Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХТИЯР ӘДИП


£ йТТТ УРа” журналының 1908 ел 5 нче санындагы бер язмада (аның III авторы баш МӨХӘРРИР Ризаэддин
Фәхреддин үзе булса кирәк)
1 «Заһир әфәнде яшьли үлсә дә. бәхтиярдер» диелгән (149 б.). Бу кыска гына җөмләдә Заһир
Бигиев язмышының мөһим бер үзенчәлеге тотып алынган. Чыннан да ул, гәрчә Тукай. Бабич. Такташлардан
бераз озаграк яшәсә дә, гомумән бу якты дөньядан бик иртә китеп бара. 32 яшь — бу бит әле кеше гомеренең
уртасы гына. Әмма Заһир Бигиев әдип буларак чыннан да бәхтияр, ягъни бәхетле: аңа Ходай Тәгалә әдәби
талантны мул итеп биргән, шуңа да ул 16 19 яшьләрендә үк төрле чор укучылары яратып укырлык романнар
тудыруга ирешкән. Аның әсәрләре автор үзе исән чакта да (1887, 1890, 1895, 1896...), аннан соң да (1908,
1925, 1960, 1991...) даими басылып тора, мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнелә, галимнәрнең,
әдипләрнең игътибарын җәлеп итә.
Тормышта еш кына шушындый хәл күзәтелә: кешенең сыйфатларын, эш-гамәлләрен, хезмәтләрен
күреп, тоеп йөрисең, әмма алар хакында фикер әйтергә, ничектер, җае чыкмый, сылтау табылмый. Заһир
Бигиев турында да әүвәл шулай була. Әмма аның 1908 елда “Мавәраэннәһердә сәяхәт" исемле китабының
басылып чыгуы (“Китап" нәшрияты. — 108 б.) җәмәгатьчелекнең әдип хакындагы тәэсоратларын, уй-
кичерешләрен белдерүгә бер этәргеч ясый, сәбәп була. Чорның күп кенә күренекле шәхесләре узыша узыша
матбугатта 3.Бигиев турында язмаларын бастыра башлыйлар. Ф.Әмирхан “Дамелла" кушаматы белән
басылган бер язмасында (Әлислах. 1908.— 21 нче сан.— 5-6 б.) әдипне "Татар милләтенең соңгы еллары
йитешдергән вә иртәрәк күзе ачылган мөхәррирләрендән" берсе, дип саный. "Заһир әфәнденең бу әсәре
(япни “Мавәраэннәһердә сәяхәт". — Х.М.). ди ул,- хәзергә кадәр татар әдәбиятында Назыйрәсездер
(тиңсездер. Х.М.), рәгьбәт (теләк А'.Л/J белән укып чыгарлык сурәттә төрләндереп язылган". Шунысы
кызыклы: бу сөйләшүдән хәтта ерак сөргендәге Гаяз Исхакый да читтә калмый. "Бәянелхак" гәҗитендә
басылган язма (1908.— 16 март - 294 нче сан) — шуның бер мисалы.
Г.Исхакый "Мавәраэннәһердә сәяхәт” әсәренең, соң булса да, аерым китап рәвешендә басылуын
хуплый. «Бу сәяхәтнамә, —ди ул,— Заһир әфәнденең соңгы әсәре булганга, бу яшьли әрәм булган
мөхәррирнең, укучылар берлә актык сөйләшүе, аларга үзенең йөрәгенең кайнаганнарын актык әйтүе
булганга, безнең әдәбият тарихымызда да бу китап, шөбһәсез, бер әсәр булачакдыр. Бу китап хакыйкать
Заһир әфәнденең кем идеке вә ничек уйладыкы вә ниләр теләдеге берлә танышдырганга, Заһир әфәндене
таныр өчен бу китап бик зур ярдәм итәчәкдер. "Мавәраэннәһердә сәяхәт" моннан 15 ел элек язылганыны
искә төшерелсә, Заһир әфәнденең шул вакытта башын вата торган фикерләр татар әдәбиятына 1901 нче
ел Риза Казыйның “Сәлимә"сенә кадәр кермәве хисап кылынса, Заһир әфәнденең бик алдагы бер мөхәррир,
татарның халендән бик хәбәрдар бер язучы булуында аз гына да шик калдырмыйдыр. Шуның өчен Заһир
әфәнденең яшь вакытта әрәм булуы безнең татар әдәбиятын сөйгән кешеләр алдында, шөбһәсез, бер зур
кайгырырлык эшдер". Рецензент фикеренчә, "Заһир Бигиев безнең татарларның Габделкаюм Ән
Насыйридан соң иң карт мөхәррирләреннән" берсе, "татар дөньясында мәгълүм бер кеше”; шуңа күрә "аның
әсәрләре
хакында газеталарда язу вә әсәрләрен тәнкыйд кылу бик файдалы эпь.. . Г.Исхакый әдипнең сәяхәтнамәсе
хакында аерым тәнкыйть фикерләре дә әйтә. Мәсәлән, мәкалә авторы Заһир Бигиевнең “госманлычарак тел
белән язуын, мәшһүр шәрыкшенас Вамберины “шпион ясау”ның “хаксыз икәнлеген искәртә. Рецензент үз
язмасын мондый юллар белән төгәлли: Гомумән караганда, китап бик файдалы, матбугатымызның тулмаган
йирләрен тутыра торган, халкымызның бик күп аңламаган мәсьәләләрен аңлата торган бер әсәрдер. Шуның
өчен Заһир әфәнденең бу соңгы әсәрен һәркемгә укырга тәүсыя (киңәш.— Х.М.) итәмез”.
