Логотип Казан Утлары
Повесть

ГАДЕЛЛЕК ИЯСЕ


хыялый ПОВЕСТЬ
« Табигать безгә вакыйгаларның чиген белү сәләтен бирмәгән...»
Цицерон.
Дустым Нурул
онгы вакытларда безнең эшчеләр бистәсендә берсеннән-берсе сәеррәк хәлләр була башлады. Күзгә күренми торган жан иясенен бистә халкына ияләшеп, кемнәргәдер игелек, ә кемнәргәдер зыян- зәүрәтләр кылуы турында иде бу хәбәрләр.
Шунысы игътибарга лаек: ошбу хикмәтләр минем жан дустым Нурулнын фаҗигале үлеменнән сон башланды. Дустымның үлеме белән әлеге сәер хәлләр арасында ниндидер бәйләнеш бар шикелле тоела иде мина. Чөнки әлеге хәлләр, ул исән вакытта хыялланган гамәлләргә бик тә охшаганнар иде шул...
Тулы исеме аның Нурул түгел, Нурулла. Аны мин шулай үзгәрттем, әле үзебез малай чакта ук. Чыннан да, Нурул-ла-а дип сузып торганчы, Нурул дип кенә куйсаң, кыска да, ничектер, ансат һәм яңгырашы да матур.
Анын белән яшьтәшләр без, бергә уйнап үстек. Туган йортларыбыз да янәшә генә, үзебез торган зур бистәнен бер читтәге, елга яры өстендәге аулак урамында. Без балачакта жан дуслар, барча эч серләребез уртак, кайбер бүтән малайлар шикелле үзара үпкәләшеп, чәкәләшеп тә йөрмәдек. Тик менә, шулкадәр дус булсак та, тату яшәсәк тә, буй-сыннарыбыз, холкыбыз белән без бер-беребезгә һич тә охшамаган. Мина карасаң, хәзерге көндә мин уртача гына буйлы, бик хәрәкәтчән, тәэсирләнүчән, кызык- сынучан. тынгысыз бер егетмен, сөйләшергә дә яратам. Ә Нурул исә озын буйлы, иңсәләре киң, хәрәкәтләре салмак, ашыкмыйча йөри, һәр сүзен үлчәп, мәгънәле итеп кенә сөйләшә. Мин юка йөзле, җитен чәчле бер сары п ы шлак булсам, Нурул тулы түгәрәк йөзле, дәү күзле, куе кара кашлары кызларныкыдай сызылып киткән, чибәр һәм күркәм егет.
Безнең әти-әниләребез дә гел үзгә. Минекеләр икесе дә гыйлемле.
С
гомерләре буена үзебезнен бистә мәктәпләрендә мөгаллимлек иттеләр Ә Нурулныкылар исә икесе дә гади эшчеләр, кирпеч заводында эшлиләр Шулай булса да. әти-әниләребез дә бик тату, әйбәт күршеләр, берберләренең хәлен сорашып, кунакка йөрешеп. узара ихтирам белән яшиләр
Әй уйнап та. йөреп тә карадык инде без Нурул белән малай чакларда' Жәйгә чыктык исә иртә баштан сүз куешабыз да. кояш белән бергә торып, үзебезнең йорт яны бакчасында эшлибез Түтәлләрдән чүп утынбыз, кыяр-кишерләргә су сибәбез Рәшәткә аша бер-беребезне күреп торабыз инде. Көн аз гына эсселәнү белән күлмәк-чалбарларыбызны салып ташлыйбыз да. тау астындагы елга буена йөгерәбез. Чабып килгән көйгә, бер дә тукталып тормыйча, елга өстенә сикерәбез. Берни дә. тирләгән килеш суга керергә ярамый дигән сүзләр дә куркытмый безне Безнен арттан калмыйча йөгереп, су буена минем сенлем Лалә дә төшеп житә Ул яланаяк, озын балтырлы, чәчләрен тузгытып кулын болгый, безгә кычкыра:
—Алай ерак йөзмәгез, бик тирәнгә кермәгез! Суга батып китмәгез тагын...
Аннары, күп уйлап тормыйча, үзе дә суга, ин тирән төшкә сикерә, колачын кин жәсп йөзеп китә
Монда шунысын да әйтим, минем сенлем Лалә булса. Нурул ул берүзе, гаиләдә бер генә бала.
Янымда дустым Нурул булганда мин бернидән дә. беркемнән дә курыкмыйм. Серне чишеп кенә әйткәндә, безнен арадагы дуслыкнын нигезендә дә нәкъ менә минем ул барында курыкмавым. аны ныклы таянычым, ярдәмчем һәм саклаучым итеп тоюым ята бугай. Табигатем белән мин әлләни батырлардан түгел. Урамга чыктым исә. анда иясез йөргән дәү этләрдән, усал ата казлардан, бәйләнчек малайлардан шүрли төшәм. Ә менә Нурул булганда..
Бервакыт шулай малай чакта, матур жәи көнендә урамга чыктым Кулымда әле кичә генә әти үземә кибеттән алып биргән бик тә матур, кызыл төстәге уенчык автомобиль Капкадан урам уртасына чыгуым булды, икс малай каршыма килеп тә басты Мин аларны азрак беләм дә. болар Югары урамнын яман да усал, сугыш чукмарлары
—Машинан тәти икән Син аны безгә дә бир' Без дә уйныйк әле,—диде битенә эре сары сипкелләр төшкәне
—Әйем, бирмим!—дидем мин.
—Синен әти-әниен укытучылар. Алар әле сиңа машинаны тагын алып бирерләр. Монысы безгә булсын!—диде әмер төсендә икенчесе, алдагы эре. калак тешләре күренеп торганы
— Барыбер бирмим!—дип кабатладым мин Ә үземнең инде арка жекләрем тирләп чыкты
—Әһә. бирмисен? Алайса, без аны синнән тартып алабыз!—диде тегеләр.
һәм. шик тә юк. алар миннән яна уенчыгымны талап, үземне матур гына кыйнап га китәләр иде. Шул чакта капкасын кин ачып. Нурул килеп чыкты Теге малайлар белән минем арага кереп тә басты Күзләрен кыса төшеп тегеләргә карады, газа бармаклы кулларын икесенен дә иненә куйды.
-Нәрсә, малайлар, әллә уенчык кирәк булдымы сезгә’ Кеше малына күзегез кыздымы ’ -диде ул. бер дә кычкырмыйча гына. Теге малайларнын шунда ук кикрик шиңде.
—Әй. юк ла. Нурул Безгә берни дә кирәкми. Без болай гына, уйнап кына бит.-диделәр алар, бик юашланып һәм жәтрәк китеп тә бардылар.
Тазын шунысын сизеп йөрим, мин үзем генә түгел, сеңлем Лалә дә Нурул га сыена Ә Нурул исә үзе дә Лаләне миннән дә артык күреп якларга, саклар» а әзер тора кебек Инде без бераз үсеп мәктәпкә дә йөри башла!ач. Лалә төштән сон укыды Мин Нурулнын караңгы кичләрдә
,К У • М II
безнең читтәге аулак урамнан ялгызы кайтып килгән Лаләне каршы алырга барганына күп тапкырлар шаһит булдым.
Ә кыш көннәрендә безгә тагын да күнелле була, бергәләп чангы- чана шуабыз. Нинди генә үр башларыннан төшмәдек без чаңгы белән, нинди генә текә ярлардан күзне дә йоммыйча аска сикермәдек?! Башта, әлбәттә инде, беренче чангы юлын Нурул сала. Менә ул үр башына менеп баса, әйбәтләп чаңгыларын турылый, күп уйлап, куркып тормый. «Эһе-һей!» дип. бер кычкырып җибәрә дә. бөркет сыман түбәнгә оча Каршы һава агымы анын бүрек колакларын җилфердәтә, ә түбәнгә төшеп җиткәндә йөзе алсуланып чыга, күзләре тагын да очкынланган була. Нинди генә текә үрдән төшсә дә, Нурул бервакытта да егылмый. Без исә Лалә белән ул салып биргән юлдан да курка-курка гына төшәбез. Аска төшеп җиткәч, еш кына мәтәлеп карга да чумабыз. Нурул бу хәлдән эче катып көлә.
—Их, сезне... Аякка басып түгел, киез итеккә утырып төшәсез бит сез. Жансыз курчаклар кебек. Чангыны аякта сизәргә кирәк аны,—дип, безне шелтәләп тә ала.
Менә шулай гел бергә уйнап, бакчаларда гел бергә эшләп үстек без. Жәтрәк үсәсе, дәү буласы килеп ишек яңакларына сөялеп, буйларны үлчәдек. Ул чакта без ясаган киртекләр әле дә булса җуелмаган.
Мәктәптә дә без гел бергә, бер сыйныфта, бер парта артына утырып укыдык. Менә монда инде дустым миннән шактый калышты. Хәзер инде мин аңа ярдәмче һәм таяныч булдым. Дәресләрдә, кыен мәсьәләләр чишкәндә математика укытучысы Госман абый гел әйтеп тора:
—Һайт, Нурулла! Синең күзләрен кылыйланып калмагае Мин шуннан куркам.
—Ни эшләп алай дисен, абый?—ди Нурул, уңайсызланып.
—Соң, күзеңне кыеклап Сәлихҗан дәфтәренә карыйсын бит син. Аннан гына күчерәсең!—ди укытучы һәм бөтен класс көлеп җибәрә Минем дустым исә оялудан кып-кызыл була.
Гыйлемгә, укуга табигать биргән сәләте әлләни зур булмаса да, Нурул тырышты тагын. Урта мәктәпне тәки тәмамлап чыкты.
Тик менә мәктәптән чыккач инде, безнең юллар текә җәпләкәле булып, як-якка аерылды. Мине әти-әниләрем үз варислары—мөгаллим итәргә теләделәр, һәм мин якындагы зур шәһәргә барып, институтка кердем. Ә Нурул исә үз язмышын икенче төрле хәл итте.
—Ярый, Сәлих дустым. Мин сина зур уңышлар телим. Тик үзем бүтән укып тормыйм инде. Минем ана, үзен дә беләсең, тешем дә бик үтми. Кая булса да эшкә керәм. Мин әти-әниләрем шикелле гади бер эшче булам!—диде ул мина, һәм, кыска курсларда укыды да, электрик булып эшли башлады. Аягына озын тимер тырнаклар тагып, багана башларына менеп йөрде. Йортларга якты кертте
Юллар аерылды, тик моңа карап безнең арадагы дуслык һич кенә дә сүрелмәде. Мин һәр атнаның җомга көнне шәһәр яны поездына утырам да үзебезнең бистәгә кайтам, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә өйдә булам. Нурул мине һәрвакыт көтеп, капка төбендә каршы ала. Аннары безгә кереп утырабыз, мин Нурулга уку хәлләрен сөйлим, анын эшен сорашам, ә кичләрен бергәләп йөрергә чыгабыз. Бистә уртасындагы мәдәният йортына яшьләр уеннарына, дискотекаларга барабыз Мин инде, дөресен генә әйткәндә, азрак кызларга да күз сала, сүз кушкалый башладым. Үзегез беләсез, бу уңайдан егетләр арасында төрле хәлләр була... Тагын да дөресен әйткәндә, нәкъ менә шушы уңайдан мин әле дә булса дустыма сыенам.
Нурул ул хәзер озын буйлы, спортчылар шикелле сыгылмалы гәүдәле, таза беләкле егет булып җитеште. Болан күрер күзгә үзе сабыр, басынкы гына шикелле. Әмма аның шул сабырлыгында, басынкылыгында ниндидер эчке ныклык, көч сизелә. Теләсә кайсы хулиганны, нахалны урынына утырта алырлык ныклык һәм көч. Барча егетләр моны бик яхшы сизәләр
Һәм минем дустыма ихтирам белән карыйлар Шул ук вакытта ул теләсә кайсы кызның күзе төшәрлек тә егет. Әмма үзе әле кызларга бик карамый Бервакыт мин бу шактый сәер хәлнен сәбәбен белергә уйладым һәм үтем өчен кайбер нәрсәләрне ачыкладым.
— Нурул дустым, син нигә кыхларга бодай боздай салкын әле? Әллә куркасынмы алардан?—дидем мин көлеп
Мондый сораудан ул шактый унайсыхтанып. югалып калды. Тик бераз уйланып торгач кына, ояла төшеп әйтеп куйды
—Менә ни... Лалә мәктәптә укып бетерсен инде Әлегә Лалә кичләрен урамга чыгып йөри алмый бит Анын дәресләр әзерлисе бар — диде ул сузып кына һәм беркатлылык белән
Мин исә эчемнән генә елмаеп һәм тантана итеп тә куйдым Менә, әһә. имәндә икән чикләвек! Хәер, мин моны үзем дә күптән чамалап, хуп күреп тә иөри идем инде
Бик тә әйбәт бу! Алар бик тә пар килгәннәр Минем сенлем дә хәзер урта мәктәпнен сонгы сыйныфында укый Озын, зифа буйлы, алай бик чәчрәп чыгарга яратмый торган тыйнак, сабыр холыклы, сөйкемле, эшчән бер кыз булып үсеп килә
Шулай итеп, без Нурул дустым белән атнасына ике көн гел бергә булабыз Йорт эшләрен карыйбыз, бергәләп мунча ягабыз, анда бергәләп чабынабыз, һәм бик күп нәрсәләр турында, төрле темаларга сөйләшебез. Нурул үзенең эше турында мина шактый кызыклы нәрсәләр сөйли
— Менә син. Сәлихжан дустым, югары белем аласын Күп нәрсәләр ачыла бара инде сиңа. Ә. алып карасан. минем эшем дә бик гади генә түгел бит Беренчедән, мин нәкъ сугыштагы сапер шикелле, гел сак һәм уяу булырга тиеш. Әгәр чыбыклар буенча килгән электроннар агымы синен тәнен аша үтеп китә икән, бу бер дә кирәкле һәм рәхәт эш түгел,—ди ул көлеп һәм горурлык белән —Икенчелән, син шунысын да искә ал. мин кешеләрдән һәрвакыт бераз өстәрәк. югарыда торып эшлим бит Мин биеклектә, багана башында Ә кешеләр аста йөриләр, тегенлә- монда ашыгалар, үзләренең мен төрле мәшәкатьләре белән мәш киләләр. Шунда ул кешеләр, бөтен жәмгыять. бу дөньяның үзе турында да башка төрле фи керләр килә,—ди ул фәлсәфи төстә
Фәлсәфи димәктән
Дустым алга атлый
оңгы вакытта мин Нурулда, гомумән алганда, зур үзгәрешләр, янарышлар сизә башладым Безнең эшчеләр бистәсендә бик данлы китап кибете һәм бик бай китапханә бар Дустым кисәктән генә китаплар белән дусланып китте, аларны кибеттән дә сатып алды, китапханәгә лә даими йөрде Тиз арада дөнья әдәбияты белән танышып аллы, техник һәм фантастик әсәрләрне аеруча яратып укуга бирелде Шунын белән анын уй-фикерләре. гомумән, дөньяга карашы, һәм. күрәсен. холкы ла икенчеләнде Ул. әле кайчан гына тыныч холыклы, илдәге һәм дөньядагы хәлләргә шактый битараф, гамьсез генә караган бер эшче егет, бу тормышның барышы, сәясәт хакында уйлана, төрлечә фикер йөртә башлады Ул шактый сәер фикерләрне алга сөрде, төрле хыялларга бирелде Үземә ул китереп биргән сораулардан мин аптырап беттем
—Син менә. Сәлихжан дустым, югары уку йортында белем аласын. Киләчәктә зыялы, зур культуралы, гыйлем иясе кеше булачаксың инде син Бәс алай икән, минем сина кайбер сорауларым бар Бүгенге жәмгыятьнен гали бер әгъзасы, гали эшче буларак,—ди ул һәм үзенә һич тә хас булмаганча кайнарланып, ниндидер ачыну, үпкәләү, хәтта рәнжү хисләре белән үзенен сорауларын яудыра башлый —Ә ник әле бу дөнья бодай төзелгән’ Ни зшләп ул шулкадәр шөкерле-бөкерле. ни эшләп
С
анда, адәм балалары арасында шушы дәрәҗәдәге тигезсезлек хөкем сөрә? Ник әле берәүләр икешәр, өчәр катлы, җылы, якты сауналары, коену бассейннары булган, җәннәт кебек сарайларда яшиләр дә, икенчеләре әллә ничә гаилә бергә тупланып, читлек кебек тар. салкын, шыксыз тартмаларда көн итеп яталар9 Ниндидер бер бөҗәкләр кеби... Акча дигән бик кодрәтле нәрсә берәүләрнең янында капчыгы белән тора. Ул инде кибетләргә чыкканда акчаны кесәсенә санап та тормыйча, бөгәрләп кенә тыга. Ә менә мин, шушы галижәнаб җылыда, яктыда, бик уңайда яшәсен өчен көннәр буе багана башында, ачы җилләр арасында эшләп йөргән кеше, ярты ел буена үземә тиешле гадел хезмәт хакымны да ала алмыйм. Кайда монда дөреслек, хакыйкать дигән нәрсә кайда? Соң, бу дөньяга кешеләр табигать тарафыннан, инде килеп Алланың үзе тарафыннан да бертигез итеп яратылмаган микәнни? Андый баскычларга кем бүлгән, ник бүлгән адәм балаларын? Кайда монда мантыйк дигән нәрсә? Син, зыялы дустым, рәхим итеп менә шушыларны аңлатып бир мина!—дип таләп итә ул ярсу белән. Мин аптырашта калам. Чыннан да, ни дип җавап бирәсең ана, тормышның барышын ничек анлатып бирәсең? Болай тота-каба гына, үзең дә бик төшенеп бетмәгән көе...
—Юк, әгәренки кодрәтемнән килсә, мин бу дөньяны үзгәртер идем. Үземчә корыр идем мин аны,—дип дәвам итә Нурул, хыялый төстә.—Бу кадәрле тигезсезлеккә чик куяр идем мин.
—Ә ничек итеп?—дип кызыксынам мин.
—Моның юлы бик гади. Мин баеп киткәннәрнең, барча түрәләрнең, капкорсакларның акчаларын шатырдатып тартып алыр идем. Ул акчаларны бер чүмәләгә өеп, тиененә кадәр санар идем дә, һәркемгә тигез итеп бүләр идем. Эшләүчеләргә, эшсезләргә, йорт-җирсез сукбайларга, ярлыларга, түрәләргә, эшмәкәрләргә—җәмгыятьнең һәр әгъзасына тип- тигез итеп. Менә бу дөрес юл булыр иде!
—Моның дөрес юл булуына зур шик тотучылар бар әле. Әйтик, менә без,—дим мин.
—Ничек алай?!—ди ул, яңадан кабынып.
—Шулай! Чөнки нәкъ менә син әйткән табигать тарафыннан, бу дөньяга адәм балалары, дөрестән дә, тигез итеп яратылмаган. Ошбу дөньяның кеме юк, минем әти әйтмешли. Берәүләрнең сәләте, табигый мөмкинлекләре бик гадәти генә, һәм болар үзләре дә гади кешеләр, гади эшчеләр, гади зыялылар. Урта бер катлам, әйтик, менә синен белән мин. Һәм болар әлләни зур байлыкларга, биек урыннарга өмет тә баглый алмыйлар. Ә менә икенчеләр исә бөтенләй бүтән калып басмасы. Алар инде сәләтле, булдыклы, хәйлә кору, алдан күрә, исәпли белү кебек сыйфатларга ия. Менә мондыйлар инде тормышта да, җәмгыятьтә дә керемле, югары урыннарны биләп алалар, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Тормышта һәм җәмгыятьтә тоткан урыннарына тәңгәл рәвештә, аларның табышы да мул була. Димәк ки, алар үзләре биләгән байлыкларга да хаклы рәвештә ия. Алардан байлыкларын, акчаларын тартып алу. аны бүтәннәргә бүлеп бирү, бу—гайре табигый гамәл, бик тә сәер бер эш булыр иде. Чын җинаятькә тиң гамәл. Алар бит бу байлыкларны берәүдән дә тартып алмаган, алар бу акчаларга хаклы рәвештә хуҗа, Нурул дустым!— дим мин.
Ә Нурулның йөзе кызарынып китә, күзләрендә ачулы очкыннар кабына.
—Син дә сөйлисең сүз! Дөрес әйтмисен син, Сәлихҗан!—ди ул ярсып. Гаделлек түгел бу. Алар кулында нәкъ менә талап, хәтта урлап җыелган байлыклар, бик беләсең килсә! Кайчандыр бөтен илнеке, бөтен халыкныкы булган байлыкларны үзләштерделәр алар. Турыдан-туры булмаса, төрле әйләнгеч юллар белән. Әнә шул син әйткәнчә, хәйлә кору юлы белән.
—Нәкъ менә килеп тә чыктык бит инде! Димәк ки. кеше сәләткә ия икән, ул бүтәннәрдән әйбәт яшәргә дә хаклы булып чыга. Тормышның,
жәмгыятьнен законнары да шундый анын. дустым.—дим мин
— Барыбер дөрес түгел бу!—дип каршы төшә Нурул.—Димәк ки. андый законнарга нигезләнгән жәмгыять үзе үк гадел түгел. Димәк ки. ул жәмгыятьнен үзен үзгәртеп корырга кирәк.
—Ә ничек итеп?
