Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘЙДӘШНЕҢ СИХРИ МОҢЫ


РУХИ-ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮЛӘР ТӘҖРИБӘСЕННӘН
Минем музыканың асы.) мәгънәсен аңлый алган кеше рухи газаплардан азат булачак.
Людвиг ван Бетховен
алыкның мәхәббәтен һәм ихтирамын Салих Сәйдәшев кебек үк бер генә татар композиторы да казана алмагандыр, мөгаен. Аның якты-кояшлы. жанга якын, сихри музыкасы безнен йөрәкләргә шулкадәрле тирән һәм нык үтеп кергән әйтергә кирәк, анын исеме татар музыка сәнгатендә яна чор. XX гасырда чәчәк аткан профессиональ композиторлык ижаты туу чоры белән бәйле гына яши. ул анын галэти бер күренеше генә, дигән саксыз фикергә дә китерүе мөмкин
Шуңа күрә татар музыка белгечләре арасында «татар профессиональ музыкасына нигез салучы дип кемне атарга сон?» дигән сорауга төрлечә караш яшәп килүе дә гажәп түгел Мәгълүм булганча. С Сэйдәшевкэ кадәр вокаль һәм инструменталь әсәрләр ижат иткән, беренче милли опералар тудыруда катнашкан С Габәши чын мәгънәсендә профессиональ ижатчы булып китә Кайбер белгечләр, нәкъ менә шушыларга таянып, татар милли профессиональ музыкасына нигез салучы дип (сүз дә юк. күп эшләгән һәм зур сәләткә ия булган!). С Габәши исемен атап киләләр Бәхәсләр барышында С Сәйдәшев файдасына да. С Габәшине яклап та торледән- төрле фикерләр әйтелә киленә. Әмма куелган сорауга тулырак жавап бирү өчен, ихтимал, әлеге композиторларның ижатына музыка белгечлеге күзлегеннән чыгып кына бәһа бирү җитенкерәми торгандыр Бу жэһәттән. гомуми культурологик мәсьәләләрне лә читләтеп үтү ярап бетмәстер Әйтик, болай дип әйтсәк, һәр ике шәхеснең дә рухи һәм сәнгати омтылышларының төсмерләрен, аеруча мөһиме.
Х
ки, ул үзенен рухи кыйммәте белән боек Тукай шигъриятенә тиңләштерелә ала һәм.
Салих Сәйдэшевнен тууына 100 ел тулып килгән көннәрдә замандашларыбыз күнелендэ композиторны хөрмәтләү һәм олылау хисләре кабаттан янара. әмма шул ук вакытта, хаклы рәвештә, мондыйрак сораулар да туарга мөмкин бу сәнгаткяр татар һәм. гомумән, дөнья музыкасы өлкәсендә нинди урын тота, без аны рус музыкасын бөтенләй яна баскычка күтәргән Глинка кебек даһи композитор дип атый алабызмы? Хикмәт шунда ки, С Сәйдәшев ижатын өйрәнүче музыка белгечләре бу мәсьәләдә торлечэрәк карашта торалар Алар, бертавыштан диярлек, композиторның мон-аһәнне гажәеп нечкә тоемлавын билгеләп үтәләр һәм шул ук вакытта XX гасырнын катлаулы музыкаль палитрасы белән чагыштырганда, анын гармоник теленен беркадәр гади, хәтта беркатлырак булуын да искәртәләр. С Сәйдәшев ижатында опера, симфония, кониерт кебек кин колачлы, монументаль жанрларның булмавына да игътибар итүчеләр юк түгел. Кыскасы, боларнын барысы бергә композиторның ижаты милли кысаларда
аларнын эзләнүләренең актуальлеген һәм тормышчанлыгын. Замана Рухына туры килүен ачыклау алга килеп баса.
Ә инде С Сәйдәшевнен ижатына төрлечә бәя бирүнен асылына төшенергә теләсәк, биредә кызык кына нәрсәләр ачыкланыр. Мәгълүм ки. төрлечә фикерләр музыкаль сәнгатьнең үзенчәлеген гомуми калыплар нигезендә бәяләгәндә, ягъни гакыл белән интеллектуаль фикер йөртү мәсьәләләренә кагылганда гына килеп туа Әмма тирән хисләргә чумып С. Сәйдәшев музыкасын тыңлаган чагында, анын гажэеп матур аһәнен. рухи дәртен, күңелләргә яшәү көче бирүен сизми калу мөмкин түгел. С. Сэйдэ- шевнен даһилыгы менә шунда чагыла да инде
Шулай итеп, бу очракта хисләр белән салкын акыл йөртү арасындагы каршылыкка тап булырбыз. Шул ук вакытта, хисләр белән фикерләүне чагыштырып карап буламы сон? дияргә дә мөмкин. Әгәр булса, аларнын кайсысы хакыйкатькә якын?
Бөек Алман шагыйре һәм акыл иясе Гете, хисләр гакылдан бик күпкә тирәнрәк, дип исәпләгән Ул -гакыл ялгышса да. хисләр алдашмый» дигән карашта торган Рухият турыңдагы хәзерге фән. ягъни антропософия1 шагыйрьнен бу интуитив тоемлавын нигезли һәм тирәнәйтә килә, ягъни гакыл-фикер, хис һәм ихтыяр—жаннын төп көчләре булып торалар Алар бер-берсеннән бик нык аерылалар, ләкин асылда «мин» һәм -гакылның» берлеген тәшкил итәләр 2 Бары тик югары хис-кичерешлэргә сәләтле булу аркасында гына Кеше, гоман-хорафатлардан котылып, хакыйкатькә ирешә ала Ижади-илаһи жан Кеше турындагы рухи-фәнни өйрәтмәләр яктылыгында, анын боек галәми «үлемсез индивид» (Гете) икәнлеген анлаган хәлдә генә туарга мөмкин. С Сәйдәшевнен кабатланмас шәхесенә дә. мөгаен, шушы югарылыктан торып бәя бирергә кирәктер.
Анын бәрәкәтле ижат эшчәнлеге озакка сузылган сөремле еллардан сон татар мәдәнияте уяну кичергән чорга туры килә Мәгълүм булганча. XIX-XX гасыр араларында жәмгыять тормышынын барлык өлкәләренә дә яңарыш алып килгән гайрәтле ижади көчләр тарихи мәйданга чыга Исламга карата яшәп килгән догматик карашларны кире кагып. Мәржани дин өлкәсендә бик күп үзгәрешләр кертә һәм музыканың шәхесне бар яктан да камил итеп тәрбияләүдә зур урын биләп торуын билгеләп үтә Шушы чорда татар әдәбияты күгендә даһи Тукайның сүнмәс кояшы күтәрелә. Урманченын нәкыш, скульптура, графика өлкәсендәге ижаты ярдәмендә татар сәнгатенең дөньяны танып белүдәге яна мөмкинлекләре ачыла. Гомумкүтәрелеш музыкаль сәнгатьне дә читләтеп үтми, акрынлап ул бертавышлы сәнгать кысаларыннан арынып, полифоник янарышка юл ала башлый Биредә үзенен талантлы һәм заман рухы нечкәлеген тоярга сәләтле булуы белән С Сәйдәшев шәхесе аеруча аерылып тора.
Монын шулай икәнлеген тирәнтен анлау өчен халыкларның үзара аралашып, "тел-лөгать алмашып-, бер-берсен баетып яшәү принцибын истән чыгармаска кирәк Анлашыла. бер генә милли мәдәният тә үзенен эчке кабыкларына гына бикләнеп яши алмый; үсеш барышында мая-ресурсларын сарыф итә барып, ул. ахыр чиктә, капма- каршы агымдагы күрше мәдәниятләрдәге яна чыганакларга морәжәгать итәргә мәжбүр
Антропософия, теософиянен бер төре буларак, немец илаһият галиме Рудольф Штайнер (1861-1925) тарафыннан нигезләнә һәм сонрак рус (мәсәлән. С О Прокофьев) һәм чит ил галимнәре тарафыннан үстерелә.