* * *
атар рухи тормышында тирән эз калдырган агалы-энеле, ягъни бертуган шәхесләр бар: Хөсәен һәм
Габделгалләм Фәйзханов, Һади һәм Садрый Максудый, Нил һәм Илдар Юзиев... Заһир Бигиев тә —
әнә шундый затларның берсе. Аның энесе Муса (24.12.1875—12.11.1949. Кайбер язмаларда туган
елы 1871 ел дип күрсәтелә)—дин галиме, шәрыкшенас, педагог, журналист, җәмәгать эшлеклесе,
мөселман дөньясының күренекле шәхесе. Татар зыялылары арасында Муса Җарулла кебек күп
җирләрдә укыган, җиһанның төрле почмакларында яшәгән шәхесләр, мөгаен, башка юктыр. Булса д а.
бик аздыр. Ул әтисенең туган авылында, Казанның Зәңгәр мәчет мәдрәсәсендә, Ростовтагы реаль
лицейда, Бохарада, атаклы Әл-Әзһәр югары уку йортында, Санкт-Петербург университетында укый,
Казан. Оренбург, Петербург, Мәскәү. Ташкент, Истанбул, Хельсинки, Берлин. Каһирә, һиндстан. Япуния,
Кытай. Иран һәм башка күп кенә шәһәрләрдә, мәмләкәтләрдә була, эшли, үз чорының мәшһүр кешеләре
белән очраша, аралаша. Болар арасында Тукай һәм Исхакый кебек әдипләр дә, Ленин һәм Ататөрек
кебек дәүләт эшлеклеләре дә бар. Муса Бигиев, дини-сәяси карашлары өчен, өч ай буе Лефортово
(Мәскәү), алты ай Пишавар (элеккеге һиндстанда) төрмәләренең “рәхәтлекләренә”дә дучар ителә.
Шунысы мөһим: аның хатыны Әсмаи-Галия дә — затлы нәселдән. Ул — Чистайның атаклы Закир хәзрәт
кызы. Аның абыйсы Ибраһим Шәүкәт Кәмал Каһирәдә Муса белән бергә укый. Әсмаи-Галия белән
Мусаның Чистайда үткәрелгән туй мәҗлесендә (ул 1905 елның 20 маенда була) Рәшит казый Ибраһимов
(18571944), Нәҗип Әмирхан (1859-1921) һәм бүтән могтәбәр затлар катнаша (Равил Әмирхан. Соңарып
килгән гаделлек // Шәһри Казан.— 6.06.2000). Муса Җарулла 1949 елның 12 ноябрендә Каһирәдә вафат
була. Татар, урыс, гарәп, фарсы, төрек һәм кайбер башка телләрне “мөкәммәл” белгән бу затның шәхси
китапханәсе үзенең васыяте буенча Анкарадагы Милли китапханәгә тапшырыла.
Заһир Бигиевның туганнары күп була. Алар арасында да, гәрчә Муса Җарулла кебек булмаса да,
шактый билгеле шәхесләр бар.
