Логотип Казан Утлары
Публицистика

3-ГЫЙМРАН (МӘРЬЯМНЕҢ АТАСЫ) СҮРӘСЕ


(Гыймран сүрәсе 200 аятьтән тора Мәдинә-и Мөнәүвәрә шәһәрендә иңгән. Бу сүрәдә Мәрьямнең атасы Гыймран турында сөйләнә. Исеме шуннан килә.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
1. Әлиф. Ләм. Мим. (Мин. Аллаһ. яхшы белүче.)
2 Аллаһ—бер генә! Аллаһнын Үзеннән башка (һичберкем, һичбер нәрсә) илаһ була алмый. Ул—мәнге тере. Ул—каййумдыр.
(-Хаин вә каййум» гыйбарәсен болай аңлаталар. Хайи—тере, үлемсез, мәңге дәвамлы, дигән сүз. Каййум—бөтен Галәмнең, барча җанлы-җансызларның тәрбиячесе, барысын да күзәтеп-белеп, хисапка тотучы кодрәт вә камиллек иясе.)
3. (Ий. Мөхәммәд) Ул сиңа китапны (Коръәнне) әүвәл иңдерелгән китапларны (дөресләп) раслау өчен, өлешләп-өлешләп иңдерде. Моннан алда да Тәүрат белән Инжилне иңдергән иде. (Ут китаплар) инсаннар өчен тугры юл күрсәтүче иде.
4. Хак белән ялганны (яхшыны яманнан) аера белер өчен (хөкемнәр) Фуркан иңдерде Аллаһнын аятьләренә көфер иткәннәр юкмы? (Бар. әлбәттә.) Андыйлар өчен бик читен газаплар әзерләнгән Аллаһ—кодрәт иясе һәм жәза бирүчедер.
5. Шөбһә юк ки. Җирдә дә. Күктә дә Аллаһтан яшерен нәрсә юктыр (6) Аналарыгыз карынында ук. Үзе ничек теләсә, сезгә шундый рәвеш бирүче дә Улдыр Аллаһтан башка һичбер тәнре юк. Аллаһ мотлак (абсолют) жиңүче Аллаһ бердәнбер хөкем чыгаручы вә хикмәт иясе. 7. (Ий. Мөхәммәд) сиңа Китапны Ул иңдерде. Анда мәгънәсе ачык аятьләр байтак—алары Китапның нигезен тәшкил итә Башка бер бәгьзеләре мөтәша- биһләрдер (ягъни мәгънәсе ачык түгел һәм хәзергә аңлатуы да мөмкин булмаган, кыска аятьләр) Күңеле бозык булганнар, мөтәшабиһ аятьләрне фетнә чыгарырдай итеп, үзләренчә аңлатырга маташалар, шуларга ябышып яталар. Гәрчә, «шарның мәгънәсен Аллаһтан башка беркем белмәс. Гыйлем ияләре исә.
— Без ана (Коръәнгә) ышандык. Барысы да Раббыбыздан килгән.—диләр. Аларны (мөтәшабиһ аятьләрне) сәламәт акыллылардан башкалар яхшы аңламас!
- Мөтәшабиһ аятьләрне аңлатуга ике караш яшәп килә. Сәләф—борынгылар мәсләге Халәф—варислар мәсләге. Сәләфчеләр фикеренчә. бу аятьләрне аңлатудан качарга кирәк Аңлатмыйча гына, Аллаһ сүзенә ышанырга кирәк».
Хәсән Чантай тәфсиреннән
Соңгылары, халәфчеләр аңлату ягында тора Кайберәүләр «уәр-рәсихунә» сүзенең башындагы «уау» хәрефен теркәгеч итеп укыйлар. Алай укыганда аңлашыладыр ки: хәлбуки, аның мәгънәсен бары тик бер Аллаһ вә гыйлемдә югары дәрәҗәләргә ирешкән галимнәр генә беләчәк Моны хакыйкать итеп алсак, мөтәшабиһ аятьләр фән-гыйлем камиллеккә ирешкәч кенә, киләчәктә генә аңлатылачак икән»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.
Журнал эчен Рабит Батулла әзерләде.
Коръән татар телендә
8. Йа. Раббыбыз. тугры юлга бастырганнан сон. безне адаштырма Безгә Үз Жднәбеннән рәхмәт бир Шик юк ки. Син ин юмарт ярлыкаучы (9) Йа. Раббыбыз. хактыр ки. Син. һичшиксез, көннәрдән бер көнне кешеләрне бер урынга туплаячаксың, һичшиксез. Аллаһ Үз сүзендә торачак!
10. Алла хозурына килгәч, кяферләрне маллары да. балалары да коткара алмас Менә шулар була инде жәһәннәм кисәүләре. (11) (Аларның юлы) Фиргәвен токымынын вә алардан элек яшәгәннәрнең юлы кебек Алар аятьләребезне ялганга чыгарды. Аллаһ та аларны. гөнаһларына күрә, (хөкемгә) тотты Аллаһнын җәзасы бик тә каты булыр.
12. (Ии. Мөхәммәд) көфер итүчеләргә әйт син
—Якын арада сез тар-мар киләчәксез вә бөтенегез җәһәннәмгә сөреләчәксез.— диген.
Ул (җәһәннәм) котчыккыч яман урындыр
13. Кара-каршы килгән ике гаскәр (Бәдер) сугышында сезгә гыйбрәтләр бар Бер гаскәр Аллаһ юлында сугыша, икенчесе исә мөшрикләр иде Болары тегеләрне (мөселманнарны) мангай күзләре белән ике итеп күрә башлады Ярдәм итәсе килгән кешеләренә Аллаһ ярдәм итәр Шик юк ки. күңел күзләре сукыр бул маганнарга монда катгый сабаклар бар.
(Бәдер сугышында мөшрикләрнең гаскәре мең кешедән тора иде Мөселманнар нибарысы өч йөз кеше иде Мөшрикләр күзенә мөселманнар икеләтә артык булып күренде, кяферләрнең күңеленә курку иңде һәм алар җиңелде )
14. Нәфесе булган кешеләргә, хатыннар, угыллар, батман-батман тагылган алтын-көмеш. тамгаланган чабышкы атлар, (мул сөт бирүче) хайваннар, иген тарлаулары, шашып сөю галәмәтләре гүзәл итеп күрсәтелде Ләкин боларнын барысы да дөньядагы тормышның тиз узып китә торган рәхәт мизгелләре генә Аллаһ хозурындагы (җәннәттәге) тормыш тагын ла гүзәлрәк
15. Син әйт
—Сезгә болары инан да яхшырак тормыш турында сөйлимме.*— диген
Тәкъва (саф) мөселманлыкка ирешкәннәр өчен Раббы катында, (тау-таш) асларыннан бәреп чыгучы чишмәләре белән җәннәтләр булыр Алар анда мәңге яшәп калачак Саф-пакь хатыннар (ннында) алар Аллаһнын ризалыгында яшәр Хактыр ки. Аллаһ колларын күзәтеп тора.
16. 17. Сабыр-чылам булганнар, иманнарына тугры калганнар, итагатьле булганнар, ятимнәрне асраганнар (ягъни тәкъвалыкка ирешкәннәр)
— Йа Раббыбыз. без иман китердек Инле безнен гөнаһларыбызны кичер вә безне җәһәннәм газапларыннан коткар!—дип сәхәрләрдә Аллаһтан ярлыкау сорарлар 18. Аллаһ чакыйкатьне-галеллекнеөскә чыгарып. Үзеннән башка һичбер тәнре булмаганлыгын (аятьләре. дәлилләре белән) исбат итте Фәрештәләрдә, гыйлем ияләре (нәбиләр, галимнәр дә) моны раслады
—Аннан башка һичбер гәнре юк' диделәр —Ул—мотлак җиңүче, хөкемгә вә хикмәткә ия бердәнбер Аллаһтыр 19. Хак дин. Аллаһ дине—Исламдыр (Үзләренә) Китап иңдерелгәннән сон (Коръән иңгәч), белем алгач, көнләшеп, (артык горурланып), үзара талашып таралыштылар Аятьләрне инкарь итүчеләр белсен ки. һичшиксез. Аллаһ җәзасын бик тиз бирер.
•Дин» кәлимәсе: итагать вә җәза, хаклык һәм шәригать мәгънәләрендә килә. Коръәндә •дин» сүзе төрле мәгънәләрдә кулланыш Югарыдагы аять исә. бәндәләр тарафыннан кабул ителергә тиешле Илаһи канун бушрак фара злака Ягьни. дин—ул кешеләрне дөньяда ничек итеп дөрес яшәргә өйрәтүче һәм Ахирәттә сәгадәткә ирешү залын к үрсөтүче. Аллаһ хозурыннан пәйгамбәрзәр аркылы кешсзәргә иңдерелгән Илаһи кагыйдәләр. кануннар • Ислам» клшмәсе түбәндәге мәгънәләргә ия итагать итү. берләшү, рухи һәм физик сәламәтлеккә ирешү, гыйбадәттә ихлас булу Югарыдагы аятьтә исә -Ислам» сүзе бер Аиаһка иман китерү вә хәзрәти Мөхәммәд аркылы күндерелгән дин нигезләрен кабул ит\. дигән чәгънәдә бирелгән»
Хәйретдин Караман тәфсиреннән һәм Абдурахман Каянын •Иман вә гыйбадәт» исемле китабыннан
20. Әгәр (кяферлар) синен белән бәхәсләшә башласа, әйт:
—Вәгазьләремә ияргәннәр белән мин Аллаһка буйсындым!—диген. Үзләренә Китап иңдерелгәннәрдән вә жаһил мөшрикләрдән сора.
—Сез дә Исламны кабул итеп. (Аллаһка) буйсындыгызмы'’— диген.
Әгәр Исламны кабул иткән булсалар, тугры юлны тапкан булырлар Әгәр инкарь итеп, йөз чөерсәләр, сиңа бары тик аларны (җәһәннәм газабы белән) кисәтергә генә кала Хактыр ки. Аллаһ бәндәләренең кылмышларын күзәтеп тора.
