Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК БӘХЕТ ЭЗЕННӘН


әсән Туфан—XX гасырда яшәгән һәм иҗат иткән фәлсәфи шагыйрьләрнең берсе. Аның фәлсәфи лирикасы тирән үзенчәлеккә ия. Бу. беренче чиратта, шагыйрь яшәгән чор белән бәйле. Туфан—Тукай. Дәрлемәнлтән аермалы буларак—бөек Ислам тәгълиматы рөхсәт ителгән һәм аның изге тәэсире көчле булган чорда түгел, ә коммунистик идеология һәм материализм фәлсәфәсе чәчәк аткан чорда иҗат итә Бу заманда яшәгән бөтен бер буынның аңына матдиятлелек фәлсәфәсе сеңдерелгән иде. Бер яктан Алланың барлыгын кире кагып, икенче яктан кешелеклелеккә. изгелеккә, иптәшлеккә чакырып коммунистлар шактый каршылыклы фәлсәфә тудырдылар. Әмма кеше күңелендә «илаһи очкын» яши һәм кеше «мин*е үзен бар кылган Илаһә белән бәйләнешен ахыргача югалта алмый иде Шуңа күрә Туфан да Илаһи эзләнүгә үз рухи барлыгын биреп калдырды «Матдә— беренчел, ан—икенчел - дигән идеяне тануга карамастан. Туфан үз шигъриятендә, аерым алганда фәлсәфи лирикада Илаһи Чакыруга тугры кала дип әйтергә була Күпмедер дәрәҗәдә бу тугрылык түбәндәге юлларда да күренеп китә
Безнең жанда урын юк та инде
Һичбер нинди күккә. Ходайга.
Язмыш дигән нәрсә ил башына
Югарыдан төшә шулай да...
Бу. билгеле. Аллага булган бер ымсыну...
Әмма Туфанга хас Илаһи эзләнү, барыннан да бигрәк, матдиятлелек фәлсәфәсе жирлегендә табыла.
Мин—бу кырлар, сулар, жирләрдәгс
Атомнарның иске туганы:
Материя мин. жаным.
Аның бары
Сөйли, жырлый. сагына торганы.
Күренгәнчә. Хәсән Туфан бу матдиятлелек темасына кешелекле, изгелекле күңеле белән килә...
Уйлап карасаң, бу гаҗәеп янәшәлек: Изгелеккә, Яхшылыкка. Сафлыкка омтылучы шагыйрь һәм матдиятлелек фәлсәфәсе' Ләкин шунысы ачык матдиятлелек фәлсәфәсенең нигезләре ныклы түгел. Бу Галәмне, чәчәк атучы гөлләрне сагынучы, яратучы кешеләрне матдиятлелек фәлсәфәсенә генә кайтарып бетереп булмый Барыбер, матдиятлелекне дә яраткан Изгелек һәм Рәхимлек чыганагы—Аллага килеп чыгасын. Матдиятлелек бит Алланы танымаса да. Чиксезлекне һәм Мәңгелекне танымыйча булдыра алмый! Алар—бар Шулай булгач, аларны танудан Алланың барлыгын тануга да ерак түгелдер Вакыттан һәм пространстводан өстен булган Илаһият һәрвакыт кала Күңел күзе ачык булган кеше моны тоймыйча кала алмый. Бу. бигрәк тә. нечкә һәм фәлсәфи күңелле шагыирмәргә кагыла...
Бәлки. Хәсән Туфанның зурлыгы, шагыйрьлеге шундадыр да: материалистик фәлсәфә хөкем сөргән шартларда да ул илаһи чакыруны ишетүдән туктамый Моны анлый белергә кирәк. Әледән-әле ул Матдәнең «анлаешсыз- гүзәл серенә игътибар итә һәм шигъриятендә шул турыда хис һәм фикер аша тирәнтен уйлана.