Антропософиядә Кеше дүрт сыйфаттагы жан иясе буларак, ягъни күзгә күренеп торган физик-терс тән-гәүдәсеннән тыш. кәрамәтчелек (гаиптән хәбәр бирүчәнлек) күзәтүләренә генә аңлаешлы тагын өч асылга ия зат итеп бәян ителә Беренчедән, бу— барлык космик көчләр тәэсире нәтижәсендә барлыкка килгән һәм организмның яшәүчәнлеген үзенә туплаган «эфир тән» (борынгы философлар күзаллавынча, эфир тән—ут һәм су белән бергә, барлык жан ияләренең материаль нигезен тәшкил итә. икенче берәүләр исә аны мәңгелек хәрәкәт белән тиңләштерәләр) Икенчедән, бу—Кояш системасының, аеруча Аи планетасының тәэсиренә бәйле -астраль тән»; ул космик тирәлекнең табигый тәэсирен тоткарлап тора һәм кешенен эчке чынбарлыгын эмоциаль кичерешләр һәм гакыл (түбән баскычтагы. «Мин—гакыл иясе») белән тәэмин итә. Өченчедән, бу—Кешенен югары баскычтагы «Мин—жан иясе» дигән өченче асылы; Кешенен үз-үзен тотышына бәһа бирә алучанлык башлангычы. Жаннын «тәрбиячесе«һәм «хуҗасы». Кояш планетасы эшчәнлеге белән билгеләнә торган һәм шәхесне «канатландыра» торган «галәми—Мин» (Штайнер Р Теософия,—Ереван. «Ной* —1990. 18 6.).
була Әйтергә момкин. мондый каршылыклар эволюцион үсеш барышында ике күрше халык—рус һәм татар халыклары мәдәниятенең тамыр-нигезенэ үк салынган Аларнын беренчесе кешенен игътибарын, күпчелек очракта, тышкы доньяга. әйбер-предметлар мохитына юнәлтүче, шул рәвешле, анын акыл, интеллектуаль үсешен тәэмин итүче төньяк (конбатыш) үсеш (цивилизация) тармагына якын тора Шушы шартларда кеше күңелендәге рухи башлангычлар, нигездә, тышкы мохитны кабул итү тәэсирендә җанланалар Рус православиесендәге иконаларны бизәүне храмнарын купшы итеп җиһазлауны, һәрторле кин колачлы бәйрәмнәр үткәрүне шунын белән аңлатырга момкин Татар мәдәнияте исә үзенең тамырлары белән Шәрыкъка барып тоташа һәм ул коньяк (кончыгыш) үсеш тармагына керә. Биредә жан-рух күбрәк эчке чынбарлыкка юнәлтелгән һәм ул яшәү очен кирәк булган кыйммәтләрне һәм тәэссоратларны да. әйберләр мохиты кичерешләренә караганда өстенрәк булган, эчке дөньялыктан алалар Кончыгыш халыкларының икона язу. катлаулы дини йолалардан ваз кичүе дә шунын белән анлатыла Ләкин сонгы дәвердәге үсеш тенденциясе бу ике юнәлешнең дә үзара якыная баруын, берләшүен күзәтә; бу исә, ахыр чиктә, яшәеш-тудырылышны тирәнрәк, доресрәк, киңрәк анлауга китерәчәк.
Кызганыч ки. якынаю Рәсәйдэ бигрәк тә аянычлы хәлдә үзенә юл яра. Могаен. XX гасырда дөньяның бер генә төбәгендә да Конбатыш Ауропадагы кебек шундый җимергеч кочләр хәрәкәткә килмәгәндер Рәсәйне тулы бер гасыр буена тетрәтеп торган дәһшәтле хәлләр дини рухи тормышның сизелерлек сүлпәнәюенә китерде һәм. ни гажәп. шул ук вакытта дөньялыкны янача анлау чаткыларын тудыруга да ярдәм итте Әйтик, славяннар христианлыкны кысрыклау нәтиҗәсендә, чиркәүгә барып гыйбадәт кылу, иконаларга табынудан мәхрүм ителгән хәлдә дә күнелнен яшерен почмакларында, йорәк түрләрендә рухи ныклык саклап калырга мәҗбүр булдылар Мөселманнар исә. кондәлек биш намаз уку мөмкинлеге калмагач, эчке доньяга кереп бикләнүдән баш тартып, гомумкешелеккэ хас галәми рух эзләү нәтиҗәсендә тышкы мохитка ныграк игътибар юнәлтергә кирәклеген анлый тоя башладылар
Рәсәйдэ Кончыгыш белән Конбатышнын ике көчле агымы кушылу шартларыңда барлыкка килгән гаять катлаулы һәм каршылыклы күренешләр алдынгы карашты шәхесләр күңелеңдә вульгар материалистик катып калганлыкка карата нәфрәт тудырды һәм, нинди генә юллар белән булса да. рухиятне саклап калу теләген үстерде Мондый чистарыну рус белән татар кебек Кончыгыш Ауропанын боек халыклары очен генә түгел, ә бәлки дөньякүләм цивилизация очен дә чиксез зур әһәмияткә ия иде Шуңа күрә дә рухият-динне өйрәнү фәненең Рәсәйдэ туачак меңъеллыкта яна мәдәни үсеш чоры башланачак дип искәртүе бер дә гаҗәп түгел. Ул үзенен гомумкешелек үсешенә тәэсире ягыннан жирдэ барган бөтен эволюцион хэрәкәтнен ин биек ноктасы булып торачак Аның асылы Кончыгыш белән Конбатышнын рухи дини агымнарын берләштерүдән, шәхестә -Мин—Гакыл иясе" («сотворен-) дигән ин югары төшенчәне ныгытып, монарчы күрелмәгән яна. саф көчләргә юл ачудан һәм шул рәвешле кешеләргә чын эчке бәйсезлек бирүдән гыйбарәт булачак (Штайнер Р О России.— Спб.. -Дамаск-. 1997).
Татар халкының гасыр башындагы үсеш юлларын билгеләгәндә, барлык затлы зыялы шәхесләрнең дә, шул исәптән Салих Сәйдашевнен дә. Ислам рухында тәрбияләнүен искәртеп үтәргә кирәктер Ләкин алар, дин әһелләре хәзерли торган мәдрәсәләрдә укып белем алсалар да. консерватизм һәм чикләнгәнлек тарафдарлары булмадылар, фикри карашларында дөньялыктан ваз кичү юк иде киресенчә аларда ислам тәрбиясенә хас нәзбереклек, һәркемгә ярдәм итәргә әзер торучанлык һәм эчке сабырлык белән бергә, яна карашлы кешеләргә хас булган рухи активлык, идеалга омтылыш та нык сизелә иде Шуна күрә дә алар үзләренә рухи терәкне Шәрык фәлсәфәсеннән генә түгел, ә бәлки Гете Пушкин. Толстой кебек мәшһүр Ауропакүлэм фикер ияләреннән дә алдылар
С Сәйдашевнен даһилыгы халыкнын күнел төпкелләреннән бәреп чыкса да ул. табигый рәвештә иҗатында милли һәм донья музыкаль культура казанышларын бергә тоташтырырга омгыла Шул җирлектә татар музыкасына кешеләрнең анын уятып җибәрерлек, җаннарын җилкендерер/1ек көтелмәгән, бәрәкәтле яңалык оста заманның оптимистик кичерешләрен ишетергә чакыра Авыр һәм катлаулы тормыш юлы узган С Сәйдашевнен. билгеле бу хакта күкрәк киереп сөйләргә бөтен әхлакый хакы бар иде
Профессионализмның төп чыганаклары
XX гасыр башында, мәдәни янарышнын яна этабында, татар музыкасы төп өч агым йогынтысында үсеш кичерә Шударнын берсе, консерватизм тармагы, нигездә халык авыз ижатын дәвам итүче музыкантларның эшчәнлеге белән бәйле иде Гәрчә, беренчеләрдән булып профессиональ юлга аяк басса да. композитор С Габәши дә шул агымга якын тора иде Ул. һөнәри белемен рус музыкантларыннан алуына карамастан, рухани гаиләдә тәрбияләнүе сәбәпле, борынгы мәдәни мираска күңелендә чиксез тирән мәхәббәт саклый: балалык елларыннан бирле башлыча саф пентатоник (биш тавышлы) яңгырашлы дини һәм борынгы халык жырларын тынлап үсә. Самими кичерешләр, саф мон белән сугарылган әлеге жырлар С. Габәшине тәмам әсир итәләр һәм анын күнел очышларын ТАО (ДАО-Тәнре)1 кысаларында тотып торалар. Эчке каршылыклардан азат мондый пентатоник мотив рух-жанны гомумбашдангыч турында уйларга алып кайта, биредә кешенен “Мине». әйтерсен лә. мон эчендә эреп юкка чыга Бу. борынгы заманнарда кешеләр логик-абстракт үзан белән түгел, ә бәлки пассив, кичерешләргә бай булмаган төркемчелек һәм кәрамәтчелек аны белән яшәгән чорда үзен аклап та килгән
Татарларның борынгы бабасы булган болгар мәдәнияте, үзенә күрә, әлеге кәрамәтчелекнең томанлы чагылышы да булып тора Болгарлар әнә шул сыйфатларын. башка Ауропа халыкларына караганда, озаграк та (XIII—XIV гасырларга кадәр) саклап килгәннәр. Урта гасырларда мантыйкый-абстракт фикерләү актив үсеш алган һәм кешелеккә хас төшенчәләрне абстракцион һәм формаль гомумиләштерүләргә кайтарып калдырган номинализм күренеше үсеш ала башлаган Көнбатыш Ауропадан аермалы буларак, болгарлар объектив рухи дөньяны тәшкил итүче һәм төшенчәләр артына яшеренгән рухи фикерләү рәвешләре, фикри жан ияләре барлыгын күрсәтүче реализм агымы тарафдарлары иделәр Номинализм белән реализм агымнары бер-берсен тулыландырып, үзенә мантыйкый-абстракт. “аяз” ан һәм образлы-рухи кәрамәтчелекне берләштергән яна төр фикерләүнең тууын тәэмин итәләр.