21 Аллаһнын аятьләрен инкарь итүләре аркасында, кяфер булганнардан, хаксызга пәйгамбәрләрне үтерүчеләр вә гаделлеккә өндәүче инсаннарның ханнарын кыйганнарны:
—(Сезгә) бик тә хәтәр жәза булачак!—дип «сөендер * (22) Боларның дөньядагы эшләре дә. Ахирәттәгеләре дә бушка чыкты Аларга беркем дә ярдәм итә алмас. (23) (Рәсүлем) үзләренә Китаптан бер парча бирелгән кавемне күрмәдеңмени'’ Алар арасында гаделлек урнаштырыр өчен, тугры юлга чакырыр өчен, аларга Аллаһнын Китабы бирелде. Ләкин аларнын бер өлеше (Китапка) арка белән борылды (24) Моның сәбәбе шулдыр ки. алар янә дә әйттеләр:
—Безгә мәңгелек ут беркайчан да ирешмәячәк, мәгәр санаулы көннәрдә генә ирешәчәк, (без җәһәннәмдә озак калмаячакбыз).—диделәр. Дин мәсьләләсендә алар уйлап чыгарган бу нәрсә (үзләрен-үзләре) алдау гына (25) Киләчәге шик уятмый торган бер Көндә аларны бер урынга жыярбыз. аларга гаделсезлек булмаячак, ләкин аларга дөньядагы кылмышларына күрә, тап-таман түләү (җәза) биреләчәк, менә шул вакытта аларнын хәле ничегрәк булыр икән?
26. (Рәсүлем) әйт син:
—Әй. мөлкәтләрнең хужасы Аллаһ. Син милекне кемгә теләсәң, шуңарга бирәсең, кемнең милкен алырга теләсәң, аңардан аласың. Теләгән кешеңнең кадерен арттырасын, теләмәгәнеңне мескенлеккә төшерәсең. Игелек бары тик Синен ихтыярындадыр Шик юк ки. Син барча нәрсәгә кодрәтлесең,—диген. (27)—Төнне көн белән, көнне төн белән аралаштырасың. Үлене терелтәсең, терене үтерә- сен(җансыздан җанлыны чыгарасын, җанлыны җансыз итәсең). Теләгән бәндәңә чиксез мул ризык бирәсең,—диген
28. Мөэминнәр мөэминнәрне ташлап, кяферләр белән дус булмасын. Шулай эшләгән кеше Аллаһтан берни дә (ярдәм) күрмәс. Мәгәр ки. алар тарафыннан дәһшәт янаса гына (дус булырга мәҗбүрсез). Аллаһ (сезгә җәзасыннан) куркырга боерды. Ниһаять, (бу дөньядан китеп) Аллаһ хозурына бару да Аллаһ әмерендәдер.
(Кяферләр золымында калган мөселманнарга алар белән дус булырга рөхсәт итә. ләкин мөселман кеше күңеле белән Аллаһка табынырга тиеш, аның иманына зарар килмәскә тиеш.)
29. Әйт син:
— Күнелләрегездәгене яшерсәгез дә, ачып салсагыз да Аллаһ белә. Күкләрдә. Җирдә ниләр бар—Аллаһ барысын да белеп тора,—диген. Аллаһнын бөтен нәрсәгә кодрәте житә.
30. Аң булыгыз, ул Көнне (Кыямәттә) дөньяда игелек кылган булса да. яманлык кылган булса да. һәркем үз әжерен табар; кеше кылган яманлыкларыннан ерак арада торырга теләр. Аллаһ асылда сезне (Үзенә каршы килүдән) куркырга боера. Аллаһ колларына чиксез шәфкатьледер.
31. (Рәсүлуллаһ) син әйт
—Әгәр Аллаһны сөйсәгез, мина иярегез (Исламны кабул итегез ). Аллаһ та сезне сөяр вә гөнаһларыгызны ярлыкар,—диген Аллаһ ярлыкаучы, киң күңелле, гафу итүче.
32. Әйт син:
—Аллаһка вә Пәйгамбәргә итагать итегез,—диген. Әгәр йөз чөерсәләр, шөбһәсез ки. Аллаһ та ул кяферләрне сөймәс.
33-34. Хакыйкатән. Аллаһ Адәмне Нухны. Ибраһимны вә аларнын токымнарын. Гыймран гаиләсен—барысын да бер нәселдән буларак, халыкларга (естпеи)мәшһүр кылды. Аллаһ чынлыкта барысын да ишетүче, мөкәммәл белеп торучыдыр
35. Гыиһмраннын хатыны:
—Раббым. карынымдагы яралгыны Сина (дөнья мәшәкатьләреннән) азат кол итәргә ант иттем. (Минем антымны) кабул ит. Шөбһә юктыр ки. Син ишетәсең дә. күреп тә торасың,—диде.
«Хөннә белән Гыймранның балалары булмый, картаеп барганда Хөннә бер агач төбенә утырып ана кошның ничек итеп баласын ашатканын карап тора да: »Йа Раббым. миңа да бер бала бирсәң, ул баланы дин хезмәтенә тапшырыр идем».—ди. Аллаһ аның теләген кабул кыла. Хөннә Мәрьямгә йөкле була. Ул база Гайсә пәйгамбәрнең булачак анасы иде-
Шәех Ногманн тәфсиреннән.
36. (Мәрьямнең анасы) кыз тапкач, әйтте. Аллаһ аның кыз табачагын белә иде —Раббым. мин аны кыз итеп тудырдым Ир бала кыз бата кебек бүлмыи инде
ул (ягыш ир кебек хезмәт итә алмас) Мин ана Мәрьям исеме куштым Бу баланы һәм аннан туган балаларны куылган шайтаннан саклар өчен Сина тапшырдым,—диде. (37) Шулай итеп. Раббы аны бик теләп кабул итте. Аны бер гүзәл үсемлек кеби тәрбияләп үстерде. Зәкәрияне аңа тәрбияче итеп куйды Бала ята торган бүлмәгә кайчан гына керсә дә. Зәкәрия анда мул ризыкка тап була иде
—Мәрьям, бусина каян килде?—дип сорады Зәкәрия. Кыз.
— Бу— Аллаһ тарафыннан. Шөбһә юктыр ки. Аллаһ кемгә теләсә. шуңа чиксез ризык бирер.—диде.
« Мәрьямнең атасы белән Зәкәрия баҗашр иде Зәкәрия Мәрьямнең ту тасына өйләнгән. Мәрьямгә җизнә тиешле кеше иде»
Хәсән Чантай тәфсиреннән
38. Анда Зәкәрия Раббыга дога кылды
— Раббым. Син мина бер пакь бала бир. Әлбәттә, Син минем догаларымны ишетәсен (39) Ул гыйбадәт бүлмәсендә дога укып утырганда фәрештәләр әйтте:
—Чынлыкта Аллаһ сине Яхъя исемле бер бала белән куандырачак, ул (Яхъя) нәфсенә хуҗа була белүче. Аллаһ әйткән сүзнен (Китапның) тугры икәнлеген исбатлаучы Пәйгамбәр булачак,—диделәр (40) (Зәкәрия) әйтте
— Раббым, чынлыкта инде мин картаеп барам, хатыным ла кысыр булган килеш, ничек итеп минем углым булыр икән?—диде. (Аллаһ әйтте):
— Шулай! Аллаһ ни теләсә, шуны башкарачак,—диде (41) (Зәкәрия) әйтте
— Раббым. (ул эшнең) галәмәтен өйрәт,—диде. (Аллаһ) әйтте:
—Синең галәмәтең шул булыр, син өч көн кешеләр белән сөйләшмә, (ишарә белән) ым кагып кына аңлашырсың Шулар өстенә. Раббынны гел исеңдә тот вә ахшам-сабах, тәсбих әйт (намаз укы).—лмле.
42. Фәрештәләр әйтте
—Әй. Мәрьям, шик юк ки, Аллаһ сине сайлады, сине аеруча саф итеп тәрбияләп үстерде, сине дөньядагы башка хатыннардан өстен кылды,—диделәр,—(43) Ии. Мәрьям, чын күңелдән Раббына гыйбадәт кыл. сәҗдә кылучылар белән сәҗдә кыл. (намаз укы).
«Әхмәт бине эл - Мөбарәк әйтәдер к и. бу аять хә зрәти Мәрьямнең пәйгамбәрлегенә да ии була ашмы. юкмы, дип мин Абдул-Азиз Әддәббагтан сорадым, ди Муха (галәйһиссалзәм)ның анасы кеби. Фиргавеннең хатыны Асия кеби. Сара. Хаҗәр. Һәүва кеби хатыннар пәйгамбәр санашмы, юкмы. шуны беләсем килде Чөнки гашмнәребезнең кайберләре ашрның пәйгамбәр икәнлекләре турында сөйли, икенчеләре пәйгамбәр түгелләр, ди. бәгъзеләре исә хәзрәти Мәрьямнең пәйгамбәр икәнлеген раслый кебек Әһле сөннәт вә җәмәгатьнең рәисе Шәех Әшари кебекләре бу мәсьәләдә фикер әйтүдән тыелып тора. Борынгыларыбыз әйткән ки: фәрештә пәйгамбәр.юрдән башкаларга иңмәс. бу аять исә хәзрәти Мәрьямгә фәрештә иңгәнлеген апачык әйтә О.мми мөршидем Абдул-Азиз Әддәббаг миңа шушы җавапны бирде хатыннар чынлыкта пәйгамбәр булмаганнар. Хәзрәти Мәрьям г t сыйтдикадыр (пак ь, тугрыдыр, изгедер) Пәйгамбәрлек белән изгелек Аиаһның нуры вә серенә багланган булса да. пәйгамбәрлек нуры изгелек нурына тәңгәл түгел»
Хәсән Чантай тәфсиреннән 44. (Мохәммәд) болар (Хөннә. Зәкәрия. Яхъя. Мәрьям вакыйгалары) сина вәхии буларак, яшерен рәвештә төшерелә Кем Мәрьямне тәрбиягә ала. дип шобага урынына каләмнәрен суга ыргытканда син алар янында түгел идең. Алар тарткалашкан вакытта да син анда түгел илең
■ Вәхий—гарәпчәдә «үахий» буларак языла. Бу суз. Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәрләргә ерак арадан торып. Үз ихтыярын. Үз теләгәнен йөкләве, ерактан торып сөйләшү алылты. әмерләр җиткезү ысулы кебек мәгънәләрне уз эченә ала. Тәфсирчеләрнең язуына караганда. Исраил угыллары Тәүратны күчереп язганда каләмнәрен суга ташлыйлар. Кемнең каләме беренче булып өскә калыкса, шул кеше Мәрьямне уз тәрбиясенә алачак, дип. шобага салалар. Шобаганы уклар атып ясаганнар, дип тә сөйлиләр».
