Логотип Казан Утлары
Публицистика

4—НИСА (ХАТЫННАР) СҮРӘСЕ


(Ниса (Хатыннар) сүрәсе 176 аятьтән тора. Һиҗрәттән соң Мәдинәдә иңгән. Бу сүрәдә хатыннар турында, җәмгыять эчендә аларның хаклары. хокуклары, иҗтимагый мәйдандагы тоткан урыннары турында сөйләнгәнгә күрә. •Ән-Ниса», ягьни -Хатыннар- диеп аталган.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
1. Әй, инсаннар! Сезне бер җаннан яралткан вә ана хатынны бар иткән, аларнын икесеннән ир женсс вә хатын женесен үрчеткән Раббы каршында гөнаһ кылудан куркыгы з Исемен теләкләрегездә куллана торган Аллаһ алдында гаепле булудан һәм кардәшлек жепләрен өзүдән сакланыгыз Шик-шөбһәсез ки. Аллаһ сезнен арттан күзәтеп торучыдыр
2. Ятимнәргә малларын бирегез Ятимнәрнен затлы малын үзегезнең начар малыгызга алыштырмагыз. Аларнын малларын үз малларыгызныкы белән кагыш гырып ашамагыз. Чөнки бу олуг бер гөнаһтыр (3) Әгәр аларга (ятимәләргә) гадел була алмам, дип курыксагыз, үзегезгә ошаган хатыннарга өйләнегез икесенә, өчесенә, дүртесенә (никахлаша аласыз) Әгәр гадел була алмау куркынычы бар икән, берсен генә алыгыз, алай да булмаса. сезгә сатып алган кәнизәкләрегез дә бик җиткән. Бу—Аллаһ юлыннан тайпылмас өчен кулай эш
(•Ж.аһизият-наданлык-караңгылык чорында, ягьни Корьән-и Кәрим иңгәнгә чаклы заманнарда ирләр ча.иарына кызыкканга күрә, уз карамакларындагы ятимә кызларга өйзәнә торган булганнар. Берничә ятимә кызга өйләнгәннәр да булгалаган. Яклаучысы булмаган ятимә хатыннарга ирләре рәнҗетүле мөгамәләдә булып. гаделсез гамазләр кыю торган булганнар Хәтта мирасларын алыр өчен аларның үлеп китүләрен теләгәннәр Бу аять әнә шундый ятимәләрнең хокукын яклый. Исламнан әүвәлге заманнарда ирләргә ничә хатын алса <ta тыелмаган була Унар хатынлы, хәтта аннан да артыкка өйләнүләр гадәти хәл булган Ислам кануннары зинаны тыя Шуңа күрә, шна кызуның мөмкинлекләрен бетереш кирәк Ир кешенең гайрәтле һәм кор тормыш, зы булуы, хатынының зәгыйфь яки бала таба азмавы, дәртсез бу. зуы. ирләрнең сугышларда күшәп Һәлак булулары аркасында яки башка сәбәпләргә күрә, ирләрнең азаюы хатыннарның саны артуга китерә Шуңа күрә, ирләргә бердән артык хатынга өйлән\ зарурияте барлыкка килгән Чөнки ирсез кызлар, ирсез хатыннар зина /азыннан киткән бузырзар иде Ләкин күп хатын белән, ятимәләр белән никахлашкан ир һәр хатыныни гадел булырга тиеш-
Хәйретдин Караман тәфсиреннән »
4. Хатыннарга мәһәрне чын күңелдән, мул бирегез. Әгәр дә киң күңеллелек белән (сезбиргән) мәһәрнең бер өлешен сезгә кайтарсалар, аны рәхәтләнеп ашагыз
5. Терәк булсын дип. Аллаһ сезгә мал бирде, сез ул малны диваналарга <иал тота бе змәгәннәргә. акылы сәламәт бузмаганнарга) бирмәгез Шул мал белән
Журнал очен Рабит Ьагулла әзерләде
Коръән татар телендә
андыйларны ашатыгыз-эчертегез һәм аларга юатучы сүзләр сөйләгез.
6. Балигълыкка ирешкәнгә кадәр ятимнәрне (тәрбия кылыгыз, карап үстерегез) сынагыз. Акылы өлгергәнлеген күрүгә үк. малларын үзләренә тапшырыгыз. Ул малны исраф итеп, кабаланып ашап бетермәгез. Бай кеше олпат (гадел) булырга тырышсын, (ятим малына кулын сузмасын), фәкыйрь булса, тиешлесен генә ашасын. Малларын шаһитләр алдында тапшырыгыз. Юкса. Аллаһ һәркемнең гамәлен белеп, хисап алачак.
(«Бер кеше Рәсулулла саллаллаһү галәйһи вә сәлләмгә килеп: мин—фәкыйрь бәндә, диде. Әмма минем бер ятимем бар. Рәсүл әйтте ки: ятим малын тагын да арттырыр булсаң, артыгын кыланмыйча, син ятим малының бер өлешен тота аласың,—диде».
Хәсән Чантай тәфсиреннән.)
7. Ата-ана яки якыннары калдырган (малдан) ирләргә бер пай тия. ата-ана вә якыннары калдырганнан хатыннарга бер пай тия. Мал күп булса да, аз гына булса да тигез бүленергә тиеш. (8) Мирас бүлгәндә (васыятьтә исеме әйтелмәгән) якыннар, ятимнәр вә юксыллар булса, аларга да ризыклык өлеш чыгарыгыз һәм аларга ягымлы сүзләр әйтегез.
(«Җаһилият дәверендә мирас малы хатыннарга бирелми иде. бу иске йоланы инкарь итеп, шушы ике аять иңдерелгән. Ерак туганнарга, ятимнәр вә мирас бүлешкәндә очраклы туры килгәннәргә дә өлеш чыгару—гаделлек кануны».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
9. Үлем түшәгендә;
—Зәгыйфь, сабый балам кала, (аны кемнәр генә карар инде, аны балалыкка алган кешеләр миннән калган малны ашап бетермәсләрме).—дип борчылган кешеләр кебек, (ятимнәрне уз тәрбиясенә алып калганнар да), ятим малын ашаудан тыелсыннар. Аллаһнын жәзасыннан курыксыннар вә дөрес сүз сөйләсеннәр.
(Асрауга алынган ятим баланы химаяче (тәрбияче) үз баласы кебек багарга бурычлы. Чөнки көннәрдән бер көнне ул вафат булып, аның балалары да ятим калу ихтималы бар.)
10. Хәйлә вә сылтау белән ятим хакын җыйган кешеләр карыннарына утлы кисәү тыккан кебек булачаклар, монысы хак, соңыннан алар ялкынлы утка барып керәчәк.
11. Аллаһ балаларыгыз хакында болай ди:
—Ир угланга ике кыз бала өлеше кадәр пай бирелер. Әгәр балаларның барысы да кыз женесле булып, икедән артса, мәрхүм калдырган мирасның өчтән икесе аларга тиеш. Әгәр бер генә бөртек кыз бала булса, малның яртысы ана тияр Мәрхүмнең баласы калса, мәрхүмнең ата-анасына һәрберсенә аерым итеп, мирасның алтыдан бер өлеше бирелергә тиеш. Мәрхүмнең баласы калмыйча, ата- бабасы аның малына варис булыр, анасына өчтән бер өлеше (атага калганы) булыр. Мәрхүмнең (бертуган) кардәшләре булса, аның васыятен үтәп, бурычларын түләп бетергәннән сон. анасына алтыдан бер өлеш (калганы кардәшләренә) булыр. Атагыз да, балаларыгыз да файда китерү мәсьәләсендә кайсысы сезгә якынрак икәнлеген сез Аллаһ билгеләгәнчә белмисез.
Хактыр ки. Аллаһ гыйлем вә хикмәтләр хужасыдыр.
(«Ни өчен Коръән мирас өлешен ирләргә күбрәк бүләргә боера?—дигән сорауга җавап будыр ки: ирләрнең тормыш чыгымнары хатыннарныкына караганда күбрәк. Өйләнгәндә мәһәр бирү ир якның бурычы, туй чыгымнарын да ирләр тарафы каплый Өйләнгәннән соң да ирләр— кирәксә, мохтаҗлыктагы якын туганнарына ярдәм итүче, кирәксә хатыны, балаларын караучы. Аларны ашау-эчү. кием-салым, торак белән тәэмин итү ирләр җилкәсендә. Шул сәбәпле ирләрнең пае хатыннарныкына караганда артыграк»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән)
12. Хатыныгыз вафат булып, баласы булмыйча, малы калса, васыяте
үтәлгәннән сон һәм бурычлары кайтарылганнан сон калган малнын яртысы сезгәдер. Балалары калган булса, малнын дүрттән бер өлеше сезнеке Балагыз булмаса. сез калдырган малнын дүрттән бер өлеше хатыннарыгызга Балагыз булса, васыятьне, бурычларны башкарганнан сон. хатыннарыгызга сигездән бер өлеш чыгар. Әгәр дә мәрхүмнен яки мәрхүмәнең ата-анасы вә балалары булмаган хәлдә иртуганы яки хатын-кыз кардәше булса, һәрберсенә алтыдан бер өлеш чыгарылыр Икедән артып китсәләр, мираснын өчтән бер өлеше тигез бүленер. Васыять шартларын һәм бурычларын үтәгәннән сон. һичкемгә дә зыян китермәстән. мирас малы тигез итеп. Аллаһ хөкем иткәнчә бүленергә тиеш
Аллаһ бар нәрсәне дә белеп торучы һәм гадел
13. Болар Аллаһ куйган (кануни) кысалардыр Кем Аллаһка вә анын Пәйгамбәренә итагать итсә. Аллаһ аны үзәннәреннән чишмәләр агып ята торган җәннәтләргә урнаштырачак, алар анда озакка калачак, менә шул бөек котылыш булыр.
