Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИБРАЙ АБЗЫЙ «КАРДИУНЫ»


ӘСӘРДӘН ӨЗЕК
инү бәйрәме шаулап-гөрләп узды
Күкрәкләрендәге медальләрен чынлашып, аркаларына яшел хәрби JL\- капчык, кулларына чемоданнар тотып жинүче авылдашлар кайтып төште Аш-су. мәжлесләр. кочаклашып елашу шатлану, кичләрен кайткан солдатлардан фронт хәлләрен, жәбер-жәфа чит ил тормышы хәлләрен тынлау
Сугышнын азагына кадәр фронтта булып, жинү көнен Германиядә каршылаган кайбер авылдашлар, чемоданнарыннан күзләр камашырлык трофей әйберләрен чыгарып, сәкегә өеп куюлары турында авыл халкында әллә нинди имеш-мимешләр йөри.
Авылны шаккатыручыларның ин беренчесеТимай Ибрае булды. Ул кайткач, кичләрен тальян гармун моңына күнеккән авыл халкы колагына ниндидер кызыктыргыч ят матур гармун тавышы ишетелә башлады. Кичләрен алар бакчасында үскән сирень куагы астына еш кына өстәл әзерләнә, анда сугыштан кайткан биш-алты ир жыела. өстәлгә тавык белән бәрәңге китерелә, шешәләр ачыла һәм моңа кадәр авыл белмәгән-күрмәгән тамаша башлана.
Ике-өч рюмканы жибәргәч. сугышта булган-булмаган бөтен батырлык бәян кылына, кешедән ишеткән мажаралар үз башыннан үткәнгә әйләнеп, әллә нинди яңа төсләр белән сурәтләнә. Аннан сон программаның музыкаль бүлеге башлана. Дрезден осталары кулы белән ясалган, бик тупас тартуларына күнекмәгән атаклы -һоһнер- аккордеоны Тимай Ибрае кулында авыртуга түзә алмаган кебек ыңгырашып куя да. эчендәге бөтен тавышы белән -Алмагачлар- көен сыптыра башлый. Иң мәшһүр хорларда һәр жырчы үз тавышы белән жырлаган кебек, мәжлес әһелләре дә көйне һәрберсе -үз тыкрыгына таба- суза.
Әй, алмагачлары.
Сайрый сандугачлары!
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый Сагындыра башлады...
Ләкин тиздән авыл халкын бу сандугачларның сайравы туйдыра башлады Атна-ун көннән Дрезден осталары ясаган көмеш телле «һоһнер- тавышы да. алмагачларның майның унбишләрендә чәчәк атуы да кинәт кенә туктады да куйды.
Нәрсә булган? Ибрай абзыйның бөтен тавыклары суелып, ашалып беткәнме? Александровкадагы спирт заводын капиталь ремонтка япканнармы? Ибрай абзыйның бармаклары авыртамы, әллә аның фронтовик дусларының тамагы шешкәнме?
Малайлар разведкасы бөтен хәбәрне түкми-чәчми китереп салды.
Бер кичне Ибрай абзый компаниясе, бөтен түгәрәк жир шарын селкетеп типтергәннән сон. үз өйләренә таралганнар. Ибрай абзый да сәндерәсенә менеп йоклаган, тик -һоһнер- аккордеоны гына бакчадагы өстәлгә утырып калган, имеш. Ә бу төнне яшен яшенләп, күк күкрәп, бик нык коеп янгыр яуган Табигатьнең мондый авырлыкларына күнекмәгән мескен -һоһнер- гел жебеп төшкән, имеш. Шунын өстенә тан алдыннан бакчага ачык калган калиткадан сыерлары кергән Өстәлдә калган ипиләрне ашаганда, аккордеонның нинди марка икәнен абайламыйча, аны өстәлдән жиргә аударып төшергән Шунын өстенә. өстәлдәге калган азыкларны чистарту белән мавыгып, юешләнеп беткән бичара -һоһнер-ны үзенең каты тояклары белән таптаган да икән бу надан сыер!.
