Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘНӘ ШУНДЫЙ ЙӨРӘК!


Сиксәненче еллар ахырында һәм туксанынчы еллар башында башкалабыз Казан урамнары - Азатлык* дигән мәгърур сүзнең куәтле дулкыннарыннан гүләп торды.. Әйе. халыкның, милләтебезнең азатлыкка, бәйсезлеккәомтылудагы көчен тагын бер мәртәбә ачык итеп раслаган ул көннәр, ул көрәш сәхифәләре күңелләргә мәңгегә сеңеп калды Уянып мәйданнарга чыккан халыкның алдында баручылардан Фәүзия Бәйрәмова исеме ул елларда «Азатлык» дигән бөек сүз белән янәшә йөри иде.
Ә сон анын үзен бу изге көрәшкә нинди юллар алып килде икән?
Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова 1950 елның 5 декабрендә Саба районының Сабай авылында, ун балалы гаиләдә туа Әтисе Бөек Ватан сугышы инвалиды булганлыктан кечкенәдән үк авыр эшләрне эшләп, дөньяның ачысын-төчесен татып үсә. 1966 елда Олы Шынар сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач аны. яшьтән актив хәбәрче булуын искә алып. Саба районында чыга торган «Жинү байрагы» газетасы редакциясенә эшкә чакыралар Ул шунда ике ел эшләп, кичләрен укып Саба урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп яшеннән үк инде пьесалар, әдәби сиенариилар яза башлаган Фәүзия Бәйрәмова 1968 елда Казан театр училищесының режиссерлык бүлегенә укырга керә һәм аны 1971 елда уңышлы тәмамлап чыга Аннары ул алган белеме буенча Казан телевидение студиясендә эшли. 1975—1978 елларда гаиләсе белән Монголиядә яши. анда төзелештә эшли.
Казанга кайткач Фәүзия Бәйрәмова газета-журнач редакцияләрендә үзен сынап карый. 1979—1984 елларда «Казан утлары» журналында корректор булып эшли башлый һәм шул чагында үзе дә актив рәвештә каләм тибрәтергә тотына 1983 елда Фәүзия Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә. 1989 елда аны тәмамлап филолог дипломы ала.
Ижатка мәхәббәт, халыкка якын булырга омтылу Фәүзия Бәйрәмованы республикада чыга торган газета редакцияләрендә профессиональ рәвештә эшләүгә китерә. Ул 1985—1986 елларда «Татарстан яшьләре* газетасында. 1986—1987 елларда «Социалистик Татарстан» газеталарында эшли, газета битләрендә милләт тормышына багышланган күләмле публицистик язмалар белән чыгыш ясый
1987 елда Фәүзия Бәйрәмова Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегенә мөхәррир булып урнаша һәм 1998 елга кадәр шул эшен дәвам итә
Фәүзия Бәйрәмова зур ижатка 80 еллар башында килә Аның беренче күләмле әсәре—«Болын» повесте 1983 елны «Казан утлары* журналында басылып чыга һәм әдәби жәмәгатьчелектә жылы кабул ителә Әдәбиятыбыз аксакаллары Әмирхан Еники. Гариф Ахунов. Аяз Гыйләжев. Фәрваз Миннуллин яшь язучының тәүге адымнарын хуплыйлар.
Менә, мисал өчен. Әмирхан Еники фикере: «... Фәүзия бик талантлы, һәм анын таланты гаять үзенчәлекле... ул үзен һич аямыйча, гүя бөтен нервлары белән бик кабынып- кайнарланып яза Көчле яза Аны укыганда инде салкын, битараф калу мөмкин дә түгел. Килешәсенме-килешмисеңме. яратасынмы-яратмыйсынмы. ләкин барыбер анардан аерыла алмыйсын. Укучы кәефенә җайлашып тормый ул! Күтәргән проблемасы һәм алган вакыйгасы белән дә ул. әйтергә кирәк, укучының йокысын качыра. Кыю керә тормышка Бәйрәмова. һәр әсәрендә диярлек кеше язмышының фаҗигале якларын ача ...ул укучыны да аяп тормыйча кешенең эчке җанына бик тирән үтеп керә»
Ә Фәрваз Миннуллин менә ничек яза: «Фәүзия Бәйрәмова повестьларының һәркайсы мавыктыргыч һәм үзенчәлекле. һәркайсы үзенчә кызыклы -Болын» — •Битлек«кә. «Битлек» «Чакрым баганалары.на охшамаган кебек. -Күл балыгы» алеге оч повестьның барысыннан да нык аерылып тора Шул ук вакытта барысы да Фәүзиячә кабынып-кайнарланып, дуамалланып язылган Барысыннан да хис ташкыны бөркеп тора Повестьларын укыганда, үзеңне әле кайнар жилләр искән ком чүлендә итеп сизәссн. әле бер-бер артлы ишелеп, тәгәрәшеп килгән дингез дулкыннары уртасында калгандай буласын..»