14. Кем дә кем -Аллаһка вә анын Пәйгамбәренә каршы гыйсъян күтәрсә вә әлеге чикләрне бозса. Аллаһ аны мәңгелек утка ташлаячак, бу (гөнаһкяр эчен) хурлыклы җәза булыр
15. Уйнаш кылган хатыныгыз өстеннән арагыздан сайланган дүрт ир шаһит булсын. Әгәр алар шаһитлек кылса, хатынны үлгәнчегә кадәр яки Аллаһ бер жай ЧЫ1 арганчыга чаклы өегездә ябып тотыгыз (16) Арагыздан икәү бергә зина кылса, икесенә дә җәза бирегез, әгәр дә тәүбә итсәләр, үкенсәләр, җәзалаудан ваз кичегез Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче һәм ярлыкаучыдыр
(в Телдән аларны зина кылганда ничек Аллаһтан курыкмадыгыз, ничек. аязмадыгыз ?— дип ачуланырга кирәк Ибне Габбас хәзрәтләре язганча, андый зиначыларны суз белән дә. ку t белән дә кыйнарга кирәк. Хәсән Басри хәзрәтләре болай ди зина кылучылар икесе дә никахлы булса, җәзалары таш белән ату булыр Әгәр дә берсе никахлы. икенчесе никахсыз булса, никахлыга—таш, никахсызга таяк хокем ителә Тәфсирчеләр исә бу аятьюрнең берсе хатын белән хатын зинасы (дус хатыннар арасындагы гайре табигый гыйшык уены), икенчесе исә ирләр белән ирләр кылган зина (күтләклек) турында, дип язаизр Хатын белән ир арасындагы зина эчен җәзалар *Нур» сүрәсендә күрсәтелә
Хәсән Чантай тәфсиреннән)
17. Наданлыгы аркасында гына яманлык кылган кеше сонра исенә килеп, тиз тәүбә итсә. Аллаһ анын тәүбәсен кабул итәр Аллаһ бар нәрсәне дә белүче хикмәт ияседер (18) Юкса, (гомере буе) яманлыклар кылып та. якасыннан үлем килеп тоткач кына
Мин инде тәүбә иттем'—дигәннәргә һәм кяфер булып үлгәннәр өчен ярлыкау юк. Аңдыйлар өчен әче газап хәзерләнгән
19. Әй. мөэминнәр! Хатыннарны ирексезләп мирас итүегез хәләл түгел Ачыктан-ачык хыянәт (зина) итмәгән булса, аларга. (китәргә теләсә) мәһәренең бер өлешен үзе1езгә алу максаты белән, хатыннарны ирексезләп тотмагыз (аерып җибәрегез). Хәтта сез хатыннарыгызны яратмасагыз да. анын белән яхшы мөгамәләдә булыгыз Әгәр дә сезгә ул ошамый икән, димәк, сез Аллаһ ана биргән сөйкемлелекне (андагы мөмкинлекләрне) күрмисез
(•Ну аять хатыннарның дәрәҗәсен арттыра Сез ошатмаган хатыныгыз сезгә гайрәтле балалар табып бирер. иә буямаса. тора-бара сез шушы хатыныгызны чын сою белән соя башларсыз»
Хасан Чантай тәфсиреннән >
20. Әгәр дә сез хатыныгызны аерып, башкасына өйләнергә уйласагыз. (аерасы хатыныгызга бирелгән) мәһәрдән берни дә алмагыз. Сез ана нахак яла ягып, ачыктан-ачык хаталанып, биргән мәһәрегезне кире алырсызмы"’
(•Җаһилият вакытында ирләр, хатыннан мәһәрен алып калыр өчен, гөнаһсыз хатынына нахак та яга торган булганнар Аять шул гадезсезлекне тыя»
Хәсән Чантай тәфсиреннән )
21. Вакытында сез бер-берегез белән кушылып яшәдегез, вәгъдәләр бирештегез, шуннан сон да ничек итеп сез хатын малын кире алырсыз икән?
(Ягъни хатының белән син гүзәл итеп яшә. яки яхшылык белән аерыл.)
22. Буласы булган инде, әмма әүвәлге кебек, атагыз аерган үги анагызга өйләнмәгез. Чөнки бу—оятсызлык, җирәнгеч бер гамәл һәм яманлыктыр
(Ислам кануннары иңгәнче гарәпләр арасында атасыннан казган хатынга (үги анага) өйләнү гадәте булган.)
23. Аналарыгыз, кызларыгыз, кыз туганнарыгыз, апаларыгыз, туталарыгыз. кардәшләрегезнен кыхзары, сезне имезгән сөт аналарыгыз, сөт кардәшләрегез, хатыннарыгызның аналары, хатыннарыгызга иярә килгән үги кызларыгыз сезгә харам кызынды. Әгәр никахлашып та хатыныгыз белән якынлык кылмаган булсагыз, аны аергач, ул хатыннын башка ирдән туган кызына өйләнүнең гаебе юк. Үз угыллары-гызның хатыннары вә ике кыз кардәшне берьюлы никахлап алу харам кылынды. Узган заманнарда сез шулай кыла идегез. Аллаһ. хакыйкатән. ярлыкаучы, кичерүчедер.
24. Башка ир никахындагы барча хатыннар да сезгә харам (сугышта әсир алынган хазпыннар-җарияләрдән башка. Уз хатыннарның уз илләрендә казган ирләре белән булган никахлары бозыла. Аларны хатын итеп азу мөселманнар өчен харам түгел). Аллаһның сезгә әмере шулдыр. (Никахлы хатыннардан) башкасын намуслы рәвештә вә зина кылмыйча гына, малларыгыз ярдәме белән (мәһәр әзерләп) теләгән хатын белән никахлашу хәләл ителде. Аларны файдаланганыгыз өчен алдан килешенгәнчә мәһәр бирегез. Моннан сон ни кылсагыз да. гөнаһ булмас. Хактыр ки. Аллаһ гыйлем иясе вә хикмәтләр хужасыдыр. (25) Мөселман хатыннарга өйләнергә малы җитмәгән кеше, боерыгыгызда булган, иман китергән жарияләргә өйләнә ала. Аллаһ сезнең иманыгызны бик яхшы белә. Сез икегез дә тигез (иманлы җарияләр, кәнизәкләр, колиһәләр дә сезнең кебек ук адәм базасы). Шулай итеп, хуҗаларыннан рөхсәт алып, зина кылмаган, яшерен сөяркәләре булмаган, намуслы жарияләргә өйләнегез. Мәһәрләрен дә җитәрлек микъдарда бирегез. Никахтан сон зина кылса, андыиларга ирекле хатыннарга бирелә торган җәзаның яртысы бирелер Бу—гөнаһтан курыкканнар өчен. Сабырлык сезнең өчен хәерледер. Аллаһ ярлыкаучы вә кичерүчедер.
26. Белмәгәннәрегезне белдермәк һәм сездән алда яшәгән изгеләр (Ибраһим белән Исмәгыйль) юлына күндермәк өчен. Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкарга тели Шик юктыр ки, Аллаһ белеп торучы хөкем вә хикмәт иясе.
27. Чыннан да, Аллаһ сезнең тәүбәләрегезне кабул итәргә тели. Женси теләкләренә кол булган кешеләр исә сезне, мотлак, юлдан яздырмакчы булалар.
28. Аллаһ сезнең йөгегезне җиңеләйтергә тели. чөИки инсан куәтсез итеп яралтылган.
29. Әй. мөэминнәр! Малларыгызны үзара сату итеп, килешеп кенә ашагыз Харам юл белән, әшәкелек белән (тартызз азып) малларыгызны ашамагыз. Берберегезне үтермәгез. Шик юк ки. Аллаһ сезне ярлыкаучы
30. Кем дә кем хаксызлык белән шулай кылса, (харам ризык җыйса, адәм үтерсә), аны утка атачакбыз. Бу эш Аллаһ өчен бик тә җиңел
31. Әгәр тыелган олы гөнаһлардан качсагыз, сезнең башка ялгышларыгызны кичерербез вә сезне шәрәфле бер җиргә урнаштырырбыз.
32. Аллаһ кешеләрне бер-береннән өстен куйды, аларнын өстенлекләренә кызыкмагыз. Ирләрнен тапканы (савабы, гонаһысы) үзенә, хатыннарның тапканы (савабы, гонаһысы) үзләренә Аллаһнын рәхмәтен сорагыз, шик юк ки Аллаһ һәрнәрсәне дә белеп тора
33. һәркемне (ирне, хатынны) ата-анасыннан вә туганнарыннан калган малга мирасчы итеп куйдык Антлашканнарга үз өлешләрен бирегез. Аллаһ һәр нәрсәне күреп тора.
34. Аллаһ кешеләрне бер-берләреннән өстен куйганы сәбәпле, ирләр хатыннарның житәкчесе һәм саклаучысы, туйдыручысы-киендерүчесе Шуңа күрә, иманлы хатыннар әдәпле. Алар Аллаһ сакларга кушкан серне (гыйффәтлелек вә намусларын) саклаучылар Буйсынмау галәмәтләре күренсә, хатыныгызны үгетләгез, ятакта ялгыз калдырып китегез, (шулай да игә килмәсә. шүрләрлек итеп) сугыгыз. Әгәр хатын игә килсә, аны кимсетә торган чара эзләмәгез. Аллаһ — олугтыр. Ул—бөектер.
(•Гаилә ул—бер дәүләт Дәүләтнең телек бер тәртибе булырга тиеш Аның җитәкчесе, рәисе, идарәчесе булырга тиеш Дәүләттәге кебек, гаиләдә дә итагать булырга тиеш Әнә шул итагать чикләрен болын, итагать кысаларыннан чыкканны үгетләү. аңа тиешенчә җәза бирү—идарәченең бурычыдыр Монда хатыннарның гаилә кануннарын бозуы турында сойләнә Хәзрәти Мохәммәд саллаллаһү галәйһи вә сәлләмнең беркайчан да хатын кыйнаганы бу лмаган Ул ишәкне кыйнаган кебек хатын кыйнап, кич белән шул кыйналган хатыныңны кочаклап яту ир кеше эшемени?—дип оммәтенә сабак биргән зат •Кыйнау» кәлимәсен зт итеп, имгәткәнче, җәрәхәтләгәнче кыйнау, дип аңламаска кирәк-
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
35. Ир белән хатынны Каерылышу мәсьәләсе килеп чыкса, әмма татуланырга теләсәләр, ир ягыннан бер гадел кешене, хатын ягыннан икенче гадел бер кешене сайлап алыгыз Аллаһ .шарны килештерер Шик юк ки. Аллаһ барысын да белүче, барыннан да хәбәрдар
36. Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм Ана һичбер тиң зат эзләмәгез Ата-анага. туганнарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә, ерак күршеләргә, якын аркадашка, юлчыга, боерыгыгы зда булганнарга (кал. җария, хезмәтче һәм башка шундыйларга) яхшы мөгамәләдә булыгыз Аллаһ үз-үзенә гашыйк тәкәбберләрне, өзлексез мактанган кешеләрне сөйми (37) Андый кешеләр саран була, башкаларны ла саран булырга котырта. Аллаһ биргән нигъмәтләрне алар яшереп гота Без андый кяферләр өчен чыдый алмаслык жәза хәзерләдек (38) Аллаһка. Ахирәт көненә инанмаган килеш, малларын кешеләргә күрсәтер өчен генә (менә мин дин очен аш уздырам, чыгымнар түгәм. дип) сарыф иткәннәр дә (Ахирәттә газапка дучар булыр) Шайтан берөрсенә иптәш була икән, бик тә яман иптәш у л (39) Аллаһка вә Ахирәт көненә иман китереп, үзләренә Аллаһ тарафыннан бирелгәнне (дин юлында) сарыф итсәләр, ни була иде инде ’ Аллаһ аларнын хәлен бик яхшы белеп тора.
40. Шик юк ки. Аллаһ сезтә тузан бөртеге кадәр дә гаделсезлек кылмас Игелек кылучыны кат-кат бәяләр Аллаһ зур бүләк бирер
41. һәрбер өммәттән бер шаһит, шулар өстенә сине дә шаһит игеп китергәч, гетеләрнең (яһүд, кяфер, монафикъларның) хәле ничек булыр икән ’
(Ахирәттә пәйгамбәрләр кеше ләрнең бу доныдаяшәешләре, кылмышларына шаһит булачаклар.)