Кояш югары күтәрелеп, фани дөньядагы жирне киптерә башлагач, башы авыртуга түзә алмаган Ибрай ага сәндерәдән төшеп, баш төзәтү нияте белән туп-туры бакчадагы өстәлгә юнәлгән. Ә өстәл нәкъ Сталинград сугышыннан сон калган хәрабәләрне хәтерләтә, ә жирдә жимерелгән патша сарае кебек сытылган-ватылган мескен аккордеон ята. Ул инде Дрезден осталары да төзәтә алырлык хәлдә түгел икән...
Мондый вәхшилеккә түзә алмаган фонтовик соңгы акчаларын һәм дусларын жыеп кибеткә бара Кибет ябык. Фронтовиклар делегаииясе сатучы Зәйтүнә өенә визит ясый. Зәйтүнә бакчасында бәрәнге утый.
—Сез нәрсә, кибетнен кайчан ачылганын белешмисезмени?—Балчыклы кап- кара куллары билендә
—Беләбез. Синен өйдә биш-алты яшик аракы булганын да беләбез!
—Анда сезнен эшегез юк! Колхоз кирәк-ярагына запас булырга тиеш!
—Зәйтүнә! Менә сина акча. Әгәр хәзер биш шешә чыгармасан. өенә кереп тентибез, аракы тапсак, акт төзеп, барыбыз да кул куябыз. Онытма, фронтта кан түгеп кайткан ирләр без!
—Тәки жилегемә төштегез инде, бандитлар! Төне буе йокы бирмичә кардиун акыртуыгыз житмәгән. якты көндә дә иркенләп үз бакчанны карарга ирек бирмисез!
Ә үзе кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә. Ибрай ага учыннан акчасын ала да. өенә кереп ак башлы шешәләрне чыгара
—Ярар ачуланма Зәйтүнә, безнен бүләсе мал юк' Элек исән кайту шатлыгыннан эчсәк, бүген кайгыдан эчәбез. Теләсән. әйдә безнен белән киттек, хет кыяр жыярсын. суган турарсың, ә?
—Бардым ди. бармыйни! Сезгә иярсәң, тапмаганыңны табарсын! Үз юлыгызны карагыз, тагын сорап килмәгез, кирәк булса, хәзер житәрлек алып китегез.
Әй. Зәйтүнә, барсан суга
Сөйләшербез барсын да —
дип жырнын сүзләрен бозып суза-суза жырлап жибәрә элеккеге тракторист, ә фронттан танкист булып кайткан Хәйретдин
Узган төнне булган хәлләрдән сон Ибрай абзыйның үз бакчасына кайтырга аягы тартмый, күрәсең, фронтовиклар Хәйретдин өенә юл тоталар Көннен икенче яртысында аннан вакыт-вакыт халык жырлары репертуарыннан экспромт-кониерт яңгырый, ләкин аккордеон булмагач, жырларнын әлләни тәме дә. канаты да юк. инеш буйларыннан шаулап-гөрләп яңгырамый, ничектер зәгыйфь һәм мескен чыга.
... Колхозның чабылган печәннәре жыелып өелгәч, авыл халкы үз малларына болында-кырда һәм урманда калган үләннәрне кайтарып сәндәрәләренә тутырып куйгач, колхоз идарәсе кичен клубта гомуми жыелыш үткәрде
Җыелышның көн тәртибендә ике мәсьәлә: колхоз малларына кышка азык- төлек хәзерләү һәм урып-жыюга әзерлек.
Малларга печән хәзерләү турында докладны колхоз зоотехнигы Харис абзый ясады
—Быел печән хәзерләү озакка сузылды шул, иптәшләр Яңгырлар да мишәйт итте инде, анысын үзегез беләсез. Әмма ләкин без өмет иткән кайбер ирләр кулларына чалгы тотып карамадылар, быел кышка әзерләгән печән кибәннәрендә алар чапкан бер генә учлам печән дә юк...—дип бетерде ул үзенең чыгышын Зоотехникның кем бакчасына таш ыргытуы турында залда утыручыларның бер генә шик-шөбһәсе дә юк иде
—Иптәшләр, кемнен әйтәсе сүзе бар?
