Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФРОНТ ХАТЛАРЫ


Язучы Афзал Шамовның архивында Бөек Ватан сугышы чорына караган ӘЛЛӘ никадәр документаль материаллар ята икән: унбиш фронт блокноты, 1943-1945 нче елларда Калинин һәм Беренче Балтик буе фронтларында язучы үзе очраткан һәм алар турында материаллары булган сугышчылар исемлеге (биш йөздән артык исем!), дистәләрчә фронт газеталары, фронтта төшерелгән рәсемнәр, сугышчан листовкалар, гади солдат хатлары һәм фронтлардагы каләмдәш дусларыннан килгән хатлар
Хат авторлары арасында—сугыш кырында ятып калганнары да. сугыштан соң арабыздан киткәннәре дә бар.
Солдат хатлары, гадәттә, гади карандаш белән язылганнар, кайберләре, еллар үтү белән, танымаслык хәлгә килгән. Бу хатларның тагын бер кимчелеге: аларның күбесе гарәп хәрефләре яисә яңалиф белән язылганнар. Аларны укый алырлык кешеләр, бигрәк тә гарәп хәрефләре белән язылганнарын, кимегәннән кими бара. Бик күп хатлар вак. хәтта чамадан тыш вак хәрефләр белән төрле кәгазьләргә (тәмәке кәгазенә яисә әйбер төрә торган сары кәгазьгә) язылган.
Тылда калган язучылар да фронтовик язучылар белән һәрвакыт элемтәдә булган. Аларның хатлары исә яхшы кәгазьгә язылган, алары да бу архивта саклана. Ләкин фронтовик язучылардан килгән хатлар әле башкаларыннан күбрәк тә Мәгълүмдер ки. сугыш елларында ут эчендә йөрүче татар язучылары һәм шагыйрьләре бер-берләре белән даими рәвештә хат язышып торган Бу хатлар язучыларның фронттагы тормышын, аларныңуй-хисләрен, омтылышларын, каләмдәш иптәшләренең язмышларын, кайгыртучанлык тойгыларын, үзара иҗади дуслыкларын ачык күрсәтә. Болар— истәлекле, әдәби кыйммәткә ия хатлар...
Бу хатлар барысы да язучы Афзал Шамовка язылган.
Язучы Афзал Шамов (1901-1990) 1943 елның 5 февралендә үзе теләп фронтка китә һәм сугыш чорында татар телендә чыгып килгән «Алга, дошман өстенә» исемле хәрби газета хәбәрчесе булып хезмәт итә. Бу газета Калинин шәһәреннән Кенигсбергка (хәзерге Калининград) кадәр зур. авыр һәм каты сугышларда данлы тарихи юл уза. 1295 километрга сузылган бу юл—Калинин, Ржев, Духовщина, Невель, Витебск, Полоцк. Паневежис, Шауляй, Мемель (хәзерге Клайпеда), Кенигсберг, Пиллау шәһәрләре аша үтә. Башта ул Калинин фронты, аннары Беренче Балтик буе фронты газетасы санала.
Көнчыгыш Прусс иядән. Лабиау шәһәреннән башлап. 1945 елның 5 июнендә «Алга, дошман өстенә» газетасының татар редакциясе тулысынча Байка.! Арты фронтына күчерелә. Японнарга каршы сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан бу фронтта «Суворовча кысрыклау» газетасы оештырыла. Бу газетаның хәрби хәбәрчеләре Читадан башлап. Монголия далалары, соңыннан каты сугышлар белән Зур Хинган тауларын һәм Маньчжурия кырларын үтеп, Сунгари елгасының суын эчеп, Маньчжуриянең башкаласы Чаньчуньга кадәр барып җитә. Кытай җирләрен япон самурайларыннан азат иткәч, бу газета Хабаровск шәһәренә 1945 елның 25 ноябрендә килеп җитә Язучы Афзал Шамов армиядән демобилизацияләнеп 1946 елның 27 апрелендә Казанга кайта.
Хәтер
Ибраһим Гази хатлары1
Күренекле каләм остасы Ибраһим Гази (1907-1971) язучы Афзал Шамовның якын дусты иде Азар 1931 елдан Казанда Татар дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында бергә озак еллар бер бүлмәдә эшләгән, бер үк вакытта фронтка киткән И Гази башта Коньяк, аннары Дүртенче Украин фронтларында «Сталин байрагы- исемле газета редакциясендә хәрби хәбәрче булып хезмәт итә Анын шул вакыттагы адресы кыр почтасы 19640-А 1944 елның сентябрендә бу газета чыгудан туктый һәм И Гази Беренче Белоруссия фронтында 1944елның ноябреннән 1946езның февраленә кадәр татар телендә чыга торган -Кызыл Армия- газета редакциясендә хәрби хәбәрче була
Түбәндә мин Ибраһим Газиның язучы Афзал Шамовка язылган кайбер хатларын укучылар игътибарына тәкъдим итәм һәм аларны әдәбият сеючезәр кызыксынып укырлар дип әметләнәм
Әлфия ШАМОВА,
Афзал Шамовның кызы
Беренче хаты
4 август 1943 ел
Эх. малай. Әбжәлттин. Әбжәлттин!’