Әйе, Фәүзия Бәйрәмованын үз сүзендә нык тора белүе, халык тормышына битараф булмавы башта, сәяси көрәшкә кадәр ул язган әсәрләрдә чагылыш тапты «Болын» повестендагы Алсуның Табигатькә—димәк, иркенлеккә, димәк. Иреккә ни дәрәжәдә гашыйк булуын карагыз сез! Болынның табигый матурлыгын харап иткән—аны сукалап ташлаган Алмазга ни хәтле нәфрәт, ни кадәр ачу ташый яшүсмер Алсу йөрәгендә!
«Күл балыгы»н алсак, биредә инде тар даирәдә йомылып калу, түбән дәрәжәдәге мескенлек, коллык күренеше бик тә үтемле итеп күрсәтелә
Татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ язмышына багышланган -Атылган йолдыз» драмасында да кешенен үз-үзенә хыянәте төп проблема итеп алына, шагыйрь шәхесен шундый түбәнлеккә дучар итүчеләргә карата нәфрәт тудырыла.
Кыскасы, соңрак мәйданнарга һәм парламент трибуналарына чыкканчы Фәүзия Бәйрәмова иң элек үзенен әсәрләрендә көрәш тәжрибәсе туплаган. үзенең һәм үзен тудырып-үстергән татар милләтенең мәхәббәт һәм нәфрәт юнәлешләрен аныклаган икән'
Ялкынлы хискә төрелгән әлеге әсәрләр анын өчен хәтта үзенә бер төрле әзерлек үтү. репетиция дә булгандыр кебек—алда торган зур көрәшләр өчен йөрәкне һәм акылны чыныктыру, ныгыту, үстерү
Олы ижаттагы әнә шундый тәүге уңышлары белән канатланган Фәүзия Бәйрәмованын 1986 елда «Болын» дип аталган беренче китабы Әмирхан Еники кереш сүзе белән дөнья күрә. 1991 елда «Мон» исеме белән икенче китабы басыла
Шул ук 80 елларда Фәүзия Бәйрәмова драматургия өлкәсендә дә актив эшли Бу вакыт аралыгында анын -Аллалар ялгышы яки яна матриархат-, «һәркемгә бер кояш». «Атылган йолдыз», «Сандугачның балалары». «Безне онытмагыз», һ б драма әсәрләре языла Бу әсәрләр Минзәлә татар дәүләт драма театрында. Казандагы яшьләр театрында һ. б. куела, Казан телевидениесеннән күрсәтелә 1998 елда «Безне онытмагыз» дип аталган пьесалар жыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә
80 еллар ахыры.. Совет империясе таркалу Ана кергән республикаларның ашыга- ашыга бәйсезлек алырга тырышуы Автономиянең бик тә тар кысаларында яшәгән Татарстан да, татар халкы да үз азатлыгы өчен көрәш башлый: Кайнар йөрәкле ижатчы Фәүзия Бәйрәмова бу көрәшнен үзәгендә кайный, аны әйдәүчеләрнен берсенә әверелә Бер төркем милләтпәрвәрләр белән бергә алар 1988 елда Тагар иҗтимагый үзәген оештыра Фәүзия Бәйрәмова 1991 елга кадәр бу оешманынрөис-координаторларыннан берсе була Ә инде 1991 елда ул «Иттифак» милли бәйсезлек партиясенең рәисе игеп сайлана 1994 - 1997 елларда ул Милли Мәждес рәисе булып эшли Бу елларда анын инициативасы һәм житәкчелеге белән «Татар кануны». «Гаилә кодексы» кебек милләт өчен мөһим булган зур хезмәтләр эшләнә һәм халыкка житкерелә
1990 елда Фәүзия Бәйрәмова үзе туган Саба районыннан Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана һәм 1995 елга кадәр республика парламентында тынгысыз эшчәнлек алып бара Шул елларда анын байтак кына публицистик язмалары һәм китаплары ла басылып чыга
1994—1995 елларда «Аргамак» журналында Фәүзия Бәйрәмованын «Кара урман» исемле әсәре басыла Бу әсәр өчен автор С Селэйманова исемендәге бүләккә ия була
Соңгы елларда ул төрки-мөселман халыклары мәсьәләләре буенча уздырыла торган зур халыкара корылтайларда, конгрессларда катнашты һәм чыгышлар ясады 1990 елда Германиядә, 1991 елда Бельгиядә һәм Голландиядә. 1992 елла Америка Кушма Штатларында. 1991 — 1998 елларда Төркиядә һәм Кипрда. 1996 е лла Даниядә уздырылган форумнарда делегатлар анын чыгышын тыңладылар. Фәүзия Бәйрәмова бүген лә Кавка < Кырым. Себер. Алтай. Идел буе төркиләре белән тыгыз элемтәдә тора
Үзенчәлекле ижади талантка ия язучы һәм кайнар йөрәкле, фидакарь жанлы сәясәтче үзенен бу юбилеена әнә шундый зур уңышлар белән килте Ул бүген лә актив ижади тормыш белән яши. ижтнмагый-сәясн вакыйгаларда катнаша, һаман да милләтебез мәнфәгатен кайгыртып йөри