Логотип Казан Утлары
Хикәя

УЛ ҮЛДЕ...


ЯШӘҮ ТУРЫНДА БАЛЛАДА
еше үзенең үләсен алдан тоемлый, дилар. Төне буе саташып, иртәдән үк сәер уйлар белән уянган Навилнен көне дә әллә ничек кенә узып китте. Аңлата алмаслык, гомергә татып карамаган сәер хисләр иле алар Бу арала лоньясынын кызыгы бетеп, яшәүнен тәме калмады Дөрестән дә. бу яшәүнен ни яме бар сон. ахыры билгеле булгач? Менә үләргә иле дә. сине әйләндереп алган дөньясына читтән генә бер күз салырга иде. Сүз дә юк. дөньясында барысы да ү з урынында калыр, кояш та көндәгечә вакытында чыгып, вакытында батар анысы Ул алары турында уйламады Навилне кызыксындырганы-уйландырганы кабергә кергәнче үк яшәүнен мәгънәсен табын, дөньяда эшләгән яхшылыклары белән гөнаһларын бер үлчәүгә салып карыйсы килүдә иде Аннан сон туганнары, дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә бар бит әле Алар ни сөйләнерләр икән
Шул уйлар белән ишек бусагасын атлап керде ул. Баш миенен кайсыдыр почмагындагы күзәнәк, бу ишектән үз аягы белән чыкмау мөмкинчелеге булуын искәртеп, бүтән уйлар өерендә миллионнарча иптәшләреннән уздырып, шул турыла хәбәр бирергә тырыша иде. Өйдәге тормыш аны үзгәрешсез каршы алды. Хатыны да. көндәгечә вакытына тугрылыклы булып, савыт-саба шалтыратып, ашарга әзерләп йөри Иренен башкалар кебек эштән сон әрле-бирле сугылып йөрмәвен белсә дә. вакытында ашарга пешереп куймас Әйтерсен лә бары ун-унбиш минут кына булса да алданрак тотынса, дөньясының чите кителер
Чишенде. Киемнәрен пөхтәләп элеп куйды Бүлмә буенча йөренеп, үз әйберләрен хәстәрләп чыкты Аннары көндәгечә телевизорны кабызып җибәрде Ә анда бердәнбер калдырмыйча карап барырга тырышкан яңалыклар программасы бара Хәер, телевизорны караганчы үк ни сөйлиселәре билгеле инде анда—атыш, монда-үтереш Радиосын, видеосын җибәрсәң дә шул- кеше үтерү Моннан өйдә дә котылу чарасы юк Тегендә мылтык ата. монда бомба шартлый Бар дөньясы шунын белән генә яши кебек Әйтерсен лә анда бәхет-шат гыкка. матурлык сөюгә урын җитми. Авыл җирендә генә рәхәт ул Телевизор карыйсы да.
К
радио тыңлыйсы да юк. Гәҗит тә килми. Шуңа да озак яши алар, һәрчак эш белән мәшгуль булып, үләргә вакытлары тими. Хәер, соңгы вакытта аракы белән булышып, алар да бер җаен тапты сыман.
Навил телевизорның тавышын көчәйтте. Дөрес, ач тамакка бик үләсе килми иде. Ни эшлисен, үлемнең дә үз уңайсызлыгы булырга тиештер лә. Аның балалары турында уйланырга гына вакыты калмады. Хәер, алар турында исән чакта уйларга кирәк иде. Кеше үзенең кайчан үләсен белми бит. Ярый әле ул үзенең үлеменә аңлап бара...
Ул әзер! Навил иркенләп кәнәфигә сеңде... Менә ул гомеренең соңгы минутлары якынлашуын тоя. Аякларда кан йөреше туктады. Кулнын авырлыгы юкка чыкты. Тән оеп, сулыш кысыла башлады... 0, юк! Кирәкми, ул үлемнең болай ук авыр буласын белмәгән иде!.. Кирәкми!!. Кирәкми!!! Ләкин соң иде инде, күрәсең, эчке яктан бернигә дә буйсынмаган нидер, күкрәкне вата-җимереп, теше-тырнагы белән тырмашып, дөньяга чыгарга омтылды...
