Логотип Казан Утлары
Роман

ИРТӘЛӘГӘН САГЫШ


XXXIV
ушан Дасаевнын, дөрестән дә, иҗат сәләте бардыр, юкса аны мондый сораулар, мөгаен, борчымас иде. Үткәннәрен уйлап утырганда, ул үзенең балерина Валентина Ганибаловага язмышын алдан әйтеп бирә алганын исенә төшерде, әмма үз тормышын һәм кайбер эш-тамәлләрен башкачарак яктыртырдай шундый ике очракны онытып җибәргән булып чыкты
Алтмышынчы еллар уртасында ул Ташкенттан ерак түгел, бер сәгатьлек юлда, әле исеме танылып та бетмәгән Заркент шәһәрендә химия, сонрак металлургия комплекслары төзүдә эшләде. Белгечләр өчен салынган «Яз» кунакханәсендә айлар буе яшәде.
Шәһәр зурдан кубып салына, проектлаучылар фикеренчә, ул социализм маякларының берсе булырга тиеш, шунлыктан анын бина-фаләннәре һушларыңны алырлык итен эшләнә иде Мәсәлән, шлак сибелгән юллы, ул вакытта Уфадан кала илдә икенче, үз мототреклары бар иде Язларын анда атаклы узышчылар, исемнәре дөньяга танылган осталар җыела: Борне Самородов. Игорь Плеханов. Юрий Черканов. Фәрит Шаинуров һәм легендар Габдрахман Кадыйров—спидвей буенча унике мәртәбә дөнья чемпионы. Бу спортчылар да озаклап «Яз» кунакханәсенә туктала иделәр.
Рушанга ул чагында Заркентның рухи тормышы шул абруйлы кунакханә тирәсендә кайный төсле тоела иде Яна шәһәрләр ниндидер романтика белән эретелгән, аерым бер кызыксыну уята, аларга багышлап шигырьләр языла, җырлар җырлана, яңа совет кешесенен гармоник шәхесен тәрбияләр өчен бөтен шартлар тудырылган, киләчәк шәһәрләренең өлгесе, дип мактала торган Заркентка сугылып китү мөмкинлеген Ташкентка килгән мәшһүр артистлар да ычкындырмыйлар иде
Төзелеш биниһая колачы һәм киңлеге белән таң калдыра. шәһәрдә менә дигән спорт заллары, җитмәсә пайтәхетле калалар ла көнләшерлек бик шәп Спорт сарае бар. гаҗәеп бай итеп зиннәтләнгән ике заллы
Ахыры Башы 8-9 саннарда
Р
Сәнгать йорты да аңардан калышмый. Заркентка еш килүче атаклы артистлар да шул «Яз» кунакханәсен яратып өлгерде—талантлы архитекторлар. сынчылар, рәссамнар, химия һәм металлургия өлкәсендә күренекле белгечләр, төзелешләрнең яшь җитәкчеләре оясы иде ул кунакханә. Җитәкчеләр бигрәк тә күп булып, алар үзләрен социалистик яшь шәһәрнен хуҗалары итеп тоялар иде.
Төзүчеләр арасында андый иҗади күтәренкелекне Рушан башка беркайчан да. беркайда да очратмады, юкса үз гомерендә ил буйлап күп йөрде, күп төзеде. «Яз» кунакханәсе чын мәгънәсендә яз, янару билгесе булды. Анын тәрәзәләре танга кадәр балкып тора, ресторан яки барда башланган әнгәмә-бәхәсләр бүлмәләрдә дәвам итә—нәрсәләр турында гына бәхәсләшмиләр дә. ничек кенә хыялланмыйлар иде анда!
«Яз» кунакханәсендә даими торганлыктан. Рушан шул чорда бик күп танылган спортчылар һәм журналистлар, актерлар һәм эстрада йолдызлары, хәтта киләчәк шәһәрен күрергә ашкынып килгән язучылар һәм шагыйрьләр белән дә танышып өлгерде.
Шәһәр халкының гомуми мавыгуы спидвей ярышлары булды. Башка бик күпләр шикелле. Рушан да Габдрахман Кадыйровка мөкиббән иде. анын кызыл шарфы һаман күз алдында тора һәм гомер онытылмастыр, мөгаен Соңрак ул җирле футбол командасы «Металлург» өчен «авырый» башлады, ул командада. Ташкент «Пахтакор»ыннан күчеп килеп сонгы елларын уйнаучы атаклы Станислав Стадник, грузин «варяглары» Джумбер Джешкариани, Роберт Гогелия һәм Тамаз Антидзелар бик оста уйный иде.
Эше тыгыз булута карамастан, Рушан күп укыды, чөнки тирә- юньдә даими рәвештә театр һәм китаплар, кино һәм музыка, рәсем сәнгате һәм архитектура, музей һәм күргәзмәләр турында сүз алып баралар—хәзерге күзлектән караганда, менә шундый иркен-хөр. хыял канатлы сәер заман иде ул. Катган-катка, бүлмәдән-бүлмәгә журналлар, китаплар, хәзер «самиздат» дип тамгаланган кулъязмалар кулдан-кулга күчеп йөри, кайда барма: «Ә син укыдыңмы әле9.. Ә син күрденме әле?..»—кебек сораулар явып кына тора иде.
Китаплар тирәсендә илдә туып килгән ыгы-зыгылы шаукым ул якларга әле барып җитмәгән, теләсә нинди китапны итәк астыннан түгел, ә кибетләрдән иркен сатып алып була, ирекле сатуда бик сирәк очрый торган, хәзергечә әйткәндә, раритет басмалар да булгалый иде
Әгәр дә ахырына кадәр хакны сөйләсәк, китаплар белән шулай мавыгуда өстенлек чит ил әдәбиятына бирелеп килде. Рус әдәбиятынын матурлыгын һәм көчен, барыннан да бигрәк Бунин иҗатының тәмен Рушан сонрак аңлаячак иле әле. Бунин шуннан сон бик озак кына калган байтак язучыларны томалап торды. Әдәбият белән кызыксынуның аннан сонгы чираттагы әйләнешендә ул совет авторларына юлны үзе эзләп тапты, аларга күп кешеләр кул селтәп кенә карыйлар иде бит. ә Рушаннын өстәленә Катаев, яшь Казаков. Распутин китаплары озакка менеп кунаклады, ул үзе өчен Битов һәм Фазыл Искәндәр, Тимур Пулатов һәм Грант Матевосян. Белов һәм Можаев, Трифонов һәм Макашин исемнәрен ачты. Кызганыч, бу исемлектә бер генә татар язучысынын да исеме юк. чөнки Рушан алар иҗатыннан бихәбәр иде..
Ничектер эштән кайтышлый, ул урам чатындагы сатучыдан бик матур итеп чыгарылган калын бер китап сатып алды—«Условия человеческого существования * («Кешенен яшәү шартлары»). Бу роман исеме ана таныш булмаган япон язучысы Дзюнпей Гомикаваныкы булып чыкты, юкса Рушан шундый ук исемдәге башка бер китапны белә, анысынын авторы танылган итальян язучысы иде. Әлеге мен битле диярлек калын романны,—Аллага шөкер, хәзер андыйларны язмыйлар инде!—ул берничә көндә төн йокыларын калдырып укыды һәм тәки җиңеп чыкты Китап
^етрәндеРгән иде- Уя әде хәзер дә төп геройның исемен хәтерли- 1хаДЗИ
Шактый вакытлар узгач, әдәбиятыбызда социалистик реализмның уңышлары һәм унышсызлыклары турында матбугаттагы әдәби бәхәсләргә килеп төртелгәндә,—ә ул бәхәсләргә югары уку йортлары студентлары гына түгел, хәтта мәктәп укучылары да тартылган иде,—Рушаннын күз алдына ирексездән әлеге калын китап, анын рәссам тарафыннан самурай кылычларына охшатып, шул ук вакытта иероглифларга да тартым итеп, көмешсу фольга белән басылган озын исеме килә һәм ул совет әдәбиятында социалистик реализм ысулы дигән нәмәрсәне уйлап чыгарган яна идеология тарафдарлары һәм ил җитәкчеләре, мөгаен, нәкъ менә шундый тулы канлы, сыгылмас, принципларга һәм идеалларга турылыклы, үрнәк булырлык герой турында хыялланганнардыр, дип уйлый иде. Әгәр дә аның үзеннән «Соцреализм калыбына туры килердәй идеаль геройны нинди итеп күрәсез?»—дип сорасалар, ул һич икеләнүсез япон китабынын баш герое Кадзи исемен атар иде Япон язучысы ул романын бернинди идеологик тышауларсыз, нинди дә булса сыйнфый карашларсыз безнең гасыр башында ук язган, ихтимал, шунлыктандыр, анын герое барлык чорлар һәм барлык халыклар өчен дә ярашлы чын герой булып чыккан.
Ул китап Рушаннын исен китәргән иде һәм ул аны барлык дусларына-танышларына укырга тәкъдим итеп йөрде, әмма, ни сәер, роман берәүне дә ул кадәр сокландырмады, дәртләндермәде. Янә бер егерме еллар үткәч, поездда кемнәндер алып торган «Иностранная литература» журналының бер санында «Культура и искусство» дигән бүлектән Рушан Кояш чыгышы иле—Япония язучылары ассоциациясе Дзюнпей Гомикаванын «Кешенен яшәү шартлары» дигән романын егерменче гасырдагы иң яхшы япон китабы дип таныганлыкларын укып белде. Ул үзенең яшьлектәге сиз|срле!енә шул чакта бик куанган иде, дөньяда иң күп укый торган ил СССР түгел, ә барыбер Япония икәнен дә белә иде инде.
Ә тагын бер биш елдан сон, ул әлеге китап белән бәйле янә бер шатлык кичерде—«Советская культура» журналыннан япон телевидениесенең шул роман буенча егерме серияле фильм төшергәнен, аны инде дистәләрчә илләр сазын алганлыгын укыды Әмма сатып алучылар исемлегеннән Рушан үз дәүләтенең исемен юкка гына эзләп маташты— алар арасында СССР юк иде.
Бәлки, кайчан да булса, гадәттәгечә бик соңлап, бер ун елдан әлеге фильм безнең телевизор экраннарында да күренер, әнә, төшерелүеннән сон илле ел үткәч һәм бөтен дөнья сокланып туйгач, «Унесенные ветром» фильмын сатып алдылар бит Менә шул чакта, мөгаен, нинди дә булса пенсионер карт моннан кырык еллар элек Заркентта Рушан исемле яшь прорабның әлеге романны укытырга тырышып, кайнарланып йөргәнен исенә төшерер «Анарга кул гына селтәп караганнар иде, алай итәргә кирәк булмаган икән»,- дияр
Барысы да булырга мөмкин, бернәрсә дә эзсез узмый, һәрнәрсә үзара бәйле, иртәме-соңмы ул билгеле була, барысы ла үз урынына утыра, монын дәлиле—илебез тарихы, безнең бөтен тормышыбыз Әле күптән түгел генә, чирек гасыр үткәч. Рушан яшьлегендә исен китәргән әлеге романның яңа басмасына тап булды һәр нәрсә кабатлана.
Жәйге бию мәйданчыгында Валя Домарованы чәчен сарыга буяткан маржа men күргән жәендә Рушан инде мастер булып эшли һәм Мартукка беренче хезмәт ялын үткәрергә кайткан иде Ничектер әбәт алдыннан урамда йөреп керер!ә чыкты да. райүзәк өчен шактый бай булган китап кибетенә барып керде, шунда «Егерменче гасыр чит ил романы» сериясендә чыккан йомшак яшел тышлы юка гына бер китап сатып алды Китап өч сл элек чыгарылган, хәзер бәясе төшерелгән һәм нибары егерме тиен гора иле Ни китап авторы Фрэнсис Скотт Фицджеральд, ни романның исеме «Великин I этсби» («Боек Гэтсби») Рушанга бер нәрсә дә сөйләми, бары гик сериясе һәм китапны чыгарган «Художественная литература» нәшрияты гына таныш түгел исемгә ышаныч тудыра иде
Китапны ул өенә кайта-кайта ук укый башлады, аннары сатып алганнан сон ике сәгать эчендә укып та чыкты. Шул көнне үк Рушан кибеткә яңадан килде һәм, сатучы кызларның шатлыгына, китапның калган барлык нөсхәләрен алып бетерде—нәкъ ике дюжина, ягъни егерме дүрт данә иде.
Ташкентта ул китапларны әдәбият сөюИе дуслары һәм танышларына бүләк итеп таратгы. Япон китабы белән булган шикелле үк, янә беркем бер сүз әйтмәде: ни мактаучы, ни яманлаучы булмады. Бу романны да «оныттылар». Ләкин Фицджеральдны, Гомикаваны көткән кебек, егерме ел көтәргә туры килмәде Рушанга: бер дүрт елдан сон аның «Назлы төн» романы басылып чыккач, ә бәлки, башка сәбәптәндер, илдә Фицджеральд китапларына ябырылдылар, аңа кадәр Хэмингуэйга шулай ябырылган иделәр. Шуннан сон «Бөек Гэтсби»ны үзе бүләк иткән байтак дуслары, романны соңлап булса да укып чыккач, Рушанга ул китап өчен рәхмәт әйттеләр...
Менә шундый сәер генә хәлләр килеп чыга тора анын тормышында. Гомерем бушка узды, ачышларсыз-эзсез узды, дип уфтанган авыр минутларда шундый юк кына нәрсәләр дә күңелгә бер юаныч була. Үткән гомеренә шулай йомгак ясый-ясый, Рушан тагын бер жавап табылмастаи сорау белән газаплана: ни өчен ул Гомикава, Фицджеральдлар һәм хәтта Германиянең берләшәчәге хакында алдан күрә килде дә. ни өчен Лом-Али Хәкимов белән бергәләп Эллочка Изместьеваны киләчәктә прокурор һөнәре үләчәк, безнең жәмгыятьтә хокук органнарына эш калмаячак, дип ышандырып маташты һәм... бик каты ялгышты?
Ихтимал, шунлыктандыр, гадәт буенча «Ленин-Сталин балалары» дип йөртелеп килгән алар буыны яшь социалистик реализмның барлык күңелсез яклары—караңгы капиталистик үткәннән калган мирас, тирә- юньдәге барлык тискәре күренешләр, шул исәптән, җинаятьчелек тә чит идеологияне онытып бетермәгән өлкән буын китеп бетү белән үзеннән- үзе бетәчәк, дип ихластан ышана иде.
Рушан бервакытта да сәясәт белән артык кызыксынмады, нинди дә булса идеологиянең колы булмады. Әлбәттә, башкалар шикелле, ул да пионер, комсомол булып йөрде, әмма сәясәт аны мавыктырмады, үсеп җиткәч, һәр нәрсәне үзе уйлап хәл итәргә өйрәнде, бик тырышып үгетләсәләр дә. партиягә кермәде, кесәсендә партия билеты йөртмәде.
Хәзер күпләр, КПСС әгъзасы булмасаң, ни фәнгә, ни сәнгатькә, ни башкасына үрләп булмый иде, дип расларга тырышалар. Ахыр чиктә, үз буыны турында Рушан прорабларча туп-туры ярып әйтә ала: карьера ясар өчен, түрә булып, җылы кәнәфидә утырыр өчен керәләр дә инде партиягә. Сиңа партбилет тоттырырга теләүчеләр дә артык тел яшереп тормый, ачыктан-ачык әйтәләр иде: начальник буласың килсә, чит илләрдә эшләп кайтырга теләсәң—партиягә кер! Рушан кермәде, түрә булмады, чит илләргә чыгып «акча сугып» йөрмәде, әмма гомере буе прораб булып калуына тамчы да үкенми иде.
Рушан Дасаев эчке бер тоем белән сизенә: кешенең җирдәге бурычы—нәрсәгәдер-кемгәдер аркаланып-ышыкланып яшәү түгел, ә үзен кемдер булу, иҗтиһат итү. бар итү—әнә шул табигый ир-егетлек башлангычы аны дөньяны үзгәртеп кору, җирдә иң гадел җәмгыять төзү, гармоник шәхес булырлык яна кеше тәрбияләү дигән купшы шигарьләр белән «өлкәннәр уены» уйнаучыларга кушылып китүдән тыеп тора да иде. Һәр почмакта, һәр рәсми бинаның маңгаенда чекрәеп торган атаклы Ленин сүзләрен акылы булган кешеләр партиягә пародия итеп кенә кабул итәләр иле бит Чынлап та. көлке түгелме: «Кешелек дөньясы туплаган барлык белемнәрне үзләштереп бетергәч кенә коммунист булырга мөмкин»,—имеш. Мөмкин эшме сон бу?!
Нишләптер, тормышта бер генә андый хикмәтле коммунистны да очратканы булмады әле Рушанның. Рәсми саннар буенча коммунистлар илдә егерме миллионга якын дип исәпләнсә дә, юри җыйган кебек, ана
гел генә томаналары, наданнары, явызлары, алдакчылары очрап торды. Ьәлки, сәясәткә карата нәфрәт хисе дә нәкъ шул Ленин сүзләрен укыганнан сон тугандыр әле. Рушан күзенә ул сүзләр бик иртә чалынды һәм ул аны ниндидер ялган-ясалма. тормышка ашмастайны чынбарлык итәргә теләү дип кабул итте.
Мөгаен, ни Ленин, ни партия турында Рушан исенә дә төшереп тормас, ничек булса да. аларсыз да яшәр иде әле. әмма бүген җәмгыятьтә шундый таркалу барганда, һәрбер жирдә сүз-бәхәсләр бары тик партия һәм аның юлбашчысы яки юлбашчылары тирәсендә генә бөтерелә— ал ардан һич качып котылып булмый
Үзгәртеп коруның беренче юбилей елында,—аны да хәзер бишьеллыклар белән генә исәпли башладылар!—Рушан профсоюз санаториендә ял итте. Бер өстәлгә җитди ир-атлар туры килде. Арада ин яше Рушан, калганнары инде күптән илледән узган кешеләр иде. һәм, әлбәттә, бар сөйләшкәннәре партия, үзгәртеп кору, Горбачев, Ленин- Сталин, бүгенге чын һәм ялган лидерлар-житәкчсләр турында булды. Дасаев бу усал һәм буш әңгәмәләрдән бик тиз туйды, шу на күрә ашарга алданрак та, сонга калыбрак та килеп карады, әмма көн саен була торган әлеге бәхәсләрдән котыла алмады Җитмәсә. Рушаннан калганнар һәммәсе дә коммунистлар булып чыкты Шуларнын көнгә өч мәртәбә үз партияләрен ничек итеп әрләгәннәрен күрсәгез-ишетсәгез икән сез! Рушан берсендә түзмәде, сүзгә кушылды:
—Мин партия әгъзасы түгел.—диде —Ана мәхәббәтем-фәләнем дә юк, тормышыбызда партияне тиргәрлек җитәрлек җирлек булса да. мин аны каһәрләмим Ләкин сезгә ачыктан-ачык әйтәсем килә гомеремдә дә үз оешмасын сезнен кебек зәһәр күрә алмаучы кешеләрне очратканым булмады. Ни өчен сон сез, аны яратмыйча, аны мәсхәрәләгән хәлдә, һаман да партия әгъзасы булып торасыз? Ихтимал, сезнен берегез дә партия билетын тапшырмагандыр әле? Партия үзен күрә алмаучы, анын карашларын уртаклашмаучы кешеләрдән юрганга күрә куркыныч та. мина шулай тоела. Ул авыру партия, аны йә дәвалар!а. йә ана тынычлап үләргә мөмкинлек бирергә кирәк.
Бу кайнар нотыгыннан соң Рушанга икенче өстәлм күчеп утырырга туры килде.
Ике иякле ленинчылар, үлгәч тә кушылмам мин сезгә...—
кара әле. шагыйрьләр бу хакта да язганнар икән шул инде.
XXXV
овет дәүләтенә нигез салучы юлбашчының һәйкәлләрен илнең төрле почмакларында ваткан-җимергән көннәрдә Рушан Лениннын тууына йоз ел тулу уңаеннан булган бер вакыйганы исенә төшерде Көнбатыш Украинада ничек итеп юлбашчының мәһабәт һәйкәлен кыйратканнарын телевизордан карап утырганда хәтеренә килгән иде ул вакыйга Ә телевизор экранында коточкыч күренеш муенына корыч элмәк кидсрелгән таш Ленин, ә тирә-якта—куаныч, шатлык һәм юлбашчыны яклап сүз әйтүче ник бер коммунист булсын!
Шул вакытта Рушан сәер бер халәт кичерде әлбәттә, әлеге кыланмыш чеп-чи ясалма бер нәрсә иде, ләкин шул ук вакытта күңел түрендә ниндидер зур фаҗига эшләнгәнен тою хисе дә бар иде Гадел, хак җәмгыять төзү мөмкинлегенә булган иман-ышанычнын җимерелү фаҗигасе иле бу Шулай ук андый җәмгыятьне төзеп булмыймы икәнни*1 Янә вә янә юлбашчыларны бәреп төшереп, һәйкәлләрен шулай кыйратырга туры килерме’ Менә шулай уйланып утырганда, Рушан моннан ун еллар элек булган вакыйганы исенә төшерде дә инде
С
Мен тугыз йөз җитмешенче ел. Юбилей елы язы—Советлар дәүләтенә нигез салучы бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Лениннын тууына 100 ел тула. Иөз ел—зур юбилей! Рушан зур гына бер төзү-монтаж идарәсендә эшли иде. Күрәсен. яшь булгангамы, аны профкомга сайлап куйдылар, сан булсын өчен генә эшләнгән гамәл иде бу. чөнки Рушан гел генә командировкаларда йөри иде Менә шул чагында, юлбашчының юбилее алдыннан ана җәмәгать эше йөкләделәр...
Профком җитәкчесе, бергә читтән торып укып йөргән курсташы фарух Зарипов иде, Ташкент егете. Дасаев ана коридорда очраклы гына килеп төртелде.
—Ә менә безгә кирәкле кеше үзе дә! Куян сунарчыга таба чаба, диләрме әле’—дип. шатлыклы тавыш белән сөйләнә-сөйләнә. бер читкә тартты аны Фарух —Тынла әле. Рушан, тресттан бик дәһшәтле телефонограмма бар: Лениннын туган көне хөрмәтенә күргәзмә агитация материаллары кирәк, диләр. .
—Юк. мин ни яза. ни рәсем ясый белмим,—диде Рушан, профком рәисенен шатырдатып кысып тоткан кулыннан ычкынырга тырышып.
Фарух елмаеп куйды:
—Ә мин синнән андый корбаннар сорамыйм Партком кирәкле адресын да бирде бөтен республика өчен стендлар—күргәзмә такталар ясый торган үзәкләштерелгән оешма бар икән.
—Ә фирма себеркеләр бәйләмиме?—дип үчекләп алды Рушан.
—Син ничек дип уйлаган иден? Партия бер эшне дә үз агымына калдырмый,—дип житди җавап бирде Фарух,—Анда зур чираттыр әле. әзергә бәзер бер без генә түгелдер, блатсыз гына эш пешмәс. Дөрес, мине ул остаханә директорының фамилиясе шатландырды: Гольданский Хәтерлисенме, ул элек «Регина» ресторанында Хәлил белән бер оркестрда барабаннар сугып утыра иде. син бит яшьлегеңдә шәһәрнен барлык джазмен нары белән аралаша идеи, Кашгар егетләрен дә беләсең Менә шулар майтара икән анда эшне. Марик Гольданский. җир тетрәгәнче, Үзбәкстан урамында—синең дустың Нариман белән бер ишегалдында яшәгән бугай. Кыскасы, бөтен өмет синдә. Юбилейга бер атна калды, табып алып кайт шул тактаны—беләсен бит. андый эшләр өчен галәп катгый Шуны булдырып чыксаң, бурычның мөһимлеген истә тотып, үзенә беренче чиратта дингез буена юллама булыр
Ничек баш тартмак кирәк? Марикны да күрәсе килә, «Регина» ресторанын, Хәлилне. Үзбәкстан урамындагы ишегалдын искә төшереп утырасы иде—шул ишегалдында атаклы футболчы Геннадий Краснипкий да үскән бит әле...
Әлеге остаханә өлкә Офицерлар йорты каршындагы кайсыдыр ишегалдында булырга тиеш икән. Түр ишекләре мәрмәр баганалы, зиннәтле заллары, салоннары, рестораны булган бу мәһабәт бина кайчандыр Төркестан Дворяннар җыеныныкы булып, анда еш кына кичләрен Николай Икенче галиҗәнабләренен туганнан туганы, бөек кенәз Николай Константинович бильярд уйнарга йөргән, анда бик еш бал-кичәләр үткәрелгән, дәрәҗәле кунаклар кабул иткәннәр
Рушанның яшьлек елларында өлкә Офицерлар йорты атаклы бакчасы, матур чәчәк клумбалары, галәмәт зур розарие, ачык һавадагы җәйге рестораны һәм бию мәйданчыгы белән дан тота, анда җитди, абруйлы халык җыела, якшәмбе көннәрендә оркестр уйный иде.
Элекке Дворяннар җыены йортында хәзер ни рәсемнәр галереясе, ни кайчандыр залларга, коридорларга, баскыч араларына күпләп тезеп куелган, сирәк очрый торган мәрмәр һәм бронза сыннар да күренми Зал диварларын бизәп торучы гобелен келәмнәрнең уналтысыннан бары тик берәү генә сакланып калган, анысы да ике-өч җирдән тәмәке үгы төшеп яндырылган. Аяныч күренеш, әлбәттә..
Мондагы бильярд залына революциягә кадәрле үк йөогән күпне күргән бер карт сөйләгән иде биредә гаҗәп бай китапханә булган.
кунаклар кабул иткәндә һәм бәйрәм көннәрендә өстәлләргә өч йөз кешелек фарфор һәм көмеш сервизлар—савыт-саба куела торган булган. Әмма хәзер юк тек юк инде, ярый әле. фоторәсемнәре сакланып калган. Шулай таланып, туздырылып беткән булса да. бу йорт илле елдан сон да сокланырлык иде әле. Рушан монда килергә ярата иде
Остаханәгә барышлый ул. әле бер, әле икенче оешма һаман да жирен кишәрлекләп кисеп ала торгач, елдан-ел шигрин күн шикелле кечерәя барган бакча аша узды.
Ә бит элекке Дворяннар җыены йортынын бу бакчасы Ташкентта атаклы бер рус ландшафт архитекторы, бакча-парклар белгече проекты буенча нигезләнгән бердәнбер бакча булгандыр—хәзерге ярлы тормышыбыз андый сүзләрне дә, андый һөнәрләрне дә белми инде Бер нәрсәне дә рәтле-юньле төзи, иҗат итә белмәгән килеш, элгәрге буыннардан калган бай мирасыбызны, алга-артка карамыйча, вәхшиләрчә җимерә, юк итә барабыз—күңелсез хәл...
Жир тетрәүдән сон әлеге йортның роза түтәлләре каршысына ук килбәтсез бер галәмәт бина салып куйдылар—янәсе, милли ашлар ашханәсе. Урыны, әлбәттә, уңайлы Алай базары янәшәдә генә, бер квартал аша— Революция скверы. Рушан, пыяла һәм бетоннан ясалган, теләсә кем керсп-чыгып йөри торган бу тартма ашханәгә карый да, мондагы элгәрге биек мәрмәр болдырларын таш арслан саклап яткан ике катлы кызыл кирпеч йортны күз алдына китерә. Халык училишеләре смотрителе яшәгән ул йортта гимназист Александр Керенский үскән. В И Ленинның йөз еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ул карт Парижда мөһажирлектә сонгы көннәрен кәгеп ята булыр хәзер. Элек Сталин урамы булган, аннары ташкентлылар буталып бетәрлек итеп, тагын берничә мәртәбә исемең алыштырган урамдагы, еллар үтү белән зур мәчегә охшап калган шул арсланлы йорт яныннан үткән саен Дасаев ничектер дулкынлана, элекке Дворяннар җыены йорты каршындагы кызыл кирпеч йортта үскән Керенскийнын Бөек Октябрьгә катнашы булган шикелле, үзен дә шул чор тарихына катнашы бар кеше кебек тоя иде
Рушан үзенә кирәкле остаханәне һәм Марикны эхгәп йөргәндә, тагын шул ук ишегалларынын берсендә кайчандыр шагыйрь Максимилиан Волошин да тукташтыргалаганын хәтереннән үткәрде Рушан Дасаев Ташкентны ярата, аның тарихы белән кызыксына һәм аның күләгәле урамнарында йөргән, унайлы-тыныч чәйханәләрендә утырган күренекле кешеләр турында шушы көнгә кадәр бер китап та булмавына гаҗәпләнә иде. Кыскасы, Марик Гольданскиига ул юлбашчының юбилее тарихи мөһим икәнлеген аңлап, әмма күңеленнән, кызыл кирпеч йортта үсеп, иленнән качарга, картлыгының сонгы көннәрен читтә үткәрергә мәҗбүр булган малайны—Керснскийны да кызгана-кызгана барды
Бүлмә ишеге шар ачык, каралар түгелеп, тырналып-кыршылып беткән өстәл өстендә тәмәке төпчеге төтенләп ята. хуҗаның әле күптән түгел генә монда булганлыгы күренә, әмма хәзер генә Гольданский урынында юк иде. Остаханә үзе күптән юылмаган биек тәрәзәле иркен генә ике бүлмәгә урнашкан икән. Диварлары һәм түшәмнәренә караганда, бу бинаның бер утыз еллап ремонт күрмәгәнлеге аңлашыла. Бүлмәләрнең ишекләрендә «Студия № I». «Студия № 2» дигән язулары да бар Ләкин ул бүлмәләрнең берсендә дә Марик юк иде
Бүлмәләр рамнарга тарттырылып куелган киндерләр белән тулган— кайберләре инде грунтланган, калганнарын ашыга-ашыга грунтлап маташалар, кипкәннәренә исә оста гына итеп тиз-тиз квадрат шакмаклар сызалар, шунда ук рәссамнарга охшашлыклары бик аз булган ир-атлар ул шакмакларга буяу сала да баралар. Зал буйлап чабышып йөрүчеләрнең күбесенә рәсемнәрнең зур булмаган аерым өлешләрен. пинжәк. галстук, күлмәк ишеләрен генә буярга рөхсәт ителә, ә юлбашчының шул пинжәкләренә тоташкан башын, шулай ук квадрат шакмакларга бүлгәләп, бердәй пычранып беткән берет кигән дүрт рәссам ясый, аларнын берсенең
муенында хәтта күбәләк-галстук та бар иде. Зал буйлап әрле-бирле чабышып йөрүчеләр белән беретлы кешеләр арасында ниндидер каршылык бар иде, күрәсен, алар үзара сөйләшмиләр иде. Аеры-чөере ишетелгән сүзләреннән Рушан шуны анлап алды: юлбашчының костюмын буяучылар үзләренен күбрәк эшләгәнлекләрен исбатларга тырыша һәм түләве дә артыграк булуны таләп итә бугай.
Рушанга әйләнеп караучы да булмады—конвейер өзлексез үз эшен эшли бирде, шунлыктан Рушан тәмәке тартып алырга жыенган күбәләк галстуклы остага мөрәҗәгать итәргә мәжбүр булды, бу гамәлгә калганнары өнәмичә генә караштырып алдылар. «Марк Натанович кайда?» дигән сорауга оста аның күрше тыкрыктагы «Михнәт» спорт залында икәнлеген әйтте, ул залны болар өч айга арендага алганнар икән.
«Михнәт» җәмгыятенең спорт залын Рушан яхшы белә иде: Ташкентка килгән беренче елларында ул бокс буенча күнегүләрен яңартырга тырышып карады, әмма ничектер бер сәбәпсез рингка күңеле суынды һәм ул бокс пирчәткәләрен чөйгә элеп куйды. Аркылыга өч волейбол мәйданчыгы иркен урнашырлык бу спорт залының көтмәгәндә генә ни өчен Гольданскийга кирәге чыкканын ул берничек тә аңлый алмады. Шау чәчәкле сирень куаклары котырып үскән ишегалдында яз хөкем сөрсә дә, чәчәк исләрен келәй исе басып киткән иде. Рушанның башыннан бер уй чагылып үтте: жир тетрәгәннән сон эзе дә калмаган «Регина» ресторанының атаклы оркестры барабанчысы Гольданский әллә сон берәр яна төр келәй әзерләү цехы ачып җибәрдеме икән?
Рушанның спортзалда күренүе андагыларга да, үзенә дә шулкадәр көтелмәгән хәл булды ки. аны бары тик «Ревизор» спектакленең сонындагы классик күренеш белән генә тиңләргә мөмкин иде. һәрхәлдә. Рушанга югалып калырлык та бар иде: зур спортзалның бөтен мәйданын тутырып
салынган, алар галәмәт зур өстәл-конвейер хасил иткәннәр, шул өстәл тирәсендә башкаланың Рушанга таныш та, таныш булмаган да иң күренекле хатын-кызлары—гранд-дамалары әрле-бирле йөреп тора. Колакларында бриллиант алкалар, башларындагы чәчләре ул заманда «хала» дип йөртелгән, яхшылап өелгән биек прическалы, әле яна гына модага кереп бара торган тырпайтып, зур картон щитларга фоторәсемнәр ябыштыралар, ул картоннар биек булып ишек янында ук өелеп тора иде.
Рушан шәхсән бу гранд-дамаларнын белсә дә бик азын белгәндер, алай да берничә таныш йөз күренә, ул аларны театр премьераларында, ешрак «Регина» ресторанында, сирәгрәк концертларда һәм ул заманнарда очрашып йөргәнлектән, алар да, әлбәттә, аны таныдылар, аннары шәһәрдәге азмы-күпме зыялы һәрбер кеше балетмейстер Ибраһимны белә, ә Рушан һәркайда аның белән була иде. Ибраһимны белмәгәннәре чибәр Нариман аптекарьны белә булыр, аның шундый атаклы әйтеме дә бар «Даруханә аша һәркем үтә»—аның белән лә Рушан төрле жирләргә бергәләп йөри иде.
Гольданский үзе залның түрендә, ишеккә аркасы белән басып тора иде, әмма янындагыларның йөзләрендәге үзгәрешне күреп, шунда ук нәрсәдер булганлыгын, көтелмәгән куркыныч янаганлыгын анлап алды һәм кискен борылып карады Ишек төбендә аптырашта калган Рушанны күргәч, хатын-кызларның ни өчен тәшвишкә төшенүләрен аңлады һәм көлеп җибәрде, шуның белән киеренкелекне дә бетерде’
-Эшләгез, тыныч кына эшләгез,-диде -БУ ОБХССтан түгел, хәтта фининспектор да түгел, минем дустым Рушан бу—Балерун белән Аптекарьның да иптәше..
ашык-пошык кына ясалган кузлаларга озын-озын идән такталары сузып
гажәеп кыйммәтле әкәмәт экстравагант итек-оеклар... Бу гүзәлләр матурлап буялган-маникюрланган, йөзекле-балдаклы нәфис бармакларын кызык кына
киң таралган шау-шулы зур туйларда очраткалый иде. Бер үк урыннарда
Дасаев янына килеп, ул аны иңеннән ишегалдына алып чыгып китте.
кочып алды да тиз генә
—Бу гөлбакчаны ничек җыя алдын син?—дип шаяртып сорады Рушан.
—Вакытлыча, вакытлыча Теләсә кемгә шундый зур акчалар тарата алмыйм бит инде мин. моны Ташкентта беркем дә анламас иде Ә сине нинди җилләр ташлады? Кассиус Клейны рингка чакырырга җыенасынмы, әллә минем бу залны арендага алганны белеп килденме9
— Мин сина йомыш белән. Марик Коткар Сине юлбашчының туган көненә йөз ел тулу унаеннан ясала торган күргәзмә агитация материалларының республика күләмендәге монополисты, диләр. Безнең конторага өстән телеграмма килеп төште: табарга, элеп куярга, урнаштырырга
—Афәрин, егетләр! Шәп эшлиләр,—дип җанланып көлеп җибәрде Марик Күрәсен. ул шәһәр яки район комитетының идеология бүлегендә эшләүче берәрсен күз алдында тоткандыр — Бары тик бик зур блат белән генә, иске дус итеп кенә Анда да акчасын чек кенәгәсе аша түләсәң генә, безгә аны алуы җинсл булсын өчен, дим —Марик ачыктан-ачык әйтеп бирде шул.
—Чек тек чек. парторгка әйтермен, ул бухгалтерияне мәжбүр итәр Син сон хет күрсәт инде, без нәрсә өчен акча чыгарып салырга тиеш булабыз?..
Гольданский өстәлләргә картон таратып йөрүче үсмер малайны чакырып алды да әзер продукцияне китерергә кушты
Берничә минуттан стенд Рушаннын күз алдында иде инде Анын «Ленин—безнен юлбашчыбыз һәм остазыбыз» дигән баш сүзләре юбилей уңае белән менә дигән шома ак кәгазьгә басылган ун тиенлек плакаттан кисеп алынган. Астарак ваграк хәрефләр белән, шулай ук плакаттан, әмма башкасыннан алынган язу В И Ленинның тууына 100 ел тулу унаеннан». Бу плакатларның әле ачылмаган рулоннары өстәл-конвейерларда тау-тау өелеп ята иде
Стендның сул ягын юлбашчының атаклы рәссам Андреев ясаган, чынлап та. бик әйбәт портреты бизи, ул алтынсу-саргылт төстә, әмма монысы да яхшы ак картонга миллионлаган тиражлар белән басылган һәм гел юк кына бәя торган изопродукция Бу портретларның өеме дә плакат рулоннары белән янәшә куелган иде Ике квадрат метрлы стендның калган өлешенә күпсанлы фоторәсемнәр ябыштырылган. Аларны җентекләбрәк каран чыгу өчен Рушан иелә төште.
Ленин бала вакытында, Ленин әнисе тезендә утыра. Ленин абый- сенелләре белән. Ленин—гимназист. Ленин террорист абыйсы Александр белән, мәктәп медале һәм мактау кәгазьләре, Ленин—студент. Ленин эмиграциядә, Ленин велосипедта йөри. Ленин шалашта. Разливтагы шалаш үзе, Ленин броневикта. Ленин ниндидер крестьяннар белән. Ленин Луначарский белән. Ленин Крупская белән. Ленин Горкида коляскада. Ленин табутта.
Фоторәсемнәр бик начар сыйфатлы. Ленинны юньләп танып та булмый, бигрәк тә кышкы киемнән ул кысык күзле юлбасарга охшаган, анын белән рәсемгә төшкән башка кешеләр турында сөйләп тә торасы юк иде.
—Начар фоторәсемнәр, юбилей көнендә табутта яткан Ленин да кирәкмәстер.—диде Рушан. Гольданскийнын иҗат җимешен карап бетергәннән сон
—Ә мин әйбәт дип әйтмим дә Кызганыч, дәүләтебез яхшы фоторәсемнәр буклеты бастырырга уйлап җиткермәгән, без шуларны ябыштырган да булыр идек. Борчылма. Рушан, бәхәсләшә алам—аларны синен кебек җентекләп беркем дә карап тормаячак, табутына да игътибар итмәячәкләр Табут мәсьәләсендә син хаклы, әлбәттә, уйлап бетермәгәнмен -Марк сүзен бүлеп, ачык ишек ягына кычкырды—«Ленин табутта*ны тиз генә алыгыз, «Ленин Шәрекъ хатын-кыхтары арасында»ны
калгансыңдыр да.
—Бу галәмәт әштер-өштер иттерүне үзен уйлап таптыңмы?—дип турыдан-туры сорады Дасаев. Әйтергә кирәк, аны Гольданскийның колачлы -предприятиесе» тан калдырган иде. Аптырабрак өстәп әйтте:—Идеолошя шушылай юмарт ашатырга мөмкиндер, дип уйламаган идем...
—Бары тик идеология, бары тик партия генә туйганчы ашата да инде, мыегына чорнап куй, иптәш прораб...
Гольданский канәгатьлек белән кулларын уып алды һәм, сабый балага аңлаткандай итеп, Рушанга аңлата башлады:
— Мондый зур чаралар йөз елга бер генә була. Мин аны озак көттем—ике ел алдан Ленинга багышланган символикаларны, плакатлар- рәсемнәрне күпләп сатып алып, җыя башладым. Идеясе-фикере, уйлап табуы—минеке, ләкин боларны сезгә сатып алырга мәжбүри таккан, бары тик Гольданскийдан гына алырга кирәклеген өйрәткән кешеләрсез бу идея сукыр бер тиен дә тормас иде. Хәзер төшендеңме инде, ни өчен шәһәрнен иң кәттә гүзәлләре миндә вакытлы эштә икәненә? Бер атнадан бу синекура' тәмамланачак, алар туган илебезнең иминлеге-муллыгы хакына «ижтиһади» хезмәтләре өчен шундый сумманы кесәләренә салачаклар, кайсыдыр ки, мөгаен, премия вә артыгын эшләгән өчен
Дасаев төшенде: «Ленин табутта», «Ленин Шәрекъ хатын-кызлары белән» ише фоторәсемнәрне бер ай чамасы ябыштырып утырганнары өчен партноменклатураның хатыннары вә сөяркәләре Рушанның төшенә дә кермәгән ярты еллык хезмәт хакына бәрабәр акчаны кесәләренә матур гына салып куйганнар икән бит! Андый акчага, аларнын мөмкинлекләре һәм танышлыклары белән, «Волга» автомобилен дә,—ул нибары 5600 сум тора иде,—шул чама ук бәягә өч бүлмәле кооператив квартир да, әле өстәп, өч бүлмәгә җитәрлек мебель—йорт җиһазлары да алырга була иде ул заманнарда.
