Логотип Казан Утлары
Робагыйлар

«ҖЫР—ИКЕ МЕҢ ИШЕГЕН ШАКЫГАНДА...»


*
Робагый, син—борынгы сүз бостаны,— Бул бүгенге изарымның гөлханы?! ...Сөембикә илхан! Нугай кураең Моңнары бу: бездә аның илһамы...
*
«Нәкъ Казан арты»ннан—изге тияктән, Тукай әнкәсе күмелгән төбәктән Килә һаман бер өн—җырга фатиха, Тарихи наз булып милли йөрәктән.
*
Аерма халкым гаменнән, йа Раббым!— Тугач та бу җанны илгә караттың.
... Мәхәббәт орлыгын салдың син аңа— Ихлас хис, пакь яшь өчен дип яраттың.
*
Җыр—Ике Мең ишеген шакыганда, Багышлавым—ул Сиңа, гадел Ярга: Язганымны ирештер—яңа йөздә Исемемне яд итәр гашыйкларга I
*
... Мин язам. Ә бакчамдагы алмалар Ымсындыра: үрел, ал—алсу, аллар...
... Көзнең тиңсез яме, өмете булып Чемнән түгел, жаннан өзелер алар.
Кайгыда жан... Ил кайгысы ул: Нажар... Китте олуг шагыйрь—күңелләргә Яр. Уфада яшәп, Казан! дип янган дус... «Татар теле* дип кем язар, кем янар?!
*
Без якташлар идек, әйе, бер яктан— Агыйделле һәм Бабичлы тарафтан.
Ике тиңсез остазым... Шигырь-Әнкә, Туармы Сине шулар күк яраткан?
*
Аны уйлыйм; уем—шигырь мннем дә: Истәлекләр... Җәйнең матур көнендә Бакчама бит мине эзләп килде ул: Шуңадыр—яшь бүген гөлләр күзендә!
Л
Яшь гөлләргә, яшьлеккә—хәятында Гел сокланды, тукталды жыр атында: Киләчәген күзаллаган ул—Моңның! (...Яр, синең исмен дә бар—хатында...)
Китә соңгы асылзат, азаматлар.
Төрки рухны үлгәч тә алар саклар. ... Шундыйлыкка әллә бездәме дәгъва. Әй. барсыннан разый, тук. канәгатьләр?!
Шагыйрь үлү—йолдыз сүнү, югалу...
Күпелләрдә уелып нуры калу.
... Кабатлана—китеп, кадере «арткач». Бер пәйгамбәр иде бит!—дип юану...

2000 гә керәм моңсу... Беләм мнн: «Гүрләр аша алга!»—Гёте сүзләрен; .Алда—Яшәү. Сөю. Җыр; алда—Яшьлек Анда һаман сиңа баксын күзләрем!
*
Әлегә Син янда. Җанда—хыялым
Исән һаман, Хистән нигә оялыйм? ...Киләчәктә бу «Робагыйят* Сине Исертерме? «Искермәмме*? Уйланыйм...
*
Әле фани дөньяда мин—фанатик: Түбәдә йөрим, күкләрдә—лунатик. Айның тарту көчеме син, биеклек? Сиңа ник гашыйк җан якын була тик?
*
Сөйләшик бер шул урында, сердәшем: «Яр* сүзе күптер җырымда, чордашым? «Яр*—Хак үзе бар итү, яратудан, һәм ул—нәкъ Синең турыңда, җирдәшем!
*
...Бер манзара: еракта кораб бара...
Мәрмәр, Эгей? Ярга чыккан кыз бала: Җир тетрәгән чакта бирегә аны Ни китергән? Җырмы? Сакла, бер Алла!
*
Ил-кыйтталар кысандыр шигырьләргә, Төрки нигез—тамыр сау күңелләргә. Милли тарих—Моң, Җирсү җилкән булмас Маңкортка тик... Юлдаш булмас җилләр дә!