Үлемнең соңгы минутлары авыр, бик авыр икән. Кеше анын авырлыгын алдан белсә, гомере буе шуны уйлап, шуннан куркып кына яшәр дә һәм үзенең үлгәнен дә тоймыйча мәңгелеккә күчәр иде. Шуңа күрә үлемнең көтмәгәндә килүе аның кайчан һәм ничек буласын белмәгәнгә генә уйландырмый икән. Үлем ачысы авыр, әмма бу авырлык бетмәс кебек тоелган мизгелдә генә булып. Ходай аны җиңеләйтә, күрәсең. Навил дә акылдан шаштырырлык тойгылардан бер-ике тапкыр тартылып куйды да хәрәкәтсез калды. Шул арада ук, бу авырлыкны җиңеләйтеп, тәннең тышкы ягыннан томан кебек бер җиңеллек сеңә барды. Ул бөтен тәнгә таралды, акылны томан каплады. Ул үлде, дөньясы аның өчен бетте инде. Тирә-юньдә бер хәрәкәт тә, үзгәреш тә тоелмады. Телевизорда һаман каты тавыш белән диктор сәясәт, байлык турында гәп сата иде. Ни җитми бу адәм баласына... Тормышны тарих күзлегеннән карасаң, ул болай да гел сугышлардан гына тора бит. Алар, күп очракта, адәм баласына җир җитмәүдән башланып китә. Җирдән туып, тукланыр өчен гомер буе шунда казынучы кешелек дөньясы, кайчандыр кабат шунда әйләнеп кайтачагын онытып, сугышып яшәгән һәм яши бирә... Хәер, аңа боларның берсе дә—гайбәте дә, сәясәте дә кирәкми инде хәзер. Ул бу дөньяда юк инде. Бары тик тәне генә кәнәфигә сеңгән килеш вакыт узышында кала бирә.
Ул үлде. Дөньясы үзендәге барлык мәшәкатьләрен төяп артта калды. Дөнья бетми, кала икән ул. һәр кешенең—үз дөньясы. Аны ул үзенчә күрә, таный һәм кабул итә икән. Кешенең үлеме белән шул дөньясы да бетә. Һәркемнең—үз ахырзаманы. Кичә генә бөтен дөньясын куып чапкан борчылулары да юкка булган икән. Кичәге көнен бүген күрсә, ул күпкә башкачарак яшәр иде. Бу дөньяда бәхетле тормыш белән яшәүчеләр суфилар гына, күрәсең...
Тоныклана барган телевизор тавышын юкка чыгарып аш бүлмәсе ягыннан хатынының чәрелдәгән тавышы сонгы тапкыр ишетелде. Ит тарткычны әйләндерергә кирәк икән. Ит тарткыч. Дөньясы да шул ит тарткыч түгелме сон? Шул ит кисәгеннән акыл аерылгач, анын катып калган тәне өстәлдәге сыер итеннән нәрсәсе белән аерыла соң? Хатыны бер-ике тапкыр кычкырып, аңардан телевизорның тавышын киметүне сорап сөйләнде дә туктап калды. Итне барыбер үзенә чыгарырга туры киләчәген белә лә ул. Беренче тапкыры гына түгел—иренә әйтеп ни файда. Ярый залга кереп кычкырмады әле. күрмәгәннәрен күрәсе иде. Хәер, кызыгы да, үлеп карауның бар сәбәбе дә шунда иде бит. Юкка- барга ачуы килгән саен, дөмекмисен дә шунда, дип кабатларга яраткан хатыны бу яңалыкны ничек кабул итәр икән? Аның иреннән дә яхшы ир бу дөньяда булмаячак. Кадеремне белмәгәнеңә үкенерсең әле!
..Анын җаны, тәненең бар авырлыгын югалтып, кирәкле җиренә яшен тизлегендә очты. Ул инде башка үлчәүләр буйсынуында булып, үткән дөньясыннан бөтенләе белән аерылып өлгермәсә дә. яна дөньясының
үткәнендә дә, киләчәгендә дә була ала иде.