—Шундый жәмгыять корырга кирәк ки. анда барча байлыклар тигез бүленсен Сәләтлеләргә дә һәм бернинди сәләтсезләргә дә тигез итеп Һәм моны катгый законнар белән ныгытырга кирәк. Адәм баласынын бу дөньяга нинди итеп яратылуына ул үзе гаепле түгел бит Бер генә тамчы да! Ни өчен ул аннан иза чигәргә тиеш9 Димәк ки. тигез хохук. тигез тәэмин ителеш булсын. Яна жәмгыять әнә шундый булсын'
— һә. яна жәмгыять. имеш!—дим мин көлеп һәм бу юлы инде үзем дә ачынып.—Бернинди янадык түгел бу Мона охшашлы жәмгыятьне әле күптән түгел генә төзеп карадылар бит инде Аз да түгел, күп тә түгел, ә җитмеш биш ел буена яшәде бу жәмгыять. Шуннан нәрсәләр килеп чыкты, жә? Аларын үзен дә беләсен бит инде Бик яхшы беләсен
Тик Нурул һаман да бирешми, үз фикерендә кала
—Димәк ки. безнең әти-бабаларыбыз ул жәмгыятьне гадел итеп төземәгәннәр. Бөтен якларын да уйлап, исәпләп бетерә алмаган алар Шуна күрә зур ялгышлыклар җибәрелүгә юл куйганнар Янабаштан төзеп карага кирәк ул жәмгыятьне Барысын да уйлап, һәр якны искә алып Бу дөньяда бер генә зур гамәлиен дә беренче талпынуда гына чынлап тормышка ашканы юк әле. барысы да ялгышлыклар, эзләнүләр, төзәтүләр белән бирелә,—ди ул. уйчанланып һәм катгый нәтижә ясап куя —һәрхәлдә, хәзерге көндә җәмгыятьтә урнашкан бу кадәр тәртипсезлеккә. тигезсезлеккә, законсызлыкка. вәхшәткә чик куелырга тиеш'
Менә монысы белән мин дә тулысынча килешәм
Без, яшьләр уеннарыннан кайтканда капка төбендәге эскәмиягә утырабыз да. төннәр буе диярлек шулай бәхәсләшәбез Аерылышабыз, газын күрешәбез һәм тагын сәясәткә кереп китәбез Безнен бу бәхәсләрнең иге-чиге күренми, анык кына бер нәтиҗәгә, ачык фикергә дә килен булмый Ни эшләргә?! Менә шушы конкрет сорауга һич кенә лә җавап табып булмый Кайчак Нурул барысына да кул селти дә. төрле уйларга, бөтенләй лә төпсез хыялларга бирелә
— Их. менә мин чиксез бер кодрәткә ия булсам икән ул —дип куя.
Без шундый уйлар белән йөргәндә генә
Дустымның үлеме
л шимбә көнне, каладан кайтканда поездга кереп утыру белән нигәдер күнел тынычлыгым югалды, эчем поша башлады Юл буе беркем белән сөйләшәсем килмичә, үземне кая куярга белмичә кайттым Инде бистәнең шау-шулы үзәген үтеп, үзебезнен аулак урамга килеп керүгә, күңелем тынычсызлануы тагын да көчәйде Кичке энгер- менгер дә кисәк кенә төшеп, урам караңгыланып киткәндәй булды Үзем дә аптырыйм, ни хәл инде бу? Аяк астыггдагы көзге пычракны epi.ni. үзебезнен йортларга якынлашам, ә күнетдәге шом арта гына бара Нуруллар йортының капка төбе, анда мине дустым көтеп торырга тиеш Күрәм. капка гәбендә кемдер бар. әмма бу озын буйлы Нуру г түгел Якынрак килгәч, танып алдым, бу дустымның әтисе Нотфулла агай, инде сиксәненә якынлашкан, гәүдәсе бөкрәйгән карт rue Уз мине күрүгә каршыма атлады, калтыранган кулларын мина таба сузды.
һай. Сәлихжан энем Бездә кара кайгы бит әле' Безнең улыбыз, бердәнбер Нуруллабыз һәлак булды. Моннан ары сине дустын капка төпләрендә каршыламас инде Ул бу якты дөньяларда юк инде, пеге карт, тирән хәсрәт белән күз яшенә буылып
У
Башыма күсәк белән китереп ордылармыни! Тәмам тетрәнеп, катып калдым. Бу коточкыч хәбәрне күңелем белән дә, йөрәгем белән дә һич кенә дә кабул итә алмадым. Тукта әле, ничек инде ул алай9 Әле үткән атна башында гына мине шушы урында озатып калган егет ничек инде... дөньяда юк?! Төрле уй-хыяллар белән тулган, тап-таза күкрәп торган япь-яшь егет, һич кенә дә ышана алмадым.
—Ни сөйлисең син, Нотфулла абый9 Чынмы бу?—дидем.
Карт җавап бирә алмады. Бары тик үксеп кенә куйды.
—Ни эшләп һәлак булды? Кайчан булды бу хәл? Җирләдегезме инде?—дип өзгәләндем мин.
Бу сорауларга картның җавабы тагын да коточкыч булды:
—Утта янып үлде Нурулла дустын. Берние дә калмады, гәүдәсе дә, киеме дә. Ичмасам кәфенлек кидереп күмәрлек җәсәде дә калмады баламның...—диде карт, чиксез хәсрәт белән. Һәм, бераз тынычлана төшкәч, миңа бу фаҗиганең ничек булганын сөйләп бирде.
Нурул бистәнең йортлар идарәсендә эшли иде. Шул идарәдә иртә баштан янгын чыккан. Кемнеңдер саксызлыгы белән гаражда торган бензин ташый торган мичкәле машинага ут капкан. Мичкәсендә туп-тулы бензин булган машинага. Аны җәтрәк гараждан алып чыгарга, җайлы урында сүндерергә, һичьюгы янәшәдәге тирән чокырга төшереп җибәрергә кирәк була. Әмма янып торган машина янына тар гаражга барып керергә беркемнең дә йөрәге җитми Җыелган кешеләр янгынчыларны көтеп, бер-берсен куәтләп тик тора. Шунда каяндыр Нурул килеп чыга, хәлне белеп алуга, тукталып та тормастан, гараж капкасына йөгерә. Аның машина кабинасына кереп утырганын да күреп калалар.
Шул ук мизгелдә бөтен тирә-якны иләмсез көчле шартлау тетрәткән. Гараж эчен күзләрне йомдырырлык ап-ак ут ялкыны тутырган, түбә каерылып күккә очкан, ялкын өскә, әллә кайларга кадәр күтәрелгән. Аны бик озак сүндерә алмаганнар, ут ике сәгать буена котырган. Күп тырышлыклар куеп, ниһаять, янгынны сүндерәләр, гараж эченә үтеп керәләр һәм «аһ!» итәләр. Мондагы хәлне күреп кешеләр тәмам тетрәнеп калалар. Гараж эчендә чын мәхшәр булган, әле яңа гына алып кайтылган машинадан кәкрәеп, каралып беткән тимер-томыр өеме генә торып калган. Ә менә предприятиенең мактанычы булган, бөтен иптәшләре, җитәкчеләре дә шундый яраткан электрик егет Нурулладан берни дә калмаган. Аның гәүдәсе, сөякләре, кигән киемнәре—барысы да янып төтенгә әйләнгән, каядыр һавага очкан. Әлбәттә инде, милиция дә килеп җиткән. Барысы да бергәләп гаражның барча почмакларын актарганнар, һәр карыш җирен тикшереп чыкканнар. Күпме эзләп тә гаип булган егетнең бер генә нәрсәсен дә, ичмаса кесәсендә йөртә торган тимер кисәкләрен, төймәсен генә булса да тапмаганнар. Бар халык шунда утырып елаган. Гаражның Нурулла җан биргән дип чамалаган урынын иптәшләре нәни чардуган белән әйләндереп алганнар.
Шулай итеп минем җан дустым, яшьтәшем, сабакташым, күршем Нурулла бу якты дөньядан бөтенләй юкка чыкты Гаип булды ул, тирән упкынга төшеп киткәндәй булды. Яннарына барып йөрергә ичмасам кабере дә калмады.
Аның инде икесе дә бик олыгайган әти-әниләре өсләренә көтмәгәндә ишелеп төшкән бу тиклем авыр хәсрәтне күтәрә алмадылар. Тиз арада тәмам рәтләре китте, хәлсезләнделәр, зиһеннәре чуалды, урын өстенә егылдылар. Һәм озак вакыт үтмәстән, берсе артыннан икенчесе гүр иясе дә булдылар. Нурулның бүтән туганнары, якын кардәшләре юк иде. Ул, онытылмас якты бер хәтирә булып, минем һәм сеңлем Лаләнең күңелендә генә яшәп калды.
Ярсу йөрәге, бөтен барлыгы белән гаделлеккә омтылган, бөтен уй- фикерләре, ният-хыллары белән халыкка хезмәт итәргә әзер торган, үземне яклаучы һәм таянычым да булган дустымны мин бик озакка кадәр, еллар буена юксындым. Аның белән бергә уйнап-үскән балачагым-
ны. бергә егет булып йөргәннәремне. кызып-кызып бәхәсләшүләребезне. барча сөйләшкән сүзләребезне, ул әйткән кискен дә. бераз сәер дә фикерләрне берәм-берәм хәтерләп сагындым Каладан кайтып үзебезнен урамга килеп кердем исә. мине газаплы уйлар, үкенечләр биләп алды Кайткан саен капка төбендә мине дустым Нурул көтеп торадыр, ул елмаеп каршыма килеп чыгар кебек тоелды Кайчак хәтта анын озын буйлы, нык иңсәле гәүдәсен ап-ачык күргәндәй булам, имәнеп китәм Анын инде гөньяда юклыгына һич кенә дә ышанасым килми
Бик сизенеп йөрим, безнен күршебез Нурулланы, түгәрәк йөзле, куе кара кашлы күркәм егетне минем сеңлем Лалә дә бер зә оныта алмын Без Лалә белән бергә килсәк, еш кына, үзебез дә сизмәстән. Нурул турында сөйләшеп китәбез. Лалә мәктәптән кайтканда Нурулнын аны ничек каршы «туларын, су коенганда да сиздермичә генә гел үзен саклап йөрүләрен, чаңгы шуганда ла күзәтчелек иткәнен сөили һәм авыр игеп көрсенеп куя Алай гына ла түгел, кайчак мина сиздермәскә тырышып кына елап та алгалый Үзе белгән догаларын укый, каршы йорты торган диндар карчыкка салакалар бирә
Әмма бит тормыш дигәнен ул бернигә дә карамыйча алга бара, һәркемнең үз мәшәкатьләре, борчулары килеп туа. Ул арала безнен йортка да зур кайгылар килеп керле Башта инде бик картайган әтиебезне аннан озак га тормый әниебезне дә җирләдек Өйдә сенлем Лалә белән икебез генә торып калдык
Еллар үтге. мин инде институтны тәмамладым. Каядыр еракка китеп йөрмәдем, үзебезнен бистәдәге педагогия колледжына укытучы булып кайттым. Кем әйткәндәй, баш-аягым белән эшкә чумдым Сенлем Лалә, теге чакта Нурул кебек үк. урта мәктәпне тәмамлагач, инде бүтән укын йөрмәде Бистәдәге тегү-чигү фабрикасына эшкә барып керле Соңгы елларда Лалә бик нык үзгәрде Кайчандыр сөякчән, озын балтырлы бер кызчык, хәзер калку буйлы, шактый тулы һәм төз гәүдәле, чибәр генә кыз булып үсеп җитте. Үзе эшчән, әле фабрикадан кайткач га барысына ла өлгерә, бөтен хуҗалыкны ялт иттереп алып бара Үзе бик сабыр холыклы, бик тыйнак, хәтта артыгын да тыйнак буган әле Кичләрен дә бик чыгып йөрми, егетләр белән танышлыгы ла сизелми Хәер әле мондый гамәл зәргә вакыты бар. егермесен тутырып кына килә
Үзем—колледжда математик, япемне яратам, иптәш—хезмәттәш горем. укучы тарым ла мине хөрмәт итәләр кебек Эш күп. көннәрем шул колледжда үтә Таныш кызларым күп булса да. чынлап торып күзем юшкәне юк әле Өйләнмәгән егет килеш йөри бирәм. бу арала гына гаилә корырга да исәбем юк
Тормыш менә шулай барганда гына
Тагын Нурул!
ышкы кичләрнең берсе Мин үзебезнең өйдә иртәгә буласы гәрссләргә әзерләнеп, планнар төзеп утырам Бүген шимбә мин өйгә ялгызым гына. Сенлем Лалә сонгы вакытларда ял көне җитге исә. авылдагы туганнарыбызга кунакка барырга гадәтләнеп китте Анда ана. авы i кызлары һәм егетләре белән күнелле. күрәсең
Мин укыйсымны укып, язасымны язып бетердем лә. өйдәге барча утларны сүндереп кузгдым. тәрәзә пәрдәсен ачып, урамга карадым \нла матур кышкы кич. салмак кына, кыеклап кына гажәеп эре кар бөртекләре 1өшә Менә шулай үзем ялгыз калган кичләрдә өйдәге барча утларны W мерен гәрәзәдән тышка карап утыруны яратам мин Өйлә куе карашы, ә ii.iiina кар яктысы Барча нәрсәләр, каршыдагы якты тәрәзәле йортлар, якын ган г яна салынган мәчет, анын биек, очына ярымай куелган манарасы, храмнан сирәк мирәк үгеп йөргән кешеләр лә ап-ачык бу ii.ni шу г ук вакыгга ничектер кызыклы, серле булып күренәләр Дөньяга
К
тынлык, рәхәтлек, хозурлык! Көллияттә үткән шау-шулы, мен мәшәкатьле көннән сон монда иркенләп ял итәсен.
Бүген дә байтак шулай хозурланып, күнелемә тынычлык җыйнап утырдым Инде өйдәге утларны алындырырга. телевизорны кабызып җибәрергә дә җыенган идем. Шунда һич көтелмәгән хәл булды Ишек ягыннан, куе караңгылыктан пышылдаган кеше тавышы ишетелде:
—Салихҗан!
Мин дерт итеп сискәндем. Бу ни хәл бу тагын, ниткән тавыш бу?! Мин бит өйдә берьялгызым.. Мин, бернинди җеннәргә, шайтаннарга ышанмаган атеист булсам да, яман да куркып, аптырап калдым. Әллә юкса күңелемдә, колагымда гына яңгырап ишетелдеме бу тавыш? Алай дисәң, мин аны аерым-ачык ишеттем, хәтта ул тавыш ничектер таныш та булып тоелды. Бу ни хәл инде бу? Мин бүлмәдән, өйдән үк чыгып таярга җыендым. Әмма шунда теге тавыш тагын кабатланды:
—Сәлих дустым, зинһар дип әйтәм, курыкма. Мин бу!
— Кем син? Нишләп йөрисен монда?—дидем мин, барча батырлыгымны туплап.
—Мин бу. Синен дустын Нурулла,—диде тавыш, ап-ачык итеп
Тагын коелып төштем. Ничек инде ул алай—Нурулла? Әллә кайчан һәлак булган, тимерләрне эретерлек ут кибәне эчендә калып төтенгә әйләнгән, бу дөньядан гаип булган Нурулла'” Шунда минем барча куркуларым каядыр юкка чыкты, үртәлүгә, ачуга әйләнделәр алар. Тукта әле, тикмәгә түгел бу... Тәгаен генә кайсыдыр шаяра. Әллә кайчан вафат булган дустымның тавышы белән эндәшеп өркетмәкче, көлкегә калдырмак- чы була. Ну. хәзер беләбез аның кем икәнен... Шунда ук ялт иттереп түшәмдәге зур люстраны кабыздым. Ишек яннарын карадым, почмак якка, йокы бүлмәсенә дә кереп чыктым. Бернинди адәм заты, шаяртучы- мазар юк. Тынычлана төшеп, җиңел сулап куйдым. Куркырлык берни дә юк икән. Бер саташу, утырган җирдән йокымсырап төшләнү генә булды, ахырысы, бу. Соңгы вакытта көллияттә эшләр дә бик тыгыз, нервлар да киеренке булган иде шул. Инде тәмам тынычландым дигәндә генә теге тавыш яңадан ишетелде:
—Син, Сәлих дус, онытма. Синең дустың Нурулла үзе булам мин,— дип кабатлады ул.
Мин, тәмам гаҗиз калып, як-ягыма карандым. Яп-якты бүлмә, якында гына тере кеше тавышы да бар, әмма бүлмәдә, ишек катында да беркем юк. беркем дә күренми.
—Сон, әгәр чыннан да Нурул икәнсең, ник әллә кайларга яшеренеп сөйләшәсен аны? Качышлы уйнаган бала-чага шикелле Ник күземә күренмисен дә. ник каршыма килеп басмыйсын? Ышанмыйм мин сина!— дидем мин. тәмам җенем чыгып.
—Син гафу ит, дустым. Мин хәзер сина күренә алмыйм шул. Бик теләсәм дә. Мин хәзер күзгә күренми торган кешегә әйләндем.—диде ул. Бу тавыш куанычлы да. ничектер монсу да булып ишетелде, һәм. шайтан алгыры, бу чыннан да минем дустым Нурул, һәрхәлдә, бу анын тавышы иде. Бу сузынкы, салмак аһәңне мин меннәр арасыннан танып алыр идем. Янә дә чиксез аптырап, әмма бераз тынычлана да төшеп, диванга килеп утырдым.
—Син Тукта әле, Нурул дустым. Син инде күптән һәлак булдың бит Ничек инде хәзер—син исән? Ничек инде син минем күзгә күренмәс кеше? Гафу ит, тик мин моңа ышана алмыйм. Башым да җитми, акылыма да сыймый бу минем!
Авыр көрсенгән тавыш ишетелде:
— Ничек исән калуларымны, болар барысы да ничек булганын соңыннан сөйләп анлатырмын. Ә хәзергә... минем бу дөньяда чыннан да бар икәнемә ышан син. Күзгә күренмәс зат икәнемә ышан. Болары—ин кирәге бит. һәм мин сиңа аларны раслап та бирим. Мин кулыма алган, мина орынып, кагылып торган барча әйберләр дә шунда ук күренмәс
була. Менә мин хәзер өстәлдәге бер китапны кулыма алам. Син ш\ны карап тор!
Мин бик тә дулкынланып, аннан да битәр кызыксынып, бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәлгә текәлдем Акта минем дәреслекләрем таралып ята. Менә берзаман. чыннан да, бернинди тавыш-тынсыз, хәрәкәтсез генә бу китапларнын берсе юкка чыкты, аннан икенчесе . Шунда яткан кызыл карандаш та гаип булды Мин исә тамам хайран булып, авызымны ачтым да калдым.
—Менә күрдеңме инде, күрдеңме?'—диде күзгә күренмәс Нурул. Шайтан алгыры, бу чыннан да шул—минем дустым иде Тавышы, сүзләрне сузып әйтүләре, нәкъ үзе! Һәм ул үзе дә каядыр шушында, янәшәдә генә. Мин хәзер моны тоям, хис итәм Бик сәер, гаҗәеп. кызыклы ла бер хәл иде бу!
— Күрүен күрдем дә, тик һаман да ышанып җитә алмыйм ате. Дустым Нурул, син исән! Син. күзгә күренеп тормасан ла. бу дөньяда бар. Моннан да зур шатлыкнын булуы мөмкинме? Яныма кил. бер күкрәгемә кысыйм үзенне, гәүдәләреңне, җисемеңне тоемлыйм Аннары, бәлки, бу могҗизага ышана ла алырмын,—дидем мин һәм идән уртасына басып, кулларымны як-якка җәеп җибәрдем Әмма ләкин беркем лә минем янга килмәде, кочагым буш калды
—Син мине тагын гафу ит, Сәлих дустым Сиңа кулымны биреп күрешүдән, кочаклап алудан, сипа килеп орынудан да сакланып торам әле мин. Синен сәламәтлегенә нинди дә булса зыян салудан шикләнәм. Әнә диванга барып утыр, тынычлан. Болан гына сөйләшеп утырыйк әле Борчылма, мин гел шушында, синен янында гына булам.—диде Нурул.
—Алай да... искитмәле бит бу! Башларын эшләмәс, миләрен кирегә әйләнер бу хәлгә Ничскләр итеп кенә исән кала алдын син’ Кибән чаклы ут эчләрендә калып төтенгә әйләнгәннән сон. Ничек итеп күзгә күренмәс булдың?—дип. тезеп киттем мин сорауларымны
—Барысын да тәртибе белән сөйләп, аңлатып бирәм. Син инде бүлдермичә генә тынлап тор,—диде Нурул һәм ашыкмый гына сөйләп китте Нәкъ гадәти бер хәлне бәян иткәндәй генә —Ул чагында мин тәвәккәл иттем, ут капкан машина янына, гаражга йөгереп кердем, кабинага да менеп утырдым. Аны чигереп урамга чыгарсаң гаражны да. андагы барча машиналарны да янгыннан саклап калырга була иде әле Бу бик хәтәр булса да мин тырыштым инде, үзем эшләгән оешма бит Әмма мин машинаның моторын кабызып җибәрүгә коточкыч шартлау булды, күрәсең. Мин ниндидер бер иләмсез куәтнең үземне югарыга, коточкыч кайнарлык эченә чөеп җибәргәнен генә сизеп калдым Аннары инде минем өчен ни дә булса тоемлау, гирә-яктагы тормыш, дөнья үк* дә бетте,—диде Нурул. авыр көрсенеп һәм дәвам итте —Әмма, дустым Сәлих. без дөньяның төзелешен. Галәмне, анын законнарын бик тә аз. чыпчык борыны чаклы гына беләбез икән Бактын исә. дөнья дигән нәрсә ул бер генә түгел икән әле Без. кешеләр, ягъни акыл ияләре. Галәмдә ялгыз түгел икәнбез. Галимнәр бар икәнен сизенеп, чамалап, исбатларга тырышып йөргән янәшә дөньялар дөрестән дә бар икән Җитмәсә, анда акыл ияләре, нәкъ безнең кебек кешеләр дә яши икән һәм алар янәшәдә генә, менә шушында, без яшәгән пространствога керешеп үк яталар икән Тик без аларны берничек тә сизмибез. ишетмибез, белмибез лә...
— һе. алай диген, ә!—дидем мин. бу ишеткәннәремнән тәмам тан калып,—Ә син. дустым, боларнын барысын да кайдан белдең әле? Шушы кадәр лекция сөйләрлек итеп.