Шушы шартларда пентатоника болгарларның рухи омтылышларын тулысыңча канәгатьләндереп килгән. Ләкин болгарларның тарих мәйданыннан китүе. "Мин—Гакыл иясе»нен яна формасын үзләштерергә керешкән Казан ханлыгы мәдәнияте барлыкка килү белән пентатоника рухындагы музыкаль фикерләү табигый янарыш процессын тоткарлый башлый Монгол яулары һожүменнән сон хәлләр тагын да мөшкелләнә төшә: алар үзләре белән ТАО мотивындагы тагын да борынгырак мәжүсилек формаларны алып киләләр һәм казандылар тагын берничә гасыр дәвамында пентатоника аһәне системасын -саклап калырга» мәжбүр булалар Татар көйләре белән чагыштырганда бертөслерәк агышлы монгол музыкаль элементларының тоткарлап торучы көчкә әйләнүе озак еллар буена "жирле». "милли» дигән ялган япма астыңда яшерелеп киленде һәм шунын нәтижәсендә ул гавәм күнеленә тирән кереп урнашты
Ничек кенә булмасын, шәхси үзан үсү барышында биш тавышлы система, һичшиксез, кинәергә тиеш иде Иске караш тарафдарлары исә моны анлап җиткермәделәр Күрәсен. ТАО кичерешләре йогынтысы нәтижәсендә. С. Габәши. мелодик янгыраш кына түгел, ә бәлки гармоник башкарылыш та пентатоника закончалыкларына нигезләнеп үстерелергә тиеш дип исәпләп, татар музыкасында борынгылыкны саклап калу сәясәтен теоретик яктан нигезләргә омтылгандыр
Мона капма-каршы агым тарафдарлары татар музыкасын ор-янадан. тамырдан үзгәртеп кору идеясен алга сөрәләр. Бу агымны, башлыча, халыкның музыкаль анын тәрбияләүне инкарь итүче. Ауропа гармоник өлгесе белән берләштерү нәтижәсендә пентатониканы турыдан-туры дөнья мохитына алып керергә омтылучы Көнбатыш
'Дин белемендә (даосизмда) бу атама белән Борынгы Атлантида Бөек рухынын илаһилыгы турындагы бер үзенчәлеге атала һәм ул дини агымнар нигезендә яткан төшенчәләр дә шәхеснең аерымланып каралмавына элгәр булып торган рухи бердәмлек чорына карый Бу дәвер б. э. к V1II-VII гасырларда, борынгы Грециядә Сократ, Платон. Аристотель кебек бөек фикер ияләре пәйда булгач тәмамлана Борынгы гыйбадәт кылу йолаларында, медитация вакытларында һәм үзенә күрә халык пентатоник көйләренә нигез булып торган ТАО-Тәнре мотивы көйләп сөйләү формасында болаи яңгыраган (Штайнер Р Прайс-хождение зла. - Спб., •Дамаск», 2000. - С. - 230).
Ауропа һәм кайбер рус музыкантлары яклап чыктылар Мондый караш, әлбәттә, милли сәнгатьне үстерергә ярдәм итсә дә шул ук вакытта зур житешсезлеклэргэ дә китерделәр Шушы юнәлештәрәк эзләнүләр алып баручы скрипкәче һәм композитор И Козлов әсәрләрендә, мәсәлән, стильләр башбаштаклыгы, акланып җитмәгән, милли җанны рәнжетә торган диссонанслар чагылыш тапты (Кэрәм Г Яна елны каршы алу—-Ан». 1913, .№ 32. 42 б) Мондый янарышлар табигый Вакьгг агышын узып киттеләр һәм җитлекмичә туулары сәбәпле, яшәргә сәләтсез икәнлекләрен күрсәттеләр Соңгысы татар музыкасы үсешен тоткарлап килүче консерватив тармакка да кагыла иде
Әйе. капма-каршы бу агымнарнын рухи янарыш кануннарына буйсынып, әле бер-берсенә якынаюлары, әле читкә этәрелүләре җимергеч нәтиҗәләргә китерде Бу үзен, бер яктан, традицион тармак вәкилләре С Габәши белән Г Әлмөххәммәтов. икенче яктан. Мәскәү консерваториясендә тәрбияләнгән Ю Виноградов катнашында беренче татар опералары ижат итү барышында да сиздерде Бу. бигрәк тә. әсәрнен мелодик һәм гармоник -теле» арасындагы каршылыкларда чагылыш тапты Күп кенә тәнкыйтьчеләр белән беррәттән. С. Сәйдәшев тә әлеге кимчелекләрне билгеләп үтте һәм -халыкнын музыкаль культурасын үстергәндә, нигез-тамырдан аерылып алга чабарга ярамый Музыкаль анны ашыкмыйча, эзлеклекле рәвештә заман рухын тоеп камилләштерергә кирәк-дип искәртте (-Кызыл Татарстан 1929 17 июнь)
Дин-pyx турындагы ан-белем тормышта гармониягә ирешү генә алга таба хәрәкәт итүне тәэмин итә ала дип исәпли С Сәйдәшев шушы -алтын урталыкны- таба алган композитор. Анын жаны. бер яктан, тамырлары белән татар мохитына барып тоташса, икенче яктан, ул үзенчәлекле, беркемгә дә охшамаганча уйлый торган, яна заман сулышын ачык тойган сизгер күнелле шәхес тә була Балалык елларында ул алдынгы карашлы татар зыялылары арасында катнашып үсә. танылган музыкантлар белән бергә (кечкенә оркестрлар оеша башлаган чор бу!) Ауропа һәм рус классикасы әсәрләрен башкара Билгеле. С. Сәйдәшевкә берничә ел яшәп киткән Оренбург музыкаль мохиты да (беренче әсәрләрен дә ул шунда яза) зур йогынты ясый Биредә. Татарстаннан читтәге бер төбәктә, пентатоника алай ук зур өстенлек алмаган була Татар көенә хас салмак агым бу яклардагы биш тавышлы янгырашнын чикләреннән кыю чыгып китү, чиксез киплекләргә омтылучы шашкын адымнар ясау, дәртле диатоник пассажлар куллану кебек дала культурасына хас күренешләр белән янәшә яшәгән
XX гасыр башында Казанда да гадәти булмаган яна ярымтон яңгырашлы һәм шуның нәтиҗәсендә көчле тәэсир көченә ия булган кой мелодияләр дә туа башлаган (мәсәлән, -Баламишкин- кое әнә шундыйлардан) Традицион музыка өлгесендә яшәп килгән пентатониканы Ауропа гармоник системасы элементлары белән баетырга омтылыш, барыбер, нәкъ менә С Сәйдәшев ижатында тулы гәүдәләнә һәм тулы канлы тормыш белән яши башлый; ягъни композитор капма каршы ике агымны берләштерү могҗизасына ирешә Даһи ижат аерым бер. чикләнгән киртәләр эчендә генә яши алмаган кебек. С. Сәйдәшев тә көнбатыш шаукымы белән генә мавыкмый, Шәрык культурасына да йөз тотып, анын бигрәк тә заманга яңгырашлы, кин сулышлы. -Мин— Гакыл иясе-н үстерүгә юнэлтелгэн чыганак катламнарыннан оста файдалана Әйтик, халык арасында кин таралган һәм яратып жырлана торган -Әдрән дингез» әсәрендә композитор милли колакка ятрак яңгырашлы дини (борынгы Шәрикта яшәп килгән эллохим—Аллага табыну) йоласы белән бәйле авазлар рәтен куллана Дини йолага кагылышлы музыкаль мотивлар шәхси кичерешләрне, yii фикерләрне тирәнәйтүгә юнэлтелгэн. ул кешегә эчке мөстәкыйльлек һәм илаһи көч бирә төшенкелек халәтен белдерүче капма каршы төсмерләре әледэн-әле күбрәк урын ала баралар һәм болар барысы бергә нейтраль хис-кичереш белән генә чикләнгән пентатоникага бәрәкәтле сулыш өстәп җибәрәләр Бары тик халык күнеленен тибрәлешләрен һәм яналыкны тирәнтен тойган (шуннан аерылгысыз булган') С Сәйдәшев кебек чын даһи гына, капма каршы агымнардагы уртаклыкны табып.