Х
Кем белә, бәлки, анын шигъри уйланулары матлиятлелек фәлсәфәсенең чынбарлыктагы барлык сорауларга җавап биреп бетерә алмавын аңлаудан тугандыр
• Ничек?» дигән һәрбер сорауга
Үз жавабын ачык әйтә фән Нигә? Нигә0—Боларына әле Жавап бирә алмый фәлсәфән
һәм шагыйрь үзе шигырь аша чынбарлык турында уйланырга мәжбүр Шагыйрьнең чынбарлык турына шигъри уйланулары исә безнен өчен кызыклы тоела Туфан аңы белән «матдә—беренчел. ан—икенчел» дигән фикерне таныган кебек булса ла. анын күңеле, күңел җимеше булган шигърияте «моны аңлый алмауны», һәм моңа каршы чыгуны ла белдерә кебек Матлиятлелек фәлсәфәсе Туфан «мин»енен Илаһи сизенүләренә җитәрлек дәрәҗәлә каршы килә кебек Бу бигрәк тә Мәңгелек Тормыш мәсьәләсендә күзгә ташлана
Үлемнән кача-кача
Гомерләр соры и-соры и.
Синмени'’ Синен аша
Матдәнең үзе җылый
Бу дүртьюллык шигырыиз дә матлиятлелек фәлсәфәсен кабул иткән кешенең үзе һәм яшәеше турында тирән уйланулары чагыла. Туфан Матдәне җанландыра, һәм чынында син түгел—«ә.. Матдә җылый». ди Әмма, ни өчен соң кеше гомере сорап, кеше аша Матдә җылый Аны һәм аны белдерүче кешене сыкрарга нәрсә мәжбүр итә? Шигырьнең беренче ике юлыннан күренгәнчә. Матдә (һәм аны белдерүче кеше лә) беркайчан бетмәячәк Мәңгелек Тормыш тели
Мәгълүм булганча, материалистик фәлсәфәдә Мәңгелек Тормыш мәсьәләсе үзенчәлекле чишелә Материалистлар түбәндәгечәрәк фикер йөртәләр матдә һәм энергия генә мәңгелек булганга, ә кешеләр матдә үсешеннән, эволюциясеннән барлыкка килгәнгә, кеше бу дөньяга миллионлаган очраклар җимеше булып кына килә, аннан янә туфракка әйләнә һәм анын тагын кайчак дөньяга киләчәген, ягыш «мин»нен кайчан туасын белеп булмый Бәлки бу миллиард еллар узгач кына мөмкин булыр
Тудын. Үлден. Бу хәл ни сон Мәнгелектә'’
Бер атом су чумды кулга, тормый күктә.
Бер бөртек жим артты Җиргә' Бары шул эш Тудың, тордың мизгел, инде—китеп барыш Бу әүвәлссз һәм ахырсыз Мәңгелеккә
Кешенең бу дөньяга килеп китүендә—Матдәнең мәңгелек хәрәкәтендә— абсурдлык тоела Ә бәлки. Мәңгелеккә кагылышлы абсурдлык хисе кеше күңелендә генә туа аладыр ла?! Чөнки, кеше Мәңгелекне тулысынча ганып белергә сәләтсез Табигый, шагыйрь »мин«е аптырау, гажәгигәнү кичерә
Абсурдлыкка очрагач шагыйрь «мин»е илаһи борчылу хисе кичерә Чөнки, шагыйрь эчендәге «мин» мондый юкка чыгу белән (ягъни, яңадан үлеп матди әверелеш алу белән) килешә алмый, ул Мәңгелек Тормыш гели
Туфан «мин»е Мәңгелек Тормыш турында үзенең җан серләше булган таллар белән дә сөйләшә Ул матдилелек фәлсәфәсеннән чыгып һәрнәрсәдә үзенең якынын күрә (Идеалистлар һәм материалистлар герле яктан килеп бөтен дөньяның туганлыгы турында сүз йөртәләр төсле ) һәм Туфан иртәме-соңмы үләчәк талларда ла Мәңгелек Яшәешне сагынып уйлану күрә («Сүз кушасы килә талларга» шигыре)
Шундый уйчан аулак таннарда.
Танышларын курган шикелле.
Туктый кеше, узыл китешли, һәм баш ия монсу талларга.