* * *
аһир Бигиевнең тормыш юлы һәм иҗаты дәреслек-хрестоматияләр, әдәбият тарихы китаплары, төрле
мәкаләләр аша укучыларга, киң җәмәгатьчелеккә шактый таныш. Безгә дә инде бу әдип хакында
берничә мәртәбә язырга туры килгән иде (“Исмең синең милләт яшәдекчә яшәр" (Тууына 125 ел тулу
уңае белән) // Мирас — 1995 — 11-12 саннар.— 38-47 б.; Татар әдәбияты. Рус мәктәпләренең 10 нчы
сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. — К: Мәгариф, 1996. — 172-185 б һ
б ) Шуңа күрә биредә. Муса Бигиевның “Мавәраэннәһердә сәяхәт...” китабына (К, 1908) кереш рәвешендә
бирелгән мәкаләсенә, А. Баттал-Таймасның Истанбулда нәшер ителгән “Муса Җаруллаһ Биги” (1958 —
61 б ) монографиясенә һәм кайбер башка материалларга нигезләнеп әдипнең тәрҗемәи хәле, иҗаты
хакында кайбер мәгълүматлар биреп китәрбез
Мехәммәдзаһир Бигиев 1870 елнын котевде Роетов-Дов каласында
Т
З
рухани гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Җарулла (Ярулла) һәм әнисе Фатыйма — һәр икесе дә Пенза
төбәгендәге “Алтыавыл”ның берсеннән — Мачалидан (Кикин авылына нисбәт итүчеләр дә бар).
Мөхәммәдзаһирнын әнисе ягыннан бабасы Хәбибулла Биги углы авылның, укымышл ы имамы була.
Җарулла Габделкәрим углы анда укый, гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, урысча да өйрәнә. Мәскәү -Ростов
тимер юлында сәүдә белән шөгыльләнә. Мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев, исламча гыйлемлеген исәпкә алып,
аны Ростов-Дон шәһәренә имам итеп билгели. Әмма булачак әдипнең әтисе 45 яшьләрендә 1881 елда,
ниндидер “бөек бер бәлагә очрап", үлеп китә. Гаиләнең бөтен авырлыгы, балаларны тәрбияләү Фатыйма
абыстай җаваплылыгында кала. Ул үз балаларын еш кына авылга әби-бабалары янына алып кайта, аларга
Мәскәү, Петербург, Казан калаларын да күрсәтә. Укымышлы, дини гаиләдә туып үскән, үзе дә шактый
гыйлемгә ия булган бу хатын балаларын белемле иманлы итүгә күп көч түгә. Фатыйма абыстай, сукыраеп,
1908 елда вафат була.
Муса Бигиев язуынча, “Заһир әфәнде яшь бала икән (ягъни яшь вакытта ук.— Х.М.) урысча уку,
язу вә үгрәнеп, соңра валидәсе (әнисе.— Х.М.) Фатыйма ханым банате дамелла Хәбибулла хәзрәтләренең
тәрбиясендә иске мәдрәсәләрнең берендә күп еллар калып, иске ысул үзрендә (искечә.— X.M.f гомуме
диния, гомуме гарәбия укымышдыр". Шул елларда аның урыс, француз, госманлы авторларының әсәрләрен
күпләп укуы мәгълүм. Заһир Бигиев бигрәк тә маҗаралы, детектив романнарны ярата. Болар бар да табигый
сәләткә ия булган үсмерне әдәби иҗат белән шөгыльләнүгә китерәләр, һәм ул 16 яшендә “Өлүф яки гүзәл
кыз Хәдичә" исемле атаклы романын яза. Мәгълүм булганча, Заһир Бигиев 1886 елда Казанда Күл буе
мәдрәсәсендә укый башлый. Биредә ул “Өлүф...” яисә “Меңнәр...” романын төгәлләп. 1887 елда “Вячеслав"
басмаханәсендә нәшер итә. Әдипнең Казандагы тормышы әллә ни билгеле түгел. Чыганакларда аның
күпләп укуы, төрле кешеләр белән аралашуы, әдәби иҗат белән шөгыльләнүе гомуми планда гына
искәртелә. 1890 елда Казанның шул ук басмаханәсендә әдип үзенең “Гөнаһе кәбаир" (“Зур гөнаһлар")
исемле икенче романын нәшер итә.
