Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БЕТТЕ КӨЧ, СЫНДЫ КЫЛЫЧ...»


СССР ХАЛЫК ДЕПУТАТЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ
ТЕЛЕВИЗОРДАН Ельцин турында фильм күрсәттеләр. Анда 1989 елда СССР халык депутатларын сайлауны һәм сайланганнарның сьездын бик еш телгә алдылар. Әйе, аерым тукталып сөйләнерлек, тарихта
калырлык съезд иде шул ул Россия империясенең, соңрак исемен генә үзгәртеп,СССР дип аталган империянең җимерелә башлавын
раслаган съезд иде Ә мин депутатбуларак шул съездда катнашкан,
бик күп вакыйгаларны үз күзем белән күргән, күп сүзләрне үзем ишеткән кеше Һәм мин анда кеше саны гына тутырып утыручы да
түгел идем Булдыра алганча, дөньяны үзгәртергә маташучы да идем Дөньяны үзгәртүгә күпме өлеш керткәнмен, белмим, әмма үзем бик нык үзгәрдем ул чорда. Ул үзгәрү, әлбәттә, җиңел генә булмады Хәтта мәңге төзәтә алмаслык фаҗига белән тәмамлануы да мөмкин дәрәҗәгә җиткән чаклар булды.
Ләкин ни өчендер шушы иң киеренке чор минем көндәлек дәфтәремә теркәлеп куелмаган. Анда-санда өзек-төтек ниләрдер язылган, әмма тоташ уйлану, ниндидер нәтиҗә ясау юк. Фильмны караганнан соң уйланып йөрдем дә. истә калганнарны, истә калмаганнарын архивымнан эзләп табып, үткәннәргә кайтып килергә кирәк таптым. Чөнки, кабатлап өйтәм, ул көннәр минем тормышымда кискен борылыш чоры булды.
Мин үзем теләп коммунистлар партиясенә кергән кеше, чын коммунист булырга теләп, ул партиягә турылыклы хезмәт иткән кеше, шул партиянең таралганын күргән һәм таралуына үземнең өлешемне дә керткән кеше. Алдануымны күреп, авыруга сабышкан кеше, ул чирдән әле дә булса арынып җиткәнем юк. Чөнки бүген дә коммунистик идеянең кешелек дөньясы өчен кирәклеген зарур нәрсә дип саныйм. Бөтен кешеләр дә җир йөзендә тигез булырга тиеш дигән тәгълимат начармыни9 Эшләмәгән—ашамый, дигән өндәмәдә ни начарлык бар9 Менә шул бөек идеянең тапталуын күрдем бит мин. һәм аны коммунистлар үзләре таптадылар Дөресрәге партия башында
«вктте кеч, сынды кылыч . 107
утыручылар эшләде ул эшне, без дәшмичә карап тордык Хуплап кул күтәрдек, кул чаптык Президиум өстәлләре артында утыручылар әйткән һәр сүз дөрестер дип уйладык
Мин шунда утыручыларның алдашуын хәтта мескенлеген күреп тетрәндем, зиһенем чуалды Миңа алар сәхнәдә геройларны уйнап, тормышта шактый ук мескен булган артистларны хәтерләтә башладылар Бүген дә мин андый коммунистларга ышанмыйм Ышана алмыйм Үз- үземне җиңә алмыйм Шуңадыр ахры, беркөнне үзеннәнүзе күңелдә бер такмак туды.
Белә алмыйм әйтә алмыйм—
Ялгышаммы, хакмы мин Коммунистлары булмаган Коммунизм яклы мин
Кабатлап өйтөм. чын коммунист идем Мондый такмак чыгаручыны чын күңелдән гаепләргә тиешле коммунист идем
Әлбәттә инде, фанатик түгел идем Коммунистлар партиясе җитәкләгән илдә ниләр эшләнгәнен күреп, азмы күпме бәяли белүче кеше идем Хрущевның егерме елдан коммунизм төзергә алынуыннан кычкырып көлүчеләр арасында мин дә бар идем, аның турында анекдотларны курыкмыйча сөйли идем Берсе әле дә хәтеремдә ике агай сөйләшә икән Беренчесе -Американы куып тотып узып китәбез», дип мактана икән Икенчесе -Куып тотуын тотабыз, ләкин узып китмибез-, ди икән «Нигә?», дип сорагач -Ыштансыз килеш алдан йөгерү уңайсыз-, дигән
Әйе. Американы куып тотып узып китәбез дип шапырынуга илдә беркем дә ышанмагандыр
Хрущев урынына Брежнев килде Аңардан да көлдек Чөнки Кремль картлар йортына өйләнде Безнең районда акылга таман Хәерниса апа түшенә, орден дип, төрле калай кисәкләре тагып йөри иде Брежнев та шуның сыман, түшенә йолдыз такты да йолдыз такты Авызын ачып сүз әйтә алмас хәлгә җиткәч тә эшләттеләр мескенне Аның -систематически- дигән сүзне, кәгазьгә карап абынасөртенә •сисиматически- дип укуын күреп көлдек Кычкырып көлдек
Андроповтан бераз шикләнеп, койрыкларны кысыбрак йөрдек Сталин заманы кабатланмасмы диел, шомга калдык Ул турыда курка курка сөйләше идек. Аның тәртипсез илдә тәртип урнаштыра башлавына әлләни сөенмәдем мин. Бу илдә тәртип урнаштыруның гаепсезләрне җыеп ату белән тәмамланачагын аңлый башлаган идем
Андроповны алыштырган Черненконың -мәетен- телевизор каршына утыртып, берничә сүз әйттергәннәрен күрел мин хурлыгымнан еладым
Ләкин мин барыбер партиягә ышана идем әле Кемдер берәү килер дә коммунистик идеологиянең чын асылын аңлап эш итәр дип өметләндем Партия чистарыныр арыныр, аны җитәкләргә акыллы белемле, намуслы, кешелекле иптәшләр алыныр дип көтә идем
Һәм Горбачев кыяфәтендә без көткән кеше килде Без сөендек Куандык Илдә демократия җилләре исә башлагач, иркен сулыш алдык Тотындык үзгәртергә һәм үзгәрергә Ләкин ничек үзгәртергә дә ничек үзгәрергә дә белми идек Буталыш башланды Бу кыйбласызлыктан партия алып чыгар дип ышандым мин
Менә нөкь шушы вакытта СССР халык депутаты булып сайландым Сайлауларга әзерлек демократик рухта барды сыман Һәрхәлдә без күнеккән сайлаулар түгел иде Альтернатив кандидат диген сүз модага керде Анда да китте ыгы зыгы Элегрәк депутат булырга өмет итмәгәннәр дә депутатлыкка дәгъва кыла башлады Депутат булырга күнеккәннәр каушап калды Кешеләрчә ярышуның ни икәнен белмәгән җәмгыятьтә сайланырга теләүчеләр бер-берсе өстенә пычрак сибәргә тотынды (Ул бүген тагын да әшәкерәк формада дәвам итә)
Депутатлар эшләгән урыннарында сайланачак дигәч безнең Язучылар союзы да гөжләп алды Депутат булырга теләүчеләр шактый табылды
Нык кына тәпәләшеп тә куйдык. СССР Язучылар союзына кандидатларыбызның исемлеген җибәрдек. Анда минем фамилия дә бар иде Әмма, киленгә дә катыкмы, дигәндәй, татар язучыларын депутатлыктан сыздылар.
