Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Унтугызынчы йөз татар шигърияте зур исемнәргә—үзенчәлекле шагыйрьләргә бай булган: Утыз
Имени. Г Кандалый. Акмулла. Г Чокрыйларны гына искә төшерик. Шулар рәтендә, әлбәттә.
Шәмсетдин Зәки атлы шагыйребез дә мактаулы, мәртәбәле урында дип беләм Анын гомере генә
дә. мөгаен, зур әсәрләр язарга лаектыр: тумыштан сукыр килеш белемле, заманнын алдынгы кешесе булып
яшәү. Төрле һөнәрләргә ия булу Гаилә—хуҗалык алып бару Казанда. Эстәрле- башта. туган авылында
балалар укыту. Шигырьләр язу . Акмулла. Г Чокрыиларга остаз булу, шигъри моназаралар Берничә юлдашы
белән хаж сәфәренә чыккан җирдән Таганрогта вафат булу Оренбург ягы Зәк- Ишмәггә туган сукыр
шагыйрьнең халыкта икенче төрле исеме—Шәмсетдин Суфый Анын иҗатын ин башта өйрәнеп. «Асар»да
мәкаләсе белән шигырьләрен бастырган мәшһүр Риза Фәхретдин шагыйрьне юкка гына гарәпнен Мәгаррие
белән тиңләмәгән (Мәгарри дә сукыр булган, әмма шигърияте, бөек фәлсәфи карашлары белән Шәрекъне
сокландырган, ул—безнең Муса Бигиевларны да илһамландырган фикер иясе шагыйрь. 973-1057 елларда
яшәгән) Безнеңчә. Шәмсетдин Зәки фарсы шагыйре Хафизга якын Коръәнхафизлык. исемнәре Шәмсетдин
булу белән дә Газәл кебек лирик жанрны үз итүе дә шуны сөйли
Әмма I’ Фәхретдин бу җәһәттән—ягъни газәлләр остасы булу ягыннан аны төрки Фозули белән
тинли—«безнен Фозулиемыз илекендә шөбһә юк*, ди Гасыр башында һәм дәвамында шагыйрь ижатын Г
Рәхим һәм Г Газиз. М Гайнуллиннар өйрәнеп югары бәһаласа. безнең көннәрдә М Госманов. X Миннегулов
кебек галимнәребез аны Уфада Дини На заратта табылган кулъя змасы буенча өйрәнеп я зып чыктылар X
Миннегулов исә 19X2 елда дөнья күргән «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре» китабының яртысын 111
Зәкигә багышлап, әлеге кулъязманы шәрехләп бастырды; соңрак төрле дәреслек-хрестоматияләрдә дә
әтрафлы яктыртты
Шагыйрьнең иҗаты. Оренбург Каргалысы шагыйрьләре Ә Каргалы й. һ Салихов кебек чордашлары
кебек үк, борынгы әдәби телебездә язылып гарәп-фарсы сүзләре күп Кайбер шигырьләре һәм хезмәтләре
тоташ фарсыча язылган Бу. әлбәттә, бүгенге укучы өчен түгел Әмма шигырьләрендәге фикер, фәлсәфә
аңлашылыр дип беләбез. Соңрак бу шигырь мәктәбендә бит Тукай. Дәрдмәнд. Бабичлар да тәрбияләнгән-
димәк. традицияләребез бүгенгегә күчә, үсә килә Укучыларыбыз игътибарына бу сәхифәдә шагыйрьнең икс
газәлен тәкъдим итәбез
Рәдиф ГАТАШ

(«... кирәкдер»]
Бу сүзе кәгазә йазмак кирәкдер.
Бу дөрре бер йнбә те.змәк кирәкдер.
Вафасызлык—бу дөньяның зшедер. Вафасыз нәснәдәи бнзмәк кирәкдер.
Беколлн хакта йөз тотыб һәмишә, Бу батыйлдан күңел өзмәк кирәкдер. Сафа
вә нигьмәтә ирмәклек өчен. Җәфа вә михнәттә дүзмәк кирәкдер. Бу фани
эвләре вәйран кылубән, Ад бакый йөрүне төзмәк кирәкдер. Бу нәфсем гакыйла
галеб килмәдән уң. Аның тәдбирене бозмак кирәкдер. Кнчүбән бәррә сурәтидән
сәрасәр, Мәганн бәхредә йөзмәк кирәкдер. Болай диб әүлийаның сөхбәтене.
Җәһан әтрафыны гизмәк кирәкдер. Исеб йил дик. акыб су дик тәмамәт, Бу юлда
уд кебн кызмак кирәкдер. Ходага гарыз. хаҗәт вә мөнәҗат Кылыб. күз яшен
акызмак кирәкдер.
[«... булгай, булмагай»]
Эстәсәм галәмдә сәндик йар булгай, булмагай. Булса булгай, сән кеби гамьхар булгай,
булмагай. Ат сәнең астындадыр, йөргел бу йнрнең хәдден ал, Нагяһан ул ат сәнең
астында булгай, булмагай. Карчыга кулыңдадыр: аула бу күңлең шәһрине, Нагяһан ул
карчыга өндәүгә килгәй, килмәгәй. Хафиза! Ширин кәлам, сүзлә телең(нең) баридә,
Нагяһан килсә әҗәл тел сүзгә килгәй, килмәгәй. Җан илә иман-икәүләр—бер өйүдә бал
эчәр, Нагяһан ул икесе бер әүдә булгай, булмагай. Бу җәһанның шәһринең базарының
сәүдәсе күб, Кыйл бу сәүдәне янә-базары булгай, булмагай. Кил. йөрер булсаң
җиһанда дидем үзрә бас кадәм. Дидәмездән үзгә йул һәм бар булгай, булмагай. Та
терек сез. дустларым, бер-береңә гыйззәт кылың, Ваһ, бу үлем! Үзгә дәм нәгяһ булгай.
булмагай.