Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫН АЧКЫЧЛЫ «РЕЗИДЕНТ»


ЗӨФӘР ФӘТХЕТДИНОВКА 60 ЯШЬ ТУЛУ УНАЕННАН
рухи яңалыкларга, бигрәк тә совет идеологиясе чорыңда, шундый караш яшәп килде Кирәгеннән дә артык сак булырга ойрәнеп бетә язган татар язучысы, әлбәттә, мондый караш һәм монәсәбәт белән чакмага чакма килеп корэшеп маташмады Ул. тауны урап үтү хәерлерәк дип. бу жанрнын мажара тармагында жин сызганып эшләргә кереште һәм. әйтергә кирәк, уңышларга да иреште
Ләкин без чын детектив жанрына килергә тиеш идек, чөнки әдәбиятыбызның донья әдәбиятындагы барлык казанышларны да үзләштерерлек жегәре бар иде һәм килдек тә Модага бирелеп кенә түгел, ә Заһир Бигиев. Галимжан Ибраһимовларнын шушы юнәлештә ясаган беренче адымнарын дәвам итеп. Безнен бу хәрәкәтне, минем карашымча, беренче чиратта Зофәр Фәтхетдинов роман, повестьлары белән бәйләргә ныклы нигезебез бар Сиксәненче еллар башында Зофәр әфәнденең -Тайна стоит жизни- дигән зур күләмле повестен Татарстанда һәм Россиядә укымый калган кеше сирәк булгандыр Казан тирәсендәге монастырьларның берсе белән бәйле серле хәлләр, үтерешләр тасвирлана анда Шуларны ачарга тырышучы чекистларга, милиция хезмәткәрләренә ияреп, әллә нинди серле, куркыныч мохитка килеп эләгәсең һәм. үзен дә сизмәстән прокуратура тикшерүчесе булып -эшли- башлыйсын Бу—чын детектив әсәрләргә хас үзенчәлекләрнең ин моһиме. дияр идем мин Авторның үзеннән дә уздырып жинаятьнен серен ачарга, җинаятьчеләрне фаш итәргә омтылыш биләп ала икән, димәк, синен кулыңда сәнгатьлелеге чамалы булган әсәр түгел, э барлык хисләренне акылын белән тоташтырган чын әдәби әсәр Конан Дойлнын. Жорж Сименоннын. Агата Кристинын, йә булмаса бертуган Вайнерларнын. Юлиан Семеновның әсәрләре шундыйлардан түгелмени?!
-Тайна стоит жизни- повестен (мин аны роман дип билгеләр идем) -Казан утлары» журналы 1983 елда -Ачылган серләр- исеме астында бастырып чыгарды шушы ук журналда авторның -Ак -Жигули- эз югалта-, »Кем—кемне - повестьлары һәм -Үлем элмәге» дигән романы донья күрделәр -Үлем элмәге- детектив жанрнын барлык таләпләренә туры килгән хәлдә, һичшиксез, анын кысаларына гына сыешмаган әсәр Аны тарихи жанр белән детектив һәм мажара жанрларының матур бер эретмәсе дип билгеләргә дә момкин Батька Махно эмиссарларының Казан алтынын кулга тошерү очен алып барган эшчәнлеген. жирле җинаятьчел торкемнарнен мәкерле хәрәкәтен, гыйш гыйшрәт уеннарын, житди сәяси вакыйгаларны Гражданнар сугышы чорындагы торле социаль торкем кешеләренең тормышын, аларнын сәяси һәм әхлакый анын. психологиясен зур осталык белән, э кайбер очракта үзәк озгеч итеп сурәтләгән бу роман, әлбәттә, аерым бер тикшерүгә лаеклы әсәр Әгәр дә т^тар әдәби тәнкыйтенә янадан жан керсә, бәлки. 3 Фәтхетдинов әсәрләре һәм. гомумән, татар әдәбиятының детектив юнәлешенә багышланган мәкаләләрне уку бәхетенә дә ирешербез Культуралы әдәбият үэенен һәр күренешен, һәр яна әсәрен барлап, тикшереп, аларга бәя йә диагноз куеп барырга тиеш
Детектив әдәбиятка Россиядә озак еллар дәвамында тискәре караш булды Янәсе, ул—сәнгатьлелектән шактый ерак, чын рухи кыйммәтләр бирә алмый торган юнәлеш Россиядә тумаган, тамыры рус җирлегендә булмаган күп
Аннары Зофәр Фәтхетдинов кин катлам укучыларны Казанда. Мәскәүдә. Ленинградта нәшер ителгән -Убийство в старом доме-. “Сквозь страх- -Резидент» -Черная вдова-. -Десятый мертвей» дигән роман һәм повестьларе белән соендерде. ■Десятый мертвей- повеете моннан берничә ел элек Казанны гына түгел, ботен Россияне тетрәндергән Республика махсус элемтә үзәгендә тугыз фельдъегернын ерткычларча үтерелүен тикшерүгә нигезләнгән әсәр. Ул вакыттагы Казан прокуроры Сәйфихан Нэфиевнен бу шау-шулы җинаятьне ничек ачуын. Искәндәр Галимов җитәкчелегендә Казан милиииясенен ничек прокурорга ярдәм күрсәтүен автор документаль төгәллек һәм сәнгатьлелек ярдәмендә кин гомумиләштерүләргә һәм әхлакый, эстетик әһәмияткә ия булган чын әдәби әсәргә әверелдерә алган. Азмыни ул бездә күләме белән генә журнал мәкаләләреннән аерылып торган повестьлар, хәтта романнар һәм рифмаланганга күрә генә поэма, баллада, шигырь дип йөртелгән газета публицистикасы?!