Хәзер, менә-менә пенсиягә чыгам дип торганда, шымытыр байлыгы да булмаган Рушан кайбер аерым сөйләшүләрне, сирәк-мирәк укылган мәкалә-фәләннәрне исенә төшерә. Алар һәммәсе дә ничектер юлбашчының шул юбилее белән дә, бүген Ильичның һәйкәлләрен җимереп кенә түгел, социализмның барлык билгеләрен, шул исәптән, бронзадан һәм металлдан коелган, гранитка һәм мәрмәргә уелган «Барлык илләрнен пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг-шигарен дә вәхшиләрчә кырып-себереп, коммунизм идеяләрен бар дөньяда кире кагуга бәйләнгән НуЧан„- Ү3 тормышынын-яшәешенең төп өлеше хезмәт белән, "^|ЛС;Ә",6ӘИЛС чагЬ1Нда' андый вак-төяк вакыйгалар, аеры-чөере күренешләр күңелендә эз калдырмый узган икәнлеген аңлый, ә менә
1 Синекура—күп хезмәт КУЮНЫ Тәрҗемәче искәрмәсе
куегыз Шулай иткәндә, сәясирәк тә, урынлырак та булыр.
Марик Рушанга борылып, бүленгән сүзен дәвам иттерде:
-Бер әрҗә коньякка бәхәсләшә алам: үземнең бала чагымда чүлмәктә утырган фоторәсемемне куйсам да—кем дә булса игътибар итәрме икән?—Аннан кинәт кенә күчешсез-нисез сорап куйды:-Майлы буяу белән ясалган зур портретын телисеңме, нибары мең сумга, дуслык хакына гына?
—Шакмакларга сызып эшләнгәненме?—дип көлемсерәде Рушан.
—Шакмаклымы, әллә буйлымы—анысы әһәмиятле түгел. Кемне ясаулары һәм һәр кабинетта кем эленеп торуы мөһим. Кипренский, Рокотов яки безгә ят ниндидер Гейнсборо ясаган рәсемнәр түгел ич, Айвазовский, Куинджи пейзажлары да түгел. Үзебезнеке! Син, кадерлем. сәяси өлгермәгән икәнсең әле, мөгаен, шуңа күрә прораблыкта төртелеп
өстәмә түләүләреңне дә кушып, синең ярты еллык хезмәт хакыңны каплап китәдер. Акыллы кешеләрнең акчаны ничек ясаганнарын төшендеңме инде?.
сорамый һәм яхшы түләнә торган вазифа
хәзер, кара әле син, ул жепнен очы шул заманнардан ук сузылып килә икән ич.
Рушан кайдандыр укыган иде: Фридрих Энгельснын әнисе,—югары зәвыклы. тирән белемле, бай һәм данлыклы гаиләдә тәрбияләнеп үскән ханым,—марксизм белән мавыгып киткән һәм Карл Маркска финанс ярдәме күрсәтеп торган улына үзенен бер хатында, аналарча йомшак кына, хәтер калдырмаслык кына итеп яза: «Фред, сөйкемлем, мина син кирәкмәгән нәрсә белән шөгыльләнәсен шикелле тоела. »
Карл Маркс үзенең «Капитал»ын эшләп утырганда, наширеннән янаулы хат ала: «Хөрмәтле Маркс әфәнде! Әгәр дә Сез килешенгән вакытка «Капитал» дигән хезмәтегезне китереп җиткермәсәгез, без аны язарга башка авторга заказ бирәчәкбез »
Ә Бисмарк, кирпеч калынлыгындагы фундаменталь «Капитал»ны укып чыккач, титул битенә язып куйган: «Кешелек бу бухгалтер белән изаланачак әле...»
Кызганыч, бөек юлбашчы һәм фикер ияләренең эксперименты уйлап табылган җирендә тормышка ашырыла башламаган, ә Россиягә килеп төртелгән Коммунизм идеясе Европада, башкалаларның уңайлы-тын кафеларында, кунакханәләрнең, китапханәләрнең бүлмә-залларында туган, ә ул «ботканы ашарга» хәзергә хәтле башка халыкларга туры килә.
Бәлки, кайчан булса да. ул сер дә чишелер: ни өчен андый тәҗрибәне Россиядә үткәрергә булдылар икән? Бәлки, халкы һәрвакыт беренчелекне яраткангадыр, гаделлеккә һәм тигезлеккә сусау көчле булгангадыр'7 Россиядә яшәүче халыкларның күпчелеге урыслар тарафыннан яулап- басып алынган, ничәмә-ничә гасырлар изелеп-жәберләнеп килгән халыклар бит Гаделлек-тигезлеккә алар сусамый, кем сусасын тагын?
Коммунистларның үзара идеологик бәхәсләре аркасында Рушанга икенче өстәлгә күчеп утырырга туры килгән санаторийда тагын бер вакыйга булган иле.
Рушан анда бик тәкәббер бер карчыкка игътибар итте. Карчык үзен ачу китерерлек дорфа тота, теләсә нинди бәхәсләргә ярсып катнашып китә иде. Күршеләре Горбачевны ачыктан-ачык яманласалар, үзгәртеп коруны тиргәсәләр—әбкәй риза, ул бөтен бәлаләрне хәбәрдарлек һәм демократиядән күрә, шуларны пыр туздыра. Ә инде Горбачевны яклаучылар булса—бетте! Түзеп кенә тор әбекәйнен әче теленә!
Рушан үзен дәвалаучы табибтан кызыксынып «Ни өчен карчык бернинди үзгәрешләрне дә кабул итми икән?»—дип сорады
Бөтенесе дә бик гади булып чыкты: баксан, әбекәй сынчы-скульптор икән, гомере буе Ленинны ясаган, юлбашчының бюстларын аннан да оста коючы булмаган икән, кепкалысынмы. яланбашлысынмы, бүлмә өстәленә куярлык кечкенәләренме, мәйданнарны бизәрлек мәһабәтләренме—һәммәсен дә коеп кына куя торган булган икән. Юлбашчының кибетләрдәге канцтоварлар бүлекләрен тутырып утыручы бронзадан, гипстан, чуеннан, мәрмәрдән эшләнгән кечкенә генә кулсыз статуэткалары да әлеге карчыкның иҗат җимеше икән, дип шаярталар иде ял итүчеләр Ничәмә-ничә еллар бу әбекәй һәртөрле күргәзмәләрдә һәм вернисажларда призлар вә медальләр алып килгән һәм кинәт, көннәрдән бер көнне, барысы да юкка чыксын әле—спеизаказлар. спеимашиналар. спецфәлән- нәр Үзгәртеп коруга ярсып ташланмый хәлен дә юк. Сызгырырсың, кодагый!
Күптән түгел генә Рушан өлкә Офицерлар йорты яныннан узган иле—акшарлары кубып-кубып төшкән диварлар, күптән буявы янартылма- ган. авыр бронза тоткалы ишекләр, ул тоткалар кайчандыр Дворяннар җыены йортына килеп, кичләрен бильярд уйнарга яраткан бөек кенәзнен кул җылысын да саклыйлардыр кебек әле.
Рушанның күңелендә юлбашчының портретын шакмакларга сызып мең сумга ясап бирә торган остаханә калкып чыкты Социалистик дәүләткә нигез салучы Ленинның грандиоз юбилеена Ташкентның кәттә хатын-
РАУЛЬ мирхәйдагое кызлары «иҗгиһади хезмәт» куеп, мәш килеп «акча сугып» яткан «Михнәт» спорт залы исенә төште.
Болар берсе дә хәзер юк, гаип булды, эреп бетте, онытылды. «Су күмгәндәй, вакыт күмде һәммәсен дә...»—монысын да кайсыдыр шагыйрь әйтеп калдырган.
Моннан утыз еллар элек бу хәлләр булган урында хәзер Үзбәкстан Энергетика министрлыгының мәһабәт бинасы күккә үрләгән, Ташкентта Марк Натанович Гольданский да юк—ул күптәннән инде Нью-Йоркта яши, Брайтон-Бичтагы рус рестораны (!) «Одесса» оркестрында уйный. «Регина» ресторанындагы шикелле, янадан бәрмә уен коралларына кайтып төшкән, барабан суга, имеш, дип сөйлиләр.
Ихтимал, кайчандыр балалар бакчаларыннан башлап һәр учреждениене мәҗбүри «ленинчылаштырырга» күрсәтмәләр биреп, дәһшәтле телеграммалар җибәреп, ә хатыннары һәм сөяркәләре Ленинның 100 еллыгыннан файдаланып, «акча сугып» утырган түрәләр дә күптән \з кабинетларыннан башка җылы урыннарга очканнардыр яки шул ук кабинетларда, исемнәрен генә алмаштырып, утырып калганнардыр. Янә дә бер сызгырырсың, кодагый!
Теге «кәттә марҗаларның» берәрсен дә күргәне-очратканы юк Рушанның, дөресен генә әйткәндә, үзе дә сирәк чыгып йөри, күбрәк кичләрен тәрәзә буенда уйланып уздыра ул: кая бара бу дөнья?..
XXXVI
ткән елларын һәм үзе белән аралашкан кешеләрнең язмышларын искә төшереп утырганда, Рушан кайвакыт гел дә әһәмиятсез булып тоелган хәлләргә барып юлыга, әмма ул хәлләр көтмәгәндә генә, кинәт алар буынының тормышында хәзер дә чагыла, һәммәсенә дә башкачарак карарга мәҗбүр итә.
Күптән түгел генә эшкә китешли, ул баскыч төбендә кемдер төшереп калдырган егерме тиенлек акча күрде. Акча ике бетон плитә арасындагы ярыкта, аны алыр өчен берәр чыбык-мазар кирәк, аның ише нәрсәләр чүпле-пычрак ишек төпләрендә аунап ята.
Күп квартирлы йорт ишек төбендә яткан шул егерме тиен көмеш мен тугыз йөз алтмыш беренче елгы акча реформасын искә төшерде. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясында ботинкасы белән өстәл төеп, дөньяны таңга калдырган генсек Никита Сергеевич Хрущев, акча реформасының сәбәпләрен аңлатып, үзенең гадилеге белән трибунадан бик ышандырырлык дәлил китергән иде: «һе, симерделәр, юлда бер тиен ятса—иелеп алучы юк. Ә менә хәзер, без анын бәясен ун тапкыр арттыргач, берәү дә узып китмәс...»
Башка бик күп нәрсәләрдә ялгышкан шикелле, бу юлы да ялгышты Никита Сергеевич. Бәясе ун тапкырга арткан егерме тиенлек тә күптән инде беркемне дә кызыктырмый—ә бит ул девальвациядән1 сон утыз ел узды. Янасы, тагын да явызрагы ишекне какты һәм, түргә узып, халык өстенә шундый көч белән килеп төште ки. тын алырлык та хәл калмады
Девальвация Арзанаю Акча арзанаю белән генә бетсә икән әле! Кая карама—девальвация... Хисләрдә, мөнәсәбәтләрдә, бурыч тойгысында. Ьер нәрсәнең дә бәһасе юк хәзер—кеше язмышларының да. тормышнын үзенең дә.
Узган гомеренә нәтиҗә ясап, Рушан тагын шуны күрде: сонгы йөри торган даирәсе-мохите бик нык тарайгаи икән бит Билгеле, биредә яшь үткән саен була торган югалтулар да бар,
2КЧа к,1ы6е;|™ яки кулланышта булган акчанынр»"
SSXee ’’ бе'1™ үТ|Я|*лв ™Рга" акча реформасы Тарҗеям
Ү
гелисенме-теләмисенме, бер йодрык булып укмашкан төркемнәр таркала, дуслар каядыр югалып бетә, нәкъ атаклы шигъри юллардагыча: < Берәүләр юк инде, ә берләре ерак...»
Профком рәисе Рушанны, дөнья пролетариаты юлбашчысының юбилеена стенд табып кайтырга, дип, Марик Гольданскийга җибәргәндә әйткән иде: «Син яшьлегендә Кашгар егетләрен яхшы белә илен, алар шунда эш майтарып яталар»,—дигән иде.
Кашгар Ташкентның атаклы яһүдләр төбәге иде. жир тетрәп ул гомерлеккә юкка чыкты. Кашгарда сатира театры артисты Роман Ткачук туып үскән, кинорежиссер Юнгвальд Хилькевич та. Ленинград шагыйре һәм актер Владимир Реиептер да. Роксана Бабаян да шуннан иделәр Кашгар илдә танылган күп кенә спортчыларны, ни өчендер боксчыларны гына, үстергән: Йосыф Будманны, ул хәзер Нью-Йоркта яши. Володя Огороновны. хәзер рингта рефери вазифаларын үтәүче Тимер Гулямовны Мюнхен Олимпиадасында Абу Нидаль террорчылары тарафыннан үтерелгән Илья Люксембург та Кашгардан иде Кашгарнын үз Мишка Япончигы—Фима Боднеры, хәтта үз Мюллеры бар иде—актер Леонид Броневой да тумышы белән Кашгардан бит Теләгәндә, бу исемлекне чиксез сузарга да була...
Кашгар Ташкент өчен Одессаның Молдаванкасы кебегрәк урын иде. Әйтергә кирәк, шәрекънекеме, гарепнекеме. әллә Кавказныкымы— мәсәлән, Баку яки Тифлис—көчле яһүд катламы булган шәһәрләр, андый диаспора булудан ота гына, аннан һәрвакыт рухи һәм эшлекле тормышның куәтле агымнары бөркелеп тора.
Әйе, Рушан андагы егетләрне яхшы белә, ә аның жсп очы Үзбәкстан урамындагы колонкадан аккан суы мәнге кипмәс ишегалдыннан башланган булгандыр. Шунда, Гольданскийларга күрше булып, аның аптекарь дусты, чибәр Нариман яши иде. Бүген, барлык халыкларның да милли хисләре көтмәгәндә генә кабынып китеп, бер-берләренә урынлы да, урынсыз да дәгъвалар белдерә башлаган заманда, Рушанның яшьлегендә исә паспорттагы бишенче графа—«милләт» графасы ташкентлылар тормышында бернинди дә әһәмиятле роль уйнамаганын, кешеләрнең бөтенләй башка сыйфатлар буенча дуслашу-аралашуын, якынаюын к\з алдына китерүе дә кыен.
Менә алар өчлеген генә алыйк Ибраһим—балалар йортында үскән Коканд үзбәге, Нариман—бакулы, Рушан үзе Оренбург татары, тумышы белән Көнбатыш Казакъстаннан
Кемгә генә төртмә, алар янында уралучылар да шундый иде Шәһәрдә мәгълүм бертуган Рожковлар—Славик белән Гера—урыс фамилияле булсалар да, чынлыкта нинди милләттән икәнлекләрен үзләре дә белми, рок-н-роллны искиткеч оста биюче Юра Толстой—урыс. Ваган Адамян. Урта Азиядәге бик күп әрмәннәр шикелле, тамырлары белән Карабахтан булса да, үзе ташкентлы әрмән «Регина»нын атаклы саксофончысы Хәлил—үзбәк, «Пахтакор» футбол командасының легендар һөҗүмчесе Берадор Абдураимов (Абдерәхимов) Григорий Федотов исемендәге бомбардирлар клубындагы бердәнбер үзбәк. Бүген аның белән янәшә һәрвакыт сөйкемле, бик җанлы йөзле һәм акыллы карашлы Тайванең кушаматлы үсмер искә төшә. Ул малай футболны шулкадәр ярата. Берадорны Алла урынына күреп, ана шулкадәр табына иде ки, Абдураимовны Мәскәү «Спартаг»ына чакырып алгач, ул ана ияреп китеп барган иде. Рушан аны үсеп егет булгач, бер генә күреп калса да, искә төшүе юкка түгел иде.
1971 елның кара көзенә ике футбол клубы—Мәскәүнең «Динамо» һәм ЦСКА командалары ил чемпионатында очколар саны буенча тигез булып чыкты Алар арасында өстәмә уен булырга тиеш иде һәм бу командалар очрашу урыны итеп Ташкентны сайлап алдылар, аларга кадәр Мәскәү «Торпедо» сы белән Тбилиси «Динамо»сы да шулай эшләгән иде
Уен гажәп зур, күрелмәгән ажиотаж, шау-шу тудырып. -Пахтакор»
ук банк кәгазе дә ертылмаган йөзлекләрдән торган бер төргәк акча суздылар. Алик, эчке күкрәк кесәсеннән шундый ук төргәк акча алып, икесен дә Рушанга тапшырды—йоласы шундый, акча битараф кеше кулында булырга тиеш Шуннан сон ложадагыларнын уенны нинди кызыксыну һәм дулкынлану белән карап утыруларын күз алдына китерергә мөм киндер!
Төп вакыт эчендә армиячеләр исәпне тигезләделәр: 2:2. Өстәмә тайм алдыннан Тайванен мангаена бәреп чыккан тирләрен сөртеп, әйтеп куйды: «Ну. хәзер безнекеләр егып салачаклар...»
Шулай булды да! Бу финал уенынын герое элекке легендар бомбардир Григорий Федотовның улы Владимир Федотов иде. Ул хәлиткеч ике тупны кертеп, үзенең тормышында ин яхшы уенын уйнады, ә бит бу сезон аның футбол карьерасында сонгысы иде инде.
Рушанның хәтерендә Тайванен менә шундый комарлы футбол белгече булып сакланып калган да. Әмма анын искә төшүе футбол уены яратканы өчен генә түгел һәм хәтта пари-бәхәс аркасында гына да түгел.
Шактый вакытлар үткәч. Рушан анын Мәскәүдә атаклы итальян мафиозие дои Карлсоне шикеллерәк «абруйлы» кеше булып танылуын, башкаланы үз кулында тотуын һәм ташкентлыларга ярдәм итүдән бервакытта да баш тартмавын ишетте. Бервакыт «Лотос»ка кергәч. Аликнын бер кичтә кәрт уйнап бер миллион сум отканын да әйттеләр. Әле менә күптән түгел генә, үзгәртеп коруның кызган—әллә котырынганмы?-бер чорында «Правда» газетыннан укыды: безнен ил мафиясе киң фронт белән халыкара аренага чыккан һәм Көнбатышта шактый йогынтысы бар икән. Мәкаләдә Тайванен исеме дә телгә алынган иде. Алик хәзер Германиядә, зиннәтле-бай виллада яши һәм Мюнхеннын «Бавария» футбол командасына үлеп гашыйк, шуна табына икән.
Шулай итеп. Дасаевка кирәкмәсә дә. тагын бер сер. футболны бик тә яратучы үсмер малайның сере ачылды.
Әйе Кашгар егетләре футбол ярата иделәр. Шагыйрь әйтмешли «Ил корабын җил өрә...» Әмма ул елларда җилләр безнен җилкәннәргә уңаирак иде шикелле, шуңа күрә футбол белән мавыгучылар да күп иде. by мавыгу, танылган спортчыларны шулай ярата белү—шул заманны анларга. шул заман кешеләрен анларга ачкыч түгелме?
Рушан тагын бер хәлиткеч финал уенын хәтерли, анысы Тбилиси •динамо»сы белән Мәскәү «Торпедо»сы арасында булган иде. Андый шау-шуны, андый ажиотажны, шулкадәр кунакларны Ташкент ана кадәр
С0Н да кҮРмәде- Ихтимал, футбол сөючеләрне Грузиядән пип^«СТаНГа«КӨНГӘ ЛИСТӘЛӘРЧӘ самолет яллап ташу,—моны «чартер рейсы» лиләр, илебез тарихында беренче тапкыр булгандыр, ике республика
стадионы камалышта булды Ләкин Рушан, уенны карарга эләкте генә түгел, ә гадәттә командаларның икенче алмаш—дубль составы һәм команданы озатып йөрүче күпсанлы кемсәләр генә кертелә торган матбугат ложасына үтеп керә алды. Ул вакытта Берадор Аблураимов ЦСКАда уйный, ә үсеп җиткән Тайванен шул клубнын ниндидер хуҗалык эшләрен башкаручы вазифасына билгеләнгән иде инде. Ничектер шулай килеп чыкты. Рушан ложада Алик Тайванен белән янәшә утырды.
Уен армиячеләр өчен уңышсыз башланды: тәнәфескә алар инде 0:2 исәбенә оттыралар иде. мондый дәрәҗәдәге уен өчен нокаутка тиң исәп Матбугат ложасында «Динамо» өчен янучы-көючеләр дә бар—алар командага ияреп, шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөрүче, поезд тәрәзәләрен кырып төшерүче яшь фанатлар түгел, билгеле, ә җитди һәм хәлле-бай меценатлар иде. андыйлар хәзер бөтенләй юкка чыкты. Тайванецны белгән бу кемсәләр, «Динамо»нын җиңүе хөрмәтенә «Ташкент» ресторанына банкетка алдан ук заказ биреп куйганнар икән. Алар Аликны «кыздырырга» керештеләр. Уен барышыннан күзен ала алмаган Алик аларга ул елларда акылдан язарлык суммага—ун мен сумга пари-бәхәс тәкъдим итте: ЦСКА җиңәчәк, диде. «Динамо-га табынучылар ана шунда
арасында хөкүмәт элемтәсе өзелеп тормады.
«Без шәһәрне грузиннарга өч көнгә бирдек»,—дип шаярттылар гашкентлылар. Һәркайда грузинча сөйләшүләр ишетелә, һәр җирдә аларнын ул заманнарда бик тә модалы аэродром-кепкалары шәйләнә. Шәһәр халкының үзенә ул көннәрдә ни бер ресторанга, ни бер кафега керергә мөмкинлек юк—һәммәсендә дә кунаклар кәеф-сафа кора, күңел ача иде.
Уен буласы көнне аэропортта хәлләр хәйран иде. Кайдан гына самолет очып килмәсен—Мәскәүдәнме, Киевтанмы, Бакуданмы, Ереваннанмы, Ростовтанмы, Минеральные Водыданмы. Симферопольдәнме, Адлерданмы—пассажирлар гел генә грузиннар булды: шулай урау юллар белән булса да, яраткан командаларының уенын карарга Ташкентка килгән иде алар Андый уенга керү билетынын шәһәрдә нинди бәя торуын күз алдына китерүе кыен түгел иде, бигрәк тә футбол тирәсендә бихисап «конгыз-кортлар» кайнашкан шәһәрдә...
«Пахтакор» стадионына тәпиләп барганда ун минутлык арада булган «Ташкент» кунакханәсе янында, әле уен башланырга сәгатьтән артык вакыт булса да, инде сөйләп биргесез ыгы-зыгы башланган. Илнен төрле якларыннан җыелган репортерлар, фотохәбәрчеләр, тележурналистлар, дәрманчы-табынучылар, грузин футболын сөюче үзбәкстанлылар, Казакъ- станнын һәм Таҗикстаннын якын-тирәдәге шәһәрләреннән килүчеләр, меңләгән грузиннар үзләренең кумирларын—ин яраткан футболчыларының кунакханәдән чыкканын көтеп торалар.
Ишекләрен кин итеп ачкан зур һәм «Икарус» автобусы да мәйданда иде инде. Көтеп торучыларны тагын да кыздыру ниятеннәндер, күрәсең, төп төркемнән шактый алданрак өч уенчы күренде, болар сакчы Гурам Петриашвили, Джемал Зейкеншвили һәм Гурам Цховребов иде. Хәзерге шикелле аунап-таушалып беткән спорт костюмнары кимәгәннәр, ә галстук таккан, чәчләрен әйбәтләп тараган егетләр иде алар. Көяз-купшылар. үз-үзләренә ышаныч белән атлый-атлый, алар тәрәзәләренә пәрдә тартылган чия төсендәге автобус эченә тиз генә кереп югалдылар
Рушан белән анын дуслары милиция чылбырлап алган тере коридор аша карап тора, менә-менә бөтен команда килеп чыгарга тиеш, шул чагында, милиция сафын кысыла-кысыла ерып. Володя Огоронов үтеп китте, әмма ул стадион ягына түгел, ә Нариманның даруханәсе ягына таба атлады.
Огоронов белән Будман күптән түгел генә бокс буенча СССР халыклары Спартакиадасында чемпион исеме яулаган, илнен җыелма командасына кертелгән һәм Ташкентта зур шөһрәт казанган иделәр Мөгаен, аны таныганга күрә, милиция кордоны үткәреп җибәргәндер дә. Рушан янындагы кемдер, Ибраһим булды, ахрысы, ана дәште
— Володя, футболга бармыйсынмыни?
Огоронов кунакханә алдындагы мәйданда туктап калды, таныш тавышка әйләнеп, беркатлы-самими генә итеп сорады:
—Ә кемнәр уйный бүген?
Җыелган халык шаркылдап көлеп җибәрде, шул вакытта кунакханә ишегеннән килеп чыккан грузин командасы бу көлүнең сәбәбен тәки анлый алмый калды.
XXXVII
әзер инде Ташкентта Кашгар егетләреннән Рушанга танышлары аз калды. Язмыш җиле аларны дөнья буйлап таратты Кайвакыт Дасаевның почта тартмасында, күршеләрнең күзен кыздырып, бик зиннәтле-матур открыткалар күренә, алар йә Тель-Авивтан, йә Хайфадан, йә Лондон белән Амстердамнан, Сан-Франциско белән Гамбургтан була Дусларының илдән үз ирекләре белән һәм таза-тук тормыш кына эзләп китмәгәнлекләрен һәр күршегә аңлатып йөреп булмый
Х
эзсез калмаган икән.
Сонгы елларда, үзгәртеп кору дигән нәмәрсәнен көткән өметләрне акламавы һәм тупыйкка барып төртелүе бәхәссез икәне күренгәч, милли мөнәсәбәтләр бик кискенләшеп китте. Рушанның институтта укыган Кашгардан ук аралашып йөргән танышлары күп кенә һәм алар гына ш түгел, башкалар да илне ташлап китә башлады.
Алтмышынчы елларда Ташкент бик нык үсә, һәркайда төзелешлә[ күтәрелә һәм, дөресен әйтергә кирәк, барлык эре трест һәм идарәләрне! дә диярлек башлыклары яһүди инженерлар иде. Опера театрының гажәе! матур бинасын атаклы архитектор Щусев проекты буенча әсир японна] кулы белән Пикман күтәртте, театр алдындагы мәйданны төзетте, тата| Булатов проекты буенча «Ташкент» кунакханәсен житкерде. Сутын башланыр алдыннан гына Ташкентның иң матур Нәвои урамы төзел; башлаган, ул төзелешне Крайзман җитәкләгән. Ташкентның су белә; тәэмин ителеше бик камил уйланып эшләнгән, ә сугару системаларь заманча элемтә челтәрләре, республиканың металлургия һәм хими предприятиеләре төзелешләренә хезмәт күрсәтүче беренче «Спецмон тажстрой» тресты башында Горенштейн тора, атаклы «Ангреншахстрой»да- Терман, «Высотстрой»да—Каменецкий. Ә 1\шан эшли башлаган беренч идарәне Марикнын әтисе Гольданский оештырган. Бу исемлекне чикс» дәвам иттерергә булыр иде. әле бит тагын сәламәтлек саклау, югар белем бирү, авыр машина төзелеше кебек тармаклар да бар...
Рушан төзелеш мәйданнарында, планеркаларда очрашып-аралашы йөргән байтак кешеләрнең бик азы гына торып калды, күбесе ките бетте шул. Аңа һаман да күңелсез хәбәрләр килеп ирешә—фәлән ките барган, фәләннәр китәргә җыена, фәләннәр виза көтә... әйтерсен, кемд( аның тирә-юнендәге дусларын-танышларын чалгы белән чаба...
Америка илчелеге, башка илләрнең илчелекләре алдындагы озьи озын чиратларда—нигездә яһүдләр белән әрмәннәр. Бик күңелсез, хафа төшерерлек күренеш иде бу. Рушан хәзер үзенә ни өчен? ни сәбәпл кеоек мәгънәсез сораулар бирми инде Чөнки белә: яхшы тормыигп яки алда көткән рәхәтлекләрдән качмыйлар, берәү дә үз-үзенә, балалары! пәм оныкларына дошман түгел. Ул әлеге бөек таралунын төп сәбәпләр» ү,к Р™ ГЬ1на ТЬ|рыша- Сумгаитта әрмәннәрне үтерәләр—яһүдләр кач nprnvKn,,^13 Месхет төрекләрен үтерәләр—яһүдләр кача, элеке союзда кача капарлан күпләп урыслар китә—янә дә шул ук хәл: яһүди
Кашгар егетләренең монда да майлы ипиләре бар иде. Кайберләренең чит илләрдә күптән инде үз виллалары. «Мерседес» машиналары бар. әмма алар һаман да Кашгардагы уңайлыклары булмаган фатирларын, тәрәзә буендагы сирень куакларын, шау-шулы Алай базарын һәм үзләренеь бәхетле көннәрен сагына. Балачак урамнарын бернәрсә дә алмаштыра алмый, сагынган минутларында аларнын тамакларына төер утыра.
Яшьлегендә Рушан дуслашып йөргән Кашгар егетләре буыны шулай ук әтисезлектән иза чикте, аларнын да күпчелеге югары белемне. Рушан шикелле, читтән торып алды. Аларнын төзелеш факультетындагы группалары интернационал булса да, өчтән бере яһүдләр иде. тагын өчтән бере—греклар белән немецлар, соңгыларына кереп укуны шактый кысканлыктан, аларга бердәнбер мөмкинлек читтән торып уку булды
Башка курс-факультетларда да чама белән шундыйрак нисбәт иде Рушан укуын тәмамлап килгәндә. Корея милләтеннән булган студентларның нык артуы күзгә ташлана—аларнын күпчелеге теләсә кайсы инженерлык эшендә дә әһәмиятле анык аналитик фикерләүгә сәләтле кешеләр иде. Ни өчендер ул елларда Үзбәкстаннын төп халкын төзүче-инженер һөнәре кызыксындырмый, алар күбрәк юридик, сәүдә, халык хуҗалыгы, автомобиль юллары төзелеше белгечлекләренә омтыла иделәр.
Рушанның яһүдләр, греклар, немецлар арасында дуслары күп булды, ул немецча анлый һәм аңлаша да ала—Мартукта Вуккерт белән дуслыгы
Рушан үзенен үткән тормышын, кинотасма шикелле, артка табан .үтә-сүтә дә, балачагына, сугыштан сонгы ярлы Мартукка барып төртелә...
Поселокта төрле милләт кешеләре җитәрлек иде, әмма яһүд гаиләсе Лерәү генә булды Хәер, ул вакытта бишенче графа турында сүз дә юк, чөнки күпчелек халык сталинчыл билгеләмәгә туры килә—наименнар. Рушан укытучы аланын, ниндидер рәсми кәгазьләр тутырганда, һәр заданы бастырып, нинди милләттән икәнлеген сораштырганын хәтерли Җавап: чечен, ингуш, татар, башкорт, немец, чуваш, мордва. Укытучы, дәфтәрдән башын күтәрми генә, кыскача гына раслап тора: «Димәк, нацмен».—ди Аннан сон күп еллар үтте, хәзер Рушан ул кыскартылган гкушма сүзнен мәгънәсен анлый инде: нацмен—национальное меньшинство, (Ягъни милли азчылык. Сыйныфтан бары тик өч бала гына «нацмен» категориясенә керми калды—урыс, украин һәм казакъ. Калганнар балаларча беркатлы үзара мөнәсәбәтләрендә әнә шул көтелмәгән туганлыктан файдаланалар: «Син дә нацмен бит»,—дип кенә җибәрәләр. Сыйныфтагы бердәнбер яһүд малае Лева Бернштейн да шул категориягә керә иде.
Үсә төшкәч, алар милләтнең ни-нәрсә икәнлеген анлый башлаганнар 'иде инде, әмма аннан да элгәре үзләренен нинди диннән булуларын төшенделәр, чөнки чиркәүнең дә. мәчетнең дә авылда үз йогынтысы бар иде. Мартуктагы бик күпләр шикелле. Рушан да сукыр Мәмлиева әбинең еш кына «Әгәр дә чсченнәр безнен дин кардәшләребез булмасалар, кырык бишенче елнын кышында туңып үлеп беткән булыр иде»,—дип әйткәнен хәтерли.
Бәлки, әби-бабайларнын тырыша-тырыша балаларга иман нуры иңдерүләре сабыйлар күңелендә якыныңа, тирә-юньдәге һәр җан иясенә рәхим-шәфкатьлелек булып шытып чыккандыр ла әле. Хәзер бар әшәкелеге белән өскә калыккан мәрхәмәтсезлек, әдәпсезлек, әхлаксызлык һәрвакытта да шундый иде. дип. Рушанны беркем дә ышандыра алмас Әйе. алар, ул сыйфатлар ла һәр заманда булган, әмма бу кадәр киң таралып, халыкның барлык катламнарына ла үтеп кермәгән, хатын-кызларга исә бөтенләй диярлек кагылмаган. Ул вакытларда кемнән нәрсә көтәргә булганын чамаларга мөмкин иле. Җәмгыять рәхим-шәфкатьлелек белән, бер-берсенә ярдәмчеллек белән яшәде, шулай итеп кенә сугыш елларында исән калды, сугыштан сон тернәкләнеп китте. Моның ачык мисалы—яһүд малае Лева иде
Лева Бернштейн чибәр, күрекле егет булып үсте, ләкин үжәт-кире, күкерт кебек кабынып китүчән. әгәр дә ачык кына әйтсәк—ызгыш-талашсыз яши алмый иде Кырыс тормыш җәмгыятьне дә кырыслыкта тәрбияли, Мартукта һәркем үзен-үзе яклый ала. шунлыктан тәкәббер Лева еш кына һәм бик урынлы кемнендер йодрыгын татымый калмый иде.
Аны кайчан да булса бер. бигрәк тә мәсьәлә кызларга кагылганда, үтергәнче кыйнап ташларлар иде инде, ләкин бик кызып сугышып киткәндә дә кемдер
—Җигәр, ул бит бездә бердәнбер яһүд,—дип әйтеп куяр иде
Никадәр сәер тоелмасын, шул сүзләрдән соң сугыш туктала, «яһүд» сүзенә бернинди мәсхәрәле мәгънә дә салынмый, ә тиз һәм күп гашыйк булучан Лева моннан оста файдалана ла иде бугай әле—әгәр җинелә башласа, коткарачак сүзләр яңгыраячагын белә «Ул бит бердәнбер »
Техникумда Рушан белән бер группада Ефим Ульман укыды, алар хәтта бер бүлмәдә ике ел бергә яшәделәр дә. Ефим детдом егете, үзенең кайдан икәнлеген, әти-әниләренең кемнәр булганлыгын белми иде Анын укуы да шәптән түгел, уртачадан түбән һәм ул Рушаннар группасына курсыннан күчми калган укучы буларак килеп кушылды—детдомныкы булмаса. аны. мөгаен, техникумнан чыгарган да булырлар иде.
Ульманнын ни өчен йомыкый, көтмәгәндә генә усалланып-ярсып китүчән. һавалы, үтә тәкәббер булганлыгын хәзер аңлый Рушан Күрәсең, үзенә уку авыр бирелгәнне егет бик тирән кичерә торган булгандыр. Анысын ла анлап була: тимер юллар тозү анын күңеле тарткан эш түгел.
күнеле анын башкага омтыла-ымсына иде. Ә балалар йортында, ихтимал, егеткә һөнәр биреп, алгы тормышында ышанычлы икмәге булсын дип тырышканнардыр: ул елларда тимерюлчы иң отышлы һөнәр санала иде бит.
Тулай торакта гитара—гомер-гомердән беренче уен коралы. Рушаннар белән дә гитарада оста уйнаучы байтак кына егетләр яши иде. Ульман кинәт кенә гитарага чат ябышты, озакламый һәр компаниядә аның уйнавын үтенә башладылар, ул шундый чакларда бөтенләй үзгәреп китә иде.
Рушаннарга электротехника курсын Петербургтан килгән карт профессор Глузман укыды. Анарның гап-гади шул техникумнарында укытучыларның төп өлешен исемле кешеләр, Казакъстанга сөрелгән профессорлар тәшкил итә иде.
Һәркем белән бик тәкәллефле сөйләшә торган Глузман еш кына кәефсезләнеп Ефимга:
—Ульман, мин сезне шулкадәр тинтәк булырсыз дип көтмәгән идем,—ди.
Бу сүзләрне беркем дә житди итеп кабул итми, йөрәгенә якын алмый иде. Рушан хәзер генә аңлый, Ефимга никадәр рәнжеш, кайгы- хәсрәт китергәндер карт профессорның әлеге сүзләре.
Бер укытучы гына түгел, группадаш иптәшләре дә кимен куймый. Кайчакларда, Ульманнын югары математикадан яки сопроматтан берәр эше барып чыкмаса, егетләрдән кем дә булса берәрсе әйтеп ташлый:
—Ә житмәсә яһүд әле...—ди.
Ефим кызлар белән мөнәсәбәтләрендәге уңышсызлыкларын да бик авыр кичерә, юкса ул вакытта алар группасыннан кем дә булса мәхәббәт фронтындагы уңышлары белән мактана алыр идеме икән әле?
Дүртенче курста укыганда, язын, диплом алды практикасы башланыр алдыннан Ефим поезд астына ташланырга итеп караган, әмма машинист уяу булган, егетнең нервлары соң минутта түзә алмаган—Ефим рельслар арасыннан сикереп чыккан.
Бер бүлмәдә яшәгәч, Рушан белән Ефимның бер-берләреннән яшерерлек әлләни серләре юк. ул чорда һәркемнең тормышы уч төбендәгедәй күренеп тора, хәтта мунчага да төркем-төркем йөриләр иде. Ефимның үз-үзен үтерергә жыенуынын сәбәпләрен берәү дә әйтә алмады. Әмма шул вакыйгадан соң һәр ике тулай торак—кызларныкы да, егетләрнеке дә—үзара сөйләшеп тормастан, аны шефлыкка алды, Ульманны вак-төяк өчен шаяртып үртәштерүдән дә туктадылар. Рушанга Мартуктан ук таныш: «Ул бит безнең бердәнбер...» дигән тылсымлы сүзләр монда да үз эшен эшләде.
Рушан, ялга кайтып, джаз яратуны прокурор каберенә беренче мәртәбә килгән елны очраклы гына белеп калды: Ефим тәки поезд астына ташланып һәлак булган, профессор Глузманга онык тиешле кызга гыйшык тоткан, тегесе моны яратмаган икән, дип сөйләделәр.
Инде утыз ел үткәч, курсташы Ефим Ульманны искә төшергәндә. Рушан ахыр чиктә үзе өчен яһүдләрнең ни өчен илне ташлап китүләренең сәбәпләрен ачыклады шикелле.
Я Һүдләр ирексез яши алмый. Һәр нәрсә чикләнгән жәмгыятьтә үзләренә катгый билгеләнгән урын кысаларына сыешып яши алмый алар—бу очракта хакимият тә, партия дә көчсез, яһүдләр күңелләре ни тели, шуның белән генә шөгыльләнә ала.
Ефимның язмышы—моның ачык мисалы, аңа тимерюлчынын ышанычлы тук-имин тормышы кирәкмәгән булып чыкты. Аның, мөгаен, гитарада уйныйсы һәм Глузманнын оныгын сөясе килгәндер Күңеле кабул итмәгәнне яратырга, күнеле ятмаганны эшләргә теләмәгән ул ана мондый тормыш кирәкмәгән һәм шунын өчен ул үз тормышы белән хушлашкан да. к
Яткан туфрагын мендәр булсын, Ефим! Профессор Глузманны һәм.
сопромат белән машина детальләрен анларга көчен җитмәгәндә, сине рәнҗеткән барлык башкаларны гафу кыл, Күнеленнен андый белемнәргә ихтыяҗы булмаганга күрә, син аларны кабул да итә алмагансын, сине башка нәрсәләр ымсындырган
Нигезенә үзләре дә байтак чи кирпечләр салган яһүдләрнен СССРдан фаҗигале рәвештә күпләп китүләрен Рушан шулай гына, бары тик шулай гына анлата ала
Безнен бөтен тормышыбыз бер үк төрле стереотиплардан-калыплар- дан тора, мондый караш Рушанны пошаманга сала—дөньяны янача корып, һәркемгә тигез-гадел мөмкинлекләре булган җәмгыять төзергә, җәмгыять мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куя алучы, идея дигәндә үзенен ин хәләленнән дә ваз кичә белүче яна гармоник шәхес тәрбияләргә тырышып караганнарнын бушка көчәнүләрен өйрәнгән очракта, менә кайда ул киләчәк философлар өчен бетмәс-төкәнмәс тема!
