Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИР-АТ ТУРЫНДА


— Моннан миллион еллар элек ат булып яшәдем кебек тоела миңа
Р Сибатнын «Ялгызак» романыннан Заһидулла сүзләре
йе, әдәбиятыбызның проза тармагы терелә, җанлана башлады шикелле Ә бит берничә ел элек кенә бу өлкәдә эшләр бер дә мактанырлык түгел иде Хәтта •Казан утлары»нда бастыру өчен әйбәт сыйфатлы әсәр сайлап алуы ла шактый ук кыен бер мәсьәләгә әверелеп бара иде.
Аллага шөкер диик, хәзер инде бу чор узды кебек Әмма әлеге өзеклекнен сәбәпләре нәрсәдә булды сон? Ул янадан да кабатланмасмы икән9 Башта кыскача гына шуна тукталып узыйк.
Соңгы еллар прозасының шактый ук сүлпәнәюенә китергән ин зур сәбәп турында—тәҗрибәле өлкән әдипләрнең безнең арадан китеп барулары хакында— алдагырак язмаларда телгә алган идек инде Чыннан да. Татарстан язучыларынын XIII корылтаеннан соңгы бер ел эчендә генә дә безнең арадан әнә нинди корифейлар китте бит! Гомәр Бәширов. Әмирхан Еники. Гариф Ахунов Әдәби ижаттан тукталып калган бүтән аксакалларыбыз булуы да гажәп түгел
Прозабызның вакытлыча йомшавына китергән икенче сәбәп туксанынчы еллар тирәсендә илдә сәяси хәлләрнең нык кына куеруы һәм шуна бәйле рәвештә безнең татар матбугатында, әдәбиятында да публицистик юнәлешнен үтә активлашуы, күп кенә ижади көчләрнең шуңа тартылуы, проза әсәрләренең азрак язылуы иде
Әле генә әйтелгәннән килеп чыгучы өченче сәбәп, илдәге сәяси үзгәрешләргә һәм алар тудыра торган сәяси тотрыксызлыкка бәйле рәвештә килеп туа торган эчке, рухи тотрыксызлык Юк. мин биредә кайсыбер ижат кешеләрендә күзәтелгән иман алыштыру күренеше турында әйтергә теләмим Бусы инде анын. гомумән, тәнкыйтьтән түбән нәрсә Мин биредә ижат кешесе өчен һәрдаим кирәкле эчке тотрыклылык— дөньядагы хәлләрне, күренешләрне, процессларны аңлап һәм төшенеп житү. аларны анын һәм йөрәгең белән үзләштерү хакында әйтмәкче булам Әнә шундый аңлау һәм үзләштерүдән сон бит инде иҗатчы күңелендә «әдәби әсәр» дип аталган яна төрле яшәү, яна тормыш тудыруга, ижат итүгә теләк, дәрт барлыкка килә
Прозабызның тиешенчә үсә алмавы турында сүз барганда искә алмый узып китү мөмкин булмаган тагын бер фактор—матди стимулның, этәргечнең юкка чыгуы Билгеле, соңгы араларда язучыларга түләнә торган каләм хакы бераз гына күзгә күренердәй була башлады
Чыннан да. совет чорында без бердә юкка гына «рухи тәрбия», «әхлакый тәрбия» дип сөйләшми идек бит Тормышның бер дә искерми торган үтә мөһим мәсьәләсе ич ул1 Әле бер көнне. «Америка тавышы» дигән радиостанцияне тынлап яттым Кушма Штатларның бер шәһәрендә халык фикерен тикшерү уздырганнар*—«сез нинди коллективта эшләргә теләр идегез9» дип Җавап бирүчеләрнең иң зур күпчелеге фикере мондый булган «гадел әхлак кануннары өстенлек иткән коллективта эшләр идем'» Шулай шул кеше hdP жирлө лә. һәр вакытта да кеше булып калырга тырыша инде ул!
Ә
Бик тә кызганыч: шәһәр тормышы, урам төркемнәре һәм сугышырга, кеше үтерергә өйрәтүче Рәсәи телевидениесе тәрбияләп үстергән бандитлар хәзер безнеңарада болай да күпләп арта бара. Кемне гаепләргә дә белмәссең?! Гел сугышу һәм яна жирләр басып алу сәясәте үткәргән Рәсәи житәкчеләренме? Үзебезнең Татарстанда әхлакый тәрбия буенча зур һәм киң колачлы эш оештыра алмаган түрәләребезнеме? Бүген матур һәм рәхәт яшәүгә омтылып, иман һәм киләчәк турында, яшь буын хакында бөтенләй истән дә чыгаручы шәхсән үзебезнеме'’
Шулай—гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр Ләкин менә бу арада әдәбиятыбызның һәм аерым алганда аның проза жанрының күтәрелә башлавын, барыбер, әйбәткә юрыйсы килә һәм ул күгәрелеш-үсеш озын гомерле булыр дип тә ышанасы килә! Безнең әдипләребез соңгы елларда үз күңелләреннән бик күп гыйбрәтле хәлләр кичерделәр, бик күп нәрсәне аңладылар, үзләштерделәр һәм хәзер ныклап торып Олы Ижатка тотындылар дип уйлыйсы килә.
