Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИТМЕШ ЕЛДАН СОҢ ОЧРАШУ


Күренекле татар совет язучысы, әдәбият галиме. фольклорчы. журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Гомәр Толымбайның тууына быел—2000 елның 14 апрелендә 100 ел тулды
Егерменче-утызынчы еллар татар әдәбияты үсешендә тирән әз калдырган бу әдибебез үзе иҗат иткән унбиш ел вакыт эчендә, ягыш 1922 елдан 1937 елга чаклы, утыз ике китабын бастырып чыгарган Шул чорның кон кадагына суккан тәнкыиди- публицистик мәкаләләре, очерклары, фәнни хезмәтләре. яңа социаль җәмгыятьнең яңа әсәрләре буларак тәкъдим ителгән этюд һәм хикәя-повестьлары белән замандашлары күңеленә көчле тәэсир ясаган. Әдәбият галиме Г Нигъмәти 1927 елда (-Безнең юл- журналы, 6- 7саннар), аны -татар революция әдәбияты күгендә- булган биш йолдызның (К Нәҗми, /i Такташ. X Туфан. Г Толымбай. ГКутуй) берсе итеп күрсәтә
Әмма, белүебезчә, бу үзенчәлекле тарихи чор әдәби ачышлар белән генә түгел, һәртөрле социаль тетрәнү, эзләнү, табу-югалту. хаталану, фаҗигаләр белән дә тулы
Үз заманының сикәлтәле юлы. мира ж булып балкып торган мавыктыргыч социаль кыйбласы, табигый ки. иң талантлы әдипләребезнең дә иҗат куәтен шактый зәгыйфыэндергән. әсәрләрнең кыйммәтен еш кына уз заманы кысалары белән чикләп куйган Тик. ни хикмәт, чын мәгънәсендә талантлы язылган әсәрләр, төрле дәвернең кырыс сынауларын да исән-имин үтеп, яңа буын укучысына да ту. 1ы кыйммәтендә барып ирешә ала икән
Бүген Гомәр Толымбайның егерменче \тызынчы еллардан -адашып- калган һәм бернинди заман җилләре дә искертә алмаган классик хикәяләре белән очрашу безгә әнә шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә Социаль-сәяси тоткын булып, җитмеш е i буена гарәп шрифтында һәм яңалифтә -консервланып- торганнан соң. ниһаять, алар мәдәни кушанышыбызга, рухи тормышыбызга—лаеклы уз урыннарына әйләнеп кайта
Гаҗәпләнүемнең иң зурысы. шулай да. > I әсәрләрнең заманча каб\ i ителүендә түгел Мине бүгенге кондә әдәби мирасыбызны өйрәнүнең соң дәрәҗәдә түбән торуы. | ) милли байлыгыбызга мөнәсәбәтебезнең мокытлык дәрәҗәсенә төшкәнлеге хәйран итте Моның сәбәпләре хакындагы сөйләшүне киләчәккә калдырып, биредә укучыларыбызга әдипнең 1926 елда язылган -Фамилия ясаучылар- исемле кечкенә бер хикәясен тәкъдим итәбез.
Равил РАХМАН И
Гомәр Толымбай
ФАМИЛИЯ ЯСАУЧЫЛАР
ХИКӘЯ
ыелыш башланырга тора Ячәйкә снкритәре Атаманов члиннәрне барлау естенда:
Ибрай Имәнов килгәнме’
—Фатих Зиновьев монда'
—Кәрим Мормин?..
— Мирза Кал паков? —Сафи Суганов.
Әхмәтнең әле комсомоллар жыелышына чынлабрак беренче килеше. Ул, бу хәлне күргәч, аптырап калды.
—Комсомолга кергәч, шундый бер әйбер исемен тагалар микәнни? Әллә үзең белеп берәр исем табарга кирәк микән? Әнә, Кәримне дә авылда «Чатан Гариф малае» дип йөриләр. Ә монда аны «Кәрим Мормин» диләр икән. Мирза да шулай. Мирзаның атасын «Бияләй Вәлиулла» дип йөриләр. Мирзага да шуңа күрә «Бияләй малае» дип әйтәләр. Ә монда аны «Мирза Калпаков» диләр икән... Әллә, авыл кешеләре белмәсен, дип инде Ничек куштылар икән? Әтигә «Шакмак Латый» диләр. Миңа «Шакмак» дип кенә кушмасалар ярый инде...
