БЕР КҮРЕШҮ- ҮЗЕ БЕР ГОМЕР


КОМЕДИЯ
Катнашалар:
Әхмәт.
Мәрьям —аның хатыны.
Ризван — Әхмәтләрнең дусты.
Халидә—Ризванның хатыны.
Беренче пәрдә
Әхмәтләр фатиры. Фатир бераз зәвыксызрак җиһазланган. Гаиләнең бик үк ярлы түгеллеге күренә. Пәрдә ачылганда Мәрьям телевизор карап утыра.
Мәрьям (экраннан күзен a.ia алмыйча). Аһ. чукынмышлар. Тәки үхзәре- нексн иттеләр. Ну бу чит илләрдә яшәп тә карыйлар инде. Өйләрен генә кара син аларнын: баскыч та баскыч. Бүлмә саен телефон Кеше саен машина. Апельсин суы эчеп кенә яшиләр. Ашарга пешерәсе юк,Ә безнең ирләргә күсәге белән ит тоттыр. Ындыр табагы чаклы таба белән бәлешен пешер.Дуңгыз булганчы аракы чөмерт. Алай да рәхмәт ишетмисең.Әй. нигә сөйләнгән булам соң: бәхетле кеше безнен илдә туамыни ул? Бәхетлеләр әнә тегендә (экранга ымлап)—апельсин суы эчеп яши торган илләрдә генә туадыр Аларнын дөньяда бер кайгылары юк.Сөяркәсе белән очрашырга жай тапсалар—түбәләре күккә тия. (Көрсенеп куя). Их! Булмады шундый илдә түып!
Әхмәт кайтып керә. Ул Мәрьямнен сонгы сүзләрен ишетеп кала.
Әхмәт. Нәрсә, карчык, һаман щул чит ил киноларын карап, җенләнеп утырасыңмы?
М ә р ь я м . Андый тормышны ки-нолардан да карамагач, тагын кайда күрәсең?
Әхмәт. Әллә үзеңә бер путевка
алып биримме, карчык9 Кинолардагы тормышны үз күзләрен белән күрерсен Кыш көне Канар утрауларына барып, кызынып кайтырсың Чит илнен загары кыйммәтле вә зиннәтле бит. Бөтен кеше «аһ» итәр.
Мәрьям Авызынны ерма. Мин бит әле синнән чит илгә барырга путевка сорамыйм Ир булсан тизрәк коттеджынны салып бетер. Менә шуннан сон чит илгә барырга уйлый башларбыз.
Әхмәт. Бетер, бетер Я надан ун елдан да озак бармас Коттедж әзер булыр Мәрьям. Нервыга тимә әле ичма сам. Янадан ун елдан коттеджларын мина пычагыма кирәкме? Аннары инде «тегендә» китәргә генә кала.
Әхмәт. Алай дияргә ашыкма, карчык. Ун елдан сон тутырган тавык кебек, син тагын да матураячаксың Мина килгәч, көннән-көн матурланасын бит
Мәрьям. Әй. сөйләнгән буласын инде.
Әхмәт Ә нигә, чын бит Килмәгән жирен юк. Җырдагыча әйтсәк:
Ак алъяпкычлар бөйласән, кысып тора билләрен Кашын кара, буен зифа Юк килмәгән жирләрен
(Бераз пауза) Кая. карчык, ашарга берәр нәрсәң бармы9
Мәрьям Безнең ирләрнең шул булыр инде Бөтен кайгылары тамак Әнә анда культурный ирләр кайтып керү белән хатыннарын кочаклап үбәләр Чыгып китә башласалар да шул хәл.
Әхмәт Чыгып киткәндә мин дә сине бер үбәрмен әле
Мәрьям Кайчан булыр икән ул9 Әхмәт Бөтенләйгә чыгып кит
кәндә.
Мәрьям Некультурный утын түмәре!
Әхмәт. Утын түмәренең культур- ныйлары да буламыни?
Мәрьям Телевизор күбрәк карарга кирәк!
