Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ


Сәйдәш ялгышы
Баллада
ӘЛЛӘ НИНДИ ШОМЛЫ буран чыкты— бүтән хисләр, бүтән тоем да. Фәрештәләр, дәррәү котырышып, бии төсле пәри туенда.
Тазарткандай һәрбер тәрәзәне, тиеп китә ап-ак канатлар.
Авыл йорты. Хушлык. Бүген монда куна калган олуг кунак бар
Хәйям белми киткән чүнник сыен җибәрәләр «бәлеш асты»на.
Сәйдәш кенә һаман тыныч түгел:
• Кызган саен нигә җан туна?..»
Фәрештәләр бии фанфарага- туктар микән бу туй өч көннән?! Композитор гына ишетерлек тавыш килә буран эченнән
Адашкандыр берәү, авылына кайткан чакта кара буранда. Кайтаваздай иңри «коткарыгыз!» камертоннан сизгер бу җанда.
Гарасатта йөрәк гаҗизләнсә, ала ин югары нотаны..
Бәргәләнеп буран ятьмәсендә, әллә бәгырь Кәрим' ятамы'”
Фәрештәләр бии фанфарага, өзгәләнә Сәйдәш ят моннан «Халык чыксын, әйдә, эзләп табыик- тавыш килә амбар ягыннан!..»
Эзләделәр өмет өзелгәнче, иләделәр карны он итеп...
Әүлиядай затнын ялгышуын мөмкин булса икән онытып'
Мәэюсләнеп калды маэстро «Якны бутаганмын карт юләр! • Мәрхүмкәйне мәгьриб тарафыннан буран тынгач табып кайттылар
Авылдашлар анлый алдылармы жаны көйгән сабый ир хәлен9!
Ап-ак кардан Сәйдәш бара төсле, тартып бара кара роялен
1998
Зөлфәт
Татарның бу көйгән туфрагына Мулдан сипкән серләр орлыгын Гамәлдәге исемнәре генә
Төрле монда шыткан җыр-моннын
Төсне тылсым иткән затларның да
Исемнәре генә төрледән
Бсзнен гуфрак Сәйдәш. Тукай булып. Шаляпиннар булып терелгән.
Кан белән дан. хурлык белән зурлык Төпкә кадәр сең1ән җир ласа! Гаҗәпмени Шаляпины булып Шушы гуфрак бер көн җырласа.”
'Кәрим Тинчурин күздә тотыла
12. «к У.» м н
Гаҗәпмени бер көн Сәйдәш булып. Төкәнмәс нур булып сирпелсә. Шул нурлардан хәтта мәнгелекнен Аръягыннан хәбәр ишетелсә?!
Татар туфрагы? Анда бары Кан да сугыш кына, дисәләр.. Туфрак кына түгел безнен туфрак!- Ул-уй колачламас мәнгелекнен Аръягыннан килгән бер хәбәр
Җирдән саркып килгән илаһият- Даһи шаукым тисен, кагылсын1 Дөньялыкта җир бердәнбер җырчы һәм бердәнбер бөек назымчы.
Гел эндәшер безгә туган туфрак... Ул дәшкәндә җиһан таң калыр Бөек шагыйрь булып көрсенер ул, Бөек җырчы булып уфтаныр
Ходай Тәгаләнең уфтануы Илаһи көч булып тетрәгәч. Аваз салган безнен шушы туфрак Йә Шаляпин булып, йә Сәйдәш.
Җир тетрәми, купмый зилзиләләр. Борынгы бу утлы туфракта.
Нинди янгыр. нинди җилләр шундый Бөек монсарларны уята?
Дулап узды канлы, данлы чорлар. Жыр барыбер жирне тетрәтте! Ходай үзе якын күргәненә Бирә җиркәйнең җыр куәтен.
Әйтерсең лә бөркеп тора һаман Ходай сулышының җылысы— Яна Сәйдәшләрнең сулышы бу. Яңа Шаляпиннар сулышы!
Күңлендәген әйткән бөек җырчы: -Татар җырын тыңлап яшәдем.- Бәгъремнән саркый яшьлегемне Тетрәндергән татар аһәңе!
Туган туфрак өчен ике моңсар Кадерле һәм газиз, тиңдәш тә! Көне килер...
Монсар бу Шаляпин
Сәлам бирер монсар Сәйдәшкә!
1999.