Хәйретдин Караман тәфсиреннән 45. Фәрештәләр:
—Ий. Мәрьям. Аллаһ сиңа бер кәлимә әйтеп, сине сөендерәчәк: исеме Гайсә. (кушаматы) Мәсих, (сыйфаты) Мәрьям утлыдыр. Дөньяда да. Ахирәттә дә даны- шөһрәте зурдан булыр. (Ул) Аллаһнын бик якыннарыннандыр. (46) Бишегендә дә. үскәч тә ул кешеләргә (хикмәтле) сүз сөйләячәктер. Ул изгеләрдән булыр.
«Хәзрәти Мәрьям хәзрәти Гайсәне тапкач, хатынның гыйффәте турында имеш- мимеш тарала. Бу гайбәтләргә каршы әле яңа гына туган Гайсә. Аллаһның кодрәте илә сөйләшә башлый вә үзенең Аллаһ җибәргән илчесе вә колы икәнлеген, үзенә китап иңдереләчәге. Аллаһ тарафыннан мөбарәк кылынганлыгы турында сөйләп бирә Гыйффәт—кызлык, сафлык»
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән
47. (Мәрьям) әйтте:
—Йа Раббым, миңа бер генә ирнен дә кагылганы юк. Ничек итеп балам булыр сон?—диде. (Фәрештәләр аша) Аллаһ әйтте:
— Шулай! Аллаһ ни теләсә, шуны башкара ала. Ул берәр эшкә ният итсә: бул. дисә. Ул теләгән нәрсә шунда ук була да. (48) —(Аллаһ) аны язарга, аңа хикмәтләр. Тәүратны. Инжилне өйрәтәчәк,—(диделәр фәрештәләр). (49)—Аны Исраил угылларына пәйгамбәр итеп күндерәчәк.—(диделәр фәрештәләр). (Гайсә аларга әйтәчәк):
—Дөресе шулдыр ки. мин сезгә Раббыбыздан аять (сөенче) китердем. Дөресе шулдыр ки. мин сезгә үзле балчыктан кош сыны ясармын, аңа тыным белән өрермен дә. Аллаһ куәте илә. жанлы кошка әверелер Аллаһ ярдәме илә. мин тумыштан сукырны күзле итәрмен, тилчәле хасталарны сәламәтләндерермен, үлеләрне тергезермен. Өегездә ни ашаганыгыз, нәрсә яшергәнегез турында мин сезгә әйтермен. Әлбәттә, бу галәмәтләрдә сезнең өчен, әгәр дә сез иман китерсәгез, катгый гыйбрәтләр бар. (50) Миннән элек иңдерелгән Тәүратны дөресләүче буларак вә сезгә харам ителгән бәгъзе бер нәрсәләрне хәләл итәр өчен (килдем). Сезгә Раббыбыздан (пәйгамбәрлегемне исбат итәр өчен) аять (хикмәт, могҗиза) китердем. Инде хәзер Аллаһның нәфрәтеннән куркыгыз, миңа итагать итегез. (51) Шөбһә юк ки. Аллаһ минем дә Раббым. сезнең дә Раббыгыз. Шулай булгач. Ана коллык итегез. Тугры юл шул булыр.
52. Гайсә аларның инанмаганнарын аңлап алгач, әйтте:
—Аллаһ юлында кем миңа ярдәмче булыр?—диде. Хаварилар:
— Без ул Аллаһ илчесенең ярдәмчеләре. Аллаһка инандык. Син дә (Гайсә) шаһит бул. без чын мөселманбыз,—диделәр.
«Хаварилар. Гайсәгә ияргән кешеләр. сәхабәләр мәгънәсендә булыр. «Хавари» хабәшчәдән гарәпчәгә кергән сүздер Ярдәмче, иярчен мәгънәсендә» Хавари—апостол
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән.
53. —Йа Раббыбыз. Син иңдергән (ул Китапка) инандык, бу пәйгамбәренә дә баш ордык Инде безне шаһитлар белән рәттән теркәп куй,—(дип) (54) Кяферлар мәкерле хәйлә кордылар (Гайсәне яшертен генә үтерергә уйладылар). Аллаһ та аларга каршы хәйлә корды Аллаһ (бөтен хәйләкәрләрдән дә) хәйләкәррәктер.
«Мөселманнар арасында кяферләргә сатылган бер монафикъ бар иде. Шул тегеләрне Гайсанең өенә алып килде. Ләкин Аллаһ Гайсәне күккә күтәргән иде. Аыаһ теге монафикъны Гайсәне үтерәбез дип. монафикъны астылар»
Шәех Ногман» тәфсиреннән.
55. Шунда Аллаһ болай диде:
— Ий. Гайсә. шөбһәсез ки. (алар түгел) Мин сиңа әжәл жибәрәчәкмен. сине Үз яныма күтәреп, сине көферлектән коткарып, сиңа ияргәннәрне Кыямәт көненә
кадәр көфер итүчеләрдән өстен тотачакмын. Сонгы кайтышыгыз да Минем ихтыярымдадыр Арагызда булган каршылыклар-гаугаларнын хөкемен дә Мин бирәчәкмен (56) Көфер итүчеләргә килгәндә. Мин аларны дөньяда да. Ахирәттә дә ин хәтәр жәза белән газаплаячакмын. Аларга һичбер кем ярдәм итә алмас
57. Иман китереп, игелекләр эшләгәннәргә килгәндә. (Аиаһ) аларнын әжерен төгәл итеп бирәчәктер. Аллаһ залимнәрне сөймәс. (58) Безболарны сина аятьләрдән (хикмәт тулы Коръәннән) укыйбыз 59. Хакыйкать шулдыр ки, Гайсәнен хәле дә (атасыз дөньяга килүе дә). Адәмнең язмышы да Аллаһ хозурыннандыр. (Азлаһ) аны (Адәмне) туфрактан яралтты Сонра ана:
—Бул!—диде.
Адәм бар булды
•Аллаһ хәзрәзпи Адәмне анасы да. атасы да булмаган килеш, туфрактан яралтты Мәрьям дә, Аллаһ кодрәте илә. кыз килеш, ирсез бала тапты Могҗизалар шу зардыр Аиаһның башкаларда булмаган тиңсез кодрәте дә шундый могҗизалар баргыкка китерүендә чагыла-
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән 60. Хакыйкать Раббыдандыр. Шуңа күрә, шикләнүчеләрдән булма. 61. Сиңа гыйлем килгәч, синен белән тарткалашучылар булса, әйт:
—Килегез, угылларыбызны, угылларыгызны, хатыннарыбызны, хатыннарыгызны. үзебезне, үзегезне чакырамын, сонра дога кылып ялварырбыз да. Аллаһнын ләгънәтен ялганчылар өстенә орырбыз.—диген.
«Нәҗран христианнарыннан бер твркем Га исә пәйгамбәр янына килеп, могҗиза рәвешендә, атасыз туган Гайсәне Аллаһ диеп танымакчы буядылар Гайсә аларны бер җиргә туплап Аллаһ ялганчылар өстенәләгънәт орсын, дип дога укырга чакырды Ләкин христианнар Гайсә белән килешмәделәр, куркып калдылар Азар мөселманнар кул астына кереп, салым түләргә риза булызз киттеләр*.
Мостафа Чагрыжы тәфсиреннән 62. Менә бу (хәбәр), әлбәттә, ин дөрес булган вакыйганын хәбәредер Аллаһган башка һичбер тәңре юк. Аллаһ. һичшиксез, бердәнбер кодрәт иясе Аллаһ. чынлап та. кодрәт вә хикмәтләр хуҗасыдыр 63. Әгәр (Хакыйкатьтән, иманнан) йөз чөерсәләр, хактыр ки. Аллаһ ул бозыклык таратучыларны белә. 64. Әйт:
—Әй. дин әһелләре, сезнең өчен дә. безнең өчен дә кулай булган уртак бер сүзгә килегез, менә болай әйтегез Аллаһтан башкага табынмыйбыз Ана һичбер нәрсәне тин итеп танымыйбыз. Аллаһган башка ия эзләп йөрмәбез һәм бер-беребезне Аллаһ дип атамаячакбыз
Моннан соң да алар йөз чөерсә, әйт
-Шаһит булыгыз, без чын мөселманнарбыз,-диген
«Китаплылар. китап әһелзәре. үзгәренә китап иңдерелгәннәр- дигән гыйбарәләрнең барысы да яһүдләргәяки христианнарга кагыла Чөнки гарәпләргә Коръән иңдерелгәнчегә кадәр, күпкә элек Яһүдләргә— Тәүрат, христианнарга Инҗил мөкатдәс иңдерелде 65. Әй. китап әһелләре. Ибраһим хакында ни өчен тарткалашасыз? Тәүрат та. Инжил дә аннан (Ибраһимнан) соң иңдерелде Шуңа да акылыгыз житмңме'’
•Яһүдләр Ибраһимны уз динендәге кеше итеп саный, христианнар Ибраһимны үзләренеке. ди Ләкин һәр ике дин дә Ибраһимнан соң килде бит Ул индеәлзә кайчан Аглаһны бер дип тазачзя мөселманнардан иде • Тәүрат* борынгы яһүдичә -шәригать, хак сүз-, дигәнне аңзата •Инҗил* исә -күз нуры* мәгънәсендә йөри-
Хәсән Чантай тәфсиреннән 66. Менә сез дөреслекне белгән көе сүз көрәштерәсез, белмәгәнегез турында ни өчен тарткалашасыз? Гәрчә. Аллаһ барысын ла белеп тора, сез белмисез
67. Ибраһим яһүд тә. христиан да түгел, ул фәкать Аллаһны бер дип таныган (хакыйкый мөселман иде). Ул мөшрикләрдән дә түгел (68) Дөресе шулдыр ки. Ибраһимны бик тә якын күрүчеләр, һәрхәлдә, аңа ияргәннәр вә шул Пәйгамбәргә (Мөхаммәдкә) һәм (аңа) ияреп, иман китергәннәр иде. Иман китергәннәрнең ярдәмчесе—Алл аһ Тәгалә.