Әхмәт Телевиэор карап утырырга вакытым юк минем Кая. ашарга кигер Мәрьям Апельсин суы кигерим ме соң9
Әхмәт Нәрсә, нәрсә9 Чит ил ки ноларын карап, миен сыекландымы әллә’ Бирермен мин снна апельсин суы. Тустаганын белән башына катармын
Мәрьям һәй. надан Апельсин суын тустаган белән эчәләрмени9 Аны бәллүр стаканнарда вак вак йотып кына эчәләр.
Әхмәт. Уф. шушы телевизорны балконнан томырмый булмый инде
Мәрьям Әйе шул. бу телевизорны күптән томырырга вакыт Юньле кешеләр 72 сантиметрлы япон телевизорын диванга кырын ятып кына карыйлар Кабызыр өчен дә. сүндерер өчен дә торып йөрисе юк.
Әхмәт Уф! Шушы өйгә кайтып керәсе килми, валлаһи «Юньле кешеләр иномаркаларда йөри, юньле кешеләр япон телевизоры карый, юньле кешеләр хатынын иртәдә, кич тә үбә» Юньле кешеләр. Юньле кешеләр (Әрле-бирле иорено) Юньле кешеләр бүген бәйрәм итә
Мәрьям Нинди бәйрәм9
Әхмәт Чуртым белгәнме нинди бәйрәм икәнен Әмма дә ләкин бәйрәм инде
Мәрьям Хәзер һәр атнаның өч көне бәйрәм Хөкүмәт өйрәнеп житте халыкны юләрләндереп табыш алырга
Әхмәт. Нинди табыш9
Мәрьям Сон үзеннән генә чыгып кара. Бәйрәм саен егылганчы эчәсез Хөкүмәтнең аракысы сатыла. Шул табыш түгелмени?
Әхмәт Искә төшерүен әйбәт булды, чыгып керим әле кибеткә
Мәрьям Бәлки бүген эчми торган бәйрәмдер?!
Әхмәт Алай димә, карчык Синдә эчмәсән. мин дә эчмәсәм. хөкүмәткә акча каян килер9 Пенсионерларга пенсия түләргә. эшсезләргә пособие бирергә, картлар йортларын һәм больницаларны тотарга барсына акча кирәк Тәк что. карчык эчүчеләр бик саваплы эш эшли бу дөньяда
Мәрьям Әнә машинанны рәтлә Кайчаннан бирле гаражда череп ята Саваплы эш шул булыр
Әхмәт Юк. карчык.бүген эшләргә ярамый Бүген бәйрәм (Бераз уйланып торганнан соң.) Ә беләсеңме минем башка бер уй килде әле
Мәрьям Нинди уй тагын?
Әхмәт Әйдә ресторанга барабыз Ашарга пешерәсен дә булмас Рәхәтләнеп гүләйт итеп, бәйрәм ясап кайтырбыз
Мәрьям Әстәгыфнру яла! Әллә башына чүбек тутырдылармы * Анда соңгы ыштаныңны салып калдырыргамы?
Әхмәт Элек бик ярата илен бит рестораннарга йөрергә
Мәрьям Кайчан9
Әхмәт Өйләнешкәнче
М ә р ь я м. Ул чакта бит акчаны син түли идең.
Әхмәт. Хәзер дә мин түләрмен.
Мәрьям. Хәзер синен акчаң— минем акчам инде ул.
Әхмәт. Алайса театрга яки концертка барыйк.
Мәрьям. Театр, концерт карыйсың килсә, әнә, күршеләргә генә кереп чык. Көн саен бер сугышалар да, аннары татулашып, җырлашып эчәләр.
Әхмәт. Күңелле яшиләр икән
Мәрьям. Әйе, күңелле. Театр- миатр дип фәлән меңнәрен әрәм итмиләр Бер көн гәзитгән укыган идем әле. Алла Пугачеваның ире килә дигәннәр, билет бәяләре йөз меңнән дүрт йөз менгә кадәр, ди.
Әхмәт. Алла Пугачеваның ирен күрергә дүрт йөз мең түлиләр диген. Шәп, шәп. Әллә мин дә берәр афиша язып куйыйм микән?
Мәрьям. Нәрсә дип?
Әхмәт. Мәрьямбикә Котлыярова- нын ире Әхмәт Котлыяров фәлән-фәлән мәдәният сарайларында тамашалар күрсәтә. Тамашалар карарга рәхим итегез дип.