Машинаның бензин цистернасы шартлаган мәлдә, ут кибәне уртасында бик югары температура хасил булган. Минем гәүдәм янып көлгә калмаган, ә турыдан-туры парга гына әйләнгән Ягъни аерым атомнарга таркалган.-диде тавыш гали генә игеп -Шул ук югары температура, янәшә яшәп яткан ике дөнья арасында, бик тар гына булса
да. ярык хасил иткән. Бу ярык нәкъ минем атомнарым турысында ясалган, атомнар туннан безнен дөньядан янәшә дөньяга күчкәннәр. Бәхеткә каршы, барысы да. өере белән Ә ул дөньянын акыл ияләре бу хәлдән хәбәрдар булып, аны күзәтеп торганнар. Аларда фән һәм техника без бөтенләй дә күз алдына китерә алмастай дәрәҗәдә. Аларнын приборлары минем атомнарымны барчасын да, берсен дә калдырмыйча җыйнап алганнар Һәм алар мине, нәкъ үзем шикелле итеп, яңадан ясап та куйдылар. Менә асылда нинди ансат һәм гади генә бит ул!—диде Нурул, күнелле итеп.
—Ә бу күзгә күренмәвен ничек килеп чыкты .’ Анын кеше ышанмаслык могҗизасы да нәкъ менә күзгә күренмәү бит әле. дустым.—дидем мин.
—Бәс алар ясаган икән, мин инде бу дөнья кешеләре күзенә күренмәс булам. Һәм алар үзләре дә безнең күзгә күренмиләр. Янәшә дөньялар шулай корылган алар,—диде тавыш
—Әгәренки, үзен теләсәң, син кеше күзенә күренә торган була аласыңмы? Әйтик, менә мина?—дип. сорашуны дәвам иттем мин.
— Менә бу кадәресен мин төгәл генә белмим дә әле, дустым. Мөгаен, әгәр үзем телим икән, алар мине күренә тор>ан итә аладыр Аларда бит кодрәт чиксез... Мин ул дөньяга чыкканда бу хакта алардан сорармын әле,—диде Нурул, гамьсез генә.
—Хикмәт! Син бу дөньядан тегесенә кереп-чыгып та йөри аласынмыни әле? Күршегә кереп чыккан шикелле —дидем мин. тагын тан калып.
—Теләгән вакытымда. Анын өчен миндә махсус җайланма, прибор бар. Югалмас өчен мин аны муеныма бөти төсле итеп тагып йөрим Әгәр телим икән, черт! Төймәсенә генә басып куям. Күз ачып йомган арада абзан алар янында, ягъни янәшә дөньяда була!—диде тавыш, шактый ук һавалану белән.
—Алай булгач нигә дип еллар буена юк булып тордын син'.’! Ник инде әллә кайчан минем яныма килмәдең? Бер лә дусларча гүгел инде бу
—Сон, дустым, үзен уйлап кара. Кеше кадәр кешене атомнардан берәмтекләп җыеп куярга. Моңа аларнын да күп вакытлары киткән. Мине еллар буе җыйганнар.
— Болай... үзләре ниндиерәк соң алар? Нинди инсаннар? Төс- кыяфәтләре, гәүдә төзелешләре нинди? Ул дөнья үзе нинди, андагы табигать, авыл-шәһәрләр ни рәвешле? Барысын да сөйләп бир!—дидем мин. бик кызыксынып.
—Барыбыз да бер үк Җир шарында яшәп ятабыз. Шулай булгач, табигать законнары да уртак.—дип сөйләп китте Нурул —Андагы жан ияләре дә килеш-килбәтләре белән бездән әлләни аерылмыйлар. Шул ук ике кул, ике аяк, күрү-ишетү әгъзалары. Гәүдәнен зурлыгын һәм буйсын рәвеше дигән нәрсәләрне дә Җирнең тарту көче билгели икән. Тик менә алар барысы да пигмейлар кебек, буйга бездән шактый кыскалар. Уртача буйлары метр ярымнан артмый Ә менә бәдәннәре калын, нык. башлары бераз озынча, колаклары зур. Дөресен әйтим, күрер күзгә әлләни сөйкемле түгелләр. Хәтта, үзләре дә мине бик сөйкемле тапмадылар бугай, шулайрак сизендем,—диде Нурул көлеп —Ә инде андагы техниканы, машиналарны, приборларны сөйләп тә. анлатып та бетерерлек ту гел. Алары инде безнен гакыл дәрәҗәсеннән күпкә өстен. Тормыш-яшәешләрен дә безнеке белән берничек тә чагыштырып булмый —диде Нурул һәм никтер сабырсызлана төшеп дәвам итте —Мин сиңа боларның барчасын да тагын сөйләрмен әле. Ә хәзергә., мин үземнсн хыялыма ирештем бит. дустым! Шундый могҗизалар аша үтеп булса да. Мин—кешеләр күзенә күренмәс зат! Без синен белән чиксез кодрәткә ия бит хәзер. Менә шуны уйлыйк без хәзер. Ниләр эшлибез? Минем бу кодрәтемнән, мөмкинлекләремнән ничек файдаланабыз? Беренче нәүбәттә менә
шуларны хәл итик без!—диде Нурул Ул боларны идәндә әрле-бирле йөренеп сөйләде, күрәсен. Тавышы аннан-моннан ишетелеп торды
—Соң. ниләр генә эшләрбез икән без синен белән?—дидем мин. бик аптырап кына Чыннан да. бик кыен, четерекле сораулар китереп куйды әле бу. Хәл итәргә бик авыр мәсьәләләрне. Мин ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калдым
—Әйдә, эшне тотабыз да моннан башлыйбыз!—диде Нурул. күтәренкелек белән —Мин сине иртәгә үк машиналы итәм Иртәгә үк сина үзен теләгән машинаны сатып алырлык акча бирәм. Юкса—нәрсә инде бу? Минем дустым артын сузып көллияткә жәяүләп йөри Шушы ерак урамнан бирле Менә бүтәннәр кебек машинада гына сызгырып узарсың моннан ары Иртәгә үк машиналы итәм мин сине'
Мин чын-чынлап куркуга төштем
—Зинһар эшли күрмә моны! Син бит. дустым, минем кем икәнлегемне бик яхшы беләсен. Әти-әниләрем кемнәр булганын, нинди гаиләдә тәрбия алып үскәнемне Мин бу дөньяда хәләл көчем белән эшләп тапканга гына яшәргә күнеккән Катгый рәвештә! Бу—минем тайпылмас кыйблам,—дидем мин
—Син., шундый идеяле зат инде. Мин моны уйлаган идем,—диде ул. кәефе бик тә кырылып Шактый вакыт сүзсез торды Аннары ниндидер бер эчке дулкынлану, өметләнү белән үзенен. күрәсен. ин сонгы чиратка куйган, әмма ин мөһим соравын бирде —Ә Лалә кайда сон әле безнен? Ул ник өйдә түгел? Ул бәлки кияүгә дә чыгып киткәндер инде
—Юк. дустым, безнен Лалә бернинди дә кияүгә чыкмады ул. Алай гына да түгел, егетләр белән йөргәне дә күренми әле Кичә генә ял көне дип. үзебезнең авылдагы туганнарга кунакка китте Шунысын да әйтим, озын буйлы, кара кашлы күрше егетен оныта алмый йөри бугай ул. әле һаман да...—дидем мин көлеп
Бу хәбәр дустыма бик көчле тәэсир итте, күрәсен Күкрәгеннән шатлыклы авазлар атылып чыкты
— Менә Лаләне., замана байларына тиңләп куям мин Юк. алардан да өстен итәм мин аны Зиннәтле сарайлар салдырам, бассейннар казылам, гөбакчалар эшләтәм дә, шунда гына яшәтәм мин аны Бистәбезнең королевасы итәм!—дип кычкырып җибәрде ул.
—Тукта, алай бик ашыкма әле син. дустым Хәлләр ничек килеп чыга бит әле'’ Лаләнең син вәгъдә иткән байлыкларга төренүе, югары урыннарга менеп утыруы бик икеле Үзенен холкы, дөньяга карашы белән ул да бит абыйсыннан әлләни ерак китмәгән. Лаләгә килгәндә без синең белән сабыр итик әле.—дидем мин « Нәрсә килеп чыга бит әле? Ул сине, күзгә күренмәс бер затны, ничек кабул итә бит әле’»-дип тә өстәмәкче идем, әмма тыелып калдым Кодрәт иясе дустымның кәефен кырасым килмәде Тик ул үзе лә нидер сизенеп аллы, күрәсен
—Әйе. монда ашыгу ярамас шул Барысын да әйбәтләп уйларга кирәк,—диде ул. уйчан гына.
—Әлбәттә шулай. Башта без ин беренчел мәсьәләләрне хәл итик Әйтик, синең ары таба ничек көн итәсенне. тормыш хәлләрен Киләчәккә планнарны аннан сон корырбыз. Син кайда әле?—дидем мин. тирә- ягыма каранып
—Менә монда, өстәл янында басып торам —лиде Нурул
—Алайса, янәшәмә килеп диванга утыр Бергәләп киңәшик.-дидем мин
Без бер дә ашыкмыйча гына, барысын ла җентекләп уйлаштык Нурулнын кайда яшәп кон итәсе шактый ансат хәл ителде Аның әти- әнисеннән бушап калган йорты әле шактый әйбәт, нык Ана газ кертелгән, электр уты бар Өстәвенә ул йортнын әлегә анык кына хуҗасы да юк Әги-әниләре тарафыннан у i йорз Нурул исеменә яздырылган Ә Нурул үзе. гәүдәсе-нис лә табылмагач, безнен сәер һәм буталчык законнар буенча, әле һаман да вафат булганга исәпләнми, ә хәбәрсез югалган
булып санала. Йортның законлы хуҗасы булып кала бирә... Бәс шулай икән, Нурул шул йортта торырга булды. Әлбәттә, ул теләгән вакытында безгә дә кереп йөри ала Минем янга килгәндә теләсә кайсы урында шыпырт кына итеп: «Мин бу!»—дип кисәтеп куя. Бу—беренчел мәсьәләләр.
— Менә. Лалә белән дә бик сөйләшеп, аралашып йөрисем килә инде минем. Моны ничек эшләргә икән?..—дип куйды Нурул, бик уңайсызланып кына.
Мин уйга калдым. Шайтан алгыры, чыннан да... Сенлем Лалә белән ни эшләргә? Бу могҗизаны, бу гайре табигый хәлне ана ничек аңлатып бирергә9 Дөрес, ул үзе Нурулны әле һаман оныта алмый йөри кебек. Әмма бит. мәсьәлә архи чстрекле! Күзгә күренмәс, җисемсез егетне кыз бала ничек кабул итәр? Бик яман куркып, өркеп калса, ни эшләрсең... Анын мондый заттан бөтенләй йөз чөерүе дә ихтимал бит әле. һәм мин боларнын барысын да, бик сак кына булып, хәтерен калдырмаска тырышып, Нурулга сөйләп бирдем. Анын авыр көрсенеп куйганы ишетелде.
—Әйе . болар барысы да шулай шул. Ни хәл итмәк кирәк...—диде ул, күңелсез тавыш белән.
—Алай да син бик борчылма әле, дустым. Тик бераз вакытлар сабыр гына итик,—дидем мин, мөмкин кадәр йомшак итеп.—Тота-каба китереп әйтсәң, Лалә куркып, югалып калыр ул. Монын өчен аны башта бик әйбәтләп әзерләргә кирәк булыр. Монысын мин үз өстемә алам. Аңа җай белән барысын да сөйләп бирермен, аңлатырмын.
Шунда Нурул мина якын ук килеп, ниндидер хәрәкәтләр ясап алды, күрәсең. Битемә җиңел генә җилләр бәрелеп торды.
—Жәл, дустым, синең игелекле кулынны кыса алмыйм. Рәхмәт сиңа!— диде ул, хис белән.
Йә, әлегә алда торган мәсьәләләр хәл ителде кебек. Бүгенге әнгәмәгә нокта куярга да була. Шулай да минем күңелемне кызыксынулы кайбер сораулар кытыклый иде.
—Ары таба ничек яшәмәк буласын инде син, дустым? Ниләр уйлыйсың, ниләр кырмак буласын?—дип сорап куйдым.
— Киләчәккә минем планнар зурдан!—диде Нурул. ниндидер тантана һәм горурлык белән —Минем уйлап куйган эшләрем бар Үземне сиңа сиздергәнче мин бу дөньяда байтак яшәдем инде, Сәлих дустым. Ил буйлап йөрдем, төрле урыннарда булдым Күзәттем, дөнья хәлләрен, тормыш агышын өйрәндем. Шул исәптән үзебезнең бистәдә дә. Шушы үзебезнең зур булмаган бистәдә генә дә минем өчен кайбер эшләр бар әле...
— Нинди эшләр инде ул, әгәр дә сер булмаса?—дип, кызыксынуымны дәвам иттем мин. Анын теге вакыттагы дөньяны тигезләү, хәтта берәүләрнең байлыгын тартып алып, икенчеләргә өләшү кебек балаларча беркатлы хыялларын әле дә хәтерли идем.
— Кайбер кыекларны турайтасы, почмакларны кисеп куясы бар...— диде ул, серле итеп,—Сиңа ваклыкларына кереп сөйләп тормыйм. Килер вакыт, үзен күрерсең, ишетерсең!—диде ул, бу хакта артык җәелеп сөйләшәсе килмәгәнне белдереп. Бик ихтимал, үз планнарына минем каршы төшәсемне дә чамалагандыр.
—Анысы синең эш. . Тик, замана Дон-Кихоты булып килеп чыкма тагын. Җил тегермәннәренә каршы көрәш ачып җибәрмә,—дидем мин.
—Ә нигә әле Дон-Кихот? Хыялый Дон-Кихот янәшәсендә гаделлек сагына баскан Робин Гуд та бар. Аны бөтен дөнья халкы белә!—диде ул, горурлык белән.
Икебез дә тынып калдык Бераз шулай торгач, мин сорап куйдым:
—Син мондамы сон әле, Нурул?
—Менә синнән ерак та түгел өстәл янында мин. Уйланып утырам,— диде ул.
— Бәлки бүген бездә генә кунып китәрсен Күрәсең, мин өйдә ялгызым гына. Хәзер чәй куеп җибәрәм. әгәр телисен икән, мәен дә табарбыз.—дидем мин
— Рәхмәт, дустым, өйгә кайтам Мина да ялгызым гына калырга кирәк әле. Барысын да бик әйбәтләп уйларга кирәк. Бәлки якын көннәрдә генә синен янга да сугыла алмам Бу хакта белеп торуын хәерле.—диде ул. дусларча җылы итеп.
Бераздан безнен өй ишеге акрын гына ачылды һәм ябылды.
Нурул чыгып киткәч, тагын утларны сүндердем дә. бик озак диванда утырдым, чәй дә куеп тормадым Бу вакыйгадан, бу хәлләрдән тәмам дулкынланган, әсәрләнгән идем Менә кара инде син! Нинди генә могжизалар юк бу дөньяда . Әле урынга яткач та. тиз генә йоклап китә алмадым Баягынак, үз планнарын ачып салмаганы өчен Нурулга шактый гына хәтерем дә калган иле Уйланып ята торгач, мона кул селтәдем Үзе теләгәнен эшли бирсен, әйдә Бәлки, чынлап та. сонгы вакытларда бу дөньяны шыплап тутырган шушы кадәрле гаделсезлекләргә. оятсыхзык- ларга аз гына булса да чик куя алыр Кайчак үзен дә әллә ниләр уйлап куясын бит Аннан килеп, анын гамәлләренә баш булырга, юнәлеш бирергә минем ни хакым бар9
Шунда күнелемнен түрендә хәтәр бер уй баш калкытып аллы. Менә көллияттә укытып йөрим, өч ай хезмәт хакы алмаган килеш Бистәнең аргы башындагы көллияткә көн саен җәяү йөрим Шул ук вакытта минем белән мәктәптә бер класста укыган, көчкә сөйрәлеп барган кайберәүләр лоньянын артына тибеп яшәп яталар Тукта әле. дустым Нурул мина ла ярдәм күрсәтә ала бит Үзем күпме теләсәм, шул кадәр! Әмма шунда ук бөтен барлыгым белән мондый уй-фи керләргә каршы килдем, аларны җәтрәк авызлыклап аллым Кирәкми' Алла үзе сакласын.
Әйе. миңа берни дә кирәкми Ә менә минем дустым Нурул теләсә ни эшләсен Хәзерге көндә ул Жир шарындагы кешеләрнең ин кодрәтлесе Әйтерен генә бармы, күзгә күренмәс кеше' Анын нинди мөмкинлекләргә ия булганын башында гакылы булган һәркем чамалый алыр.
Мин шундый фикердә торганда
Нурул эшкә башлады
у вакыйгадан сон бер атна-ун көн. бер айга якын вакыт үтеп кипе Мин күңелем белән гел сагаеп, халык арасындагы сүыәргә колак салып йөрдем. Ни дә булса көтеп инде Әмма ләкин бернинди ул-бу хәбәр, яңалыклар ишетелмәде. Борчыла ук башладым нигә үзен берничек тә сиздерми Нурул? Әллә бер-бер хәл булдымы үзенә, ә игә теге янәшә дөньясына китеп бардымы9 Шулай уйлана-уйлана бер кичтә үзебезнең аулак урамнан өйгә кайтып киләм. Кинәт янәшәдә генә таныш тавыш ишетелде —Мин бу!
—Әһә. син! Нинди яңалыкларын бар9 Сөйләп җибәр җәтрәк!— дидем мин. бик шатланып
—Эшләр шәп бара минем, дустым Гөрләп бара!—диде ул, канәгать гавыш белән һәм. күрәсең, кулларын угалап алды
Нинди эшләр бара9 Нәрсәләр майтарасын син анда9 Әйдә, сөйләп җибәр'
- Менә шушы араларда белерсең Ишетерсең хәлләрне диде ул. кыска һәм серле итеп Аның бодай тел яшереп маташуыннан минем җен ачуларым чыкты п
Нәрсә ишетермен9 Ниләр эшли алдын.’-дип кычкырып ук җибәрдем Хәтта кулларына сумкалар күтәреп алдан барган ике хатын
Б
кыз юлларыннан тукталып, миңа борылып карадылар. Урамда ялгызым гына кычкырынып йөргәнемә аптырап, ахры, бераз тукталып тордылар. Аннары гына, башларын чайкап, китеп бардылар.
— Менә хәлләр ишетелгәч, барысын да белерсен. Ә хәзергә гафу ит, дустым. Минем вакытым юк. Эшләрем бик күп минем. Санау, бүлү гамәлләре...—диде ераклаша барган тавыш. ~
— Ниләр кыланып йөрисен син анда? Әйт инде шуларны мина, имансыз!—дидем мин, тәмам гаҗиз калып. Әмма инде тавыш бүтән ишетелмәде. Аның иясе, күрәсең, артта калды яисә каядыр китеп үк барды Тисә—тиенгә, тимәсә—ботакка дигәндәй, мин буш урамга булса да йодрыгымны күрсәттем.
Шуннан сон инде озак көтәргә дә туры килмәде Китте хәлләр, китте хәлләр! Бистәдә берсеннән-берсе сәер, кеше ышанмаслык хәбәрләр, сүзләр йөри башлады. Бистә хатыннары аларны исләре китеп, куанычларын кая куярга белмичә сөйләделәр.
— Ишеттегезме әле. җанашларым, картларга пенсия түли башлаганнар. Ике айлык акчаларын берьюлы китергәннәр дә биргәннәр.
—Булмас ла!
—Булган. Җитмәсә, бернинди талон белән дә түгел ди. Һәммәсе акчалата икән.
—Менә. Аллаһы Тәгалә бар ул. Әгәренки бирәм дисә, үзе китереп бирә ул.
—Күктән яуган бәхет инде бу!
Шунда ук көлкеле дә, кызганычлы да вакыйгалар да булды.
—Шәйдулла абзыйларга ялгышып өч айлык пенсияләрен берьюлы китереп биргәннәр. Бу тиклем акчаны күргәч, Шәйдулла абзый һушыннан язган, чак кына теге дөньяга китмичә калган. Карчыгы Маһинур апай догаларын укып, дарулар биреп кенә коткарган үзен.
— Иван дәдәй шатлыгыннан галәмәт күп итеп, әрҗәсе белән аракы сатып алган. Хәзер инде өендә идән буйлап мүкәләп йөри икән. Айный алмый ди.
—Кайсы Иван дәдәй ул?
—Әнә теге клубта кочегар булып эшләгән, пенсиягә дә бик картаеп чыккан Иван дәдәй инде. Идәндә мүкәләп китә дә эт булып өрә икән Карчыгы Настя түтәй ни эшләргә дә белми ди. Бик елый ди.
—Кулларына шул тиклем акча килеп кергәч, Нәфикъ бабай белән Мәрфуга әби үзара бик яман ачуланышып киткәннәр. Ут ягып кычкырышканнар инде. Берсе бу акчаларны саклык банкына салып куйыйк ди икән. Икенчесе моңа каршы төшеп, юк, өстебезгә ябынырга яна юрган алыйк дигән. Картаеп беткәч аерым ашый, аерым йоклый башлаганнар, һич кенә дә килешеп китә алмыйлар икән. Адәм көлкесе инде бу...
Бистәдә әнә шундый хәбәрләр йөрде.
Әмма күп вакытлар да үтмәде, бу пенсия мәсьәләсе, анын шатлыклары һәм кайгылары халык арасында икенче юнәлеш алды. Аптырашка әйләнде, акрынлап төрле шомланулар тудырды.
— Бу пенсияләрне, җанашларым, кешеләр кулына гадәтенчә хат ташучылар китереп бирмәгән ич. Әллә кемнәр, серле бәндәләр китереп биргән аны.
—Бер әкәмәт булган ул. Почта әрҗәләренә салып, өстәл өсләренә куеп киткәннәр. Хуҗалар үзләре өйдә юк чагында. . Аларны китереп тапшыручыны беркем дә күрмәгән, ишетмәгән дә. Кәгазьгә кул куеп та алмаган. Шуңа күрә хәзер күбәүләр пошаманга төшкән, бик куркалар ди.
