итеп барам. Әнә шулай итеп синең биләмәңдә куәтле бер шәһәр үсеп килә.
—Ә син нык хәйләкәр кеше, воевода,—диде Андрей, шат елмаеп һәм Әрбәтнен җилкәсенә сынар кулы белән шапылдатып алды. Аннан инде янә җитдиләнде.—Аннары, мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, Арбат Минем гаскәрдәге сугышчылар тулысынча диярлек чабатадан, ә синекеләрнең һәркайсында күн итек тә, читек. Анысы каян инде?
—Миндә һөнәрчеләр буа буарлык, шулар киендерә.
—Ә нигә минекеләр өчен дә тектермисен?
—Анысы да мөмкин булыр иде. ләкин...—диде дә, текә кыяга килеп төртелгән шикелле Әрбәт туктап калды. Беркадәр тын барды, аннан гына сүзен дәвам итте.
—Синен бер тапкыр да «Болгар дәүләте нишләп мул тормышта яши икән?»—дип уйлаганын юкмы? Ж,авабы бик гади Анда хәтта хан да бер генә останы да бушлай эшләргә мәжбүр итми, һәрбер эшкә һимая түләп килә. Шуна күрә анда һөнәрчелек, сәүдә чәчәк аткан, шул юл белән Болгарның куәте арта бара. Менә шуларны барлаганнан сон мин дә бер генә останы да камчы белән эшкә җикмәскә булдым. Чөнки камчы уйнаклаган җирдән оста барыбер кача һәм осталык кача.
—Тел төбеңне һаман анлый алмыйм, әйтеп бетер инде
—Ә асылы болай: сугышчыларына итек кирәк икән, акча түлә, кенәз. Мин бит сиңа яңа шәһәр төзим, сәрмая бик кирәк.
—Ну, саран! Ну, хәйләкәр!—диде дә. Андрей янә Әрбәтнен җилкәсенә шапылдатып аллы. Урман юлы буйлап йокымсырап барган сафларны кенәз белән воеводаның шаркылдап көлгән авазлары сискәндереп куйды.
4
ндрей үз походын шулкадәр дә каршылыксыз, җинел булыр дип һич уйламаган иде. Ул ниятләгән һәммә максатына бик тиз иреште, әмма., гаскәрен яуда бер тапкыр да сыный алмыйча кире борылып кайтты.
Дошман дип билгеләнгән кенәзләр белән ул тәүге тапкыр Вшиж каласында бәрелешкәндәй булды. Биредә кала эченә Киев тәхетеннән куылган Изяслав белән анын туганнан-туган энекәше Святослав кереп бикләнгән, ә аларны төрле яклап Чернигов кенәзләре һәм яңа илбашы булып утырган Ростиславның уллары Роман белән Рюрик дружиналары урап алган иде. Андрей, әлбәттә инде рәнҗетелгән Изяславны якларга карар кылды һәм гаскәрен икегә бүлеп, Ростиславныкылар лагерена һөҗүм итәргә әзерләнде. Ләкин Андрей гаскәренең куәте-кыяфәте үк
А
Ростислава ыларнын өнен алган иде. Алар Андреинын килеп җиткәнен көтеп тә тормыйча кала яныннан кубып югалдылар Андрей тәүге жинүен нәкъ әтисе гадәте буенча билгеләп үтте Ул чолганыштан котылган союздашлары белән Волок-Ламск каласында очрашты да, шунда үзенен беренче хатыныннан туган өлкән кызын Изяславнын туганы Святославка бирде
Владимир-Суздаль биләмәсендә көннән-көн куәтләнә баручы Андреинын даны бодай да рус кенәзлекләре буйлап кин таралган иде Вшиж янында дошман гаскәрен яусыз-нисез генә куып таратуы, күрәсең, түземлеккә сонгы тамчы булды. Хәзер инде Бөек Новгород халкы үз теләге белән Андрей канаты астына ашкына башлады. Гомер-гомергә хөрлеге белән масаеп яшәгән Новгород халкының чираттагы бузасы үзе үк җитә калды: Торжок каласына хуҗа булып утырган Давид кенәз биләмәсен ташлады да. Смоленск ягына качып китте Ул да түгел. Новгородныкылар инде үзләрендә кенәз булып торган Святославны да кулга алды һәм бераздан аны әтисе янына. Киевка ук сөрде Кулына корал да тотып карамаган Андрейга хәзер, новгородлылар гозере буенча, аларга хуҗа итеп, үзенең туган нан-туган энесе Мстиславны җибәрәсе калган иде.
Андрей әнә шулай итеп, -озын юллар» урап кайтты да. башка тарафларга кузгалып маташмады Ә рус җирендә үзем биюе һаман дәвам итте Үзен гомерлеккә рәнҗетелгән дип исәпләүче Изяслав. кыпчакларны дәшеп, ике тапкыр пайтәхетне штурмлады, анын урамнарына бәреп кереп, йорт-ихаталарына ут төртте. Бөек кенәз Ростислав Киевны калдырып. Белгородка чигенде. Изяслав куа чыкты. Бу кала янындагы сугышлар дүрт атна буена дәвам итте, бер генә як та җиңүгә ирешмәде Нәтижәдә каннан туймас Изяслав шушында үз үлемен тапты Бер яу барышында Ростиславның Выйбор исемле жансакчысы Изяславнын башына кылыч белән чапты. .
Иң төп дошманыннан котылгач, тәхет хуҗасы Ростиславның тоташ үч белән сугарылган угы Андрей тарафына борыла башлады Әлбәттә инде. Ростислав кайчандыр у шары хуҗа булып торган Бөек Новгород белән Торжок калаларын кабат үз канаты астына кайтармакчы иде Ростиславның шул хактагы таләбен алганнан сон. Андрей дәгъвалашып та тормады. Новгородта утырган туганнан-туган энесе Мстиславны шундук Суздальга чакырып кайтарды Чөнки Андрей «хөр. азат» Новгородның башбаштаклыгыннан, ялкаулыгыннан, азгынлыгыннан инде туеп беткән һәм андагы буйсына белмәс халыкны йөгәндә тоту өчен әледән-әле дружина юллаудан да тәмам гарык иде Шулай итеп. Андрей үзенен туганын корал-мазар белән якламады. Мономах нәселе янә бер шәһәрдән мәхрүм калды. Ә мондый пошмаслыкнын үзенә нинди бәла-хәвеф булып әйләнеп кайтасын Андрей әле һич кенә дә күзалламый иде
Үзенә җигән* тиеш булган Метис >авнын Суздальга кайтып яши башлавына ике ай чамасы да вакыт үтмәгәндер. Андрейга воевода Борис Жидиславичтан чапкын килеп төште
-Мондагы кенәзләр. синен туганнарын, түнтәреш әзерлиләр! Бик күп кенә бояр, сәүдәгәрләрне дә үз якларына аударып өлгерделәр Атар Суздаль халкын, каланы синен кенәзлектән аермакчы Бәла мазар булмый калсын дисән. тиз килеп җит
Ачулан зәһәрләнеп чыккан Андрей, беренче эш итеп, үз янына олы улы Изяславны дәшеп алды Унбиш яше генә тулса да. ул әтисенә охшап озын буйлы, эре сөякле егет булып җитлеккән һәм усал итеп кысылган юка иреннәре өстенә каракучкыл төк тә төрткән иде
Теге юнан хатыны котырткан, күрәсен Минем мәрхүм Ростислав абыйның малайлары белән сина җигән тиеш булган кардәшләрен безгә каршы фетнә күтәргәннәр.—дип аңлатты ата кеше, гаять коры итеп — ’жиг ән -туганнан туганның баласы, юнан грек яки византияле.
Каты куллылыкны күрсәтмичә булмас. Син дә юлга җыен.
Әлеге хакта каяндыр Байгөл белеп алды һәм Андрей кайтып керүгә үк. күз яшьләре белән ана ябырылды.
—Изяслав акны—карадан, хакны нахактан аерырга да өйрәнмәгән чебеш кенә бит әле. Нигә син аны шушы яшьтән алып кансызлыкка, үчкә өйрәтәсең?
Андрейнын җавабы шактый дорфа чыкты.
—Ул минем варисым. Алла теләсә, олуг кенәз булыр. Ә кенәз кешегә изге, йомшак булу, сыртка чыккан ямьсез бөкре сыман, артык йөк кенә ул. Фәкать кансыз йөрәк һәм тимер кул гына бу җиһанда ана җиңү китерәчәк.
Байгөл күз яшьләренә күмелеп калды, ә Андрей исә котырынып- ярсып юлга чыкты. Күнелендә кайнаган нәфрәт кайнарлыгы гүя ташны эретерлек иде. Син бөртекләп җыйган кенәзлекне. яна бер дәүләтне ниндидер мокытлар җимерә башлый икән, ничек түзмәк кирәк? Мин үзем дә мокыт. Урамда калган үги инәй, энекәшләр бит. дигән булып шул комсыз бирәннәрне куеныма керттем. Ә алар ашаган табакларына кәкәй итә торган кара еланнар булып чыкты. Юк, башкача түзеп тормыйм. Яман чир ул бик тиз башкаларга да күчә...
Кенәз дружинасын Борис Җидиславич шәһәр читенә чыгып каршы алды.
—Кала боярлары арасыннан кемнәр мина дошман, шуларны санап чык,—дип, Андрей сәламләшү сүзләреннән сон ук кистереп сорау бирде
— Евлампий, Степан, Акакий Тагын сәүдәгәрләр арасыннан Бакырчы Василий белән Җирән Иоким да жан-тәннәре белән сина каршы.
Андрейнын йөзенә ярсудан кып-кызыл тимгелләр бәреп чыкты.
—Ул хәшәрәтләрнең һәммәсен хәзер үк кулга ал да, Тимерче Борис алачыгына илтеп биклә!—дип, әүвәл воеводасына әмер бирде дә, Андрей шундый ук усал йөз белән улы Изяславка таба борылды.
—Алардан сорау алуны башыннан-ахырынача син үткәрәчәксең. Ул кара еланнарның берсен дә кызганып торма. Элмәккә күтәрт тә, һәммәсенең җиде кат тиресен салдыр. Башлап кем котырткан аларны. тагын кемнәрне үз якларына аударып өлгергәннәр—бүген кич үк мина бәйнә-бәйнә җиткер. Мин хыянәтчеләрнең һәрберсен сасы чуан урынына тотып сытачакмын!..
Авыр ишекне аяк белән тибеп кенәз сараена килеп кергән Андрейны күрүгә үк йорт эчендәгеләр өнсез калды. Ялгыз көе залның уртасына кереп баскан кенәзнең кыяфәте үк жан алырга килгән Газраилгә охшап калган иде. Как шикелле кибеп усал кысылган иреннәр, кара көеп чыккан ачулы йөз, нәфрәт-дәһшәт бөркеп торган очкын сыман күзләр. Ярсуы шулкадәр дә көчле, күрәсең, аның яңаклары әледән-әле тартышкалап куя, кулындагы камчы зәһәр елан сыман бөтерелә, дер-дер килә.
Андрей залда утырганнарның һәммәсен каш астыннан гына айкап чыкты. Болар аның килү хәбәрен инде күптән алып өлгергәннәр бугай, барчасы бергә җыелганнар. Ростислав вафатыннан сон ятим һәм биләмәсез калган ике җигәне Мстислав белән Ярополк мич буенда утыра. Ә үги анасы Гайда балалары Суздальга баш булып калдырылган Василий кенәз янына җыелганнар.
Андрей шул Василий энекәшенең йөзенә текәлде дә, тешләрен үк шыгырдатып куйды. Василий әллә каян иске кенәз тәхетен табып алган һәм хәзер бик эре кыяфәттә шунын өстендә жәелеп утыра иде. Андрейнын зиһенен шул мизгелдә «һе, бу хәшәрәт үзен инде бөтенләй мөстәкыйль хаким шикелле тоя башлаган лабаса!»—дигән уй яндырып узды. Икенче мизгелдә инде залда Андрейның гөбедән чыккан шикелле усал һәм карлыккан тавышы яңгырады:
—Мин бирегә сезне хөкем итәргә дип килдем. Гафу итәсем юк. Эшләр жәза станында газаплауга кадәр барып житмәсен дисәгез, барчасын
да үзегез аңлатыгыз. Сезнен башлап котыртучыгыз кем дә. башка кенәзлекләрдән ярдәм чакырттыгызмы0
Гайданыкылар белән Ростиславныкылар бер-берсенә күз атышып алды. Тагын да дәһшәтлерәк тавыш белән Андрей янә дәште
—Мин алты ел элек биредә өлкән кеше итеп сине калдырып киттем. Василий кенәз. Димәк, мина каршы корылган фетнә өчен дә ин беренче чиратта син жавап бирәчәксең!
Василий инде элеккеге яшүсмер малай түгел, сакал-мыек җибәргән һәм асыл ир булып җитлеккән балигъ егет иде. Ул йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, дәрәҗәсен югалтмыйча жавап кайтарырга тырышты
—Син хөкем итәргә, хәтта җәзаларга ук җыенып килгәнсен. Инде илле яшенне тутырсан да. әле һаман кан коюдан туя белмисен икән Мәгәр син кемнен җанын кыймакчы буласындыр, шунысын һич аңламыйм Синен каршында Суздаль каласынын тулы хокуклы кенәзләре утыра Шулай икән, энекәшләреңне үзенә тин күреп сөйләшсән дә буладыр...
Андрейнын күзләре һәм йодрыклары усал кысыла төште, әмма үз-үзен тотышында һичбер төрле үзгәреш чагылмады
—Сезгә андый хокукларны кем бирде0 Яле, аңлат
—Ошбу кала әле Бөек Мономах заманыннан бирле безнен нәселнен бишек биләмәсе булып торган түгелме сон. хөрмәтле абзый кеше0 һәм шул заманнан бирле, гомер-гомергә, бу калага нәселдәге төпчек балалар хуҗа булып торган. Бу ниндидер Андрей кенәз түгел, ә Бөек Мономах билгеләгән тәртип. Ул канунны бозарга һичкемнен хокукы юк Шулай икән, Суздаль биләмәсе дә безгә, энеләренә тиеш
Василийның дәлилен башка туганнары да эләктереп алды
— Мономах канунын синен әтиен лә, аның абыйлары да бозмаганнар.
—Кенәз дөрес әйтә. Суздаль безгә тиеш!
Андрейнын йөзендә бер генә кыл да селкенмәде Тавышы да тыныч, ипле чыкты.
—Сез бит монда бишәү Бер каланы үзара ничек бүлешерсез сон?
Күрәсең, бу нечкәлек туганнар арасында инде күптән тикшерелгән иде. Василий көлдереп тормыйча жавап бирде
—Урыс җирендә калалар йөзәрләгән Дружина туплыйбыз да. яна биләмәләр барып яулыйбыз.
Монысы яналык түгел, урыс җирендә гомер-гомергә шулай булды. Кан коюлар, сугыш шуна күрә һич тукталу белми. Ләкин алай барса, берзаманны сез корал күтәреп мина каршы да килеп җитәрсез бит Миндә шәһәрләр күп. ә нәфес дигән мәлгуньне, бер котыра башласа, һич тә тыеп булмый Инде менә шуна җавап биреп кара
Андрейнын утлы карашы гүя өтеп алды. Василий беравык сүзсез торды Башка туганнарына күз йөгерткәч кенә янә телгә килде
—Туган туганга каршы кул күтәрми Урыс җирендә Долгоруклар тантана итәргә тиеш
—Эх, син. йолкыш!—диде Андрей, ухылдап, тагын да түзә алмыйча - Сакал җибәрсәң дә. акылын үсмәгән шул. Синен әле. хәтта, лапаска кергән сасы көзәннен дә ниләр кыйланганын күргәнен юк Ә ул хәшәрәт бер тавыкны будымы, аннары, кан исеннән исереп, лапастагы бөтен кошны рәттән кырып сала. Анын инде тамагы да туйган, мәгәр котырыну шашудан ул үзен тыя алмый Сез дә шулай Ирек бирәм икән, сез иртәгә үк бер-берегезне суеп чыгачаксыз. Менә шул бәлане булдырмый калу өчен дип. мин бит урыс калаларын берәм-берәм үз кулыма туплыйм
-Аның ише сүзне күп ишеттек,—дип. төпчек улы Всеволодны кочаклап утырган Гайда кул селтәде —Анысы үз комсызлыгыңны олы максат белән буяп күрсәтә торган бер аклану гына Ә чынлыкта исә бертуган энекәшләреңнән дә биләмә кызгана һәм нәфес белми торган бер бирән син.
Тамагына сөяк килеп кадалган кеше сыман Андрей сүзсез калды
Тагын беркадәр вакыт узар һәм Андрей инде камчы белән үги анасы өстенә очып кунар төсле кыяфәттә иде. Әмма ул үзен кулга ала белде.
—Урыс җирендә кан коюлар кимемәсме дип, мин сигез ел элек үземнен газиз атамны ташлап бирегә кайткан идем.—Андрейның карлыккан тавышы зал эчендә гүләп ишетелде.—Шуннан бирле, сигез ел буена, минем биләмәмә бер генә дошман да аяк басмады. Суздаль, Владимир, Муром, Рязань, Ростов кешеләре кылыч тавышын, кан исен онытты. Дошман талавының да ни икәнен алар онытып бара. Мин бер хаким, бер падишаһ кул астына берегеп яши торган дәүләт төзүгә алындым һәм, Аллага шөкер, эшләрем әлегә уңышлы гына бара. Мин үзем өлгермим икән, әлеге изге эшне алга таба улларым, оныкларым дәвам итәр. Мәгәр олы эшләр артыннан йөреп күзләрем сукырайган, хата җибәргәнмен. Мин нигә дип сезгә үземнең биләмәмдә яшәргә рөхсәт иттем икән?!— Андрей ук шикелле корган бармагын энекәшләренә таба төбәде, тавышы зәңгәрле-яшелле төсләр өстәлеп яңгырады.—Мин чит дошманнарны оныттым. Ә бактың исә. үз туганнарым үз җиремдә миңа дошман булып үсеп җиткәннәр икән. Башкача түзеп тормыйм. Мин сезнең һәммәгезне менә бүген үк үз җиремнән куам!
Ин беренче булып, үги ананың еламсырак тавышы ишетелде:
—Әле җәза станына салу, әле илдән сөреп чыгару белән куркытасың. Нинди җанвар соң син?!
—Мин сезне рәхәтләнеп җәза станына да салыр идем, күршеләрдән оят. Долгорукныкылар бер-берсенең канын коя башласа, дошман сөенәчәк. Менә шул хакка дип кенә мин сезне канлы җәзага тарттырмыйм, гади куып чыгару белән канәгатьләнәм.
Инде чын кенәз булу бәхете тәтемәгән энеләре тавыш күтәрделәр: —Ничек оятың җитә? Хокукын юк!
—Без соң кая барыйк?
Хәтта сигез яшьлек Всеволод та вәкарь белән генә әйтеп салды: —Без моннан китмибез!
Андрей салкын гына итеп ана карап алды. Абыйларыннан калган киемгә төренгән, шуңа күрә үз яшеннән тагын да кечерәебрәк күренгән шушы энекәшенең тиздән, бик тиздән «Зур оя» дигән кушамат һәм бөек кенәз исемен аласын да, нәкъ менә аның, үз эзеннән барып, Русьны берләштерү өчен көрәшәсен дә Андрей, әлбәттә, бу минутта хәтта томанлап та карый алмый иде. Җавабы бик усал һәм кансыз яңгырады:
—Чебен, дулап, тәрәзә вата алмый! Китәрсез, энеләрем, йөгерә- чаба чыгып олагырсыз. Минем эт өере җибәреп үзегезне адәм мәсхәрәсенә калдыруымны теләмисез лә сез. Шулай булгач, тизрәк кузгалыгыз.
Мәрхүм Ростислав һәм Гайда балалары икенче көнне тан ату белән үк юлга чыкты. Суздаль кешеләренең күбесе аларны явыз кенәз күзеннән яшеренеп кенә һәм ихлас күңел белән, елый-елый озатып калды. Ике- өч айдан соң, алар хакында тагын да кызганычрак хәбәрләр килеп җитте. Киев хакиме Ростислав аларны үз канаты астына сыендырмаган, Гайда өч баласы белән Византия императоры Мануил янына ук китәргә мәҗбүр булган икән. Тәхеттән мәхрүм ителгән кенәзләр токымы өчен уртак, аяныч язмыш. Нихәл итмәк кирәк?..
Сигезенче бәйләм
1
өек Болгар илендә ничәнче ел буена коточкыч мәхшәр хөкем сөрә һәм мәмләкәт өстенә яткан караңгы төн инде мәңге таралмас, ачылмас сыман тоела иде. Бу мәхшәрнең бөтен сәбәпчесе- һаман да шул буйсыну, туену, әдәп белмәс кансыз Хәмбәл булды. Ул һаман
Б
элеккечә Бәрәж ханга баш бирмәде, буйсыну күрсәтмәде Бәрәж фәкать Биләрдәге хан сараена, аны әйләндереп алган таш кальгага гына ия һәм ил белән ул түгел, әйтерсең лә. комсыз, кыргый Хәмбәл идарә итә иде Дөрес, Хәмбәл идарәсе кала әмирләре, түбә бәкләре һәм тарханнары өчен күбесенчә дошманныкы төсле талау походларын хәтерләтте, нигездә көчләү һәм кимсетүгә генә кайтып калды Илдә ризасызлык, нәфрәт көне-сәгате белән үсә, әмма һичбер түбәдә дә Хәмбәлнен биш мен башкисәрдән торган курсыбаена каршылык күрсәтердәй көч әлегә юк иде
Сонгы тапкырында кансыз сәрдәр Казансу һәм Зөя буенда яшәгән арлар, кыр ягындагы чирмешләр янына барып котырынып кайтты. Гаеп эзләгән түрә тумыштан кылый хезмәтчесен дә кыек караган өчен чит-ят итә. Хәмбәл дә яна талау походы өчен сәбәпне әллә ни ерактан эзләп маташмады. Бәрәж хан малае Чилбирнен туена килгән чакта Мәргубә түбәсенең олугбәге Танай Хәмбәлгә бүләккә берни китермәде Ә Чилбир шаһзадәгә бүләк ителгән тимеркүк айгыр мәһабәтлеге, гаярьлеге генә түгел, көмеш тәңкәләр тезеп бизәлгән ияре һәм йөгәннәре белән дә күз явын алып тора иде. Хан малае, әлбәттә, мондый бүләктән бик канәгать калды Ләкин, ни үкенеч, гаярь айгырнын гомере төнге күбәләкнеке сыман гаять кыска булып чыкты Туйлар узганнан сон өч көн үткәч, танда сөлек кебек бу малкайнын гәүдәсен хан утарында җансыз көе таптылар. Явыз жәллалнын кулы ялгышмаган, анын пычагы айгырнын бугазын кыл урталай ярып узган иде
Хәмбәл сәрдәр үзе белән биш йөз углан һәм газиләр атып, нәкъ менә шул көнне юлга чыкты Анын кая юнәлгәнен һичкем белми, ә бу исә якын-тирәдәге һәрбер бәкне һәм әмирне калтыранып торырга мәжбүр итә иде Ләкин сәрдәр Биләр-Идел юлындагы кала-авылларга тукталу белән «вакланып» маташмады. Казансу елгасына кадәр араны бик тә елгыр узды Казансудан сон ике көнлек юл үткәч, әле анда, әле монда куе урманнарга һәм кечкенә инешләргә сыенып утырган ар. чирмеш авыллары очрый башлады. Хәмбәл аларнын һәммәсен диярлек талап, сытып барды Ашыт суыннан соң авыллар ешайды Аларнын күбесендә ислам динен тотучы ак чирмешләр яшәүгә карамастан, явыз сәрдәр аларны да тоташ талап чыкты Инде атда кара чирмешләр күмәк яшәгән яңа аймак башланды. Монысы түбә хужасы Танай бәкнен туган аймагы иде. Хәмбәл анда озаклап «күнел ачарга» карар кылды
Ярмол дигән зур гына бер авыл ерактан ук сорнай, кубыз авазлары белән каршы алды. Биредә—туй. аймак хужасы Ярангы би үтенен кызын кияүгә бирә икән Авыл читендәге яланга озын булып өстәлләр тезелеп киткән, һәммәсе сый-нигъмәттән сыгылып тора Ә авыл халкының яше карты, барча кунак, ду китереп, чирәмдә биеп йөри
Беркатлы би куе урман эчендәге юлдан буар елан сыман сузылып чыккан алайнын көч-куәтенә әүвәл игътибар да биреп маташмады Кораллы угланнар һәм газиләрне күрүгә ул ашыгып аларга каршы чыкты эчкерсез күңеленнән һәммәсен өстәл янына чакыра башлады
—Олуг мәмләкәтнең баш сәрдәре хакында мин әле ишетеп кенә белә идем Менә, инде тәүге тапкыр күрешү бәхете дә насыйп булды Гомеремнең бик бәхетле чагына туры килдең, олугбәк. Берүк табын янына рәхим итеп, кунак була күр
Хәмбәл баштан-аяк коралланган гаскәр күрүдән тынсыз калган туйга, сынаулы караш белән текәлгән йөзләргә күз йөгертеп чыкты да. кулын селтәп, алайга әмер бирле
—ТҮЙ итәбез, туй!
Усал сәрдәрне ярты сүзлән дә аңларга өйрәнгән йөзбашлары җайдакларны иярдән төшерделәр. Тиз арада яланда яналан-яна өстәлләр, хисапсыз сый-ризык пәйла булды Хәмбәл белән анын йөзбашлары н. әлбәттә инде, гүргә, кияү-кәләш өстәле артына үтәргә чакырдылар Хәмбәл ачы бал тулы беренче тустаганны әйләндереп куйгач га игътибар итте сандугач канатыдай кыйгач кашлы, иң чиста суларда кайнатып юылган
җитен кебек аксыл, йомшак чәчле, бит алмалары алсуланып торган кәләш, һичнинди хәзинәгә дә биргесез чибәр иде Аның чибәрлеге чәченә, иңбашларына, күкрәгенә тезгән көмеш тәңкәләрне алып ташласаң да, һич сүнәчәк түгел. Ул тәңкәләр ана өстәмә бизәк кенә өсти, аны әкиятләрдә генә була торган хан кызларына, хур кызларына якынайта иде.
Ялан өстенә эңгер-меңгер иңгәч, ерактагы авыллардан килгән кунаклар юл чыгарга җыена башладылар. Хуҗа кеше, әлбәттә инде, аларны күңел ачарга үгетләвен белде.
—Кузгалмыйбыз әле, кунаклар, кузгалмыйбыз. Әүвәл кияү белән кәләшне, икесен генә ак йортка озатыйк. Аларның үз эше, зөфаф төнен тәмләп уздырсыннар. Ә яшь егетләр монда учаклар кабызыр да, без туйны янә дәвам итәрбез.
Менә шулчагында Хәмбәл көтелмәгән сүз-әмере белән һәммәсен дә утсыз өтеп алды:
—Чирмеш йоласы буенча кәләш белән зөфаф төнен үткәрү хокукы аның хуҗасына тиеш бугай. Әллә син шул канунны оныттың да, мине мыскыл итәргә җыенасыңмы. Ярангы би9
Ата кеше, пычаксыз суелган сыман. Хәмбәлнен аякларына сыгылып төште.
—Ул канунны беләм. Мәгәр, зинһар, рәнҗетмә син кызымны, олугбәк. Ул минем бердәнбер һәм әнисез үстергән балам бит. Бәхетле булырга комачаулама ана. Кирәк икән, мин сиңа авылның теләсә кайсы кызын күңел ачарга бирәм.
—Авылның кызлары угланнарыма, Газиләремә булыр. Ә синен сылуыңны мин үзем авыз итәм,—дип, сөйләшүгә нокта куйды да, җелеге суырып алынган шикелле караңгы йөзле Хәмбәл тамак төбе белән генә шундук сөрән салды.—Үтәк, Абдул, Жияш!
Күз ачып йомганчы Хәмбәл янына йөзбашлар килеп җитте.
—Ярангы би авыл кызларының барчасын да бүген безгә бирә. Карагыз аны, ялгыш сынатмагыз. Чирмеш кызлары, алаша дип, сезгә үпкәләп калырдай булмасын.
Камыт бавын кысарлык та ара үтмәгәндер, яланда коточкыч мәсхәрәләү, яман суеш купты. Ярымисерек Хәмбәл башкисәрләренең бер өлеше аргамаклар өстенә сикереп менде һәм туйдагы барча халыкны шундук урап алды. Жәяүле газиләр, кунаклар арасына ташланып, яшь кызларны ялан читенә, инеш буена өстери башлады. Ялан өстен әле ачыргаланып кычкырган һәм үкереп елаган, әле әшәке, пычрак итеп сүгенгән авазлар каплап китте. Аларга өшәнгән, куркынган аргамаклар кешнәве кушылды. Камчы, чыбыркы чыжлаулары күкне ярып узды.
Берникадәр вакыттан соң Хәмбәл каршына елаудан ярсыган сылу кәләшне китереп бастырдылар. Аның толымнарындагы көмеш тәңкәләре коелып беткән, саргылт гәрәбә муенсасы да юк, ә күлмәк изүе кендегенә кадәр аерылган иде. Яшь һәм ярсу кызның күпереп торган алсу күкрәкләре нәфес, оят чиге белмәс кансыз сәрдәрдә кыргый җанвар дәртен кузгатты. Тәне калтырауны көч-хәл белән басып, ул башкисәрләренә яңа әмер бирде.
—Кичекмәстән учаклар кабызыгыз, ошбу ялан уч төбендәге шикелле күренеп торсын. Аннары чирмеш кызларын ут яктысында, авыл халкы алдында иркәләү дә ирләре, аталары өчен саваплырак булыр Ә мин киттем. Мине кияү назына сусаган япь-яшь кәләш көтә...
Бизгәк тоткан шикелле калтыранган сәрдәр инеш буендагы шалашларның иң зурысына таба атлап китте. Куллары артка каерылган сылу кәләшне дә ике углан шул ук шалаш янына озаттылар. Әлләни күп вакыт та үтмәгәндер, ул тарафтан би кызының инде илереп, инәлеп кычкырган тавышы яңгырап ишетелә башлады...
Таңда шалаштан чыккач та кансыз Хәмбәл үзенең йөзбашларына авыз ерып дәште:
25
— Би кызы—мал. Үзем белән алам.
Иөзбашлары ихахайлап көлде. Бераздан шалаш авызында кичәге кәләшнен тырналып, күгәреп беткән йөзе пәйда булды Ул йомырка кабыгын ватарга җыенган нәни кош баласы сыман хәлсез, дәртсез иде Сүзләре дә талгын жил кытыклаган яфракларнын лепердәве кебек пышылдап кына чыкты.
—Мина инештә булса да юынып алу кирәк.
Хәмбәл тик берникадәр ара гына тутыккан балта сыман үтмәсләнгән акылын җигеп уйланды да. янә авызын ерды.
—Нәфесемнең тагын төшүе мөмкин. Бар сон, юын.
Би кызы алпан-тилпән атлап яр астына төште. Тал ботаклары артына ышыкланып туй күлмәген салды. Шул ук тал агачлары артында ул инешкә керде, бер-ике колач салды һәм уйнаган шикелле генә хәрәкәт белән су төбенә чумды. Хәмбәл һәм анын иөзбашлары тын да алмыйча бер минут көттеләр, ике Сылу кызый су өстенә калыкмады. Сәрдәр үченнән өннәре алынган йөзбашлар берсен-берсе уза-уза суга сикерде Әмма инде соң, кәләш кызый күптән җансыз иде
2
иләр өстендә ястү намазына чакырган азан тавышлары да инде күптән тынды. Пайтәхетне акрын гына куе караңгылык каплап алды. Хәмбәл башкисәрләренә юлыгудан куркып әле көндез дә урамга чыгарга бик үк атлыкмаган сәүдәгәрләр, төзүчеләр, чүлмәк ясау, тимер кою һәм балта, күн эше осталары, барча йортларны һәм ихата капкаларын ныклы келәләр белән бикләп, хәвеф-хафалардан яшеренделәр Икешәр катлы имән диварлар белән әйләндереп алынган дәү калан ы и урам-тыкрыклары кургаш сыман авыр тынлык эченә чумды. Хәзер инде шәһәр капкалары янында гына сүрән учаклар яна һәм анын тирәсендә тоткавыллар йөренә, ә каланы, әйтерсең лә, үләт афәте сытып үткән иде.
Шулай да пайтәхет бөтенләй үк үле түгел, анда шушындый караңгы төндә, хәвефле заманда да, барыбер, урамыннан үтәргә батырчылык иткән ир-егетләр бар икән Менә, агач башмакларын урам ташлары өстендә шалт-шолт китереп, Айкалу яныннан «Мөхәммәт Бакыры я» дип аталган зур гыйлем йортына таба әүвәл бер ир узды. Аннары яна хан төзеткән ике биек манаралы Бәрәҗ мәчетенең ишекләре шыгырдап ачылды да, урамда янә ике шәүлә пәйда булды. Берсе кулына тоткан таягынарак иелеп, икенчесе бик төз, мәһабәт гәүдәле булса да ун кулы белән юлдашының терсәгенә кагылып атлаган бу ике ир дә дарелфөнүн ихатасына якынайдылар Мәһабәт ир озын күгәннәр белән ныгытылган кече капканың тимер келәсенә кул салуга, эчке яктан тонык кына эндәшкән сорау ишетелде:
—Нинди йомыш йөртә?
Мәһабәт ир пышылдап диярлек җавап кайтарса да. сүзләре сорнай тавышы сыман яңгырап чыкты.
—Ил, дин.
Эчтә тимер ыштыр шалтырап куйды һәм бераздан кече капка авызында сакал-мыеклары пөхтә итеп киселгән ир-ат йөзе чагылды
—Сез хәзрәтләрне инде күптән көтәләр булыр, гыйззәтле сәетемез Голүм йортының дәрвишләр бүлмәсенә уза күрегез.
Таш бинадагы бер тәрәздән тар ихата эченә тонык кына яктылык төшә иде Кунаклар шул тәрәз тарафына карап кузгалды һәм. яндагы авыр бер ишекне шыгырдатып, йорт зченә узды. Бүлмәдә жиде-сигезләп ир сүзсез генә утыралар иде Ишектә Давыт сәетнен чал сакал белән капланган йөзе күренүгә үк, һәммәсе дә урыннан кузгалды Беренче булып, сәет каршына анын белән бер баба оныклары булган туганнан
Б
туганы, шагыйрь Сөләйман-Сувари, ике кулын сузып, күрешергә килде.
—Сине элеккечә үк исән-сау итеп күрә алуыма чиксез шатмын, гамужәм. Янә дә килеп, синең хозурында төпчек углын Мирхаҗины да күрүем өчен күңел Шәрифләрем аеруча мәмнүн. Угланыңа ошбу яшеннән үк гадел, туры, хак юл күрсәтәсең. Димәк ки. Бөек Болгар мәмләкәтендә киләчәк сәнәләрдә дә хак эш өчен көрәшчеләр бетеп тормаячак.
Шагыйрь сонгы сүзләрен атасыннан беркадәр читтә, ишек катын- дарак торган япь-яшь егетнен йөзенә текәлеп әйтте. Ә бераздан аны инде үзенең кочагына ук сосып алды.
—Хәл-әхвәлләрен арумы сон, борадәр? Ошбу мәдрәсәдә гьпглем эстәүне тәмам кылгансың бугай, мин шулай дип ишеттем.
Яшь Мирхаҗи кыенсынудан керфекләрен түбән төшерсә дә, Сөләйман-Суварига елмаеп кына җавап кайтарды:
—Әйе, шаирь агам, гыйлем алуны инде төгәлләдем.
—Хәзер кая китеп укырга исәплисен инде? Нишанурга барырга җыенасынмы, Бохарагамы, Гыйраткамы, әллә Газнәгәме?
—Юк, әлләни еракка китеп йөремәмдер сыман. Атам да олыгайды.— Мирхаҗи әтисе ягына керфек сирпеп алды.—Аннары мәмләкәтемезгә вә динемезгә хезмәт итәр өчен байтак кына башка төрле эшләр дә бар ич. Әйтик, мәмләкәтемезнең ерак почмакларына үтеп, андагы кара чирмешләргә, башкорт вә истәкләргә үземезнең динемезне иңдерү, алар хак юлга бассыннар өчен ярдәм кулы сузу һәмишәмезгә дә фарыз эштер, агам.
—Сүзләрен җаныма сары май булып ята. Алар, мотлака, хактыр, борадәрем,—диде дә, шагыйрь Сөләйман кардәше Мирхаҗины кочагына ук алды.
Ике туган ишек катында сүз алышкан арада Давыт сәет түргә үк узып утырган һәм бүлмәдәге барча ир дога кылырга әзерләнә иде. Шагыйрь белән Мирхаҗи да бик тиз генә идәнгә тезләнделәр.
Дога укып амин тотканнан сон, сәет һәммәсен дә янә бер мәртәбә күздән кичереп чыкты.
Әнә, тәрәзә катында Әбүбәкер белән Гомәр утыра. Икесе дә тимер эше осталары, кулларыннан, әйтерсен, гөл тама. Сәетнен аеруча Әбүбәкер- оста ясаган тимер йозакларны, каеш аелларын, хатын-кыз алкаларын күреп шаклар катканы бар. Томшыгына энҗе бөртеге капкан сылу үрдәкле бер алка—Әбүбәкер-останың аеры горурлыгы, ә сәетнен аны күргәч исе киткән иде. Менә шушы алтын куллы оста хәзер Хәмбәл җәзасыннан куркып Болгарда, әмир Ибраһим ышыгына посып кына көн күрергә мәҗбүр. Гомәр-оста да Биләрдәге барча тимерчеләрнең башлыгы булып исәпләнә, ләкин, барыбер, ул да пайтәхет урамнарыннан күкрәк киереп уза алмый. Аның инде күптән чит төбәкләргә, ерак базарларга сәүдә олауларын юллаганы юк. Каладагы алачыкларның күбесе хәзер ярты куәтенә генә эшли, тимерчеләрнең кулы китә, осталыгы сүнә. Димәк, һөнәрчелек, сәүдә генә түгел, ә бөтен бер мәмләкәт сүнүгә һәм җимерелүгә таба бара.
Әбүбәкер-оста янәшәсендә иягенә таянып уйга чумган шактый яшь пәһлеванны Давыт сәет бер-ике мәртәбә күреп кенә белә. Ул— кылган-әремле ерак даладан килеп Болгар каласында хәрби хезмәткә ялланган кыпчак баһадиры Корнай батыр. Кайчандыр әмир Ибраһимның хассә алаенда* йөзбашы гына булып йөргән иде, ә хәзер инде ышанычлы сәрдәр. Болгар мәмләкәте аның өчен икенче Ватан гына булса да, Бәрәж ханнын җебегәнлеге, Хәмбәл явызның башбаштаклыгы йөрәген, горурлыгын, барыбер дә ут шикелле талый, күрәсең. Әнә, чит-ят кеше диеп тормаган, мәмләкәт кайгысы турында гәпләшергә Болгардан ук килеп җиткән бит әле. Дөрес, аны Әбүбәкер-останын үзе белән дәшкән булуы мөмкин. Әмма, ничек кенә булмасын, сәрдәр Корнайның Биләргә нинди сәбәп белән юл тотуын, һичшиксез, әмир Ибраһим да яхшы белә булыр Ә инде ин мактаулы әмирнен, хассә алайнын, хәтта олы бер вилаятьнен
ил кайгысы белән көюе—болар инде, әлбәттә, зур көч һәм зур сөенеч.
Давыт сәет карашын унъяк стена ягына күчерде һәм йөзе шундук яктырып, ачылып китте И. газиз жан! Нур-Сувар вилаятенен ахуны Бакир хәзрәт белән елмаеп һәм пышылдап кына гәп корып утыручы ир уртасы кеше кайчандыр Давытка бер адым да калмыйча ияреп йөргән малай—шаян Идрис бит ул. Идрис Малай... Мона инде күпме еллар үткән?
Мең бер йөз дә утыз бишенче елда Болгар иленә бөтенләй дә көтелмәгән зур кунаклар килде. Дистәләгән олау һәм аларны озата баручы җайдаклар кәрваны җиһан читендәге әллә нинди Әндәлүсия дигән ерак жирдән үк чыккан. Тирә-ягын нәсарилар камап торса да. ул Әндәлүсия дигән мәмләкәттә дә мөселманнар яши икән. Шуларнын менә бер төркем сәүдәгәре бөтен кыпчак даласына. Идел-Чулман буйларына. Таш билбау аръягындагы далаларга, алай гына да түгел, җиһанның әле икенче читенә кадәр үк таралып утырган барча мөселман дөньясы белән дуслык* кардәшлек элемтәләре урнаштырырга дип. ерак юлга чыккан
—Сәүдәгәрләр эргәсендә Әбү-Хәмит атлы гыйлем иясе вә юлъязмачы да сәфәр чигә икән,—дигән хәбәр Давытның бабасына—Биләр каласының җәмигь мәчетендә казый булып торган Якуб Ногманга Болгардан ук килеп ишетелде. Шушы хәбәр Давытның ак сакаллы бабасын, әйтерсен лә, унбиш-егерме елга яшәрткәндәй булды. Якуб бабасы үзе белән инде егет булып җитлеккән Давытны да ияртте һәм ерак Әндәлүсиянен зур кәрванын пайтәхет тышына ук чыгып каршы аллы. Ике галим берсен- берсе бик тиз табыштылар. Чандыр гәүдәле, кылыч борынлы, ябык һәм каракучкыл йөзле Әбү-Хәмит Әндәлүсиянен Гарнат шәһәреннән, шул мөнәсәбәттә әле тагын «Әл-Гарнати» дигән ләкаб та йөртә икән.
Болгар мәмләкәтенең ханы Тулгак Хәйдәр сәүдәгәрләр белән бергә сәяхәтче галимне дә үз сараена олы кунак итеп дәшкән иде
—Сандугачлар читлектә сайрамый. Аннары минем ханияләр. пади шаһлар илә уртак җырым да юк,—диде дә. хан сараена керүдән Әбү- Хәмит зур кыюлык белән баш тартты Сәяхәтче туганының бу адымы Давытнын бабасын тәмам әсир итте. Ул аны чын күңеленнән үз өенә кунакка чакыра башлады.
Әбү-Хәмит Якуб казыйның ихатасына һич тә көттермичә килеп керде Ул үзе белән ун-унике яшьләрдәге малаен да иярткән, йөзе ачык, теле татлы иде. Тамак ялгап алу1а ук ике галим, өй артындагы агачлар күләгәсенә күчеп, тарих турында әңгәмә башладылар Икенде намазыннан сон. Якуб казый үз кунагын пайтәхетнең иң иркен һәм ин шаулы бинасы— Алтын мунчага дәште Озын, авыр юллардан сон мунчаның эссе ләүкәләрендә истирахәт кичереп юынса да, Әбү-Хәмит белән Якуб Ногманның әнгәмә-бәхәсе бер генә минутка да тынып тормады Озын төнне дә алар янә гәп эчендә үткәреп җибәрделәр.
Ике тәүлек буе Биләр базарында сәүдә иткәннән сон. әндәлүсиялеләр янә юлга җыена башлады. Шулчагында Әбү-Хәмит Якуб казый өенә тирән уйга чумып, кара көеп килде.
—Урыс кенәзлекләре аша үткән чагында да безнең кәрванга ике мәртәбә юлбасарлар өере һөҗүм итте Берсендә Идрис улымны кулга төшерделәр, соңыннан көч-хәл илә генә кире тартып алдык .Алда тагын да хәвефлерәк юллар. Ул шөһрәтле Бохара. Харәзем калаларына җиткәнче ярымкыргый карлуклар, аймыклар, каныклылар яшәгән кин далалар буенча үтәселәр бар. ди. Мин улымны тул Бохара. Харәзем дарелфөнүннәрендә гыйлем эстәмәсме, дигән нияттән чыгып юлга алган идем Мәгәр кыргый далалар аша аны исән-имин көе алып чыгасыма бик шикләнәм. Сина гозерем бар. казый Сезнең «Мөхәммәт-Бакырыя» атлы гыйлем йортын да бик мактыйлар Син минем улымны үз канатын ышыгына алып калып, аны пайтәхетенезнең шул үзәк мәдрәсәсенә урнаштырмассыңмы икән'.’
-И. борадәр! Һичнинди шик-шөбһә кичермичә берүк калдыра
күр. Идрисен минем өчен төпчек утлым булыр,—дигән казыйнын җавабын ишеткәннән сон гына. Әбү-Хәмитнен йөзенә беркадәр яктылык инде.
—Мин ничек тә тизрәк әйләнеп кайтырга тырышырмын вә юлларда көн дә сина саулык теләп дога укырмын, казый..
Сәяхәтче Әбү-Хәмит әнә шул рәвешчә үзенен улын Биләр каласында калдырып китте. Юлларда, мөгаен, догаларны да бик күп укыгандыр ул. Әмма Давытнын бабасы әллә ни озак яши алмады шул. Комсыз Тулгак- Хәйдәр ханга каршы чыгып телсез калды, аннары пайтәхет базарларында хәер эсти-эсти җан да бирде. Әбү-Хәмит тә суга төшкән балта кебек булды, анын тарафыннан бер төрле дә хәбәр ишетелмәде. Очсыз- кырыйсыз, кин далалар аша үткән чакта юлбасарлар гомерен кыйдымы аның, әллә берәр авыру-фәлән эләктереп, үзе җан бирдеме—моны кемнәр белсен? Ә Биләрдә малай килеш кенә яшәп калган Идрис хәзрәт быел инде, әнә, дүртенче дистәсен тутырып килә. Ул хәзер Тотыклар урамындагы мәчетнен баш имамы.
Давыт сәетнен каш астыннан гына төбәлеп утыруын, ниһаять, Идрис хәзрәт үзе дә сизеп алды. Ул бермәлгә генә югалып калгандай булды, аннары ирен читләрендә, карашында елмаю чаткылары кабынып куйды. Тынлыкны өзеп, беренче сүзне дә ул башлады.
—Без син галиҗәнап хәзрәтләрне көттек Монда утырган барча инсан сәнен шифалы сүзләренә мохтаҗ, сәетемез.
Дин башлыгы кыйммәтле вә үзгә сүзләр эзләп маташмады, турыдан ярып сөйләүне хәерлерәк күрде.
—Ошбу йортка яшерен рәвештә вә ерак юллар үтеп килгән мөхтәрәм инсаннарның һәммәсен дә мин афәт илә тулы мәмләкәтемезнен хәсрәтен үз җилкәләренә күтәрергә әзер батырлар, дип беләм. Безнен морадымыз— газиз мәмләкәтне вә мөселман халкын җаһил Бәрәҗ хан илә анын катил сәрдәре япкан кара корым юрганыннан азат итү. Бәс, шулай икән, шифалы вә балдай татлы сүзләр сайлап утыру һич мантыйк эш булмас. Безгә мәмләкәтемезнен йөрәк тибешен тәгаен белеп тору күпкә отышлырак. Мөхтәрәм кунакларымызның тәфсилләбрәк сөйләгән хикәятен ишетәсе иде Шуна күрә, тәүге булып, курсыбай хәлләрен син бәян кылсанчы, Корнай батыр?