11. *К У . М U
Шулай итеп. С Сәйдәшев ТАО нын урынсыз хакимлегеннән арына барып, пентатониканың чикләрен төрле яклап киңәйтә башлый Анын әсәрләре янадан яна матур бизәкләр, образлы сурәтләү чаралары белән баеп-ялтырап китә аларда мажор һәм минор ладларнын шатлык һәм
беренче карашка берләштереп булмастай күренгән нәрсәләрне бергә жыеп. татар музыкасының нигезләрен бозмыйча, әмма тамырдан үзгәртә алган булыр иде
Сәйдәшнең замандашы, сәнгатьне тирән анлаган М. Жалил композиторның консерватизмның (Шәрыкнын) кочле агымында да югалып калмаган, игътибарны гармонияне өстерүгә генә юнәлтү кебек вакытыннан иртәрәк туган борылышларга да бирешмәгән гаять үзенчәлекле талантын бик тиз күреп ала: «Татар совет музыкасы өстеңдәге хезмәтнең күп өлеше танылган талантлы композиторыбыз Салих Сәйдәшев остенә төшә. Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яна баскычка күтәрде Анын байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар музыкасының үсешендә тулы гына бер дәвер булып исәпләнә ала Габәши үз иҗатында борынгы шәрык музыкасына иярсә. Сәйдәш музыкасы үзенең беренче дәверендә күбрәк халык музыкасына, авьм моңына иярде Шунын белән бергә Сәйдәшнең беренче дәверендә характерлы як-гармониядән бигрәк мелодиягә (көйгә) күп игътибар бирү, кой өстендә эшләү булды Сәйдәш, әлбәттә, халык музыкасына сукыр иярмәде, аларны күчерү белән генә шөгыльләнмәде Ул аларнын өстендә эшләде һәм үзеннән бик күп иҗат байлыгын өстәде* ("Татар совет музыкасы һәм композитор Ключарев.—"Коммунист" гэзитэсе. 1933. 30 ноябрь (Ns 262).
Профессиональ музыканың нигезләре
Руханият фәнендә идеаллар вәгазьләнми. диелә Бөек максатка бары тик ан гыйлемгә, хакыйкатькә изге нәрсә итеп карау аша гына ирешеп була Гыйлем иясе булу кешегә үзенен инстинктларына хужа булу, хис-тойгыларны чистарту һәм сафландыру өчен аек акыл һәм зирәклек бирә Борынгы Грециядә моны чиста кичерешләр -гөнаһлардан- арыну аша (катарсис) рухи тынычлыкка ирешү (фотисмос) дип атаганнар Тәүратта да. Коръәндә дә бу халәт «Изге Рухка сыгыну» белән анлатыла Бу исә. ин югары гомуми Хакыйкать буларак, кешенен ыругчылык, төркемчелек танып белүеннән арынып, шәхси мөстәкыйльлеккә ирешүенә. -Мин»е -Мин- булып өлгерүенә ишарә ясый һәм шул чагында Кеше Рухи Берләшүгә илтүче юлларны эзләргә тиеш Биредә ана мәгърифәт, дин һәм сәнгать ярдәмгә килә. Мәгърифәт—табигать кануннарын ойрәнүче. кешенен чынбарлыктагы урынын билгеләүче башлангыч чор булып тора: ул саф интеллектуаль, «баш белән уйлау» гыйлеме буларак, әлбәттә, кешенен рухи табигатенә әлләни зур йогынты ясый алмый. Зуррак йогынты ясарлык кочләр исә дин. дин гыйлеме һәм сәнгать өлешенә туры килә Әйе беләбез ки. совет хакимияте гомуми белем бирү турында закон кабул итеп, халыкны агарту юнәлешендә мөһим эш эшләде Әмма дин гыйлемен һәм динне инкарь итү бик зур югалтуларга китерде, шушы шартларда «төп авырлык» эдәбият-сэнгать өстенә төште. Ә музыка өлкәсендәге уңышсызлык исә (анын кеше күңеленең ин тирән чоңгылларына да бик тиз үтеп керә алуы бәхәссез ки1) җәмгыятьтәге барлык ижади көчләрнең үсешен тоткарлавы бик мөмкин иде
Шушындый шартларда үз -өлешенә тигән көмешнен» авырлыгын аермачык тойган С Сәйдәшев. баскыч артыннан яна баскычларны яулап житди рәвештә һәм кин колач белән татар профессиональ музыкасының нигезләрен төзергә керешә Дөрес, бу юл бик катлаулы һәм бормалы була Белгәнебезчә, баштарак татар профессиональ музыкасы халык иҗатында күп гасырлар буена чарланып, төзек бер системаны тәшкил иткән жанрларга—жыр һәм бию көйләренә таянып үсә башлый Шәт. шулай булгач, композиторлык ижатында кабаттан бернәрсә дә уйлап табарга, «мөгез чыгарырга- кирәк түгел икән ләбаса- әзер үрнәкне ал да. бераз үзгәртеп. Ауропа композиторлары эшләгән (сыналган1) калыпка сал—менә сина әзер яна музыка Дөресен генә әйткәндә, конлекчеләр нәкъ менә шулай уйладылар һәм эшләделәр дә
Әмма С Сәйдәшев. намуслы талант иясе буларак, мондый жинел юлны сайлый алмый иде Баштарак халык көйләрен драматик спектакльләрне музыкаль бизәү һәм тәнәфес вакытларында тамашачыларның күңелен ачу өчен генә эшкәртсә, сонрак аларга күптавышлылык өлгеләрен дә кертә башлый Композитор М Мозаффаров истәлекләренә караганда, шушы чорда ук Сәйдәшев оркестрда бергә уйнаган өлкән яшьтәге музыкантларны гаҗәпләндереп, халык көйләренә полифоник янгыраш бирергә омтыла (Сайлашев С Материалы и воспоминания—Казань. 1970—С— 58-59) Мондый эзләнүләр эзсез калмый, әлбәттә композитор хор очен дә яна көйләр
эшкәртә башлый һәм, гомумән, хор жанрын -күмәк җырлау» кебек тар кысалардан алып чыгарга омтыла Яналык. билгеле, һәрвакыпагыча каршылыкларга очрый— кайберәүләр моны христиан (чиркәү) йогынтысына иярү, милли традицияләргә ят бер күренеш дип атыйлар Әмма С. Сәйдәшев ярты юлда тукталып кала торган иҗатчылардан булмый Заман чор сулышын дөрес һәм тирәнтен тою нәтиҗәсендә концерт һәм спектакльләрдә дә хор элементларын торган саен күбрәк куллана, шул рәвешле профессиональ хор музыкасына нигез салына
Чын-чынлап композиторлык иҗатына керешкәч тә С Сәйдәшев халык музыкаль олгеләренә мөрәҗәгать итүен дәвам итә, ләкин ул «күчерүче» генә түгел, композитор халык көйләрен мелодик яктан баета, ана яна бизәкләр өсти, уен коралларының мөмкинлекләреннән кин файдалана Хәер, форма өлгегә дә С Сәйдәшев бөтенләй көтелмәгән яналыклар кертә. Әйтик, ике олештән (әкрен бормалы һәм җанлы, житез өлешләрдән) торган озын койләрнен берсен яна әсәргә нигез-зәмин итеп ала да. әлеге кискен каршылыкларны үстерә барып, аны дәртле, марш төсендәге аһәннәргә алып чыга Бу алымны тамашачылар хуплап каршы ала, чөнки алар биредә милли музыкаль фикерләүнең Ауропа традицияләренә якынаюын тоялар, сиземлиләр