Шундый стереотип карашларнын ин кин таралган берсе—яһүдләр үзләрен яклый алмый, аларны куркыту жинел. дигән караштыр Бу әкиятне үзләре шуны күрергә теләүчеләр генә сөйли
1987 елны, үзгәртеп корунын ин кызган бер мәлендә. Ташкентның «Ереван» рестораны янында үзенен кулдашы һәм тән сакчысы белән бергә Нарик Каграмянны атып үтерделәр. Ул шәһәрдәге кооператорларга гына түгел, көн саен диярлек зур ришвәтләр алып яшәүче дәүләт хезмәткәрләре һәм партноменклатура га да үз ясагын салган, чын-чынлап шәһәр хужасы булып алган иде һәркем ачуланган кылана. Нарикны да. шәһәрдә нәрсәләр эшләнгәнен белмәмешкә салынган хакимиятне дә каһәрли, ләкин ясакны һәммәсе дә төгәл гүләп килә Бары тик яһүдләрнен генә түземе төкәнде, хакимият кешеләре. Нарикка күзләрен күгәреп карарга да курыккан бер заманда, яһүл егетләре әлеге дәһшәтле-явыз мафиозины халык күз алдында атып үтерде
Хакимиятне үз кулларында тотучылар зурлыгы белән Рашидовны- кыннан аз гына калышырдай галәмәт җеназага җыелып килделәр Әле бүгенгә кадәр көн дә чәчәк салынып тора торган Нарик һәйкәле кебек бер ун һәйкәл илдә табылырмы икән? Хакыйкый хак хакимият үзенен каһарманнарын зурлый, хөрмәт итә белә
Мафиози Каграмяннын үлеме Рушаннын ирекле яһүдләр рухы турындагы фаразын тагын бер тапкыр раслады оятсызлык, кабахәтлек дәрәҗәсе аларнын абруен түбәнсетерлек чиккә җиткәч, яһүдләр. башкалар гүзгән шикелле, түзеп тора алмалы
Халыклар анында нык урнашкан тагын бер тотрыклы ялган стереотип караш бар имештер, кавказлы милләт кешеләре, үхпәренен шәхси абруйларын бик хөрмәт иткәнлектән, артык хисчән һәм күңелләре тиз яраланучан булганлыктан, иреклелекне гадәттән тыш зур бәһалиләр һәм кешене түбәнсетергә юл куймыйлар
Әмма совет-партия режимы елларында кешенең абруе беркайда да Кавказдагы кебек оста мәсхәрәләнмәс һәм аяк астына салып тапталмас иле. түрәләргә тәлинкә тоту, ялагайлану анда шулкадәр мәгьнәсезлекләргә, көлкеле мәзәк хәлләргә барып җитә иде ки. Кавказ ул яктан караганда үзенен Гогольләрсн һәм Салтыков-Щедриннарын көтә әле. Партия җитәкчеләренең андагы кебек үзбелдеклеләнеп дуамалланулары, башбаштаклыклары, кешедән көлүләре, булса ла. тагын Урта Азиядә генә булгандыр Ә бит. үзләренең жинел яраланучан булуларына һәм нәзакәтлелекләренә карамастан яшәгәннәр, түзгәннәр, түрәләрнең ботинка бауларына чаклы бәйли торган булганнар, кешенен абруен түбәнсетүче-мәсхәрәләүче феодал байларча мөнәсәбәтләрдән котылырга бик үк атлыгып га тормаганнар
XXXVIII
скә төшерергә теләгәннәрен хәтереннән үткәреп, заман, дуслары һәм сөйгәннәре, үзе һәм туганнары, әнисе һәм үги әтисе турындагы хатирәләрне әлеге дә баягы «мәңгелек гомер китабы»на теркәп калдырырга уйланып утырганда, Рушан тан кала: ничек итеп сәясәт һәр нәрсә өстеннән шулай өстенлек итә ала? Безнен бөтен тормышыбыз биләүдән үк диярлек ничек шулкадәр сәясиләштерелгән, идеология белән сугарылган? Ә бит ул үзенең язмаларында заманның исен һәм төсен, чәнечкеле шайтан таягы аралаш зәнгәр күзле күкбашлар чәчәк атып утырган, үлән арасындагы каен җиләкләре, юа-балтырганнары, кузгалагы- какылары белән балаларны куандырган басу-болыннарын, күбәләкләр, энә караклары, чикерткәләр, коңгызлар, тургайдан алып бөркеткә кадәр һәртөрле кошлар үз йорты иткән даланы сурәтләмәкче булган иде.
Ләкин хәтердә гел-гел генә якты, матур истәлекләр яңарып тормый шул. Әллә никадәр үлем-китем дә искә төшә.
Поезд астына ташланып, сукыр Мәмлиева әбинең оныгы Хәлил белән детдом баласы Ефим Ульман һәлак булды, самавыр күмере өчен тарткалашып, берничә малай шулай ук үз үлемнәрен тимер юлда тапты. Үткәннәреннән якты сәхифәләр эзләп, Рушан күңеленнән елга, урман, далаларны айкый, яңадан Мартукка әйләнеп кайта.
Шулай да үги әтисенә «әти» дип әйтеп калырга өлгерде ул. Исмәгыйль абзыйнын үлеменнән сон кайткан тагын бер вакытын исенә төшерде Рушан Комбайнчы бер күршеләре соңгы еллардагы уңышлары өчен халык хуҗалыгы казанышларының Бөтенсоюз күргәзмәсендә бүләккә «Волга» машинасы алган икән, Рушанның Оренбургка барып кайтырга җыенганын белгәч, ул аңа, яңа машинаны юлда йөртеп сынап карау ниятеннән, машина белән барырга тәкъдим итте. Оренбургка барып җитмәсә дә.—анысының үз сәбәпләре бар иде,—бу юл Рушанның күнеленә
менә күтәрелеп килгәндә, анда әле җәнлек-жанварлар да, каргадыр, чыпчык- күкедер кебекләрдән башка кош-кортлар да юк иде. Ничектер, мәктәптә: «Керпе күрдем»,—дип сөйләгән иде, аңа берәү дә ышанмады.
Ә хәзер куян-төлкеләр дә, бурсык-бүреләр дә, борындыклар һәм хәтта кабан дуңгызлары, пошилар да бар, дип сөйлиләр. Ә бит аларны беркем дә үрчетергә дип махсус җибәрмәгән—үзләре бар булганнар һәм вәссәлам! Табигать табышмагы...
шунын өстенә хәл алырга утырды.
Алда, ике-өч разъездга җитәрәк, шаулап килгән поезд тавышы ишетелде Бу дөбердәп-шалтырап килгән состав түгел, ә иксез-чиксез киңлектә, гажәеп тынлыкта, артында дистәләрчә-йөзләрчә чакрымнар калдырып һәм алда да шулай булачагына ышанып, кешеләр далага таралып яшәгән яклардан чабып килүче поезд тавышы иде. Ул тавыш кечкенә авыл-фәланнәрлә яшәүче.тарнен йөрәкләренә үтеп керә, үзәкләрен өзә. чөнки аларнын тормышка ашмаган яшерен хыяллары һәм кыюсыз
И
озакка кереп калды.
Мартукнын бер чите урман полосаларына барып чыга, шул полосалар буеннан Оренбургка илтә торган юл сузыла. Рушан мәктәпкә йөри башлагач утыртылган агачлар, үсеп җитеп, хәзер чын урман булган иде инде. Билгеле, Себер киңлекләрендәге яки Белоруссиядәге ише карурман түгел, әмма далалы як өчен—чын урман. Рушанның яшьлегендә, урман әле менә-
Урман да түзеп булмаслык эсселектән әлсерәгән шикелле тоела иде. Юл читенә койма булып тезелешеп баскан' агачлар иксез-чиксез
казакъ далаларыннан искән коры челлә җилләрен тоткарлый, әмма үзләренең яфраклары кибеп-куырылып, шыштырдап тора. Хәтта кошлар тавышы да ишетелми—үле тынлык Кичке салкынны, тереклекнен җанлануын көтүче тынлык. Рушан, машинасын урман авызында кинәт кенә туктатты да. агачлар арасына кереп китте, үләннәре тапталмаган, кечкенә генә чиста яшел алан табып, курткасын салып ташлады һәм
«метләре шул юлга бәйләнгән, бу тавыш күнелләрдә. тәгаен анык кына булмаган, әмма ниндидер куанычлы үзгәрешләр көтү тойгысын уята
эенләп торган урман тынлыгы, килгән-киткән поеддларнын әнә шул тигез һәм чиста тавышлары, бихисап агачларга бәрелеп, галәмәт бер органда ниндидер монлы кәйгә әверелә шикелле һәм ул Рушанны тагын сагышлы истәлекләргә алып китте йомыкый балачагына, шәһәрдәге ышанычсыз, ярлы студентлык елларына кайтарды. Мартук шикелле вак- төяк авыл-поселоклардан килгән анын ише егетләрне, укып чыкканчы диярлек, «колхозник» дип кенә йөртәләр иде. Берәүләр бу сүзне төрле төсмерләрдәге мыскыллау рәвешендә әйтә, икенчеләре исә. гадәтләнелгән буенча, начар гадәт буенча дип әйтик, болай гына ычкындыра, ләкин барыбер һәр ике очракта да күнел рәнжи—«колхозник»
Хәтерендә, беренче курсны бетереп кайткач. Рушан, кызарына- бүртенә. ничектер уңайсызланып һәм бик буташтырып, бу хакта үги әтисенә сөйләгән иле Әмма Исмәгыйль абзый анлап алды Ул Рушанга текәлеп карап торды да. гадәттә ачуы килгәндә генә һәм риза булмаганда! ыча итеп, мыегын еш-еш сыпыргалап. тыныч кына әйтте
— Монда, улым, сезгә беркем дә ярдәм итә алмастыр Егет кешегә, чын егет кешегә берәү дә. бервакытта ла мыскыл сүзе әйтмәс Ә сез әле беркем дә түгел. Сез әле борын асты кипмәгән чебешләр генә —лиле Аннары, бераз тынып торгач:—Кайда, кайчан тууын, нинди милләттән булуын тормышта бер өстенлек тә, ышаныч та бирми Кеше үзендә булганны үзе тәрбияләп үстерергә тиеш, кеше жирлә эше-шөгыле белән генә таныла ала. менә шунда инде туган жире дә. туган елы ла. хәтта милләте дә истә тотыла —дип өстәде
Шул чагында, әллә Исмәгыйль абзыйнын ышанып, басым ясап әйткән сүзләреннән, әллә кабатлап сораган булып, «колхозник» сүзен әвәләвеннән Рушан югалып калды, үги әтисенең әйткәннәрен аңлаудан битәр, оялды шикелле, чөнки «колхозник» сүзе ана «Дасаев» булып ишетелде кебек. .
Урман тынлыгында озаклап утырып булмады—юл алга дәшә иле Сагарчинны үтеп, Куандыкка якынлашкач. Оренбургнын үзенә дә кул сузымы гына калганда, күпер күренде Аны төзәтеп-ремонтлап азапланалар иде. Мөгаен, язгы ташкыннарда зыян килгән булгандыр Дасаев машинасының тизлеген киметте Ярымачык тәрәзәдән балачак елгасы Илекне хәзерләтеп, су исе бәреп керде Рушан күпердән сак кына чыкты да ирексезләп машинасын туктатты
Алла, күз күреме жирлә. яшел ярлар арасыннан, елан шикелле бормаланып-сырмаланып. иртәнге тын елга агып ята иле Сай урыннарда әкрен генә чылтырап, сирәк култыкларда кара-кучкылланып, бөтерелеп, сазлыкларда! ы камышларны кыштырдата-кыштырдата, ашыкмый гына ага иле ул Кайбер урыннарда су өстеннән ара-тирә, күзгә күренер- күренмәс иртәнге томан сызылып күтәрелә, ә тар урыннарында биек яр өстеннән салынып торган йөзьяшәр карама агачларының күләгәсе жемелдәп ялтырап яткан су өстен зонтик кебек каплап-карангылап тора иде. Елганың тәбәнәк икенче як ярын куе таллык каплаган, таллардан ары болын башланып китә—күрәсен. я парын елга шул болыннарга кин булып та и жәеләлер Елганың һәр борылышын борыла сары за
кабатлаган тугайлыклар еракларга сузыла, әмма Рушан анын ары башын барыбер күрә иде
Болынны күптән түгел генә чапканнар, анда ла. монда ла зур булмаган печән кибәннәре күренә, ә үзән яшелләнеп яналан үсеп- күтәрелеп килә—елганын якынлыгы һәм юмартлыгы сизелә
Ү Тын тын. бер кеше әсәре күренми, бары тик. Мартуктагы шикелле булып ерактагы поезд тавышлары гына шәйләнә. ул тавышлар, уянып килгән иртән!е елга өстендә яңгырап, күңелдә матур, саф хатирәләрне уЯ1а Аста жәйрәп яткан болыннарга карап. Рушан бала чагында
төнгелеккә ат сакларга барганнарын, тышаулы атларны, шаян колыннарны, атаклы чабышкыларның пошкыруларын һәм бияләрнең түземсез кешнәүләрен исенә төшерә, төнге учак ялкыннарын күрә шикелле иде. Тик. күрше казак станицалары һәм казакъ авыллары малайлары арасында үзен күрсә дә, тегеләрнең кем кайдан икәнен анык кына хәтерли алмый, чөнки болын барысы өчен дә уртак, кешеләргә тагын бер болын бүләк итәргә Илек суы артык кечкенә иде шул.
Юк, хәзерге транзистор-магнитофонлы малайларны төнге тынлыкта ат саклаган рәвештә күз алдына китерә алмый ул. Юкса станица һәм авылларда атлар әле дә бетеп житмәгән. һәр язда, жәй башында казакъ һәм татар авылларында Сабантуйлары үткәрелә, көзләрен казак станицаларында уңыш бәйрәмендә ат чабышлары, ат өстендә кылыч айкап йөрү ярышлары уздырыла. Ул бәйрәмнәргә һәркайдан, хәтта шәһәрләрдән дә бихисап халык җыела иде. Ә ат өстендә нинди егетләр генә үзләренең осталыкларын күрсәтми, нинди егетләр генә егетләнми! Һәм алар һәммәсе дә төнге ат саклау мәктәбен үткән егетләр булыр иде.
Жир йөзендә атлар бетмәгәндә, төнге ат саклаулар да бетмәячәк, чөнки алар балачак, үсмерчакның иң матур, иң дулкынландыргыч чоры бит, димәк, җирдә асыл егетләр дә бетмәячәк. Мөгаен, хәзер башка заман—башка төрле куна барулардыр... Мөгаен... мөгаен...
Рушан биек яр өстеннән агымсуга, иркен болыннарга озак карап торды, биредә хәтердә гел якты истәлекләр генә яңара, ул әле үткәненә әйләнеп кайта, әле киләчәгенә дә үрелеп карый шикелле иде. Шул сурәтләр күз алдында алмашынып тора. Менә ул күтәрелеп килгән яшь үлән арасында беленеп торган атлы печән чапкыч эзен күреп алды, карашы белән аны озата барып, болынга төшә торган юлны да шәйләде. Кузгалып, Оренбургка китәсе килми иде.
Карамалар үскән биек яр артында казак станицасы барлыгы сизелә иде. «Бүген якшәмбе, базар көне, әле җитешермендер, мөгаен»,—дип уйлап алды Рушан, үзенең шактый ачыкканлыгын тоеп. Ул машинасын борып, авыл юлына чыкты да шул биек яр буйлап бара башлады, кайдадыр авылга борылып кергән юл булырга тиеш иде.
Бу казак станицасында Рушанның булганы бар, үги әтисе аны базарга бер генә алып килмәде, ә бервакыт, Исмәгыйль абзый станица тегермәнендәге тузып беткән, иске «әгелчән» двигателен төзәткәндә, алар икәүләп юлаучылар йортында бер атна торган иделәр. Рушан ул чагында андый алмый интекте, болар һәммәсе дә, Мартуктагы күршеләр шикелле, урысча сөйләшәләр, бары тик яше-карты елтыр козыреклы кызыл кырпулы фуражка киеп йөри иде. Ә ни өчен «казаклар» дип аталалар—шайтаным белсенме? Әле тагын станица гел генә ап-ак акшарланган йортлары—казакча «хаталары», чия бакчалары белән истә калган, Мартуктагы кебек иске-җимерек ник бер генә йорт булсын! Аннары үги әтисенең, тегермәндә эшен бетереп Мартукка кайткач әйткән сүзләре хәтерендә, күрәсең, авылдашлары казакларның тормыш-көнкүреше турында сорашканда әйтелгәндер инде:
—Казакларда тәртип кырыс: урманны сакла, елганы сакла, болыннарны сакла—шуна күрә алар әйбәт яшиләр,—дигән иде Исмәгыйль абзый.
Ул вакытта әле борын асты юеш малай елганы, урманны, болын- кырларны ни өчен сакларга кирәклеген аңламый иде. Алар бит гомер- гомердән булган, бар һәм булачак шикелле—ә кешенең монда нинди катнашы бар?
Бер ун минуттан барып кергән станица моннан утыз еллар элек булган казак станицасын хәтерләтми иде инде. Хәзер ул Мартукка охшап калган, вакыт дигәнең үзенекен эшли шул. үзенә генә хас сыйфатлары югалып беткән диярлек. Анда-санда күренгән эленмә такталарга карап. Рушан станицаның хәзер райүзәк булганлыгын чамалады.
Кайчандыр, беркемнән дә сорап тормастан, ничек кирәк алай
асфальт салынган, хәзер инде чокыр-чакырланып беткән тузанлы үзәк урамыннан, даңгыр-доңгыр дөбердәп узып, базарга барып чыкты ул. окренләп тарала башлаган, инде комарлыгы һәм жегәре беткән базар гына балачактагы станицаны бераз хәтерләткәндәй булды
Базар коймасы буенда әле олаулы-тарантаслы. ачык арбалы атлар тора, хәтта пар ат җигелгән, чикылдашып-чинашкан ике-өч айлык дуңгыз балаларын сатып торучы ябык фургон да бар иде Рушан машинасын төрле төсләре белән ялтыр-елтыр килеп торган «Жигули»лар рәтенә куйды ла базар эченә кереп китәргә ашыкты Әмма, ничек кенә ашыкмасын, дала аргамаклары кимереп бетергән борынгы араталар яныннан адымнарын әкренәйтмичә генә үтеп китә алмады Тагын кайда һәм кайчан мондый урынны күрә аласын әле? Мөгаен, бүгенге балалар, хәзер автомобильләр һәм велосипедлар куярга махсус урыннар булган шикелле, элек аргамак атларны бәйләп куя торган урыннар да булганлыгын уйлап та карамый торганнардыр
Араталарда үткән-сүткәннәргә куркынып караштыргалаган һәм нечкә аяклары белән борчулы-тынычсыз таптангалап торган бер унлап ат бар иде Аларнын икесенен сыртында зиннәтле, борынгы казак иярләре, бәген дирбияләре каралтылган көмештән булганлыктан, алар бик тә авырдыр шикелле күренә, хәтта югары күгәртеп тарттырылган өзәңгеләренә кадәр көмешләнгән иде.
«Мондый атлар һәм аларны шулай тәрбияләп тоту бары тик атларны чынлап яраткан асыл казакларга гына хас. кызганыч, алар да бетеп бара шул инде. •>— дип уйлап аллы Рушан. Анын уйларын раслагандай, шул чак бер алмачуар ат янына кечкенәрәк буйлы, ябык бер карт якынлашты Ат. хуҗасын танып, ана ирене белән үрелде, бер урында таптанып-биеп алды, «мин сине когтем, юксындым» диюе булды бугай. Күзләре лымланып-жылынып киткән хуҗасы•
— Йә. йә, акыллым. тынычлан,—дип. атнын аркасына жинелчә генә сугып алды. Тавышына караганда, ул шактый өлкән яшьтә иде булса кирәк.
Кайбер төшләре тәмәке уты төшеп яндырылганмы, әллә булмаса пулялар тишкәләгәнме, буш газырлы,—газыр дигәнең чикмән күкрәгендәге патроннар тезеп куя юрган кесә була инде,—яшь егет чагындагы чикмән- черксскасын кигән, фырг хром күнитекле һәм башына яна казак фуражкасын егетләрчә кырын салган карт үзе дә әле әйбәт кенә күренә Кинәт кенә ул атлар тирәсендә кайнашкан Рушанны үзенен карчыганыкыдай үткен күзләре белән күреп алды—анын бу сынаучан карашында яраткан аты өчен гомер-гомердән килгән курку хисе чагыла иде Ул. әйтерсең, яшь егет чакларында ат карагы чегәнне бер ялгышусыз сизенгән кебек булды. Карт бу юлы да ялгышмады—Рушан нәкъ менә анын чаптары белән кызыксына иле
—Ә. жәяүлс тагар икән,— диде карт, сүрелеп һәм йөзендәге борчыл} хисен җуеп Аннары үртәгән һәм шелтәләгән шикеллерәк итеп өстәде — Кара. кара, соклан Хәзер сездә мондый чибәркәйләр юк шул инде, хәзер татарлар да башка —дип көрсенде Бераз тынып торгач, тагын өстәде —Казак га хәзер элеккеге түгел
Картнын тавышындагы ихлас пошаманлыкны анлап алган ат. анын көтелмәгән сүзләрен бүлдерергә теләгәндәй, хуҗасына таба атлап куйды Карт анын матур башыннан кочып алды. Рушанның бар икәнен дә онытып, сөеклесенең яраткан иреннәреннән үбә-үбә «Терек Терек сөеклем — дип сөйләнергә тотынды, атнын муенын сыйпаштыручы картларча нечкәреп калган кулында казак камчысы селкенгаләп тора иде
Дасаев беренче мәртәбә фотоаппараты булмаганга һәм фотога төшерә белмәгәненә үкенеп куйды
Базарда азык-төлек сата торган берәүдән ул Куба ромыннан бушап калган тартма сорап алды Базардагы тавыш, шау-шу. ыгы-зыгы, көлешү танышлары, шаяртып, кычкырып сөйләшүләр аны әсәрендергән. базарда-
гыча комарландырган иде. Ул тирэ-ягындагы башка кешеләр кебек үк, күңелле шаярткалый-шаярткалый. тиз генә әллә никадәр ашамлык сатып алды. Сөт рәтләренә тукталып, бер банка өй катыгы эчеп куйды, бер кисәк атаклы казак брынзасы алды, шунда ук янәшәдән бер дистә йомырка өстәде. Инде беренче кыяр-помидорлар да чыккан икән, бәяләре «тешли» торгандыр, алучылар бик күренми, шунлыктан сатучы марҗалар Рушанга бик сөенде. Базардан чыгышлый, ул йомшак-жылы бер бөтен ипине дә эләктерде. Авыл пекарняларына әле автоматлаштыру кереп җитмәгән, ипиләре өйдә пешергән күмәчтән берничек тә аерылып тормый иде.
Базар янындагы күперне исенә төшерүгә, Рушанның башында, кара уылдык һәм берәр кырпы балыгы сырты аласы иде, дигән яшерен өмет баш калкытты. Үги әтисе станица тегермәнендәге әлеге дә баягы двигательне төзәтеп йөргән заманнардан күңеленә уелып калган бер күренеш исенә төште, ул аны дусларына еш кына сөйләсә дә, аңа ышанучылар аз иде.
Исмәгыйль абзый, эшлисен эшләп бетереп, тегермәнне хутка җибәргәч һәм сынамактан беренче онны үзе тартып биргәч, тегермән хужасы,—станицада төшеп калганнардан түгел!—шунда ук, тегермәндә сый-хөрмәт оештырырга булды. Станица халкының шатлыгына тегермән озак эшләсен, дип, бер тәкә суйдылар.
Тәкәне мөселманча суеп, тиресен тунаучы да Исмәгыйль абзый үзе булды. Мәҗлескә тегермәнче ниндидер хөрмәтле картларны һәм, рәсми андый исеме булмаса да, казаклар арасында абруйлы старостаны да чакырган иде. Менә шул тегермәндә Рушан беренче мәртәбә кара уылдык татып карады, аны кунаклар юкәдән эшләнгән тирән табаклардан зур агач кашыклар белән ымырып-умырып ашадылар, башта Рушан ниндидер гомер күрмәгән иткә охшаткан симез, кызыл, тәмле балык кисәкләре дә зур-зур, калын-калын киселгән иде. Урдылар гына...
Барысы да үги әтисенең эшен мактады, шунда ук өстәл янында аңа тиешле бәясе дә түләнде. Тегермән ишегалдында аларны Мартуктан алып килгән җигүле пар ат тора һәм шунын белән үк илтеп куярга да җыеналар иде. Исмәгыйль абзый китәргә кузгалгач, тегермәнче аяклары бәйләнгән тәкәне күтәреп чыкты да:
—Монысы сиңа, оста, шәхсән үземнән,—дип, тәкәне яңа чабылган печән арасына ипләп салып та куйды.
Староста дигәннәре, ат тотучыга нәрсәдер пышылдап, серле елмаеп, аның янына менеп утырды да кузгалырга кушты. Кайдадыр авыл читендә тукталдылар, староста Исмәгыйль абзыйларны күзгә бәрелеп тормаган бер подвалга кереп чыгарга чакырды.
Ике катлы калын бүрәнәләр ябылган тәбәнәк озын подвалда караңгы иде, староста белән ат йөртүче шунда ук ике керосин фонаре кабызды. Подвалда боз булмаса да, боз салкынлыгы бар—күрәсең, ерак та түгел жир асты сулары үтә торган булгандыр.
Сүрән генә лампалар атлаган саен караңгылыкны куып яктыртып тора, шунда Рушан тимер ыргакларга эленгән, баш түбән сузылган үзе кадәр һәм әле үзеннән дә зуррак балыкларны күреп алды. Сүрән ут яктысы җиткән арада һәркайда—балык... балык... балык... Кырпы балыклары. Староста аларга кагылгалап, һәрберсен иснәштергәләп караган шикелле итеп узды. Үзенә ошаган берсе янында тукталып, күнитек кунычыннан киң генә пычак суырып чыгарды да, җитез-оста хәрәкәтләр белән балыкнын сыртыннан озын-озын калын өч кисәк телеп алды һәм аларны сүзсез-нисез генә Исмәгыйль абзыйга сузды. Аннары ул, ян диварга якынаеп, фонарен кин агач киштәгә куйды. Ике рәт итеп ясалган бу киштәләр караңгылыкка китеп югала, алар өстендә футбол тубы зурлыгындагы түгәрәк кара йомарлаклар ята иде. Ат йөртүче әллә кечкенәрәк агач чиләк, әллә мичкә сыманрак савыт бирде, староста кулындагы шул ук пычак белән бер кара түгәрәкне, йомарлам май кискән
Ләкин бу юлы, Рушан никадәр генә эзләнмәсен—базарда ачыктан- ачык та, яшертен дә ни балык, ни уылдык сатучылар күренмәде Ә бу якларда аларнын бихисап булуын ул үз күзләре белән күргән иде бит Менә хәзер, соңлап булса да. үги әтисенен сүзләре хәтеренә килде: елганы сакларга кирәк
Кара уылдык эзләп йори торгач, Рушан чегәннәргә барып юлыкты— юк, ат каракларына түгел, аларны хәзер казакларның соңгы атлары бик кызыксындырмыйдыр да инде Чегәннәр әллә кайда ерактагы әмеркәнски «Монтана» тамгасы тегелгән ялган, ясалма свитер һәм пуловерлар сатып йөри икән.
Рушанның сатып алган бөтен әйберләре теге тартмага сыеп бетте, ә ипи сатучы кыз аны, бик тиз генә итеп, келиндер бавы белән бәйләп тә бирде. Рушан ашыкмый гына, алган әйберләреннән һәм базардан канәгать булып, яңадан да теге ат бәйләү араталарыннан узып бара иде, анда башын түбән иеп торган бердәнбер ала-кола бияне генә күрде, тукталып тормыйча, машинасын куйган җиргә ашыкты Үз машинасын түгәрәкләп урап алган кешеләрне ерактан ук күреп-абайлап, борчылды: «Берәрсе, чыгышлый, бәрдереп уздымы икәнни», дип уйлап куйды
Җыелган халыкны авырлык белән ырып-ерып үткәч, кулындагы тартманы машина капотына куйды да, кесәсеннән ачкычларын чыгарды.
—Син хуҗамы?—дип. бер бик әсәренгән казак аны җиненнән тартып туктатты һәм тыр-тыр сөйләп китте —Мин беренче, мин беренче алучы.
тоткан.
— Нәрсә сатып алмакчы сон син?—дип, аптырап сорады Дасаев, терсәген тартып алырга тырышып. Ана бу гамәлендә теге таза ике ир-ат ярдәм итмәкчс булып азаплана иде. кыяфәтләреннән күренә—алары монда яшәүчеләр түгел, ә читтән килгәннәр булса кирәк.
—Син, туган, шаян кеше икәнсең!—дип. анын беләген ычкындырмый гына, үрсәләнеп көлеп куйды дулкынланган казак,—«Волга»нны. кадерлем. менә шушы чибәренне!
Булышучылары белән бергәләп, ниһаять, беләген анардан ычкындыра алган Дасаев, анга килеп әйтте:
—Ә кем сезгә аны сатыла, диде әле?
—Әллә син психмы? Базарның ин күрекле җиренә парадка чыгардай итеп ялтыратып куйгансың да. хәзер «сатылмый* димәкче буласынмы? Әй-яй, хәйләкәр икәнсең, туган! Бәясен күтәрмәкчесенме?—дип тузына ук башлады казак. Җыелган халык та шаулашырга тотынды
Рушан шунда гына машинасын ерактан караганда автотукталыш кебек күренгән урынга—машиналар сатыла торган төшкә куеп киткәңзеген аңлап алды «Ат базары, печән базары, кош-корт базары, ә менә хәзер автобазар икән Һәр заманның үз җыры булган кебек, үз базары да бар»,—дигән кирәкмәс уй башыннан чагылып үтте
’ _рафу итегез, минем үтеп барышым иде Белмәдем. Машинам сатылмый,—лиле ул үртәлеп
Халык әкренләп тарала башлады
Дасаев машинаның багажнигын ачты, анын ун ягыннан да. сул ягыннан да теге таза ике ир-атнын башы тыгылды Алар аның тартмасын җайлап куярга булышкан кылана иделәр
— Булдырдым, акыллы икәнсен. шырдый-бырдыйларны куып
Ген>ә итеп- Урталай ярып җибәрде дә, шул савытны тутырып салып та куйды, аны исе киткән Рушанга тоттырып башын идеСИНа °СТа' жәмәгатьчелектән’ казаклардан,—дип. үти әтисенә
мин иң алдан килдем
Казакны бүлдерүче юк, әмма таза гына ике ир-ат, Дасаевнын игътибарын үзләренә җәлеп итәргә теләп, теге бәндәне сүзсез-нисез генә кысрыклый иде. Ләкин казак та тиз генә бирешә торганнардан түгел, ахрысы, Рушанның беләгеннән йолкып ала алмаслык итеп кысып
таратгын. Машинаңны без алабыз, безгә бик тә ошады, мөгаен, экспортка- чит ил өчен эшләнгән булгандыр,—диде аларнын берсе.
—Юк,—диде Рушан, багажнигын ябып —Чит ил өчен түгел, ә махсус эшләнгән.
—Алайса—бигрәк тә! Махсус эшләнгән икәнлеге бер чакрымнан күренеп тора,—дип шатланып гөлдерәште таза ир-атлар—Вакланмыйбыз, утыз мен бирәбез. Машинасы да. хужасы да күңелебезгә хуш килде. Йа. килештекме?
—Әйттем бит инде, машина сатылмый,—диде арган кыяфәт белән Рушан һәм машинасының ишеген ачып кереп утырды
«Волга* акрын гына кузгалып китте. Ярым ачык тәрәзәдә үжәт ирнен башы күренде:
—Утыз биш мең. кадерлем! Соңгы бәям!—дип. рульгә ябышты ул —Сатылмый.—диде Рушан һәм тизлеген кинәт кенә арттырды, тирә-якта җыелган халык чәчелеп китте.
Бары тик станицадан чыгып, күпергә җитәрәк кенә тизлеген киметте ул. Шунда, болында туктап, көнен су буенда үткәрергә булды, бик арган иде Башыннан базарда күргәннәре китмәде: Монтана штатының кайда икәнен дә. мөгаен, белмәгән һәм шундый сәер шөгыльгә тотынган чегәннәр. Терек исемле матур ат хужасы. катлаулы тормыш юлы үткән карт казак һәм автомобиль базарындагы тарткалаш тынгы бирми йөдәтте
—Утыз биш мең...
Бу санны кычкырып әйткән иде. анын гаҗәп зур сумма булуын, кайберәүләрнен гомер буена да андый акчаларны эшләп ала алмаслыгын анласа да. күңелендә бер тойгы-хис тә тумалы.
Рушан печән чапкыч үткән эздән болынга төште дә. үзенә җайлы урын эзләп, яр буенча шактый озак барды Матур урыннар күп. шунлыктан сайлавы да кыен иде. Тиздән ул бер аланны күреп алды, печән чапкан вакытта печәнчеләрнең ял урынына охшаган булганга күрә, шунда тукталырга булды. Ватык кирпеч кисәкләре белән аралап казып куелган зәгыйфь кенә чишмәсе дә бар иде бу урынның. Илне аркылы-торкылы күпме генә йөрмәсен, менә шушындый казып чокырчык ясалган чишмәләр бары тик алар ягында гына очрый иде шул.
Әлләни ерак га түгел, кемнәргәдер кат-кат хезмәт иткән иске учак урынын да күреп алды Якын-тирәдәге таллык арасыннан эзләштергәләп. өчаягы белән кормыланып беткән кечкенә казанны да табып алды, шунда ук станицадан алып киленгәнлеге күренеп торган утын да бар иде. әмма Рушан аларны кузгатмаска булды. Вакыты күп иде. елга буйларыннан, таллыклар арасыннан коры-сары, чыбык-чабык җыеп алды
Елга ягыннан, болынга табан сизелер-сизелмәс кенә булып, су исе. юеш яр исе килгән дымлы йомшак җил искәне сизелә, ә чәчәкләргә күмелгән болында куе булып үлән исләре, эссе җәй исләре анкып тора. Рушан тукталган шушы чишмә чокырчыгы янында, әйтерсен лә. шул елга-су һәм болын исләре бергә кушылган да. башларны әйләндерерлек, исертерлек кабатланмас бербөтен хуш искә әверелгән—биредән беркая да китәсе килми иде Кояш шактый югары күтәрелгән, көн уртасы җиткән, әмма биредә, су буе болынында әлсерәткеч эсселек сизелми— ашыкмый гына тирә-юньне күзәтергә, ял итәргә рәхәт, җылы-ягымлы бер талгынлык кына бар иде
Кечкенәрәк бер учак ягып. Рушан табып алган казанда берничә йомырка пешереп алды да. аларны тәмләп ашап куйды Аннары, анадан тума чишенеп, озаклап-рәхәтләнеп су коенды. Паланганы хәтерләткән комлыкларында кызынып ятты, шунысы гына бар—6v елганын исемен- атын кешеләрдән дә сораштырмаган иде. үзе дә хәтерләми.
Кояш төшлеккә авышкач, печән кибәннәреннән сәер-сәер күләгәләр озынаеп сузыла башлады. Бу җәннәттәй урынны ташлап, бер дә кузгалып китәсе килми иде. Рушанның күптәннән инде мондый рәхәтлекне татыганы юк иде бит. ул үзе тукталган җирдәге бер печән кибәнен
ачкалады да машинасында утыргыч өстенә ябылган иске одеалны алып, шуны жәеп салды, шуңа рәхәтләнеп сузылып ятты
11ечән кибәненең хуш исе иске йортларында кышкы салкыннар, кар-оураннар малайларны куып менгезә торган печәнлекне хәтерләтте Шул печәнлектә печәнгә чумып-жылынып. алар бер-берсенә сихерче- тылсымчылар, жен-пәриләр һәм тагын әллә нәмәрсәкәиләр турында куркыныч-хәтәр хәлләр сөйләрләр иде. Ин гажәбе шул. тузга язмаган ул хикәятләр бик озын гомерле һәм һаман да дәвамлы була торган иде Шуларны уйлап ята торгач. Рушан үзе дә сизмәстән йокыга талган.
Бары тик төн уртасында гына уянды ул. Нәкъ анын баш очында, жәйге биек күктә бихисап йолдызлар жемелдәшә иде—мондый күкне, берьюлы бу кадәр күп йолдызларны анын инде күптәннән күргәне юк иде. Төн бик җылы булгангамы, ул тунмый-нитми бик озак карап ятты әле. Зур Җидегән йолдызлардан һәм Киек Каз юлыннан башкаларының исемнәрен белмәгәнлектән, ара-тирә төнге күкне ярып, якты сызыклар калдырып атылып төшкән йолдызларны озак кына күзәтте ул. Әй дөнья' Нинди иксез-чиксез бит син. Ул жем-жем жемелдәшкән йолдызлардан күзен ала алмады, алардан ана рәхәт бер талгынлык-тынычлык. наз- иркәләү агыла иде шикелле
Рушан ниндидер бер эчке куаныч, әсәренү белән урыныннан сикереп торды, төн уртасы булуга карамастан, үзендә әйтеп бетергесез көч һәм дәрт тойды. Яңадан учак үрләтеп җибәрде, казан асып, бөтнекле чәй кайнатты—тешелеккә ат сакларга йә балыкка барганда алар шулай итә торган иделәр.
Мөгаен, анын төнге учагы әле гашыйклары таралып бетмәгән биек яр өстеннән дә, ә бәлки әле, 1аләмнен үзеннән дә күренеп торгандыр Юкка гына, башыңны күгәреп карасаң, сине космонавтлар да күреп ала. дип сөйләнмиләрдер. Гагарин галәмне иңләп төшкәч, бигрәк тә анын Казакъстан далаларыннан күтәрелгәнен белгәч, мондый сүзләр үзеннән- үзе таралган иде. Рушан, галәмгә сәлам җибәрергә теләгәндәй, учак күмерләрен актарып-таратып ташлады, меңләгән очкыннар, җир йолдызлары булып, күккә күтәрелмәкче булдылар да сүнеп югалдылар Әгәр дә Рушанны чынлап та югарыдан космонавтлар күзәтсәләр, алар, мөгаен, ана көнләшеп карар иде төн, тынлык, хәтта чикерткәләрнең сайрашулары да ишетелми, бары тик ара-тирә төнге су өстендә йокылы- уяулы берәр зур балыкның сикереп-чупылдап куйганы, ул-бу булмагае, дип. сискәнеп, берәр төнбоекның киң һәм уңайлы яфрагыннан куркынып суга чумган бака тавышы гына ишетелгәләп ала, күзләреңне ала алмаслык учак яктысы сихерли, ул сине утнын гомер-гомердән килгән мәңгелек серләренә алып китә шикелле
Учакка ташланган коры сары янып бетеп килә, ут сүнә-сүрелә бара иде, әмма Рушанның һаман да китәсе килми, шуна күрә ул су буена төшеп кигте. Ә елга, тирә-юньдәге бар тереклекне куркытып уятудан үзе куркыпмы, үзенен суын гын гына Урал-Җаек ягына табан куып ятуында иде Бары тик елгага буйсынмас, йокы белмәс шаян җил генә яр буе камышларын кыштырдатып куя ботакларын суга хәтле салындырган, елгадан үзләренә яклау эзләгән һәм шуны үтенгән арган талларны йокыларыннан уятмак булып, исеп-исеп ала иде ул Төнгә суынып өлгергән яр буе комлыгы Рушанның ялан аягын иркәли, ашыкмый гына як-ягына каранып йөреп килергә чакыра төсле иде—мондый хозурлыкны тагын әле кайчан күрерсең, шул. төшеңдә күрсәң генә инде
Рушан, озын жәйнен бар җылысын үзенә җыйган суны ера-ера,- ә УЛ су көндезгедән дә жылырак-ягымлырак тоела иде,—яр буе сайлыгыннан барды-барды ia. гүзмәде-тиз генә чишенеп ташлады һәм сак кына тын гына йөзеп кипе, төше тынлыкны бозу ниндидер ярамаган, мыскыллы гамәл булып тоелыр иде шикелле
Печән кибәне янындагы машинасына да болын исе сеңгән иле Ергккз төбәлгән алгы утларын кабызып, төнгә йокымсырап башларын
машина утларын сүндерде дә, юл читендә озак кына туктап торды.
Юлда куяннар бигрәк тә күп очрый иде- Алар, күрәсең, юл тирәсендә яшәргә ияләшкән-күнеккәннәр, машинадан да курыкмыйлар шикелле. Әмма әгәр дә машина уты яктысы өсләренә төшсә, шул ук кушаяклар кебек, болары да кая барып бәрелергә белми, юлда әрле-бирле чабыша башлый икән. Тимер юл буйлап сузылган урман полосаларында керпеләр дә бик еш очраштырып торды. Анда да тизлекне киметергә туры килә иде Бер тапкыр юл читендәге оясы янында бурсыкны да күреп алды Рушан—теге куркып, бер дә оясына чуммады, симез артын сикерткәләп. ашыкмый гына урман ягына кереп китте. Бодай басуларына килеп чыккач. Рушан әрлән патшалыгына тап булды—менә кемнәрне пестицид та. гербицид та алмый, симерүләрен һәм бихисап үрчүләрен генә беләләр, чукынчыклар! Шунда ук, бодай басуы буенда аңа зур, ялкау, картайган ябалаклар да очрады.
Гаҗәп инде, әле шул ук юлдан көндез үткәндә бернәрсә дә күрмәгән- абайламаган иде, ә төн аңа кешеләр күзенә күренмәстәй көтелмәгән дөньяны ачты да салды. Искиткеч сихри төн иде бу!
Яктырып килә, йолдызлар дәррәү сүнә башлады. Әле менә-менә генә бәрхет-кара күк йөзе, күз алдында соргылтланып, якты йолдызларын сүндерә бара, таңнын беренче нурларыннан, җәйгә хас булганча, ачык зәңгәр төсләре белән җәелергә җыена иде.
Рушан Мартукка үги әтисе җирләнгән иске мөселман зираты ягыннан кайтып керде.
Мөселман зиратлары бик гади, гадәттә күзгә күрексез була, анда зиннәтле-бай һәйкәлләр дә юк. Хәтта күбесенчә зират сакчысы да булмый Әмма транзисторлы бу заманның башларын кая куярга белмәгән акселератлары—буйга сузылып үскән, акыллары буйларыннан шактый калыша торган яшүсмерләр дә ул зиратларга кереп, нәрсәдер кыланып иөрми. чөнки күптән билгеле хакыйкать бар: андый әшәкелекләр эзсез үтми, гафу үтенүләр һәм акланулар игътибарга алынмый.