Болгар каласының сәрдәре иңбашларын киңәйткәндәй итте, тамак кырып куйды.
—Минем әмирем эргәсенә, Хәмбәл бәктән качып, анын ике йөзбашы кайтып егылды. Хәмбәл үзенен алае илә Мәртүбә вилаятен тоташ талап үткән, байтак карьяларны яндырган. Аның газиләре чирмеш вә арларнын йөзәрләгән кызларын мәсхәрә кылганнар вә йөзәрләгән ирләрен һәлак иткәннәр. Хәмбәл бәкнең нәфесе алай гына басылмаган, мәгәр Ул үзе илә янә йөзәрләгән ар вә чирмеш кызларын, колчуралыкка вә кәнизәклеккә дип. мал көтүе урынына алып кайта икән.
Корнай, хәрбиләргә хас булганча, фикерләрен бер учка жыеп. бик төгәл сөйләсә дә, Давыт сәет, башын чайкап, гаҗәпләнү белдерергә мәҗбүр булды.
—Ә ул сезнең эргәгә кайтып егылган йөзбашлар колчура кызларны камчылаудан арып кына качмаганнардыр ич инде?
—Юк, гыйззәтле сәет Алары анын Хәмбәл бәкнен үч алуыннан өркеп качкан.
—Ә үчнең сәбәбе нинди?
—Ул йөзбашлар бер чирмеш биенен кызын качырганнар. Шуна күрә Хәмбәл бәк, җәлладына боерып, Жңяш атлы бер йөзбашының билен сындырттырган Ә болары үлем көтеп йөрүгә түзә алмаган.
— Мөгаен, монафикълардыр инде алар, үзләренә берүк таяна күрмә, батыр,—дип йомгак ясады да, Давыт сәет Әбүбәкер-оста тарафына йөзен борды.—Ошбу яу вә ошбу хәсрәтләр һөнәркяннар иңенә ниндирәк йөк булып ята9 Ждһил хан илә катил сәрдәр сезләргә тын алырга ирек калдырамы?
—Безнен мәгыйшәтне гомер сару, диеп атап була микән, вали сәет. Ул тоташ сызлану илә сыкранудан гына хасил бит.
Анын сүзләрен раслагандай яндагы Гомәр-оста да ияк кагып куйды Әбүбәкер, авыр сулаганнан сон. сүзен дәвам итте
—Хәмбәл сәрдәр. мәмләкәтне талап, бар нигъмәтне үз өненә ташый Анын артыннан ук ханиямез вилаятьләр. аймак вә түбәләрне янә талап үтә. Ул сонгы ике сәнә агымында гына да салым микъдарын өч тапкыр арттырды. Байтак һөнәркян илә субашларнын. игенчеләремезнен хания салымнарын түләргә жегәре юк. Мәгәр курсыбай бүреләре мона ташлама ясап тормый. Һөнәркяннарнын салым түләрлек байлыгы юк икән, алар анын ихатасындагы малын, коралларын, юрган-ястыкларын. кыскасы, соңгы кадагын да талап чыга.
Бик чәчелеп китмичә генә сүзгә Гомәр-оста да кушылды
—«Кол кайгысы—бер качмак. би кайгысы—бер чапмак»,—дип дөрес әйтә халык Хәлләремез тап-тач шунын кеби. Байтак һөнәркяннарымыз үзләренен алачыгын япты. Мәгъдән эхтәү. аны чыгару эшләре тәмам сүнде. Ул гына да түгел, хәзер инде әллә никадәрле һөнәркянымыз кыпчак далаларына вә Бохара, Сәмәрканд әтрафларына качып китте Әгәренки мәгыйшәтемез һаман шулай акса, янә ун-унбиш сәнәдән сон мәмләкәттә сынар һөнәркян да калмаячак.
—И-их! Сүзләрен хактыр, оста.—диде дә. Давыт сәет бер ухылдап алды —һөнәркяннарын. гомумән, халыкны талау бәрабәренә генә хакимиятне сакларга омтылган мәмләкәтнең нигезе черек бит анын
Берара һәммәсе дә, уйга чумып, дәшми утырдылар. Бераздан сәетнен карашы Сувар ахунының йөзендә туктап калды
—Синең әле иртә язда ук Нур-Сувардагы «Ил-һун» мәчетендә яшерен фирка нигезләвең хакында мин тәгаен беләм. Бакир хәзрәт Хакыйкатькә бәһа бирүгә калса, бүген безнең ошбу әтрафка жыйналуымыз да нәкъ синең шул мактаулы гамәлләрең үрнәгендә булды Яшерен фиркагез кылган гамәлләр илә анын кануннарын без фәкыйрьләргә дә бәян итсәң иде.
—Каламызда яшерен фирка пәйда булуга мин фәкыйрегез түгеп, күбрәк сезнең борадәрегез Идрис хәзрәт гаепле, сәет тәкъсир Ул— кыйтгамызның җәнүби тарафында туып үскән инсан, анын каны безнең илә чагыштырганда күп мәртәбә кызурак. Умырткасыз хан илә анын катил сәрдаренә гомер буе буйсыну белдереп вә мәсхәрә кичереп мәгыйшәт итеп булмаячагын да без томаналарга нәкъ менә Идрис хәзрәт аңлатты. Яшерен фирка төзү зарурлыгын ул раслады, анын кануннарын да нәкъ шул борадәрегез язды
—Син һәрвакыт минем янда йөренгән сымак буласын Ә ул Нур- Суварга сәяхәт кылырга каи арада гына җитешәсең сон?—дип. Давыт сәет Идрис хәзрәткә карап елмайды да. аннары янә Бакир ахун тарафына ияк какты —Сөйлә, хәзрәт.
— Безнен ерак бабаларымыз—һуннар—заманында бөтен жиһанны. барча халыкларны дер селкетеп торган. Мөселман кардәшләреме з арасында өзелгән жепләрне янә тергезү вә ялгау—хәзер ин фарыз гамәлдер. Менә шул ният илә без фиркагә «Ил-һун» намен куштык. Морадымыз—һуннар мәмләкәтен яңадан төзү, ягъни
—Мин элгәре чакта бер тапкыр кисәткән идем инде. Бакир хәзрәт Ерак бабаларымы знын наме «һун» булса да. алар кылган гаматләрне бүген янә кабатларга ымсыну туры юлдан язуга тиңдер Һәрбер инсанга, һәммә мәмләкәткә үз гакылы, үз жегәре илә генә гомер кичерү фарыз Куәте җитмәс йөкне иңбашына алган инсан да. мәмләкәт тә ахыр чиктә, барыбер, сытыла, егыла ул.
Давыт сәетнен усал кысылган керфекләр арасыннан төбәлгән утлы карашын үз йөзендә тоеп, мона кадәр авызына су капкандай дәшмичә утырган Идрис хәзрәт тә телгә килде. Ул инде сүзләрнен ересен генә сайлап тезде:
—Бакир ахун берникадәр ашыгып бәян кылды. Ерак бабалары һуннар булган барча мөселман халкы арасында кардәшлек вә берлек булдыру—безнен ин ахыргы морадымыздыр. Ә бүген без фиркамезгә азамат вә тугры инсаннарны Болгар мәмләкәтен җаһил хан илә аның катил сәрдәре талавыннан вә мәсхәрәсеннән азат итү өчен туплыймыз.
—Фиркагезгә инсаннар ниндәен шарт илә кабул кылына соң?
Җавап бирү бурычын янә Бакир ахун үз җилкәсенә алды.
—«Ил-һун» кардәшлегенә инсаннарның күбесе үзләренең йортларын, малларын сатканнан сон керә. Туплаган байлыкларын да тулаем көе шул кардәшлеккә тапшыралар.
—Андый гайре фидаилык илә андый фәкыйрьлек нигә кирәк инде?
—Моны мин уйлап тапмадым. Фиркане тәүге булып нигезләгән ирләр үзләре шундый таләп куйды. «Югалтыр малы, байлыгы булган бәндә һичбер вакытта да олуг гамәлгә бар гомерен багышлый алмаячак. Безнен фиркагә кабул кылынган һәрбер адәм дәрвиштән дә баерак булырга хокуклы түгел. Дәрвиш хәлендәге инсан гына ихтилал явына тәшвиш, икеләнү белми кушыла вә кире чигенә алмый». Тәүге ирләрнең таләпләре әнә шундый булды. Ә хәзер, чыннан да, фиркадәге кардәшләрнең байтагы дәрвиш алачыкларында гомер кичерә.
—Ишкәнсез ишәк чумарын.—дип, үз урынында чакматаштай кабынып, Әбүбәкер-оста сүз ыргытты.—Ихтилал явына сезнең таләпне әләм итеп чыксаң, ошбу мәмләкәттә тиздән бер һөнәркян дә, субашы вә игенчеләр дә калмый икән. Барча мал вә мөлкәтеңне сат та, гидай хәленә төш. Улчак син ихтилалчы Гайре ансат ысул тапкансыз сез, менә истирәхәт.
Әбүбәкер-останын чәнечкеле сүзләрен Корнай батыр да бик тиз эләктереп алды.
—Сезнен Нур-Суварда төзелгән ул дәрвишләр фиркасендә газиләргә. азатларга вә казанчыларга бөтенләй дә урын юк икән бит. Ихтилалны корал күтәрмичә, корбаннар бирмичә генә яуламыйлар. Шулай түгел икән, сезнен фирка анда ниндәенрәк ысул илә Бәрәҗ ханны чәнчелдереп төшерергә, җитмәсә янә һуннар мәмләкәтен тергезергә үк җыенадыр— бөтенләй аңлашылмый, мондый мәсләк мине аптырашка сала.
Усал төрттерүләрнең ызгыш-талашка күчүеннән шүрләп, Давыт сәет тә, ниһаять, тамак кырып куйды.
—Байтак гамәлләрегезнен хилаф икәнлеген инде төшенгәнсеңдер, дип беләм, Бакир хәзрәт. Без сезнең шарт вә таләпләрне кабул кыла алмыйбыз. Бүген безнен ин тәүге вә ин олуг морадымыз—Болгар мәмләкәтенең иминлеген, мөселман халкынын азатлыгын, изге динемезнен пакьлы- гын саклап калу. Шуна күрә безнен фиркамезнен исеме дә, көрәш максаты да гайре кыска вә ап-ачык: ил вә дин—«Ил-дин». Ихтилал явына да безнең барчамызны ошбу чакыру дәшәр.
3
алау-мәсхәрәдән азат тормыш өчен яуга күтәрелергә әзер торучылар саны айлап түгел көнләп үссә дә, яшерен фирканен гомере учак өстенә килеп эләккән күбәләкнеке сыман гаять кыска булды. Нинди ысул белән иснәнгәндер, әмма явыз Хәмбәл аның эзенә бик тиз төште. Салкын җиле, тукталу-ял белмәс яңгырлары белән үзәкләргә үткән көзге бер иртәдә курсыбайнын тимер көбәләргә төренгән ике йөзләп җайдагы Тотыклар урамына таба чабып узды. Намаз вакыты булмаса да, мәчеткә бу көнне фирканен егермеләп әгъзасы тупланган, өстәвенә анда, бәхетсезлеккә каршы, Сувар каласыннан килгән бер дистәгә якын дәрвиш тә җыелып утыра иде.
'Хассә алай—шәхси гвардия, дружина.
Т
Тигез итеп түшәлгән урам ташларында йөзәрләгән дага тавышлары ишетелгәч тә, Идрис хәзрәтнен йөрәген гүя зәһәр учакта кыздырылган инә өтеп алды, каракучкыл йөзе көл шикелле агарынып чыкты. Курсыбай башкисәрләренең, нәкъ мәчеткә атап килүен ул күнеленен кайсыдыр бер өлеше белән хаталанмый-нитми тоемлады. Ярдәм көтәрдәй кешесе бар сыман, ул беркадәр кысыла төшкән озын керфекләре арасыннан төбәлгән хәвефле карашы белән бөтен мәчет эчен айкый башлады, кызуланып - янып кемнедер эзләде. Әмма вакыт үткән саен карашына хәвеф һәм шом гына өстәлде, янак читләрендә усал итеп кысылган урт сөякләре ук калкып чыкты -Җәмит мөәзин кайда сон. яшь мөәзин кайда? Сабах намазыннан сонра битекче Госсам хозурына барып кайтам», дип кенә киткән иде бит, кая югалды сон9-
Колакларны сытып янгыраган тояк тавышлары мәчет каршына җиткәч тынып калды. Ләкин икенче мизгелдә үк әллә сөңгеләр, әллә бүрәнә белән ордылар инде—урам якта дөбер-шатыр килеп ачылган капка шыгырдавы ишетелде. Кемдер кыргый тавыш белән җикереп сорау бирде:
—Әҗнәби' шайтан нәзарәттәме, юкмы'.’ Аннан гайре мәсжетгә янә ни тиклем гыйсъянчы бар9
—Белмим
Бу җавапны мәчет ихатасының капка төбендә торучы мөтәвәллият вәкиле бирде, күрәсең. Күкрәк тутырып тын алырдай ара узуга ихатада әүвәл ниндидер тонык чыжылдау авазы һәм анын артыннан ук ачыргаланып кычкырган тавыш ишетелде
—А-а-эх!
Намаз бүлмәсенең йомшак келәмнәренә аяк бөкләп тезелешкән ирләрнең бер өлеше урыныннан купса да. мәчет имамының салмак һәм ипле ишарәсен шәйләп, кабат утырыштылар. Идрис хәзрәтнен каракучкыл йөзе күл остедәй тыныч, фәкать карашында гына ниндидер шик. икеләнү газаплары пыскып яна иде «Тыштагы бер бәндә «гыйсъянчы», дип әйтеп шәрран ярды Бәс. димәк ки, кайсыдыр бер сатлык йә монафыйк жан безнен фирка хакында Хәмбәл этләренә барып тишкән Кайсы кабихнын гына денсезлеге вә наданлыгы булыр сон бу? Фирка хакында хәбәрдар бәндә икән, ул шәят, безнен илә янәшәдә генә йөргәндер Ул икеиөзле бәндә кем сон. алайса? Әллә инде Җәмит мөәзинме? Тфү-тфү. телемнән шайтан алсын Ә шулай да?.. Аны безнен әтрафка ике сәнә злгәре үк таш кирмән эчендәге хан мәсҗетеннән күчерделәр «Аятел-көрси »не дә хаталанмый гына укый белми, мәкаме нәзек, имеш. Ә бирелә ул колак сызлатырлык хата җибәрмәде, аһәңе дә түзәрлек булды Мәгәр нишләп диндар борадәрләре илә аралашмыйча, ике сәнә буе әкәм-төкәм сыман үз кабыгына йомылып хәят кылды соң ул? Вә бертуктамый ул нинди битекчеләр, кәтибләр. мөгаллимнәр хозурына йөрде? Әллә Җәмит мөәзин Бәрәж хан вә Хәмбәл яллаган шымчы идеме сон9 •
Тышта баскыч такталары авыр ыңгырашты Мәчет ишеген күгәненнән суырып чыгарырлык гайрәт белән кисәк йолыктылар Ишек түбәсеннән саклау өчен башын ия төшеп намаз бүлмәсенә Хәмбәл курсыбаенын иләмсез зур гәүдәле һәм кылый күзле йөзбашы Шәкүр җил-җил атлап керде Әлбәттә, ул ялгыз гына түгел, як-ягына ханнын хассә алаендагы азатлар да. курсыбай угланнары да тезелешкән иде
Җднында курку әсәре бөтенләй булмаса да. Идрис хәзрәт йөзбаш Шәкүрнең кыяфәтен күргәч, калтыранып куйды Бастырык шикелле озын, мәһабәт буй; һәркайсына дәү чүмәлә өярлек калын иңбашлары, бала башы кадәр зур йодрыклар; тегермән ташына охшаган яссы, тупас ияк; чиертсәң кан чәчрәргә торган таза, кин яңаклар һәм карт сыерныкы кебек үк хиссез төссез, аңгыра надан караш. Йә. Ходаем' Канлы, шакшы бармаклары белән күкрәк читлегендәге жан-бәгырьнен төбен тамырын
Әжнәбн -чит ил. чит милләт вәкиле
да калдырмыйча суырып алырга килгән Газраил үзе түгелме сон бу?
Гөбедән чыккан шикелле калын һәм тәннәрне чымырдатырлык усал тавыш яңгырады:
—Фетнә күтәреп инкыйлаб ясарга җыендыңмы, Иблис?—Бөерләренә таянып баскан кылый йөзбашы Идрис хәзрәткә төкерекләрен чәчеп җикерде.—Барып чыкмас! Синдәй Иблис коткысына түнгән һәрбер гыйбад та үзен кебек үк мордар китәр1. Әйдә кузгал! Хания зинданында син килмешәкне юксынып тимер эскәк вә камчылар еглый.
Ерак Әндәлүсия вәкиленен йөзе ин хәтәр давылларны да өшкереп бирми торган мәгърур имән сыман үзгәрешсез калды.
—Аллаһы Тәгалә йортына тәһарәтсез сыйракларың илә иңеп өрмә, кассап3! Җаһил ханыңның зинданы илә дә өркетмә! Минем андый туным инде күптән тузган.
—Ах, син әле чәңгелди дә беләсеңмени, көчек?—дип, янә кабынды да, тырмадай кулларын канат сыман җәеп, йөзбаш Шәкүр алга омтылды.
Идрис хәзрәт мәчетнең михрабында аякларын бөкләп утыра иде. Үгездәй иләмсез гәүдәле Шәкүрнең чандыр хәзрәт өстенә юнәлүе нәни чебине алырга төшүче кансыз тилгән кыяфәтенә охшап калды. Хәзрәтнең як-ягында утырган дистәләп ир капылт кубып урыннан күтәрелде. Кайсыдыр ирнең җилән эчендәге билбавында көмеш хәнҗәр сабы ялтырап китте. Ихтилалчыларның урыннан кузгалуы азатлар һәм угланнар өчен дә әмер сыман булды. Кылычларын кыннан суырып, алар яуга ташланырга әзерләнде.
Идрис хәзрәт боларның һәммәсен дә күз кырые белән ачык күреп торды. Һичбер төрле шик юк: ихтилалчылар тагын бер саксыз адым ясый-нитә калса, Хәмбәл җәлладлары аларны утын әрдәнәсе урынына тураячак иде. Идрис хәзрәт ашыгып аяк очларына калыкты. Тыныч тавышы чишмә суы сыман агып чыкты.
—Денсез кяферлар сыман кыйланып, Аллаһ йортын кан илә таплый күрмәгез, инсаннар! Йөзбаш Шәкүр! Угланнарыңа кылычларын яшерергә боер. Тәртә арасына җигеп куйган атка бугалак та салу кирәксез вә артык бер гамәлдер. Мин синең ул ханиян хозурына кылыч илә төртмәсән дә барам. Хан тиклем хан шәрифләре илә бәхәс илә гәп кору бәхете теләсә кайсы әҗнәби гайбадына тәтеми ул.
Идрис хәзрәт үзенең каршында ике яклап тезелешкән ихтилалчыларга күз йөгертеп чыкты да, кыю атлап, ишеккә юнәлде. Тыны чыккан туп шикелле шәлперәеп калган кылый йөзбаш сүзсез генә ана иярергә мәҗбүр булды. Ул мәчет ихатасында гына кабат айнып китте һәм иярченнәренә борылып, боз чәйнәгән кеше шикелле тешләрен шакылдата-шакылдата усал ырылдады:
—Иллебашы Тәхәү үзенең угланнары илә монда кала. Без киткәч тә, мәсҗет эчендәге Гыйбадларның һәммәсен кулга алыгыз. Гауга куптармагыз, калага шылт иткән тавыш та ишетелмәсен. Ошбу гыйсъянчыларның очына чыгасы бар, шуны онытмагыз.
4
тызга якын фиркаченең кулга алынуына ун көн вакыт үтте. Зинданнан хак-тәгаен бер хәбәр дә чыкмый, кала буйлап күбесенчә имеш-мимеш кенә йөри иде.
Төн саен зинданнан ынгырашкан-сыкранган тавышлар ишетелә. Тоткыннарны тәүлек буена җәзалыйлар икән.
—Җәлладлар Идрис хәзрәтне аеруча кансыз җәзалыйлар, ул бичарага нә йокы, нә су бирмиләр, ди...
'Мордар к и т ү—гөнаһларыңны юарга өлгермичә вафат булу.
’Кассап— ит чабучы. Биредә ул «жәллад» рәвешендә.
У
Давыт сәет шушы ун көн эчендә күзгә күренеп бетеренде, кипте Ул күп вакытын Жә.мигь мәчетенен нәзарият бүлмәсендә үткәрә. гыйбадәт сәгатьләре җиткәч кенә, олы залнын михрабына чыгып утыра иде. Ун көн буена ул бер тапкыр да мөнбәргә күтәрелмәде, хәтта, җомга намахта- рында да вәгазь укымады. Анын суырылып калган, кара көйгән йөзен барча диндар мөселман да күрде, әмма аны гаепләп тел тибрәтүче бер генә имам-хатыйб яки ахун да табылмалы
Бүген дә өйлә намазыннан сон, Давыт сәет беркемгә бер сүз кушып тормыйча, янә нәзарият бүлмәсенә кереп бикләнергә ашыкты Бүлмәгә ишекне каты ябып узды, тәрәзә буенда, келәм өстенә тезелгән йомшак мендәрләргә таба озак карап торды, ләкин утырмады Татын да бөкрәя төшкән гәүдәсен, чал сакалын алга таба сузып ишекле-түрле иөренгәли башлады, тәрәзәләр буена килеп җиткән саен урам якка караш ташлап алды. Анын кемнедер түземсезләнеп көтүе йөзенә чыккан иде.
Икенде намазы җиткәндә, ниһаять, мәчет болдырында таныш аяк тавышлары ишетелде. Ләкин тавыш иясе ялгыз гына түгел, ул үзе белән ниндидер юлдаш та ияртеп кайта иде. Сәет йөзе белән ишек тарафына борылып басты Бүлмәгә Мирхаҗи белән Сувар имамы Бакир хәзрәт узды. Сонгысын тануга Давыт сәет гаҗәпләнеп, хәтта, куркып калды
—Әссәләмүгаләйкүм. шәриф сәетемез —Ждвап урынына Давыт сәет ияк кенә какты, озак сузмыйча, теленә килгән беренче соравын да бирде:
—Ә син Биләрдә нишләп йөрисен сон әле, Бакир хәзрәт? Зинданда газап кичүче тоткыннарнын санын арттырмакчы буласынмы әллә?
Көтелмәгән кунак та күңелендәге уен яшереп маташмады
—Мин дә кул кушырып кына утырыйм да. хан җәлладларының «Ил-һун» мәсҗеден килеп туздыруын көтеп ятыйммыни’
Бакир хәзрәт сүзләрендә әче киная тоюдан сәетнен карашында усал ут кабынды. Ләкин ул җавап кайтарырга өлгерә алмый калды, кунак хәзрәт әйткән авыр хәбәр анын өчен күсәк белән орган кебек булды.
—Бүген танда хания зинданында безнен ике фиркачемез җан тәслим кылган.
Сәет үзенен Бакир хәзрәт җиненә барып ябышуын тоймыйча да калды. Карашы ялварулы да. кызганыч та иде
—Зиндан ихатасына якын да барып булмый, аны угланнар саклый бит. Син сон каян белден? Ялган хорафат кынадыр ул син ишеткән хәбәр. Иректә калган фиркачеләремезне тәгаенләү бәрабәренә иңдерелгән бер хәйлә генәдер. бәлкем
—Э-э-эх, ялган хорафат кына булса икән1 Юк шул. сәет. Минем баҗайның угылы мәгълүм курсыбайда унбашы бит Бүген төнлә зинданны ул саклаган. Иртән өенә кайткач, шәһит борәдәрләремез хакындагы сагышлы хәбәрне мина тач шул әйтте
Сәетнен тәнендә гүя җегәр бетте, буе бер карышка чүгеп, кечерәеп калды. Анын иңбашлары гына түгел, инде чал сакалы да дер-дер килә иде. Сагыш тулы моңсу карашы да күбесенчә башкалардан олы кинәш. ашыгыч ярдәм көтте.
—Нишләек сон инде, Бакир хәзрәт’ Зиндандагы гөнаһсыз борадәр ләрне йолып алу өчен ниләр генә кылыйк’’
—Җәллад илә таҗдарларның1 һәммәсе дә асылда барыбер чукрак була. Аларны иманга килергә өндәп кенә борадәрләребезне зинданнан йолып алу акылга сыешлы гамәл түгелдер Чапан астында йодрык төйнәп вә аны да әле таҗдарларның шәүләсенә генә селеккәләп бәгъзе дошманны да өркетеп булмый «Иелгән башны кылыч кисми».—дип т икърарласалар да. ошбу тәгъбирнең киресе дә бардыр «Күп иелгән бәндәнен башына төкерәләр» Ат кеби түземле булган без фәкыйрьләргә дә инде тсш- тырнагымызны күрсәтә башларга бик вакыттыр
'Таҗдар-падишаһ, хаким, таҗ нясс
Кунакнын тәвәккәллеккә өндәгән мондый тәкъдиме дә икеләндерде бугай, сәет ана шөбһәле карашын төбәп, байтак дәшми торды. Анын акыл казанын кыргычлап әйткән алдагы сүзләре дә жаваптан бигрәк үзалдына сөйләнүне генә хәтерләтте.
-Ходай Тәгалә безне жәлид корбаннардан, кан коюдан араласын иде.
—Минем тәгбиремне генә азсынасын икән. Корнай батыр бәян иткән асыл искәрмәне дә исенә ал син, сәет. «Азатлыкка корбаннарсыз гына ирешеп булмый».—Бакир хәзрәтнен тавышына корыч чыны өстәлгәндәй булды.—Азатлык—ул эссе табада пешкән майлы коймак түгел. Аны берәү дә безгә үзе китереп бирмәс. Бер кирмән, бер кальга да үз ихтыяры илә бирелмәстер. Аны һәрдаим тимер кыршау сыман тулгамага алып, кайнар вә гаярь һөҗүм илә яулау гына жинү китерәдер.
Сәет уйга чумды. Анын каш астыннан төбәлгән карашы улы Мирхаҗи белән Бакир хәзрәтнең йөзләре буенча күченеп йөрде. Шик юк. аны уйларында ике яр, ике чик газаплый, ләкин ул шуларнын берсен дә сайлый алмыйча җәфалана иде.
Бакир хәзрәтнен түземлеге сынды, күрәсен, ул әүвәл акрын гына тамак кырып куйды. Тавышы да ипле, тыныч чыкты.
—Мине Тотыклар урамында Нур-Сувардан бергә килгән борәдәр- ләрем көтеп тора булыр. Мин кузгалыйм, сәет.
Келәм өстенә чүгеп, сүзсез генә дога кылдылар. Аягурә кабат күтәрелгәч, сәет кунакнын йөзенә тәкәлмичә генә телгә килде
—Ходай Тәгалә үзе сакланганны гына саклармын, дигән бит. Син берүк үзеңне дә. бәгъзе инсаннарны да кайгы-хәсрәттән араласаң иде. Бакир хәзрәт. Ауга чыккач жәнлекләрнен һәммәсен дә ук очына элеп кенә түгел, киресенчә, күп нәүбәттә хәйлә вә сабырлык илә кулга төшерәләр.
Кунак ирен читләре белән генә елмайгандай итте, әмма йөзендәге тәвәккәллек һич тә кимемәде.
—Мин үз фикеремне әйттем инде, сәет. Кире танасым юк. Бәхәс- фәлән кормый гына бәхилләшик.
—Ничек «бәхилләшик?»
Сәетнен күзләре янә шөбһә-хәвеф белән тулды. Ә Бакир хәзрәтнен йөзе һаман тыныч калды.
—Шулай, сәет. Без һәммәбез дә Аллаһ колларыдыр. Алда ни язганны белеп булмый Аерылышкан саен бәхилләшүне таләп итә торган читен замандыр бу. Сау бул, сәет.
Бакир хәзрәт кыю адым белән чыгып китте, ә сәет әле байтак вакыт ишеккә төбәлеп торды. Инде берзаманны ул карашын Мирхажи йөзенә күчергән генә иде, тегесе көтелмәгән бәя белән гүя өтеп алды.
—Ә Бакир хәзрәт хак сөйли бит, атам. Азатлыкны корбаннарсыз гына яуламыйлар.
Давыт сәетнен янак тирәләре тартышып-тартышып куйды, җикерәсе килде. Ул мыегы да ныклап куермаган Мирхаҗиның хаклы булуын аңлый, ләкин газиз улына да үз йөрәген ачып сала алмый иде шул. Ул бит сәет кеше. Мөхәммәт галәйһис-сәламнен ерак оныгы, изге дин башлыгы. Шулай икән, ничек инде ул бер үк Адәм балаларының кулларына корал күтәреп сугышуга, үзара суешуга фатиха бирә алсын, ди?..
Бераздан ниндидер хәйлә табып, Мирхаҗи да нәзарият бүлмәсен ташлап чыкты. Сәет стена буендагы мендәрләр өстенә чүгәләде дә, хәрәкәтсез калды. Менә, бервакыт манараларда мөәзиннәрнен азан әйткән тавышлары янгырап ишетелде. Сәет тәрәзәгә караш ташлады һәм хәйран аптырап китте. Урамнарга инде караңгылык яткан, ахшам намазы да килеп җиткән икән.
Азан тавышлары беткәннән соң, бөтен шәһәр мәгарә тынлыгына чумган кебек булды. Бу тынлыкның давыл алдыннан була торган бер бушану, ял алу икәнен Давыт сәет, әлбәттә, әлегә тоймый иде.
Сәетне кара төн уртасында йокыдан урам буйлап сузылып килүче
хәвефле бер тавыш уятты.
янгынГКурСыбай ®истәсендәге йортлар яна! Торыгыз, торыгыз! Янгын.
Сәет әүвәл әле бар хәвефне аңыша алмыйча да ята иде Әмма зиһенендә калыккан беренче уй ук аны түшәгеннән сикереп торырга мәжбүр итте:
—Бакир хәзрәт! Мирхаҗи кайда?
Сәет үзенә ут капкан шикелле ашыгып киенде дә. өеннән атылып чыкты. Урам буйлап кулларына кайсы—чиләк, кайсы тимер ыргаклы колга тоткан ирләр йөгерешә. Бәрәж хан төзеткән яна мәчет ягын, әйтерсен лә. шәфәкъ кызыллыгы каплап алган. Көчле ут яктысы мәчетнен ике биек манара стеналарыннан кайтарылып уйный. Сәер, гажәп: мондый яктылыкта Бәрәж мәчете яман сөзешергә хәзерләнгән усал тәкә кыяфәтенә охшап калган
Давыт сәет, җил-җил атлап, шул тарафка ашыкты, гыжлап чыкты Әле Бәрәж мәхәлләсенә караган урам-тыкрыклар ук халык белән тулган, ә Курсыбай бистәсе эченә һич үтмәле түгел. Шулай да халык сәетне бик тиз шәйләп өлгерде, әле теге, әле бу төркем, читкә түнеп, ана юл арчыды. Әмма һәр төркем саен диярлек ярымкөенеп. ярымсукранып пышылдаган сүзләр сәет колагына эленеп-эленеп барды
—Үч алырга ният итүчеләр юкка гына мондый гамәл кылган. Дуамаллык бит бу. Беткә үч итеп, тунны утка ягалар димени9
—Хәмбәл-кассап элгәре көннәрдә дә этләр кеби котырына иде Моннан ары бәйдән тәмам ычкыныр инде.
—Янә нинди хәсрәтләр илә газап кылырсың икән безне, йә Раббем?!
Сәет өеннән чыкканнан бирле кара көеп һәм авыр хәсрәткә чумып килә иде. Бер төркем тарафыннан шактый сәер, хәтта, кыю янгыраган фикер ирексездән сәетне дә башын чайкап куярга мәжбүр итте
—Монысы-монысы. мәгәр янгын ошбу бистәдән гайре җиргә күченмәсә генә ярар иде инде, и Ходаем?!
Сәет Курсыбай бистәсе чигенә килеп җиткәч, барча бәла-каза ана бөтен чынбарлыгы белән ачылгандай булды Янгын нигезлә ике якта зилзиләдәй ярсып котырына, әмма бистә уртасындагы ике йортны ла хәтәр ялмап алган. Бер як читтә аерым төркем сыман тезелеп баскан мөәзин һәм имамнар Давыт сәеткә хәлне өзек-өзек кенә итеп аңлаттылар
— Казачылар бистәнен ике башына да утны бер үк вакытта салган Мәгәр алардан да элгәрерәк булып йөзбаш Шәкүр илә менбаш Сөләйманның нигезләрен ут ялмаган. диләр. Сыбайларнын1 берсе дә өйләреннән тышка чыга алмаган. Катил казачылар ике нигезнең дә ишек-тәрәзәләрен тимер чөйләр илә бикләп киткән булган
Сәет агарынып калган йөзен күтәрде дә. тик бер сорау бирле:
—Явыз бәндәләрнең эзенә төшкәннәрме?
—Юк әлегә. Һәр капуга фәрман юлласа да. сәрдәр сонга калган. Шәрекъкапу эргәсендәге тоткавыллар үзләре дә гаип булганнар, ли
Сәетнең күңеленә беркадәр тынычлану иңгән кебек булды Әмма сабырсызлык һәм хәвеф тулы карашы белән ул һаман бистә урамнарын, халык төркемен айкап чыга бирде Бәла янына җыелган таныш кешеләр бик күп. тик алар арасында аның төпчек улы Мирхаҗи юк иде
Тан атканда ут давылы тынды. Кара корымга, шабыр тиргә баткан йөзәрләгән ирләр өйләренә жир сөргән ат шикелле алжып таралдылар. Бер чынаяк кайнар чәй эчү дә алар өчен ин мөкаддәс һәм ин тансык гамәл булып тоела иде. Ләкин аларга шул бәхетле изрәү ләззәте дә тәтемәде Урамнар буйлап ярс-v юртакларга менгән ярсу мөнадиләр-’ чабып узды
—Борчагыз да әгъзам хан кирмәне янына җыелыгыз. Бүген жинаять-
'С ы бай—гаскәр, отряд башлыгы Офицер мәгънәсендә
’Мөнади—урамнарда хан әмерен кычкырып йөрүче, глашатай 'Салкын та ш -жәза бирү урыны
ләре ачылган гыйсъянчыларны Салкын таш’ янында гадел жәза көтә. Әгъзам ханиямез фәрманына буйсыну күрсәтмәгән инсаннарга да кичекмәстән жәза биреләчәк.
Мөнадиләрнен тәүге сүзләрен ишеткәч тә. сәет коелып төште «Йә, Ходаем! Мирхаҗи углым да ут салуда катнашып, хан җәлладлары кулына тарымады микән?»—дигән зәһәр уй зиһенен яшен сыман капылт яндырып узды. Тәнендә җеп өзәрлек жегәр калмады, әмма үз-үзен мәҗбүр итеп булса да Давыт сәет урыныннан купты. Хан фәрманына сүзсез буйсынырга тиешле кара халык арасына кушылып, таш кирмәнгә таба йөз тоту анын бөтен мин-минлеген изә, үкенечле уйлар йөрәген утлы күмер сыман талый иде.
«Элгәре заманнарда хан-әмирләр үз мәмләкәтенең сәетләрен урамда очратса да, иярләреннән төшеп аларнын жин очларыннан үбә, бил бөгә торган булганнар. Болгарга ислам динен кабул кылдырган әгъзам Алмыш малик, хәтта. Баһдад хәлифәсенең илчесе Сәһсән әр-Рәсиби илә анын сәркатибе Әхмәт ибне Фадланны да тезләренә чүгеп каршылаган. Ә ябай халык исә сәетләрне мәгыйшәттә хакимнәрдән һәрдаим өстен күргән. Нә бәрабәренә? Чөнки сәет—Мөхәммәт галәйһис-сәламнен ерак оныгы ул, ягъни изге заттыр. Мәгәр индеге көндә Болгар мәмләкәтендә таҗдар булып Бәрәж хан кеби җаһил вә дәһри бәндә утырганда үзеңне аннан да югарырак яисә аңа тиңдәш вәли инсан итеп санау муафыйк гамәлмени9 «Тибешкәндә тиңең булсын»,—дигән ата-баба Җаһил залим илә тибешмичә яшәү хәерлерәк. Җитмәсә... житмәсә әле Мирхаҗи угылымның да кайда йөрүләре нәмәгълүмдер. Шулай икән, мин анын бәрабәренә булса да җаһил таҗдар катарында бил бөгәргә мәҗбүр. И, Ходаем! «Бер бәндә дә үзенең кендегеннән ары сикерә алмый»,—дигәннәре шушы микәнни соң?..»
Хан сараен һәм Хан мәчетен ике катлы таш диварлар белән әйләндереп алган дәһшәтле кирмән каршындагы иркен мәйдан халык белән шыгрым тулы иде. Сәет алга узды. «Салкын таш» дип аталган жәза урыныннан бер читгәрәк өсте кин такталар белән түшәлгән калку мәйданчык янына килеп житге. Галәмәт зур сәкене хәтерләткән әлеге мәйданчык өстенә чит мәмләкәт кунаклары, эре сәүдәгәрләр, йомышы төшеп пайтәхеткә килгән кала биләре, байтак мәчетләрнең имам- хатыйблары тезелешеп баскан.
Юл ярып, сәетне түргә уздырдылар. Анда вак мендәрләр белән түшәлгән келәм дә бар иде, сәет шуңа инде, дога кылды. Аннары кирмән- нен таш стеналары бизәкле гөмбәз белән каплап ясалган зур балконга сабырсыз һәм хәвеф тулы караш ташлап алды. Олуг фәрманнарны игълан иткәндә яисә дәүләткүләм җинаятьчеләрне үлем җәзасына тарткан чакта Бәрәж хан, гадәттә, үзе дә балконга чыгып утыра һәм мәйдандагы хөкем үтәлешен манзара кылырга ярата торган иде. Сирәк кенә, елына бер-ике мәртәбә, анын кайбер җинаятьчеләрне гафу иткән чагы да булгалады. Бүгенге фәрман ни белән төгәлләнер дә, бичара тоткыннарны ниләр көтә икән?..
Билгесезлек, тынлык белән бик озак итеп газаплагач кына, таш кирмән дә уянгандай булды. Менә, бервакыт авыр шыгырдап, имән капкалар ачылды һәм мәйданга җайдаклар ташкыны агылып чыга баш лялы Алдан килешенгән шарт булган, күрәсең, шул минутта ук Курсыбай бистәсе ягыннан да йөзәрләгән җайдак килеп керде. Алар санаулы мизгел эчендә халык ташкынын вак-вак түтәл-төркемнәргә бүлеп бетерделәр. Салкын таш ягыннан кирмән капкаларына кадәр булган араны да кылычларын кыннарыннан алган җайдаклар сафы әйләндереп чыкты Шул ук Салкын таш өстенә мөнадиләр һәм җәлладлар калыкты. Бар мәйданны мәгарәдәй тынлык биләп алды. Меңәрләгән күз таш кирмәннен биек диварлары өстенә текәлеп, хәрәкәтсез калды.
Ниһаять, анда да җанланыш сизелде. Әүвәл зур балконга тәхет чыгардылар. Кулларына тәвис каурыйлары белән бизәлгән жилбәзәләр
тоткан ике ир анын як-ягына басты Аннары балконга Хәмбәл сәрдәр. хассә алай башлыгы, ханнын наиблары, тәхет варисы булган уллары берәм-берәм чыгып тезелеште Ин ахырдан гына Алыптай гәүдәле дүрт жднсакчы әйләнәсендә Бәрәж хан үзе дә пәида булды Барча халык билен түбән иеп сәждә кылды. Давыт сәет кенә таш сын шикелле хәрәкәтсез калды. Ул карашын әле хан. әле сәрдәр тарафына күчерә- күчерә аларнын җирәнгеч йөхтәрен күзли иде
Кайсы ишарә биргәндер, сәет улкадәресен шәйләп өлгермәде, әмма ул арада инде бер мөнади Салкын ташнын уртасынарак чыкты Анын тамак ярып кычкырган усал тавышы күк күкрәүгә охшап янгырады.
—Жәнаб әгъзам хания хәзрәтләре бүген таңда олуг мәмләкәтемезнен бар халкына шундый фәрман җиткерергә түбәнчелек кылды. Мәмләкәтемезнен кайсыдыр ки затсыз, мәкерле вә нәҗес адәмнәре, яшерен фирка төзеп, пайтәхетемездә канлы инкыйлаб оештырырга, шундый ысул илә хания хәзрәтләренен гомерен кыярга ният корган булган. Очраклы рәвеш илә генә ошбу гыйсъянчылар төркеме фаш ителде, бәгъзеләре кулга алындылар. Мәгәр ошбу зобани вә бәдбәхет бәндәләрнең гайре яман чире мәмләкәтемезнен инде башка калаларына җитеп тә тамыр җәйгән Шул гыйсъянчыларның мөридләре бүген төнлә зиндандагы җинаятьчеләр өчен үч алмакчы вә әгьза.м таҗдар хәзрәтләрен өркетмәкче булып Курсыбай бистәсенә ут салдылар. Үкенечкә каршы, зобанилар пайтәхеттән качып котылдылар.
Йөзенә үк бәреп чыккан авыр кичерешләрне чит-ят күзгә күрсәтмәс өчен башын түбән иеп утырган Давыт сәет үзе дә сизмичә жинел сулап куйды. «Бакир хәзрәт тә. Мирхаҗи да җәлладлар кулында истиһза кичермиләр. Аллаһка шөкер!» Әмма мөнадинын мәйдан яңгыратып кычкырган алдагы сүзләре янә сәет йөрәген кайнар хәнҗәр сыман телеп узлы
—... Мәгәр зобанилар әгъзам хания жәнабларынын гадел хөкеменнән һич тә котыла алмас! Нур-Сувар катасының «Ил-һун» мәсҗетендә дә гайсъянчыларнын шундый ук төркеме оешкан булу инде тәгаеңтәнде Аларны кыйрату вә кулга алу өчен әгъзам таҗдар җәнаблары курсыбайнын ике меңлек алаена Нур-Суварга төбәп юл чыгарга катгый фәрман бирә Ә гыйсъянчылар төркемен нигезләгән вә зинданда килеш тә иректәге зобаниларны Курсыбай бистәсенә ут салырга котырткан төп языкчы, бәдбәхетләр башлыгы Идрис-әҗнәби бәгъзе инсаннарга сабак булсын өчен ошбу Салкын таш эргәсендә кабыргасыннан асып куелачак!
Кемнәрдер «аһ» итте, күпләр өлгермәде Кирмән диварлары өстендә сорнай, дулбаз авазлары янгырап алды Янә кирмән капкалары ачылды һәм тоташ кызыл киемнәргә төренгән җәлладлар әйләнәсендә Идрис хәзрәт күренде Аны тану түгел, төсмерләү дә авыр, ун көн элек гайрәт бөркеп торган имам-хатыйб хәзер инде шәүлә булып кына калган иде Анын ике кулын да җилкәсенә салынган юан колгага каерып бәйләгәннәр Шул ук колга очларына бәйләп куелган өстәмә арканнарны җәлладлар ике яктан усал тартып килә Хәзрәт аякларын сөйрәп кенә атлый, җәлладлар арканнарны тартып бармаса. шундук авар тосте
Идрис хәзрәтне Салкын ташка терәлеп үк торган дар астына сөйрәп китерделәр Мәйданда көткән җәлладлар бер башына тимер ыргак аскан сүс арканны дар агачы өстенә аркылы ыргыттылар Кирмән диварларын дагы дөмбакчылар күн барабаннарга кагып куйды Тәннәр чымырдады Тагын бер минут чамасы вакыт үтәр һәм мәйданда коточкыч җәзалау башланыр сыман иде
Шулчак Давыт сәет урыныннан купты Чебен очкан аваз да ишетелерлек булып урнашкан шомлы бу тынлыкта анын калтыранган тавышы яңгырмы:
— Гөнаһсыз инсаннарны нахак җәзага тарту хакындагы фәрманна рынны кире алсан вә төзәтү кылсан иде. Бәрәж таҗдар Жәллалларын җәза ысулы илә сорау тоткыннарга нахак яла якканнар вә шулай итеп сине алдаганнар Идрис-әжнәбинең вә зинданыңда газап чигүче
тоткыннарның да, Сувар каласындагы «Ил-һун» мәсжеде муллаларының да һичбер языгы юк. Асылда, Болгар мәмләкәте тәхетендә инкыйлаб кылырга кирәклеген фәкать мин төшендем, шул хакта бәгъзе бәндәләргә үзем бәян кылдым. Курсыбай бистәсенә ут салган, үч салган, үч алучы да мин булырмын...
Кирмән өстен котырынып, ихатайлап көлгән тавыш каплап китте. Бәрәж хан башын артка ташлап, бот чабып шаркылдарга тотынды, аңа сәрдәрләрнен. наибләрнен мәсхәрәле көлү тавышлары да килеп кушылды. Бәрәж хан уң кулын югарыга күтәрде һәм мәйдан өстен янә тынлык биләп алды.
—«Җинаятьче зобанины йолып калудан вә аклаудан да зуррак гөнаһ юктыр». Ерак бабаң Коръән Шәрифләрендә бәян кылган ошбу канунны ничек онытасы итген. Давыт сәет? Аннары бөтен гавам хозурында көфер сүз сөйләүдән, җаһил бәндәләрне түнтәрешкә котыртудан, янә дә килеп кылмаган гамәлләр өчен үз-үзеңә яла ягудан вә язык алудан ничек шүрләмисен?
—Үземә язык итеп алган бер генә дә ялган сүзем юктыр. Ошбу әжнәби Идрис хәзрәтне дә инкыйлаб юлына басарга мин котырттым. Минем гөнаһ сәбәбе илә ул газаплар кичте. Моны тәгаенләү синең ихтыярыңдадыр. Гадел таҗдар икәнсең, үзен сорап кара.
Бәрәж ханның да, мәйдандагы барча халыкнын да сабырсызлык тулы карашы Идрис хәзрәткә төбәлде. Ул өстәмә сораулар көтеп интекмәде, усал тавыш белән ярып салды:
—Давыт сәет ерак бабасы Мөхәммәт галәйһис-сәлам кеби үк изге заттыр. Тоткыннарны кызгану бәрабәренә генә үз өстенә яла жыя бит ул. Үзеңнең жаһил вә зәгыйфь зиһенле хания булуыңны барча гавам хозурында бәян итмә, залим. Синдәй бәдбәхетне тәхетеннән кыйратырга җыенган зобани—фәкать миндер. Синең дар агачы өстенә дә мин курыкмый менәм.