Ячәйкә сикритәре, члиннәрне барлый-барлый, Әхмәткә дә килеп җитте.
—Әхмәтме, Әхмәтовмы Шундый кеше бармы?
Әхмәт оялып кына:
—Монда,—диде дә... «Шуның өчен комсомолдан чыгармасалар инде ...»— дип куркуга төште. Шуннан ул җыелыш беткәнче гел шул турыда гына уйлап утырды: «Миңа ничек әйтерләр икән?.. Линин, димәсләр. Әле ячәйкәнен башлыгы Фарук та үзен. Атаманов, дип кенә йөртә. Зиновьев, дип Фатихка кушканнар инде. Сталин, дип кушсалар9 Матур исем, алырга ярый. Троцкий, дисәләр ни булыр?..»
Озак вакыт үтмәде:
—Җыелышны ябык дип белгертәм. Бүгенге җыелышта Гатаулла абзый белән минем сүгешүемне тикшерүдән башка нәрсә юк. Гатаулла абзыйны «контр» дип йөртәбез моннан соң, шулай бит?!—диде иптәш Атаманов.
—Шулай, шулай,—дип барысы да аңа кушылды.
Шуннан комсомоллар тарала башладылар. Әнә Әхмәтләрнең күршесе Мирза да чыгып бара. Мирза Әхмәттән өч яшь зур.
Әхмәтнең әнкәсе:
—Мирзаның теле ачылган иде. Мин ул чакта, Әхмәткә йөкле калып, тәрәзә лайлалары гына ялап йөри идем.—ди.
Шул өч яшь зур булу дөрес булырга кирәк. Шуңа күрә дә бит Әхмәт аны «Мирза абый» дип йөртә дә. Аннары сон Мирза бер елдан бирле бугай инде комсомолда да тора.
Әхмәт, серне чишәргә уйлап, аның артыннан киткән иде, менә бәхет. Мирза үзе:
—Әхмәт, бергә кайтабызмы? Әйдә, яңа комсомол бит әле син,—дип Әхмәтне җитәкләде. Ул гына түгел, кайтуга берничә адым атлагач, Мирза:— Нәрсә, синен фамилияң юкмыни9 Аны миңа әйтәләр, үзеңә менә дигәнен табып биргән булыр идем. Әллә, Әхмит Әхмитов, дип җибәрик?—дип теге мәсьәләне дә кабызды.
Әхмәтне ата-анасы һәрвакыт «улым» дип кенә йөртәләр. Сәвит мәктәбе, әллә авыл кечкенәгә, нишләптер ачылмады Мулла мәктәбендә Әхмәтне «Шакмак Латый малае» дип кенә йөрттеләр. Урамда инде бөтенләй «Шакмак» кына диләр... Шулай итеп, Әхмәт комсомолга кергәнче фамилиянең ни икәнен дә, аның кирәклеген дә белми иде. Шуңа күрә дә ул Мирзанын: «Фамилияң юкмыни?»—дигән соравына да бер нәрсә дә әйтә алмады, бары дәшмичә калмас өчен:
— Ник алай, Мирза абый, сине «Калпаков» дип йөртәләр9 Чатан Гариф малаен «Кәрим Мормин» дип йөртәсез. Миңа да шундый берәр нәрсә кушасызмы инде?..—дип сорауга каршы сорау гына куйды.
Мирза аңа зур итеп сөйләп бирде:
— Кешенең аты була. Сине, Әхмәт, диләр. Мине, Мирза, диләр. Аннары кешенең фамилиясе дә була. Линин, добез бит. Аның аты Владимир булган икән. Ә фамилиясе—Линин. Волстан килеп йөри торган иде, зур мыеклы кешене беләсеңме9 Күргәнен бардыр. Әнә аның да фамилиясе, Чукмаров, ә үзе—Нурул атлы Алладыңмы? Әнә шул фамилия дигәнеңне табуы авыр инде. Ә комсомол булгач, тапмыйча ярамый. Тапкан чагында аның матурын.
авызны зур ачып әйтә торганын, халыкмын исен китәрә торганын табарга кирәк. Фамилиямне әйтү белән үк халык, әй. бу зур кеше икән, дип белсен Әле без үзебез дә моны яна белдек. Волстан сәвит эше белән килеп йөрүче шул Чукмаров сикри гарны өйрәткән син. дигән, үзен комсомоллар башлыгы Үзенме. Миңнулла, дип кенә йөртәләр. Сина бер яхшы, кеше куркыта торган фамилия табар!а кирәк, дигән Менә мин сина. дигән, бер фамилия табып бирәм. син моннан сон үзенне тот та. Атаманов, дип йөр. дигән Шуннан сон инде ул «иптәш Атаманов» булып китте Аннары барыбыз да фамилияле булып беттек. Минем фамилиям шәп бит"’ Калпаков.. Калпаков' Калпаков'* Әхмәт төшенде.