Мине милли территориаль округтан сайладылар Кандидат берүзем генә идем Соңыннан альтернативаның нигә юклыгы аңлашылды Ул чактагы КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйль улы Усмановның боерыгы шундый булган икән «Туфан Миңнуллин сайланырга тиеш», дигән ул Беренче секретарьның боерыгы ул чакта әле хөкем карары белән бер иде.
«Туфан Миңнуллин сайланырга тиеш»нең тарихы бар
Гомәр Усманов ни өчендер мине ярата иде Югыйсә, мин ул яратырлык әллөни дә эшләмәдем. Аны мактап очерклар язмадым, күккә чөеп чыгышлар ясамадым, очрашканда ялагайланмадым Үз бәямне белә идем, ул бәяне төшермәскә тырыштым. Усманов шаярып сөйләшкәндә дә, аңа ошарга тырышып, кеткелдәп көлмәдем Әлбәттә инде, тәкәббер булып та уйнамадым Нормаль җитәкчеләр белән нормаль җитәкләнүчеләр арасында мөнәсәбәт ничек булырга тиеш булса, безнең мөнәсәбәтләр дә шундый булды Хәтта мине якын иткәнен, миңа аеруча игътибар белән караганын сизеп, читтәрәк йөри идем әле Начальствога бик якын килергә ярамаганлыкны белә идем.
Обкомның идеология секретаре Рәис Беляев аркасында Усманов миңа салкыная төште Ләкин эзәрлекләмәде. Югыйсә, сәбәпләр бар иде. Рәис Беляевне эшеннән алып, аңа партия шелтәсе биргәндә. Усмановка каршы барып, өлкә комитеты членнарыннан мин Беляевне яклап чыгыш ясадым, шелтә бирүгә каршы берүзем кул күтәрдем Эзәрлекләмәсә дә, Гомәр Исмәгыйлевич ризасызлыгын күрсәтте КПССның чираттан тыш конференциясенә делегат итеп минем кандидатура күрсәтелсә дә. Усманов сыздырттырды. Һәм үзе сыздырттырганын яшермичә, хәйләкәр елмаеп, кешеләр алдында миннән «Ну, как дела?— дип сорады. Аны-моны уйлап тормастан «В уважаемой республике своих писателей за борт не бросают»,—дидем. Гомәр Исмәгыйлевич кызарынды, ачуы йөзенә чыкты, ләкин дәшмәде Соңыннан, депутат булып сайланып берәр ел үткәч: «Знаешь, я сделал тебя депутатом Помнишь, тогда ты меня так больно кольнул. Я сначала хотел тебя приучить. Потом передумал. Отомстил тебе, когда начались выборы. Я настоял, чтоб тебя сделали депутатом»,—диде.
Менә шулай җиңел генә депутат булдым да куйдым.
Депутатлар төялеп Мәскәүгә киттек СССР халык депутатларының беренче съездына. Барганчы ук безнең депутатлар үзләренең дөньяга карашы белән икегә бүленгән иде. Бәлки өчкәдер Беренчеләре— коммунистик системаның турылыклы вәкилләре Илдә демократия дигән сүз еш кулланылса да, алар демократиянең безнең илдә хәерлеге алып чыгуына ышанмаучы, коммунистик системаны какшамаслык дип инанганнар һәм шуңа җаны-тәне белән хезмәт итүчеләр Икенче төркем—коммунистик системаның какшый башлаганын сизеп, аны тагын да какшатырга теләүче реформаторлар. Алар да демократиянең ни икәнен бөтен тирәнлеге белән аңлап җиткермиләр Аларга башта җимерергә кирәк Җимергәч, ничек нәрсә төзергә икәнен белмиләр Нәкъ менә 1917 елдагы большевиклар инде Алар да бит «башта җимерәбез» диделәр, җимерек урынына нинди бина төзисен белмәделәр һәм илне кризиска китереп терәделәр. Хәзер әнә үзләрен җимерәләр.
Өченчеләре—теге якка да, бу якка да кушылмаучылар. Мин шул өченчеләр төркемендә идем. Без яшәгән системаның шул килеш дәвам итә алмаячагын аңлау дәрәҗәсенә җиткән коммунист идем Ләкин аны бер кизәнүдә бәреп аудару ягында да түгел идем Һәртөрле волюнтаризмны реформа дип кабул иткән илдә гомер кичереп, Рәсәй империясендә реформа була алмыйдыр дип. язмышыбызга буйсынып яшәргә күнегә башлаган кеше идем Үзгәртеп кору кирәк, әмма кабаланырга да ярамыйдыр дигән фикердә идем
Партия өлкә комитетының бер конференциясендә чыгыш ясап.
«демократия- дигән сүз белән шаярмаска иде дигән фикер дә әйткән идем Минем бозау турындагы хикәятемне Мәскәүдән вәкил булып конференциядә катнашкан Вольский дигән иптәш тә ошаткан иде Мондый иде ул хикәят
Язның бер матур көнендә кыш буе ябылып торган бозауны муенчагыннан ычкындырып иреккә чыгарып җибәргәннәр Бозау муенчактан котылуына куанып, ишегалдыннан урамга атылып чыккан Коерыгын чәнчеп урам буйлап чапкан Каз-үрдәкләр. әтәч-тавыклар куркышын читкә очканнар, тузан купкан Ирекле бозау чапкан да чапкан һәм нәтиҗәдә янып үлгән
Шуны сөйләгәннән соң, без дә шул бозау хәлендә кала күрмик, дигән идем
Кыскасы, мин үзгәртү ягында ләкин кискен борылыш ясарга ашыкмаска кирәк, дигән фикердәге кеше идем Партияне бетерү дигән нәрсә минем уемда да юк иде Аны алыштырырлык көчнең безнең җәмгыятьтә булуына ышанмый идем Дөресрәге, мин бу турыда уйламый идем әле Мине борчыган төп проблема—Татарстанның союздаш республикалар дәрәҗәсендә булып та, автономия кысаларында гына тыпырчынуы, татар милләтенең хокуксызлыгы иде Шуңа күрә съездда миңа Татарстаннан сайланган депутатлар исеменнән чыгыш ясау эше йөклөтелгөч, чыгышымның үзәге итеп республикабызның статусын күтәрүне алдым
Съездда сөйләячәк сүзләрне Татарстан депутатлары белән җыелышып укып чыгып, аларның да фикерләрен искә алдым Әлбәттә, ул чыгыш бүгенге күзлектән караганда бик йомшак, ә ул чакта шактый ук кыю иде шикелле.