Сагынуның әче шәрабын мин дә касә тутырып эчәм анын. малай, шуңа күрә сине больше чем анлыйм Кайвакытта, малай, әйтергә оят, тамак төпләре кытыкланып китә. Беразга гына булса ла кайтып килергә мөмкин булса. Казан каласына дүрт аякланып керер илем, яна солдатский чалбарым буяла дип тормас идем. Менә ничек, малай'
Ләкин сезнең хәл—жәннәт. минеке белән чагыштырганда Җәннәт кенә дә түгел—рай. «Ник9» дисен инде син Кайтам дисән. кайтаручысы бар. ара якын аннан, ни әйтсәң дә. үз кешеләр. Это много значит Мин бит жиде яг арасында Җитмәсә, үзем —певец, үзем —жнец, үзем—в дудку треп Безнең икенче литературный сотрудник каләме әлифне таяктан гына асра Бөтен авырлык миндә терпи минем бөкре. Ә Клиблинен (Клибли—Гани Клеблеев. Беек Ватан сугышы е.иарында башта Коньяк фронтта, аннары 4 нче Украина фронтында чыккан •Ста.шн байрагы- исемле татар газетасы редакторы ) телен беләсең Аннан ул гажәл кызык политика тота бернәрсә лә эшләми, буквально бернәрсә дә. бер жөмлә әйбер язмый, бер кәлимә гәржемәнтми Аныңбөтен эше—макет оештыру, ул да чиле-пешле Калган вакытын я йоклап, я авырып, врачларга йөреп үткәрә Мин макандировкагаг Чакандировкага— командировкага Ибраһимның. якын иптәшләре белән сейләшкәндә. шаяртып, кайбер сүзләрне бозып, үзгәртеп әйтә торган гадәте бар иде Хатларында да ул кайбер сүзләрне үзгәртеп яза ) киткәч, алар бер газета чыгарганнар Укып карау өчен жибәрәм Аяк мәкалә (Аяк мәкалә—баш мәкалә Шаяртып әйтүе ) аныңтәржемәсе Клибли. малай, туйла | Г Ләкин аның да бер яхшы ягы бар ул бер эшкә дә тыгылмый, ягъни мешать итми—шул ягы жөдә (үзбәкләрнең -бик» дигән сүзе) яхшы Алты ай дигәндә звание кундырдылар—младший лейтенант Ана да бик канәгать—акчасы бар Аннан минем хәлне беләсең бит син Синеке белән чагыштырып булмый—жәяүлс4 илем бит мин Менә шулай Пауза.
'Хатларның оригиналлары язучы Афзал Шамов архивында саклана И Гази хатлары ( V I. J-6) Афзал Шамов һәм (№ 2.7-9) Әлфия Шамова тарафыннан әзерләнде, искәрмәләр дә алар каләме белән язылды Тарихи истәлек буларак, хатлар үзгәрешсез- рсдакнияләнмичә бирсы ч)б ж ә л г т и н • Әфзалетдин. Афзал Шамов, гади халыкча әйгелеш Ибраһим Гази мине шулай атап йөртә иде Монын кыска гына тарихы да бар Утызынчы елларнын башында ул. минем фатирыма килгеч. әнинен мина Әбэәлетгин дип эшләшүен ишепе дә. моны бик ошатып, мине шулай атап йөртә башлады, тик «з» хәрефен -ж« белән генә алыштырды
'Хатларны матбугатка әзерләгәндә төшерелгән сүзләр, жөмлаләр квадрат жәяләр эчендәге нокталар белән күрсәтелде
4Җә я ү л е бу урында рядовой мәгънәсендә.
Болай, барысын бергә жыеп алганда, ничего торабыз. Берничә (!) хикәя яздым. Берничә ай эчендә бит, ә элек ничәмә елга берәү дә язылмый иде Материал бар да. тынычлык житеп бетми. Ни әйтсәң дә. сугыш бит инде.
М ин сезгә бернәрсә дә жибәрә алмыйм (Калинин фронтында чыга торган «Азга, дошман өстенә» исемле татар газетасында аның хикәяләр, мәкаләләр белән катнашуын үтенгән идем. Сүз шул хакта бара.), чөнки язганнарым санаулы. Миңа гел тәржемә белән (русчадан татарчага һәм киресенчә) шөгыльләнергә туры килә. Әгәр син жибәрә алсаң, бик яхшы булыр иде.
Ласипед1 дигәнең кайтты шикелле инде. Ул аны илтеп бирә алмагандыр, бездә тора торгандыр. Ләкин аның тәгәрмәче өчен (1942 елны Ибраһим, минем велосипедны алып торып, Лаеш районындагы Мирәток авылына барган иде. юлда велосипедым ватылган һәм ул аны авылда калдырып кайткан иде Сүз шул турыда бара.) синнән (синнән бигрәк, Гадиләдән2) уңайсызланып торам. Сугыш бетеп, исән-сау калсак, жайларбыз.
Үзең син берәр хикәя яздыңмы, ә?