Шундый уйчан аулак таннарда
Ни өчен таллар монсу. уйчан? Атар урынына Туфан үзе җавап бирергә алына
Сүз кушасы килә талларга:
—Сезне ләме матдә алдады
Чиксез өмет.
Чикле жан биреп,
Үзенен тик бер атламы итеп9
Чикләп шундый чая ханнарны, Сезне дәме матдә алдады.
Димәк. Туфан «мин»е кеше барлыгында да, тал барлыгында да ниндидер бер үзенчәлекле «алданганлык» таба. Чиксез мөмкинлекләргә ия матдә ни өчен кеше, тал гына «ясаган9» (Бу строфада ниндидер бер логикасызлык та бар әгәр жан матдәдән өмет вәгъдә итеп алдаган9 Бәлки, бу «мин»нен мәңгелеген оныта алмаудан туган шигъри логикасызлыктыр?)
Кем белә сон. бәлки. Матдә кеше һәм талны үзенен бер атламы итеп югары бер үсеш кичерәдер9 һәм бу яфрак ярган, гүзәл тормышны белдергән яшел таллар — алар бит бу яшәешнең изге мәгънәсен беләләрдер?!
—Сез беләмсез кая барганны?
Тере хәлгә килгән бу матдә Каядыр бит бара, әлбәттә. Яфрак ярып—санап заманны. Сез беләмсез кая барганны9
Әйе, талларда, табигатьтә Мәңгелек Тормышка кагылышлы ниндидер бер изге мәгънә тоела. Алар, билгеле, сиңа кеше кебек жавап бирмәсләр Алар һәрвакыт үхләрен тәкъдим итү аша сөйләшәләр төсле.
Уйга талган ялан таллары Дәшми генә яфрак яралар. Дәшми генә карап калалар Кеше кая китеп барганны Уйга талган ялан таллары
Туфан, билгеле, ачыктан-ачык үз жанын атомнардан аерып күз алдына китерергә мөмкин:
Мәңгелек сезнең гомер.
Мәнгелек, атомнарым
Нигә сон шундый түгел Атомнан туган җаным?!
Монда инде шагыйрь матдәнең түгел, ә үзенен ачыргалануларын белдерә. Димәк, матдә түгел, ә аннан туган жан үзенен мәңгелексезлеге өчен ачыргалана, әрнү, сыкрану китерә Шул ук вакытта, икенче яктан. Матдә оешып үзе Мәнгелек Тормышка омтылган кебек. Бу ике дөреслек бер үк вакытта яшиләр дияргә була Бер нәрсә ачык: матдәдән барлыкка килгән жан бар, һәм ул үзенең мәңгелексезлегенә юаныч эзли.
Әйтик, түбәндәге шигырьләрдәгечә:
Атомнарым минем мәнге үлмәс
Атомнарым мәнге калырлар.
Мәңгелекнең һәрбер дөньясында
Яшәр алар миллиард гасырлар.
Бу урында сорау туа ала: ә «мин» кая китә сон?
Атомнарым минем үлмәс тә бит Атомнарның хәтере бармы сон9 Кайда булса мина очрасалар. Алар Мине хәтерләрме сон?
Монда ачык илаһи сикереш тоемлана: бу шигъри юлларда «мин» хисе Матдә эволюциясеннән чыгарылмый!.. Чөнки. Туфан үз «мин»енең барлыгын күпме генә матдә эволюциясеннән чыгарырга тырышса да. субъективлык тойгысы (!) яшәгән Чын Мин тавышыдыр
Ләкин үз субъективлыгыңның мәңгелеген тоюга таба Илаһи сикереш ясалуга карамастан. Туфан үз «мин»ен атомнар эволюциясеннән чыгаруны дәвам итә. Чөнки, ул Мәңгелек Яшәү тели, ә моңа атомнарның үлемсезлеге аша гына ирешергә мөмкин дип фикер йөртә:
Шушындый юл аша Хәсән Туфан «мин*е өчен Мәңгелек Тормыш мәсьәләсе чишелә Мондый чишелештә матдиятлелек фәлсәфәсенең генә түгел, ә күпмедер дәрәжәдә һегель объектив идеализмының да чагылышы ачык күренә. Ни генә булмасын. Хәсән Гуфан «мин*е мондый чишелеш аша үзенә юаныч табарга тели
Билгеле. Мәңгелек Тормыш, Мәңгелек Аң—ИлаһәгӘ ышанганнар өчен генә Әмма Мәңгелек аң. Мәңгелек җанлы тормыш матдә эволюциясе нәтиҗәсендә китеп чыга дигән фикерне кабул итеп булмыйдыр Чөнки субъективлыкка ия -мин» матдәдән килеп чыга алмый, аны әүвәлгесе һәм ахыры булмаган Алла гына ярата ала...