—Һе. Законный түгел инде ул алайса.
—И, хәзер законный эш бармы соң ул?
—Кемнәр эше булыр бу, менә шунысын әйтегез сез? Әллә бу дөньяда, чынлап та, жен-пәриләр бар микән?
— И хәзер. . булса да булыр. Дөнья дигәнебез үз урыннарыннан купты инде ул.
—Әллә инде мафия эше микән бу? Шулар бер-бер хәйлә корып йөри микән? Азагында халыкка нинди дә булса жәфаларын китереп салырга. Акчаларны икеләтә игеп кире таләп итәргә'’
—Әйе, әйе, тәгаен генә мафия эше бу. Шулар бер-бер хәйлә корып, тозак куеп йөридер!
Шуннан инде төрле эзләнүләр һәм тикшеренүләр китте, бик күнелсез хәлләр ачыкланды. Ин гаҗәбе. бу пенсия дип өләшенгән акчаларнын бернинди пенсия фондыннан алынмаганы беленде Милиция тикшерүчеләре ачыклаганча, алар бистәдә сонгы вакытта бик баеп киткән, сәүдә эшендә арадашчылык иткән һәм бүтән яшерен эшләр белән шөгыльләнгән бер бәндәнең шәхси акчалары булып чыкты Ул аларны ниндидер максатларда җыйнаган, шушы вакыйгалар алдыннан гына саклык банкыннан алган Һич кичекми әйләнешкә жибәрү өчен. Кайсыдыр явызы шушы хәлне белеп торган, тегеләр эштә чагында ишек төбендәге кимендә аю чаклы этне, заманнын гаять нык. хәйләле йозакларын үтеп өйгә кергән, нәни сейфны барча хәзинәсеннән бушаткан. Хәзер теге зарар күрүче бәндә һәм милиция үзе дә бик нык аптырашта калганнар Шушы кадәр яхшы сакланган йортка ничек итеп үтеп кермәк кирәк? Кемнен зиһене, тапкырлыгы һәм батырлыгы житкән моңа? Каза күрүче, болай алганда үзе әйбәт кенә, бистәдә хөрмәтле генә кеше, зур кайгыларга төшкән.
Бу җәһәттән халык арасында тагын төрле фикерләр килеп туды:
—Алай .. Бик тә уңайсыз килеп чыкты бит әле бу. Бәс. кеше акчалары булгач, безләргә пи эшләргә кала инде?
—Ходай Тәгалә каршысында гөнаһ булмасмы бу?
—Ә ни эшләп алай гөнаһ ук булсын икән әле? Соң бит. ни бит Асылда кеше хакына кереп җыелган акчалар бит алар. Менә синең белән минем хакка ла кереп
—Анысы да бик ихтимал Әмма болай күрәләтә торып барыбер яхшы түгел.
— Ни сөйлисен! Алар барысы да кеше талап баеп ягалар
Ахырда бистә хакимияте һәм милиция бу эшне үз кулына алды һәм болай боерды Сез айда ниләр генә сөйләнсәгез дә. нинди генә юл белән тупланган булса да. болар конкрет бер кешенең шәхси акчалары Димәк ки. алар пенсия дип. кайсыдыр шамакае тарафыннан законсыз гаратылган Бәс. законсыз икән, ул таратылган акчаларны, рәхим итеп, кире кайтарып бирергә туры киләчәк һич кичекми һәм чәчми-түкми' Ә законлы пенсия исә затын бер айдан биреләчәк
Хәзер инде кайда ул күнелсез хәлләр генә Хәзер инде кычкырыш- талаш. елау-сыктау, чын мәхшәр башланды Бик күбәүләр үзләренә күктән яуган бу сумманын байтак өлешен инде тотып та бетергән, базар- кибетләрлән он. ярма. май. ит ише азык-төлекне күпләп алган булып чыкты Кайберәүләр үзе яраткан гәзитә-журналларга язылган, бурычын гүләгән, туган көннәрен иркенләп бәйрәм иткән Кыскасы, мул килгән сәмәнне жәлләмичә зоткан Әлбәттә инде, әлеге суммаларны кайтарып бирү мөмкинлеге һич тә юк Карт-карчыклар кайдан алсын инде аны Милиция үзенекен таләп итә. карт-карчыклар үзенекен кычкыра Тулы ералаш бара'
Акчаны кире кайтарып бирүдән кискен рәвештә баш тартучылар да булды.
—Бернинди тәртипсезлек, закон бозу юк монда Закон-тәртипләрне әнә хөкүмәт үзе боза Әнә безгә айлар буе пенсия түләми Әгәренки шәхси кеше акчасы булган икән, аны хокүмәт әнә үзе түләсен' —диделәр алар - Без. зомер буена намус бе зон эшләп, картлык көнебездә шушындый мәсхәрәләргә дучар булдык Инде бер миһербанлы бәндә безне акчалы иткән икән, аны кулдан ычкындыру юк!—диделәр
Законсыз таратылган пенсия акчаларын кире китереп бирүчеләр дә аны күз яшьләре, ямьсез сүзләр белән тапшырдылар.
Мин инде, әлбәттә, килеп туган бу кәмитнен кем эше икәнен яхшы белә идем, һәм, теләсә ни әйтегез, дустым Нурулнын авыр тормышта яшәгән халыкка ярдәм итү йөзеннән башкарылган бу беренче гамәлен хуплаган да идем. Чәнчелеп китсен, булмады, барып чыкмады' Ботаклы- ботаклы кәкре таяк булды бу. Дөресе, ихлас күнелдән яхшылык эшлим дип йөрүе әнә нинди ямьсез кәмиткә әйләнде. Бистә халкына бернинди куаныч түгел, ә өстәмә борчу, кайгы-хәсрәт кенә китерде Бу шәхсән минем өчен дә бик тә күнелсез бер вакыйга булды. Нурулдан мин ниндидер зур. мәгънәле, кызыклы эшләр көтеп, шуларга өметләнеп йөри идем.
Озак көттермичә ул үзе дә минем янга килеп керде. Эштән кайткач гадәтемчә карангы өйдә, диванда ял итеп утыра идем. Янәшәмдә таныш тавыш ишетелде:
—Син бистәдәге сонгы хәлләрне беләсеңдер инде. Сәлих дустым Каш ясыйм дип күз чыгару булмадымы сон бу минем тарафтан?, —диде Нурул аптырашлы итеп һәм авыр сулап куйды. Үзен күрмәсәм дә. мин аның бик күнелсез кыяфәттә, иңбашларын салындырып утырганын чамалап алдым.
—Ниткән белмәгән ул, дустым. Гарык булганчы беләм. Пүчтәк бер эшкә әйләнде синең бу гамәлең!—дидем мин, эчемдәгесен яшереп тормыйча.
—Аңламадылар мине. Белмәделәр мине —диде Нурул һәм ачыну белән дәвам итте,—Дөньяның кайсыдыр акылбае әйткән бит әле. Халык ул—сарык ул дигән. Бу сүзләрдә, никадәр сәер булмасын, хаклык та бар. күрәссн. Минем игелек теләгән гамәлемне бистә халкы менә кая китереп чыгарды Сон, дустым, үзен уйлап кара Кулына ике айлык пенсиян берьюлы килеп кергән икән, нигә инде бу хакта шулкадәр шапылдап йөрергә? Йомырка салган тавык кебек кытаклап. Нигә шул байлыкны шыпырт кына янчыгына салып куймаска? Нигә ул кадәр аптырап, гаугалар күтәреп йөрергә? Җитмәсә, кайберәүләре шул сумманы үз куллары белән кире кайтарып та бирде бит әле. Юк. дустым, бер дә бердәм түгел икән >езнен халык. Бик тә таркау икән.
—Әле генә белденме шуны?—дидем мин.
—Бердәм дә түгел, яхшылыкнын да кадерен белми икән. Пычагым за! Дөресе, бу дөньяда үзенә яхшылык эшләүче, ярдәм кулы сузучы булыр дип башына да китерми икән. Менә нәрсәсе кызганыч анын. Менә нәрсәсе хәтәр анын!—диде Нурул үртәлеп,—Мин бит халык өчен дип никадәрле көч түктем, төн йокыларымны жәлләмичә эшләдем. Нинди зур сумманы кулыма төшердем. Тәэминат бүлегенә үтеп кердем, бистәдәге пенсионерлар исемлеген үземә күчереп алдым Шул исемлек буенча һәркемгә тиешле акчаны бүлеп утырдым. Көннәр-төннәр буена исәп- хисап белән матавыкландым. Аннары һәркайсынын ихатасына кереп, тиешле сумманы өләшеп йөрдем. Мин нинди зур күләмдә хезмәт түктем? Ә менә шушы игелекле затка рәхмәт сүзе әйткән бер бәндә табылмады?— диде дустым, жан ачысы белән.—Шундый затнын булу ихтималын уйлаучы да булмады ичмасам. Жен-пәриләр эшедер, имеш, фәлән дә төгән... һә! Үзенә яхшылык теләүче булуына ышанмый икән безнең халык. Менә шушы хәл бөтен эшне бозды. Минем планнарымны җимереп ташлады...— диде ул һәм тынып калды.
—Үпкәләмә, дустым, син үзең бик әйбәт егет. Әмма артык садә күңелле, беркатлы син. Бу дөньяны, кешеләрне, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлап та бетермисен. Бөтен бәла шунда,—дидем мин
Без шактый вакыт сүзсез утырдык.
—Сон, ни эшләргә инде миңа? Ары таба ниләр майтарып карарга?— диде Нурул, аптыраулы итеп.
Ә бит, шайтан алгыры чынлап та. ни эшләргә?! Минем өчен дә
бик авыр сорау иде бу. Сүз дэ юк, минем дустым бу дөньяда беркемгә дә тәтемәгән кодрәткә, мөмкинлекләргә ия. Ул беркемгә дә сиздермичә теләсә кайда йөри ала, ул бик яшерен урыннарга үтеп керә ала. Бу инде үзе генә дә нинди зур кодрәт, нинди могҗиза! Тик менә шушы кодрәтне жыен вак-төяккә, кемнедер баету, акча өләшеп йөрү кебек беркатлы гамәлләргә сарыф итмисе иде. Ниндидер югары максатларга, бөтен халыкка, хәтта илгә файда китерерлек эшләргә юнәлтәсе иде аны. Ләкин нинди максатларга, нинди эшләргә? Уйланып утыра торгач, башыма бик бәхетле бер уй килде.
— Менә нәрсә, Нурул, болай инкогнито йөреп, мөгаен, әлләни эш кыра алмассыңдыр Болан итеп бу дөньяда тигехлек тә, дөреслек тә урнаштырып булмый Монысы көн кебек ачык. Ин яхшысы, менә ни эшлә син. Бар да рәсми властьларга хәвит ит Үзенне аларга белдер, үзенне аларга тәкъдим ит. Менә алар белән берлектә, алар карамагында биниһая зур эшләр башкара алырсың син Без бөтенләй белмәгән, уебызга да китерә алмаган эшләрне'—дидем мин.
— Ни сөйлисен, дивана! Әйтә дә күрмә, сөйли дә күрмә...—диде Нурул. куркынган тавыш белән —Әгәренки рәсми властьларга үземне белдерсәм, үземне алар карамагына тапшырсам, беләсенме нинди хәлдә калачакмын мин. Хәзер тотып алалар да, кул-аякларыма богау салалар минем Богау салалар да эчке органнарга китереп тә тапшыралар Ә аннан сон китә инде! Анда инде мин. дустым, чын кол хәлендә калам. Алар мине үзләренең төрле максатларында куллана башлыйлар Төрле явыз, кабахәт, минем намусыма бөтенләй дә каршы килә торган максатларда. Әйтик, чит илләрдә шпионлык итәргә, яшерен документларын, хәрби серләрне, тагын әллә нәрсәләрне урлап кайтырга. Хәтта үзләренә каршы килгән бәндәләрне үтереп йөрүдә дә кулланачаклар. Әгәр каршы киләм икән, ул чакта үзем дә исән калмаячакмын Икенче кат үләсем килми минем Әйтә дә күрмә бу сүзләреңне, дустым. Үзем исән чакта рәсми властьлар кулына бирсләмме сон.’!
Шайтан алгыры, дөрестән дә! Аның бу сүзләрендә зур хакыйкать ята бит. Мондый мөмкинлекләрен була торып, хакимият кулына төшеп кара син Бигрәк тә хәзерге заман хакимияте, хәзерге түрәләре кулына... һәм мин дустым фикере белән тулысынча килештем Әмма башымда анын киләчәктәге гамәлләренә карата ачык кына бер фикер, ана бирерлек киңәш-табышларым юк иде. Аннары, үз эшем, үз мәшәкатьләрем дә муеннан, көннәрем көллияттә үтә.
—Алайса, син үз жаенны үзең кара инде, үзенчә хәл ит, дустым. Тик болай берәүләрдән байлык галап, икенчеләренә өләшеп кенә йөрмә. Болай итен бернинди дөреслек урнаштыра алмассың. Дөреслек дигән нәрсә бу дөньяда, гомумән, юк ул,—дидем мин
Әмма бу уңайлан Нурулнын үз юлы туры иде
—Дөреслек ул булырга тиеш, кечкенә генә масштабларда булса да. Әйтик, менә безнен бистә масштабында. Ә гаделсехлекләр нинди зур. алар көннән-көн үсә. киңрәк жәелә хәзер Бөтен чик-чамаларны үтеп китә. Мин шушы үзебезнең бистәдә генә дә iәмерләрен намуслы хезмәт белән үткәргән күпме кешеләрне беләм Ихлас күңелдән эшләп һәм тыйнак яшәп тә бернинди байлык туплый алмаган, үзләренә лаеклы шартларда яши алмаган фидакарьләрне. Шул ук вакытта бернинди эш кырмыйча баеп киткән, зур йортлар салган, кыйммәтле чит ил машиналарына гына утырып йөргән бәндәләрне дә беләм Хәйлә, намуссызлык, нахаллык белән баеган төрле түрәләрне. Халык өстеннән яши алар, миндә барысы да исәптә алар!—диде ул һәм ниндидер янау, тантана белән дәвам итте.—Мин у зем куйган юлдан алай гына читкә тайпылмыйм әле. Дөреслекне эзләп карыйм Үзем белгәнчә генә булса да!
—Ай-Һай, дустым Тагын кәмит куймасан ярый инде син. Тагын көлкегә кал масаң...—дидем мин
— Юк инде. Сәлих дустым Бу юлы без икенче төрлерәк эш
итәчәкбез. Ә ахыр чиктә кәмит чыга икән... чыга бирсен Бу тормышта һәр гамәл, нигездә, кәмиткә корылган... Мин үз сукмагымнан тайпылмаячакмын!—диде ул. ышаныч белән.
Һәркайсыбыз үз фикерендә калып аерылыштык.
Шуннан сон тагын байтак вакытлар үтеп китте Нурул мина үзен сиздермәде. Мин тагын борчуга төштем. Тагын нинди хикмәтләр чыгарырга йөри икән инде бу? Ул арада бистәдә яңа хәбәрләр таралды:
— Безнен бистәдә бик бай бер кеше бар икән. Чамасыз да бай.
—Акчаны кая куярга да белми, ди. Бер дә жәлләми дә, ди.
— Балалар бакчалары чутына бик зур суммалар күчергән. Хәйрия исәбеннән. Кара әле син ул хәлне!
—Алай гынамы әле! Теге гарип балалар санаторие бар ич әле. Тау астындагы. Шуңа күп итеп акчасын да күчергән, автобус та алып биргән, ди. Бик зур автобус. «Балалар рәхәтләнеп калага барсыннар, цирклар, театрлар карасыннар, табигатькә чыксыннар»,—ди икән.
— Мөдирләр дә, тәрбиячеләр дә бик тә куанганнар, ди. Ул балаларга бирелгән бүләкләрнең дә исәбе-чуты юк икән.
—Тик менә... ул игелекләр иясенең кем икәнен дә, исемен дә белмиләр икән. Ул үзе беркемгә дә күренмәгән, сөйләшмәгән дә, барча эшләрне язу биреп кенә хәл итә, ди. Мин шулай сер булып калырга тиеш дип язып биргән.
—Бигрәкләр дә тыйнак зат икән, бахыр. Хозыр-Ильястыр ул.
—Әйдә, күренмәсә күренмәс, сөйләшмәсә сөйләшмәс. Аннан гына ни зыян Биргәннең битенә бакма. Изгелекләрен генә эшләсен. Алла үзенә миддәт-куәт бирсен.
Халык әнә шулай сөйләште.
Һәм бу хәбәрләр буш сүз генә булып та калмады, бу изгелекләр дөрестән дә эшләнде. Балалар бакчаларына бик күп тәмле ризыклар, яңа уенчыклар сатып алдылар. Юкса, совет заманыннан калганнары барысы да искереп, ватылып беткәннәр иде инде. Тау астындагы санаторийның сәламәт булмаган балаларын барчасын да өсләреннән сәләмәләрен салдырып алып, өр-яңадан, матур итеп киендереп куйдылар. Бичара балаларга бөтенләй икенче төс керде. Бөтен бистә халкы бик куанды бу хәлгә. Урамнарда, кибет-базарларда хатын-кызлар һәм ирләр дә әлеге миһербанлы затка карата рәхмәт сүзләре сөйләделәр. Мәчеткә йөрүчеләр анын исәнлегенә дога кылдылар. Мәчетнен имам-хатибы үзе дә ана багышлап вәгазьләр сөйләде.
Әмма дә ләкин Шушы гомуми куаныч, шатлык дулкыннары янәшәсендә бистәдә ниндидер бик яшеренке, шомлы жилләр дә исте. Соңгы елларда бик баеган, иркенәеп киткән, икешәр катлы йортларда яшәгән уртакул түрәләр, ал ардан югарыраклар, кайбер эшмәкәрләр арасында ди бик көенеп, сөмсерләре коелып, куркуы, аптыравы йөзенә чыгып йөрүчеләр күренә башлады. Бик яшерергә тырышсалар да, шул да беленде: бу катлам да, милиция дә астыртын гына кемнедер эзләделәр. Бик тырышып карадылар, тик таба алмадылар.
Яна ел якынлашкан көннәрнең берсендә эштән кайтып киләм Үзебезнең урамга килеп керүгә янәшәмдә Нурулның тавышы ишетелде
— Менә күрдеңме инде абыеңны, дустым. Кайбер син яраткан гамәлләрне дә тормышка ашырдым бит әле. Балаларга Яңа ел бүләгенең ниндиен ясадым!—диде ул.
— Күрдем һәм тулы теләктәшлек белдерәм. Молодец!—дидем мин. Аның бу гамәлләрен, дөрестән дә, чын күңелемнән хуплый идем.— Әмма ләкин, дустым, чаманы белеп кенә эш итә күр. Әлегә шушылар да бик җитеп торыр.
—Ә юк әле. җитмәс! Минем планнар тагын бар әле, дустым...— диде Нурул.
—Ниткән планнар ул тагын?
Тик минем бу соравыма җавап ишетелмәде.
Үзенен шау-шуы. күп мәшәкатьләре белән Яна ел бәйрәме дә үтеп китте. Ул арада бистәдә тагын ниндидер яшерен хәрәкәтләр, астыртын үгәрсшләр үзен сиздерде. Гомерләре буена, совет чорында да. аннан сон да аз хезмәт хакы алып эшләгән, бик уртача, тыйнак кына тормыш итәргә күнегеп беткән хезмәткәрләр тиктомалдан кибетләргә, бистә уртасындагы базарга еш чыгып йөри башладылар. Чит илләрдә эшләнгән кыйммәтле телевизорлар, суыткычлар, кайсылары хәтта затлы йомшак мебельләр сатып алдылар. Бу хәл халыкта тагын аптырау тудырды, бик тә кызыксыну, астыртын күпсенү, көнләшү хисләре уятты Йөзләренә эчке бер куану, канәгатьләнү, тук чырай чыккан әлеге хезмәткәрләрдән кыюрак хатыннар кактырып-суктырып булса да сорашып та карадылар Мондый мөмкинлекләрнсн кисәк кенә кайдан килеп төшкәнен Тик берсеннән генә дә төпле җавап ала алмадылар Кибетчеләр инде нинди хәйләкәрләр, үткер халык Мебель кибете сатучысы Мәдинә үтләренә йомшак мебель алырга дип уч тутырып акча күтәреп килгән Хөснулла абзый белән Хәдичә апайдан читләтеп кенә түгел, туп-туры итеп сораган
—Хөснулла абзый, сез әле күптән түгел генә гади бер караватны карап йөрдегез. Гафу итегез, ул чагында аны алырга да сәмәнегез җитми иде кебек. Ә менә бүген нинди кыйммәтле йомшак мебель алырга килгәнсез... Ул арада гына нинди байлыклар ишелеп килде сон сезгә? Тагын гафу, үзем гаҗәпләнгәнгә күрә генә әйтүем инде Үз итеп кенә соравым
Хөснулла абзый, юаш кына кеше, ык-мык килә башлаган икән, анын өчен карчыгы Хәдичә апай чатнатып жавап биргән:
—Ай, Аллам, нәрсәсе гажәп булсын икән әле анын9 Күптәннән җыйнаган акчаларыбыз бу. Гомергә бер затлы әйбер алырбыз дип җыйган идек,—дигән.
Гомерләре буена техник хезмәткәр булып эшләгән Харис абзый белән Маһинур апа. өйләрендә эшлән утырган телевизорлары булуга карамастан, чит ил телевиюры алдылар
—Теге искесен кухнәгә куябыз. Монысы түр башында була!—дип. мактанып та җибәргән алар
Төрле йорт җиһазлары, хәтта мотоцикллар алып улларына, оныкларына бүләк итеп бирүчеләр дә булды Кыскасы, бистә халкынын аз тәэмин ителгән катламы әйбәт яши башлады Түбән иелгән башлары югары күтәрелде, сүрән күнелләр ачылып китте.