69. (Ий. мөселманнар) китаплы халыкның бер өере сезне юлдан яздырырга, аздырырга тели. Хәлбуки, алар үзләреннән башканы аздыра алмасларын чамаламыйлар да.
70. Әй, китап әһелләре, үзегез (Тәүратта вә Инҗилдәге дөреслекне) күрә торып. Аллаһнын аятьләрен ни сәбәпле инкарь итәсез'.’ (71) Әй. китап әһелләре, нигә сез хакны ялган белән бутыйсыз, дөреслекне яшерәсез9 Моның шулай икәнен белеп торасыз, юкса.
72. Китаплы халыктан бер гөруһ әйтте:
—Үзләренә иңдерелгәнгә (Коръәнгә) иман китергәннәр алдында көндезен ышанган булыгыз, көн азагында көфер (инкарь) итегез. Бәлки алар диннәреннән язарлар? (73) һәм динегезгә инанганнардан башкасына ышанмагыз,—диделәр. (Рәсүлем аларга) әйт:
—Аллаһнын юлы иң дөрес юл икәнлектә шик юк,—диген.—Сезгә бирелгәнгә (Тәүратка. Инҗилгә) охшаш (Коръән) башка берәүләргә дә бирелә ала.
Әгәр бу турыда бәхәсләшә башласалар, син әйт аларга:
—Чынлыкта юмартлык Аллаһ кулында Ул теләгәненә әжер бирер. Аллаһнын рәхмәте киң. хакыйкатән. ул бөтен нәрсәне белеп торучы. (74) Ул кемгә теләсә, шуңар рәхмәт иңдерер. Аллаһ—иң бөек игелек иясе.
75. Китап укыганнар арасында шундыйлары бар: аларга син бер батман алтын бирсәң, ул аны сиңа киметмичә кайтарыр. Шундыйлары да бар, син аңа бер динар бирсәң—кайтармас, артыннан йөрел, өстендә торып алганчыга чаклы. Моныңсәбәбе шулдыр, алар әйтә:
— Надан халык белән безнең алыш-бирешебез юк.—диләр. (Янәсе, надан халыкны, гарәпләрне, мөселманнарны алдасаң да гаеп булмас.)
Алар белгән көе, күзләрен дә йоммыйча. Аллаһка каршы (ялган) сөйлиләр.
(«Китап укыганнар» гыйбарәсен «китап әһелләре—китаплы халык, яһүдләр. христианнар» дип аңларга кирәк.)
76. Хактыр, үзенең вазифаларын (әманәтен, вәгъдәсен) бозмыйча үтәгән кеше, гөнаһлардан сакланса, шик юк ки, Аллаһ сакланганнарны саклар.
77. Хактыр ки, Аллаһка биргән сүзен-антын дөнья малына саткан кешеләргә Ахирәттә һичбер насыйбы булмас. Аллаһ Кыямәт көнендә алар белән сөйләшмәс, аларга бакмас, аларны пакьләмәс-акламас. Андыйларны хәтәр газап көтә.
78. Китаплы халык арасында шундый гөруһлар да (төркемнәр) бар, алар китапта язылганнарны (Тәүратны, Инҗилне) бозып укыйлар, шуны дөрес язу, диләр; гәрчә, ул сүзләр бу китапларда язылмаган иде. Бу—Аллаһтан иңгән сүзләр, диләр; ул (өстәлгән сүзләр) Аллаһтан түгел Атар, дөреслекне белгән көе. күз дә йоммыйча, ялган сөйлиләр. (79) Аллаһтан китап алып, акыл-зиһнияткә ия булып, пәйгамбәрлекне кабул итеп, соңыннан:
-Аллаһка гына буйсынмагыз, аның урынына миңа кол булыгыз,—дип гамәл кыла башласа, ул килешә торган эш булмас. Үзегез өйрәнеп, башкаларны да өйрәткән Китаптагыча:
—Аллаһка тугры кол булыгыз!—дип әйтергә кирәк
(«Мөшрикләр: Мөхәммәд үзенә табынырга, аңа гыйбадәт кылырга куша, диделәр Пәйгамбәр, китап ярдәмендә бары тик Аллаһка гына инаныгыз, дип аңлатырга тиеш Христианнарның динендә Гайсә пәйгамбәр (Иисус Христос) илаһ буларак сурәтләнә. Аять шуңа ишарә итә.)
80. —Фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә Тәңрегә табынган кебек табыныгыз,— дип Аллаһ боермады. Яки сезне мөселман иткәннән соң. (чын пәйгамбәр) яңадан сезне кяферлеккә өндәрме?
81. Аллаһ пәйгамбәрләрне ант иттерде. Менә Мин сезгә Китап белән хикмәт (Тәүрат белән Инҗилне) бирдем. Бераздан сезнен кулыгыздагыларны раслау-дөресләү өчен тагын бер Пәйгамбәр киләчәк. Ана шиксез иман китерерсез вә ана һәрвакыт ярдәм итәрсез. Шушы шартларны кабул итәсезме?
(Алар):
— Кабул итәбез.—дип икърар кылдылар.
(Аллаһ) әйтте:
—Алайса, бер-берегез алдында шаһит булыгыз. Мин дә сезнен белән бергә шаһит,—диде
(Икърар-инкарьның киресе, раслау, риза булу, кабул итү. дөресен сөйләү.)
82. Кем дә кем шушы шәһитлектән баш тарта, йөз чөерә, менә шундыйлар фасикъ, зиндикъ (иманнан качканнар) булыр.
83. Хәзер алар Аллаһнын диненнән башка бер дин эзләп киттеләрме"’ Хәлбуки, күкләрдә вә Җирдә ни булса, теләсәләр дә. теләмәсәләр дә Аңа буйсына, ниһаять, аларнын барысы да Аллаһ каршысына китереләчәк (84) Әйт
—Аллаһка иман китерик. Безгә иңдерелгән (Коръән-и Кәрим)гә. Ибраһимга. Исмәгыйльга. Исхакка. Ягькубка вә угылларына иңдерелгәннәргә. Мусага. Гайсәгә нә пәйгамбәрләргә. Раббиларыннан бирелгәннәргә дә инандык Алар арасыннан һичберсен артык-ким күрмибез. Без Апа бирелгән бәндәләрбез.—диген (85) Исламнан башка дин эзләгән кешенең кылганнары кабул булмас, ул Ахирәттә дә (оттырачак) хәтәр җәзага дучар булачак. (86) Иманга килеп тә. Рәсүлнең хак булганлыгына шәһадәт биреп тә. үзләренә ап-ачык аятьләр инеп тә. соныннан инкарьчылыкка (Аллаһны, Пәйгамбәребезне танымауга) кереп баткан кавемне Аллаһ ничек итеп ярлыкасын, ди"’ Аллаһ фасикъ-зиндикъларны тугры юлга чыгармас (87) Хактыр ки, Аллаһнын. фәрештәләрнең, бөтен кешеләрнең ләгънәте алар башына Менә аларнын жәзасы шул булыр (88) Алар монын эчендә (ләгънәттә вә җәһәннәмдә) мәңгегә калачаклар. Аларнын газаплары һич кичектерелмәс, җиңеләйтелмәс, аларга игътибар итүче дә булмас (89) Моннан соң тәүбә итсәләр вә тугры юлга бассалар, башкача булыр Чөнки Аллаһ, чыннан ла. кимчелекләрне кичерүче, киң күңелле, ярлыкаучы (90) Хактыр ки, иманга килеп то. соңыннан кяферлеккә күчкәннәр, алга таба көферлеген тагын да арттырганнарның тәүбәләре кабул ителмәс Менә шулар инде адашкан бәндәләр. (91) Хактыр ки. көфер итүчеләр вә кяфер буларак үлгәннәр Җир йөзен тутырырдай микъдарда! ы алтыннарын түләсә дә. садакалары катгыян кабул булмас. Менә шундый алар Бик хәтәр газап аларнын өлешедер Андыйларның һичбер ярдәмчесе лә булмас (92) Сез сөекле нәрсәләрегезне (мал-мөлкәт. садака, зәкятларыгызны Аллаһ юлында) сарыф итмәсәгеэ. игелеккә ирешә алмассыз. Сез нәрсә сарыф иткәнегез-итмәгәнегезне дә Аллаһ белеп тора.
«Бу аять иңгәннән соң Әбү Талһа үзенең иң яраткан бакчасын Allah /азында корбан итәчәген әйтә. Рәсүлү.ыаһүңсаллаллаһү галәйһи вә сәлләм-садака буларак, ул бакчаны якын туганына вә агасының угылларына бирергә кыстый Һәм бу шулай була да Хәзрәти Гомәр иң сөекле җариясен азат итә Зәед бине Харис Сәел исемле мәшһүр атын кешегә бүләк итә Гомәр бине Габдел-Газиз хәзрәтләре фәкыйрьләргә мул итеп шикәр өләшеп чыга Нигә азай иттең, дигәннәргә каршы ул мин бик тә шикәр яратам, дигән»
Хәсән Чантай тәфсиреннән
93. Тәүрат иңдерелгәнгә кадәр Исраилнын үзенә ашарга ярамаган ризыклардан (дөя ите. дөя сөтеннән) башкасы Йсраил угылларына харам түгел иде.