Әмма матдиятлелек фәлсәфәсе хөкем сөргән чорда яшәгән шагыйрь Мәнгелек Яшәүгә омтылуда ла шул фәлсәфәгә таянырга мәҗбүр..
Ике строфалы шигырь;
Материалист фәлсәфәчеләр «матдә—мәңгелек, ул төрле үзгәрешләр генә кичерә һәм арта да. кими дә алмый»—диләр. Мәнгелек тормышка ашкынучы Туфан •мин»е өчен бу азмы-күпме Өмет. Юаныч. Ни генә булса да. матдиятлелек фәлсәфәсе Мәңгелек Яшәеш турында сөйли кебек; аның буенча, бернәрсәдә югалмый, кимеми, һәрнәрсә дә кала
Билгеле ки. Туфан «мин»е матдиятлелек фәлсәфәсеннән чыгып. Мәнгелек Тормышның олугъ мәгънәсең аңларга алгысый Әмма Туфан үзе «җавап бирә алмый фәлсәфәң» дип белдергән иле. һәм менә матдиятлелек фәлсәфзәсенә кагылышлы булган, күңелгә ниндидер бер тетрәнү алып килүче фәлсәфи робагыйлар
—Артмыйм да мин. кимемим дә. -дисен. Матдә. - Яшим, үсөм һәм үзгәрәм —дисен. Матдә Бу Галәмдә бер атом да арталмагач.
Бу эшеннен төп мәгънәсе ни сон. Матдә?*
яки:
Һәр инкярне инкяр итеп үтәсен син.
Саннарыннан сыйфатларга күчәсен син Бу мәнгелек. бу чиге юк тәжрибәннон Әйтерсен тә нәтиҗәсен котәсен син
Бу робагыйларда—шагыйрьнең «аңлый алмавы», лирик-фәлсәфи аптыравы, хәйранлыгы, аның «мип«енсн Мәнгелек Тормышка кагылышлы и ис мәгънә эзләве Бәлки, бу Галәмнәрнең Раббысы—Аллага ышанмаудан туган бер аптыраудыр''.
Кеше интеллекты Мәңгелекне һәм Чиксезлекне. димәк. Алланы тулысыңча танып-белергә сәләтсез Әмма. Аллага юл эзләү һәм омтылу—кеше яшәешенең төп мәгънәседер...
Аллага юл дөнья эчендәге тормышта табыла ала һәм Туфан «мин»е Мәню лекис һәм Чиксезлекне күзаллый алмагач, тормышның изге мәгънәсен эзләүне бу дөньяда дәвам итә:
Чиксезлекне белмим, ни нәрсәдер’
Белгән заман, чорым бу- донья
Уйлыйм, җырлыйм, фәкать тәэсир алып.
Дөньядагы хәлләр турында
Юк. атомнар, мәңге аерылмабыз. Һаман бергә яшәрбез кебек Сездә туган акыл канатында Мәнгелеккә күчәр кешелек
Материямен чиксез мөмкинлеген
Сүтәр бер кон Вакыт, үчерер һәм үзенен анга килгән гомерен Мәнгелекнен эченә күчерер
Дәү лә бит Һәрбер кояш. Кин лә бит Галактика. Гомерләр кыскармаса. Бүлмә лә ярап тора
Бетәсе KILIM и һич’ Нидән бу? Ничек? Нигә'' Матлә ул мәнгелек нч. Артмый да. кимеми лә!