Беренче булып, туган йорты, әти-әнисе искә төште. Шул ук мизгелдә ул инде туган авылында булып, балачактан күнеленә сенгән нигез йортының капкасына ябышты. Капка төбендә бик кызу гына бер-берсен этешә-төртешә дүрт-биш карт гәпләшә иде Каршы яктан капканы урамдагы әлеге шау-шуга борчылган әтисе үзенә тартты. Нәбиулла карт, анын әтисе, авыл халкы арасында яшәүчеләрдән ин олы яшьтәгеләрнен берсе иде. Ата-ана өчен ин авыры—бала хәсрәте Улын үлгән, дигән авыр сүзне акылы 1из кабул итсә дә. мәгънәсе анына барып житә алмыйча, ялгыш ишетмәдемме, өнемме-төшемме бу, дигәндәй, кабат-кабат сорады. Биш-ун минутлар элек кенә, мин әйт. син әйт. дип сатулашкан картлар арасындагы бу авыр хәбәрне ирештерергә батырчылык иткән чордашын тагын да авыр хәлгә куеп, кабатларга мәжбүр итте. Бу сүзне җиткерүче Хәлил бабай да анлый иде, гомер буе дус, тату яшәгәннән сон да. кабат булачак очрашуларда авылдашы Нәби карт карашынын бер читендә үзенә карата курку, әлегәчә булмаган күңелгә ятышсыз тойгы сизәчәк иде ул.
Безнен халыкка үлемгә аллан әзерләнеп кую хас. Үлемнен барыбер киләсен белгән карт-карчыклар үз мәшәкатьләрен башкаларга өймичә китәргә тырыша. Әзерләнеп тә таманга килә, үзеннән сон да эшләре өч көнгә калып, искә алулары белән ел буена сузылачак әле ул Нәбиулла бабайның да ләхеткә дип әзерләп куйган такталары ничә тапкыр череп, күпме тапкыр башкалар тарафыннан алып торылды инде Бу юлы да үзенә дип әзерләп куйган иде, әле яшәргә дә яшәргә тиешле кече улына кирәге чыгар дип кем уйлаган бит.
Үлем-җитемнәрне үз гомерендә күп күрде Нәбеш-Нәби карт. Сугышта да кырылды халык, тыныч чак булуга карамастан, ачлыктан да күп үлде. Үлем-җитемгә дә ияләшелә икән.
Югалтуларның төрлесе булды Ата-ананы бигрәк тә яшь чакта югалту—зур кайгы. Абый-энекәшләрне, якын дусларны югалту да. күнелдә җәрәхәт калдырып, күңелне озак елларга телгәли икән. Әмма үзеңә чират көткәндә үзеннән сон население дәвам игәргә тиешле балаңны югалту авыр, бигрәк тә авыр икән. Чыдый инде адәм башлары Ташлар да түзмәс иде, башкайлар түзә икән.
Менә кабат көтмәгәндә кайгы иңде. Күрсәтте инде дөньясы Нәбеш картка, күрсәтте. Алдын да күрсәтте, артын да. Үикәләрлеген калдырмады.
Хәбәрнең авырлыгы Нәбиулла картка төште Инде хәзер гомер иткән карчыгына бу кайгылы хәбәрне ничек ирештерәсе?
— Карчык, барасы җиребезгә кечкенәбез бездән алдан китә торган икән. Бетеренмә инде, тиздән үзебезгә дә шунда юл тотасы. Барган җиребездә бер юанычыбыз булыр.—дип җайлап кына сүз башлады
Хәлимә әбинең кулындагы савыт-сабасы идәнгә төшеп челпәрәмә килде
— И, Раббым. картлык көнебездә нинди гөнаһларыбыз өчен җибәрдең бу кайгыны
—Язмышлар күкләрдә языла, карчык, безләргә буйсынмый шул Сабырсызланма әле
Кайгылы хәбәр авылда сәгате-минутында таралды
Төрлечә сөйләделәр.
Берәүләрнең Навилнен үзен, икенчеләре бала-чагасын, кайсысы хатынын жәлләде. Бик яхшы, тату яшәгән булган бит алар. Шул матур тормышка риза булып. Ходайга шөкерана кылып, яшисе лә яшисе икән. Үзе турында ШУЛ чаклы яхшы фикерләр ишеткәч, нигә у пәненә лә үкенгән иде Навил Хатынына карата да юкка гына начар уйла булган ул. Анын Тәслимәсе кебек яхшы хатынны дөньясының барлык чиген кырыштырып, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табырлык түгел икән бит Ах! Нинди үкенечле бу үлем
Үлгән кеше г у рында начар яктан сөйләргә ярамаган.'!ыгын белсәләр
7. .К У.» № 11
дә, сүгүчеләре дә күп иде. Үзенә дә, хатынына да эләкте. Шул бер хатынына да баш була алмаган бит ул Кеше тик торганнан гына кәнәфигә утырган килеш үлми инде. «Чүпрәк башлылыгы» башына җиткән дә инде анын Хатыны елап калыр, дип уйлагандыр инде. Киләчәктә Тәслимәсе артыннан аңардан күпкә әйбәтрәкләрнең көтүе белән чабып көриселәре алда икән Ярый үлеп котылган әле...