Мәрьям. И, хәчтерүш. Нинди тамаша? Нәрсә күрсәтмәкче буласын?
Әхмәт. Ә нигә? Минем күрсәтерлек нәрсәләрем юк дисеңме әллә?
Мәрьям. Нәрсәң бар соң синең?
Әхмәт (күкрәгенә сугып). Минем кыяфәтем шәп!
М ә р ь я м. Әй, әллә берәр җитди сүз сөйлисенме дисәм, юк белән башны катырасын икән.
Әхмәт. Нишләп юк булсын? Әгәр телевизордагы кызлар кебек сәхнәгә шәп- шәрә чыгып бассаммы? Дүрт йөз меңне генә түгел, миллионны түләп керәчәкләр. Минем кемлекне син әле белеп бетермисең. Белсәң көн саен миллион түләр идең.
Мәрьям, һәр көн ике миллион алып кайтсаң берсен түләрмен.
Әхмәт. Ярар. Күп сүз—чүп сүз ди. Җыен, берәр концертка барып кайтыйк. Үзебезнең татар артистларын күреп, җыр тынлап кайтыйк.
Мәрьям. Әйттең сүз! Иске ыштан кебек туйдырып бетергән артистларга акча әрәм итәргә башыма тай типмәгән әле
Әхмәт (хисләнеп). Бүген минем нигәдер күнел җилкенә Каядыр барасы, күңел ачасы килә. Һич югы бер яртыны салып, диванда бот күтәреп җырлап ятасы килә.
Мәрьям. Ирләрнең теле «ярты» дип ачыладыр инде.
Әхмәт. Бөтенен сорамаганга рәхмәт әйт.
Мәрьям Бөтенен сорасаң—ансы әллә кайда түгел, ансын табарга була.
Әхмәт (сәерсенеп Мәрьямгә карый). Чит ил кинолары карый-карый бөтенләй исәрләндеме әллә?
Мәрьям Исәрләнерсең дә. Кочаклау юк, үбү юк.
Әхмәт. Синдә кочаклашу, үбешү кайгысы. Әнә үзең әйтеп торасың бит: машинаны рәтлисе, коттеджны салып бетерәсе бар. Бер кулым белән сине кочак-лап, икенче кулым белән машина төзәтә алмыйм бит инде мин.
Мәрьям. Юньле ирләр кулларын кесәгә генә тыгып, эшне кешедән эшләтәләр.
Әхмәт. Юньле хатыннар ирләре кайтуга ашарга пешереп куялар Бот күгәреп диванда телевизор карап ятмыйлар.
Мәрьям. Чиләгенә күрә капкачы.
Әхмәт. Уф! Туйдым, гарык булдым шушы сүзләрдән. Ичмасам берәрсе кунакка да чакырмый.
Әхмәт шул сүзләрне әйтеп бетерүгә телефон шалтырый. Әхмәт трубканы ала.
Әхмәт. Алло, тыңлыйм. Ә-ә. Ризван дус, синмени әле бу? Ни хәлләрегез бар?
Монда сәхнә икегә бүленгән. Бер ягында Әхмәтләр фатиры, икенче ягында Ризваннарныкы. Телефон белән сөйләш-кәндә һәр икесе күренеп, сөйләшкәннәре тамашачыга ишетелеп тора.
Ризван. Аллага шөкер, әйбәт кенә яшәп ятабаз.
Әхмәт. Халидә нишләп йөри? Бала-чагаларыгыз?
Ризван. Барыбыз да исән-саулар. Мәрьямнең хәлләре ничек?
Әхмәт (Мәрьямгәкарап) Мәрьямнең хәлләре шәп Менә әле бәйрәмгә нәрсә әзерлим икән дип кырыйда бөтерелеп йөри. Шампанский ачыйм микән, әллә коньяк микән ди.
Ризван. Карале, Әхмәт дус, сез анда әллә нәрсәләр әзерләнеп маташмагыз. Безгә килегез, бер рәхәтләнеп гөрләшеп утырырбыз.
Әхмәт. Була ул, Ризван дус. Рәхәт-ләнеп гөрләшербез. Кунакка дигәндә без әзер, һәрвакыт әзер. (Мәрьямгә дәшә.) Кар-чык, бер мәшәкатьтән котылдың.