ешене әйләндереп алган дөньяда, табигатьтә Мәңгелеккә, Илаһилыкка ишарә ясаучы күренешләр байтак, һәм Туфан «мин»е ихлас күнелдән табигатькә омтыла да... Табигатькә кагылышлы тормышта ниндидер бер Изгелек тоя ул. Коръән Кәрим әйтә: үләннәр һәм агачлар Аллаһка сәҗдә кылалар. Болай дип тә әйтергә мөмкиндер: гөлләр Илаһә хакына чәчәк аталар...
Ә матдиятлелек фәлсәфәсе шагыйрьләре өчен: Табигать—чәчәк аткан Матдә кебек. Билгеле, алар тарафыннан Табигатьнең Кем чакыруы буенча чәчәк атуы турында сүз алып барылмый.. Ни генә булмасын. Матдәнен Мәңгелек Тормышын «аңлый алмаган» Туфан «мин»е Яшәү эзләп Табигатькә омтыла. .
Никадәрле төсләр чәчкәндә.
Никадәрле төрләр, шәкелләр— Бу ижатың каршында синен, без адәмнәр—бары шәкертләр.
Табигатьне илаһилаштырып карау һәм кешеләрне аның шәкертләре дип санау татар халкы шагыйре Туфан өчен очраклы хәл түгел, билгеле.
Табигатьне ихлас ярату, аңа баш ию, аңа иярергә теләү, гомумән, татар халкына хас нәрсә. Татар мәдәниятенә җитәрлек дәрәҗәдә Табигать рухы кагылган... Бу, мөгаен, табигать барлыгында Илаһилыкка. Мәңгелек Тормышка омтылучыны тоюдан киләдер. Татар халкы да үз рухи-мәдәни тормышында табигатькә ияреп. Илаһилыкка һәм аның белән бәйләнешле Мәңгелек Тормышка тугры калырга омтыла... Туфанның табигатькә багышланган шигърияте дә әнә шундый изге традицияләргә таяна.
Билгеле, ул монда да матдиятлелек фәлсәфәсенә тугры кала. Әмма ул бер хакыйкатьне дөрес ача. кеше өчен табигать Ана кебек... Карый да кешегә. Һәм әйтә гүяки: Соклана Табигать: «Бу—минем киләчәк. Бар микән дигәндәй Шушы зат аша мин Галәмдә шундый зат? Галәмне гизәчәк, Гүя ул каядыр Абайла шуны син. Омтыла кешедә. Абсолют Хакыйкать! Саннардан сыйфатка Сиңа юл салачак Күченә-күченә. Җирдәге табигать!»
Димәк, табигать һәм аның баласы кеше аша Абсолют Хакыйкатькә юл салыначак... Ни дигән сүз бу? Мөгаен, бу Җирдәге табигать белән бәйләнешле тормышта Мәңгелек Тормышка юл күрү. Мәңгелек Тормыш абсолют хакыйкатькә тиңдәш дияргә була Ни генә булмасын, Туфан «мин»е кешенең Илаһи тынычсызлыгында һәм Илаһи хакына чәчәк атучы Табигатьтә абсолют хакыйкатькә— Мәңгелек Тормышка изге юл күрә.
Туфанның Табигатьне җанландырып караган шигъри хакыйкате асылда чын хакыйкатьне тоюдан килеп чыга төсле. Ә Табигать Туфан өчен җанлы...
Соклана табигать
Ирекче дөньяга.
■ Чәчәкләр аркылы
Елмая—елмая...
Туфаннын акылы матдиятлелек фәлсәфәсе тәэсирендә калуга карамастан, күңеле чәчәкләрнең терелеген, Илаһә белән бәйләнешле булуларын сизүдән туктамый:
Каядыр дәшәсез,
Нәрсәдер әйтәсез..
Җырымы матдәнең, Чәчәкләр, әллә сез?