1-1
Менә шулай, малай, ят-чит жирләрдә, тәмсез су эчеп, бомбалар сызгыруы астында, кайчан муены сына инде бу Гитлерның дип, өмет белән яшибез.
Тагын берәр елга түзсәк, шаять, очы-кырые күренә башлар иде инде.
Гыймадига^А/им/юҗ Гыймадиев (1903-1970), журналист, «Азга, дошман өстенә» газетасы редакторы.), А. Әхмәткә (Абдулла Әхмәт (1905-1976), язучы, шул ук газетаның штаттагы хәрби хәбәрчесе.) сәлам!
Дусларча сәлам белән Ибраһим.
Икенче хаты
1 гыйнвар, 1944 ел Әбжәлтгин дус!
Исәнме, малай! Синең сыер теледәй хатыңны алып, күңелемнән үрле-кырлы сикердем.
Бүген I нче гыйнвар, (яна ел була түгелме) бездә коеп яңгыр яуды, кыш бабан шыр җибәреп качты, ә безнең өчен барыбер... Яңа ел—шунсы важно.
Украинаның булмыш гарный хлопецы!3 Син кечтеки генә брешешь—үткәннең бер атнасына гомереңне бирмәс идең. Ул вакытның үзенә күрә матурлыгы булса, хәзергенең үзенә күрә яме бар. Впрочем, оныта язганмын. Синең теге (исеңдәме, тагын бер күрергә дип ярты юлдан борылып кайткан) кызыңны (Әтием 1920 аның августыннан гражданнар сугышына үзе теләп китә. Ул курсантларның 3 нче Киев бригадасы составында башта акполякларга, аннары барон Врангель гаскәрләренә каршы сугыша. Шул вакыт аңа бер украин кызы ошый. Ибраһим абый менә шул турыда шаяртып яза.) очраттым бит. Әбжәлтгин! Картайган! Балаларын мимеч алып киткән. Алай да онытмаган сине, теге бөдрә чәчле, зәп-зәнгәр күзле, гарный хлопец кайда ул хәзер?— ди. Мин әйтәм, тегендә дим . Ш Маннур (Шәйхи Маннур (1905-1980), язучы. Ул «Азга, дошман өстенә» газетасы редакциясендә 1942елның 23 декабреннән 1943 елның мартына кадәр эшли Афзал Шамов шул ук газетада 1943 елның 7 февраленнән эшли. 1943 елның 20 мартында аны редакциянең штатына алалар, ә Ш Маннур икенче фронтка күчә. Хәмит Ярмигә язган хатында: «.. Мин теге (Калинин—Ә Ш.) фронтта чакта передовойда булуым сәбәпле, өч айлык стаж безән кандидатлыкка үткән идем, ә монда килгәч, ул бер еллыкка әйләнде—икенче эшелон бит. Сагынып сәлам белән—Маннур (Шыяп солдат). 28.06.43.) белән сугыша-сугыша, наконец, аны доканать итте(ләр) дим.
Гариф (Гариф Галиев (1903-1985). язучы. Мәскәү хәрби округында «Кызыл сугышчы» исемле татар газетасы хәрби хәбәрчесе (1943 елның гыйнварыннан 1944 елның июненә кадәр бу газета чыга).) миңа яза. шәрә батырлык күрсәткән, ди Нинди штансыз (Штансыз батырлык—«шәрә» сүзен шаяртып әйтүе.) батырлык инде ул тагы? Хәрби сер булмаса, миңа да язып җибәр әле.
Син бәхетле черт возьми. Илгә (Татарстанга. Казанга. Әтием 1943 елның октябрендә бер атнага Казанга командировкага, Калинин фронтындагы батыр татар ‘Ласипед - велосипед
Гади лә - тормыш иптәшем
Тарный хлопец - украин телендә «красивый хлопец»
сугышчылары һәм офицерлары турында • Нәфрәт көче* исемле хәрби очерклар җыентыгына договор төзү өчен кайта ) кайтып килдең. ә мина Казанны не видать, как своих ушей Жир тишегендә торам бит Аннан сон. бәхетме, бәхетсепекме. мина газетаны ташлап китәргә мөмкинлек юк. Ни өчен икәнен язган идем инде.
Шулай итеп, бабасыр (Бабасыр—сүз язучы Фатих Хөсни (1908-1996) турында бара Ул 1943 елда бер-ике ай чамасы • Сталин байрагы* исемле фронт газетасы редакциясендә командировкада була.) ин кәттә егет булып калган диген, ә? Җыен чатан, жыен кәкре-бөкре арасында булса да булыр Хәер, ул Мәрфугасыннан (Марфуга— Фатих Хөснинең тормыш иптәше Тартмыйдыр әле.