Зөфәр Фәтхетдинов әсәрләре берничә күркәм үзенчәлеккә ия Беренчедән, аларнын хокук саклау органнары эшен эчтән дә, тыштан да яхшы белгән юрист тарафыннан язылуы, ягъни, аларнын канунны, кеше хокукларын яклавы, кем әйтмешли, мичкә керсә, койрыгыннан күренеп тора Персонажларның теле, сөйләшү манерасы, торле ситуациядәге гамәлләре—барысы да төгәл һәм ышандыргыч Хәер, мона артык гаҗәпләнәсе юк. чөнки автор Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан сон берничә еллар дәвамында Костромада прокуратура тикшерүчесе, аннары прокурор ярдәмчесе булып эшләгән һәм торле җинаятьләрне ачуда үзе катнашкан кеше
Икенче үзенчәлеге—ул һәр китабында диярлек күренекле татар зыялылары, кайбер сәхнә, сәнгать әсәрләре хакында үзенен сокланулы хисләрен белгертергә урын таба Анын роман, повестьларында Мәржани. Насыйри. Тукай. Сәйдәш. Урманче. Жиһанов кебек классиклар турында афористик әйтемнәр очратасын. Бүгенге сәнгатьнең күренекле әһелләре Илһам Шакиров. Зилә Сонгатуллина. Хәйдәр Бигичев. Вафирэ Гыйззәтуллина һәм башка сәхнә осталары турында да Зофәр әфәнденен ихлас фикерләрен укыйбыз Шушы да булдымы үзенчәлек, диярләр кайберәүләр. Әйе. бу—үзенчәлек. Zlopec. без конкрет шәхесләр турында истәлекләр дә. мәкаләләр дә (бигрәк тә юбилейлар унаеннан) язарга яратабыз, ләкин бик сирәгебез генә драма, роман, поэмаларыбызга замандаш каләмдәшләребезне кертеп зурларга батырчылык итә. Ә аларга читләтеп кенә тибеп үтәргә, кимсетеп узарга дигәндә, без—осталар
Тагын бер үзенчәлек—Зөфәр әфәнде үзенен әсәрләрендә дөньякүләм мәшһүр философлар, язучылар, галимнәрнең аксиома дип кабул ителә торган фикерләре белән бәхәсләшергә ярата. Әйтик. Ларошфуко. Горький. Гюго. Берже белән ул исемнәрен күрсәтеп бәхәсләшә. Әмма күп очракта—әйтмичә генә Дәүләт төзелешенә, сәясәткә багышланган максималарында анын большевизм һәм фашизм классиклары, бүгенге "демократлар» белән бәхәсе аеруча кискен Гомумән, анын әсәрләре афористик фикерләргә, көчле гомумиләштерүләргә бик бай Менә -Унынчы мәет» повестеннан берничә үрнәк: -Хокукый булмаган дәүләтләрдә урын-дәрәжә белән җаваплылык арасындагы мөнәсәбәтләр кире тәртиптә төзелә: урын-дәрәжә түбәнрәк булган саен җаваплылык арта бара, урын-дәрәжә югарырак булган саен җаваплылык кими-. "Әдәп-әхлаксыз сәясәтчедән дә кансызрак, астыртын үткенлектә олы масштабка ирешкән башка җинаятьче юк - Мондый максималар Зөфәр әфәнденен китапларына күпләп сибелгәннәр һәм алар, әсәрләрне житди ямь белән бизәп, ин кирәкле урыннарда балкып алалар
Зофәр Фәтхетдинов осталыкка ирешкән язучы гына түгел, ул—танылган галим, юридик фәннәр докторы. Мәскәү. Казан университетларының профессоры, данлыклы ■ Новый Мир- журналының редколлегия әгъзасы Галимгә галим белән бәхәсләшү авыр түгел, галимгә надан белән бәхәсләшү кыен, чонки бу —мәгънәсез эш.