Чыннан да, узып киткән 1999 елны гына алсак та. «Казан утлары» белән «Идел» битләрендә генә дә нинди матур проза әсәрләре басылган бит!
Бүгенге көннең иң оста прозаикларыннан берсе булган Фоат Садри «Идел» дә «Өченче кеше» дигән менә дигән повесть бастырды Сонгы елларда бик тә нәтижәле эшләүче Нәбирә Гыйматдннова исә шул ук журналда үз укучыларын «Таң ата да кич була» дигән күләмле әсәре белән сөендерде.
Үзебезнең «Казан утлары» да үткән елда әдәбият сөючеләрне сан саен яңа һәм кызыклы әсәрләр белән таныштырды Камил Кәримов белән Радик Фәизовның уңышлары бигрәк тә күзгә күренерлек иде Беренчесенең «Ком сәгате» исемле романы әдәби жәмәгатьчелек тарафыннан берсүзсез зур уңыш диеп бәяләнде, укучылар да аны яратып кабул итте. Радик Фәизовның «Тәңре хөкеме» дигән хыялый повестенең хикмәте исә тирәндәрәк ята. Чөнки автор безне бүгенге кыргый, киләчәктә үз-үзебезне үтерәчәк яшәеш рәвешебезне ташлап, матур һәм гармоник яшәү юлына басарга өнди. Чынлыкта моның бик үк барып чыкмаслыгын аңлаган тәкъдирдә дә бу әсәр, барыбер, әдәбият күренеше, кешенең рухи, аң дөньясы жимеше буларак бик яратып кабул ителә. Әдип әйтергә теләгән мәгънә безнең йөрәк тибеше белән бик тә аваздаш ишетелә.
Ә инде Айдар Хәлимнең шулай ук былтыр дөнья күргән «Татар вакыты» турында әйтеп тә торасы юк! Ул әсәр авторның үзенең дә, тулаем прозабызның да уңышы иде Әле бит былтыр шулар өстәвенә Ә Моталлаповнын «Нигез»е дә, Ә. Галиевнен «Чигенгәндә»се дә һ, б. лар да булды.
Менә шушылардан соң ничек инде прозабыз күтәрелә башлады диеп сөенмисен ди?!
Әмма сонгы елларда ижади активлык байрагын үз кулында ныклап тотучы әдип, ул—Рафаэль Сибат. Бу автор байтак кына каләмдәшләре турында саллы-салы ижат портретлары һәм эсселар язды, әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән кыю-кыю чыгышлар ясады Аның шулай ук «Исабәт» һәм «Атлар рәнжеше» исемле романнары дөнья күрде. Ниһаять, журналыбызның быелгы апрель-май саннарында Рафаэль Сибат «Ялгызак» дигән моңсу романын бастырды.
Иң башта ук шуны әйтеп китик: бу роман «Казан утлары»нда чыга башлау белән укыган кешеләрдә зур кызыксыну уятты Минем үземә очраган һәр язучы диярлек шушы әсәр турында сүз кузгатмыйча калмый иде. Һәм аларнын роман хакындагы беренче тәэсирләре бик тә әйбәт иде. Шунысы кызык—әсәрне ошату белән бергә алар күңелендә бер үк вакытта төрле характердагы сораулар, автор белән килешеп житмәгән фикерләр дә байтак булды Хәтта мина кайбер язучылар белән әдәбият һәм ижади дөнья күренешләре хакындагы кызыклы гына бәхәс-дискуссияләргә дә кереп киткәләргә туры килде. Менә болар барысы да, һичшиксез, роман файдасына сөйләүче фактлар..
Ә хәзер, әйдәгез, романнын үзенә күчик. Ул кайсы ягы белән кызыксыну уята сон? Бүгенге укучыга нинди мәгънәләр, нинди эчтәлек алып килә?
Әйе, бу моңсу романга «Ялгызак» дигән бик тә кызыклы һәм укучыны ымсындыргыч исем куелган. Ләкин, минем уемча, бу исем бик отышлы булса да һәм үзенә тартып торса да, ул үзенең мәгънәсе белән бары тик әсәрдәге вакыйгаларның бер өлешенә генә туры килә, шуларны гына гомумиләштерә. Ягъни, икенче төрле итеп әйткәндә, ул романга өлешчә генә туры килә.
Ә вакыйгаларга килгәндә «Ялгызак»та безнең өчен кызыклы нинди хәл-әхвәлләр тасвирлана соң?
Утызынчы еллар. Күмәк хужалыкка керергә теләмәгән Заһидулла Нократ елгасының теге ягына чыгып үзенә йорт тергезергә уйлый.