Мәрьям Нинди мәшәкатьтән?
Әхмәт. Аш пешерүдән. Әнә Риз
ваннар кунакка чакыра. Әйдә, жыен. Бер жилләнеп кайтыйк. (Дәртләнеп )
Без кунакка барабыз, әй хатын!
Утырырбыз җырлашып, әй хатын
Рәхәт бит ул кешеләрнен сые белән Утыруы бер-береннс сыйлашып, әй хатын.
Әй кунак, вәй кунак. Кунакта уйна да кел. Өйдә генә бул тыйнак
(Хатынын бөтереп ала.) Әйдә әзерлән Нишләп оеп утырасын’
Мәрьям. Син нәрсә, исәрләндеңме әллә? Кем инде бәйрәмдә кунакка бара?
Әхмәт Кунакка бәйрәмдә баралар инде ул.
Мәрьям Бәйрәмдә кунакка буш кул белән барып булмый. Шуны онытма.
Әхмәт Әлбәттә. Ничек инде җан дусларга буш кул белән барасын Юлда бер яртыны кыстырырбыз.
Мәрьям Дөньяда сез генә түгел, хатыннар да бар. Шулай булгач, Халидәгә дә берәр нәрсә кирәк булачак.
Әхмәт. Кирәк булгач—алырсың. Күчтәнәчлек, бүләклек кенә рәт бар бит әле
Мәрьям Сәгате килеп житкәч кенә бүләген каян табасын анын?
Әхмәт Сандык төбенне актарсаң әллә ниләр чыгар әле. һич тә булмаса үзен- нең туган көнеңә Гөлшатлар бүләк иткән яулыкны алып барырсың. Барыбер ошат-мадың. Кара бизәкле дидең
Мәрьям. Алып бармый гына торыйм әле. Ул китайский ефәктән
Әхмәт. Сон алайса кибеттән берәр нәрсә алырбыз. Тортмы, конфетмы?
Мәрьям Артык акчаң булса алырсың, миндә артык акча юк. Тортларның, конфетларның ничә мен сум торганын беләсеңме соң син?
Әхмәт. Белмим Алып караганым юк.
Мәрьям Белмисен шул. белсәң әйтмәс идеи Кунакка барасы килгән анын' Ә аларның балалары” Бусагаларын атлауга •живачка апкилденме» дип йөгерешеп киләчәкләр.
Әхмәт Килсәләр бирерсең, өч сагызын жәл түгелдер бит
Мәрьям. Акчаны капчыклап ап- кайтасын кебек тоеладыр әле сина Риз-ваннарга барыр өчен юлга гына күпме кирәк Җәһәннәм тишегендә яшиләр Ике өч транспорт белән барырга Трамвай-трол- лсйбусларга хәзер барганда бер бәя булса. кайтканда икенче бәя. Ике кешегә күпмегә төшә’ Башын булса чутлап кара Хәзерге заманда юләрләр генә кунак-кунак йөрешә.
Әхмәт Байлык—бер айлык.
Дуслык—мәңгелек Саранланма! Әзерләнә башла. Мин дә өс-башларымны алыштырам. Әйдә! (Чыгып китәләр.)
Сәхнәдә Ризваннар фатиры алгы планга чыга
Ризван. Әнкәсе. Әхмәтләрне чакырып әйбәт иттек әле. әйеме?
Халидә Әйе. Яшь чакларыгызны исегезгә төшерерсез Сез дуслар гына түгел, авылдашлар да бит Ә авылдашларның сөйләшеп сүзе бетми
Ризван Шулай. Халидәкэй. Авыл гел сагындыра. Юкка гына бер шагыйрь болай дип язмагандыр инде
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә.
Зәнгер таңлы. биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешеге
Халидә (аны дәвам итә).
Зур унышлар яулап, заманалар
Матур бөя бирсә эшенә,—
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә
Ризван Безнен алай күкрәк кагар унышлар юк инде югын
Халидә Шигырьнен бит болай диген өлеше дә бар (дәвам итә)
Йөри йөри күнеле тупасланса.
Тузан кунса яшьлек хисенә,— Бер сафланып килер өчен тагын Туган мгы кирәк кешегә
Ризван
Яшәр өчен бетмәс көч алырга.