Зират вакытлар үтү белән бик нык иңгән, язгы-көзге янгырлар урын ы-урын ы белән юып-ишеп бетергән балчык үр белән әйләндереп алынган шулай булса да, мал-фәлән кереп, таптап йөрерлек түгел иде
игән чәчәкләрне, ятимсенеп утырган ялгыз кибәннәрне яктырта-яктырта, ул әкрен генә олы юлга барып чыкты. Күперне дә үткәч, радиоалгычын кабызып-көйләп җибәрде—машина эченә төрле тавышлар кереп тулды, әмма Рушан үзенә кирәкле дулкынны бик тиз тотып алды: аның кебек йокысызлар өчен төнге концерт тапшыралар иде. Юл таныш булып, каршыга килүче бер генә машина уты күренмәсә дә, үзе уйлаганча, ажгыртып, тиз генә китеп бара алмады ул.
Пестицид-гербицид ише агулар белән кат-кат агуланган, кирәксә- кирәкмәсә дә кат-кат сөреп ташланган, аулак юллар белән дә. автострадалар, тимер юллар белән дә аркылы-торкылы чуарланып, бензин- мазут исләре сенеп беткән, Оренбург якларындагы нефтепромыселлар төтенендә тончыгып, арбалар, трейлерлар изеп бетергән. җир астына салынган нефть һәм газүткәргечләр челтәре, телеграф-телефон чыбыклары һәм башка шунын ишеләр белән уратып-чолганып алынган дала үзенен кызганыч-мескен тормышы белән һаман да яшәп ятуында иде әле.
Ара-тирә төнге юлны кисеп чыгучы еланнар, тузбашлар, бака өерләре күзгә чалынып кала. Яки ут яктысыннан сукырайган жир куяннары- 19'шаяклар, кая барырга белмичә, сикеренгәләп-чәчелеп югала иде. Ионнарын коя башлаган ябык төлкеләр дә ике мәртәбә ерактанрак кына юлны кисеп үтте. Әле бер мәртәбә туктап торырга да туры килде Рушанга: мөгаен, су эчәргә диптер, яшь бәрәннәрен ияртеп, юл аркылы сайгаклар көтүе үтте. Кызганыч ки, бу мескен җәнлекләргә браконьер-ларнын машина утлары бик таныш булганлыктан, Рушан, үзем дә төнге даланың куркыныч юлында сайгак бәрәннәрен тагын да куркытып, таратып бетермим дип.
- Ниндидер казакъ көтүчесе үзенен үлеме алдыннан, зиратны яна койма белән тотарга дин. бик зур сумма акча васыять итеп калдырган булган икән дә, әмма балалары, менә икенче ел инде, әтиебез үз акылында түгел иде дип. судлашып йөриләр, туган-тумачаларыннан кала, бу гөнаһлы эшкә шаһит булып бер генә күршеләре дә бармый икән. Моны Рушанга әнисе сөйләгән иде.
Зиратнын элек-электән үк капка-фәләне юк. бары тик дүрт ягыннан да балчык үр аша кереп йөрерлек итеп ачык урыннар гына калдырылган. Мөселманнарда мәетне, зират никадәр ерак булса да, кәфенләп, махсус кабыкка салып илтәләр, зиратка бернинди машина-мазар керми, анда ир-атлардан башка беркем дә аяк басмый.
Рушан машинасын юлда калдырып, балачактан белгән, күнелендә калган догаларын эченнән генә укый-укый, зират эченә үтте. Мөгаен, кем булып үсеп җитүенә, нинди генә белем алуына карамастан, һәр мөселман кешесе ул догаларны яттан беләдер һәм. кирәге чыкканда, кабатлый торгандыр.
Инде яктырган иде Йолдызлар урынына күкне каплап алган төтен сыман җиңел-аксыл болытлар да жәйге эссе кояшнын беренче нурларыннан ук эреп бетәр. Иртәнге саф-салкынча күк йөзе тоныкланып, әлсерәп калыр төсле иде. Чык төшкән, зиратнын төп үләне булган соргылт әремнәр дымланган, сукмаклардагы аяк астында тапталган вак- төяк үләннәр, җәйге эсселектән кибеп, шыгырдап тормаса да. зур зиратнын төрле ягына таралып-тармакланып киткән сукмаклар тузанлы түгел иде. Менә шундый тын-тыныч иртәләрдә. мөселманнарның бәйрәм көннәрендә бигрәк тә, картлар зиратка килә, фани дөньядагы тормышларын төгәлләп, бирегә килеп ятканнарның рухына багышланган иртәнге намазларын укый.
Рушан да үги әтисе Исмәгыйль абзыйның каберенә изге сәгатьләрдә килгән булып чыкты. Тирә-юньдәге башка каберләр арасыннан ул анын каберен бик тиз эзләп тапты, колхоз тимерчелегендә койдырган чардуганы бизәкле челтәрләре һәм биеклеге белән башка каберләрдән ышанычлырак булып аерылып тора. Аннары ул кап-кара лак белән дә ялтыратып буялган иде. Соңгы кайтуында Рушан алып килгән, кадерләп кабер өстенә салган зур роза чәчәкләре шиңгән, кипкән икән инде.
Рушан чардуганны ачып эчкә үтте, кибеп корышкан чәчәкләрне бер читкә алып куйды, кабернең баш ягында әле яңарак кына төртеп чыккан зәгыйфь шайтан таягы куагын күреп алды. Ин нечкә, иң озын сабагы, бәлки әле бүген генәдер. алсу lain.iii, чәчәк атып азаплана иде. Җир-ананын зәгыйфь, әмма яшәү көче сизелеп торган соңгы шул бүләге әкрен искән күзгә күренмәс җилдә тирбәлеп, «тыныч йокла. Исмәгыйль абзый» дип әйтә төсле иде. Алтын куллы, батыр сугышчы Исмәгыйль абзыйның кабереннән ерак та түгел Сания апасының кабере дә. Ул бик иртә, егерме яше тулар-тулмаста үлеп китте Рәтлерәк башка тормышта яшәсә, үпкә авыруын да җиңгән булыр иде. бәлки, нихәл итәсен— язмыш.. Нихәлләр итәсең.
Рушан, үзен шулай иртә калдырып киткән якыннары белән тагын бер кат хушлашып, үзе яши торган зур шәһәргә юл тотты
XXXIX
ашкентны Рушан Дасаев бер күрүдә үк һәм гомерлеккә яратты, хәзер еш кына башкалага килгән көннәрен исенә төшерә Һәм һәрвакыт күз алдына Чыгытайдагы чәйханә килеп баса—ул ана.
мөгаен. Шәрекънен рухын аңларга мөмкинлек биргәндер, үз-үзен ничегрәк тотарга кирәклеген дә өйрәткәндер
Шәһәрдә сүгәләр дә төзиләр, сүтәләр лә төзиләр иде
Хан заманнарыннан калган кәкре-бөкре урамнар, чокыр-чакырлы.
Т
тузанлы тыкрыклар, чатлар юкка чыкты, ишегалларын чит-ят күзләрдән яшереп торган биек балчык дуваллы тулы квартал—мәхәлләләр сыпырып алгандай булды.
Шәһәрнең борынгылыгы китә иде. Бөтенләйгә, мәңгелеккә китә. Тын гына да. шау-шу белән дә, шатланып та, кайгырып та китә...
Бөтен тирә-як шулай җимерелә барганга күрә, кемнеңдер хәтерендә маяк кебек юл күрсәтеп торган нинди дә булса чинар агачына ничә яшь икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белсә-беләдер, менә ул мескен агач та ничектер кечерәеп калган шикелле.
Еллар үтә тора, әнә үзеңә дә фәлән яшь булды, ә ул куәтле чинар, синең хәтерендә тирә-юньдә иң биек булып, мәхәлләнең бер бизәге һәм горурлыгы булып, галәмәт ябалдашы белән рәхәт салкынча талгынлык таратып, һаман да үсеп утырган көнендә әле. Тагын күпме утырыр ул шулай? Колач җитмәс кәүсәсе тупасланып-яргаланып беткән булса ни дә, кояш өткән зур-зур тамырлары бүртенеп җир өстенә чыгып торса ни—син дә бит инде зифа тупыл сынлы, кара кашлы егет түгел хәзер.
Вакыт галиҗәнапләре һәр нәрсәгә үзенең тамгасын сала тора, беркем дә, бернәрсә дә аның келәймәсеннән котылып кала алмый. Әмма вакыт дигәнен тирә-юньдәге ни-нәрсәләрнен асылын үзгәртеп торса да. хәтернең дә билге-тамгалары шактый күп бит.
«Чыгытай, икенче тупыйк...» Дасаевның күз алдында шунда ук Сагбан борылышы ачылып китте. Чыгытай урамы боргаланып-сыргаланып шунда агып төшәр төсле.
Әгәр дә ике арба хуҗасы бер-берсенә хөрмәт белән сак кына юл сабарлык, тар гына, елан кебек боргаланучы Чыгытай урамыннан өскә күтәрелә калсаң—шәһәр сәүдә үзәгенең элекке складларына барып чыгасын, аларны иске гадәт буенча «кәрван-сарай» дип йөртәләр. Кәрвансарайның шау-шулы, шанлы вакытлары күптән узган инде, мөгаен, Жунаид ханның соңгы шпионнарын тотып алганнан бирдедер, ә менә тузанлы, анда-санда гына тәрәзәле складларга тәки шул «кәрван-сарай» исеме ябышып калган.
Бу урамның һәр ике башыннан да эчкәрәк кереп китеп, аркылы- торкылы буталып беткән лабиринттай урамнардан ике мәчет манарасы күренеп тора. Берсе—биегрәге, күркәм генә күренә, ул шактый озын, зифа. Алласызлар буыныннан булган яшьрәкләр, бигрәк тә турист-фәлән ишеләр бу манараны юк кына берәр котельный яки фабрика морҗасы дип кабул итәләр, әмма бер ун еллар чамасы элегрәк аның ин очына ләкләкләр оя коргач, бернинди дә морҗа түгеллеге, манараның бөтенләй башка максатлардан чыгып төзелгәнлеге ачыкланды.
Чәйханәнең түр башында гына утырырлыгы калган, дөнья белән башка алыш-биреше беткән бер аксакал ул язда манарага карап:
—Аллаһыныкы дөнья эшләренә кысылып буталмасын өчен кирәк ул манара,—дигән, имеш.
Манараның ишек-тәрәзәләре аркылы-торкылы кадакланган, берәүгә дә комачауламый, мөселманнарны иртәнге намазга чакырып, анын текә баскычларыннан азан әйтергә мәзин күтәрелгән заманнарны, хәтерләсә— теге карт чинар гына хәтерлидер дә, калган гомерләрен чәйханәдә үткәрүче берничә карт кына искә аладыр.
Икенче манара яна чагында да әлләни искитәрлек булмаган, артык биек тә түгел, чи кирпечтән бернинди бизәксез-нисез генә өйгәннәр дә куйганнар аны. бер дә күзгә ямь бирми инде. Әллә вакыты җиткәнме, әллә башка берәр сәбәп беләнме, ашыгып ага торган сай гына инеш ягындагы чокырга табан шактый авышып та тора әле ул манара. Кайберәүләр аны, бик белдеклеләнеп, Авыш манара дип йөрткән булалар һәм ниндидер Италия шәһәрен искә төшерәләр иде Мәхәллә халкы исә бик гади генә итеп_Бөкре Мөхәммәт Хуҗа дип атый аны. Бөкре рибачы, ягъни әжәткә акча биреп торып, соңыннан зур процентлар алучы, Мәккәгә оарып хаҗ кылып кайтса да, саран һәм бик гаугачыл Мөхәммәт акчасына
төзелгән манара Корбан бәйрәме үткәннән сон ук шулай ава-янтая башлаган, дип тә сөйлиләр.
Әлеге сай гына инешкә таба янтайган манара, әитерсен лә, саран Мөхәммәтнең, төзүчеләргә тиешлесен түләп бетермичә, аларны алдавына сүзсез ишарә булып тырпаеп тора иде Хуҗа манараны турайтырга тау- тау акчалар вәгъдә итсә дә, ни өчендер ул эшкә алынучылар табылмаган. Ьу имеш-мимешләр риваятькә әйләнгән, саран Мөхәммәтнең дә исе-эзе калмаган, ә манара һаман ава, әмма һич кенә дә авып төшә алмый әле.
Ә янәшәдәге шадра дувал артында, үткән-сүткән кешеләргә тузан бөркеп, Чыгытай урамыннан жирле минераль су төягән көмешсыман рефрижераторлар чабыша, юк-юк та. бормаланып сузылган урамнан чия төсендәге « Икарус» автобусы, мәхәллә малайларын куандырып, тавыш- тынсыз гына узып китә, ул әле әйбәт кенә уйный, әле түбәнгә тәгәри торган билгеле бер футбол командасын йөртә
Посып торган урынын көн саен алмаштырып, урамның аулаграк бер читендә карап торышка йокылы күренгән юан ГАИ лейтенанты яшеренгән. Ул, үзләрен бик оста һәм тиз йөрүчеләр дип. тыз-быз чабышкан машина хужалары каршына, жир астыннан калыккан кебек, көтмәгәндә генә килеп чыга да. таягын ялкау гына уйнатып, юан гәүдәсе белән ярты юлны каплап куя:
—Чыгытай урамында берьяклы гына хәрәкәт! Штраф түлә’—ди.
Бу урамда әнә шул рәвешле иске белән яна. кичәге белән бүгенге, үткән белән киләчәк үрелеп беткән, әмма мәхәллә өстендә киләчәк тирбәлә инде...
Дасаев бу мәхәлләгә беренче тапкыр бер утыз еллар элек килеп чыккан иде. Эшенә сонга калган бер көзге иртәдә, бара-барышлый эссе урам тузанын йотып. Чыгытай буйлап өскә таба элдерә иле ул. Россиянен җылы-йомшак төсмерләренә күнеккән күзе ут янып торган якын кояш яктысында чинарны да. манараларны да. тагын әллә нәрсәләрне абайлап алды.
Әле моңа кадәр күрелмәгән янадык хисе, беренче тәэсирләре, яшь инженерның тормышында алда булачак матур үзгәрешләрне сиземләве аның күңеленә гомерлеккә үтеп керде шикелле Шунадыр. ихтимал, шактый вакытлар үткәч, зур башкаланың инде икенче районында эшләгән чорында, шәһәрнен бу иске мәхәлләсенә килеп чыгарга туры килгәндә, кинәт кенә күңел күтәренкелеге тоя. яшьлегендәге шикелле, ниндидер анык кына булмаган, әмма шатлыклы үзгәрешләр көтәдер кебек, һәрвакыт матур жылы бер хис уяна иде.
Эшендә аны иптәшләрчә жылы каршы алдылар. Беренче мәртәбә Чыгытай урамыннан күтәрелгәндә ул. үзенә кирәкле тыкрыкны күхтәре белән эзли-эзли. гажәпләнеп тә куйган иде: бу коелып-шадраланып торган биек дуваллар арасында берәр төрле хезмәт конторасы бармы икәнни? Адресын буташтырмадыммы икән, дигәнрәк шик тә кузгалып алган иде әле.
Төзү-монтаж идарәсе, дөресрәге, ул урнашкан бина, көнчыгыш төбәкләрендәге башка күп кенә нәрсәләр төсле. Рушан өчен гадәти түгел, хәтта бераз сәеррәк тә иде.
Җирдә маскхалат челтәре төсче чуар күләгәләр ята. Рушан килеп кергән ишегалды тулысынча йөзем куаклары белән сарылган, хәтта кояш та күренми иде. Тагын бер сәгатьтән Дасаев үзенә тәгаенләнгән аерым эш бүлмәсендә утыра иде инде Нәфис гарәп хәрефләре белән оста итеп бизәлгән биек түшәм өрлекләренә исе китеп карап торды ул: -Шәһрезадә әкиятләре, диярсең, валлаһи'»
Бу бина шау-шулы Чыгытай урамыннан читтәрәк бер тыкрыкта, калкурак урында иде Тәрәзәнең тимер челтәрләрендә, ишек өсләрендә һәм бинанын мангаенда .1911 ел» дигән язуы да шәйләнә
Үз вакытында бина биек дуваллар артыннан тәрәзәләре урамга карап торган бердәнбер йорт булган Хәзер Истанбулнын төтенле
каһвәханәләренә китеп эзе югалган йорт хуҗасы Әхмәтхан сәүдәгәрнең, мөгаен, үз компаньоннары арасында бик тә алдынгы карашлы булып күренәсе килгәндер Шуна күрә дә ул йортының тәрәзәләрен урам якка каратып уйган.
Тәрәзәләрне уюын-уйган, әмма аларга корыч пластинкалардан тезеп ясалган жалюзи куярга да онытмаган. Бу корыч пәрдәләр эчке яктан эленеп, әле һаман да булса хезмәт итәләр иде. Иортнын тимер фурнитураларында һәм коеп эшләнгән чуен бизәкләрендә көтелмәгән язуы бар: «Одесса, г. Лемманы» Әйе, ерактан китертелгән булган болар
Көннәр, атналар бер-бер артлы ага торды Дасаев килгән ерак Казакъстан якларында бәрәңге-яшелчә бакчаларыннан уңышны күптән жыеп бетергәннәрдер инде, каралып чыккан камыллы буш калган басу- кырларга иртәләрен кырау төшәдер, күңелсез, эчпошыргыч көзге яңгырлар явадыр Ә биредә, алар идарәсенең ишегалдында куакларын сыгылдырып, авыр йөзем тәлгәшләре эленеп-эленеп тора, кипкән яфраклар арасыннан йомшак кына саркылып төшкән кояш нурлары, озын жәйдән арыган шикелле, тын гына җылысын сибә, бу рәхәтлекнең чиге булмастыр кебек..
«Кирәк бит! Бигрәк җылы... Сахара...»—дип еш кына уйлый иде Рушан, укып бетергәннән соң юллама белән кырысрак-салкынрак якларга эшкә җибәрелгән дусларын да исенә төшерә иде. Алар инде жиләндер- пәлтәдер кигәннәрдер, свитер-бүрекләре дә өсләренә менгәндер, ә биредә әле һаман да пинжәктән генә йөриләр...
Рушан Чиланзардагы тулай торакта яши иде. Күбесенчә бер катлы йортлардан булган шәһәр ул вакытта бик зур мәйданнарны биләп тора, әйтерсең, озакламый гөрләп үсеп китәчәген белгәндәй, күбрәк урын
Дасаев Хадырыда троллейбустан төшеп кала һәм җәяүләп кенә Чокырсайга таба юл тота, анда туристлар өчен чыгарылган матур, төсле буклет-проспектлар, маршрут карталарында да билгеләп куелган базар яныннан үтеп, Чыгытайга барып чыга. Төнгә суынып өлгергән тротуарлардан атлаганда, аяк астындагы юка асфальт аша да ишегалдына керә торган юл өстенә электән түшәлгән йомры ташларны тоя иде.
Арыклар иртәнге якларда мул сулырак була һәм күңеллерәк челтериләр шикелле, бәлки, шулайдыр да. Капкалары кин итеп ачып куелган уң яктагы бакча эченнән иртәнге дымлы саф һава йөзгә бәрелә. Чәчәк атып утырган люцерна белән үрелеп-уратылып алынган тимер рәшәткә коймалар аркылы кызгылт ком сибелгән кешесез аллеялар күренә Рушан белә иде инде: Вавилондагы шикелле күп телле шәһәрнен бу бакчасында ешрак татарча сөйләшүләр ишетелә—татарлар бу тыйнак бакчаны күптәннән ошатып, сайлап алганнар, шунда үзләренең иске дә, яңа да бәйрәмнәрен үткәрә иделәр.
Рушан базарда озаклап тукталып тормый. Тандыр миченнән әле генә чыккан, күпереп торган кайнар күмәч, тагын бер көмеш акчасына— берәр тәлгәш йөзем, ә кайвакытта ике шәфтәлу яки сутлары сыгылып торган груша ала, әмма күзе күбесенчә кызлар бите төсле нәфис алсу Кандиль алмасына төшә иде Шунда ук базар эчендәге иртәнге якта ярым буш күпсанлы чәйханәләрнең берсенә сугыла, гадәттә Шәрекътә эчелә торган бер чәйнек яшел чәй алып, тәмләп ашап-эчеп чыга. Кызыксынып, чәйханәләрнең әле берсенә, әле икенчесенә керә.
алып калырга тырышкан иде
һәркөнне иртән троллейбус белән Хадырыга кадәр эшкә йөрү Дасаевка күрелмәгән чит-ят якларга сәяхәт шикелле булып тоела. Ул еш кына салонның арттагы тузанлы тәрәзәсе буена барып баса да, ашыкмый гына үзенең өзек-төтек уйларына чума, шул ук вакытта кондукторның ялкау гына тавышын музыка тыңлагандай тыңлый: «Биш Агач. Караташ.. Алзамар...»
һәр тукталыш музыка кебек кенә яңгырамый, ә тагын ниндидер серләр дә саклый иде төсле: «Сәмәрканд—Дарбаза... Домрабад... Әхмәт- Даниш...»
һәркаисында диярлек бер үк төсле алсу роза чәчәкләре төшерелгән калай подносларга күмәчләрен, юылган җимешләрен куя.
Ьеренче карашка барлык чәйханәләр дә бертөсле күренсәләр дә. алар төрледән-төрле иде Берәүләрендә, як-якларына каракларча карангалап, пышылдап кына сөйләшеп, энә өстендә утыргандай, алыпсатар сәүдәгәрләр утыра, чәйләренә кагылып та карамаганнар, үзләре шәһәр шау-шуыннан аптырабрак калган авыл дехканнары булып кыланалар.
Икенчеләрендә тәкәббер-эре кыяфәтле, кычкырып-кычкырып сөйләшүче такырбашлы итчеләр булыр Аларнын эше жинелдән түгел— уникешәр килограммлы зур-зур балталар белән көне буена ит чабып кара да, берничәшәр потлы түшкәләрне әйләндереп кенә өлгер! Ә көндез чәйханәченең үсмер энекәшләре ит рәтләренә, бер китексез ин матур чәйнекләр һәм пиалаларны подносларга тезеп, чәйханәдән чәй илтәләр— базарда гомер-гомердән итчеләр ин кадерле, хөрмәтле кешеләр санала.
Рушан казакъча гына сөйләшеп утыра торган чәйханәгә дә тап булды—казакъ җирләре көнбатыштан шәһәргә үк килеп тоташа иде.
Бервакыт томанлы һәм юеш кышкы иртәдә ул эшенә ашыгып китеп бара иде Күптән түгел генә алып кигән яна пәлтәсенен куен кесәсендә тәнен рәхәт җылытып торган ике кайнар нан—икмәге дә бар. Гадәтенчә кереп иртәнге чәен эчеп чыгарга күнеккән чәйханә ни өчендер ябык булып чыкты—ул вахтер янына гына кереп, капкалап алмакчы булды, кыш көннәрендә тегенең плитәсендә һәрвакыт чәе кайнап торыр иде
Рушан, куенындагы йомшак наннын җылысын һәм исен-тәмен тоя-тоя, юеш Чыгытай буйлап бара, наннын берәр кисәген сындырып кабасы килеп китте, ирексездән адымнарын әкренәйткән иде, шунда кинәт ана дәштеләр:
—Иптәш инжинир, хәерле иртә! Көн юеш-дымлы, чәйханәгә кереп, берәр пиала чәй эчеп чыгыгыз.
Ачык ишек яңагына сөялеп, мех камзул кигән зур гына гәүдәле бер ир кеше басып тора, кулы белән ишарәләп керүен үтенә иде
Эчкә кергәч. Рушан якты янып торган лампочканы һәм авыр, куе- кызыл келәм эленгән диварны күреп алды Анын йөзенә җылы килеп бәрелде, агач күмере һәм шәрекъчә күп итеп эленгән келәмнәр исе дә борынын кытыклап куйды. Үзләренең идарәсеннән ерак та булмаган бу чәйханә Чыгытай урамында урнашкан. Рушан аны күптән шәйләп алган, анын мәхәлләнеке булуын да белә, ул инде сиңа базар чәйханәсе түгел, монда мәхәллә халкы белән даими килеп йөрүчеләр генә керә ала иде.
Рушан, ишек төбендә тукталып, керергәме-юкмы, дигәндәи, бераз уйланып горды да, чәйханәченең юмарт-ихлас елмаюын күреп, керергә булды.
Шуннан сон ул биредә еш була башлады, бигрәк тә кара көздә һәм кышкы иртәләрдә керергә ярата иде Пычрак-юеш яки салкын зңгер-менгердә, саран ягылган мангал җылысыннан иске шәһәр теләр- теләмәс кенә йокысыннан уяна. Рушан, пәлтә якасын күтәреп, базар аша гына әлеге чәйханәгә ашыга Тандыр миче кайнар пар бөркеп торган күмәчче, аңа иске танышы итеп, кадерләп-сайлап кына ике нан суза, Рушан, адымнарын киметмичә генә, каршысына очраган, җылы киемнәренә төренеп бөгелә төшкән кешеләргә юл сабып үтә яки үзе алдыннан баручыларны узып га киткәли, базарга хас булма!ан ниндидер акрын гына сөйләшкән тавышлар ишетелеп кала Сәер, көн уртасында гадәттә төрле телдә сөйләтүчеләрнең тавышын үз тавышы белән басып, кычкырып үтә торган арбакеш га иртәләрен 1ажәеп тын. шауламыйча гына уза Шәрекъ.. Табышмак.
Рушан һәр көнне. Сагбанга борылуга, ерактан ук мәхәллә чәйханәсенең яктырып торган тәрәзәләрен күреп ала. Ул тиз килүдән тирләп чыккан маңгаен сөртен куя да. бусага төбендә үк куеныннан җылы наннарның берсен чыгарып, ишекне киереп ача
Гадәттә бу вакытта чәйханәдә кеше булмый әле. Рушанның сәламенә
каршы чәйнекләре-самавыры янында кайнашып маташучы Мәгъсүм әкә дәртле һәм күнелле итеп җавап кайтара:
—Ә-ә-ә, сәлам әлейкүм, инжинир, мәрхәбә, уз әйдә тизрәк,—ди.
Төсләре тоныкланып яшелләнә төшкән галәмәт зур җиз самавырлардан жылы бөркелә. Әле килүчеләр булмаганлыктан, ишек өстендә бер генә лампочка яна, караңгылыкка китеп югалган диварларга кара келәмнәр эленгән шикелле тоела, бары тик урамнан узып баручы берәр машинанын гына утлары тәрәзәне яктыртып ала да, бер мизгелгә генә диварлардагы кан-кызыл төстәге келәмнәр күренеп кала.
Сонрак. шәрекъ тәм-төмнәре булган нават һәм парварда капкалый- капкалый чәй эчеп, Мәгъсүм әкә белән тәмләп сөйләшеп утырганда, ишектә тагын бер кеше күренә.
Гадәттә ул күрше йорттан берәрсе булып чыга. Мамыктан сырган, үкчәләренә кадәр төшеп торган озын чапанына өйдәгечә генә төренгән була ул, тәмле телле, тәкәллефле генә итеп чәйханәче белән матурлап исәнләшә, хәл-әхвәл сораша, түрдәрәк утырган Рушанны да күреп алып.
ишетү рәхәт иде.
Бәлки, хезмәттәшләре арасында да тиз хөрмәт казануы, мәхәллә халкының да ана үз итеп караулары сәбәпче булгандыр, бервакыт чәйханәгә төш вакытында барып кергәч, ул кинәт кенә шундый карарга килде: «Калам. . үзбәк җирендә тамыр жибәрәм... әйләнәм...»—диде.
Миргаяз әкә аның белән бер өстәлдә утыра иде, «инжинир»нын йөзе үзгәрүен күреп, ашыгып сорап куйды:
—Нәрсә булды, Рушан?
Дулкынланудан бер генә мизгелгә агарынып киткән Дасаев, күз карашы белән залны сөзеп алды да, гүя бөтенесен дә яңа гына күргән шикелле итеп, кладовщикка күңелле генә әйтеп салды:
—Өйләнергә уйладым, Миргаяз әкә!—диде.
Ә бит әле шул мизгелгә кадәр мондый уйның башына да кереп караганы булмаган иде
—Бәрәкалла! Мәйлең, мәйлен.. Бик хуп эш...—дип куанды Миргаяз әкә дә.
«Өйләнергә кирәк» дигән карары тышкы яктан ана бер үзгәреш тә кертмәде, әмма тормышында кискен борылыш булды шикелле: Рушан кинәт аңлап алды, ул моңа кадәр һәр нәрсәгә тыштан-өстән генә, килгән кеше күзе белән генә карап йөргән, ә хәзер барысын да булачак тормышына чамалап, төпченеп, асылына төшенеп карарга һәм күзалларга тырыша ?уш вакь,тлаРь,ида Ул сәгатьләр буе китап кибетләрендә йөри, еш цертларга бара—гастролер артистлар бер исеме белән генә дә т ГМӘ иткән жылы’ икмәкле 6v шәһәрне яраталар иде Юкка™на «Ташкент-икмәкле шәһәр» дигән гыйбарә телгә кермәгәндер.
гушан. мәхәлләдә арзан гына хакка аерым бүлмә тәкъдим итсәләр
ана да елмаеп эндәшә:
—Хәерле иртә, иптәш инжинир...—ди.
«Инжинир»... Бу кушамат мәхәлләдә Рушанга тәки ябышып калды бит, аны хөрмәтләп-зурлап әйтәләр иде, әйтерсең, кладовщик Миргаяз әкә бөтен мәхәллә халкы белән махсус репетицияләр үткәргән диярсең.
«Инжинир» сүзе ул елларда әле хөрмәтләнә һәм Дасаевка аны
«Әйләнәм» дигән сүз ул әле иртәгә үк берәр чибәркәй белән ЗАГСка чабачак дигәнне аңлатмый иде. Ул «калам» дигән сүзенә: «Озакка, җитди итеп, гаиләм-йортым балаларым белән...»—дип әйтүе иде Рушанның.
Әлбәттә, анын сөйгән кызы бар иде. Ул бар яктан да усал җилләр искән, салкын җәяүле бураннар себереп торган далалы яктагы бер шәһәрдә яши. Рушаннын барлык уйлары да әнә шунда, зәгыйфь сәрби куаклары чорнап алган «1905 ел» урамындагы йортка юнәлтелгән. кайвакыт ул Аны күңеленнән генә «кәләшем» дип тә атый иде. «Кәләшем»...—нинди татлы сүз!..
1Ә, һаман әле шул тулай торагында яши бирә иде. Ләкин ул мәхәлләгә күчәсе итмәде—көн саен килеп-кител йөрү рәхәтеннән баш тартасы килмәде анын Каивакытларда ул юлын бераз үзгәртеп тә куя. Хадырыдан Рулга борылып, Чорсу мәйданына чыга, аннары базарны үгеп, янадан Чыгытай урамына таба атлый иде.
Ул шәрекъ кешеләренең ыгы-зыгы, ашыгучанлык-кабалануны өнәмәгәннәрен бик тиз анлап алды, шуна күрә ашыкмаска тырыша иде Рушан тирә-юньне һәрвакыт игътибар белән карап-күзәтеп йөри, элегрәк күзе төшмәгән нәрсәләрне дә күреп ала. Борынгы шәһәрнен төс-буяуларын. тавышларын, хәтта тузанын да, эсселеген, күптеллеген. килүче-китүче- ләрнен тыз-быз килеп йөрүен, шәһәр халкына гомер-гомердән хас салмак сабырлыгын ләззәтләнеп үзенә сендерә бара, һәм еш кына, кәефе килгәндә, үз-үзенә бер биргән карарын кабатлый «Әйе. мин шушында яшәргә тиеш...»—ди.
Иртән идарәгә эшкә барышлый ул бик күпләр белән баш иеп исәнләшеп үтә иде. Ана да кулларын күкрәк өстенә куеп, якты елмаеп ждвап кайтаралар. Бары тик инде хәлсезләнгән, агарынып калган карт бохара яһүдләре генә баш кагып исәнләшеп китә. Рушан яшьлеге белән анлап бетерә алмый—бу бабайлар әллә тәкәбберлектән, әллә хәзер инде һәр хәрәкәт авыр бирелгән көчсезлсктән шулай эшлиләр иле. Ә бәлки, изге китап Тәүрат гамәлендә инде без. сүзләргә караганда баш кагып узу абруйлырак-дәрәжәлерәк. дип уйлыйлармы?
Рушанга бу тыныч бохара яһүдләре дә берсүзсез ошый. Шау-шулы нэпман заманнарыннан, яшьлектәге уңышлы елларыннан ук калган ак чесуча тукымадан тегелгән пөхтә костюмлы әлеге картлар ана иә язларын, йә көзнен озын жылы көннәрендә генә очраштыра Пычракларда, салкыннарда, жәйге эсселәрдә алар биек дувал артларына кереп яшеренә иделәр
Иртән кошлар базары яныннан тиз-тиз үтеп киткән чагында Дасаев аларны әтәчләр рәтендә очрата. Картлар бары тик тере кошларны гына сатып ала һәм кош-корт белән күз буучы гипнозчылар яки сихерчеләр кебек эш итә. Әле бер минут кына элек кылрачланып-гайрәтләнеп бар базарга «кикрикүк» дип оран салган әтәч егетләре үзләренең кабыргаларын санап, капшап торучы картларның хәлсез куллары астында кинәт кенә тынып, юашланып казга.
Шунысы сәер, бу карг яһүдләрнен һәрберсе һәрвакыт бер генә төсле әтәч сатып ала яки уттай жирән-кызылны. яки ап-акны. яки чуар, беренче көг чебешләрен генә Аларны аякларыннан күтәреп, баштүбән алып китәләр, әтәчләр шунлыктанмы—үзләрен гажәп тыныч тота, Рушан, картаеп, бер-берсенә охшап калган яһүд бабайларын бары тик кемнең нинди төстәге әтәч алганына карап кына аера иде
Шәһәрне яхшырак белә барган саен Дасаевны мәхәллә чәйханәсе үзенә ныграк тарта Чәйханәнең язылмаган канун-тәртипләрен Миргаяз әкә ана бер кичтә аңлатып бирә алган булыр иде. ләкин Рушаннын һәммәсен дә үзе төшенәсе килде
Кичләрен ул еш кына эшендә тоткарлана, ә кайтышлый чәйханәгә керә лә, гадәтенчә, бер-ике уен шахмат уйный. Чираттагы йөрешләрен ясаган араларда ул халык күп жыелган залны игътибар белән күзәтә, кичке якта киереп үк ачып куелган тәрәзә аша урамдагы айваннарнын да тулганын күрә Анда Мәгъсүм әкәнен ирекле ярдәмчеләре, чиләкләрен шылтырата-шылтырата. ишегалдына арыктан су сибәләр, агачларны резин шланглардан коендыралар—шуннан соң, яңгыр явып үткән кебек булып, җир исе. бакча исе анкый.
Кичке тынлыкта Дасаев еш кына: «Клуб—ир-ат жыела торган урын гына» —дип уйлый иле Биредә үткен сүзлелек, тапкырлык, кешеләр белән ганыша-аралаша белү, ягымлылык һәм мәхәллә тормышында катнашу аеруча бәяләнә. Ул ишегалдына һәм агачларга таксопарк директорының башкалардан ешрак су сиптереп йөргәнен абайлап аллы.
чөнки ул бу эшне барысыннан да остарак эшли: тузан да туздырмый, артык пычратмый-чупырдатмый да. аның шөгыленнән соң җирдә әле бик озак гади шланг белән ясалган бизәкләр ярылып ята. Рушан директорның чәйханәгә кышлык күмер һәм утын китерткәнен дә. ремонт буяуларын кызганмаганлыгын да белә, әмма директор боларны үзенә ниндидер аерым мөнәсәбәт булсын дип эшләми. Рушан монысын да күреп тора иде.
Соңрак Рушан үзе дә чәйханә өчен игелекләрне аз эшләмәде, әмма мәхәллә халкының ана булган мөнәсәбәте үзгәрмәде, һаман да элеккечә хөрмәтле, тигез булып калды. Аны һаман да һәрвакыттагыча «инжинир» дип. бу сүзгә һәрчак зурлау мәгънәсе салып атап йөрттеләр.
Японнарча кысан ишегалларында элекке бакчалардан берәр чикләвек яки өрек агачы, алмагач яки ялгыз тут агачы гына утырып калган иде. ә уртада—кечкенә генә чәчәк түтәлләре. Тәрәзәләре ишегалдына караган, икенче катларында балханасы—балконы булган бу йортларда, читтән килгән кешенең исен китәрмичә, ят күзләрдән яшерен тын гына тигез тормыш ага.
Рушанны чәйханә әнә шул гадилеге, нәрсә дә булса күрсәтеп шаккаттырырга омтылмавы белән үзенә тартып тора. Аңа беркая язылмаган тәртип кагыйдәләре дә ошый: мәсәлән, чәйханәгә исереп килеп кермиләр, ачыктан-ачык эчеп тә утырмыйлар. Өлкән генә җитди кешеләрнең, мәхәллә хуҗаларының дип әйтергә дә була, үзләренә пылау китерер алдыннан чәйнеккә яшереп кенә аракы салып, шуны пиалаларга агызгач, дастархан янында утыручыларга өләшеп чыкканнарын да күргәләгәне булды. Юкса, нәрсәсе бар инде—куй шешәңне уртага, стаканнар җитәрлек, шаулаш, матур-матур тостлар әйт. кем гаепләп сүз итәр? Юк. кечкенәдән үзләштерелгән кагыйдәләр алай эшләргә ирек бирмиләр—ярамый, чөнки бер генә тапкыр вәсвәсәгә бирел, аннары әкренләп барлык гореф- гадәтләрне, ата-бабалардан калган йолаларны нигезенә кадәр җимерергә мөмкин.
Яшьләр дә монда үзләрен тыенкы тота. Бервакыт шәһәрнеке түгел икәнлекләре әллә каян күренеп торган, базардан килеп, очраклы гына чәйханәгә кергән ике яшь егетнең үзләренә гомер онытмаслык сабак алганнарының шаһиты булды Рушан.
Чиста-пөхтә чәйханәнең диварлары буендагы келәмнәр өстенә тагын курпачлар да—сырылган тар гына юрганнар да җәелгән иде, егетләрнең берсе йомшак юрганга рәхәтләнеп сузылып ятты, икенчесе аның янына утырды, алар, чәйханәдәге башка кешеләргә игътибар да итмичә, кычкырып көлә-көлә. кызып-кызып нәрсәләр турындадыр сөйләшүләрен дәвам иттерделәр. Алар дивар буена урнашкан, беркемгә дә комачауламыйлар иде шикелле, ләкин дисбесен сүзсез генә тартып утырган Мәгъсүм әкә, башкаларга сиздерми генә тегеләр янына килеп, егетләрнең колагына гына, йомшак кына ярым пышылдап нәрсәдер әйтте. Аның шул бер сүзе җитте, егетләр, оятларыннан кып-кызыл булып, урыннарыннан сикерешеп тордылар.
Мәгъсүм әкәнен артындагы самавыр янында кулдан язылган шундый язу бар иде: «Башкаларны хөрмәт ит—сине дә хөрмәт итәрләр».
Шахмат уйнап бетерер алдыннан, шәһәр өстенә төтенле эңгер- меңгер төшкән мәлдә, кайвакыт Рушан чәйханәгә килеп кергән балаларны күрә. Алар сүзсез-нисез генә үзләренә кирәк кешене эзләп табалар да, анын колагына нидер пышылдап, тавыш-тынсыз гына юкка чыгалар. Шуннан Дасаев киләчәктә дә үзенең кичләрен мәхәллә чәйханәсенә шахмат уйнарга яки ачык верандада утырып чәй эчәргә йөриячәген, шунда аны да. өйгә ашарга кайтырга чакырып, улы яки кызы йөгереп киләчәген күз алдына китерә. Ул. үзе дә сизмәстән, тәмле итеп елмая.
Әлбәттә, андый чакларда ул булачак балалары, хатыны турында хыяллана. Хатыны ниндирәк булыр икән, тормышлары матур булырмы икән, дип уйлана. Дөрес, кулына нота папкасы тоткан кызчык вакыт ераклыкларында эри бара, менә-менә аның образы, төсе-кыяфәте бөтенләй
эреп бетәр шикелле була, ләкин, яшьлекнен сыек рәшәсендә томаннарга эретелеп калган ул ерак мәхәббәтне сызып ташлап булмаса да. күнелдә яна мавыгулар, яна хисләр кабына иде.
Андый чакларда Рушан һәммәсе дә үзе уйлаганча булачагына шикләнми иде. Тормыш ана соныннан гына төрле көтелмәгән хәлләр әзерләгән булып чыкты, алар арасында йөрәк әрнеткечләре дә. куркынычлары да бар иде...
хххх
ушан үзенен хәтер китабын актарганда, нәрсә турында гына уйламасын. Глорияне искә алмыйча калмый. Глориянен үз язмышыннан аерылгысыз язмышы рәхим-шәфкатьсез заманнын ин жуелмас тамгасын салып калдырган иде шул.
Бервакыт энгер-менгердә. гадәтенчә, тәрәзә буенда истәлекләр киченә бирелгән бер мизгелдә, ул көндез актарып утырган иске хатлар өеме арасыннан бер зур фоторәсемнең почмагын ку pen алды Актүбә тимер юл техникумының I960 елгы чыгарылышыдыр, дип уйлап, рәсемне алып карады. Кемне күрергә теләде икән Рушан ’ Роберт Теләүмөхәм- мәтовнымы? Лом-Али Хәкимовнымы? Ефим Ульманнымы? Лидочка Жу ра вл е ва н ы м ы ?