—Минем бар!—дип сикереп торды да. сүз биргәннәрен дә көтеп тормыйча, сәхнәдәге трибунага юнәлде Сәхипжамал түти Авыл халкы авылның яна тарихында Сәхипжамал түти чыгыш ясамаган җыелышны хәтерләми. Аның чыгышы булмаса. җыелышның яме дә, тәме дә булмас иде кебек Йоклаган кешеләр йокыларыннан уянды, клуб баскычында махорка көйрәткән ирләр тәмәкеләрен сүндереп, бик тырыш мәктәп балалары кебек залга кереп утырдылар
—Кәнишне. безнең зоотехник политиканы әйбәт беләдер, шуна күрә ул туп-туры әйтми, ә читләтә-читләтә генә урап уза печәнгә чыкмаган ирләр турында,—дип башлады Сәхипжамал түти. —Колхоз җыелышы бит ул аулак өй түгел, нигә монда күз бәйләү уены уйнарга^ Нинди ирләр кызу печән өстендә җырлый җырлый кардиун тартып, атналар буена кәеф-сафа корып утыруларын күрмәскә әллә без сукырмы?
Зал рәхәтләнеп кул чаба
—Без. хатыннар, көне буе печән чабып, эт булып арып кайтканда Ибрай бакчасында гармун тартып әйттереп утырган типсә тимер өзәрлек тап-таза ирләрне күрү зур куанычмы безгә? Кәнишне. рәхмәт Ибрайга да, Хәйретдингә дә. Сәйфигә дә,- барысына да—сугышта окопларда ятып, әллә каиларда булып нимесләрне җиңеп кайтканнары өчен' Мен рәхмәт! Тик ул чакта без дә тик ятмадык, көн-төн эшләдек, аларны туйдырдык Хәзер алар кайттылар, атна ял иттеләр, ай ял иттеләр. Нәрсә, алар гомер буе ял итәргә кайттылармыни? Әллә хөкүмәт закун чыгарганмы? -Сугышта катнашкан ирләрне авыл хатыннары
гомер буе ашатып-эчертеп, тәрбияләп торырга- дигән указ чыкканмы? Әллә безгә генә әйтмәгәннәрме аны?
—Давай, давай. Сәхипжамал!—дип көч-куәт биреп тора зал.
—Әгәр дә мәгәр, -фронттан кайткан ирләрне сорыкортлар кебек гел хатыннар гына туйдырып торсыннар-, дигән закун булса, силсәвит прсидәтеле Мотыйгулла чыгып әйтсен менә шушында безнен каршыда!
—Артык күпне сөйләргә яратасын икән һаман да. Сәхипжамал!—дип карады икенче рәттә дуслары белән оборона тоткан Ибрай.
—Ярар. Ибрай. кардиунынны тыңлап гарык булдык, сине дә тыңларбыз, бик сагындык, тыңлыйсыбыз килә!—дип дәвам итә Сәхипжамал.—Әгәр дә мәгәр шундый указ чыккан икән, иртәгәдән башлап бөтен авыл хатыннары жыелып, Ык буеның иң матур жиренә фронтовикларга ял йорты салып бирик! Патша сарае кебек булсын! Колхоз малларын суеп казан асыйк, бал-май илтик, иң йомшак түшәк-ястыкларыбызны илтеп аларга жәйик! Ожмахта кебек яшәсеннәр! Үзебез дә сирәк кенә мунчадан сон атнасына берәр кичкә алар янына ял итәргә баргаларбыз...
Зал ярылып көлә, шаулатып кул чаба, рәхәтләнә Икенче рәттәге Ибрай дуслары белән клубтан чыгып сыза, ә алар чыкканда залдагы кул чабу тагын да ныграк котыра.