С. Сәйдәшевнен вокаль ижаты да жанрлар төрлелеге ягыннан аерылып тора Композитор җырлар язу белән бергә арияләр, вокаль ансамбльләр, хор өчен янадан- яна әсәрләр ижат итеп, татар музыкасының офыкларын кинәйтеп жибэрә Инструменталь музыка да бәрәкәтле иҗатында яшәү хокукы алды Шулай ук ул бию көйләренә жан өреп җибәрде; бию көйләре өчле ритмлы вальс мелодияләре белән баетылгач, бигрәк тә матур, дәртле, образлы янгыраш алдылар Махсус язылып, драматург, режиссер белән берлектә спектакль тукымасына ювелирларча оста чигеп кертелгән мондый җәүһәрләр гүзәл сәхнә әсәрләре тудырырга ярдәм иттеләр Татар театр сәнгатенен җуелмас хәзинәсенә әйләнгән «Наемщик» драмасы әнә шундыйлардан Композитор Ж Фәйзинең шул еллардагы истәлекләреннән күренгәнчә, тамашачылар С. Сәйдәшевнен һәр яна әсәрен алкышлап, гөрләтеп кул чабып каршы ала һәм «вальс короле Штраус кабаттан Казанда туды'» дип. анын иҗатына югары бәя бирә (Гомумән, танылган драматург Кәрим Тинчурин белән берлектә ул бихисап музыкаль-сэхнә әсәрләре тудыра ) Кыскасы, ижатчынын нечкә тоемлы жаны вальс аһәннәренен хыялга канат биреп, хисләрне торгынлыктан алып чыгарга сәләтле икәнен бик яхшы сизенә
Бодай дигәч, С Сәйдәшевнен (вальслар белән чиктәш!) марш музыкасын үстерүдәге эшчэнлеген. даһиларча алдан күрүчәнлеген (совет компози торлары арасында марш остасы буларак абруй казануын!) аңлау кыен булмас, могаен Композитор марш жанрының ботен өлкәләрендә дә ижат итеп (тантаналы, поход, яшьләрчә-спорт. матәм маршлары әнә шундыйлардан), камиллек үрнәкләре биреп калдырды Ә «Совет Армиясе маршы» үзенә күрә бер символга, мәнге җуелмас хәзинәгә әверелде Ул әлеге әсәрен кыюлык, рухи күтәрен келек чаткылары уята торган жинү маршы рухында ижат иткән «Совет Армиясе маршы»—чын мәгънәсендә рухны илаһи биеклекләргә күтәрә алырлык, жанга бетмәс-төкәнмәс коч бирерлек әсәр, шуна күрә Ватан сугыш елларында ул. рухи терәк булып, халык күнелендә янгыраш япты, хәзер дә һәртөрле тантаналарда булсын һәм. гомумән, менә дигән концерт әсәре буларак та еш яңгырап тора Актер Нури Сакаевнын үлеменә багышлап
Сашх СммАшм* Һ&Ы язылган матәм маршы да энә шундый мәшһүр
Карым Тинчурин әсәрләрдән саналырга хаклы Юк. марш тыңлаучыны
гаҗизлек, өметсезлек чоңгылларына алып төшми, а бәлки шәрык рухына хас тирән уйланулар. илаһи кичерешләр аша Үлем ул—кешенен бер халәттән икенче халәткә күчүе, яратылышның акыл ирешмәслек биеклегенә күчеп, кабаттан тууы гына дигәнне аңлатырга омтыла Мона ирешү өчен композитор. Ауропа музыкасында кабул Iиелгәнчә. маршны кискен янгырашлы өлештән түгел, борынгы халык көйләренә якын
сәгадәтле аһәңнәрдән башлый; һәр сулышыннан Ходайга сыгыну, эчтән генә рәхим- шәфкать сорап «аһ ору» саркып торган мөнәжәт интонацияләреннән файдалана. Шул рәвешле композитор Кешенен Мәнгелек. Үлемсезлек белән алышы-биреше барлыгын. «Мин—Гакыл иясе»нен Мәнгелек башлангыч турындагы кичерешләрен сурәтли. .
Әлбәттә, алда китерелгән мисаллар С. Сәйдәшевнен бай иҗатында «диңгездән бер тамчы гына» булып торалар Болары—ачык хакыйкать. Бу очракта игътибарны мәсьәләнең башкачарак ягына юнәлтәсебез килә.
Язмыш белән—күзгә-күз...
Даһи кешеләрнен язмышлары үзләре туганчы ук Ләүхел Мәхфүздә—язмыш тактасында язылып, кәрамәтлек яки Изге төшләр аша алдан хәбәр ителгән була Әйтик. Салихнын әнисе бик дини кеше була, төшләрнең юш килүенә бик ышана һәм ул кечкенә композитор туар алдыннан мондый гажәеп төш күрә; «Тан алды. Менә-менә. озакламый кояш та чыгар Тәрәзәне ачып җибәрүем була, сирень куагына сандугач килеп куна да ярсып-ярсып сайрарга керешә Ул сайрый да сайрый Ә мин. сихерләнеп, тынлыйм да тынлыйм. Их. куркьгга күрмим тагын дип, тәрәзә яныннан читкәрәк китеп баскан идем, карынымдагы бәбием жан биреп куймасынмы һәм мин йокымнан уянып киттем» {Саинова-Ахмерова Z7 3 Салих Сайдашев Страницы жизни и творчества композитора—Казань. 1999.—С. 118)
Менә шулай, башта ук. тумыштан ук «Ходай тамгасы белән» дөньяга килгән, теләп алган балалар башкалар кебек табигый каршылыклар белән көрәшә-көрәшә әкрен генә үсәләр үсәләр дә. коннәрдән бер көнне, ак белән караны аера башлагач, бу дөньяны аңлаудан гажиз булып икеләнеп калалар Шул чак алар, әйләнә мохитнын гына түгел, үзләренең эчке дөньяларының да бик үк камил булмаганлыгын анлый башлыйлар, үзләрендә мен гаепләр табалар, үзләре белән үзләре көрәшәләр; жинәләр—жинеләләр. Мондый рухи тетрәнүләр, гадәттә, көндәлек мәшәкатьләрдән газаплырак та. татлырак та була һәм шушындый эчке кичерешләр, табу-югалтулар аша шәхес үзен чыныктыра, чарлана, ныгый һәм бер вакыт үзендә бетмәс-төкәнмәс коч-гайрэт—«Тукайлар жанын» сизеп «уянып китә» Бу—элек-электән үк Илаһи башлангыч дип атала Тормыш С Сәйдәшевне бәбәкләп кенә тормый Ул яшьтән үк әтисез кала, моны бала күнеле бигрәк тә авыр кичерә Үсеп буйга житкәч тә газап-сагышлар сагалап кына тора—бәбәйләгәндә беренче хатыны үлеп китә, житмәсә. эшендә дә тырнак астыннан кер эзләп кенә торалар. Репрессияләр һәм идеологии чистартулар башлангач, сындырырга теләп, композиторны яраткан мохитыннан—күп мәртәбәләр театрдан куу белән яныйлар, куелган музыкаль спектакльләре өчен тиешле әжерен түләмичә жанга тияләр Дөрес. С Сәйдэшев бу фани дөньяда материаль байлыклардан да өстенрәк кыйммәтләр барлыгын бик иртэ анлап үсә Монын шулай икәнлеге яшь чагында Салих гашыйк булып йөргән бер кызнын көндәлекләреннән дә күренә Менә ул яшүсмер Салихнын нинди сүзләрен теркәп калдырган (сафлык һәм рухи ныклыгы ягыннан мәшһүр Бетховенның тарихта мәгълүм «ерактагы мәгъшукасына» җибәргән сәламенә аһәңдәш ич алар’) «Мин җәүһәрләр дә. бриллиантлар да бүләк итә алмыйм, йөрәгемне һәм сөюемне генә бирә алам Бу дөньяда алардан да кыйммәтрәк бер нәрсә дә юк' Бәхет ул—ике кешенен бер-берсен чын йөрәктән ярата алуы Бәхет ул—икен бергә була алу. бәхет ул—икен бергә эшләү, икен бергә ижат итү. тормыш сукмаклары буйлап икен кулга тотынып янәшә бару һәм яна тормыш белән яшәү» (Сайнова-Ахмерова Д 3 Салих Сайдашев Страницы жизни —С 47-48)
Изге Китапларда язып калдырылган хәзинәләрне Жирдән түгел, Күктән эзләргә