Навил турында сөйләнгән гайбәтләр мәрхүмне күмеп кайтканнан сон да атна-ун көн буена җитте. Анын үлеменә бәйле яна дәлилләр көннән-көн өстәлә торды. Берәүләре, исерек булган икән, дисәләр, икенчеләре, хатыны әллә нәрсә дигән эчемлек эчерткән икән, дип исемнәренә чаклы белеп сөйләделәр. Эшендә дә нәчәлникләре белән арасы төгән булган икән Бурычы булган, һәм, киресенчә, кассада үз исеменә язылган әллә ничаклы акчасы барлыгын үз күзе белән күргәндәй сөйләүчеләр дә табылды. Имеш-мимешләрнен очы-кырые күренмәде. Азар барысы да Нәбиулла бабай белән Хәлимә әбигә көнендә ирешеп, күңелләренә таш тавыдай өелә торды...
Үзе турында, үзе белмәгәннәре, башкайларына да кереп карамаган уй-фикерләре, кеше ышанмаслыклары да күп ишетелде. Имеш, алар, икесе дә, алны-ялны белмичә эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Үз гомерләрендә дуслыкны да, туган-тумачанын хәлен белешүнең дә нәрсә икәнлеген белмәгәннәр. Кунак җыймаганнар, туйганчы ашамаганнар Навил гомере буе дөнья куган, байлык җыйган Шунлыктан хатын ягына ишарәләүчеләрнең:
— Инде менә бары да этләргә калды,—диючеләре дә булды.
Булды инде, булды... Гомер ишетмәгән гайбәт-сүз калмады.
Һәркемнең күңеленә кереп, барын үлчәп, үзенә карата булган һәр карашны тойса да, берсенә дә үпкәләмәде, рәнҗемәде Навил. Чөнки дөньясында үзе дә хаталардан, кешеләр турында ямьсез уйлардан азат түгел иде Фикерләрнең юньсезлеге дә, комсызлыгы да кылган гамәлләрендә дә чагылыш табалар иде. Сыналырга килгән дөньясында сынмаучылары бик сирәк. Саклану чарасыннан чыгып, алары да ачы язмыш җилләрендә кырыкка бөгелергә мәҗбүр. Дөнья шул бу.
Күмәргә кайтучыларның берәүләрен кайгы чакырса, икенчеләре сүзе булмасынга ашыкты. Кызыксынып, хәер-акчага өметләнеп килүчеләре дә бар иде. Һәркем үзенекен уйлады. Үлемгә чират юк. Әмма ул килмичә калмый. Аларнын язмыш-күрмешләре барысы да алда әле. Навилнен үлеме кешечә, үз өендә. Хушлашмыйча чыгып китеп, кире кайтмаучылар да күпме әле бу дөньяда. Үлемнәрнең төрлесе була. Табын корып көтеп торганда кеше кулында кайтучылары Гаепле-гаепсезләре, акылга сыймаслыклары, күңел ышанмаслыклары. Жан өшеткечләре... хәтта сөенеч- леләре—котылды, яисә, котылдым, дип әйтерлекләре Үлеме белән үлемсезлеккә күчүчеләре. Тыныч кына бәхилләшеп, елмаеп китүчеләре. Күзенен агы белән карап, газиз балаларына да бәхиллеген бирмәүчеләре..
Исәнлектә калучылары үлемне төрлечә кабул итә Дөньянын фанилыгына ышанмыйча, якын кешесенең каберенә көн саен килеп, сәгатьләр буе тере кеше белән сөйләшкәндәй елап утыручылары, казып алып кабат бер генә, соңгы тапкыр карап калырга теләүчеләре . Аракысын, ризыгын калдыручылары, шунда ук үзенә кул салучылары...
Була инде була, дөнья булгач, төрлечә була...