Тик менә мондый матур хәрәкәт, ни кызганыч, озакка бармады Ничек кинәт башланып киткән булса, шулай кисәк тукталып та калды Әле генә шатлык-куанычлары. бу дөньядан канәгать торулары йөзләренә чыккан адәмнәр тагын элеккечә борыннарын салындырып, нуры сүнгән карашлары белән йөри башладылар Мин мона гаҗәпләндем лә. пошындым да Чөнки бу бәрәкәтле эшләрне кем алып барганын бик яхшы белдем һәм дустымның бу гамәлен лә хуп күрдем Ниләр генә булды икән инде ана тагын?
Бу сорауга жавап озак көттермәде
Өйдә гадәтемчә ялгыз утырганда янә Нуру л тавышы
-Мин булам әле бу!—диде ул. кыска һәм ничектер ачулы, үпкәле дә итеп
—Әһә. син икән, әйбәт бу Күптән сорамакчы булып йөрим ник әле син. дустым, алай ярты юлла тукталып каллын? Хөснулла абзыйларны. Сания апайларны әнә ничек куандырган илен бит һәм бик дөрес тә эшләгән илен Тик мондый ярдәмгә мохтаҗлар бистәдә лагын җигәрлек бит әле. Ник алар синен исемлектән төшеп калды, ә’ Игелекнең ахырынача булуы мәслихәт ләбаса.-дидем мин
— Менә фәләнем аларга'- диде Нуру.л ачулы һәм тупас итеп
Менә си на мә' һич көтелмәгән бу хәлдән мин озын итеп сыпырып җибәрдем
— Бу ни сөйләвең але? Ник апай сүгенәсең’ Нинди яман чебен
тешләде сине?—дидем мин, бик гаҗәпләнеп.
—Их, Сәлих дустым, без кешеләрне белмибез икән шул,—диде ул, тирәнтен ачыну белән. Пычагым да белмибез. Безнен кеше дигәнебез начар гына түгел, чын мәгънәсендә чучка икән. Адәм балалары тискәре һәм комсызлар икән. Чикләрне белми торган комсызлар. Аларны, беләсеңме...
—Шулай укмы?—дип бүлдем мин, аны бу авыр каргануларыннан туктатасым килеп.
—Шулай ук! Мин мона тәмам инандым инде, дустым. Менә кара инде син бу хәлне,—диде ул һәм, күрәсең, кулларын як-якка жәеп җибәрде.—Мин бер дә иренмичә аз керемле, авыр тормышлы кешеләрнең исемлеген төзедем. Үземчә төгәл һәм гадел итеп. Аларның һәркайсына үзләре өчен чагыштырмача бик зур суммада ярдәм иттем. Жаннары теләгән әйберләрен сатып алуны шарт итеп. Шуны беләсеңме, дустым, аларның җаннары тагын ниләрне теләде?!—диде ул, каһкаһә белән һәм. бераз тынып торды да, бик үртәлеп дәвам итте.—Ал арны н ул бик тәҗрибәле, зирәк һәм тыйнак җаннары янадан-яна әйберләр теләде. Зиннәтле, кыйммәтле әйберләр! Аларга акчалар тагын, тагын, бик күп кирәк булды... Аптыраш, билләһи! Адәм баласы дигәнебез чик-чаманы, тыйнаклык, оят дигән нәрсәләрне белми икән ул. Бөтенләй дә. Аның нәфесенә, комсызлыгына бернинди чикләр юк икән... Мин, үземнең күзгә күренмәс бер зат икәнемне белдермәс өчен, алар белән язулар алмашу аша гына сөйләшү тәртибе керттем. Һәм дә ки, аларның кайберләре миңа менә нинди язулар язып бирде. Син. дустым, аларны укып кара да, шуннан үзеңә нәтиҗә ясарсын,—диде Нурул һәм диванда берничә кәгазь пәйда булды. Мин ул дәфтәр битләрен кулыма алдым, аларга язылганнарны укыдым. Аларның кайберләрең сезнең хөкемгә дә тапшырам:
«Безгә билгесез мәрхәмәт иясе, изге җан! Син безгә зур игелекләр күрсәттең, безне яңа телевизорлы, суыткычлы иттең. Мең, мең рәхмәтләр укыйбыз сиңа моның өчен. Юк, миллион рәхмәтләр. Тик... безнең тагын бер татлы хыялыбыз бар. Бәлки үзең дә беләсеңдер, төпчек улыбызның, иң кадерле балабызның җиңел машинасы юк. Ул бахырның шушы көнгә кадәр өйләнә алмыйча йөрүенә дә шул сәбәп. Кызлар белән таныша башлауга: «Ә синең машинаң бармы соң?»—дип сорыйлар. «Юк»,—дигәч, күңелләре суына, ди. Бөтен яшьтәшләрем үз машиналарында элдертә, минеке генә юк, мин бик хурланам бу хәлгә, ди. Гаепне бездән күрә, безне тирги. Шул күз алмабызны машиналы итүдә безгә ярдәмеңне салсаң иде. Иномарка машинасы булса, бигрәк тә әйбәт».
Менә икенче бер хат:
«Дустыбыз, яклаучыбыз! Безгә күрсәткән изгелекләрең өчен синең исәнлегеңә догалар кылабыз. Көн дә саен. Әмма., менә тора торган йортыбыз гына үзебезгә бер дә ошамый Заманына күрә кысан да, ямьсез дә. Үзең дә күрәсең булыр, бер алачык инде... Әнә безнең күршеләр ниндәен йорт торгызып куйдылар ? Үзе иркен, үзе матур, үзе мансардлы... Соң бит, дустыбыз һәм яклаучыбыз, без ул күршеләрдән бер дә ким булырга тиешле түгел. Хәтта рухи дөньябыз белән алардан югары торабыз, алардан зыялырак та әле. Без алардан ким булмаска лаеклы! Безне киләчәктә дә бәрәкәтле ярдәмеңнән ташламассың, әнә шундый йортлы итәрсең дип ышанып калабыз. Синең исәнлегеңә догалар укып...»
Хатларны укуны дәвам итәбез:
«Хөрмәтле яшертен дустыбыз! Синең мәрхәмәтең белән без киләсе җәйгә сәфәр чыгарга, чит илләргә, Төркигә барып кайтырга план кордык әле. Бу— безнең күптәнге хыялыбыз иде. Әмма дә ләкин, оят булса да әйтик, син биргән акчалар юлга гына җитәр дип исәпләп чыгардык. Бәс, анда тиклем баргач, бер дә бүләк-санакларсыз да кайтып булмас бит инде, хөрмәтле дустыбыз. Бер дә килешмәс инде ул, шулай бит ? Бәс, алай икән, сез дә ярты юлда тукталып калмасагыз иде инде. Безгә тагын шул кадәр күләмдә ярдәм булса, җитеп торыр. Әлегә җитеп торыр дибез».
Тан калып укыдым мин бу язмаларны. Кешеләрнең эчке дөньясын
яшермичә ачып салган, алар психологиясенең карангы почмакларын яктыртып күрсәткән бу документларны Ярый, болары белән әле килешеп тә булыр иле. Алар кешеләрнең табигый ихтыяҗларыннан алай ук биеккә үрелмәгән дә әле. Тик алар арасында бөтенләй дә оятсызлары, чиктән ашкан тупаслары да килеп чыкты. Адарын инде нәфрәтләнмичә укуы да мөмкин түгел:
«Әи. син. кайсыдыр ки. сихер иясе!» Җен-пәриләр затыннанмы син, әллә тылсым иясе адәми заттанмы—монысы безләргә караңгы. Әмма андый мөмкинлекләргә ия булгансың икән, теләсә никадәр акча таба аласың икән, син инде кешеләргә тугрылыклы хезмәт итәргә бурычлы Әйтик. менә миңа' һәм син миңа акчаны тиз арада тагын китереп куй ' Моның кадәр ике өлеш итеп. Юк, оч өлеш кирәк!»
«Исәнме, инкогнито казырга исәп тоткан шамакай' Безгә син анда күпме генә акча салып киткәнсең. Нәрсә генә инде ул синең өчен.. Шундаен ты. иымнарга ия икәнсең, син инде колачлы да була бел Безгә акчаны чемоданы белән китер. Әйе, чемоданы белән. Юкса, һаман да болаи инкогнито каю асмассың. Без сине ззләп табарбыз. Шул чагында ни эшләтергә белербез Кара аны'-
Бу язуларны укыгач, мин сызгырып җибәрдем Кешеләрне, аларнын психологиясен азмы-күпме беләм дип йөрсәм дә. бу кадәресен үк мин дә көтмәгән, башыма да китермәгән идем
—Әйе. бар икән бу дөньяда әкәмәтләр Бар икән адәми затлар!— дип куйдым.
—Алай гынамы әле. дустым, алай гынамы диде Нурул.—Минем үзләренә ихлас күңелдән яхшылыклар эшләп йөргән клиент зарым болар белән генә дә чикләнеп калмадылар әле Алар минем өстән хакимияткә, милициягә шикаятьләр язуга кадәр барып җиттеләр
—Булмас ла!—дидем мин. ышанасым килмичә
—Мин милиция идарәсенә үтеп кердем Ул шикаятьләрне үз күзләрем белән күрдем Мин дус дип йөргән бәндәләр бистәдә ниндидер бер бик сәер, хәтта ки гакылга сау булмаган ахмак хан иясенең пәида булуын хәбәр итәләр «Бик хәтәр һәм куркынычлы бәндә,—дип язалар Ул йә ниндидер серле, хикмәтле яна аппарат уйлап тапкан, иәисә моңарчы күренмәгән гипноз сәләтенә ия булган экстрасенс Бу адәмнең бешен илне тәмам таркатып ташларга җибәрелгән чит ил шпионы булуы да бик ихтимал. Ул зат төрле вак-төяк ярдәмнәр өләшкән булып кеше зернен ихтирамын яуларга исәп тота, аларны үз ягына аударырга тели Аннары аларнын барысына да баш булып алырга ла үз файдасына эшләтергә Мөгаен генә, бер-бер эш кылмак була. Ул мәлгуньне ничек кенә булса да эзләп табарга кирәк. Чын йөзен ачарга, фаш итәргә, зарарсызландырырга кирәк аны Йөрмәсен монда дөнья болгатып' Фаш итәргә һәм тиешле җәзасын бирергә .» —Менә нинди тәкъдимнәр белән чыга минем клиентларым Мин үзләренә ихлас күңелдән ярдәм итәргә, аз гына хәерчелектән йолып алырга теләгән адәм актыклары. Менә шуннан сон үзен уйлап кара инде син. дускаем,—диде Нурул һәм тынып калды
Монда инде мин дә ни дә булса әйтә алмадым Үзем укыган язулардан, дустым сөйләгәннәрдән тәмам тетрәнеп, югалып калтан идем Тышта кышкы кич, өйдә инде карангы Утларны да кабызмадык, шулай караңгыда һәм тынычлыкта, уйлар эчендә тик утырдык Шактый вакытлар берни сөйләшмичә Чынлап га. монда ни әйтәсең инде'
—Ярый, мин киттем Тиздән Лалә дә кайтып керер.—диде Нурул. күңелсез генә
—Тукта әле.—дидем мин һәм ана үземне күптән кызыксындырган бер соравымны бирдем—Син. дустым, мина бер нәрсәне әйтеп бир әле Әгәренки сер булмаса Менә син балалар бакчаларына, аерым кеше тәртә күпме ярдәмнәр күрсәттең. Ул тикле акч.парны кайдан алдын син Бөтен халык, бөтен ил акчасы злыктан интеккән бер иманда кайдан килә ул тикле суммалар сина* Мөмкин булса, син миңа шуны аңлатып бир әле
Нурул, аз гына тын торгач, сөйләп китте:
— Мин төрле урыннарга үтеп кердем, бик күп күзәтүләр, эзләнүләр алып бардым. Дәүләт банкларында, бүтән төр финанс органнарында булдым. Төрле эшмәкәрләр, эре сәүдәгәрләр арасында да йөрендем Аларнын акча янчыкларына, сейфларына күз салдым... Акча юк дигән сүз, Сәлих дустым, гомумән алганда, дөрес түгел ул. Илгә әйләнешкә чыккан акча беркая ла китми, юкка чыкмый, шул килеш әйләнеп йөри бирә. Шулай булгач, акча бар ул. Тик менә ул хәзинә кешеләр арасында тигез бүленми генә. Һич тә тигез бүленми! Әйтик, шул әйләнеп йөрешендә берәүләр кулына бик күп килеп керә, кайчак сейфлар төбенә килеп төшә, аерым шәхесләр исәбенә саклык банкларына салына. Шунда байтак вакытларга тоткарланып та кала Менә шушы хәл инде хезмәт хакынын. пенсияләрнең вакытында түләнмәвенә китерә. Кайчак зур суммалар төрле максатлар өчен тупланып та тоткарлана. Асылда кешеләргә кирәкле, файдалы максатлар өчен...—диде Нурул һәм горурлык белән дәвам итте — Мин банклардагы, финанс органнарындагы акчаларга бер вакытта да кагылмыйм. Чөнки алар шул ук халык акчалары, ил байлыгы. Эшмәкәрләрне, сәүдәгәрләрне рәнҗетүдән дә бөтенләйгә тукталдым. Чөнки күрдем һәм анладым, алар да акчаны хәләл көчләрен куеп, эшләп таба. Җитмәсә, кулларында ирекле акчалары да сирәк була. Ирекле зур суммалар хакында әйтәсе дә юк. Мин үзебезнең бистәдәге кемнән дә булса акча алуны да күптән ташладым инде. Минем үзем яраткан, конфискация ясау гөнаһ булмас дип санаган статьяларым бар Андый максатларда инде мин зур шәһәрләрдә булам, башкалаларга ук барып житәм. —диде дустым серле итеп һәм бераз тынып торды —Ә зур шәһәрләрдә исә без уйламаган хикмәтле хәлләр бар. Төрле биек урыннарга, түрә кәнәфиләренә үрмәләп менәргә омтылучылар, шунын өчен жан атып торучылар күп анда. Ә монын өчен өстәгеләрнең кулын жылытырга, ягъни ришвәт бирергә кирәк. Бик зур суммаларда, монда вакланып торуны кичермиләр. Беләсен килсә, хәзерге заманда илдә һәр биек, төшемле урын сатып алына.. Әгәр дә мин шушы максатларда сейф төбенә тупланган суммага конфискация ясап, аны мохтаҗларга таратам икән, бу гөнаһ булмый бит, дустым? Гөнаһ түгел бит, шулаймы?—дип кайтарып сорады Нурул
—Ул кадәр гөнаһ ук түгелдер инде,—дидем мин. шактый икеләнеп кенә.
—Менә шулай ул, дустым. Син мине нинди дә булса хезмәт кешеләрен талаучыга, аларга ясак салучы бер явызга санап йөрмә тагын Мин бары тик хәрам акчаларны гына алам. Хәрам юл белән тупланган һәм хәрам максатларда кулланылачак акчаларны. Асылда мин халыктан талап алынган байлыкны халыкка кире кайтарып кына бирәм!—диде Нурул. горурлык белән.
—һәм шушы үзең изге дип санаган гамәлләрең әнә кайларга алып чыга? Үзеңне үк шамакайга, ахмакка да чыгарып куялар икән бит әле Алай гына да түгел икән. Үзенә үк яныйлар, эзләп табарга, кулына богау салырга тәкъдим ясап, милициягә үк хәбәр бирәләр икән!—дидем мин. көлеп.
—Менә шулай икән шул ул, дускаем. Аңламый, аңламый икән адәм балалары яхшылыкны., һич анлаешсыз икән алар. Мин үзем дә бик аптырадым инде бу хәлләргә. Ни әйтергә дә белгән юк,—диде Нурул, уфтанып.
—Ары таба ни эшләрсен икән инде син? Бәлки монын ише гамәлләреңне бөтенләй ташларсың. Берсе дә юньлегә килеп чыкмый бит Үзеңә күңелсезлек кенә алып килә,—дидем мин.
—Ары таба ни эшләсене белгән юк әле. Сәлих дустым. Менә бергәләп уйлашыйк әле шуны. Минем монда килүем дә шуна иде,—диде Нурул.
Әмма ни дә булса уйлаша, киләчәккә планнар кора алмыйча калдык. Безнен капка келәсе челтерәп куйды һәм кемнеңдер шәүләсе тәрәзәне караңгылатып үтте.
' нпа' гиде Нурул куркынып һәм шул ук вакытта бик дулкынланган шатланган да тавыш белән.
Зинһар үзеңне ана сиздерә күрмә! Тота-каба бик яман кхркы- гырсын гына дидем мин.
Ә. 16 и.»' Син нәрсә, ул кадәр мине тинтәк дип белденме әллә?— диде Нурул һәм тынып калды.
Мин җәтрәк утларны кабызып җибәрдем Сал кында бит алмалары алсу lainaii iii.ni да чибәрләнеп киткән Лалә кайтып керде һәм минем йөземә cep.ic елмаю чыкты Ул елмаюны тыярга. Лаләгә күрсәтмәскә бик тырышам Әмма һич булдыра алмыйм Шунысы көлке, менә хәзерге мәлдә минем сенлемне ул үзе белмәгән, башына да китермәгән тагын бер кеше күзәтеп тора һәм ничек кенә күзәтә бит әле!
Нәрсә \ I кадәр авызыңны ерасын әле?—диде Лалә.
( он. көлкеле хәллән көлмичә ничек түзим?—дидем мин һәм шу I ук мә Iлә Нурул нык итеп кабыргама китереп тә төртте. Мин утырган урынымда сикереп куйдым Лалә бик сәерсенеп мина карап торды да өсләрен чишенә башлады.
Ki |зыклы газки синен Гел генә лә карангы өйдә утларны кабызмый утыр, к I HI 1>о I чи бу к.| күзенә әллә ниләр күренә башлар әле Хыялыйга әйлән. jiiui тип шелтәләде мине Лалә һәм үз бүлмәсенә кереп китте Шунда ук безнең өи ишеге акрын гына ачылды да ябылды.
Мин Нурулны гиз арала минем янга тагын килеп керер, барысын- барысын га сөйләшербез, уртага салып киңәшербез дип көттем Әмма ул хәбәр бирмәде Гик тагын бер айдан гына үзен сиздерде.
Ну густым, яшәп гә каралым әле мин сонгы вакытларда' II иш.нар пре шлеш тарный үзе кебек яшәп алдым,— диде ул, мактанасы килен Келәсенме, бардым бер зур шәһәргә Ин кыйммәтле, әллә ничә иолгыиы кунакханәнен бер буш бүлмәсенә кереп, урнаштым. Бик сирәк горнсн генә ксс<к.с рөхсәт игә торган бүлмәгә. Йөрим, малай, каз кияве кебц киерелеп Тамакны ла беренче класслы ресторанда гына туйдырам Һәм дә ки. бера з шулай яшәп алырга да исәп бар әле Иркенләп бер ят итәргә lopле му зейларны, күргәзмәләрне тамаша кылырга, театр- конперг i.ipi.i йөрергә Замана байлары кебек яшәргә Менә шулай, дустым, абыең корсакны киереп, тук кикереп шәһәр урамнарында тик иори v) нәрсә мина кем комачаулык итә ала?!—диде ул.
Бик әйбәт инде бу. бик хуп Дөнья белән туйганчы таныш инде әп ю Әмма агай ук гик йөрисен микән әле син анда? Монысына мин шик инам густым -дидем мин
I ик нору тип берочтан анда-монда, төрле яшерен урыннарга күз дә 1.1П.11ЫИМ инде Гөнаһлы урыннарга...—диде ул серле итеп — Менә мин |укланып яткан ресторанны гына алыйк. Беренче карашка барысы га бик әйбәт анда, хезмәт күрсәтүчеләр ягымлы, мөлаем Ризык тарны ла ин югары дәрәҗәдә, бик тәмле итеп әзерлиләр, кергән кешене хөрмәтләп кунак итәләр Әмма шушы яктылыкнын бер карангы. яшерен ты бар Мон га керүчеләрдән чәйлекне, төрле өстәмә түләүләрне дә бик м\ I алалар Бөтенләй оятсыз төстә, бер лә чамасыз каералар' Исәплән карасак исен китәрлек Хәер, анын монда керүчеләре дә симез янчык пт бәндәләр Мондый урында төгәл исәп-хисап ясатып торуны ү зенә гүбәнчс зек саный торганнар һәм син. дустым, шушы салым көнозын \с змәг түккән офинианtrap кесәсенә керә дип уйлыйсынмы ’ Тот канчыгымны Бу салымның зур өлеше, беләсеңме кая китә? Бер кеше— peciop.ni гирекюры кесәсенә керә. Дөресе, аның сейфында туплана I.IMH. 1.1 комсыз iiax.il мәкерле бер кеше сейфына һәм калын стеналы б\ |цмср iapiM.ua мин күз лә салгалап йөрим Анда сәмән дигәнен .1И1СП ышанмассың, чемоданга гына да сыярлык түгел Ә бу сәмән хуҗасiiiiiiiiii мәкер ie планнары бар Халыкка каршы килә торган планнары у i шәһәрнсн ин уңайлы урынындагы бер торак йотны сатып алырга җыена Ан га яшәгән. гомер үткәргән кешеләрне төрле урыннарга тарата.
йортны сүтеп ташлый, аның урынына заманча ресторан салдыра. Үзенә шәхси ресторан ачарга... Менә нинди исәптә тора ул, карсак буйлы, зур башлы адәм кисәге. Йә, ничек, тәртипме бу, дустым,—дип сорады Нурул, киная белән. Монда шунысын да әйтим, ул, кайчандыр аз һәм тыйнак сүзле егет, сонгы вакытларда бик уйдырып, каһкаһә белән сөйләшергә күнегеп китте —Бер дә тәртип түгел бит инде бу. Ә мин кемнәрдер бозган ул тәртипне янадан урнаштырып куярга йөрим әле...