Олысына һәм дә кечеге,—
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешеге
Их. Халидәкэй. гармун тартсам, шигырь укысам күңел жилкенә башлый минем Менә тагын йөрәк кузгалды инде (Гармунын алып. авыл көен уйнап җибәрә.)
Халидә Картым, мин бөлешемә күз салып кына керим әле (Чыгып китә Ризван күреккә башын салып уйный Үзе ук җырлый да.)
Гармун алдым кулыма.
Чыктым авыл юлына
Кызлар белән таныштыр дип
Әйттем мин гармуныма
Гармун тартсан җыр чыга
Үзәк өзгеч мон чыга.
Яшь йөрәкнең мәхәббәттән Янып ялкыны чыга.
Халидә кереп аны тынлап тора.
Халидә. Шул гармунын таныштырды да инде безне.
Ризван. Әйе, әнкәсе. Бу минем бик бәхетле гармуным Мин аны әллә нинди баяннарга да алыштырмыйм Хәтерендәме, әнкәсе, мин яшьләрне дәртле көйгә биетеп ятканда, син кидден дә: «Берәр салмаграк бию көе уйнагыз әле»—дидең. Мин гармунымны салмак көйгә күчердем. Син уртага чыгып биеп киттен Минем карашым үзеннән-үзе сина тартылды. Син ул көнне күл өстендә йөзеп йөргән аккош кебек иден.
Халидә. И-и, син бигрәк инде, атасы. Аккош түгел, шөкәтсез үрдәк бәпкәсе диген
Ризван Юк, Халидәкәй. Син нәкъ аккошның үзе иден. Өстеңдәге ап-ак күлмәген, аккош муены кебек сыгылмалы кулларын! Хәтта кызыл туфлиләрен дә салкын суда кызарган аккош тәпиләре булып күренде миңа.
Халидә. Ак күлмәк белән кияргә ак туфлиләрем булмагач, сукрана-сукрана гына кигән идем мин ул туфлиләрне.
Р и з в а н . Әгәр туфлиең дә ак булса, бәлки ул кадәр игътибар да итмәгән булыр идем. Кайчагында кешене әсәрләндерер өчен ниндидер бер юк кына нәрсә житә.
Халидә (шаярып) Ә-ә, син минем туфлиләремә генә гашыйк булдыңмыни әле?
Ризван (ул да шаяра). Әйе, башта аягындагы туфлиләренә гашыйк булдым да аннары гыйшкым өскәрәк менә башлады. Аяктан башка кадәр. Их, Халидәкәй (кочаклый). Яратам бит мин сине.
Халидә. Кит инде, балалар күрсә
Ризван. Күрсеннәр. Әнкәләрен ничек яратуымны күрсәтүдән нигә оялырга?! (Тагын шигырьгә күчә.)
Күптән инде әйтешкән юк «Яратам» дигән сүзне.
Бу сүзнен матурлыгын без Онытып бетермибезме’’ Ә бит әле кайчан гына Бу татлы сүзнен көче Бәхеттән елата иде. Яктырта иде кичне.
Халидә- Әйе.
Бу сүзнен канатларында Күкләргә менә идек
Fin әйтсәк тә монын бик нык Кадерен белә идек
Икесе бергә.
Онытмыйк әле. онытмыйк
Бу матур сүз барлыгын
Аннан башка дөньяларнын Ярлылыгын, тарлыгын. Онытмыйк!
Ризван (хискә бирелеп). Их, Халидәкәй, һаман беренче күргәндәгедәй яратам үзенне Хәер, беренче күргәндәгедәй генә түгел, мен тапкыр артыграк яратам
Халидә. Кит инде, атасы, оялтасын (Балалар бүлмәсенә күз салып.) Әйтергә оят булса да әйтим: мин дә сине элеккедән ныграк яратам Балалар өйдә югында альбомга беренче очрашканнан соң син язып биргән шигырьне укыйм. Ул бер догага әйләнде инде минем
Ризван Йәле, йәле, нинди шигырь икән ул?
Халидә (яттан)
Йөзләрендә яшьлек яме, Күзкәйләрен сөрмәле Шул күзләргә яшеренгән Мәхәббәтнең серләре
Ризван (дәвам итә).