Дөресен әйтим: романнын беренче битендә үк күрсәтелгән бу фикер, бу мәгънә укучы өчен бераз сәеррәк тоела. Чөнки авылда анын әле генә һәм бик яратып өйләнгән яшь хатыны Заһидә бар бит. Яшь парнын әле сөеп-сөешеп яши башлаган чагы гына бит.. Автор безгә Заһидулланын яшь хатыннан туюы кебек нәрсәнен тамчысын да күрсәтмәде, сиздермәде бит әле.. Аннан соң, икенче яктан: күмәк хужалыкка кермим дисең икән—моның өчен авылдан читкә китү мәжбүри түгел иле ич. Әнә, безнең авылда бер гаилә гомер буена аерым хужалык булып яшәде, авыл уртасында йорты һәм каралтысы булган килеш..
Шуңа күрә Заһидулланын Нократ аръягында йорт тергезергә уйлавы утызынчы еллардагы күмәк хужалыкка каршы торудан бигрәк үз холкының сәерлеге, ачыграк итеп әйтсәк: аның табигый яшәешкә, табигать кочагында яшәүгә ныграк тартылуы буларак аңлашыла. Хәер, без әйткән менә бу фикер дә үзенең төбендә, үстерелешендә күмәк хужалыкка каршы тору белән килеп ялгана инде ахыр чиктә. Кешенең чын яшәүгә, үз хезмәте белән үзе көн күреп яшәүгә омтылуы буларак кабул ителә ул. Бердәнбер дөрес яшәү үрнәге буларак..
Ярый, безнең Заһидулла Нократнең теге ягындагы урманда үзенә өй салыр өчен әйбәтрәк урың сайлап йөри.. Менә шул чагында инде ул урман аланлыгында чегән баронының кызы Тамараны очрата. Искерәк киемнәр кигән Тамара баштарак егеткә ямьсез тоелса да, сөйләшеп китеп танышканнан сон елмаеп та жибәргәч Тамара бөтенләй үзгәрә. Аның ерак та түгел куышы бар икән. Алар учак тергезәләр, Тамара Заһидулланы пешкән балык белән сыйлый. Учак янында юка гына киемнән иөрегән Тамарага Заһидулла гәмам гашыйк була. Якындагы куыш алар өчен Мәхәббәт Чатырына әверелә.
Гомер уза, Заһидулла үзе теләгән йортын тергезә. Ул арада авылда калган яшь хатын Заһидә малай таба. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткән Заһидулла сөенеченә чыдый алмыйча Нократны йөзеп чыга! Ә көймәле Әхмәдулла аны арттан озата бара. Ярга чыгып житкәчтен дә ул эчке ыштанын гына эләктерә дә. өенә авыл артлап кына чаба Заһидулланың өйгә килен керүе дә кызык—ул: «Ник елатасыз баланы?!»—диеп кайтып керә Заһидәсе янына!
Авылда күмәк хужалык оештырып йөрүчеләр исә Заһидуллага тынгылык бирми, аны гсл-гел чакырып сүгә. Әнә шундый сүгүләрнең берсеннән сон Заһидулла ишекне каты итеп япкач, дивардагы Сталин портреты идәнгә төшеп ватыла Икенче көнне Заһидулланы килеп кулга алалар Төрмәдә ул Мал мыж мулласы, бик тә ипле-акыллы карт белән таныша. Алар анда үзләрен кыерсытырга теләгән өч урысны кыйныйлар. Ә инде акланып төрмәдән чыккач Заһидулла читкә чыгып китә, бөтен ил буенча йөри. Әмма бер генә жирдә дә озакка төпләнә алмый Ин ахырда, ул инде нык картайгач, вакыйга безнең көннәргә үк килеп житкәч. Заһидулла Париждан хат ала—Тамара исән икән, ул әтисенең алт ыннары белән чит илгә киткән булган, кияүгә чыккан, ләкин аның малае Заһидулладан икән... Димәк. Парижда да Заһидулланың улы яши..
Роман «Ялгызак» дигән исемле булса да анә шундый оптимистик рухта тәмамлана.
Әлбәттә. әле генә әйтеп кителгән вакыйгалар—болар романның төп канвасы гына, скелеты гына. Ә тулаем алганда роман уй-фикерләр һәм хис-кичерсшләргә бик тә бай Бу яклап караганда ул хәтта Нократ кебек кенә дә түгел, олы Иделебез хәтле бар Тагын шунысы бик тә истә кала, автор үзе дә, аның каһарманнары да чын табигать баласы булып, яшәеш гүзәллеген бик га нечкә, бик тә тирәннән тоеп баралар Алан гына да түгел, ин заманча, иң актуаль фикерләргә дә бай бу роман, һәм шуның белән бергә әсәргә мул булып публицистик агым да бәреп керә, анда бик иркенләп яши Мондыи аг ым һәр чагында да акланып ук бетмәсәдә. аннан романга тулаем алганда зур 1ыян да килми кебек Ни очен дисәң, әсәрнең бөтен барлыгы, бөтен тукымасы шундый Ярын, ә инде бу романның төп мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт сон.’