Төнге яшенле яңгырдан һәм колхоз жыелышыннан соң Ибрай бакчасындагы кониертлар туктады.
Ул төнге яшенле яңгырда булган вакыйгалар турында хатыннар разведкасы өстәмә мәгълүматлар да китергән. Имеш, ире Ибрайнын дуслары белән һәр кичне типтерүеннән тәмам гажиз булган Хөршидә, яшен яшьнәп күк күкри башлагач, коймага элеп куйган керләрен алырга чыкса, яшен яктысында бакчада бутылкалар тезелеп утырган өстәлне һәм бөтен перламутрлары белән ялтыраган аккордеонны күргән Хөршидә апа эчендә нинди хисләр кайнагандыр, анысын сөйләмиләр. Ләкин керләрен өйгә кертеп куйгач, имеш, ул чиләк алып чыккан да. коедан биш-алты чиләк суны -фашист аккордеонына- китереп койган Әгәр сөйләүләре дөрес булса, сыер да -ожмах нигъмәтләре- тезелеп яткан өстәлне үзе эзләп тапмаган, ә аны Хөршидә апа ашатырга үзе алып кергән кушкан, шунын өстенә дошман аккордеонын да үзе алып сыер аяклары астына ташлаган, имеш.
Ибрай абзыйның фронтовиклар труппасы кониерт бирүдән бөтенләй ваз кичте дип әйтсәк, бераз хата булыр, билгеле. Вакыты-вакыты белән жыелып гармунсыз гына кәеф корулар булды инде булуын, ләкин «Алмагачлар- инде чәчәкләрен койды, -сандугачлар- да төне буе сайрауларыннан туктадылар
Шулай итеп. Ибрай абзый -кардиунына- Ык буйларындагы климат ярамады Әнә күпер башы Нурмыйнын тальян гармуны Закуан туеннан сон бәкедә бозлы суда коенып чыккан, диләр. Ә бернәрсә булмаган, һаман да уйный, һаман да яшь кызларның йөрәкләрен жилкетә. үзәкләрен өздерә, төшләренә керә.
—Ни әйтсәң дә. бездә ясалган әйбернең сыйфаты югары инде, аны Дрезден -кардиуны- белән чагыштырып булмый,—дигән бик төпле һәм тирән нәтижә ясадылар авыл хәкимнәре...
Ләкин фронтовик Ибрай абзыйның даны аккордеоны белән бергә яшенле яңгырда эреп акмады, аннан сон да бераз яшәде.
Хикмәт шунда ки. Ибрай абзый Германиядән трофей итеп аккордеон гына түгел, тагын кайбер нәрсәләр алып кайтты. Хатын-кызларның ин йомшак жирләренә кия торган киемнәрен Хөршидә кияргә тырышып карады да. кул селтәде:
—Кит. Ибраһим, ачка үлә башлаган немей хатыннарына гына ярый торгандыр бу! Безнең авыл хатыннарына ким дигәндә дүрт мәртәбә зуррак кирәк шул.
Хөршидәгә ниндидер чиркәү төшкән яулык ярады, ә башка бөтен киемнәрне жыеп. Хөршидәнең сеңлесе Гөлнурның үсеп килә торган кызларына бирделәр.
Ибрай абзыйның ганимәт маллары арасында авыл кешеләрен шаккатырган тагын ике нәрсә бар иде: алтын белән йөгерткән шикәр савыты һәм немей чалгысы.
—И. Ходаем, шикәре генә житәрлек булсын, аны алтын савытка салдын ни. агач савытка салдын ни—шикәр барыбер шикәр инде ул,—диделәр бу трофейны күрергә кергән күрше хатыннары.
—Шалишь, алай димәгез, немей алпавыты шикәрне чекерт-чекерт ватып өстәлендә тоткан алтын савыт бу!—дип хатыннарның наданлыгын фаш итә иде савыт хужасы.