Күзләрендәге серләрне Гел укыр, армас идем Күңелендә ниләр барын Аңламый калмас идем
Болар шигырь укыганда музыка яңгырый. Бу танго яки вальс булуы мөмкин. Ризван белән Халидә музыкага әйләнеп шигырьне дәвам итәләр.
Синең күздән минем күзгә Күпме нур күчәр иде Ике күңел арасында Чәчәкләр үсәр иде Шул чәчәкләр арасыннан Бер сукмак салыр идек Серле мәхәббәт илендә Мәңгегә калыр идек
Соңгы юллар ике тапкыр кабатлана. Шуннан сон музыка туктала.
Халидә. И-и, атасы. Минем бәлешем көеп ятмый микән. Карыйм әле (чыгып китә).
Ризван. Мин дә кунаклар килүгә кайбер нәрсәләрне әзерләп торыйм
Тән сусавын басар өчен әйрән кирәк. Жан сусавын басар өчен бәйрәм кирәк.
Әллә кайчан безне дөнья басар иде Ярый әле бәйрәмнәр бар сирәк-мирәк
Чыгып китә.
Игътибар Әхмәтләр фатирына юнәлтелә. Әхмәт белән Мәрьям кызыша- кызыша эчкәрге яктан чыгып киләләр.
Әхмәт. Мин бит Ризваннарга хәзер барабыз дип әйттем Ә син йокы бүлмәсенә чумгансын.
Мәрьям . Әйтсән. хәзер бармыйбыз дип әйтерсен. Әнә телефон тот та шалтырат
Әхмәт. Юк инде, үзен шалтырат Кунакка барсаң расхут күп чыга диген Трамвай-троллейбуска тоткан акчаларны үзегез түләсәгез, бала-чагаларыгыз жевачка сорамаса. киткәндә өч көн ашарлык күчтәнәч биреп жибәрсәгез сезгә барабыз дип әйтергә дә онытма.
Мәрьям. Әйтермен дә. Бәйрәм саен кунакка йөрергә акчам кычытып тормый әле.
Әхмәт. Алайса үзем генә барам
Мәрьям. Алма кебек хатыныңны бәйрәм көнне ялгыз калдырып китәр илен ме әллә? һы, кара син аны' Үзе генә бара ул!
Әхмәт. Үзем генә барсам, расхуты ким булыр. Шуннан куркасың бит
Мәрьям Куркам шул Коттеджның һаман түбәсе ябылмаган Машинаңны төзәтәсе бар. Гараж подвалына су керә— аны нидер эшләтергә кирәк Аларнын барсы да бит акча сорый. Ә Ризваннарга рәхәт аларга Иске гармунын күтәрәләр дә теләсә кая чыгып чабалар
Әхмәт (корсенеп). Әйе, иске гар-мунның түбәсен ябасы юк. Аның подва лына су да керми Дөньяның асты өскә килсә дә алар кайгырмыйлар Рәхәт!
Мәрьям Хәерчегә гомер буе рәхәт Анын табар әйбере дә. югалтыр әйбере дә юк.
Әхмәт Их. бар иде бит Ризван гармун тартып, мин жырлап авыл урамын жиде кат ураган чаклар Ризванга әнисе соңгы сыерын сатып гармун алып бирле Ә без кулга әз генә акча керсә йортны матурладык. ихатаны ныгыттык Ризваннар бер такта кисәге тапсалар, капка төбенә эскәмия ясап куйдылар Безнең кулга такта эләксә, тишек-тошыкны ямарга ярар дип сөснә-сөснә чормага яшердек
Мәрьям Әллә шул хәерчеләрдән көнләшәсен инде
Әхмәт. Белмим. Бәлки көнлә шәмдер Тынычлык юк бе здә Берәр нәрсәбез булмаса. шуны булдырыр өчен ах-ух киләбез Тапс.зк югалтмасак ярар иле дип борчылабыз Гел ыгы-зыгы, гел мәшәкать
Мәрьям Дөнья шул мәшәкатьләре белән күңелле дә инде ул. Менә тизлән өебез эшләнеп бетәр, яна машина алып җибәрербез Кая теләсәк—шунда чабарбыз. Курортына, чуртына. Ә Ризваннарның Ка зан белән Бөгелмәдән башка шәһәр күргәннәре дә юк бит аларнын. хәерчеләрнең
Әхмәт Әйе. өебез төзелеп бетәр. Машинаның да янасын алырбыз Тик кем өчен тырышабыз сон без Бала-чагаларыбызда юк бит
Мәрьям Булмаса—булыр. Кот-теджның ачкычын апкайткан көнне баланы планлаштыра башлыйбыз.