—Ул алай комисарлар кебек була инде,—диде
—Вәт. Бөтенләй өстенә үк басты н. Баш бар икән үзендә,—диде Мирза —Соң. алай булгач, мина ничек кушабыз'.’
— Менә синнән шуны сорар идем мин Бик усалын кушарга кирәк инде анын Штубы әтием белән әниен дә куркып торырлык булсын'
—Алай булгач, ничек дип кушыйк сон, Мирза абый'.’ —Әхмәт, әй, давай сина, Гармунов, дип кенә кушыйк — Гармуннан безнең әти белән әни бер дә курыкмый. Мирза абый Еланов. дип кушсак, нишләр0
— Вот. вәт молодис! Башын бар икән Комсомолга зерә генә кермәгәнсең икән Еланов! Еланов. Еланов’ Еланов!!! Яхшы чыга икән Ярый, бетте. Ячәйкәгә әйтермен Ячәйкә җыелышы каршы килмәс Үзеңне моннан сон шулай йөртербез.
2
чәйкә жыелышы каршы килмәде—«Еланов*ны раслады Иптәш Атаманов, олы башын кече итеп, үзе:
—Ярый, юньле фамилия тапкан Безгә елан кебек кеше кирәк иде. Әйдә, шулай булсын,—дип әйтте.
Шуннан сон инде Еланов та Еланов.
Әхмәтнең тәмам кәефе килде. Нигә кәефе килмәсен -иптәшләрен. Калпаков, Мормин, Арсланов, дип чакыралар икән. Әхмәткә лә. Еланов. дип эндәшәләр. Әле бит Әхмәт яшь. Үсә төшкәч, комисар булыр да китәр. Аннары инде аңа
Товарищ Еланов,—дип кенә йөрерләр
Әле күптән түгел генә ячәйкәгә конткомолдан бер кеше килгән иде. ана шулай:
— Менә бу—товарищ Еланов инде —дип күрсәттеләр —Әле ул яна гына комсомолга керде, маладис ул,—диделәр
Әхмәтнең фамилиясе шулай рәтләнеп китте Өендә дә инде
— Елан булдың, елан булмасан, син атан сүзенә карышып иөрмәс иден. Сина шул белен «елан» дип кушканнар —дип тирги башладылар
Ул әле шул фамилиянең рәтләнүе генә дә җитми икән Беркөнне ячәйкә җыелышында «Фамилиясен кем оста яза да кем оста я за?» дип тавыш купты Спорлашу күтәрелде Барысы да оста язарга тырыша башлады Барысы да. ячәйкәлән яртышар табак кәгазь алып, фамилия төшерергә керештеләр. Берсеннән-берсе уздыра кайсы бөтенләй бутап куя кайберсе, әллә нинди мөгезләр, койрыклар чыгарып, әлләни кыландыра: кайберсе, мин комисарлар кебек кул куям, ди
Барысы да хәл кадәренчә маташтырды. Ә Елановнын фамилиясе һичбер килешле, килбәтле чыкмый ла чыкмый Ул «Еланов»ны елан кебек тә чорнап куйды; койрыклар да язып карады Төрлечә маташтырды барыбер барып чыкмады Иптәшләре дә. күргәч
— Бер дә рәтең юк икән .--генә лиләр, җитмәсә. көлделәр дә әле Нишләргә?
Әхмәт, өенә кайткач бик озак маташты Атасының докуминтларын алып, тундагыча кыландырып бөтерде. Әнисенен бер тәңкәлек кәгазь акчасын алып, шундагы язулар кебек тә язарга тырышты Юк. барыбер чыкмады Шуннан ул ачуны фамилиядән алырга булды'
Я
—Әллә фамилияне базардан сатып алыргамы'’ Нигә юньле языла торган фамилия уйлап тапмаска? Аны бит чәчеп үстерәсе юк. Тотарга да берне уйлап табарга! Җитмәсә, үзең комсомол булып тор!