Әйт син
—Әгәр лә сез тугры юлда икәнсез. Тәүратны алып килегез дә укыгыз,—диген (94) Моннан сон (ягъни Тәүратны укыганнан соң) Аллаһ аятьләренә каршы ялган уйдырып сөйләсәгез, сез залимнәр-зинликълар булырсыз. (95) Әйт
—Аллаһ дөресен сөйли, шуңа күрә, Аллаһны бер дип белсәгез. Ибраһим ышанган дингә йөз тотыгыз, ул метрик түгел иде,—диген
96. Хактыр ки. адәмнәр өчен салынган вә тугры юл күрсәтүче беренче Йорт ул, әлбәттә. Мәккәдәге Йорт (Кәгъбәдер).
97. Анда ап-ачык галәмәтләр, үрнәк нә гыйбрәтләр. Ибраһим баскан жирләр бар Анда кергән кеше иминлектә бу чыр Юлын тапкан (көче җиткән. хәленнән килгән)
кешеләрне Аллаһ анда (Хаҗга) барырга бурычлы итте. Берәрсе инкарь итә икән, Аллаһ ана (галәмдәге бернигә дә) мохтаж түгел.
98. Әйт:
—Әй, китап тоткан кавем, сез ни генә кылсагыз да, Аллаһнын. хакыйкатен, барысын да күреп торганын беләсез, бәс. ни өчен Аллаһнын аятьләрен инкарь итәсез?—диген.
99. Әйт
—Әй, китап тоткан кавем, үзегез (Исламның хак дин икәнен китапларыгыздан укыган килеш) күреп торган көе, нигә сез иманлы кешеләрне Аллаһ юлыннан яздырырга тырышасыз, үзегез анда кимчелек табарга маташасыз. Аллаһ кылганнарыгызны белми түгел. (100) Әй, иман китергәннәр, әгәр дә үзләренә китап иңдерелгәннәр арасындагы гөруһларга баш иясе булсагыз, сезне иманыгыздан ваз кичтереп, кяфер итәчәкләр. (161) Аллаһнын аятьләрен укып торганда, пәйгамбәре дә арагызда утырганда, ничек итеп сез Аллаһка көфер итәсез? Кем Аллаһка (диненә) ныклап тотынса, хактыр ки, ул чынлыкта тугры юлны тапкан булыр. (102) Әй, иман китергәннәр, Аллаһнын җәзасыннан ничек куркырга кирәк булса, шулай куркыгыз. Сак булыгыз ки, мөселманлыктан башка сыйфатта жан бирмәгез (мөселман булып үлегез). (103) Барчагыз да бер булып, Аллаһнын арканына (Коръәнгә, Ислам диненә) тотыныгыз. Сез бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте аркасында кардәшләр булдыгыз вә янә сез астында ут янып торган упкыннын кырыенда идегез, аннан сезне Ул коткарды. Аллаһ сезгә аятьләрен менә шулай ап-ачык итеп аңлата. Шаять тугры юлга ирешерсез. (104) Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш ки, алар һәркемне хәерле эшләргә, игелеккә өндәрләр, яманлыктан ваз кичәргә чакырырлар. Менә шундыйлар морадларына ирешкән кешеләр булыр (105) Сез үзләренә ап-ачык аятьләр килгәннән соң да талашып, аерылышып беткәннәр кебек булмагыз: менә шундыйларның хәле бик тә яман булачак. (106) Ул Көндә ничә йөзләр (чырайлар) акланыр, ничә йөзләр кап-кара булачак. Кара йөзлеләргә килгәндә:
—Иманыгыздан ваз кичтегез бит, менә көферлегегезгә таман газап татыгыз,— дип әйтеләчәк. (107) Йөзләре ак булганнар исә Аллаһнын рәхмәтенә юлыгачак. Алар шул рәвешчә мәңгегә анда (җәннәттә) калачак.
108. Болар Аллаһнын хак аятьләре, аларны сиңа укый киләбез. Аллаһ бәндәләренә һичбер хаксызлык кылырга теләми.
109. Күкләрдә ни бар. Җирдә ни бар—бөтенесе Аллаһныкыдыр. Бөтен эшләр дә Аллаһ каршына китерелер. (110) Сез—кешеләрнең иминлеге өчен (Ләүхел Мәхфуздә сайланып) аөнъяда мәртәбәгә күтәрелгән иң игелекле бер кавем. Игелеккә өндәп, яманлыктан ваз кичәргә чакырдыгыз. Аллаһка ышанасыз. Китаплы кяферләр дә шулай ышанса иде, үзләре өчен хәерлерәк булыр иде дә бит. Алар арасында да иман китергәннәр бар. Ләкин аларның күбесе фасикълар.
111. Алар вак рәнҗетүдән башка сезгә һични эшли алмас. Әгәр сезнең белән сугыша башласалар, алар табаннарын ялтыратып качачаклар. Соңыннан аларга ярдәм итүче булмас. (112) Алар кайда гына булсалар да котыла алмас, чөнки аларга жинелү тамгасы орылган инде. Бәс, алар Аллаһнын бавына (Коръәнгә) тотынсыннар, кешеләргә (мөэминнәргә) сыенсыннар. Алар Аллаһнын ачы каһәренә дучар булды. Өсләренә мескенлек сирпелде. Моның сәбәбе шулдыр ки, алар Аллаһнын аятьләрен инкарь иттеләр, кяфер булдылар, пәйгамбәрләрне хаксызга үтерделәр. Буйсынмаганнары өчен вә чыгырдан чыкканнары өчен (Без кяферләрне җәзага тоттык) (113) Аларның барысы да бер түгелдер. Китаплыларнын арасында диндә нык басып торучы өммәт тә бардыр, алар тәүлек сәгатьләрендә сәҗдәгә китеп. Аллаһнын аятьләрен укыйлар. (114) Аллаһка вә Ахирәт көненә ышанганнар, игелеккә өндәүчеләр, яманлыктан ваз кичтерүчеләр, игелекле эшләрдә ярышучылар—менә шулар изгеләрдер. (115) Алар никадәр хәерле эш кылсалар, әлбәттә, Аның әҗереннән мәхрүм калмаслар. Аллаһ тәкъва кешеләрне яхшы белә. (116) Хактыр ки, ул көфер иткәннәрне (андыйлар юкмы?) аларны маллары да, балалары да. һич нәрсәдән (Аллаһның газабыннан) коткара алмас. Алар—җәһәннәм әһелләре. Алар анда мәнгегә калачак. (117) Кяфер кешеләрнең бу дөньяда халыкка (ихлассыз) биргән маллары (садакалары) салкын җилгә охшаштыр, ул җил үз-үзләренә золым итүче кавемнын
игеннәрен һәлак итте. Аллаһ аларга золым итмәде, алар үзләренә үхтәре золым китерде.
118. Ии. иман китергәннәр, үз токымыгыздан (мөселманнардан) башкаларны сердәш итмәгез. Алар (кяферлар) сезгә яманлык вә хөсетлек кылу эшләрендә үжәт булачаклар, алар сезнең бәлагә тарганыгызны көтәр Хактыр ки. аларнын нәфрәте бугазларыннан чыкты Күнелләрендәгесе (хөсетлек) тагын да яманрак Уйлый белгәннәр өчен без аятьләребезне ачык итеп иңдердек. (119) Менә сез аларны сөясез, алар сезне сөйми Сез китапларның барчасына инанасыз, алар сезнең белән бергә булганда гына: «инанабыз», диләр. Үзара калган чакларында алар зәһәрлектән бармакларын чәйни башлыйлар. Әйт аларга
—Ачуыгыздан шартлагыз!—диген.
Шөбһәсез ки. Аллаһ аларның эчендә ни бар. барысын да белеп тора
(Сез аларны сөясез, ягъни аларның мөселман булуларын телисез, аларга булачак мөселманга баккан кебек сөеп багасыз. Чөнки Ислам һәр нәрсәгә өмет багларга ку ша Хәлбуки, алар сезне сөйми, ягъни алар сезнең кяфер булуыгызны тели, кяферлек исә яманлык белән бер )
120. Сезгә яхшылык килсә, алар кара көя. Сезгә берәр бәла килсә, алар куана Әгәр сез чыдам булсагыз, гөнаһлардан саклансагыз, аларнын хәйләләре сезгә һичничек тә зарар китерә алмас. Шөбһә юк ки. Аллаһ ни кылсалар да. гөнаһлыларны (җәзасы белән) чорнап алучыдыр.
121. Менә син мөселманнарны сугыш өчен уңайлы урыннарга тезәргә дип. иртән иртүк өеннән чыгып кигген. Чынлап та. монафикълар, кяферләр ни кылса да. Аллаһ барысын да мөкәммәл ишетеп, белеп торучы
(Мөхәммәд Пәйгамбәр мөселманнарны Ухуд сугышына ничек итеп әзерзәве турындагы аять)
122. Шул вакытта сезнең арадан ике гаскәр куркуга төште Аллаһ аларга ярдәм итте. Мөэминнәр фәкать Аллаһка гына ышанырга тиеш
« Ухуд сугышында хәзрәт и Пәйгамбәребезнең уң вә сул канатларында орышырга тиешле Харәҗ кабиләсенең Сәләмә угыллары белән Әвес кабиләсеннән Харисә угызлары дошман алдында каушап каза һәм кача башлыйлар Шулвакыт өч йөз кеше белән идарә итүче Ибен Үбәй базай дип кычкыра үзебезне вә балаларыбызны да хурлыкка калдырабыз бит. ди Шуннан соң мөселманнар кире борылып, дошман белән хәтәр сугыша башлыйлар һәм җиңеп чыгалар»
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән
123. Хактыр ки. сез Бәдер сугышында көчсез вә каушаган идегез. Атлаһ сезне жинүгә ирештерде. Аллаһның жәзасыннан куркыгыз. Аңа шөкер итегез. (124) Шул вакытта син мөэминнәргә
— Иңдерелгән өч мен фәрештә белән Раббыбызнын ярдәме сезгә житмимени9—дидең (125) Әлбәпә. сез түземлек белән Аллаһ юлында булсагыз, көтелмәгәндә (дошман) һөжүм(е) булса. Раббыбыз сезгә сайлап алынган биш мен фәрештә белән ярдәм итәчәк (126) Аллаһ моны ((фәрештәләр белән ярдәм итүне) фәкать сезне куандырыр өчен, күңелегез тынычлансын, дип эшләде Җиңү, хөкем вә хикмәтләрнең хужасы бары тик Аллаһ Жднәбедер
127. Кяферләрнен өндәрләрен чабып үтерсеннәр дип. аларнын башлары аска килсен, морадларына ирешә алмыйча, качсыннар дип. Мин сезгә ярдәм иттем
(Бәдер сугышында мөшрикләрнең җитмеш батыры үтерелде, җитмеше әсир ителде Өндәр -өндәүче, юлбашчы, җитәкче I
128. Бәндәләремнең эшләрендә синең һичбер галәкәң юк Аллаһ аларның тәүбәсен кабул игәр яки аларны залим булганнары өчен, газапларга салыр Чөнки алар чыннан да залим
(Галәкәң миең, катнашың, ззәйләнешең )
129 Күкләрдә ни бар. Җирлә нзз бар—бөтенесе тә Атлаһнын милке Кемне тели шуны ярлыкый Ул. кемне теләсә, шуңа жәза бирә Атлаһ киң ихтыярлы, ярлыкаучы хакыйкагән. гөнаһларны кичерүчедер
130. Әй, иман китергәннәр, рибаны кат-кат арттырып алмагыз. Аллаһнын нәфрәтеннән куркыгыз. Шулай булганда, морадыгызга ирешерсез.