*
...Сәйяр җанның сәламе килеп җиткән;
Ул—китаплар (мине дә!) сорый икән: Төркиядә—гашыйклар ватанында Шансыз исемең, Гаташ, яңгырый микән?
*
Ә бит чакыра безне дә аваз-нида: Анда—Троя... Ә бәлки, Атлантида! Нуриханын көткән Фест дисбеседәй, Әйтә булыр:—Мин монда, Әнкә-дөнья!
*
Сөрмә ит, Җыр, читтә ватан тузанын! Илдә үтәрбез Вөҗдан, Тел кушканын: Әлифбабыз да латинга кайтыр, шәт. Шул имлада дөнья иңлик, дусларым!
*
...Яр! Син, кереп, ямьләп чыккан бакчамның Бар төшендә нур калдырганмы җаның?
һәр чәчәге сорый:—Кая китте ул— Ханиясе безнең монсу бостанның?
*
Флокслар үскән жирне тирәләп. Нинди әфсен укыдың, Яр-Күбәләк?— Арта гөлнең хуш исе... Кисеп жанны. Юкса, көз килә—таҗларны өзгәләп...
*
Тик безнеке булган серле кичәләр...
Башкалар шул сергә дәгъва итсәләр?
Бар мизгелләр: Җиргә тик икәү сыйган...
Тартына Хис—хәтта Күкләр белсәләр...
*
Шүрәле күрдеңме? Син—Тукай ягында. Кемне уйладың анда—Җыр тарафында? «Сине түгел!»—дип, жил хәбәр китергәч, һушсыз булып яттым гөл арасында.
*
Бәрәңге дә, күр. даулый илдә хакын: Каләм тотар яшь КУЛЫҢ казый «алтын»... Ризык таушы яшьтән таныш шул безгә!— Шигырь бәясе төшмәс бит. әйт. халкым?
*
«Чакырып алдым әле чакрым ярымнан...»— Белдем: аерым яши алмам ярымнан.
Җитмеш булсын, йөз, мең чакрым—чакырам. Җырда сине аерыр көч юк җанымнан!
*
«Бу илләрдә гашыйк «чал бала» булды...»— Шундый язу күзеңә чалындымы?— Балкып, сүнеп, шулай искәртәдер Күк!
...Әллә бу җыр—янмыйча язылдымы?
Ошыймы язганым—нигә язмыйсын?
Көзге уттан курка мәллә яз хисең?
Инде бар җан дөньям егылды Сиңа
Сәҗдәгә— Кояш, Ай. Җир дә... Аз!—димсең?
8. «К. У • М I
*
Онытма (мең елдан соң да!) сөйгәнем: Иртә-кич шашып яныңа килгәнем, Көнләвем... һәм ир башымнан елавым... Әмма кыен булды—шуннан көлгәнең!
*
«Какканны... күрдем» сөюдә мин-ятим, Ихлас «сыйпап үстерде тик милләтем»...
Яшәү—булмас үпкәсез... Була калса, Милләтнең тәкәббер кызы, сиңа әйтим?!
*
Нәкъ кырык ел (!)—мәктәп бетергән идем, Аннан—Уфа, Казанда дарелфөнүн. Мәскәүдә дә шәкерт идем. Кем булдым? Түземле бу дөньяга: гафу кыл!—дим.
*
Ә Уфамда кумир—Атнабай иде;
Дуслыкта—Ай, шәкертләргә бай иде. «Иде» дим... Аһ! «Кабатланмас канат-дус Вафат!» диеп, җан өзәр хәбәр килде.
&
«Йолдызларга йолдыз атылып», гелән «Очрашканда,—диеп,—көннәр төн белән»— Синең җырны Ярга җырлаган идем...
Шул мәл җан кошың очканны кем белгән?!
*
«Кичә берәү китте бу дөньядан», дип Язган идең, тормышка гашыйк әдип... Үзең киттең бүген... Олуг матәмең Күтәрә алырмы энең—чал Рәдиф?!