Ялгышты. Профессионал кул төшергән фоторәсем үз вакытында байтак газетларда басылып чыккан фоторәсем булып, анда СССР чемпионатының бишенче зонасында «Б» классының жинүчесе—«Металлург» футбол командасы сурәтләнгән иде. Заманында илдә спорт буенча әнә шундый әллә нинди квалификацияләр дә бар иде шул Рәсемнең аскы ягына, сул як почмагына кыеклатып, каты картон өстенә ачык итеп, кызыл карандаш белән матур һәм табигый каллиграфик почерк белән мондый сүзләр язылган иде «Рушан Дасаевка—«Металлург»нын беренче хуплаучысына, дустыбызга—кимүләребез истәлеге, яшьлегебез истәлеге» һәм команда капитаны Джумбер Джешкарианинын нәкъ инде менә казначейларча эре имзасы ярылып ята
Рушан рәсемнен артын әйләндереп карады. Анда футболчыларның төрле төсле култамгалары сырланган булып чыкты
«Металлург»ны көндәше куып житмәслек чемпион иткән уеннан сон ук төшерелгән фоторәсем иле бу Чәчен матур итеп тараган, футболкасын пөхтәләп кигән Джумбер беренче рәтнен ин уртасына елмаеп чүгәләгән, ә анын тирәсендә—бер дә армаган-талчыкмаган. бәхетле командасы
Еллар үтү белән безнен гадәтләребез, яраткан шөгыльләребез әллә ничек кенә үзгәрә дә бетә! Кем дә булса берәрсе. Рушан Дасаев берәр вакыт футболдан бизәр, уеннарга йөрми башлар, дисә—шаркылдап көлерләр генә иде. Жиле төн уртасында уятып сорасан да. ул. балалар санамышы шикелле генә итеп. «А» классы командаларын ы н теләсә кайсысының алмаш составына кадәр исемләп әйтеп бирер иде. инде төп состав турында сорашып торасы да юк. Кайвакыт кышын, бернинди футбол уены турында сүз алып бармаганда да. төннәрен кинәт кенә аның колагына Синявский яки Озеровның репортажы ишетелгәндәй була. ул. караваты янындагы тумбочка өстеннән «Спидола» транзисторын алып,—бу транзисторлар әле янарак кына чыккан сирәк әйбер иде.— ШУНЫН «колагын» боргаларга тотына соң. ул бит трибуналардагы тавышларны. судья сыбызгысының черелдәвең дә бик ачык ишетте, очып килгән тыгыз ТУПНЫ да күргәндәй булды ич
Тиз мавыгып китүчән Глория дә футбол карарга ярата иде. Ул тормышта күп нәрсәләргә мөкиббән һәм. нәрсәгә тотынса ла. зур дәрт белән, теләк белән тотына, футбол уенына ла ул искиткеч гашыйк кеше, ана* онытылып табына иде
Р
Ул Рушан белән бергәләп яки «Муталлург» командасына ияреп. Ташкентка '«Пахтакор» уенын карарга барырга ярата иде. Ул елларда футбол кырында атаклы уенчылар Краснинкий, Стадник, Абдураимов. Искәндәр Фазылов. Ревал Закиров кебекләрне күрергә була иде. Глориянен дәртләнеп-шашынып уенны каравы искиткеч тәэсирле, аны үз күзләрен белән күреп, ишетеп торырга кирәк. Юк, ул урыныннан да сикереп тормый, тамаклары карлыкканчы кычкырып та утырмый, әче итеп сызгырырга да тотынмый, әмма бер ун минуттан анын тирәсендәге кешеләр лә дәртләнә-кыза иделәр. Ул уенны тирәнтен тоя, алдан күрүчәнлеге. сизгерлеге гаҗәеп, шуңа күрә прогноз-фаразларында бик сирәк ялгыша торган иде.
Үзләрендә—Заркентга уйнаган «Муталлург» командасының җиңүләренә аның кебек куанган, җиңелүләренә аның кебек уфтанган тагын берәр кеше булдымы икән? Уңышсыз уеннан соң пычранып-тирләп беткән Джумбер, Дасасвны чишенү бүлмәсендә күрсә, яктырып китә, әмма барыбер:
—Рушан, зинһар, Глорияне алып чыгып кит әле! Мондый уеннан соң анын күзенә карарга оят,—ди иде. Ә инде җиңсәләр, алар шундый да бәхетле, шундый да горур атлыйлар! Егет белән кызнын даими урыннары булган трибуна яныннан узганда, һәр уенчы, әйтерсең, җиңүче гладиатор шикелле. Глория аягы астына җиңүен ташлагандай итә, ә кыз җавабыңда юмарт итеп, куанып елмая.
Команда читтәге уеннарын оттырып кайтканда, Глория шелтә сүзләре әйтсә. Джумбер шаяртып:
—Глория, син бит безнең тылсымыбыз-талисманыбыз! Анда уенны кемгә багышларга да белмәдек. Әгәр дә аны бүләк итәр кешең булмаса, ир-атка җиңү нигә кирәк? Менә иртәгә үзебездә уйныйбыз, син килсәң, егетләр тырышачак, әлбәттә...—ди.
Ә инде, буш көннәре булып. Глория команда белән бергә якындагы казакъ шәһәрләре Чимкент белән Жамбулга барып, анда «Металлург» көндәшләрен пыр туздырып, тар-мар итеп кайтканда, анын ничек куанганын күрсәгез икән! Футболчылар—ырымнарга ышанучан халык, алар Глориянен командага уңыш китерәсенә ихлас ышана иделәр.
Рушанга фоторәсемгә карамаса да була, ул кояшлы, якты, көздән бигрәк язга тартым көнне бик яхшы хәтерли, хәер, таулардан кыш алды салкыннарының сулышы сизелә иде инде, алар төзеп яткан зур комбинатның морҗаларыннан да төтен чыкмый әле. Глория белән аны команда белән бергәләп рәсемгә төшәргә никадәр генә кыстасалар да, Глория нык торды:
— Бу сезнең җиңүегез, егетләр,—дип. дулкынлануын һәм күз яшьләрен тыя алмыйча, аларның юеш-пычрак битләреннән берәм-берәм үбеп чыкты, үзенең яраткан ак күлмәге Джумбернын футболкасы кебек пычранганына да игътибар итмәде...
Рушанны Глория белән шул футбол таныштырган да иде. Дөресрәге- Джумбер. Хәер, болар икесе бер үк нәрсәләрдер.
Заркент...
Шәһәрнен исемендә Рушанның үзе генә анлый ала торган музыка ишетелә шикелле. Искә төшереп, телгә алганда, кинәт кенә сискәнеп китеп, эчендә нәрсәдер өзелеп төшкәндәй тоела, бер мизгелгә исертерлек, баш әйләндерерлек, үзең генә белгән-яраткан шәһәрен була да кала Заркент. Андый шәһәр һәркем өчен теләсә нинди булырга мөмкин—зур йә кечкенә, иске йә яңа. атаклы-данлыклы яки бөтенләй исеме ишетелмәгәне, әмма хикмәт анда түгел—ул синеке, ул синең йөрәгеңнең бер өлеше булырга тиеш. Һәм, мөгаен, соңыннан үзәкләрне өзеп: «Ә хәтерлисезме, безнең шәһәрдә...»—дип искә алмас өчен, синең сонгы көннәрен дә шунда төгәлләнергә тиештер. Һәм ул, бер генә кешесе булса да. синен яшьлегеңне, уңышларыңны исендә тоткан, шуларнын шаһиты булган бердәнбер шәһәр булып калырга тиеш. Бер генә мәртәбә
булса да: «И-и-и, син бит бөркет илен! Синен шундый гүзәл сөйгән кызын бар иде! Хәзер андыйлар юк шул инде...»—дип әйтерлек булсын
Әмма... әмма...
Тормыш кырыс, язмыш явыз—алар сине шул бердәнбер шәһәреңдә генә калдырмый шул: дүнгәләк шикелле иттереп, ил буенча куып йөртә, шәһәрләреңне дә алмаштырырга мәжбүр буласын. Менә. Рушанның да Заркенттан соң яраткан шәһәре Ташкент иде. Хәзер анысы да «иде» дип сөйләргә генә калды шул...
Ә Заркент Рушаннын яшьлек шәһәре, яшьлек мәхәббәте Кемдер ышанмаска да. хәтта кимсетеп елмаерга да:
—Заркент? Анысы тагын нинди башкала?—дияргә дә мөмкин.
Әйе, торак мәйданнарын алыштыру турындагы белешмәлекләрдә ул бик түбән урында тора. Хәер, нәрсәдер аңлатырга, акланырга тырышу кирәкме икән? Үз шәһәре булмаган кеше кызганыч—ул барыбер йортсыз- жирсез яшәргә дучар ителгән шикелле
Ул заманнарда Заркент өч йөзләп күтәрү краннарын эссе Азия күгенә төбәп, урман кебек булып утырыр иде. шәһәр көн-төн төзелә, әле кичә булмаган нәрсәләр, берсекөнгә күтәрелеп-калкып чыгарлар иде.
Рушан килгәндә, шәһәрнен аерым өлешләре шәйләнә башлаган иде инде. Үзәктәге зур булмаган табигый калкулыкта, зур үзәк урамнын шау-шуыннан бераз ерактарак. кечкенәрәк кенә бакчалы һәм фонтанлы «Космос» кинотеатрының мәһабәт бинасы күтәрелгән. Бу урын—шәһәр халкының иң яраткан урыны һәм әле озак еллар буена шәһәр үсеп, башка менә дигән биналар да калкып чыкканчыга кадәр, гашыйкларның очрашу урыны да булып калды.
Әмма Заркентнын аерым горурлыгы стадион иде. Ана урынны шулай ук үзәктән ерак түгел җирдә, зур парк-бакча зонасында тәгаенләгәннәр. Ул бик яхшы проектлаштырылган һәм оста, сыйфатлы итеп төзелгән, жинел. нәфис. Кышкы спорт заллары да. су спорты сарае да бар—ул уртача яшьләре егерме дүрттән бераз гына артыграк булган шәһәр халкын үзенә тартып тора Иртә язда бу стадион үзәк матбугатта, бигрәк тә спорт газет-журналларында еш кына телгә алына. Эш шунда ки. ул илдә шлак сибеп ясалган ярыш юллары булган икенче генә стадион иде. сезон башланыр алдыннан иң атаклы узышчылар, күбесенчә Уфадан. Заркентка күнегүләр үткәрергә жыелл
Әле бит тагын аларнын ярышлары да була! Кайсы гына исемне алма, күп тапкырлар СССР чемпионы, һәр фамилия алдында спортчы өчен бик тә кадерле өч хәреф язып куела: ЗМС—заслуженный мастер спорта, ягъни атказанган спорт мастеры. Мондый афишаларны башкала шәһәрләрендә дә бик еш күрә алмыйсын Бөтен дөньяга танылган мотоциклчы Габдрахман Калыировнын кызыл шарфы Заркентнын язгы җилләрендә бер тапкыр гына җилфердәмәде ул елларда. Сонгы хәлиткеч узышта Игорь Плеханов. Борис Самородов. Габдрахман Кадыиров һәм тагын дүртенче берәү чабышканда стадион ниләр генә кыланмый да, нинди генә шау-шу тудырмый! Бу ярыш бит. чынлап әйткәндә, әнә шул дүртенче узышчы өчен уздырыла да. Дүртенче булып күбрәк тректан, ягъни спорттан бер китеп, бер кире кайтып йөргән, шулай ук атаклы, әмма картаеп килүче Фәрит Шәйнуров яки әле бөтенләй яшь. гаять кыю-тәвәккәл. мотоциклын арт көпчәкләренә күтәреп чабучы Юрий Черканов катнашыр иде. Заркентга аны. яратып. Чика дип кенә йөрттеләр.
Әле яшьлеген җуймаган Борис Самородов ешрак җиңүче булып кала. Кызлар кебек оялчан Габдрахман Кадыйров исә. тамашачылар алдында гаепле кешедәй елмаеп, кызыл шарфын муеныннан сүтеп ала— барып чыкмады бу юлы. дигәндәй, акланган шикелле итә. Юкса, икенче урыннан да түбән төшми үзе. көмеш медаль язмышын да фотофиниш белән генә билгеләгән чаклары да күп була
—Түзегез инде, кыш көне мин үземнекен алырмын, сынатмам.— дип өметләндерә Габдрахман кызларны, алар сузган кулъяулыкларны
алмыйча, шлак тузанын хуш исле кулъяулыклар белән генә сөртеп бетереп буламыни? Чабышкан-узышкан чакларында спидвей ярышларында, бозда узышта ана тиннәр булмады, ул спорттан. жиде мәртәбә дөнья чемпионы, унике мәртәбә СССР чемпионы исемнәрен яулап, җиңелмичә китте, спидвей короленең кызыл шарфын Европаның күп кенә башкалалары ареналарында озак еллар искә төшереп тордылар.
Сонрак Глория, ничектер, Рушанга Яшьләр йортының яна бинасындагы фойэнын зур диварын «Мотоциклчылар» дигән мозаик панно бизәп торсын иде, дигән теләк белдерде. Юк, беркем танымаган абстракт спортчылар түгел, ә нәкъ менә тормыштагыча, чын-чынлап ярыш барышында вираж-борылыштан беренче юлга ашкынып килүче Самородов—Кадыйров—Плехановлар булсыннар иде алар, уртада—легендар кызыл шарфы җилфердәп торган Габдрахман, әлбәттә.
Яшь шәһәрнең кумирлары—яраткан каһарманнары спортчылар булуына һич тә гаҗәпләнергә кирәкми. Мотоциклда узышучылар бер хәл әле. Алар, тылсымлы шапито циркында шикелле, күн комбинезоннары, тимер дагалар сугылган күнитекләре, атаклы фирмалар эшләгән ачык- матур төстәге шлемнары белән мираж кебек кенә булып, өермәдәй узалар да китәләр, узалар да китәләр, йөзләрен дә юньләп күрми каласын, ә көннәрдән бер көнне, кыйммәтле машиналарын төяп, стадионда бензин һәм шлакнын татлы исен генә калдырып, юкка да чыгалар. Яшьлек дәрте-жегәре юмарт ташып торган шәһәрнең иркәләре, чын кумир- каһарманнары футболчылар иде. билгеле. Алар Глориянен дә кумирлары булды. Чөнки алар үзебезнеке, Заркентныкы!
Глория..
Рушан анын фоторәсемен эзләп табарга теләде дә, аннары кире уйлады: нигә кирәк? Теләсен генә—ул һәрвакыт анын күз алдына килә дә баса.
Рушанга кинәт кенә Заркентнын язгы жил исе тоелгандай булды, бу шәһәрнен жиле дә үзенә генә хас үзенчәлекле—Заркент таулар белән уратып алынган, бары тик Архангаран белән Ташкент ягына таба гына кин-иркен дала сузыла. Ә тауларда язларын алсуланып миндаль һәм чикләвекләр чәчәк ата, карт алма бакчалары, мул кар күмеп киткән шикелле, ак күбеккә батып утыра, шактый гектарларга шулай сузыла бу күренеш Шау чәчәктәге миндаль һәм алмагач исләре, күкрәп яшелләнгән тау битләреннән искән жил белән аралашып, шәһәр өстенә ишелеп төшә, болай да кайнар йөрәкле яшьләрне тәмам исертә.
Әйе, алар Глория белән язда танышканнар иде. Рушан ул чакта өлкән прораб булып эшли иде инде. Ул эш көне булган шимбә көннәрен яхшы хәтерли—бишкөнлек эш атнасы турында ул вакытларда әле сүзләр генә йөри иде.
Идарә башлыгы, төзелеш эшендә карт бүре, шимбәләрдә шелтәләп- туздырып ташлаулар белән мавыкмый, монын өчен һәркөнне мәжбүри була торган планеркалар да җитеп ашкан. Киңәшмә азагында башлык, ачык тәрәзәләр аша карашларын урамга ташлаштыргалап утырган мастерларына һәм прорабларына карап, канәгатьсезлек белдергәндәй әйтеп куя:
—Күрәм. күрәм: уегызда яз. футбол да, теге...—ничек әле... спидвей.. Бөтен шәһәр акылдан шашкан, безнен стадионда кычкырышкан- акырышкан тавышлардан хәтта Ташкент зарлана, ди. Бетердем. Барыгыз, йөгерегез, бәлки, тавышларыгыз Мәскәүгә хәтле ишетелерлек булыр... Безнең гозерләргә дә колак салырлар, —ди. Ул үз кул астындагы халыкны гадәттәгедән кырык минутка алданрак җибәрә. Барысы да. малайлар шикелле, ишеккә ташлана, берсе өстенә берсе өелешеп, ишеккә сыймыйча, тыгылышып кала, кайсыдыр бер түземсезе хәтта тәрәзәдән генә урамга сикерә...
Рушан ул истәлекле көнне чит төзелеш-монтаж идарәсе машинасына эләкте. «Яз» кунакханәсенә кайтып җитеп туктар-туктамастан, кузовтан сикереп кенә төште дә, өчәр баскычны берьюлы сикерә-атлый, үз катына
ИРТӘЛӘГӘН САГЫШ
очып менде Анын күңеле дә, бүген тормышында ниндидер бик мөһим, гадәттән тыш хәл буласын сизенгән шикелле, уйнаклый-очына иде. Яшьлектә барысы да гади: душка кереп юынып чыктын. чиста-пөхтә күлмәк, үтүкләнгән костюм киден, көзгегә бер карап, чәчләренне тараштырдың да—син әзер, йончыткан тыгыз эш көне дә. үз яшенә һәм вазифаңа караганда шактый күп уй-борчылуларын да гүяки бөтенләй булмаган.
Һәр чорнын—үз стиле, үз килеш-килбәте, үз модалары. Әгәр дә Рушаннан үз яшьлек чорын кыска гына сыйфатлап әйтеп бирүне сорасалар, ул, уйлап та тормыйча, бодай дип жавап бирер иде:
— Пөхтәлек-төгәллек һәм. мөгаен, һәрвакыт яхшырак булырга омтылудыр.
Көньяктагы шәһәрләрнең һәр урам чатында аяк киемнәре чистартучылар утырыр иде. хәзер елдан-ел аларнын будкалары юкка чыга бара, элек алардан башка шәһәрләрне күз алдына да китереп булмый иде. Ә бит көзгедәй ялтыратып кигән аяк киеменә үтүкләнмәгән чалбар, керләнгән күлмәкләр бөтенләй ятышмый.
Аларнын яшь шәһәре Заркентка ин сонгы модалы киемнәр киеп футболчылар—Тбилиси, Мәскәү, Ташкент егетләре килә Команда футболга жаны-гәне белән бирелгән, менә дигән оста уенчы, һәрвакыт бик пөхтә, грузиннарга тумыштан ук салынган нәзакәтлелеккә һәм зәвыкка ия булган үз капитаныннан үрнәк ала. Хәзерге халыкара уеннарда да кырынмаган, гетр-оеклары сыдырылып төшкән, бөгәрләнеп-таушалып беткән футболкалы уенчы гадәти күренешкә әйләнде, ә Джумбернын командасыннан гап-гади уенга да пычрак бутсы-ботинкалар киеп берәү дә чыкмас иде
Радиоалгычын кабызып җибәреп, күңелле музыка тынлый-гынлый. Рушан ашыгып киенә башлады һәм кинәт кенә үзләре эшләп бетереп килә торган төп бинаның түшәмен штукатурлаучы кызларны исенә төшерде. Озын көн буе эшләп арыгач, бер теләген дә калмаган, тизрәк тулай торакка кайтып караватка авасы гына килгән булырга тиеш, ә юк. яшьлек үзенекен итә. кызлар көн азагында да тыпырдап биештерә- биештерә. үзләре уйлап чыгарган ниндидер күнелле бер жырны жырлыи- жырлыи эшлиләр, жырларынын кабатланып килгән кушымтасы да шаян- шук иде: «Әй. шимбәкәй! Әй шимбәкәй-чибәркәй!. ■>
Ә урамда шимбә киче үзенең хокукларын яулый бара: бакча ягыннан музыка яңгыраганы ишетелә, урам фонарьлары кабына Рушан да ашыга төшә Анын үзе яратып ял итә торган урыннары бар иде Шунын өстенә ул шәһәргә мотоциклчылар килгәнен дә белә—афишалар иртәгә зур ярышлар-узышлар буласын вәгъдә итә. анда атаклы кунакларны да күрергә мөмкинлеген чамалый иде.
«Энжекәй»гә якынлашып килгәндә, ул музыкантларның уен коралларын көйләү тавышларын ишетте, идәннән өскә таба көчле утлар белән яктыртылган һәм. чынлап га, ачып куелган галәмәт зур энже кабырчыгына охшаш сәхнә, алсу-нәфис мәржән төсе белән ялтырап, ерактан ук си на бәйрәм күнеллелеге вәгъдә итеп тора.
«Энжекәй»нен әнә шулай утлар яктысында матур төсләр белән уйнаклап торуы архитектор табышыдыр, мөгаен Кафе башта ук архитектор тарафыннан күп кешелек итеп уйланылган. аерым сайланган катлам өчен генә булмаган, чөнки шәһәрдә—тулай торак өстендә тулай торак, дигәндәй, ә Заркентга тугыз ай жәй, менә дигән матур саф һава тора, ни өчен әле халыкны тимер-бетон читлекләргә һәм пыяла аквариум нарга куып кертү кирәк.’
Энжекәй*нен кабырчыгы кафедагы урыннарның өчтән берен дә капламын Зур идәне, төрле калынлыктагы бакыр пластиналар батырылып, секторларга бүленгән, ялтыратып шомартылган ул пластиналар идән өстендә ачык алтын сызык булып сузыла, һәр секторга үзенә аерым бер төстәге мәрмәр вагы тутырылган һәм ул шомартып катырылган, сектор уртасында шул Ук алтын сызыклардан үзенә генә хас экзотик чәчәк
ясалган. Өстән караганда, ул алтын кушып тукылган зур келәмне хәтерләтә, келәм өстендә—дүрт ачык кызыл түгәрәк, шулар арасына төрле формадагы һәм төрле зурлыктагы өстәлләр төрлечә итеп тезеп куелган, һәр секторның аерым бию мәйданчыгы да бар. Сирәк кенә була торган явымлы көннәрдә яки көтелмәгән язгы яңгырларда энже кабырчык астына сыймый калган кунаклар нәүмиз булмасын өчен, һәр секторный аерым бер урыныннан, мәржән кабырчыкның үзе шикеллерәк. гажәеп тропик агач «үсеп» чыккан, анын зур-зур әкәмәт кызык яфраклары калган барлык өстәлләрне дә каплап тора.
Рушан ишек янында тонык кына яктыртылган мәйданчыкта тукталып калды һәм өстәлләрне күзли башлады—бүген монда анын байтак танышлары булырга тиеш иде. Кинәт аңа дәштеләр:
—Рушан, кил безнен янга!—экзотик агач астындагы бер өстәлдән ана Джумбер, Тамаз Антидзе, Роберт Гогелия—»Металлург» командасының кырый һөжүмчеләре. чакырып, кул изи иделәр.
Дасаев елмайды, чакыруларын кабул итеп, кулын күтәреп сәламләде Өстәл янына якынлашкач, ул Роберт каршысында үзенә аркасы белән утырган кызны күреп алды. Кызнын аккошныкыдай озын ак муены менә-менә сынып китәр төсле, авыр чем-кара чәчләре тыгыз һәм матур итеп баш артына өеп куелган иде
—Сез таныш түгелмени?—дип гажәпләнеп сорады Джумбер, Рушанның кызга кызыксыну белән караганын сизенеп.—Глория, гафу ит. таныш бул: Рушан—безнен дустыбыз һәм бер үк вакытта зур начальнигыбыз да, тормышта андый хәлләр сирәк була,—дип шаяртып таныштырды
—Глория,—кыз, урыныннан күтәрелә төшеп, бераз кызларга хас чытлыкланыбрак, тар өстәл аша Рушанга кулын сузды, егет, анын йөзеннән күзләрен алырга кыймыйча, кулынын нечкә беләзеге тирәсеннән үбеп алды. Кызның йөз чалымында кемгәдер охшашлык бар иде шикелле
Рушан анлап алды: кыз Тамарага искиткеч охшаган иде, әйтерсең лә, табигать ана гомерлеккә югалткан кадерлесен кайтарып бирергә теләп, шаяртырга уйлаган иде.
—Димәк, сез футбол тренеры, командагызның ничек ял иткәнен карарга кердегезме? Хәбәр итәм: Тамаз бишенче сигаретын кабызды инде, менә, төпчекләре барысы да тәмәке көллегендә ята. Бәлки, сез килгәч, бераз тыела төшәр, юкса «БТ» сигаретын кабы бушаганчы тартып утыруы бар...
—Шундый чибәр, акыллы да, диләр үзенне, ә баксаң—гап-гади әләкче икән,—дип, елмаеп, кызны бүлдерде Тамаз һәм кабыннан тагын бер сигарет тартып чыгарды
—Мин тренер түгел, Глория...
—Джумбер, тагын шаяртгынмы? Син бит ачык итеп әйттен: Рушан— безнен начальник, дидең...
—Кадерлем, ул безнен, чынлап та, ин зур начальнигыбыз. Туендыручыбыз син безнен —дип. Джумбер белән Тамаз, сөйләшеп-нитеп тормастан, уен уйнагандай итеп, икесе ике яктан Рушанны кочып алды.
Хәзер инде үзен өчәүләп шаярталардыр, дип шикләнгән кызнын аптырап калуын күргәч. Рушан, ул үпкәләмәсен өчен, ашыгып анлатуны кирәк тапты:
—Бер яктан караганда, мин аларнын башлыгы да кебек. Үзләрен бик еш күрмичә, бары тик шушында яки «Космос» кинотеатры янында һәм. билгеле инде, уеннарын караганда гына күрсәм дә, һөжүмчеләрнен айлык хезмәт хакларына нарядларны мин ябам Бу өч бөркет минем төзелеш участогымда эшлиләр булып санала. Джумбер—алтынчы разрядлы балта остасы, ул капитан, лидер. Тамаз белән Роберт бишенче разрядлылар. бераз түбәнрәк, аз туп кертәләр...
Гомуми күнеллелеккә кушылып, ул да шаярта башлады һәм янә Глориягә генә карап:
—Әгәр алар үзләрен бүген әйбәт тотмаса һәм яныбызда утырган
бердәнбер кызга тиешле игътибарны күрсәтмәсә, мин аларнын разрядларын. һичшиксез, төшерәчәкмен. Безнен башлык әйтә: ин нәтижәле сугу— кесәгә сугу, ди. Ә сез, капитан, мәкерле штраф туплар тибү остасы, ничек уйлыйсыз?
— Глория, күзләрегездә яшьләр күрәм. кирәкми, еламагыз, безне вакытыннан алда кызганмагыз әле. Рушан әйбәт кеше ул. футболны да бик ярата, андый әшәке алым ясамас, безгә этлек эшләмәс...
Джумбернын бу шаяртуына да өстәл тирәсендәгеләр дәррәү көлеп җибәрделәр.
Мыштым Роберт Джумбернын артыннан официант кызга ниндидер ым-шымнар ясап алды, официант Рушанга бокал һәм зур вазага таудай өелгән куе-кызыл, дымлы черешня китереп куйды.
—Димәк, сез төзүче?—дип сорады, ни өчендер шатланып Глория
—Әйе, өлкән прораб.
—Ә без сезнен белән бераз коллегалар икән бит. мин архитектор. Ләкин мин төзүчеләр белән гел сугышып торам, тыныч кына эшләп булмый. Алар мина: «Утыз яшьтә инфаркт сугачак сезне «—диләр .
Ул кинәт Тамаздан урыннарын алышып утыруны үтенде. Рушан янәшәсенә күчкәч, хыялланып сүзен дәвам иттерде
—Әгәр дә мин шәһәребез өчен үтә дә шәп ниндидер гадәти булмаган берәр нәрсә ижат итеп, сез шуны төзеп бирсәгез, нинди шәп булыр иде' Мина сез мине инфарктка ук җиткермәссез. аңларсыз кебек тоела.—дип, чытлыкланыбрак, кулын Рушанның җилкәсенә салып, сүзен тәмамлады ул, әмма Рушан ни өчендер анын күзләрендә монсулык күрде.
«Сәер кыз...»—дип уйлады ул.
Алардан ерак түгел күрше секторда, берничә өстәлгә таралышып, мотоциклчылар һәм атаклы спортчыларны озатып йөрүче техник хезмәткәрләр утыра иде
— Мина Кадыйровны күрсәтегез әле,—дип үтенде Глория
—Әнә, кара, «китлар» аерым утыра—оркестр янәшәсендә,—дип әйтеп куйды, әлегә кадәр сүзсез утырган Роберт
Зур банкет өстәле тирәсендә жиде кеше иде Өлкәнрәкләре—костюм- галстуклардан, яшьрәкләре джинсы чалбардан һәм атаклы спорт фирмаларының кычкырып торган эмблема-тамгалары сугылган пуловерлардан, Карденнын бер төсле күлмәкләреннән иде Бу мода әле тагын унбиш еллардан сон гына безгә керәчәк Боларнын дөньяны күргәннәре сизелеп тора Артык шаулашмый гына, үз дәрәҗәләрен белеп кенә утыралар
Оркестр уйнап җибәрде. Тамаз, иптәшләреннән гафу үтенеп, күрше өстәл янындагы бер кызны биергә чакыра китте, анын үзен ул өстәлгә кич буе дәшеп утырган иделәр.
—Мин Кадыйров белән биер идем. Мин ырымнарга ышанам— кайчандыр ишеткәнем бар: күренекле кешеләр белән аралашу уңыш китерә икән,—диде Глория. Күрәсен, уйлары белән ул «Энжекәй»дә түгел, әллә кайларда иде инде
—Биергә теләсән. чакыр сон,—диде Джумбер тыныч кына, кызнын сүзләренә артык әһәмият бирмичә
—Ә кире какса?—дип куркынып әйтеп куйды Глория
Анын бу сүзләреннән Рушан тагын да гажәпкә калды
—Синеме?—дип ышанычсызрак һәм гаҗәпләнебрәк сорады Джумбер һәм кин итеп елмайды:—Глорияне кире каккан егетне күрергә теләр идем мин!
—Әй. ни булса, шул булыр!-диде кыз
Анын әле генә кыюсызланып, икеләнеп-шикләнеп утырганына да ышанасы килми иде.
Бер минуттан Джумбер Рушанга дәште
— Кара әле. Рушан, ничек матур бииләр, иске дуслар кебек ничек чөкердәшәләр! Глорияне Габдрахманнан озынрак дип әйтеп буламы әллә?
Искиткеч әдәплелек, гүзәллек-нәфислек, партнерны кимсетмәү тойгысы, ә?! Ничек шулай булдыра, диген? Ә чибәрлеге... Кара, Рушан, гашыйк булып куя күрмә, мондый кыз без егетләр өчен—бәхет тә, һәлакәт тә, туган. Үзенен сөйкемлелеге өстенә, ул әле үтә дә талантлы, син моңа үзен дә ышанырсын әле, сез коллегалар бит...
Алар кичнең калган өлешен ике өстәл бергә кушылып үткәрделәр. Глория бердәнбер кыз булып кала бирде. Кунакларны кунакханәгә кадәр бергәләп озатып куйдылар, тегеләр юл буе Глорияне: «Иртәгә кем өчен янарсын-көярсен?»—дип интектереп бетерделәр. Ә кыз, уйлап та тормый, елмаеп:
—Заркенттагы барлык кешеләр кебек, мин дә Габдрахман өчен,— дип кенә җавап биреп барды.
Бу соклангыч кызның мөлаем ягымлылыгыннан югалып калган, болай да тартынучан Кадыйровны шул җавабы белән тагын да каушата иде Глория.
Кунакханә янында теләмичә генә саубуллаштылар—мотоциклчыларны иртәгә авыр көн көтә иде. Джумбер Рушанга мөрәҗәгать итеп үтенде:
—Рушан, зинһар, Глорияне озатып куй инде, мин бүген тренер урынына калган идем, үзем отбойга сонга калсам—яхшы түгел, иртәгә бик иртә күнегүләр дә бар. Йоклап калмасаң—кил, бергә туп тибәрбез...
Рушан җае килгәндә аларнын күнегүләренә йөргәли, икегә бүленеп уйнауларына катнаша иде...
Егет белән кыз кешесез урамнардан атлап китте. Глория кинәт сорап куйды:
—Сиңа «Энҗекәй» ошыймы? Мин архитектурасын, интерьерын күздә тотам.
—Сүз дә юк, искиткеч кафе, яшьләргә фарт килде.
—Нигә сон син алай булгач, кич буе мине котларга да теләмәдең?— дип көйсезләнебрәк сорады кыз.
—Нәрсә белән?—дип аптырап калды Рушан.
—Син бер ай элек «Энжекәй»нең ачылу тантанасына килмәгән идеңмени?
—Минем икенче сменам башланып килә иде, бара алмадым шул, ул вакыйганы ишетүен ишеткән идем.
—Ә. менә эш нәрсәдә икән,—диде Глория.—Архитекторы кем икәнен ишеттеңме сон?
—Ишеткән кебек идем, ниндидер әрмән фамилиясе бугай.
—Кароянмы?
—Нәкъ шулай! Житди фамилия, янгырый да, мөгаен, танылган архитектордыр.
Кыз барган җиреннән туктап калды, шаяртыбрак бөгелә-сыгыла кулын сузды:
—Танышырга рөхсәт итегез: мин—Глория Кароян,—диде.
—Димәк, син шул архитекторның кызы? Әтиеңне чын күңелдән минем исемнән котла—сокланырга лаеклы эш.
— Рушан, тагын бер рәнҗетсәң—мин бөтенләй китеп барам, син гомергә дә минем бәхилләвемне ала алмаячаксың.
—Син... «Энжекәй»нен архитекторымы?! Шундый...—Рушан хәтта адымнарын буташтырып алды.
—Дәвам ит, дәвам ит... Житди түгел, димәкчесеңме? Их, бу ир- атлар, бигрәк тә төзүчеләре...—дип. тагын көйсезләнеп, әмма Рушанны шаккаттырганыннан канәгать калып, сүзен дәвам итте ул:—Сиңа өстәмә мәгълүмат. Кароян. бәлки, әрмән фамилиясен хәтерләтәдер дә, әмма миндә әрмән каны юк. бик күп каннар катнашкан-катнашуын: венгр, урыс, күбрәк немец каны. Минем ерак бабаларым—Европада танылган төзүче архитекторлар. Россиягә бер гасыр ярым элек килеп төпләнгән булган һәм менә хәзер, уннарча буыннардан соң, ихтимал, миндә аларнын
геннары уянгандыр, хәер, бу гасырда безнен ыруда архитекторлар булмаганы төгәл билгеле.
Рушан исе-акылын жыя алмыйча басып тора иде. бары тик:
—Ничек булдыра алдын моны, Глория?—дип кенә сорый алды
—Сина, дөрестән дә, кызыкмы минем язмыш?—Глория аны култыклап алды:—Алайса тынла... Мин биредә ярты ел диплом алды практикасында булдым. Шәһәр мина, архитектор буларак, ошады: һәммәсе дә буш җирдә нульдән башланып ята иде, үземне күрсәтергә сирәк мөмкинлек туды. Мина шәһәр ошаган булса, мин «Градострой»га ошаганмын икән. Практиканы шунда үтә идем Институтны тәмамлагач, Заркентка килүемне үтенделәр. Безнен буынны, мөгаен, биюче буын дип йөртерләрдер, үзем дә биергә бик яратам. Сине хәлдән тайдырмадыммы әле?
Глория Рушанның йөзенә күтәрелеп карады да бүленгән сүзен дәвам итте:
— Минем борынгы австро-венгр бабаларым заманнарында бию салоннарына биергә йөри торган булганнар, анда Штрауснын үз оркестры уйнаган. Ләкин минем максатым башка иде: хәзер инде юкка чыгып бара торган гадәти бию мәйданчыгы белән салонны берләштереп, ниндидер алтын уртасын табасым килде, юкса, салон мине бию араларында утырып ял итәргә, әңгәмәләр корырга мөмкинлек бирә торган өстәлләре һәм бәйрәмчә рухы белән генә кызыксындырган иде Төп фикер-идеяне мина шәһәр үзе бирде: аның климаты-һавасы. жиләк-жимешләр муллыгы һәм хәтта сусау—газлы һәм минераль суларга, туңдырмаларга даими мохтажлык. Нәкъ менә минем өчен генә әзерләп куелган шикелле буш урынны табып алгач, чын-чынлап комарым-дәртсм кузгалды, менә шул төп этәргеч булды да инде. Кич саен мин шул ташландык буш жиргә киләм, күңелемнән кафены күз алдыма кигерәм, әмма берсе дә әле ул түгел, мин теләгән түгел., түгел иде.. Әгәр дә берәрсе күнелемә ошаса да—өсте-өстенә өелгән зур һәм авыр булып, кыйммәтле булып килеп чыга. Мин белә идем корылма арзан булырга һәм ярты ел эчендә төзелеп бетәргә дә тиеш Әйтәм ич. мин анда көн саен барып йөрдем—иртә таңда, кич кояш баеганда, көн уртасында, энгер-менгердә. әмма хәзер син кереп йөри торган «Энжекәй»не күрмәдем. Әле исеме дә юк иде.
Шул ташландык буш җирдә башыма тагын бер бик мөһим фикер килде. Шәһәр миңа анын ни-нәрсә буласын, нинди хезмәт башкарасын күңелемә салган булса, сайлап алган урыны хыялымның тормышка ашардай булуына ышаныч бирде. Мин кем сон әле? Менә шулай уйладым мин Син елмайма, Рушан, миндә еш кына икеләнү-шикләнүләр була тора Кем минем проектымны карар? Кем аны хуплар? Кем аны төзелешләрнең титул исемлегенә һәм кайсы елга кертер? Бер төрле генә һәм ышанычлы итеп мин бу сорауларның берсенә дә жавап бире) алмый идем. Әмма шуны беләм: ин яхшы очракта да боларны чишәргә еллар һәм еллар кирәк булачак иде Ә мина үземне хәзер үк күрсәтергә кирәк, көтеп тормыйча, менә шундый ижат шаукымымы, дәртеме бар иде миндә Мин аңлап алдым, проектны жәмәгать башлангычы итеп эшләячәкмен, түләүсез, бушлай, ул минем шәһәрю бүт.ием бу 1ыр Мин үз эшемне комсомол шәһәр комитеты хөкеменә, яшьләр хөкеменә тапшырырга карар кылдым ә нинди дә булса әйбәт, игътибарга лаек нәрсә эшләячәгемә шигем юк иде . Әйдә, бәя биреп карасыннар'
Төнге урам чатында көтелмәгәндә кабынып киткән кызыл светофор алдында тукталып. Глория сүзен шаяртуга борып әйтте:
—Менә шундый шөһрәт яратучан, үз сүзле кеше инде мин. Рушан!— диде
һәм яңадан сөйләп китте
— БУ фикерләремне мин практика җитәкчем белән уртаклаштым Билгеле инде, бу сөйләшү бик яшерен сер итеп тогылды Миңа аерым бүлмә бирделәр, шунда иртән кереп бикләнәм дә төн уртасына кадәр 4. .к. У • J*
утыра идем Беркем комачауламый, фикерләремне чуалтмый-таркатмый- баш архитектор барысына да минем махсус эш белән утыруымны гына әйтә.
Китәремә бер атна калганда, баш архитектор мине комсомол шәһәр комитеты секретаре белән очраштырды. Ул. синен кебек үк, төзүче булып чыкты. Монысы минем эшемне тагын да жинеләйтеп җибәрде. Мин аны үземнен идеям белән кабызып җибәрә алдым Секретарь миннән бары тик шәһәр комсомол активы алдында да шулай янып-ялкынланып. ышандырырлык итеп сөйли алу-алмавымны гына сорады. Мин теләсә нинди югары дәрәҗәле урыннарда да фикерләремне ярып салырга әзер икәнлегемне әйттем. Секретарь егет алдында батырайсам да, очрашу алдыннан ике көн буена бик нык дулкынланып йөрдем. «Градострой»дагы яшь коллегаларым күргәзмә стендларны ясарга булыштылар, бу эшкә аларнын тәҗрибәсе җитәрлек иде. Әмма мин шунысын да белә идем: күрсәтеп бирү генә җитми, ышандырырга, исбат итәргә кирәк булачак. Мин чыгышымны кәгазьгә төшердем—машинкада бастыргач, ун бит килеп чыкты ул. Үз проектымдагы һәр нәрсәнең үзлегеннән генә тумаганын, ә менә нәкъ Заркент өчен. Урта Азия шартлары өчен исәпләп эшләнгәнлеген аңлатырга тырыштым.
Җыелышны мин проектымнан бигрәк, ышанычлы итеп, белеп сөйләвем белән үземә караттым шикелле. Бик күп сораулар бирделәр, залда бит күпчелеге төзүчеләр утыра иде, ә мин сораудан-сорауга кыюланып жавап биреп тордым. Мин хәтта төзелешкә акча туплау өчен ничә якшәмбе өмәләре үткәрергә кирәк булачагына хәтле белә идем. Әлбәттә, җыелыш эскизларымны да, макетымны да ошатты. Шул очрашуда Джумбер белән дә таныштым. «Металлург» командасы «А» классындагы командалар белән буласы язгы контроль уеннарыннан җыелган керемне тулысы белән яшьләр кафесы төзелешенә бирәчәген беренче булып ул әйтте шикелле.
