Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-.мәдәни тормышыбыздан

СУВЕРЕНИТЕТНЫ НЫГЫТУ
ЮЛЫННАН
29 августта Татарстан Дәүләт Советының
Татарстан Республикасы Дәүләт суверенитеты
турында Декларация кабул ителүнең ун
еллыгына багышланган IY пленар сессия сенен
тантаналы утырышы булды
Сессиядә Россия Хөкүмәте вицепремьеры В
Матвиенко Россия Федерациясе Президенты В
Путин котлавын. Россия Министрлар Кабинеты
һәм анык Рәисе М Касьяновнын котлау
телеграммасын укыды
Дәүләт Советына, республика җитәкче-
леген» һәм Татарстаннын бөтен халкына
тәбрикләүләр белән Кабарда-Балкар Респуб-
ликасы Президенты В Коков. Башкортстан
Республикасы Президенты М Рахимов. Төньяк
Осетия-Алания Республикасы Президенты А
Дзасохов. Удмуртия Республикасы Дәүләт
Совет ы Рәисе А Волков. Саха (Якутия)
Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе В Власов
чыгыш ясады Алар үз халыклары исеменнән
Татарстан Илбашына истәлекле бүләкләр
тапшырдылар
Россия Федерациясе Федераль Җыелышы
җитәкчеләре Федерация Сонеты Рәисе Е. Строев
һәм Дәүләт Думасы Рәисе Г Селезнев
котлаулары укылды Сессия ахырында халык
депутатлары Президент М Шәимиевнен
•Суверенитетны ныгыту юлыннан ун ел» дигән
доклады буенча Дәүләт Советы резолюциясен
кабул иттеләр
БӘЙРӘМ ХӨРМӘТЕНӘ
22 августта Рәссамнар берлегенең
күргәзмәләр залында •Суверен Татарстанга 10
ел» дигән республика күргәзмәсе ачылды
Биредә Чаллы. Бөгелмә. Лениногорск. Зәй.
Чистай. Алабуга һәм республикабызның башка
шәһәр-районнарыннан җибәрелгән 300 дән
артык экспонат күрсәтелде
ТАНЫЛУЛАР ЮЛЫНДА
Германиянең Ганновер шәһәрендә 2000
елнын I июненнән эшли башлаган - Экспо- 2000»
Бөтендөнья күргә змәсенлә Татарстан
Республикасы көннәрен тәкъдим итү булды һәм
анда Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәт- шин
җитәкчелегендәге делегация катнашты
АЛТЫН УРДА ХӘЗИНӘЛӘРЕ
30 августта Татарстан Сынлы сәнгать
музеенда Татарстан бәйсезлеге турында
Декларация кабул итүнең Юеллыгынабагыш-
ланган «Алтын Урда хәзинәләре Чын- гы злы
лар алтыны Алтын Урданын мәдәни
мирасы»дигән күргәзмә ачылды
Дәүләт Эрмитажы һәм Дәүләт Тарихи музее
тупламаларыннан торган 600 дән артык XIIIXV
гасыр экспонатлары Алтын Урда
мәдәниятен күз алдына китереп бастыра
«ГАСЫРЛАР АВАЗЬЬНА 75 ЕЛ
•Фәнни-документаль басмалар һәм Идел
буе-Урал яны халыкларының тарихи үзаны
барлыкка килү» —«Гасырлар авазы—Эхо
веков» («Архив язмалары») тарихи доку-
менталь журналының дөнья күрүенә 75 ел һәм
анын янадан чыга башлавына 5 ел тулуга
багышланган күргәзмә һәм фәнни-гамәли
конференция булды Анын эшендә Татарстан,
Башкортстан. Чувашстан, Удмуртия Мари Иле.
Түбән Новгород һәм Самара өлкәсеннән
архивчылар, күренекле галимнәр, язучылар,
журналистлар катнашты
МЭРИЯДӘ ЯҢА БАШЛЫК
Казан шәһәре мәдәният идарәсенең
башлыгы итеп Әлфия Әмир кызы Тутаева
билгеләнде- Ул—Казан дәүләт универси
тстынын тарих бүлеген тәмамлаган Сонгы
дистә елда Ә Тутаева Казаннын Горький музеен
җитәкләде
ЮНЕСКО БЕЛГЕЧЛӘРЕ КАЗАНДА
Казанда православие дөньясында Ислам
мәдәнияте мәсьәләзәрсн өйрәнүче ЮНЕСКО
белгечләре булып китте Алар Казан Кремлендә
булдылар, археологлар һәм аларнын сонгы
хезмәтләре белән таныш тылар. тәэсирләре
белән уртаклаштылар