МИН—ЯЛГЫЗЛАР ИЛЕНДӘ


*
Әй. куркытып жнлләр улый.
Өермәләр өерелә.
Мин курыкмыйм бернидән дә.— Алчы мине, өермә!
Бергә керик океанга. Яңгырлар булып чыгыйк. Су бассын, сагыш басканчы, Давылга качып җылыйк!
Күптер качып җылаучылар— Көн дә давыл тилерә. Мин генә җитмәгән икән Бу—давыллар илендә... Хәер, болар чыга белә Судан да коры килеш.
Су баса дип кайгырмыйлар.— Монда—шат булу тиеш! Зарлыларны яратмыйлар. Елмаерга—бу илдә.
Мин оныткан елмаюны— Алчы мине, өермә!
Куптар таш булган җиремнән. Теләсәң кая ыргыт!
Йә—коткар кеше булудан. Икәү өермә булыйк!
«Чын кеше» була белмәдем. Чын йөземне үзгәртеп.— Кешеләр: елмая белә. Ялгыз, димәсеннәр дип. Ялгызларны яратмыйлар. Яшерелгән ялгызлык Елмайган тешләр артына, Зарланырга зар булып... Мин дә тешне кыскан ла ул, Җаным күздән түгелә... Мин генә җитмәгән икән Бу ялгызлар илендә!
Й?
«Ак калфакның каралган чагы»... Иске җырның яңарган чагы.
Ак калфакның ертылган чагы. Үткәннәрнең онтылган чагы.
Ак калфакның югалган чагы. Горур башның хурланган чагы.
Ак калфакның ташланган чагы. Җаннарымның тапталган чагы.
Ак калфакның салынган чагы.
Йөрәгемнең ярылган чагы.
Ак калфакның энҗесез чагы. Каргышларның җиңгесез чагы.
Ак калфакмын таушалган чагы. Ходаймын да ташлаган чагы.
Ак калфакмын урынсыз чагы.
Язмышларның узмышсыз чагы.
Ак калфакмын бизәксез чагы... (Җырларның да кирәксез чагы!)
*
Тарагын ташлады—урман булды Яулыгын ташлады—кул булды
Тарак тоште. мөмкин иде тотарга.
Тик тотмадым—иелмәдем «юк-бар»га.
Тарак төшкән, урман үскән, котырган.
Мин—нәзек тә сыялмаслык чытырман.
Ни алда юк. ни артта юк яктылык.
Кайчагында яшен генә ялтырый
Мин йөгерәм өлгерим дип. тотыйм дип!
Бер тубал утка әйләнеп очыйм дип!
Риза утлар дөньясына күчәргә—
Бу караңа ылыкны гына кичәр! ә!
Юк! Яшен дә алмый мине—мнн ямьсез!
Чәч кенә үсә урмандай иләмсез.
Тарагым юк. тузган чәчем-башларым!
Мин убырлы карчык була башладым...
Мәрхәмәт кыл! Кодрәтең бир, уф алла!
Туоал хәтле утка калып очар>а!
Канатсыз мнн—очарга да яраксыз...
Булмый икән бу дөньяда тараксыз...—
Тегесендә—убырга да охшамам. Тараксыз калганыма ла уфтанмам.
Бердәнбер чара
Йөрәгемнең син—өметсез чире. Тик Вакыт кына—өмет аңарга Тетрәүле рәнҗеш эчләрем тулы!— Тетрәп торалар җир дә. һава ла.
Ай. бер сүзкәең «Исәнме!» дигән!— Вакыт кодрәтен юк дип белергә.
Үксеп тетрәгән һава дулкынын Шау музыкага әйләндерергә!
Тик минем тетрәү—синеке түгел.— Анлап торасын, дәшмисең шуңа. Син дә телисең һава җырлавын!
Ах, җитми тора бер тылсым гына!...
Тылсым кылмагач, бу Сөюемне Нәрсәгә диеп кылдың. Ходаем?! Ә син жәлләмә, «Исәнме!»—димә. Исән түгелмен. Ләкин чыдармын.
Исән түгелмен. Син—минем чирем. Терелтәлмәссең, бик тырышсак та. Бер-беребез өчен яңадан туу— Бердәнбер чара безнең очракта.
Мин сөйсәм...
Мәлдер күзләреңдә диңгез төсе.— «Хэйзел» була икән сезнеңчә. Дулкын-дулкын, алкын-салкын-шашкын! Төштем—баттым!— «Эһ!» тә димичә!
Йөзә белмим. Диңгез төпләрендә Әйләнермен алсу энҗегә.
Булалмаммы мин бер бөртек энҗе!— Керә алгач инде күзеңә!
Ә теләсәң—йөзәм. Өйрәнми дә, Йөзәлермен синең кочакта. Бер диңгезне генә кичмәмме мин, «Хэйзел дулкыннарым» бар чакта!
Ә «Чык!» дисәң, чыгам... «Диңгезеңә Ут төртимме»? Нишлим иң элек? Әллә эчеп кенә куйыйм микән.
Күзләреңә генә иелеп?
Бер диңгезне генә эчмимме соң, Әй, «хэйзел»ем. «Чыкма! Эч!» дисәң! Мин эчкәннән тик ул ташар гына.— Корытмыйча сөям мин, сөйсәм!
Чирле мәхәббәтем минем!
Яратуым яралы.
Әрнү тулы ләззәтләре, Тынычырак газабы.
Әрнүләргә чыдый алмыйм.
Чирен яшергән—үлгән.
Мин—түземсез, үлемсез зат...
Авыртудан тилерәм!
Өч көн җенләнеп ярап !
Бик җиткән бер гомергә. Акылыма көч бир, Раббым! Җенләнүме—җүнлегә?!
Ә газапларга—түзәрмен. Өйрәнгән алар ы на. Хуш, мәхәббәт! Тапшыр мине Терелү газабына.
9 январь, Принсетонда беренче кар
Унҗиде кат яфраклардан котылдык инде.
Кап-кара калган агачлар күк булдык инде.
Коелып төште, үксеп очты, кышка калмады!
Кызгануымы язмышның, әллә җәзамы?
Әллә бушлык газабында сынавы микән?
Яфраксыз калган агачлар еламый икән...
Югалтасын югалткан да ялгыз-ялангач, ■♦Мин бар микән, юк микән?► ди йокы аралаш.
Уян! Куркыр нәрсә беткән, үлем җиңмәгән!
Саргайткан яфрак сагышы, тамыр шиңмәгән.
Елата да. юата да—гадел табигать.— һәм яратмый ул бушлыкны, кар сибә җырлап:
«Бергә кара булган идек, бергә ак булыйк!» Агара кара ботаклар, карларга чумып.
♦ Алла бирсә», калмас әле кара җире дә!— Ялгыз башым агарырга өйрәним генә!
Мин төшләрдән кайтып киләм кебек өнемә:
Кар кочаклап, башны салдым яз.чыггг иңенә.

Реклама