Мин бик бәхетле идем, канатланып кайтып киттем. Төзелеш штабыннан Ленинградка ел буе шалтыратып тордылар: эшлекле сөйләшүләр, киңәш-уңаш итешүләр иде бу. Кышкы каникулда комсомол шәһәр комитеты мине үз хисабына Заркснтка янадан чакыртып алды, мин сызымнарны карап имза салдым, проектны төзелеш буласы урынга бәйләдем-яраклаштырдым. Ә институтны тәмамлап килгәч, хәтта соңгы бизәкләү-бизәү эшләренә автор буларак күзәтчелек итәргә дә өлгердем Менә бөтен тарихым шул. Бәлки, мин кайчан булса да бер, «Энжекәй»не бөек төзүче Рушан Дасаев белән танышу өметеннән иҗат иттем, дип тә сөйләрмен әле,—дип, Рушанны үртәп сүзен тәмамлады Глория.
Ләкин Рушан аның шаяртуына артык игътибар да итеп тормады Нинди сәләт, нинди зирәклек, булдыклылык икән бу кызыйда! һәм ул Глориягә беренче күргәндәй итеп яңадан бер карап алды: чибәр, көяз, нәфис, искиткеч сөйкемле, эшлеклелегенә ишарә итәрдәй бер чалымы да юк, үзенен башкалардан аерылып торуы, өстен булуы йөзендә берничек тә чагылмый. Ничек шулай булдыра ала, диген?!
Рушанның кыздан аерыласы килми, һаман анын сөйләгәннәрен тыңлыйсы килә, чөнки ул эше турында гына түгел, үзе турында да сөйли иде бит.
—«Энҗекәй» синен диплом эшең булдымы?
—Юк. Мин аны Ленинградта телгә дә алып тормадым. Менә, якын көннәрдә Ташкенттан төсле фоторәсемнәр төшерүче оста фотограф килергә вәгъдә иткән иде. Ул «Энҗекәй»не төрлечә төшереп биргәч, мин ул рәсемнәрне институтыма җибәрәчәкмен. Анда укып чыкканнарның эшләрен куя торган заллар бар. Ә диплом эшемне актауль түгел, кирәксез дип таптылар, көч-хәл белән генә якладым мин аны'
~£?ӘРСӘ кьи1андырган иден сон?—дип кызыксынды Рушан.
—Әй, анысының тарихы кыска. Сина, мөгаен, минем очышларым- ачышларымны гына түгел, егылышларым-ялгышларымны да белү кирәктер, юкса эреләнеп-тәкәбберләнеп китәрмен, йә! Тик шунысын исендә тот
бу хакта минем әле беркемгә дә сөйләгәнем юк иде.
Институтта мин бераз волейбол уйнаштыргалап йөрдем, хәтта бервакыт, өченче курста укыганда, жыелма командага да эләктем. Мина фарт килде—командабыз студент уеннарына Ташкентка барасы булды Бу минем беренче зур сәяхәтем иле. әле үзе Урта Азиягә тагын Билгеле, безгә Бохара белән Самаркандны да күрсәттеләр Менә шул чагында мин Үзбәкстанга гашыйк булып кайттым, шуна күрә практикага да Заркентны сорап алдым. Мондагы күп нәрсәләрнең искиткеч икәнлеген сина сөйләп торасы да юк инде Рушан, көлмәм, дип сүз бир Бирәсеңме9
Шуннан шул. Булачак архитектор күзлегеннән караганда. Үзбәкстандагы сәяхәттә мине ин сокландырганы нәрсәләр булды сон? Гүр Әмир. Биби ханым. Сәмәрканднын жәмигъ мәчете. Бохара әмиренен жәйге резиденциясе. Күкелдаш мәдрәсәсе яки Ташкенттагы Иске-Жува базарымы9 Юк. боларнын берсе дә түгел Минем исем киткән әйбер үзбәк наны, үзбәк көлчәсе булды. Әйе-әйе. гажәпләнмә. гап-гади көлчә Шуннан матур әйберне гомеремдә күргәнем, шуннан тәмле ризыкны гомеремдә ашаганым булмаган икән. Үзе кайнар, үзе бераз кызарып пешкән, өстендә сипкел-сипкел кыздырылган көнжет орлыклары, үзе ак. күпереп тора, ә исе-исе—һушларынны алырлык! Могжизанын нәкъ үзе инде менә! Шәрекъ базарында ин тотрыклы, ин көчле ис нәрсә исе дип уйлыйсын? Үлән-сәлән, тәмләткеч-фәләннәр яки жиләк-жимеш исләреме? Юк. белмәдең, мин сынап каралым—әнә шул нан-көлчә исләре! Теләсә кайсы базарга барып керсәм дә, кайда икәнлеген сорап тормастан. көлчә пешереп саткан урынны табачакмын мин Исеннән
Шулай иссм-һушым китеп йөргәч, ул көлчәләрне ничек пешергәннәрен беләсем килмиме инде! Минем кызыксынуым шулкадәр ихлас булгандыр, мөгаен, мине көлчә сатучыларның берсенә кунакка чакырдылар. Шунда мин беренче тапкыр тандырны—көлчә пешерә торган мичне күрдем Аны утка чыдам махсус кызыл балчыктан эшләнгән зур чүлмәккә охшатырга буладыр Ул тандырны хәзер дә әле вак һөнәрчеләр генә ясый икән. үзе. күп булса, бер квадрат метр гына урынны алып тора, һәр үзбәкнен ишегалдында бар икән ул.
Әмма көлчә пешерүчедән осталык, унганлык. житезлек-өлгерлек сорала. Хәер, һәр эштә дә кирәкле сыйфатлар инде болар Гомумән, яхшы хезмәт, җиренә җиткереп эшләү сокландырмаска, ә гадәти көндәлек эш булырга тиеш. юкса, бик ерак китә алмассыңдыр
Нан-көлчә. тандыр. Ташкент мине диплом эшен үземчә бер кызыклы темага багышларга этәрде: «Пекарня-кибетләр» дип атадым мин аны «Энҗекәй» белән чагыштырганда, моны эшләр өчен минем дөнья кадәр вакытым бар иле һәм мин әллә ничә вариант уйладым, үземчә ин яхшы дигәнен дә кире кактылар Булмастай хыял гына бу, тормыш ихтыяҗларына жавап бирми, имеш Бигрәк тә соңгы сүзләре кимсетә иде: «Совет кешесенен тормыш ихтыяҗларына жавап бирми» Ә мин французлар өчен тырышкан идемме ’
Күрәсен. диплом эшен исенә төшерүе Глорияне нык дулкынландырган иле Рушан анын әле рәнжеше-үпкәсе һаман да үтмәгәнен, күнелсндә шырпы кебек кадалып торганын чамалап алды
—... Беләсенме. Рушан, архитектор буларак нинди йомшак ягым бар минем9 Үлсән дә. таба алмаячаксың Ихтимал, мин бервакытта да гүзәл сәнгать әсәрләре—шедеврлар ижат итә алмамдыр, чөнки мин ирексезләп гел үз эшләремнең кин катлам халык өчен булуын телим Монын ачык мисалы—шул ук «Энжекәй». Миндә хезмәткә менә шундый сәеррәк социаль мөнәсәбәт тамырланыр дип һич тә уйламый идем Мин мәсәлән, бөтен күңелемне салып орган залы яки шуна охшаш берәр нәрсә эшли алмас илем, юкса орган музыкасын аңлыйм да. яратам да үзем Әти-әниләрем белән Рига култыгында, диңгез буенда ял иткәндә Домский соборы үткәрелә торган бер генә концертны да калдырмый идем Монын бик отышлы эш буласын да беләм орган концертларына
йөрүче халык теләсә кем түгел бит. минем эшемне лаеклы бәяләрләр, исемем телдә булыр иде. Ләкин андый заллардагы тар мохит, аерым элита рухы, сайланган зыялы катламга минем яраклашырга тиешлегем, үземне ачып салып, өлешчә булса да. ижатчы буларак, үз зәвыгымны сеңдерә алмавым күңелемне кайтара. Юкса, бу минем танылган, күренекле шәхес буласы килү теләгемне һич кенә дә юкка чыгармый. Беләсеңме. «Энҗекәй»не бизәкләү-бизәү эшләре бетеп килгәндә мин кинәт кенә шуны аңлап алдым: анда ял итәргә йөрүчеләрнең берсе дә. беркайчан да: «Кем эше икән бу?«—дип сорамаячак бит. Бу ачыш мине бер дә пошаманга төшермәде, чөнки мин • Энҗекәй »гә кергән яшь кешенен. күбрәк провинциал кешенен. гажәпләнгән. югалып калган һәм шул ук вакытта сокланулы шатлыклы карашы минем хезмәтем өчен бүләк булыр, ә иҗатым ана тәүге эстетик дәрес шикеллерәк тәэсир ясар дип ышана идем. Мин сиңа үземнең тормышка булган карашларымны сөйлим, нәкъ шул карашларым аркасында диплом эшем харап булды да бит. Хәер, ана әйләнеп кайтыйк әле...
Шулай итеп. Ташкентта күргән ун тиенлек нан-көлчә минем исемне китәргән иде. Теләсә кайсы үзбәк чәйханәсендә бер чәйнек чәй—биш тиен. Әгәр дә якында чәйханә булса. Үзбәкстанда кешегә тамак ялгап алырга унбиш тиен җитә. Менә шундый уйлардан сон. кечкенә пекарня- кибетләр эшләү фикеренә килгән идем дә инде мин. Аларны мин күңелемнән студент тулай торакларында, стадионнарда, зур кинотеатрларның фойэларында. вокзалларда, аэропортларда һәм хәтта аерым кварталларда булыр дип күрә идем. Билгеле бер сәгатьләрдә шул пекарня- кибетләр кайнар нан-көлчә, ләваш, хачапури, чурек, икмәк,—хикмәт исемендә түгел, ә җисемендә,—кыскасы, шундый ризыклар пешерәләр. Мичтән генә чыккан кайнар ризыктан авыз итүчеләргә, әлбәттә, кайнар чәе дә булсын. Һәр җирдә шулай булса, ипине сакларга, яратырга кирәк, дип акыл сатуның да хаҗәте калмас иде.
Менә шул унбиш тиен, аннары безнең галәмәт иркен-мул кылануыбыз харап итте дә инде мине. Рушан. Мине вакчыллануда, халкыбызның һаман саен үсә барган ихтыяҗларын аңламауда һәм мөмкиилекләребезнең асылын белмәүдә гаепләделәр. Диплом кабул итү комиссиясен бигрәк тә минем, соңыннан чыгып, көлчәле чәй янына атаклы Вологда маен һәм кара уылдык та өстәргә мөмкин бит. дигән искәртүем чыгырыннан чыгарды Югыйсә болары бөтенләй башка җыр иде инде. Мин бит икмәк пешерү промышленностен юкка чыгарырга җыенмаган идем,- оппонентларым мине хәтта шулай дип тә гаепләделәр,—мин кешеләргә бәйрәмчә тәмле икмәкләр пешерү турында гына хыялланган идем, ә бәлки, минем Даша түтәйле яки Кодрәт әкәле кечкенә пекарня-кибетләрем ипи пешерүче зур завод-фабрикаларны да үз эшләренә янача карарга өйрәтер, ипи-ипекәйгә булган караш алардан гына тормаганын, ипине саклап тотарга кирәк, дип пропаганда алып бару—акчаны җилгә очырту гына икәнен аңларлар дип уйлаган идем.
Менә шундый җиңелү ачысын татыдым мин. Рушан. Шундый фиаско... Ләкин борынгы бабаларым минем өчен кызармаслар иде. дип уйлыйм мин. сынатмадым-сынмадым. үземнен хаклыгыма бер минут та шикләнмәдем һәм хәзер дә шикләнмим. Мөгаен, әле вакыты гына җитмәгәндер, бары тик шул гына. Ә бәлки, шундый пекарня-кибетне син төзерсең. Рушан?..
Глория гадәти блоклардан салынган йортның бер ишек төбендә тукталып калды.
—Ә без синең белән бу кварталны алты мәртәбә урап әйләндек инде,—диде, —Менә шушында яшим мин. икенче катта. Керергә чакырмыйм, соң инде, синең күнегүләргә соңга калуыңны теләмим Уртак дусларыбыз булуы бик әйбәт. Сау бул. танышуыбызга бик шат мин. Рушан...
Һәм ул ашыгып хушлашып, ишек караңгылыгына кереп югалды.
Рушан, икенче каттагы бер тәрәзәдә ут кабынып, шул ут яналан сүнгәнче китмәде, басып торды.
Ул Заркентнын кешесез, йокылы урамнарыннан, бүгенге гажәеп кич, көтелмәгән танышу турында уйлана-уйлана, атлады да атлады. Шулай уйланып йөри торгач, үзенең яңадан «Энҗекәй» кафесы янына килеп чыкканын да сизми калды.
Тонык ялтырап торган идәннәрне сүрән генә яктыртып, анда- санда гына сирәк фонарьлар яна иде. Рушанга бер мизгелгә генә, моннан берничә сәгать элек булган шикелле, музыка һәм көлү тавышлары ишетелгәндәй булды. Ул киртәләп алынган койма аша эчкә үтте һәм «Энҗекәй»не хәзер бөтенләй башка күз белән караштыра башлады.
Шунда ул, биюләр өчен калдырылган кызыл түгәрәкне алтынсу сызыклар белән каймалап алып, ниндидер экзотик чәчәкне хәтерләткән бизәкнең хәзер бераз сәеррәк, ничектер серлерәк булып күренгәнен күрүдән битәр, эчке бер сиземләү белән тоемлады. Аннары Рушан, гомуми охшашлыклары булуга карамастан, һәр дүрт түгәрәк биюләр мәйданчыгының төсләре төрлечә икәнен абайлады. Игътибар беләнрәк карый торгач, шул төрле төсләрдән ясалган дүрт сызыкка, криптограммадагыча итеп, ике хәрефле монограмманың—«Г» белән «К»нын бик оста ишерелгәнен дә анлап, исе китте: «Глория Кароян...»
XXXXI
стәлекләргә бирелгән көнне Дасаев тан алдыннан гына йокыга китте һәм, ничәмә-ничә еллардан соң, беренче мәртәбә үзләренең туен төшендә күрде. Төсле слайд-рәсемнәр караган шикелле итеп, ул үзенең үткән тормышын карый башлады...
Глория Әдрән диңгезе буендагы Дубровник курортыннан, яшь архитекторларның халыкара конкурсыннан кайтып кына төшкән иде. Туй сәяхәтендәге яшь гаиләләр өчен диңгез буенда салыначак отель проекты Югославиядә Гран-при алган, Европанын конкурсны оештыручы атаклы төзелеш фирмалары, Европа архитекторлар ассоциациясе Глориягә әле тагын конкурста катнашучыларның иң гүзәле булганы өчен махсус приз да тапшырганнар иде.
Бер итальян фирмасы шунда ук проектны сатып алуга контракт төзеп, имзасын салды. Әрсезрәк итальяннар:
—Мондый гаҗәеп отель проекты иҗат итәргә сезне нәрсә, нинди уйлар этәрде?—дип сорадылар.
Глория:
— Мин үземнең туй сәяхәтемнең дә диңгез буендагы шундый отельдә төгәлләнүен теләр идем,—дип жавап бирде.
— Исемегез ничек сезнең?—дип кинәт сорап куйды фирма вәкиле. Аның башына ниндидер уй-фикер килде булса кирәк.
— Глория.
— Глория?—дип кабатлап сорады итальян һәм кинәт куанып кычкырып җибәрде:—Глория! Отель өчен моннан да матур исем табып булмастыр, менә дигән исем! Мондый отельгә шуннан да ятышлырак нинди исем булыр тагын'.’ Ышаныгыз, сеньорина, без Италиядә һәм Франциянең Зәнгәр диңгез яры буенда дистәләрчә шундый отельләр төзербез, проектыгызның бер сызыгын да үзгәртмәбез.
Фотоаппаратлар черт тә черт итә, итальяннар шул мизгелдә үк эшләнгән фоторәсемнәрен сузып, Глориянен култамга-автографын куюны үтенәләр. _
Фирма вәкиле дә фоторәсем сузгач, Глория әйтеп кунды:
—Отель минем исемемне йөртәсе булса, мин сезгә бик рәхмәтлемен, әмма анын кайсы төшендә булса да минем монограммамны күрсәтергә булмасмы икән?—Ул шунда ук фоторәсемнең артына «Энжекәй»дә яшертеп
И
ясалган монограммаларының берсен фломастер белән язып та бирде
Эшлекле фирма вәкиле шунда сорады:
— Бәлки, сеньорина отель мангаена куелачак язулы такта үрнәген дә күрсәтеп бирер.’—диде.
Кемдер кызга, альбом һәм фломастер сузды.
Глория, уйлап та тормыйча, гадәти булмаган латин хәрефләре белән исемен язып та куйды. Исеменең, сул ягына монограммасын өстәде.
—Ә төсе?—дип түземсезләнеп сорады фирма вәкиле. Алар арасында һөнәри сөйләшү бара иде.
— Куе кызылга алтын хәрефләр белән, ә монограмма—ак белән карадан. Ул яхшылык һәм явызлык символы булыр, хәрефләрнен кайсысын сайласагыз да ярый.
Бу гамәл шулкадәр тиз. бер минут эчендә башкарылды ки. хисчән итальян гаҗәпләнүеннән хәтта сызгырып куйды...
Шул төндә үк Рушаннын кунакханәсенә халыкара телеграмма китерделәр, мөгаен, Заркентка бик үк еш килмидер андый телеграммалар. Глория дүрт кенә сүз язган иде: «Рушан, сөеклем, мин җиңдем!»
Өч ел таныш булып йөреп, анын әле бер тапкыр да Рушанга болан эндәшкәне юк иде.
Рушан Глорияне Ташкент аэропортында каршы алды, кызның мондый бәхетле чагын анын бүтән бервакытта да күргәне булмады. Глориянен унышын «Энҗекәй»дә билгеләп үттеләр. Кафедан чыгып, төнге урамнарда йөргәндә Рушан моңарчы әйтергә базмаган сүзләрен ярды да салды:
—Глория, чык миңа кияүгә!—диде.
Кыз өчен бу көтелмәгән тәкъдим булды шикелле, кайчандыр «Энҗекәй»дә Габдрахман Кадыйронны биергә чакыргаңдагыдай, бер мәлгә югалып калды Әллә Рушанның тәкъдимен үлчәп-исәпләп, әллә, гадәтенчә, хыялларына бирелеп, озак җавап бирми торды.
—Рушан, сөйкемлем,—диде ул аннары, кинәт кенә моңсуланып, анын күзләрендә яшьләр күренде Рушан искәртеп куйды: кыз «сөеклем» димәде. Глория дәвам итте —Мин кирәкме икән сиңа? Йә, кара әле мина яхшылабрак, нинди хатын, нинди хужабикә чыксын инде миннән9 Дуамал, холыксыз, архитектурасы белән җенләнгән бер кеше бит мин. Син бит минем белән җәфаланып бетәчәксең, бөтен йөрәгем белән сине дә, үземне дә бәхетле итәргә теләсәм дә, мин моны булдыра алмаячакмын. Безнен гаиләнең бәхетле булырына мин бик-бик тә шикләнәм. Ләкин, ни генә сөйләсәм дә хәзер, мин бәхетле, әле мина моңа кадәр беркемнең дә тәкъдим ясаганы юк иде Башкалар синнән акыллырактыр шул...
Анын аптырап-югалып калуы тиз үтте, ул яңадан бик тиз генә ирония күләгәсе артына яшеренде.
Рушан моны тоеп, үз сүзен әйтте:
—Син мина җавап бирмәдең,—диде.
—Әи, булса булмаса!—дип яраткан сүзләрен кабатлады Глория, ул шунда ук үзгәреп, күңеллеләнеп китте —Йнде син үз һәлакәтенә үзен атлыйсын икән, менә минем шартым әгәр бер атнадан, шимбә көнгә кире уйламасан, тәкъдимеңне кабатласаң—мин сиңа кияүгә чыгарга риза. Мин сина котылу мөмкинлеген калдырырга тиештер бит инде, Рушан. — шулай дип, ул кинәт кенә егетне үбеп алды да торып йөгерде.
Рушан аны куып җитәргә тырышмады, аның үз уйлары белән ялгыз каласы килә иде.
Атна авыр булды: градирняны—кайнар суны суыта торган яки тозлы суны парга әйләндерә торган корылманы тапшыралар, шуна күрә өч смена эшләргә туры килә иде. Шимбәсе дә җиңелгә килмәде. Глория кайтып төшкәннән сон алар әле кабат бер дә очрашмаган иделәр.
Шимбә көнне, идарә башлыгындагы киңәшмәнең озаккарак сузыласын чамалап, Рушан Джумберга шылтыратып алды. Капитанга ул
үзенен уй-ниятләрен әйтеп тормады, бары тик «Энжекәй»дә бәйрәмчәрәк әзерләнгән өстәл алып куярга һәм анда кемнәрне чакырырга кирәклеген генә исемләп әйтеп чыкты, кунаклар арасыннан Глория исеменә дә басым ясамады. Джумбер артык төпченмәде. «Грузинчамы’*—дип кенә сорады. Алар телендә ул. базардан үлән-сәлән, брынза, жиләк-жимеш. яшелчә ишесен дә алып, бай өстәл әзерләү, дигән сүз иде.
Рушан.
—Грузинча,—дип раслады.
Рушан «Энжекәи»гә бераз сонлап барды, әмма кинәшмә аркасында түгел, ә чәчәкләр алып йөрүе аркасында: кичке базарда ак розалар табылмады, чәчәк үстерүчеләрнең өенә барырга туры килде, чәчәкләрне аңа куагыннан кисеп алып кына бирделәр—ак розалар озын сабаклы, төнгә ябылган тыгыз-нәфис, зур төймәделәр булды, нәкъ шундыйларны Глориягә еш бүләк итә иде Рушан
Ул кафега килеп кергәндә, кичә башланган иде инде. Аларнын утырырга гадәтләнгән секторында зур банкет өстәленә ап-ак эскәтер жәелгән. гадәттә «Энжекәй»дә кабул ителгән нәрсә түгел иде монысы, дуслары барысы да җыелып өлгергән һәм күңел ача башлаган икән Өстәлгә күз төшереп алгач ук. Рушан Джумберга карап, рәхмәт хисләрен сүзсез генә андатырга теләгәндәй, кин итеп елмаеп куйды.
Алар үзләренең кечкенә генә шатлык-унышларын да шушылай билгеләп үтәләр, бу утыру да беркемне дә гажәпләндермәде, бүген бары өстәл баерак һәм бәйрәмчәрәк иде
Глория Джумберт белән янәшә утыра, анын кояш алмый торган искиткеч ак тәне белән Белградтан алып кайткан бик матур ак күлмәге генә йөзенең башкалар күзенә чалынмаган борчулы-дулкынланулы аклыгын яшереп тора иде. Рушан моны шунда ук күреп алды Глория янына килеп, ана чәчәкләрен сузды Чәчәкләрне кабул итеп алганда, кыз. башкаларга сиздерми генә, рәхмәт хисе белән анын кулын кысты һәм шау-шу арасында: «Рәхмәт, сөеклем»,—дип пышылдады
Менә ич! Тагын «сөеклем» сүзе чыкты Глория авызыннан Рушан эченнән генә куанып куйды «Ярата ул мине., ярата .»
—Тагын бер уңышлы проектмы әллә. Глория'.’—дип сорады аларны күзәтеп утырган Тамаз.
—Син үзен тупларны шулай еш кертә алсаң икән.—дип. ана җавапны Джумбер бирде, кунаклар көлешеп алдылар
— Беләсем килә, нинди унай белән болай матур утырабыз әле? Рушан, идарә башлыгы булдыңмы әллә’ Яки безне Заркснтта югары хезмәт хакы алучы рекордчы Силкиннар бригадасына яздыра алдынмы?— дип сорады Джумбер, үзенең бүген ни сәбәпле шулкадәр тырышканын аңларга теләп.
—Картаясын, капитан, син < Ин мөһиме—түземлелек, сабыр булу Капкага таба тиктомалдан туп тибүне юләр дә булдыра ала, кайчан һәм кайда тибәргә кирәклеген оста уенчы гына белә»,—дип әйтә илен түгелме соң? Син мина кирәк чагында гына тибәргә бирмәдең бит инде болай булгач. Хәер, минем үземнең дә әйтәсе сүземне тизрәк әйтәсем килә.
Шул сүзләрдән сон Рушан торып басты, өстәл өстеннән күз йөгертеп алды да сүзен житди генә дәвам иттерде
—Дусларым, мин Глориягә тәкъдим ясадым, бүген без сезнең белән туй көнен кайчангарак билгеләр!ә икәнен кинәшмәкче идек,—диде
У Кунаклар iuav-гөр килен шаулаша башладылар. Хәтта оркестр да бер мизгелгә тынып торырга мәҗбүр булды. Роберт, әйтерсең лә, футбол кырындагы шикелле, яшен тизле!е белән өстәл яныннан атылды, кемдер «Шампан шәрабе!» дип кычкырган арада ул инде шампан шешәсен күтәреп килеп ю җиткән иде. килә-килешли. әле оркестрга да нәрсәдер пышылдап ө nep ie. оркестр, уйный торган көен бүлеп, туш уйнап җибәрде Өстәлдән -өс I ә и ә хәбәр тәгәрәде: - Рушан өйләнә Глория кияүгә чыга >
' Глория оегәлнен Рушанга каршы ягында. Тамаз янында утыра иде.
гашыйкларны янәшә утыртырга теләгәч, Тамаз киреләнергә тотынды:
— Бүген, үтерсәләр дә, сине янымнан беркая да җибәрмим Без Рушан ханны беләбез, ул яңадан һичкайчан да гүзәл кыз белән утырырга бирмәячәк. Ичмасам, ул безгә йә йолым, йә калым түләсен, аны бит күренекле архитектор белән без таныштырдык. Глория, шулаймы, әйт әле?
Глория җавапка кесәгә кереп тормады:
—Шунын өчен дә Рушан белән без сезне—Джумбер белән икегезне ЗАГСта шаһитлар, ә туйда кияү егетләре булырсыз дип хәл итеп куйган идек,—диде.
—Алай булса, биреләм,—диде Тамаз. Дуслар урыннарын алыштырып утырдылар.
Таныш та. таныш булмаган кешеләр дә килеп. Рушан белән Глорияне котлый башладылар, туйлары кайчан буласын сораштырдылар. Тамаз ул сорауларга җавапны үзе биреп утырды.
—Кичке газетларны караштырып барыгыз, экстрен чыгарылыш булырга мөмкин..
Котлаулар бетеп, өстәл тирәсендә чагыштырмача тынлык урнашкач. Джумбер Рушаннан сорады:
—Шулай да, туегыз кайчан?
Рушан, анык кына әйтә алмыйча, җилкәсен генә сикертеп куйды.
Шулчак мыштым Роберт мәжлесләрнен алыштыргысыз, гомерлек тамадасы булган Джумбердан сүз бирүен сорады. Рөхсәт алгач:
—Минемчә, туй киләсе шимбәдә булса—нәкъ өстенә генә басачак,— дип сөйләп китте ул.— Анлатам беренчедән, сузып-нитеп йөртерлек сәбәп юк, икенчедән, чәршәмбедә безнен уеныбыз бар. беренче әйләнештәге сонгы уен, аннары—ике атналык тәнәфес-ял. Димәк, без, Рушан, синен күпчелек дусларын, тренердан һәм җәмәгатьчелектән шикләнмичә генә, иркенләп туегызда күнел ача алабыз. Мин, бүген шушында утыручыларның һәммәсен кертеп, туй штабы сайларга тәкъдим итәм, ә үземне штаб башлыгы итеп билгелим—гомеремдә бер булса да, түрә булып карыйм әле! Көзен мин сеңелемне кияүгә бирдем, тәҗрибәм бар. Джумбер. Тамаз, раслагыз сүзләремне.. Рушан, Глория, безнен арадан сез беренче өйләнешүчеләр, сезнең туегыз калганнарыбызның һәркайсына өлешчә үз туена репетиция булыр Туйны кайда үткәрү турында, ышанам, ике төрле фикер булмастыр—шушында, кәләшнең баласы «Энжекәй»дә...
—Усал телләр, Глория «Энжекәй»не үзе өчен махсус төзеткән икән, диячәкләр.—дип бүлдерде аны Тамаз.
Әмма Глория, гадәтенчә, аның авызын бик тиз япты:
—Юк, Тамаз, «Энжекәй»не мин бары тик Рушан белән шушында танышыр өчен генә ижат иткән идем,—диде.
— Бүлдермәгез әле,—диде Роберт —Болай да тирләп чыктым. Кияү белән киленгә бер үтенеч: туйга чакырыласы кунакларның исемлеген сишәмбе көнне штабка тапшырасыз. Йомгаклап, игълан итәм: туй штабының киләсе утырышы чәршәмбедә, уеннан сон шушында булыр Ул вакытка күп нәрсәләр ачыкланыр...
—Роберт, кадерлем. минем дә сиңа бер үтенечем бар: миннән алда өйләнә күрмә, яме Минем туемда да синең начальник булуыңны телим,— дип. Тамаз дустын кочып алды.
Туйдан сон ике көн үткәч, барысы да Глориянен өендә яңадан җыелдылар. Рушан кунакханәдән шунда күченгән иде инде. Музыка тыңладылар, туйдагы күңелле, кызык-мәзәк хәлләрне искә төшереп утырдылар. Глория, үзен урамда таныш-белешләре котлаганда яки. берәр атаклы кешегә карагандай итеп, артыннан кемдер карап калганда уңайсызлануын әйтте Шунда Джумбер тәкъдим кертте:
—Сезгә туй сәяхәтенә чыгып китәргә кирәкмиме икән? Берочтан мондагы эсседән дә, игътибар итеп йөдәтүчеләрдән дә котылырсыз,— диде.
—Мин уйлыйм,—дип сүз кыстырды Тамаз,—итальяннар отель төзеп өлгермәгәннәрдер әле Глория бит кайтуга ук Рушанны бәхетле итәчәген әйтеп, аларны искәртеп куймагандыр.
Джумбер елмайды:
—Синнән аермалы буларак. Тамаз, мин акыллы киңәшләр генә бирәм, шуна күрә мин алтынчы разрядлы балта остасы-штукатур. ә синеке бишенче разряд кына. Дөресме, Рушан’ Димәк, болай... Безнең алдагы уеннарга кадәр ике атналык ялыбыз бар. мин Гаграга. дингез буена барып кайтырга җыенган идем. Анда мина туган тиешле абзый яши. ике катлы йорты яр буенда ук. Әгәр шунда бергә китсәк, ничек булыр9 Мин үз көннәремне бетергәч, кайтып китәрмен, ә сез теләгәнчә яки ялыгыз беткәнче кала аласыз...
Шул рәвешле, яшь кияү белән кәләш дингез буена барып чыктылар, шунда ике еллык ялларын үткәрделәр, аларнын бергә торган чакларының ин бәхетле көннәре булды ул
Студентлык елларында каникулларын Гаграла үткәргән Джумбер шәһәрне яхшы белүе өстенә, тирә-яктагы барлык кечкенә шәһәрчек- курортларны да белә, өчесе бергә чакта Гаградагы бөтен дуслары белән дә таныштырып өлгерде, күп жирләр дә күрсәтте
Рушан белән Глория үзләре өчен Пицунданы очраклы гына ачтылар. Джумбер китеп баргач кына. Ул елларда Гагра янәшәсендәге Пицунда борынында зур төзелеш эшләре башланып кына килә, хәзер бар дөньяга билгеле курорт нигез ташларыннан калка гына иде әле.
Глория булачак төзелешнең колачын шунда ук анлап алды. Дөрес, әле проектта гына булган уналты катлы биналар аны артык шатландырмады—бик гадәти һәм бик бертөрле, аның карашыңча, күз тукталыр нәрсә юк. Аның каравы, урынын бик белеп, матур сайлаганнар, дип тапты.
Ял игү зонасын тулаем дингез җилләре үтәли өрдереп тора, борынгы нарат урманы йортларга ук килеп терәләчәк. Аллеялар-сукмаклар. юл чатларындагы, мәйданнардагы сыннар, жәйге ресторан-кафелар сокландырды Глория не. Әлбәттә, болар барысы да кәгазьдә һәм макетларда гына иде әле.
Ул Тбилисидан килгән архитекторлар белән бик тиз уртак тел тапты, еш кына кичләрен бергәләп Гаграла үгкәрә башладылар Ачык төсләрдәге ялтыравык йөгертелгән глазурьлы, гадәти булмаган гипсоке- рамик әкияти аждаһалар, сигезаяклар. сугышчан кыяфәтле әтәчләр, горур ожмах кошлары, йокылы ябалаклар, тылсымлы тирмәләр, тау куышлары, саклялар корылып ята иде инде—Га града н Пицундага кадәр булган арадагы автобус тукталышларына куелган бу эшләр ул вакытта ук танылган Зураб Каргарстилиныкы иде.
Кайвакыт кичләрен алар шул оста белән генә үткәрәләр, беренче танышкан көннәреннән үк Глория аның белән дуслашып өлгерде, .шар ешрак калганнар бик анлап та бетерми торган архитектура телендә сөйләшәләр иде.
Соңыннан грузин архитекторлары белән кәеф-сафа корып утырулары Рушаннын төшенә дә кереп йөдәтте, тегеләр ни өчендер кинәт кенә «Ачы! Ачы'»—лип кычкыралар, имеш тә. Рушан белән Глория «Энжекәй»дәге туйдагыча итеп, үбешәләр, имеш
Кайбер кичләрдә, мәҗлеснең ин кызган чагында. Зурабнын башына ниндидер уй-фикер килә, ул кабынып китә, аны инде бернинди көч белән дә тыеп калып булмый, иртәнгә чаклы калдыру турында сүз лә юк Шунда ук машинасы табыла тагын һәм ул төн уртасында Пицундага чыгып чаба, күнеленлә кузгалган ижади фикерен урынга барып тикшереп карау ихтыяжы шулай йөртә аны
’ —Шаукымлы ул,—ли Глория Рушанга Каргарегели зурында һәм әлбәттә, архитектор шундый гына булырга тиеш лип уйлый иде ‘ ' Алар Заркентка Тбилиси аша кайттылар Икесенең дә Грузиядә
беренче тапкыр булулары иде. киткәндә йөрәкләрендә бу искиткеч гүзәл якка, анын кешеләренә карата чиксез мәхәббәт хисләре алып киттеләр. Бик күп вакытлардан сон да. тормышта ваемсыз битарафлык белән очрашканда. Глория һәрвакыт:
—Грузиядә мондый хәл булмас иде,—дип кабатларга ярата иде. чөнки, анын карашынча, ваемсыз-битараф грузин—сирәктән дә сирәгрәк күренеш, табигатьнең гайре табигый аномалиясе.. Монын шулай икәнлегенә Глориянен иманы камил иде.
XXXXII
йләнешкәннән сон өч ел дәвамында Глория. «Градострой»дагы төп эшеннән тыш, Заркент өчен Яшьләр йортының аерым проектын әзерләү белән мәшгуль булды.
Бу эш ана бик авыр бирелде, вариант арты вариант яраксызга чыгарыла, аларнын һәрберсе көчне суыра һәм дөнья кадәр вакытны ала иде Каргаретелига һәм аның дус архитекторларына эшләрен күрсәтергә дип. ул ике мәртәбә Тбилисига очып барып та кайтты. Канатланып кайта, грузин коллегаларының киңәшләрен, рекомендацияләрен язып тутырган блокнотлары була. «Аллага шөкер, таптым, ахрысы!»—дип куана ул. Әмма эшләнеп беткән эше бер атнадан яңадан яраксызга чыгарыла, кинәш-унашлар соңлап әйтелгән, беркатлы-наив булып күренә, блокнотлар да чүп чиләгенә ыргытыла.
Архитектураны шигърият белән, җыр белән тинлиләр, ләкин ул әдәбият түгел, аны миллионнар күз алдында даими тәнкыйтьләп, тикшереп торып та булмыйдыр. Әһәмияткә ия әдәби әсәрләр кешеләрнең игътибарын бик тиз яулап ала, кайнар бәхәсләргә, фикер алышуларга сәбәпче була. Архитекторлар арасында ла үз эшләре хакында шундый ук кайнар бәхәсләр булып тора, ләкин шунысын да әйтергә кирәк—ул бәхәсләр ябык ишекләр артында, тар мохиттә, тар даирәләр тарафыннан гына үткәрелә, кызганыч ки. архитекторларның иҗаты бик азларга гына билгеле булып кала.
Глория шуны аңлап алды: Заркент ана үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә-бирүен, әмма иҗатчыга кирәкле мохиттан аера икән бит. Илнен танылган архитектура үзәкләрендә ниндидер бик җитди үзгәрешләр бара- ул моны, көтмәгәндә кин билгеле булып, шул рәвешле үрнәк-өлге итеп алырлык яна проектлар белән соңлап танышкач кына белде. Таулардагы коеп яуган язгы яңгыр ташкыны шикелле, бик тиз көч-куәт ала барган бу яна архитектура алымнары Глория өчен искәрмәстән, капылт килеп чыккан хәл булды. Ул, үрсәләнеп-үртәлеп. бер үк сүзләрне кабатлый башлады:
—Талантсыз... төссез-йөзсез... стандарт тартмалар...
Эшеннән ул. Рушан кебек үк. соңарып кайта, еш кына тавышы карлыгып беткән була—архитекторлар югарыдан көчләп тагылган «кыйммәтле күрсәтмәләрне» алай тиз генә «ләббәйкәләп» күтәреп алырга тормыйлар, хәл кадәри тартыша-сугыша иделәр.
— Рушан, бәгырем,—дип кайнарлана Глория,—Яна кварталларда төзеләчәк торак йортларның түшәмнәрен ике метр ярым гына калдыруны таләп итәләр бит, шундый проектны мин ничек изеп раслый алыйм, ди? Заркентта болай да суларга һава җитми Җәйләрен эсселек хәттин аша, кырык градуска кадәр менеп китә бит Ә ванна белән санузелны бер кечкенә почмакка сыйдырырга тырышу,—Урта Азиядә күп балалы зур гаиләләрдә ванна бүлмәсе әле кер юу урыны да булганлыгын искә- исәпкә алмау—бу бит тулы мәгънәсезлек, абсурд! ’
Глория, ашавын да онытып, тагын ярсый башлый:
—Ә сез, төзүчеләр, нәрсә әйтерсез? Архитекторлар акылдан язган, диярсезме. Чынлап та, үз акылыбыздамы сон без? Үз акылыбызда, әмма
Ө
файдасыз—ул проектка мин кул куймасам. икенче берәү рәхәтләнеп имза сала.
Глориянен язмышын бик нык үзгәрткән «архитектура артыклыклары» инте'4 ГЫ^аРәне РУшан ШУЛ вакытларда хәтеренә сеңдереп калды да
Үзбәкстанда берничә ел яшәп. Глория Урта Азия өчен эшләгәндә мәҗбүри булган үз принципларын, үз карашларын булдырган һәм үз ачышларын Рушан белән кайта-кайта уртаклашкан иле Ул үз корылмаларының берсен дә яшеллексез күз алдына китерә алмый, юк. һәр проектка көчләп кертелгән шөкәтсез клумбалар һәм «Зеленстрой»нын агач- фәләннәренә яраклашмый ул. аларга йөз тотмый, вакытлар узгач та. үз корылмаларын Азиядәге ин җимергеч көчләрдән—ком-тузаннан һәм өтә торган эсселектән саклап калырлык, тирә-юньдә кирәкле микроклимат— җитәрлек дым. саф һава, салкынча рәхәтлек бирерлек бакча-парк архитектурасы булдыру турында хыяллана
Үз иҗат җимешләрен Глория сусыз да күз алдына китерә алмый— фонтаннар, арыклар, каналлар, балалар чупырдарлык күл-буалар. эчә торган сулы фонтанчыклар булырга тиеш Дөрес, ул бу очракта суны борын-борыннан изге санаган һәм архитектура элементы итеп таныган традицион шәрекъ төзелешләренә таяна иде Бу мәсьәләләрне үзе өчен гомерлеккә һәм берәгәйле хәл итү максатыннан,—ә Үзбәкстанда ул гомере буе яшәргә һәм эшләргә җыена иде,—Глория архивларда казына. Хива. Сәмәрканд, Бохараларны гына түгел. Китаб. Коканд ише бик үк билгеле булмаган шәһәрләрне дә йөреп чыкты, аксакаллар белән сөйләште- кинәште. аларга күрсәтә-күрсәтә. хәзерге бассейннарга охшаш, әмма үзенчәлекле-оригиналь хаузларнын эскиз-рәсемнәрен ясады—ул хаузлар мәчет һәм сарайларның эчке ишегалларын бизәп торырга тиешләр иде.
Глория уйлаган фонтаннары һәм хаузлары булган ял итү бакча- паркларында күпсанлы унайлы урыннар булыр: эсседән әлсерәгән кеше дә, кызыксынып кына йөрүчесе лә һәм. әлбәттә, гашыйклар да—һәркайсы үзенә кирәкле почмакны табар. Утыргычлар, айваннар. чәйханәләр, ачык һавадагы лавка-кибетләр—бер кешелек, ике кешелек, берничә кешелек һәм зур төркемнәр өчен лә булыр алар Глория аларны бетмәс-төкәнмәс хыялы, кыюлыгы белән дәртләнеп ижат итә. алар формалары, материаллары белән генә түгел, оста урнаштырылулары белән дә сокландыралар, исне китәрәләр иле Анын ижат җимешләре җир астыннан, гөмбәләр шикелле, нәкъ менә шушы урында гына, табигый рәвештә үсеп чыгалар иде бугай.