Ф Кәрим (Фатих Кәрим (1909-1945). шагыйрь Бөек Ватан сугышында Өченче Белоруссия фронтында алгы сызыкта була Фатих Кәримне Беренче Балтик буе фронтында чыга торган «Алга, дошман өстенә» газетасы редакциясенә алу мәсьәләсен политуправление алдына куйган булганнар Ләкин, «никадәр тырышсак та. аны хезмәткә ала алмадык*.—дип яза әтием истәлекләрендә, чөнки кече офицерларны бер фронттан икенче фронтка күчермиләр икән. Габдрахман Әпсәләмовлар да (Карелия фронтындагы чыга башлаган «Ватан өчен сугышка* исемле татар газетасы редакциясе) Ф Кәримне зшкә алырга омтылып караганнар, ләкин, кызганычка каршы, азар да максатларына ирешә азмаганнар..Тсездә (булачак) дип ишеттем Анда булса, сәлам әйт тә сора минем рекомендацияне алдымы икән ул?
Гыймадига үзе буе сәлам күндер А. Әхмәтнен газета төргәгенә язган сәламен алдым Рәхмәт Үзенә Кабан күле буендагы тире-яры техникумы кадәр сәлам әйт (Тире-ярымы, әллә киез итекме—оныттым)
Рахман (Рахман Хөсәенов (19 билгесез—1943). яшь шагыйрь һәм язучы Башта Калинин, аннары Беренче Балтик буе фронтларында гвардия лейтенанты булып хезмәт иткән Аның шигырьләре һәм очерклары «Азга, дошман өстенә* газетасында басылып чыккан Дүрт очеркы • Нәфрәт көче* исемле җыентыкка кертелгән Монда сүз аның батырларча һәлак булуы турында бара ) кызганыч
Баян (Нур Баян (1905-1945). шагыйрь Бөек Ватан сугышында дивизия газетасы редакторы.) турында хәбәрен бармы?
Бакировка (Госман Бакиров (1896-1982). язучы Шул чорда Беренче Украина фронтында миномет батареясе командиры, хәрби частьнең партия оешмасы җитәкчесе.) хат язган идем «За выбытием адресата • дигән булып кире борып кайтарганнар. Син хәбәр иткәч, тагын яздым
Әсгать Айлар (1906-1959. шагыйрь) безнен фронтта Бүләкләнде Партиягә кандидат
Я. кочакларга рөхсәт ит үзенне
Күптин күп сәлам белән иске дустын Ибраһим
Өченче хаты
5 май. 1944 ез
Әбжәл!
Ярты елга бер хатың килде Ул да булса 23 мартта, ягъни моннан ай ярым элек язылган хат Минем хатлар үгез белән барсалар (синен сүзләр), синекеләр кыслага (рак) атланып киләләр. Ничек булса, шулай булды, ләкин хатын килде—рәхмәт'
Кырым шәһәрләренең берсеннән агачтагы чәчәкләр санынча. безнен яндагы тау биеклегенчә. безнен яннан гөрләп ага торган тау елгачыгының төбендәге чуер ташлар санынча сәлам үзенә (беркадәресен А Әхмәткә, Минһажга. Әхмеровка (Котдус Әхмеров. (1906 1975). журналист. 1944 елның февраленнән «Азга. дошман өстенә* газетасының тәрҗемәчесе) дә бүлеп бир. ярыймы ’) Мин инде ни уйларга ла белми илем ни булды бу Әбжәлп ингә’ Үпкәләде дисән. сәбәп юк шикелле-язмын да язмый Ждвап алмагач, минем лә күнел сүрелә Ә үзе дөньяда бар «Өзелгән кыллар»ны язды. ТәүгилдененМ Тәүгилде, әдәби псевдоним) бүтән нәрсәләрен дә укыштырдым, ә үзе, үч иткән кебек, гавыш бирми Аннары болай уйладым бөтен
'А Әхмәт сугыш алдыннан берничә ел торте техникумнарда укытучылык итә татар телен һәм әдәбиятын укыта
уйлаганны, әйтергә теләгәнне язып булмый, хатлар үгездә йөри, аннары—барып житүенә дә ышаныч юк,—шуңа күрә язмый инде бу дип уйлыйм. Күп вакытны минем үземнең дә хат язарга кул күтәрелми.
Язу-язмау турында. Хәлемне ничек аңлатыйм икән. Әйтик, менә син редакциядә тәржемәче дә—үзен (русчадан татарчага һәм киресенчә), литредактор да—үзең, корректор да—үзең, язучы да—үзең, ди. Ә редактор, тегене тәржемә ит. моны яз. дип әйтә дә ятып йоклый, ди, ә литсотрудникнын бөтен язганын сиңа янадан эшләргә туры килә, ди; корректордан соң гранканы да. полосаны да үзең укыйсын, ди; шуннан сон гына үзең берәр нәрсә язасың, ди. Менә минем хәл шул. Шул ук вакытта алар «тәти абыйлар» каршында 100 процентлы булып күренеп, редакция, гомумән алганда, яхшы работниклар белән тәэмин ителгән санала («тәти абыйлар» шулай саный). Безнең хәл үз редакциябез эчендәге сер булып кына кала. Тыштан бөтенесе «аллага шөкер», асылда «ходаем, үзең коткар». Мин моңа инде күнеккән. Күнегүен күнеккән, ә газетага бу начар тәэсир итә.
Ярый, бетсен.