Кешенен үлеменнән соң барысы да кала. Кырыгы кырык якта төйнәлеп чишелмәс бәхәсләр дә, күренмәс җепләр белән бәйләнгән хис-тойгылар да, берьюлы чишелеш табып, хәл ителеп, челпәрәмә килә. Эшләнеп бетмәгән эшләре, төзегән сарайлары, гомер буе хәләлме, хәрәм көч беләнме җыелган, тупланган машина-маллары, миллионнары кала. Гаеп-гайбәтләре, үпкәләре, үзеннән соңгыларга бары тик тимер-томырга әверелеп, орден-дәрәҗәләре кала. Сөйгәннәре, сөеләчәкләре.. Әйтәсе килгән яисә ишетмәгән күңелне юатырлык сүзләре кала. Начарлыгы да
кала, яхшылыклары да кала. Болар үзеннән сон яшәүчеләр һәм яшәячәкләр күнелендә гасырлардан гасырларга күчеп кала.
Кала инде. кала, барысы да кала
Үлем нихәтле аяныч һәм куркыныч булса да. Ходай тарафыннан кирәк табылган гамәлдер. Гомерләр узган саен тән дә. дөньясына караш- фикерләр дә картая Барлык матурлык тоныклана Яшь чакта гына үзен кебек яшь. матур, күнелен кебек иркен икән лә бу дөнья Гомер агышы узган саен анын төсләре уңа, озынлыгы кыскарып, үтәр юлын авырлаша икән Яши-яши кырысланган күңел катылыгыннан үлем генә коткара. Үлем—олы йокы ул Кеше мәңгелеккә килсә, ризасызлыгы күбрәк булыр иде Тик анын вакытсыз, сәбәпсез килүен генә ничек аңларга да ничек аңлатырга икән.
Эштән венок китерделәр. Урыс динендәгечә булды инде, әмма башка әмәле табылмады. Бирелгән акчаның бер өлеше автобуста килгәндә үк үзара чөкердәшкән «урыс малайлары>на тотылган иде Үлгән кешегә акча кирәкми аңа. Хатынына бирсәң—ничек тотыла әле. Туй түгел лә. киләчәккә якты хыял-өметләр корасы юк. Балаларын исә хөкүмәт үз ярдәменнән ташламас
Каберне чәчәкләргә күмделәр. Шунда ук бастырып куйган ташта бәйрәмнәрнең берсендәге шатлыклы минутларын искәрткән фотосурәтгә Навил үз урынын алды
Әйтерсең, анын үлеме бер бәйрәм иле Дөрес, дус-ишләре арасында бер-икесенен күнелен борчыган башка уи да бар иде Ничек алдан башына килмәгәндер—Навилнен күп булмаса да. аларга бир«»се бурычы калган иде Менә хәзер җаен китереп хатыныннан шул бурычны ничек сорап аласы?
Күмүдә катнашып, шәһәргә кайтып баручылар, автобусны бер матур гына аулак урынга туктатып. Навилне искә алырга утырдылар. Аргык борчылганнары, иң якыи күргәннәре искә алунын чама-хисен лә югалтты Күп тә үтмәде, үзләренең кайда, ни өчен җыелганнарын да онытып. Навилнен «сонгы туен» «Эх! алмагачларын»нан башлап «Горько!» белән дәвам иттерде. Аклану сәбәбе бер—вакыт та. үлем дә безнен белән санлашмый Үзе теләп ашыкканнар китә торсын яшәп калыйк'
Кеше кайгысы кичкә чаклы, лиләр Ялган бу! Зират капкасыннан чыккач ук онытыла икән ул.