42. Азгын юлга төшеп. Пәйгамбәрне тыңламаганнар ул көнне (Кыямәттә) үзләрен жир белән тигезләүне теләрләр һәм һичбер кылганнарын яшерә алмаслар
(Дүртенче, ягъни Ниса сүрәсенең 43 нче аятенә күпкәнче күп кенә тәфсирләр вә тәрҗемәләрдә еш кулланылган •сәрхуш. исерек» кәлимәләре хакында фикер алышыйк
Чөнки бәгъзеләре: «бераз аракы эчеп, намаз укырга ярый икән», дип, үзләренә аклану юлын карыйлар. Әмма татар телендә «исерек» сүзе бары тик хәмер, аракы эчеп исерү мәгънәсен генә уз эченә алмый; «үлем исереклеге», «йокы исереклеге», «мунчада ис тиеп исерү» кебек мәгънәләрне дә бирә ала, шулай булгач, бу сүзне гел генә туры һәм бер мәгънәдә генә аңларга һич тә ярамый, бәхәсләр чыганагы булган бу аятьне галимнәр төрлечә тәрҗемә итә.
Лондон нөсхәсендә: «О, вы, верующие, не приступайте к Молитве, когда вы не в полном обладании своими чувствами, пока не будете знать, что говорите...»
Пороховада: «О вы, кто верует! Не приближайтесь к совершению молитвы внездравом состоянии ума, пока не сможете понять, что говорите».
Ногманида: «Ий мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын бармагыз! (Ул вакытта хәмер хәрам түгел иде, шул сәбәпле кайбер сахәбәләр исерек хәлдә намаз укып, аятьне хата укыдылар.)
Бу мәсьәләгә Америка нөсхәсе менә ничек карый, 214 бит: «Существуют разногласия относительно того, что значит здесь слово сукара. Буквально, слово сакаран (единственное число) означает «одурманенный», однако, некоторые считают, что здесь имеются в виду одурманенные напитком, другие же полагаеют, что речь идет об одурманенных сном. Слово сакр, несомненно, может быт употреблено в послелнем смысле, ибо буквальное значение—«останавливать». Кроме того, это слово применяется, когда речь идет о помутнении рассудка. Священный Коран говорит о сакрат ал-маут, то есть о состоянии, когда человек, приближающийся к смерти, утрачивает власть над своим рассудком. Выражение сакрат ал-хамма описывает состояние, когда человек теряет рассудок из-за великой скорби Сакрат ал-наум— это такое состояние, когда из-за неодолимой сонливости человек не вполне владеет рассудком. Использованное здесь слово может иметь любое из этих значений. Запрет молиться в состоянии опьянения был шагом к полному запрещению спиртного».
Америка нөсхәсенең 100 битендәге «хәмер» сүзенә бирелгән аңлатманы укысак, эш тагын да ачыклана төшәр:
«Слово кхамр означает «вино» или «виноградная лоза».
Шулай итеп, «хәмер елгалары» дигән гыйбарәне «йөзем суты, ширбәт елгалары» дип тә тәрҗемә итеп була икән.
Димәк, шушы галимнәрнең шәрехләренә күрә, киләчәктә Коръәннең бу аятен тәрҗемә иткәндә Лондон нөсхәсен һәм Порохова тәрҗемәсен, Мәүланә Али аңлатмасын һич икеләнмичә кулланырга була икән. Һәм без ул аятьнең мәгънәсен менә шулай хуп күрдек):
43. Әй иман китергән кешеләр! Йокы исереклегендә яки зиһенегез таркау чакта ни сөйләгәнегезне белмәслек дәрәҗәдә башыгыз томанлы булса, башыгыз сафланганга чаклы намазга якын килмәгез. Шакшыланган булсагыз, сәяхәттә булсагыз, госел тәһарәте алмыйча намаз укымагыз. Хаста булып яки сәяхәттә булсагыз яки бәдрәфтән чыксагыз, хатыныгыз белән якынлык кылганнан соң, су булмаганда, таза туфрак белән тәяммүм итегез, йөзегезгә вә кулларыгызга туфрак сирпегез. Шик юк ки, Аллаһ юмарт рәвештә ярлыкаучы, гөнаһларны гафу итүчедер.
(Тәһарәт яки госел коену кирәк булганда, су кытлыгында туфрак, ком белән тәяммүм тәһарәте алу ярый. Тәяммүм тәһарәте, госел коенуны да алыштыра. су кулланырга ярамаган хаста кеше дә, су булган урында да су кулланмас, тәяммүм алыр )
44. Үзләренә Китап өлешләре иңдерелгәннәргә (имансызларга) баксана! Бозыклыкны сатып алалар вә сезне дә юлдан яздырырга маташалар.
45. Аллаһ сезнең дошманнарыгызны үзегездән дә яхшы белә. Чынлыкта, сезгә Аллаһның дуслыгы һәм ярдәме җитәр.
46. Яһүдләрнең бер төркеме (китап) сүзләрнең урыннарын (Тәүраттагы Рәсулулла саллаллаһү галәйһи вә сәлләмнең вазифаларына кагылышы өлешләрен) алмаштырдылар. Телләрен юри көрмәкләндереп, динебезне мыскыл итеп:
—Ишеттек (Коръән сүзләрен), әмма каршы килдек, ишетмәгәнеңне ишет, рәгыйнә,—диделәр.
Әгәр алар:
—Ишеттек, итагать иттек, тынла вә безгә күз-колак бул,—дигән булсалар иде. шик юк ки. үъләре өчен тагын да яхшырак булыр иле. ләкин кирелекләре аркасында. Аллаһ аларны каһәрләде Аларнын бик азы гына иман китерде
(•Яһүдләр А.иаһ тарафыннан иңдерелгән Тәүратны боздылар Сүзләрен. чәгызәләрен үзгәрттеләр, соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд саллаллаһү галәиһиссәлләмнең Аиаһтан илче булып киләчәге турындагы хәбәрне юкка чыгардылар Хәзрәти Мөхәммәд Пәйгамбәр булып килгәч, аның турында җыен юк-бар гайбәт, мыскыллы сүзләр тараттылар Әитик. •рәгыйнә* сүзе •безгә күз-колак бул» мәгънәсендә йөри Шул ук сүзне озын итеп, -рәгый-инәә» дип әйтсәң, •безнең көтүчебез» мәгънәсен ала»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
47. Әи. Китаплы кавем' Йөзегезне каралтмас борын, кара йөзләрегезне артка каерып куйганчы, шимбә көнне Аллаһ хөкемен бозганнары өчен каргалганнар кебек ләгънәт алганчы, үзегезгә бирелгәннәрне (Тәүрат, Инҗилне) пересләп. иман китерегез.
Аллаһның әмере, һичшиксез, җиренә җиткезеләчәктер.
(Аятьнең гарәпчәсендә телгә алынган »сәбт-суббота» шимбә көн дигән сүзне аңлата Шимбә көнен хөрмәтләмәгән яһүдләргә Аиаһ изгънәт ора.)
48. Аллаһка тиңдәш эзләүчеләрне Аллаһ хупламас, моннан башка гөнаһлы булганнарны. Үзе теләсә, ярлыкар Аллаһка тиңдәш эзләүче иң зур гөнаһка багып, ялган уйлап чыгарган кеше булыр
49. Үз-үзләрен намуслы итеп күрсәтергә тырышканнарны күрденме'.’ Хәер. Аллаһ Үзе теләгәнне пакьләр вә һичкем хөрмә төшснен жепссле кадәрле дә хаксызлык күрмәс
50. Бак. Аллаһ турында нинди генә ялганнар уйлап чьи армыйлар лейсезләр, кон кебек ачктыр ки: бу алар өчен җитәрлек гөнаһ
51. Үзләренә Китап иңдерелгәннәрне күрденме'’ Потларга (таш сыннарга, агач сыннарга), шайтанга ышаналар, соңыннан кяфсрләр өчен
— Болар Аллаһка иман китерүгә караганда турырак юл,—дип сөйлиләр
(•Китап иңдерелгәннәр, ягъни әһле китап кешеләреннән берәүсе Мәдинәдән Мәккәгә килеп, мөшрикләрне хәзрәти Мохәммәдкә һәм мөселманнарга каршы сугышырга котырта башлый Шунда шпирикләр: безнең динебез дөресме, әллә Мөхәммәдиең динеме, к айсыбыз тугры юлда?—дип сорыйлар. Сез тугры юлда'—ди баягы җасус Җибт белән Тагут исемендәге ике пот сын-һәйкәл бар иде Җибт дигәне, имеш, киләчәкне әйтүче. Тагут дигәне, имеш, сихерче. Тагут- сихере белән кешеләрне аздыручы Аиаһ аларның барысын да инкарь итте Бу аять шушы вакыйгага ишарә итә»
Хәсән Чантай тәфсиреннән .)
52. Алар—Аллаһ каһәрләгән бәндәләрдер. Аллаһның ләгънәтен алганнарга ярдәмче табылмас (53) Әллә аларнын хакимлеккә кодрәтләре бармы.’ (Андый кодрәтләре булса) алар кешеләргә хөрмә төшенең сызыгы кадәр дә өлеш бирмәс иде (54) Әллә алар Аллаһ юмартлыгы белән кешеләргә бирелгәннән (Коръән вә нигъмәтләрдән) көнләшәләрме? Юкса, без бит Ибраһим токымына да Китап вә хикмәтләр бирдек һәм аларга бөек хөкемдарлык тапшырдык (55) Аларнын бер өлеше ана ышанды, кайсылары аннан йөз чөерде Андыиларга хәтәр утлы җәһәннәм җитәр (56) Шик юк ки. аятьләребезне инкарь игүчеләрне утта яндырачакбыз Тиреләре көеп беткәч, газап дәвам итсен өчен, янасы белән алыштырачакбыз. Аллаһ һәрвакыт өстен вә хөкемдар
57. (Аллаһка) инанып, игелекле булганнарны мәнге яшәр өчен, үзәннәреннән чишмәләр шып ятучы җәннәтләргә кертербез. Анда алар өчен саф- пакь ярлар булыр, аларны рәхәтлек бирүче агач күләгәләрендә яшәтербез
58. Сезгә әманәт ителгән малларны ияләренә кайтаруыгызны вә кешеләр арасында хөкем йөрткәндә гаделлек белән эш итүчегезне Аллаһ сезгә әмер итте Менә шулай, Аллаһ сезгә гүзәл рәвештә үгет бирә. Хактыр ки, Аллаһ барысын да ишетеп, күреп тора.
(«Хәзрәти Мәхәммәд Мәккәне алгач. Госман бине Талха исемле кеше Кәгъбә тарафына ачыла торган капканы бикләп куя. Кәгъбә янына чыгып, ачкычны бирмичә, хәзрәти Мөхәммәдкә: пәйгамбәр икәнеңә инансам, ачкычны сиңа бирер идем,—ди. Хәзрәти Гали ачкычны талап ала. Капканы ача Хәзрәти Мәхәммәд эчкәре керә дә, ике рәкәгать намаз укый Чыкканда абыйсы Габбас ачкычны һәм мәртәбәле вазифа саналган Кәгъбә сакчылыгын үзенә тапшыруын үтенә Менә шушы мөнәсәбәт илә шушы аять иңдерелде Пәйгамбәребез хәзрәти Галигә ачкычны хуҗасына кайтар һәм аннан гафу сора.'—диде. Шуннан соң Госман бине Талха да мөселман булды».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән)
Аңлатмадан соң аятьне яңадан укыгыз!