Әмма ләкин татар авылы һавасы немей алпавытынын алтын савытына да ярамый торган булып чыкты Базар көннәрнең берсендә Ибрай абзый Кандыз базарында шикәр савытын сарык ботына алыштырып алып кайткан
—Нинди дурак шикәр савытына сарык боты биргән?!—дип бот чабып хәйран калдылар күршеләр
—Ә какжы. Германиядә ул савытка ике-өч сарык биргән булырлар иле әле?— дип мактанды Ибрай абзый
—Бу бит сарык боты, ә ул савыт кына, ничек аларны чагыштырасын?
—Савыт кына түгел, алтын савыт!
—Алтынмы, агачмы, савыт—савыт инде ул.
—Әй. сезгә сөйләп тел әрәм иткән мин жүләр,—дип сарык боты чабарга абзарга кереп китте Ибраһим абзый...
Шулай итеп, алтын савыт Кандыз базары аша Оренбург якларына китеп барды. Күрәсен. андагы климат немей савытына әйбәтрәктер. Ә сарык боты туралып, токмачлы аш һәм бәрәнге бәлеше белән ике атнада ашалып бетте.
Ибрай абзыйнын Германиядән кайткан ганимәт маллары арасында авылда ин зур эз калдырганы -Золинген* сүзе язылган немей чалгысы булды Күрергә килгән кешегә хужа чалгының төрле якларын күрсәтә, аннан ике бармагы белән ипләп кенә тотып, уң кулының имән бармагы белән чалгының уртасына чиртеп жибәрә Матур музыкаль чынлау тавышы Чаукалык тавын үтеп еракка. Европага. Германия якларына китеп югала.
—Ишеттеңме?
Горур чалгы хужасы «Золинген» коралын башкача формада асылындырып. чалгының башка жиренә чиртә Атаклы Вупперталь корычы тавышы Ык суы аша үтеп. Башкортостан урманнары аша Урал тауларындагы корыч коя торган заводларга таба юл тота
Бу музыкаль эксперимент өч мәртәбә кабатлана
—Ишеттенме?—дип сорый ул тантаналы тавыш белән.
—Да-а-а. малай...—дип соклануыннан ни әйтергә белми күршеләр
Ибрай абзый чалгыны ашыкмыйча ләззәтләнеп чүпрәк белән сөртә, аннан иске ашъяулыкка пөхтә итеп төрә һәм өйдәге сәке астына кертеп куя Бөтен авыл кешеләре чалгыларын абзарда, сарайда, келәттә тоталар югыйсә Юк. ■Золинген» чалгысы мин йоклаган сәке астында булырга тиеш—дигән катгый карарга килде Ибрай абзый, һәм атаклы чалгы жәен дә. кышын да сәке астында сакланды.
Киләсе елнын язында чалгыга сап куелды, ул бик әйбәтләп чүкелде, үткенләнде һәм Ибрай абзый анын белән беренче тапкыр печәнгә чыкты
Авылда музей юк. тамаша да сирәк була торган иде сугыштан сонгы елларда Немей чалгысының ничек чабуын карау авыл кешеләре өчен тамашага өйләнде
—Кара инде, чабуының тавышы да сизелми!
—Чисталыгын кара син, чисталыгын, жиргә чаклы кырып чаба, чапкан жире таз башы кебек тап-такыр1
—Корал эшләр, ир мактаныр.
—Эх. миндә дә шундый чалгы булса..
Сәхипжамал түти -Золинген» чалгысының эшләгәнен озак кына күзәткәннән сон. нәтижәне үзенчә ясады
-Юк. жәмәгать. дөрес түгел бу Үзебезнең чалгылар белән Ибраига караганда без. өч мәртәбә ким чабабыз Ибрай бер дә көчәнмичә бездән өч тапкыр артык чаба Кая монда дөреслек, кая гаделлек? Бирсен колхоз безгә дә немей чалгысын! Әгәр бирми икән, или безгә хезмәт көнен өч тапкыр артык язсыннар, или Ибраига өч тапкыр ким язсыннар!