Төпчекләрен—картлык көннәрендәге ин олы өметләрен җирләп кайткач, карт белән карчыкның икесенең ике якта, берсеннән-берсе яшеренеп елаулары, аларнын исенә дә кереп карамады
Якын туганнары, күнелләре бер эшкә ятмаса да. һәрберсе үз кайгысын үзе белән йөртеп, ни беләкдер мәшгуль булды Күңелләрендә бер генә тынгылык булмаса ла. алар бер-берсенә карамаска, ни генә сөйләшсәләр дә. сүз очынып Навилгә барып тоташасын тоемлап, күнел җәрәхәтләренә кагылмаска тырыштылар Өчесе, җидесе узса, кырыгына чаклы әкренләп булса да. кайгылар артка чигенә барып, тормыш үз агымына кайтыр Инде Ходай хәсрәтнең башкаларыннан сакласын'
Ишегалды көне буена Навилнен якын туганнарының кайгысын уртаклашучы күрше-күләннәрдән, авылдашлардан бушамады Ничек кенә борчылмады да нинди генә юату сүзләре ирештермәде атар Дөрес, кешене ярын карап булмый Шулай да алар арасында ин риясызы. бу олы кайгыларның барын да ихластан үзенә алырга теләп, адым саен сыкранып шыгырдаучы, майланмаган жил капкасы гына иде
Күмү мәшәкатьләреннән котылып, уйланып кашу юлында Навилнен олы абыйсы Касыймнын хатыны, иртәдән бирле күңеленнән чыкмыйча Йөргән соравын иңдерде
— Бу Тәслимә Навилнен машинасын кая куяр, ни эшләтер икән’
Авыр уйларыннан бүленгән Касыйм дәшмәде Вакытсыз сорау биргән хатынына ачуы килмәде Хәер, бу сорауга җавап эзләү Навилнен җиделәрен
уздырганчы ук үзенен дә күңелен кытыклый башлаячак иде...
Барын да күрде Навил, барына да түзде. Инде хатынының халәтен белергә теләп Казанга очты Өйгә керер юлында, кем тарафыннандыр кыерсытылып, күз яшьләренә төренгән беренче сыйныфта укучы улы басып тора иде. Ах! Бу бала, хәзер өйгә керүгә үк, тышкы дөньясының барлык юньсезлеген, кимсетелүен онытып, көндәгечә:
—Әти. әни, мин кайттым!— дип кулларын җәячәк тә әтисенен кочагына ташланачак...
Ата-ана бурычы—гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне киләчәккә тапшыручы инсафлы бала тәрбияләү. Бала бурычы—ата-анасына кайгы- хәсрәтләр китермичә генә, аларны гомер азагында кешечә соңгы юлга озату. Тормышнын язылмаган олы бер мәгьнә-кануны бу. Кешелек бурычы, Навилнен әлегәчә аңламаган, үтәлмәгән, улына ярдәм кылып, оныкларын тупырдатып сөяргә тиеш бурычы. Тәнсез жаннын сыкрануы тәмуг утларында көйдерде...
Ах, ялгышты, барыбер киләчәк үлемнең чиратын үз теләге белән бозып, дөрес эшләмәде ул. Бала, әтисен бу халәттә күрсә, ни эшләр дә, анын ярдәм-кинәшләреннән башка киләчәгендә ниләр кичерер инде?!
Дөньяда үтәлмәгән бурычы калганлыгын белү, әлегәчә үз үлеменен хәсрәтен жинә алган Навилне куркытып җибәрде. Бу тетрәнү шул чаклы зур иде ки. анын тәнсез җаны өшеп китеп, кабат ак парга әйләнде. Аннары сузылып кына суына да башламаган тәнгә сенә башлады. Әле генә булып узган үлем ачысы онытылып, тәнгә кабат жан керде. Акыл кайтты. Бая гына күкрәкләрне тырнап чыккан тойгы, кабат эчкә кереп, кинәт кенә йөрәкне кысты. Ә анысы, мина нәрсә, ни кушсагыз, шуны үтим, дигәндәй, дөпелдәтеп тибә дә башлады. Бу тибү, азрак ял итү мөмкинлеге бирелүгә рәхмәт әйткәндәй, кирәгеннән артык тырышу иде Кул-аяклар җылынып, тән үзлегенә кайтты. Жан. тәннән оялып. Навилне сикертеп торгызды. Шул чакта, дөньясын беренче тапкыр күргәндәй булып, аның күз алдында искитәрлек манзара туды. Элекке халәт онытылып, кабат күңелдә яшәү теләге уянды. Ул да түгел, ишек ачылып китеп, анда:
— Мин кайттым!—дип оран салган улы—яшәргә өмет биргән бердәнбер үтәлмәгән бурыч-өмете күренде.
Навил өчен дөньясынын ин зур шатлыгы, әти-әнисен, хатынын, улын, якын туганнарын хәсрәт-кайгыларга төшермичә яши бирүдә табылды.
Бу дөньянын кояшлы көннәре генә түгел, зәмһәрир суыгы да, тәнне өшеткән җилләре дә, күңелләрне төшергән гайбәтләре дә, ызгыш- талашлары да яшәргә туган кеше өчен Ходай тарафыннан иңдерелгән иң зур бүләкләрнең берсе икән ләбаса...