59. Әй, иман китергәннәр, Аллаһка итагать итегез Пәйгамбәргә вә үз арагыздан сайлап куелган идарәчеләрегезгә буйсыныгыз. Әгәр нинди дә булса аңлашыл-маучылык килеп чыкса, Аллаһка вә Ахирәткә инанган булсагыз, хәл итүне шәригать кушканча башкарыгыз Бу хәерле дә, нәтижәле дә булачак.
60. Сиңа иңдерелгәнгә (Коръәнгә) вә сиңа чаклы иңдерелгәннәргә (Тәүрат. Зәбур, Инҗилгә) инанабыз, дип әйтүчеләрне күрмәдеңмени? Ләкин үзләре (Аллаһтан башка берәүне) Тагутны (сихерчене) хаким итәргә телиләр, гәрчә аларга Тагутка баш орырга кушылмаган. Хәлбуки, шайтан аларны бозык юлга кертеп, еракка илтеп, адаштырмак тели.
(Тагут дип аздыручы, адаштыручы, бозык кешегә, яман куәт иясенә карата әйтелә, шайтанны да «Тагут» дип йөртәләр.)
61. Аларга:
—Аллаһ иңдергәнгә (Китапка) вә Рәсүлгә юнәлегез (ышаныгыз)'.—дип әйткәч, монафикъларның синнән тиз ераклашканнарын күрерсең (62) Куллары белән башкарган эшләре (гөнаһлары) аркасында аларга берәр бәла-каза килсә. Аллаһ исеме белән ант итеп:
—Без фәкать игелек кылырга, үзара ярдәмләшергә теләдек.—дип сина ничек килерләр икән?
(Монафикълар тарафыннан салынган Исламга зарарлы мәчетне Мәхәммәд (галәйһиссәлләм) җимерде )
63. Икейөзлеләрнең күңелләрендә ни булса, шуны Аллаһ белә, алар белән дуслашма. Аларны үгетлә һәм аларга үзләре турында тәэсирле вәгазь укы. (64) Без һәр пәйгамбәрне, А|лаһ рөхсәте белән, ана итагать итсеннәр, диеп күндердек. Әгәр дә алар үзләренә зыян эшләп, синең янга килеп, Аллаһтан ярлыкау сорасалар, пәйгамбәр дә алар өчен гафу сорап. Аллаһка ялварса иде. Аллаһ артыгы белән аларны ярлыкар иде. кичерер иде (65) Хәер. Раббын исеме илә ант итәм. үз араларында чыккан каршылыкларны тәртипкә китерер өчен, алар сине хөкемче итәрләр, соңыннан синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып, һич каршылыксыз мөселман булырлар, шуңа кадәр алар иман китермәс.
(«Иман—буш сүздән генә тормый, чын күңелдән инану, димәктер Аллаһ белән Рәсүлгә инандым, дип тә аларның хөкемнәреннән риза булмау, тач монафикълык галәмәтедер Шәригать кануны кискән бармак авырмас, диләр: чыннан да гадел хөкем рәнҗешле булмас, чөнки мөэминнең йөрәгендә ул рәнҗешне оныттыра торган бөек Иман бар»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән ) 66. Әгәр аларга
—Үзегезне корбан итегез яки йортларыгызны ташлап чыгыгыз,—дип боерсак, аларның бик азы гына әйткәнне үтәгән булыр иде.
Әгәр дә алар боерыкны җиренә житкезеп башкарсалар иде. алар өчен бик
тә хәерле һәм дә иманнарын тагын ла ныгыту булыр иде
(•Әсхабе Кирамнан байтак кына кешеләр дин юлында шәһид китте, исәннәре йорт, зарын ташлап к итәргә мәҗбүр бу. зды Яһ үди. зәр белән монафикъ зар исә алай эш зәмәде зәр. киресенчә, алар милләттәшләрен үтерделәр. аларны йортларыннан куып, сөреп чыгардылар»
Хәсән Чантаи тәфсиреннән i
• Үзегезне үтерегез, бер-берегезне үтерегез» гыйбарәсенең кул төрле тәрҗемәсе бар Крачковский убейте самих себя Кочигит: үзегезне үтерегез Лондон нөсхәсе убейте близких ваших Мөхәммәд Али пожертвуйте своей жизнью. Йазыр: нәфесегезне үтерегез, ягъни хөсетлегегезне, туймас нәфесегезне үтерегез, диелә- 67. Шул вакытта, әлбәттә, аларга тарафыбыздан олы бүләк бирер идек (68) һичшиксез, аларны тугры юлга чыгарыр идек.
(•Хәзрәти Гайшә болай сөйли. Имеш, бер кеше Рәсулулла янына килеп Ии. Аиаһнын Рәсүле, сине үземнән артык, бала-чагамнан да артык сөямен Өемдә чакта син исемә төшсәң, сабырым төкәнә, ашыгып синең янга йөгерәм Без икебез дә үләчәкбез Син җәннәткә кергәч, башка пәйгамбәрләр белән дәрәҗәзеурыннарга менгезеләчәксең Мин. хәтта җәннәткә керсәм дә, сине очрата алмаячакмын, дигән Хәзрәти Пәйгамбәребез бу самими адәмгә җавап бирии Шуннан соң бу (69 нчы аять) иңдерелде»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
69. Кем Аллаһка вә Рәсүлгә итагать итсә, менә шулар Аллаһ тарафыннан хуп күрелгән пәйгамбәрләр, гадел вә тугры булган ситдикълар. шаһилләр вә игелекле адәмнәр белән бергә булачаклар Алар гажәеп аркадашлар (70) Бу юмартлык Аллаһгандыр Аллаһнын белгәне житкән.
71. Әй. иман китергәннәр, уяу булыгыз, саф-саф булып сугышка чыгыгыз яки бетенегез берьюлы барыгыз.
(•Тынычлыкта яшәргә теләсәләр дә. кавемнәр үзләрен дошманнардан саклар өчен сугышка әзер булырга тиеш булган Әзер бул син сугышка. әгәр теләсәң исән иминлек. диләр Иминлекне саклар өчен. Жир йөзеннән золымны. яулап азуларны себереп түгәр өчен, чын дин вә вөждан азатлыгын саклар өчен. Ислам сугышырга рөхсәт бирә, мөселманнарны Жиһадка чакыра Мөселманнарның вазифасы—азатлык сугышына, бары тик азатлык сугышына һәрвакыт әзер булу»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән *
72. Се знен арат ы зда кичегүче.тәр дә (Жиһад сугышына соңгаручылар яки төр зе сылтаулар табып, сугышка борнаучылар да яки тәүбәгә килергә соңгаручылар да) бар Сезгә берәр афәт килсә
Аллаһ мина рәхмәтле буллы, (ярый әле) мин алар белән (сугыштагылар белән) бергә булмадым (юкса, үлгән яки яраланган булыр идем).—дияр
73. Әгәр Аллаһ сезгә берәр молкәт бирсә (сугышта җиңеп, үзҗә. ганимәт чалы бүлү), әйтерссн лә. арагызда дуслык булмаган кебек
—Аһ. әгәр мин дә сезнен белән бергә булса илем, мин лә зур уныш казанган (күп малга ия) булыр идем —дияр иде
74. Аллаһ юлында Ахирәтне бу дөнья бәһасенә сатып алучы тар сугышсын Аллаһ юлында сугышкан кешегә, шәһит булган кешегә яки жингән кешегә Без озакламый олы әжер бүләк игәчәкбез (75) —Сезгә ни бу тлы ’ Ни өчен сез Ал гаһ татында сугышмыйсыз’ —Раббыбыз. безне залим халыклы шәһәрдән чыгар, безгә бер яклаучы, ярдәмчемне жибәр. -дип ялваручы бичара ирләр, хатыннар вә балаларны яклап нигә сугышмыйсыз?
(•Мәдинәгә күчеп китә алмаган мөселманнар Мәккәдәге мөшрикләрдән кул җәзалар җәфалар күрә, шунда алар ярдәмче җибәрүен үтенеп. 4лзаһка ялвара башлый Аять шез вакыйгага ишарә итә Ягъни, дөньяның кай төшендә генә б\ палар да. ю астында яшәүме.
гаделсезлеккә дучар мөселманнарга ярдәм итү, кирәксә, аларның азатлыгы өчен сугышу зарурлыгы аңлашыла»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
76. Иман китерүчеләр Аллаһ юлында сугышырлар, имансызлар исә Тагуг (шайтан) юлында сугышырлар. Шуңа күрә, шайтанның дусларына каршы сугышыгыз, шик юк ки, шайтан корган тозак чыдамсыз.
77. —Кулларыгызны (сугыштан) тыегыз, намаз укыгыз, зәкят бирегез,— диелгәннәрне (ишетмәдегезме) күрмәдегезмени1’ Соңыннан аларга сугышу фарыз кылынгач. араларыннан бер төркем, Аллаһтан бик нык курыккан кебек итенеп, хәтта артыгы белән курыккандай, инсаннардан курка башладылар:
— Раббыбыз, ни өчен син безгә сугышырга куштың? Безне (сугыштан) беразга гына булса да кичектерсәң, булмасмы?—диделәр.
Син аларга әйт
—Дөнья тормышы кыска,—диген —Аллаһтан курыкканнар өчен Ахирәт хәерлерәк вә сезгә кыл кадәрле дә хаксызлык эшләнмәс (78) Кайда гына булсагыз да. үлем сезне тотар. Биек вә ныгытылган кальгаларда булсагыз да. Үзләренә бер игелек килсә:
—Бу—Аллаһтан,—диләр. Башларына бәла килсә:
—(Ий. Мөхәммәд) бусы—синнән,—диләр.
—Барысы да Аллаһтан,—диген.
Бу адәмнәргә ни булган? Әйткәнне аңламыйлар.
79 Сина килгән игелекләр Аллаһтан. Башына килгән бәлаләр үзеңнән. Сине кешеләргә илче итеп күндердек. Аллаһның шәһитлеге житәр.
(Игелек тә. яманлык та Аллаһтан килә. Тик беренчесе Аллаһның ихтыярында, икенчесе исә бәндәнең гамәленнән тора. Бәндәләрнең күбесе уңыш казанса, баеса, нәтиҗәсен үзләренең булдыклылыгыннан күрә. Бәла, фаҗига, уңышсызлык артыннан уңышсызлык килә башласа, кешеләр шул яманлыкларны башка берәүдән күрә башлый, үзләрен гаепле санамый. Чынлыкта боларның барысы да, игелеге дә, яманлыгы да Аллаһтан килә. Ләкин Аллаһ һичбер кемгә махсус рәвештә яманлык кылмый. кешеләрне хаксызга бәлагә батырмый. Бәндә шул яманлыкны эшләргәме, юкмы, дигән юл чатында кала. Аллаһ аңа ирек куя, яман юлдан китсә да, яхшы юлдан китсә дә—кеше ирекле. Бәндә эшләгән һәр гөнаһысы, гаебе, хатасы вә кылган яманлыгы өчен Аллаһ каршысында үзе җавап бирә. Шуңа күрә: яманлык та Аллаһтан килгәч, мин гөнаһлы түгел, дип уз әшәкелекләрен акларга маташучылар алай гына котыла алмас. Ул яманлыкны эшләмәсәң дә була иде бит.)