Йөзе бурлат сыман кызарынган хан дөмбакчылар тарафына борылып ияк какты, шул мизгелдә үк мәйдан өстен куәтле барабаннар тавышы каплап алды. Идрис хәзрәтнең өстендәге чапанын һәм күлмәкләрен умырып төшерделәр. Какча тәнле җәллад тимер ыргак очын хәзрәтнең касыгына китереп тыкты. Мәйдан ташлары өстенә кайнар кан чәчрәде. Беркадәр вакыттан сон инде һушсыз калган хәзрәт сүс аркан очында эленеп тора, башы исә күкрәгенә салынып төшкән иде:
Бәрәж хан балкондагы тәхетеннән купкач, дөмбакчылар тавышы да тынды. Күпләр, күрәсең, ханның ярлыкавын көтә иде, яңа фәрман көтеп аңа текәлделәр Ләкин Бәрәж читкә атлады да, инде балкон ишегенә таба карап басты. Шулчак аңа кызган тавыш белән янә Давыт сәет мөрәҗәгать итте.
—Ошбу газапларны туктат, Бәрәж! Юкса...
Җирәнгеч йөзен яртылаш кына борып, җилкәсе аша хан да сүз ташлады:
—«Юкса», ни кылырсың?
Сазлык эченә кереп баткан һәм хафага калган бичара шикелле як- ягына карап алды да. Давыт сәет такта мәйданчыктан Салкын таш өстенә йөгереп менде. Икенче мизгелдә исә иңнәрендәге җиләнен салып ташлады һәм шуңа сузылып ятты
—Син Идрис хәзрәтне дардан төшермичә вә Нур-Суварга курсыбай юллау хакындагы фәрманыңны кире алмыйча торып, минем ошбу урыннан мәнге кубасым юк. Син иманга килгәнчегә тиклем мин үземә «Кол» ләкабын алам, янә ошбу урыңда ук ачлык игълан итәм.
— Ихтыярың, сәет. Олыгайган бәндәдә сабый бала акылы да калмый, дигәннәре хактыр, шәят,—дип, борын астыннан гына бер көлемсерәде дә, Бәрәж балкон ишегенә кереп, гаип булды.
—Хан яисә сәрдәр җәнабларынын шәхсән фәрманыннан гайре мәетне дардан төшерергә һичбер хакым юктыр. Минем дә башым ике түгел бит. ни кылыйм сон, сәет?
Дар агачында газап чигүче Идрис хәзрәт һәм Салкын таш өстенә сузылып яткан сәет янында калучы теләктәш имам-хатыйблар. мөәзиннәр. мөридләр, һөнәрчеләр, гомумән, гади халык мәйданда әле байтак кына иде Шулар арасыннан бер имамны сәет нык гозәрләп әүвәл Хәмбәл. аннары Бәрәж хан янына илче итте. Ләкин илче имам ике тарафтан да бер үк төрле җавап алып кайтты
— «Акгык гыйсъянчыны кулга алганчы аларнын башлыклары булган ошбу әҗнәби дарда эленеп торыр. Канлы карачкы вак кош-кортны гына түгел, эре-эре тилгәннәрне дә яман өркетә ул»
—Ходай Тәгалә хайваннарга әгъза өләшкәндә берникадәр хыйлафлык вә хата җибәргән шул. Ошбу көфер тәгъбирләрем өчен Аллаһ мине үзе ярлыкасын. Мәгәр ишәкләрнең бер төренә ул колакларны гайре мул өләшкән, ә бәгьзе чатак төркем гел колаксыз калган. Менә бәла кайда, дип, Давыт сәет инде сынып төште
Көн яктыргач, хан кирмәне диварларында янә сорнайчылар белән домбакчылар төркеме пәйда булды Мәйдандагы халык: «Әллә бүген башка тоткыннарны җәзалау көтеләме?»—дип пошаманга төште Ләкин хәвефле тәшвишкә һавада озак вакыт буе эленеп торырга ирек бирмәделәр Бермәлне Курсыбай бистәсе ягыннан дүртәр-дүртәр булып сафка тезелешкән җайдаклар ташкыны агып чыкты. Кирмән мәйданына якынайган саен җайдакларның бер сафтагы саны әүвәл алты, аннары ун булып гел кинәя барды, әмма дәһшәт бөркеп торган бу ташкынның актык очы һаман күренмәде. Кайсы—тоташ, кайсы челтәр көбәгә төренеп утырган, билләренә-иңнәренә авыр гөрзиләр, сөңге, садак, жәя, хәнҗәр, кылыч аскан сугышчыларның тыгыз сафлары тора-бара кин мәйданның барча почмагын да биләп алды Җайдаклар кирмән диварына карап тезелеште, ин алдагы сафка очлым түбәсенә берәр каурый тыккан йөзбашлары басты. Очларына ат ялы бәйләнгән озын сөңгеләрен күккә төбәп һәм шул сәбәпле куе урмандагы агачларга охшап тезелгән әлеге гаскәр каршында хәзер инде көмеш очлымнарын пар каурый бизәгән ике менбашыннан ары һичкем калмаган иде Карашларын таш балконга төбәп, барчасы да Бәрәж ханны һәм сәрдәрне көтте
Ләкин кирмән диварлары өстендә бүген һичбер төрле җанланыш сизелмәде Укчылар ышыкланыр өчен ясалган уемтыклар һәм манараларны тирәләп баштанаяк коралланган шыгавыллар гына йөренә, але аларнын да күбесе диварларда койма такталары сыман тезелеп торган таш калканнар арасыннан сузылып, курсыбай газиларын манзара кыла иде
Шактый вакыт көткәннән сон гына таш кирмәннен тимер күгәннәр белән ныгытылган зур капкасын өскә күтәрделәр Тол калган һәм инде тешләре коела башлаган җиңгәсенә өйләнергә мәҗбүр ителгән бичара
I авыт сәетнен гаделлек, иман, тыныч хәят, дип жан атулары—бары / ■ да юкка гына тырышу булып чыкты. Курсыбай бистәсендә купкан X ..Д. янгын ул әле барыр юлында котырып-ташып агачак зур дәрьянын инеше. чишмә башы гына булган икән. Болгар җирендәге туфан- зилзиләләргә охшаш коточкыч давыл көннәр, сәгатьләр саен көчәя барып шашты. Ике яман көч арасындагы тәүге бәрелеш һәм кан коюлар һаман да шул кирмән мәйданында булып узды.
Идрис хәзрәт дар агачындагы коточкыч газапларга озын тәүлек буе түзде дә, икенче көнне тан атканда мәңгелеккә тынды. Сәет анын үле гәүдәсен ыргактан төшерү турында таләп куеп каравылбашына мөрәҗәгать итте. Әмма ул да үз теләге белән һични кыла алырдай ирекле зат түгел иде, шуна күрә кулларын ике якка жәеп биргән жавабы да гаять кыска чыкты:
кияү егете шикелле ашыкмыйча, ялындырып кына, шул капкадан мәйданга Хәмбәл сәрдәр бер ялгызы чыкты. Аның акбүз аты гына утар тарлыгыннан котылу шатлыгын тоеп, әледән-әле уйнаклап ала, саф алтыннан коеп ясалган очлым түбәсен бизәүче өч тәвис каурые да вакытлыча җанлангандай була. Әмма җайдакның йөзенә, әйтерсен лә, кара сөрем яткан. Күз карашларында һичбер төрле тойгы-нур юк. Кара мыек чылгыйлары чалшаешып тора. Калын кашлары, дугаланып, борын өстенә килеп өелешкән. Усал кысылган нечкә иреннәре яргаланып беткән. Шакмаклы, олы ияге соскы сыман алга чыгып каткан.
Газилар аны иярләреннән беркадәр калка төшеп һәм ятаган- кылычларын очлымнары каршына күтәреп каршыласа да, сәрдәр һәр йөзлек яныннан жинелчә ияк кага-кага гына, тулпар атын юыртып диярлек үгеп китте. Үзен таш сын сыман хәрәкәтсез көе көткән менбашларга да бүген сәрдәр тарафыннан игътибар һәм ихтирам тәтемәде. Хәмбәл шахмат тактасындагы сыннар шикелле тигез сафларга тезелешеп торган гаскәрнең нәкъ уртасына килеп туктады да, асылташлар белән бизәлгән кынындагы кылычын суырып алып, анын очын кыйбла тарафына төбәде һәм берничә сүз ташлады:
—Нур-Суварга! Гыйсъянчылар оясын туздырып бетерергә! Ганимәт булып кулыгызга төшкән җәмгы зиннәт үзегезгә кала. Хания үзенә тиешле өлешкә бөтенләй дәгъва кылмый. Хания үз өлешен сезгә бүләк итә. Амин!
Моны кайсынын йөзенә канәгатьләнү-шатлык чаткылары калыккан, кайсы аптырап калган йөзәрләгән жайдак кабатлады:
—Амин1 Амин!
—Хәзер инде юлга.
—Юлга! Юлга! Беренче йөзлек, кузгал!—дип, сәрдәр әмерен әүвәл менбашлар эләктереп алды. Шул мизгелдә үк сафлар буенча дулкын булып янадан-яңа әмерләр кушылып китте.
—Йөзлек, уңга! Шәрекъ дәрбазасына!
—Йөзлек, Кырым урамыннан Айкапуга юнәл!
Бер минут узуга мәйдан эче таяк тыгып болгаткан зур кырмыска оясына охшап калды. Җайдаклар сафка кабат дүртәр-дүртәр булып тезелә башлады. Өзәнге, кылыч, калканнар бәрелешүдән бөтен мәйдан өсте корыч чыңы белән тулды. Кайдадыр авыр пошкырып аргамаклар тешләште, ирләр сүгенде, ярсудан атлар кешнәп-кешнәп алды. Ләкин җайдаклары да, атлары да бик тиз эзгә төште. Урам-тыкрыкларны тау өстеннән ургып аккан ташкын сыман тутырып, сафлар Алтын капка һәм Шәрекъ капка тарафына юл алды.
Бераз вакыттан соң, мәйдан өстенә килеп иңгән тынлык—ул газаплый һәм тетрәндерә торган тынлык иде. Салкын таш тирәсенә тезелешеп баскан биләрлеләр ни кылырга белми гаҗизләнде. Сөңге, кылыч тотып үз халкына каршы яуга чыккан барча жайдак мондагы мәйданнын һәр карыш җиренә, әйтерсең лә. учак ягып, күмер өеп китте. Алда, сувар каласында, бәрелеш һәм кан коюларның котылгысыз икәнлеген тоемлау биләрлеләр анын тегермән ташы шикелле изде, сытты. Шуңадырмы Салкын таш тирәсе хәзер гаскәр озатып калган зур мәйданны түгел, бәлки җеназа чыгарылган йортны хәтерләтте. Биләрлеләр көчсез һәм чарасыз иде. Кайберләре, хурланудан башларын түбән иеп, мәйданны ташлап китте. Икенчеләр алда көткән бәлаләрдән котылу өчен беркадәр өметле җеп эзләмәкче булып, һәм имеш, киңәш-урнашка, дип әкрен генә чыгып сыпырттылар. Ләкин Салкын таш тирәсендәге халык төркеме барыбер кимемәде, китеп югалганнарны һаман саен яңалары алыштыра торды.
Ахшам намазы якынлашкан чакта Айкапу ягыннан мәйданга таба атларын куалап килүче ике җайдак күренде. Иярдәгеләр түземсезләнеп әледән-әле хайваннарның касыгына төрткәләсә дә, чаптарлар бик ыжламый, алар болай да шабыр тиргә баткан иде инде. Чапкыннарның кем булуын бик тиз шәйләделәр. Мәйдан читендәге пышылдаулар дулкын
булып Салкын таш янына барып җитте
—Сөләйман шаирь бит бу, сәетемезнен жигән борадәре. Нур-Сувар тиклем ерак каладан кай арада монда килеп җиткән!
—Икенчесе—Гомәр, һөнәркяннарымызнын аксакалы. Ул Чирмешән кичүе эргәсендәге базлардан мәгъдән чыгара, бакыр коя иде Бәс. мондагы хәлләр хакындагы хәбәрләр аларга да барып җиткән икән
Чапкыннар шау тузанга баткан, хәтта йөзләрендә дә тик күзләре генә ялтырап тора иде Ләкин мәйдан читендә иярләреннән сикереп төшкәч, алар өс-баш кагу, үъзәрен ипкә-сапка китерү белән дә азапланып маташмады Тезгеннәрен һәм камчыларын шул тирәдә буталып йөргән шәкертләр кулына гына ыргыттылар да. икесе тин жил-жил атлап, Салкын таш баскычлары янына ашыктылар Давыт сәет аларны шул баскычларнын берсе өстенә утырып, талчыккан, өзлеккән кыяфәт белән каршылады Сөләйман-Сувари алны-артны карап тормыйча, килә-килешкә үк күңелендәге уен ярып салды:
—Нинди ният илә син монда ачлык тотып ятарга булдың, гамужә9 агам? Яу кырында коралларын җуеп, дошман каршында тез чүгәргә ашыккан саугат10 булма инде Мөхәммәт пәйгамбәрмен ерак оныгы булудан гайре мәмләкәтемезнен баш сәете дә ич син. Төкер ул Бәрәжгә. Хозурына килеп ул тез чүксен.
—Ипләп, җигән, ипләп Шымчылар колагын санга сукмасан да, шәһид борәдәрен эргәсендә гауга кылмау фарыз,—дип. Давыт сәет аны тынычландырырга ашыкты
Ике чапкын да гаепле кыяфәт белән дар агачына караш ташлап алды. Идрис хәзрәтнең һәлак булуы алар өчен, әлбәттә, үкенечле иде Икесе тин кайгыга чумып, беркадәр тын тордылар Күкрәгендә кайнаган ярсуны тыюдан, күрәсен, шагыйрь Сөләйманның яңаклары тимгел-тимгел булып кызарынып чыкты.
—Әгәр ул җаһил Бәрәҗ хозурында һаман да колчуралар кеби тез чүгеп, сәҗдә вә буйсымчаклык кыйлып кына гомер итсәк, безне дә нәкъ Идрис хәзрәтнекедәй язмыш көтә булыр, гамужәм,—дип. Сөләйман барыбер дә тәүге кеше булып телгә килде
Давыт сәет туганының холкын яттан белә иде.
—Тартар теленнән табар, ди. Сине дә шул бәла-казаларга балта сыман үткен зелен генә илтеп кертер инде Бигрәкләр дә түзә, тыела белмисен, йә Ходаем!—диде дә, Давыт сәет кул аркасы белән яндагы инсаннарга читкәрәк китәргә ишарәләде. Сүзсез буйсындылар Салкын таш тирәсендәге ирләрнең барчасы да дилбегә озынлыгы арырак китеп басты Әмма бу юлы да башлап Сөләйман шагыйрь дәште
—Ул кассап Бәрәҗ эргәсендә усак яфрагы сыман калтырап торулардан кайчан туктарсын син? Ошбу җиһанда ханнар, хәтта, мәмләкәтләр дә мәңгелек түгел, алар да алышына. Фәкать шәриф ислам дине генә мәңгелек гайрәт вә зиннәпер. Шулай икән, ул диннең ошбу мәмләкәттәге иң вәли башлыгы вә мөхтәсибе әүвәл син икәнсең, ул чагында инде җаһил Бәрәҗ эргәсендә дә. Болгар халкы хозурында да үзенне лаек вә горур сәет итеп тоту фарыз, гамужәм. Ә Бәрәҗ ише мүкләк таҗдарлар бүген—бар. иртәгә юк бит алар.
—Мәгәр мәмләкәтемездәге барча адәм балаларын шул мүкләк тез чүктереп гота бит әле, ни хәл итик?
—һәммәсен дә түгел, гамужәм. «Кара халык—кара сарык», дип бертуктаусыз тәкърар кылсалар да. бар бәндә дә бер чыбыктан сөрелгән күндәм хайван түгел. Аллага шөкер, мәмләкәттә һәрбер залим хозурында билен бөгә белмәс, «ләббәйкәмне әйтмәс, гаделлекне яклар батырлар да байтак. Иң караңгы вә иң хәтәр төннең дә таңы була бит ул Безнең урамга да бәйрәм килми калмас, иншалла.
'Гамужә—атисе белән бертуган абыйсы
10Саугат сугыш .кире
Сәетнен йөзе агарынып чыкты, карашында шомлану һәм хәвеф пәйда булды. Ул үзе дә сизмичә шагыйрьнең иңнәреннән үк эләктереп алды.
—һәммә шаирь, мотлака, гыйсъянчылар дигәннәрен беләм. Мәгәр менә син янә ниләр генә уйлап таптын да, тагын нинди фетнә куптарасың, жигән?
—Үз халкына каршы фетнәләрне мин түгел, ә бәлки хания илә сәрдәр куптарадыр, вәли сәет,—дип, сүзгә һөнәрчеләр башлыгы Гомәр дә кушылды.—Гәрчә ханнан Нур-Суварга юнәл, дигән фәрман алса да, катил Хәмбәл гөнаһсыз гавамның канын коймыйча гына тора аламыни11! Ул бит бүре сымак. Бүре бер сарыкны ботарлаган чакта күзен икенчесеннән алмый ди. Хәмбәл дә тач шулай. Нур-Суварга җиткәнче ул юлдагы барча каръяларны туздырып йә талап чыгачак, меңәрләгән инсаннарның күз яшен вә канын агызачак. Әнә, ул инде сәфәренең тәүге көнендә үк Чирмешән эргәсендәге Шәрбән кальгасы илә Исмәгыйль карьясын җимергән, әллә ничаклы йорт-кураны нигезенә тиклем талаган вә яндырган.
Гомәр авызыннан сүзне шагыйрь тартып алды.
—Гавамның да сабырлыгы нык корыды, гамуҗә. Әнә, бүген Хәмбәл катилнен Шәрбән илә Исмәгыйльдә ни рәвешле газап кылуы хакында ишетүгә үк, Чирмешән эргәсендә мәгъдән чыгаручы барча халык эшен ташлады вә кулларына кәйлә илә көрәк тоткан хәлдә нөгәр1 булып басты.
—Андаен гына нөгәрне Хәмбәл кассаплары сытып үтәчәк, димәк, мәмләкәттә янә юкка гына кан коелачак бит.
—Юк, гамужәм.—Сөләйманның күзләрендә очкын кабынды,— Әгәренки ошбу нөгәр япа-ялгыз вә яклаучысыз калса, ихтимал. Хәмбәлнен алайлары аны сытар да, туздырыр да иде. Мәгәр алар ялгыз булмас, иншалла. Без Чирмешән эргәсеннән Әбүбәкер-останы Болгар каласына илче-арадашчы итеп кудык. Ул әмир Ибраһимнан Корнай сәрдәрнен Нур-Сувар каласына, андагы халыкны якларга баруын гозерләп үтенәчәк. Ул гына да түгел Без әле янә Сувар вилаяте бәге Торгын илә дә сүз беркеттек. Торгын бәк элгәре айларда да кала диварларын ныгыту өчен хәттин күп гамәлләр кылырга өлгергән иде. Хәзер инде ул Хәмбәл кассапларын капуларны бикләп вә тоташ коралга төренгән алай азатлары илә каршылаячак. Өстәвенә, Торгын бәк әле Саксин каласының тарханы Сарычин эргәсенә дә чапкын куды. Алар бер-берсен яклашырга күптән инде ант беркеткән булган.
—Янә дәген сиңа бер сер ачыйк, вәли сәет,—дип, Гомәр дәвам итте.—Курсыбайда кыпчаклар мененен башлыгы вә әйдәүче булып Саран атлы батыр тора. Үзе Суварны туздырырга дип чыгып киткән чакта кабих Хәмбәл шул батырны Биләрдәге газиларнын төп сәрдәре итеп калдырган. Ә ошбу Саран сабый чагында ук ятим калып, Сарычин тархан тәрбиясендә үскән сыбай булыр. Янә дә килеп ошбу Саранны Корнай батыр илә карендәшләр, диләр. Шулай икән, Саран-сәрдәр Сарычин тархан илә Корнай батырның һичбер сүзеннән дә чыга алмый Ул аларга каршы яуга да кузгалмастыр. Һәммәсе дә без күзаллаганча барып чыга икән, кабих Хәмбәлнең вә Бәрәж ханның көннәре санаулы гына калып бара.
—Йә Хода, йә Хода!—дип сызланып, Давыт сәет ике куллап чигәләренә ябышырга мәжбүр булды.—Болгар мәмләкәтендә фетнә генә түгел, коточкыч гарасат куба, адәм балаларының каны олуг дәрья булып коелачак икән. Нигә кузгатасыз сон сез мондый гарасатны? Болгар халкының кыл уртага бүленеп кан коюы янә кемгә кирәк?
Уртларын усал шыгырдата-шыгырдата җавап сүзен Сөләйман шагыйрь тотты.
—Колчура кеби изелеп интегүләрдән арыну өчен ошбу гарасат, иң
'Нөгәр —отряд.
әүвәл, ябай халыкның үзенә кирәк, гамужә борадәрем Ул Бәрәж хан илә Хәмбәл кассап эргәсендә кан косып тормыш итүдән инде күптән гарык. Болгар халкындагы сабырлык савытлары хәттин ашты Гавам күкерт кеби кабынырга вә ихтилал явына кузгалырга әзер. Ошбу гамәл өчен очкын ташлау лазим. Ә анысы, менә, фәкать синнән тора.
Давыт сәет куырылып калган кебек булды, ияк-иреннәре бизгәк өянәгеннән жәфаланган сырхауныкы сыман тиз-тиз калтыранды.
—Ни... ни ничек инде миннән9
—Ходайнын амин дигән вакытына туры килә икән. Болгар халкы иртәгәдән залим ханга каршы орыш башлаячак. Мондый изге яуга чыгу өчен ябай халыкка синен хәерхаһлыгын кирәк, гамужәм Жимгә тилмергән кош балалары кеби ябай халык синен сүзне көтә
—Син безгә хәер-фатиханны бирсәң иде. сәет.—дип. Гомәр-оста да Сөләйманның сүзен куәтләде
Давыт сәет агарынып катты. Ияк-иреннәре генә түгел, хәзер инде кул-аяклары да дер-дер килде.
—Юк. юк!—диде ул бераздан, нык итеп —Андаен акылга сынмаслык фетнәгә, кан коюга мин фатихам бирмим. Авыз да ачмагыз. Киресен кыла калсам, мине жирләр йотсын
Башларын игән көенчә Сөләйман белән Гомәр байтак кына вакыт сүзсез торды. Шулай да беренче булып тагын шагыйрь баш күтәрде
—Шуышып кына жан асрарга яратылган бәгъзе җаннарга да мәңге канат үсмәс, нә үкенеч Мәгәр мәгыйшәтнең олуг тәгәрмәчен тезгә чүккән колчуралар түгел, киресенчә, сәҗдә кыла белмәс гыйсъянчылар гына алга тәгәрәтә Азатлыкны тезләнеп яуламыйлар Ошбу канунны онытмасан иде. олуг сәет.
Бер-ике адым читкә атлаганнан сон гына Сөләйман шагыйрь кире борылып дәште
—Бигайбә вә сау бул, гамужәм
Икенче көнне кирмән мәйданында адәм әйтеп адәм ышанмаслык, чаң сугардай коточкыч хәл булды. Тоташ билгесезлек, сызлану эчендә үткән хәвефле көн күптән тәмамланган һәм болай да ачлык, гажихтектән интеккән Давыт сәет камыштан үрелгән чыпталар өстенә сузылып, хәзер инде салкынлыктан кача алмый изалана иде
Ястү намазыннан сон беркавым ара үтүгә мәйданга шактый сәер кәрван килеп керде. Ул бер-берсенә баулар белән тагылган өч-дүрт дөядән хасил, алар янәшәсендә арыклыктан кабыргалары балта сабы сыман тырпаешып торган ике генә ат та күренә иде Ияр һәм өркәчләр өстендә һичбер юлаучы юк. Кәрван янәшәсендәге биш-алты ир аякларын көч- хәл белән генә сөйрәп килә.
Мәйдан уртасында янган ике нәни учак янына житкәч кенә, юлчыларның килеш-килбәтләрен төсмерләп була башлады Алар һәммәсе дә өсләренә буйлы-буйлы озын җилән кигән, башларында бизәк төшерелгән дүрткырлы түбәтәйләр Кайсылары мәйдан ташлары өстеннән инде тетелеп беткән чүәк сөйрәп атлый, бер ишләре бөтенләй яланаяк, һәммәсе дә бауга асып киптерелгән балык кебек ябык, яңак сөякләре терсәк очы сыман төртеп тора
Кәрваннын ин алдыннан атлаучы чал сакаллы картны ике яктан башка киемдәге ирләр култыклаган Учак яктысында аларынын йөзен бик тиз шәйләделәр Картны озата килүчеләрнең берсе—Айкапуны саклаучы тоткавыллар башлыгы Гафур-сыбай. икенчесе Шәрекъ мәхәлләсенең имамы Хатыйп хәзрәт икән Икесенен дә йөзләре сагышлы һәм уйчан, бер сүз эндәшмиләр Алар уртасында гыж-гыж килеп атлаучы чал сакаллы картнын йөзендә-карашында бер төсмер юк. ул бөтенләй җиһаннан ук аерылган кебек Каратуткыл яңаклары сәхрәдәге корыган күл сыман тәмам эчкә баткан, нәзек иреннәре яңгыр күрми тилмергән буразна шикелле яргаланып беткән Төсен әллә җилләр, әллә еллар юып алган күзләрендә мөлдерәп торган сагыш
Учакларны үтеп Салкын таш янына җиткәч, кәрван туктап калды. Йөзбаш Гафур белән Хатыйп хәзрәт шәүлә сыман гына булып калган арык картны дар агачына таба озатмакчы иде. Әмма юлчы, терсәкләрен тегеләрнең кулыннан арындырып, шундук каршы төште. Тып-тын калып аларны күзәтүче халык төркеменә тик ялгыз сүз килеп ишетелде.
—Үзем, үзем.
Юлчы карт, чыра сыман нечкә аякларын гаять авыр сөйрәп, дар агачына таба ике-өч мәртәбә атлагандай итте. Сагыш-хәсрәт тулы карашы белән ул элмәк очында урталай бөгәрләнеп төшкән Идрис хәзрәт мәетенә текәлде, хәрәкәтсез калды, канатлары салынды, сыны катты. Аннары аякларында кинәт жегәр бетте, тезләре мәйдан ташлары өстенә бөгелеп төште. Карт арык ике кулын мәет аякларына таба сузды, дерелдәгән иреннәре арасыннан сүзләре аһлап чыкты:
—Улым, улыкаем!—Салкын ташны тирәләп баскан кешеләрнең баш очында, әйтерсең лә, яман күк күкрәде, зәһәр яшен угы бәгырьләрен телеп-телеп узды. Мондый гайре табигый кайгы-хәсрәтне күреп, күк йөзе менә-менә убылып төшәр кебек иде. Күпләр тораташтай капылт катып калды, кайберләре авыр ыңгырашты да сыгылып төште.
Давыт сәет әле мәйдан өстенә шомлы тынлык иңгән тәүге минутларда ук чыптасына торып утырган һәм ерактан килгән сәер юлчыларны тын да алмый күзәтеп тора иде. Көтелмәгән, чәчләрне үрә торгызырдай коточкыч сүзләрне ишетүгә, ул каударланып урыныннан купты, талчыккан һәм зәгыйфь аяклары белән дарга таба атлагандай итте.
—Әллә синме сон бу, Әбү-Хәмит хәзрәт? Йә, Ходаем!
—Мин шул, Давыт сәет, кызганыч ки, бу мин бичарадыр. Егерме сигез сәнә элгәре мин нарасый угылымны синен тарихчы бабан Якуб хәзрәт хозурына, шәкертлеккә калдырып киткән идем. Ошбу язык гамәлем өчен Ходай Тәгалә мине ярлыкамаган, хәтта, минем егерме сәнә буена чиннәр эргәсендә кушчы1 сурәтендә михнәт чигүләремне дә үтә азсынган шул.
Давыт сәет, йөрәген каната-каната, сәяхәтче бичара карт каршына якынайды да, тезләренә чүкте. Ап-ак чәчле башын түбән иеп, хәрәкәтсез калды.
—Газиз угылыңны ошбу коточкыч золым вә афәттән коткарып кала алмадым. Идрис угылын Болгар халкының азатлыгы өчен шәһит булды. Ошбу гөнаһымыз өчен Болгар мәмләкәтенә шәфәгать кыла күрсәң иде, Әбү-Хәмит хәзрәт? Ә үземә нисбәтән гафу сорамыйм да. Мин биниһая языклы бәндәмендер. Шул гөнаһларым өчен кыямәт көнендә миннән Аллаһы Тәгалә илә Исрафил фәрештә үзе җавап алсын.
—Угылыма нисбәтән хурлану вә кимсенү хисләре кичермимен. Әҗнәби халыкнын азатлыгы бәрабәренә шәһит булу—һәр мөселман өчен мактаулы сәгадәттер. Угылым халык мон-зарына нисбәтән сизгер, уяу булган Моңа угылымны гаеп итеп булмый. Синен дә, Давыт сәет, һичбер языгың юктыр Угылымның шәһит булуына фәкать мин гаепле. Бүре булып бүреләр дә үз пәраларын тәмам тернәкләнми торып язмыш ихтыярына ташлап китмиләр бит. Мин ташладым. Менә шунын өчен Ходай миннән угылымны дар агачына эленгән мәрхүм көе күрсәтеп җәза ала. Нә үкенеч, мин аны хәтта кочаклый да алмыйм, адәмчә ясин укырга да мөмкинлегем юк.
Шул минутта Давыт сәет белән гүя ниндидер бер зур үзгәреш булды. Ул каударланып аяклары өстенә калыкты, күзләрендә зәһәр ут кабынды.
—Җитте, җитте!—дип телгә килде ул, чит-ят тавыш белән. Аннары усал йомарланган йодрыкларын югарыга чөйде.—Җигән дөрес әйтте: «Азатлыкны тезләнеп яуламыйлар». Елан сыман гомер буе тездә килеш жан асраганчы бер көн бөркет булып яшәү мен мәртәбә артык.
Сәеттәге мондый кискен үзгәреш һәммәсен тетрәндерде, гаҗәплә-
■Кушчы— кәрвандагы хезмәтче рәвешендә тотылган кол.
нүдән бары да тын тордылар. Ә сәет урыныннан капылт кузгалды да, елгыр барып, йөзбаш Гафурнын билендәге кыныннан кылычын суырып алды. Икенче мизгелдә ул инде азамат егетләрчә бер житехтек белән Салкын таш өстенә йөгереп менде һәм кылычын усал кизәнеп дар агачындагы сүз арканны чапты Аркан һаман саен тизләнә барып сүтелә башласа да. Идрис хәзрәтнең мәете мәйданга төшәргә өлгермәде, аны дистәләгән куллар эләктереп алды.
Беренче булып каравылбаш акылына килде. Ямьсез тавышы белән бар мәйданны тутырып, сөрән салды:
—Хания жәнабларынын фәрманын үтәмиләр. Фетнә бит бу, фетнә!
Давыт сәетне тотып тыешлы да түгел иде
—Мәет тиклем мәетне мәсхәрә итәргә базган синен ул дәһри хан ия на ләгънәт яусын!—дип ачыргаланып, ярсып кычкырды ул —Ярты жиһанны манзара кылып үткән вәли сәйяхка үз угылына тәһлил әйтергә, ясин чыгарга да ирек тудырмаган андый ханияга барча мөселман халкы ләгънәт вә бәддога яудырыр Ләгънәт вә бәддога! Ләгънәт вә бәддога!
Сәет сүзләрен әүвәл чал сакаллы Әбү-Хәмит юлчы, аннары Идрис хәзрәт мәетен әйләндереп баскан имам һәм мөәзиннәр эләктереп алды. —Ләгънәт вә бәддога!
Каравылбаш берникадәр вакытка югалып калгандай булды. Хәвеф һәм өшәнү тулы ярсу караш белән кирмән капкаларына таба карап- карап алды. Әмма бераздан инде мәйдан өстен янә анын ямьсез җикерү тавышы каплап китте.
—Ясавыллар!1 Нәрсә уклау йоткан сыман кузгалмыйсыз? Гыйсъянчының җеназасын урынына кире кайтарыгыз!
Кирмән диварлары буена тезелешкән кораллы сакчылар шөкатьсез кыяфәттә халык өстенә ыргылды. Салкын таш әйләнәсендә торган берничә ир аларнын юлына каршы чыккан иде, һәммәсе дә диярлек сөнге очына алынып, жиргә ауды. Мәйдан өстен Давыт сәетнен кайнар фәрманнары ярып узды:
—Колчуралар булып яшәү житге Кабих Бәрәж җәлладларына һич тә буйсынмагыз! Идрис хәзрәтнең жәсәден яшерү фарыз.
Мәйдандагы барча һөнәрчеләр, шәкертләр, имам-мөәзиннәр Идрис хәзрәт мәетен тулгамага алды һәм тар урамнарның берсенә таба чигенә дә башлады. Моны күреп, кирмән капкалары янында торган атлы җайдаклар да ясавылларга ярдәмгә ашыкты. Кылыч-сөнгеле җайдаклар һәм коралсыз төркем уртасындагы ара күзгә күренеп кими бара иде Шулчагында бушлык уртасында ике кулын күккә чөйгән сәет калкып чыкты
—Аллаһ хакы өчен кан коймагыз’! Иманыгызга килегез, мөселманнар!
Тимеркүк ат өстендә ажгырып килгән жайдакнын күзе-башы тәмам тонган иде Ул үз каршында пәйда булган шәүләне шәйләмәде дә, ахры. Менә, анын ярсу аты башына ак чалма уралган шәүләне усал бәреп узды Давыт сәет гәүдәсе ат тояклары астында аунап калды, ак чалмасы читкә тәгәрәде.
—Сәетне, вәли сәетемезне харап иттеләр!—дип, кемдер сөрән салды. Әмма Давыт сәет моны инде үзе ишетмәде.
7
әмбәл юлда атна буе котырынды, шашты Әле Биләр каласыннан чыккан чагында ук гаскәрен кыл урталай бүлгән һәм берсенә башкорт батыры Селәүсенне менбаш итеп куеп, аны Мораса елгасынын тамагына таба куган иде
—Уч төбен күрсәткән иргә—анын хатыннары, ә камчы кызганган хакимгә ябай халык һич буйсыну белмәс Менә шул мәсләктән чыгып.
'Ясавыл—эчке сакчы, тәртип сакчысы
Х
Мораса эргәсендәге карья-кирмәннәрне талап уз да, ябай халыкны өнсез калдырып кит. Андагы карьянын бәгъзесе дә Сувардан качкан фетнәчеләрне үз куенына сыендырырга җөрьәт итмәсен. Ә аннары ул гыйсъянчылар каласына шәрекъ яктан килеп тач селәүсен12 булып ыргылырсың.
Сәрдәр менбашын юлга шулай өсли-өсли озатса да, ике-өч көннән сон һич тә көтелмәгән, гайре кыргый хәбәр алып, үзе өнсез калды.
—Үз артыннан дүрт йөзгә якын азамат ирне ияртеп, Селәүсен- менбаш эстәрле илә Нокыш дәрьяларына таба чыгып тайган. «Алаша ат сыман булдыксыз хан илә үгез төсле ахмак вә котырган сәрдәр хозурында тезләнеп йөрүдән туйдым. Гөнаһсыз инсаннарны кырып хәрәм кан койганчы, кассап Хәмбәл илә гадел орышка чыгу—мен мәртәбә артык. Ә ул ахмак үгез үзенен билен сындырудан шүрләп калмый икән, мине Таш-билбау кыяларыннан эзләп карасын. Ул чагында мин анын билен генә түгел, әле муенын да өзеп, гөбе төсле ми-зиһенсез вә тун башын култык астына кыстырып җибәрермен»,—дип, газиләр эргәсендә каһкаһә илә сине мәсхәрә итәргә дә җөрьәт кылган икән.
—Ах, хөрәсән! Ах, мүкләк!—дип, Хәмбәл дию кебек үкереп җибәрде дә, тәмам дуамалланып әмер бирде.—Бөтен менне Морасага таба борыгыз! Ул хыянәтчеләрне куып җитәмез вә андагы дүрт йөз сораннын барчасын да кырып бетерәмез. Ә ул сатлык җан Селәүсеннең тәпиләрен мин үз кулларым белән умырып атам!
Чарасыз калган йөзбашлар мона кадәр Хәмбәл идарәсе астында килгән бер мен газины Чирмешән буеннан Морасага таба борырга мәҗбүр булды. Ләкин Ерыклы-тау янындагы беренче төнге тукталыш ук котырган сәрдәрнең явыз ниятләрен челпәрәмә китереп атты.
—Йөзбашлары Миһран илә Кәрим, үзләренең газиларын алып, Нур-Суварга качкан.
Тан атканда сәрдәр чатырына тоташ хәвеф тулы бу хәбәрне биш йөз җайдак өстеннән башлык булып йөргән Галиәскәр батыр алып кергән иде. Бичара сыбай шул чатырдан исән чыга алмады, шашкан Хәмбәл яшендәй кылычы белән аны икегә телеп атты. Соңыннан акылына килгән кебек булды да, ике чигәсен томалап, үзе дә чатыр эченә ауды. Котырынудан анын баш түбәсе, чигәләре учак өстендәге казан сыман шауларга тотынды. Сәрдәр, ниһаять, бермәл үзенен аяныч хәлдә калуын аңлагандай булды. Миһран белән Кәрим—әле Хәмбәл Тук елгасы буенда кыпчак бәге Манукны җиңгәннән бирле аннан аерылмыйча йөргән йөзбашлары һәм, ин мөһиме, алар тоташ кашанлылардан гына торган йөзлекләрнең сыбайлары иде. Кашан—аның туган шәһәре, заманында әтисе Колын-Хисам хаким булып торган нәсел каласы бит Ә инде шул туган кала, газиз кала яугирләре дә башкисәрләрдән йөз чөергән икән, ул чагында чит-ят вилаятьләрдән йә булмаса кыпчак, башкорт далаларын-нан, чирмеш, мукшы урманнарыннан килеп алапа13 вә ганимәт бәрабәренә генә курсыбайга ялланган газиларга ышанырлыкмыни?..
Качкын Селәүсен отрядын эзәрлекләү печән чүмәләсе өстенә төшеп югалган энәне эзләү кебек үк өметсез эш иде. Хәмбәл моны бик тиз анлап алды һәм үз янына мона кадәр йөзбашлар булып йөргән Сәүбән белән Газдалыйны дәште.
—Ун-унбиш җайдаклы гына нөгәр алыгыз да, ашыгыч рәвештә Морасага карап юл тотыгыз. Анда ул мүкләк Селәүсенгә иярмәгән йөзбашларны вә иллебашларны аулак төшкә җыеп, шуны тәкърарлагыз. «Нур-Суварда Торгын бәк сараеннан талап алыначак барча казнаны, инин соңгы әзгәриенә14 тиклем, әүвәл итеп, мин үземә тугры булган сыбай- ларга бүлеп бирәчәкмен. Өстәвенә һәммәгезгә Суварның байлар кавеменнән җаныгыз теләгән чаклы җарияләр сайлап алырга тулы ирек бирәм».
'Селәүсен—урман мәчесе, рысь.
13Ал ап а—гаскәриләргә түләнә торган хезмәт хакы.
14Әзгәр и—Болгарда сугылган озынча акча.
Ошбу вәгъдәләрнен сүзен-сүзгә илтеп җиткерегез. Егет сүзе бер булыр. Мин вәгъдәмнән таймам
Сәүбән белән Газдалый инде ияр өстенә менгәч. Хәмбәл аларнын жанын кыздырырга, хыял канатлары куярга да онытмады:
—Ә сез мина тугры булып калган ул йөзлекләрне ошбу эргәгә тукми-чәчми алып кайтып җиткерәсез икән, мин сезнен икегезне дә курсыбайда менбашлары итеп куячакмын
Хәмбәл Сәүбән белән Газдалыйны үлемгә җибәргән кеше шикелле өметсез, төшенке кыяфәт белән озатып калган иде Шуннан сон да озын көн буена күнелен мен булмаса да. йөз төрле шик талады Әмма гаҗәпләнүенә күрә, икенче көнне ике сыбай да Мораса елгасы ягындагы алты йөзлекне сәрдәр әләме астына тулы көенчә китереп бастырдылар. Хәмбәлнен күнеленә шундук гайрәт инде, ул Сувар каласына таба юлга янә инде очына-очына чыкты
Хәмбәл бер йөз җайдаклы иравыл отрядын гаскәренен төп өлешен кузгатканчы ук алга куган иде Ләкин Ата елгасын кичеп ике фәрсах арасы да уза алмадылар, иравыл башлыгы нибары җиде-сигез генә яралы җайдак, шулар арасында бөтенләй дә таныш түгел бер тотык ияртеп һәм үзе дә тоташ канга батып, кире әйләнеп кайтты
—Зәңгәр күл буенда тулгамага эләктек. Ике-өч йөз чамасы һөнәркян вә мәгъдәнчеләр шул күл тирәли кәмин* корып көткән. Башлыклары Гомәр-оста илә мәнге тынмас фетнәче Сөләйман-шаирь икән Менә, орыш барышында фәкать бер гидайларын гына саугатлыкка алып, тулга- мадан көчкә генә качтык. Фетнәчеләр үзләре дә Зәнгәр күл буен шундук ташлап китте...
Ялгыз тотыкнын табан астын телеп, яраларына кыл җибәреп газаплау да һичбер төрле юаныч китермәде.
—Бөтен җиһан сина каршы купты. Тантана итәсе көннәрен бетте инде. Минекендә түгел, юк. синен табан астында хәзер янгын яна Шуны аңла, җәллад,—диде дә, бичара ир башка төрле җавап кайтармады. Анын гәүдәсен соңыннан бер имәнгә асып, курсыбайныкылар янә юлга чыкты
— Мәгьдән казучы кара эшчеләр дә. аларга кушылган башка ярлы халык та безнен алай өчен хәвеф түгел Без аларны сасы көзән урынына ат тояклары илә сытачакмыз,—дип. Хәмбәл сер бирәсе килми шапырынса да, Сувар каласы янына җиткәч, анын кикриге күсәк белән орган шикелле шәлперәеп гөште.
Сувар—сәрдәр элек күреп гадәтләнгән кала түгел, хәзер инде анын кыяфәте үк танымаслык хәлгә килгән иде. Каланын тоташ имәннән торган диварларын янә бер-ике аршын чамасы биегәйткәннәр Дивар өстендә ук очырырлык ара үткән саен ярымтүгәрәк каланчалар үсеп чыккан Диварлар алдындагы ерымнар тирәнәйгән, урлар биегәйгән Суварлыларнын бу эшләрне әле соңгы атна-ун көн эчендә генә башкарулары күзгә күренеп тора. Диварны биегәйтеп тезгән бүрәнәләрнен күбесе кабыгын да салдырмаган көе генә югарыга менгән, ур өстендә әле дымын югалтмаган, кибеп өлгермәгән юеш балчык ята
Суварлылар явыз курсыбайны диварлар өстендә, кал кыннар артына яшеренеп каршы алды. ’ Күккә каратылган сөңге очлары бөтен дивар буйлап керпе энәләре кебек тезелеп киткән Һәр калкан артына җәясенә ук элгән яугир яшеренгән Кала эченнән егерме-утыз адым саен төтен күтәрелә Димәк, курсыбайлылар өстенә коелырга тиешле сумала һәм кайнар су да инде күптән әзер
Хәмбәл үз гаскәренә таба күз ташлады. Сафында хәзер унөч чамасы гына йөзлек саналса да. анын һәр җайдагы корыч көбәгә төренгән Озын чылбыр булып сузылган бу җайдаклар сафы сүрән кояш нурлары астында бакыр еланга охшап гел ялтырап тора. Мондый шашкын көчне туктата алырлык каршылык бармыни ул?!
'Кәмин засада.
—Син юкка гына ошбу тарафка килгәнсең, җаһил кассап,—дип каяндыр югарыдан яңгыраган мәгърур тавышны ишетүгә үк, Хәмбәл, өстенә кайнар су түгелгән шикелле куырылып, калага күз салды. Асылмалы капка янындагы дивар өстенә кала бәге Торгын чыгып баскан һәм бөерләренә таянган көенчә шул ана тәкәллефсез төстә сүз ыргыта икән — Бәгъзе кала да син катил пычагы астына сүзсез ята торган сугым малы түгел. Синең көнен бетте. Болгар мәмләкәте бердәм йодрык булып син катилгә вә синең умырткасыз ханиянә каршы гадел ихтилал орышына чыга. Пайтәхеткә җәдид таҗдарны утыртмыйча торып, орыш тынмаячак. Гөнаһсыз халыкның канын тагын да коймыйм дисәң, үз ихтыярын илә безнең мәмләкәттән чыгып олак. Монда сиңа хәят булмаячак. Сине алда дуадак каз язмышы гына көтә. Югал, сәрдәр!
Хәмбәл котырына-котырына кычкырып җавап бирде:
—Әле ияр өстендә утырган көемә үк син мина ясин чыгарга җыенасын түгелме соң, сатлык Торгын?! Ай-Һай, терсәгеңне тешләргә туры килмәсен, кабаланма. Юньле елан инде буарга рәте калмаса, үз дошманын кыядан аска сөйрәп булса да лаек төстә үлә. Ә мин әле синең кебек хөрәсәннәрне янә йөзләп буам.
Хәмбәл шундук кыныннан кылычын суырып алды, йөзлекләргә чылбыр булып таралырга кискен әмер бирде. Кала диварлары өстендә дә шул мизгелдә үк дистәләгән сорнай авазлары яңгырады, имән бүрәнәләрдән тезелгән түбәләр астында тагын йөзләгән яңа сугышчы пәйда булды. Аларнын күбесендә кыпчак сугышчылары төсмерләрен күргәч, Хәмбәлнең йөзе-кыяфәте алышынгандай булды.
—Ах, Сарычин, сатлык! Заманында мин аны тархан итеп куйдым, ә ул мина, әнә, елан сыман чагып җавап бирә,—дип сыгып сүгенде дә, Хәмбәл Шам кылычын кала диварына таба айкап алды.
Сәрдәр ишарәсен сүзсез аңладылар, йөзлекләр дәһшәтле карчыгалар болыты булып һөҗүмгә ташланды. Талгын, тын һаваны меңәрләгән сәрпи ук авазлары ярып узды, дистәләгән газиләр ияр өстеннән җиргә очып төште Ләкин җайдаклар мона һич игътибар бирми, алар уклар яңгырын калкан сыман ерып һаман-һаман диварларга таба якыная иде. Артта сәрдәр тавышы торган саен дәһшәтлерәк булып яңгырады.
—Диварларга! Диварларга элмәк ыргытыгыз! Бар ганимәт сезгә! Кала сезгә!