Тылдагы иптәшләр миңа бик сирәк язалар. Күбесеннән хат алмаганга ярты елдан артык. Шунысы кызык—язган хатка жавап бирмиләр. Нишләмәк кирәк; шуның өчен алар иптәш, ә иптәшлек бездә үзең беләсең.. Я, житәр. әллә нәрсә әйтеп куюым мөмкин.
Я. хуш әлегә!
Яз дип әйтмим, язгала дип кенә әйтәм. Иптәшләрдән хат алсаң, күңел рәхәтләнеп китә.
Сәлам белән Ибраһим.
Дүртенче хаты
9 сентябрь. 1944ел.
Әбжәлтгин!
Исәнме-саумы. малай! Синең 8 июльдә язган хатыңны 8 сентябрьдә алу бәхетенә ирештем. Менә шуннан сон хат язарга ничек итеп каләм күтәрелсен инде! Ике ай бит! Ул ике ай эчендә мин Кырымнан Карпат тауларына кадәр килеп життем Бер атна Казанда булып, хикәяләремә договор төзеп, хатынны-баланы кочаклап. Казанка буйларын әйләнеп килдем. Ә синең хатың килгән дә килгән.
Карпат таулары арасында йөри хәзер синең абыең. Кичә генә Фәйзи (Әхмәт Фәйзи (1903-1958). шагыйрь. «Сталин байрагы» газетасының хәрби хәбәрчесе.) белән алгы сызыктан кайттык: тузан тулмаган тишек калмады, тирләп, сасып беттек.
Мин хужа (Мин хуҗа—Г. Клеблеев хезмәтеннән алынгач, И Гази газетаның вакытлы редакторы итеп билгеләнгән иде. Суз шул турыда бара.), ләкин хужанын хужалыгы гына юк. Без өйләнгәч, төн кыскарды—бетерделәр, яптылар (Яптылар— газетаны чыгарудан туктаттылар ). Алдагы көндә кайда эшләрмен—билгесез. Имеш, монда татарлар аз...
Инде, малай, хикәяләр язуга күчәргә дә вакыт иде. Сугышның очы күренә шикелле. Материал—муеннан! Вакыт бирелсә, әллә ниләр язарга мөмкин.
Синең немец тотуыңа (Язучы Афзал Шамов 1944 елда Белоруссиядәге җәйге һөҗүм сугышлары вакытында, бер төркем немецларга бер ялгызы очрап, посып яткан җиреннән аларга кинәт һөҗүм иткәннән соң, җидесен әсир иткән. Аларны НКВДга илтеп тапшырган. Менә бу язма: «Расписка. Дана начальнику конвоя капитану Шамову в том. что от него на имя в/ч 20 НКВД принято 7 чел. (семь человек) военнопленных. Зам. нач пункта Строколов. 30.6.44». А. Әхмәтнең «Уйламаганда» исемле язмасы шушы вакыйга турында ("Кызыл Татарстан» газетасы: 1944ел. 21 июль.) И. Гази шул турыда шаярып яза.) мин болай карадым (Казанда ишеткән идем): чолганышта ята-ята ачыккан, хәлдән тайган бер төркем немец юл кырыена чыгып утырганнар—плен алыгыз, зинһар!—диләр. Берәүнең дә вакыты юк—кул селтәп узып китәләр. Ә син... синең печтик вакытың бар. Ерактан гына кычкырасың (якын килсәң, тешләүләре бар):— әйдәгез, комрадлар. мин сезне плен алыйм. Алар әйтәләр—битте, битге,—диләр. Син, бер кулында атмый торган наган, икенчесендә—яза торган каләм, китәсең алып. Шулайрактыр кебек тоелган иде мина. Ләкин сугышкач та, һәм авыз тутырып—7
мимечны плен аллым лия торган булгач—дөрестер ягъни чын мимечләрне алгансын Поздравляю. Күкрәкнен теге жирен спирт белән сөртеп кун —орден урыны чистарак торсын.
Баян (Нур Баян (1905-1945). шагыйрь. Бөек Ватан сугышы вакытында дивизия газетасының редакторы ) Бухарестта хәзер Лнын адресы 08739-4
Сәлам белән дустын
Р S Фәйзидән сәлам Эх. күрешәсе иде бер! Менә сөйләшер идек
Бишенче хаты
21 ноябрь. 1944 ел
Әбжәлтгин!
Калын (?) жил кәнә атланып, муеныннан кочам үзеңне! Элекке кебек, урамдаг ы исерек түбәләшүчеләрне аерып, милициягә илтергә яратучы батыр, таза, гайрәтле, куәтле, дәһшәтле (беттеме, әллә тат ын бармы9) һәм добродушный Әбжал булсан. бу наянлыгымны, шуклыгымны, шаянлыгымны (үзен санлап куй') гафу итәрсең. Иптәшләрне сагынып искә алганда, сине Аеруча (48 ж. баш) (48пункты кара баш хәрефләр. типография билгесе, эре хәрефләр белән җыярга кушу.) юксынып, искә алам Әллә бик озак заманнар тәржемә өстендә бергәләп «бөкре чыгаргангамы» (минеке һаман чыга да чыга!) һәм бергәләп «тирес башын- актаргангамы. (•Тирес башын» актаргангамы—Татарстан китап нәшриятында безнең кулга эшләнеп бетмәгән әдәби әсәрләр, начар тәрҗемәләр еш кына килеп керглш иде Шундый кулъязмалар өстендә эшләүне без« Тирес башын актару» яисә •тирестән энҗе-мәрҗән эиәү» дип атый идек Бу очракта Ибраһим шуны искә ала.) әллә үзен шундый добродушный адәм булгангамы, син минем күңелдә аерым (курсив) урын тотасын. «Менә кызык!»—диярсен инде син «Торып-торып торжәгүн. исән торасыңмы! 40 яшькә житкәч (40 бик тиздән! Ә синекен әйтергә дә куркам инде мин—цензура кызлары, куркып, чатны ташлаулары мөмкин'), кырыкка житкәч.