80. Рәсүлгә итагать иткән кеше, чынлыкта, Аллаһка итагать иткән булыр. (Ул итагатьтән) йөз чөергәннәргә килгәндә, сине алар артыннан күзәтүче, сагалаучы итеп җибәрмәдек. (Син алар өчен җавап бирмисең.)
81. Алар:
—Башөсте, без итагать иттек!—диләр. Әмма синнән аерылгач та, аларнын бер өлеше төннәрен яшертен-пошыртын гына син әйткәннәрнең киресен эшли. Аллаһ та аларның яшертен эшләрен язып бара. Син алардан аерыл. Аллаһка тәвәккәллә. Вәкил буларак, сина Аллаһ житәр.
82. Ни өчен кешеләр Коръән турында дөрес фикерләмиләр икән? Әгәр дә ул (Коръән) Аллаһтан башка зат тарафыннан күндерелгән булса, анда (Коръәндә) каршылыклар булыр иде.
83. Аларга иминлек яки куркыныч хәбәр килсә, алар моны башкаларга сөйли; хәлбуки, бу турыда Рәсүлгә яки үзләренең хөкемдарларына җиткерсәләр иде, эшнең асылын аңлаганнар, аның ни икәнен белгән булырлар иде. Аллаһ сезгә нигъмәт бирмәсә, рәхмәтле булмаса иде, һичшиксез, бик азыгыздан башкасы шайтанга ияреп китәр иде.
84. Аллаһ юлында сугыш Үзенә йөкләтелгәннән башкасына син жаваплы түгел. Мөэминнәрне үгетләп рухландыр. Бәлки Аллаһ кяферләрнен һөжүмен тыяр Аллаһның кодрәте вә жәзасы дәһшәтледер
85. Кем берәр игелеккә арадашчы булса, ул эштән аңа да өлеш (савап) чыгар Кем әшәкелек кылучыга арадашлык итсә, анын да өлеше шул әшәкелектән булыр Аллаһ һәрнәрсәгә хакимдер
86. Сәлам (бүләк) биргәнгә сез аннан да матуррак (артыграк) сәлам (бүләк) бирегез. Яки аны тигез сәламләгез (бүләкләгез) Шик юк ки. Алаһ һәр нәрсәне хисапта тота.
(Ислам дине килгәнгә кадәр гарәпләр исәнләшкәндә хайяк Аллаһ'—дип сәламләшә торган булалар, ягъни: Аллаһ сиңа озын гомер бирсен, дигән сүз. Жәфа белән, интегеп, юксыллыкта озын гомер кичерү бәхет була алмый Сәламәт булып, муллыкта, сәгадәттә яшәү бәхет. Шуңа күрә, исламда әссәләмүгәләикүм' Ягъни. двньяда да. Ахирәттә дә сәламәт яшәгез' рәвешендә сәлам бирү канунлаштырылды Берәрсе безгә әссәләмүгәләикүм вә рахмәтуллаһ, дисә, без аңа җавап итеп вә бәрәкәтүһү. дип өстәп куярга тиешбез Яки әссәләмүгәләикүм. дисәләр, без: вә гәләикүм әссәләм. дибез. Ягъни сиңа, синең йортыңа, бу дөньяда да. Ахирәттә дә иминлек, сәламәтлек тели.». дигәнгә без сиңа да шуны ук телим, дибез икән. Бу аять бары тик сәлам бирешү, сәлам алышу турында гына түгел «Сәлам* сүзендә игелек, яхшылык мәгънәләре дә бар. Сәламгә җавап—сәлам бирү, ул игелеккә җавап итеп, игелек эшлә, дигән сүз дә»
Хәсән Чантам тәфсиреннән.)
87. Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм Тәңре булырдай һичберкем юк. әлбәттә. Ул сезне Кыямәт көнендә бергә туплаячак, монда бернинди да шик булуы мөмкин түгел. Сүздә тору мәсьәләсендә Аллаһтан да вәгъдәлерәк кем бар?
88. Сезгә ни булды? Монафикълар мәсьәләсендә икегә аерылдыгыз. Гәрчә. Аллаһ кылмышларына күрә аларны йөзтүбән китерде Аларны Аллаһ жибәргән тугры юлга кире бормакчы буласызмы'' Аларны Аллаһ адаштырган юлдан чыгарырга тугры юл табалмассыз.
89. Үзләре кебек кяфер булуыгызны теләгәннәр белән дуслашмагыз Азар Йортларын ташлап чыкканга (Аллаһ юлы белән башка җиргә күчеп киткәнгә, һиҗрәт иткәнгә, ягъни мөселманлыкка күчкәнгә) чаклы Әгәр лә алар йөз чөерГеп. сезне сатса, сезгә хыянәт ит)сә. аларны тотыгыз, тоткан жирлә үтерегез вә аларнын берсен дә дус яки булышчы итеп алмагыз, әгәр лә (90) алар сезнең белән солых төзегән халыктан булмаса яки алар, пошаманга төшеп, сезнең белән дә, үз халкы белән дә үзара ла сугышмаска карар кылган булмасалар Аллаһ ихтыяр итсә, аларнын күңеленә сугышу теләге кертер иде. алар сезнең белән сугышыр иле Әгәр лә алар сугыштан баш тартып, читкә китсәләр, сезне солыхка чакырсалар, ул вакытта Аллаһ сезгә аларга каршы барырга юл куймас
(Бу урында Порохованың аңлатмасын бирү урынлы булыр «Тәүәлләү* сүзен Саблуков та. Крачковский да «йөз чөерү яки баш тарту* дигән мәгънәдә тәрҗемә иткәннәр Башка тәфсирләрдә дә шуңа якынрак аңлатмалар бар . һкин игътибарга заек гарәп тәфсирләрендә ул сүз «солыхка, сугыш кырындагы хыянәт* дип языла килә Әлбәттә, хыянәтчене тоткан җирдә үтерергә кирәк Бер карашка гаделсез, рәхимсез күренгән аятьнең мәгънәсе әнә шулай ачыклана )
91. Сезнең ышанычны, үз халкының ла ышанычын казанырга тырышучыларны да очратырсыз Андыйларны фетнәгә кыстасалар, баш аяклары белән фетнәгә катнашырлар. Әгәр алар сездән ераклашмасалар. солых тәкъдим итмәсәләр, сезгә кулларын озайтсалар (һөҗүмнәрен туктатмас алар), аларны якалагыз. очраткан жирдә үтерегез Менә шулай итеп, сезгә шундый мөмкинлек бирдек
92. Ялгышлык белән булмаганда, мөселманны мөселман үтерергә тиеш түгел Ялгышлык белән мөселманны үтергән кеше бер мөселман калын азат итәргә
тиеш вә мәрхүмнең гаиләсенә кан салымы түләргә тиеш, әгәр мәрхүмнең гаиләсе, киң күңелле буларак, ул салымнан баш тартса гына инде. Үтерелгән мөэмин сезгә дошман гаиләдән булган чакта, бер мөэмин колны азат итү зарур. Мәрхүм сезнең белән дус кавемнән булса, гаиләсенә кан салымы һәм бер мөэмин колны азат итү тиеш. Бу шартларны үти алмаган кеше исә, аныңтәүбәсен Аллаһ кабул итсен өчен, ул кеше тоташтан ике ай ураза тотарга тиеш. Аллаһ барысын да белә. Ул—хикмәт ияседер. (93) Кем дә кем мәкер белән кеше үтерсә, эчләрендә дөрләп ут янган жәһәннәм аның мәңгелек жәзасыдыр. Аллаһ аңа газап бирер, ләгънәт орыр вә аның өчен авыр жәза хәзерләр.
(«Исламның җәза кануннарына күрә, бер мөселманны хаксызга яки мәкер белән үтергән кешенең җәзасы: үлемгә—үлем Мәрхүмнең гаиләсе үтерүчене гафу итә ала. Гаилә үлемгә— үлем урынына кан салымы таләп итү мәрхүм гаиләсенең ихтыярында Бер мөэминне ялгышлык белән, мәсәлән, ау вакытында, сугыш вакытында дошман дип белеп үтергән кешегә дә һәм мәгънәви, һәм Ахирәт җәзалары бар Мәрхүмнең гаиләсе мөселман булса, ике җәза тиеш Мәрхүмнең гаиләсенә биреләчәк кан салымы йөз дөя яки башка төрле маллар белән түләнә Кан салымын үтергәннең гаиләсе түли. Бу бәһане түли алмаса. ул дәүләттән ярдәм сорый Икенче җәза, ялгышлык белән кеше гомерен өзгән үтерүче бер мөселман кешесен коллыктан азат итә. мөселман санын тулыландырыр өчен. Кол азат итәргә көче җитмәгән үтерүче ике ай тоташтан ураза тотар >
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
94. Әй, иман китергәннәр, Аллаһ юлында сугышырга чыкканда сак булыгыз Сезгә сәлам биргәнгә, фани дөньяның вакытлыча малына кызыгып:
—Син мөселман түгел!—димәгез.
Чөнки Аллаһнын хозурында бик күп мал бар. Әүвәлендә сез дә шундый идегез, әмма Аллаһ сезгә рәхимле булды. Шуңа күрә, акны карадан аера белегез. Шик юк ки. Аллаһ бөтен кылмышларыгыздан хәбәрдар.
95. Сәбәп белән (сугышка бармый) калган мөселманнардан башка, өендә (сәбәпсез) утырып калган мөселманнар Аллаһ юлында малларын, жаннарын кызган-мыйча, Җиһад сугышына биргән мөселманнар белән бер тигез булмас. Аллаһ Җиһад юлында малларын, жаннарын кызганмаганнарны өйдә утырып калганнардан өстен итте. Гәрчә, Аллаһ аларнын барысына да гүзәллек (оҗмах) вәгъдә итсә дә. Әмма мөжәһидләрне (иман өчен сугышучыларны) өйдә калганнарга караганда гаять олы әжер белән бүләкләячәк. (96) (Азарга) Аллаһ дәрәжәләр. ярлыкаулар вә рәхмәт бирде. Аллаһ ярлыкаучы вә гөнаһларны кичерүчедер.
97. Үзләренә үзләре кыенлыклар китергәннәрнең жаннарын алганда фәрештәләр:
— Нәрсә генә эшләдегез сон сез?—дип сорарлар. Алар исә:
— Без Җир йөзендә (кяферләр арасында) бичара идек.—дип жавапланыр.
Фәрештәләр:
—Аллаһнын биргән жире сезгә киң түгел идемени? һижрәт итәргә кирәк иде.—дип әйтерләр.