(Риба—әҗәткә биреп торган акча, мал өчен арттырып түләтү, ломбард, процент акчасы, ростовчылык.)
131. Кяферләр өчен хәзерләнгән уттан (җәһәннәмнән) сакланыгыз. (132) Аллаһка вә Пәйгамбәргә итагать итегез, ярлыкау һәм рәхмәткә ирешерсез. (133) Раббыбызнын ярлыкавына вә тәкъва мөселманнар өчен хәзерләнгән жәннәткә, күкләр һәм Җир кебек иркен урынга омтылыгыз.
134. Алар—саф мөселманнар; муллыкта да, юклыкта да юмарт булганнар, ачу сакламаучылар, кешеләрнең кимчелекләрен кичерә белүчеләр (өченул җәннәт). Аллаһ игелек кылганнарны сөядер.
135. Җирәнгеч эшләре белән гөнаһкяр булганнарны, үзләренә үк начарлык эшләгәч, соңра Аллаһны искә төшереп, тәүбә итеп, гөнаһларын ярлыкатырга теләгәннәрне Алла ярлыкар. Аллаһтан башка аларны кем ярлыкар? (Әлбәттә), алар гөнаһ кылуларын күрәләтә дәвам итмәсәләр. (136) Менә аларга шундый әжер— Аллаһнын ярлыкавыдыр: гөлбакчалар арасында агып ятучы чишмәләр игелек кылганнар өчен гаять гүзәл бүләк һәм алар анда мәңгегә калачак.
137. Чынлыкта сездән әүвәл бик күп илаһи кануннар (гыйбрәтле вакыйгалар) булып узган иде инде. Шуңа күрә, Җир йөзе буйлап сәяхәт итегез, (аятьләрне) ялган дип хисаплаганнарның хәле ничек булганын күрерсез (гыйбрәт алырсыз!).
138. Бу (Коръән) инсаннар өчен бер хәбәрдер, (яманлыклардан) саклану өчен диндар кешеләргә бер котылу юлы вә үгет-нәсихәтгер.
139. (Мөселманнар) каушамагыз, хафаланмагыз, әгәр дә сез мөэмин-мөселман икәнсез, сез барчасыннан өстен булырсыз.
«Ухуд сугышы вакытында Абдулла бине Камия исемле бер кяфер таш атып, Рәсулулла (с.г.с.)ның йөзен җәрәхәтли Кяферләр Мөхәммәд үлде, дип кычкыралар, мөселманнар бу ялганны ишетеп, кача башлыйлар, каушап калалар. Ләкин Мөхәммәд галәйһиссәлләм мин монда, минем тарафка килегез, дип кычкыра. Утызлап җегет аны уртага алып, саклап кала. Аять шушы вакыйгага ишарә итә».
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән
140. Әгәр дә сез (Ухудсугышында) яраланган булсагыз, (Бәдер сугышында) башка кавемгә дә (кяферләргә) шундый ук хурлык килгән иде Андый көннәрне без чиратлаштырып торырбыз. (Бер көнне кяферләр җиңәр, икенче көнне мөселманнар җиңүче булыр.) Аллаһ иман китергәннәрне ачыкласын өчен вә арагыздан шәһидләр (һәм шаһитләр) сайласын өчен, мөэминнәрне пакь кылып, кяферләрне (мордар кылып), һәлак итсен өчен шулай хуп күрде. Аллаһ гаделсезләрне сөйми.
«Иман китергәннәрне ачыкласын өчен» гыйбарәсе «ли ягъләмә»нең мәгънәсен аңлатадыр Аллаһның мәңгелек гыйлеме белән мөселманны кяфердән аера белергә тиешлебез. Шуның сәбәбе илә «шәһидләр» мәгънәсендә килүче «шүһәдә» сүзен «шаһитләр» диеп тә тәрҗемә итәләр».
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән
141. Аллаһ иман китергәннәрне гөнаһлардан йолып, пакьлеккә чыгарыр өчен, кяферләрне һәлак итәр өчен шулай эшләде.
142 Юкса, сез Аллаһ юлында (Җиһадта, Газаватта) сугышканнар белән сугышмаганнарны. түземлекләр кичергән сабырларны ачыкламыйча гына, Аллаһ сезне жәннәткә кертер, дип уйлыйсызмы?
143. Хакыйкатән, әжәл килгәнче үк үлем (шәһидлек) теләдегез, менә инде сез бер карауда ук үлемне (күрдегез) татыдыгыз.
144. Мөхәммәд ул—Пәйгамбәр булудан гайре беркем дә түгел. Аннан элек ничә пәйгамбәр (бу дөньяга) килеп киткән. Хәзер ул үлсә яки үтерелсә, баскан жирегездән кирегә борылырсызмы? (Янә кяфер булырсызмы?) Кем дә кем иманын ташлап, динсезлеккә күчә икән, Аллаһка һичбер зарар кыла алмас. Аллаһ шөкер иткәннәр вә сабыр-чыдам булганнарга әжер бирәчәк
(Мөхәммәд Пәйгамбәр яраланды. үтерелде, диеп, йөрәгегезгә курку иңчәсен. Җиһад сугышын батырларча дәвам итәргә кирәк. Пәйгамбәр үлде. диеп. Ислам үлмәс. сез аны дәвам итүчеләр.)
145. Аллаһтан хәбәр инмәенчә. һичберкемгә әжәл килмәс; (үлем) тәкъдирдә язып куелган сәгатьтә генә килер. Кем дә кем бу дөньяда нигьмәт-савап теләсә— бирербез, кем исә Ахирәт савабын теләсә, аны да бирербез. Без шөкер итүчеләргә әҗер бирәбез.
146. Ничәмә-ничә пәйгамбәрләр килеп китте, алар белән ингә ин куеп, күпме мөэминнәр (Җиһад юлында) орышты, алар Аллаһ юлындагы көрәшләрдә куркаклык, вак җанлылык күрсәтмәделәр, (дошманга) буйсынмадылар. Аллаһ чыдамнарны сөя (147) Менә алар әйткән сүз:
— Иа. Раббыбыз, безнен гөнаһларыбызны вә эшебездә хәттин ашкан хаталарыбызны ярлыка. (Сугышканда) тез буыннарыбызны ныгыт Кяферләр гөруһына каршы безгә ярдәмче бул,—дигәннәреннән башка сүз юк (148) Ниһаять. Аллаһ аларга һәм дөнья нигъмәтен (мал. шәрәф. дан-шоһрәт). һәм Ахирәт савабының гүзәллеген бирде. Аллаһ игелекле гамәлдә булганнарны сөя
149. Әй. иман китергәннәр, әгәр көфер иткәннәргә буйсынсагыз, алар сезне иманыгыздан яздырып, янәдән кяфер ясарлар һәм хәтәр бәлаләргә тарганнар хәленә төшерерләр.
«Ухуд сугышында «Мөхәммәд үтерелде» дигән ялган хәбәр таралгач, чоселманнар каушап кала, кяферләр аларга Исламнан йөз чөерегез, пәйгамбәрегез үлде, дип кычкырашр Ялган коткылардан сак булырга өндәүче аять иңдерелә»
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән
150. Хактыр ки. сезнең ярдәмчегез Аллаһтыр. Ул ярдәм итүчеләрнең ип хәерлесе.