Съездның беренчесе үк минем уйларымны бутап ташлады Гомердә ишетмәгән, ишетергә дә мөмкин булмаган, хәтта тыңларга да куркыныч тоелган сүзләр яңгырады трибунадан «Әйтелергә тиеш түгел» сүзләргә кул чаптылар Мин караңгы авылдан зур шәһәр урамына килеп кереп каушап калган малай шикелле, һәрбер сүзне колак торгызып тыңладым Бара-тора кыю чыгышлар миңа ошый башлады Алар бит минем күңел
Татарстаннан сайланган СССР дгпутатюры Юмры Сонет алмМрн /Wei
төпкелендә яшеренеп яткан уйларыма тәңгәл киләләр иде Без яшәгән система гадел түгел дигән яшерен уйларымны кычкырып әйтәләр иде трибунадан. Һәм мин андый чыгышлардан соң рәхәтләнеп кул чаптым Минем бу кыланышым үзебезнекеләр арасыннан кайберөүләргә ошап җитмәде Академик Андрей Сахаровның ялкынлы сүзләреннән соң җилкенеп кул чапкан идем, артымда утыручы бер иптәш: -Миннуллин. не перестарайся-,—дип. кисәтү ясады Ләкин мин андый гына кисәтүләрдән курыкмый башлаган идем инде Дөньяда демократия дә булырга мөмкин икән дип сөенергә әзер кеше идем Шул сәбәпледер, күрәсең, безнең депутатларыбызның реформа яклылары мине үз иттеләр Миңа номенклатура депутаты итеп, шикләнеп карамадылар. Дөресен әйтергә кирәк, җитәкче депутатлар да мине чакырып алып -төзәтмәделәр» Чөнки мин уйнамый идем, ихлас идем. Минем үзгәрә баруым конъюнктурага карап үзгәрү түгел, дөньяның мин теләгән якка үзгәрүенә реакция иде.
Ләкин мин барыбер әле үткәннәр йогынтысыннан арынып җитмәгән коммунист идем Политбюроның ялгышуы мөмкин дип санасам да. андагы кешеләргә, зур шәхесләргә караган кебек курку катыш хөрмәт белән карый идем.
Чираттагы съездларның берсендә Гдлян дигән тикшерүченең политбюро члены Лигачевка каршы әйткәннәрен, караклыкта гаепләүләрен тыңлаганда -Ни белән бетәр икән бу?- дип, шикләнебрәк тыңладым. Шундый зур кешегә яла яккан өчен Гдлянны алып китәрләр сыман тоелган иде. Карыйм. Гдлян рәхәтләнеп урынына барып утырды. Сүзне Лигачев алды. Ык-мык килде дә бу, рәтле сүз әйтә алмады Шулай да. -Яла яккан өчен судка бирәм,—дигән сүз әйтте. Ләкин судка бирергә ашыкмады. Гаҗәеп хәл—Гдлян әйтә: -Миндә Лигачевның җинаятьче икәнлеген исбатлаучы документлар бар-,—ди. ләкин ул документларны күрсәтми. Лигачев: -Судка бирәм»,—ди. әмма бирми Инеш буендагы хатыннар кебек талашалар болар. Бу кызганыч уенны карап-тыңлап торгач, миңа куркыныч булып китте. -Нинди илдә, кемнәр арасында яшим соң мин? Һәм шушы вак кешеләр безне җитәкләп йөрткәннәрме?'»—дип көләргә тотындым. Туктый алмыйча көлөм. Көлүем истерикага күчте. Янәшәмдәге депутатлар миңа шикләнеп карый башладылар. Хәлемне Гомәр Исмәгыйлевич аңлады бугай: «Бар, кайтып ял ит»,—диде
Шушы көн минем тормышымда иң кискен үзгәрү көне булгандыр. Мин беркемгә дә ышанмый идем инде Ул көннәр минем сәламәтлегемә дә тәэсир итте Кан басымы туктаусыз уйнарга тотынды. Врачлар карап, сораштырып, тынычландыра торган әллә нинди дарулар бирә Ләкин ул дарулар мине тынычландыру урынына изә генә иде Ахыр чиктә мине Зорина фамилияле докторга күрсәттеләр Ул минем «авырулар тарихы»ннан нинди дарулар эчүемне укып чыкты да
—И вы пьете всю эту дрянь?—диде.—Немедленно выбросьте все,—дип тә өстәде. Аннары икенче бер докторны чакырып алып:
-Займитесь, пожалуйста с ним,—диде.
Докторның монысы психотерапевт булып чыкты Миңа бик нык ярдәм иткәнгә мин аның фамилиясен дә яхшы хәтерлим—Ромашевский
Мин инде Ромашевскийның ничек дәвалаганын язып тормыйм, шунысы факт—сәламәтлегем тотрыкланды. Чирләвемне язмаган булыр идем дә, үзгәрешләрнең ничек итеп психикама хәтле тәэсир итүен әйтү өчен генә кирәк. Минем белән бергә бик күпләрдә мондый тетрәнүләр булгандыр дип беләм. Юкка гынамыни татар язучылары арасында болганулар булып алды, бер чиктән икенче чиккә ташланып, берберебездән гаеп эзләргә тотындык. Такташ. Туфаннардан кер эзләүчеләр. Җәлилгә ташланучылар табылды Кайберәүләр үзләрен диссидент итеп күрсәтү өчен: «Бу системага каршы көрәштек!»—дип күкрәк какты Заманында теге яки бу сәбәп белән партиядә тормаучылар, коммунист каләмдәшләрен хурлап, мәсхәрәләп йөрде Әйткәнемчә, болар барысы да. тоталитар режим кысаларында яшәп арыганнан соң, демократия җилләреннән чир эләктерүнең нәтиҗәләре иде.
Бара-тора съездларда бәхәсләр кызганнан-кыза барды Гомердә күрелмәгән хәл кайбер союздаш республикалардан сайланган депутатлар, теге яки бу мәсьәлә белән килешмәгәндә, протест йөзеннән залны дәррәү ташлап чыгып китә торган булдылар Аннан моңа да ияләштек Мин инде мондый гына ■вак төяк-ләргә игътибар да итми башладым Без еллар буе мәктәпләрдә -союз нерушимый- дип җырлаган гимнның ялган икәне дә ачыкланды. Балтыйк буе республикалары «Без СССРга кушылмадык, без Россия тарафыннан оккупацияләнгән генә-.—дип, минем күземне ачтылар Элегрәк Латвия. Литвада булганда Рәсөйдән килгән кешеләрне анда яратмауларын белә идем әмма бу хәтле үк булыр дип кемнең башына килгән?!