Сугыш кыза, Хәмбәл газилары кайбер урыннарда инде дивар өстенә дә үрмәләгән иде. Сәрдәр күңелендә тәүге өмет чаткылары уянган бер мизгелдә кала эчендә тагын ниндидер бер яңа учак ялкыны пәйда булды. Ул йортларга кабынган янгынга да охшамаган, казаннарны кыздыручы учаклардан да аерыла. Күрәсен, кала эчендә махсус хәзерләнгән кура яки җитен яна иде.
Яна учак сере бик тиз ачыкланды. Вәтыйгъ елгасы янындагы калкулык өстендә хисапсыз җайдаклар гаскәре җир астыннан калыккан кебек кинәт пәйда булды. Алар тау очыннан чәчелгән борчак сыман калкулыктан аска томырылдылар да, чапкан шәпкә озын чылбыр булып, Хәмбәл курсыбаен камарга тотындылар. Хәмбәл әлеге дәһшәтле ташкынны күреп, янә көзге чебеш кебек куырылып калды. Анын ачулы карашы дошман чылбырын буеннан-буена айкый-айкый гаскәрбашны эзләде. Ниһаять, ул башына алтын очлым киеп үзенә таба очкан җайдакны күреп алды һәм аптыраудан тораташтай калды. Үзен Хәмбәл белән бер дәрәҗәгә куеп алтын очлым кияргә җөрьәт иткән җайдак Болгар әмире Ибраһимның хассә алай башы Корнай батыр, заманында анын әтисе Колын-Хисам янында, Кашан каласында гади җансакчы булып йөргән яллы кыпчак иде. Хәмбәл ярсудан тешләрен шыгырдатып кысты, маңгаена салкын тир тамчылары бәреп чыкты.
— Курсыбай, артка, сатлык болгарлар өстенә!—дип, шашып кычкырды да, Хәмбәл үзе беренче булып Корнай батыр каршына томырылды.
Ләкин Хәмбәлгә Корнай батырга якынаерга ирек бирмәделәр.
Хәмбәл каршында әллә каян гына әзмәвердәй гәүдәле ике жайдак калкып чыкты. Аларнын берсе кулына кылдан үргән ятьмә, икенчесе каеш аркан тотып килә иде. «Ошбу сөлтекләр мине тере көе саугат итеп алырга ниятлиләр»,—дип кенә уйлап өлгерде дә. Хәмбәл кайнар судан качкан шикелле кабаланып-янып, атын кире борды. Сәрдәр тулпары бөтен Болгар илендәге беренче чаптар иде. хуҗасын хәвефсез калкулыкка бик тиз алып чыкты.
—Юк. сез мине ансат кына саугат итә алмассыз! Тешегез үтмәс' Минем газиларымнын һәрберсе сезнен ун карачкыгызга тора. Курсыбаи. курсыбаи!—дип Хәмбәл үзен-үзе юатып кычкырса да, анын кул астындагы гаскәр инде пыран-заран килеп бара иде Орыш кырына салкын акыл белән караш ташлауга ук башсәрдәрнен йөзе агарып калды. Әнә. кала капкалары да инде күптән төшерелгән Капкалардан ташкын булып чыккан суварлылар белән кыпчак җайдаклары Газиларны эреле-ваклы төркемнәргә бүлеп, тимер кыршау сыман тулгамага ала. Аллага шөкер, яна менбаш Сәүбән җитәкләгән бер төркем, әнә. дошман сафын майны телгән пычак шикелле икегә ярып үтте дә, Бизнә елгасы ягындагы далага чыгып качты Ә Газдалыйныкылар кайда? Алар нишли? Хәмбәл шомлы-хәвефлс карашы белән орыш мәйданын кат-кат айкады да. үзе дә сизмичә ике кулы белән чигәләрен тотты Йә. Ходаем! Сөңгеләрен-кылычларын җир өстенә ташлап, ике-өч вак төркем Корнай җайдаклары каршына тезләнеп һәм баш иеп тора түгелме сон?
— Куркак жаннар! Сатлык карачкылар!—дип. Хәмбәл үз-үзен белеш-термичә яман сүгенде дә. ачуы белән тулпарынын касыгына типте Хужасы артык каермаса һәм кумаса да. бичара тулпар инде сизгән иде Ул Хәмбәлне яу кырыннан Биләр ягына таба очырып алып чыкты
Үз гомерендә тәүге тапкыр җинелгән сәрдәр янына юлда тагын вак-вак төркемнәр килеп өстәлә торды Янә Кече Чирмешән елгасы буена кайтып җиткән чакта сугышчылар саны ике йөздән артты, ләкин сәрдәр алар ягына бер генә караш та ташлап карамады Ул. башына күсәк белән сугып мингерәтелгән мал шикелле, уйсыз һәм анын ияр өстендә каңгырап кайтуы да бауга тагып сугымга алып барылган бичара үгезне хәтерләтә иде.
Язмышның иң ачысы Хәмбәлне Биләр диварлары янында көткән булып чыкты. Пыран-заран китерелгән гаскәр калдыгын ияртеп кайткан сәрдәрне пайтәхет бикле капкалар һәм дивар өсләрендә оборона тотарга хәзерләнгән сугышчылар сафы белән каршы алды Айкапу өстендәге мәйданчыкның бер ягына наиб, икенче ягына кылыч сабына кулын салган көе менбаш Саран баскан Тәкәллефсез кыяфәт белән текәлгән Саранның баш түбәсен өч каурыйлы алтын очлым бизи. Мөгаен. Бәрәҗ хан аны инде курсыбай сәрдәре итеп тә күтәргәндер
Шулай да мәсхәрәле сүзләрне Хәмбәлгә биек дивар өстеннән ин беренче булып наиб чәчте.
—Син хәзер ярык таба хәлендәсен. Хәмбәл. Борынын илә җир сөреп күрсәтсәң дә. пайтәхеткә инде кирәген бетте, монда сиңа юл юк. Тәртәләреңне тизрәк кире бор да. әйдә, моннан ычкын Кыпчаклар йә булмаса карлуклар эргәсенә барып, башын орып кара Синдәй оста сәрдәрне берәр кәрванбаш булса да. ихтимал, үзенә алапа хакына кассап итеп алыр Кассаплык тәтемәсә, шәят. кәрванбашка йөк ташучы каранар' урынына да ярап куярсың син
—Ха-ха-ха!—дип ыржаеп һәм кешнәп, наиб мәсхәрәсен дивар өстендәге йөзәрләгән ирләр эләктереп алды
— Каранар!
—Кассап!
— Мәмләкәтеннән куылган мескен дүңгәләк син!
Хәмбәлнен күңелендә юеш. тынчу баздагы шәмдәл сыман тонык.
' К а р а н а р —бер еркачле карт доя
зәгыйфь кенә булып янган сонгы өмет чаткысы да сүнде, күзләренә ачы яшь бәреп чыкты. Үзен-үзе белештермичә ул кыныннан кылычын суырып алды, кабыргаларына котырып тибә-тибә тулпар атын алга куалады. Ләкин бу минутта ат булып ат та хуҗасыннан акыллырак иде. Әле арткы аякларына кисәк күтәрелеп, әле башын чайкап, ул һаман бер урында бөтерелә бирде. Ул да түгел, Хәмбәлнен баш очыннан гына өч-дүрт сәрпи ук яман сызгырышып очып китте. Үз гомерендә беренче мәртәбә Хәмбәлнен йөзенә курку бәреп чыкты. Ул шөкәтсез, нурсыз булып калган карашы белән дивар өстен ялт-йолт айкады да, муенын инбашына җыергандай итте. Әмма соңга калды. Чираттагы бер ук «донк» иттереп анын алтын очлымына китереп бәрде. Очлым җиргә очты. Мәет шикелле агарынып калган Хәмбәл куркуыннан тулпарынын ял өстенә ятты, янә атның касыгына котырынып-шашып типте. Инде ярсу ат та яман сызгырышып очкан сәрпи уклар астында биюдән туйган иде, ул лачын шикелле сузылып, читкә томырылды. Диварлар өстеннән янә ачы сызгырышкан, мәсхәрәләп көлгән тавышлар гына ишетелеп калды:
—Каранар! Кассап!
—Мәмләкәтен җуйган дүңгәләк!
Тугызынчы бәйләм
1
өз житүгә Козьма ватагасы янә урман эчендә тирән базлар казып, үзләре әйтмешли, аю өненә чумды. Әртилдәге сукбай ирләр саны хәзер инде дүрт йөздән дә артык, алар үзләре урнашкан Рязань төбәге белән генә канәгатьләнмичә, Муром, Белев юлларына чыгып та «кәсеп итә» иде. Әртилдәге ирләр саны арткач, ауга, балыкка йөреп кенә тамак туйдыру шактый кыенлашты. Әртилдә сонгы арада килеп кушылган угры-ушкуй отрядлары олы юлга чыгып сәүдә кәрваннарын талап көн итүне отышлырак күрде. Алай гына да түгел, алар инде, башкаларны да котыртып, әледән-әле Ука белән Идел аръягына чыга һәм андагы мукшы, ар, әрҗә авылларын талап йөри башлады. Шулар ук соңгы бер «походларыннан» әртил лагерына бөтенләй дә көтелмәгән әсир алып кайтты.
Лагерьга ике ай буе югалып торган ушкуйлар кайтып төшүен Козьма урман аланында купкан кыргый тантананың әле беренче авазларыннан ук чамалаган иде. Ул һәрвакыт шулай: олау-олау байлык төяп кайткан ушкуйлар күрендеме, әртил халкы аларны һичшиксез, барабаннар шавы, тоташ кычкырыш авазлары белән каршы ала. Аннары инде атналар буена сузылачак тантанада учаклар өстеннән сикереш тә, аю биетү, йодрык сугышы, исерек баштан өер-өер булып тәпәләшеп алу да—берсе- бер калмый.
Бу юлы аландагы шау-шуны ишетүгә Козьма да ашыгып үз базыннан чыкты. Ләкин инде сонга калган икән Башка баздагылар аннан алдарак кузгалып, хәзер бөтен алан буенча сибелешкән. Биек наратлар, карагайлар арасындагы юлдан аланга биек итеп төялгән дәү олаулар белән шактый озын кәрван кереп килә. Олауларны тирәләп әле атка менгән җайдаклар, әле куе көртне ерып килүче жәяүлеләр атлый. Боларнын кайсы походтан кайтучы да, кайсы аларны каршы алучыдыр—һични аңламассың. Барысы да озын, ямьсез сакалга батып беткән, һәммәсенең мыекларын-керфек- ләрен ак бәс сарган. Барчасы да иске чабатадан. Юкә бау белән буылган кафтан һәм туннары әле аннан, әле моннан умырылып төшкән дә «тел» күрсәтеп тора.
Шулай да походтан кайтучы ушкуйлар үзләрен каршы алучы ирләрдән хәтәр кискен аерыла икән. Ушкуйларнын һәммәсендә корал, яңаклары суырылган, кыяфәтләре талчыккан. Арада яралылары да очрап куя.
К
Кайсынын маңгаена, кайсынын кул-аягына ак бәз чорналган. Юлдан кайтучыларның тавышлары да кимрәк. Бугазларын ерта-ерта күбрәк аларны каршылаучы ирләр кычкырыша
—һәрбер олау корал, икмәк, сәрмәт белән тулы. Ну. баедык та сон!
—Городец аръягындагы авылларына кадәр үтеп алтын-көмешенә тиклем талап чыккач, болгарлар элеккечә «без бай. без көчле», дип шапырына алмас инде
Башка әртилчеләр кебек үк Козьма-атаман да юл читенә басып, олаулар кәрванын тамаша кыла иде. Кәрваннын нәкъ уртасында, ядаула- нып шыр сөяккә калган ат өстендә кылка киемнәргә төренгән, кул- аяклары бәйләнгән әсир ирне күргәч. Козьма кинәт әсәренеп калды Шәп нәселдән икәнлеген югалтмаган тулпар. алтын-көмеш нәкышьләр белән бизәлгән ияр-йөгән, шундый ук затлы жепләр катнаштырып чигелгән бәрхет җилән аламасы, йомшак күн итекләр—һәммәсе дә әсирнең күренекле, бай катлам вәкиле булуы турында кычкырып тора иде. Дөрес, хәзер инде җайдак үзе дә, анын тулпары да күбесенчә өрәкне хәтерләтә Аты саламы йолкынганнан сон бәбкәләре белән генә тырпаеп калган мескен өй түбәсе төсле. Җайдак үзе дә ябык, яңаклары оча сөякләре сыман тырпаешып тора.
Бөтен йөзен яңак очларына кадәр куе сакал баскан, ул касмак белән майлап чыккан кебек укмашып һәм буталышып беткән Йөзе, муены, куллары кара тирдән хасил. Әле ушкуйлар кулына әсир төшкәнче үк байтак михнәт чиккән, күрәсен. Яңакларында, муенында инде төзәлеп килүче иске яра эзләре күренеп тора. Аны әсир булу халәте дә бик тилмертми, ахры. Ул урман аланы буйлап йөгерешкән әртилче ирләргә сирәк-мирәк кенә салкын караш ташлап, бөтенләй гамьсез, битараф кыяфәттә утыруын белә.
—Атаман! Муром отряды походтан җинү яулап кайтты Сугышчыла-рыңны да, тупланган ганимәтне дә үз канатын астына кабул итеп ал.— дип, ушкуйлар башлыгы Шадра Викул Козьма каршына килеп баскач кына, әсир җайдак авыр керфекләрен күтәреп, утлы караш атты
Әртилдә чагында һәрчак атаман белән әрепләшергә яраткан, ана баш бирмичә йөдәткән Викулга игътибар итмәскә тырышып. Козьма әле һаман әсир тарафына карап тора иде Анын утлы карашы белән очрашуга ук атаманның тәннәре чымырдап китте Бер мизгел эчендә ул шабыр тиргә баткан кебек булды Зиһенендә йөз төрле уй капылт чагылып үтте «Табан асларыңа кадәр үтеп керә торган тасрайган, кайнар караш Сөзгәк үгезнеке сыман усал кыяфәт. Кайда очраттым сон әле мин кушылып үскән кашлар астыннан төбәлгән мондый үҗәтлекне’ Тукта, бу бәндә өстенә алтын жепләр белән бизәлгән яшел жилән кигән Димәк, мөселман кешесе бу Болгар. Кашан йә. Ходаем! Бу Болгар илендә чакта безне озатып йөргән әмир түгелме сон? Ә юк. Колын. Колын Боларга туган тиешле бер әмирләре инде күптән бездә. Анысы—Арбат. Мәскәү каласында олуг воевода Ә монысының исемен хәтерләмим Ин мөһиме, безнен якка ул ничек килеп эләккән?..»
Атаманның әсирдән күз алмыйча торуын күреп. Викул телгә килде
— Менә, бу ганимәтне дә кабул ит. атаман Монысын Городецнын инде бу ягында. Клязьма ярындагы урман эчендә кулга төшердек без Ирләр анын өстенә килеп чыккан чакта ул аю сыман көрт эченә күмелеп ята иде. Менә шушы ат тезгененә бәйләнгән бау буенча чамалап барып кына үзен казып алдык Ә ул өненнән чыкты да. кышкы йокысыннан уятылган аю сыман котырып, безгә ябырылды Телендә гел бер сүз • Мин Андрей кенәзне беләм. ул да мине белә, шуна озатыгыз» Ә үзе исемен дә әйтми Әллә шымчы ул. әллә карак—шайтан белсен Аптырагач, кул-аягын бәйләп йөртергә мәҗбүр булдык
Козьма сузып маташмыйча кискен әмер бирде
— Бауларын чишегез. Ул кол түгел
Кул-аягын чорнаган сүс бауларны кисеп ташлагач та, Хәмбәл байтак вакыт буена кымшана алмыйча утырды. Ахырда ирләр аны сөйрәп диярлек иярдән төшерделәр. Ә ул аяклары җиргә тию белән йолкыш киемдәге ирләрне шундук читкә этеп җибәрде. Бер-ике мәртәбә чүгәләп аяк язып алды. Шуннан соң инде һичнинди михнәт-жәфа күрмәгән һәм дөньяның кендегенә басып йөрергә күнеккән кыяфәттә Козьма-атаманнын каршына килеп төкәнде. Сүз дә юк, бу кешедә табигать тарафыннан бирелгән көч-куәт иксез-чиксез иде.
—Мин сине кайда күрдем сон әле? Элек кем иден син?
Хәмбәлнен шушындый халәттә дә тамак төбе белән генә, көрпәләнеп эндәшүен күргәч, Козьма хәйран калды. «Карале син моны. Әйтерсең, мин болгарлар жиренә килгән бер сукбай да, ул андагы әмир»,—дигән мәсхәрәле уй зиһенен яндырып узды. Икенче мизгелдә инде Козьма да ияген күтәрә төшеп, эре жавап бирде:
—Мин—Козьма. Заманында синен Болгарына Андрей кенәз сакчысы булып барган идем. Хәзер мин—атаман, ягъни үземә-үзем хуҗа. Бер генә кенәзгә дә баш имимен. Хәтта, байтак боярлар минем ватагамнан дер калтырап тора.
Хәмбәл барысын да бик тиз генә анлап бетерә алмый изаланды бугай. Ул бераз вакыт буе күзләрен кыса төшеп, уйга чумып торды. Аннары бармагы белән Козьманын күкрәгенә төрткәләп, дөньяның ләүкәсенә менеп яткан кеше кыяфәтендә янә кыю дәште.
—Әйе, әйе. Моннан ун еллар чамасы элегрәк син минем йортымда кунак булган иден. Искә төшердем мин. Без синен кенәзенне бөтен ил буенча йөртеп олы кунак иттек. Ә менә хәзер инде мин кунакка килдем. Атаман да булгач, үзеңнән әллә никадәр боярлар да куркып торгач, әйдә, мине элеккеге кенәзен янына илтеп җиткер.
—«Урманга ашыкма, кәжә, барча бүре синеке»,—диде дә, Козьма әүвәл ихахайлап көлде. Бераздан тавышына житди аһән инде,—Минем кенәз синең илеңә яраннарын, сакчыларын, җитмәсә әле бүләк-санагын да алып барган иде. Ә син берьялгызын. Кесәңдә язгы йомран оясындагы шикелле җилләр улап тора. Кыскасы, сәяхәтең шикле. Шуңа күрә сина әүвәл минем базымда тукталып ял итәргә туры килер, ахры, кунак әмир.
—Мин Болгар мәмләктенен олугбәге. Сезнен кенәзегезгә житди йомышым бар. Юлда үткән һәр көн алтынга тин. Кенәзен янына алып бар!—дип Хәмбәл төкрекләрен чәчеп жикерсә дә, атаманның төге дә селкенмәде.
—«Берәүгә күз кысу да җитә, берәүгә тукмак та аз»,—дип ул башта янә үзалдына сөйләнгәндәй итте, аннары инде Хәмбәлнен йөзенә текәлеп, ачу белән дәште —Берәр атна чамасы миндә кунак булырсың. Кенәзгә булган йомышын турында энәсеннән жебенә кадәр башлап мина сөйләрсең. Кенәз янына илтергәме сине, янә болгарлылар кулына кайтарыргамы— монысын инде үзем хәл итәрмен.
Кабат Болгарга кайту куркынычы хакында ишетүгә үк Хәмбәл тишелгән туп шикелле шәлперәеп төште. Анын йөзенә кара төс ятуын Козьма-атаман да күреп алды бугай. Ул Хәмбәл кайгысын гел оныткан сыман, кәрван ягына борылып, оран салды:
—Олаулардагы барча ганимәтне кызыл базга кертеп бушатыгыз. Ә аннары мәҗлес. Ватага Муром отрядының жинү яулап кайтуын тантана итә. Карагыз аны, Суздаль белән Рязань юлларына каравыллар куярга онытмагыз.
«Ганимәт», дигән сүзне ишетүгә үк Хәмбәл Козьма-атаманнын беләгәнә килеп ябышты, сулышы кабудан сүзләре гел өзек-өзек чыкты:
—Минем хәнҗәрне талап алдылар Синең башкисәрләрең... Алтын кынлы хәнжәр. Якут ташлар белән бизәлгән. Атам истәлеге. Кире кайтар...
Козьма аланга чыгып бер генә җикерде, ике-өч минуттан сон инде атаман каршына ак чүпрәккә төрелгән хәнҗәрне китереп тә салдылар. Козьма аны күрде дә, бөтенләй «аһ» итте. Әйе, һичбер төрле шик юк: бу
кайчандыр аны Андрей кенәз исеменнән үз куллары белән Кашан бәге Колын-Хисамга илтеп биргән бүләк хәнҗәр иде Козьма аны озак вакыт буе кулларында әйләндереп торды, аннары Хәмбәлгә төрттереп алудан да тартынмады
—Андрей кенәзнен күнеленә бик хуш киләчәк бу Югалта күрмә моны, бүләккә әзерли тор.
2
индидер Болгар әмирен Боголюбове кальгасына китерүләре турындагы хәбәрне ишетүгә үк Андрей кенәз шактый аптырап калды.
—Нинди әмир тагын? Аны кайда тотканнар да, монда кем китергән9 Каравылбаш Довмонт үзе дә җилкәләрен сикертә-сикертә яна баштан кабатларга мәҗбүр булды.
—Әле генә алар Рязань ягындагы асма капка аша кальга эченә керде. Болгар әсире дигәннәре әллә Камбал, әллә Анбал атлы инде, төгәл андамадым Анын белән син, кенәз. Болгарга сәяхәткә барган чагында кат-кат очрашкансың. Аны Рязань урманына тупланып яткан ушкуйлар Клязьма буеннан тотып кайткан, диләр. Шунын сина бик тә, бик тә ашыгыч йомышы бар икән Әмирне кальгага Рязань ватагасынын башлыгы үзе озата килгән Анысының исемен кат-кат сораштырдым, мәгәр белә алмадым. «Мичкә керсәм, Андрей кенәз мине артымнан да танып аера», ди. Башка бер сүз әйтми
Андрей кенәз инде йокларга ятарга җыенып йөрсә дә һәм кунакларны үз йортында кабул итә торган гадәте булмаса да, бу юлы кулын кискен селтәп ризалыгын бирде
—Алай бик билгеле кешеләр дә булгач, әйдә инде, чакыр
Берничә минуттан сон каравылбаш Довмонт шул ук кылка киемнәренә төренгән Хәмбәлне ияртеп, йорт эченә инде Әлбәттә, тәүге минутта Андрей Хәмбәлне танымыйча торды Җитмәсә, каравылбаш белән кунакның—икесенен тин йөзләре кара көйгән иде Чит-ятлар каршында һәрвакыт сак булырга күнеккән кенәз аларнын пошаманга төшүен күрүгә үк, капылт әсәренде. Дәү йодрыгын биленә асылган кылыч сабына куеп, тиз-тиз сорау бирде:
— Ни булды анда тагын? Нинди сәер тынлык?
— Менә бу әмирне озата килгән бәндә юкка чыкты,—дип Довмонт сүз башлады.—Әле генә шушы әмир белән каравыл йортында утырып тора иде Коралларымны җыеп йөргән арада әйләнеп бер карасам, инде җилләр искән Җир йоткан шикелле кинәт юкка чыкты
Андрейнын йөзе агарынды, ул җикеренүгә күчте:
— Барча сакчыларга катгый әмер җиткер. Капкаларны барысын бикләсеннәр.
—Инде хәбәр иттем, һәммә капка бикле. Сакчылар ул качкынны йортлар, келәтләр буенча да эзли чыкты Кибәндәге энә түгел бит. качып котыла алмас, аны тиз табарлар
Каравылбаш кенәзне шул рәвешчә юатырга тырышса да. Андрей көтелмәгән кунакның каршына килеп басты
—Ә-ә, син Кашан каласындагы Катын бәкнен улы Анбал түгелме соң? Әтиен инде күптән вафат бугай. Ялгышмасам. син үзен әле кичә генә Бәрәҗ ханның башсәрдәре идең Монда нинди юллар һәм нинди максат белән килеп чыктың икән9
Андрей тиз-тиз генә шулай сөйләнде дә, мылтык аткан сыман яман тавыш белән кискен сорау бирде
-Юлаучын кем иде? Аны кая куйдын?
Кырыс тавыштан коелып төшкән Хәмбәл берникадәр көттереп телгә килде:
Н
—Козьма дигән бәндә озата килде мине Ватага башлыгы ул. Заманында синен сакчын да, коралчын да булып йөргән кеше. Син аны бик яхшы беләсен бит, кенәз. Әле Болгарга да анын белән бергә килгән идең.
Инде хәзер Андрей коелып төште.
—Козьма? Минем сакчым Козьма? Ул бичара да, димәк, исән икән. Ә мин аны алты-жиде ел элек үк тәмам югалттым бит.
Аннары Андрей каравылбаш тарафына борылып әмер бирде:
—Сакчыларга җиткер. Козьма-пәһлеванны эзләүне хәзер үк туктат-сыннар. Бердән, мин Козьма белән очрашсалар, сакчыларның исән калуына нык шикләнәм. Икенчедән... икенчедән, минем ул егетне дарга асасым килми Анын ватагасы турындагы хәбәрне күп ишеттем. Мәгәр башлыклары Козьма-пәһлевандыр, дип уйламаган идем. Атар Владимир кенәзлегенә зыян-зәүрәт итми, файда гына китерә. Әгәр шулай икән, әйдә, яши бирсен.
Каравылбаш Довмонт чыгып киткәч, йорт эчендә кабер тынлыгы урнашкандай булды. Андрей белән Хәмбәл бер-берсенә текәлеп озак вакыт буена сүзсез утырдылар. Кенәз булган кеше вәкарь дә, төксе дә караш ташлый-ташлыи кунагына тамга сугып барды, «һе, Кашан каласында булган эрелек юкка чыккан синдә, шыксыз батыр. Ул чагында син кыяфәтен, дуамаллыгын белән өнне алган иден. Хәзер, әнә, син йонын бүре талаган мескен бәрән төсле. Чит дәүләт кенәзе күзенә килеп күренергә өстендә юньле-рәтле киемен дә инде калмаган бит. Син үз иленнән Әрбәт сыман җаныңны сакларга дип чыгып качтың микән? Әллә сине адәм рисвае итеп куып чыгардылармы? Синең эчендә күпме кара уй бар да, миннән нинди ярдәм өмет итәсең икән?..»
Балавыздан ясалган сын шикелле тып-тын утырган Хәмбәл берзаман- ны кылкаланып беткән күлмәген күтәрде дә ак чүпрәккә яртылаш төрелгән хәнҗәр суырып чыгарды Сукбай кунакның кулында корал күрүгә үк Андрей кенәз шундук кылычына ябышты. Күз ачып йомган арада, кылычын югары күтәреп, Хәмбәлнең каршына ук килеп басты. Кунак саксызрак бер адым ясаса, Андрей аны урталай өзеп ташларга да инде әзер иде.
Хәмбәл шуны чамалады бугай, янып-пешеп, ашыгып телгә килде: —Сиңа бүләк бит бу. кенәз. Начар уйлый күрмә.
Шуннан соң гына Андрей кылычын кынына яшерде. Дулкынланып- каушап хәнҗәрне кулына алды һәм ул да, нәкъ Козьма шикелле, корт чаккандай сискәнеп үк китте, һичбер ялгыш-мазар юк, кулына тоткан хәнҗәр—ул үзе үк Кашан бәгенә калдырган иң зур бүләк иде. «һе, бик тә сәер фал бу,—дип уйланып куйды кенәз, беркадәр тынычлана төшкәч — Бүләк итеп бирелгән кораллар да урыс җиренә кире кайта икән, димәк, хәлең бик тә хөрти синең, әкияти Болгар. Корал иясен алыштыра икән, димәк, куәт миңа күчкән. Димәк, әлеге хәнҗәр булып мин Болгар өстенә кадалырга тиеш».
—Сезнең илдә булып кайтуыма тиздән унике ел,—дип, ниһаять, Андрей талгын сүз башлады —Төс-кыяфәтеңне дә оныткан идем, әмир. Сине нинди җилләр безнең якка китереп ташлады да, ул Рязань юлбасарлары кулына ничек килеп эләктең?
Хәмбәл күңел капкаларын ачарга ашыкмыйча, беркадәр көттереп кенә җавап бирде:
—Мин кичерергә туры килгәннәрне Ходай Тәгалә дошманнарыма да күрсәтмәсен, кенәз. Андый түбәнлекләрне бу җиһанда татымый китүен күпкә хәерлерәк...
Хәмбәл йөк күтәреп торган кеше шикелле авыр сулап алды. Моңсу, ачулы күзләре керфекләре астына кереп чумды. Сизелеп тора—кунак күңелендәге сер һәм кайгыларын тулысынча ачып салырга чигенсенә иде. Шуңадырмы, хатирә-кичерешләрен кенәз өчен бөтенләй дә әһәмиятсез бер тарафка борды.
“Ука елгасына кадәр араны чагыштырмача жинел үткән идем. Ибраһим кальгасыннан сон сезнен якка чыккач, юлны гел югалттым. Буранда урман эчендә адашып йөрергә дә, ач бүреләр өере белән очрашып сугышырга да туры килде. Ярый әле тулпар ат коткарды. Аннары инде юлбасарлар кулына килеп эләктем. Синен элеккеге сакчын. Козьма - карак, мине атна буе диярлек базга ябып тотты. «Чокырга егылып төшкән кәжә бүрегә дә җизнәкәем, дип эндәшергә мәжбүр»,—дигәннәренә элеккерәк елларда ышанмаган идем Мәгәр шундый мескен хәлне, менә, үземә дә кичерергә туры ‘килде «Кенәзгә ашыгыч йомышым бар»,—дип, атна буе ялварганнан соң гына, мине бирегә китерде бит ул Козьма- карак. Анда да әле...
Кенәз белән ике арада ныклы күпер булдырырга хыялланган Хәмбәл тагын нидер тезәргә җыенган гына иде, Андрей аны кискен сорау белән шып туктатты Хәмбәлнен кирәксез, буш сүзләре анын сабырлык чишмәсен коргаксытты бугай.
—Ябык сөт чүлмәге тирәсендә бөтерелгән мәче сыман урап йөрмә әле Турыдан ярып сөйлә. Син ни сәбәпле безнен урыс кенәзлекләренә килеп чыктың? Болгарда ни булды? Мина нинди мөһим гозерең бар9
Хәмбәл янә иңнәренә тегермән ташы салган шикелле авыр сулап куйды, карашына кара корым ятты Өметләнергә һичбер нигез дә юк гаярь, шанлы кенәз ана үз тине яки олы кунак итеп ихтирам күрсәтергә һич жыенмый иде.
—Болгар иленнән чыгып качарга мәжбүр булган кеше шул мин, кенәз.—Хыял гөмбәзе җимерелеп кәефсез калган Хәмбәлнен тәүге сүзләре теш арасыннан сытылып кына чыкты —Мин күптән инде олугбәк тә, башсәрдәр дә түгел.
«Елан сыман боргаланма инде Мине үз илемнән куып җибәрделәр, дип дөресен генә сөйлә!»—Андрей кенәзнен шул рәвешчә кинәт кычкырасы килсә дә, ул һаман да тешен кысып түзде Хәмбәлнен алдагы сүзләре аны сагайткандай итте.
—Хәзер Болгар дәүләтендә моннан ике ай элек курсыбай юкка чыкты, дип сөйләсәң дә була. Башсәрдәр булып торган чагымда минем кул астында биш мен гази иде Анын ике меңе Сувар каласына поход ясаганда таралышып бетте. Соңыннан Биләр каласыннан да меңнән артык гази чыгып качкан, диделәр Шулай булгач. Бәрәж хан кул астында бүген ике мен чамасы сугышчы да, яуларда тәҗрибә туплаган башсәрдәр дә юк Инде ун ел буе диярлек кала диварларын яңарту, яна кирмәннәр төзү белән беркем шөгыльләнми Калалар тирәли казылган ерымнар яртылаш күмелеп бетте, аларнын байтак урыныннан арбалы ат белән дә үтеп йөреп була һәрбер кала бәге үз кирмәне эченә бикләнеп кенә яши һәр бәк үзенә генә буйсына торган шәхси алай тота Бәкләр бер- берсенә ярдәм кулы сузмый һәркайсы да күршесенең көчсезләнеп таркалуын һәм юкка чыгуын гына көтеп тора Бәкләр, әмирләр күптән инде ханга буйсынмыйлар Ә ханнын аларны тезгә куярлык һичбер куәте юк. һәрбер кала даладагы ялгыз агач яки сынар бармак сыман аерым хөкем сөрә.
Хәмбәл сөйләгән саен Андрей карашында ниндидер зәһәр ут ялкынсына барды Ул күбесенчә яралы кошчык өстенә ташланырга әзерләнгән ерткыч мәче карашын хәтерләтә башлады Тагын да түзәрлек әмәле бетте бугай. Андрей сулышы капкан сыман кырыс тавыш белән капылт бүлде:
Тукта, тукта, әмир. Син нигә дип бу хәлләрнең һәммәсен дә бәйнә-бәйнә тезәсең сон әле9 Мин тел төбеңне аңлап бетерә алмыйм
Хәмбәл куе керфекләре арасыннан кенәзгә күз ташлады Ирен читләрендә генә мәсхәрәле елмаю чагылып алды «Эх. мәгънәсез кенәз! Кәжә дигән мдлдан ла хәйләкәррәк вә сукыр чебеннән лә томанарак җан иясе булып күренергә маташмасан иде син Мин китереп җиткергән һәр хәбәрнең асылын бише-уны белән анлап барасың бит Комсыглыгын.
әнә, йөзенә бәреп чыкты. Теленә дә мөлаемлык, хәерхаһлык инде. Хәбәрләрнең асылын аңлауга ук, тәүге тапкыр, мине әмир буларак танырга түбәнчелек күрсәттең түгелме сон?» Хәмбәлнен ярымкысылып төбәлгән карашы шуларны сөйләсә дә, ул авызын уйлап-үлчәп ачты.
—Мин аңларга теләгән кеше өчен шактый анык итеп сөйлим төсле, кенәз. Яклаучысыз калган, башбаштаклык эчендә яшәгән бай дәүләтне ялкау күрше генә таламыйча түзәр.
—Алай булгач, син мине Болгар өстенә яу белән барырга дип үгетләргә килдең инде, әмир?
Хәмбәл кышкы буран сыман кыюлана, әрсезләнә башлаудан да бик үк тартынмады.
—Юк ла, мин сине яу йөрергә, кан коярга мәжбүриләмим, кенәз. Әйттем исә кайттым.—Хәмбәл юри туктап тын алгандай итте.—Мин Болгарның бүгенге хәле хакында дөресен сөйләп бирдем Калган ягын инде үзен кара —Хәмбәл янә бер тукталды.—Дөрес, син пошмаслык йә ачыгавызлык күрсәткән бер арада кыпчак, карлук ханнарының, һич югы Муром кенәзенен булса да Болгар өстенә шактый алда барып өлгерүе мөмкин. Ничек диләр әле? «Улы аягына ыштыр ураганчы, әтисе инде урманга барып җиткән»,—диләрме? Әнә шунын сыман һәрбер эштә елгырлык вә тәҗрибә дигәннәре дә гел-гел кирәк бит ул.
Андрей каш җыерып тыңлаган көенчә уйга чумып алды. «Ә син юкә кайрысы сыман беркатлы гына түгел икән әле, качкын әмир. Хәйләкәрлек белән мәкерлелек агулары синнән тау чишмәсе кебек ургып тора. Үз башыңны саклап калу өчен син, мөгаен, туган атаңны җәллад балтасы астына салырга да күп сорамас идеи»
Андрейнын чираттагы сораулары маңгайга китереп суккан шикелле кискен яңгырады:
—Ярар, иртәгә үк кубып бер Болгар өстенә яу походы белән бардык та, ди. Ә син үзен ул походтан ниләр отмакчы буласын соң? Җиңү яуласак, анда кем булырга инде синен исәп?
Йорт эчендә дары мичкәсе шартлагандай булды.
—Хан, бары тик хан!
Күкрәгенә тупланган үч-ачуны. кыргый вәкарьлекне тыя алмыйча Хәмбәл урыныннан ук торып баскан иде. Андрей аның кыяфәтен күреп хәйран калды. Хәмбәлнен борын яфраклары кискен киерелгән. Карашыңда усал кисәү яна. Тимер кыскыч булып җыелган авыр йодрыклары дер-дер килеп тора. Шикләнерлек түгел, үз максатына ирешү өчен кыйбласыз бәндә меңәрләгән кешеләрнең гомерен дә һич кызганмас иде.
—Ә сине үз илендәге халык хан кадәр хан тәхетенә кабул итәр микән?
Хәмбәл йодрыкларын селтәп һәм ниндидер билгесез ноктага төбәлеп усал җавап бирде.
—Әй, халык өере—карусыз ат бит ул. Аның муенына кем бугалак сала, гадәттә шул кеше хужасы да була. Аннары чыгымчылаган атны акылга утырту өчен бу җиһанда камчылау, чыбыркылау дигән ысул да бар бит әле. Җиде кат тиресе салынырлык итеп камчыласаң, ин чыгымчы ат та юньгә килә.
«Син башсәрдәр булып торган кеше, ил камчысы идең. Тик шулай да дәүләтегез халкы—чыгымчы ат—сине үз сыртыннан чәнчелдереп кенә калмаган, иленнән үк читкә сөргән әле»,—дип Андрейнын янә бер мәртәбә Хәмбәлне чеметеп аласы килсә дә. ахырда ул тыелып кала белде. «Ярар, бу бичара үзен булачак хан күреп хыяллана бирсен Аннан кемгә зыян? Ин мөһиме, ул әлегә мина Болгар эчендәге хәвефсез юлларны, калаларның йомшак урыннарын күрсәтү, дошман оборонасының алымнарын өйрәнү өчен кирәк. Ә инде Болгар иленә үтеп, аны тулы көе тез астына салсак, андагы тәхет өстенә кемне утыртырга—монысын күз күрер. Муен булса, камыт табыла ул. Тәхетен яуласак, хан да тиз табылыр. Ахыр чиктә, Болгар тәхетен Владимир каласына кайтарып кую мөмкинлеге булуын да
онытмаска кирәк».
Андрей кабат үз урынына сенгән Хәмбәлнен төс-килбәтен тагын оер кат күздән кичерде дә, йөзен чыгып куйды. «Киемнәре кылка, үзе бигрәк мескен Анын мина хыянәт итүе шикле. Абруйлырак эш тапшырып, бу вәхшинен ышанычын казансан да ярыйдыр»
—Бер-ике атна эчендә генә зур походны әзерләү мөмкин эш түгелдер. Ул вакыт эчендә үзен монда нинди вазифа үтәргә җыенасын?
Хәмбәл инбашларын сикерткәндәй итте.
—«Кунак—хужанын ишәге»,—дип әйтергә ярата торган иде минем әткәй-мәрхүм Шулай булгач, нинди эш кушасын, мин барысына да риза.
—Син бит әмир кеше Вак-төяк эш биреп түбәнсетеп булмас Болгар халкы укымышлылыгы, сәүдәгә хирыслыгы белән дә бик нык аерыла Әйдә, булмаса, син кенәзлектәге бөтен казна эшләрен үз кулына ал.
Өмет канатлары терелә башлаган Хәмбәлнен гаҗәпләнү тулы карашы белән очрашкач, Андрей өстәп куйды:
— Юк, казна малына кул сузарсын, дип һич тә шикләнмим мин Туган иленә кайту юлын бикле. Ә ачкычы миндә Шулай булгач, урыс кенәзе белән тату яшәү сиңа отышлырак
Чарасы юк иде, Хәмбәл сүзсез генә ияк кагып куйды. Чираттагы качкын әмир өчен рус җирендә тормыш шулай тернәкләнде
3
ндрей кенәз икенче таңда ук үз янына өлкән улы Изяславны дәште Уналтынчы яше белән генә барса да. Изяслав әтисенә охшап эре сөякле һәм ул үҗәт кысылган ирен өсләрен, ияк тирәләрен каплаган җирән төстәге сакал-мыек төкләре белән җитлеккән егетләрне хәтерләтә иде. Әтисенең юк-бар өчен генә чакыра торган гадәте булмаганлыгын нык белгәнгә күрә, бүген дә ул кенәз йортына ашыгып килеп керде. Әтисенең талчыккан, суырылган кыяфәтен күргәч, егетнең йөзе дә бик тиз җитдиләнде.
— Исәнме-саумы, улым. Сирәк күренәсең. Зосим-атакай янында гыйлем үзләштерү ничек бара?—дип кенә сорады да. «әйбәт* дигән гадәти җавапны ишетүгә. Андрей ана утырырга кушты
—Бик җитди сөйләшү бар. улым, әйдә, утыр Мин бүген төн буенча керфек какмый чыктым Урыс халкы өчен кулай хәбәрләр күп. Менә шуларны бизмән аша үлчәп чыгу кирәк Син инде унбиш яшь тутырдын, өстәвенә, кенәз токымыннан Сина да ил кайгысын иненә алырга вакыт килеп җитте Яшьли чыныккан сөяк—нык. ә ан үткен була. Әйдә, фикерләшик.
Аксыл-сары озын чәчләрен иңбашына таратып салган Изяслав йомшак артлы кәнәфигә иңгәч. Андрей кенәз ана текәлде дә, берникадәр вакыт уйга чумып торды. «Әниең сине бала чагында гел-гел Болгар илен, анын халкын, табигатен мактап кына үстерә торган иде. Ә менә хәзер минем ниятләрне ни рәвешле кабул итәрсең син? Ана сөте белән кергән хисләрме, йә булмаса. руханилар биргән тәрбияме өстенрәк— сынап карыйк*
— Мин синен белән Болгар дәүләте, ана каршы яу оештыру турында сөйләшмәкче булам
Изяславнын йөзендә бер төк селкенмәде, хәтта, карашы да таш сынныкы кебек хәрәкәтсез калды. Андрей җентекләбрәк аңлатуга күчте Мона кадәр сәүдәгәрләр лә Болгар эчендәге хәлләр турында бик күп кенә хәбәр ташып горды Анда тормыш хөрти. ил таркала иде. Кичә инде минем яныма качкын бер бәк килде Андагы тормышны хәзер энәсеннән җебен.» кадәр белдем. Тәхетләрендә булдыксыз хан утыра, дәүләт идарәсе г Калаларын сакларга бердәм гаскәре юк Сигдермәстән барып таларга да. аларның җирләрен тартып алырга да гаять кулай
А
вакыт. Хәтта ки Болгарны тулаем көенчә урыс кенәзлекләренең тез астына салу да булдыра алмаслык авыр эш түгел. Мәгәр, моңа безнең көчнен генә җитүе бик икеле. Заманында Арбат-воевода бик тә белеп әйтте. «Болгар дәүләте—ул бүген түшенә сәнәк кадалган үгезгә тиң. Ә үгезнең аның, яралы килеш тә, үз дошманын мөгезе белән эләктереп алып баш аркан чәнчелдерүе мөмкин». Шулай булгач, безгә бер яки берничә кенәз белән кушылырга, гаскәр куәтен арттырырга кирәк түгел микән?
Изяславта фикер бик тиз туды.
—Күршеләрне дә чакырсак, мөгаен, без җиңәрбез. Тик бу очракта шәхсән үзебезгә генә тиешле зур данны без башкалар белән дә бүлешергә мәжбүр булачакбыз түгелме соң, атай? Ә бу бит инде өстендәге киемнәрне салып чит-ятка өләшкән, үзе ярымшәрә йөргән ачыгавыз, сантый бәндә сыйфатында калган кебек була.
—һе, мин-минлек хәтәр көчле икән бит синдә, күз тимәсен,—диде дә, Андрей әүвәл җиңелчә бер кеткелдәп көлде, аннары гына йөзе җитдиләнде.—Иллә мәгәр үз борыныннан да арырак күрми торган малай- шалай фикере генә шул бу, ачуланма, улым. Ә син—кенәз, киләчәктә ил тотасы кеше!
Андрей ун йодрыгын югарыга күтәрде дә уйнаклатып алды. Изяслав та кәнәфидә бер карышка үскән кебек булды.
—Әле нинди генә ил бит! Киләчәктә башкаласы Владимирга күчәчәк бердәм урыс дәүләте! Әйе, әйе, син безнең нәсел, дөресе минем нәсел алдында торган иң зур, иң җаваплы бурычны оныта күрмә, улым. Җиһанда мин тәгаенләгән иң зур максат—бөтен урыс кенәзлекләрен берләштерү. Безнең әле Киев каласын тез астына бөгеп саласы, андагы ел саен алышынып торучы мокыт-җебегәннәрдән «бөек кенәз» дигән дәрәҗәне тартып аласы бар. Безнең иң зур һәм иң куркыныч дошман әнә шунда- Киев каласында. Ә Болгар дәүләте—безнең өчен көчне сынап карый, талап кайта, тәҗрибә һәм байлык туплый торган бер биләмә генә бит ул. Болгарларның безнең өскә киләсе дә, безне җимереп яки көчсезләндереп китәсе дә юк. Алар өч-дүрт яшькә җиткән бала талаганда да имчәкләрен ачып тик утыра торган бичара ана сыман юаш. күндәм халык. Ә менә урыс кенәзләренең икесе-өчесе үзара кодалашып яки дуслашып алдымы—ул чак эшләр хөрти. Алар инде бер табын артында эчеп исерешкән шешәдәшләр төсле: урамда ялгыз йөргән бер бичараны эзләп табалар да, өелешеп шуны талыйлар, шуны дөмбәслиләр. Алар чама дигәнне дә, кызгануны да белми. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, безгә үз туганнарыбыздан саклану, һәр тарафта уяу булу мөһим.
Әтисе тукталганны күреп, Изяслав сүз катты:
—Ә син Киевка яуны кайчанрак оештырмакчы буласың соң, атай?
—О-о. ашыкма, улым! Җитезлек, каударлык—борча эләктергәндә генә файдалы ул. Ә дошманыңа каршы кузгалганда көтеп тора, түзә белү мөһим. Аның чирле, яралы кеше кебек кан косып яткан чагын чамаларга да, өстенә менеп изгәләргә, йодрык кына түгел, хәтта, күсәк белән орып аны миңгерәтергә, юк итәргә кирәк. Йодрык төйнәгәнсең, яу чыккансың икән, кызганып маташкан булу, миһербанлылык күрсәтеп азаплану— гомумән, артык сыйфат. Дошманыңны бер сугуда имгәтү—менә шул чын ирлек. Ә Киевның әле кан косып яткан мескен чагы түгел. Андагы бөек кенәз үз тәхетендә иярдәге җайдак кебек әле нык утыра. Анын каравы, менә, Болгар иле хаста. Бәлки, әлегә аны дөмектереп булыр.
—Син кемнәрне ярдәмгә чакырмакчы буласын соң, атай?