Әлбәттә, әдәбият-сәнгать әсәренә салынган мәгънәләр бик тә күп була. Чөнки бу дөнья, әдәбият-сәнгать дөньясы ул «образлылык» дигән хикмәти халәткә нигезләнгән. Әнә шул образлы яшәешнең эченәрәк кергән саен яна һәм кызыклы мәгънәләр ачыла бара Синен кеше һәм яшәеш турындагы фикерләрен байый, тирәнәя бара Юк. әсәр эченә керә барган саен сиңа очраган яңа фикерләр, яңа мәгънәләр алар үз элгәрләрен дә кире какмыйлар, .шарны юкка чыгармыйлар. Алар, яңа мәгънәләр, элеккеләрен тагын да ту гы тандыралар i ына Әсәрнең образлы яшәеш мохитсн тагын да тирәнәйтәләр генә
алар. «Ялгызак»та да әнә шундый яңадан-яна мәгънә катламнары бик күп Мисал өчен менә кайберләре генә кешенең, шәхеснен үзе теләгәнчә, үзе дөрес диеп санаганча яши алырга тиешлеге, шуна хакы барлыгы; бүгенге урбанизация бик көчәйткән көтү, төркем, күч психологиясе һәм кешенен табигый рәвештә үзе генә калырга омтылуы, ялгыхтыкта калырга теләве—чөнки бу анын исән калуы, сәламәтлеге, алда яши алуы дигән сүз; гаилә һәм шәхес иреге; татар милләтенең үтә нык чәчелгән булуы һәм туган жир проблемасы, төрле милләтләрнең үхтәренчә, үзгә холык-фигыльгә ия булуы һәм аларнын үзара тату яши алу мәсьәләсе һ. б.
Әмма романның ин үзәгендә өскә калкып, менә бу югарыда әйтелгән мәгънәләрнең «башларына басып», аларнын иңнәренә таянып татар ир-аты Заһидулланың монументаль образы тора. Ул чын мәгънәсендә Ир-Ат
Җитмешенче еллар ахырында Г Камал исемендәге театр Т Миннуллиннын «Ир- егетләр» дип аталган әсәрен куйгач, шушы әйбәт спектакльнең исеменә мин бик тә гажәпләнгән идем Чөнки бу бер дә ишеткән сүзем түгел иде. Безнең якта егет дигән сүз бар. ир дигәне бар, ир-ат бар—ә менә мондый «ир-егет» дигән юк иде. Шуңа күрә мин аны драматург уйлап тапкан ясалма сүз кебегрәк кабул иттем Тора бара дус-ишләрдән кайсы бер якта шулай әйткәннәрен ишеткәч тә, бу хакта белгәчтен дә, баштагы әлеге шигем, ул сүзне кабул итә алмавым кимемәде.
Ә инде менә Ир-Ат сүзе бөтенләй башкача. Чын, саллы, төпле сүз ул! Чын ир- атның үзе кебек ул!
Әйе, бу романнын үзәгендә дә татар ир-аты Заһидулла тора. Аның язмышы һәм аның холык-фигыле. табигате тора. Алдарак без бу каһарманның башыннан кичкән хәлләрне бераз күреп үттек, хәзер инде Заһидулланың холкын аңларга тырышып карыйк
Ул үз көченә, үзенең хәләл хезмәтенә ышанып яши торган тырыш, эшчән кеше. Нократ аръягында да ул бер үзе өйлек агачларны ега, бер үзе өй салып керә. Әлбәттә, бу урында автор өй салу мәшәкатьләренең эченә бигүк кереп тормый һәм мондый алым тулаем әсәр рухы белән аклана да кебек Шуңа күрә бер кешенен өй сала алуына күңел кайчакларда шикләнебрәк калса да, нигездә, тулаем алганда бу эш мөмкин булгач— авторга анын өчен генә бәйләнеп торасы килми Заһидулланың бераз үжәтрәк, бераз башсызрак, бераз хыялыирак һәм нык ук сәер холык-табигате әнә шуның ише факт- күренешләрдән жыела ич инде ул!
Зур физик көчкә ия. сау-сәламәт ир Заһидулла рухи яктан да таза; ул ихлас күңелле, садә жанлы, саф йөрәкле. Язучының үз героен менә шушындый итеп тасвирлавы, минемчә, бер дә юкка түгел. Бу—безнен еллар өчен үтә актуаль проблема Чөнки шәһәрдә туып, шәһәрдә үскән адәмнәр бик еш очракларда физик яктан гына түгел, ә рухи-әхлакый яктан да шактый ук зәгыйф булалар; үз яшәүләрен алар салкын акылга, сату-сатылуга, хәйләгә, астыртын эш йөртүләргә коралар. Әнә шундый эчке авыруларын алар күп белү, тыштан зыялы булып күренергә тырышу (киенүдә һәм сөйләшү рәвешендә әлбәттә!) белән капламакчы да булалар.