Соңгы елларда Зөфәр Фәтхетдинов талантының тагын бер ягы ялтырап китте 1991 елда Ленинград нәшриятларының берсендә анын -Откровения XX века- дигән китабы чыкты Бер меннэн артык афоризм һәм максималардан торган китапка күренекле экономист академик Станислав Шаталин, мәшһүр казакъ шагыйре Олжас
Соләйманов фатиха биргәннәр һәм бу илкүләм әдәби вакыйгага һәм анын авторына соклануларын белдергәннәр. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты шушы мәжмуганын тулыландырылган басмасын чыгарды Ул инде 2300 дан артык миниатюраны туплаган һәм «Афоризмы и максимы или откровения XX века» дип атала 16 бүлектән торган бу китап халык, дәүләт, кеше яшәешенен барлык тармакларын да нигездә колачлаган дисәм, әлләни хата булмастыр Академик Шаталин сүзләре белән әйткәндә, китапка кергән «афоризмнар һәм максималарның күбесе фикернен тирәнлеге һәм соииаль- сәяси, әхлакый, хокукый, психологик, идарә һәм кайнап торган тормышыбыздагы башка бик күп проблемаларны ачу-яктыртуда яналыклары белән гаҗәпләндерәләр ■ Афоризмнар китабын повесть йә хикәя укыган кебек укып булмый һәр афоризмны укып чыкканнан сон. кагыйдә буларак, тукталып уйланырга мэжбүр буласын. Уен тирәнгәрәк киткән саен афоризмны янадан укыйсын, анын тобенэ төшеп житмәк буласын Ә афоризмның тобе юк Ул шушы хасияте белән шигырьгә охшаган Афоризм шигырь кебек үк. кеше күңелендәге мен йозакка ачкыч Бер үк афоризмны төрле кеше төрле очракта укып, фәкать үзенә генә тиешле гыйбрәт ала Әлеге хасият тә бертуган бу әдәби жанрларның тыгыз уртаклыгы хакында сойли
Татар әдәбиятында афоризмнарны махсус язган әдипләр бар Өч дүрт ел элек кенә «Үлгәннәрнең каберен бел. исәннәрнең кадерен бел!» дигән канатлы мәкальнен авторы Шәүкәт Галиевнен дә тапкыр фикерләрдән төзелгән калын китабы чыкты Ул да мәдәниятыбыз күгендә йолдыз булып кабынырга лаеклы китап, ләкин, әлеге дә баягы, мәрткә киткән әдәби тәнкыйтебез аркасында ул игътибардан читтәрәк калды
Зөфәр Фәтхетдиновнын әлеге китабы махсус, ягъни, афоризм һәм максималарны мөстәкыйль жанр итеп карап, язылган булулары белән генә түгел, ә XX гасырнын топ катаклизмнарына, проблемаларына, казанышларына, житешсезлекләренә. кыскасы, ботен илләрне, ә Россияне, беренче чиратта, инләп алган вакыйгаларга катгый бәя бирүләре белән башкалардан аерылып тора Аларда— заманыбыз сурәтенең чәчелеп яткан топ кыйпылчыклары Алар, мозаиканын тупланган олешләре кебек үк. замана портретын танырлык гаеп күз алдына китереп бастыралар
Зөфәр әфәнде язган утызлап афоризмның 1999 елда Мәскәүнен «Гамма- нәшриятында чыккан һәм донья халыкларының ин яхшы әйтемнәрен, мәкальләрен үзенә туплаган «Антология афоризмов- дигән китапка кертелүе дә татар язучысы тарафыннан ижат ителгән тапкыр сүзләрнең югары сәнгатьлелеге. фәлсәфи тирәнлеге кабатланмаганлыгы, яналыгы турында сөйли
Зөфәр Фәтхетдиновнын берничә ел дәвамында Федерация Советы Рәисе урынбасарының киңәшчесе (советнигы) булып эшләве, заманасында РСФСР Конституциясен язуда катнашуы, бүгенге көндә дә икенче класслы Дәүләт советнигы чинын (ике йолдызлы генерал дәрәжәсе) йөртүе, әлбәттә, сәяси, социаль, әхлакый тормышыбызның төпкеленә үтеп кереп, андагы күп вакыйгаларның асыл тамырларын күрергә һәм аларга. кыю язучы буларак, бәя бирергә ярдәм итә Кырыс аналитик, кешечә, хөкем итмичә генә айларга һәм аңлатырга тырышучы юрист, үзе ихтирам иткән кешеләргә ярдәм итәргә әзер дус. һәр очракта да чын зыялы, джентльмен булып кала белгән кеше—болар барысы да Зөфәр Фәтхетдиновнын асыл сыйфатлары һәм шулар аны кызыклы шәхес, зур язучы итеп таныттылар да
Өсгэрәк мин афоризмны, мәкальне мен йозакка яраклы ачкыч белән тиңләгән идем Шул фикерне дәвам итеп, бүгенге конда оч меннән артык афоризм һәм максима язган Зөфәр Фэтхетдиновка минем «Алтын ачкыч ясаучы -резидент» дигән исем бирәсем килә Чынлап та. ул үэенен әдәби дөньясында бик күп кызыклы һәм куркыныч, акыллы һәм хәйләкәр, нәфис һәм башкисәр персонажлар белән оста идарә итүче укучыларына шул дөньядан гыйбрәтле һәм матур хәбәрләр җибәреп торучы «резидентта.