Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРЛЕК МОСАФИР

Вахит Юныс турында язу җиңел дә. шул ук вакытта авыр да. Чөнки ул күпкырлы шәхес: чын татар авылы малае—печән чабучы, ат караучы һәм әдәбият-тарих укытучысы да. гомере буе дөнья гизгән. 74 илдә булып, куп кенә сәяхәтнамәләр язган язучы да. 17 ел чамасы чит илләрдәге илчелекләребездә эшләп, дөньядагы тарихи вакыйгаларны уз күзләре белән күргән һәм күп чит ил дәүләт җитәкчеләре белән очрашып сөйләшкән дипломат та. илебез гаҗәеп зур үзгәрешләр кичергән елларда хакыйкатькә тугры булып калган политолог-публицист та. кыска хикәяләр һәм юмор остасы да..
1996 елда Татар ПЕН үзәге делегациясе Мексикага Бөтендөнья Язучылар Ассоциациясе (ПЕН-Интернэшнл) конгрессына баргач та Исергәп авылы малае Вахит күпчедек илләр язучылары белән инглизчә, гарәпләр белән гарәпчә, ә кореялылар белән кореяча сөйләшеп шаккатырды. Һәм ул халыкара конгресс трибунасына чыгып, инглизчә татар мәдәнияте һәм әдәбияты турында сөйләп биргәч. Татар ПЕН үзәген бертавыштан алкышлап Халыкара ПЕН-клуб әгъзасы итеп алдылар.
—Нигә соң ул олы яшьләргә җитеп килгәндә генә басыла башлады?—дип сорыйлар кайберәүләр —Чыннан да. нигә 80нче еллар ахырында гына матбугатта еш күренә башлады
•Дөрес.—ди үзе Вахит Юныс — Чынлыкта мин Исергәп җиде еллык мәктәбендә укыганда ук шигырьләр яздым һәм Баулы район газетасында бастырдым Ватан сугышы бара, кайнар патриотизм чиктән ашкан, хәзер укыганда шаркылдап көләм. 1946-1951 елларда Бөгелмә педучилшцесында һәм укытучылар институтында укыганда да шигырьләр фельетоннар һәм мәкаләләр язып бастырдым. Тик Мәскәүгә килеп. Чит ил эшләре министрлыгының МГИМО институтында белем алганда бөтен вакытым чит илләрне өйрәнүгә китте Ә чит илләргә барып, аларның тормышын күргәч, патриотик хисләр шундук җилгә очты Үзебезнең тормышны мактап язарга кулым күтәрелмәде, ә чит илләр тормышын сүгәргә вөҗданым кушмады Сүз иреге һәм хәбәрдарлык килгәч кенә яза һәм язганымны бастыра башладым»
1930 елда Баулы районы Исергәп авылында туган Вахит Юныс 10 яшьтә ук әтисез кала Сугыш еллары, колхоз бер тиен түләми, бер кило икмәк бирми. Ә ашарга-яшәргә кирәк Кышка утын кирәк, малларга печән кирәк. Ун яшьлек малай калдык-постык җирләрдән печән чаба, печәнне һәм урмандагы корыган ботакларны бәләкәй •уфалла» арбасы белән берүзе тартып ташый Бөгелмәдә укыганда да җәйге каникулларда бәләкәй арба кулдан төшми. Кышкы төннәрдә укыган китаплар ерак серле илләргә чакыралар, хыяллар әллә кайларга оча Вакыт аз,—Исергәп малае уку елларын кыскарта дүрт еллык педучилищены өч езда, ике е.ыык укытучылар институтын бер елда тәмамлый • Стахановчы.'»—дип көлә ул үзеннән соңыннан.
Аннан соң—бер ел Шөгер татар урта мәктәбендә укыту, бер ел Баулы район мәгариф бүлегендә эшләү (ә кичләрен кичке мәктәптә укыту). Театр белән мавыгу, үзешчән сәхнә
труппасы белән төрле авыл клубларында Хаҗи әфәнде ролен башкару
Ә җан һаман еракларга тарта һәм сирәк элита вәкилләре генә укый ала торган МГИМО институтына кереп. 1959 елда В Юныс аны әйбәт кенә тәмамлап чыга Ә таләпләр анда бик катгый / курска группага уналты кеше керсә. VI курсны исә тик өч студент кына тәмамлый
Ниһаять. Каф тавы артындагы илләр, даими хәрәкәт, бетмәс-төкәнмәс сәяхәт Үзе эшләгән илләрдә дөньяны шаулаткан зур вакыйгалар, фетнә һәм түнтәрелешләр, революцияләр һәм сугышларның шаһите була В Юныс һәр илне тирәнтен өйрәнә, кешеләре белән нык аралаша, һәр халыкның милли, мәдәни, тарихи һәм рухи үзенчәлекләрен көндәлек дәфтәрләренә теркәп бара Сәяхәтнамәләрендә болар ачык сурәтләнә Гыйрак Германиягә охшамаган, Сүрия Швециягә. Әфганстан Тайваньга. Таиланд һәм Кампучия Мексикага якын түгел Кайсы гына илдә эшләсә дә. кая гына барса да, андагы ил һәм халык тормышын безнең ил һәм халык тормышы-язмышы белән чагыштыра *Нигә азар шулай, ә без болай ?•— дигән сорауга җавап эзли ул.
Чит илдән туган авылына ялга кайткач, яше сигезенче дистәгә киткән әнисе аңа зур шатлык белән гомерендә беренче тапкыр унике сум айлык пенсия азуын сөйли. Чит илләрдәге карт-корының мул. бәхетле тормышын күз алдына китереп, моңа В Юнысның җаны тетрәнә
Язучы В Юныс әсәрләренең күпчелеге—чит илләрдә язган сәяхәтнамәләр 1989елдан башлап ул чит илләрдән Татарстан матбугатына даими рәвештә материаллар җибәреп тора Казанга килгәндә дуслары аннан шаярып сорыйлар
- Ничек син <• Татарстан яшьләре» һәм »Шәһри Казан» газетазарының чит илләрдәге уз корреспондентына әйләндең ’
Ә ул җитди җавап кайтара
- Татар милләте зур һәм сәләтле милләт, ул. һичшиксез, дөнья мәйданына чыгачак XXI гасырда без чит илләр белән ирекле һәм еш аралашачакбыз Чит илләргә барырга омтылган яшь татарлар өчен язам мин Минем кебек чит илләрдә күп йөргән һәм озак яшәгән татар язучылары булса, алар да язсын'
Вахит Юныс иҗатында икенче урында публицистика тора Бу очраклы хәл түгел, чөнки соңгы ун ел публицистика күтәрелгән һәм шаулаган заман булды Дөнья хәлләрен һәм чит илләр тарихын күзәтеп барган В Юнысның зур теләк белән публицистикага кереп китүе бик аңлашыла Һәм ул үткәндәге авыр заманнан һәм бүгенге газаплы эзләнүләрдән милләтебезнең киләчәктәге ирекле һәм мул тормышын күрергә тырыша
Вахит Юныс төп тормыш кагыйдәләренең берсе итеп »сәяхәттә бәрәкәт» •хәрәкәттә бәрәкәт» девизын ала. Гомерлек мосафир булып сәяхәтнамәләр остасына әйләнгән һәм татар укучыларының дөньяга карашын киңәйткән Вахит Юныс кебек шәхесләр безгә бик кирәк