Ибраһим Гази. Зәкия Садыйкова. Афзал Шамов
безнен Ибраһим гакылга жинеләйгән. ахры, үзенең иске дусларына мәхәббәт изһар итә башлады»,—диярсең. Теләсәң нәрсә әйт. Күңелдә барны яздым.
Мин. Карпат тирәсендә тау төшә, тау менә бераз йөргәч, пайтәхеткә чакырылып. 1 нче ак руска (Беренче Белоруссия фронтына.) бәрәңге ашарга озатылдым. Резерв дигән җан биздергеч җирдә бераз кыйналгач, 1 нче ак рустагы тастымалның (Тастымалның—газетаның. Татар телендә чыккан «Кызыл Армия» газетасы күздә тотыла.) бер почмагыннан барып тоттым. Тиздән, бәлки, сез безнең тастымалга кул (кул гынамы!) сөртә башларсыз.
Теге немецлар өчен алган(мы?) орденын белән котларга рөхсәт ит. Инде сиңа орден тегеләй дә. болай да бирелергә тиеш, чөнки син—Шиһабетдин үгезе (Шиһабетдин үгезе—бу исемнең дә үзенә күрә тарихы бар. Сабый чагымда мине абыйларым үз яшемдәге күрше малайлары белән көрәштерергә яраталар иде, хәтта сөзештерәләр дә иде. Олылар кушкач, җитмәсә, мактау сүзләре әйтеп, дәртләндереп, котыртып та торгач, без чын күңелдән бирелеп, күзләребездән утлар чәчрәгәнче тырышып сөзешә идек. Сөзештергәндә мине Шиһабетдин үгезе дип атыйлар иде (әтием Шиһабетдин). Бервакыт мин, бала чагымны искә төшергәндә, моны Ибраһимга сөйләгән идем. Аңа, һәртөрле шаянлыкны, уйнап-көлеп сөйләшүне яратучы дустыма, бу җитә калды, шуннан соң ул кайвакытларда, бигрәк тә авыр эш эшләгәндә, мәзәкләп, Шиһабетдин үгезе дип атый башлады.)—газетагызда вол урынына эшләп килден һәм күчеп-нитеп йөрмәдең. Ә 7 мимечны да плен алгач, берәр йолдыз (күктән алып булса да) бирәсе иде. Мин булсам, йолдызын да, аен да бирер идем сиңа. Анысы инде, малай, берәүгә йолдызы, ә синең белән миңа «Йом күзең»— маңгаеңа сукканда чәчрәп чыкмасын. «Яшәсен аркадагы бөкре!»Тагын бераз үссә, ail га да, йолдызга да барып тияр!
Нәрсә булса да язасыңмы? Синең дәшми ятуыңнан курка башладым инде мин; дәшми-дәшми торып, өстәлгә, шалт иттереп, берәр роман чыгарып саласыңмы инде син! Алдан үк әйтеп куям: көнләячәкмен! Көнләячәкмен, ләкин сөенәчәкмен. Әгәр инде тагы очерклар тупламасы гына булса, шулай ук алдан әйтеп куям, минем кашлар җыерылган булыр. Ә күзләр күзлек өстеннән ачулы карарлар.
Кутуй (Гадел Кутуй (1903-1945), язучы, югарыда телгә алынган газетаның хәрби хәбәрчесе. Бөек Ватан сугышыннан соң хәрби госпитальдә вафат булган.), я зарга комачаулап, уң ягымда сөйләнеп утыра. Сәлам язарга кыстый. Сәлам аңардан. Ярмәки (Ярулла Ярмәкиев (1905-1968), журналист, шул ук газетаның редакторы.) сөйләнмичә генә сул ягымда утыра. Күзлеген әле сала, әле кия—кигәчме яхшырак күрә, салгачмы—әйтми.
Я, бир кулыңны. Сау бул!
Гыймадига сәлам әйт. Абдуллага да сәлам күндер.
Хат көтеп дустың Ибраһим.
Адресым болай: 48251-А.
Алтынчы хаты
14 гыйнвар, 1945 ел Әбҗәлттин!
Үзең язмагансың да, озын колаклардан ишетеп кенә белдем. He хруша1, егет! Орден алуың түгел, әйтмәвең не хруша![...]
Әллә минем хатлар барып җитми, әллә син хат яза белми башладың, һич кенә минем хаттагы мәсьәләләргә җавап язмыйсын.