кирәклеген тоеп алган С Сәйдәшев. иртәме-сонмы -кара көчләр» белән мангайга- мангай бәрелешергә тиеш иде Әйе. гадел, намуслы, вакыт агышын тирәнтен тойган иҗатчы буларак, ул Совет власте алып килгән тоталитар идеяләрне кабул гпэ атмады Яшьлегендә «Ирек». “Тигезлек». -Туганлык» кебек шигарьләр чынлап та тормышка ашар дигән бөек үзгәрешләр чорында ана демократиянең асыл җимешләрен татып карарга насыйп булган иде дә булуын, ул жин сызганып милли мәдәнияткә хезмәт итәргә керешкән дә иде. әмма заманнын дәһшәтле фажигасе анын күз алдында уйналды Пролетариат юлбашчылары үзләре күгәреп чыккан.беркайчан да үтәп була алмый торган шигарьләренә үзләре үк хыянәт иттеләр Алар эле идеатларнын һәрберсе үз өлкәсендә Ирек—рухи өлкәдә. Тигезлек—сәяси тормышта. Туганлык—икътисади мөнәсәбәтләрдә сакланса гына чынга әвереләсен аңлап җиткермиләр иде (Штайнер Р Сущность соииального вопроса —Калуга 1992) Диктатура урнаштырган һәм әлеге шигарьләрнен кулланылу өлкәсен бутап, большевиклар әшәкелекне әшәкелек белән жинәргә омтылдылар, ә монын һәлакәткә китерәчәге көн кебек ачык иде Массакүләм репрессияләр чорында сыйныфлар керәшенен, сәнгатьтәге партиялелекнен чын йөзе—җәмгыять үсешен тоткарлаучы ялган бер нәрсә икәнлеге ачылды э нәтиҗәсе шул булды—җаннарга вульгар-материалистик күзаллау чире кереп урнашты
Шушы елларда С Сәйдәшев бик күп фикердәш дусларын югалта Халкы алдында тиңдәшсез абруй казануга, музыка өлкәсендә зур хезмәтләре булуга да карамастан, эт типкесендә йөри Массалар анын томалап килүче ялган идеалогиянен асылы фаш ителгәннән сон ул иллюзияләргә ышанычын югалта; гомере белән түләү ихтималы булса да партия сафларына керми Бердәнбер терәк, күнел тынычлыгын иҗатта таба Ул шунсыз яши алмый Әмма алда бик зур сорау туа шушы шартларда ничек итеп ихласлылыкны саклап калырга идеалларга хыянәт итмәскә Ул •астыртын»—эчке көрәш юлын сайлый—«халыклар атасы-на мәдхия җырламый социалистик стройный «җиңүен» чагылдырган күләмле әсәрләр язудан баш тарта Юк. бөтенләй өметсезлеккә бирелми, анын мәсләге—матурлыкка, яхшылыкка, изгелеккә дан җырлау' Боларнын нигезендә, әлбәттә, сабый чакта алган Ислам тәрбиясе ята
Белгәнебезчә, мәдрәсәләрдә шәкертләрне яхшыны яманнан аера белергә өйрәтү, кеше җанындагы яшерен рухи башлангычларны изге юлга юнәлтү төп урынны алып торган. Тәрбия бирүдә, шулай ук. дөньяның фанилыгын алга сөрүче котыртык тарафдарларына карата да агукайтаргыч кулланылган Коръәндә ул—Шайтан Тәүратта—Сатана, рухият фәнендә—Мефистофель яки Ариман («Заратустра»да) дип атала. Бу—халык ышануларындагыча. Аллаһы Тәгаләнең антиподы түгел; шулай да. күпмедер күләмдә доньяви тормыш белән хаклы рәвештә бәйләп торуына да карамастан, ул кешеләрне, агулы кармаклары аша. кол итәргә, хайвани дәрәҗәгә
Мәгълүм ки. мәдрәсә лэрдэ дини белемнен баш лангычлары гына бирелгән Әйтик, шәкертләр кешеләр җанындагы иблислек галәмәтләре турында җитәрлек мәгълүматка ия булмаганнар Иблис Мефистофельдән аермалы буларак, кешене җирдән аерып алып, рухи галәмгә алып чыгарга омтыла, э бу. үз чиратында кешедә ижади фантазия сэнгати күзаллау тәрбияләүгә ярдәм итә Шуна күрә мөселман язма чыганак ларында Иблис сәнгатьне яклаучы буларак гәүдәләнә
(Эрлих Р /7 Иблис—музыкант Записки коллегии Востоковедения при Азиатском музее—Л . 1930. TV—С. 393) Икенче яктан, барлык тормышчан, дөньяви
төшерергә сәләтле
CtLiux С.нкһшев укыган Мнмимәдия м.>дрммсе
нәрсәләргә карата нәфрәт тойгысы, эгоизм, тормышка ашмаслык хыяллар белән мавыгу, хыялый донья матурлыклары белән хозурлану хисләре уятырга омтыла.
Рух иясе доньялыктагы һәм үзендәге шушы ике капма-каршы затны (инкарь итмичә һәм ваз кичмичә) ачарга, теге яки бу якнын жанны берьяклы гына яулап алуына ирек бирмәс өчен аларны коч белән жинәргә тиеш. XX гасыр башында мондый гыйлемне, әйткәнебезчә. Рудольф Штайнер нигез салган рух фәненнән алырга мөмкин була. Анын хезмәтләре Рәсәйдә дә басылып чыга һәм антропософиягә зур өметләр баглаган күренекле татар мәгърифәтчеләре һәм дин әһелләре тарафыннан кин яклау таба Ләкин 20 елларда ул басмалар кара исемлеккә эләгә, аннары барлык мәдрәсәләрдә дә үзгәртеп кору өчен көрәш алып бармыйлар.
Тарихи ераклыкларга күз салсак, тик аерым дини үзәкләрдәге алдынгы карашлы затлар гына серләр дөньясына үтеп керә алганнар һәм бик күп вакытлар узгач кына алар рухи камиллеккә омтылучы жаннарнын казанышына әверелгән Дөньялыкнын барлыкка килүе турындагы борынгы риваятьләрнең берсендә хәбәр ителгәнчә, рухи дөньяның өчлекле тозелеше сере әнә шуннан гыйбарәт Ягъни. Аллаһы Тәгалә кешене һәм галәмне яралту алдыннан ихтыяр көчен Мефистофель белән, фикер йөртешен Люцифер белән бүлешкән, әмма яратуын беркем белән дә уртаклашмаган ‘ул аны бары тик үзендә югары ижади башлангыч һәм рәхим-шәфкатьле -Мин-е булган рухи затка гына иңдергән Борын-борын заманнарда бу зат. бөтен кешелекнең күмәк жаны буларак, рухи мохитта көн күрә Бары тик яна чор исәбе башлангач кына, жан ияләреннән беренче булып үзе турында «Минем асылым—мин ул- (-Я есмы') дип әйтә алган һәм минем -Минием белән Аллаһы Тәгалә -Мин-е бердәм дип белдергән Иисуста гына бу зат индивидуаль чагылыш таба. Коръәндә ул Мәсих— Гайсә пәйгамбәр дип атала (Коръән. "Ниса» сүрәсе. 171-172 аять)
Бу Рух һәлакәтләрдән коткара алырлык илаһи ярату кодрәтенә ия Кешеләрнең нәкъ менә яратуга сәләтле булулары аркасында гына Люииферлыкка ( Иблислеккә ) һәм Мефистофельлеккә (Шайтанлыкка ) охшаш капма-каршы рухи агымнар үзара килешеп яши алачаклар; кешеләр ялгыш юлдан кереп киткән очракларда туу ихтималы булган яманлыклыкларны да бары тик ярату хисе генә жинәргә сәләтле Мона. гажәеп сабырлык, фидакарьлекләр күрсәтеп, фани дөнья ваклыкларыннан ваз кичкән очракта гына һәм барлык кешеләргә карата да мәрхәмәтле булганда гына ирешергә мөмкин
Кызганыч ки. XX гасыр башында татар зыялыларына өчлек рухын кабул итәрлек хәзерлек мәктәбен үтәргә туры килми. Бу С Сәйдәшевкә дә кагыла. Күрәсен. ул рухи көрәш ике коч арасында—Илаһи башлангыч белән яманлык белән яхшылыкка карата үз вәкаләтләрен арттырып җибәргән өчен хөкем ителгән Шайтан арасында бара дип фараз кылгандыр. Композиторның эре формаларны үзләштерүдә икеләнүле карашта торуы да шунын белән аңлатыла. Югыйсә, әле ижатынын башлангыч чорында ук. -Сүнгән йолдызлар- спектакленә язган увертюрасында соната формасы төзелешенең үзәк өлгеләрен тәшкил иткән музыкаль материалдан кыю файдаланган иде Шушынын белән ул янача фикерләүнең үсешенә этәргеч тә ясаган иде. Ләкин сонрак. асылы белән деструктив күренеш дип исәпләп, шушы юнәлештәге эзләнүләрен киметә төнле һәм 30 елларда Мәскәүдә укыган вакьлында. яшьлеккә хас кирәмәтлеге белән, эре формадагы әсәрләр ижат итүдән ботенләй баш тартты (Салих Сәйләшев турында истәлекләр.—Казан. 1980, 50 б.)
