Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘҖӘРӘМ ТИРӘГЕ


Ерак киткән саен...
Шушы көнем булды дисәм ярый Күккә ашкан көнем,— Ыру башым—бабам белән озак Саубуллашкан көнем.
Төшенгәндәй уйларының гүя Кырга сыймасына,
Арыш дулкыннары килеп егыла, егыла Зират коймасына...
Еллар аның тоз гәүдәсен инде Бераз куйган бөгеп.
Киез эшләпәдән, ак сакаллы үзе, Хозыр Ильяс кебек.
Мин—ирләрчә горур, аңа сыенып Басып торуымда.
- Тап төшермә, улым, зур колаклы Мачан ыруына.
Күп эшләде, аз яшәде,—ди ул,— Шундый безнең нәсел,— Шәҗәрәмнең тармаклары кими, д яфраклар—яшел...
...Басып калды, күз яшьләре аша Карап кыйбласына.
Ул сөялеп басып калды шулай Зират коймасына...
Арыш юлы буйлап кайтып киттем, Бабам ерагая.
Барган саен кечерәйми үзе. Йөзе гел зурая...
Юл өстендә Шәҗәрә Тирәгем Җилсез шаулап тора,— Кылган гамәлемнең ниндилеген Бабам айлап тора.
Күңелемә килгән һәрбер сүзем Аңлап тора Бабам...
Ерак киткән саен, аңа үзем
Якынаям һаман.
Гасырларда яшәр юксыну
Әмирхан ага Еники ядкяре
Бүген иртүк, иәзкәй генә үксеп: «Ени...кн...н!» дип
Исте таң җиле...
Җылы яңгыр кебек салмак иде...
И. Әмирхан, Изге җан инде!..
Китүеңмени,
Үткән чорның соңгы могиканы...
Йә, бәхил бул, әдип.
Хуш инде!..
Мең кодрәтле боек Табигатьнең
Соңгы мөмкинлеге
Шушы инде!
Соңгы мәҗлес. Матәм җыенында Бер догалый җаннар иң башта... Гомереңне дәвамларбыз. Остаз.—
һәрбер җанга
әле күп-күн еллар
Җылы килер
Синең Кояштан!
«Кояш баер алдыннан» дип язын. Ябып куйдың «Соңгы китап»ны. Шул китапның җаны—
хаклык сүзе
һәр йөрәккә
Якын юл тапты.
Шытып ЧЫ1ЫП күңел нурларыңнан. Яшь бөреләр ачар керфеген. Мулдан иктең Иҗат кырларына
Игелекнең алмаз бөртеген...
Шулай укмы.
Югалттыкмы инде
Ил-нлкәйнең соңгы морзасын?! Дүрт кул булса.
дүрт шәм тотып эзлә
Гасырга бер туар ир затын!
Битен ачсаң, меңгә тапкырланыр
«Соңгы китап»—
аның юк соңы.
Җәсад китә—
кала олуг Мирас...
Гасырларда яшәр Юксыну!..
Шнгьри дустым, килче, карлар ерып, Кошлары да бизде, бу кышны... Ишекләрем кертми җан таларга Бусагама килгән йолкышны...
Кыш шаулаган ап-ак дөньяларда Тойсам икән язгы сулышны!
Ә син килче үтеп балачакның Томаннарга киткән тугаен, Күк тугайда калган яшьлек үзе Сагынадыр безне, мөгаен. Кайтыйк әле шунда дөнья гизеп. Табыйк та бер юллар уңаен...
Анда ватан, анда күксел Мирәт, Ак өермә сөйрәп җил аза. Туң имәннәр шартлый. Туган җиргә Тик мәхәббәт чыдар чыдаса...
Шигъри дустым, кайтыйк шунда бергә. Тугыз баллы сагыну, җил аша.
Мәхәббәтем минем, иркә җәнлек, гайбәт сүзләр чытырманын үтеп, якынлашты Сөю күленә... Күзләрендә яна иде өмет!..
Көнчеләр
таш белән ордылар, бәгыренә савылды кан. И куанды, куанды соң мәләкләр.
бер ерткычны бәреп үтергән сыман!..
И каныкты явызлар
Табигать җанына— суктылар— сулыгына килеп җитмәгән җаныйга!..
Йөрәккә сөаль
Сынауларны шактый кичтең. Йөрәк.
Син кич тагын ошбу сорауны:
Кардиограммам тешсез тарак мисле.— Сораумы бу?
Әллә сынаумы?
Упкыннармы,
әллә сиңа тиен.
Дәрьяллардай еллар узганмы?..
Ярыйм, диеп, холуй коенә биеп.
