Логотип Казан Утлары
Шигърият

Су бирегез!

Су бирегез!
1
ӘЛЛӘ инде Рәсәй кечерәйгән. ӘЛЛӘ биегәйгән Шырдан тавы? Колакларда мәге дастан кебек Кое' чишмәсенең сулкылдавы.
Кайтавазлар сеңгән тирәнлекнең Саф суына серләр манчылган күк. Чирткән Каюм кое ниргәсенә— Хакыйкатькә юллар ачылган күк.
Әкиятләр хәтта әйтмәгәнне Әйткән галим туар баласына. Кое төпләреннән күтәрелеп Чыгып баскан белем даласына.
Җитмеш һөнәр жиде юл чатында— Әле уңга, әле сулга илтер.
Каюм бабабызның салган эзе Мәгърифәткә, Фәкагь нурга илтер.
...Кайда юнәлсәк тә сынатмабыз, Махы бирү—безнең шөгыль түгел. Туган жирен сөеп сихәтләнсен һәм хушлану алсын һәрбер күңел!
2
.Алдап булмый икән Табигатьне. Үзенекен итә Җнр-Җнһан.
Без генә ул Ялган белән бизән.

Кызыл сүздән көттек Җыр-илһам.
Ә Табигать гадел!
Юк кодасы,
Кодагые, Килен-княве.
Даһиларны үзе сайлап ала, һәм бәяли, биреп тиярен: Гыйбрәт алсын, Нәтиҗәсен кылсын, Шифалы су белән туенсын, Диеп, гүя ике гасыр буе Яшәтә ул Каюм коесын.
Яшәтә ул җыры үлмәсен, дип, Җире иңмәсен, дип, татарның. Исбатлый күк Каюмнары белән Биеклеген илнең, Ватанның!
Урау юллар,
Гасырга тиң еллар Кайтавазлар булып эндәшә. Инә белән казылса уй-җырың— Каюм коесына тиңләшә.
...Су бирегез,
Кирәк бер йотым су, Кайчагында җитә бер тамчы.
II Табигать,
Каюм коесыннан Шул бер тамчы Саф су булсамчы!
Өеңдә көтсә
Көтсә өеңдә ягымлы күзләр, Каршы йөгерсә кадерле сүзләр— Елмаер кояш кара төнеңдә, Җылы тоелыр салкын көне дә.
Көтсә өеңдә ихлас ярату, Мөмкиндер анда кайгың тарату. Авыр уйларың качар, онтылыр, Шундый бер көнең—мең алтын торыр.
Көтсә өеңдә тәрбия, терәк, «Син», диеп типсә анда һәр йөрәк. Бәрәкәт иңәр бердәм нигезгә. Тәгәрәр дөньяң төздә, тигездә.
Көтсә өеңдә кадер вә хөрмәт, Сиңа дип пешкән ләззәтле нигъмәт.— Үрнәк алып бу тату тормыштан, Тәрбия күрер бала тумыштан!
Бәхетле бул!
Мәңге дә бәхил тцгел. Бәхетсез булсаң әгар.'
Хәсән Туфан
Төшләремә минем керәсең дә: Бәхетле бул, бәгърем, диясең. Ак мендәрне кочкан чәчләремне Бөртегенә кадәр сөясең.
Ак мендәрне кара чәчем кочкан— Бу фалны сон ничек юрыйсың? Синең һаман үз туксаның туксан. Бәхетлеме, диеп сорыйсың.
Чәчләремне сыйпап сөясең дә Баш очыма төйнәп өясең. «Баш түбәмә кайгы өймә, бәгърем, Тарат, зинһар!»— Килә диясем.
Бәхетле бул, бәгърем, диясең дә Бармак янап үзең көләсең.
Әйтәсең күк: син бәхетсез булсаң— Бәхил түгел, үзең беләсең...
...Син яраткан кара чәчкәйләрем Бөртегенә кадәр агарган.
Ак башымда кара кайгым шул син, Төшкә кергән саен яңарган...
Өлгергән миләш
Әче дә генә миләш—ТӘЛГӘШ-ТӘЛГӘШ. Суык тешләп кайчан балланыр? Очраша да юллар аерыла. Киләчәктә бәлкем ялганыр?
Әй, уңган соң миләш—тәлгәш-тәлгәш.
Миләш уңу—диләр суыкка.
Уйларыма бәреп керәсең гел.
Чьпаралмыйм хәтта куып та.
Тәм йөгергән миләш—тәлгәш-тәлгәш.
Кышка кала көзен жыймасаң.
Үкенечтә үтә икән гомер.
Хисең белдерергә кыймасаң
Әче генә миләш—тәлгәш-тәлгәш.
Кырау төшәр, ә ул балланыр.
Очраша да юллар аерыла.
Киләчәктә бәлкем ялганыр...
Аяк астындагы болыт
Баш очыннан җилләр акты. Кичләрдә таңым атты...
Күк гөмбәзен төргән болыт Ак юрган булып ятты.
Ак юрган булып ятты да Кыш булып җирне төрде. Җәйләрдә чуп-чуар дөнья Актан ак төскә керде.
Ак юрган булып ятты ул. Кара болыт иде бит...
...Аяк асларымда калдың— Бәхетемне күреп кит.
1999
Җете төсләр тиз уңа
Син тез чүктең алларыма, сүзең бер үк: —Тәкъдимемне кире какма, какма берүк.
Җавапладым:—Синең буе улым үсә...
Сүзләреңнең җетелеге юлны кисә...
Булмаган да кебек
Сары күзле, соры йөзле. Җилбәзәк сөюләрең, «Яратам», дигән ялганны Миемә «төюләрең».
Вәгъдә сүзләрең төялеп Чаптылар... яманатта: Танымадым тавышыңны «Ярың» хурлаган чакта.
Җир уптымы. Җил йогтымы?
Булмаган кебек бер дә Сөюнең энҗе-мәрҗәне Күмелде кара гүргә.
Җиргә сеңгән мәхәббәткә Кинәнгәндер җир корты... ...Тик кыйссадамы сөюнең «Йосыф-Зөләйха сорты»?!
2000