Мине иң гаҗәпләндергәне Балтыйк буе республикаларының -кәҗәләнүе- түгел, Украинаның ирек даулавы булды. Россия Украина мөнәсәбәтләре дуслыкка гына түгел, туганлыкка корылган дип йөрсәк, алай булып чыкмады Украина депутатларының -Москаль- дип. Рәсәйгә мыскыллап карауларын күреп шаккаттым Кыскасы. СССР дигән илнең бернинди дә союз түгеллеген аңладым мин Ә моны аңлавы бик авыр иде Идеалларның тәмам җимерелүе иде Тоташ ялганда яшәвебезне төшенеп ачыну иде
«СССРны таркаттылар».—диләр. Аны таркатмадылар, матбугатта язганым бар Бау белән тышаулап куелган союзда бердәмлек була алмый Халыклар сортларга бүленсә, дуслык була алмый
Менә ни өчен мин СССР Конституциясеннән 6 нчы статьяны алырга дигән тәкъдимне яклап тавыш бирдем «Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Совет җәмгыятенең җитәкләүче һәм юнәлеш бирүче көче, аның сәяси системасының, дәүләте һәм иҗтимагый оешмаларының төп үзәге булып тора -
Мин бу сүзләрнең инде көче беткәнлегенә, кешеләрне кайчандыр тигезлек даулап көрәшкә күтәргән партиянең тормозга әйләнә баруына төшендем.
Бу статья буенча исемле тавыш бирдек, аларның нәтиҗәләре матбугатта басылып чыкты. Шул уңайдан мине хыянәттә гаепләүчеләр дә булды Конвертына Баулы дигән язулы пичәт сугылган хат аеруча усал иде «Әгәр дә син. Туфан Миңнуллин әллә нинди пычрак Гайерларга ияреп, партияне бетерергә йөрисең икән, телеңне тиз тыярбыз. Сиңа тугыз грамм кургашын җитә»,—дип кисәтелгөн иде.
Ходайның биргәненә шөкер, кисәтү сүз генә булып калды Ләкин мин тавыш биргәнемә үкенмәдем һәм үкенмим Ул турыда язмамның башында әйттем инде Тагын өйтөм—мин хыянәт итмәдем, мине һәм минем белән бергә бик күпләрне алдадылар Партиянең гомерен лидер булырга тиешле функционерлар кыскартты Бүген дә ул дәвам итә Бүген дә аның башында гап-гади функционер утыра Ул партиянең дәрәҗәсен саклый алырлык шәхес түгел
Әгәр дә халык депутатлары съездларына бәя бирергә кирәк булса, аны инде илледән узган хатынның унсигез яшьлек кыз кыяфәтенә керергә тырышуы белән чагыштырыр идем Без мең ярым кеше җыелып, тоталитар режим дип аталган >карчык»ны бизәп, иннек кершән сөртеп яшәртергә азапландык Ничек итеп яшәртү мәсьәләсендә ызгыштык, талаштык Реформа, яңарыш дип сөйләдек, искече эшләдек, искәчә уйладык
Мәсәлән, СССР Министрлар Советы нинди булырга тиеш, дигән мәсьәләне тикшерү өчен комиссия төзелде Комиссиядә мин дә бар идем.
Комиссиянең председателе карар проекты белән безне таныштырды Анда СССР Министрлар Советы членнары булып бөтен союздаш республикаларның вәкилләре кертелгән иде Автономиядән берәү дә юк Моңа комиссия членнарыннан калмык язучысы Давыт Көгелтинов белән икәү каршы чыктык. Министрлар Советы составында автономияле республика вәкилләре дә булырга тиеш, дидек Шулвакыт комиссиянең председателе
—Әгәр дә анда автономияле республикаларны кертсәк, Министрлар Советы үзе үк идарә итә алмаслык бер органга әйләнәчәк,—диде.
Шунда мин:
—Идарә итә алырлык булмагач, шул хәтле җирне яулап алмаска иде,—дип ычкындырдым.
Бүтәннәргә ничек тәэсир иткәндер, шагыйрь Евгений Евтушенкога ул сүзләр бик ошады, ул хәтта кул чапты. Нәтиҗәдә Министрлар Советы составына Татарстан Башкортстан, Якутия вәкилләрен кертергә булдылар.
Съездларда миңа нык тәэсир иткәне академик Сахаровның чыгышлары иде. Дөресен әйтергә кирәк, баштарак мин аны шикләнебрәк тыңладым. Чөнки минем колагыма ят сүзләр сөйли сыман иде. «Советлар Союзының патриоты түгелдер бу»,—диебрәк уйлый идем Патриот булган кеше үз илен хурлап сөйләмәскә тиеш дигән фикердә идем Шул ук вакытта: «Патриот булмаган кеше Советлар Союзына атом бомбасы ясап бирер иде микән9”—дип тә уйлап куйгалыйм Президиум өстәле артында утыручыларның һәм залның шактый өлеше Сахаровның сүзен әдәпсез рәвештә бүлә башлагач һәм бер надан депутатның академикны мыскыл итеп сөйләвен тыңлагач, Сахаров ягына күчтем. Дөресен сөйли академик, бу илдә чын кешенең кадере чынлап та юк. дигән төпле фикергә килдем. Һәм әле дә шул фикердә, кеше кадере булмаган җирдә демократиянең дә булуы мөмкин түгел
Съезд истәлекләреннән тагын бер вакыйганы искә алып китмичә булмастыр. Ул бөтен кеше дә белгән Жириновский белән бәйләнгән.
Мин инде шундый әкәмәт кеше барлыгын ишеткән идем, әмма үзен күргәнем юк иде.
Беркөнне арып-талып съезд утырышы барган залдан фойега чыксам, халык җыелган. Кычкырып нидер сөйләүче берәүне уратып алганнар. Шунда фотокорреспондентлар, тележурналистлар, радиожурналистлар мәш килә. Теге кешене фотога, телевидениегә төшерәләр. Авызы янына микрофоннарын сузганнар. «Ни бар икән?»—дип шунда бардым. Әлеге кешенең ни сөйләгәнен тыңлый башладым. Шаккаттыргыч сүзләр сөйли.
—Залда сафсата сөйлиләр Горбачев ул тел бистәсе,—ди,—Мин лыгырдарга ирек бирмәячәкмен. Мин власть башына килүгә үк лыгырдыкларны куып чыгарачакмын,—ди.
Янындагы кешеләр төрле сораулар яудырып, моны кыздырып торалар.
—Сезнең күзлектән караганда, залда сезнең белән эшләрлек кешеләр бармы?—диделәр.
—Юк,—ди бу,—барысы да эшлексезләр, бөтенесе дә әрәмтамак,— ди.
Аны мыскыл итүчеләр дә бар.
—Сез бит нормаль кеше түгел, сез—шизофреник,—ди берәү Жириновский шунда ук җавап бирә:
—Мин үземнең шизофреник икәнемне яшергәнем дә юк, сез менә үзегезнең дурак икәнлегегезне яшереп йөрисез,—ди.
Җыелган төркем рәхәтләнеп көлә. Арадан берсе:
—Сезнең еврей булуыгыз дөресме?—ди
—Ә сез миннән кан алып анализга бирегез,—ди. Тагын көләләр Рәхәтләнә генә Жириновский. Җыелган журналистларны, залдан качып чыккан депутатларны авызына каратып тора. Мин дә аны сокланып тыңлыйм. Чөнки ничәмә дистә ел берүк сүзне тыңлау ялыктырган, бу оста итеп сөйләшә, бәхәсләшә Минем өчен яңалык.