—Кирәкмәс, дустым! Тагын бер-бер кәмит кенә китереп чыгарырсың Син анла шуны, безнең илдә хәзер капитализм урнаша, башлангыч капитал туплана. Ә ул башлангыч капитал һәркаида һәм һәрвакыт диярлек җинаятьчел юл белән тупланган. Монысын фәнни коммунизмга нигез салучылар төгәл әйтеп калдырган. Шулай булгач, ул хәрәкәтне син генә туктата алмассың,—дидем мин.
—Кирәгер! Бу кадәрле хәсислеккә, комсызлыкка, намуссызлыкка ничек итеп түзеп тормак кирәк? Бер-бер нәрсә уйламыйча булмас — диде ул.
—Тукта әле!—дидем мин, кыза башлап —Алай ашыкма. Син, дустым, соңгы вакытларда үз терсәгеңне бөгәргә генә остарып китген әле. Бергәләп сөйләшик, киңәшик. Мине тыңлап тор!—дидем һәм тынлап торучының юк икәнен сизеп алдым. Тик ераклаша барган көлү тавышы гына ишетелде.
Шуннан соң атна-ун көн үттеме икән, миңа үзем эшләгән көллият йомышы белән калага барырга туры килде. Поезддан төшеп вокзал алдына чыктым, анда сонгы вакытта үзгәртеп корылган мәйданның иркенлегенә, матурлыгына сокланып, беразга тукталып калдым Шунда, гаҗәеп ямьле бу мәйданда гаҗәеп ямьсез шау-шу купты. Үзегез беләсез, хәзерге заманда мондый җәмәгатьчелек урыннарында төрле хәерчеләр, айнымас әлкәшләр. кыйбласын һәм кешелек дәрәҗәсен, йорт-җирен дә югалткан бәндәләр— бомжлар һәрвакыт җитәрлек була Як-ягына матур чәчәкләр үскән юл буйлап шундый йолкыш бер ир-ат килә иде, исерек кыяфәтле, шапшак киемле ике хатын-кыз кисәк кенә икәүләп шул ир-атка ташландылар. Бөтен йөзен сакал-мыек баскан, чәчләре тузгыган бу сәләмә бәндәне тиз арада җиргә егып та салдылар. Бер оятсызы аның күкрәгенә менеп утырды, икенчесе ашыга-ашыга кесәләрен актара башлады. Һәм шунда бу хәлгә шаһит булып торган барча халык «аһ!» итте. Теге хатын бомжның кесәсеннән... акча тартып чыгарды Төргәге белән! Хатын бу акчаларны ашыга-ашыга куенына яшермәкче булды. Әмма төргәк таралды. Искән җилдә як-якка акчалар очып китте.
Шунда инде чын мәгънәсендә мәхшәр башланды Әллә кайдан гына көтүләре белән берсеннән-берсе сәләмә, таушалган кыяфәтле адәмнәр йөгерешеп килеп җиттеләр, һич кичекми теге акчаларга ташландылар. Күкрәгендә утырган хатынны гайрәт белән читкә тибәреп, таланучы да сикереп торды, үкереп гомуми өергә килеп керде. Хәерчеләр, исерекләр бер-берсеннән акча таладылар, акыра-бакыра сүгенделәр. Бик рәхимсез итеп сугыша, җиргә егылганнарны таптый, изә башладылар. Кып-кызыл сугыш купты.
Ул арада, яман ачы итеп милиция сыбызгысы чырылдады, өсте ябулы машина килеп туктады. Аннан өсләренә чуар киемнәр кигән, берсеннән-берсе таза егетләр сикерешеп төштеләр. Һич кичекми, үләмәле сугышучыларны аера, кулларындагы саллы резин таяклары белән рәхимсез төстә кыйный башладылар. Суккалап-типкәләп машинага төяделәр. Ә тегеләре исә жан-фарман тартышты, акырды-бакырды, инәлеп елады Карап торырга галәмәт тә ямьсез, кызганыч, хәтта җирәнгеч бер күренеш иде бу. Җыелган халык бу көрәшне йөзен чытып, зур ризасызлык белән тамаша кылып торды.
—Ай, Аллам, бу ниткән хәл инде бу? Ник юл куялар мондый мәхшәргә? Замана ахырлары җитү шушыдыр, күрәсен Кыямәт көне үзедер бу,—дип сукранды сумкалы бер әби.
—Соң. әле бу бичаралар үзара тату гына көн итәләр иде ич. һәркайсы
үз почмагын, үз киштәсен белде Ни бүлешә алмадылар икән тагын? Нигә дип бу тиклем үләмә киләләр икән?—дип гаҗәпләнде бер бабай.
-Милиция үзе дә боларны бу тикле үк рәнҗетми иде әле Нәрсазәр генә булды икән?—диештеләр.
— Кайсыдыр бер ахмагы дөньяда булмастай хәлне эшләгән Шушы хәсрәт адәмнәр кесәсенә акчалар салып йөргән Әйтерен генә бармы, кайберләрен зур суммалы иткән Хәзер, билгеле инде, болар шуны бүлешә Аны бүлешеп, сонгы тиененә кадәр эчеп бетермичә сугышу- талашудан котыла алмый инде алар Бу хәлләр тагын да дәвам итәчәк әле,—диде вокзал хезмәткәре киемендәге бер апай
Кайберәүләр анын бу хәбәренә ышанмады
— Булмас Бу әтрәк-әләмгә кем акча бирсен дә нинди акчаларын бирсен? Әкият бу. —диде алар
—Булган шул менә. Берсе сөйләп торды, мин үзем ишеттем,—диде теге апай
— Нинди тинтәк биргән аларга акча, ни уйлап биргән9 Ай Аллам, бар икән бу дөньяда байлыгын кая куярга белмәгән кешеләр
—Башына тай типкән адәмнәр бар икән,—диеште шундагы кешеләр.
— Бер дә тай типмәгән алар башына. Юри китереп тудыралар мондый хәлләрне Халыктан көлү, аны бутау максатларында. Ярлылыктан, эшсез- лектән интеккән халыкнын игътибарын шушындый кыргый күренешләргә, җыен вак-төяккә юнәлтү максатларында. Безнең халык тәмам кыргыйлыкка төшсен, түрәләр алдына катгый таләпләр куя алмасын өчен!—диде зыялы кыяфәтле, чал чәчле бер абзый.
—Каһәр төшсен бу хәсрәт демократларга! Бөтен илне таркатып, дөньяны буяп, пычратып бетерделәр инде , —дип карганды кемдер.
Ахырда вокзал алды мәйданындагы шау-шу тынды. Халык та таралды Мин үз юлым белән киттем. Күңелемдә авыр, ямьсез уйлар әйләнде Бу мәхшәрнен, кыргый күренешнең сәбәпчесе кем икәнне чамалый идем инде «Их, Нурул, Нурул, беркайчан да, беркемгә дә бирелмәгән бәхет, кодрәт иясе!. Тагын ни кыланып ташладың бит. Тәмам кыйбласын җуйган, хәмердән башканы белмәгән сәрхүшләр кулына төргәге белән акча тапшыр инде. Монын өчен, белмим, кем булырга кирәктер»,—дип, уйларымны дәвам иттем мин. шәһәр урамы буйлап атлаганда һәм шунда кинәт күнелемне ниндидер икеләнүлс, кызганулы уй көйдереп үтте «Тукта, ә менә Нурул асылда ул кадәр үк бәхет иясе микән азе ул9 Әгәренки аның урынында булсаң, син үзен ниләр кыла алыр иден9 Ул бит кин күңелле егет, асылда яхшы ният белән эш иткән Адәм балаларынын шушы кадәр әхлаксыз, дунгыз булуларына ул гаепле түгел ләбаса* һәм шунда мин үземә тагын бер ачыш ясадым. Нурул хәлендә калу кеше өчен, гомумән алганда, бәхет микән әле ул? Шайтан алгыры, чынлап та Менә тиктомалдан үзен кебек кешеләр, дусларын-туганнарын. хәтта сөйгән кызын күзенә дә күренми торган бер затка әйләнеп калып кара әле син Беркем белән дә аралаша алмыйча инкогнито яшәгән затка әйләнеп кара Шул чагында ничек җырларсың, ниләр башкарырсың икән Әйтергә дә, тәнкыйтьләргә генә ансат ул* Мин менә шундый уйлар эчендә атладым.
Нурул үзе минем янга тагын өйдә ялгызым утырганда килде
Иә. ни хәлләр бар тагын анда, сезнен яшерен һәм гадел дөньяда9 Син үзен теләгән дөреслекне, тәртипне урнаштыра алдынмы? һәм дә ки әйбәт булдымы шул тәртип ’ Сөйләп җибәр барысын*—дидем мин. берни дә белмәгәнгә сабышып
-Бу юлы да бик барып чыкмады шул әле минем эшләр. Салих дустым Синен каршында берни белән дә мактана алмыйм Урыс әйтмешли, һаман да не везет әле мина,—дип башлады Нурул. сүрән генә - Башта барысы ла җай барды Теге ресторан хуҗасын, капкорсакны, хәрам белән җыйган хәзинәсеннән ансат кына азат иттем Ул кадәрле байлыкны кая куярга белмичә тинтерәмәсен тагын, дип. Шуннан инде
Z£ уйга калдым, бу сәмәнне кая куярга? Кемгә һәм нинди макетларда таратырга? Үзең беләсең, мин үзем, шәхсән, үз кирәгем.» бер тиен дә акча тота алмыйм. Бер савыт шырпы да сатып ала алмыйм мин Күз алдыңа китер, күзгә күренмәс кеше товар сорап кибетчегә ;и ча сузса, ни булыр. . Менә өстемдәге киемнәрем тузса ла. синен аша гып яп йөртеп киенергә туры киләчәк әле. Ярый, монысы сүз арасында. Күп уйлана торгач, мин мондый карарга килдем: шушы хәзинәдән мәркәтебез вокзалы тирәсендә кангырып йөргән йорт-жирсез хәерчеләргә, кыйбласызларга өлеш чыгарырга! Беләсенме, бу минем күптәнге хыялым иле Ник зшәндә. дустым, бик тә кызганам мин ул халыкны1-лиле Нурул хи< t юн.— Бик тә жәллим мин аларны. Менә син үзен уйлап кара Бу бичараларның һәркайсы, исәпкә ал. һәркайсы. әле күптәнме бу тормынла ут урынын тоткан кеше булган бит. Бәлки намуслы, ә бәлки гаиләле, йорт җирле, һәм, бик ихтимал, хәтта хөрмәткә ия бер кеше Хәзерге мондый хайвани хәленә аны көтелмәгән зур бәхетсезлек, ниндидер хәтәр очраклык төшергән. Хәзерге тормышның авырлыгы, яраткан эшен югалзу. киләчәккә бернинди өмет күренмәү төшергән. Бу адәмнәр андый хән.» i өшүләренә бер үзләре генә гаепле түгел., һич кенә дә алан түзел Конкрет ижпо-ьпый сәбәпләр, гаделсезлекләр гаепле мона һәм менә мин \ i момкин- лекләремнән чыгып, бер тәжрибә ясап карарга булдым Шушы җәмгыятьтән читкә тибәрелгән фәкыйрьләрнең берничәссн. узем бер җаен табып, акчалы иттем. Үзләре егылып төшкән түбәнлектән күгәрслү җәмгыятьтә тагын лаеклы урыннарын яулап алу өчен xmopivK сәмән бирдем мин аларга. Әйбәтләп киенергә, туенырга хәтта, кирәк икән, квартира-йорт сатып алырга да җитәрлек итеп. Өитәвенә һәркапсынл менә шушыларны шарт итеп куйдым Әмма шуннан мин көткән нәтиҗәләр булмады. Күңелсезрәк хәлләр килеп чыкты
—И. дустым, күңелсез хәлләр дип торма инде син аларны Мәхшәр килеп чыкты диген. Шәһәрнең вокзал алды мәйданында оомжлар белән син күрсәтеп алган кәмиткә мин үзем шаһит булдым'— дидем мин.
—Ничек шаһит булдың?—дип кычкырып җибәрде Нуру i һәм MOI аен утырган урынында сикереп куйды.
—Ул көнне эшем төшеп калага барган идем Вокзал алды мәйданындагы мәхшәрне башыннан-ахырынача тамаша кылып тордым (өресен әйтим, синең өчен шактый оялдым. Менә шулай ул. тустым Андагы халык арасында син үзең дә булгансыңдыр бәлки. Син инде ati.i.i шаять, үз адресына әйтелгән кайбер шәрехләрне дә ишеткәнсеңдер. Халык һич кенә дә хупламады инде анда синең бу гамәлеңне
Икебез дә тынып калдык. Өйдә авыр тынлык урнашты.
—Нәрсә була соң инде бу. дустым’—диде Нурул берат i.ni. бик ачынып һәм аптырау белән —Мин үземчә тырыштым, нинди тур ярдәм күрсәттем. Асылда кулларына нинди зур мөмкинлекләр китереп ни гырлым Шул бәндәләрнең берсендә генә дә кешелек хисләре, кеше м юрурлыгы калмады микәнни? Хет араларыннан берсендә генә булс i ы ш ie ул. өзгәләнеп.—Минем изге ниятләремне ичмаса берсе лә ан юмалы Кулларына акча килеп керү белән тәмам шашындылар нәҗескә ябырытган чебеннәр кебек хәмер ларекларына ташландылар Дөньялары i OHI.HI.III, дунгыз булганчы эчә башладылар. Бөтен гамәлләре шул беллы Күрәсен. бүтән бер максатлары да юктыр аларның.
—Һәм булмас та. Ул халык нинди дә булса макетлардан баш тарткан инде, аны белми дә. Тик менә син генә көлкеле хәлю ы, ысын.- дидем мин.
—Соң ни эшләргә кушасын инде миңа’
—Анда-монда тыгылмыйча гына яшәп кара Гали генә т.п Өендә утыр, әнә телевизор кара, газета-журналлар укы Бер хобби юн шуида үзеңә, әнә балыкка йөре һич югында Соң. инде синдәге мөмкинлекләр!- дидем мин, дустымның күңелен күтәрәсем килеп Әгәре ................................................................................. ә тыныч
кына утырасын килми икән, син бит теләсә кая чыгыл китә ысың Ил
буйлап көньякларга, төньякларга, телисен икән, бөтен дөнья буйлап сәяхәткә чыга аласын бит син, дустым!—дидем мин. тәмам рухланып,— Дөньяның җылы диңгезләрендә коена, чит илләрнен безнен төшләргә дә кермәгән курортларында ял итеп, дәваланып ята аласын Дөньяда адәм баласы өчен шушыннан да зур бәхет бармы’ Гиз дөньяны, рәхәт чик! Ә монда нәрсә әле'.’ Җыен юк-бар гамәлләргә керештен бит син
— Ничек инде ул алай юк-бар гамәлләргә керештем?—дип бүлде мине Нурул һәм мин дустымнын тавышында чын-чынлап үпкәләү ишеттем —Җитмәсә, син һаман саен кабатлыйсын бу сүзләренне Үзенне бик акыллыга, бүтәннәрне ахмакка санап... Фикерләреңне гел түгәрәкләп, тоныклап маташкан буласын. Син алай тел төбенне яшереп маташма. Туп-турысын әйт тә бир!
Шунда инде мин дә күңелемдәгеләрне әйтеп салдым
—Синең менә бу кыланышларын Һе, дөньяда гаделлек, тигезлек урнаштыра имеш. Каян килгән пәйгамбәр. Кешеләрне аптыратып, нәфесләрен котыртып, үзара канга батканчы сугыштырып Пүчтәк эшләр болар, дустым. Алай гына да түгел, барысы да зарарлы гамәлләр Асылда шул ук син яклаган халыкка зыян сала торган гамәлләр...
— Беләсенме, Сәлихжан дустым, кем син’—лип сорады Нурул. уйдырып кына. Пешеп җитмәгән интеллигент кисәге. Синен ишеләр бит инде әнә һәрвакыт хакимият тегермәненә су коялар. Ул хакимият нинди булуга да карамастан. Шулай булмас иде, чөнки хакимият сезләрнен тамагын туйдыра Менә хәзер дә сез шул җыен капкорсаклар, халык җилкәсендә утыручылар тегермәненә су коясыз!—лиде Нуру г ярсып.— һе, дөнья гиз, рәхәт чик, имеш Бөтен халык хәерчелектә, бөлгенлектә яшәгәндә. Телевизор кара, кул кушырып өйдә утыр. имеш. Шушы мөмкинлекләргә ия була торып, мин дә шундый хыянәтчел юлга басарга тиешме?
Дустымнан ишеткән бу каты сүзләрдән, өстемә ташланган гаептән минем дә ачуым чыкты:
—Алай бик гадел, бик туры булсан. мәйлен падишаһ, дустым Әнә үзен теләгәнеңне эшлә, теләсә ни кылан шунда!
Мона жавап булмады. Шунда ук безнең өй ишеге ачылды да ябылды. Бу юлы бик киң булып ачылды һәм каты итеп ябылды Шул рәвешчә, без дустым Нурул белән ачулан ы штык. Гомергә беренче тапкыр һәм нык игеп ачуланыштык!
Нурулнын чыгып китүе булды, мине бик күңелсез, үкенечле уйлар биләп тә алды. Аһ. ялгыш булды бугай бу. пешмәгән авыздан урынсыз сүзләр әйтеп ташладым лабаса. Ашыкмыйча, акыл белән генә эш итә белмәдем. Дөрес, аерым кешеләргә андый ярдәмнәр күрсәтеп, кыйбласын җуйган сәрхушләргә акча өләшеп кенә бу тормышта тәртип, тигезлек дигән изге нәрсәләрне урнаштырып булмый Буш хыяллар, заяга башкарылган гамәлләр генә булып кала алар Дөньяны үзгәртү өчен бәген җәмгыятьнең тоткан юлын үзгәртү таләп ителә шул Ә бу аерым бер кешенең, хәтта күзгә күренмәс кешенен дә кодрәтеннән килә торган эш түгел Монын өчен бөтен халыкны күтәрергә кирәк
Менә шуларны дустыма анлатып-төшенлереп бирә алмадым.
Нурул... үзенчә яши
езнең өй ишеген каты ябып чыгып киткәннән сон. дустым минем янга килеп Йөрүеннән тәмам тукталып калды Үпкәләве тә каты булгандыр инде Белмәссен. ул кая да булса китеп тә баргандыр Әгәр дә бистәдә генә яшәп ятса, моны анын серен белгән мин бер лә сизмичә калмас илем Ә кем белә, бәлки ул ерак сәяхәткә үк чыгып киткәндер Ә бәлки ү че әйткән тылсымлы төймәсенә баскандыр да. теге
Б
дөньяга ук ычкынгандыр. Мондагы хәл-әхвәлләрдән тәмам туеп.
Ул арада салкын кышлар үтте, ямьле язлар җитте. Минем көллиятгә эшем гаять күбәйде, имтиханнарга әзерлек, тегесе-монысы дигәндәй. Дөресен генә әйткәндә күңелем экраннарыннан, дөнья мәшәкатьләре белән, соңгы вакытларда Нурул дустым шәүләсе еш кына югалып та тора башлады Ни хәл итәсең, тормыш дигәнебез шулай корылган инде ул.
Тик менә көннәр тәмам җылынып җәйләр җиткәч, бистә халкы арасында ниндидер шомлы, серле хәбәрләр йөри башлады Ин әүвәле безнен аулак урам чатында урнашкан, кайчандыр Нурулнын әти-әниләре яшәгән, хәзер буш торган, керер юлларын биек чүп үләннәре баскан йортта сәер хәл күзәттеләр Мәдәният йорты кассасында билетлар сатып утыручы Маһирә апай жәйге кичләрнең берсендә бик соң гына өенә кайтып килә икән. Мәрхүм Нотфулла абзыйларның менә ничә еллар инде кеше яшәмәгән йорты тәрәзәсендә тонык кына ут яктысы күреп алган Калын пәрдәләр белән томалап куелган тәрәзәләрдә, зәгыйфь кенә булса да ут яктысы шәйләнә икән. Җитмәсә, бик тонык кына булып музыка тавышы да ишетелә, ди. Менә нинди гажәп хәлләр! Маһирә апай сагаеп калган, тәрәзәгә елышып, бик колак салып, тынлап, күзне үткерләтеп күзәтеп тә торган. Әмма йорт эчендә нинди дә булса адәми затның шәүләсен абайлый алмаган.
—Алай да кем дә булса яшәп ята инде ул йортта. Яшерен генә. Ул ут шәүләсе, ул музыка кайдан килер иде.. Тәгаен генә берәү яшәп ята анда!—дип сөйләгән Маһирә апай базардагы хатыннарга. Ә тегеләре исә төрлечә фараз кылганнар:
—Менә син... хәзерге заман хәлләрен! Иясез торган йортны да тынычлыкта калдырмыйлар. Әллә юкса чегәннәр кереп ияләште микән? Чегән халкы бик әрсезләнде сонгы вакытларда. Ишегеңне ачтын исә. теләсә кемнен йортына киләләр дә керәләр. Керәләр дә төрлечә алдаларга, күз буарга тотыналар. Аз гына аңгыраеп торсаң, талап та чыгалар...
—Чегәннәр булмас, алар шау-шулы халык... Туктагыз әле, берәрсенен ялган аракы заводы ачып җибәрүе дә бик ихтимал анда. Аулак урын, тик иркенләп акча коеп ят.
—Анысы да бик булыр. Шул ялган аракыны чөмереп кенә дә ничә кеше теге дөньяга ычкынды бит инде бистәдә.
—Төрле әфьюн тартучылар җыйналмасын анда тагын.
—Милициягә хәбәр салырга кирәк бу хакта. Барсыннар, тикшерсеннәр.