«Ялгызак» романының герое Заһидулла бүгенге шуның ише типларга юри каршы куела. Ул физик һәм рухи яктан сау-сәламәт булгач, бернидән дә һәм беркемнән дә курыкмыйча—үзе ничек теләсә шулай яши Менә шушындый яшәү мисалында инде без Кеше буларак яшәүнең чын матурлыгын, чын кыйммәтен күреп алабыз! Ирекле яшәү матурлыгын!
Үзе пакь жанлы. чиста күңелле булгач. Заһидулланың кечкенә генә әшәкелеккә дә нык ачуы чыга, ул ярсып кабына, еш кына кызып та киткәли. Ләкин шулай ук тиз суына да. үз эзенә кайтып та төшә.
Әмма Заһидулла үзе кешеләргә бер начарлык эшләмәсә дә, кешеләр ана әшәкелекне байтак кына эшлиләр. Хәләл көче белән салган өен ут төртеп яндыралар, сөекле хатыны Заһидәне үтереп китәләр, үзен төрмәгә дә ябалар Боларнын барысының да сәбәбе, мотивы ачык—Заһидулланың үзенчә, баш бирмичә яшәргә теләве күпләрнең ачуын китерә Әсәрне укыган чагында боларны без дә яхшы аңлап барабыз
Ләкин менә хатын-кызлар белән мөнәсәбәттә әле безгә Заһидулла табигатен аңлап, төшенеп бетәргә кирәк. Бу яклап караганда әсәрдән нинди яңа мәгънәләр килеп чыга икән сон?
Үз хатыны Заһидәгә ул яратып өйләнә, һәм Заһидәнең соңгы минутларына кадәр шулай ярата да аны Заһидулла. Ләкин ул чагында Тамара белән булган хәлләрне ничек аңларга микән сон?
Әйе, без моңа кадәр, бигрәк тә совет чорында, үрнәк, әйбәт гаиләне ир белән хатынның кайнар мәхәббәте һәм балалар тәрбияләп үстерүе диеп аңладык Бу нигездә дөрес тә Чөнки ике арада мәхәббәт тә кирәк, матур гаилә булмаса әйбәт балалар да үсә алмый Ләкин бүген реаль чынбарлыкка игътибарлы булсак, без бу эшнең, бу проблеманың катлаулырак икәнлеген аңларбыз. Инде турысын әйтеп, ачыктан ачык сөйләшә башласак элек электән үк ни өчен күпхатынлылык булган? Хәзер, менә сонгы елларда, бу мәсьәлә нилектән янадан көн тәртибенә куела башлады?
Жлвап шул булыр: бу—реаль чынбарлык, тормыш таләбе! Хатын-кыз һәм ир-ат табигатенең төрлечә булуыннан килеп туа торган күренеш Табигатьнең үзе тарафыннан. Ходай тарафыннан яратылган мондый үзенчәлек белән санлашу—әлбәттә, һич кенә дә гөнаһ була алмый. Әлбәттә, билгеле бер чик-чама сакланган тәкъдирдә
Хәзер инде күз алдына китереп карыйк: әгәр дә Нократның теге ягында өй салырга урын эзләп йөрегән чагында Тамара очрагач Заһидулла ана карата битараф калса—бу дөрес булыр идеме, бу эш табигый булыр идеме9 Шундук һәм кистереп әйтеп була юк'
Әнә шуңа күрә, чын ир-ат холкына ия булганга күрә. Заһидулланы ярата да инде Тамара һәм сөешүләренең беренче мизгелләрендә үк ул Заһидулла гомере буена оныта алмастай хикмәтле сүзләр әйтә ул:
—... мой татарский конь!
Беренче карашка тән ләззәтенә генә бәйле булып күренсә дә. тора-бара бу сүзләрнең очраклы гына әйтелмәве дә ачыклана башлый Заһидә белән бер сөйләшеп утырганда да Заһидулла: « моннан миллион еллар элек ат булып яшәлем кебек тоела мина» дигән иде бит Аның әнә шул сүзләреннән соң бөтен Ауразия киңлекләрен бер итеп атта чабып узган борынгы төрки бабайлар да күз алдына килә Әнә шул күренешләр арасында шифалы янгыр сыман булып, яңадан ла күңелдән «ир-ат» сүзе үтеп китә Аннары тагын Заһидулла искә төшә—аның ерак Тын океан буендагы Татар бугазыннан алып Балтикага хәтле сәфәр кылулары Байтак калаларда сөйгән ярлар табуы —йөрәген яндырып алуы... Шушы урынла Бакый ага Урманчсдан ишетелгән борынгы жырыбыз да хәтергә килеп ала: «Шәһәрләр саен сөйгән ярым бар ие. •
Менә болар барысы да элеккеге татар дөньясының зурлыгын, кимлеген күрсәтеп тора. Шул зурлыкны раслый, безнең күңелләрдә яшәтә.