—Милләтләр проблемасын ничек хәл итәргә җыенасыз?—дип сорыйлар аңардан.
—Андый проблема юк,—ди оратор.
—Бар,—ди берәү.—Украина, мәсьәлән, мөстәкыйль булырга тели
—Нәрсә лыгырдыйсыз, нинди мөстәкыйльлек? Булыгыз мөстәкыйль. Без Донбассны сезгә бирмәячәкбез, сез Полтавский галушкагыз белән
кәкрәеп катачаксыз—ди.—Әрмәннәр дә дәүләт дип сөйләшеп маташалар Россиядән башка кая бара ала алар? Безнең гаскәрләр Әрмәнстаннан китсә, азәрбайҗаннар әрмәннәрне бер атна эчендә суеп чыгачаклар — ди.—Ә бу казаклар нишли ала9 Андый республика була алмый Алар рус җирендә яшиләр Аларның беркайчан да дәүләте булмаган —ди
Шунда кемдер
—Татарларның бит дәүләте булган,—дип куя
—IБулса ни. Булган чакта сакларга кирәк иде хәзер тыпырчынудан ни мәгънә?—ди (Бу сүз урыс телендә әйбәтрәк ишетелгәнгә мин Жириновский сүзләрен үзе әйткәнчә дә язып куям -В свое время надо было защищаться, сейчас нечего рыпаться» Әлеге сүзләр йөрәгемә килеп кадалганга мин аны һич оныта алмыйм )
Ул чакта үзенең башкалыгы белән Жириновский миңа ошады Әмма ләкин бер нәрсәне аңлый алмадым Кремльгә, утырышлар барган съездлар сараена керү өчен депутатларны инә күзеннән чыгарып тикшерәләр Һәр капка, һәр ишек саен очлы күзле сакчылар Жириновский депутат та түгел, чурт та түгел. Теләсә кайда теләсә ни сөйләп йөри. Бөтен җитәкчеләрне мыскыл итә Ә үзе рәхәтләнеп Кремльгә дә, Съездлар сараена да кереп йөри Анда да теләсә ни кычкыра Әмма аңа сүз әйтүче дә. туктатучы да юк Әкәмәт дөнья, әкәмәт кешеләр
СССР халык депутатларының съезды даими эшләү өчен Югары Совет сайлады Мин дә ул Советның әгъзасы булдым Андагы хәлләрне дө теркәп куярга кирәктер.
Югары Советта Татарстаннан миннән тыш даими эшләүчеләр тагын биш кеше иде Алар арасыннан күбрәк элек Буа районында колхоз председателе булып эшләгән Мөхәррәм Мөхәммөтҗанов белән аралаша идем Белемле инициативалы, төпле кеше Әлбәттә, ул. практик җитәкче буларак, күбрәк республика экономикасына бәйле мәсьәләләр белән шөгыльләнде Мин исә. милләтнең рухи дөньясы белән бәйләнгән кеше булганга, сәясәткә кереп чумдым Үзем ишелөр белән якынаеп алып, СССР дигән илдә автономия кысаларында көн күрүче халыкларны икенче сортлылыктан чыгару өчен азапландык Абхазиядән Владислав Ардзинба, Якутиядән Владимир Ларионов, Калмыкның олы шагыйре Давыт Көгелтинов бер төркем булып оештык Арада иң активы Ардзинба иде (Соңыннан Абхазия республикасының Президенты итеп сайланды) Үзебезнең тирәгә бүтән республика депутатларын да тупларга теләдек Ләкин кызганычка каршы, андый республикалардан милләт язмышын ныклап кайгырткан депутатлар күп түгел иде Без әзерләнгән теге яки бу документка кул куйдыру өчен дә кайберләрен шактый үгетләргә туры килә иде Ә без автономияле республика мәнфәгатьләрен якларга тиешле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр белән Югары Совет утырышларында чыгышлар ясый идек Миндә ул мөрәҗәгать, белдерүләрнең кайбер копияләре сакланган Шуларның бер-икесен тәрҗемә итеп һәм әзрәк кыскартып әлеге язмага да кертергә кирәктер
«Автономияле республикалардан, автономияле өлкәләрдән һәм округлардан СССР халык депутатлары төркеменең, СССР Югары Советы әгъзаларының СССР Югары Советы әгъзаларына
МӨРӘҖӘГАТЕ
Безнең илдә милләтара мөнәсәбәтләр катлаулана баруның төп сөбәбе-чынлыкта СССР халыкларының тигез хокуклы булмавында Ленинның федерация идеясен («яңа Союзга яңа Федерациягә бергәләшеп һәм тигез хокуклар белән керәбез-') эзлекле рәвештә тормышка ашырасы урынга, бер төрле булмаган берәмлекләрнең күп баскычлы структурасы төзелде Шулай итеп, автономияләр союздаш республикаларга гына түгел хәтта крайларга, өлкәләргә буйсындырылды
Нәтиҗәдә халыкларны рангларга бүлү өчен нигез барлыкка килде
114
Халыкларның бу тигезсезлеге СССР һәм республикалар конституцияләрендә беркетелде.
Тигез хокуклылар Союзының субъектлары булмаганга күрә, автономияләр административ команда системасының бөтен авырлыгын татыды һәм чынлыкта гадәти административ берәмлекләргә әверелде Алар үзенчәлекле социаль-икътисадый ихтыяҗларын хәл итүдә, ана телләрен, милли мәдәниятләрен үстерүдә, табигатьне, тарихи ядкярләрне саклауда реаль хокуклардан—һәр халыкның үзенә генә хас сыйфатларын билгеләүче барлык нәрсәләрдән мәхрүм ителде. Автономияләре булган аерым бер союздаш республикаларның конституцияләрендә шушы республикаларның федератив корылышы чагылдырылмау кайбер очракларда бу тискәре процессларны көчәйтеп җибәрде
Хакыйкый тигез хокуклылык урнаштыруга, СССР халыкларының үзара татулыгына, милли дошманлыкны бетерүгә юнәлдерелгән яңа милли сәясәт түбәндәге чараларны күз алдында тотарга тиеш:
1. Федератив союздаш дәүләттә барлык автономияләр барлык милли-дәүләти төзелмәләр рәтендә "бергәләшеп һәм тигез хокуклы» булсын өчен, шушы автономияләрнең сәяси һәм хокукый статусын яңадан карарга.
2. Милли-территориаль округлар буенча СССР халык депутатларын сайлаганда һәм Милләтләр Советы составында союздаш һәм автономияле республикаларның автономияле өлкәләрнең һәм округларның вәкилләре тигез санда булуны тәэмин итәргә. Халык санындагы аерма территориаль округлар буенча сайлауларда чагылмаска тиеш»
СССР Югары Советы Рәисе ип. М. С. Горбачевка
Автономияле берәмлекләрдән СССР халык депутатлары МӨРӘҖӘГАТЕ
СССР Югары Советының II сессиясе көн тәртибенә СССРның милли дәүләти корылышы нигезләренә кагылышлы закон проектлары буенча фикер алышу кертелгән.