Менә шундыйларның барачак жире—тәмугтыр. Аһ, ул биктә хәтәр жирдер. (98) Бичарадан гажиз булып, мескенлектә булган ирләр, хатыннар, балаларны, күченергә көче житмәгәннәрне (99). бәлки, Аллаһ гафу да итәр. Аллаһ ярлыкауга әзер тора. Ул—кичерә белүче. 100. Аллаһ юлында һижрәт иткән кеше Җир йөзендә үзенә яшәрлек матур урын һәм муллык таба алыр. Кем Аллаһ вә Рәсүленә йөз тотып, һижрәт итәр өчен, ое н-ватанын ташлап китеп, шунда үз үлемен тапса, анын әжере Аллаһ тарафыннан бирелер. Аллаһ—юмарт ярлыкаучы вә кичерүче
(«Кяферләрнең рәнҗетүләренә чыдый алмыйча, мөселманнарның йорт-җирләрен. малларын ташлап. Мәккәдән Мәдинәгә күченеп китүе «Һиҗрәт» дип атала Милади белән 622елда сәхабәләре белән хәзрәти Мөхәммәд Мәдинәгә күчә Аллаһ өчен, иман саклау максаты илә Рәсүлгә ияреп, азар яңа җирдә яңа тормыш корып яши базальтлар Кяферләр золымында яшәүче башка җирдәге мөселманнар да торган урыннарын ташлап. Мәдинәгә күченәләр.
Хәлсезләр, хасталар, күчеп китәргә матди-бәдәни көче җитмәгәннәрдән башка, барча мөселманнарга да һиҗрәт итү зарур кылынды Күчәр мөмкинлекләре булган хәлдә дә. иманнарын коткарып калу форсатыннан файдаланмыйча, малларын кызганып, иорт-җирен калдырасы килмичә, кяферләр арасында калып, нинди җәфалар, кимсетүләр кичерергә мәҗбүр булганнарга киная Һиҗрәт турындагы аятьләр иңгәчтен. Мәккәдә яшәүче бер хаста мөселман күп акча биреп, үзен Мәдинәгә чаклы күтәреп барырга кешеләр яллый Ләкин залда барганда үлә. Бохариның бер хәдисендәгечә, мөселманнар Мәккәне алганнан сон. һиҗрәт зарурлыгы да юкка чыга Шартлар үзгәрә торган саен, зарурлыклар да үзгәрә»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән .) 101. Дөнья буйлап сәяхәт иткән чагыгызда кяферләр тарафыннан сезгә һөҗүм куркынычы яный икән, намазны кыскартып укысагыз, гөнаһ булмас Шик юк ки. кяферләр сезнен ачык дошманнарыгыз. (102) Мөэминнәр белән бергә булып, аларга намаз укытканда, аларнын бер өлеше, коралларын яннарына куеп, синең белән бергә намаз укысын Шулай итеп, намазда сәҗдә иткән чакта башкалары арка тарафта сакта торсыннар Сонра намаз укымаганнары синен янга килеп, намаз укысыннар вә алар да саклану йөзеннән коралларын яннарына алсыннар Кяферләр алар сезнен коралларыгыз, кирәк-яракларыгызнын саксыз калуын чамалап, өстегезгә ташланырга әзер тора Әгәр дә сез янгырдан җәфа чиксәгез яки хаста булсагыз, коралларыгызны бер кырга куеп торудан сезгә гөнаһ юк Ләкин барыбер сак булыгыз Шик юк ки. кяферләргә хур итүче газап әзерләнгән (103) Намазны бетергәч, аягүрә дә. утырып та. ун якка кырын ятып торганда уегыз Аллаһка юнәлгән булсын Иминлек вакытында да намазны калдырмагыз. Чөнки намаз мөселманнарның төгәл вакытларда укылырга фарыз ителгән гыйбадәтедер.
(•Сәфәрдә, сәяхәттә йоргәндә дүрт рәкәгатьле намазлар ике рәкәгать белән укыла Сиксән туксан чакрым арага юлга чыккан һәрмөсе.лманның шулай кылырга хокукы бар Сугыш вакытында, дошманның һөҗүм итү куркынычы булганда, гаскәрләрнең бер өлеше сакта тора, икенчеләре бер рәкәгать намаз укый, аннан соң алар чиратлашып алмашалар*
Хәйретднн Караман тәфсиреннән >
104. Дошманнарыгызны эзәрлекләгәндә ару-талуны белмәгез Сезгә читен булса, аларга да читен бит Шулар остенә сез Аллаһтан алар өмет итә алмаганнарны омст игә аласыз. Аллаһ—гыйлем вә хикмәтләр ияседер
105. Хактыр ки. кешеләр арасында Аллаһ өйрәткәнчә хөкем йөртсен дип. сиңа Китап иңдердек Хаиннәрне (хәтта мөселман булса да) якларга алынма
(•Зафәр угылларыннан Тагмә бине Убәйрык исемле мөселман күршесе яһуд Катабәнең бер җиз көбәсен (сугыш киемен) ур лый, аны он капчыгына сала. Капчыкны Зәед бине Сәмин атлы бер яһүднең өенә яшерә Капчыкның төбе тишек булып, он юл бушап сибе леп бара Тагмә көбәне алмадым. дип ант итә Яһүдлл дә көбәне алмаганы турында әйтә За/рәр угызлары Тагмә файдасына шаһитлек кылып. Рәсулулла саллаллаһү галәйһи вә сәлләмнән Тагмәне аклавын таләп итә ләр Пәйгамбәребез бу та ләп а лдында каушап калган кебек була Ул Аллаһтан хәбәр көтәргә карар кыла һәм шуннан соң бу аятьләр иңдерелде»
Хәсән Чантай тәфсиреннән >
106. Вә Аллаһтан ярлыкау сора, чөнки Аллаһ ярлыкаучы вә мәрхәмәтле
107. Үхләренә хыянәт иткәннәрне яклама. Чөнки Аллаһ хаинлекне һөнәр итеп сайлаганнарны һәм гөнаһкярларны сөймәс
108. Кешеләрдән яшерә алсалар ла. Аллаһтан яшерә алмаслар Гәрчә төннәр буе Анын ризасына каршы сүзләр сөйләп, астыртын эшләр маташтырсалар да. Аллаһ алар янында булыр Аллаһ хыянәтчеләрнең гамәлләрен чорнап алучыдыр
(•Тагмә мөселман иде. Угрылык кылмадым, дип ант итте Рәсүлебез аның сүзенә ышанган кебек булды Я Һүдләр төннәрен бер урынга җыелып мөселман булганына күрә. Мөхәммәд Тагмәне яклаячак, гөнаһысы бу.лмаса да. яһүдие хөкемгә тарттырачак, дип сайлашалар».
Хәсән Чантаи тәфсиреннән)
109. Ярын, сез дөньяда аларны якладыгыз, ләкин Аллаһка каршы (ягыш ялган шаһитлек кылган, алдашкан, урлашкан, зина кылган) кешеләрне Кыямәт көнендә, вәкил буларак, кем якларга алыныр'.’
110. Яманлык кылып та, үзенә зыян эшләп тә, сонра Аллаһнын гафу итүен теләсә. Аллаһ ярлыкар, гафу итәр.
111. Гөнаһ эшләгән кеше үзенә зыян эшләгән кеше булыр. Аллаһ барысын да белә. Ул—хикмәтләр ияседер
112. Кемдер ялгышмы, ялгышмыйчамы хаталанса яки гөнаһ кылса, соныннан гаебе булмаган кешегә үз кылганын сылтаса, хактыр ки. яла ягучы зур гөнаһка тарган кеше булыр.
(Хата, ялгыш—гөнаһ түгел. Аллаһ хаталарны, ялгышларны бәлки кичерер Иң куркынычы—зур гөнаһлар.)
113. Әгәр дә Аллаһнын сина булган мәрхәмәте вә химаясе булмаса иде. аларның бер өере сине юлдан яздырырга тырышкан булыр иде. Алар бары тик үзләрен адаштырдылар. Сина һичбер зарар эшли алмадылар Аллаһ сина Китап вә хикмәтләрне иңдерде вә сина белмәгәнеңне өйрәтте. Аллаһнын рәхмәте сина, чыннан да, киң булды.
114. Яшертен чыш-пыш килгәннәрнең күбесеннән файда юк. Садака бирү, кешеләрне татулаштыру турында сөйләшкәннәр болар санына керми. Аллаһнын хуплавын теләп, шушы эшләрне башкарган кешегә Без озакламый олуг әҗер бирәчәкбез.
115. Тугры юлны (Исламны) табып та, Пәйгамбәргә каршы чыгып, тугры юлдан язып, яман юлга керсә, аны ярдәмнән ташларбыз, җәһәннәмгә кертербез. Аһ, бик тә хәтәр җир ул җәһәннәм.
(«Aida искә алынган Тагмәне яклаучылар яшерен җыеннар җыеп. Тагмәне аклашыр өчен чаралар күрә башлыйлар Аларның тырышуларына карамастан. Рәсүлуллаһ Тагмәне Мәккәгә куа. Һәм аннан ваз кичә. Тагмә моннан сабак алмый, һаман караклаша Ахыр килеп, ул дивар ташлары астында калып һәлак була»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән.)
116. Аллаһка тин эзләгәнне Аллаһ кичермәс. Аннан башка гөнаһларны, теләгән кешесен гафу итәр Аллаһка тин эзләгән кеше—туры юлны табалмас дәрәҗәдә адашкан иң зур гөнаһкяр булыр
117. Алар (мөшрикләр) Аллаһны инкарь итеп, бары тик бер төркем тешеләргә табына башладылар, алар бары тик үҗәт шайтанга иярәләр
(Теше—ана җенесле пот. таш сын, агач һәйкәл. Элек ана сыннарга табыну гадәте булган Ярдәм сорап, теләкләр теләп, дога уку, Аллаһтан башка затка ялвару—иң зур гөнаһ Теше—ана. саулык, сыер, бия, сарык, кәҗә, дигәннәрне дә уз эченә ала.)
118. Аллаһ шайтанга ләгънәт орды. Шайтан әйтте:
—Ант итәмен ки, колларыңнан үз өлешемә тигәнен алырмын. (119) Аларны. һичшиксез, аздырачакмын, җенси бозыклык хыялларына атармын, катгыян аларга әмер итәчәкмен: хайваннарның колакларын кисәрләр, шик юк ки. аларга Аллаһ яралтканнарны (китапларны, динне) үзгәртергә боерачакмын,—диде Аллаһны инкарь итеп, шайтанга ияргән кеше зур зарарларга дучар булыр
(Потпәрәстләр бер потка багышлап чаласы корбан хайванының колагына тамга сала торган булганнар.)
120. (Шайтан) аларга сүз бирер вә аларны (ялган вәгъдәләре илә) өметләндерер, гәрчә шайтанның вәгъдәләре ялганнан башка була алмый (121) Менә шундыйларның урыны—җәһәннәмдер. Аннан качып котылырлык җир таба алмаячаклар.
122. Иман китергәннәрне вә игелек кылганнарны мәңге шунда яшәр өчен үзәннәреннән чишмәләр агып яткан җәннәтләргә урнаштырачакбыз Аллаһ боларны хакыйкать буларак вәгъдә итте Сүз бирү һәм вәгъдәдә тору ягыннан Аллаһган да гадел кем бар?