Мәдрәсәне тәмамлагач, 1891 елда 3.Бигиев Ростов Донга кайта һәм шунда шәһәр
мөселманнарының имамы булып эшли башлый. “Имам улмыш исә дә,— ди аның хакында энесе Муса
Бигиев. — гомеренең ниһаясенә (ахырына. — Х.М.)кадәр валидәсенең (әнисенең. — Х.М.)тәрбиясендә
калды... Ростов шәһәренең көтебханәи гомумиясенә варып, даимән рус әсәрләрене моталәга идәр (укыр.—
Х.М.) иде". 1893 елда 3.Бигиев Мавәраэннәһергә, ягъни Урта Азиягә сәяхәт кыла. Шуның нәтиҗәсе буларак,
аның атаклы сәяхәтнамәсе языла. Бу язма 23 яшьлек авторның гаять зыялы, укымышлы. Шәрык һәм Аурупа
гыйлемен шактый тирән үзләштергән шәхес икәнлеген ачык күрсәтер тора.
З.Бигиевның Төркестан якларына баруында ике төп сәбәп бар. Әдип, Исмәгыйл Гаспралы кебек,
татарча гәҗит чыгарырга хыяллана. Әмма бу ният гамәлгә ашмый. З.Бигиевнең Бохарада укырга калырга да
теләге була. Әмма андагы уку йортларында белем бирүнең түбән дәрәҗәдә икәнлеген күргәч, ул бу
ниятеннән баш тарта.
3.Бигиев Төркестаннан күңел төшенкелеге белән кайта. “Мавәраэннә- һердә сәяхәт" язмасының
ахырында ул болай ди: “Гаять көчле авырулы бер хәлгә төштем. Башлануы кайгыдан юану өчен бер кәеф-
сафа кору сымаграк булып күренсә дә, ахыры соң дәрәҗәдә һәлакәтле булды. Кулыма каләм алмас бер
хәлгә килдем. Тормыш ләззәтләреннән өмет өздем. Моннан соң яшәвемдә файда булмас дидем дә. әҗәл
сәгатен. Газраилның визитын көтә башладым.. Шушындый төшенке халәт алга таба да дәвам итә. Муса
Бигиев тә абыйсының “гаять бөек мөдһәш (куркыныч. Х.М.) бер бәлая (бәлагә. - Х.М.) ибтилясы (төшүе,
дучар булуы Х.М)" хакында яза. 1902 елда әдипнең йөрәге тибүдән туктый. Аның кайчан, кемгә өйләнүе
хакында кулыбызда мәгълүматлар юк. Муса Бигиев абыйсының урын өстендә хыянәт кулы белән үтерелүен
яза ("дәсте хыянәт илә катыЛл улынып, шәһид улды"). "Валидәсе (әнисе. — Х.М.) баласының җәсәдене
(гәүдәсен. Х.М.) табиблар элендә (кулыннан. Х.М.) тугратмак эчен бөек бөек парәләр (акча. М.Х.) сарыф
ндеб. ун сәгать
мөкаддәм (ягъни 10 сәгать үтүгә. — Х.М.) ... дәфен итдермеш (күмдермеш. Х.М.)". М.Гайнуллин да
әдипнең, тууына 75 ел тулу уңае белән язылган мәкаләсендә (Советәдәбияты. —1945. — Өнчысан.— 74-
836.)шушы ук фикерне куәтли: "Язучының соңгы көннәре матур узмаган. Үзе әйткәнчә, башта тынычлану
нияте белән куллана башлаган кәеф-сафасы (эчүе)һәм хатынының аңа карата хыянәте Заһир Бигиевне
һәлакәткә алып килгән. 1902 елда үзенең түшәгендә хатыны тарафыннан үтерелгән”.