8. .к У • м I»
—Янадан сугыш чыкса, сине фронтка җибәрербез. Сәхипҗамал. Әгәр исән калсаң, үзенә генә түгел, бөтен колхозга немей чалгысы алып кайтырсың. Алып кайтсаң, без сине бөтенләй эшләтмәбез, ә хезмәт көнен үзебез белән бертигез язып торырбыз.—дип шаяртты бригадир Мөсәяф абзый.
Ибрай абзыйның хезмәт көнен Золинген чалгысы өчен киметмәделәр билгеле. Аннан сон хезмәт көне хисабы буенча көз көне ашлык бүлгәндә, авыл халкында быел хуҗалыкка кергән байлыкның аермасы сизелерлек булмады. Хезмәт көненә бүленгән икмәк ифрат аз булганга, аз эшләгән кешеләр дә. күп эшләгән кешеләр дә бертигез диярлек аз алдылар кайсы колхозчыга ярты капчык кайсысына ике капчык тиде. Ә инде ике капчык икмәк белән бөтен бала-чаганы, кош-кортны ел буе туйдырып булмаячагы бөтен кешегә билгеле. Димәк, бөтен өмет үз бакчаңда үстерелгән бәрәңгедә, яшелчәдә һәм үз мал-туарын биргән ит, сөт, май. йон. йомыркада. Тик хуҗалыкта булган бу продуктлар барысы да колхозчыга эләкми, билгеле, чөнки ит. сөт, май. йомырканы дәүләткә тапшыру өчен ел саен һәр колхозчыга мәҗбүри йөкләмә салалар Әгәр шул йөкләмәне үтәп, дәүләткә бу продуктларны төгәл тапшырып бетерсәң, калганы—үзеңнеке Ә калмаса? Анысы синең эш, яшисең килсә калдырырга тырыш, калмаса, киләсе елга чаклы бармакларыңны суырырсың...
Ә дәүләткә бушлай тапшырыламы, сатыламы? Бушлай түгел, сатыла. Дәүләт агенты колхозчы кулына -фәлән чаклы ит һәм май- бирде дип. квитанция тоттыра.
Ул квитанция буенча колхозчы сельсоветка кереп акча да ала, һәм алган акчасы кибеткә кереп тоз. шырпы, сабын алырга җитә. Башка нәрсә алырга бу акча калмый, билгеле, чөнки дәүләт түләгән хак базар хакларына караганда ун тапкыр ким.
Ибрай абзыйның шөһрәт казанган чалгысына тагын борылып кайтсак, анын да гомере бик кыска булды.
Бөтен авылны гына түгел, күрше авылларны да хәйран калдырган җәйге печән өсте үткәч, чалгы тагын чүпрәккә төрелеп, сәке астына кертелеп куелды Кыш үтеп, икенче җәй җиткәч. Ибрай абзый аны кадерләп кенә сәке астыннан чыгарды, чүкеде, игәү белән үткенләде, янавыч белән янады, яна агач сап куйды Ялтырап торган үткен корал, тантаналы бәйрәмне көткән музыка инструменты кебек, өйалды ниргәсенә асылып, печән өсте җиткәнен көтә иде
Шул көннәрдә Ибрай абзыйны ниндидер эшләр белән Бөгелмәгә җибәрделәр. Хөршидә апа ундүрт яше киткән ай кебек түп-түгәрәк йөзле улы Әмирне урамнан чакырып алды
—Әмир, бәрәңге бакчасының түбән башында инеш буенда кычыткан котырып үскән Чап әле шуларны! Сиңа инде күптән печән чабарга өйрәнергә вакыт, ә кычыткан ул бик йомшак, өйрәнергә бик уңайлы. Бар. улым!
—Теге чалгы беләнме?
—Шуның белән инде.
—Әткәй ачуланмасмы сон?
—Чабарга өйрәнсәң, рәхмәт әйтер Әйдә, үзем күрсәтермен, мин бит әз- мәз чапкаладым.