Ләкин әсәрне укымаган кешедә Заһидулла турында ялгыш фикер кала күрмәсен— мәхәббәт диеп бөтен дөньясын оныта торган зат түгел ул Әнә бит. дусты Мәкчимнен хатыны Анна үзе аның янына килгәч. Заһидулла аны кискен рәвештә кире бора! Хәтта өйдән үк чыгып китә! һәм бусы да бик ышандыра, табигын Чөнки Заһидулла саф күңелле, керсез жанлы кеше!
Кайсыдыр бөек бер философның «Хатын-кызга һәм табигатьтәге жан ияләренә булган мөнәсәбәтеннән чыгып кешенең нинди икәнлеген әйтергә мөмкин».-дигән бик акыллы сүзләре бар. Бу фикер «Ялгызак» романынын гөп каһарманы Заһидуллага бигрәк тә туры килә Чыннан да. аны хатын-кы злар ярата Ә бу инде, гомумиләштереп әйткәндә, тулаем тормышның, тулаем табигатьнең аны яратуы, аны үз күрүе дигән сүз. Димәк. Заһидулла—табигатьнең, яшәешнең үз кешесе дигән сүз Заһидулла-тормыш һәм табигать кушканча баручы, яшәүче дигән сүз Төп юлдан, олы юллан баручы дигән сүз.
Әсәрдә бик кызыклы һәм истә кала торган башка образлар ла бар Тамара белән Заһидәдән соң ин хәтердә кала торганы—керәшен Мәкчим бугай Аның сүз саен диярлек «чәпчим» диеп сөйләшүе генә түгел, ә бөтен килеш-кыяфәте, холкы-табигате үзенчә сөйкемле һәм яраттыра торган Тик менә аның Заһидулла төзегән өйне яндыруы гына ул үзе әйткәнчә «Тегеләр сине шул утка салып яндырмасыннар дидем» гә түгел, ә бүтәнрәк сәбәптән булып аңлашыла Хатыны Анна Заһидуллага кызыга башлагач, шуның ачуын Заһидулла өеннән алу дип аңлашыла бу эш роман барышыннан чыгып карасак. Ләкин автор үзе бу турыда анык кына бер сүз дә әйтми—ул күрсәтеп кенә бирә Биредә безнең үзебезгә уйларга һәм логик фикер йөртергә кала. Әдәби әсәр әнә шундый урыннары белән көчле дә бит инде ул!
Заһидуллага төрмәдә очраган Малмыж мулласы да бик колоритлы фигура булып чыккан Ул тирән акылы, сабырлыгы, төпле холкы белән истә кала һәм. гомумиләштереп әйткәндә—бер Заһидулла өчен генә түгел, ә безнең күпләгән милли көрәшчеләребез өчен дә үрнәк булып тора Ул безгә «милли көрәшнең үзәгенә сабырлык һәм акылны салыгыз, егетләр!» дип яши сыман
Романда гөрле милләт вәкилләре шактый күп күрсәтелгән Урыслар ла. яһүдләр
дә. Балтыйк буе халыклары да һәм Урта Азиядә яшәүчеләр дә үзләренә хас холык- фигыльгә ия итеп, кызыклы күренешләраша бирелә. Икенче төрле итеп әйткәндә, татар милләтеннән булган Заһидулла әнә шулар белән янәшә куела, чагыштырыла кебек. Әнә шул янәшәлектә татарның эш сөюе, ихлас ярдәмчеллеге, оптимизмы, сабырлыгы күзгә ташланып ук тора. Билгеле, бүген кайсыбер яшьләр татарнын хезмәт сөючәнлегсннән көләргә дә тырыша. Бер каләм әһеле «Идел»дә хәтта бу хакта язып та чыкты Ләкин егетләр шуны онытмыйк: бу безнең милләтебезне гасырлар аша саклап килгән сыйфат' Татарнын рухи пакьлеген, чисталыгын һәм хезмәтсөючәнлеген башка милләт вәкилләре дә билгеләп үтте, язып чыкты. Ул әйбәт бәһаләр безгә бер дә зыянга булмады Хәвефле елларда тулаем халкыбызны өр-яна һәм зур фажигалардан да саклап калды! Әлбәттә, әлеге тырыш хезмәтнең җимешләре дөрес бүленмәү—анысы бар һәм ул хакта әйтергә, ул проблеманы дөрес, гадел хәл итәргә кирәк. Ул яктан гаделлек булырга тиеш Бусы турында ике төрле сүз дә булырга мөмкин түгел! Ләкин, моңа карап кына, без татарнын хезмәт сөюеннән көләргә тиеш димәгән. Мисал өчен, хәзер Татарстан дигән үз йортыбызда, башка милләтләр бигүк эшләргә яратмый сылтавы белән татар үзе эшләмәсә—безнең Татарстан дигән бу илебез, бу йортыбыз ни хәлгә калачак сон?' Көлкегә калачакбыз бит дөнья күләмендә!