Бу закон проектлары билгеле бер концепция кысаларында әзерләнергә һәм каралырга тиешлеге мәгълүм "Хәзерге шартларда партиянең милли сәясәте» дигән КПСС платформасы булган бу концепцияне караудан һәм анализлаудан СССР Югары Советының үз ихтыяры белән читләшүе сәер һәм мантыйксыз тоела.
Бу документның мөһимлеген һәм хөрмәткә лаек булуын танып, түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк СССР халыкларының тигез хокуклылыгы турында Платформа игълан ителгәннәргә каршы килеп, СССРның милли- дәүләти корылышының гамәлдәге структурасының какшамаслыгы хакындагы тезисны алга сөрү аеруча бәхәсле күренә безгә. Федерациябез гамәлдәге дүрт баскычлы иерархиядән (союздаш һәм автономияле республикалар, автономияле өлкәләр һәм округлар) гыйбарәт, шушы сәяси тигезсезлекнең дәвам итүе милли җирлектә конфликтлар килеп чыгуның даими чыганагы булачагына без ышанабыз.
СССРның киләчәк дәүләти корылышы турында үз фикерен автономияле берәмлекләрдән булган СССР депутатлары СССР Югары Советының беренче сессиясендә СССР Югары Советының барлык әгъзаларына мөрәҗәгатендә аерымачык итеп, өзеп әйтте («Бюллетень». N 45, 42 һәм аннан соңгы битләр). Кызганычка каршы, безнең тавышны ишетүче һәм игътибарга алучы булмады
СССР Югары Советы Милләтләр Советының милли сәясәт һәм милләтара багланышлар комиссиясе әгъзалары тәкъдимнәр пакеты әзерләгән булсалар да бик үтенеп сорасалар да, КПСС ҮК Пленумында катнашырга рөхсәт ала алмадылар
КПСС ҮК адресына автономияле республикалардан. илебез җәмәгатьчелегенең төрле катламнары вәкилләреннән килгән тәкъдимнәр турындагы статистик белешмәләр җыелмасы да бастырып чыгарылмады Шуңа күрә кабул ителгән карарларның күпчелек халык фикерен чагылдыруына бернинди ышаныч юк.
Милли мөнәсәбәтләр кебек катлаулы һәм нәзберек мәсьәләдә хакыйкатькә монополиячел хокук булмаска тиеш, альтернатив тәкъдимнәр дә булырга мөмкин һәм алар кирәк тә.
КПСС платформасының СССРның милли-дәүләти корылышына кагылышлы бүлекләре нигездә СССР Югары Советының II сессиясендә һәм СССР халык депутатларының II съездында карау өчен беренчел закон проектларын һәм концепция әзерләү максатларында Милләтләр Советының махсус утырышында КПСС платформасының шушы бүлекләрен СССР Югары Советының II сессиясе көн тәртибенә кертүне таләп итәбез
СССР халык депутатлары (Барысы 18 имза)»
Бу мөрәҗәгатьләрнең барысы да диярлек иә Ардзинба, йә минем кул белән языла иде дә. аннан соң бергәләп редакцияли идек
Яки менә мондый белдерү
«Башкортстан, Татарстан, Якутия Саха республикаларыннан сайланган СССР халык депутатларының
БЕЛДЕРҮЕ
СССР Президенты һәм Союздаш республикалар җитәкчеләренең ил экономикасын стабилизацияләүгә юнөлтелгән Белдерүе белән танышкач, түбәндәге белдерүне ясарга кирәк дип таптык
СССР Президенты һәм Союздаш республикалар җитәкчеләре милләтләрнең мөстәкыйльлеге һәм үзбилгеләнү хокукын танып үз республикаларының суверенлыгын конституцион юл белән игълан иттеләр
Шул Белдерү нигезендә союздаш булмаган республикалар да суверен дәүләтләрнең сәяси һәм экономик союзын төзүдә тигез хокуклы республикалар булып катнашырга тиеш дип саныйбыз»
Бу белдерүгә өч республикадан 34 депутат кул куйган Шулар арасында Башкортостанның бүгенге Президенты Мортаза Рәхимовның да имзасы бар
Шунысын да әйтергә кирәк, безнең белдерүләр, мөрәҗәгатьләргә өстәгеләр җитди итеп карамады Хәтта Союздаш республикалардан сайланган депутатлар да безнең җан ачысы белән әйтелгән сүзләребезгә «Нәрсә маташкан булалар инде бу мескеннәр’’—диебрәк карый иде Үзләренең беренче сорт депутатлар икәнлеген күрсәтергә тырышалар иде. Шулай корылган системаның беренче сорт коллары иде алар Әмма без барыбер үз хакыбызны даулауны дәвам иттек Әгәр дә башка автономияле республика депутатлары да. безнең кебек актив булып, сүзләрен трибунадан кычкырып әйтсәләр бәлки ишеткән дә булырлар иде. тик алар дәшмәде Күлләре сүз әйтүдән курка иде кайберөүләре -әйтеп ни мәгънә’’- дип кул селти, кайсылары үз язмышларына риза иде Мәсәлән, мин Югары Совет утырышларыңда Төньяк Осетия депутатлары Агузарова һәм Базырова дигән ханымнар белән янәшә утырып, аларның милли проблемаларны аңламаулары һәм аңларга да телөмөгөннәрен күреп аптырый идем Миңа калса, алардан автономия исемен алып, гап-гади өлкә итеп калдырсалар да аларның исләре китмәс иде Мари һәм удмурт депутатлары да үзләрен инде беткән халыкка санап, өметсезлеккө бирелгән иде Хәер, аннан сайланган депутатлар арасында шул республика исемен йөрткән милләттән депутатлар юк иде диярлек Мондый битарафлык безгә сүзебезне суз итәргә комачаулый иде. әлбәттә Кайвакытларда -Кирәк 8*
микән көрәшеп азапланырга, нервыларны талкырга9»—дип уйлап куйган чаклар да була иде. Әмма барыбер бирешәсе килми Үз сүзебезне әйтергә трибунага ыргыла идек Безгә сүз бирмиләр. Трибунада күбрәк Союздаш республика депутатлары Үземә сүз бирелүдән файдаланып, бер утырышта «Әлбәттә, Президиум өстәле артында утыручылар без автономиялеләрне ишетергә теләмиләр Безне күрергә теләмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерүе дә ихтимал бит-,—дигән идем Һәм шулай булып чыкты да. СССРның таркалуы нәкъ менә милли сәясәтнең гариплегеннән килеп чыкты. Бетен милләтләрне берләштереп, гадел принципларга корылган идея юк иде. Союздашлар безне кешегә санамады, без алардан көнләштек, дошман ук күрмәсәк тә. үзебезне аларның фикердәшләре дип санамадык.