151. Без кяферләрнең күңелләренә курку салдык, чөнки алар. Аллаһтан әмер килмәгән көенчә. Аллаһка тиңдәш итеп мәхлукка табына. Аларның барачак жире лә җәһәннәмдер. Гаделсез залимнәрнең барасы жире бик тә хәтәр урын
152. Аллаһ сезгә биргән вәгъдәсен үтәде. Аллаһ ярдәме белән сез кяферләрне җиңә башладыгыз. Ниһаять, шундый бер форсат ачылды ки. Аллаһ теләгегезне (җиңүгә омтылышыгызны) башкарырга сезгә мөмкинлек бирде, ләкин сез каушап калдыгыз. (Пәйгамбәрнең) әмере хакында тарткалаша башладыгыз, гыйсъян иттегез Сезнең дөнья теләкләрегез дә. Ахирәт теләкләрегез дә бар иде Соңра Аглаһ сезне сынап карау өчен (бер-берегезгә кемнең кем икәнен күрсәтер өчен) сезне уңыштан читкә борды һәм Ул сезне гафу итте. Аллаһ чынлыкта мөселманнарга миһербан ияседер
(Гыйсъян—баш күтәрү, бунт, каршы көрәшү. Ухуд сугышында башта чоселманнар җиңүгә ирешә Соңра алар куркып, кача башлый Пәйгамбәр ике тау арасында поскын гаскәр урнаштырып куйган була Кяферләрнең җиңелүен күргәч, поскын гаскәрдәгеләр качкан урыннан чыгу-чыкмау турында бәхәсләшә башлый Әмерне бозып, алар качказз урыннарыннан вакытынназз элек чыгалар, кяферләр камалышына эләгәләр һәм җиңеләләр Шулай итеп, бу мөселманнарның Пәйгамбәр сүзеннән чыкканнарын, гөнаһ кызганнарын ачыклап күрсәтү буза )
153. Ул вакытта сез. күзегезгә ак-кара күренмәстән (сугыш мәйданыннан) тауга таба кача идегез. Пәйгамбәр исә сезнең артыгыздан (минем янга җыелыгыз, дип) кычкырып калды. Шуңа күрә. Аллаһ сезне афәт өстенә афәт биреп җәзалады Кулыгыздан ычкынганга (ганимәт малына) ДД, башыгызга төшкәнгә лә кайгырмагыз. Аллаһ сез ни кылсагыз да белеп тора
(Ганимәт—сугышта җиңелгән дошманның, дәүләтнең малын җиңүчеләр ала. Менә шул мал «ганимәт» дип атала Сугышта үтерелгән дошманның шәхси әйберләрен. атын, коралларын, хатыннарын җиңүче ала Менә шулар «үлҗә» дип атала Урысчасы-трофей )
154. Соңра, кайгыдан соң. Ул сезгә тыныч йокы бирде, бер төркемегезне йокы алды, икенчеләрегезнең күңеленә шом кереп ятты Алары Аллаһ хакында жаһилият заманындагы кебек (Коръән иңгәнчегә чаклы вакыттагы кебек) көфер фикер йөртә башлады:
— Бу эштән безгә ни файда’’—диделәр Әйт син аларга
— Барча эшләр лә Аллаһныкы.—диген.
Алар күңелләрендә сиңа әйтмәгән мәкер саклый. Алар:
—Бу эшләрдән безгә файда булса, без бу урында үтерелмәгән дә булыр идек,— диләр.
Шулай да. сез өйләрегездә калган булсагыз да, тәкъдиренә үтереләчәге язылган булганнар, үтереләчәк урынга үзләреннән үзләре чыгып киткән булырлар иде. Аллаһ сезнең эчегездәге мәкерле уйларыгыздан арындырмак һәм күңелләрегезне пакьләндермәк өчен шулай кылды. Күңелләрегездә ни бар—бөтенесен дә Аллаһ белеп тора.
155. Хактыр ки. (Ухуд сугышында) ике гаскәр кара-каршы килгән көнне сезне ташлап качканнарны бәгъзе хаталары аркасында шайтан абындырды Янә дә Аллаһ аларны гафу итте инде. Аллаһ ярлыкаучы вә сабыр-салмактыр.
156. Ий, иман китергәннәр, сез көфер итүчеләр вә дөнья буйлап сәфәргә чыккан яки сугышта катнашкан кардәшләре хакында:
—Әгәр безнең янда (өйдә) калган булсалар, үлмәгән булырлар иде. аларны үтермәгән булырлар иде,—дип әйтүчеләр кеби булмагыз.
Аллаһ моны, аларнын йөрәкләре хәсрәткә талсын, дип башкарды. Җанны иңдергән дә, жанны алган да—Аллаһтыр Сез кылганнарның барысын да Аллаһ күреп торыр (157) Әгәр Аллаһ юлында үтерелер яки үләр булсагыз, шуны белеп торыгыз ки, Аллаһнын ярлыкавы вә рәхмәте алар жыйган бөтен байлыктан да хәерлерәктер (158) Хакыйкать, үлсәгез яки үтерелсәгез дә Аллаһ хозурында жыелачаксыз. (159) Аллаһнын рәхмәте илә син аларга миһербанлы булдың, әгәр дә син аларга рәхимсез булсаң, һичшиксез, алар синнән качар иде Аларны син кичер инде Аларнын гөнаһлары кичерелсен, дип дога кыл. алар белән киңәшеп эш башла. Ныклы бер карарга килсәң дә. Аллаһка тәвәккәллә. Чөнки Аллаһ Үзенә тәвәккәлләгәннәрне сөя
160. Аллаһ сезгә ярдәм итеп торганда сезне һичкем жиңә алмас. Әгәр ул сезне ташласа, аннан башка сезгә кем ярдәм итәр? Мөэминнәр бары тик Аллаһка гына таянырга тиеш.
161. Пәйгамбәр әманәткә хыянәт итмәс. Кем әманәткә хыянәт итсә. Кыямәт көнне шул хыянәт йөген күтәреп, Аллаһ хөкеменә килер. Соңра һәркем үз гөнаһысына тәңгәл жәза алыр, һичкем хаксызга артыгы белән жәзаланмас.
162. Аллаһнын ризалыгына ияргән кеше белән Аллаһнын ачуына дучар булган кеше тигез булырмы? Соңгысының урыны җәһәннәмдер. Җәһәннәм исә бик тә хәтәр урындыр.
163. Азарга (Аллаһ ризалыгын алганнарга) Аллаһ катында дәрәжәләр бар. Аллаһ аларнын кылмышларын белеп торучы.
164. Хактыр ки. (җаһиллек заманнарында) ап-ачык вә мотлак адашкан булсалар да. үз араларыннан пәйгамбәр сайлап. Аллаһ мөэминнәргә гаять кин рәхмәтле булды. Пәйгамбәр аларга Аллаһ аятьләрен укый, аларны яманлыклардан арындыра, аларга Китапны (Коръәнне) вә хикмәтләр өйрәтә.
165. (Бәдер сугышында дошманыгыз башына) ике кат бәла китердегез, (Ухуд сугышында) үзегезгә кайгы килгәч, сез:
—Бу кайгы кайдан (ни өчен) килде?—дидегез. Әйт син:
—Ул кайгы үзегездән,—диген. Шөбһәсез ки, Аллаһнын кодрәте һәрнәрсәгә житә.
• Мөселманнар Бәдер сугышында җитмеш мөшрикне үтерделәр, җитмешен әсир иттеләр Ухуд сугышында исә мөшрикләр җитмеш мөселманны үтерде Бу бәла сугышчыларның Аллаһ күндергән пәйгамбәр боерыгына буйсынмаганнары өчен җибәрелде».
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән
166. Ике гаскәр кара-каршы сугышканда сезгә килгән кайгы (җиңелүегез) Аллаһ ихтыяры белән булды. Чын мөэминнәрнең кем икәнен ачыклар өчен. (167) һәм монафикъларның чын йөзен ачу өчен иде. Аларга:
— Килегез. Аллаһ юлында орышыгыз яки үзегезне коткару ягын карагыз.— диелде. Алар:
—Сугыша белсәк, сезгә ияргән булыр идек тә,—диделәр Алар ул көнне иманлы
булуга караганда, көферлеккә якынрак тора иде Күңелләрендә булмаганны алар авызлары белән сөйләп тордылар. Хәлбуки. Аллаһ аларнын күңелендәге яшерен уйларын белеп тора (168) Үзләре сугышка бармыйча, сугышка киткән туганнары турында:
— Безнең сүзне тоткан булсалар, үтерелмәгән булырлар иде,—дип сөйләүчеләргә әйт:
—Әгәр дә сез. чыннан да. хаклы икәнсез, алайса, үзегезгә килә торган үлемне дә кире борыгыз. кулыгыздан килсә,—диген. (169) г\ллаһ юлында һәлак булганнарны (шәһидләрне) син үлгәнгә хисаплама. Киресенчә, алар тередер һәм Раббы янында ризыклыдыр. (170) Аллаһ рәхмәте илә бирелгән нигъмәтләр өчен куанып, алардан соң да киләчәк шәһидләр хакында
—Аларга һичбер куркыныч булмас, аларга кайгы-җәза да булмаячак,—дип кавышудан алдан ук хисләнеп, сөенәләр (171) Алар Аллаһтан килгән нигъмәтләргә вә аның юмартлыгына сөенәләр Иман китереп, изге гамәлләр кылганнарга тиячәк әжерне Аллаһ җуймас (172) (Ухуд сугышында) җәрәхәтләнгәннән сон Аллаһнын вә Пәйгамбәрнең өндәвен кабул итеп, игелек кылганнар, тәкъва диндар булганнар өчен бик олы әжер булачак. 173. Бер төркем кешеләр мөэминнәргә:
—Дошманнарыгыз сезгә каршы гаскәр туплады, берүк сак булыгыз.—дип әйткәч, мөэминнәрнең иманы тагын да арта төште, алар әйтте:
—Аллаһнын ярдәме безгә җитәр Ул яхшы (ярдәмче) вәкилдер.
•Риваятьләргә күрә, Ухуд сугышында кяферләр башлыгы Әбү Суфиян сугыш кырын ташлап киткәндә хәзрәти Мөхәммәдкә: ии. Мөхәммәд! Киләсе ел Бәдер мәйданында синең белән кабат очрашачакбыз.'—диде Мөхәммәд Пәйгамбәр дә иншаллаһ.'—диде Икенче елны Әбү Суфиян сугышка бик хәтәр әзерләнә. Бу турыда Мәдинәгә хәбәр килеп ирешә Мөхәммәд пәйгамбәр атлы гаскәр белән дошман каршысына чыга Бу аять мөселманнарның дошманнар тарафыннан салынган коткыга бирелмичә, каушамыйча дошманны каршы алырдай pvxu көчкә ия булганнары турында*
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән 174. Шулай итеп, алар үзләренә һичбер зыян китермөенчә. Аллаһнын юмартлыгы биргән нигъмәтләрне төяп кайтты Алар Аллаһнын ризалыгына лаек булды. Аллаһ—миһербан вә юмартлык ияседер.