Шуннан ул яна фамилия эзләргә кереште;
«Арсланов?»—бу бездә бар инде. «Мылтыгов?»—бу килешмәс. «Шайтанов?»—комсомолга шайтан булырга ярамый булыр. «Кусалов?»— мин үзем андый усал кеше түгел. . Тагын ниндирәкләрне табарга була? «Тегермәнов?»—юк. Тегермән кебек күп лыгырдыйсын, диләр. «Комсомолов?»—тукта, тагын бер әйтеп карыйм әле: Комсомолов! Тагын бер кычкырыбрак әйтим әле:—Комсомолов!!! Менә бәхет, бу шәп чыга. Тукта, язуга килә микән9 Чорнап-чорнап язсан, Атамановныкы кебек үк килеп чыга икән! Булды. Ячәйкәгә барам да әйтәм, әйдә, җыелышка куйсыннар. Моннан сон мин үземне, Комсомолов, дип йөртәм тек йөртәм!
3
чәйкә җыелышы фамилияне алмаштырырга бер дә каршы килми. Килергә урыны да юк. Ячәйкәнен бөтен члиннәре берничә кат фамилия алмаштырдылар инде. Мәсәлән, Әхмәтләрнең күршесе Мирза, Әхмәт комсомолга кергәндә, Калпаков иде, ә шул елны көз «Усаков»ка әйләнде. Ә үзен «Усак—таш корсак» дип үрти торгач, ул «Усаков»ны ике айдан ук ташлады Кышын «Урманов» дигән фамилиягә күчте. Шуңа күрә Әхмәткә бер дә куркыныч юк әле. «Комсомолов» ошамый икән, берәр айдан тагын яңа фамилия эзләргә була.
Эш торган саен зурайды. Үзенә фамилия табу, аны алмаштыруга атаңа фамилия табу кирәклеге килеп ялганды. Мирза атасына «Батыров» дигән фамилия тапса, Әхмәт атасына фамилия таба алмыйча жөдәп чыкты: «Сакалов» дисәң, сакалы кечкенә, кәҗәнеке кебек кенә. «Сабанов» дисән, үзебезнең сабаныбыз юк. «Сука»дан фамилия ясап булмый. Ә, «урак» дигән сүз бар икән... «Ураков» дисәң ничек булыр? Шәп була, бетте. Әтине моннан сон «Ураков» дип йөртәм.
Әхмәтнең иптәшләре дә моңа каршы килмәделәр. Әле иптәш Атаманов үзе моның өчен Әхмәткә:
— Шәп иткәнсең,—диде.
Шулай итеп. Әхмәт атасын, Ураков, дип йөртә башлады
Өйгә кайткач та, ул әнисеннән атасын:
— Иптәш Ураков өйдәме?—дип кенә сорый башлады.
Бер Әхмәт кенә түгел, башкалар да шулай иттеләр. Шул уңай белән бер күңелсез хәл дә чыгып алды. Комсомол Имәнов атасына «Бурзаев» дип кушкан булган. Кайткан да атасына:
— Нихәл. Бурзаев иптәш?—дигән.
Атасы Имәневне тоткан да:
— Мин нинди «Бурзай?» Әле син бик зур кеше булдынмы Мин синен атан бит!—дип пешергән дә пешергән...
Шуннан ячәйкә җыелып:
— Имәневнең атасы контр!—дип әйтсә дә, анын белән генә Имәневнен аркасы авыртуы туктамады—малай бер ай чамасы авырып йөрде.
Безнең Әхмәт, билгеле, моңардан сабак алды Аталарына яхшырак фамилия кушарга, кушкач та үзләренә әйтмәскә чамаладылар.
Эш аталарына фамилия кушу белән генә чикләнмәде.
«Нигә бөтен авыл кешеләренә фамилия кушмаска9!» дигән мәсьәлә ячәйкә алдына килеп басты. Шуңа күрә иптәш Атаманов, моны ячәйкә җыелышына куеп, үзе:
—Егетләр, болай үзебез генә яхшы фамилияле булып торырга ярамый. Бу тигезсезлек була. Крәстияннәрне мыскыллау була. Шуңа күрә авылдагы барлык кешегә яхшы фамилия кушарга кирәк,—диде.