Нәрсәдә булса берәр нәрсә (мәсәлән, повесть, руман!2 Тылдагылар руман язалар!) язасынмы, әллә вак-төяккә чәчелеп бетәсеңме? Минем «Алар өчәү иде»не укыдыңмы? Ник берәр сүз әйтмисең? Язучының күңеле мактау көтә бит. каһәрең..
Минем планнарым зур, ләкин үзең беләсең: план—это люди, это мы с вами, ә мин хәзергә «люди» түгел, «люд» та түгел, ә люди кушканны эшләп кенә йөри торган бәндә.. Бу сугышта йөрү бик күп нәрсә бирде, малай: вакыт булса, хәзер хикәяне коймак урынына (коймакның хәзер еш пешмәгәнен дә искә алганда)
'Не хруша — не хорошо.
•’Руман—роман. Сонгы ике сүзне, гадәтенчә, шаяртып әйтүе
пешерер илем. Повестьлык та материал бар. Синен дә күптер инде хәзер, ә?
Синен күкрәктә берәү (котлы булсын!), күршесендә тагын ике урын әзер—көтеп торалар Яшәсен киң күкрәк! (Бу хатта Ибраһим абый әтиемә дусларча шаяру рәсемен (шарж) ясаган. Сүз шул рәсем турында бара.)
Гыймадига. Абдуллага сәлам сөйлә.
Минем моннан элек сиңа мәхәббәт изһар итеп язган хатымны алдынмы? Ник жавап язмыйсын9 Кара әле. Әбжәл. ходай язып. Казан каласында, синен, я минем бүлмәдә (шкафтан китаплар карап тора!) очраша калсак, московский-особыйны өстәлгә утыртып (кызыл-мызыл бер якка китсен, интеллигентлар һәм кыхтар эчемлеге!), бер рәхәтләнеп сыйланыр идек, ә? (... сыйланыр идек- Ибраһим градуслы эчемлекләрне бервакытта да эчмәде. Бу аның * Эчмәүче./әрдән булсак та. явыз дошманны тәмам җиңгәннән соң. Шатлыгыбыздан шулай да синең белән бер эчәр идек»,—дип язуы. Гаетебез. Бөек Җиңү көнен, бик олылап, күп мәртәбәләр искә алсак та. аны беркайчан да аракылы касәләр белән үткәрмәдек )
Я. хуш! Мә минем ябык кулны!
Дустың Ибраһим.
Җиденче хаты
3 июнь. 1945 ел
Әбжәлтгин!
Иптәшләрдән иң сагына торган, ин якын күргән кешем син минем (Хат саен мәхәббәт игълан итеп аптырыйм инде!) Бергә бик озак эшләгәнгәме, әллә синең характерындагы кеше кайгысын кайгырта белү хосусыятеме,—нәрсәдер, мине сиңа бәйләде. Исән-сау булып, синең белән күрешергә туры килсә, сөйләр сүз, серләшер сер Берлин шәһәреннән дә зуррак (Бу да чагыштыру булды янәсе1) Берлин дигәннән, таш кала инде ул. Бик ватылды Гел бакча эчендә—ямь-яшел. Рейхстаг шулай ук ватылды, янды Артык нәрсә әйтим9 Калганын кайтып Казанка буена баргач (Әтием Ибраһим абый белән ят квинарендв Казанка буйларын әйләнеп йөргән, үзләренең фикерләре, хыяллары белән уртаклашкан ) ишетерсең пиле. Аллаһ боерган булса.. Аллаһ шулай боерсын иде инде. 45 нче елда 41 нче ел яңадан башланмаса. ни әйтер идеи
Фатихның (Фатих Кәрим (1909-1945). шагыйрь. Кенигсберг крепосте һәм шәһәре очен барган каты сугышта 1945елның 19февралендә батырларча һәлак була.) үлүен ишеткәч, күземнән яшь чыкты Нәрсә дим. нинди сүнәр белән аңлатып бирим.. Зур кайгы, зур бәла инде бу. Ләкин бу таш күңелле дөнья нинди генә трагедияләрне күрмәгән? Нинди генә кешеләрне бөтәрлеп кабергә тыкмаган Килер бер кон ... бездә ... күңелсез. Үлем куркынычыннан түгел, ә Гыймад абзый (Гыймадетдин Шамов (1902— 19?билгеле түге/), әтиемнең бертуган абыйсы. Ул 1935- 1937 елларда Пермь өлкәсендәге Кизель шәһәрендә китап кибетендә эшләгән. 1937 елда кулга алынган. Шуннан бирле туганнарга хаты хәбәре юк Әти аны Союз күләмендә эзләткән, әмма кулга тынган кешеләр исемлегендә булмаган Кайберәү /әр аны Боек Ватан сугышы фронтында күрдек дип сөйләгәннәр. Кыскасы, аның исәнлеге турында да. вафат булуы турында да ачык мәгьлүмат юк.) кебек үлү куркынычыннан күңелсез Син мине анлыйсың! Ә шулай булу бик мөмкин
Я. ташлыйк Минем күңелемдә хәзер хәсрәт бар шуңа күрә мин бераз хандрить игеп алдым. Килер көннәр бәхетле булсын инде Үткәне үткәнен үзең беләсең..