Күренгәнчә, Туфан « Чәчәкләр сөйли белә» дигән хакыйкатьне кабул итәргә
К
әзер һәм бу шигъри хакыйкать кенә түгел, билгеле. Илаһи серләргә багышланган кешеләр чәчәкләрнең һәм бар Табигатьнең, чыннан да. сөйләшә алуын беләләр Моның өчен күңел күзенең ачык булуы гына кирәк Ә күңел күзе Изгелеккә, яхшылыкка, сафлыкка баш игән кешеләрнең генә ачыла ала Туфан исә Изгелеккә алгысыган кеше булгандыр Ни генә булса да. аның күңеле һәрвакыт аклыкка, яхшылыкка омтылгандыр Шуңа күрә, матдиятлелек фәлсәфәсе тәэсирендә катуга карамастан, ул. барыбер, табигатьнең, чәчәкләрнең жанлылыгын тоюдан туктамый, туктый алмый. Ул Табигатьтә Изгелеккә омтылучы Тереклекне күрә, һәм турыдан- туры чәчәкләр, диңгез белән сөйләшә, атар белән аңлашырга тели
Бу аңлашырга теләү «сөйли торган материя» шигырендә дә бар Шигырь түбәндәгечә башланып китә:
Каршы атып.
Башын иеп калып
Киң даладан узган ирләргә.
Юл читенә басып, уйга талып.
Карап тора гүзәл миләүшә
һәм шагыйрь шул гүзәл миләүшә чәчәге белән сөйләшә башлый Ул аның үзен аңлаячагына ышана. Ни өчен'’ Чөнки, кеше һәм чәчәк бит яшәеш балалары, алар тереләр. Хәер. Туфан. «мин»е бу яшәеш туганлыгына матдиятлелек фәлсәфәсе белән килә:
Тартынма син. сеңдем, ятсынма син.
Сөйләшик бер утырып янәшә Ятлар түгел, сина минем аша Бертуганын—матдә эндәшә
Димәк, матдә туганлыгы ул гажәеп туганлык икән: ул житәрлек дәрәжәдә кешеләр арасында булган туганлыкны, бергәлекне хәтерләгә. һәм бу туганлык бик ерактан килә.
Ераклардан, галактикалардан
Без бу жиргә. бергә килдек ич. Без матдәнен безне тудырачак Потенциаль көче идек ич.
Аннан бирле бик күп вакытлар узган, һәм алар төрле сурәтләргә кереп очрашканнар:
Ничә миллион гасыр үтте инде
Безнең шушы жиргә килгәнгә Син бер гөлгә инде әверелгәнсең. Ә мин менә—кеше дигәнгә
Ләкин бу монсу күренмиме? Юктыр Алар икесе дә тормыш эчендә, алар икесе дә яшәешнең ләззәте һәм кыенлыгы арасында көн кичәләр.
Күрәм:
Син дә бөек яшьлек эшен.
Гүзәл хәлне хәтерләтәсең.
Җирдә тормыш дәвам итсен өчен
Тормышка син әзерләнәсең
Туфан «мин»е үзенең туганы-миләүшә чәчәгенең бәхетле тормышына соклана, һәм үзенең тормышын да ана сөйли ул туган якларыннан читтә гомер уздырырга мәжбүр. аңа хәтта сөйгән ярының исәнлеген дә белү мөмкин түгел Ул шул турында уйлана, борчыла
Мөгаен. Хәсән Туфанның бу шигъри әсәрендә дөнья хәятенең Илаһи Мәңгелек Хәяттән килеп чыкканлыгын тою бардыр Чөнки, кеше. үлән, чәчәк, кырлар, сулар -алар барысы да кайчандыр Илаһи Мәңгелек хәяттән килеп чыкканнар Тик аларны матдиятлелек фәлсәфәсенә кайтарып калдырып булмый —Тормыш Тормыштан килеп чыга.