Ин шомлы һәм, әйтергә мөмкин, хакыйкатькә дә якын сүзне, үзе дә тау астындагы ялгыз йортта ялгызы яшәп ятучы, әллә нинди серле, күңел түрләренә үтеп керә торган үткер карашлы, багучы хатын Сара әйтте:
—Берниткән милициягә барып йөрмәгез, тынычлык бозып. Нотфулла абзыйларның теге мәрхүм малае, үлеп тә күмелмичә калган Нурулланын өрәге кайтып кергән ул йортка. Теге чакта гаражда янып көлгә әйләнгән, җирләргә гәүдәсе дә калмаган бичара егетнең өрәге. Бер дә бүтән түгел бу! Сак булыгыз, ул йортка бик якын килеп йөрмәгез...—дип кисәткән багучы хатын.
Баштарак бу хәбәрләргә ышанмадылар. Тик, әлеге йорт тирәсендә шикле хәлләр дәвам итте. Эчтә ут янганны шәйләүчеләр, музыка уйнаганны, телевизор сөйләгәнне һәм бүтән тавышларны ишетүчеләр дә байтак булды Бер малай хәтта бу йортның өйалды ишеге ачылып ябылганны да күреп калган. Әмма, күпме тырышса да, эчкә кереп киткән яисә тышка чыккан нинди дә булса кешене генә күрә алмаган. Ишекнен тиктомалдан үзеннән-үзе ачылып ябылуы баланы тәмам куркуга төшергән Кемдер шаярткан, баланы куркытмакчы булган, дип. әти-әниләре эзләнеп тә йөрделәр. Менә шушындый галәмәтләр. Тик, бистә кешеләре арасыннан беркемнең дә бу галәмәтләрнең сәбәбен белергә, хуҗасыз торган йорт ишеген ачып керергә, анда эзләнүләр үткәрергә йөрәге
ГАДЕЛЛЕК ИЯСЕ 77 җитмәде Алай гына да түгел, күбәүләр бу йорт яныннан шүрләп, аны ерактан әйләнеп үтә башладылар Татар кешесе булса, белгән догасын укыды, урыс булса, чукынды
Имеш-мимешләр торган саен ишәйде, халык арасында тынычсызлану сизелде Ахырында эш җәмәгать тәртибен саклаучы милипиягә барып терәлде Ә тегесе исә каушап, оркеп тә калмады, эшне бик озакка да сузмады Җәйге тын кичләрнен берсендә, елгыр һәм батыр егетләр искәрмәстән әлеге йортка бәреп керделәр Шунда чыннан да бик сәер, серле күренешләргә тап булдылар Егетләр гайрәт белән, бер тибүдә тышкы ишекне ачып, йортка килеп керәләр. Һәм якты йөзем, ниләр күрәләр! Өй чиста игеп җыештырылган, идәнгә паласлар җәелгән Беркайда да буш йортта була торган чүп-чар. әйберләргә кунган тузан юк Алай гынамы, ярты тавышы белән булса да телевизор эшләп утыра, газ плитәсендә чәйнек кайный! Өстәлдә савыт-саба, төрле ризыкларга кадәр бар Ә шул ук вакытта өйдә бер адәм заты, беркем дә юк Бу хәлдән бик аптыраган һәм үртәлгән егетләр бик тырышып эзлиләр, кулларындагы фонарьларын яктыртып карават асларын, карангы бүлмәләрне карыйлар, идән астына төшеп менәләр Өй яннарын, сарайларга кадәр тикшереп чыгалар Тик беркемне дә таба алмыйлар
—Тәки тотып булмады Качып өлгерделәр, аналарын фәлән-төгән иткерс —ди егетләрнең башлыгы, бик хәтере казып Ачуына, гарьлегенә түзә алмыйча, күрәсен. кулындагы резина күсәге белән түрдә эшләп утырган япон телевизорын бәреп вата, аяк астына туры килгән әйберләрне тибеп очыра
—Качып китмәссез менә, албастылар —дип сөйләнә ул.
Әмма хәлнең тагын дә серлесе, чын мәгънәсендә шомлысы һәм берничек тә аңлатып булмаслыгы алда көтеп торган икән әле Инде милиция өйдә эш беткәнгә санап, өйалды ишегеннән чыгып барганда, япон телевизорын бәреп ваткан егетнең артына кемдер тибеп җибәрә! Шундый җилле тибә ки. теге әзмәвер өйалды баскычыннан мәтәлеп төшә..
Мондый хәлдән сон инде, агай-энем, табигый ки. үз эшләрендә шактый куркынычлы хәлләр белән очрашкан егетләрнең лә эче сыеклый Турысын гына әйткәндә, тәмам котлары ботларына йөгерә Шаиган алгыры, нинди сихер, нинди зәхмәт бу? Алар жәтрәк үзләрен көтеп торган машиналарына тәяләләр дә. таю ягын карыйлар Исән-имин чакта Шуннан соң инде бу йорт янына милиция дә килеп йөрмәде Әгәренки кемнәрдер яшеренеп ята икән, ята бирсеннәр шунда Өйдән чыксалар, тотып алырбыз әле. дип хәл иттеләр, күрәсен
Бистәдә бары тик бер кеше—мин генә бу галәмәтләрдән курыкмадым. тик эчем катып көлдем генә Аларнын сәбәпләрен лә. ул күрше йортта кем яшәп ятканын да бик яхшы белом биз инде Тик бер нәрсә бик гаҗәпләндерде дә. борчылы ла Бу Нурул дустым янәшәдә генә яшәп тора, ә менә ник минем яныма килеп чыкмый, үзен сиздерми икән? Бик вакыт иле бит инде, югыйсә Теге чакта шулкадәрле үпкәләде микәнни? Алай үпкә саклый торган егет тә түгел иде үзе
Безнең бистә уртасында өсте ябулы азык-төлек базары бар Ул базар тарафыннан да төрле җилләр исте Анда да бик хикмәтле хәлләр күзәтелгән булып чыкты
—Дус кызыма дип кенә зур бер кәбестәне сайлап куйдым Каядыр үзем читкә борылган арада гына шул кәбестәм юкка чыкты Кайсыдыр рәхмәт төшкересе аллы ла китте Рәхмәт төшкере дип шуңа әйтәм. ул аны урлап-нитеп алмаган. Тиешле акчасын үлчәү тәлинкәсенә салып калдырган Хәтта ки артыгы белән салган әле. сдачасын ла сорап тормалы Ә мин анын үзен губчим лә күрми, искәрми калдым Карагыз әле бу хәлне'— дип сөйләгән кәбестә сатучы Мәймүнә
— И Мәймүнә җанашым, синен ул кәбестәң нәрсә әле С ин бит аны алып киткәннәрен күрми калгансың Ә мин менә. йа. Аллам, үтем
күреп тордым. Кеше аз, йокымсырап утырам, әмма керфекләрем аша гына әиберләремне дә күзәтәм. Шунда ни булды диегез.. Шунда, минем күз алдында, өстәлдә торган симәнке мае шешәсе үзеннән-үзе урыннан кузгалды. Аннары үзеннән-үз һавага күтәрелде, аннары инде бөтенләй дә күземнән югалды, гаип булды. Шул чагында, мин шаклар катып торганда, май бәясе акча әкрен генә алдыма килеп төште Әгәр күрәсен булса, чын әкият инде, чын әкият менә! Ул куркуларым, ул белгән догаларымны укуларым...—дип сөйләде үсемлек майлары сатып торган яшь кенә бер кыз бала.
Бүтән сатучылар арасында да бик сәер хәлләрне күзәтүчеләр булган Мин үзем дә ит алырга дип базарга барган идем. Шунда ит сатучы Хәсән абый сөйләп торды:
—Әкәмәтләр күрсәтә әле бу безнен базар. Әллә урнашкан урыны женне-тылсымлы инде. Монда кайчандыр ком базы бар иде, анда юлда катып үлгән хәерчеләрне күмгәннәр дигән сүзләр йөрде,—диде бу хәмер белән дус кеше. Беркөн ит сатып утырам шулай. Көн унышлы түгел, алучылары да сирәк-мирәк. Бүкәнгә утырган җиремнән йокымсырап киткәнмен. Шунда, йокы арасыннан күрәм, чабып табакка салынган ит кисәкләрем урыныннан кузгала башлагандай булды. Башта күземә генә күренәме соң бу болай дип торам. Юк, чынлап хәрәкәт итә ит кисәкләрем. Әитерсен, аларны күзгә күренмәс кемдер сайлый, үзенә кирәген карый Менә чын әгәр!—дип сөйләде Хәсән абый кызык итеп —Мин инде шүрли үк калдым, ит чаба торган үткер балтама үрелдем. Шунда гына итләрем җанланудан туктадылар. Белмим нинди хәл булды бу. Бәлкем күземә генә күренгәндер. Шуңа әйтәм: кичтән яхшы гына салынган да иде,—диде Хәсән абый.
Бер хатын өстәл өстендәге тоз пакетларының һавада очып йөргәнен, икенчесе кипкән өрекләрнең сикерешкәнен күргән. Бик курыкканнар, бу хакта бүтәннәргә пышылдап кына сөйләгәннәр.
Менә шуның ише әкәмәтләр китте. Болай да эшсезлектән, акчасызлык һәм кыйммәтчелектән интеккән халыкның күңеле тәмам кузгалды, кайберәүләр куркуга ук төште. Бистәдә киеренке хәл килеп туды. Ахырда рәсми властьлар да бу хәлгә битараф торып кала алмадылар Мондагы болай да ишле милициягә ярдәм йөзеннән шәһәрдән тагын да резин таяклы егетләр җибәрделәр, күрәсең. Аларның саны бистәдә кисәк артты. Кибетләрдә, базарда, урамнарда төркем-төркем йөрделәр, этләр ияртеп йөргәннәре дә күренде. Кемнедер яшертен эзләделәр, кешеләргә шикле-сынаулы карашлары ап-ачык сизелде.
Мин инде Нурул дустым өчен тәмам пошаманга төштем. Нәрсә булды бу егеткә, нигә бу кадәрле саксыз кылана башлады? Үзенең халык арасында никадәрле шикләнүләр, курку-өркү, шау-шу китереп тудырганын үзе үк күреп, ишетеп торадыр бит инде, югыйсә Минем янга килеп чыгуны да кирәк санамый, тәмам әллә кем булды Мин үзем аны берничек тә эзләп таба алмыйм. Бер табышмак булды бу, билләһи!
Ул арада бистәдә бернинди кысаларга да сыймаган, чын мәгънәсендә сихерле вакыйга булганлыгы турында хәбәрләр таралды. Аны бик астыртын гына, төрле кеше төрлечә, бик күп имеш-мимешләр белән, буталчык итеп сөйләделәр. Бөтен имеш-мимешләрне җыйнап, азрак тәртипкә салсак, түбәндәгеләр ачыклана.
Җәйге караңгы төннәрнең берсендә, инде юллардагы машиналар хәрәкәте тәмам тукталгач, бистә читендәге тимер юлны үтеп чыгу урынын күзәтү хезмәте сержанты үзенең будкасыннан чыга. Очраклы рәвештә генә, инде бераз тынычлап, черем итеп утырган җиреннән уянып, пес итәргә генә. Шунда шәһәр ягыннан бистәгә таба килгән җинел машинаны абайлап ала бу. Машина, ничектер сиздермичә үтеп китәргә теләгәндәй, акрын гына, моторын ярым эшләтеп кенә килә. Инде бераз якынлашкач, сержант машинада рульне тотып утырган шоферның да булмавын шәйли Бик зур, куәтле, чит илдә ясалган бу җиңел машина, әйтерсен. үзеннән-
үзе килә. Бик аптыраган сержант кулындагы чуар таягы белән юл читенә чыгып туктарга ишарә ясый. Ә иясез машина исә. бу әмергә, кем әйткәндәй, нуль игътибар Ничек жай килсә, шулай үтеп тә китә
Бу хәлдән бик үртәлгән һәм яхшы гына курыккан да сержант йөгереп будкага керә, телефон аша бистә башындагы постта торучыларга хәбәр сала. Тегеләре тиз генә үзара кинәшеп алалар һәм бердәм карарга киләләр, тәгаен генә урланган машина бу. һәм дә ки анын шоферы бербер хәйләгә бара, ул станциядәге пост турысыннан үзен күрсәтмичә, иә утыргычка ята төшеп, йә бүтән хәйләсен табып үтеп киткән. Сержантны юри куркытырга, бутарга теләгән. Алай кешесез генә йөри ала торган машиналарның сатылуга чыкканы юк әле. Ул машинада бик тапкыр, бик явыз бер җинаятьче утыра булыр. Егетләр шулай хәл итәләр
Тагын ашыгыч киңәшмә үткәрелә. Бу аерым очрак, һич тә гадәти түгел, һәм җинаятьчене корал белән каршы алырга әзерләнәләр.
Менә куәтле моторын выжылдатып кыиа тауга күтәрелеп килгән машина да күренә. Егетләр кыска көпшәле автоматларын әзер тотып, юлга аркылы басалар. Шунда, инде килеп җитә генә дигәндә, теге машина кисәк кенә борылып асфальт юлдан төшә һәм читкә каерып, чокыр- чакырлы юлга кереп китә, моторын гөрләтеп тизлекне дә арттыра. Мондый мәкерле хәйләне көтмәгән егетләр бердәм сүгенеп җибәрәләр, тиз генә үзләренен машиналарына төяләләр дә. тегене куа китәләр Шунда алар җинаятьченең безнең бистә кешесе икәненә тәмам ышаналар, чөнки теге барча урам-тыкрыкларны әйбәт белә Әмма алай да бистә читендәге начар юллы тар урамнарда авыр чит ил машинасы әлләни алдыра алмый, безнен егетләр җиңел һәм чыдамлы машинада аны куып җитә язалар. Тик, инде бистәне үтеп аргы баштагы әсирлектә вафат булган нимесләр зираты турысына җиткәч, качып барган машина олы юлга чыгып баса һәм тизлекне дә кискен арттыра.
Шунда, бәлки безнең тыныч бистә тарихында беренче тапкыр буларактыр. ату тавышлары яңгырый Егетләрнең берсе кулындагы автоматыннан теге машинанын көпчәкләренә төбәп атып җибәрә һәм тидерә дә. Машина тормозларын чыелдатып юл читенә чыга, ава язын тукталып кала. Аның ишеге чартлап ачылып китә Тик егетләр, барчасы да кулларындагы фонарьларын яктыртып шул якка юнәлтсә гәр дә. машинадан кемнең дә булса чыкканын, җиргә төшкәнен күрмиләр. Эчтә утыра мәлгунь, корал тотып утырмагае.. Курка-курка гына якын киләләр һәм күрәләр: кыйммәтле, өр-яңа, әмма гап-гади тимер машина. Салонында да, утыргычта да адәм заты күренми Бернинди сихере, эчендәге рулен борып бара торган җайланмасы да юк. Берни дә юк! Барысы да аптырап калалар. Менә сина табышмак тек табышмак!
Инде төн үткән була, яктырып та килә Шунда егетләрдән берәү машина янындагы чирәмдә кан тамчылары күреп ала Кан тамчылары1.. Бу инде хәлне кискен үзгәртә Димәк ки. бернинди могҗиза да. сихер дә булмаган монда. Барысы да шалкан кеби гап-гади. Димәк ки. ниндидер бер тапкыр һәм җинаятьчел кеше, зур хәйлә иясе, яисә гаять көчле гипнозга ия адәми зат утырган монда. Әнә бит. ул сихри заг түгел, машинага килеп тигән ядрәләрдән яраланган. Тик менә ничек бер дә сиздерми машинадан төшкән дә, шул арада кая качып китәргә өлгергән Тагын бер кинәшеп алгач, егетләр карар итәләр. «Шәлиш! Әлләни ерак китә алмас ул болаи булгач. Эзләп табарга аны һәм тотып алырга! Зур коштыр бу, бистәне болгатып ятучы да шушыдыр әле • Һәм егетләр кан таплары эзе буйлап китәләр. Ул исә аларны туп-туры нимес зиратына алын килә һәм шунда югала да Тәмам ачулары кабарган егетләр иренмиләр, бөтен зиратны бетереп тентү ясыйлар Геге билгесез адәмгә төрле авазлар салып, бирелергә тәкъдим ясап та карыйлар Әмма ләкин беркем дә күренми, тәкъдимнәргә җавап бирүче дә булмый Егетләрдән берсе мондый тәкъдим кертә:
—Әйдәгез, сафка тезеләбез дә автоматлардан ут ачабыз Бөтен
зиратын айкап чыгабыз. Шул вакытта беркая да китә алмый ул. Ике кулын берьюлы күгәрә дә килеп чыга.
—Син нәрсә сөйлисең, акылыңнан ук яздыңмы әллә?—ди аларның башлыгы теге егеткә һәм бистәнең зиратка терәлеп үк диярлек торган йортларына күрсәтә.—Әнә анда кешеләр яши
Бәхеткә каршы, дөресе, Нурул дустымның бәхетенә каршы, әлеге киңәшне беркем дә якламый. Милиция егетләре зират эчендә тагын байтак эзләнеп йөриләр, бер утырып тәмәке тарталар да, кайтып китәләр Табылмый тек табылмый, ни эшләтәсең аны
Менә шундый вакыйга булганлыгын сөйләделәр Эзли торгач, теге сихерле машинаның иясе дә табылды. Ул шәһәрдәге бер зур түрәнең үз улына, туган көненә бүләк итеп бирелгән машина булып чыкты
Бу вакыйгалардан соң, рәсми властьлар да. халык та уртак бер фикергә килделәр. Эш һич кенә дә уен-муен түгел, эш җитди. Безнең моңарчы, гомумән алганда, тыныч кына яшәп яткан бистәдә зур бәла, афәт йөри! Бистәдә ниндидер бик көчле, бөтен халыкны берьюлы, массовый төстә гипнозлый ала торган, үз ихтыярына буйсындырырга исәпләгән экстрасенс хәрәкәт итә Яисә ул бөтенләй яна. әле беркемдә дә булмаган тылсым иясе. Мөгаен генә, ул шундый осталыкка барып җиткән, хәтта инде кешеләр күзенә күренмичә йөри ала. Бөтенләй дә күренмичә һәм сиздермичә. Моңарчы тупланган хисапсыз күп фактлар раслый моны... Ин хәтәре шул: бу инкогнито зат үзенең куәтен явыз максатларда да куллана. Әнә бит ул ни эшләде? Хакимият, рәсми властьлар белән халык арасында никадәрле аңлашылмаучылыклар, каршылыклар китереп тудырды. Ул хәтта кайбер түрәләрне, эшкуарларны турыдан- туры талауга кадәр барып җитте Конкрет һәм зур күләмнәрдә зыян күрүчеләр бар Тагын да хәтәре шул: ул үзе дә берни дә эшләмичә яшәргә, бүтәннәрне дә шуңа өмсендерергә мөмкин. Бу бит инде нәрсә китереп чыгарыр .. Шайтан белсен, ул тагын нәрсәләр уйлап табар, ниләр кылана башлар?!
Билгесез, күренмәс бу зат безнең бистәгә чит планетадан килеп төшкән акыл иясе яисә робот түгелме икән әле, дигән фикерләр дә әйтелде Әмма бу фараз зур яклау тапмады. Болай бит. әгәренки чит планета вәкиле, оча торган тәлинкәдән төшеп калган бер зат булса, ул бу рәвешле хикмәтләр кылып йөрмәс иде. Жир кешеләренә күренмичә, кача-кача уйнап, аларны өркетеп, үртәп, төрле ярдәмнәр оештырган булып маташмас иде. Болар барысы да нигә хаҗәт ана? Жир кешеләренең мәшәкатьле тормышына кысылу—адәм көлкесенә калу., һәм әлеге фаразны бердәм төстә кире кактылар.
Табышмак бу затның үзен фаш итү, ул корырга ихтимал булган төрле тискәре гамәлләрне кисәтү чаралары да күрелде Ин беренчесе итеп, Нотфулла агайларның иясез торган һәм. мөгаен генә, нәкъ менә шушы сихер иясе беренче әкәмәтләрен күрсәтеп алган йорт янына кораллы милиция сагы куелды. Кибетләрдә, базарларда сату итүчеләргә ныклы наказ бирелде: әгәренки нинди дә булса шикле гамәлләр сизеп алалар икән, һич кичекми милициягә хәбәр салырга Бөтен оешмаларга, дәүләт һәм аеруча финанс учреждениеләренә саклыкны көчәйтергә Болар өстенә халык арасында кайбер бик мөһим саналган урыннарга яшеренке рәвештә генә төнлә дә күрә торган хикмәтле приборлар куелган икән дигән дә имеш-мимешләр йөрде Теге серле зат шул приборларда күренеп китмәс микән һәм кулга да килеп эләкмәс микән дигән максатларда
Менә шушындый хәвефле хәлләр китте, өстәмә мәшәкатьләр килеп туды бистәдә.
Мин үзем инде Нурул дустымның теге вакыттагы дорфалыгын күптән гафу иттем, аның өчен борчуларга төштем Тәки сак кына эш итә алмады, үзен халыкка сиздерде, эш рәсми властьларга кадәр барып җитте. Менә хәзер, мондый хәлләрдән сон. кайларда төн кунар, тамагын кайда туйдырыр, гомумән, ничек яшәр икән инде ул? Аның өчен бистәдә
көн итеп яту мөмкинлекләре дә бетеп килә кебек. Әллә кайларга. зур шәһәрләргә генә китеп бармаса инде Анда да, кая гына барса да. ана гел күченеп, урын алмаштырып торырга туры киләчәк. Чөнки, күзгә күренми торган зат булсан да. бу дөньяда үзенне кешеләргә бер дә сиздерми яшәү мөмкин эш гүгел ләбаса. Үзен күренмәсән. гамәлләрен күренә Аннан килеп, теге шоферсыз машина вакыйгасы Иманым камил ки, Нурул дустым эше булды инде бу. Ул чагында яраланган да бит әле ул. Ә ни өчен минем янга килеп чыкмый икән9 Әллә ярасы бик авыр булып, бер аулак урында жәфа чигеп, сызланып ята микән.’ Үземә урын тапмадым, күнелемне әнә шундый бимазалы уйлар телгәләде
Жәйнен матур бер көнендә кармакларымны алдым да. тау астындагы елга буена төштем Шунда бераз тынычлык табармын, авыр уйларымнан да котылып торырмын дип. Тик киресе килеп чыкты Таллыклар арасына кереп утырдым Менә кин. салмак агымлы елга. Әнә. кайчандыр, гамьсез бала чакта без Нурул дустым белән су коенып йөргән тугай Әле Нурул күзгә күренә торган, гади, башкалар кебек үк бер кеше чагында. Их, бәхетле вакытлар булган икән шул ул!