1999 елның 30 маенда Татарстан радиосы "Мирас” циклының З.Бигиевкә багышланган тапшыруын
кабатлап бирде (Аны без алып барган идек. Х.М.). Шул тапшырудан соң әдәбиятчы галим Шакир ага Абилов,
чыгышның "әйбәт, мәгънәле булуын искәртеп, болай диде: "Мин заманында Бохарада әмир архивында
З.Бигиевкә мөнәсәбәтле кулъязмалар белән кызыксындым. Әмма алар арасында “Катыйлә" белән "Мөртәд"
юк иде (Бу ике әсәрнең кулъязмасын автор 1892 елда Ростов-Донга килгән Бохара әмире Габделәхәдкә
биргән була. — Х.М.). Әйтүләренә караганда. Бохара әмире инкыйлабтан соң Әфганстанга кача. Шәхси
китапханәсенең дә зур өлешен шунда алып китә... Мөхәммәд Гайнуллин 50 елның урталарын да Ростовта
була. З.Бигиевнең бик өлкән яшьтәге хатыны белән очраша (балалары булмый). Шундый сүз таралган була:
имеш, хатыны 3.Бигиевне мунчада үтерә. М.Гайнуллинга әдипнең хатыны бу версиянең дөрес түгеллеген
әйтә. М.Гайнуллин Ростовта әдипнең каберен дә күрә. Бәлкем, фотосын да алгандыр. Соңыннан баручылар
исә З.Бигиев каберен таба алмадылар. Үзенең Ростовка сәфәре хакында М.Гайнуллин Тел, әдәбият һәм
тарих институтының гыйльми Советында сөйләгән иде". Кайберәүләр З.Бигиевнең үз -үзенә кул салуы
хакында язалар. Әдипнең Ростовта стачкалар вакытында христиан карагруһчылары тарафыннан кыйнап
үтерелүе, эзне жую өчен бу җинаятьне аның хатынына ябештерүләре хакында да (имеш, ул ирен агулаган
дигән) хәбәрләр бар (М.В. Гайнутдинов. Татарская литература XIX века...— К.. 2000.— С. 82-83).
романнар язуын да искәртәләр. Дөрес, Рәфыйк Нәфыйгов “Катыйлә”не “Гөнаһе кәбаир"нең беренче
варианты дип саный. Ул Ленинград (С. -Петербург) Үзәк дәүләт архивында цензура комитетыннан кергән
“Катыйлә хатын” әсәренең кулъязмасын таба (Бу текст цензурага 1889 елның 22 июлендә тапшырылган
була). Цензор авторның “Инҗил"дән өзекләр китерүен, аларны шик астына алуын һәм башка сәбәпләр белән
әсәрне басудан тыя. Шуннан З.Бигиев, романны төзәтеп, “Гөнаһе кәбаир" исеме белән бастыра (Рәфыйк
Нәфыйгов. Җитмеш дүрт ел үткәч Совет әдәбияты.— 1963.— 5 нче сан.— 142-144 б ). Бу—кызыклы
караш. Әмма З.Бигиев үзе һәм аның энесе бу романнарны тәңгәлләштермиләр, аерым карыйлар. Һәм
“Мөртәд”, һәм "Катыйлә” 90 еллар башында инде төгәлләнгән була. “Мөртәд"—“Гөнаһе кәбаир”нең дәвамы.
“Катыйлә” хакында Муса Бигиев менә нәрсәләр яза: “Шу(л) әсәр... бөек бер мәһарәтилә (осталык белән.—
Х.М.) язылмышдыр, әсәрләре арасында иң беренчеседер. Бән ул “Катыйлэ ’дэ Мәрьям ханым илә кызы
Әсманың адәм күңеле тәхәммел итмәз (түзмәс-Х.М.) дәрәҗәдә дәһшәтләренә күреп, соңра “Сәфилләр"дә
(Виктор Гюгоның "Хокуксызлар" романы күздә тотыла.— Х.М.) Фантина илә кызы Козетта дәһшәтләрене
укыдым Шу(л) ике китап арасында гаять бөек бер мөнасибәт булдым (ягъни бәйләнеш күрдем.-Х.М.).
Белмәдем: Заһир әфәнде Виктор һийуго җәнабләренең "Сәфилләре”не "Казан романы" калыбында
язмышмы? Яхуд кәндүсенен (үаевед- Х.М.,I куеи шигьриясе ил, . бер китап мәйдан, чыкармышмы? Уала й™.