Теге яки бу дәүләт органнарына вәкилләр тәкъдим иткәндә. Союздаш республика депутатлары безне турыдан-туры мыскыл итүгә барып җитәләр иде Ул мисалларның берсен мин язган идем инде, менә икенчесе: СССР Югары Судына Татарстаннан да судья тәкъдим иткәч, мине милли чикләнгәнлектә гаепләделәр, судьяларның кайсы милләттән булуларына карап түгел, аларның профессиональ әзерлекләрен күздә тотарга кирәк диделәр. Шул сүзләргә каршы ясаган чыгышымның тексты саклана Шунда мин болай дигәнмен: -Хөрмәтле депутатлар! Без дәүләт, хөкүмәт органнарына үзебезнең милләт кешеләрен тәкъдим иткәндә, кайбер депутатлар безнең тәкъдимнәргә көлебрәк карыйлар Янәсе без. тәкъдим ителгән белгечләрнең профессиональ якларына игътибар итмичә, милли кадр булулары турында күбрәк кайгыртабыз. Мондый караш безне түбәнсетә, безгә андый мөнәсәбәтне без мыскыл итү дип кабул итәбез. Профессиональ әзерлеге булмаган милли наданнар дәүләт белән идарә итәргә тиеш дип әйтергә, без әллә ахмаклармы? Без тәкъдим иткән кадрлар профессиональ әзерлекләре һәм эшлекле булулары белән берәүдән дә ким түгелләр. Мин. мәсәлән. СССР Югары Суды составына үз халкымның вәкилен тәкъдим иткәндә югары класслы юристны күз алдымда тоттым. Югары Судка ветеринарлыкка укыган кешене тәкъдим итәргә, мин, сез уйлаганча ук, тиле түгел. Әйдәгез, киләчәктә бер-беребезне хөрмәт итеп сөйләшергә өйрәник.»
Халыкларны сортларга бүлеп, аларны бер-берсенә каршы кую СССРның милли сәясәте булганын мин һәркөнне күреп, ишетеп тордым. Нинди генә закон проекты каралса да. анда халык мәнфәгате түгел, Үзәкнең, ягъни мәсәлән. Мәскәүнең генә мәнфәгате ягыннан чыгып фикер йөртелә иде Ара-тирә Союздаш республикаларга ниндидер «өлеш- чыкса да. автономияләр бөтенләй онытыла иде Шул елларда дәфтәремә теркәп куйган уйларымның берсе белән тагын уртаклашам.
«Йә тегеләй, йә болай» дип атала ул
«Бу көннәрдә Верховный Советта чәчү өсте Халыкларның, илнең, җәмгыятьнең язмышын хәл итә торган законнар кабул итәбез Шулар арасында иң үзәктә торганы—Милек турында закон. Закон проектының икенче вариантын карыйбыз инде, әмма очы-кырые күренми Талкыга салып талкыйлар, килегә салып төяләр депутатлар проектны Төп сүз законның нигезен, җәмгыятьнең киләчәген тәшкил иткән ике мәсьәлә тирәсендә бара. Беренчесе—хосусый милек, икенчесе—илдәге җир-су, урман һәм табигый байлыкларга кем хуҗа булырга тиеш?
Беренче мәсьәлә буенча берәүләр -Хосусый милек булмаска тиеш, чөнки аны законда танысак, капитализмны реставрацияләү була» диләр. Икенчеләр «Хосусый милекне тыю безнең илне шушы хәлгә китереп җиткерде» диләр. Мин бу мәсьәләдә күп нәрсәне аңлап та бетермим. Чөнки «нәрсә ул хосусый милек?» дигән сорауларга безнең экономика фәнендә төгәл җавап юк шикелле. Политэкономия буенча имтиханнар тапшырдым, әмма надан килеш калдым Бәлки мин надан түгелмендер—фән үзе ялгандыр, кешелек законнарына нигезләнеп язылмагандыр. Безнең илдә -минеке» дигән нәрсәне бетерергә тырыштылар, -безнеке» дигән нәрсә керттеләр «Безнеке»—ул беркемнеке дә түгел дигән нәрсә. Шуңа күрә илдә хуҗасызлык хөкем сөрәдер.
Ләкин хосусый милеккә кайтып, ил белән мал бүлә башласак, ул ни белән бетәр9 Бигрәк тә юк малны бүлешү Кайбер гаиләләр мал бүлгәндә талашыгкугышып-утерешеп бетәләр Бүгенге көнда. илдә тотрыксызльж чакта андый нәрсә белән шаярырга ярамыйдыр «Уртак малны эт җыймас» дигән дөрес мәкаль булса да. -халык милке, җәмәгать милке- дигән төшенчәләр дә безнең психологиягә сеңгән Урталыкны табарга иде Галимнәр баш ватарга тиеш Үзгәртеп кору турында җитди сүз сөйлибез икән, җәмгыятьнең—социалистик җәмгыятьнең дә үзгәргән моделе булырга тиеш Кешегә яшәргә җайлы җәмгыять моделе
Икенче мәсьәлә буенча минем фикерем ачык, төгәл Җир-су. урман һәм табигый байлыкларга шул җирдә яшәүче, шул суны эчүче, шул урманны караучы кешеләр хуҗа булырга тиеш Ә проектта хуҗа итеп Союздаш республикалар гына күрсәтелгән Бу зур ялгыш Халыклар арасында низагны китереп чыгарган ялгышның иң зурысы. Ничек инде ул? Эстония, Казакъстан үз җиренә хуҗа. Татарстан, Якутия хуҗа түгел
Мин сессиядә чыгыш ясап, автономияләрнең фикеренә бер проектта да колак салынмый дип, съезддагы чыгышымның фикерен дәвам иттем Минем сүзне яклап, автономияләрдән бүтән депутатлар чыгыш ясарга тотындылар. Ниһаять, безнең сүзгә игътибар итәргә уйлыйлар шикелле, белмим, кулга тагын нинди проект тоттырырлар Һәрхәлдә, әгәр дә безне җирдән-судан мәхрүм итәргә җыеналар икән, автономияләрнең проектны кабул итмәскә көчләре җитәчәк, дип өметләнәм
1\фан Миңнуллин СССР Халык депутатлары кама язучылары Сакен Муюпи /ми 01жас Симичинов б(.юн 1990 ел
Кызык нәрсә, куплер чын куңелден ялгышып, хгирсу мосьелесено матди яктан гына килеп карый Ә минем ечен һем минем кебекләр эчен җир ул рух мәсьәләсе до Җире булмаган кеше узен кеше итеп хис ите аламы? Җирдән мехрум халык халык була аламы’ Ьем.ничек инде ул минем бабаларым, огием-ением кумелген «.ир икенче бераунеке булыпга тиеш9 Ул чакта мин кем?
Хакыбызны даулар көннәр килеп җитте Мондый чакта читтән дакыоызны дау р бүгенге халәтемне ниятемне
күзәтеп тору-җинаять Һәм шуңа күрә мин w «
бу дәфтәргә теркәп калдырырга кирәк, дип санадым. Укыганнар белсеннәр, халык ышанычын аклау дигән сүзнең чын. асыл мәгънәсе дө югалмаган әле. 18 октябрь. 1989"
Бүген инде ул чактагы депутатның көндәлек тормышы, мәшәкатьләре турында язып торуның кирәге юктыр. Шулай да җанга тигән бер нәрсәне искә алмый булмас.