Я. хуш.
Исәнлектә күрешик.
Дустын Ибраһим.
Сигезенче хаты
21 июль. 1945 ел
Берлин коласы 1
Әбжәлтгин!
Синен жир тишегеннән (. җир тишегеннән—Читадан. 1945 елның июнендә ■ Алга, дошман өстенә» газетасының редакциясе тулысынча Байкал Арты—Амур хәрби округына күчерелә. Японнарга каршы сугыш хәрәкәтләре башланыр алдыннан бу фронтта ~Суворовча кысрыклау» газетасы оештырыла. Газетаның редакторы Минһаҗ Гыимадиев. хәрби хәбәрчеләр язучылар Афзал Шамов. Абдулла Әхмәт, журналистлар Котдус Әхмеров. Фазыл Басыиров) язган хатынны алдым һәм. дөресен әитим. кызганып куйдым үзенне. Ходай тәгалә үзенең бәндәләрен канларга гына илтеп олактырмый!
Казанга кайткач, берәр баганага ябышып, китмим дип ник дәгъваләмәдеңсоң1’ Безнең карт сөякләргә, минемчә, инде пора на покой! Чита! Ходай үзе сакласын! Аннан Владивостокка, аннары Формоза яисә Хонсю атавына да ерак түгелдер, жүләр малай әйтмешли. Тьфү. тьфү. әйтмәгәнем булсын, авызымнан жил алсын!
Без монда Берлинга өйрәнеп безлек инде. Немецчәне дә. с помощью бармага (бармаклар ярдәме белән), сөйләшә башладык. Аптырап торган юк. Шушы тирәдә тәмамларга ходай язсын инде, дип телим алладан. Ничек булыр.
Кутуй вафат! Скоротечная чахотка! Ике ай эчендә—кеше юкка чыкты Госпитальдә бик жәфаланып үлде.
Тагы бер корбан!
Безнең бүләкләр әлегә күкрәктә түгел, ә кәгазьдә генә әле. Кайчан әйләнеп- тулганып килеп чыгар, билгесез.
Я. хуш. малай. Газета жибәрдек.
Дустың: Ибраһим.
•Алга. дошман остенә- исемле татар газетасы редакциясе Рәссам н-итенант Владимир Минаев, капитан Афзал Шамов, капитан Минһаҗ Гыймадиев.олкән сержант Фазыл Басыиров. кызылармияче Абдулла Әхмәт. Смоленск өлкәсе. 5 май 1943ел
'Берлин коласы — Берлин каласы Шаяртып әйтүе Формоза —Тайвань атавы исеме.
Хонсю атавы—Япониянең ин зур атавы
Тугызынчы хаты
/ сентябрь. 1945 ег
Потсдам
Әбжәлттин!
Синен 5 августта Читадан язган хатынны бүген, беренче сентябрьдә Потсдам каласында алдым Моннан алда да мин сина бер хат язып, ул хатта сиңа Кореядә урын ымлап куйган идем Дөрескә чыкты. Әйдә инде, без күрмәгән шәһәрләр, без күрмәгән жирләр калмасын Соныннан бик барасын килер дә. жибәрмәсләр. Германиянең ин матур шәһәрләренең берсендә йөрим мин хәзер Яшәгән икән без бездә, Казанда, шуны шәһәр дип атаганбыз . Бетте, көфер, сүз ычкын
Әдәбиятка кул да орындырмыйм, чөнки тастымал чыгарып гомер үтә Аны бетерсәләр дә кайту юк әле мина—армиягә генә күчерәчәкләр
Котлый алмыйсын әле син мине дә. минем иптәшләрне дә. Кәгазьләр кайдадыр гизәләр, әллә бәлки югалып та беткәннәрдер инде
Кутуй tbc дан' үлде. Бик тиз: ай ярым—ике ай эчендә бетте дә китте. Без түгел, ул үзе дә үзенең авыру икәнен белмәде инде тәмам вакыт үткәч кенә белдек Нишләмәк кирәк9
Редакциягә хәзер генә Гариф әфәнде Гали (Гариф Гагиев (1903-1985)) килде. Ул минем каршымда корректура карап утыра «Митингысында» (бу сүзгә искәрмә бирелмәгән) сүзенен язылышы ана охшамый Ярмәки дә килеп, гемороен кашый- кашый. өскә линотип2 янына менеп китте Обедтан сон. шулай итеп, эш башланды Минем хат язуымны бүлдереп, чит ил хәбәре тәржемә иттерделәр. Тулмаган тишекне (Тулмаган тишекне—газетаның буш урыннарын) тутыралар
Менә шулай.
Казаннан иптәшләр бер дә язмыйлар. Алар нишләп яталардыр Хәзер дөнья түгәрәк инде аларның.
Хуш әлегә. Хат яз.
Тын океан атауларына ук барып чытарга туры килсә (килмәс?) минем өчен дә диңгезгә бер таш ыргыт
Ибраһим