Әхмәт. Соңрак булмасмы сон0
Мәрьям Булмас' Безнең әбекәй - нен әбисенең әбисе алтмыш алтыда бала тапкан. Төк что жнтмештә дә картаймыйм әле мин
Әхмәт. Синенәбиенненәбисенең әбисе алтмыш алтыда бала тапса, минем бабамның бабасының бабасы кырык дүрттә үлеп киткән
Мәрьям Алайса йортны ашыктыра төш Минем хөкүмәт фатирыңда тол каласым килми
Әхмәт Ризваннар хөкүмәт йортында да яши бит әле
Мәрьям Ничек яшәсәң булмый ул Кешенең һәрвакыт «Менә бу минеке» дип әйтерлек әйбере булырга тиеш.
Әхмәт Ризванның бит гармуны бар
Мәрьям Әнисенең сыерын сатып алган гармунны ул минеке дип әйтә атмый
Әхмәт Ярар, бу турыда сүз куерт-мыйк. Син мина шуны әйт барабызмы без Ризваннарга. юкмы”
Мәрьям Юк!
Әхмәт, Сон бит мин ана барабыз дигән идем.
Мәрьям Әйтсә сон Бармаска уйласаң мен сәбәп табып була
Әхмәт Нәрсә дияргә икән сон0
Мәрьям Кинәт кенә хатын чирләп китте диген
Әхмәт Алай әйбәт булыр микән сон’
Мәрьям Кинәт кенә үлеп тә китәләр. Дөнья бит ул.
Әхмәт Ярый алайса (Телефон янына ктел номер җыя ) Алло. Ризванмы’ Әхмәт әле бу.
Икенче якта Ризван.
Ризван. Әле сез һаман безгә килергә чыкмадыгызмыни?
Әхмәт. Ни бит әле, парин Кинәт кенә хатын чирләп китте.
Ризван. Мәрьямме?
Әхмәт. Сон минем бүтән хатын юк бит инде.
Ризван. Бая гына әле үзен әйбәт дигән идең.
Әхмәт. Бәла аяк астында диләр бит. Кунакка буш кул белән барып булмас дип. тиз генә кибеткә йөгергән иде. Кайтты да ауды. Башы әйләнә. Тәне ут яна.
Ризван. Температурасын үлчәдегезме сон?
Әхмәт (хатынына карый. Хатыны ул сөйләшкәндә телефонга колагын куеп Ризванның сүзләрен ишетеп тора).
Мәрьям (пышылдап). Кырык ике ярым диген.
Әхмәт. Әйе, үлчәдек. Кырык өч ярымнан узып бара.
Ризван. Нинди чир икән сон ул? Андый температураны ишеткән юк иде.
Әхмәт. Үзең беләсең, хатын- кызның температурасы чирләмәгәндә дә кырыкка җитәргә тора бит аның. Әле менә дару эчерергә дип сулы стакан тоттырган идем, стакандагы су гөбер-гөбер кайнарга тотынды.
Ризван. Алай, алай. Врач чакырт-тыгызмы сон?
Әхмәт. Чакырттык. Хәзер килеп җитәрбез диделәр
Ризван. Алайса мин Халидәгә әйтим әле. Ул сез килер дип мәш килеп әзерләнеп ята иде анда.
Әхмәт. Бар, бар, әйт. Ә мин Мәрь- ямнен хәлен белим. Үлеп-нитеп китә күрмәсен. Шушы яшемнән тол калсам, Аллам сакласын
Трубканы куя. Маңгаеннан тирен сөртеп ала.
Әхмәт. Шәп сиптемме борчакны?
Мәрьям. Шәп, шәп. Болай булгач бераз сыйламый булмас үзеңне
Әхмәт. Әллә алып куйган берәр нәрсәң бар идеме?