- Х.М.) улса да. бәила улеа да. бәһре тәкъдир у(л) китап Заһир әфәпде намен, (исемеме— Х.М.) һәрвакыт
фәхер улачак (дан. шеһп^т кгстерачәк— Х.М.) бер китапдыр. Бер кач сабәблар илә кәндусепек хәяты» ля
(ужисак чакта—Х.М.) тәбыг улыимады (басылмады— ХМ ) йяШа л_' ла
Әйткәнебезчә, З.Бигиевнең ике романы, бер сәяхәтнамәсе басылган. Әмма чыганаклар аның янә
"Мөртәд” (диннән язган, иманын алыштырган; юньсез.— Х.М.) һәм "Катыйлә” (үтерүче
хатын—кыз.— Х.М.) исемле
ганкариб (тиздән, тиз көндә.— Х.М.) тәбыг улыныр”. Бу ике романның чыгачагы хакында “Китап” нәшрияты
1908 елда белдерүләр дә бастыра. Әмма, ни сәбәптәндер, ул китаплар дөнья күрми кала. Кулъязмалары да
юк. Монда кайберәүләр Муса Бигиевне дә гаеплиләр. Дөрес, ике туган арасы соңгырак елларда киеренкерәк
булганга охшый. (Биредә, әлбәттә, абыйсының эчүчелеккә бирелүе дә билгеле бер роль уйнагандыр). Моны
энесенең абыйсы хакындагы кереш сүзе дә сиздереп тора. Әмма шулай да без романнар нәшер ителмичә
калуда Муса Бигиевне шелтәләргә җыенмыйбыз. Бәлкем, без белмәгән башка сәбәпләр булгандыр?
аһир Бигиевнең әдәбиятка кергән еллары—татарның милли үзаңы уяну, тәрәкъкыятенең җанлану
чоры. Ш.Мәрҗани. К.Насыйри, Х.Фәйзханов хезмәтләре халкыбызның тарихи офыкларын киңәйтте,
Кандалый, Акмулла шигырьләре әби-бабаларыбызның рухи дөньясын баетты. XIX йөзнең икенче
яртысында Шәрык телләреннән күпләгән әсәрләр тәрҗемә ителә. Урыс, Аурупа әдәбиятлары белән
кызыксыну көчәя. Госманлы сүз сәнгате биредә арадашчылык ролен дә үти. Исмәгыйл Гаспралы эшчәнлеге,
бигрәк тә аның “Тәрҗеман" гәҗите мәдәни үсешкә, мәгарифкә көчле этәргеч ясый. 80 иче елларда татар
драматургиясе туа. Иҗтимагый-мәдәни вазгыять, рухи ихтыяҗлар нәкъ менә Муса Акъегетзадәнең
тормышчан эчтәлекле, милли аһәңле, инсани фикерле “Хисамеддин менла” әсәрен (1886) тудыруга к итерде.
Аңа табигый рәвештә З.Бигиев романнары һәм сәяхәтнамәсе килеп кушылды. Гасыр азакларында бу
башлангычны Р.Фәхреддин, Ф.Кәрими, Г.Исхакый һәм башка әдипләр уңышлы дәвам иттерде. Кыскасы,
3.Бигиевнең әдәбиятка килүе һич тә очраклы хәл түгел, ә татар рухи үсешенең зарури бер буыны, баскычы
иде. Кайбер авторлар аның урыс, Аурупа әдипләреннән файдаланып язуын искәртәләр. Мәсәлән, Муса
Бигиев "Өлүф..." романының “Погоня за миллионами" исемле урыс әсәренә ияреп иҗат ителүен әйтә.
Ф.Әмирхан да шул фикерне куәтли. “Бу романнарның һәр икесен дә, — ди ул, — мөэллиф (автор, язучы.—
Х.М.) рус әсәрләренә тәкълид итеп, бәгъзән дә бөтенләй рус типларын татар ясап чыгарадыр" (Әдәбиятка
гаид // Әлислах.— 1908. - 8 сентябрь). М.Гайнуллин “Гөнаһе кәбаир” романының француз әдибе Эмиль
Габорио (1832-1873) әсәрләреннән (“Господин Лекок", "Преступление в Орснвале" һ.б.) файңяланылып
язылуын ассызыклый (Совет әдәбияты.— 1945.—9 нчы сан. — 81 б.). Күчеш чорында башка халыкларның
әдәби казанышларына мөрәҗәгать итү, алардан теге яки бу дәрәҗәдә файдалану мәдәният тарихында
табигый һәм гадәти хәл. Пушкинның Байрон иҗаты белән кызыксынуы да—шуның күркәм бер мисалы.
Тәнзыймәт чорындагы госманлы әдипләре дә француз әдәбиятыннан шактый мул файдаланалар, үзләре
әйтмешли, “франк каһарманнарын госманлаштыралар”.