Матдилек фәлсәфәсенә Изгелекле күңеле белән килеп Хәсән Туфан татар гомуми рухи традициясенә тугры кала кебек Аның күңеленә абстракт системалардан
9. .к. у • N II
бигрәк яшәеш гүзәллеген тою хастыр. Ул нинди генә катлаулылыклар. авырлыклар, корбаннар булуга карамастан үзен әйләндереп алган тормышның чәчәк атуын күрә Ул табигатьтәге, дөньядагы тормышның гүзәллеген аның мәхәббәт хисенә нигезләнгәндә генә яшәячәген тоя төсле. Бәлки, шуның өчендер. Туфан шигырьләренә ниндидер бер йомшаклык, кешелеклелек, яхшылык хас. . Башкача булса Мәхәббәткә нигезләнгән тормыш, димәк, гүзәл тормыш кире кагылыр иде. Бу яхшылык хәтта Туфанның сыйнфый көрәш, коммунистик идеология белән бәйләнешле шигырьләрендә дә күзгә бәрелә...
Аның шигырьләрендә Такташтагы төсле динне сүгү, кимсетергә теләү юк. Туфан бары тик изгелек хисен коммунистик идеологиягә күчерә . Ул бу идеологиядә гаделлекне, изге һәм саф хисләрне, төшенчәләрне саклый алган бер көч күреп ала кебек. Башка очракта аның яхшылыкка, матурлыкка, изгелеккә омтылган -мин»е коммунистик идеологияне кабул итәр идеме икән?!.. Коммунистик идеология аның өчен кимсетелгәннәрне, яхшыларны, сафларны, акыллыларны. хезмәт сөючеләрне һәм гүзәл табигатьне, тормышны яклаучы, саклаучы кебек күз алдына килеп баса. Мәсәлән:
Хәбәр итеп килә һәр яна көн Ленин юлы мәнге икәнне.
Дөньядагы бөтен яктылыкны Яшәтергә көче «.иткәнне.
яки:
Апрельнең үземе соң.
Тургае әйтте микән9
«Киләчәк көннән сина Сәлам бул».—дигән кебек. Бу сүзне синме, кояш.
Кичердең нурга төреп?
Туфан өчен Ленин. Октябрь, коммунизм изге сүзләр булып кала. Ул аларда тормышның изге көчләрен күрә. Ә бу шагыйрь өчен барыннан да мөһим. Чөнки, шагыйрьләр һәрвакыт үзләре изге дип тойган нәрсәләргә хезмәт итәргә омтылганнар. Туфанның да саф ихласлыгына шикләнергә урын юктыр
Әйе. Туфан үз шигъриятендә гүзәллеккә, сафлыкка, кешелеклеккә баш ия Кайбер вакыт бу үзенчәлекле Дон-Кихотлык булып та тоела. Чөнки, дөньяда изге нәрсәләрне яклап чыгу жиңел эш түгел Әмма, кеше үз күңелендәге «Илаһи очкынга» тугры калырга тиештер бит? Туфанның «Кер чайкыйлар кызлар» төсле шигырьләрендә без әнә шундый тугры калуны күрәбез.
Әйе. Хәсән Туфан шигърияте үзенең кешелеклеге белән күңелгә кереп кала Тормышта да Туфан шундый ук олы жанлы булган диләр. Димәк, аның күңеле шигърияттә ихлас чагылган...
Әйе. Туфан материалист шагыйрьдән бигрәк, идеалистик юнәлешле шагыйрь булып күз алдына килеп баса. Бу шагыйрь зур игътибар күрсәткән рухи кыйммәтләр белән, романтиклык белән бәйләнгән. Туфан үз шигъриятендә күбрәк матди кыйммәтләргә түгел, ә рухи кыйммәтләргә игътибар бирә. Шуның белән ул үзе дә сизмичә Рухны Матдәдән алда куя. шигырьләрендә сафлыкка, гаделлеккә, матурлыкка чакыру көчле Аның ижатында табигатькә баш ию. аның жанлылыгын сизү көчле. Аның әсәрләрендә рухның, жаннын. күнелнен мөһимлеген, кыйммәтен тою көчле Аңарда Мәңгелек Яшәеш турында хыяллану бар...
Шуңа күрә. Туфанның фәлсәфи шигърияте матдиятлелек фәлсәфәсенә генә кайтып кала алмый Аның шигърияте—шагыйрьнең үзе дә сизмичә илаһи ззләнүе Ул—матдиятлелек идеясе белән килешергә теләмәгән Мәңгелек жан тавышы.