*
Күз алдымда бит шанлы гомер кичте,— Остазларым бакый дөньяга күчте. Югалтулардан гел тулы Моң касәм Бушармы бер? Бу җаным күпме эчте!
*
Алтмышынчы еллар! Шигъри табында Без, «биш йолдыз», тостлар чөйгән чагында Ант эчтек бит—һаман тугры калырга Гасыр ахырында һәм аргы ягында?!
*
Күпме хаким, хәким—безнең дәвердә «Серде дәүрань... Күпләр инде кабердә. Күпме канун алмашынды! Иман—сау... Шагыйрьлек тә сакланды күк—хәзергә!
*
Дары иснәгән буын, син исәнме? Оныклар хәзер газ, агу иснәрме? ... «Герман көе» елаткан милли жанны Инде Әфган, Чечен моңы кисәрме?
*
Азмы—алмалы хыяллар алдады!
Коелдымы?.. Яфрагы да калмады. ...Бер гаҗәеп яктылык пәйда булды: Ачык күрәм Мәңгелекне... Алланы!
Үзгәрде—дуслар, чынлыклар бу йөздә (Юккамы тирән сызыклар бу йөздә?!). Сабыйдай пакь, Йосыфтай матур яигьлек, Сине танып, бүген дәшәр кем безгә?!
һәм якында—Хисап көнең үткәннән! Еллар—гомер, бәлки, бушка үтмәгән? ...һаман багам: туган җир—Җыр башында Бер чишмә бар... Исәндер ул—кипмәгән?
*
Элек, Хыял, йорт-курамнан чыкмадың. Хәзер инде киңәйде офыкларым: Шөкер, күзаллыйм безгәчә дөньяны— Киләчәген чамалыйм оныкларның!
Әйтә төштә—әткәң-әнкәңме:—Рәхмәт, Җаныгыз ихлас—тимәстер сүз-гайбәт. Аңлап та бетмәстер, бәлки, бу гавәм. Шигырьгә без—бәхил: ихласлык—әйбәг!
Бу—хат елы булды: язам, язылыр...
Көн-төн синең тарафка сүз а1ылыр...
Гасыр ахырыннан хатларым! Югалтма: Яңа йөздә аңлаганнар табылыр!
*
Сентябрьме? Көннәр көн дә үзгәрер. «Яңгыр», «аяз»—җырда да сизеләдер? Шулай да, җырым—алтын көз җимеше; Татлы, диярсең, ачыккач син дә бер!
*
Нәрсә әйтим, дусларың әйбәт алар;
Язганымнан «эзләреңне» тапсалар: —Нинди бәхетле Син!—диләр,—Каракай... Аһ, безне дә бер шулай яратсалар!
*
Исмеңә атап, бу китапны язсам да, Гомер көзем һәм хисем фашласам да,— Ике дөнья каршында да йөзең ак,— Фатихаң бир—яңасын башласам да!
*
Яр! Сафолар, Софьялар, Мариналар...— Матур затлар,—барыбер җанга чит алар: «Безнең ил»дә «Гөлҗамал»лар тибрәткән Талбишектән төшмәгәннәр бит алар!
*
Көз, димен дә... якты көн дә аз булмый.
Тик җылы аз... Көз шул хискә—Яз булмый...
Бүген сезгә очырам Моң кошымны:
—Синсез яшәү юк: язылмый... Рас! Булмый!..
*
Сөеклем, дим, «түлә сөю әҗере»н?— Йөз сүземә бер җавап бир, кадерлем? ...Кайда соң ул, дулап таләп иткән чак? Ник басылдым, хәтта юаш хәзер мин?!
*
(Тәмамлау)
Ни генә әйтмә, Гаребтән җан гарык:
Аннан алган калып-өслүбем ярык...
Шуңа гел—Хәйям! дим; кайтам Тукайга...
Кайтам, димәк, үзебезгә: без—Шәрекъ!