•Хәзрәти Пәйгамбәр җитәкчелегендәге гаскәр Әбү Суфиян белән бер ел әүвәл сөйләшкән урында бер атна чамасы дошманын көтә. Әбү Суфиян куркып, чигенгәч, мөселманнар үзара сату-алу оештырып. Мәдинәгә мал төяп кайта»
Ибраһим Донмәз тәфсиреннән 175. Чынлыкта исә. мөселманнарны (кяфер гаскәре килә. дип) үз дуслары белән куркытучы шайтандыр Иманлы булсагыз, алардан курыкмагыз. бары гик Минем жәзамнан гына куркыгыз.
• Мәккә мөшрикләре Мәдинәдәге мөселманнар арасында коткы-курку таратыр өчен. Нуаем исеше кешене җасус итеп җибәрә*
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән 176. Көферлектә ашкынып ярышучыларга карап, син хафаланма Алар Аллаһка һичбер зарар китерә алмас Ахирәт көнендә Аллаһ аларга яхшы о теш чыгармас .Аларга бик тә хәтәр жәза әзерләнгән 177. Шунысы хактыр ки. иманын ташлап, кяфер булганнар Аллаһка һичбер зарар кыла алмас Алар өчен хәтәр газап әзерләнгән 178. Көфер иткәннәр (җәзалары кичектерелгәнгә күрә) үзләре өчен хәерле, дип ялгышмасыннар Гөнаһларын арттыра төшсен дип. Аллаһ аларга форсат бирә Аларга хәтәр газап бар 179. (Ии. монафикълар!) Яхшыны яманнан аермыйча. Аллаһ мөэминнәрне сез яши торган хәлдә калдырмас Соңрак нәҗесне пакьтән аерачак Аллаһ сезгә күз күрмәс яшерен серләрне дә бәян итмәс Ләкин Аллаһ пәйгамбәрләрне үзе теләгән кешеләр арасыннан сайлап ала Аллаһка вә аның рәсүлләренә иман китереге г Иман
китерсәгез, (тәкъва диндар булсагыз) сезнен өчен галәмәт олы әжер әзерләнгән
Тәфсирләрдә бу аятьнең ни сәбәпле иңдерелгәне турында болай язалар. Кяферлар Ий, Мөхәммәд' Син безгә кемнәрнең иман китергәнен, кемнәрнең иман китермәгәнлекләрен әйт. дигәннәренә җавап итеп, Аллаһ шушы аятьне иңдергән»
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән 180. Аллаһтан нигъмәтләр алып та, саран булган кешеләр: саранлыгыбыз үз файдабызга, дип уйламасыннар, киресенчә, бу (саранлык) алар өчен бик тә начар булып чыгачак. Саранлыкларына күрә, жыелган маллары Кыямәт көнендә аларнын муеннарына чорналачактыр. Күкләрнең, Җирнең мирасы—Аллаһныкыдыр Аллаһ сез кылганнардан хәбәрдардыр (181) Чындыр ки, аларнын:
—Аллаһ—фәкыйрь, без—бай,—дигән сүзләрен Аллаһ ишетте.
Без алар әйткәнне дә язып куярбыз һәм аларнын хаксызга пәйгамбәрләрне үтергәннәрен дә теркәрбез вә әйтәчәкбез ки:
—Татыгыз шул утта яну газабын! (182) Бу (утта яну) дөньяда чакта үз кулларыгыз белән кылганнарыгыз (гөнаһларыгыз) өчен түләүдер. Аллаһ (урынсызга) колларын рәнжетмәс. (183)
—Дөресе шул. Күктән иңгән ут көйдереп, күмергә әйләндерердәй бер Корбан алып килмәсә, Аллаһ безгә һичбер пәйгамбәргә ышанмаска боерды,—дигән (кяферләргә) болай әйт:
—Сезгә миннән алда могжизалар һәм сез теләгәннәр белән бергә ничә пәйгамбәр килде. Әгәр дә сез хак адәмнәр икәнсез, ни өчен аларны үтердегез?—диген
(Кяферләр Мехәммэд пәйгамбәрне уз йолаларын үтәргә өнди. Ягъни, әгәр Мөхәммәд пәйгамбәр кяферләргә корбан китереп, кяферләр ул корбанны чалып. утта яндырып, уйдырма илаһларына гыйбадәт кылачак һәм шуннан соң алар Мөхәммәдиең пәйгамбәрлегенә иман китерәчәк, имеш.)
184. (Рәсүлем!) Әгәр дә сине ялганчыга чыгарсалар, (хафаланма) чынлыкта, синнән элек ап-ачык могжизалар, сәхифәләр вә сезнең күңел күзегезне ача торган китап китергән ничә пәйгамбәрләрне дә алар ялганчыга санадылар.
185. һәр жан иясе үлемне татыячак. Кыямәт көнендә (дөньяда) кылганнарыгызга таман итеп әжер биреләчәк. Кемдер жәһәннәмнән еракка жибәрелеп, жәннәткә барып урнашса, ул чынлап та морадына ирешкән булыр Бу дөньядагы тормыш исә алдавыч жим генә.
186. Хакыйкатән, малларыгыз вә жаннарыгыз аркасында сез сынауга дучар, сездән элек килгән Китаплы кавемнән вә потпәрәстләрдән сез байтак кына рәнже гүле сүзләр дә ишетерсез. Әгәр шуларга сабыр итәр булсагыз, тәкъва диндар булсагыз, хактыр ки, иң гүзәл гамәл шул булыр
(Пот—сын. һәйкәл; потпәрәст—шул сынга, шул потка тәңре итеп табынучы.)
187. Аллаһ Китаплы кавемне:
—Аны (Китапны) инсаннарга анлатып бирәчәкбез, аны кешеләрдән яшереп тотмаячакбыз,—дип ант иттерде.
(Алар исә бу антларын тотмадылар) Аны дөнья малына саттылар. (Китапны арка якка томырдылар.) Аларнын бу алыш-бирешләре никадәр яман гамәлдер (188) Кылганнарына шатланучы, кылмаганнары өчен дә макталырга теләүчеләр газаптан котылдык, дип ялгышмасыннар, син дә (аларны газаптан котылды дип) уйлама Алар өчен хәтәр жәза бар (189) Күкләрнең вә Җирнең хөкемдары Аллаһтыр Аллаһнын кодрәте һәрнәрсәгә житә. (190) Күкләрнең вә Җирнең яралтылышында, төн белән көннең чиратлашуында акылы сәламәт кеше өчен, чынлап та, гыйбрәт бирүче дәлилләр бар.
191 Азар (мөселманнар) аягөсте торып та, утырып та, янга яткан килеш тә Аллаһны зикер итәләр, күкләрнең вә Җирнең яралтылышы хакында тирән фикерлиләр, (һәм әйтәләр).
—Раббыбыз! Син боларны тикмәгә генә яралтмадын Сине тәсбих итәбез баРча кимчелекләрдән пакьсең). Безне жәһәннәм газабыннан коткар' (192) Иа. Раббыбыз! Дөрестер ки. Син жәһәннәмгә керткән кеше рисвай була.
Гаделсез кешеләрнең ярдәмчесе булмас. (193) Йа. Раббыбыз' Дөрестер ки. без
— Раббыгызга инаныгыз!—дип иманга өндәүчене (Пәйгамбәрне. Коръәнне) ишеттек һәм шундук
иман китердек Инде безнен гөнаһларыбызны кичер, яманлык- ларыбызны ярлыка, ханыбызны игелеклеләр
хисабыннан ал. иа. Раббыбыз. (194) Раббыбыз! Безгә пәйгамбәрләрең аша вәгъдә иткән жәннәтне бир.
Кыямәт көнендә безне хурлыкка калдырма (рәхмәтеңнән ташлама), шик юк ки. Син сүзендә торырсын
195. Шулай итеп. Аллаһ аларнын догаларын кабул итте (Һәм әйтте)
— Ирләрдән булсын, булсын хатыннардан, мин алар кылган гамәлне юкка чыгармаячакмын Сез
бер-берегездән хасил Сез бер-берегезгә мохтаж Алар һижрәт иттеләр (ватаннарыннан күчеп китәргә
мәҗбүр булдылар), йортларыннан куылдылар. Минем юлымда жәфалар күрделәр, орыштылар,
үтерелделәр, хактыр ки. Мин дә аларнын гөнаһларын юармын вә аларны бакчаларында чишмәләр агып
торган жәннәткә кертәчәкмен. Бу бүләк Аллаһ тарафыннандыр Нигъмәтләрнең ин күркәмнәре Аллаһ
хозурындадыр.
196. (Аллаһны, Коръәнне, Пәйгамбәрне танымаучы инкарьчылар, ягъни) кяферләрнең ил
буйлап йөргәннәре (сәүдә белән баеганнары) сине кызыктырмасын (197) Аз файдадыр (ягъниул вакытлыча
гына байлыктыр), соңыннан аларнын барачак жире—жәһәннәмдер. Ул котчыккыч хәтәр урын.
«Кайберәүләр күрдегезме, Аллаһның дошманнары байлык-муллык эчендә яши. ә без. Аллаһның
мөселманнары, фәкыйрьлектә яшибез, дип зарлангач, шушы аятьләр иңгән»
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән
198. Әмма Раббыдан (гөнаһлы булудан) курыкканнар өчен Аллаһ тарафыннан әжер буларак,
бакчаларында чишмәләр агып яткан мәңгелек жәннәтләр корылган, алар анда—мәңгелектә калачак. Алар
өчен Аллаһ хозурындагы нигъмәтләр тагын да сыйфатлырактыр.
199. Китаплы халык арасында шундый кешеләр дә бардыр ки. Аллаһка. сезгә иңдерелгән
(Коръәнгә) һәм дә үзләренә иңдерелгәнгә самимилек белән ышанып. Аллаһка буйсынып, иман китергәннәр
бар. әлбәттә. Андыйлар Аллаһның аятьләрен дөнья малына сатмаслар. Менә шундыйлар өчен Раббы
катында әжерләр бар Шөбһәсез ки. Аллаһ исәп-хисапны тиз тотар
200. Ий. иман китергәннәр! Сабыр итегез, (дошман каршысында) чыдам булыгыз. (Җиһад өчен)
хәзерлекле вә уяу булыгыз һәм Аллаһ каршысында (гөнаһ эшләүдән) куркыгыз, уңышка ирешерсез