—Төн буенча йокламый уйлап чыккан чакта мин Муром, Ростов, Рязань кенәзләрен үзем белән алырга ниятләгән идем. Ә менә бүген син бик шәп итеп төрттергәч, мин Муром хуҗасы «Карт Алаша» Юрий кенәзне дәшү белән тукталырга булдым. Ростов, Рязаньныкыларны да көтү итеп туплап, бөтенләй ыштансыз да калып булмас инде. Ә Юрие барсын. «Карт Алаша»га барыбер дан йокмый. Даннары бөтен нәселләренә
җитәрлек итеп инде күптән чыккан
Изяславнын шактый сәерсенеп текәлүен күргәч. Андрей әүвәл кинәт кубып бер шаркылдап алды, аннары гына буразна эзенә кайтты
—Моннан җиде-сигез ел элек болгарлар зур яу белән килеп Муром каласын кулга төшергәннәр1. Әсирлеккә эләксәләр дә. муром н ы кыл ар хәтәр генә үжәглек күрсәтеп, болгарларны котыртканнардыр инде Ярсыган болгарлар тотканнар да берзаманны Муром ирләренең яртысын алаша урынына печеп чыкканнар, ди. Биш елдан сон күрше кенәзләр килеп болгарларны куып җибәргәннән сон. ул печелгән муромлыларнын беркадәре башка туганнары янында яшәп калырга хурланганнар икән. Җыенып кузгалганнар да. бер читкәрәк китеп менә шул алашалар яна кала корган. Үзләре елга исеменнән чыгып аны «Ока. Ока» дип атаган булсалар да, башка кенәзнекеләр аларга барыбер «Город обрезанных». «Резаный город» дигән мыскыл кушамат таккан Тора-бара инде мондый кара тапны тарихка кертергә хурланганнар бугай, аны «Рязань» дип кенә йөртә башлаганнар. Мәгәр халык хәтере давылларда сынмас имән сыман нык бит. Менә, Юрий кенәз дә теге чакта печелгән бабасынын кушаматын әле булса йөртә. Иөзгә-йөз килеп сөйләшкәндә «Юрий кенәз дә. Юрий Ярославич» инде ул анысы Инде дә әз генә янга борыла икән, лач тегенә мөһер: «Карт Алаша», бөтен бәя шушы.
Ата белән ул икесе дә ихахайлап көлә башладылар. Андрей бер арада улынын озын чәчләрен дә тузгыткалап алды. Изяслав карышмады
—Мин сине сөйләшергә-уйлашырга дип кенә түгел, ә олы эш тапшырырга дип тә чакырдым бит. улым. Мин сине үз исемемнән. Юрий Ярославович белән сөйләшергә дип. Муром каласына озатмакчы булам.
—Мин бик риза, атай.
—Үзең белән биш йөз җайдаклы бер полкны алып, син бүген үк юлга чыгачаксың. Хатым инде әзер Мәгәр, анда баргач син Юрий кенәз белән аяк терәп сөйләшергә, барысын да тик берүзен хәл итәргә тиеш Идел боздан арчылгач та походка кузгалу безнең өчен ин-ин кулай вакыт. Без Болгар эченә үтеп кергәнче бер ай уза. Ә бу чакта Болгар ирләре, үләксә янына җыелган карга көтүе сыман, барысы да кырда казыналар. Аларда ул чак чәчү өсте була. Азар тиз арада гаскәр туплап безгә каршы күтәрелә алмый.
—Ә мин кайчан һәм кайсы калага кайтып сине каршы алырга тиеш булам, атай?
—Син кайтмыйсын. Юрий кенәз янында торып калачаксың,—дигән җавапны ишетүгә үк колакларын шомрайтып утырган Изяславнын күзләре каш өстенә менгән кебек булды.
— Ничек инде?
—Бердән. Юрий Ярославович үз кул астына әлләни гаскәр туюын алмый. Ул төбәктә урыс авыллары да. калалар да бик аз Икенчедән, безнең өстәге юрганны, ягъни безгә тиеш данны үз ягына суырып алмасын өчен ул «Карт Алаша»нын янына сине тегеп кую отышлырак
—Алайса без кайда очрашабыз*
—Ука тамагында, болгарларның беренче кальгасы Городецка җиткәч Аны моннан йөз илле ел элек вафат булган Ибраһим төзесә дә. болгарлар үзләре әле һаман ул кальганы кайчакларда шул хан исеме белән агап йөртә бугай. Менә шул кальганы килә-килешкә үк һөжүм ясап алу безнең тәүге күмәк явыбыз да булыр
Үз гомерендә беренче мәртәбә әтисеннән җитди вазифа йөкләнгәч, яшүсмер Изяславнын иңнәренә канат үсте бугай. Ул инде кабаланып - янып урыныннан ук купты
—Мин вакыт әрәм итмим, юлга җыеныйм, атай Тизрәк Городец янында күрешергә язсын
Болгарлар Муромны 1088 елда яулап ала Рязань каласы 1095 елда нигезләнә.
—Син, валлаһи, бәйгегә кузгалырга торган чабышкы ат кебек,— дип канәгать елмайды да, Андрей кенәз Изяславны кочагына алды.— Юлда артык каударланма. Дуамаллык һәм хис белән түгел, күбрәк акыл белән эш йөртергә өйрәнә күр, улым.
Әтисенең кочагыннан шуып чыгып, Изяслав тотып тыйгысыз рәвештә ишеккә ашыкса да, Андрей кенәзнен тонык, әмма кырыс тавыш белән дәшкән сүзләре аны идән сайгакларына кадаклап куйгандай итте.
—Әниеңнең күзенә күренеп йөрмә. Ул Болгарга ясалачак поход турында белми-сизми калса, тавыш азрак булыр.
Изяслав артка борылып әтисенә текәлде. Карашы гаҗәпләнү һәм. хәтта, гаепләү хисләре белән дә тулы иде. Терекөмеш төсле мондый авыр карашны күтәрә алмыйча Андрей кенәз читкә борылды да, чарасызлыктан ихата эчендә хәрәкәтне күзәтергә тотынды. Изяслав бераз вакыттан соң гына, сүзсез-нисез рәвештә ишекләрне ачып, кенәз сараеннан чыгып китте.
4
зяслав китеп атна-ун көн чамасы вакыт үткәч тә, Муром каласыннан чапкын килеп җитте. Юрий Ярославович походта катнашуга кош тоткан сыман шатланып риза булган, анда кала- авыллардан гаскәр туплау тулы куәтенә бара икән. Кайбер төбәкләрдә язгы чәчүне үткәрү турында уйлаучы да юк, алардагы ирләр, авылы- авылы белән кубып, дистә еллар буена читлек эчендә ятканнан сон иреккә чыгарылгач түшәктә үзен тилмереп көтүче шәрә хатын янына менәргә атлыккан тоткыннар шикелле, талау походында катнашырга ашкыналар, ди. Андый төбәкләрдәге ашкыну-әтәчлекне Юрий кенәз һәр авылга катгый саннар җиткереп кенә берникадәр киметә, тыя алган. Әмма байтак ирләр барыбер дә тынычлану белми, алар әле теге, әле бу бояр кул астына барып, аның дружинасына ялланалар икән.
Андрей да үз кенәзлегендәге боярларга кичекмәстән Боголюб бистәсенә отрядлар, дружиналар җибәрергә боерып чапкыннар куды. Болгарга ясалачак поход турында байтак бояр инде алдан ук кисәтелгән иде. Шуңа күрә һичбер тарафта да тоткарлык-мазар, гомумән, күренмәде. Ике-өч көн дигәндә үк инде Боголюб бистәсе янындагы тигез ялан кырмыска оясы шикелле кайный башлады. Ә төгәл бер атна дигәндә походка кузгалачак гаскәр җыелып та бетте. Меңәрләгән кешелек гаскәрне ялан-кырда тоту ризык әрәм итеп кенә яту иде. Андрей озак сузмыйча походка кузгалырга да әмер бирде.
Юлда гаскәр икегә бүленеп барды. Җайдакларны Ука тамагына төбәп турыдан воевода Борис Җидиславич альт китте. Андрей кенәз үзе кораблар, баркаслар, зур-зур каеклар булып тезелешкән елга флотилиясен җитәкләде. Воеводага Андрей юлда ашыгып йөрергә фәрман биргән иде. Кенәз үзе дә елгада һәммәсен коры тотты, тукталып ял итәргә дә, ярда ашлар пешереп тоткарланырга да ирек куймады.
Алда Калачык яки Ибраһим кальгасы төсмерләнә башлаган чакта Идел өсте дә. Ука да язгы боз ташкыныннан арчылып өлгергән иде инде. Бу вакытта күп кенә вак елгалар ярларыннан ташып акса да, җайдаклар гаскәре дә юлда җитез йөргән булып чыкты. Флотилия Калачыкка килеп җиткән чакта Борис Җидиславич инде каланы тимер кыршау сыман камап алган иде. Йөзәрләгән кораб-баркасларга тулып килгән җәяүле гаскәрне дә күргәч. Калачыктагы болгарлар каршылык күрсәтергә дип омтылыш та ясап карамады. Кальга капкалары фәлән еллар буена сузылган ялгызлыктан соң, ниһаять, аның ихатасына да тәрәз шакучы ир табылган бичара тол хатын каршылавы сыман ялындыру, ятсыну катыш зур күндәмлек белән ачылды һәм рус гаскәре барабаннар шавы, тантана авазлары астында ургылып эчкә узды. Суздаль тарафыннан килгән кайсыдыр бер отряд җайдаклары калага керә-керешкә үк сәүдә кибетләрен
И
таларга ябырылган иде дә. Андрей кенәз юллаган махсус дружина каракларны бик тиз ипкә-сапка кертте
—Калачыктагы бер генә кибеткә дә кул сузмаска. Без аларны кире кайткан чакта да таларга соңармыйбыз. Ә хәзергә һәр бояр каладагы барча коралларны җыеп чыга да, булган барлык каек, баркас, атларны үз дружинасына тигез бүлеп ала. Гаскәр башлыгы кенәз Андрейнын катгый әмере шундый.
Иортган-йортка күчеп, әле бер. әле икенче бай сәүдәгәр янында кунак булып йөрү башланса да. Андрей кенәз үзе күзгә күренеп янды, сызды, көйде
—Бер көн вакыт заяга үтеп бара бит инде. Юрий кенәз кайда йөри сон? Ул «Карт Алаша»нын бугазы ачы бал дигәндә мәнге чама белми Әллә поход барышында да исерек микән.’ Алай дисән. боярлар да бар бит Муром отрядлары ни сәбәпле һаман күренмиләр9 Изяславыма. Изяславыма ул-бу булмагае
Муром дружиналары төн кергәндә генә Калачык диварлары янына килеп җитте Андрей кенәзнен томанлавы дөрес булып чыкты Юрий Ярославович аягына да басып тора алмаслык исерек хәлдә иде Андрей аны шундук хуҗаларыннан бушатылган бер йортка озаттырды Яшүсмер Изяслав кырыс әтисе каршында кыскача җавап тотты.
—Сез Муромнан кайчан кузгалдыгыз9
—Сигез тәүлек элек.
—Кенәз еш эчтеме?
—Көн дә.
—Ул «Карт Алаша» никадәрле гаскәр алып килде9
—Дүрт мен жайдак. җиде мен жәяүле
—Кораллары нинди?
—Күбесендә сөнге. кылыч, калкан. Жәячеләр бик аз. Гаскәрнен яртысында көбә бөтенләй юк
—Ул «Карт Алаша»нын кораб дигәннәре сонарыбрак киләме, аплә?
—Бер генә кораб та юк Кенәз утызга якын баркас җыя алды, мәгәр аларнын Болгарга кадәр барып җитә алуы бик икеле Алар яртылаш черек. Сумалаланганнары да берән-сәрән генә
—Андрей янак сөякләрен уйнатырлык итеп уртын шыгырдатты
—Ярар, ул «Карт Алаша» эчеп йөрде дә. ди. Ә син дә бит Муромда ике атна яттың. Ул баркас янарту. сумалалау эшләрен нигә син оештырмадың9
Изяславнын күзләре кайнар аштан авызы пешкән кешенеке шикелле акаеп чыкты, аптырашка калды
—Кеше Йортына барып тузан туздырмыйлар бит инде ул. атай. Минем гаепмени9
Андрей җитдиләнеп, бармак селкеп дәште
—Хәрби поход вакытында ата да. ул да юк. чурт та юк. шуны ятла, углан Сугыш сукмагына фәкать яу ирләре, воеводалар һәм ана буйсынучылар гына тупланышып чыга. Хәрби походта хәтта улын булып улына да ташлама ясау, аны үчтекиләп йөртү катгый тыела Чөнки якынлык мөгамәләсе күрсәтү сугышчан тәртипне какшата, көтелмәгән корбаннарга китерә Менә шунын өчен мин дә сина һич бернинди йомшаклык күрсәтеп тормаячакмын Башкалар утка керә икән, син дә керәсен. Башкалар бәкегә төшә икән, син дә тешәсен. Ә инде куркаклык, җебегәнлек күрсәтәсең икән, яу кырында башкаларны ташлап качасын икән, ул чагында инде ин олы җәза сина эләгәчәк. Әгәр поход яки гаскәр таләп итә икән, мин синен муенынны үз кулларым белән кыюдан да чирканачак түгел Менә шушы кануннарны ятла да. чын илбашы һәм уяу сәрдәр булырга әзерлән син. кенәз.
Әтисе кадәр әтисенен «кенәз» дип үсендерүе яшүсмер CICTHCH иннәренә канат куйган кебек булса да. Изяславнын төсе кыяфәте үзгәрешсез калды Әңгәмә бик җитди, хәтта, кырыс, усал, мондый чакта салпы
якка кыстырылган салам өчен дә һавалану аның тарафыннан тик малайлык кына булыр иде. Шуңа күрә Изяслав әтисе яныннан чит-ят, гадәти бер сугышчы шикелле башын түбән иеп чыгып китте. ~
Иртән Андрей кенәз йокыдан балтасын җуйган урманчы сыман бик кәефсез уянды. Ул әле һаман яшерен өмет белән Әрбәт-воеводаны көтә иде. Ләкин Әрбәт үзе дә, Мәскәү дружинасы да, барыбер, күренмәде. Әрбәт Боголюб бистәсенә килмәгәч, Андрей инде юлдан воевода тарафына өстәмә чапкын да куып караган иде. Кичә төн уртасында чапкын кире кайтты. Тик Мәскәү хакименең җавабы үзгәрешсез, кыска, катгый иде.
—Үз халкыма каршы корал күтәреп барырга башыма тай типмәгән. Мин үз анасын талап имә торган кансыз көчек түгел.
Шушы җаваптан соң кызган, ярсыган бер минутында Андрей, хәтта, Әрбәткә каршы махсус дружина юлламакчы да булган иде. Ләкин икенче мизгелдә үк инде анын хәтерендә моннан унҗиде ел элек әтисенең Күчкәй бистәсенә ясаган канлы походы яңарды. Агач ботагында эленеп торган Күчкәй гәүдәсе, җиргә ятып өзгәләнүче мескен Байгөл күз алдына килеп баскан кебек булды. Андрей шул афәтне янә бер мәртәбә кичергәндәй кара көеп чыкты һәм күңелендәге ачу-ярсу да көчле яңгыр астында калган нәни учак шикелле әкренләп сүнде. Үз халкының хәтеренә әтисе кебек үк кансыз, вәхши булып кереп калырга бу кенәздә теләк гел юк иде.
Иртән аягына күтәрелгәч Андрей Әрбәтне янә бер мәртәбә исенә төшереп алды да, шундый акыллы һәм булдыклы воеводаның янәшәдә булмавы өчен эчтән сызып куйды. Берникадәр вакыт уйга чумып утырды, бераздан йөзе кискен кырысланды. Жднсакчылар башлыгы Петроны дәшеп алды. Карашын күтәрмичә генә салкын әмер бирде:
—Минем янга Муром кенәзен сөйрәп китерегез...
Муром хакиме Юрий Ярославович беркадәр айныса да, йөзендә бер төрле нур юк, күз төпләре, яңаклары ат таптаган сыман җәелеп төшкән иде. Түшәктән йолкып торгызулары өчен дә аның кәефе явыз мәче туздырган кош оясы кебек хәтәр җимерелгән иде, күрәсең, ул үзен ике яктан култыклап керүче сугышчылар арасында чәбәләнә-чәбәләнә мыгырдады:
—Башыгыз икеме әллә? Мин бит кенәз! Мондый мәсхәрәгез өчен мин бит сезне Идел төбәнә олактырам!
Үз каршында Андрей кенәзне күргәннән сон гына, Муром хакименен кикриге шиңгән сыман булды. Шулай да әле аягында басып торырлык куәте юк иде, ахры, ул авыр ухылдап урындыкка ауды. Андрей үгет- нәсихәт укып маташмады. Яңгыраган әмерләре коры, кыска чыкты:
—Петро! Кенәзгә тозлы кыяр суы алып кер. Күбрәк китер. Юрий кенәз икеме-өчме чүмеч каплап куйгач, Андрей тарафыннан һич тә аңлашылмас әмер ишетелде:
—Зур бер мичкә табыгыз. Ана дәү аю да сыя торган булсын.
Озак көттермичә бу әмернең үтәлеше турында да хәбәр җиткерделәр. Шуннан сон инде Андрей кенәз чираттагы әмере белән бүлмәдәге бөтен жансакчының ис-акылын алды.
—Ә менә хәзер кадерле кенәзне кулларыгызга күтәрегез дә, шул мичкәгә чыгарып утыртыгыз. Капкачын ябуны да онытып калдырмагыз.
—Син нәрсә, Андрей кенәз, ычкындыңмы әллә? Мин бит синен кебек үк кенәз. Бер үк походка дип чыккан воевода. Кул астымда күпме гаскәр бара!—дип, Юрий Ярославович чәпчи башласа да, Андрейның бер генә төге дә селкенмәде.
—Ул гаскәрен үзеннең нинди хәлдә баруыңны сизенмәсен дисәң, мичкә-сараенда тынынны да чыгармыйча утыр, «Карт Алаша!» Ә тыныңны чыгарсаң, мин ул мичкәнең бөкеләрен каплап куярга да күп сорамам..
Чәбәләнгән-ынгырашкан кенәзне жансакчылар алып китүгә Андрей үз янына Хәмбәлне чакырып кертте. Кичәге башсәрдәр мондый игътибарны походка чыкканнан бирле көтеп тилмергән, ахры. Күңелендә йөрткән үпкә хисен ярып салудан да тартынмады:
—Кашык дигән малның кирәклеге ашарга утыргач кына искә төшә шул ул. Тамак тук чагында аны искә алучы да юк.
Андрей да шундык ук пырдымсызлык белән жавап бирде:
—Кашык өйрә, шулпа ашаганда гына кирәк бит ул. Ә ит калҗасына кадәр төшеп җиткәч, анысын кашыктан башка да ашап була.
«Тешен үтсә, билгеле» Хәмбәл теленә килгән шундый сүзләр белән усал төрттереп алырга теләсә дә, кенәздәге кырыс кыяфәтне шәйләп эндәшмәде. Андрей анын нурсыз күзләренә төбәлеп сорау бирде
—Сина киңәшкә керергә дә вакыт җитте Фикереңне белдер Болгар үзәгенә кайсы юлдан керү отышлырак? Гаскәрләрне ничек алып барыйк'’ Кай тарафта безне дошман көтми?
Хәмбәл уйга калды Тик озакка түгел. Анын инде күптән уйлап куелган планы бар иде. күрәсен. Ул шуны хәзер янә бер мәртәбә акыл бизмәненә салып үлчәде дә, ашыкмыйча тезә башлады
— Мина калса, гаскәренне ике өлешкә бүлү хәерлерәк Синен яу белән килүен турындагы хәбәр Бәрәҗ тарафына инде күптән китте, мона шиген юктыр. Ул. мөгаен, сине Чулман тамагында көтеп торыр Билгеле, әгәр инде гаскәр җыя алса. Ул куркакнын пайтәхеттә бикләнеп ятуы да мөмкин Мәгәр күз кашында ин катлаулы хәлне тоту кулай Әмир Ибраһим һәм башка кала бәкләре булса да, алайларын туплап, сине Чулман тамагында көтә дип фараз кылыйк. Ул чагында аларны шул тарафка бәйләп кую өчен бер өлеш гаскәргә кораб вә каеклар белән Идел буйлап төшү кирәк булыр. Ә гаскәреңнең икенче яртысын Мәртүбә вилаятенә төбәсәң һәм андагы ар. чирмеш, мукшы аймакларын талап үтсән—сине ул тарафта һичкем көтми Син бик жинел рәвештә Алабуга кальгасына кадәр барып җитә аласын. Аннары инде Чулман буйлап Болгар каласына йә пайтәхеткә таба хәрәкәт итеп була Кысла сыман ике яктан берьюлы китереп кыссан. Болгар мәмләкәтенең умырткасын да сындырып кую мөмкин Янә бер мәртәбә кабатлыйм сине Мәртүбә- Алабуга тарафында һичкем көтми
Сүз дә юк. Хәмбәл ниятләгән план ымсындыргыч, төпле, ул тирәнтен уйланылган иде. Ләкин анын эчкерсез һәм үзенә карата хыянәтсез булуы Андрей күңелендә шик уятты «Әйе. Анбал үз иленнән куылган, дүнгатәк шикелле шыр тамырсыз бәндә Ана Болгар мәмләкәте кызганыч түгел Мәгәр шул ук вакытта урыс кенәзлекләренә. урыс дружиналарына да төкереп бирә бит ул. Алар никадәр күбрәк кырылса, ана шул файдалы Көчсезләнгән, яраланган җанварны кулга төшерү һәм буйсындыру жинел Ә бу бәндә янә хаким булып йөрергә өмет итеп яши Димәк, анын планнары бик еракка, алга төбәп корылган булырга тиеш Бәс шулай икән, дүңгәләккә ышанып бетәргә ярамас Аннары, әлеге качак сәрдәр миңа гаскәрнең бер яртысын чирмеш, ар. мукшы аймаклары аша уздырырга куша. Бу юл урыс воеводалары өчен бөтенләй таныш түгел. Сәүдәгәрләр, ушкуйлар сөйләвеннән ишетеп төгәл беләм: анда гел карурман, йөзләгән вак елгалар. Авыллар бик сирәк. Елгаларында—күпер, урманнарында юл юк. Безнең дружиналар анда шундук адашачак Ачлык ү-зе үк гаскәрне дошман сыман кырып салачак. К)к. мина Ходай мәрхәмәтенә өмет итеп язмыш белән шаярырга һич ярамый Мин илле өч яшькә җитеп беренче мәртәбә чит дәүләткә сугыш явы оештырган кенәз Минем өчен жинелү— үлемгә тин. Ә гаскәремне бер йодрык итеп туплап барсам, мине Болгар чирүләре мәңге жинә алмый»
Андрей каш астыннан гына төбәлеп, кырыс тавыш белән әйтте
— Гаскәр тәҗрибәсе» Мина аны бер кул астында тоту отышлырак Хәмбәл тавышында үртәлү һәм ачу яңгырады
—Сынар кул белән адәм муенын да буып булмый Болгар жиренә ике яклап бердәм бәреп керсәң, син аны чебеш ботарлагандай итәр илен
—Ә мин аны маңгаена йодрык белән сугып та тезләндерә алам Хәмбәл барыбер ри»алашмады. һаман кызлы
—Ай-Һай. Андрей кенәз. мин моңа нык шикләнәм Ябыкса.
хөнҗүләнсә дә, Болгар—үгез бит ул. Ә үгезне йодрык белән генә сугып тезләндереп булмый.
Андрейны гүя усал бер корт чакты. «Мондый сүзләрне элек миңа Арбат-воевода әйткән иде, хәзер менә бу хөрәсән сәрдәр кабатлый. Нинди хәл бу?—дип үртәлеп уйланды ул,—Болгар—үгез, имеш. Ну, булса соң! Әйтерсең, үгез муенына элмәк салып булмый, суеп булмый. Барып кына җитим. Болгарны тез астына салмый торып кире кайтасым юк!..» Шул сәгатьтә үк Андрей кенәз барлык гаскәргә дә походка кузгалырга ашыгыч фәрман бирде. Юлда да чамадан тыш кырыс, каты куллы булды. Дружиналарның һәммәсен бернинди ял, тынгы бирмичә алга куалады. Көпшәк елга тамагына җиткәндә үз туганнарына карата коточкыч кансызлык күрсәтеп алудан да тарсынмады.
Гадәттәгечә, юлда баручы дружиналарны тикшергән бер таңда Рязань тарафыннан килгән өч йөз кешелек отрядның юкка чыгуы ачыкланды. Ул төнлә, Фатьян атлы йөзбашлы кул астында, якындагы чирмеш авылларын таларга дип, читкә киткән икән. Бу хактагы хәбәрне ишетүгә үк Андрей үз янына инде мичкәдән чыгарылган Юрий кенәзне чакыртып алды, Әмере кыска булды:
—Ин шәп биш йөз җайдагыңны сайлап ал да, ул Фатьян азгыннарын кире борып кайтар. Буйсынмыйлар икән, кылычыннан үткәр.
Шул көнне беренче мәртәбә рус гаскәре урыннан кулгалмыйча торды. Ләкин моның ирексездән генә туган ял икәнен, баш воеводаның угрыларны каршы алу өчен генә тукталуын һәркем белә иде. Юрий кенәз дружинасы качкын отрядны кич җиткәндә генә алып кайтты. Качак-угрыларның кулында бер корал юк, хәтта, күбесе арканнар белән дә богауланган иде. Андрей кенәз шундук дружиналарга тыгыз сафларга тезелергә әмер бирде. Качакларны да Идел ярына тезеп бастырдылар. Андрей кенәз үзе алга чыкты һәм бу юлы да сүзен кыска тотты:
—Яу походы вакытында башбаштаклык күрсәтү, фәрман бозу, угрылык нияте белән читкә ябырылу—ул сәламәт тәнгә чыккан азгын чуан сыман. Чуан бөтен тәнне капламасын дисән, аны төбе-тамыры белән сытып чыгару кирәк. Фатьян «алашалары» күрсәткән угрылык та безнең арабыздан шулай сытылачак.
Фатьянныкылар гына түгел, хәтта, булачак хөкемне тамаша кылырга тезелгән гаепсез дружиначылар йөзенә дә шөбһә бәреп чыкты. Ә ул арада инде Андрейның кансыз, усал әмере яңгырады:
—Юрий кенәз һәм Изяслав кенәз! Үзегезнең кылыч орышы осталарын алга чыгарыгыз. Фатьян отрядында һәр унынчы угры «алаша»нын шушы урында башы киселәчәк.
Юрий Ярославович һәм Изяславнын күзләрендә үпкә катыш нәфрәт ялтырады. Яшүсмер кенәз карашындагы үпкә-рәнжү хисе ачыграк та иде. Ул әтисенә текәлеп, хәтта, берникадәр вакыт тынсыз калып торды. Әмма шул минутта ук колагында Калачыкта булган кисәтү кабат яңгарады:
—«Хәрби поход вакытында ата да, ул да юк, туган да, чурт та юк... Әгәр поход яки гаскәр таләп итә икән, мин синең муеныңны үз кулларым белән .кыюдан да чирканачак түгел!..»
Йөзе һәм карашы капылт кырысланган яп-яшь кенәз үз дружинасы ягына томырылды. Берничә минуттан сон Идел ярында, әйтерсең лә, Газраил үлем биюен бии иде...
5
ндрей бар гаскәрне мал көтүе сыман чыбыркылап-һаулап куаласа да, чит-ят мөлкәт күргәч, урыс каны барыбер дә үзенекен итте. Болгар каласына җитәргә дә ерак ара калмаган, Чулман белән Идел кушылган төш борын төбендә генә иде, югыйсә. Әмма Иделнен ун ярында, сөзәк тау битендә алтын айлары, көмешләнгән манаралары белән балкып утырган Ашлы каласын күрүгә үк барча воевода һәм
А
сугышчыларны, әйтерсең лә, көзән җыерды, дружиналар алга таба кузгала алмас булды. Берничә көн элек кенә. Көпшәк елга тамагында. Фатьян угрыларын җәзалау да онытылды, күрәсен. очсыз-кырыйсыз булып тезелеп килгән баркас-каекларның бик күбесе рөхсәт-фәлән дә сорап тормастан, Ашлы ярына каерып туктала башлады. Андрей ашыгыч рәвештә уз янына барча дружина башлыкларын чакырып алды, кызарына-бүртенә походның төп максатын анлатмакчы булды
—Элеккеге пайтәхет—бөек Болгар каласы да. бүгенге яна мәркәз— Биләр дә кул сузымында гына. Болгар ирләренең һәммәсе дә кырда, иген чәчә Бәрәж ханнын илне сакларлык, безгә каршы күтәрелерлек көчле гаскәре юк. Болгар мәмләкәте бөтенләй, зәхмәт суккан яман сырхау сыман, үлем көтеп ята. Без болгарлар көтмәгәндә, капылт бәреп керсәк, аларнын йөрәген—Биләр каласын да алләни кан коймыйча эләктерү бик мөмкин. Ул чагында инде бөтен мәмләкәтләре дә безнен тез астына килеп ятачак. Байлыклары дәрья булып безнен кулга агачак. Шуның өчен ашыгу һәм янә ашыгу кирәк.
Үгетләүләрнең файдасы тимәде.
—Ай-Һай! һавадагы торнага өметләнеп, кулдагы песнәкне ычкын-дырмыйбызмы икән без?—дип. әүвәл янә теш-тырнакларын күрсәтә башлаган Юрий Ярославович каршы төшкән иде. аны башка воеводалар да бик тиз эләктереп алды:
—Бәрәж ханнын ил саклардай куәте юк икән, нигә ашыгырга'.’
—Авызына керәм дип торган шундый шәп калҗаны ташлап китәр өчен ахмак булу кирәк.
—Болгары да. Биләре дә. барыбер, бездән качмас. Ин әүвәл. бу «Ашлы» дигәннәрен талап чыгыйк әле. Сугышчыларның да кәефе күтәрелер. Тәгам, нәфсе дигән явыз, ашый башлагач, ныграк котыра ул.
Андрей кенәз воеводаларга бер-бер артлы текәлеп баш чайкап торды да, аннары «әйдә, тыгыныгыз», дигән сыман кул селтәде Берничә минуттан сон Идел өстендәге барча баркас-каек. саранча шикелле, ярга ябырылды. Әмма рус воеводалары Ашлы каласын чәйнәмичә дә йота торган шәп калҗа дип күз алдына китереп юкка гына хыялланган икән Читтән караганда юаш килен сыман тавышсыз-тынсыз гына утырган бу кала үз өстенә ургылып килгән баскын көчне биек урлар, сулы тирән ерымнар, бикле капкалар һәм тарак теше сыман тырпаешып торган ук-сөнгеләр карурманы белән каршы алды.
Баскынчыларны әйдәкләп яуга күтәреп маташу артык гамәл иде Алар берсен-берсе сыта-сыта алга томырылды. Дивар өстеннән боз яңгыры булып уклар яуды. Үткен чалгы кырып алган үлән теземенә охшап беренче рәт ауды. Тәүге канны күрү рус сафларын дошман тешен татыган жанвар хәленә кертеп ярсындырды гына. Алар инде, нәкъ шул кыргый жанвар шикелле ырлап, гыжлап, үкереп, кала диварлары өстенә ябырылды
Яу әлләни озакка сузылмады. Күк йөзеннән яшерен бер әмер алган сыман, ашлылылар берзаманны барысы күмәк кубып артка чигенделәр. Ул да түгел, Идел ягын каплап торган диварларның һәммәсен дә кипкән киндер япмаларыннан купкан янгын чолгап алды Дистәләгән урыс баскынчылары ут эчендә калды, тәшвиш, мәхшәр купты. Баскынчылар янә бер-берсен сыта-сыта хәзер инде утлы дивар өстеннән җиргә сикерделәр
Көнбатыш яктан жил кузгалып килә, янгын бик озакка сузылачак иде. Баскынчылар суга төшеп күшеккән йолкыш чебешләр кыяфәтендә янә яр буен сырып алган баркас һәм каеклар янына җыелыштылар. Андрей кенәз комсыз воеводаларын каһкаһәле көлеп каршылады
—Нәрсә, торна тотарга хыялланып китеп, песнәкнен дә сөякләрен генә ялап кайтасызмы? Нәфсе дигән явызны авызлыклый белмәү шулай итә ул. Әйдә, бу Ашлыга ясин чыгыгыз да, корабларга төялегез Болгарга җиткәч, ин шәп торнаны мин сезгә үз кулларым белән тотып бирәчәкмен
6
ндрей кенәзнен Болгар каласына ясаган һөҗүме, һичшиксез, ана зур дан һәм мәртәбә китерә ала иде. Әмма дәүләтнең иске мәркәзенә булган бу һөҗүме урыс яубашына бик кыйбатка төште.
Ашлыны гаять җиңел генә яулап алырга хыялланып авызлары пешкән баскынчылар икенче таңда хәтта Ага-Базар янына да зур саклану белән генә якынлашты. Тик данлыклы сәүдә мәйданы оста киленнәр юып төшергән сәке өсте шикелле буш һәм чиста, анда чатыр, кибет, арба ише әйберләрнең эзе дә юк иде. Ага-Базарда тау-тау тауар эләктерергә өметләнеп тә. янә бер мәртәбә алданган баскынчылар хәзер инде ярсый- ярсый Болгар каласына төбәлделәр.
Сүз дә юк, болгарлар иске мәркәзләрен теш-тырнагы белән яклаячак һәм әлеге кала өчен яуның бик кызу вә аяусыз булачагын Андрей кенәз тирән аңлый иде. Җитмәсә, каланың барча ныгытмаларын һәм дә төзелешен үз күзләре белән күреп кайткан кенәз аларны әле булса хәтерендә тота һәм калага һөҗүм иткән чакта берәрнинди хәйлә кулланып, үзенең хәлен җиңеләйтергә өметләнә иде Шул исәптән чыгып ул гаскәрен Болгар янына җитүгә үк өч кисәккә бүлде. Воеводаларны үз янына җыеп, төгәл, катгый фәрманнар да җиткерде.
—Юрий Ярославич!—дип, ул арада иң өлкән булган Муром кенәзенә беренче итеп эндәште.—Яшерен-батырын түгел, синен дружина арада ин хәлсезе. Сүзнең дөресе кыйбат, йә, йә, үпкәләмә. Мәгәр ин юньсез тәпәч гурында да «дошман кыйнарга лаек түгел икән, мал көтүен куркытырга булса да ярап тора», диләр. Шулай икән, әйдә, син үз дружинаңны Чулман яры буенча тезеп бастыр. Дөрес, каланы текә яр буенча күтәрелеп яулау мөмкин түгел. Мәгәр шуна карамастан сугышчыларыңны алга куала, алар дошманның билгеле бер көчен гел-гел шушы якка җәлеп итеп торсын. Һәм ин мөһиме, Болгар эченә ут ташларга тырыш. Янгын никадәрле күбрәк куба икән, башка яктан бәреп керү җиңелрәк булачак. Ну, Ходай Тәгалә фатихасы белән юлга!
Муром кенәзе үз дружинасы янына юнәлүгә үк, Андрей-яубашы Хәмбәл тарафына борылып басты.
—Менә, синен осталыкны, синең тугрылыкны сынарга да вакыт җитте, Анбал Бәрәж ханның ниндирәк сәрдәре булгансың син, хан тәхете сиңа кадерлеме-юкмы, менә, яуда күрсәт. Әнә, минем воевода Борис Җидиславич канаты астында килгән Суздаль дружинасын үз кулына ал да, көнчыгышка юнәл. Үзен дә аңлыйсындыр, ул тараф—ин авыры Бердән, син дала яклап һөҗүм итәчәксең. Икенчедән, сыртына Болгарга ярдәмгә килүче башка кала полкларының пычак кадавы бар. Мәгәр ничек кенә булмасын, сиңа да бер үк сүз. Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Алга!
—Әмин!—дип сыңар кулы белән генә йөзен сыпырды да, Хәмбәл авыз кырыйларына, иреннәренә килеп кунган канәгатьләнү, очыну хисләрен яшерә алмыйча, алга томырылды.
Инде берничә генә воевода әйләнәсендә калган Изяславка таба борылгач, Андрей әүвәл аны кочагына алды.
—Син бик яшьсең әлегә, улым, уналтыда гына. Мәгәр ил белән идарә итәсе кенәзне яшьли сынау кирәк. Боголюбта үткән сөйләшүне хәтерлисең булыр?
—Мин хәтерлим, мин әзермен, атай.
—Әгәр шулай икән. Владимирдан килгән дружиналарның һәммәсе— синен кул астына. Менә, үзең белән яуларда йөреп азау ярган Борис Жидиславичны да иярт. Сез менә бу тирән сулы ерым аша Айкапу яклап һөҗүм итәчәксез. Кара аны. борыныңны бик күтәрмә, яуда сак бул Мин синен шәхсән үзеңнең һөҗүмгә баруыңны катгый рәвештә тыям Ил белән идарә итәр өчен дуамал һәм мүкләк үгез түгел, акыллы ир кирәк. Колагыңа киртлә...
А
Һөҗүм алдан килешенгән сигнал буенча бер үк вакытта һәм бик уңышлы гына башланды. Аеруча Хәмбәл куалаган Суздальныкылар өлгерлек күрсәтә һәм алар инде урыны-урыны белән хәтта диварлар өстенә дә менеп житкән иде Шул хактагы хәбәр, сугышчылар чылбыры аша күчә- күчә, яшүсмер Изяславка да килеп ишетелде Мондый янадык яшь кенәз өчен яуда яраланудан да хәтәррәк иде һәм. әлбәттә инде, үтен сыткан сымак тәэсир итте
—Әгәр Анбал шәһәргә беренче булып бәреп керә икән, атай монын өчен мине гомер буе да гафу итмәячәк!—дип. үзен-үзе белештермичә. Борис Жидиславич йөзенә кычкырды ул—Аннары Боголюбка кайткач ул Мстиславны булачак хаким итеп үсендерсен дә. мин шул селәгәйнең йомышчысы гына булып калыйммыни0! А ну. давай, мине саклап йөрмә, син үзен дә дивар буена аттыр!
Андрей кенәзгә хезмәт итә-итә инде мыек чылгыйлары ук чалара башлаган воевода ярсуыннан дер-дер килсә дә. сүзсез буйсынырга мәжбүр булды Ә Изяслав исә һаман саен ярсый-шашына җикеренүен белде
—Холопларны артларына сөңге кадый-кадый куалыйсыңмы, әллә үзен кылыч тотып яуга керәсеңме—анысында минем эшем юк. Тик кара аны. кала эченә беренче булып бәреп керүче кеше син бул'
Карт воевода кин ерымнын аръягына күчкәч, чыннан да. һөҗүм активлашты. Инде бу тарафта да яу кин диварлар өстенә күчкән иде Менә шул вакытта яшь Изсялав үзен-үзе тыеп кала алмады Ана инде җинү кул сузымында гына булып тоела һәм ул шатлык, тантананың үзәгендә булырга ашкына иде Ул. чабышка кузгалырга баскан ярсу чаптарга охшап, бераз вакыт кына урынында биеп торды да. аннары каударланып, зур сал өстенә сикерде Сугышчылар озын колгаларны кулларына алып, салны ярдан эчкә этсәләр дә. барыбер җикерә-жикерә фәрманнарын бирде
—Әйдә, тизрәк алга кузгалыгыз! Бөтен көч-куәткә кала диварлары янына! Без җиңәбез! Мин. һичшиксез, беренче булачакмын'
Яшь кенәз дуамаллыгы белән үзенен һәлакәтенә таба ашкынганын, әлбәттә, һич кенә дә абайламый иде Ә бу вакытта кала эчендә хәлләр соңгы чиктә мөшкел, аны саклаучылар дошман һөҗүмен көч-хәл белән генә тыеп тора иде. Яуга кертергә үз янында бер резерв та калмагач, әмир Ибраһим шәхси дружина Газиларына сонгы әмерен бирде
— Нәсаралар калага бәреп керсә, угчагырлар барыбер дошман кулына гына эләгәчәк. Моңа ирек куярга һич ярамый Амбарлардан яшерен шәржирләрне тартып чыгарыгыз да, нәсаралар өстенә очырыгыз'
Әнә шул. амбарлардан чыгарылган, утлы чүлмәкләрнең беренчесе үк нәкъ Изяслав баскан зур сал өстенә гөшеп ярылды Изяславны әле һава дулкыны ук сал өстенә күтәреп бәргән иде Ә инде бөтен сал буенча котырып ут бии башлагач, ул анын да жуйды Дружиначылар яну пешуләргә карамыйча аны коткарырга ыргылдылар Ләкин инде соң, ярты тәне янган-күмерләнгән Изсялавны үлем кочагыннан суырып алү мөмкин гүгел иде
Бу хактагы хәбәр килеп ирешүгә үк Андрей кенәз яшен суккан ялгыз агач сыман сынып төште Болгар дәүләтенең бөтен байлыгы да аны югалтуын һич кайтара алмый, шунлыктан һөҗүмне дәвам итү дә кирәксез эш иде Андрей кенәз дружиналарга кабат Ага-Базар янына кайтып тупланырга, дигән фәрман белән чапкыннарын куды
7
аркас каекларга тезелгән рус дружинасы атна буена матәм тынлыгы эченә чумып кайтты Мәрхүм Изяславнын җеназасы биек палубалы бер баркас борынына куелган. Андрей кенәз исә койрык өлешендә учларына таянып утырган да. кайгылы уйлар эченә кереп чумган иде
Б
Боголюбка кайткач, Байгөл бичараның күзенә ничек күренер ул? Нигә, нигә диеп ул яп-яшь Изяславны үзе белән бу походка алды? һәм нигә, нигә диеп яп-яшь Изяславны ялгыз көенчә канлы яуга кертте? Әллә соң Байгөл бичараның Андрей кенәзгә дип юнәлтелгән усал каргышлары, язмыш шаяруы булып, Изяславка кайтып төштеме?
Эх, Боголюбка кайткач Байгөл күзенә ничек күренер ул?!
Авыр хәтирәле Көпшәк елгага якынлашкан чакта рус дружинасын шөбһә-хәвеф тулы хәбәр куып җитте:
—Әмир Ибраһимның икегә бүленгән гаскәре безнең эздән килә...
Бер ишкәккә икешәр сугышчы ябышып утырса да, дошман һөҗүменнән котыла алмадылар. Болгар гаскәре аларга тан атканда, ике як яр өстеннән дә бердәм һөҗүм итте. Баскынчылар дошман һөҗүмен һәр минутта көтеп барсалар да, тәүге ук яңгыры ук йөздән артык сугышчының гомерен кыеп китте. Болгарлар сызгырып-гүләп килә торган авыр ук очыра, алар исә ин калын көбәне дә үтәдән-үтәли тишеп чыга иде. Баскынчыларның күбесе ихтыярсыз рәвештә баркас-каеклар төбенә сузылып ятарга мәжбүр булды. Болгарларның авыр уклары хәзер инде даң да дон килеп каек стеналарына кадала, баскынчыларга баш калкыту түгел, кымшанырга да ирек бирми иде. Әле ярый биек стеналы баркастагылар болгарларга каршы беренче җавапларын кайтара башладылар. Әмма алар да өстәмә дивар итеп тезелгән калканнар өстеннән калкып ныклап төзи алмый, шуңа күрә болгарлар нигездә бер зыян да күрми иде.
Баскынчыларга ярдәм бөтенләй дә көтелмәгән яктан килеп җитте. Чирмеш урманы эченнән атылып чыгып болгарлар өстенә ташланган ике йөзләп җайдакны күргәч, һәр ике як аптырашка калды. Ул гына да түгел, урман эченнән янә ике-өч йөзгә якын җәяүле килеп чыкты. Алар теләсә нинди иске-москы, кылка киемнәргә төренгән, һәркайсының йөзен-иякләрен сакал басып киткән. Кулларындагы коралларын да адәм түгел, шайтан аңламаслык. Кайсында озын саплы сәнәк, кайсында чалгы, кылыч, ә шулай да күбесендә—җәя. Кемнәр болар—руслар ягына ауган чирмешләрме, кәрван таларга чыгып түземнәре төкәнгән юлбасарлармы?— беркем аңламады.
Болгар гаскәре эченә сөнге сыман бәреп кергән билгесез җайдаклар арасында өсте-башы көбә-очлымнарга капланган бер пәһлеван кылыч орышының бар нечкәлекләрен белеп сугыша иде. Аның Дөлдөлнекедәй дәү кылычы астында болгар җайдакларының ат өстеннән берәм-берәм очып төшүен күргәч, Андрей кенәздә кызыксыну һәм соклану арта гына барды. Бу пәһлеванның үз-үзен тотышында, йөз-кыяфәтендә таныш чалымнар күп. Ходай рәхмәте белән ярдәмгә килеп җиткән нинди баһадир бу?
Шулай да болгарлар тәшвиш-аптыраудан бик тиз айныдылар. Алар- ның җайдаклары һөҗүмче якны «ә» дигәнче тулгамага алды. Көбәле баһадир каршына икеме-өчме пәһлеван тезелеп басты. Кылыч, калкан авазлары ныграк яңгырап ишетелә башлады. Озак та вакыт үтмәде, көбәле пәһлеван берзаманны авыр ыңгырашып чаптарының муены өстенә сыгылып төште. Елга өстен ачыргаланып кычкырган аваз ярып узды:
—А-та-ман!
Шушы аваз махсус фәрман булып яңгырады диярсең, билгесез чирү сугышчылары тагын да ярсыбрак орыша башлады. Ул арада инде каеклар төбенә сузылган баскынчылар да күтәрелгән иде. Болгарлар өстенә Идел тарафыннан да ук яңгыры очты. Ике яклап купкан үлем дәһшәтенә түзә алмадылар, күрәсең. Болгар җайдаклары чигенә үк башлады.
Яр өстендә беркадәр буш мәйдан пәйда булуга ук Андрей кенәз тәүге әмерен бирде:
—Яраланган гынамы ул, әллә мәет үкме—миңа барыбер. Яу кырыннан теге пәһлеванны табып китерегез.