Шәрекъ кешеләренең фонтаннарга мәхәббәтен белгән Глория чәчрәгән су тамчылары килеп җитмәслек ераклыкта, фонтаннар тирәсендә кисәкләргә бүлгәләнгән таш боҗра утыргыч-эскәмияләр уйлап тапты Берәүгә дә комачауламыйча, шул утыргычларда су янында түгәрәкләнеп ял итеп утырырга мөмкин булачак Әмма барыннан да бигрәк анын гашыйклар өчен тәгаенләгән чатырлары һушны алырлык иде Чслтәрсыман җинел. язларын йөзем куаклары, үрмә гөлләр белән чорналып-үрелеп яшеллеккә күмелгән, тирәсендә алсу-кызыл, ак-сары роза чәчәкләре янып утырган бу чатырлар. әйтерсең лә. шәрекъ әкиятләреннән җиргә ингән иде. Андый чатырларны Глория ун вариантта эшләде, аларнын һәркайсысы җир өстеннән күтәрелебрәк тора—берләре биегрәк, икенчеләре тәбәнәгрәк Чатыр-беседкага борма-борма җинел челтәр баскычтан күтәрел лә. шәһәрнең биналарын, мәйданнарын, фонтанлы бакчаларын хозур кылып, чөкердәшеп утыр. Биредә гашыйкларга беркем дә комачаулык итмәс
Глория илдә бакча-парклар культурасы буенча белемле архитекторларның булмавына уфтана, үзенә, кайчан ла булса, чын-чынлап нинди дә булса берәр бина тирәсендә скверлар, бакча-парклар ясарга җитди, зур эш бирсәләр, ни кызганыч, кая барырга, кем белән киңәшергә, кемнәрне бергәләп эшләргә чакырырга икәнен дә белмәве өчен борчыла Жде туры килгәндә хыялланып та куя әле шәһәр күтәрелгән арала
кайдадыр бер читгәрәк буш урында шәһәр яны бакчасы ясыйсы иде, ул тыныч кына үсеп җиткәндә, шәһәр үзе дә барыбер ана килеп терәлер иде Кирәге чыгарына ышанып, үзе өчен генә булса да, бакча-парк серләрен дә өйрәнә иде ул. Еш кына Ташкентка бара, андагы ботаник бакчада, Шредер институтында була. Урта Азиядә үсә торган агач- куакларнын, чәчәк-гөлләрнен үзенчәлекләрен өйрәнә—үзе төзеткән бина тирәсендә нинди үсемлекләрнең ничә елдан сон күрер күзгә күркәм булып үсеп житәселәрен, йөзенә кызыллык китермәслекләрен ачыклый иде.
Ләкин Глория зур әһәмият биргән агачлар да, су да төп максатка- бинаның үзенә интерьер хезмәтен үтәргә тиешләр. Яшьлегенә, эшләрендә чагылып-чагылып киткәләгән хатын-кызларча романтик хисләренә карамастан, аңарда ир-атларча аек акыл, һәр нәрсәне дөрес исәпли белү тойгысы да бар—болары, мөгаен, борынгы бабаларыннан ук килгән сыйфатлардыр
Бервакыт Гаграда жыелышып утырганда Зураб Каргаретели болай дип әйткән иде:
—Авторы билгесез теләсә нинди проектка бер күз төшерү белән мин анын кемнеке—ир-атныкымы, хатын-кызныкымы икәнлеген ялгышмыйча әйтеп бирә алам...
Зурабнын архитектор дуслары шунда көлешеп куйдылар, андый сиземләү тойгысының бер анарда гына булмаганлыгын әйттеләр.
Ә Глория, нинди дә булса эшләрен архитектура буенча берәр конкурска җибәрсә, ана гел ир-атка мөрәҗәгать иткәндәй итеп хат язалар иде. Конкурс жюриендә дә, мөгаен, ир-ат эшен хатын-кыз эшеннән авырлыксыз аера алуларына шикләнмәгән кешеләр утырадыр югыйсә..
Глориядә ирләргә хас сыйфатларны Рушан беренче танышкан кичләрендә үк, «Энҗекәй» турында мавыгып сөйләгәндә үк тотып алган иде. Соңыннан да монын шулай икәнлегенә кабат-кабат инанды ул. Ә инде өйләнешкәч. Рушан хатыны мәнфәгатьләре белән яши һәм архитектураны кайбер дипломлы белгечләрдән дә артыграк белә, андый башлады—Глориядә педагоглык сәләте дә бар: ул акыллы, ни-нәрсәнен асылын, төп фикерен кыска гына итеп ачып бирә иде. Менә шунда Рушан аңлап алды: хатынының проектларында бер генә талантлы ир-ат та булдыра алмаган сыйфатлар һәрвакыт булачак—анын кабатланмас хатын-кыз нәфислеге, ягымлылыгы-сөйкемлелеге, искиткеч зәвыгы гел генә чагылып торачак иде. Юккамыни ул ирен, гаиләсен, йортын- кыскасы. бар дөньясын онытып, жаны-тәне белән эшкә бирелә? Анардагы рациональлек, җаваплылык тойгысы, астыртын исәп-хисапнын булмавы, бер минутлык файда артыннан куа белмәве Глориягә үзенең төп эш принципларын, төп карашларын чарларга ярдәм итте дә инде һәм ул аларга хыянәт итмәскә тырышачак.
Урта Азиядә аерым проектлар белән төзелә торган биналар, шәһәрнен йөзен билгеләүче корылмалар өчен кояш һәм ком-тузан тәэсиренә бирешми торган төзү материаллары кирәклеген Глория тиз аңлады. Биредә бары тик югары сыйфатлы аксыл-сары кирпеч, шомар- тылган-ялтыратылган таш. металлардай—юка кызыл бакыр, цинк, кургаш, алюмин калайлар һәм шуларнын эретелгән катнашмасы гына яраклы Әле санап кителгән материалларны мөстәкыйль, аерым-аерым да кулланырга була, әмма Глория аларнын барлык төрләрен дә аралаштырып эшләүне отышлырак саный иде. Эшләгәндә ул җирдән аерылып, жиде кат күкләргә ашып йөрми, көндез чыра яндырып эзләсән дә табып булмастай нәрсәләрне проектларына кертми, әле әйтелгәннәрнең, сыйфатлы кирпечтән кала, һәммәсе дә Урта Азиянен үзендә җитәрлек Ә илебез архитектурасына әлегә хас булмаган төсле металлны Глория киләчәктә кин кулланылышта булачак дип саный, бу металл Заркентнын үзендә җитештерелгәнлектән, нинди генә кытлыкта да шәһәр үз сарайлары өчен резерв чыганаклар табачак, дип ышана иде.
Кайвакыт, кәефсез чакларында Глория, пошынып, үзенен архитектурада оер ун елга сонга калганлыгы турында сөйләнә. Яшьләр йортын проектлаштырган чакта ул, әлбәттә, хәзер блоклы төзелеш, бетон, яна тышлавыч материаллар, пыяла заманы, серияләп-калыплап төзү, йортлар салу комбинатлары чоры икәнен белә иде. Белгәнгә күрә, еш кына кулына карандаш алып яза-сыза. беренче карашка арзанлы күренгән төзү материалларының бары тик бүген генә файда биргәннәрен, ә иртәгә аларга ремонт өчен генә дә әллә никадәр артык чыгымнар китәчәген исбатларга тырыша иде. «Саран ике тапкыр түли».—бу әйтем нәкъ менә архитектурага кагыла дип исәпли иде Глория
Пыяла турында ул үзенен бер мәкаләсендә турыдан-туры ачык итеп язды, кайнар кояшлы Урта Азия өчен ул яраксыз, диде Аннары, башка климат шартларында беренче куанычлар тиз үтәчәк, биналарны жылыту мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басачак, ә пыяла биналарны жылыту—шул ук урамны жылыту белән бер Анын фикеренчә. пыяла аквариумда эшләргә дучар ителгән кеше гап-гади психологик көчләүгә тап була—ул барлык күзләр өчен дә ачык, шәрә калган кеше шикелле була
Мәкаләсе басылып чыккач. Глория өчен күнелсезлекләр башланды Архитекторлар союзы аны шәһәр төзелешенең хәзерге заман куйган бурычларын аңламауда һәм архитектураның киләчәге булган яна материалларның мөмкинлекләрен бәяләп бетермәүдә гаепләде. Глория жавапка бер генә жөмлә язлы: «Барлык заманнарда да архитектор алдында бер генә бурыч торган һәм торачак: матур, сыйфатлы һәм озын гомерле итеп төзү бурычы.•> Ләкин Рушан, бу хатны почтага илтеп салырга алынса да. җибәрми калды, чөнки белә иде инде: яшьләрнең дорфалыгын беркайчан да гафу итмиләр. .
Инде менә хәзер, еллар үткәч, хатынынын Урта Азия архитектурасына булган үз карашларын яклап көрәшкән чакларын искә алып утырганда. Рушан анын никадәр хаклы булганлыгын анлыи. хәер, ул вакытта ла хатынынын фикерләре дөреслегенә һич кенә дә шикләнми иде ул.
Рушан жир тетрәгәннән сон Ташкентта төзелгән күп кенә биналарнын ниндидер бер ун ел эчендә бетоны, тышлау материаллары кояшта янып купканын, җимерелә барганын, картаеп-тузып килгәнен күреп яши—аларга хәзер бернәрсә белән лә ярдәм итеп булмый инде Ә үз вакытында кызыктыргыч арзанлы материаллар белән тышланган күп кенә биек-биек биналарнын бүген тышлавыч плиткалары кубып-убырылып төшә гора Хәзер ул галәмәт биеклектәге бер плитканы алыштыру да йөзләрчә сумга баса һәм асылда ул хәл ителмәслек мәсьәлә, чираттагы плитканын кубып төшкәнен көтеп, бөтен бинаны төзелеш басмалары белән уратып ютын булмый ич'
Глория Заркентнын Яшьләр йортын эшләргә өйләнешкәч, туйдан сон ук алынган иде. Хатыны ул проект белән чиләнгән өч ел гомер эчендә аларнын өендә дуслары белән очрашулар бер генә мәртәбә дә шул проект турында сөйләшүләрсез тәмамланмый иде
Яшьләр йортына Глория ташнын кырлы-кырлысын да. шомартылганын да «саллы», аннары югары сыйфатлы кирпеч. Заркенттагы барлык металлармы ла. бигрәк тә кызыл бакырны күпләп өстәде—ул: бакырны Шәрекъ мәгъдәне, дип саный иле Бу чорда ул инде Үзбәкстанны аркыльиа-буига йөреп чыккан һәм беркайда да диярлек җәйләрен кешеләр янып-пешеи утырмаслык, заманча биналарны күрмәгәнлеген сөйли иле Ул заманнарда хәзер һәр рәсми оешма яки учреждение тәрәзәләренә зленгән кәнди пионерларның исе-исеме дә юк иде әле. Андый биналарга ничек итеп салкынча-саф һава бирү мәсьәләсе Глорияне барыннан да битәр борчый Ул. ачынып, болай дип шаярта «Хәзер, мәсәлән, концерт залларын кабул иткәндә, комиссия идәннәрю. түшәмнәргә, баскычларга— кыскасы һәр вак-төяккә игътибар итә. ә ин әһәмиятле, ин кирәклесе—
ишетелеш-янгыраш ягы, акустикасы «онытылып» кала. Шуңа күрә дә «яңгыравык тавышлы» заллар ил буена бармак белән генә санарлык, җырчылардан сорагыз әнә»,—ди иде. Глория Рушанның игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтте: хәзерге архитектурада тулы бер элемент—түбә юкка чыгып бара икән. Хәзер инде яшелгә буялган калай түбәләрне гомерлеккә югалта барабыз бугай...
Төзелештә «онытылып» калган түбә Глорияне тагын бер фикергә этәрде. Баштарак ул кояш нурларын көзгедәй кире кайтарып тора торган, хромланган гап-гади цинк калай түбә ясарга уйлаган иде. Әмма Яшьләр йортын ул романтик бер бина итеп күзаллый, үзенә тартып торырга тиешле, тышкы күренеше белән үк яшьләрне ымсындырырдай бина булырга тиеш дип саный, шуңа күрә ул гадәти түбәдән баш тартты да. Ә икенче бер фикерне аңа Рушан бирде: ә ни өчен түбәдә кафе ясамаска, ди, әле?
«Энҗекәй»дән дә кызыклырак кафе проектын Глория кәгазьгә бик тиз төшереп ташлады, иң мөһиме шул булды—ул кафе өстенә чатыр түбә уйлап тапты, димәк. шунын белән бөтен бинаны каплап куйды. Кафены ул янә дә шәрекъчә итеп эшләде: хромланган җиңел цинк чатыр түбә бик матур бизәкләрне үзбәк милли алымы белән сырлап- уеп—ганча стилендә эшләнгән күпсанлы баганаларга ятып торырга тиеш. Глория бу элементны Сәмәрканд мәчетендә күзе төшкән бер бизәк үрнәгендә эшләгәнен яшереп тормады. Аның уйлавынча, бу түбә берьюлы ике мәсьәләне хәл итә: беренчедән, кояшнын иң эссе, туп-туры төшә торган нурларын кире кайтара, икенчедән, бина өстендә һава агымы даими алмашынып тора һәм салкынлык бирә.
Кафеның исеме дә шуннан чыгып туды—«Җилкәй», ә эссе якларда җиләс җил, һай, бик тә кирәк ул. Глория моның белән генә тынычланып калмады, янә дә Рушанның тәкъдиме белән, диварларның калынлыгын нормативтан шактый арттырды, дивар эчләренә торбалар сузды, җәен ул торбаларда салкын су йөреп, бинаны суытып торачак иде. Интерьер, баскычлар, ут-яктырту ишеләр Глориягә бик җиңел бирелде—анын хыялының чик-чамасы юк иде шикелле. Үзенең көтелмәгән ачышларын ул Рушан белән бүлешә, ә тегесе, хатыныннан яшереп кенә, барысын да язып-теркәп бара, соңыннан ул язуларның кирәге бер генә тапкыр чыкмады. Шул чагында Рушан бер нәрсәне анлап алды: архитекторның уе-фикере, хыял очышы шигъри юл шикелле икән—вакытында язып куймасаң, кайтарып ала алмыйсын, югалтасың.
Холлның зур диварын «Мотоциклчылар» дигән зур мозаик панно бизәргә тиеш иде—Глория шлак җәелгән юлда мотоциклчыларның жан- фәрман узышып ярышуларын онытмаган иде әле. Ул панноны тизлеккә битараф булмаган Зураб Каргаретели үзе эшләп бирергә булды. Рушанга хатынының проекты ошый иде. түбә астындагы кафе да, концерт залы да, әмма барысыннан да бигрәк ул холлны яратты: анда икенче каттан астагы кантар-кантар ташлар өстенә шарлавык ага, зәңгәрсу хауз читендә фонтан челтери, ә үтә күренмәле кабиналы лифтлар астан-өскә, өстән- аска тавыш-тынсыз гына йөреп тора, алар кунакларны холлдан «Җилкәй»гә—кафега күтәрәләр.
Элек, «вакытында туу кирәк» дигән гыйбарәне ишеткәндә, Рушан ана бернинди әһәмият бирми иде, ул гыйбарә еш кына кирәксә-кирәкмәсә дә әйтелә һәм йә мушкетер буласы, йә Чапаев белән рәттән ат өстендә кылыч айкап чабасы килгән романтик яшүсмер чакларга, ә кызлар зиннәтле сарайлардагы балларда бию, алар өчен дуэльләрдә атышу, иртәләрен Мәгъшукларының кәрҗин-кәрҗин чәчәк җибәрүе турында хыялланган вакытларга гына кагыла төсле иде. Хәзер Рушан аңлый инде, үз вакытыннан соңлап туган кешеләр бихисап һәм алар моңардан һич кенә дә иза чикмиләр, үз вакытыннан алда туучылар исә берән-сәрән генә, аларны йә бөек язмыш, йә, әгәр дә аларны анлап, ярдәм итүче булмаса, фаҗига көтә, хәтта вакыт та аларның онытылган исемнәрен һәрчакта да тарихка кайтарып бирә алмый
. .^ориянен Яшьләр йорты проекты да шундый язмышка дучар булды, ул, айсбергка барып бәрелгән кораб шикелле, әле янарак кына хөкүмәт чыгарган «Архитектурадагы артыклыклар турында» дигән карарга бәрелеп, челпәрәмә килде Соныннан билгеле булды бу карар озын гомерле түгел иде Әмма ул үзенен кара эшен эшләп өлгерде Нихәлләр итәсен9
Әле исеме аз билгеле булган яшь архитектор тәнкыйтьнең беренче көчле утларын түземлек белән кабул итте Бу тукмакнын нәкъ үзенә төшүе очраклы икәнен Глория андый, биредә ул кемнәрнеңдер явыз нияттән казынуларын күрми—ran-гади язмыш иде бу. Әлбәттә, яна агым күзлегеннән караганда анын проектында «артыклыклар» җитеп ашкан иде.
Кыю. купшы, матурмы? Болар барысы да комиссия өчен бары тик артык бай зиннәтлелек булып кына күренә, хәтта бу сыйфатлар үзләре дә ярамаган, тыелган нәрсәләр итеп кабул ителә Ә бинаны суыту нияте, гомумән, бариннарга хас иркәлек, эрелек, тәкәбберлек кебек кенә карала Лифтлар, шарлавыклар, ишегалдындагы хаузлар, фонтаннармы? Яшьләр йортындамы? Заркенттамы? Әле исеме картага да төшерелмәгән шәһәрдә һәммәсе дә. фикер алышып тормастан. аяк өсте генә кире кагыла торды
Ничек кенә сәер булмасын, ин күп бәхәсләр «Мотоциклчылар» панносы тирәсендә барды ә биредә—металлурглар шәһәрендә мотоциклларның, узыш-ярышларның ни катнашы бар?
Глория тизлек, узыш-ярышлар. бәйгеләр—яшьлек билгесе, заман, чор билгесе, дип аңлатырга тырышып карады Жюри әгъзаларының берсе дә ни Кадыйровны. ни Плехановны, ни Самородовны танымады, ә бит бу спортчыларның рәсемнәре ул елларда газет битләреннән төшми иделәр— ни әйтсәң дә. күп мәртәбәләр дөнья чемпионнары, совет спортының горурлыгы.
Комиссия җитәкчеләреннән берсе кин күңеллеләнеп әйтте. «Панно— төп мәсьәлә түгел, аны үзгәртүе кыен булмастыр»,—диде һәм, үзенчә бик «кыйммәтле фикер» бирде: бөтен буена бастырып, кулына кисәү агачы тоттырып (нәкъ шулай диде’), таза бер металлургны ясарга, ә янәшәсендә—ут булып агып торучы бакыр елгасы... Шушы юмарт әйтелгән «акыллы» сүзләреннән соң. җитәкче куанычыннан үзе дә Заркент бакыры төсле кып-кызыл булып кызарып-янып чыкты. Глория түзеп тора алмады, моңа каршы тезеп китте:
— Бу сезне ванна янына кулыгызга чебен сугып үтергеч тоттырып кую белән бер булачак, чөнки Заркентга бакырны химик юл белән, гальваник ванналарда «кайнатып» алалар, ул ванналар сезнең йорт ваннасыннан бераз зуррак-зурлыгын. төпләре дә. чуенны эретмәсен өчен, винипласт белән капланган, шулай итеп, бакыр эретүнең бер батырлыгы да юк. зәнгәрсу төстәге эремәсе, карап торуга бик матур күренсә дә. бик агулы да...
Бу сүзләрне Глория бер тын белән, пулеметтан аттырган кебек аттырды
Комиссия рәисе атаклы скульптор, кәйлә-чүкеч тоткан ир-ат. ишкәк яки чиләк тоткан хатын-кыз сыннарын күпләп коеп торучы автор иде Анын «кыйммәтле киңәшен» колагына да элмәгәне Глориягә бик кыйммәткә төште, аны мөмкин булган барлык гөнаһларда гаепләделәр...
ххххш
ларнын туйларыннан сонгы дүртенче еллары уңышсыз башланды Иргә язда, футбол сезонының башында ук алар төрксменен якты- юмарт жаны. шук-шаян такылдык Тамаз аягын сындырып, бик каты имгәнде Ташкенттагы травматология институтында өч ай ятканнан сон' аннан гарип булып чыкты Ябыккан, таякка таянган Тамазны күргәч.
А
барысынын да йөрәкләре әрнеде, табиблар ана, гомер буе шул таяк кирәк булачак, дигәннәр.
«Энжекәй»дә аны озату кичәсенә җыелдылар, һәркем күңеллерәк булырга тырышса да, өстәл тирәсендә куе томан шикелле таралмас сагыш- мон тирбәлә иде. Тамазны озаткач, үзләренең кайчандыр дус төркеме озакламый бөтенләй таркалачагын, яшьлекнең китеп барганын, тормышның яна, кырыс баскычына басканнарын, алда инде якты өметләрнен, нәрсәләрнедер ымсынып көтүләрнең аз булачагын, ин якын дусларның ихтыярсыздан сирәгәячәген. төнге юләр шылтыратучылар бетәчәген, әле кичә башка да кермәгән, керсә дә. бер сагышсыз-авырттырусыз чыгып очкан хисләр белән артка борылып карауларсыз гына яшәүләргә чик куелачагын һәммәсе дә анлый, шул авыр тойгы аларның күңелләрен баскан иде.
Тамаз үзе, кәефе башкаларныкыннан күпкә төшенке булса да, шушы шәһәрдә яшьлеге бергә үткән дусларының күбесе белән соңгы мәртәбә күрешкәнен аңласа да, әле шаяртырга тырышып карады:
—Яхшылыксыз яман булмый, дуслар,—диде ул.—Ниһаять, минем футболны ташлаганыма өйдәгеләр шатланачак, мин бит юрист, калган көчемне Фемидага хезмәт итәргә бирәчәкмен.. Иң әүвәл бюрократ түрәләрдән үземнең пенсиямне яулап-даулап алырга туры киләчәк, мин бит исереклек белән түгел, ә дистәләрчә мең халык күз алдында имгәндем. Димәк, юристлык практикасы өчен берәр ел бар да бар инде. Үтенәм, дуслар, куып таратыйк йөзебезгә кунган сагышны! Шушындый бәлагә тарысам да, футболга иң матур яшьлек елларымны биргәнем өчен тамчы да үкенмим. И футбол—зур дәрт-теләкләр! Глория, гүзәлем, минем өчен футбол—синен өчен архитектура кебек иде, син моны аңлыйсыңдыр дип ышанам...
Икенче көнне иртә тан белән Тамаз Грузиягә китеп барды, шуннан соң алар беркайчан да элекке кебек барысы бергә җыела алмый башладылар. Очрашу өстәле яныннан әкренләп, берәм-берәм сәер генә юкка чыга баралар, әйтерсең лә, чоңгылга төшеп югалалар иде...
Шул ук елда гигант комбинатның соңгы—өченче чиратын тапшырасылары бар иде, гадәттәгечә, көнне төнгә ялгап эшләделәр. Комбинатны файдалануга тапшыру—дәүләт күләмендә әһәмиятле вакыйга, ул көнгә төзүчеләр генә түгел, ә бөтен шәһәр әзерләнде.
Әле кияүгә чыкканчы ук Глория Рушаннын үз улы турында хыялланганын. Дасаевлар ыруының, үзендә тукталып калмыйча, дәвамчысы булуын теләгәнен белә иде. Әмма иренен бала булдыру теләген никадәр уртаклашырга тырышса да, хыялларын эш каплый да тора. Ул иренә:
—Түз инде, җаным. Яшьләр йортын эшләп бетерүгә сиңа менә дигән хуҗабикә булам, әни булам, тупылдап торган бер малай табып бирәм, эшемне ташлап торам...—ди иде.
Проектын якларга киткәндә, ул үзенен көмәнле икәнлеген әйтте.
Ташкенттан Глория җиңелеп кайтты. Монысы бик шикле булса да, җиңелүе белән ризалашкан кебек булган иде. Рушан аны тынычландырырга тырышты:
—Менә, бер-ике атнадан, комбинатны эшләтеп җибәрәбез дә, озаклап ял итәргә Гаграга китәрбез, алдагысын күз күрер тагын...—дип сөйләнде.
Ләкин кайтып ике көн үтүгә, Глория, көтмәгәндә ял алып, Мәскәүгә барачагын белдерде, комбинатны тапшыру бәйрәменә, һичшиксез, кайтып җитәчәген вәгъдә итте. Рушан аны бармаска ни үгетләп караса да, тыеп кала алмады—хатыны сонгы мөмкинлеген ахыргача сынап карарга теләде.
Ниндидер зур кунаклар килүен көтеп, комбинатны җибәрү ике мәртәоә кичектерелде. Глория кайтмый да кайтмый, сирәк шылтырата, хәбәрләре куанычсыз иде. Дәүләт комиссиясенә төзелешен тапшырмыйча торып, Рушан берничек тә, күпме теләсә дә, хатыны янына китеп бара алмый иде.
Заркентка Глория ай ярымнан соң гына кайтып төште. Ябыккан,
бетерешкән, бик борчылган, телеграмма-нисез генә кайтты да керде Анын оар кыяфәте эшенен шәптән түгеллеген әйтеп тора иде Б\сагадан ук иренен муенына ташланып, ачы күз яшьләре белән үксеп-үксеп еларга тотынды ул. Озак елады, горурлыгы Мәскәүдә жебеп төшәргә ирек бирмәгән иде, өендә хисләренә ирек куйды. Анын температурасы күтәрелә башлаганын тоеп, Рушан Глорияне диванга илтеп салды, хәлсезләнгән хатыны анын кулында йокыга китте. Төн уртасында ул, бөтенләй йокламаган да шикелле, кинәт сискәнеп уянды, гасабиланып. ачынып әйтте:
—Рушан., мин. Мәскәүдә синен улыңны үтердем...—диде һәм янә елап җибәрде
Рушан ниндидер төзәтеп булмаслык зур бәла, хәсрәт килгәнен бөтен йөрәге белән сизенде, төн уртасында бөтен йортны күтәрерлек, ниндидер аңлатып булмаслык кыргый тавыш белән кычкырып җибәрәсе килде, әмма көч-хәл белән булса да. үзен тыеп калды, ачы әрнүдән буыла-буыла, истерика өянәге кузгалып, бәргәләнеп яткан авыру хатынын тынычландырырга азапланды. Йончыган, авыруга сабышкан, өметсез гаҗиз хатынына шул сәгатьтә бер генә авыр сүз дә әйтмәгәне өчен гомере буена язмышына рәхмәт укыды ул. Глория өч көн урын өстеннән тора алмады, чыгып йөрмәде—Рушан гел анын янында буллы Глория бераз торып йөри башлау белән дингез буена китәргә булдылар. Икесенең дә хәлләре хәл иде...
Гаграда алар Джумбернын кунакчыл абзыйсы Дато Джешкариани- лардан ерактарак булган бер фатирга керделәр, үзләренә яхшы мөгамәләдә булган кешеләр күзенә бу хәлләрендә күренеп йөрмәскә булдылар Кеше күп катнашкан шау-шулы урыннардан да качарга тырыштылар. Кайчандыр бу якларда шат һәм бәхетле үткәргән көннәрен бер дә искә төшермичә генә, көннәр буе комлыкта яттылар, тирә-якта матур урыннар күп булса да, беркая да чыгып йөрмәделәр, Пицунда турында хәтта авыз ачып сүз дә кузгатмадылар. Фатирларының хужабикәсе официант булып эшли торган ресторанга кичләрен ашарга гына барып киләләр—шундагы террасаның бер почмагында үз өстәлләре бар. кичке сменада эшләүче официантлар ул өстәлгә гел «буш түгел» дигән язу куя иделәр.
Сәер, элек күңел ачып, кәеф-сафа корып утырганда гына вакыт тиз үтә шикелле тоела иде, шуна да андый чакларда «вакыт үткәрдек әле», «вакыт үтердек әле» дип сөйләнәләр дә бит. ә менә хәзер дә. шат күңеллелек ташып тормаганда да, күрше террасада яңгыраган музыка тыпырдап бию дәртен кузгатмаса да. кичләр сиздермичә үтә тордылар һәр икесенең дә эчтә нәрсәләредер өзелде-сынды кебек, алар, ике хәлсез карт-карчык төсле, бер-берсенә ярдәм итешергә, булышырга, таяныч-терәк булырга тырыштылар Сөйләшкәндә дә. үз тормышларына кагылмыичарак. саклык белән генә, әһәмиятсез нәрсәләр турында гына сөйләштеләр
Ул җәйдә, һәр кичне террасадан диңгезгә кояш баюын манзара кыла-кыла, әдәбият турында бигрәк тә күп сөйләште алар. Дөресрәге. Глория сөйли, ә Рушан, теге чакта «Энжекэй»дэ беренче күргәндәге шикелле итеп, анын яңадан җанланып килгән матур йөзеннән күзен ала алмыйча, тынлап утыра.
Алар өйләренә сентябрьдә генә әйләнеп кайттылар. Заркентта әлсерәтә торган эсселек сүрелгән, Үзбәкстанда елның иң матур фасылы булган җылы, озын-озак көз кергән иде инде Берәүгә лә әйтеп тормастан, тын гына кайтып керделәр, элекке төсле утыру турында уйлап та карамадылар, ни өйдә, ни «Энжекәй»дә кайту хөрмәтенә кунаклар җыелмады
Ничектер бер төнне телефон шылтырады Павлодардан Джумбер шылтыраш икән Ир белән хатын тон уртасындагы бу хәлгә бик тә шатландылар, мөгаен, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә. берәр сәгать сөйләткәннәрдер, югыйсә бер куанырлык хәбәр дә юк иде үзе. Әле киресенчә Джумбер Робертны ашыгыч рәвештә «Пахтакор» командасына алачакларын әйтте, тегеләрнең ун як һөҗүмчеләре җәрәхәтләнгән икән дә тренерлар советы «Металлург» һөҗүмчесен.» тукталган икән Команда
5. .к У • м 1°
Павлодардан көннең икенче ягында кайтып төшәчәк, Робертның Заркентга бердәнбер буш киче булачак—ул икенче көнне үк «Пахтакор»ның Тбилиси «Динамосы белән уенында катнашырга китеп тә барачак икән.
Шулай итеп, дуслар тагын бер иптәшләрен югалталар, дигән сүз, | Джумбер озату кичәсе оештыруны үтенде.
Түрәләр теле белән әйткәндә, Роберт югары үрләсә дә, мәҗлес ! бик күнелледән булмады—Роберт үзе дә, калганнар да бу «үрләтү»нен нык соңарганын андый иделәр. Бердәнбер куанычы шул: өч көннән егет туган шәһәре Тбилисиның футбол кырыңда уенга чыгачак, теләсә кайсы ; грузин футболчысының иң изге хыялы шул бит. Ләкин, яшереп торасы юк, әгәр дә үз клубы өчен уйнаса, ул тагын да бәхетлерәк булыр иде. I
Шуңа күрәдер, мөгаен, Робертның бу уены аның «соңгы җыры» кебек кабул ителде дә. Уенны Дасаевларда телевизордан карап утырган Джумбер күз яшьләрен тыя алмады.
Үзенә таныш булмаган «Пахтакор» командасында беренче тапкыр гына уйнавына карамастан, Роберт могҗизалар күрсәтеп, илһамланып уйнады, ул мөмкин булмаганнарны да булдыра алды, ни-нәрсә теләсә, шуны эшләде. Тәжрибәле иптәшләре бу яна егетнең уенына илһам фәрештәсе кунганын тоеп, гел тупны аңа бирә тордылар. Роберт керткән ике туп грузиннарны аякка бастырып, ярсытып җибәрде: каян килеп чыккан сон әле бу егет? Мөгаен, ул көннәрдә Тбилисидә Тамаздан да бәхетле кеше булмагандыр, чит-ят җирләрдә, чит-ят командаларда уйнап йөрүче грузин футболчылары турында сөйли-сөйли телләре калмагандыр.
Джумбер исә, дусты Робертның уенын карагач, кыска гына итеп үз фикерен әйтте:
—Безнең һәркаисыбыз туган җирдә—Грузиядә уйнаудан мәхрүм ителгән грузин, анда кайткач, уенга бары тик жанын-тәненне биреп кенә, нәкъ менә Роберт шикелле уйнарга тиешбез. Яки футбол кырында егылып үләргә...—диде.
Ул кичтә саубуллашканда, иртә чалара башлаган капитан ачынып әйтеп куйды:
—Тирә-якта дөнья тулы кеше, ә миңа шәһәрдә без өчәү генә калганбыздыр төсле тоела...
Күңелсез вакыйгалар Глория белән Рушанны бер-берсенә тагын да якынайтты, аларның уртак тормышына гаилә төсмере инә башлады- өйләнешкәннәренә биш ел дигәндә мондый сүзләрне ишетү сәердер, мөгаен, әмма чыны шулай иде.
Бер көн кебек үтеп киткән ул еллар аларнын һәркайсысы өчен гел эш тә эш белән тулган булган, як-якка баш күтәреп карарга да вакытлары җитмәгән. Кайчакларда, башына берәр фикер килсә, Глория төннәрен дә торып кульманы янына барып баса, ә Рушанның эшендә урын-жире җәюле раскладушкасы тора иде. Ул раскладушкаларны ни уйлап шундый тиз ватылучан итеп чыгара торганнардыр? Мөгаен, эштә йончылган, төннәрен дә тыныч йоклый алмаган прорабларга исәпләнмәгәннәрдер шул алар. Рушан да, әнә, берничәне алыштырды инде. Ә инде буш вакытлары килеп чыкканда дуслары белән аралашырга тырышырлар, кунак чакырырлар, мөмкин булган саен Ташкентка барып кайтырлар иде. Менә шулай яшәлгән инде.
Рушан студентларча яшәргә күнеккән, ашау-эчүдә нәзберек түгел, талымсыз, өй ашлары, уңайлыклар таләп итми, ул Глориясен аңлый, аның белән горурлана, эшенә-иҗатына зур ихтирам белән карый һәм күңеленнән генә улының да. һичшиксез, әнисе шикелле архитектор булачагы турында хыяллана иде.
Глорияне архитектурадан суынды, күнеле бизде дип әйтеп булмый, юк. ул бары тик эштән башкалар кебек үз вакытында кайта башлады. Алгы яктагы кульман белән дистәләрчә сызымнар, планнар, эскизлар һәм төрле рәсемнәр дә каядыр җыеп куелды, бүлмә, проект институтынын остаханәсен хәтерләтүдән арынып, гадәти бүлмәгә охшап калды, иркенләп
_______ ___ _______________ 67
1ткән төсле булды. Гөлләр. Сингапур розалары пәйда булды. Эштән ^тышлый, Глория базарга да сугыла ире кайтып кергәндә, кухнядан »мле-тәмле исләр килә башлады. Хатынының теленне йотарлык тәмле ззыклар пешерә белүен күреп. Рушаннын исе китте Глория, элекке ?бек. өйгә дә эшләрен күтәреп кайтмый иле инде
Рушаннын ла көне башкачарак үтә. ул ла эштән вакытында кайта ашлады. ниһаять, балконына рамнар ясап куйды, такта идәннәр жәйде ллар буе сузылып, калып килгән эш бер атна дигәндә төгәлләнде дә .1уна икесе дә шаккаттылар Шуннан сон фатирга үз көчләре белән ;монт ясарга ниятләделәр. Глориянен күзләрендә яналан шашкын утлар збынды шикелле
Рушан комбинат төзслешендәгечә үлә-ята эшләрлек көче калмаганын зйды, башка күп кенә коллегалары шикелле, тынычрак объект алырга ирәклск турында да уйлана, әмма анысы гурын.ia әлсгә Глориягә әйтми эра иде Ташкентта да ешрак була башладылар Ул язда алар яна орган тына концертка йөрергә ияләшеп ки пе зәр һәм әлбәттә. «Пахтакор»нын ер генә уенын да калдырмыйлар. Роберт өчен янып-көеп утыралар иде
—Сезнен трибунада икәнегезне белгәч, мин дә үземне уенда шанычлырак тотам,—ди иде Роберт Гогслия уеннан сон
Шул жәйдә дуслар бөтенләй таралышып беттеләр.
«Металлург» командасы нык янарлы буыннар алмашыну бара, элекке емпионнардан бары тик икәү генә сонгы елларын уйныйлар— лыштыргысыз капитан белән капка сакчысы гына Тренерлары да лышынды, яна тренер үзе белән ярты команда яна уенчылар ияртеп илле. Джумбернын беренче көннәрдән үк ни тренер белән, ни яна енчылар белән борча! ы пешмәде—аларнын футболга мөнәсәбәтләре үк ашкача булып чыкты Менә шуннан сон инде Заркентта уен кырынла еренче мәртәбә таралмаган озын чәчле, гстр-оеклары сыдырылып төшкән, зутболкалары трусиклары өстенә чыгарып салынган футболчылар күренә ашлады, аларнын һәркайсының муенында берәр мәгънәсез нәрсә сылынып тора, ул аларнын тылсым-талисманы. тагын да ямьсезрәк теп әйтсән, бөтие, имеш
Тизлеген-житезлеген югалтса да. Джумберга уены өчен сүз әйтерлек угел иле әле. уен тәҗрибәсе арткан, тактик тоемлавы үткенләнгән, ә ин 1өһиме—ике канаты Тамаз белән Роберт булмаса ы. әле күп туп кертә Иулай булуга да карамастан, яна яшь һөҗүмчеләр ана туп биреп торырга ик үк ашыкмыйлар, монда инде ул яшьләрмен ICHO түгел, гренернын а мәкерен сизенә иде Күрәсен, чынлап та шулай булгандыр. Рушан елән Глория, ни әйтсән лә. футболны анлап карый иделәр бит
Үзләрендәге чираттагы бер уенда, икенче гаймнын ин кызган чагында сәп команда файдасына иле инде. Джумбер көндәшләре капкасына агын бер туп керпе, тренер шул вакытта уен кыры читенә килеп, уллары белән ишарә ясады һәм Джскарианины алыштырырга җыенганын елдепде Джумбер башта анламады-аны алыштырамы’’ Ни өчен? Рушан елән Глория утыр!ан секторга якын гына бу iды бу хәл. алар Джумбернын лек кебек агарынып киткәнен күрделәр Шу т мизгелдә үк ул кыр читенә өгереп килде дә тренерны якасыннан эләктереп аллы хырылдап әйтте
^—Кыланып кына кара кыланып кына'—Аннары борылып та арамыйча. уенга йөгереп кереп китте
Рушаннардан һәм запас уенчылардан ката, нәрсә булганын берәү ә андый алмый калды бутан
— Менә дуслар, мина да футбол белән хушлашырга чират җитте,— иде капитан’, уен беткәннән сон
Мона кадәр башкаларга купшы озатулар һәм каршы алулар ештыпып* иорын Джумбер «Энжекәи»дә озату кичәсе үткәрүдән баш эптть! Анын китүен Рушаннарның әле яна гына ремонтланып беткән ■ эпенлә өчәүлән өчәү генә бине юн үптчәр һәм ian атканчы утырдылар "пй ла әле сон тәшеп сүзләре бетмә зе Джумбер китеп барганнан сон.
■тәләган САГЫШ
әле бик озак Заркент ничектер тоныкланып калган төсле булды.
Заркентга футболнын юкка чыгачагын Джумбер алдан ук сизенгән иде, күрәсең. Көзгә «Б» классын бетерделәр һәм шуннан соң инде бу шәһәргә чын футбол беркайчан да әйләнеп кайтмады.
Язларын мотоциклда узышучылар да килүдән тукталды, әмма монысы бик гади аңлатыла: илдә шлак сибелгән юллы трекларны теләсә кайда ясый башладылар, шунлыктан әллә кая җәһәннәм читенә килеп йөрүнен кирәге калмаган иде.
Айлар арты айлар тәгәри генә тора, аларның бер җайга салынган гаилә тормышында вакытның үткәне сизелми дә кебек. Рушан гаиләсе өчен куанып. Глориясенен, ниһаять, тынычланып калганына сөенеп, дигәндәй яши, әмма башында бер уй бөтерелә иде: «Тулы бәхет өчен тагын бер улыбыз да булса...» Ләкин бу хакта ул Глориягә беркайчан да әйтмәде, аның да шундый уйларда булуын сизенә дә иде юкса. Ул аның табибларга ешрак барып йөри башлавын да белә иде. Вакытлар үтә торды, әмма Рушан хатынының оялчан да. куанычлы да итеп: «Безнен бәбиебез булачак...»—дигән сүзләрен тәки ишетә алмады.
Бервакыт ул төнлә Глориянен үзенен җилкәсенә борынын төртеп, мышкылдап елап ятканын тоеп, уянып китте. Рушан уянганын сиздермәде: «Бәлки, төшенә берәр нәрсә кергәндер»,—дип уйлады. Ләкин бу хәл икенче, өченче мәртәбә дә кабатлангач, ул аны тынычландырмакчы булган иде, хатынының истерика өянәге кузгалды. Үзен-үзе белештермичә, йөрәген ашаган ачы хәсрәттән шашынган хәлдә, Глория кычкырынырга тотынды:
—Мин синең улынны үтердем, нигә соң син мине куып чыгармыйсын? Нигә кумыйсын, ә?! Мин бит синен тормышыңны җимердем, синен беркайчан да миннән улын булмаячак. Рушан! Беләм бит, син аның турында көн-төн хыялланасын. Куып чыгар мине! Ку!!!—дип тыелгысыз үкседе ул. иренең аяклары өстенә авып төшеп.
