Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУШЛАШУ СҮЗЕ


Татар халкы һәм академик фән зур югалтуга дучар булды. 18 сентябрьдә 76 нчы яшендә каты
авырудан соң күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе. филология фәннәре докторы. Татарстан
Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган фән
эшлеклесе. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Бөек Ватан сугышы ветераны Әбрар
Гыйбадулла улы Кәримуллин вафат булды.
Ә. Г Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы. Чәбия-Чүрчи авылында
туа. Хезмәт эшчәнлеген «Память Ильича» колхозында башлап җибәрә. 1943-1948 елларда Бөек Ватан
сугышы фронтларында була һәм Совет Армиясендә хезмәт итә. 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены
һәм медальләр белән бүләкләнә. 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетында укый. Аны
тәмамлаганнан соң университетның фәнни китапханәсендә башта китапханәче, соңыннан фәнни эшләр
буенча директор урынбасары була.
Ә. Г Кәримуллин академик фәнгә 60 еллар уртасында килеп керә. Ул Г. Ибраһимов исемендәге
Тел. әдәбият һәм сәнгать институтының кече фәнни хезмәткәреннән алып баш фәнни хезмәткәренә
кадәр юл үтә. 1968 елда кандидатлык диссертациясе, ә 1985 елда исә докторлык диссертациясе яклый
Диссертация монографияләре басылып чыкканнан соң илдә, гомумән, дөньяда да китап белеме һәм
татар китабы тарихы өлкәсендә танылган белгечкә әверелә. Ул—татар фәнни библиографиясенә нигез
салучы һәм милли культураның төрле өлкәләре буенча фундаменталь библиографик күрсәткечләр
булдыручы да.
Ә. Г Кәримуллин—35 тән артыграк китап һәм 600 фәнни язма авторы Аның күп кенә эшләре
татар, рус һәм башка телләрдә басылып чыкты
Ә. Г Кәримуллиннын фәнни кызыксынулары күпкырлы: татар теле һәм әдәбияты, фольклор,
археография, вакытлы матбугат һәм басма китап тарихы, татар халкының этногенезы, чит илләрдә
яшәүче татар диаспорасынын тарихы, халкыбызның бүгенге вәзгыяте һ. б.
Ә. Г. Кәримуллин дистәләрчә ел дәвамында Россия Дәүләт китапханәсенең, Г. Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе. Казан
дәүләт университетының диссертация советлары әгъзасы һәм мәдәният, мәгариф һәм фән
учреждениеләренең фәнни советлары әгъзасы сыйфатында күпкырлы иҗтимагый эшчәнлек алып
барды. Ул Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив фәнни һәм
иҗтимагый эш алып барды.
Күренекле галимнең йөрәге тибүдән туктаса да. аның фәнни мирасы безнең белән калачак.
М. Ш. Шаймиев, Р. Н. Миннеханов, Ф. X. Мөхәммәтшнн, Ә. С. Гобәйдуллнн,
И. К. Хәйруллин, Р. М. Миннуллнн, М. X. Хәсәнов, И. Г. Тарханов, К. Ш. Исхаков, Р.
Н. Миннеханов, М. 3. Зәкиев, Ю. Г. Коноплев, Р. И. Вәлиев, Ф. Г. Галимуллин.