123. Бу (җәннәткә керү-кермәү) сезнен хыялларыгыздан тормый, бу китап тотканнарнын хыялыннан да килми, яманлык кылган кеше кылганының жәзасын күрер вә Аллаһтан башка дус та. ярдәмче дә табалмас
(•Кайбер мшелманнар белән китаплы халык генаһ кылсак та безне пәйгамбәребез коткарачак, без газап күрмәячәкбез, dun хыяллана-
Хәсән Чантай тәфсиреннән »
124. Ир кешеме ул. хатынмы—игелекле эш кылган һәр мөселман жәннәткә керер вә зәррә кадәр дә хаксыхтык күрмәс.
(Зәррә -матдәнең иң кечкенә кисәкчеге атом, бвртек )
125. Гадел эшләр кылып, үзен Аллаһка багышлап. Ибраһим хәнифнең Алдайны бер дип таныган динендә булган кешедән дә мәһабәт дини кеше булырмы икән? Аллаһ Ибраһимны үзенә дус и тте.
126. Күкләрдә вә Җирлә ни булса—барысы да Азлаһнын милкедер Аллаһ барысын да Үз кочагында (идарәсендә) тота
127. Синнән хатыннарга кагылышлы шәригать хөкемнәрен сорыйлар Әйт син —Аларга кагылышлы хөкемнәрне сезгә Аллаһ болаи аңлата Аларга Китапта
язылганны (мирасны, мәһәрне) бирмичә никахлашырга теләсәгез, ятим хатыннар, бичара балалар вә үксезләр белән гадел мөгамәләдә булырга тиешлегегез хакында сезгә укылган аятьләр бар. Гаделлек кылсагыз. Аллаһ аны белеп тора,—диген (128) Әгәр бер хатын иренен үзен ошатмавын сизсә яки үзеннән бизгәнен анлап та. үзара килешенеп, аерылмыйча яшәсәләр, гөнаһ юк Килешү һәрвакыт хәерлерәк. Кешенең эчендә һәрвакыт көнләшү-саранлык яши. Әгәр татуланып, (хатыныгызны рәнҗетүдән) саклансагыз, игелек кылып, яхшы яшәсәгез, хәерлерәк булыр Шик юк ки. А)лаһ сез кылганнардан хәбәрдар (129) Бик теләсәгез дә. сез хатыннарыгызнын барысына да тигез гаделлек итә алмассыз, берсенә генә тартылып, башкаларын ирле килеш, тол хәлендә мәхрүм калдырмагыз. Әгәр араларыгыз татуланса, гөнаһтан курыксагыз; шик юк ки. Аллаһ ярлыкар вә кичерер
(•Һерничә хатын белән гомер кичерү ир кешенең гадел булуын тазәп итә Һәм матди яктан ир кеше хатыннарын тигез карарга, торыр-ятар урыннар. ашау-эчү. бизәнү, кием салым, бүләк-санак тигез булырга, икәүдән-икәү генә калу вакытларын да ир кеше тигез бүләргә тиешле Хис вә мәхәббәт мәсьәләсендә. әлбәттә. изарның барысын да тигез ярату мамкин түгел, әмма бар нәрсәнең дә азарга тигез бүленүе зарури-
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
130. Әгәр ир белән хатын аерылыр булса. Аллаһ ал арны әүкатьле итәр өчен, икесенә дә үзенең чиксез хәзинәсеннән мул өлеш бирер Аллаһ чиксез юмарт, хикмәтләре төкәнмәс
(•Ьар чаразарны ку.злануга карамастан, ир-хатын арасы твэәлмәсә. ой эче җәһәннәм кебек булачак, шуңа күрә, ул җәһәннәмнән котылу эчен, аерылу мә.мкинлеге дә бар Аллаһ капкаларны ачар-
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
131. Күкләрдә. Җирлә ниләр булса—барысы да Азлаһнын милке Сездән элек яшәп киткәннәргә дә. Китаплы булганнарга да:
—Аллаһтан куркыгыз’—дип боердык —Инкарь итсәгез, белегез, күкләрдә. Җирдә ни булса барысы да Аллаһныкыдыр. Аллаһ чиксез бай. чиксез мактауга лаек (152) КүкләрдәвәҖирдәнибулса—барысы да Аллаһныкы Химаяче буларак Аллаһ берү зе жшәрлек (башка уйдырма тәңрегә ихтыяҗ юк) (133) һәй. кешеләр. Аллаһ сезне юкка чыгарып, башкаларны бар итә ала Аллаһ мондый кодрәткә ия
(134) Кем дә кем дөнья нигъмәтләрен теләсә, ул нигъмәтләрдә. Ахирәт әҗерләре дә Аллаһ хозурындадыр. Аллаһ барысын да ишетә, барысын да күрә.
135. һәй, иман китергән кешеләр, гаделлекне бозмыйча, үзегезгә зыян булса да, ата-анагыз вә туганнарыгызга каршы килеп булса да, Аллаһ кушканча, дөрес шаһитлек кылучылар булыгыз. (Гаделлектә шаһитлек иткәннәр) бай булсалар да, фәкыйрь булсалар да, Аллаһ каршында алар тигез. Хискә (нәфесегезгә) бирелеп, тугры шәһитлектән качмагыз, дәлилләрне иеп-бөгеп бозсагыз яки шәһитлектән баш тартсагыз, Аллаһ барысын да белеп торыр (136) һәй. иман китергәннәр, Аллаһка. Пәйгамбәренә, ана иңдерелгән Китапка, аннан алда иңдерелгән китапларга да иман китерегез. Кем Аллаһны. фәрештәләрен, китапларын, пәйгамбәрләрен вә Кыямәт көнен инкарь итә, шул төгәл мәгънәсендә кире чыга алмаслык дәрәҗәдә юлдан язган булыр. (137) Иманга килеп тә. соңыннан (Аллаһны) инкарь итеп, аннан соң тагын иман китереп, янә кяферлеккә күчкәннәрне Аллаһ ярлыкамас та, аларны тугры юлга да кайтармас. (138) Монафикълардан «сөенче ал»: аларга әче җәза газаплары әзерләнгән (139) Мөселманнарны ташлап, кяферләрне дус иткәннәр: алар янында мәртәбә казанырбыз, дип өметләнәләрме? Белеп торсыннар ки, бөтен мәртәбәләр бары тик Аллаһ кулында гына (140) Ул (Аллаһ) Китапта сезгә шуны иңдермеш ки, Аллаһнын аятьләрен инкарь итеп яки аларны мәсхәрәгә калдырырга тырышып сөйләүчеләрне ишеткәч тә, алар башка бер сүз башлаганчыга чаклы кяферләр белән бергә утырмагыз, юкса, сез дә алар кебек булырсыз. Әлбәттә. Аллаһ монафикъларның вә кяферләрнең барысын җәһәннәмгә туплаячак. (141) Сезнең кылмышларыгызны күзәтеп торучылар (монафикълар), Аллаһ сезгә жиңү китерсә:
—Без дә сезнең белән бергә булдык бит.—-диярләр.
Әгәр дә кяферләргә җинү килсә, алар:
—Мөселманнарны җиңәргә ярдәм иттек, мөэминнәрдән коткарып калдык түгелме?—диярләр.
Кыямәт көнендә Аллаһ арагыздагы бу бәхәсне хөкем итәчәк вә мөэминнәргә зыян китерерлек юлны кяферләргә бирмәячәк. (142) Шик юктыр ки, монафикълар хәйлә корып. Аллаһны алдарга өметләнә, гәрчә. Аллаһ аларнын хәйләләрен үз башларына каплаячак. Алар намазга иренеп кенә торалар, кеше күрсен өчен генә (дога) укыйлар. Аллаһны бик сирәк искә алалар. (143) Алар арасында аптыраган- йөдәгән булып йөрүчеләр дә күп. Ни боларга (мөселманнарга) иярмиләр, ни тегеләргә (кяферләргә) сыенмыйлар. Шундый адашканнарга чыгар юл табылмас.
144. Әй. иман китергәннәр, мөэминнәрне ташлап, кяферләрне дус итмәгез. Алай эшләп, сез Аллаһка каршы икәнлегегезгә дәлил хәзерләрсезме?
(Мәҗбүрият булганда, уртак эш корганда кяферләр белән мөэминнәр арасында килешүләр, татулык булырга тиеш, әмма дуслык тирәнрәк мәгънәне уз эченә ала.)
145. Шик юк ки. монафикълар җәһәннәмнең иң аскы катында булачак. Аларга инде һичбер ярдәмче табалмассын.
146. Бары тик тәүбә итеп, хаталарын төзәткәннәр, катгыян Аллаһка сыенганнар. Аллаһ өчен генә дин тотканнар башка кавемнән булыр. Андыйлар мөселманнар белән бергә булыр
Озакламый Аллаһ мөэминнәргә олы әҗер бирәчәк. (147) Әгәр сез иман китереп, шөкерләр кылсагыз, Аллаһ сезне ни өчен газапка салсын, ди! Аллаһ шөкер итүчеләрне бүләкли. Ул барысын да белеп тора.
148. Сүгенү сүзен кычкырып әйткәннәрне Аллаһ сөймәс. Фәкать гаделсеътеккә дучар булган кешедән башка. Аллаһ барысын да ишетеп, күреп тора.
(«Җирәнгеч сүз, кеше артында сөйләү, гайбәт сузе йөртү, нахак яла тагу, ялган сөйләү, мыскыл сүзе—барысы да көфер сүнәрдер. Әйтәсе килгән чакта да ул сүзләрне әйтүдән тыелып калу яхшы Бары тик хаксызга рәнҗеш, кимсетү күргән кеше генә, чыдар әмәле калмагач, гаепле кеше өстеннән яза ала, сөйли ала. аның турындагы начар фикерен кычкырып әйтә ала»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән )
149. Игелекле эшегезне башкаларга бәян итсәгездә, ултурыда дәшми калсагыз
да яки яманлыкны да (кешегә сәйләмичә) гафу итсәгездә була Шөбһәсез. Аътаһ артыгы белән гафу итүче һәм кодрәт ияседер 150. Аллаһны. пәйгамбәрләрне инкарь иткәннәр вә Аллаһ белән пәйгамбәрләрне бер-берләреннән аерырга теләгәннәр:
— Бу пәйгамбәргә инаныгыз, бусына инанмагыз,—дип әйтүчеләр, шулай итеп, аерым бер (ниурталай, нипурталаи) юлны тотарга теләүчеләр юкмыни’ (151) Менә чын кяферләр шулардыр һәм без ул кяферләргә үзәкләрне өзә торган жәзалар әзерләдек
152. Аллаһка. пәйгамбәрләргә иман китергәннәргә һәм аларны бер- берсеннән аерып карамаган адәмнәргә килгәндә, менә шуларга инде Аллаһ Тәгалә көннәрдән бер көнне олуг бүләк тапшырачак. Аллаһ—юмарт ярлыкаучы вә кичерүчедер
153. Китаплы халык үзләренә Күктән Китап (белем) иңдерелүен тели. Алар Мусадан монысыннан да зурракны таләп иткәннәр иде
— Безгә Аллаһны күрсәт,—диделәр
Шул көферлекләре аркасында аларны яшен сукты. Сонра ачык дәлилләр килгәч тә. алар бозау сынын тәңре иттеләр. Без моны да гафу иттек. Һәм Мусага ап-ачык хөкем итәр очен дәлил (Тәүратны) бирдек (154) Аларны ант иттерер өчен өсләренә Тур тавын кордык та аларга
— Баш иеп капкадан узыгыз (Тыелганны пиләп) шимбә көн чикләреннән чыкма! ыз,—дидек. Үзләреннән ант сүзе алдык (155) Антларын бозып. Аллаһнын аятьләрен инкарь итеп, хаксыз рәвештә пәйгамбәрләрне үтергәннәре өчен вә
- Күңелләребез каплаулы. дигәннәренә күрә, (аларга ләгънәт ордык, башкаларына бәлаләр китердек Аларның күңелләре каплаулы т} гел иде) көферлекләре сәбәпле. Аллаһ ул күңелләргә йозак салып куйды, аларнын бик азы гына иман китерер (156) Аллаһны инкарь итеп, кяфер булганнары өчен һәм Мәрьям турында әшәке гайбәт таратканнары өчен (мазаладык).