Кычыткан инеш буендагы дымлы җирдә котырып үскән, бик яшь һәм йомшак. Хөршидә апа бер урынны җиңел генә чабып ташлады.
—Мә. улым, монда бер көч тә кирәкми Менә сул кулын белән менә болай. ә ун кулың белән моннан тот. Чалгы җирдән өстәрәк. тигез селтәнсен. Мә. әкрен генә башла!
Беренче селтәгәндә чалгы җиргә кадалса да. тиздән кычыткан тигез генә чабыла башлады. Хөршидә апа тынычланып, салган ашын карарга кереп китте.
Ун-унбиш минуттан өйдән ишек алдына чыккан Хөршидә апа бүкәндә башын иеп утырган Әмирне күреп, ниндидер хәвеф-хәтәр булуын сизенде.
—Бетердеңме, улым?
—Юк. Сынды...
—Нәрсә сынды, чалгымы?
—Ташка бәрелде дә. икегә сынды...
Койма буенда чалгының сабы белән кыска гына юан җире һәм ялтырап
торган озын чалгы йөзе ике жирдә аерым яталар иде.
—И, Ходаем, атана нәрсә әйтербез инде?! Мондый нәрсәгә кул тидергән мин жүләр!
Бөгелмәдән кайткан Ибрай абзый сынган чалгыны күргәч, кайгысыннан каралды, тик бер сүз әйтмәде, кибеткә барып ике акбашлы шешә алып кайтты
Әтисе кайтканда Әмир өйдән чыгып сызган иде инде. Ул бер атна өйдә күренмәде, әнисенен сенлесе Гөлнурларда кунып яшәде.
Сынган чалгыны заклепка белән ялгап булмасмы дигән өмет тимерчелектә юкка чыкты. Ләкин тимерче Габбас абзый чалгы кисәкләреннән төрле зурлыкта биш-алты пычак ясап биргәч. Ибрай абзыйның кәефе бераз күтәрелде Бер атна чамасы ул пычакларына сап ясау һәм аларны шомарту һәм үткенләү белән мәшгуль булды.
Ноябрь ахырына туңдырып, кар төшкәч, мал сую һәм каз өмәләре башлангач. Ибрай абзыйның абруе тагын күтәрелеп китте
—Ибраһим абзый, иртәгә безнең каз өмәсе, рәхим итеп, пычагынны биреп тормассың микән?
Ибрай абзый пычакның дәрәҗәсен белә, шуна күрә ашыкмый
—Казларыгыз ничәү?
—Ике оя. егерме бер баш.
—Да-а-а... Бирүен бирмәм, ну үзем кереп суеп чыгармын.
Шулай итеп, сугым суюнын һәм каз өмәләренең берсе дә ул пычаклардан башка үтми торганга әйләнде.
Еллар үтеп, егет булып үсеп житкәч, Әмир кичләрен кесәсеннән пәке чыгара да. исе дә китмәгән сыман итеп:
—Теге чалгыдан инде бу,—дип куя.
Бер генә егет тә нинди чалгыдан икәнен сорамый, чөнки авыздан авызга сөйләнеп, бу чалгы авылда легендага әйләнгән иде инде
...Тальян гармунда ярыйсы гына уйнарга өйрәнгән Вариста киләчәктә кайчан да булса шундый күркәм һәм матур тавышлы -һоһнер" аккордеоны эзләп табарга һәм аны сатып алып, рәхәтләнеп уйнарга дигән теләк туды. Бу теләкне ул беркемгә дә әйтмәде, тик вакыты-вакыты белән анын күз алдына кызыл һәм алтын перламутрлары ялтыраган аккордеон килеп баса иде
Шул ук вакытта анын йөрәгендә шундый затлы әйберләр ясаган чит илләрне барып күрәсе килү елдан-ел үсеп, үзгәреп, төрле төсләргә, формаларга алмашынып, әкренләп ашкынулы теләккә әйләнә башлады...