Иске граммафондай
Тузганмы?
Китегез әле, минор сулкылдаулар,
Аңлыйм, Йөрәк,
Керәм хәлеңә.
Эзләмәче миңа юк сылтаулар.
Мин хуҗамы сиңа әлегә?!..
Ярсып-дулап,
Тибен уңга-сулга.
Әллә... миннән
китеп барышмы?
Турысын әйт. шылма, ярты юлда
Бутап куя күрмә бар эшне!..
Салих Батталның китүе
Тормыш шау-шуыннан арып-талып. Баш куюга йомшак ястыкка.
Гүли башлый иде Яшьлегендә үзе очкан самолеты. Алып китә иде төштә
Тын океанга.
Владивостокка!..
Ымсыныла... Күнме еллар ннде Ул якларга юллар ябык та...
Тын океандай чиксез хыяллары Китапларына да сыялмады... Сыеп бетте бер кон...
табутка...
Уйлагандыр шагыйрь, милләтен дә Гел канатлы итү хакында...
«Батый ханга нигә хат яздың?» дип.
Кыздырдылар үзен обкомда!..
Сугыш янгыннарын очып үтте.
Алып китте күләгәдәй картны.
Башына җитте!—
Нәзек кенә
электропровод та!..
Шулай диеп сөйләделәр соңрак— Юкка!—
Аның йөрәге тоташ иде Иң югары токка: Исән чакта ^ан-хөрмәтләр үтте читләп... Йөрәгенең
магистраль тамыры янды гөлтләп!—
Киле нәүмиз Ишек төбеннән Дөньясында гаделлек юкка...
Дәрвиш сурәтле
олы шагыйрь. Ятим бер кортка...
Ак карга
Кабатлыйлар һаман—яратыпмы, «Кара» сыйфатынмы якларга... Кара карга, ала карга булсын. Бармы әллә тагын ак карга?!
...Язын күрдек аны! Күрде авыл, Яңалык дип язды хатларга.
Әйтерсең лә кошлар фәрештәсе,— Кайтты безгә быел
Ак Карга!..
Шунсы гаҗәп: әгәр кунса килеп. Якташлары кунган талларга, Очып китә бар да. дәррәү кубып. Теләмиләр «ак»ны аңларга... ...Саргайды коз. шаулап, кош гаскәре Күтәрелде җылы якларга.
Саф артыннан, җилфер-җилфер килеп. Ияреп очты
Быел
Ак карга...
Уйлыйм: быел язын кайтырмы ул, Кала алыр микән сафларда?.. Теләгем зур каршыларга быел Явыз телдән, җилдән сакларга!
Теләктәш мин аңа.
Гаепсездән
Юлыкканда кыен чакларга, Калганым бар аның хәлләренә,— Көлә дуслар:
«Ул,—дип—ак карга!..»
Президент бии!
Кояш, Болак. Август—бергә килгән, Бергә килгән—нәрсә диергә?.. Җөмһүрият бәйрәме бу.
Кояш
Үзе төшкән җиргә биергә!..
Бии кояш, чүгә-чүгә бии.
Уйный сазның мең-мең кыллары. Шул моңнарга тәңгәл генә агыла Җөмһүриятнең имин еллары...
Дулкынлана аллы-гөлле мәйдан. Җырлар белән шаулап, гөр килеп. Мондый мәйдан гомергә бер килер,— Ә мәйданда бии—
Минтимер!..
Дөньясында яшерен эшебез юк.— Бөтен донья моны күрсен, дип. Мәйдан уртасында, култыклашып. Кояш белән бии Президент!..
Тимер капкаларны җимереп ачкан Сугыш-ызгышлар да түгел бу. Хөррият! дип, ярларыннан ашкан Шатлык ярын каккан күңел бу!
Ә Президент бии.
мәйдан—чиксез.—
Үзе дәшә якты уйларга: Республикам, керә егет чагың,— Кыю алыш
сабантуйларда!
Күңелләрдә балкый безнең кояш. Бер кояш ул, мнргә бер кояш. Ил вә халык һәрчак бәхетле ул Шул кояшның берлеген тойгач!
Аяз гына булмас, без—күнеккән,— Булыр әле.
каплар болыт та...
Тик син, халкым, гомер Президентның
Бүгенгедәй биюен онытма!
Биюләрен күргән инде халкым «Империя» дигән диюнең... Күрсәк иде алда
Илбашының
«Без—мөстәкыйль!» диеп биюен!
Ил түрендә якты август балкый. Бар I анамны дәшеп бәйрәмгә.
Дулкынлана гөлләр Сабантуе. Мең яшьлек чал Казан әйләнә.