Сүз дә юк. татар музыкасы үсешенен башлангыч чорында традицион формаларга таянырга тиеш дип исәпләве белән ул хаклы иде. чөнки мелодия һәм гармониянең янарыш кичерүе шартларында миллилекне нәкъ менә шушылар ярдәмендә генә саклап калырга мөмкин иде. һәм С Сәйдәшевнен шушындый принципиаль карашта торуы татар профессиональ музыкасына дөрес юл сайларга ярдәм итте, ирешкән казанышларны югалтмыйча, милли яңгырашнын дөнья музыкаль мәдәниятенә эзлекле рәвештә һәм табигый агым булып кушылуына зур йогынты ясады. Кыскасы, олуг сәнгаткяр үзенең артык зур күләмле булмаган әсәрләре белән гомумүсеш ориентирларын билгеләп, әйтерсен лә. заман таләпләрен үзләштереп бетермәс борын
Христианнар бер Аллага ышануга килеп житмәделәр... Христианнар: Ходай—ата. Ходай —угыл һәм Ходай—Изге Рухтан торган Тәнре. - диләр. Ягъни, аларча. Аллаһ өч Ходайнын берлегеннән хасил булып чыга. Аларнын өчесе өчкә аеры, өчесе берьюлы бер Аллаһ. янәсе (Коръән. «Ниса» сүрәсе. 171 аять — X Караман тәфсиреннән)
вакыт арбасы алдына чыгып чабарга омтылган каиберэүлэргэ ашыкмаска кинэш бирде Чыннан да 30 атларда хатта аннан сонрак та татар композиторлары тулысынча диярлек бу өлкәдәге эзләнүләрен туктатып тордылар (үз вакытында әйтелгән сүз генә кадерле ләбаса1), ә 40 елларда исә татар милләтеннән булмаган композиторлар (М Юдин. А Леман) милли җирлеккә таянып инструменталь әсәрләр иҗат итеп карасатар да. теләгән нәтиҗәгә ирешә алмадылар Бары тик 50 елларда. Р Яхин. Ә Бакиров. А Монасыипов Р. Еникеев кебек яшь композиторлар менә дигән сонато-симфоник әсәрләр пиклы иҗат иткәннән сон гына, өлкән буын вәкилләре дә бу эшкә жин сызганып керештеләр
Ләкин бу вакытта алар арасында С Сәйдәшев юк иде инде.
Әлбәттә, ижатынын җитлеккән чорында композитор эре формаларны инкарь итүенен. кайбер унай яклары булуга да карамастан үкенечле нэтижалэргә китергәнен бик яхшы андый. Шушы чорда ул кулдан ычкындырган мөмкинлекне кире кайтарырга теләп булса кирәк, опера иҗат итәргә керешә, әмма сугыш афәте аны да башка дөньяга бөтереп алып кереп китә Концерт бригадалары белән берлектә фронтның алгы сызыгында, гастрольләрдә сугышчылар алдында чыгыш ясап яралы күңелләргә шатлык, өмет, ярату хисләре өләшә Әмма сугыш белән бергә анын җаныннан, сонгы тамчы булып, опера язу теләге дә өзелеп тамып төшкән була, күрәсен Сугыштан сон Кытайдан катып Казанда беренче дҗаз оркестры оештырган шул чорда үзе дә күп җәфалар чиккән О Лундстрем истәлекләренә караганда, гомеренен сонгы елларында С. Сәйдәшев икеләнүле. газаплы уйлар оермәсе эчендә яши. Мәскэүдә укыган вакытында эре формаларны үзләштермәвенә әрнеп, үкенүле хисләр кичерә Әйе. С Сәйдәшев шушындый халәтләрдә дә олы җанлы, намуслы шәхес булып кала ала яшьлегендә ирексездән җибәргән хатасын танудан тайчанмый
Шушындый эчке тетрәнүләр генә җитмәгән. исеме тирәсендә тузга язмаган чыш-пыш йөрүен, гайбәт таралуын күреп-сизеп яшәү композиторга бик тә авыр була Житмэсә. сонгы вакытта партия җитәкчелеге даирәсендә һәм музыкаль гавәм арасында итәк астыннан гына йорүче «С. Сәйдәшев—талантлы шәхес, җырлар остасы, әмма ярымпрофессиональ. заманнан артта калган композитор- дигән уйдырмалар да төрле юллар белән анын колагына килеп ирешә, ирешә дә бәгыренә утлы хэнжәр булып кадала. Ләкин ул гомере буена татар музыкасын үстерү, үзәккә туплау буенча дорес карашта торганлыкка инанып яши. бу мәсьәләдә бер генә карыш та. бер генә кәррә дә артка чигенергә уйламый, ә ярымлрофессиональлектә гаеп ташлаучыларны «теге чакта- вакыт агышын тоеп җиткермәүчеләр дип кенә бәяли
Шулай да Н Жиһанов мисалында татар музыкасын тамырдан үзгәртеп коруны үзмаксат итеп куйган яна лидернын пэйда булуы С. Сәйдәшевне сискәндерми калмагандыр Әмма ана тышка бәреп чыккан. үзмаксат эйдәманлык ят нәрсә иде һәм актив эшләүче, тынгысыз жанлы яшь композиторның юлына аркылы төшү анын уена да кереп карамый Әмма Н Жиһановнын лидерлыгы хакимлек төсмере ала башлагач, композиторның теләгеннән башка, җәмәгатьчелек С Сәйдәшевне ямау юлына баса Әлбәттә, ихтыярсыздан кабынып киткән бу хәрәкәт рәсми даирәнең композиторга ясаган хаксыз басымын җиңеләйтергә ярдәм итә. ләкин үзе белән Н Жиһанов арасында кискен мөнәсәбәтләр урнашу нәтиҗәсендә, сәнгать әһелләренең ике төркемгә бүленүен күрү анын сизгер җанына яна борчулар өсти. Югыйсә, анын музыкага багышланган фидакарь хезмәте аклауга да. яклауга да мохтаҗ түгел Киресенчә, музыка өлкәсендә армый талмый ижтиһад гпүе аерым иҗади шәхесләргә каршы түгел, э бәлки аларны саклап калырга юнәлдерелгән иде ләбаса Анын изге бурычы—музыка аша кешеләргә шатлык, бәхет, изгелек өләшү иде ич Шуңадыр, композиторның юмартлыгы чикләрне белми Музыкаль мираска кем исеме белән кереп калачагы белән исәпләшеп тэ тормастан. еш кына яна язылган әсәрләрен әле үзешчән сәнгать ансамбльләре музыкантларына, әле филармониягә яки радиога бушлай бүләк итә
Гажэеп тыйнак, шул ук вакытта сынмас рухлы шәхеснен кичереш-борчулары ихлас күнелдән булып та. мэсьэләнен бөтен тирәнлеген анлап җиткермәүче кешеләрнең кирәк-кирәкмәгәндә дә ярдәм кулы сузарга әзер торулары нәтиҗәсендә үзгәрәк юнәлеш алгандыр, мөгаен Чөнки ул күнелендәге барлык яхшылыкны аерым шәхесләр белән көрәшкә түгел, ә бәлки күпмедер күләмдә һәрбер кешеләрдә була торган һәм гавәм ихтыяры белән төзәтергә тиешле тискәре сыйфатларны тәрбияләүгә юнәлтә һәм сарыф итә килде Композитор бары шушы очракта гына кешеләр арасында югары кимэлдәге бердәмлек, тигезлек, бер беренә карата тирән хезмәт урнаштырырга мөмкин дип
ышанып яшәде Илле еллык юбилее алдыннан мәшһүр -Дуслык турында жыр-нын тууы (Ә Ерикәй шигыре) әнә шул хакта сөйли булса кирәк
Хәзер инде Мефистофель композиторга юл куярга, хәерхак булырга тиеш иде кебек Менә шушы чакта Мефистофель коралын кулга төшерергә, анын Көчкуәтен Иблис белән көрәшкә юнәлтеп, үз-үзенне бәла-казалардан саклап калырга мөмкинлек тә бар иде дә бит Ләкин соната формасын үзләштерү юнәлешендә мәсьәләләр хәл ителмәгәнлектән. ул аннан файдалана алмый кала. Иблис тә. үзенә каршы торырлык көч юклыгын сизенеп, вәсвәсәсен эшкә жигә Беләбез, композитор ачык, кин күнелле. тиз аралашучан кеше буларак, халык музыкантлары белән берлектә •■Кызыл почмак-ларда. эшче һәм авыл тамашачылары алдында чыгышлар ясый, чакырулы өй мәҗлесләрен дә кире какмый Шушы аралашулар нәтиҗәсендә ана сугыштан сонгы елларда татар мохиты авырый башлаган чир—монарчы Ислам дине тотып-тыеп килгән шәраб белән мавыгу чире йога.