—Нигә болай уфтанып утырасын әле’—диде янәшәмдә генә таныш тавыш.
—Нурул? Синме бу, синме бу?—дип кычкырып җибәрдем мин. чиксез шатланып.—Сине тотып тукмакларга кирәк иде дә. булмый бит . менә. Бу мөмкин эш түгел Сөйләп җибәр барысын да җәтрәк! Син теге чакта яраландыңмы? Ул яра бик авыр түгелме, сәламәтләндеңме инде?
—Тән ярасы—пүчтәк ул. дустым Ул яра төзәлде дә инде,—диде Нурул, фәлсәфи төстә
—Ничек көн итәсен? Тамагыңны ничек туйдырасын9 Капларда төн кунасын син, яшәүләре бик авыр түгелме’’—дип. сораулар яудырдым мин
—Боларына борчылма син! Боларнын берсе дә минем өчен бернинди проблема түгел. Тамагымны мин теләсә кайсы ресторан яисә ашханәдә, бик ансат туйдыра алам Теге чакта үземне базарда сиздерүем бер шаяртып алу гына булды ул. Тылсымга ия була торып та кайчак шаяртып аласы да килә бит Кешеләрдән бер көлеп аласы.—диде Нурул—Ә төн куну дигәндә, шул ук замана байларының өчәр катлы портларында буш торган бүлмәләрнең исәбе-чуты юк. Болары да минем өчен берни тормый диде ул һәм авыр итеп көрсенеп куйды Анарда нидәндер ризасызлык, күңел төшенкелеге сизелә иде
—Эш тагын нәрсәдә сон?—дидем мин
—Менә. Сәлих дус. син үзенне минем урынга куеп кара әле,—дип башлады Нурул, сызлану белән —Әйтик, иртәгә иртә баштан ук син бу дөньядан юкка чык. кеше күзенә күренмәс бул Ниләр эшләр идеи, кая барыр идең син ул тәкъдирлә? Уйлап кара әле шуны яхшылап Хәзер инде син көллиятенә барып укыта алмыйсын Иң әүвәле сине директор үзе дә, укытучы иптәшләрен дә берничек тә кабул итә алмаячак Нинди генә аңлатуларга кереп маташсаң да. һавада яңгыраган тавышны гына кем инде кеше, шәхес итеп, җитмәсә, укытучы игеп танысын Анын йөзен, килеш-килбәтен, гомумән, җисемен күрмәгәч Аннан килеп студентлар да. аларга нинди аңлатмалар ясамасыннар, мондый зат биргән дәресне тыңламас Менә, дустым, шулай Син инде тирә-юньдәгеләр үзенне кабул итми, аңламый, араларына алмый торган бер мәхлукка әйләндең дә калдын. Асылда җәмгыятьтән читкә басып, күзәтүче сыйфатында гына торган бер затка Син. биниһая зур кодрәткә ия була торып, бик гади, әмма һәр адәм баласы өчен бик кирәкле, табигый һәм беренчел мөмкинлекләрдән колак кагасын Шу i ук вакытта барча хокукларыннан, вазифаларыннан да. Ниндидер бер тирән бушлыкта каласын. Бик тә авыр бер халәт бу. коточкыч авыр халәт Менә мин шушындый хәлдә хәзер Уналты мен халкы булган бистәдә япа-ялгызым' Моның ни икәнен үзем генә беләм -диде Нурул в. .к У • м II
—Әйе...—дип суздым мин дә. Дустымның хәлен дөрестән дә, чамалый идем инде —Сон, синен күп хыялларын бар иде бит. Хәтерлисеңме, күзгә күренмәс була алу хакында күптән хыял йөрттен син Шуннан файдаланып башкарасы гамәлләрең дә җитәрлек иде.
—Аһ, дустым, туйдым барысыннан да, тәмам туйдым! Асылда тормышка ашмаган ул хыял-гамәлләрдән гарык булдым. Ялгызлыктан, кешеләргә бер кәлимә сүз әйтеп сөйләшә, аралаша алмаудан туйдым Гел сакланып, сагаеп кына йөрү ай-һай. кыен икән. Минем кешеләр арасында яшисем, алар кебек буласым, сөйләшәсем, кычкырыша- талашасым, уйныйсым-көләсем, елыйсым килә. Гап-гади бер кеше булып каласым... Ә болай... бу дөньяда яшәүдән дә туеп барам бугай инде,— диде ул, өметсез итеп.
—Теге дөньяга, икенче яссылыктагы дөньяга күчеп карамыйсынмы соң?—дидем мин, сак кына.
—Анда да күчеп карадым инде. Бер тапкыр гына түгел, өч тапкыр. Аларда тормыш бездәгедән чагыштырмаслык әйбәт. Андагы мөмкинлекләрне. уңайлыкларны син күз алдыңа да китерә алмыйсың. Әмма дә ләкин, дустым, син тагын бер уйлап кара әле. Ул дөнья—алар өчен бит. Ә без, менә синен белән мин, менә шушы дөнья кешеләре. Шушы шартларда, шушы мохиттә яшәү өчен яратылган. Авырлыкларда, җитмәүчелектә, хәтта инде хәерчелектә булса да... Юк! Яши алмыйм, торып кала алмыйм мин ул дөньяда. Гәрчә анда җәннәт булса да, гәрчә алар үхчәре мине бу хакта бик үгетләсәләр дә. Бер генә көн дә яшисем килми шунда Бер көн эчендә дә шушы керле дөньяны үлеп сагына башлыйм!—диде Нурул.
Шунда минем башка бәхетле уй килде:
—Ә. тукта әле, дустым! Алар сина вәгъдә иткәннәр бит. Синнән күзгә күренә торган кеше ясарга вәгъдә иткәннәр. Шуны сорап кара алардан.
Нурул сүзсез калды. Шактый шулай утыргач, авырлык белән әйтте:
—Их. дустым, мин сорадым инде. Үтенеп тә, ялынып та карадым Булмый икән шул! Миннән инде кабат бу дөньяда күренә торган кеше ясап булмый икән. Бөтенләй дә. Минем теге чакта ялкын эчендә калып атомнарга таркалуым үзем өчен фаҗига булган! Инде кабат төзәтеп булмаслык коточкыч бәхетсезлек булган,—диде Нурул. тирән хәсрәт белән
Икебез дә тынып калдык. Өстә каядыр җил исә. таллар шаулый, елга өстендә вак дулкыннар уйный. Якты кояш безгә нурын сибә. Әмма дөнья безнен өчен барыбер күңелсез иде.
—Ниләр генә эшләп карарсын икән инде?—дидем мин бераздан.
— Менә белмим инде ни эшләргә дә. Ничек яшәргә дә белмим,— диде ул һәм кинәт өмет белән, сулышы кысылып, әйтеп куйды —Алай да бер уем бар әле минем! Сонгы өметем бар. Әгәр дә син ачуланмасан, син ярдәмгә килсән...
—Нинди уй ул? Мин сина ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер!—дидем мин шатланып.
—Менә Лалә... Әгәр дә Лалә риза булса, мин шушы дөньяда гына яшәп калыр идем. Әгәр дә Лалә мине әле һаман да яратса, авыр язмышымны уракташырга батырлыгы җитсә. Лалә миңа кияүгә чыкса!— диде ул.
Монда инде мин үзем дә ныклы уйга калдым. Чыннан да, ай-һай. кыен мәсьәлә бу Минем сеңлем Лалә болай үзе кыю гына кыз. Әмма алай да...
—Лалә белән сөйләшеп карармын сон. —дидем, аптырап кына.
—Анын шунысы да бар бит әле, дустым. Әгәр Лалә үз язмышын минем язмыш белән бәйләргә хәл итсә, без инде бу бистәдә яшәп кала алмыйбыз Бу шартларда яши алмыйбыз —диде Нурул —Безгә кайсыдыр бер аулак, тыныч урынны сайлап алырга туры киләчәк. Әйтик, каядыр таулар арасында яисә урманда яшәргә. Ул чагында Лалә үзенен тегүче эшен калдырыр, урман каравылчысы яисә умартачы булыр Әгәр дә
моны ошатмый икән, бодай барып чыкмый икән, без зур шәһәрләргә китәрбез Үзен беләсен. матди як минем өчен зур мәсьәлә түгел Их. әгәр дә Лалә минем язмышымны уртаклашса!—диде ул һәм кайнарлык белән дәвам итте —Мин Лаләне яратам. Бу дөньяда мин бары тик аны гына яратам. Син ана шулай диген. Ә минем җилбәзәк егет түгел икәнемне син, дустым, үзен беләсен.—диде ул. өмет белән.
—Мин... үз ягымнан эшне җайларга тырышып карармын.—дидем.
—Сәлих дустым, зинһар, тырышып кара әле. Син дә ашыкма, мин дә сабырлык белән көтәрмен. Лаләгә барысын да жаи белән генә, әйбәтләп анлат. Бу эшкә тота-каба тотынып өркетә, күнелен кайтара күрмә. ЖазЗ белән генә эш итә белсәң. Лалә куркып та калмас әле ул. Мәктәптә урта белем алган, кыю кыз бит ул. Мин беләм...— диде Нурул һәм хыялый тонга күчеп дәвам итте —Их. әгәр дә Лалә риза булса. Ул ризалыгын бирсә! һәм без кешеләрдә шик тудырмый торган бер аулак урында яшәсәк. Минем янымда үзем сөйгән кешем булса, көн дә сөйләшер, серләремне утраклашыр кешем. Мона тин бәхет минем өчен бу дөньяда булыр идеме?! Мин үзем дә Лаләне бәхетле итәчәкмен. Жаны ни тели— шундый байлыкларга тиендерәчәкмен, теләсә кая алып барачакмын Теләсә Гавай. Канар утрауларына, зөбәрҗәт диңгезләргә Мин бәхетсез кеше түгел, кодрәт иясе дә бит әле!—диде ул. горурлык белән.
Без елга яры буендагы таллар ышыгында, аулак бер урында Нурул белән кичкә кадәр бергә утырдык. Туйганчы сөйләштек, бистәдә ул китереп чыгарган хәлләрне искә алып көлештек.
— Кая. бер кармагыңны мина да бир әле. Бер рәхәтләнеп балык тотыйм әле. Үземнең бала чакларымны, ипи генә бер кеше чакларымны искә төшереп.—диде Нурул һәм тиз арада минем янәшәдәге озын кармак сабы үзеннән үзе һавага күтәрелә башлады Җитмәсә. әледән-әле берссннән-берсе җайлы алабугаларны чабакларны тартып чыгарды. Ни әйтсән дә Нурул шул ул. Балык тотарга да миннән оста иде бит ул.
Лалә үзенчә хәл итә
ин байтак вакытлар уйланып, тәвәккәлли алмыйча йөрдем Ничек кенә анлатып бирергә сон сенлем Лаләгә бу хәлне? Дөньяда моңарчы беркайчан да. беркайда да булмаган хәл бит бу. Сенлем кайчандыр үзе яратып йөргән егетне, ә хәзер күзгә күренмәс бер затны ничек кабул итәр’’ Җисемсез, гайре табигый бер затны Сүзне ничек һәм нидән башлап җибәрергә? Күп баш вата, фаразлар итә торгач, мин Лаләгә барысын да гади генә итеп, турыдан-туры сөйләп бирергә булдым
Беркөн кич Лалә эштән кайтып керде һәм мин ана карап ирексездән сокланып КУЙДЫМ. Минем сенлем хәзер алсу йөзле, гел елмаеп торган сөйкемле, чибәр бер кыз булып җитте. Акылы-фигыле дә әйбәт, сабыр, зәвык белән матур итеп киенә дә белә. Нурул белән гаҗәп тә пар килерләр иде дә бит. эх!..
—Лалә, син бу дөньядагы төрле серле, могҗизалы хәлләргә ышанасынмы?—дип башладым мин
— Ниткән могҗизалар да серләр ул тагын’—диде Лалә, кухнәдә чәй куеп ЙөрГӘИ җиреннән илтифатсыз гына
— Менә, әйтик, әле күптән түгел генә телевизордан бер фильм күрсәттеләр Фантастик фильм Анда болан бер яшь кенә галим, үзе тикшеренүләр үткәрә торган лабораториянең электр системасында кыска ялганыш булу нәтиҗәсендә, зур бәхетсезлеккә очрый Кешеләр күзенә күренмәс булып кала ул. Әгәр чынлыкта ла шундый хәл була калса, син мона ышаныр иденме?
—Ай. Азизам, кем генә ышансын инде андый әкиятләргә. Фантастика бит ул,—диде Лалә көлеп.
М
—Ул егет күзгә күренмәс зат булып кала. Шунын аркасында бик авыр, кызганычлы хәлләргә дә тарып бетә. Аннан кешеләр куркалар, аны дошман күрәләр хәтта. Анын белән ахыр чиктә шул илнең разведка идарәсе дә кызыксына башлый. Аны тотып алырга, үзләренә хезмәт иттерергә уйлыйлар...
Лалә минем сүзне дәвам итте:
—һәм дә ки бу егет белән анын яраткан кызы икесе бергәләп кешеләрдән качып китәләр,—дип дәвам итте Лалә, мине бүлеп —Алар ул кыз белән өйләнешәләр дә әле. Бергәләп тауларда чаңгы да шуып йөриләр. Мин бу фильмны карадым. Сәлихжан абый. Күңелле фильм, әмма фантастика. Ни генә әйтсән дә, шул ук әкият инде ул Дөньяда бит андый хәлнең булуы мөмкин түгел...
— Менә нәкъ шундый хәлнең булуы да мөмкин икән шул әле. сенлем,—дидем мин.
Лалә кулын гына селтәде.
—Сөйләп утырма әле юкны'
—Сонгы вакытларда бистәдә булган хикмәтле хәлләрне беләсең бит син. Серле бер кешенең үзе күренмичә генә пенсионерларга акчалар өләшеп йөрүен. Базардагы адәм ышанмаслык хәлләр.. Шоферсыз машинаның юл буйлап килүе Син бу хәлләрне ишеткәнсеңдер бит инде
—Ишетүен ишеттем дә...—диде ул, сузып кына.
—Менә ишетсәң, белеп тор! Болар барысы да дөрестән дә күзгә күренми торган бер кешенен эше. Мин беләм аны. Мин ул кешенен кем икәнен дә беләм!—дидем мин. u
—Кем була сон инде ул, андый сихер иясе? Йә. әйтеп кара шуны,— диде Лалә көлеп.
— Нурулла ул! Безнен күрше Нурул. Кайчандыр син яратып йөргән егет!—дип ярып салдым мин.
Лаләнен кулындагы табагы шалтырап идәнгә төшеп китте Ул бар эшен ташлап күхнәдән йөгереп чыкты, каршыма килеп басты. Куркыну, аптырау, эчке газап белән тулы күзләрен миңа текәде
—Ни сөйлисең син, Сәлихжан абый? Ниткән Нурулла булсын ди ул Ник теләсең минем бәгырьләремне... Нурулла ул күптән вафат бит инде. Ул жанашым гараж эчендә, ут ялкыннарында калып һәлак булды ич. Нурулла юк ич инде ул бу дөньяларда. Син, абый, әллә нинди сүзләр сөйләп утырма әле, зинһар! Кеше куркытып, күңелләрне кузгатып...—диде Лалә, өзгәләнү белән.
—Тынычлан әле. сенлем. Нурул вафат булмаган ул чакта.—дидем мин, йомшак итеп.—Әйе, вафат булмаган. Әмма дә ләкин бик зур бәхетсезлеккә тарыган. Ул кеше күзенә күренми торган булып калган Менә синен белән минем күзгә дә күренми торган булып. Нәкъ әнә теге кинодагы кебек инде,—дидем мин.
Лалә беразга катып калды, йөзе дә ап-ак булды. Аннары тәмам хәлсезләнеп минем янга, диванга килеп утырды.
—Ай, Аллам, Нурулла!—диде ул. авыр сулап һәм йөзен куллары белән каплады. Анын бармаклары арасыннан күз яшьләре саркып чыкты.— Аһ. Нурулла! Бу нәрсә була инде бу? Ничекләр генә итеп ышаныйм инде мин бу хәлгә? Чынмы бу, абый, әллә уйнап сөйлисенме соң син?— диде ул һәм тагын елап җибәрде.
—Чын хәл бу, сенлем. Менә бераз тынычлан да, тынлап тор әле,— дидем мин һәм жайлап кына ана барысын да сөйләп бирдем. Ул тан калып тынлады һәм. күрәсең, ахырда минем сүзләремә берникадәр ышана да башлады бугай. Мин сөйләп бетергәч:
—Ай, Нурулла... Бичаракаем, мескенкәем. Нинди бәлаләргә килеп тарыган икән Адәм ышанмаслык бәхетсезлеккә тарыган,—дип куйды.
—Менә шулай, сенлем. Нурул исән һәм ул безнең бистәдә яшәп ята. Мин аның белән күптәннән элемтәдә инде, күптәннән сөйләшеп йөрибез. Нурул сине һич кенә дә онытмаган, ул әле дә сине ярата, бары
сине ярата Алай гына да түгел, ул синен белән бергә булуны тели'— дидем мин
Лалә тагын киндер кебек агарынды, еш-еш сулый башлады
—Тагын ниләр сөйләп утырасын, абый9 Ничек инде ул бергә булуны тели? Күземә дә күренмәгән бер егет белән мин ничек итеп бергә була алам? Син, ахры, саташып сөйлисендер 6v сүзләреңне. абый — диде ул.
—Бер дә саташмыйм, сенлем Нурулнын синен белән бергә брасы килә, бергә яшисе килә,—дидем мин —Әнә теге фильмдагы кебек Без Лалә белән бистәдән еракка китеп, аулак бер урында яшәсәк иде. ди Лалә урман каравылчысы яисә умартачы булса иде. ди Мин аны бик тә җитешле. уңайлы тормышта яшәтер идем, теләсә кая. чит илләргә, диңгез буйларына алып йөрер идем, ди. Дөньянын ин матур җирләренә, ди Йә. сенлсм, син үзен ни әйтәсең?— дидем мин. өметләнеп һәм бик куркып
Лалә күзләрен чытырдатып йомды да. бик озак уйланып утырды. Аннары күңелсез генә, әмма тәвәккәл итеп әйтеп куйды:
— Юк. Сәлихжан абый, булмый бу миннән. Син Нуруллага әйт. ул. җанашым, зинһар, үпкәли күрмәсен,—диде ул, катгый итеп —Мин әллә кайдагы урман араларына ла. зур шәһәрләргә дә китә алмыйм Мин шушы бистә кызы Үземә күренмәгән сихри зат белән дә яши алмаячакмын. Аннары, ни бит әле —диде ул, тартынып кына —Аннары, күпме еллар үтте бит инде. Минем Нурул каршысынла кәррә дә гаебем юктыр Минем инде яратышып йөргән, вәгъдәләр бирешкән егетем бар Теге, үзем кунакка барып йөргән авылда -диде
Шул ук мәлдә без Лалә сенлем белән икебез дә сискәнеп, дерт итеп куйдык Кинәттән безнен өй ишеге үзеннән-үзе киң игеп ачылды һәм акрын гына, монсу гына итеп ябылды
Соңгы сүз
уннан бирле Нурул дустым бөтенләй дә юкка чыкты. Үзен хәтта мина да сиздермәс булды. Бистәдә дә бернинди хикмәти хәлләр кабатланмады Кешеләр ул хәлләр турында төрлесен сөйләделәр- сөйләделәр дә акрынлап оныттылар Дөнья мәшәкатьләре барысын да оныттыра бит ул
Тормыш алга бара, акрынлап еллар үтә тора Лалә шул үзе кунакка барып йөргән авыл егетенә кияүгә чыкты Мине ялгыз калдырып шунда китеп тә барды Хәзер инде ирен карый, балалар үстерә Үзенчә тулы тормыш белән яшәп ята. Ул кунакка килгәндә без икәү генә калып серләшәбез. Нурулны сагынып искә алабыз. Мин үзем әле һаман да өйләнмәгән, ялгыз башым—жан тынычым, дигәндәй
Нурул дустым югалды, әмма мин аны онытмыйм Еш кына аны уйлыйм. Капларда гына йөри икән инде ул бахыр’ Бик җылы, рәхәт, бай илләрдә, диңгез буйларыңда яши микән.’ Бәхетлеме икән ул. туган ягын сагынып, бик монланып гомер итми микән? Ни эшләп аз гына вакытка булса да минем яныма килеп чыкмый икән’ Жан дусты янына Әллә инде теге янәшә дөньясына китеп, шунда ияләнде, гомергә шунда торып калды микән. Күнелем дә никтер шулай сизенә. Менә шуларны уйлыйм ла дустымны сагынам
’ Бер дә бәхетләре булмады бит аның, дип уйлыйм мин Менә юнья алай икән ул. Табигать-анабыз һәр адәм баласына мөмкин земәрне i.t I.IHI һәм сәләтләрне лә бик җитәрлек итеп, үзенә тиешлесен бирә икән (кзәмә мөмкинлекләр, тылсым, сихер кебек нәрсәләрнең бер лә. бер ь» кирәге юк икән Ни пычагыма да' Аларга ия булу бернинди бәхет бирми ә бәхетсезлекләргә генә китерә икән Нинди гирәнтен. үкенечле. һич кайтарып ала алмаслык бәхетсезлекләргә. дип уйлыйм
Һәм лә ки бу уйларым дөрес булса кирәк