З.Бигиев эшчәнлегенең әһәмияте шунда: ул, үз халкының һәм башка кавемнәрнең эстетик
казанышларына таянып, Муса Акъегетзадә белән берлектә, милләттәшләре кызыксынып укырлык, татар сүз
сәнгатенең заманча үсешен билгеләрлек әсәрләр тудырды. Нәкъ менә шуңа күрә дә аларны шул чорда ук
“яңа әдәби, агымның җимеше" (Тәрҗеман. — 10.08.1890), “әдәбият бәһарыбы.зның (язының. - X.M.fvm,
әүвәлге чәчәкләре” (Тукай), татар телендә "роман диярлек әсәрләрнең әүвәлгеләре" (Ф.Әмирхан) дип
атыйлар да.
"Бу романнарда,— ди Ф.Әмирхан, — камилән, татар тормышыннан алынган типлар (бер икене
истисна белән (исәпкә алмаганда. - Х.М.)) юк дияргә мөмкиндер. Шулай да булса, бу әсәрләрдәге типларны
Заһир Бигиев, булачак мәгыйшәтне алдан сизенеп чыгарган шикелле, вөҗүдкә чыгарадыр. Муса вә
хатынына (ягъни Маһруйга. — Х.М ), җинаяте соңында да. гуманный мөгамәлә итеп гафу итә алырлык хөр
фикерле татар (биредә Җиһангир образы күздә тотыла. Х.М.) менә бу көннәрдә генә вөҗүдкә килә
башларлык типлардыр. Шулай итеп, бу романнар кыйсмән (өлешчә. Х.М.) безгә яз якынлашканын күрсәт»
торган кышкы якты кояшлы көннәр булып хезмәт
З
иткәннәрдер. Заһир әфәнде, әгәр гомере мөсагадә (мөмкинлек. Х.М.) иткән булса, бәлки дә бик үткен милли
әсәрләр вөҗүдкә китергән булыр иде (Әлислах.— 8.09.1908).
Әмма Ф.Әмирханның миллилек турында бу искәрмәләре бераз бәхәсле дә. Чөнки З.Бигиев
романнарында, аеруча “Гөнаһе кәбаир"да татар мәгыйшәте, татар рухы шактый тулы гәүдәләнеш тапкан.
Мәсәлән, карт хәзрәтнең укырга китүче Габделгафурга биргән теләкләре тулысы белән ислам дине, милли
гореф-гадәтләр рухында, “һәлакәт юлы, яманлык вә кимлекнең башы һәм чыганагы—шул хәрам
исерткечтер", диелә анда. Шулай ук карт “зур гөнаһлар"ның “аз-азлап башланып", аннан “күбәеп вә
куәтләнеп китүен искәртә. Мәгълүм ки, татарның бер өлеше элек-электән шәһәрләрдә башка халыклар
белән аралашып яши. З.Бигиев шундый тормышны гәүдәләндергәндә, әлбәттә, милли персонажлар белән
генә чикләнә алмый. Аның әсәрләрендә Муса, Габденнәсыр, Зөләйха образлары белән беррәттән, Андреев,
Шубин кебек затларның да сурәтләнүе нәкъ шуның белән аңлатыла. Бу яктан автор XIX йөзнең икенче
чирегендә иҗат иткән Гомәр Мөхәммәд углы традицияләрен дә дәвам иттерә. Романнарда аерым
кимчелекләрнең булуы авторның яшьлеге, иҗади тәҗрибәсе җитмәү белән дә аңлатыла.
З.Бигиев— халкыбызның зирәк, гыйлемле вәкиле. Шуңа күрә ул нәрсә турында язса да, аны, иң
беренче чиратта, үз милләтенең язмышы, хәле борчый. Автор үз халкын ярата, аны алдынгы, тәрбияле
итәсе килә. Әмма ул милләтпәрвәр булса да, үз халкына тәнкыйди күзлек аша да карый. Мондый алым алга
таба Г.Исхакый, Г.Тукай, Ф.Әмирхан тарафыннан аеруча нәтиҗәле кулланылды.
З.Бигиевнең һәр ике әсәре дә детектив характерда, ягъни җинаять кылу һәм аны ачуга юнәлтелгән.
Бу, бер яктан, укучыны мавыктыруны күздә тотса, икенче яктан, гадәти булмаган, киеренке шартларда
кешеләрнең холык-табигатен, үз-үзен тотышын, үзгәләр белән мөнәсәбәтен тулырак ачырга мөмкинлек
бирә. Шунысын да искә төшерик: З.Бигиев ахун гаиләсендә туып үскән, үзе дә шул вазыйфаны башкарган.
Гадәттә, андыйларга шәһәр һәм округ судларында катнашырга, төрле җинаять эшләре белән танышырга
туры килгән. Шуңа күрә автор андый вакыйга-хәлләрне шактый белеп тасвирлый.