Кешедән туйдым мин анда. Кешеләрне күрәсем килми башлады. «Мәскөү» кунакханәсендә торабыз. Иртән көтү белән ашханәдә ашау Аннан көтү белән—утырышка. Көтү белән әбәт ашау. Тагын утырыш. Кич белән чәй эчкәндә дә ялгыз калып булмый диярлек. Йә берәрсе номерга чәй эчәргә керә, йә үземне чакырып алалар. Кайвакытта бикләнеп утыра идем.
-Акчасы күп кеше акчаның кадерен белми», диләр Кеше күбәйсә дә. кадере бетәдер. Шуңа күрә шәһәр җирендә кешеләр трамвай, троллейбус, автобусларда туктаусыз ызгышалардыр.
Беркөнне кешедән туеп, утырыштан качып киттем дә, номерга кереп бикләндем. Берәүгә дә ишек ачмаска сүз бирдем Шул чак телефон чылтырады Гөнаһ шомлыгына, алдым трубканы. Мөскәү шәһәрендәге таныш татарлар кунакка чакыра. Ычкынып кителде, әллә ниләр әйтеп бетердем -Оставьте меня в покое!»—дип урысча да кычкырдым шикелле. Бу кыланышым өчен бүген дә оялып йөрим Ярый әле танышым әдәпле кеше булып чыкты Бер очраганда «Сиңа шалтыраткан идем, ниндидер исереккә туры килдем»,—диде Ул «исерек-нең үзем икәнен әйтмәдем.
Нервылар һәркөн киеренке Күп укырга, күп белергә, чыгышларга әзерләнергә кирәк. Әзерләнәсең—сүз бирмиләр Аптырагач янымдагы осетин кызлары белән шаярмакчы булам. Алар кирәгеннән артык җитдиләр. Мөхәррәм белән. Марс белән сөйләшкәләп алабыз. Ул да туйдыра.
Кайвакытта кызыклар да булып куйгалый үзе Берсендә, мәсәлән, Литва депутаты СССР составыннан чыгу турында сүз сөйли. Ә безнең яндагы бер депутат (Мари республикасыннан, урыс агай-эне) «Не отпустим!»—дип кычкыра. Мин этләшергә тотындым-: «Как вы их любите»,—дидем. «Я? Их? Я их ненавижу»,—ди бу -Нет,—мин әйтәм,— любите? Не хотите отпускать. Вот я их не люблю, пусть уходят»,— дигән идем, депутатым алданганын аңлап, сүгенеп куйды.
Татарстан суверенлык турында декларация кабул иткәч тә истә калырлык көннәр булды Без—Татарстаннан сайланган Югары Совет әгъзалары, каршыбызда торган -ТАССР- дигән язудагы -А» хәрефен сызып ташладык. Күршеләребез безгә көлебрәк, әмма көнләшеп карады Ләкин шатлыгыбыз озакка бармады Залдагы тәртипне күзәтүчеләр безгә кисәтү ясады һәм икенче көнгә каршыбызда тагын -ТАССР» тора иде Без тагын -А-ны сыздык. Бу юлы күршеләребез безнең өчен бераз курыктылар шикелле, әмма кисәтү ясаучы булмады Икенче көнне безне -ТССР- дигән табличка каршы алды. Без кул чаптык. Ни әйтсәң дә. демократия дигән нәрсә күренә башлаган чак иде шул.
Декларация белән бәйле янә бер гыйбрәтле хәл булды Без -Татарстанның Суверенитет турындагы Декларациясен хуплыйбыз- дигән язу яздык та. СССР халык депутатларыннан кул куйдырып. Югары Совет председателе А. Лукьяновка бирергә булдык Балтыик буе республикаларыннан, Украинадан. Молдовиядән, автономияле республикаларның берничөсеннән кул куючылар күп булды. Тик менә Урта Азия республикалары депутатлары. Кавказ республикалары ни өчендер баш тарттылар. Минем өчен бу гаҗәп тоелды, сәбәбен аңлый алмадым Нәтиҗәдә, минем аларга хөрмәтем кимеде Хуплау кәгазен Лукьяновка бирдем. Нишләткәндер— белмим.
Депутат булып йөргәндә эшләнгән эшләремнең берсе—Җәлил белән бергә йөрешеп, бергә үлем җәзасына хөкем ителгән егетләрне орден белән бүләклөтүгә ирешү булды. Ул турыда Язучылар союзы
Мәскәүгө берничә тапкыр мөрәж.әгать ител караса да. файдасы булмаган иде Монда мин ныклап йөри башладым Казанда Рафаэль Мостафин белән элемтәгә кереп, документлар әзерләдек Мин аларны күтәреп, Югары Советның бүләкләү бүлегенә кердем -Барысына да Советлар Союзы Герое бирергә кирәк»,—дигәч, сөйләшмәделәр да Орден мәсьәләсен карарбыз, диделәр Карап. Ватан сугышы Ордены белән бүләкләү турында Указ чыкты Әлбәттә, бик күпләргә тоташтан бирелә торган бу орден дәлилчеләрнең батырлыгына тиң түгел иде Ләкин, нишләтәсең, Мөскәү Мәскәү инде ул
Депутатлык турында язганда безне куып тарату турында да язарга кирәктер инде Әлбәттә, безне, 1917 елдагы учредительное собраниене тараткан шикелле, «Долой временные, постоянные пришли» дип кумадылар Беренче булып, безне санга сукмый башладылар Ни әйтсәк тә. тыңлаучы, ишетүче юк Догага туймаган әрвахлар кебек йөредек-йөредек тә, кайсыбыз кая таралыштык Аннан бөтен кешегә дә мәгълүм—ГКЧП Безне рәсми рәвештә сызып ташладылар Законнарсыз яшәгән ил законсыз рәвештә таралды да куйды СССР дигән илне яклап йөрүче бердәнбер кеше—чечен хатыны Умалатова гына үзен законлы депутатка санап йөрде Әкәмәт ил Безгә үлем хөкеме чыгарган РСФСР Югары Советын да куып тараттылар Тукай әйтмешли
Бетте көч, сынды кылыч—шул булды эш.
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьлый алмадым
Машинкадан алгач, язганнарымны укып чыктым да, нәрсәдер әйтелеп бетелмөгөн кебек тоелды Өстөн-өстән генә -тырмалап» чыккан сыман Шундый да буталчык вакытка бөя биреп, үзеңнең шул чорда болганып йорүеңне аңлату өчен зуррак нәрсә язарга кирәктер Хәер, анысы инде бүтәннәр эше Болганып йөрүче мин генә булмадым лабаса Әле һаман да буталабыз Алда ни көтәчәген беребез дә белми Үзгәреш дәвам итә Начар якка гына үзгәрергә язмасын иде
24 май 2000 ел