Казан асарлык та вакыт үтмәгәндер, пәһлеванның гәүдәсен Андрей баркасына китереп җиткерделәр. Пәһлеванны яу кырында чакта күргәч
үк чеметеп куйган күңеле ялгышмаган: менә хәзер анын алдында, баркас идәнендә хәрәкәтсез яткан әлеге ир-ат кайчандыр җднсакчы һәм корал ташучы булып ана хезмәт иткән Козьма иде Ул анын каршына тәүге тапкыр Днепр буенда, куаклар арасыннан атылып чыгып атнын йөгәненнән эләктергән рәвештә килеп баскан иде. Кайчан булды бу хәл. ничә еллар элек?—Андрей моны үзе дә төгәл хәтерләми. Ә аннары . анннары ул кинәт юкка чыкты Сигез еллап элек Аны Андрейга Юрий кенәзне агулап үтергән явыз шымчы итеп танытмакчы булдылар. Мондый хәбәрнен ялган булуына иманы камил иде. Андрей ышанмады Ә аннары Козьма пәһлеван шәүләсе озак вакыт буе югалып торды да. сәер бер ватага атаманы кыяфәтендә килеп басты Бу ватага Андрей кул астында булган Владимир. Суздаль, Рязань, Ростов. Мәскәү сәүдәгәрләренә рәхим- шәфкать күрсәтсә дә. Киев базарына дип юлга чыккан барлык башка кала кәрваннарын энәсенә кадәр талый иде. Инде ачыкланды, менә нинди ватага атаманы булгансын син, Козьма. Сигез ел буе читтә югалып һәм качып иөрсән дә. фәкать кенәзенә генә тугры, анын өчен утка-суга керергә әзер булган Козьма' Инде олыгайгансың Йөхтәренне. маңгаеңны җыерчыклар баскан, чәченә чал кергән Димәк, ватага атаманы булып яшәү дә жинел түгел икән
Козьма пәһлеванның сулъяк инбашында кылыч калдырган тирән яра эзе күренеп тора иде. аны сак кына юып бәйләделәр Атаман үзе кичке караңгылык төшә башлагач кына, анына килде Гафу үтенүне, анлашуны артык саный иде. күрәсен. Андрей белән кичә генә аерылышкан дуслар рәвешендә гади сорау бирде
—Хәлләр ничек, кенәз?
Әлеге хәлдә мондый сорауны үзе бирергә тиеш кеше булгач, Андрей аптырап калды, ихтыярсызлык аны иңбашларын сикертеп куярга мәжбүр итте.
—Ничек, дим мактанырлык түгел
—Өйгә нинди йөк. нинди нәтиҗә белән кайтасын сон? Нишләп болай, балтасы суга төшкән кеше шикелле, кангырап утырасын'’
Андрей баркас борынына ияк какты, бер сүз эндәшмәде Козьма инде баркас идәненә торып утырган иде. алгы якка таба борылып карады да, талгын тавыш белән генә сорап куйды
—Кем ул анда?
—Изяслав улыкаем
Андрейнын башы күкрәгенә салынып төшкән иде. Козьма да озак вакыт дәшми торды. Ләкин тынлыктан сонгы соравы яңакка китереп суккан шикелле усал яңгырады
—Димәк, җинүгә ирешә алмадым инде син, кенәз?
—Изяславнын вафаты хакында хәбәр алуга ук һөҗүмне туктатырга туры килде
Андрейнын гаепле кеше кыяфәтендә аклануын Козьма пәһлеван гүя ишетмәде. Ул тәртәгә тибәр!ә ярата торган чыгымчы ат сыман «почмаклы» холкын күрсәтеп алырга да кыйбат сорамады
—Синен каекларыңның һәммәсе буш. сугышчыларын да кесәләренә һава тутырып кына кайта инде, димәк Көнләшерлек түгел. Минем әртил- дәгеләрнен берсенең дә өйгә буш кул белән кайту гадәте юк
Козьманын бианай гөледәй төртмә теле Андрей кенәзнең дә мин минлегенә барып тиде, ахры, тавышы кырысланды.
—Атаман булсан да. син чаманы бик белмисен бугай
—Ә без ул чама дигәннәрен сугышчыларыннын үзләреннән дә сорап карый алабыз, кенәз Әйдә, кычкыр Өйгә коры кул селкетеп кайту белән кайсы разый икән ’
Андрей эндәшмәде. Козьма дәвам итте
-Изяславнын вафаты—ул бит шәхсән синен генә аты кантын кенәз. Каекларга төялеп кайткан әлеге сугышчыларның һәркайсынын да. нәкъ Изяслав шикелле үк. яу кырында ятып калуы бик тә мөмкин
иде. Мәгәр алар арасыннан кемнеңдер үлеме башкаларга зыян китермәячәк, калганнар, мөгаен дә, абруй һәм байлыкка күмелеп кайткан булыр иде.
Андрей Идел өстендә озын чылбыр булып тезелгән каекларга таба күз ташлады, әмма авызына су капкан шикелле дәшми калуын белде. Ә Козьманын тавышына инде ярсу, гасабилану аһәңнәре дә өстәлгәндәй булды.
—Тәүге походтан ук коры кул белән кайту синең үзеңә дә дан өстәми, кенәз. Шушы рәвешчә өйгә кайтып керсәң, бөтен күрше кенәз— дошманнарың бот чаба-чаба сөенәчәк кенә. Урыс җирендәге бөтен кенәзлекләрне үз канатың астына тупларга ант иткәнсең икән, синен коры кул белән кайтырга хокукың юк. Ә иң мөһиме. —Козьма бик озак көттергәннән соң гына өстәп куйды.—... Бу рәвешчә кайтсаң, Байгөл сине гомер бакый гафу итмәячәк.
Козьма пәһлеванның соңгы сүзләреннән соң. Андрей кенәз сискәнеп үк китте, барыбер эндәшмәде. Ә бер сәгатьтән соң баркас-каекларның һәммәсе инде бар куәтенә кирегә ага иде...
Унынчы бәйләм
I
ерек агач төбе кебек шыксыз, караңгы төн. Чулман диварлары өстендә тоткавыллар бөтенләй юк диярлек. Диварларның эчке ягында берничә генә урында учак яна. Тоткавыллар шул учаклар тирәли җыелып утырганнар. Аларнын да күбесе әле кырын ятып, әле тез башларына таянган көенчә тирән йокыга талган. Әле кичә генә кара болыт булып килгән көчле, гаярь дошман диварлар тышында йөзәрләгән мәетләрен өеп калдырды да, бернинди дә зыян-зәүрат китерә алмыйча, утта йоннарын көйдергән һәм койрыгын өздергән бүрегә охшап, кире үз өненә ычкынды. Бүген Болгар аз-маз яраларын да онытып битарафлыкка чумган тук бер жанвар төсле. Гаме бөтенләй юк сыман.
Дошман аның менә шушы хәленнән оста файдаланды. Куе караңгылыкта төрле яктан килеп, дивар өстенә менгән баскынчыларны Болгарның кире куып төшерә алырдай куәте юк иде. Шуңа күрә диварлар янындагы алыш көтелмәгәнчә кыска һәм аяусыз булды. Ике-өч минутлык гыжлау, корычка-корыч бәрелгән тавыш кына ишетелгәләп алды һәм шуннан сон барысы да тынды. Ә берникадәр вакыттан сон шәһәр капкалары шыгырдап ачылды да, кала эченә ташкын-ташкын булып дошман полклары бәреп керде. Коточкыч булып купкан мәхшәр тавышыннан өшәнеп, өйләреннән атылып чыккан ир-егетләр, кыз-кыркын, карт- коры, бала-чага—һәммәсе дә аяусыз дошманның балта һәм кылычы астында утын әрдәнәсе шикелле ишелеп-ишелеп ауды.
Шәһәрнең үзәк мәйданында гына дошманга каршы яу оештыра алдылар. Яше-карты, һөнәрчеләр, шәкерт, сугышчылар үз-үзләрен аямый орышты. Дошман нәкъ менә шундагы фидаиларча каршылыкка очрагач кына, мангае белән таш диварга килеп бәрелгән шикелле капылт тукталырга мәҗбүр булды. Ләкин оборона тотучы ирләр саны бик аз, ниндидер бәхетле очракка, аеруча җиңүгә дәгъва кылу язгы бозга таяну кебек үк өметсез эш иде.
Әмир Ибраһим үзәктәге таш кальга дивары өстенә күтәрелгән килеш бар дөньясын сытып сүгенде.
—Ә шулай да бу Бәрәҗ хан, һай, куркак җан вә сатлык! Безнең өскә Әндри-кяфер килгәнне әле теге чакта ук белде бит ул. Нигә, нигә дип ул Болгар каласына ашыгыч төстә чирү җибәрмәде? Нишләп Болгар яландагы карт наратка охшап бер ялгызы гына торып калды?
—Нәсаралар кулы илә Бәрәҗ хан синнән үч ала булыр, әмир. Үгез
Ч
үлә икән, анын кеби козгыннарга бәйрәм. Шулай булгач, нигә диеп УЛ сина ярдәм итсен7
Әмирне шул рәвешчә юатып карасалар да. әлләни зур файдасы күренмәде
—Ул Ашлыдагы Тимер бәкне әйтер идем инде Борын төбеннән генә никадәрле кяфер Газилары үтеп киткән, ә шулар хакында безгә хәбәр җибәрә белмәгән. Анысы да ангыра бер бозау' Аягурә төш күреп йөрүдән гайре бернәрсәне белми Әгәренки Идел буйлары минем вилаятькә керә торган җирләр булса, мин инде ул кяфер кенәзлекләре илә ике арада әллә ничә кирмән кордырыр идем Ә Тимердән юк Ана үгез үлсә—ит. арба ватылса—утын. Әнә шул мүкләк бозау нын пошмаслыгы илә ошбу гайре үкенечле хәлләргә каламыз да
—Үзенә—хан. үзенә таҗдар булырга вакыт, әмиреме з
Бер мәчет имамы күрсәткән әлеге ялагайлык әмир Ибраһим өчен кызган мунча ташына су сипкән рәвешле тәэсир итте
—Әле үзем хужа булып утырган бердәнбер каланы кяферләрлән саклап кадалмадым, ни сөйлисен, хәзрәт? Нинди хан булу, ли' Асылда ошбу газап-мәсхәрәләр кичкән өчен үзем гаепле шул. мотлака. берүзем гаепле...
Көн яктырып беркадәр тын алгач, баскынчылар янә һөжүмгә күтәрелде. Рус сугышчыларын камчылап таш кальга диварларына таба куалаучы сәрдәрләрнен берсе Хәмбәл иде. Калыа өстендәгеләр аны танып алуга ук ин каһәрле сүзләр яудырдылар:
— Бил бөгәргә үзенә яна хужа таптынмыни. каранар”
— Муеныңдагы нәсаралар тәресен күрсәт, сатлык'
— Кяфер хуҗаларын ташлаган сөяк илә тыгылып дөмексәң иде. ангыра кассап!
—Сатлык! Иблис! Атан!
Ул да булмады, кайсыдыр бер гази Хәмбәлне пычаксыз суя торган сүз ыргытты:
— Һи, төшенмисезмени. борадәрләр? Кяферләр кулы илә Болгар тәхетенә менәргә дип кайткан ләбаса ошбу кассап Шул мәсләктән кяферләргә барып ялланган да. аларны безләр эргәсенә алып килгән
—Хан. хан. Хәмбәл хан!—дип күмәк кычкырдылар да. дивар өстендә-геләр каһкаһәләп көлә башладылар, һәммәсе лә бот чаба-чаба, буыла буыла шаркылдый, ә таш кирмән өстеннән яңгыраган һәрбер аваз Хәмбәл өчен янагына суккан төсле тәэсир итә иде Шушы мәсхәрә каршында ул бөтенләй кешелеген җуйды Берзаманны анын кү зләре шар булып акаеп чыкты, куллары гына түгел, бөтен тәне дер-дер килеп калтырарга тотынды һәм хәзер инде Хәмбәл камчысын гына азсынып, рус яугирләрен кылыч очы белән гөртә-төртә алга куалый башлады. Баскынчылар жан ачысы белән берничә мәртәбә һөжүмгә күтәрелеп тә карады Ләкин диварлар һәр очракта аларны таги һәм ук яңгыры, кайнар су һәм сумала ташкыны белән каршылый, кирмән буена якынаю ла мөмкин түгел иле Бәлки, төнлә нинди дә булса хәйлә корып эш итәргә мөмкин булыр, дигән өмет белән рус сафлары кире чигенде
Әмма төнне баскынчылар гына түгел, таш кирмән сакчы зары ла көтеп торган икән. Карангы төшеп күзләр бәйләнгәч тә. әмир Ибраһим янына чал сакаллы Әбүбәкер-оста. вилаятьнен сәрдәре Корнай батыр һәм калапын тагын берничә ин абруйлы имамнары белән һөнәрче ләр килеп җитте Базарный сүзе шактый җитди булачагын Ибраһим бәк алдан ук сизенгән иле. сабырланып көтте Делегация исеменнән кереш сүзне шома таякка таянган Әбүбәкер алды.
— Без әйткән тәкъдимнәрнең һәммәсеннән лә мәмнүн калмассың шәт, ә шулап да гаепкә алмыйча гына тында әле. әмир - Чал сакаллы оста тамак кырып КУНДЫ-Мәмләкәтнең бәгыре кеби олуг каламын.» кяфер басып керле, үкенәсең булыр, моны сизенәме» Мәгәр мәмзәкәгнен ягмыигы монда хәл ителми Безләрнең ин куркыныч дошманы Әндри-
кяфер түгел, ә Биләр тәхетендә утырган Бәҗәр хандыр. Болгар каласына бәреп кергән кяфер чирүен куып җибәрү һич тә читен түгел, мәмләкәткә чын ачыну илә оран салу җитә. Ә җаһил Бәрәҗне куар өчен оран салу гына да аздыр. Ул икейөзле таҗдарны алыштырыр өчен бөтен мәмләкәткә абруйлы вә булдыклы әмир табу катлаулырак. Синен асыл бәһан нәкъ шушыдыр.
Ибраһим бәк карашын бер дә аермыйча күзәтте-күзәтге дә, ахырда барыбер белдерми түзә алмады.
—Байтак сүзләрен илә килешәм, оста, мәгәр тел төбеңне анлал бетерә алмыйм.
—Син үзен илә ин тугры яраннарыңны ал да, юлга җыен, әмир. Ошбу сүзләр сиңа Болгар каласының иң абруйлы картлары ясаган тәкъдим генә түгел, ә бөтен мәмләкәт гозере.
—Каланы дошман кулына ташлап китиммени?—дип, Ибраһим бәк ярсый-ярсый сүзгә керешкән иде дә, мәчет имамнары аны бик тиз чигендерде.
—Биредә, дошманга каршы яуга кергән чакта, кылыч тота алырдай ирләрне йөзләп табармыз без. Мәгәр синен кеби мәмләкәт тота белгәннәрен, көндез чыра яндырып эзләсәк тә, бөтен каламызга берне табалмамыз. Ахыр чиктә, син безнең каламызга караганда да бәһалерәк, әмир. Кала җимерелсә, янә төзеп була, ә ахирәткә күчкән бер генә бәндәнең дә кире кайтканы юк. Шулай икән, юлга җыен да, Биләргә бар, әмир. Иманымыз илә ант эчәмез, анда сине халык көтә булыр. Хан тәхетенә утырып, каламызны вә мәмләкәтемезне коткар.
Ибраһим бәк сынды. Ахырда ул инде бер тәкъдиме белән болгарларга изгелек кылмакчы иде дә, анысын да тыңлаучы булмады.
—Алайса, минем урынга Корнай батыр калыр.
—Юк инде, бәк. Корнай батыр сиңа Биләр каласында, тәхет өчен яуда кирәклерәк...
Еракта, урманнар артында, энә күзе кебек кенә булып тан сызыла башлаган бер минутта таш кирмән капкалары капылт күтәрелде дә, дошман гәүдәләре белән тулы киң мәйданга җайдаклар ташкыны бәреп чыкты Тыкрыкларда, урам читләрендә аркылы-торкылы ятып руслар йоклый, алар әле ни булганын аңлар хәлдә түгел иде. Фәкать шул шәһәр капкалары янында гына каяндыр бер чылбыр дошман калкып чыкты. Ләкин кылычларын усал болгап килгән җайдаклар ул чылбырны кавынга кадалган пычак кебек нәкъ икегә ярып узды да. гаярь атлар киң далага очты.
2
олгар картлары фал китабын ачып әйткән диярсең. Биләрдә Ибраһим бәкнең килгәнен, чыннан да, ярты кала көтеп тора иде. Тоткавыллар әмирнен санаулы гына җайдаклар төркемен капкаларны ачып каршылады. Әмир үткән чакта тоткавылларның һәркайсы кат-кат ияк кагып һәм елмаеп дәрт-куәт тә биргән төсле итте. Ә шәһәр урамнары буйлап хан сараена таба барган чакта аларны зур гына җайдаклар төркеме куып җитте. «Хан гаскәре әллә тулгамага да ала инде?»—дип, Ибраһим бәк җайдаклары кылычларын кыннан чыгара да башлаган иде Ләкин Корнай батырга таба авыз ерып килгән хан сәрдәре Саранны тануга ук кылычларын кире шудырдылар. Ә тегесе һаман шулай елмая-елмая якынайды да. Корнай батырны кочагына алды.
—Саумы, борадәрем!—Аннары батыр гына ишетелерлек итеп пышыл-дады.—Сарайны тулысыңча миңа тугры шыгавыллар саклый. Морад итсә, әмир турыдан-туры тәхет залына ук үтеп керә ала.
Сәрдәр Саран әмир Ибраһим эргәсенә күчте, аны да шулай ук кысып кочаклады.
—Саумы, сөекле бәк! Саумы, яна таҗдар!—Янә тегесе кебек үк
Б
пышылдау кабатланды,—Тәхет юлында сина һичбер төрле каршылык булмаячак.
—Бик хуп. бик мәслихәт,—дип. Ибраһим бәк ияк кагып куйды.— Мәгәр вакыйгаларны куаламыйк әле.
Сәрдәр Саран үзе үк озата килгәч. таш кирмән капкасы төбендә дә, сарай каршында да Ибраһим бәк төркемен тоткарлаучы шыгавыл табылмады. Әмирне инде: «Мин беркатлылыгым илә ышанып вә үз аякларым илә сәрдәр корып куйган тозакка кермимме сон?*—дигән шом да игәүли башлаган иде. Тәхет залына таба алып барган юлда айбалталарын орышка әзерләп баскан ике жансакчыны күргәч, әмирнен күңеле хәтта тынычланып ук куйды. «Тәхет юлында киртә булмаячак, диден дә бит. ай-һай. сәрдәр. Җиһанда синнән вә ханнан да куәтлерәк көч барлыгын онытып жибәр- гәнсен. Акча илә нигъмәт әллә нинди гайрәтле пәһлеваннарыңны да капылт үз колы итә».
—Юлдан югалыгыз!—дип. Саран зәһәр ысылдаса да. жансакчылар хәтта кымшанмады. Ләкин шул минутта ук икесенен тин бугазына оста итеп ыргытылган хәнжәрләр килеп кадалды һәм алар ыңгырашырга да өлгермичә сыртларына ауды
Тәхет залында аларны инде егермедән артык жансакчы жәяләренә укларын корган коенәчә көтеп тора иде. Үзенен кукрәгенә берьюлы шулкадәр укның төбәлүен күргәч. Ибраһим бәк кайнап торган казан эченә чумган сыман булды Бәрәж хан каһкаһә белән кеткелдәп зал түрендә утыра, ә бу мәкерле бәндәгә күңелдәге авыр хисне сиздерергә һич ярамыИ иде. Кылыч кыны очын таш идән сырларында зенләтә- зенләтә Ибраһим бәк тәхет тарафына атлап китте Ул тәхеткә нибары ике-өч адым ара гына калдырып тукталды да. нәфрәт тулы күзләре белән Бәрәж ханга төбәлде. Гап-гади бер кала әмиренең үз каршына кереп баш имәве Бәрәжне чыгырыннан чыгарды, ул үзенен зәһәрләнеп кычкыра башлавын ла абайламый калды.
—Әһә. артына ут капты ла. Болгардан чыгып качтыңмы, куркак жан?! Пайтәхеткә килеп ансат кына хан булырга морад иттеңме ’ Кабаланма. Сакларга, якларга тиеш каланны кяфер кулына ташлап киткән өчен сине бүген үк дарга астырам мин'
Эче тулы ут булса да. Ибраһим бәкнең йөзендә бер генә төк тә селкенеп карамады. Тавышы корыч чыңы сыман яңгырап ишетелде.
— Мәмләкәтне, калаларны саткан өчен ул дар элмәкләрен үзеңә дип сабынлый тор. Бәрәж.
Залга әмир белән бергә сәрдәр Саран һәм Корнай батыр да кереп баскан иде. Өстәмә сакчылар чакырырга ниятләп. Бәрәж хан үз янында асылынып торган бауны тартырга үрелә башлаган гына иде. сәрдәр Саранның җиңелчә бер ым кагуы житте Шул мизгелдә хан сараенын ян-якларындагы тәрәзә пыялалары коелып төште һәм шул ачыклык аша зал эченә дистәләгән яугир сикереп керде. Орыш башлап торуның мәгънәсе юк иде Акча бәрабәренә ханга ялланган жансакчылар садак һәм җәяләрен идән өстенә ташлап, шундук залдан чыкты. Гаҗәпләнүдән телсез-өнсез калган Бәрәж тәхет култыксасына авып төшкән иде Таза гына ике гази аны кулларыннан сөйрәп алып чыкты. Кичкә таба инде кала халкы үзәк мәйданга җыйналып элеккеге ханга җәза бирүләрен көтеп тора башлады Әмма Ибраһим бәк Бәрәжгә бер генә сугышчысының ла кулын тидертмәде
—Ул Биләргә ат өстендә килеп кергән иде Хәзер дә шул рәвешчә каладан чыгып китсен!
Тик әлеге ханга да халык үченнән исән-сау килеш котылырга насыйп итмәгән шул. Бәрәж шәһәр капкасыннан чьиып биш алты дилбегә буе ара үтәргә дә өлгермәде, әллә каян очып килгән сәрпи ук кичәге ханнын бугазын ярып узды
Мәйдандагы халык хәрби сыбайлардан. мәмләкәт сәетеннән. сәрдәр. наиб, вәзир, ахуннардан Болгар әмирен кичекмәстән хан итеп игълан кылуларын һәм ак дөя йоныннан сугып ясалган зур келәм өстенә
күтәрүләрен даулый-даулый таләп итә башлаган иде дә, Ибраһим бәк үзе сөзгәк үгез сыман катгый каршы төште.
—Ил канга күмелеп яткан чакта туй итмиләр. Кяфер дошманнан арынып, азат тормышка ирешкәнче мәмләкәт бөтенләй дә хансыз яшәячәк.
-Ай-Һай, әмир! Учактагы утыннар дөрләп янган мәлдә алар өстенә асылган казанны күзәтүсез, ялгыз калдырмыйлар. Ялкынның ян-яктагы терәкләргә күчеп, казанны бөтенләй әйләндереп каплавы да бар бит.
—Терәкләре ышанычсыз, нечкә, черек икән, андаен казанның мәмләкәткә гел дә кирәге юк...
Ныклап кабынырга да өлгермәгән бәхәс шул урында өзелде. Иртәгә таңда ук Болгар каласы тарафына чирү җибәрүләрен таләп итеп Ибраһим бәк төрле якка чапкыннар куды. Инде бу эш тә үтәлеп Корнай батыр белән ялгыз гына калгач, күңелен тырнаган тагын бер шик-шөбһәсен Ибраһим бәк үзенең сәрдәре каршында ачып салды.
—Мин Болгар тәхетенә асылда сәрдәр Саран ярдәме илә менеп киләм, батыр. Мәгәр күңелем һич тә тыныч түгел. Иске хуҗасын таларга ташланган эт яна хуҗасына карата да тугры була алмас. Шул мәсләктән чыгып, мән Саранны мәмләкәтнең кыпчаклар ягындагы чигенә озатмакчы булам. Ул тарафта чикләр шар ачык, аларны саклап торучы бер капка юк. Саран шунда юл алсын да бер-ике булса да яңа кирмән корсын...
Корнай уйга калды. Хәле авыр иде. Ул мона кадәр Ибраһим бәк кул астындагы вилаятьтә гади сәрдәр генә булып хезмәт итте. Менә, әмир Ибраһим пайтәхеткә күчте, иртәгә хан булачак. Мантыйк буенча фикер йөртсәң, әмиренә гомер буе тугры хезмәт иткән, җитмәсә аңа ияреп пайтәхеткә килгән батырга монда да сәрдәр урыны һәм хәзер инде гади генә түгел, баш сәрдәр урыны тиеш. Әмма баш сәрдәр. олуг сәрдәр урыны азат түгел, ул урынны бүген Саран яулый. Димәк, Корнай үзе тәрбияләп үстергән. Корнай күтәргән Саран аның юлында киртә булып тора. Бер казан тирәсендә ике тәкә башы кайнаша, дигән сүз инде бу Корнай берчакта да Саранга каршы этлек эшләп, үзенә юл арчый алмаячак. Саран ана бертуган энекәше кебек газиз, якын. Менә, олуг сәрдәр баскычына таба алып барган юлны ана Ибраһим бәк үзе арчып бирә Бер уйласаң, Корнайда гаеп юк, сөенәсе генә. Әмма . әмма Саран елга аша кичкән чакта гына кирәк була торган бурсак капчыкка охшап калды түгелме сон? Әмир аны тәхеткә юл арчыган чакта гына файдаланды да, хәзер инде табаны тишелгән иске кәвеш сыман тышка чыгарып ата. Ә иртәгә Корнайнын үзен дә шундый ук язмыш көтми, дигән нинди ышаныч бар?..
Вакыйгалар агышын тәкъдир куәтенә калдырды да. Корнай батыр елга уртасында бата башлаган чакта ике як ярның кайсысын сайларга да белми аптыраган бичара ир сыман бер төрле дә җавап кайтармады. Ә икенче гаңда Ибраһим бәк, кул астына ике-өч дистәгә якын һөнәрчене биреп, кичәге сәрдәрне ил чигенә куды. Саран батырдан бик озак вакытлардан сон гына хәбәр килде. Ул җәнүби якта, коры дала уртасында ике кирмән корган, төзүчеләр гозеренә күнеп аларнын берсен үз исеме белән атаган, икенчесенә шул тирәдә яшәгән кабиләләргә баглап «Мукшы» атын кушкан. Мондый зур эшләр майтарган Саран батыр кайтыр да, Ибраһим хан аны мул-мул бүләккә күмәр, дип пайтәхеттә бик озак көттеләр. Әмма Саран батыр суга төшкән балта кебек булды, аны белүче- күрүче кеше табылмады...
3
дел' Никадәр яуга, кырылышка шаһит булган елга. Синен болганчык суларын күпме генә канны юмагандыр да, күпме генә _ шәһит-корбан нарны үзенә йотмагандыр’! Ләкин дәшмисен син, үзен белгән бер генә сереңне дә кире чыгармыйсын. Әгәр телен булса,
И
син Андреи кенэзнен атасы Юрий Долгорукий походлары турында сөйләп оирер идеи Шулардан сон, бәлки. Андрейнын бүгенге походын олылап бер җыр сузар иден.
Хәер, анысын ук синнән таләп итү. мөгаен, артык булыр. Әнә, синен ©стен болай да баркас-каекларда тезелеп кайтучы сугышчылар җыры белән тулган Һәркем шат. канәгать Болгар каласына икенче кат бару бөтенләй дә корбаннарсыз диярлек үтеп китте. Таш кирмәнне яулый алмадылар-алуын, ә шулай да кала йортларын умарталыкка төшкән аю сыман нигезенә тикле актарып таладылар Саксызлык күрсәтсен, корбаннар да булыр иде. шаять. Ходайнын мәрхәмәте, каладан чыгып качкач. Ибраһимның яна гаскәр белән кире кайтуы турында әле ярый вакытында кисәтеп өлгерделәр. Кала бистәләренә ут төртеп болгарларга юлны каплады да. Андрей кенәз үз гаскәрен каек-баркасларга һичнинди зыян-зәүрәт күрмичә тезеп утырта алды.
Әнә. хәзер алар ничәнче көн буена хәвеф-хәтәр күрми кайтып килә. Баркасларның һәммәсе дә таланган мал һәм ганимәт белән тулы, һәр каек борыны саен диярлек нәни учак яна. Сугышчыларның күңеле көр. кәефе күтәренке Таланган мал. шәраб, исәнлек, дан—канлы яудан кайтып килүче ир-атка үзен бәхетле итеп тояр өчен шуннан гайре тагын ни кирәксен?.
Биек баркас борынына сузылып яткан килеш, артта чылбыр булып сузылган каеклар өстенә караш ташлый-ташлый. Андрей кенәз шулар хакында уйлап кайта иде Төн танга таба авыша башлагач. Идел өсте суытты, җиләсләнде Кенәзнең салкынга тагын да түзәргә исәбе юк иде Ул якындагы бер каекны ымлап чакырды да. ана утырып, өсте, ян- яклары калын киез белән корулы буш баркаска күчте Тиздән анын янына кәнизәклеккә алынган болгар кызларынын чираттагысын китереп җиткерделәр. Дөнья онытылды
Берзаманны кинәттән купкан кычкырыш һәм яман сүгенү авазлары ишетеп тышка атылып чыккач. Андрей кенәз әүвәл һичбер нәрсә аңлый алмый торды Елганың әле теге, әле бу ягыннан, бал кортлары сыман зәһәр чыжылдап, каеклар өстенә уклар ява Су өстендә томан, ике як яр буйлап тезелгән дошманнын көч-куәтен чамаларлык түгел.
Вакытны сузу корбаннар санынын артуына гына китерәчәк иде Андрей кенәз барча каектагыларга ишетелерлек итеп ашыгыч фәрман бирде.
—һәммәгезгә сулъяк ярга юнәлергә һәм яр өстенә менеп тезелергә!
Фәрман бик кырыс һәм көчле янгыраса да. аны үтәү кыюлык, бердәмлек һәм, һичшиксез, корбаннар да таләп итә иде Чыннан да. каеклар яр читенә килеп борын төрткәнче алар өстендәге ничәмә-ничә дистәләгән ир кин Идел дулкыннары эченә йомылып гаип булды Шулай да санаулы минутлар эчендә яр өстенә менеп тезелделәр Болгарлар куе томан артына кереп әүвәл юкка чыкты Аннары бераз вакыт кына көттерделәр дә, дулкын артыннан килгән дулкын сыман, сафларны бертуктаусыз алыштыра торып, руслар өстенә уклар яудырдылар Болгарларның мондый яу алымына каршы торып булмый, берьяклы кыйнау болай дәвам итсә, хәтта, аларнын көчен ачыклау да мөмкин түгел иде
—Басурманнар өстенә ыргылыгыз' Алга!—дип әйдәкли-әйдәкли вое-водалар сугышчыларны берничә мәртәбә һөҗүмгә дә күтәреп карады Ләкин һәрбер һөжүм саен дистәләгән яугир жуя-жуя. руслар кире чигенергә мәҗбүр булды Ул да түгел, берзаманны болгарлар баскынчыларны янә төрле яклап яр читенә китереп терәде һәм тагын дулкын-дулкын сыман алышынып ук яңгыры коя башлады
Рус гаскәре болай, чылбырга утыртылган эт хәлендә торса, җиңү түгел, хәтта, исән калуга өмет баглау да шик астында иде Андрей кенәз шуны цнлады да. гаскәрен үлемнән коткару өчен нинди чара күрергә белми изаланды. Кү з алдына кинәт кенә инде дистә ел элек үк. Вышегород каласының чиркәвендә билгесез агакай белән булган очрашу килеп басты.
Асылташлар белән бизәлгән иконаны бүләк иткән чакта нинди сүзләр әйтеп хәерхаһлык кылган иде соң әле ул?
—«...Дәүләтләрне, халыкларны тик дин көчле итә. Шуна күрә һәр эшеңне бөек Иисус исеме белән башла...»
Тукта, әлеге атакай тылсымлы ядкарь итеп биргән ул Изге Ана иконасы Андрейның үз янында бит!
Андрей калын киезләр белән капланган баркас эченә чумды да, кыйммәтле ядкарьне күкрәгенә кысып кочкан хәлдә, кире атылып чыкты. Күңелгә ышаныч өстәлгән, йөзе якты иде. Ярга таба ишкән каекчы ирләрне дә «тизрәк, тизрәк», дип ашыктырып барды.
Сугышчы ирләр кырыс кенәзне яу кырында күрергә өметләнми иде. Ә Андрей әллә каян гына пәйда булды да, япа-ялгыз көе бар гаскәрнең иң каршына ук барып басты һава ярып һәр тарафтан дошман угы оча, тик, ни гаҗәп, аларның берсе дә кызыл, киң япмага төренгән Андрей кенәзгә тими үтә иде.
Менә, ул иртәнге яктылыкта җәүһәр ташлары белән ялт-йолт килеп торган иконаны баш очына чөйде. Шунын артыннан ук аһәңле, гаярь тавышы үзенчәлекне ярып яңгырады.
—Газиз туганнарым, христианнар! Без бу олы походка урыс халкын дан-шөһрәткә күмәргә дип чыктык. Иисуска һәм Изге Анабызга мен шөкер, безнең походыбыз бик уңышлы булды. Көймәләребез тулы байлык- нигъмәт, сафларыбыз исән. Инде туган җиребезгә кайтып җиткәч кенә сынатмыйк. Бу денсез басурманнар өстенә һәркайсыгыз ярсу бөркет булып ябырылсын. Инде яуда яра алсагыз да, шәһит булсагыз да, урыс җиребезне данга күмеп, динебезне олылап, изге җаннар булып каласыз сез. Шәһитләрнең һәркайсы гасырлар буена безнең илдә изге саналачак, шуны онытмагыз! Бөек динебез хакына, Изге Ана, Иисус хакына үз- үзегезне аямый сугышыгыз! Изге Ана фатихасы белән алга, басурманнар өстенә, христианнар!
Әйтерсен лә, ниндидер бер могҗиза булып узды. Мона кадәр хуҗасыз көтү сыман йөргән сугышчылар зәһәр чөй ясап сафка бастылар да, болгар җайдакларына каршы ябырылдылар. Авыр, канкойгыч яу тәмам төш җиткәнче, сугышчылар эсседән арып-талып, жиргә егылганчы дәвам итте Ике яктан да сафлар яртылаш кырылган, ике якның да яна һөҗүмгә күтәрелердәй куәте юк иде. Кояш офыкка таба авышып эсселек сүрелә башлагач кына, болгарлар чаптарлары өстенә менделәр дә, калкулык һәм куаклыклар артында томан сыман эреп югалдылар. Русларның хәтта тантана авазлары белдерерлек тә көч-куәтләре юк иде. Алар дошманнарын күз карашы белән генә, сүзсез озатып калды. Андрей гына якындагы бер воеводадан капылт сорап куйды:
—Бүген елның нинди көне әле?
—Беренче август булыр, Андрей кенәз.
—Хәтеренә киртлә, воевода. Моннан ары беренче август көне урыслар өчен изге саналачак. Без аны Изге Ана бәйрәме итеп билгеләрбез. Шулай итсәк, безнең исемнәр дә гасырларга калыр. .
Унберенче бәйләм
к киез тирмә эчендә дәү юлбарыс тиресенә сузылып яткан да, Ясүгәй баһадир тирән уйга чумган. Бармаклары җәүһәр ташлардан ясалган шакмакларны тәгәрәтеп уйный, ә йөзе-кыяфәте кышкы зәмһәрир салкыннарга бирешкән шәрә агач сыман җансыз, катып калган. Йөзендә караңгылык, иреннәр кысулы, карашы билгесез ноктага төбәлгән. Мәңге ару-талу белмәс баһадирның иннәренә бүген, әйтерсең лә, дәү- дәү ташлар яткан.
А
Тыштан чыр-чу килгән бала-чага тавышлары ишетелә Ике төркемгә бүленеп «яу» уйныйлар бугай Тимучин белән Жәмуганын «әмер-фәрман- нары» еш янгырый Мөгаен, бу юлы да Ясүгәйнекеләр белән тайжутлар пәм чатжиратлар бер-берсенә каршы «сугышадыр» Алар мәнге шулай Яше буенча аз гына өлкәнрәк булганга күрә Тимучин Ясүгәинен энеләре дәритай. 1айчу. Кануннардан туган малай-шалаинын барчасын үзенен кул астына туплый. Бертуган энекәшләре Бшпүгай белән Хасар да. һичшиксез, абыйлары Гимучин канатында инде Ә менә Котул хан уллары булган Алтын. Кучар. Сачә бәкләрнен малайлары берчакта да Тимучин кул астына басмыйлар Алар Тимучин әмерләренә буйсынуга караганда чит кабилә—чатжиратлар башлыгынын улы Жәмуга яклы булуны артык саный, ахры Алар шулай хыянәт иткән өчен Тимучиннын әллә ничә тапкыр елап кайтканы бар Дөрес, алар Жәмуга белән һич бозылыша белми «Яу» барышында гына «дөнья» бүләләр дә. аннан туйгач ауына да. балыгына да гел бергә йөриләр Хәзерге чыр-чу килүләре дә бик озакка бармас, тиздән тынар әле
Әйе. бала-чага явы бәла түгел, зурларныкы яман Менә, магул кабиләләре ничә еллар буе кайгы-хәсрәт күрми гомер сөргән, аякка ныграк баса гына башлаган иле дә бит. татарлар тагын көтелмәгән яу белән килде дә. аларнын бар ыруын кырмыска оясы шикелле капылт туздырып атты.
Татарлар магулларнын кыят, тайжут. чатжират. нирун кабиләләрен Буир-Нур күле буендагы җәйләүләргә керүдә гаепләгән булдылар Ә Ясүгәй яхшы белә бит. татарларнын магулларга каршы яна яу башлавынын асыл сәбәбе җәйләүләрдә түгел Чин дәүләтендәге биләр дә. андагы тәхетне үз кармакларына эләктергән жүржән бәкләре лә магулларнын сонгы елларда көчәеп китүеннән курка башладылар Мондый курку да нигезсез үк түгел, бер Ясүгәй баһадир кул астындагы кабиләләрдә генә дә күчмә арбалар саны кырык менгә җиткән, ә Котулны исә тугыз магул кабиләсе дә үзләренең бердәнбер һәм бөек ханнары итеп таный башлаган иде Менә шушы хәл чин һәм татарларның үтенә генә тиеп калмады, күрәсен, аларны йокысыз да итте Аеруча чин биләре яман тырышканнар Шуларнын «жаухури»1 дәрәҗәсен йөрткән яубашлары барып ак тагарлар нын чаган, алчы, дутаут. алухай атлы кабиләләрен яуга котыртканнар Тегеләр сынмыйчарак торгач, чиннәр бишме алтымы мен чамасы сугышчы да биргән. Ә кара татарлардагы жыен белән төрбән кабиләсе ирләрен кушу бөтенләй дә авыр булмагандыр, шаять, .пар болай ла үчле Менә шушы кадәр көч бергә тупланып килеп, магу тлар өстенә төнлә һөжүм итте Котул хан белән Ясүгәйнекеләр арбалардан корылган күрем боҗралар артында каршылык күрсәтеп караса да. әлләни озакка түзә алмадылар Дарылы чүлмәкләр һәм ялкынлы ук атып чин осталары магуллар метанында котчыкмалы янгын куптарды Әллә ничә мен арба һәм тирмә янып бетте Ирләр, хатын-кыз, бала чага гына түгел. хәтта Котул хан да авыр яраланды Тагын меңәрләгән арба-тирмәләрне дошман кулына ташлап, магуллар янә Онон елгасы буена чигенергә мәжбүр буллы
Ә ничәмә ничә йөз ир әсирлеккә төшеп, тошман кулында калды' Ясүгәй өчен аеруча әтисе Бәргән белән бертуган Әнбагаи агасы һәм анын улы Үкин-Бәрхан кызганыч Гәрчә Котул хан белән бертуган булса да Әнбагаи агасы Алтын. Кучар. Сачә бәкләрне түгел. Ясүтәйне якын игә иде Хан нойоннарны. баһадир һәм бәкләрне коры пайга, мәжтес бәйгеләргә җыеп алганда бәхәс купты исә. Әнбагаи .насы гомер гомер!ә Ясүтәйнен һәрчак кыл шикелле төз була торган фикерен яклап чыкты Инде менә хәзер агасы да. аның улы Үкин-Бәрхан да юк 11Һ ирнын язмышын ачыклау өчен дип. Ясүгәй инде ничә шымчы кулы Iатарлар кулыннан сагын алып булмасмы дип. ничәмә ничә яраннарын юнап карады Юк кына бит. һичкайсыннан х.збәр ишетелми Кайда Йөри батар’
'Жаухури. дөресе •чжаохури»—чик буендагы дала комиссары
Ясүгәй баһадир озаткан шымчыларнын берсе, ниһаять, берәр атна үткәч, тан атканда кайтты. Аның ишек аша мүкәләп керүеннән үк Ясүгәй жылы сүзгә өмет өзгән иде. Ә шымчы кайтарган хәбәр тәннәрне чымырдатырлык дәрәжәдә коточкыч булып яңгырады.
—Мин сина бик тә авыр хәбәр алып кайттым, ачуланма, батыр.— дип, шымчы ир-ат урап башласа да. Ясүгәй туры юлга аны тиз күндерде.
—Мин хатын-кыз түгел, яшермичә сөйлә.
—Әнбагай бәк белән Үкин-Бәрхан вафат. Чиннар аларны җәзалап үтергәннәр.—Шымчы беркавым гына тын алгандай итте.—Бәк белән аның улы чаган татарлары кулына әсирлеккә төшкән. Башта аларны җүрҗән бәкләре кулына тапшырганнар. Тегеләр җәзалап-җәзалап та Әнбагай бәк белән Үкин-Бәрханнан һичнинди сүз алуга ирешмәгәч, аларны чин җәлладларына илтеп ыргытканнар. Чиннар бәк белән Үкиннең табан асларын, аркаларын телеп, шулар буенча ат кылы йөртә-йөртә жәзалап үтергәннәр...
Ясүгәй күзләрен йомып, озак вакыт буена тораташтай торды. Исен кабат җыйганда йөзеннән инде каны качкан иде. Иләсләнеп җикерә башлавын да абайламый калды.
—Әле син һаман да мондамыни, кабих?! Кара хәбәр китергән кешенең башын чабып өзә торган йола барлыгын син беләсең булыр? Шулай икән, күземә күренәсе булма! Ин яхшысы, чит-ят жиргә китеп, мәңгелеккә югал!
2
сүгәй Тимучинны төрткәләп уятканда таң сызылып кына килә иде әле.
—Улым, тор, кузгалырга вакыт,—дип эндәшүдән генә Тимучин әле һичнәрсә дә аңышмаган иде, әтисенең алдагы сүзләре малайны түшәктән тиз күтәрде.
—Бүген сина тугыз яшь тулды. Ата-бабалардан килгән йола буенча сине булачак кәләшең белән ярәштерергә вакыт.
Тимучин өчен бу яңалык түгел иде түгелен. Шул ук кичә генә үзе белән бергә уйнап йөргән борадәрләре—Алтын бәк улларына да булачак кәләшләре күптән табылган, калым биреп куелган, антлары беркетелгән. Мәгәр әтисе менә Тимучинны ниндирәк кеше кызы белән кавыштырмакчы да, аны кайсы кабиләгә алып бармакчы икән? Әтисе бөтен магул ыруына танылган баһадир, Котул ханга жигән тиеш кеше. Ул үзенең беренче һәм якын иткән улын кара магул кызы белән генә кавыштырмас анысы. Атаклы Ясүгәй баһадир белән кодалашу магул ыруындагы һәрбер бәк һәм нойонга шөһрәт. Тик менә ул үзе, тиңдәш итеп, кайсы кабилә бәген сайлар икән?..
Ясүгәй урлап кайткан чакта Айлы бикә атлы булган яп-яшь кәләш инде күптән Айлун бикәгә әверелгән иде. Бөтен кыят кабиләсе өчен өлкән ана дәрәҗәсен йөрткән шул абруйлы хатын ире белән улын Балдак- Дала үзәнлеге буйлап байтак озата барды.
—Бар, кайт инде, хафаланып йөрмә,—дип, Ясүгәй әллә ничә тапкыр тукталган да иде, хатыны һаман-һаман иярүен белде.
—Син Тимучинны кәләшенә ияләшсен өчен булачак кодаларында калдырып кайтачаксың. Аны кайчан күрәм? Беренче балам бит, аерылуы кыен. Бераз барыйм әле.
Онон елгасындагы таныш шарламага барып җиткәч, Айлун бикәнең күзләре бөтенләй юешләнде.
—И-и, ошбу шарламадан түбән сикереп качарга җыенган чаклар да бар иде бит. Синен кебек асыл ирдән баш тартып маташканмын, менә җүләр,—диде дә, айлун бикә Ясүгәйнең куенына сыенып торды.
Ниһаять, шушы яр буенда озаклап хушлаштылар. Саубуллашу вакытында була торган фатиха-теләкләрне күбесенчә Айлун бикә тезде.
Я
—Юлда сак бул инде Татарлар очраса, алар белән сүзгә килеп йөрмә Жае чыгып юлын төшә икән, минем атайларга кереп чыксан ярый. Бәлки, үзенә әле озатучы да бирер Килен буласы кызыйны, антлар беркеткәнче. Тимучинга да күрсәт Яратмаган хатын ир-ат өчен артык мендәр рәвешендә кала Ятсан—йонга батасын, чыгарып атар илен—кызганычрак Тимучин улым алай интекмәсен Йә. ярый, хуш- сау бул. Кат-кат гозерләп сорыйм, юлда сак йөре
Үзенең кай тарафка таба юл тотуын Ясүтәй баһадир Тимучинга төнге ялга тукталгачтын гына әйтеп салды.
—Үзебезгә кардәш тиешле, якын кабиләләрдән кыз ярәшеп булмый, кан алмашу кирәк. Уранхаилар янына барыйк әле Алар Далай-Нур буенда җәйләп йөри бугай. Аннары ул Далай-Нур йә Аргын тирәсендә татарларнын конгыратлар кабиләсе очрамасмы'’ Бабан—Сәмыйк бәкне күреп чыгар идек..
Шулай, төннәрен тукталып ял итә-итә. бер атнадан артык юл үттеләр. Аргын елгасы да инде артта калды. Уранхаилар җәйләвен төгәл генә күрсәтүче кеше һаман табылмады Инде Далай-Нур күленен икенче очына җитәргә дә күп калмаган иде Көтмәгәндә татарларнын зур гына җәйләвенә тап булдылар Баһадирны озата баручы ирләр, ул-бу була калса дип. инде орышка да әзерләнгән иле Татарлар конгырат кабиләсеннән булып чыкты Шуны белүгә үк. Ясүгәинен иңбашларыннан авыр ташлар төшкән кебек булды, йөзенә нур йөгерде
—Мине бәгегез янына озатыгыз!—дип әмер аһәне белән генә эндәште ул үзен уратып алган җайдакларга —Ана минем тугыз ел буе үстергән бик зур бүләгем бар...
Ак киез тарттырылган утыз алты киргәле дәү тирмә эченә килеп кергәч, таныш түгел ир-атны күрде дә Ясүтәй аптырап калды
— Мин бит Сәмыйк бәкне күрергә ниятләгән идем
Ясүгәйнең пошынып кына түгел, хәтта, үпкәләп тә эндәшкән сүзләренә җавап бирүче табылмалы Тирмәдә аларны каршылаган ир-ат Ясүгәйнең йөзенә текәлгән дә. балбал шикелле катып калган rue Ясүтәй үз теләген шактый ярсу тавыш белән янә кабатларга мәҗбүр булды
— Миңа Сәмыйк бәк кирәк.