(Мәрьям Гайсә (галәйһиссәлләм)не тапкач, яһүдиләр: Мәрьям уйнаштан бала тапты, дип ялган хәбәр тараттылар)
157. -Аллаһ илчесен-Мәрьям углы Гайсәне үтердек, дигәннәре очен (аларга ләгънәт ордык) Гәрчә, аны үтермәделәр дә. ясамадылар ла. фәкать (үтерелгән бәндә) аларга Гайсә булып күренде
Анын турысында бәхәс кузгатучылар икеләнеп калдылар, шикле фара нарыннан башка, алар кулында һичнинди доделил юк. чынын да, алар аны үтермәде
{•Яһүдләрхәзрәти Гайсә пәйгамбәрне үтерергә булдылар Ашрдан качып, хәзрәти Гайсә бер ойгә керде. Дошманнар аны куа килеп. Гайсә кергән ойгә бер кешене кертеп нүцбәрделәр Ләкин бу вакытта Аллаһ Гайсәне күккә күтәреп влгергән иде инде Кергән кеше Гайсә кыяфәтендә оидән чыкты, тегеләре аны Гайсә диеп белеп, тотып алдылар да. үтереп ботын чатын аерып, агачка кадаклап куйдылар. Азлаһ Тәгалә Нух пәйгамбәрне Туфан суыннан. Ибраһим галәйһиссәлләмне- уттан, хәзрәти Мусаны Фиргавеннан. Мчхәммәд Мостафаны мыирикләр тозагыннан коткарганы кебек. Гайсә хәзрәтне дә яһүдзәр кулыннан коткарды Тегеләргә ялагайланып. Гайсәне саткан хаинне Гайсә сурәтенә кертеп. Аиаһ аннан да үч алды»
Хәсән Чактай тәфсиреннән I
158. Юк, аны үтермәделәр Аллаһ аны үз хозурына АЗДЫ Азлаһ гыйззәт вә хикмәт ияседер (159) Китаплы халыктан һәр кеше үлеме алдыннан, мотлакан. (Гайсагә) иман китерәчәк (ләкин аларның тәүбәсе кабул булмас) Кыямәт көнендә дә ул (Гайсә) аларга каршы шаһит булачак
160. Золым иткәннәре өчен, күп кешеләрне Азлаһ юлыннан яздырганнары очен. яһүдләргә элек хәләл ителгән саф вә затлы нәрсәләрне харам кыллык (161) Аллаһ тарафыннан катгыян тыелган булса да. риба алганнары, хәйлә белән кеше малларын әрәм итеп, ашаганнары очен. алар арасындагы кяферләргә сызландыргыч жәзалар әзерләдек
162. Ләкин араларында тирән белемле булганнарга вә мөэминнәргә сиңа
иңдерелгәнгә вә синнән элек иңдерелгәннәргә иман китерүчеләргә, намаз укучыларга, зәкят бирүчеләргә, Аллаһка вә Ахирәт көненә инанганнарга озакламый олуг бүләкләр бирәчәкбез.
«Араларында тирән белемле булганнарга* тәгъбирен тәфсирчеләр төрлечә аңлата Ногманида «белемгә ирешкән Ислам галимнәре* диелгән. Крачковскийда: «твердые в знании из них», диелгән. Ягъни белемле яһүдләргә киная итә кебек. Хәсән Чантаи һәм Али Өзәк тәфсирләрендә дә алар, ягъни яһүдләр «мөэминнәр» сүзе белән аерым килә. Уфа китап нәшриятында чыккан тәрҗемәсеннән ул тирән белемлеләр яһүдме, мөселманнармы икәне ачык күренми. Пороховада тирән китап гыйлеменә ия булган яһүдләр турында әйтелә. Исламны кабул итмәсәләр дә бу галимнәр Мөхәммәдиең якын дуслары булган, имеш.)
163. Без Нухка вә аннан сон килгән пәйгамбәрләргә вәхий кылган кебек, сиңа да вәхий күндердек һәм Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягькубка, торыннарына, Гайсәгә. Әйюбкә, Юныска, Һарунга вә Сөләйманга вәхий күндердек. Даутка да Зәбурны бирдек.
164. Синнән әүвәл килгән байтак кына пәйгамбәрләр турында сиңа сөйләдек, байтаклары турында сөйләмәдек. Вә хактыр ки, Аллаһ Муса белән, чынлап та. сөйләште.
(Хәдисләрдә Жир йөзенә меңнәрчә пәйгамбәрләр килеп киткәнлеге турында сөйләнә.)
165. Сөенечле хәбәрләр ташыр өчен, кисәтүче хәбәрләр китерер өчен, пәйгамбәрләр күндердек; бәндәләр пәйгамбәрләрдән сон Аллаһ каршында (без моны белмәдек, безгә Китап иңдерелмәде, рәсүлләрне без күрмәдек, без ул эшнең гөнаһ икәнен белмәдек, белгән булсак, эшләмәгән булыр идек, дип) сылтау табып, акланмасыннар өчен. Аллаһ гыйззәт вә хикмәт ияседер.
166. Сиңа (Коръән) иңдергәнгә бары тик Аллаһ шаһит, аны Үз гыйлеме белән иңдерде. Фәрештәләрдә шаһитлек итәчәкләр. Гәрчә, шәһитлектә Аллаһ җитәр.
167. Инкарьчылар, башкаларны да шул юлга күндерүчеләр, шөһбәсез. тугры юлдан еракка кереп адашканнар (168) Инкарь итеп, игелексез гамәлләр кылучыларны Аллаһ ярлыкамас. Андыйларны башка бер юлга да күндермәячәк. (169) Аларның юлы җәһәннәмгә китереп чыгарачак. Алар анда мәңгегә калачак. Аллаһ өчен бу эш бер дә кыен түгел.
170. Әй. инсаннар, Рәсүл сезгә Раббыгыздан хакыйкать китерде, үз файдагызга иман китерегез. Әгәр (Аллаһны) инкарь итсәгез (ихтыярыгыз). Күкләрдә вә Жирдә ни булса, шөбһәсез, барысы да Аллаһныкыдыр. Аллаһ—чиксез гыйлем вә хикмәтләр ияседер.
(Ул сезнең инануыгызга мохтаҗ түгел, иман ул сезнең үз файдагыз өчен.)
171. Әй, китаплы халык, динегездә артыгын кыланмагыз вә Аллаһ хакында чыннан башкасын сөйләмәгез. Мәрьям углы Гайсә (Мәсих). ул бары тик Аллаһнын рәсүледер. Аллаһнын Мәрьямгә урнаштырган сүзе:
( —Бар бул!—дигәненең нәтиҗәседер.)
Шул сүздән рух пәйда булды. Шулай булгач, Аллаһка вә пәйгамбәрләргә иман китерегез. (Тәңре) «өч», дип әйтмәгез, үзегезгә хәерле булсын өчен, алай әйтүдән ваз кичегез. Аллаһ бер генә. Ул бала атасы булудан азат. Күкләрдә, Жирдә ни булса, шулар Аныкыдыр. Химаяче буларак, Аллаһнын кодрәте чиксез.
(«Христианнар бер Аллага ышануга килеп җитмәделәр. Алар Алла белән пәйгамбәрне бутый Хәзрәти Муса, хәзрәти Гайсә китап әһелләренә тәүхид (Алланы бер дип тану) китерсә дә. хакыйкатьне кабул итмәделәр. Христианнар: Ходай—ата. Ходай—угыл һәм Ходай—Изге Рухтан торган Тәңре,—диләр. Ягъни, аларча. Аллаһ өч Ходайның берлегеннән хасил булып чыга. Алар өчесе аеры, өчесе берыолы бер Аллаһ. янәсе»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән).
(Динегездә артыгын кыланмагыз» тәгъбире Мәүланә Алидә: не нарушайте границы религии вашей. Валерия Пороховада: В религии своей излишеством не предавайтесь; Суат Иылдырымда: динегездә хәттин ашмагыз, диелгән. Бу тәрҗемәләр нигездә якын булса
да. аларның сизелер-сизелмәс аермалары да юк тугел. Динда артыгын кылану фанатизмга китерсә. уз динеңнең чикләрен бозу тагын да хәтәррәк гөнаһка илтә, ике мәгънәсе дә гыйбрәтле.)
172. Мәсих тә. Аллаһка иң якын торган фәрештәләр дә Аллаһнын коллары булудан читенсенмиләр. Аллаһка кол булудан баш.тартып, тәкәбберләнгәннәрнең барысын да Аллаһ озакламый үз хозурына туплаячак.
(Мәсих— Гайсә пәйгамбәрнең бутән исеме.)
173. Иман китереп, игелек кылганнарга Аллаһ тиешенчә әжер бирәчәк вә аларга үз хәзинәсеннән тагын да бүләк өстәячәк. Аллаһтан йөз чөергән вә тәкәбберләргә исә хәтәр газап бирер Алар үзләре өчен Аллаһтан башка бер дус та. бер ярдәмче дә табалмас (174) Әй. бәндәләр, шөбһәсез ки. сезгә Раббыгыздан катгыян бер дәлил килде вә сезгә ап-ачык бер нур иңдерелде.
(•Катгыян дәлил»—ул— Мөхәммәде Рәсулулла. *нур» исә—Коръән»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән)
(175) Аллаһка иман китереп. Ана аркаланганнарны рәхмәтеннән аермыйча, нигъмәт дәрьясына чумдырачак вә аларны тугры юлга кертәчәк.
176. Алар синнән күрсәтмәләр көтә. Әйт син
—Аллаһ атасы вә баласы булмаган кешенең мирасы хакында болай хөкем йөртә, диген. Баласы булмаган кеше үлсә һәм анын кыз кардәше булса, калган малның яртысы аныкы булыр Кыз кардәш үлеп, баласы булмаса. ир кардәше аңа варис булыр Ир үлеп, кыз кардәшләр икәү булса, калган малның өчтән икесе аларга. Әгәр дә ирле-хатынлы. тагын башка кардәшләре булса, ирнең хакы, икс хатын өлеше кадәр булыр Ялгышмасыннар өчен. Аллаһ ачыклык кертә. Аллаһ барысын да белә.