һәр инсан үз гамәле өчен үзе җаваплы. Бу әхлакый принцип — Урта гасыр һәм XIX йөз әдәбиятының
төп сыйфатларыннан берсе, З.Бигиев өчен дә катгый канун. Зөләйха, Габденнәсыр, Ягъкуб Галиев
һәлакәтләрен, Габделгафурның төрмәгә эләгүен автор, иң беренче чиратта, аларның үзләренә бәйләп
карый. Әмма З.Бигиев тирәлек, мохитнең дә кешегә тәэсир итүен аңлый, инсанны табигый яктан гына түгел,
иҗтимагый-социаль мөнәсәбәтләр җимеше рәвешендә дә карый. Шунысы мөһим: автор кешенең үзгәрүенә,
камилләшүенә ышана. Маһруй, мәсәлән, үз гамәлләре өчен җәзага тартыла, газаплар кичерә, тәүбә кыла,
“кабат терелеп”, рухи яктан пакьләнә.
З.Бигиев тугрылыкны, әхлакый сафлыкны, иманлылыкны яклый, эчүчелекне, икейөзлелекне,
җинаятьчелекне, фәхешлекне кискен тәнкыйть итә. Татар әдәбиятында алга таба төп проблемаларга
әверелгән мәсьәләләрнең бер өлеше "Өлүф..."тән, “Гөнаһе кәбаир"дан яисә алар аркылы юл ала.
З.Бигиевнең “Мавәраэннәһердә сәяхәт" язмасы татарның һәм әдәбияты, һәм публицистикасы, һәм
гомумән ру хи тормышы өчен аеруча әһәмиятле. Ул, бер яктан, авторның өлгергән шәхес икәнлеген, күңел
дөньясын күрсәтсә^ икенче яктан, тарихның, сәясәтнең гыйбрәтле сәхифәләрен ачып бирә’ З.Бигиев моңа
кадәр татар табынып яшәгән Төркестанның мәгълүм сәбәпләр аркасында гадәттән тыш артта калуын,
андагы кавемнәрнең хокуксызлыгын тасвирлый. Сәяхәтнамәдә патша хокүмәтенең традицион колониаль
сәясәте, аның рәхимсезлеге күрсәтелә.
“Мавәраэннәһердә сәяхәт"— әдипнең җәмгыять, тормыш, мәдәният милләт турында
уйлануларының бер хисабы, килер буыннарга бер васыяте.’
әгълүм ки, Тукай — тәнкыйди рухлы шагыйрь. Аның мактавына, хөрмәтенә бик сирәк затлар
гына лаек була: Мәржани. Ямашев... Шундыйлар арасында Заһир Бигиев тә бар. Бу күп нәрсә
хакында сөйли. Тукай “Төшемдә күргәннәрем" исемле язмасында (1908) әдипне “ахирәттәге
сарайда” күрүен искәртә. Имеш, ул сарайның диварларына, идән- түшәмнәренә алтын хәрефләр белән
әдипнең әсәр исемнәре язылган.
Тукай “Мавәраэннәһердә сәяхәт” язмасын кулъязма хәлендә үк укып чыга һәм, шуннан илһамланып,
үзенең мәшһүр “Мәрхүм Мөхәммәдзаһир әфәндегә” дигән мәрсиясен яза. Бу шигырь “Мавәраэннәһердә
сәяхәт”нең тәүге басмасында (1908) алгы өлештә үк урнаштырыла.
... Гәрчә “үлде" дисәләр дә, син бөтенләй үлмәдең;
Яхшы исмең калды, син мәнсийү мәтрүк ул малың
(Ягъни: “онытылып калмадың '' -Х.М).
... Иртәрәк милләтне сәүкайлар (сәвык әйләр — алга әйдәр. — Х.М.) идең чын эзгә син!
Нинди гали (бөек. — Х.М.), нинди зур эш эшләр идең безгә син!
Шунда да исмең синең милләт яшәдекчә яшәр.
Милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар
(ягъни: һаман югарыга ашар. — Х.М).
Бөек Тукайның мондый бәясенә лаек булган Заһир Бигиев,— чын мәгънәсендә, бәхтияр әдип. Аның
әсәрләре даими укыла, исеме милләт белән бергә "аша”, ягъни бергә бара, бергә яши.