Әмма дөреслекнең күзенә карап әйтергә кирәк. С. Сәйдәшев бервакытта да чама хисен югалткан шәраб колына әверелми (ә олуг шәхесләр турында арттырып сөйләүләр гадәти күренеш инде ул) Рухият фәне бу хакта болай дип икърар итә үзенен асылы белән чиста күнелле шәхес кенә сәнгатьтә боек ачышларга ирешергә мөмкин, сәрхүшбаш—юк (Пятое Евангелие и мистерия Голгофы в свете духовной науки—Одесса. -Путь познания». 2000—С 44) Рухият турындагы өйрәтмәләр тагын болай дип тә өсти: тирән рухи кичерешләр дөньясына кереп чумган һәм шушы халәттән (һәртөрле бәйләнчек уйлар, идеяләрдән) чыгу юлларын таба алмаган күп кенә сәнгать әһелләре кайчак үзләре өчен шәрабнын үзенчәлекле, -шифалы- сыйфатын ачалар Чөнки шәраб вакытлыча рухи дини доньянын тәэсир көчен томалый. Борынгы Греииядә шәраб алласы Бахус (Дионис-Люцифер) тарафыннан шәраб кешелеккә нәкъ менә шунын өчен, илаһи көчләрдән аерымланган мөстәкыйльлекне үстерү һәм шәхси үзанны уяту өчен бүләк ителгән дип исәпләнелгән.
Антропософик эзләнүләр яссылыгыннан торып караганда, хәзерге вакытта шәраб куллану ерак үткәннәрдән калган гадәт булып тора һәм. хәтәр нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген инкарь итмәстән, аны яхшылыкка юнәлтергә дә мөмкин Шәрабнын кире тәэсире, ни гажәп. шәраб куллануга эчке каршылык аша. эйтерсен лә. шәхес анында -Мин—Фикер иясе-н ныгытырга ярдәм итә Рухият гыйлеме бу хакта чын сәнгатькяр халкыннан аерым яши алмый; ул замандашлары кичергән хисләр белән яшәгәндә генә чын мәгънәсендәге гүзәл үрнәкләр тудыра ала. дип исәпли Нәкъ шунын нәтиҗәсе буларак, бөек шәхесләр халкы арасында кин таралган авырулар белән авырый башлыйлар, күрәсен. Аерым алганда. Рәсэйдә XIX XX гасыр аралыгында күп кенә сәнгать әһелләре түбән катламнар өчен гадәти булган үпкә авыруыннан вафат булалар (Тукай белән Сәйдәшне дә шушы афәт якты дөньядан алып китә ләбаса)
Димәк, сүз әхлак турында гына барырга тиеш түгел.
С. Сәйдәшев шәхесенә кагылышлы аңлашылмаучылыкның асылын барлык замандашларыннан тирәнрәк итеп Б Урманче аңлады булса кирәк. Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы буларак. С Сәйдәшев кебек ул үзе дә олуг реформатор иде Символик мәгънәгә ия әлеге сэнгатькярләрнен һәр икесе яшьлек елларында Тукайнын шифалы йогынтысын тоеп калалар Юк. алар гадәти танышлар гына булмыйлар, эйтерсен лә. шагыйрьнең фатихасын алып, анын яссылыгына күчәләр С Сәйдәшев мондый халәтне чакырулы концертларның берсендә. Тукайнын җырлавына кушылып уйнаганда кичерә; кинәт шагыйрьнең авызыннан гөрләп кан китә һәм ул яшь Салихнын өстенә чәчрәп өлгерә. Рухиятне өйрәнү серенә төшенгән Гете билгеләп үткәнчә, -кан үзенчәлекле сыекча-, кешенен -Мин—Төзелеш иясе-н шул тәэмин итә (бик борынгы заманнардан һәртөрле туганлашу, рух алмашу йолалары кан белән бәйләнгән) Әлеге очракта С. Сәйдәшев белән дә шундыйрак хәл булган, күрәсен.
Б. Урманче Тукай рухын башкачарак шартларда, бер төркем шәкертләр белән үлем түшәгендә ятучы шагыйрь янында дога кылып төн үткәргәндә, шагыйрь жаны гарешка очкан мизгелләрдә кабул итә.
Б Урманче белән С Сәйдәшев 20-30 елларда ук таныш булалар. Аннары Урманче репрессияләнә. Казанга 50 еллар ахырында, ягъни С Сәйдәшев вафатыннан сон гына әйләнеп кайта. Гажәп; -Сәйдәшев- белән -Жиһанов» өчен барган көрәш ыгы-зыгысы әле бу вакытта да тынып җитмәгән була. Урманче боларнын берсенә дә катнашмый, үзенә хас сабырлык, төптән уйланучанлыгы белән татар профессиональ
музыкасы туу чорыңда аеруча зур өлеш керткән композиторларның—С Сәйдэшев. Н Жиһанов һәм Ф Яруллиннын сыннарын коя Әйе. алар күренекле шәхесләр булу өстенэ. күпмедер күләмдә ижади антиподлар да иде һәм белгәнебезчә, шушы хәл кайбер кешеләрдә теге яки бу композиторның музыка дөньясында тоткан урынын түбәнсетеп күрсәтергә омтылу теләген уятты Ләкин Урманчены боларнын берсе дә кызыксындырмады, ул шушы оч композиторның ижатында татар профессиональ музыкасынын топ юнәлешләрен күрә алды
Ул, сәнгатьне тирантен аңлаучы шәхес буларак. С. Сәйдэшев музыкасындагы мелодизмны чын күңеленнән яратты, бетмәс-төкәнмәс шатлык, рухи ныклык өләшеп, тыңлаучыларны нур белән өртелгән илаһи биеклекләргә күтәрә алган талантына сокланып туя алмый иде Н. Жиһановнын көчле янгырашлы. әмма бераз колакка ятышып бетми торган—диссоннанс тудыра торган музыкасында Б Ур- манче тормыш динамикасын ботен каршылыкларында чагылдырырлык заман чакыруын ишетте Ф Яруллин ижатынын ин биек ноктасы булып торган •■Шүрәле» балетында рәссамны милли характер- образларнын гаҗәеп колоритлы ачык-якты тоннарда тасвирлануы, хис-кичерешлэрнен инструменталь чаралар ярдәмендә шундый да тирән ачылуы чын мәгънәсендә әсир итте Б. Урманче композиторларның сыннарын койган вакытта музыкадан алган тәэссоратларга гына ышанып бетмичә, һәр останын рухын анларга, беркатлы, субъектив бәя бирүдән ерак торырга тырышты Шушындый ижат алымы сынчыга С. Сәйдашевнен һәрьяктан камил һәм тормышчан образын тудырырга булышты Мәрмәр сынга карап боек музыкантка хас эчке рухи матурлык, байлыкны да. сәдалек һәм сафлыкны да. тәрбиялелек һәм егетлекне дә тоярга момкин Шунын белән бергә бу гүзәл әсәрдә С Сәйдэшев иҗатындагы Боек рух та чагылыш тапкан ул—саф-чиста ярату Рухы, ул—җылылык, шатлык яктылык оләшүче Изге Рух.
Тормыш дәвам итә—Вакыт елгасы туктаусыз ага да ага тора Кайчак С. Сәйдэшев иҗаты әкренләп ерак үткәннәрдә калган кебек тоела башлый Ләкин чынлап торып уйласаң, бер дә алай түгел икән—анын музыкасының бүгенге сәнгатебез үсешенә йогынтысы барлыгын күрсәтүче билгеләр әнә шул хакта сөйли Шунысы куанычлы, композиторларыбыз С Сәйдэшев әсәрләрен янача укып, янача эшкәртеп, иске җирлеккә "Ямаулык» ямап кына калмыйлар, ул ачкан мәнгелек темаларга заман сулышы өреп, op-яна әсәрләр ижат итәләр Бу җәһәттән Р Еникеевнын Сәйдәш мелодияләренә нигезләнеп яшь пианистлар очен ижат иткән полифоник янгырашлы -Сәйдэшстан» циклы аеруча игътибарга лаеклы Биредә без “үзгәрешләр чорындагы- боек импульслар тәэсирендә туган ижатнын яна дәвер сәнгатенә җирлек булып торуын күрәбез Асылына үткәннәр белән киләчәкне тоташтырып тора алырлык коч-куәт салынган орлык кебек, ул үсә-үсэ үлемсезлегенэ илтүче юлны туктаусыз дәвам итәр Чөнки ул кешеләргә жан җылысы, яшәүгә омет, сәгадәтле хис-кичерешләр азып килә
Сонгы сулышында ижат ителгән -Җырларым» әсәрен (М Жалил шигыре) нәкъ менә шулай кабул итәргә кирәк тә:
Жырларым
Сездә минем ботен тойгыларым. Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын. Яшәсәгез, мин дә яшәрмен
Шамил МОНАСЫЙПОВ.
Татарстанның халык артисты