Кайсыбер яшь әтәчләргә бу яклап та акыл бирә Рафаэль Сибат Анын үзәк герое Заһидулла бер генә эштән дә чирканмый, курыкмый. Чын ир-ат булып кала!
Әнә шуңа күрә дә Тамара һаман аны сагынып Париждан хат яза Көнбатышның алдынгы бер иле Франция башкаласыннан килгән бу хатсимволик мәгънәгә дә ия кебек. Мәгьриб иленең дөрес яшәү юлын, иманлы һәм табигый яшәү юлын сагынуы, юксынуы кебек тә кабул ителә. Ә инде Заһидулла малаеның анда үсүен белүебез, шулай ук сонгы елларда газеталар хәбәр иткән факт—Ауропада Ислам тәгълиматы тарафдарлары көчәя бару—болар һәммәсе безнең укучыда киләчәккә булган оптимизм хисләрен тагын ла көчәйтә
Әйе, «Ялгызак» романы безнен Егерменче гасыр тормышын биктә кин колачлый Әсәрнең төп герое Заһидулланың гасыр башында ук тууы (автор моны төгәл әйтмәсә дә. күмәкләшү елларында төп геройга 29 яшь булгач—без уйлаганча чыга ич инде!) һәм бу көннәргә хәтле яшәве дә анын турында «гасыр кешесе» дигән фикер тудыра Моңа хәтле дә татарнын типик бер вәкиле, гомумиләштерелгән үзәк фигурасы дигән тәэсир уяткан Заһидулланың инде вакыт ягыннан да шушындый дәвамлылык алуы укучы күңелендәге масштаблылыкны, монументальлекне тагын да көчәйтә. Безнең көннәрдә яшәүче Заһидулланың күңел көрлеге һәм анын малайлары-оныклары алдында ачыла башлаган зур перспектива—шулай ук укучыга бик тә матур, рухландыргыч тәэсир ясый Күңелдә яңадан Тукайлар, Әмирханнар. Исхакыйлар чорындагы Яңарыш дулкыннары уйный башлый Бу гасыр башы да шундый матур башлансын иде. диеп тели йөрәкләр.
Романны укыган чагында тешкә тия торган урыннарда байтак кына очрый Менә әсәрнен башланып китүен алыйк Беренче биттә үк Заһидулланың күмәк хуҗалык төзүгә кискен каршы чыгуы күрсәтелә. Бәлки ул реаль чынлыкта шулай буладыр, булгандыр да. Ләкин безнен көннәр укучысы өчен мондый башлам инде артык сәяси булып кабул ителә. Моны бирү бик кирәк булган очракта да нык психологик мотивлаштыру, нечкәләп үрү сорала иде Ә турыга ярып, примитив сөйләшү рәвешендә түгел! Яна төсмерләр салып, кызыклырак итеп кирәк иде. Бүгенге көн бәхәсләренә дә саллы дәлил булырдай сүзләр белән. Роман хәтле романның башлануы бигрәк тә шундый эчтәлек сорый ич.
Аннары тагын бер гомумирәк пландагы фикер, теләк туа Автор биредә утызынчы еллардагы күмәкләшүне берсүзсез гаепләп чыга, вакыига-күренешләргә шулайрак бәя бирә. Ләкин объектив дөреслеккә якынрак булсак, барыбер, «монда тормышның үз таләбе дә көчле булды ич» дияргә туры килә Күмәкләшү үзе түгел, ә ул эшне көчләп оештыру ялгыш булды бит! Авыл кешеләре әле хәзер дә күмәкләшми эшли һәм яши алмыйлар Чит илләр чынлыгы да шуны күрсәтә: анда да ин зур продукцияне зур хуҗалыклар бирә, ә вак фермерлар түгел
Романның беренче битләрендә үк сизелгән һәм ышандырып бетермәгән менә шушындый сәяси мотивлар, билгеле, әсәрнең обьектив агышына ышануны киметә төшә. Күнел әсәр авторын шактый ук субъективлыкта гаепли Һәрхәлдә, әдәби әсәр тукымасында сәяси карашлар белдерелгән очракта да, алар инде бөтен катлаулылыгында чагылырга тиеш иде
•Ялгызак»нын соңгы өлешендә вакыйгалар җирлеге бик нык киңәя. Шуна бәйле
ИР АТ ТУРЫНДА 139 рәвештә катнашучылар саны да шактый ук арта, аларнын байтагы истә дә калмый «Алар кирәк идеме икән сон9» дигән сорау да туа Билгеле, монда да кызыклы күренешләр бар. «читтә яшәүче татарлар эреп, юкка чыгып бетеп баралар» дигән мәгънәле фикер бар—ләкин романның бу өлеше урыслар әйткәндәй «галопом по Европе» дигәндәйрәк тәэсир тудыра.