Ниһаять. «балбал»га жан инде
—Сәмыйк бәк юк шул инде Жәй башында сезнен чирү илә булган яуда ана ук аттылар. Шәйлә җәрәхәттән савыга алмады ул. менә бер ай тула булыр, мәңгелеккә күчте
Ясүгәй улы Тимучиннын инбашына кулын салды да. кыскыч белән сөйрәгәндә дә бирешмәгән тутык кадак сыман кымшанмыйча, сүзсез басып торды Тирмә хуҗасы аны сәер карашы белән һаман бораулады, аннары гаҗәеп ачышы белән шаккатгырды
—Ә син Ясүгәй баһадир буласындыр, шаять’
Ясүгәй аптырап дәште
—Әйе шул. нәкъ үзе. Моны каян белдең’
— Мин сине бүген төштә күрдем
Тирмә хуҗасының сүзләре, чыннан да. гаҗәеп иде. Ясүгәй әсәренде Ә хуҗа кеше күптәнге танышы белән сөйләнгән шике тле тезеп кипе
-Шәхсән сине түгел, кабиләгезнең изге аләме-ак сүлдәне күрдем мин Аермачык күрдем Сүлдәнен өске ягына бабан Бәдуанчар соя юрган шонкар сурәте төшкән, ә ул үзенен тырнакларына карга эләктергән иде Аннары мин ҮЛ сүлдәнен чукларына тиклем ачык күрдем (. ү тләдә тугыз чук бар. һәркайсына ат кылы тагылган, алар җилдә җилфер-җилфер килеп уйный иде
Ясүгәй өчен дә бу төш шаккатгыргыч иде. ашыгып сорау бирле
-Син моны нәрсәгә юрыйсын сон инде’
—Сезнен магул кабиләләренең тугызы да бүген таркатылган. гуиы рылган хәлдә Мәгәр кайчан да булса берзаманны тугыз кабиләтез ь> күмәк сүлдә астына тупланачак Мин шулай дип белам
Ясүгәй канәгать калып, башын түбән иде.
—Җылы сүзләрен өчен рәхмәт сиңа, хужа. Аларны Мәнгелек Күк Тәнре ишетә күрсен.—Ясүгәй тирмә хужасынын йөзенә текәлде —Син кем атлы буласын, мөхтәрәм бәк? Минем бабам хакындагы Хәтирәләрне каян ишетген син?
—Мин Дәй атлы чәчән булырмын, батыр,—дигән җаваптан сон сорау биреп тору артык иде. Ясүгәй елмаеп кына ияк какты. Ул арада чәчән инде үзе төпченүгә күчте.
—Сине мондый ерак җирләргә нинди җилләр ташлады? Нинди йомыш шулай йөртә?
Ясүгәйнең килен-кәләш турындагы сүзләрен ишетүгә үк, Дәй чәчән Тимучинга төбәп текәлде дә, берникадәр вакыт дәшми торды. Аннан көтелмәгән тәкъдим белән янә тан калдырды.
—Син мәрхүм Сәмыйк бәккә кияү тиеш идең, мәгәр туганлашу тәмен татып өлгермәдең. Инде улың Тимучин да шул кадердән мәхрүм булмасын, татар кавеме илә орыш кырында түгел, туй вә мәҗлесләрдә аралашып яши күрсен иде. Шул мәсләктән чыгып, сина тәкъдим әйтәм. Синен Тимучиныңа тиң булырлык, унынчы яше илә баручы бер кызым бар минем Аты Бөртек булыр. Шуна күз сал. Жанын ята икән, ул киленен булсын. Бүген сезнең кабиләнең сүлдәсе дә төшемә юкка гына кермәгәндер Ходай Тәгалә насыйп итә икән, әйдә, кодалашыйк...
Ак ашъяулык өстенә ризык-нигъмәт тезеп, сый табыны янына утырышкач кына, тирмә эченә бер кыз җитәкләгән хатын керде. Сорау биреп, өстәмә сүз кузгатып тору кирәк түгел, әлеге кызчыкның Бөртек икәнлеге аңлашыла иде. Ясүгәй баһадир аңа күз салгач та, сискәнгәндәй булды. Гәрәбәдәй саргылт чәч, саф күк йөзе кебек зәнгәр күзләр, аккош канаты шикелле ап-ак куллар. Йә, Ходаем! Аның Айлуны —Айлы бикәсе дә кайчандыр аны шушындый ук сылулыгы белән гашыйк иткән иде түгелме соң?.
Ясүгәй батыр улына күз ташлады. Тимучин башын түбән игән, колакларына кадәр кызарып чыккан. Ашавы да ашау түгел, чемченеп кенә утыра. Беткән, теге чактагы Ясүгәй шикелле бу да бер күрүдә гашыйк булган бит. менә хикмәт! Хәзер моңа да башка кызый исемен әйтеп авыз ачма инде. . Ясүгәй шуларны уйлап куйды да, елмаеп тик утырды. Сый-хөрмәт төгәлләнгәч, балалар тирмә эченнән чыгып югалдылар. Ясүгәй һәм Дәй чәчән берзаманны чыгып күз салганда Тимучин белән Бөртек чаган куаклары тирәли гөр килеп йөгерешә, аларнын шул арада уртак тел табышуына шик калмаган иде...
Икенче көнне, коңгырат аксакаллары белән үткәрелгән мәҗлес барышында Ясүгәй баһадир да, Дәй чәчән дә бер-берсенә бүләк бирештеләр, вәгъдә беркеттеләр. Өч кич кунак булганнан сон, аерылышкан чакта баһадирның күңеле күтәренке, Тимучинга әйтер сүзләре дә анык иде.
— Мин сине бер биш-алты ел кадәр гомергә шушында калдырам, улым. Башлы-күзле булыр вакытын җиткәч, туйлар ясап, кәләшен белән бергә кире алып кайтырбыз. Мина андый бәхетләр эләкмәде, монын кадерен бел Дәй чәчән бу елларда сина атан булыр, анын сүзеннән чыкма. Татарлар гыйлемле булулары белән дан тоталар, укырга-язарга өйрән. Тимер эретү, күкерт ясау эшләрен белү дә комачауламас, адарын да өйрән. Кыскасы, Байшоңкар вә Томавыл мәргән шикелле атаклы бабаларын исеменә тап төшермә, үзенне атан урынына кыятлылар, тайжут- лар, чатҗиратлар юлбашчысы булачак батыр итеп таныт...
Ясүгәй артык нәзакәтлелек күрсәтеп маташмады. Тимучинны фәкать бер тапкыр гына күкрәгенә кысып кочаклады да, аргамагы өстенә сикереп менде. Инде үзәнлектән чыгып барган чакта гына Ясүгәй каерылып артка күз ташлады. Башын түбән игән Тимучин ак тирмә янында хәрәкәтсез тора, ялгыз калуын кичереп газаплана иде...
Кайтыр юлда өч көн барганнан соң, Ясүгәй татарларның җыен кабиләсе өстенә килеп чыкты. Үзен кинәт төрле яктан йөзләп җайдак
уратып алгач. Ясүгәй кылыч сабына авыр кулын салды Ул кайчандыр яуда жыенлыларнын юлбашчысы булган Тимержан бәкнең гомерен кыйган иде. 1атарларнын моны онытуы бик икеле. Үч алырга жыеналар икән, кылыч селтәп шәһит китү кирәк.
Әмма татарларның берсе дә ана каршы корал күгәрмәде. Киресенчә, арада өлкән булганы анын янына колач җәеп килде
—Синен Дәй чәчән белән кодалашуын хакындагы хәбәрне инде ишеттек без. Бик хуп. бик хуп. Менә, безнен Мерәс батыр да үз йортына килен алып кайтты. Бөтен кабилә белән туй итәмез. Син дә кунагымыз бул, безне олыла, магул баһадиры.
—Мин инде бик күптәннән кунак булып йөрим Үземнекеләр янына кайтып күренү кирәк иде,—дип. Ясүгәй каршы төшеп караса да. анын сүзләренә колак салучы кеше табылмады
—Туемызга кермәсән. безне рәнҗетәсең Туйдан баш тарту канлы үчкә тин. Татарларга үчен юк икән, гозеремезне тыңла.
—Ризыктан да өстен булма инде, туемызга рәхим итә күр
Төрле яклап шул рәвешчә кыстый башлагач. Ясүгәй баһадир сынды. Аны алтмыш дүрт киргә тарттырып корылган иркен тирмә эченә кертеп утырттылар Монда күбесенчә аксакаллар һәм яубашлары гына тезелешкән иде Шулар арасында иң түрдән урын бирүләрен күргәч. Ясүгәинен күнеле күтәрелде Әле аның янында Дәй чәчәнгә биреп бетермәгән бүләкләр бар иде, яраннары аша шуларны Мерәс батырга озатгырды Зур рәхмәтләр әйткәннән сон, ана әче бал тулы касә тоттырдылар Беренче җамаяктан сон ук тәне буйлап гүя ут йөгерде, шуннан ары ул үзенен ничә касә бал һәм шәраб бушатканын санап маташмады
Кайтыр юлга чыгып Онон буена җиткәч. Ясүгәй баһадир һич тә көтмәгәндә ияре өстенә бөгелеп төште.
—Эчем, эчем
Йөгәннәре бәйләнгән ике ат сыртына ботаклардан үрелгән чыпта салып. Ясүгәйне шунда күчерделәр. Селкенүләр шактый кимесә дә. баһадир юл буе һаман бөгәрләнеп һәм яман ыңгырашып кайтты Балдак Далага кайтып ак тирмә эченә күтәреп керткән чакта Ясүгәй инде бөтенләй аңсыз иде Вакыт-вакыт һушына килеп күзләрен ачкан чакта Ясүгәй баһадир бернинди эзлеклелек күрсәтмичә саташып аптыратты.
—Сүлдә тугыз чуклы, магулларның тугыз кабиләсе Син яу серләрен өйрән. Тимучин улыкаем Дай чәчәнне тыңла Бөртекне алып катыгыз, чәчләре бик матур, нәкъ Айлы бикәмнеке шикелле үк матур Томавыл бабай, сине сагынам мин. Син бит безгә бөтен магул тирмәләрен бер сүлдә астына тупларга әманәт әйткән идең... Тимучин. Тимучин. улыкаем минем...
Ясүгәйнен шушы чакыруларын ишеткәч, Тимучин артыннан чапкын юлладылар Баһадирның энеләре Дәритай. Тайчу. Канун белән бергә Айлун әкә гел авырунын түшәге янында гына угыра торган булды Ясүгәй өч тәүлек буе шулай интекте-саташты да. тан сызылып кил тәндә уяу караш белән күзен ачты. Тик барыбер дә хәле авыр иде. күрәсен. әйткән сүзләре тонык һәм өзек-өзек булып яңгырады
—Мине татарлар туйларына чакырып агулады Гимучинны чакырып кайтарыгыз Хушлашырга өлгермәмме икән ’—Ясүгәй ачулы караш белән Дәритай йөзенә төбәлде —Әгәр өлгермәсәм. минем сезгә әманәтем шундый. Тимучин баһадир урынына баса, ә сез барыгыз да ана буйсынасыз Дәритай. аңладыңмы?—Энесенең баш кагуын күргәч. Ясүгәй дәвам итте Магул кабиләләренең барчасы да изге сүлдә астына тупланырга тиеш Бу—Тимучиннын эше. ул гына булдыра ала аны. мин ышанам Моны ана иң олы әманәтем итеп тапшырыгыз
Тимучин юлда бертуктаусыз чаптарлар алыштыра-алыштыра. үзе шабыр тиргә батып ашыкса да. барыбер, өлгермәде У л тирмә эченә атыла-бәрелә килеп кергән чакта Ясүгәй баһадирның ждны инде күптән мәңгелеккә очып киткән иле.
3
имучин тормышындагы газаплы бер дәвер шулай канат җәйде. Ясүгәй үлем түшәгендә яткан чакта вәгъдә бирсәләр дә, энеләре Дәритай, Тайчу, Канун малай гына булган япь-яшь Тимучин каршын-да бил бөгәргә теләк итмәделәр. Алардагы тәкәбберлек тиз арада башкаларга йокты. Мәрхүм баһадирның кырыгын гына үткәргәннәр иде, икенче көнне таңда ук Тимучин тирмәсенә бер кыятлы атыла-бәрелә керде.
—Тайжутлар тирмәләрен арбаларга төйи. Безне ташлап китәргә җыеналар.
Әлеге утлы хәбәрне ишеткәч тә, ин беренче булып Айлун бикә аягына басты. Үзе каушаудан тирмә буенча әрле-бирле сугыла, ә күзләре гүя кайнар очкын чәчеп яна иде. Көтмәгәндә ул Ясүгәйнең шоңкар сурәте төшкән әләменә барып ябышты да, шуны сөнге сыман төбәп тоткан хәлдә ишеккә томырылды. Тайжутлар Балдак-Даланын Җиләкле тау белән тоташкан ерак читендә үк яши, хәзер исә күбесе инде арбаларга менеп тезелешкән иде. Ат өстендә ап-ак әләм җилфердәтеп килгән Айлун әкәне, аннан беркадәр ара калышып чаптарын куалаган Тимучинны ялгыз көе күргәч, тайжутларнын йөзе коргаксыган агачның җилгә бирешмәс кәүсәләре сыман хәрәкәтсез калды.
—Тайжутлар, акылыгызга килегез, кая җыенасыз? Изге Бәдуанчар бабагыз да, Томавыл мәргән илә Кабул хан да бөтен магул кабиләләрен бер тугра астына, бер йодрыкка туплау уе илә янып яшәгәннәр. Ясүгәй баһадирның да теләге шул иде. Аерылганны—аю, бүленгәнне бүре ашар, диләр бит. Нигә бүленәсез?
Тайжутлар өчен ике ел элек әтисе үлгәннән соң кабилә башлыгы булып калган Торгытай җавап бирде:
—Кайчаннан бирле безнең өстән чәчби хатын-кыз идарә итәргә җыена соң әле? Урының учак, казан тирәсендәдер, шуны онытма, Айлун бикә. Аннары син әле безнең кавем вәкиле дә түгел. Магул эшләренә тыгыласы булма!
—Әнә шул, тугыз кабиләгез илә бер йодрык булып туплана белмәгәнгә күрә сезне татарлар илә чиннар тар-мар итте дә бит инде,— дип, ачыргаланып кычкыра-кычкыра, Айлун бикә янә тезеп китте. Тайжутларнын аңа игътибарсыз рәвештә һаман арбаларын тутыруын күргәч, инде куркыту-кисәтүгә үк күчте.
—Хыянәтегез хакында барып ишетелсә, сезне Котул хан да гафу кылмас. Кан косарга туры килмәгәе!
—Хан өстендә үлем козгыны очып йөри. Юкка өркетәсең безне, әй, хатын-кыз. Кабиләләр язмышына түгел, ир-ат эшенә дә тыгыласы булма.
Торгытайнын мәсхәрәле шушы җавабыннан соң моңа кадәр тешен кысып түзгән Тимучин да күз яшьләре аша ярсып кычкырырга мәҗбүр булды.
—Хыянәтен өчен гафу итәсем юк. Бөтен кыятлылар белән өстегезгә барып, пыран-заран китерәм мин сезне!
—Тирмәңдәге ике энекәшеңә хужа була алсаң ярый. Син селәгәйнең сүзен тагын кем тыңласын?
Каһкаһәләп шулай кычкырды да Торгытай шаркылдап көләргә үк тотынды. Бераз вакыттан соң, ярсу чаптарының касыгына типте. Арба күчәрләрен авыр шыгырдата-шыгырдата, аңа башка тайжутлар иярде.
Тимучин күз яшьләрен тыя алмыйча ярсып үкси-үкси ин өлкән агасы Дәритай янына атылып кергән иде. Җигәненең гозерләп гаскәр соравына каршы Дәритай кырт кистереп кенә җавап бирде.
—Әледән-әле татар килеп суйганы да җиткән. Магул канын магул кыясы юк...
Торгытай юраганнар да гел юш килеп барды. Тайжутлар кыятлылар- ны ташлап киткәннән соң ике-өч көн дә вакыт үтмәгәндер. Балдак-
Т
Далага Котул ханнын вафаты турындагы хәбәр килеп иреште Яна хан сайлау хакында сүз кузгатучы да юк, магулнын һәр бәге үз кабиләсенә генә хужа булып аерым-аерым яшәргә жыена иде. ахры. Бәлки, шул үз хужалары янына кайту ниятеннәндер, мона кадәр кыятлылар белән янәшә урнашып көн иткән нирун кабиләсе ирләре дә тирмәләрен җыйнап ат өстенә менде. Болар—Котул ханнын уллары булган Алтын. Кучар. Сачә бәкләргә буйсынучы гаиләләр, аларга баш булырга маташу әрсез бер эш иде. Тимучин аларны төшенке, кызганыч кыяфәт белән, сүзсез озатып калды.
Алар артыннан ук чатжиратлар тирмәләрен җыйды. Аларны кабилә- нен башлыгы Минай бәк кузгатса да. Тимучин анын улы Жәмуганы да хыянәтче сыман кабул итте, шуңа күрә балачак дустын озатырга чыгып маташмады Гомумән. Тимучин соңгы көннәрдә үз кабыгына бикләнгән һәм һичкем белән аралашмыйча, бозау чәйнәп ташлаган чүпрәк сыман таушалган-изелгән кыяфәт белән тәмам кара көеп йөри иде
Тирмә эчендә, кешеләр күз алдында газапланудан туеп, ул беркөнне ауга чыгып китте Онон буенда таллыклар һәм камышлыклар чутсыз, ә аларда эреле-ваклы жанвар мыжгып тора иде Тимучин ярты көн буена диярлек җитез җәйраннар артыннан йөгереп йөрде, ләкин һич югы берәрсен булса да атып ала алмады Анын каравы әледән-әле сусар, әрлән, йомран очрап торды. Тимучин аларнын дистәләбен аткы угы белән шундук чүкеп барды. Аучы һәвәсеннән айныганда инде кич җитсә дә. Тимучин әллә нинди хәвефкә бирелеп маташмады. Яр читеннән корыган камышларны йолкып түшәде дә. шулар өстенә эт баласы сыман бөгәрләнеп, Онон буенда төн кунарга калды
Икенче көнне төш җиткәндә Балдак-Далага кайткач. Тимучин үз күзләренә үзе ышана алмый торды. Үзәнлек тулысынча. тәмам бушап калган. Хәтфә үлән арасында түм-түгәрәк булып тирмә эзләре генә ярылып күренә дә, берничә урында инде сүнеп баручы учак пыскып ята һәм берьяк читтә генә, чаган куаклары арасында, көтүеннән аерылып калган яралы каз шикелле монаеп, Ясүгәй баһадирнын үз куллары белән корган ак тирмәсе япа-ялгыз көе күренеп тора иде
4
имучин бүген үзе белән ауга кече энекәше Хасарны да алып чыккан иде. ләкин юл уңмады Көзге салкында Онон яры буйлап иртәдән кичкә чаклы йөрделәр, һәвәс, комар кузгатырлык жанвар очрамады
Әле ярый Хасар ике сусар белән йомран атып алды Төпчек энекәше үткен күзле, кулы ялгышу белмәс мәргән булып үсә. шунысы зур юаныч Ул киләчәктә дан-шөһрәткә күмеләчәк сугышчы булыр, шаять, монысына шик юктыр Ә Билгүтаен. менә, ауга чыгарып булмый Имән сыман төптән юан чыккан өлкән энекәше балык тотуга дисән. жаны фида Башка чакта арты йомшак җиргә тиде исә. мыш мыш килеп шундук йоклый башлый Дөрес анысы, өстенлеге дә бөтенләй юк түгел Ике яшькә кечерәк булса да аның алышта әле бер тапкыр да Тимучинга билен биргәне юк. Кулларын билгә салыштылар исә. Билгүгай аны утын түмәре шикелле күтәрә дә ата. Ичмаса, ул бүген балыкны күбрәк тоткан булса гына ярар иде. Югыйсә, көн саен диярлек әрлән, йомран ташып, әнисенә шуннан аш пешертү Тимучинга оят
Хәер. Тәңрегә мен шөкер. Айлун бикә зарлануны белми Ясүгәй баһадирны җирләүләренә дә биш ел вакыт үтте, ачлы-туклы яшәгән чаклары да аз булмады түгел. Ә Айлун бикә беркайчан да балаларын гаепләп сүз әйтми, киресенчә, һәр кич саен агтә нинди риваятьләр. Хәтирәләр сөйләп, ул аларны үсендерә белә
Менә бүген дә. тамак ялгап яткач. Айлун бикә кыязтылар кабиләсенә нигез салган ерак бабалар исемен кат-кат телгә алды
Т
—Кабиләнен иң тәүге атасын Кыят-Бүреҗигән атлы кеше булган, диләр. Бүре туганы, бүре энекәше, дигән сүз буладыр ягъни Аннан инде сездән унике буын ерак бабагыз Көрән-Бүре туган Ул сылулыгы илә меңнәрчә ирләрне телсез-һушсыз иткән Гүзәл-Марал атлы кызга өйләнгән, ди Менә шулар инде сезнең нәселегезгә нигез орлыгы салган. Шудардан башланган һәрбер яңа буын нәселегезгә абруй өстәп торган Сезнең ерак бабагыз Кабулны магул кабиләләре хан дип игълан иткәч, чин императорларының берсе яман котырган да, үз хозурына чакырып алган икән. Ә бабагыз бер дә калтырап төшмәгән, чиннар хуҗасының үзен чик буенда очрашуга дәшкән. Шунда, санаулы яраннар илә генә очрашкан чагында, чин императоры жикеренә башлагач, Кабул хан гайрәтләнеп алга чыккан да, теге капкорсакны сакалыннан тотып сөйрәп йөрткән. Менә нинди тәвәккәл вә кыю булган сезнең нәселегез...
Ундүрт яшьлек Тимучин бу риваятьләрне йөзенче кат тынлый һәм күбесен инде яттан белә иде. Шулай да әнисенең хикәятен тәүге тапкыр ишеткән шикелле сүзсез тынлап ятты. Әмма ауда аруы җиткән булган күрәсең, бераздан ул йокыга оеды.
Ул тирмә артындагы киртә утар эчендә Соры айгыр ярсып кешнәгән тавышка капылт уянып китте. Әлеге утарда Тимучин күз карасы кебек кадерләп саклаган сигез чаптар тора. «Әллә бүре бармы?»—дигән тәүге уй ук аны яшен чаткысы шикелле дәррәү яндырып узды. Берничә мизгелдән соң ул инде жәя-кылычларын эләктереп, ук шикелле тышка атылды.
Җиһанда тан атып килә, үзәнлеккә берникадәр яктылык төшкән иде. Ә шулай да иәле томан таралмаган, һәр тарафны аермачык күреп бетереп булмый. Йөгереп барган шәпкә жәя-кылычларын иңгә элә-элә Тимучин чаптарлар утары ягына томырылды. Утар янына килеп җиткәнче үк ул анда ат менгән ике-өч ир шәүләсен шәйләп өлгергән иде инде. Утар капкасын ачып куйганнар да, озын торыклар белән төрле яклап чаптар-ларны тышка куалыйлар. Димәк, ат караклары инде болар, Тимучинны ике кулсыз хәлдә калдырып китмәкчеләр.
—Атам, үтерәм, туктагыз!—дип яман үкерә-үкерә Тимучин ачык капка каршына йөгереп чыкты, әмма үз өстенә нинди бәла якынаеп килүен шәйләмәде.
Ат караклары өчәү генә түгел, алты җайдак һәм аларнын өчесе чаган куаклары арасына качып тора иде. Утар каршында хуҗа пәйда булгач, яшеренеп торучылар арасыннан иң зур гәүдәлесе сиздерми генә аңа якынайды да, олы күсәк белән Тимучинның муенына орды...
Тимучин йөзенә су бөркүдән сискәнеп һушына килде. Айлун бикә аның каршына килеп тезләнгән, яңаклары буйлап яшь тамчылары тәгәри иде. Билгүтай белән Хасар да абыйлары янына чүгәләп утырганнар, карашлары хәвефтән тулып ташкан. Тимучин күзен ачуга, Айлун бикә сузып-сузып еламсырап алды.
—И-и, Ходайның рәхмәте, исән, исән!
—Ә чаптарлар бармы?
Соравына жавап ишетмәгәч, Тимучин көч-хәл белән күтәрелә төшеп, утар ягына караш ташлады да, авыр ыңгырашып, янә ауды.
—И-их, хайваннар! Сонгы байлыктан да коры калдырдылар.
Тешләрен кысып, сызлана-сызлана, Тимучин җирдән күтәрелде. Тугайлыкта аяклары тышаулап җибәрелгән берничә ат бар иде. Садактагы укларны барлый-барлый Тимучин шулар ягына таба атлап китте.
—Аттан бигрәк, баш кыйбат. Йөрмә, улыкаем?—дип, Айлун бикә кат-кат ялынса да, Тимучин артына борылып караш ташламады...
Балдак-Дала үзәнлегендә җайдакларның күптән йөргәне юк, шуна күрә бер көтү булып үткән ат тоягы эзләре үлән арасында аермачык ярылып ята иде. Тимучин шул эзләр буенча көннәр буе барды һәм каракларны кичке караңгылык төшкән чакта куып җитте. Кыялы тау буена барып җиткәч, каракларның күңеле тынычланган, ахры, алар казан асып ялга туктаганнар. Соры айгыр муенына бугалак салганнар да, аны,
озын аркан тагып, казыкка бәйләгәннәр. Башка чаптарлар—анын тирәсендә.
Тимучин үзенен көчсезлеге, ялгыгтыгы өчен ачына-ачына чаптарларны озак күзәтеп ятты Үч иткәндәй, карангылык та төшми, төн дигәннәре дә ялындырып кына килә иде Муенындагы йодрык кадәр шешкә кулын салган хәлдә Тимучин байтак вакыт буе хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булды
Аны һич тә көтмәгәндә корыган үлән сабаклары сынган тавыш сискәндерде Тимучин үзе яшеренгән чокыр эченә җәһәт кенә караш ташлады ла. учак өстенә эләккән күн шикелле куырылып калды .Ана таба үзе шикелле үк ундүрт-унбиш яшьләрдәге яшүсмер шуышып килә, кичке сүрән яктылык анын кулындагы хәнҗәр кыныннан, жәя киргесен- нән кайтарылып уйнаклый иле. Тимучиннын кылыч сабына ябышуын күргәч, көтелмәгән кунак үзе телгә килде
—Урыныннан купма, каракларнын сизүләре мөмкин
Тимучиннын әле һаман сәер караш белән төбәлүен шәйләп, кунак өстәп куйды:
—Мин каракларны ла, сине дә әле безнен җәйләү яныннан үткән чакта ук күрдем Үзем уранхайлар кабиләсеннән булам атым Бавырчыдыр
Тимучин барыбер түзә алмады, ашыгып сорау бирде
—Ә шулай да син ни өчен минем янга киллен сон әле'.’ Караклар янына барып мине саткан булсан. син. һичшиксез, бүләк алыр илен
Бавырчы үпкәләде, ахры, бераз дәшми торды, әмма сиздермәде —Бер ялгызы көе алты каракка каршы чыккан жүләр артыннан күзәтүе кызык Менә шуна килдем
Яшүсмер Бавырчы тик бераздан гына күнелен ачып салды.
—Алты каракка каршы бер үзен чыгарга курыкмыйсын икән, димәк, син кыю. куш йөрәкле егет Ә мин әле үземнен нәрсәгә сәләтле булуымны да белмим. Менә, сина ярдәмнән бигрәк мин үземне сынарга, дип килдем.
Тугай өстен караңгылык катыш томан каплап алгач, ат караклары учак тирәли сузылышып ята башлады. Алар чаптарлар янына, хәтта, каравылчы да куеп маташмады Шуннан чыгып Тимучин үз ниятен ачты
—Атлар мине таный, шулай булгач, өркенеп-нигеп кешнәмәсләр. Миңа шул тарафка китү отышлырак Ә син биредә кал. жәян корулы булсын Соры айгырны арканнан ычкындыргач, мин караклар өстенә сәрпи ук очырырмын. Син дә тондыр Әле ук очырып кына ла калма, бүре булып та ула. Караклар синен арттан ыргылса, качып котыла белерсен бит. шаять?
— Кайгырма, мина монда һәрбер түмгәк таныш.
—Алайса сонгы сүз. кайда очрашабыз?
— Кыялы таудан бер фәрсах арада улаклы чишмә булыр, шунын янына кил
Сызгырып очкан сәрпи ук бер карак сыртына килеп кадалуга, башкалары язгы боз кузгалганда елга уртасында калган балыкчылар сыман өшәнеп-каударланып аягурә купты. Учак яныннан читкә сибелергә дә өлгерә алмадылар. Бавырчы очырган уктан тагын берсе җир өстенә ауды. Исән калган караклар билгесез дошманның кайсы яктан һөжүм итүен ачыклап интеккәндә якындагы калкулык өстеннән яман усал улаучы бүре тавышы яңгырап ишетелде Тезгеннәре алгы аякларына бәйле анар төрле якка сикереп әсәренде Ул да түгел, уйсулыкта Соры айгыр талгын кешнәп куйды һәм үзәнлек өстен һаман саен ераклаша баручы тояк тавышлары күмеп китте Дәү гәүдәле карак тезгеннәре бәйле якындагы ат янына томырылган иде. баш өстеннән ук сызгырып үткәч, чабылган үлән шикелле сузылып, шундук җиргә ятты
Соры айгыр өстенә менеп алган Тимучин улаклы чишмәне эзләп тапкан чакта Бавырчы инде күптән килгән кеше кыяфәтендә аны су читенә утырып көтә иде Ул сүз тезгенен дә ү< кулына лтды
— Каракларнын безне эзләп килеп чыгуы бар. монда калу куркынычрак булыр Әйдә, безнен җәйләүгә кайтыйк Атай утарында кунак
булырсың, хәвеф уздырырсың. Аннары мин бит әле синен кем икәнеңне дә белмим, шунда танышырбыз.
Бавырчының әтисе Нагу-Баян атлы һөнәр остасы икән, агач киртәләр уртасында әллә ничә тирмә һәм балчык алачыклардан хасил утары зур гына бер хуҗалык булып чыкты Чаптарларны куалап утар янына кайткан җайдакларны үзләре шикелле үк яшүсмер бер егет каршылады.
—Бу бездәге тимерче малае, аты Жәлмә,—дип, Бавырчы таныштырды да, аннан өстәп куйды.—Ук атуда ана җитүче юк, тиен-йомраннарны күзләреннән генә чүкеп ала.
Жәлмәнен сызганулы җиннәре астындагы кулларынын мускуллары ишелгән бау шикелле бүртеп-бүртеп тора. Егет әтисе янында тимерче чүкечен дә аз болгамый иде, күрәсен. Тимучин Бавырчы белән бәхәскә- мазар кереп маташмады.
Нагу-Баян әле тояк тавышларын ишеткәч тә урыныннан купкан икән, ул кунакны аягурә басып каршылады. Чәй янында бәйнә-бәйнә сөйләнгән сүзләрдән сон, Тимучиннын язмышын белеп алгач, аңа төбәлеп, шактый вакыт тын утырды. Әйе, кунак көтелмәгән, сәер, әмма аны гаҗәпләнеп күзәтмичә мөмкин түгел иде. Биек, чандыр гәүдә; магулга бөтенләй хас булмаган җирән чәчләр; кысулы, тар ирен һәм сискәнергә мәҗбүр итә торган очкынлы, ихтыярый караш. Ул мондый карашы белән кешеләрне генә түгел, тимерне дә эретә алыр кебек. Йөрәгендә татарларга да, магулларга да нәфрәт тулып ашкан Аларны кайчан да булса үзенен тез астына бөкләмәкче була Аннары бу кунак, әле яшүсмер генә булса да, куркуны һәм чигенүне белми, үзенең бүгенге халәте белән һич тә риза түгел. Димәк, ул әле яше үсеп җиткәч, үр артыннан үрләр яулаячак.
Нагу-Баянның алдагы сүзләре Тимучин күңеленә сары май булып ятты.
—Сез икегез дә яшьләр, бер-берегезне канлы орышта сынап танышкансыз. Гомерлек дуслар булып калыгыз. Мин угылым Бавырчыны, ярдәмчең итеп, синең белән озатам, кыят бәге. Әйе, әйе, ялгыш ишетмәдең. Мин ышанам, син әле кыятлылар бәге генә түгел, барча магулларнын ханы булачаксың
Бик озак вакыт буе дәвам иткән җәбер-битәрләүләрдән сон кайнана авызыннан тәүге тапкыр мактау сүзләре ишеткән киленнеке сыман Тиму-чиннын да күзләре дымланды, шуны күрсәтмәс өчен башын түбән иде.
—Рәхмәт сиңа, оста.
Тимерче углы Жәлмә ишек катындарак утыра иде, көтмәгәндә ул да телгә килде.
—Мин туганнан бирле синең Бавырчың белән бергә уйнап үстем. Ул миңа ин-ин якын борадәрем төсле. Безне аермасан, мина да Тимучин бәк янына китәргә рөхсәт итсән иде, хуҗам?
Нагу-Баян карар кабул итүдә инешне узган иде, иске ярга кире кайтып-мазар маташмады.
—Ярар соң, максат иткәнсең икән, хәерле юл сина да. Мәгәр күнеленә бик нык итеп киртлә: хыянәтне белмә...
Ике яна дусты янәшәсендә Балдак-Далага кире кайткан чакта бу җиһанда Тимучиннан да бәхетлерәк кеше булмагандыр.
Уникенче бәйләм
ндрей кенәзне ачу-нәфрәт хисе йомшак алмага төшкән корт шикелле талый, ул теше сыхтаган кеше сыман янакларын тотып ни кылырга кбелми утыра иде.
Күпме дистә еллар, ничә гасыр инде рус кенәзләре үзара тынышуны белми Кечкенә бер сәбәп табылдымы, котырган эт шикелле, шундук берсен-берсе таларга ябышалар. Ел саен ничәмә-ничә шәһәр җимерелә, елга-елга булып кан коела.
Соңгы елларда үзара яу чабулар котсыз туфан сыман көчәйгәндәй булды Нигезенә Киевтагы бөек кенәз Ростиславнын көтелмәгән үлеме сәбәп булды бугай Аны Чечерск каласында кияве Олег янында кунак булганда әллә агуладылар, әллә инде үзе эчеп үлде—моны шайтан белсен Бер мен бер йөз алтмыш җиденче елда Киев тәхетенә мона кадәр Волынь кенәзе булып утырган Мстислав менеп алды Менде дә. шундук үзенен җигән энекәшләренә, кардәш кенәзләренә каршы яу башлады Ул башта Владимир атлы энекәшен Вышегород каласыннан куган иде. аннары инде Бөек Новгородлылар өстенә ябырылды һәм анда хужа булып утырган мәрхүм кенәз Ростиславнын улы Святославны да куды Рәнҗетелгән Владимир белән Святослав та. берничә еллар элек Андрей куганнан сон Киев тәхете янына барып елышкан, әмма яна бөек кенәз үченнән өннәре алынган энекәшләре Всеволод белән Глеб та—һәммәсе нәсел үгезе сыман көрәеп алган Владимир-Суздаль биләмәләренә килеп сыендылар
Андрей Киев хакименнән үч алырга сәбәп кенә эхти. ул ниндидер Ростислав-Мстиславларның бөек кенәз дәрәҗәсен йөртүләреннән тәмам туйган иде Мстиславның Бөек Новгородка хужа итеп кайсыдыр бер туганын утыртуы хакындагы хәбәрне ишеткәч тә. Андрей үзенен дружинасын походка күтәрде һәм Новгородка буйсына торган Торжок каласыннан көл калдырып узды. Ул арада Боголюб үгезеннән коты алынган яна хужа качкан. Бөек Новгородта наиб булып хәзер халык үзе сайлап куйган Якун калган икән Шул хактагы хәбәр генә Андрейны кире борылырга мәжбүр итте.
Аның каравы Киевтагы Мстислав кенәз мондый жинелү белән килешмәде. Хәзер инде үз чиратында ул да Бөек Новгород өстенә гаскәр белән барды һәм үзенен улы Романны кенәз урынына калдырып кайтты Мстиславның мондый тәкәбберлеге болай да ярсыган үгезне кызыл чүпрәк күрсәтеп котыртуга тин бер адым иде Өстәвенә Мстиславның Смоленск җирендә Торопен каласын яндырып көлгә әйләндерүе турындагы хәбәр дә килеп иреште. Андрей шуннан сон чыгырыннан чыкты һәм үз янына баш воеводасы Борис Җидиславичны чакыртып алды
—Бу Мстислав инде ике ел буе саруымны кайната, мина тынгы бирми Тәртә арасындагы үшән алаша сыман күндәм булудан туйдым, ул баш бирмәс Киевның умырткасын сындырырга вакыт Үзебезгә буйсынучы һәммә каладан дружиналар чакыр, болгарлар да күрмәгән зур вә көчле гаскәр тупла. Суыгына-буранына карамыйча юлга чыгабыз да. Киев юшасын тез чүктерәбез. Шунсыз жаныма тынгы табалмаячакмын мин'
Мен дә бер йөз алтмыш тугызынчы елнын февраль башында Боголюб янына Муром. Рязань. Клязма. Мәскәү. Суздаль. Ростов. Владимир калаларыннан көчле дружиналар килеп җитте Бу кадәрле гаскәр рус кенәзләре генә түгел, теләсә кайсы чит-ят дәүләт өчен дә куркыныч көч иде Андрей анын белән генә дә канәгатьләнмәде. Дорогобуж. Төньяк Новгород. Переяславль. Полоцк кенәзләре янына ла яшерен чапкын куды, аларга өстәмә калалар, яна биләмәләр вәгъдә итте Владимир-Суздаль хакименең тәкъдименә күнгән союзниклар Вышегород каласы яныңда бергә кушылдылар Кала капкаларын ачып каршылаган Давид Ростиславич яубашларны кенәз сараенда кабул итте Күмәк әләм астына унбер кенәз тупланган һәм. әлбәттә. Андрейның күнеле сөенечтән чүпрә сыман тулып ташкан иде Ул сый өстәле артына тезелешкән кенәшәрнен кызышып алуын да көтеп тормады, күңелендәге ниятен аларга җиткерер!ә ашыкты
— Мин инде алтынчы дистәмне тутырып киләм. һаман кылыч болгый-болгый яуда йөреп булмас Әнә. угылым Метис завка унҗиде яшь ТУЛДЫ ҮЛ һәммәгез өстеннән дә төп яубашы булыр Минем воеводам
Борис Жидиславичны белмәгән кеше юктыр, аны Мстислав янына ярдәмче һәм калкан итеп куямм. Бөек кенәз нинди генә үгетләүгә ябышып карамасын, чигенү юк. Йә мин шушында үләм, йә тәкәббер Киевны тез чүктерәбез!
Иксез-чиксез гаскәр пайтәхетне алтынчы март көнне камап алды. Киев хакиме Мстислав Андрейның походы турындагы хәбәрне ишеткәч тә үзенә ярдәмгә угыз-бәрәндиләрне һәм «кара башлык» союзындагы сугышчыларны чакырып өлгергән иде. Мәркәз кала көтелмәгән туган- дошманнарын бикле капкалар һәм ныклы оборона белән каршылады. Киевны һәрьяклап ике көн буена штурмлау бер төрле уңышка да китермәде. Сигезенче март иртәсендә гаскәр каршына Андрей кенәз үзе атылып чыкты.
—Киевны алганнан сон мин сезгә каланы өч көн буена таларга рөхсәт итәм. Әйдә, бу пычрак пайтәхет өстенә карчыгага охшап ябырылыгыз да, капчык һәм олауларыгызны каладагы чиксез байлык-нигъмәт белән тутырыгыз.
Моннан да ялкынлырак үгетләү сүзләрен әйтеп тору артык шөгыль иде. суздальлылар агач диварлар өстенә ташкын булып менә башлады. Кала сагына баскан «кара башлыклылар» бушка гына кан коюдан бигрәк талау башлангач өлешсез калудан шүрләде, ахры. Беренче булып кала капкаларын нәкъ менә шулар ачты. Алардан күрмеш, угыз-бәрәндиләр дә Андрей гаскәре ягына качып чыкты. Хатынын һәм улын дошман кулына ташлап, бөек кенә Мстислав көч-хәл белән качып котылды.
Киев халкын өч көн, өч төн буе кычкыртып таладылар. Хәмер эчеп алган сугышчылар үзләренең христиан булуларын да оныттылар, ахры. Асылташлар, алтын, байчык күреп күзләре тонган ирләр София соборын да, башка чиркәү һәм монастырьларны да тоташ талап чыкты. Өченче тәүлек җиткәндә собор-чиркәүләрдән алтын, рәсем, иконалар гына түгел, хәтта, бакыр чан һәм Инҗил китапларына кадәр юкка чыккан иде...
Дүртенче көнне сугышчылар Киев халкын таланган София соборы янындагы төп мәйданга җыйды. Соборга терәтеп корылган агач күперчек өстенә кырыс йөзле Андрей күтәрелде. Сүзләре корыч аһәң белән, жан өшеткеч булып яңгырады.
—Кенәзегез качты, ә сез җиңелдегез. Киләчәктә идарә итәр өчен мин сезгә бертуган энекәшем Глебны калдырып китәм. Мәгәр моннан ары Киев—пайтәхет тә, башлыгыгыз бөек кенәз дә түгел. Мәркәз кала дәрәҗәсе Владимирга күчә һәм рус биләмәләренең бөек кенәзе тик мин булачакмын. Мин ул бөек кенәз! Мин ул хаким! Җир өстеннән юк булып көлгә каласыгыз килмәсә, шуны онытмагыз!..
2
мир Ибраһим хуҗа булып утырган иске пайтәхетне яулап кайтканнан сон, алты ел буена Андрей кенәз Болгар тарафыннан һичнинди хәвеф-хәтәр белмичә генә гомер сөрә иде. Хәтта, киресенчә, Идел буендагы соңгы яу тынгач та Биләр тәхетенә менеп алган Ибраһим хан Владимир-Суздаль кенәзлеге белән дуслык элемтәләре генә эзләде, бер-бер артлы сәүдә кораблары җибәреп торды. Ул гына да түгел, Андрей кенәзнең Изге Ана рухына багышлап Владимир каласында яна собор төзергә җыенуын белгәч, шул ук Ибраһим хан кораб-кораб мәрмәр ташлар да юллады, Даур атлы оста җитәкчелегендә төзүчеләр дә җибәрде.
Ә менә бүген Клязьма сәүдәгәрләре кайтарып җиткергән сонгы хәбәр Андрей кенәз өчен карга каркылдавы сыман шыксыз, усал яңгырады.
—Арлар белән сәүдә итмәк булып Чулман, Нократ тирәсенә барган идек. Чипса тамагыннан үткән чакта Колын кальгасының каралары өстебез
Ә
гә ябырылды. Арлардан тимер көбә, айбалта, көмешләнгән дирбияләргә алыштырып алган кеш. сусар, ак төлке тиреләренен һәммәсен, бөртеген дә калдырмый таладылар. Сакчыларыбыз белән салчыларның барчасы пәлак оулды. Үзебез чирмеш урманнары эченә качып кына котылып кала алдык.
Эт талаган шикелле кылка киемнәргә төренгән, йөзләрен укмашып, чукланып беткән озын сакал баскан сәүдәгәрләрне күздән кичерде дә. яңак сөякләрен уйнаклата-уйнаклата Андрей авыр хисләргә бирелде Юлбасарлар—алар гамьсез көтүгә һөжүм иткән явыз бүреләр кебек. Беренче һөҗүмнәрендә үк сыртлары, борыннары көярлек итеп сабак бирмәдеңме, алар әрсезләнеп-азгынланып тагын ябырылачак. Болгар юлбасарларын да. коточкыч үч алып, азгынлыктан биздерергә кирәк Ләкин алардан үч алырга яубашы итеп кемне озатырга соң? Улы Мстислав Бөек Новгород җирендә болаи да яуда йөри Киребеткән новгородлылар Аккүл янында Суздаль дружинасын тар-мар иткәннән сон Андрей кенәз Муром. Рязань. Смоленск, Полоцк дружиналарын биреп, улын шул тарафка озатып җибәргән иде Аерым, ирекле кенәзлек булып исәпләнгән ул кала ягыннан күнел җылытырдай беренче хәбәрләр кайтып иреште дә инде Мстислав Новгородка кадәр булган өч йөз чакрым арада барча авыл-кальгаларны көлгә калдырып узган, меңәрләгән ир һәм хатыннарны әсирлеккә алып коллыкка озаткан. Роман кенәз белән наиб Якун капкаларны бикләп калада оборона тотарга җыена икән, диләр. Новгород Киев түгел. Ходай Тәгалә ярдәме белән Мстислав кенәз әлеге тәкәббер каланы да яулар Ләкин андагы яу күпмегә сузыла да. дружиналар кайчан кире кайта бит әле? Ә болгарлардан үч алуны сузу һич ярамый Андрейның вакыт сузуын болгарлар аның йомшаклыгы, көчсезлеге дип кабул итмәгәе
Озак уйлап, төрле яктан үлчәп карады да, бөек кенәз үз янына Козьма пәһлеванны чакырырга кушты Козьма инде ватага атаманы да. ирекле кош та түгел. Идел буендагы яуда яраланганнан бирле ул янә Андрей янында хезмәт итә иде Дөрес, аның кылыч белән чабылган сул кулы шул елда ук корыган агач ботагы шикелле кибеп,—корышты Әмма Козьма пәһлеван сынар кулы белән дә яуда теләсә кайсы батырга каршы чыга ала иде әле.
—Мин сине болгарларның арт сабакларын укытып кайту өчен Колын кальгасына җибәрергә булдым,—дип, Козьма күренгәч тә, Андрей кенәз үгезнең мөгезеннән эләктереп сүз башлады, —Көбәләргә төренгән гаскәр биреп воеводалар кусам, болгарларның моны чираттагы җитди яу. дип кабул итүе бар Ә без аларны елан шикелле сиздермәстән генә чагып кайтыйк Син Борис воевода кул астындагы биш йөз кешелек бер полкны ал да. аларнын һәммәсен гади киемгә төр Болгарлар синен дрүжинанны гадәти ушкуйлар. юлбасарлар ватагасы сыман кабул итәрлек булсын Мәгәр юлда уяу бул. җәһәт йөре Колын кальгасы урынында көл генә калдырып кайт..