Шуннан җыелыш бик ачык итеп карар да чыгарды: «Урманов белән Комсомоловка—Урта урам; Кәрим Мормин белән Зиновьевка—Олы урам; Имәневкә—Югары тыкрык. Шул кешеләр бер атна эчендә үз урамнарындагы
Я
кешеләр!<» фамилияләр кушып бетерергә тиешләр'»
Фамилия дә фамилия., муеннан фамилия, бөтен авылда фамилия Иптәш Атаманов үзе:
- Ячәйкә тырышып эшләгәч, шулай була ул!—ли
Анысы шулай, бөтен авыл яхшы фамилияле булды. Ә комсомолларга тагын нишләргә Эш бетте бит Тагын нишләргә дә юк Әхмәтнен эше рәхәт иде ул һәрвакыт фамилия турында гына уйлап йөри иде Ә хәзер алар эшләнеп бетте. Хәзер нишләргә инде? Бусына инде иптәш Атаманов узе лә
—Әле без яшь, үскәч, комисар булырбыз,—диюдән башка жавап таба алмый, читтән килеп өйрәтүче юк
Ә иптәш Атаманов үзе чибәр генә итеп самогон кәккәләргә дә кереште Әхмәткә нигә иптәш Атаманов кебек кылынмаска? Ул да. анын байтак иптәшләре дә иптәш Атаманов эзеннән киттеләр
—Кем янына барасын9
—Иптәш Самогонов янына!
—Кая китген?
—Самогонов янына!
—Кем белән йөрден?
—Самогонов белән...
Ул вакыт «урыс әчесе» гаралып җитмәгән иде әле
1926
ИСКӘРМӘ
Гомәр Толымбайның (Габделхак Җәләлетдин улы Шаһиәхмәтов. 1900—1938) иҗатын хәзерге күнчелек укучылар әлегәчә тирәнтен белмиләр. Моның сәбәбе реабилитацияләнүеннән соң да аның әсәрләренең сирәк басылуында. Кырык ел дәвамында тулылыкка, хәтта сайланмалыкка да дәгъва итмәүче ике китабы чыкты, һичшиксез талантлы бу әдип турында тәнкыйть мәкаләләрендә искә алынгалады һәм истәлекләрдә язылгалады. Ә Г. Толымбай иҗаты җентекле өйрәнелергә тиеш икән. Моны мин язучының Равил Рахмани әзерләгән китаптагы (әлегә кулъязма хәлендә, тиздән басылып чыгачак) берничә әсәрен укыгач аңладым.
Г. Толымбайның эшчәнлегенә халык бәхете өчен тынгы белмичә бирелеп хезмәт итү хас, аның иҗаты күп кырлы—язучы, галим, журналист, институтта укытучы ул. Боларга өстәп, җәмәгать эшләре...
Менә аның өлгерлегенә журналистлык хезмәтеннән бер мисал. Мин. шушы искәрмәне язучы Мәгьсум Хуҗин ягъни, хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасының егерменче еллар төпләмәләре белән танышканда, Гомәр Толымбай материалларын еш ук очраттым. Һәм миңа кирәклеләре дә булды. 1928 елда безнең Байлар Сабасында авыл хәбәрчесе Закир Йосыповны үтерүчеләргә хөкем турында, авыл һәм волость хәлләре турында күләмле дүрт мәкалә язган ул. Аларда авторның ныклы карашы аерымачык аңлашыла. Ә инде әдипнең шул елларда (1925—1930) иҗат ителгән, якын арада укучыларга барып җитәчәк хикәяләрен укыгач, аның үз чорын дөрес аңлавына ышанасың. Һәм:
—Шул заман сәясәтенең коточкыч упкынга илтәчәген тирән акыллары белән төшенгәннәр һәм иҗади әсәрләрен һәлакәткә бару юлына киртә итеп салганнар безнең әдипләр!—дигән фикергә киләсең.
Әйе, халык язмышы—ил язмышы—турында уйлана безгәннәр безнең акыл ияләребез. Алар арасында Гомәр Толымбай да бар. Моны аның «Мөртәт Гыйбай», ♦ Саматов», «Фамилия ясаучылар», «Әтәчләр сугышы», «Нигә кыр үрдәге булмаганнар...» һәм «Кара такта алдында» кебек хикәяләре үк раслый.
—Кешеләр! Аң булыгыз—корыкуыклар, бушбугазлар, наданнар, эчкечеләр, ата-анасына җәбер салучылар тормыш мәйданына чыга! Юл бирмикче афәт чукмарларына!
һәм бу хәлләр Гомәр Толымбай хикәяләрендә коры вәгазь булып яңгырамый, ә твзек-саллы тел белән тасвирлана.
сЛ'эряе журналда бастыруга
Равил РАХМАНИ Ләи Мәгьсум ХУЖ.ИН avpwdr