Ә моннан котылып була идеме соң? Бәлки Заһидулла йөрегән урыннарны батам ук күп күрсәтмәскә кирәк булгандыр9 Ерак Көнчыгышны һәм тагын берәр урыннан гына биреп тә шундый ук тәэсир калдырып булмас идеме икән9 Кешеләр саны да кимер, нәтижәдә алар истә кала торганрак. тулы канлырак образларга әверелер иде Мәгънәви тирәнлек арта төшәр иде. Бәлки күләм ягы да байтак кына кимер иле
Романдагы образлар нигездә тулы канлы кеше булып яшиләр Ләкин менә кайберсенең сөйләшүләрен индивидуаль үзенчәлекле итәмдиеп Рафаэль Сибат артыграк тырышып жибәргән сыман Заһидулланың хатыны Заһидәнен (исемнәре дә ничек туры килеп тора—кара әле син аны!) сөйләгәндә сүз саен диярлек «аһ. аһ'» диеп әйтүе дә бер дә табигый кебек кабул ителми, моңа ышануы да кыен Аннары ни өчендер бу «аһ»лар әсәрнең беренче өлешендә бөтенләй юк. ә инде икенче өлештә жөмлә саен диярлек! Туйдыра башлый, билләһи'
Мәкчимнен сөйләмендәге «чәпчим» сүзе дә анын хәтле үк кирәк булды микәнни сон?' Биредә дә чама хисе югалган дигән тәэсир кала.
Аннары менә мондый экзотик сүзләр шушы ике герой телендә бар. ә бүтәннәрнекендә бик үк колакка чалынмый, күзгә ташланмый Бу хәлне ничек аңларга? Алайга китсә, һәркемнең сөйләме үзенчә кызыклы, кабатланмас сөйләм була бит әле ул... Димәк, бу яктан да авторның эшләп бетерәсе урыннары калган.
Ләкин ничек кенә булмасын безнең алда бик кызыклы роман, әйбәт әдәби әсәр! Аны тулаем укып чыккач минем хәтергә житмешенче еллар башында безнен прозабыз да күзәтелгән бер күренеш искә килеп төште Үтә талантлы һәм бик үзенчәлекле әдип Мөхәммәт Мәһдиевненәле яңа гына проза яза башлаган еллары иде бу Әнә шул чагында редакцияләрдәге һәм нәшрияттагы кайсыбер әфәнделәр «мондый проза булмый» дигән тавыш чыгарды. Ягъни аларза яңа авторның янача язуы ошамый иде! Күнегелгән, ияләшелгән кануннарның санга сугылмавы ошамый иле! Мөхәммәт Мәһдиевта лирик башлангыч га бик көчле, субъективлык та алагаем ага. жиренә килеп житмәгән урыннар да байтак кына күзгә ташлана Ләкин, ничек кенә булмасын, анда—ирек рухы, иркенлек көчле, тормыш сулышы көчле иде! Ten-гере кешеләр, характерлар яши иле анда' Шуңа күрә ул бик тиз арада укучылар, халык мәхәббәтен казанлы да!
Соңгы елларда Рафаэль Сибатның прозага килүе лә әнә шул чактагы хәлләрне искә төшерә. Чыннан да. анын әсәрләрендәге зур шәхесләр, кин масштаблылык, күп чагында күзгә үк бәрелә торган монументальлек, вакыйгаларның киң агымы һәм тирәнлеге кайсыбер етиляга-стилистларга ошап га житмәскә мөмкин Бары тик матур жөмлә төзү уе белән генә яшәүче, стиль турында гына уйлаучы яшь прозаикларны күздә тотам мин әнә шулай дигәндә!
Әмма сез Лев Толстойлар һәм Гаяз Исхакыйлар. Чехов белән Буниннар һәм безнең Еникилар ижатын алып карагыз—аларнын һәммәсендә ин башта, ин элек тормыш, яшәеш көче тантана итә' Яшәеш фәлсәфәсе, трагедиясе һәм матурлыгы ургылып ага аларда! Шуңа күрә без. проза әсәрләренә бәя биргән чагында, көзге каршында сәгатьләр буена бизәнгән хатын-кыз кебек «чибәр» әдәби әсәрләр белән Олы Тормыштан килүче әдәби әсәрләрне бергә бутамасак иде Әйе. бәлки әдәби әсәрләрнең һәр ике төре лә кирәктер Хатын-кызның сәгатьләр буена көзге каршында бизәнүен дә начар диеп булмый Ләкин Ләкин—барыбер әсәрдәге зурлык, чынлык, тирәнлек әллә каян сизелә, күренә һәм ул безнен күңелләрне үзенә ныграк гарта'
•Ялгызак» романы белән беренче танышу күңелдә әлегә әнә шундый тәэсирләр уята.