Козьманы озатып җибәргәннән сон, Андрей кенәз ике тарафтан да гел сөенечле хәбәрләр генә көтеп яшәде, әмма нык алданды Бөек Новгород тарафыннан кайтып ирешкән сонгы хәбәр аның өмет канатларын рәхимсез рәвештә капылт көйдереп атты
— Мстислав дүрт көн буе бертуктаусыз камау алып барса ла. һичбер төрле җиңүгә ирешмәде. Анын ялга тукталганын күреп, новгородлылар үзләре һөҗүмгә ташландылар Меңәрләгән сугышчыларын дошман кулына калдырып Мстислав кала яныннан качарга мәжбүр булды Хәзер Суздаль әсирләренең унысын бер тиен хакына ләһләр базарында саталар. ди Җитмәсә, исән калган гаскәр кичә генә үзе яндырып үткән биләмәгә кергәч, әллә ничаклы сугышчылар ачлыктан һәм чирдән кырылалар
Кайтып керүгә үк тотып янакламакчы булып Андрей кенәз коты рына-шаша Мстиславны көтте Әмма тегесе әтисенең холкын-гадәтләрен яхшы үзләштергән иде. күрәсең, күзгә күренергә ашыкмады Бер ай чамасы да вакыт үтмәгәндер, бөек кенәзнен күнелендәге бозын зретердәй
яңа хәбәр кайтты. Мстислав икмәк амбарларын яндырып бетергәнгә күрә Бөек Новгородта да ачлык башланган, чарасыз калган һәм ярсыган халык хәзер инде кенәзләре Романны да куып җибәргән икән. Тиздән Новгородтан Боголюбка илчеләр килеп җитте. Гозерли-гозерли Андрейдан үзләренә яна кенәз бирүен сорадылар. Чама белеп ялындыргач кына. Андрей аларга кайчандыр Киевта бөек кенәз булып торган Ростиславның улы Рюрикны хужа итеп озатты. Ләкин үзенен күнеле һаман китек калды
Бер кичтә, инде йокыга ятарга әзерләнгәч, Андрей бүлмәсенә күктән ингән сыман Козьма килеп керде. Бөек кенәз аны әле бик тиз генә көтми иде, Козьма пәһлеванның кайтып җитүен чираттагы бер хәвефкә юрады, ярасына тоз сипкән шикелле йөзе җимерелде. Чыннан да. яубашының тәүге сүзләре сәер яңгырады:
—Әмеренне боздык, Колын кальгасын көлгә калдырмадык.
Андрейның күзләренә кан савып, аларнын тутык тимергә охшый башлавын шәйләп, Козьма хәлләрнең асылын аңлатуга күчте:
—Сине яна кальга хужасына әйләнүең белән тәбрик итәм, бөек кенәз. Моннан ары Колын Хлыновка әйләнер һәм ул Нократ буенда сиңа буйсына торган яна кала булыр.
Андрейнын ирен читләрендә елмаю хасил булгач, Козьма пәһлеван да туарылды.
—Без Нократ буенча Чипса елгасы тамагына чаклы бернинди тоткарлык-мазар белми төшеп җиттек. Колынны камап алып, утлы уклар очыра башлауга ук андагы ар, чирмеш, тезләренә чүгеп, Тәңреләренә ялынырга тотынды. Болгар сугышчылары санаулы гына иде, адарын минекеләр бик тиз чүкеп алды. Ә исән калган арлар безне кальга читенә чыгып һәм янә тезләренә чүгеп каршылады. Моннан ары фәкать сина гына ясак түләргә вәгъдә бирделәр. Мин анда шәһәр бәге билгеләп һәм йөз кешелек сак калдырып кайттым.
Үзе дә сизмәстән атылып килде дә, Андрей кенәз Козьма пәһлеванны кочагына алды. Козьма урынында Мстислав булмавына ул бик үкенә, соңгы араларда әллә нишләп ерактагы улын еш сагына иде.
Ләкин бервакытны Мстислав кайтып кергәч, бөек кенәз ана ачык чырай күрсәтеп маташмады. Сүзләрен дә авызына ком тулган шикелле тешләрен шыгырдата-шыгырдата, усал тезде:
—Син бөек кенәз күрсәткән олы ышанычны акламадын, ярты гаскәреңне яуда югалтып кайттың. Гөнаһыңны фәкать кан һәм яна җинү белән генә юып була. Яңа походка әзерлән. Болгар көчсез, шуның өстенә яу белән барачаксың.
Унөченче бәйләм
1
урсыбай бистәсенә ут төрткәннән соң ук, Давыт сәет углы Мирхаҗи Биләр каласыннан качып китте. Ул әүвәл Болгарга килеп әмир Ибраһим канаты астына сыенды. Үзара кардәш тиешле Ибраһим аны Хәсән мәчетенә имам итеп куйды, якты йөзен, җылы сүзен бер дә кызганмады. Мирхаҗи, имам-хатыйб һәм мөхтәсиб вазифалары белән генә канәгатьләнмичә, Болгарның икенче катлам югары мәдрәсәсендә сабак бирә башлады, бик тиздән баш-аягы белән мөгаллимлек эшенә чумды.
Ләкин Ходай Тәгалә аны тынычлыкта озак вакытка калдырмаган икән. Башта пайтәхеттән Болгарга Давыт сәетнен аяныч үлеме турындагы хәбәр килеп иреште дә, Мирхаҗиның күңел канатлары сынган кебек булды. Аннары тоткавыллар төнлә әмир Ибраһим каршына бер шымчыны тотып китерделәр. Шымчы дигәннәре, тентегәч, чапан итәкләре астына һәм итек кунычына зәһәр хәнҗәрләр яшергән катил булып чыкты. Йөзенә
К
бәреп сорагач, ул үзен кәрваннар озатып йөрүче гади бер кушчы итеп кенә танытмакчы иде дә, аягыннан асып баш астына углы күмер тезгәч, шундук чишелде.
й —Мин Мирхаҗи хәзрәтне үтерергә килдем. Бәрәж хан яллады. Иөз дә илле алтын дирһәм бирде Ул Мирхажинын мәрхүм әтисе өчен үч алуыннан да, анын Болгарда «Ил-һун» фиркасен оештыруыннан да шүрли. Биле ныкны сындыру берни тормый, ә гыйсъянчы бер голәмә чәчкән орлыкны инсаннар күңеленнән еллар, гасырлар буена да кырып алып булмый, ди. Шул мәсләктән чыгып ул Мирхаҗи хәзрәттән арынырга
Әмир Ибраһим үз янына Мирхаҗины чакыртып китерде.
— Безне капчыкта яшереп тотып булмый, барыбер тишеп чыга. Җитмәсә, әле ул «без» дигәннәренен дә бер генә бхлмавы ихтимал бит,—диде ул ана
Соңгы көннәрдә болай да төшенке-боек, саран килен чәе сыман төссез йөз белән йөргән Мирхаҗи авызына су капкан шикелле сүзсез утыра бирде Әмир Ибраһим җентекләбрәк аңлатуга күчте
—Баш очына эленгән кылыч төсле сиңа хәвеф яный. Синен жанынны кыярга озатылган бер катилне готык. Андый кабихларнын янә дә килмәсенә һичбер ышаныч юк. Сина вакытлыча югалып тору хәерле булыр Инсан бәк миңа кода тиешле. Шуның эргәсенә барып сыен Бәрәж хан ошбу җиһанга мәңгелеккә килгән таҗдар түгел Анын да муены сынар Мәмләкәттә азат тормыш урнашуга, сине бирегә янә чакырырмыз.
Әтисен җуйганнан сон. Мирхаҗи өчен Болгар да. җиһан да шыксыз* нурсыз булып калган иде, ул карышып, бәхәсләшеп-мазар маташмады Үзе белән яшь кенә бер мөриден ияртте дә, башкортлар яшәгән аймакларга чыгып китте. Шуннан сон анын дистә елга якын гомере Таш-билбау. Эстәрле, Агыйдел, Әй, Ашкадар, Үршәк. Дим. Нокыш. Сакмар буйларында йөреп үтте Бу сәяхәте вакытында кайсы гына кабиләләр белән танышып бетмәде дә. нинди генә хәлләр күрмәде ул?
Кайсы гына җәйләүгә яки кышлауга барып чыкмасын, максаты бер—кабиләләргә ислам динен иңдерү, потларга һәм әллә ничә тәңрегә табынып, адашып яшәүче инсаннарны Хак Тәгалә юлына бастыру иде. Мең. табын, каныклы кабиләләрендәге ирләрне үгетләү, аларны мөселман нар өчен фарыз гамәл-гыйбадәтләргә ияләштерү, бер уйласам. әлләни авыр да булмаган икән. Әлеге кабиләләрдәге байтак жәйләү ирләре кыш. җәй. янгыр. җил. агач. кеше, хайван, көн. төн һәм тагын әллә никадәрле тәңреләргә табынып яшәсә дә. алар җиһан, тереклек һәм мәгыйшәт белән ниндидер өстен, билгесез көч идарә итүен аңлый, батарга Ходай Тәгаләнең барлыгын вә бер генә булуын төшендерү таш кисүдәй җәфа түгел иде Ә инде Таш-билбау. Чулман буйларына ук үтеп, андагы Тол. Танып. Миас. Сакмар. Җаек. Тубыл елгалары тирәсендә бөржән. истәк, әйле кабиләләренең кайбер төркемнәре яшәгән тау-ташлы. чытырманлы төбәкләргә җиткәч. Мирхаҗи гел шаккатты Дошман түгел, илче дә үтеп керә алмастай почмакларга поскан байтак кышлаудагы халык ир-атның агачтан юнып ясаган җенес әгъзаларын муеннарына тагып йөри, ихлас күңелдән шул агач потка табыналар иде Мирхаҗи шундый гыйбадәтчеләрнең берсеннән бу хилафлыкның сере хакында кызыксынгач, тегенен җавабы гамәле сыман ук сәер, кыргый яңгырады
— Мине шушы зиннәт дөньяга китергән бит. Мин җиһанда шушыннан да куәтлерәк көч барлыгын белмим
Күрше кышлауларда әле тагын еланга, балык, торналарга табынучылар да байтак булып чыкты Шуларга аларнын хаталану тарын җиһанда Аллаһы Тәгалә атлы тинсез һәм бердәнбер көч булуын анлата аңлата Мирхажинын жыгы чыгып бетте, һәр кабилә, һәр кышлау саен ничәмә ничә ай гомерен сарыф итте. Шуңа күрә инде Биләрдә тәхеткә Ибраһим бәк менүе турындагы хәбәрне ишеткәч тә. биш-алты ай буена Болгар тарафына кайта алмады ул.
Ниһаять, мен бер йөз дә җитмешенче елнын язында Мирхаҗи тәвәккәлләп юлга чыккан иде. Ләкин Сөнне кичеп Бәжәнә елгасы буена җитүгә, янә тукталырга мәҗбүр булды Бирегә күптән түгел генә ислам диненә ингән бәҗәнәкләр килеп урнашкан, алар инде якын-тирәдәге тау һәм яланнарга, елга-күлгә үз атамаларын да биреп өлгергән, әмма үзләре мәҗүсилек, күчмә тормыш гореф-гадәтеннән арынмаган икән.
Болгарларның күршедә генә урнашкан Чалмат. Тәмтүбә аймакларындагы ирләр белән бергә үткәрелгән язгы чәчү мәшәкатьләреннән арынгач, бәҗәнәкләр Сабан туен бәйрәм итә иде. Сөн, Сикия, Зәй, Калмыя. Шәбез, Игәнә, Мәллә тарафларындагы җәйләүләрдән килгән кунакларның күпчелеге Ык буендагы Аю-көйдергән үзәнлегенә җыелуын белгәч, Мирхаҗи да тантанадан читтә кала алмады. Кайчандыр яп-яшь шәкерт булып, ун ел дәвамында остазыннан һич тә аерылмыйча йөри-йөри хәзер инде чем-кара сакал-мыек үстереп җибәргән тугры мөриде Ирмәшне дә, әлбәттә, үзе белән алды.
Ык буена җитеп гаҗәеп кин үзәнлеккә кергәч, Мөһаҗирләрнең икесе тин тәмам хәйран калды. Үзәнлекнең як-яклары буенча зур бер боҗра хасил итеп тезелешкән ап-ак тирмәләрнең, чатырларның саны мең белән генә дә бетми, ахры. Ул гына да җитмәгән, бәҗәнәкләр һәм кунаклар тәртәләре югарыга күтәртеп бәйләнгән арбаларны бер-берсенә терәтә- терәтә тезеп хәрби ыстанга биргесез боҗра ясаганнар. Зур түгәрәк эчендә, һәр тирмә каршысына диярлек казаннар асылган. Шул казаннар тирәсендә чәч толымнарына көмеш тәңкәләр, күкрәкләренә хәситә, билләренә чәчәкле-бизәкле алъяпкычлар бәйләгән киленнәр, кыз-кыркын, шулар белән рәттән үк чыр-чу килеп йөгерүче йөзләгән бала-чага кайнаша Әллә ничә урында тирмә каршына чыгып хәтфә үләнгә тезләнгән чәчәннәр кубыз йә чән чиртә. Шулар сузган кобайыр авазлары, талгын гына пыскып ятучы учаклардан күтәрелгән сыек-зәнгәр төтен боҗралары шикелле үк, үзәнлек өстенә кабат кайта-кайта уйнаклый. Учак һәм арбалар тирәсендә ирләр бик күренми. Алар янәшәдәге дүрт-биш тирмәнен арадан зуррагына җыелып утырганнар да, сөҗү яки кымыз сөзә-сөзә бәхәс куерталар.
Жыручы бер карт янына тукталгач, Мирхаҗи үзәнлек атамасы турында сорамый түзмәде.
—һи-и, борадәр. ошбу атаманын хикмәте бар аның,—дип, җыручы карт, сайрар алдыннан канатларын төзәткәләгән кош шикелле мыек чылгыйларын сыпыра-сыпыра. тәмләп тезеп китте —Элгәре заманнарда ошбу тарафларны күптин-күп урманнар хасил иткән. Искил атлы ыру бабаларымыз ошбу эргәгә ингәннәр дә, йөзәр еллык имән илә карагайларны аударып, ышна арчыганнар. Ык тирәсендә сачәк-үлән бихисап булганга күрә умарта оялары да корып җибәргәннәр. Мәгәр боларнын умарталыгына бер әрсез аю ияләшкән дә, тегеләргә тынгы бирмәгән генә бит. Килә дә умарталарын җимереп, балларын гел сосып китә икән. Бигеш атлы бик зиһенле бер карт шуннан ары ошбу әрсезгә мондый тозак корган. Тоткан да, бер умарта оясын тоташ балга буяп, салам кибәне эченә яшергән бу. Асылда да берзаманны аю килеп җиткән, кибәнне актарып оя янына кергән. Шул чагында моны сагалап торган инсаннар кибәнгә ут элгәннәр. Бөтен йоны өтәләнеп-көеп беткән аю, мотлакадыр, ду китереп улап урманына качкан. Шуннан ары ошбу тарафта бер дә күренмәгән. Шушы вакыйгага нисбәтән ошбу үзәнлеккә «Аю- көйдергән» дигән исем ябышып калган да инде, менәтерәк...
—Чаптарлар бәйгесе башлана!—дигән хәбәр ишетелүгә үк ир-ат белән бала-чаганын күбесе халык телендә «Дәрвиш ермагы» дип атап йөртелгән инеш яры буенча тезелеп басты. Ир-атлар бар дөньясын онытып, сызгыра-әйдәкли, бәйге барышын күзәтте. Мәйдан эчендә исә иңнәренә көянтә аскан киленнәр, авызларына йомыркалы кашык капкан малайлар йөгерешә, бер як читтәрәк чиратка тезелеп баскан егетләр шома баганага менәргә азаплана, икенче бер башта мәргәннәр алышы бара һәм, ин кызыгы—кыл уртада билләренә чуклы сөлге салган әзмәвердәй таза-таза
ирләр көч сынаша иде. Берсе утлы күмер эчендә пешкән бодай сыман кара-чутыр тәнле, икенчесе гөбе шикелле тәбәнәк һәм юан билле көрәшчеләрнең бил алышын карый-карыи Мирхаҗины да комар сарып
—«Юан корсак-» ияреп кенә йөри. Аягында хәл юк, әйләндереп капла.—дип, һәвәсләнеп кычкырып куюдан да тартынмады ул.
Ләкин якын-тирәдә «Юан корсак» өчен жан атучылар да байтак кына икән, бер-икесе шундук аваз салды.
—Казан кызмый торып аш та пешми, куалама, мөһажир. Кәндел бөтен Чалмат аймагында батыр калган инсан. Анын билен алырдай пәһлеваннар бөтен Болгар мәмләкәтендә дә бик сирәктер.
Әлбәттә, кара-чутыр көрәшчене яклап чыгучылар да тиз табылды.
— һе, әйтеп тә куясыз инде үзегез, борадәрләр. Ана китсә, «Бакыр» Зыя да арба мүчәсеннән төшеп калган кендек түгел инде. Аны алышта чалкан ыргытырдай бәдәнлеләр безнен Тәмтүбәдә гел дә юктыр.
Кәндел белән Бакыр Зыя мәйдан уртасында озак таптандылар Кәнделнен аякларында, чыннан да, ныклык. куәт дигәннәре бик чамалы иде, күрәсен. Зыя суырып ала башлаган һәрбер алым саен Кәндел әле табаннары белән яшел үлән өстендә шуышып йөрде, әле көндәшенең күкрәгеннән качып читкә аву-янтаюны кулайрак саный башлады. Анын хәйләгә керешүен янлагылар да сизеп өлгерде, берничә тарафта ачулы аваз купты
—Тавыклар кымтырыкларга да рәте калмаган йолкыш әтәч кеби качып йөрмә инде, житте сина!
—Әй, син, Кәндел! Бер тапкыр бил тартырдай гайрәтен дә юк икән, нәжес салган капчык сыман торма, сөлгеңне ташла да ычкын'
—Үзегезне Бүзбикә чыгып урганчы сез алышны төгәлләгез, әйдә «Бүзбикә» дигән атны ишетү үк Мирхаҗины аптырашка салды Әмма әлеге исем мәйдан уртасындагы көрәшчеләргә дә чыбыркы сыманрак барып төште, ахры. Моңа кадәр иренеп, үшән кыяфәттә генә бил алышкан ирләр йөгерә-сикерә йөри башладылар Ул да түгел. Бакыр Зыя күз ачып йомарлык бер арада Кәндәлне баш-аркан әйләндереп тә атты Икенче мизгелдә үк түгәрәктәге халык сузып-суэып чакыруга күчте:
—Бүз-би-кә! Бүз-би-кә!
Түгәрәк уртасында карап торышка егерме-егерме биш яшьлек, озын буйлы, таза бәдәнле бер кыз пәйда булгач. Мирхаҗи аптырашта калды
—Әстәгьфирулла. нинди галәмәт бу? Сездә ирләр илә хатыннар да бил алышамыни?—дип. сөйләнүен күршедәгеләр. әйтерсен лә, бөтенләй ишетмәде Ирләр, бала-чага, кыз-кыркын сузып-сузып алкышлавын белде.
—Бүз-би-кә! Бүз-би-кә!
Озак көттереп тормады, чирәмдә яткан сөлгене кулына алды да. беркадәр тарткалап-бөтергәләп торгач, Бүзбикә аны көндәшенең биленә салды. Әле бер, әле икенче якка авыша-авыша, Бүзбикә белән Бакыр Зыя мәйдан буйлап таптана, әвәрә килә башлады Мирхаҗи әле һаман үз күзләренә үзе ышанмый, бу алышны ул Чалмат. Тәмтүбә. бәжәнәкләр- нсн сәер бер йоласы шикелле генә кабул итә иде Ләкин инде көндәшләрнең гыжлый-гыжлый сөлге тарткалавын, бигрәк тә Бакыр Зыянын Бүзбикәне күкрәк өстенә суыра башлавын күргәч. Мирхаҗи кайнар су бөркегән шикелле куырылып калды.
—Кит инде, әкәмәт, шулай ярыймыни'’ Акыллы һичбер адәм мантыйк күрмәс нинди хилафлык бу?—дип. сөйләнә-сөйләнә Мирхаҗи түгәрәк уртасына чыгарга омтылса да. күршедәге ирләр терсәкләрен куеп ана юлны бүлде. _ _
—Тик кенә тор, кунак Узган ел Бүзбикә ошбу Бакырга оттырып киткән иде Быет. менә, Бүзбикәгә җинү яу тау өчен бик тә уңай форсат
Бу вакытта мәйдан уртасындагы Бүзбикә башын әүвал көндәшенен култык' астына тыкты да. кинәт нык талпынып. Бакыр 1ыяны пр маһирлык белән үкнен күкрәкләре «стенә суырып алды Менә, ир ат
пәһлеванның аяклары җирдән аерылды, Бүзбикә яман кычкыра-кычкыра артка чигенә башлады. Тагын бер мизгел үтәр һәм Бүзбикә инде Бакыр Зыяны баш аркылы күтәреп атар кебек иде. Әмма шул мизгелдә Бүзбикә әллә үзе абынды инде, әллә көндәше сиздермәстән аяк чалып-фәлән өлгерде. Көтмәгәндә Бүзбикә чалкан ауды, ә Бакыр Зыя гөрселдәп кыз баланың күкрәкләре өстенә барып төште. Мәйданга «ы-ы-э-эһ» иткән аваз яңгырады, Бүзбикәне кызганудан байтак ирләр карашын читкә борды. Көрәшне күзәтеп торучы казыйларда гына ниндидер кичереш тойгылары һич тә чагылмады, алар үз вазифаларын башкаруны белде.
—Бер якка да өстенлек бирү юк, сөлгеләрне янә билгә салышыгыз.
Казыйлардагы мондый мәнсезлекне күреп, Мирхаҗи мәйдан уртасына атылып чыкмакчы булды.
—Алышны туктатыгыз! Шәригатькә сыймас язык гамәл, хилафлык ләбаса бу!
Ул үз юлында очраган терсәкләрне төрткәли-төрткәли, түгәрәкне ерырга чамаласа да, тирә-юньдәгеләр аңа ирек бирмәде. Ул гына да түгел, терсәкләренә катырак эләккән ике ир-ат, чапан изүеннән чорнап. Мирхаҗины түгәрәк тышына ук чыгарып атты. Йодрык төйнәгән берсе яман ажгырып, Мирхаҗи өстенә килә башлаган иде дә, артта Ирмәш тарафыннан яңгыраган сүзләр аны шып туктатты.
—Гөнаһа алудан куркыңыз, мөселманнар. Сез Мөхәммәт пәйгамбәр сөләласыннан туган Мирхаҗи хәзрәтне, шәриф сәет Давыт углын рәнҗетәсез ләбаса!
Кызу канлы ирләр, гафу үтенә-үтенә, тиз арада күздән югалды. Мирхаҗи үзе тагын ни кылырга белми тора иде. Шулвакытны күк күкрәгән төсле тавыш чыгарып мәйдан телгә килде.
—Бүзбикә, Бүзбикә! Афәрин, мәрхәбә!
2
к ярында узган әлеге алыш Мирхаҗи күрәчәк сәер хәлләрнең башы гына булган икән әле.
кның кайчандыр бөтен Болгар илендә абруй һәм шөһрәт казанган Давыт сәет углы икәнлеген белгәч, Тәмтүбә аймагының башлыгы Кормаш би Мирхаҗины кунакка дәшеп алды. Кормаш бинең егерме дүрт киргәле ак тирмәсе Дәрвиш ермагына терәлеп үк утыра, хуҗа исә Ык буена Сабантуена килгән барча аймак һәм ыру башлыкларын бәхәс белән сый тулы учак җылысы янына җыеп алган икән.
Мирхаҗи тирмәгә иңгәндә Кормаш би табынның иң түренә кунаклаган иде. Аның янында сәйлән бөртекләре белән бизәп чигелгән калфаклы Бүзбикәне күргәч, Мирхаҗи югалыбрак калды. Моны табын хуҗасы үзе дә тоеп алды, ахры, көлемсери төшеп аңлатуга күчте.
—Катыннарым өчәү булса да, мине берсе дә углан китереп сөендермәде бит, хәзрәт. Апара әчеткечем үтә зәгыйфь булгандыр инде, каһәр - Табындагы барча кунак тыенкы гына көлемсерәп куйды.— Аның каравы, менә, Бүзбикә кызкаем һичбер тарафта тыю-киртә күрмәенчә, ир-ат кавеменә биргесез булып үсте...
Бүгенге чаптарлар һәм көрәш бәйгеләрен искә ала-ала байтак кына вакыт утырдылар. Сый-нигьмәткә, чәйгә үрелгәндә Мирхаҗи әледән- әле Кормаш би ягына күз сала һәм Бүзбикәнең дә бик еш кына үзенә төбәлеп утыруын сизенә иде. Әмма карашлары очрашудан шүрләп Мирхаҗи күп чакларда үзалдына йомылып утырырга мәҗбүр булды.
Кояш шәфәкъ сызыгына авышкан бер вакытта тирмә тышында кыз-кыркын, егет-җилкенчәк җим күтәреп чыккан хуҗаны күргәч җанланып сөенүче тавык-каз өере сыман, чыр-чу килеп көлешкән тавыш ишетелде. Бераздан инде ана су чәчрәткән, инеш чупылдаган авазлар да кушылды. Соңарудан курыккан шикелле җитез хәрәкәтләнеп, Кормаш
Ы
би кунакларны саф һавага дәште.
„ —Безнекеләр инештә су коена булыр. Әйдәгез, кунаклар ошбу изге йоламызга бер күз салыйк әле.
Башкалар белән бергә кузгалып тирмә тышына чыккач Мирхажи кайнар энә йоткан кеше сыман тынсыз калды. Дәрвиш ермагынын ике яры тин тамаша кылырга җыелышкан халык белән тулы, ә инештә исә яшь-жилкәнчәк. кыз-кыркын, егет-җилән анадан тума килеш су коена иде... '
—Әстәгьфирулла, язык, гөнаһ!—дип пышылдый-пышылдыи Мирхажи күзләрен чытырдатып йомса да. яхшы таныш тавыш аны тиз арада җиһанга кайтырга мәжбүр итте.
—Бар. ахирәтләрен илә син дә коенып чык, кызым
Мирхаҗи шүрли-курка гына керфекләрен ачты һәм йөзе улакта пешкән кысла шикелле кызарып-янып чыкты Инеш ярында Бүзбикә кыенсыну-тарсынуны белмичә өстендәге киемнәрен салып тора иде Менә ул көмеш тәңкәләр белән бизәлгән матур хәситәсен, чигүле кин күлмәген, анын эчендәге ак итәген салып ташлады. Яр өстендә калын толымнарын иңбашларына таратып салган тыгыз, мул күкрәле. озын, таза ботлы, шома, ал гәүдәле алиһә хасил булды. Сихри фәрештәләргә тин әлеге сылу йомры имчәкләрен ике кулы белән каплаган хәлдә бераз гына вакыт торды да, колын сыман уйнап-сикергәләп инеш суына чумды Ә Мирхаҗинын инде әлеге манзараны ташлап китү түгел, бал өстенә килеп кунган бичара чебенгә охшап аяк кыймылдатырлык та куәте юк һәм. ин сәере, хәзрәткә бу халәт ләззәт китерә иде.
Алар бер-ике айдан сон, тәмтүбәлеләр үз аймакларына кайтып Зәй елгасы буенда яши башлагач кына, йөзгә-йөз килеп очраштылар Анда да әле тәүге адымны ясаучы тәвәккәл жан иясе һаман да шул Бүзбикә сылу булды.
Ул чакны Кормаш би үзенең яраннарын, туган-тумачасын Кичү елгасы буена ауга дәшкән иде Аерылгысыз Ирмәшне үзе белән алып Мирхаҗи да ерак юлга чыкты. Наратлы тау буендагы иңкүлеккә җиткәч, тәмтүбәлеләр дистәгә якын тирмә корып урнашты Кормаш би һәртөн ирләрле каравылга билгеләп кенә калмады, күз-колак булыр өчен Урсала. Куаклы. Каратай елгалары ягына да ертауллар куды Әрәмтамак булып ятудан тарсынып. Мирхаҗи да әнә шул ертаул чапкыннары белән бергә Каратай буена, тирә-якны күзалларга китте.
Җир өстенә инде күптән караңгылык иңгән, алар исә Акташлы чишмә буена җитеп килә иде Берзаманны ертаул нөгәре артында, алардан беркадәр калышып юыртучы ялгыз җайдак пәйда булды Ертаул башлыгы Вәҗи мәргән аны күреп чапкыннарны тыйган иде дә. ялгыз жаидак унъякка каерылып. Артышлы тау өстенә менеп китте, якынаюны кирәк санамады Мәһабәт, мәгърур чыршы, нарат, карагай өсләрендә елгыр тиен сыман сикергәләп йөзгән түгәрәк ай яктысында ул. әкиятләрдән калыккан гаҗәеп олы гәүдәле пәһлеванга охшап, озак вакыт буе тау сыртында хәрәкәтсез торды. Мондый билгесезлек ертауллардан бигрәк чабышкы атларның үзәгенә үтте, күрәсен Урынында усал тапгангалап. тау сыртындагы әкияти аргамак аваз салды.
-Иһ-һа-һа-һа!
Аңа җавап итеп ертауллар ияре астындагы чаптарлар да әүвәл тоякларын җиргә бәреп алды, аннары инкүлекне ат кешнәгән аваз кумеп китте. Ул тынуга ертаул башлыгы Вәҗи мәргән көлемсерәп кенә кул селтәде. .
—Әһ-һә, аңлашылды Ошбу айгыр таныш. Буран ләбаса ул
Аннары инде Вәҗи мәргән шактый сәер итеп Мирхаҗша дәште
-Мирхажи хәзрәт! Бар. тау башына чан га. ул җайдакны монда чакыр әле. ,
Юлга чыкканнан соң үзенә дә шәхси йомыш табылуга канатланып. Мирхаҗи тау ягына очты. Әмма тау сыртына менеп җитсә анда җайдак
күренми, һаман да шул әкияттәге пәһлеван сымак юкка чыккан иде Мирхажи сыртның әле бер, әле икенче ягына төшеп карады, тау битендә ялгыз җайдак барыбер күренмәде. Балтасы елгага төшкән бичара шикелле, хәзрәт аптыраудан инде атның тезгеннәрен дә ычкындырган иде. Туры бия үзе аны артыш куакларына таба алып китте.
Куаклыкка җитәргә нибары бер дилбегә озынлыгы гына ара калган иде. Шулвакытны кинәт һаваны йомран сызгыруына охшаш тавыш кисеп үтте дә, Мирхаҗиның иңбашларын кылдан үргән аркан чорнап алды. Җайдактан бигрәк ат өректе, ахры. Ул яман пошкырып тау битеннән югарыга таба сикерде, хәзрәт эреле-ваклы чуерташ белән аралашкан куе үлән өстенә мәтәлеп төште. Сырты, баш чүмече белән җиргә бәрелүдән сыны каткан иде, берникадәр ара тынсыз калып, кузгала алмый ятты. Шулчагында аның каршына серле шәүлә килеп тезләнде, кайнар, гаҗизләнгән тавыш ишетелде:
—Имгәтеп-мазар куймадыммы сине, Мирхаҗи? Эх, мин, тинтәк!
Мирхаҗи инде каршына килеп тезләнгән шәүлә иясенең кем булуын чамалаган иде, шулай да юри тын белдерми ятты. Шәүлә иясе исә тәмам еламсырауга күчеп, анын күкрәге өстенә капланды, назлы сүзләр тезде:
—Зинһар, күзеңне ач инде, бәгърем, җаныкаем?! Ык буенда күргәннән бирле йокысыз калдырдың бит. Сина зыян-зәүрәт китергән булсам, аннан ничек яшим?
Шәүлә иясе хәзрәтнең керфекләрен, яңакларын ук үбә башлаган иде дә, үзенең бер як читкә әйләнеп төшүен сизмичәрәк калды. Икенче мизгелдә исә инде кимсетелгән җайдак аны кысып кочаклады, кайнар, сусыл иреннәр төнге чәчәк таҗларына охшап бергә кушылдылар. Моңа кадәр күбекләнгән су өсте кебек болытлы күк йөзендә чалкан ятып гамьсез генә йөзгән дуадак ай да мондый талымлы-әрсез гыйшык учагына шәһитлектән читенсенде бугай. Ул да Каратай елгасы буйлап яр өстендә инеш каядыр качмасын өчен сакка куелган каравылчылар сыман тезелеп утырган биек, төз наратлар гаскәре артына чумып, тиздән юкка чыкты...
Зәй буендагы кышлауга әйләнеп кайткач та, шаулатып-гөрләтеп, Мирхаҗи белән Бүзбикәнен туен үткәрделәр. Кормаш би йортына кунаклар күп җыелган, сый-тантана мәңге йомгакланмас кебек тоела иде. Көтмәгәндә Ибраһим ханнан шәхсән Мирхаҗига атап җибәрелгән фәрман килеп төште. Ул кияү егетенен үзенә генә түгел, Кормаш би йортына да абруй китерә иде, шуңа күрә аны барча кунаклар каршында кычкырып укыдылар.
—Синең башкорт кавемнәре эргәсендә кылган бөтен гамәлләрен хакында яхшы хәбәрдармыз. Вәли сәет угылы булган олуг затка үзенен исемен мәмләкәт иминлеге бәрабәренә кылган зуррак эшләр илә бизәргә дә вакыт. Чулман дәрьясы буйлап төшүче кяфер ушкуйлары мәмләкәте- мезгә һичбер тынгы бирми. Без Мәләкәс илә Чулман кушылган төштә, биек тау сыртында яна кирмән төзергә карар кылдык. Ошбу мактаулы вә җаваплы вазифаны, Давыт, Сәет углы, сина тапшырамыз. Тәмтез, Чалмат, Тәмтүбә аймакларындагы мигъмарларны җый да, шушы эшкә кереш Ул төбәктәге ярлар ак ташларга бай булу нисбәтеннән яна кирмәннен исемен «Чаллыяр» дип тәгаенләрмез. Амин...
Шаулы туйдан сон төгәл тугыз ай үткәч, Тәмтүбәдән Чаллыярга чапкын килеп җитте. Имән, карагай агачларыннан өелгән биек-биек буралар тирәсендә кайнашып йөргән Мирхаҗига төбәп әйтелгән хәбәре кыска, анык иде.
—Бүзбикә хатынын таза олан тапты. Синен малаен бар. Сөен, хәзрәт...
Очынып-очынып Тәмтүбәгә кайткан Мирхаҗи терсәк буе гына малаен күккә чөя-чөя горурланып дәште.
—Мәнге үлем белмәс Мөхәммәтгаләйһиссәлам сөләласыннан бит ул. Аның исемен дә Мөхәммәтгали кушам. Угылым да үзенен исемен гасырлар буена онытылмас олуг гамәлләр илә бизәп калдырмасмы?..
Жиһанга инде мен бер йөз дә җитмеш икенче елның язы кергән иде.
3
ирхаҗиның Бүзбикәне һәм Мөхәммәтгалине алып кайтуына жиде- ирештеИ Ла УзмагандыР’ Чаллыярга жан өшеткеч хәбәр килеп
Чулман буйлап Болгар мәмләкәтенә таба урыс алаилары төшеп килә Көймәдәге укчылар илә яр өстенә тезелгән җайдаклар саны жиле меңләп булыр Башлыклары Вүлдәмир кенәзе Әндринен утлы Мстислав, ди Анын артыннан ук Муром илә Рәзән кенәзләре дә үз чирүләрен алып килә икән
Мәләкәс тамагы янындагы тауга җыелган халык ел дәвамы диярлек ал һәм ялны белми эшләсә дә, яна кирмәннен диварлары гулысынча төзеп бетерелмәгән иде әле. Шуңа күрә рус кенәзләренен яна явы турындагы хәбәрне ишеткәч тә. Мирхаҗи хәзрәт пошаманга төште, йөзе язгы кояш астындагы боз шикелле зәңгәрләнеп чыкты Әле ярый Чалмат. Тәмтүбәдән нөгәр башлыклары булып килгән Адай оста белән ташчы Мөхтәр яуга әзерлекне үз өсләренә алды Шулар ике көн дигәндә тирән чокыр казытып, шуның эченә кабыгы да салдырылмаган карагай бүрәнәләрен утыртып өлгерделәр.
Ләкин беркөнне иртә таңда пәйда булган рус гаскәре Чаллыярны тулгамага алып маташмады, кенәзләр җайдакларны да яуга ташламады Йөзен сирәк кенә сакал төкләре каплаган Мстислав әмере буенча каеклардагы барча сугышчылар кирмән өстенә башакларына ут һәм сүс элгән ук янгыры очыра башлады Ике-өч минуттан сон кирмәннен дистәләгән урынында янгын купты. Тәмтүбә ягыннан уинаклап-уинаклап усал җил исә, ә кирмән эчендә утка каршы көрәшергә коралы һәм суы да юк иде Шунлыктан Чаллыярны тиз арада ташкынга тин янгын чорнап алды Кирмән эчен йөзәрләгән кешеләрнең тәшвишкә бирелеп, ачыргаланып кычкырган тавышы каплап китте Шулай да. башларына ис тигән кешеләр шикелле әрле-бирле сугылып йөгерә торгач. Адай оста белән ташчы Мөхтәр тәшвиш авазларын бик тиз бастырдылар Соныннан кирмән диварлары буенда шул ике башлыкның эшлекле фәрманнары гына яңгырап торды
—Орыш кораллары булган ирләр! Ике төркемгә бүленегез дә, шәрекъ капкасының як-ягына килеп тезелегез. Күперне төшерүгә үк. кирмән тышына чыгып, ике яклап яуга ташланыгыз.
—Орыш башлангач та. мөгаен, күпер каршында бушлык хасил булыр Калган барча инсан шул мәйдан аша Мәләкәс ярына таба ашыгыч төстә чыксын Аннары ике нөгәр. сыртымызны каплап, безнен эздән чигенер
Сөңге, кылыч, жәя тоткан ирләр суярга дип сузып салганнан сон да тышауларын өзеп аягурә баскан ярсу үгез сыман гайрәтләнеп тышка ыргылды Рус җайдаклары чаллыярлыларнын һөҗүмен көтми иде. байтак вакыт буе каршылыксыз-нисез күзәттеләр Ул арада инде утлы кирмән эченнән карт-коры, хатын-кыз, бала-чага да чыгып өлгерде Ике яктан уратып алган яугирләр ышыгында чаллыярлылар Мәләкәс яры буйлап чигенә башлады Фәкать шулчагында гына рус җайдакларының икеме өчме алае хәрәкәткә килде. Болар әле үзләрен яуда сынамаган Муром һәм Рязань җайдаклары иде, күрәсен Алар рәхим-шәфкать күрсәтмичә болгарларны кылычлары белән телгәли башлады
Сабый баласын күкрәгенә кыскан Мирхаҗи белән Бүэбикә ияргән төркем пайтәхеткә илтүче юл буенча качты Ләкин артта әле яман сүгенеп дәшкән, әле ачыргаланып кычкырган тавышлар аермачык булып ишетелә, качакларның ашыкмыйча чарасы юк иде Сулулары капкан, шабыр тиргә баткан чаллыярлылар чит-читләрен юка боз элпәсе каплаган кии инеш ярына килеп төртелгәнче шулай йөгерделәр Яр читендә сал йә көймә түгел, сынар такта да юк. качаклар гаҗизлектән инде тәмам җебеп төшкән иде. Килгән юлдан тояк тавышлары тагын да яңгырабрак ишетелә башлагач качаклар да каударлана теште. Хәэер ни кылырга икәне һәркем 7. >к. у» м з
М
өчен анык билгеле булса да, Мирхаҗи хәзрәт куәт биреп берничә сүз катты.
—Өстегезгә дошман килгәндә вә һәммәбезгә үлем хафасы янаганда юк-бар гөнаһы хакында уйлап торып булмый. Өстемездәге киемнәрне салып төйнәгез дә суга сикерегез. Ошбу катилләрдән исән-имин котылсак, теге ярда учак ягып янә җылынырмыз.
Сабыен иңбашына күтәргән Мирхаҗи инеш суына таба атлаган гына иде, аның каршына Бүзбикә килеп басты. Карашы үткер, кыю, ә сүзләре гүя йөрәгеннән суырылып чыкты.
—Баланы бир Теге якка Галиемне үзем күтәреп чыгам.—Мирхаҗиның сәерсенеп төбәлүе кыенсытты, ахры, Бүзбикә елмая төшеп өстәде,— Янәшәдә хатын-кыз да, бала-чага да бихисап. Аларга ярдәм кирәк булуы ихтимал.
Инеш әлләни тирән түгел, ул Мирхаҗиның муеныннан артмый, әмма салкынлыгы тәннәрне өтеп-куырып ала, чымырдата иде. Еламсыраган, өшәнгән сабыйларны күтәреп йөзә-йөзә Мирхаҗи инештә байтак чияләнде. Каршы якка чыгып сабыен яр өстенә салган Бүзбикә дә читтән генә күзәтеп торуны яхшысынмады, күрәсең, ике яр арасында әрле-бирле йөзеп бәргәләнгән кешеләргә ярдәмгә ашыкты. Алар яр өстенә икесе дә иң соңгы кешеләр булып чыгып егылдылар.
Качаклар яр өстендәге куе куаклыклар эченә кереп качкач, баскынчылар инеш аша үтеп маташмады. Шулай да сакалбайларның яман сүгенгән, әче сызгырган тавышлары байтак вакыт буе яңгырап торды. Качаклар ябагасын яртылаш койган ат шикелле таланган, шәрәләнгән урман уртасында һаман учак яга алмыйча, тешне-тешкә бәреп интектеләр.
Төн җитә башлаганда Бүзбикәнен тәнен, әйтерсең лә, ялкын чорнап алды. Анын мангаена, беләкләренә кул тидерешле түгел, яп-яшь, таза хатын ут шикелле яна, калтырана иде. Тан атканда ул инде аңын ук җуйды, күзләре ачык көенчә саташа да башлады.
— Гали, Гали балакаем, әйдә инде минем җырны сузыйк. «Зөләйха- мыз Йосыфка хуш зиннәт бирде, үз кулыннан Йосыфның ул чәчен үрде». Мирхаҗи, их, Мирхаҗи җаным!.. Галине мин яраттым бит, аны миңа китер...
Ике тәүлек буе шулай интекте дә, караңгы төн кереп килгәндә Бүзбикә мәңгелеккә тынды. Икенче көнне аны инеш суында юып ярда җирләделәр. Мирхаҗи өч көн, өч төн буена бер дә купмыйча кабер янында ялгыз утырып чыкты. Чаллыярлылар килеп җирдән аерганда анын инде бөтен чәче ап-ак, ә тәнендә исә кыл кыймылдатырлык та егәре юк иде.
Качаклар якындагы бер авылдан яллаган арба өстендә ауный-ауный Мирхаҗи пайтәхеткә кадәр ике атна барды. Биләргә керүгә үк ул ил башлыгы турында белешкән иде дә, аны, чирү туплап, шәхсән үзе урыс сакалбайларына каршы чыккан, диделәр. Мирхаҗи шуннан соң «Мөхәммәт- Бакырыя» атлы гыйлем йортының дәрвишләр бүлмәсенә бикләнеп, бер чит-ятның да күзенә күренмичә, җиһан белән алыш-бирешен өзгән хаста кыяфәтендә айга якын ятты.
Ерак походтан кайтып төшкәннән сон, Ибраһим хан аны үзе эзләтеп алды. Ул инде Мирхаҗиның кайгы-хәсрәте белән хәбәрдар иде, борга- ланып-фәлән маташмады.
—Үлгән артыннан үлеп булмый, борадәр. Син сазлыкта үскән, үзәге черек усак түгелсен бит. Якуб казый, Давыт сәет кебек данлы нәселне дәвам итүче хәзрәт буласындыр. Бәс, бирешмә, нык тор. Гали угланын өчен дә юкка башың ватма. Илдә чыпчык үлми, Аллаһы боерса, аякка бастырырмыз. Чаллыяр кирмәне хакында да берүк хафаланма. Мәмләкәтемез эчендә колчура да, урманнар да чиксез. Ул кирмәнне янә тергезермез.
Ибраһим телендә «колчура» сүзе яңа тәгъбир иде, Мирхаҗи сагаебрак калды. Гомумән, кичәге әмир белән бүгенге таҗлар арасында да Мирхаҗи
байтак кына аерма тоеп алды. шуна һаман дәшми хтыра бирде Ә Ибраһим хан аны янә яна сүзе белән хәйран итте
— Мин сине бөтен Болгар мәмләкәтенең олуг сәете итеп тәгаенлим, тәкъсир Моннан ары мәгыйшәтнең вак-төяк хафаларын онытырсын. шаять. Шәригатемезнен шәриф кануннарын мәмләкәтнең барча почмакларына житкерү, бар халыкны ханга вә пайтәхеткә тугры җанлы итү синен бурычын булыр.
Мирхаҗи бу юлы да башын иеп утырды, жавап кайтармады Озак тынлыктан сон. Ибраһим янә телгә килде:
—һи-и. ошбу ата-аналар! Сабыйларына карата мөгамәләдә берберенә бөтенләй капма-каршы да була ала икән. Синен Бүзбикән. менә, нарасыен коткарам, дип. үзе вафат булды. Ә Әнди. бирән, мал-зиннәт бәрабәренә угланын үлем бугазына үз ихтыяры илә озатып харап итте
Мирхаҗи карашында кызыксыну уты кабынды Ибраһим хан бәйнә- бәйнә төшендерергә тырышты
—Мстиславның Идел буйлап безнен карьяларны талый-талый кайтып китәргә ниятләвен шәйләгәч, мин Ашлы каласы эргәсендә тозак корып куйдым. Шунда Мстислав каекларының һәммәсенә дә ут элдек. Укчылары ярга чыга да алмыйча су астына китте. Шуннан сон Мстиславка бер генә юл—ар вә чир.меш урманнары аша качу гына калды Мәгәр мин анда да кяферләрне Көпшәк елга ярына китереп кыстым Үзен беләсең булыр, ошбу елга өсте кышын ла юньләп катмый Тулгамага алып төрле яктан чүки башлагач, сакалбайлар елганың бозлы суына чумарга мәҗбүр булды. Мстиславның ярты чирүе шунда батып калды. Яшь кенәз үзе дә аргамагы илә елга өстенә сикерде Әүвәл очлымы-ние илә су астына китеп күздән югалган иде Мәгәр аргамагы бик шәп иле шул Янә су өстенә калыкты. Иллә мәгәр тәкъдирдән котылмыш мөмкин түгел икән Сәүбән мәргән очырган сәрпи ук анын беләгенә барып кадалды Шул яра үлекли башлаган да. Мстислав өенә дә кайтып җитәргә өлгермичә яман шешенеп, җан тәслим кылган
— Менә сиңа тәкъдир — дип. ниһаять. Мирхаҗи да берчак телгә килде —Ул Әндри кенәз үзе болгар хатыны илә гомер сөрә бит Хатыны аңа ничәмә-ничә углан китерде Ә бирәнтамак Әндри Болгар мәмләкәте өстенә ике тапкыр килде, һәркайсында бер угланын яуда корбан итте Йә. Ходаем! Ул Байгөл бикә шундый катил илә гомер эстәүгә ничекләр генә итеп түзә икән?
Ахыры киләсе санда