Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУРЛЫК


ӘДӘБИЯТ ГАЛИМЕ ЭНГЕЛЬ НИГЬМӘТУЛЛИНГА70 ЯШЬ
оннан ун ел элек Республикабыз горур рәвештә үзенең, бәйсезлеген игълан иткәч һәм исеменең татарча да, урысча да «Татарстан* диеп йөртеләчәген белдергәч—Мәскәү һәм аның биредәге куштаннары безгә ачу итеп гел дә гел дә «Татария» диеп кабатлый иде. Янәсе бу инде аларның: •Сез элек ничек бәләкәй булсагыз һаман да шул килеш кала бирәсез—юкка көчәнмәгез!*—диюе кебек иде.
Менә вакыт уза тора. Ә Татар иле, дусларын сөендерә-сөендерә, бөтендөнья күләмендә үзен һәммә яктан матур күрсәтә килә. Шуларның нәтиҗәсе буларак әлеге «Татария» диеп өрүчеләрнең дә ризасызлык авазлары тоныклана бара түгелме соң?!
Әйе, без хәзер авыз тутырып:
-Татарстан!—диеп әйтәбез. Горурлык белән!
Республикабыз матбугаты битләрендә һәм радио белән телевидениедә соңгы елларда бу юнәлештә байтак эшләр эшләнә. Әле менә «Мирас* журналы битләрендә дә үткән елның 8, 9 һәм быелның 1 санында бик кызыклы хезмәт дөнья күрде. Ул «Татарлар һәм Европа* дип исемләнгән. Авторы филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университеты доценты Энгель Нигьмә- туллин.
Бу хезмәттә Европа галимнәренең һәм күренекле шәхесләренең татарлар турында әйтелгән, язып чыгылган бик күп фикерләре китерелгән, тарихи вакыйгалар тасвирланган. Ә алынган чыганакларның яңалыгына һәм үзенчәлегенә исләрең китәрлек! Монда инглизчә, немецча, французча басылган китаплар да бар, шулай ук бик күп илләрнең һәм шәһәрләрнең борынгы хәзинәләрен саклап ятучы серле архивлар, фәнни китапханәләр дә.
Ул өзекләрне укыган чагында кайчандыр Европа һәм Азия киңлекләрен бер итеп яшәгән зур халык—уңган һәм тырыш, тынгысыз һәм батыр халык күз алдына килеп баса. Аның тормышын һәм көнкүрешен тагын да ачыклый төшкән байтак кызыклы яңалыклар, фактлар мәгълүм була. Ирексездән күңелне горурлык хисе били.
Әйе, халкыбыз турында, аның олы дөнья белән киң бәйләнеше турында шушындый бай һәм тирән эчтәлекле хезмәт язган Энгель ага үзе дә олуг шәхес. Ә аның әтисе исә—атаклы әдәбият галиме һәм педагог Галимҗан Нигъмәти.
Менә шушындый гаиләдә туган Энгель, әлбәттә, кечкенәдән үк бәрәкәтле рухи туфракка эләгә. Бу гаиләгә шул чорның күренекле әдипләре һәм галимнәре еш кына килеп йөри. Галимҗан Нигъмәтинең хатыны, Энгельнең әнисе Жанна (мулла кушкан исеме Маһиҗиһан) ханымның ачык йөзле, киң күңелле һәм зыялы зат булуы кунакларны тагын да күбәйтә. Кичләрен бу йортта кызыклы әңгәмәләр куерып китә торган була, музыка коралларында да уйнап җибәрәләр. Нигъмәтиләрдә атаклы шагыйрьләр Такташ белән Туфанның да еш булуы билгеле.
Болар барысы да, билгеле, бәләкәй Энгельгә дә, аның апасы хәзер атаклы галимә, филология фәннәре докторы Йолдыз Нигьмәтл ллинага да нык тәэсир
М
иткәндер. Аларның барыр юлларын әнә шул чагыннан ук билгеләп куйгандыр.
... 1930 елның 6 ноябрендә туган Энгель 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аннары ул Алтай краенда һәм Новосибирск, Казан мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Ә инде 1972 елда Энгель Нигъмәтуллин филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый, Казан дәүләт университетының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасына ассистент итеп билгеләнә. 1977 елдан шул ук кафедрада доцент булып эшли башлый.
Яшь галим 1968 елда, читтән торып укып. М. Торез исемендәге Мәскәү чит телләр институтын да тәмамлый.
Энгель Нигьмәтуллинның чит телләрне яхшы белүе аның уй-фикер офыкларын киңәйтә, тора-бара ул Европа әдипләренең һәм фикер ияләренең татар рухи дөньясына тәэсирен өйрәнә башлый. Бигрәк тә гасыр башында яшәгән татар әдипләре иҗатына мөрәҗәгать итә. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан иҗатларын ул әнә шул күзлектән карап тикшерә, бу проблеманы үзәккә куйган мәкаләләр язып, аларны матбугатта бастыра. Ә инде 1977 елда Татарстан китап нәшриятында Энгель Нигьмәтуллинның «Раздвигая века и границы: к вопросу о связях татарской литературы первой половины XX века с литературой Западной Европы» дигән күләмле генә китабы басылып чыга.
Галимнең шушындый яңа һәм кызыклы юнәлештәге эшчәнлеге республикабыз зыялылары арасында зур яклау таба, 1981 елда аны Татарстан язучылары үз сафларына кабул итәләр. Иҗади берлеккә әгъза булып алынган Энгель Нигъмәтуллин хәзерге әдипләр иҗаты турында да байтак кына әдәби тәнкыйть мәкаләләре бастырды һәм язучылар алдында әдәбиятның җитди мәсьәләләренә багышланган чыгышлар ясады. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетында укытуын да дәвам итте, яшь буынга әдәбият серләрен өйрәтте.
Яше инде шактый өлкән булса да Энгель ага хәзер дә актив иҗади тормыш белән яши. Ул күптән түгел Гайшә Рорлихның «Идел буе татарлары» дигән хезмәтен инглизчәдән турыдан-туры татарчага тәрҗемә итеп «Мирас» журналында бастырды. Шулай ук «Фәнни Татарстан* журналындагы ул әзерләгән «Пушкин турында татарлар» дигән язма да кызыклы иде. «Мирас» журналын алдыручылар аның күренекле әдип Мөсәгыйт Хәбибуллин иҗатына багышланган хезмәтен дә яратып кабул иттеләр.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: татар мәдәнияты күгендә Нигъмәтиләр йолдызы бүген дә якты яна. Егерменче-утызынчы елларда танылган галим һәм педагог булган Галимҗан Нигъмәтинең кызы Йолдыз ханым Нигъмәтуллина да, улы Энгель Нигъмәтуллин да әтиләренең юлын лаеклы дәвам иттерәләр.
Бу айда 70 яше тулу уңаеннан Энгель аганың үзен исә юбилее белән ихлас котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!