Рушан, аны шашкан күзләреннән үбә-үбә, булдыра алган кадәр тынычландырырга тырышты, бу минутларда үзенен ана кайчандыр улы турында, үзен бурычлы итеп тойган Дасаевлар ыруынын дәвамчысы турында кат-кат сөйләгән сүзләре өчен ихластан үкенде. Хәзер ул хатынының күңелендә тынычлык урнаштыру хакына үзенең булачак ун улыннан да баш тартырга риза иде, Глориясе тынычлансын гына, тынычлансын гына.. Рушан тоеп тора бит—хатыны сызып-үлеп бара... һәлак була...
Бу хәлләрдән сон Рушан Глориягә карата тагын да игътибарлырак булырга тырышты, төнге сменаларга эшкә йөрми башлады—ул хатынын төнгә йөрәген өзгәләгән, күңелен җәфалаган уйлары белән ялгыз гына калдырырга курка иде.
Бу дөньяда анын өчен сөекле Глориясеннән кадерлерәк беркем дә. бернәрсә дә юк—хатынының шуны аңлавын җаны-тәне белән тели иде Рушан! Кайвакытларда бу теләгенә ирешкән дә кебек була, Глория тынычланып кала, бер-ике ай күңелле генә эшләп йөри, кием-салымнар сатып ала. һәр шимбә саен диярлек Ташкентка баралар.
Ялларын Болгариядә үткәрделәр. «Албена» дигән яна курортта ял иттеләр. Глориягә диңгез яры буендагы отельләр бик ошады. Ул биредә янә күпләп эскиз-рәсемнәр ясый башлады, болгар архитекторлары белән дуслашып алды.
Рушан. Глориядә кабаттан архитектура белән кызыксыну уянганын күреп куанды. Ул көйләнгән гаилә унайлыкларыннан да ваз кичәргә әзер, фатирлары янадан проект институты остаханәсенә әверелсен, бары тик хатыны төннәрен еламасын гына, үзен гаепле тоеп изаланмасын гына...
Ул вакытта Болгариядә дискотекалар байтак иде инде, рестораннарда менә дигән оркестрлар уйный, Глория, кайчандыр «Энҗекәй»дәге шикелле онытылып, һәр кич саен ләззәтләнеп-рәхәтләнеп биеде. Ә Варнадан Одессага теплоходта кайткан чагында, өске палубадагы бию залында, ял
итүчеләрдән кайсыдыр Рушанга көнләшеп карап әйтеп куйды:
Карагыз әле, хатыныгыз нинди шат, бер кайгысыз сезнен!—диде.
Рушан бу кешенен сүзләрен кире кагып тормады, эченнән генә шатланып уйлап алды: «Аллага шөкер. Глория үз асылына кайтты бугай»
Болгариядән кайтып, бер атна үткәч. Рушан эшеннән чәчәкләр күтәреп кайтып керде, кайтса—өстәл өстендә бер язу ята иде
«Рушан, сөеклем, мине эзләмә. Безнең тормыштан бер яхшы нәрсә дә килеп чыкмаячак, барысын да яңабаштан башлап карарга тырыш. Синен бер гаебен дә юк. барысы өчен дә сина бик-бик рәхмәтлемен Әгәр булдыра алсаң, гафу ит... Хуш. Үбеп—Глория.»
Рушан, язудагы сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмыйча, аны бер дә, ике дә, өч тә укыды—әгәр дә үзенә таныш, кадерле кулны танымаса, моны берәрсенен усал шаяртуы диеп уйлар иде. Өй эчендә бернәрсә дә үзгәрмәгән: һәммәсе дә чиста, җыештырылган, чүлмәкләрдәге гөлләр юылып, өсләренә су бөркелгән, кухнядан әзер кичке аш исе килә...
Рушан барып, гардероб ишеген каерып ачты, үзенен әйберләре белән аралаш Глориянен ике иске күлмәге һәм плашы эленеп тора. Чемодан юк та, хатынының яраткан юл сумкасы юк. Ул акчалар һәм документлар саклана торган шкатулкага ташланды—Глориянен паспорты юк иде. «Акчада алмаган ичмасам...»—дип уйлап куйды шикелле, аннары, әле хатынының исен саклап торган тахтага барып капланды да елап җибәрде. Бала чагыннан, бик күп еллардан бирле еламагандай, үкереп- үкереп елады ул.
XXXXIV
ер ай үтте, ике ай...
Рушан Глориянен үзен ташлап киткәнен берәүгә дә әйтмәде, хәер, әйтер кешесе дә юк иде—сонгы вакытларда алар кешеләр белән бөтенләй диярлек аралашмый башлаганнар иде инде.
Ул әле бу хәлгә үзе дә ахырынача ышанып бетми, ана Глория янә ниндидер шашкын хисләрдән сон, үзен-үзе белештерми ычкынып киткәндер, барысы да җайланыр, бераздан кайтып керер кебек тоела иде. Кайгы-хәсрәттән һәм йокысыз төннәрдән кара янып чыккан хәлендә ул эштән сон оенә йөгерә, һәр көнне Глория кайткандыр дип өметләнә. Эштә тоткарланасын белсә, ишектә язу калдыра: «Глория, мин фәлән- фәлән вакытта өйдә булырмын...»
Берсендә, баскычтан менгәндә үк, ишектәге язуның юкка чыкканын күреп алды да, шатлыгыннан сулуы кабып, чүт тончыкмады Әмма шатлануы юкка булып чыкты—язуны, мөгаен, малай-шалай шаяртып алгандыр Төннәрен ана кайвакытта кыңгырау шылтырый кебек ишетелә, ул шатланып сикереп тора да ишеккә ташлана, аннары, нәүмизләнен, иртәнгә кадәр йоклый алмый ята
Беренче айларында Рушан Глорияне эзләп табарга азапланмады— аны хурлыкка-оятка калдырудан курыктымы шунда Ә бәлки, һичшиксез, әйләнеп каптырына ышанганга күрә эхтәмәгәндер.
Өченче айга киткәч, ышанычы эрен юкка чыкты һәм ул. ашыга- кабалана. таныш адреслар буенча хатынын эхчәргә тотынды, әмма күнел юатырлык хәбәрләр юк иде. Кичләрен Рушан өйдән чыгып йөрмәс булды—ана хатыны кинәт шылтыратыр яки үзе Глория турында хәбәр игәргә кушкан кешеләр шылтыратыр төсле тоела иде
Бары тик кара көздә генә, бер ел чамасы үткәч, көтмәгәндә Норильскидан ике-өч сүзле генә телеграмма килеп төште «Газаплама үзеңне, эзләмә мине.»
Бер атнадан Рушан Норильскила иде инде, бөтен шәһәрне актарып чыкты, милинияне аякка бастырды, әмма Глориянен ззләрен таба алмады Бачки, ул бу җир читенә килеп тә йөрмәгәндер, берәрсенә шуннан
Б
телеграмма сугарга гына кушкан булгандыр? Барыннан да битәр, шулай булгандыр, кеше печән кибәнендәге энә түгел бит. ул елларда әле Норильск та зур шәһәр түгел иде...
Ике ел үтте...
Глориянен сонлап ачылган мавыгуы булган гөлләр, чүлмәкләрендә килеш утырып, көеп-үлеп беттеләр, шатлыклы көлү тавышларының Һәм күнелле мәҗлесләрнең шаһиты, кайчандыр бәхетле йорт телдән калган кебек булды, ябык ишекләр артында шомлы тынлык хөкем сөрә иде.
Ярты елга бер мәртәбә, сирәк кенә Рушанның фатирында әкрен генә музыка янгырый: Гайдн, Вивальди, Стравинский, Барток—Глориянең яраткан композиторлары. Бары тик үзенә мохтаҗ эш һәм шул эш өчен канга сенгән җаваплылык тойгысы гына Рушанда тормышка кызыксыну тудыра, аны тышкы дөнья белән бәйләнештә тота иде. Дасаевны эшендә үстерү-күтәрү турында хәзер инде сүз алып барылмый, «сынды мужик» кына диләр. Аннары, яна объект—көнкүреш химиясе заводы да комбинатның үзен төзегәндәгедәй күп көч. киеренкелек сорамый, шунын өстенә Рушан үзе дә. башлыклары әйтергә яратканча, «шомарган биш тиен» иде инде.
Әмма көннәрдән бер көнне бар нәрсә Глорияне искә төшереп тора торган бу шәһәрдә үзенә бик авыр икәнен, һава житмәгәндәй, нәрсәнеңдер үзен буып торганын тойды ул. ә хатынының фатирында яшәү көннән-көн газаплырак була бара иде. Ул элеккечә үк һәр очраклы кынгырау тавышына сискәнеп китә, нинди дә булса шатлыклы хәбәрне ишетми калудан куркып, кичләрен өеннән сирәк чыга. Әмма Глориядән һаман да хәбәр-хәтер юк иде. Ул нәрсәдер эшләргә кирәклеген дә аңлый, ләкин Глория китү белән аның бар көчен-жегәрен суырып алдылар, ихтыярын сындырдылар төсле иде.
Ничектер бер кичне Рушан эшендә элеккечә тоткарланды да. кайтышлый «Энжекәй» кафесы янындагы тукталышта төшеп калды—өйдә суыткычы буш иде. шуна күрә, кая булса да кереп, капкалап аласы итте.
Яшь төзүчеләрнең үзара сөйләшкәндә «Энжекәй»не гел генә телгә алып торганнарын ишетеп йөрсә дә, үзенең кафеда булмаганына бер дүрт ел бардыр инде Элекке официант кызлар алышынып беткән, аны элекке кебек елмаеп каршы алмадылар, чәчләре чаларган шушы ирне- кайчандыр грузин егетләре гүзәл Глория белән таныштырган, аннары һәр кичне диярлек шау-шулы компаниядә шушында утыра торган Рушан Дасаевны хәзер тануы да кыен иде инде.
Беренче минутлардан ук Рушан вакыт дигәненең кафены да кызганып тормаганын анлап алды. Элек «Энжекәй». Глория уйлап эшләгәнчә, бәйрәмчә күңелле кичке кафе иде. Официантлар эшкә ял итеп, дәрт-жегәрләре ташып торган хәлдә килә, залны тәртипкә китерә, шланглардан су сиптереп, идәннәрне юып чыга, өстәлләргә чәчәкләр куя иде. бөтенесе дә ялт итеп тора һәм сәгать кичке җидедә кафе кунакчыл ишекләрен ачып җибәрә иде. Хәзер исә «Энжекәй» иртәннән ачыла икән, официантлар, заводтагы шикелле, бер көн эшли, ике көн ял итә—шунлыктан Заркент эссесендә кичкә сыгылган лимон төсле булып калалар икән. Еш кына көнлек план-керем инде үтәлгән була, кичке кунаклар булса ярый, булмаса ярый шикелле генә икән.
«Энҗекәй» ремонт шаукымын да кичергән: элекке нәфис мәржән алсу кабырчыкны анлаешсыз тонык көрән буяуга катырганнар, кызыклы архитектур табыш булган утлар балкышы юкка чыккан—мөгаен, электр энергиясенә экономия кампаниясе вакытындадыр инде. Туңдырма һәм тәмле сулар да юк. алар урынына кыйммәтле коктейльләр һәм стаканнарга бүлеп коньяк саталар.
Гадәттә дуслары белән утыра торган өстәл буш иде. Рушан шунда барып, үзенен күнегелгән урынына утырды да. як-ягына каранып, күзәтә башлады Халык элекечә үк күп иде—кафе, картаеп, гүзәллеген жуеп барса да. әле шактый даны калган иде.
Кинәт Рушан бер нәрсәгә игътибар итте, моны Глория күрсә, шиксез шатланыр иде, ә бәлки, ул анын вакытлар үтү белән шулап булачагын күз алдына китереп эшләгән булгандыр да Глориянен яраткан материалы—кызыл бакыр белән сары жиз, ничектер янача күренеп, күзне иркәләп тора иде. Традицион Шәрекь бизәкләре коеп эшләнгән кызыл бакыр биек койма, вакытлар үткәч, урыны урыны белән яшькелт тутыкка өртелгән һәм шулай итеп бик откан, ул. әйтерсен лә. борынгы заманнардан калган һәм тузанланган бер кадими әйбер, бик чекерәеп тормаса да күзгә ташлана иде Ә элек Рушан Шәрекъне. борынгы кадими заманнарны хәтерләткән бу бизәкләргә, бу матур коелмаларга игътибар да итми иде шикелле, һәркөнне йөзләрчә куллар тота торган бакыр култыксалар, барның мәрмәр өстәлләрен каймалаган сары жиз. бизәкләп-сырлап эшләнгән авыр ишек тоткалары шомарып беткәннәр дә алтынсыман ялык-йолык килеп торалар
Оркестр күңелле, шатлыклы көйләр уйный, куәтле көчәйткечләр аша ишетелгән музыка «Энжекәй»нен галәмәт зур. буш залында колакларны тондырырлык булып яңгырый Глория, ихтимал, музыканың шулай электрон үсеш-очышын да алдан күргән булгандыр
Оркестрга төрле яктан, «тегене уйна», «моны уйна* дигән теләкләр белән, төрле суммадагы акчалар ява. аны, берәүдән дә яшереп тормыйча һәм хәтта әле бераз масаеп-мактанып та. музыкантларга сузалар, аннары бөтен залга: «Безнең кадерле дустыбыз Әхмә1 хөрмәтенә башкарыла ■■ дигәнрәк сүзләр яңгырый. Димәк, ниндидер Әхмәт бу кичтә зурдан кубып кәеф-сафа кора, типтерә. Рушаннар заманында болан кыланучылар юк иде.
Әлеге билгесез Әхмәтнең юмартлыгыннан кинәнгән оркестр бер минутка да туктап тормый, залның дүрт секторында да яшьләр дәртләнеп бииләр. Вакыт-вакыт биючеләр сирәгәйгән арада исән калган кочле юпитерларның яктысы бию түгәрәкләре өстенә төшә дә. Глориянен йөзләгән аяклар ышкып шомарткан-ялтыраткан чәчәкләре тирә-юньгә алтын балкыш сибеп ала иде
Бераздан Рушан өстәленә бер кызның туган көнен ашыгыч кына билгеләп үтәргә җыелган яшь-җилкенчәкне утырттылар Рушан әле ул кызны кайсыдыр төзелештә күргән дә шикелле иде буган Кунакчы шык. тиз уртак тел табып аралашып китү—Шәрекънен шиксез матур сыйфаты синдә ул электән булмаса да, бирегә килгәч йокмый калмый -һәм менә, инде биш минуттан Рушан бу мәҗлеснең гүзәле. бүген туган көнен үткәрүче яшь кыз исәнлегенә бокал күтәрә
Әхмәтнең чираттагы, бу юлы бигрәк тә купшы музыкаль заказы яңгырый башлады, яшьләр, дәррәү кубарылып, биергә кереп киттеләр Рушан каршысында биисе килгәне йөзенә чыккан бер кыз гына утырып калган иде. кыз чибәрләрдән түгел, ләкин барыбер Рушан аны биергә чакырмый булдыра алмады
Биегәндә Рушан ирексездән аяк астына карап-карап ала, моны сизенгән кыз сорап куйды
—Әллә берәр әйберегезне югалттыгызмы’
— Менә бу чәчәк сезгә сәеррәк күренмиме’-дип. сорауга сорау белән җавап бирде Дасаев.
Кыз, игътибар беләнрәк караштырганнан сон
—Әйе. ниндидер сере бар шикелле монын,—диде
—Ә сез тагын да игътибарлырак булыгыз әле
—Чәчәкнең менә бу каймалары үзара үрелгән «I һәм -К> хәрефләрен хәтерләтә шикелле Әйе. әйе. хәзер мин ул хәрефләрне ачык күрәм' Сезгә алар нәрсә булса да сөйлиме, нәрсәнедер искәртәләрме әллә.’- диде борчыла төшкән кыз.—Сез шулкадәр дулкынланасы г
— Юк, мин дә ул монограмманы сез укыган төсле укыдым гына Ихтимал, оста үзеннән истәлек калсын, дигәндер, аны таптан бетерә алмаячаклар —дип жавап бирде Рушан, анын кайтып китәсе килә башлады
РАУЛЬ МИРХЭЙДВГОй
«Энжекәй»дән күптән таныш юл буйлап Глориянен йортына кайтып барганда. Рушан күңеленнән генә Заркент белән хушлашты—ул төзелеш осталыгы серләрен үзләштерә башлаган яшьлеге шәһәре Ташкентка китәргә катгый карар кылган иде. анда анын балетмейстердан алып аптекарьга кадәр байтак дуслары да калды бит...
XXXXV
омерләр үтә торды, ә Глориядән бернинди хәбәр-хәтер дә булмады Вакыт-вакыт Рушан аны үлеп сагына һәм яңадан шашынып эзләргә керешә: хатлар яза. телеграммалар суга, таныш-белешләренә кат- кат шылтыратып чыга. Ул «Архитектура» журналын махсус яздырып ала башлады, андагы мәкалә арты мәкаләләрне игътибар белән укый, берәрсендә Глориянен исем-фамилиясен очратмаммы дип өметләнә иде. Әмма бөтен тырышлыклары бушка гына булып чыга.
Ә бервакыт, Ташкентка күчеп кайтканнан сон беренче ялы якынлашып килгәндә, ул төшендә диңгез күрде, Гаграны, шунда Глория белән бергә үткәргән бәхетле көннәрен күреп, куанды. Көне буе шул матур төшен хәтереннән үткәреп йөрде ул. Имеш, Зураб Каргаретели аны бик үтенеп Пицундага чакыра, тормышка ашкан проектларын күрсәтмәкче була. имеш, серле елмаеп, әле җитмәсә көтелмәгән бер куаныч та вәгъдә итә...
Батып баручы саламга ябыша, дигәндәй, Рушан башына кереп утырган бер фикердән һич арына алмады, киресенчә, аңа тагын да ныграк ябышты әгәр дә бу төш алдан хәбәр бирүче, күрәзә төш булса, язмыш булса? Хет багучыга йөгерерсең...
Берәр атна шулай изаланып йөргәч, ул диңгез буена китәргә карар кылды: ялы да зыян итмәс, ә иң мөһиме, анын күңелендә яңадан өмет уянды—ә кем белә? .
Ул Адлерга иртән килеп төште. Әле бик иртә булуга карамастан, һәр жирдә җанлылык хөкем сөрә иде. Кояшта кызынып ял иткән кешеләр Кара диңгез буен ташлап моңсу гына кайтып китеп баралар, ә яна килүчеләр әле диңгез кояшында каралмаган тәннәре белән генә түгел, бигрәк тә түземсез ашкынулары, ымсынулы дәртләре белән алардан аерылып тора—тизрәк диңгезгә, кайнар кояш астына!
Шундый түземсехчәр ташкыны Дасаевны Гаграга бара торган беренче автобуска алып чыкты.
Безнен көннәрдә шәһәрләр үзләренең йөзен-кыяфәтен бик тиз үзгәртә, аларны каичакта танып бетереп тә булмый башлый, бары тик үз йөзен, үз чалымын борын-борыннан ук тапкан курорт шәһәрчекләре генә еллар басымына бирешми, аларда һәр чор үзенен берәр билгесен калдыра килсә генә инде: духаннар—чәйханә, чәйханәләр—буфет, буфетлар—кафе, кафелар—бар. барлар—дискотека һәм шулай һич очына чыга алмастай исем алышынулар булып тора, әмма асылы һаман да бер булып кала бирә
Ә бәлки, бу шәһәрчекләрнең гүзәллек серләре дә шундадыр: сезоннан сезонга тышкы бизәнүләрен үзгәртеп торсалар да, алар кипарислар ышыгында, мәгарәләр тынлыгында, тар гына тау сукмакларында. вак чуер ташлы, шау-шулы комлыкларда борынгы серләрен саклап, һәрвакыт үзләре булып кала алудадыр. Әгәр дә кемдер: «Сезнең эзләрегезне диңгез күптән ялмап алган, бәхетле көлү тавышыгызны кайтаваз тауларга таратып югалткан-иоткан»,— дисә—ышанмагыз, кире кайтыгыз, һәммәсе дә нәкъ элеккечә, сез кичә, өченче көн, күп еллар элек ташлап киткәндәгечә саклана. Бары тик яңадан килергә генә, күрә белергә генә кирәк!
Рушанга да Гаграда бернәрсә дә үзгәрмәгән шикелле тоелды. Хәер, яна сәүдә нокталары ишәйгән—ул аларны шәйләми калмады, әмма андый
Г
ничек пәйда булса, шулай сиздермичә генә юкка да чыгучан
Тиз генә кереп, аяк өсте генә капкалап яки йөз грамм-мазар төшереп чыгарга көйләнгән, халык телендә «забегаловка» дип йөртелгән бу нокталар, тыштан караганда күркәм генә, атаклы курорт шәһәрчегенә лаеклы булып күренсәләр дә, тәжрибәле төзүче күзе аларнын вакытлыча икәнлеген тиз абайлап ала—көчлерәк жил иссә, аларнын эзе дә калмаячак
Әле Джумбер белән беренче кайтуда ук шәһәр яхшы ук өйрәнелгән, йөреләсе йөрелгән булганга күрә. Рушан бормалы текә урамнардан бик ышанычлы, кая барганын белеп атлый, күнеленә хуш килерлек фатирны да бик тиз тапты—үзәк ял паркыннан да ерак түгел, кайдан каитсан да. жәяү генә кайтырлык жирдә иде ул.
Диңгездә су коенырга өлгереп, ял итеп алгач, кичен Рушан беренче килүләрендә Глория белән икәүләп йөрергә яраткан урыннарны манзара кылып кайтырга булды. Көзгедән үзен караштыргала ганда, соңгы бер ел эчендә чәче тагын да чалара төшкәнлегенә игътибар итте, әмма мона эче пошмады, бу якларда иртә чалару сирәк күренеш түгел икәнлеген белә иде. Әйе, чал чәчләр грузиннар!а үз тамгасын иртә һәм мәрхәмәтсез сала, әйтерсең лә, юмартлыклары һәм кин күнеллелекләре. шук-шаян һәм тормыш сөючән булулары өчен ясак ала
Телеграф яныннан узып барышлый. Рушан ирсксездән тукталып калды Тбилисига телеграмма гына сук. дусларыннан берәрсе—Джумбермы. Тамазмы яки Робертмы хәзер килеп җитәчәк бит Аның ал арны бик тә күрәсе, элекке кебек, грузинча әзерләнгән табын янында сөйләшеп утырасы, яшьлекләрен. Заркентны, «Металлург* командасын искә аласы килә. Ләкин... Рушан алдында, әйтерсең лә. кичеп булмаслык упкын тора: дусларына ул Глория турында нәрсә әйтер иде? Аһ. югалды, тотып кала алмадым, саклый алмадым, эзләп таба алмадым, яклый алмадым, дипме? Аның әйтер сүзе юк. мона бернинди аклану табып булмый— шундый кешеңне югалт әле! Рушанның дуслары өчен дә Глория дус кына түгел, тагын да кадерлерәк бер кыз—тормышларының, яшьлекләренең бер өлеше, тылсым-талисман иде Дуслар белән очрашу шатлыгы нинди көчле булмасын, хатынының язмышын белгәннән сон. кайгы-хәсрәтләре дә шуннан ким булмас иде Шуна күрә ул телеграфка кермичә, бөрешә төшкәндәйрәк итеп алга атлады
Глория белән бергәләп грузин архитекторлары арасында ачык һавадагы жәйге кафеларда утыра торган иделәр ул кафеларның кайберләре бөтенләй юкка чыккан, ә кайберләре, әле бик популяр булсалар да. хәзер тоныкланып-сүрәнләнеп калганнар. Дасаев һәр заманның үз күнел ачу урыны булганлыгын тагын бер мәртәбә билгеләп узды Шул кичтә ул. әгәр дә Глория кинәт кенә диңгездә ял итәргә теләп. Гаграга килгән булса, аны да әнә шул яна урыннардан эзләргә кирәклеген аңлады.
Ял көннәре бик тиз эреп юкка чыга барды Рушан Глория белән беренче килгәч тукталган йорт яныннан да берничә мәртәбә үтеп китте Капка янында Джумбернын абзасы малайларын ла күрде, малайлар үсеп, егет булып киләләр иле инде Ул аларнын һәркайсынын исемнәрен хәтерли, әмма дәшәргә кыймады Бер тапкыр Дато абзыйның үзен дә күрде, абзый һаман да элекечә төз гәүдәле, авызында һаман да шул алыштыргысыз сигареты иде Дато Вахтангович, машинасына кереп утырыр алдыннан бер генә мизгелгә Рушанга карап та алды, ләкин хәзер үз йортында сөекле яшь хатыны белән ширбәт ае үткәргән Дасаевны алай тиз генә танырлык түгел иде шул инде Бер-берсенә эндәшешмичә шулай аерылыштылар.
Икенчесендә, кич белән сон гына кайтып барганда, Рушан янә бу йорт яныннан сугылып узды Ялт итеп яктыртылган ишегалдында, аның истәлекле көннәрендәге шикелле, мәжлес шаулаша, ана хәтта арада Джумбер тавышы да ишетелеп киткәндәй тоелды. Ярым ачык калган
нәрсәләр булалар
капкадан табын тирәсе әйбәт күренә иде. Рушан шулай да үрелеп карады- табында Джумбер юк иде.
Көннәр көнләшерлек матур тора, диңгез тыныч, фатиры да уңайлы туры килде хуҗалары да кунакчыл, ләкин көннәр. Рушанның соңгы өметен өзеп бик тә. бик тиз үтә иде шул. Кайсыдыр бер кичтә, диңгез буендагы ресторанда ашап утырганда, ул залда буш урыннарның күплегенә игътибар итте, юкса ял сезонының ин кызган чагы бит. официантка шул хакта әйткән иде. тегесе:
—Күпчелек ял итүчеләр кичләрен күнел ачарга Пицундага китәләр,- дип жавап бирде.
« Пицундага! Әлбәттә, Глория Пицундада!»—дип уйлап алды Рушан дулкынланып, сүнеп барган өмет чаткысы яңадан гөлтләп кабынды да куйды.
Икенче көнне иртүк Пицундага китеп тә барды. Зураб Каргарете- 1инын әкияти автобус тукталышларын тынычлап карап бармакчы булып, автобуска утырды, ул Зурабнын эшләрен бер өлеше эшләнеп яткан чагында, бер өлешен кәгазьдә проект һәм рәсемнәрдә күргән иде инде Рушан егерме дүрт тукталыш санады һәм алар берсе-бер кабатланмый, хыял байлыгы белән күзләрне иркәләп, күңелне кытыклап тора иделәр. Юл буенда котырып үскән субтропик яшеллек арасына тезелгән сихри әкият каһарманнары, юл йөрүчеләрне эсседән һәм кар-яңгырдан саклап- ышыклап. кабаз килүчеләрне дә үзләренең матур ачык төсләре белән таң калдырып торалар. Бу каһарманнар шулкадәр күп, кемнен дә булса башына, аларны бер кеше генә эшләгәндер, дигән уй һич кермидер, әмма Рушан җирдә шундый матур эз калдырган останың кем икәнлеген дә белә һәм анын өчен күңеленнән генә горурлана да иде.
Пицунда белән очрашуга Дасаев әзер иде Ана, төзүче кешегә, сызым-проектларда бер күргәнен җанландырып күз алдына китерүе берни тормый, композиторга яна партитура күрсәтсән—ул оркестрсыз да анын музыкасын ишеткән шикелле. Рушан да үзенә тиешлесен «ишетә» ала Кии булып сузылган яр буеннан барганда ул Глориянең шушы манзараны күреп сокланганын хәтерләде төзүчеләр борынгы нарат урманын саклап калганнар, урман яр буенда биек булып күтәрелгән йортларга ук килеп терәлгән иде.
Ю I чатындагы бронза скульптураны караганда: «Әгәр диңгез буенда ял игә торган булса, мин Глорияне бары тик шушында, Пицундада гына очратачакмын»,-дигән карарга килде Рушан.
Кич үз көченә кереп бара. Киенгән-ясанган. шат-көләч кыяфәтле кешеләр яр буйларына чыгалар, тар урман сукмакларында йөриләр, һәркайдан музыка ишетелә.
Пицундада җәйге рестораннар, кафе-барлар, дискотека-варьетелар шулкадәр күп булып чыкты ки. Дасаев югалып калды: кая барырга, кайда очратырга мөмкин ул үзенен Глориясен? Кайбер җирләргә тиз генә барып керерлек тә түгел икән—озын чират торырга кирәк
Һәр биек иортнын проектында ин өстә, түбәдә үк ачык һавада җәйге кафе планлаштырылганлыгын исенә төшерде Рушан. Аннан дингез өсте күренеше һәм бөтен Пицунда борыны манзарасы ачыла, һәммәсе лә яхшы күренеп торырга тиеш. Ул. күп уйлап тормыйча, якындагы күпкатлы иортнын ишегеннән кереп тә китте. Тиз йөрешле лифт аны уналтынчы катка күтәреп тә куйды, әмма монда да чиратка басарга кирәк оу 1ып чыкты—түбәдәге кафега керергә теләүчеләр дә хәттин ашкан иде. ' г
Кяфе галәмәт зур. «архитектура артыклыкларысыз» гына эшләнгән икән I лория оулса. «моннан ла гадие булмас» дияр иде. Ләкин ял итүчеләрне бирегә күз алдында җәйрәп яткан манзара—саф дингез һавасы җәлеп игә башка урыннарда кысанлык, ә монда бию мәйданы да иркен Буш урын эзләп йөргәндә. Рушан аңлады, күнеле белән тойды-Глория монда юк. була да алмый, ул анын зәвыгын яхшы белә иде Бу уй
борчуга да салды һәм шул ук вакытта сөендерде дә—ахыр чиктә, башка күпкатлы биек йортларның түбәләренә менеп, эзләнеп йөрергә кирәк булмаячак.
Буш урын түбә читенә эшләнгән рәшәткә—парапет янында табылды Рушан диңгезгә карап урнашты, хәзер залдагы тамаша аны кызыксындырмый иде инде, ул хәтта торып чыгып китәргәме әллә, дип тә уйлаган иде, ләкин, кичкелекне ашап чыгар өчен тагын кайда булса да озын чират торырга туры киләчәген күз алдына китереп, калырга булды, шунын өстәвенә официант та бик тиз килеп җитте һәм яна тотылган форель балыгы тәкъдим итте
Кояш, барлык билгеләре белән иртәгә матур көн буласын вәгъдә итеп, әкрен генә диңгезгә төшеп бара. Катерлар, кечкенә теплоходларның кайсылары дингез эченә таба юл тота, кайсыларыдыр Пицунда причалына кайтып туктый, кайчандыр шушы яр буена, ә бәлки, шушы ук култыкка— Колхидага алтын сарык йоны эзләп килгән аргонавтларнын кораблары туктала торган булгандыр. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, «причал» сүзе үзе төрки сүз «чал, чалып куй» дигәненнән ясалган икән, ягъни «корабыңны арканлап чалып куй»—монысын Рушан әле күптән түгел генә белде
Кинәт кенә һәр нәрсәне төн төреп алды—йолдызлы, үзенчәлекле Колхида төне Еракта, нейтраль сулар артында ук, зур Яна ел чыршыларыдай булып, дәррәү тезелеп киткән утлар кабынды бәйрәмчә утларын төнге дингез өстенә балкытып, өч палубалы галәмәт зур чит ил теплоходлары үтеп бара иде. «Төрекләр», «греклар», «шведлар»,—безнен портларга керүче чит ил корабларын диңгез буе шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм диңгезчеләр шулай гына атап йөртә,—менә шуларнын. тезелешеп, безгә—Ялтага килеп ятулары
Ж,әй, диңгез, сәяхәт, бәйрәм...
Рушан хәтта ерактагы чит кораблардан яңгыраган музыканы да ишеткәндәй булды, әмма бу шулай тоела гына, анын колагын үз артындагы—залдагы оркестрнын көчле тавышы тондырган иде.
Салкынайта, диңгездән сизелерлек булып җил исә. Дасаев тунып. калтыранып куйды. Залда күңел ачу әле кызып кына килсә дә, ул үзен уңайсыз тоя башлады Официант белән исәп-хисабын бетергәч, ул түбән төшеп китте.
Гөлт итеп яктыртылган аллеяларда ял итүчеләр ашыкмый гына йөренә, шушы күпкатлы йортларда һәм кунакханәләрдә яшәүчеләрдер, мөгаен—аларнын беркая ашыгасылары юк. һәркайдан үзенә чакырып музыка ишетелә, рестораннарның пыяла диварлары аша ачык төсләрдәге җәйге киемле биючеләрнең шәүләләре шәйләнә, кая карама—бәйрәм Тыштан карап торуга канәгать ял итүчегә охшаса да. Рушанның күңелендә бәйрәм хисе юк иде Ул ашыкмый гына курорт зонасыннан чыгып китеп бара иде, инде чыгып җиттем, дигәндә—машиналарын туктатып, ял итү биләмәсенә керер өчен рөхсәт кәгазе күрсәтүләрен таләп итә торган шлагбаум янында—кинәт музыка уйнап җибәрде Инде күңел ача торган бар урыннар артта калды, дип уйлаган Рушан ялгышкан—монысы Пицунданын иң баш рестораны «Алтын руно» икән, оркестр тәнәфестән соң кичәнең икенче бүлеген башлаган булып чыкты
Ресторан кичке, әле өч сәгать элек Рушан биредән үткәндә ул ябык иде Жинел. нәфис корылма, өстәлләрнең бер өлешен, урман аланындагы шикелле итеп, агачлар астына ук куйганнар, барлык верандалары да куе субтропик яшеллек белән үрелеп алынган ресторан үзе дә бик килешле, бик матур күренә Бакчадагы өстәлләрдә стильләштереп эшләнгән «керосин фонарьлары» янып тора, верандага анда-санда бик пөхтә итеп эшләнгән сарык тиреләре дә эленгән, алар, ихтимал, «алтын руно» символы булырга тиештер инде Матур киенергә яратучы хатын-кыз затлары аларга кызыгып карыйдыр әле. бер иләнгән тунга таман гына булыр иде. дип ахылдыйлардыр Ләкин тиреләрне бик игътибар белән саклыйлар булыр, әкияттәге «алтын руно»дан да болайрак
итеп саклыйлардыр, моны тик бирегә даими кереп йөрүчеләр генә беләдер Ресторанный үз йөзе бар. аны проектлаштыручылар да. төзүчеләр дә тырышканнар, шуна күрә Рушан «Алтын руно»га килеп кергәнен сизми дә калды.
Сүрән яктыртылган сәхнәдә оркестр шашына, ул болай да кызышкан залны тагын да кыздыра төшә, кысан мәйданчыкта якын өстәл хуҗалары бии. башкаларга көнләшеп, үз сәгатьләрен көтәргә генә кала, ә ул чират җитмәскә дә бик мөмкин. Рушан, буш урын эзләп, өстәлләр арасыннан үтә башлаган иде. кинәт үзенә дәшкәннәрен ишетте.
—Рушан, безнен янга кил!
Дасаев шып тукталды: «Ялгыш ишетелде, ахрысы»,—дип уйлап өлгермәде, чакырулы тавыш янә кабатланды:
—Рушан, кадерлебез, кил безнен янга!
Бу тавыш бик зәгыйфь кенә шәм янып утырган өстәл яныннан ишетелә иде. үзләре шаулашалар-көлешәләр дә шикелле.
Рушанның аяклары тотмас булды, бер мизгел эчендә башыннан мен төрле уй йөгереп үтте кем булырга мөмкин бу9 Джумбертмы. Тамазмы. әллә Робертмы9 Иске архитектор дусларымы?
Аны, әлбәттә, грузиннар дәшә, акцентларыннан сизелеп тора. Ул. шау-шулы өстәлләрне әйләнеп уза-уза, әкрен генә атлый, әмма күнеле инде шунда, көтмәгәндә чакырып дәшкән тавыш ягына очты. Ә бәлки7
—Рушан, безнен монда караңгырак, әллә син инде шәп кенә сыйланып та алдынмы9 Безне танымыйсынмы?—дип, елмаеп сорады Тенгиз, үзе тукталган фатир хужабикәсенен улы.
Тенгиз янында тагын аларнын беренче каттагы зур бүлмәләрен алып торган өч кыз белән егетнең дусты Заури да утыра иде. Кайбер көннәрдә кичләрен кайтып килгәндә Рушан аларны бакчада күргәли иде, берсендә хәтта алар белән ярты төн уртасына хәтле сөйләшеп утырган да иде.
—Утыгыз, чынлап та, кечкенәрәк икән шул,—диде арыган сүрән тавыш белән Рушан —Ә сыйланып алу, дигәндә. Мин бүген сыйланып бетерә алмадым әле, сезне очратуым ярады Берәр бокал шәраб булса, әйбәт булыр иде
Официант Тенгиз артына килеп баскан иде инде.
— Ишеттеңме, дустыбыз Рушан нәрсә диде? Ут һәм шәраб...
Озак еллар буена риза була алмаган, килешергә мөмкин булмаган усал чынбарлыкны Рушан менә хәзер генә тулысынча аңлады, анын бар асылына төшенде Шау-шулы «Алтын руно» залында, шушында кайсыдыр бер мизгелдә миен ярып, ап-ачык бер уй йөгереп үтте: «Глория гомерлеккә югалды. » Ул. наркоздан айныган авырудай, барысын да ап-ачык күз алдына китереп бастырды, әнә хатынының бердәнбер телеграммасы «Эзләмә мине...»
Әлләни күп калмаган соңгы ял көннәрен Рушан күршеләре белән бергә үткәрде, бу көннәрдә ул Гагра белән хушлашып йөрде, чөнки белә иде ул бирегә яңадан беркайчан да килмәячәк—чын-чынлап бәхет татыган җиренә бервакытта да кире кайтырга кирәкми...
ч ел элек ул Глориядән хат алды, Гамбургтан. Глория инде күптән, бер ун еллар булыр, Германиягә китеп барган икән.
Глория Советлар илендә үзенен һөнәрен, сәләтен беркайчан да таныта алмаячагын, ниһаять, аңлаган, туган илендә яшәргә чыдар хәле калмаган анын. ул ватанында үзен нәрсә көтәчәген алдан сизенгән, шуңа күрә чыгып китәргә мәҗбүр булган. Боларның барысын да бик ачынып-өзгәләнеп язган иде ул
Фоторәсемнәр дә җибәргән Глория—төсле рәсемнәр. Ерак Нинада.
Ө
Зәңгәр яр буенда ял иткәндә төшкән рәсемнәре Рушаннын ул якларда оөтенләи булганы булмаса да, алгы ишеге төбендә Глория басып торган отель ана бик таныш шикелле иде Хатыннан аңлашылды—Глория яшьлегендәге унышлы ижат җимеше булган отель янында төшкән икән
Анын архитектор, өйләнгән яшьләр өчен Европада данлыклы отельләр проекты авторы икәнен белгәч. -Глория» отеле хуҗалары үзен ай буена бик зур кунак итеп, бушлай яшәткәннәре турында язган иде ул. гагын әле ул Заркентгагы Яшьләр йортын проектлаштырганда бөтен жанын салып эшләгән хезмәте бушка китмәгәнен, шунын нигезендә Кувейтның бер бай шәехенә гүзәл сарай төзетеп биргәнен дә язган
Чит җирдә Глориянен эшләре уңган, үз архитектура остаханәсен булдырган, эш бирүчеләрнең чуты-саны юк икән. Әмма Гамбургтан нинди генә матур, зиннәтле, төсле фоторәсемнәр җибәрмәсен. Глориянен хатларыннан әйтеп бетерә алмаслык тирән сагыш саркый бернинди уныш та. тук-рәхәт тормыш та алмаштыра алмый торган нәрсәдер Ватанында гомерлеккә торып калган иде—Рушан моны шулай ук яхшы тойды, эчке бер әрнү белән кабул итте.
Яшьлегендә Рушанга Аллаһы Тәгалә дә кайдалыгын оныткан ерак Мартукта берәрсе:
—Дусларын, сөйгәннәрен дөнья буйлап таралып бетәр, кайсысы Парижда, кайсысы Лондонда, кайсысы Гамбургта булыр .—дип күрәзәлек кылса, ул мәсхәрәле елмаер һәм. кайчандыр Саня Вуккерт яшькелт күзле Томочка Солохога әйткән кебек
—Син бага белмисен, мадам —дип кенә әйтеп куяр иде
Көннәр үтә—күңелсез, авыр, сагышлы көннәр чиратларда торып, салкын фатирларда яшәп үтә. алда шатлыклар көтәренә ышануы бик- бик тә кыен Вакыты-вакыты белән гомер бөтенләй бушка үткәндер кебек тоела.
Әмма... әмма...
Күптән юылмаган, тузанланып беткән тәрәзәсе аша карап торганда, каршы яктагы йорттан кулына нота папкасы тоткан зәңгәр бантиклы кызчык чыгып килгәнен күргәч. Рушаннын йөзенә елмаю куна: юк. бернәрсәгә дә карамастан, тормыш дәвам итә. чөнки әле җир йөзендә мәхәббәт бар. әле хәтер тутыкмаган, тоныкланмаган
Ә хәзергә, мәхәббәт һәм хәтер—кешене биеклекләргә аккошлар шикелле күтәрүче шул тылсымлы ике канат әле сындырылмаган- имгәтелмәгән вакытта, тормыш чишмәсе кипмәячәк, төтендәй эреп бетмәячәк, таңдагы томандай очып юкка чыкмаячак
Кипмәс бетмәс... юкка чыкмас