Мәрьям. Яңа елдан калган шам- панскига бераз газлы су өстәп куйган идем Бәйрәм хөрмәтенә жәлләмәм инде. Шыт-тыруны да шәп шыттырдың.
Әхмәт. Стажировканы синдә уздым бит.
Мәрьям Бөтен этлегеңне мина гына сылтама. Үзендә дә җитәрлек ул синең.
Әхмәт. Ярар, ярар. Әйткән—беткән. Бар, теге шампан шулпасын алып кил
Мәрьям бер шешә һәм стаканнар китереп өстәлгә куя. Әхмәт шәрабны стаканнарга сала.
Әхмәт. Тәк, тәк. Бүген нинди бәйрәм әле?
Мәрьям Мин каян белим. Татарстан бәйрәмеме бу, Россиянекеме, Башкортостан н ыкы м ы ?
Әхмәт. Ярар. Үгез булмагае чурт булсын, түлке балаларга сөт булсын дигән-дәй. Нинди бәйрәм икәнлеге ниважны. Иң важнысы шул: бүген без синен белән җылы өебездә. Йомшак кәнәфиләрдә кәеф-сафа корып утырабыз. Хәзерге дөньяда шунсы әһәмиятле. Әйдәле, шуның өчен берне күтәреп куйыйк, карчык.
Ялт кына икесе берьюлы стаканга үрелә. Мәрьям бер йотуга ук авызына ут капкандай, нишләргә белми чәбәләнә. Әхмәт тә «ух» итеп куя.
Әхмәт. Тора-бара градыс кергән моңа, карчык Авызларны өтте (Шешәне тотып карый Мәрьям аның кулыннан шешәне тартып ала.)
Мәрьям. Кагылма' Ярамый!
Әхмәт Нәрсә, әллә таракан даруы идеме? Харап иттең бит, җен калтырчасы. Уф, үләм, үләм. Тизрәк скорый чакырт. Бар, нәрсә катып торасын?
Мәрьям Таракан даруы булса үзе дә әле ул...
Әхмәт Әллә күсе агуы идеме? Уф үләм. (Эчен тота.)
Мәрьям. Ачуымны китермә әле. Күсе агуы, имеш. Аякларымны ышкырга тота торган спиртымны чыгарганмын. Эт бәхете бер сөяк, дунгыз бәхете—бер тизәк дип дөрес әйтәләр шул.
Әхмәтнең эченә җан кереп китә.
Әхмәт. Каяле алайса, тагын бер авыз итеп алыйк.
Мәрьям Итми генә тор әле (шешәне өстәлдән ала). Болай да газлы су шулпасы дип шактый тондырган идем.
Әхмәт Шулай ычкынгалый торган гадәтең булганга яратам мин сине, карчыгым. Бу дөньяда сирәк-мирәк добровольно ычкынгалап алмасан, бөтенләй ычкынуын бар. (Күңеле күтәрелеп җырлап җибәрә.)
Эчеп җибәр салганын, ди. Сорама каян алганын, ди, Эчеп җибәрсен салганын. Баса йөрәк янганын, ди.
Мәрьям. Йөрәгеннен янганын басарлык булды шул. Ярты стакан саф спирт жиффәргәч ничек басылмасын!
Әхмәт Шулай инде, карчык, минем йөрәкнен януы басылды, синеке яна башлады Дөнья бервакытта да тигез булмый.
Мәрьям. Ачуымны китереп, авызынны ерып торма әле
Әхмәт. Нәрсә, биргән спиртыңны кире чыгартырсыңмы әллә?
Мәрьям. Чыгартырмын да.
Әхмәт. Мине самогон аппаратына салып кайнатып алсан гына инде
Мәрьям. Теләсәм, ничек итеп алырга икәнен белермен мин.
Әхмәт. Ярый, карчык, бер яхшылык эшләгәнсең икән, үкенеп йөрмә инде Иняхшысы магнитофонны кабызып жибә- рик тә, яшь чакларны искә төшереп, бер танцевать итеп алыйк. Бәйрәм икән, бәйрәм булсын.
Әхмәт телевизор астындагы тумбоч-калап магнитофон тартып чыгара, аны кабызып җибәрә. Аида вальс янгырый. Әхмәт вальс көенә бер тыпырдап ала да Мәрьям каршысына килеп баса.
Әхмәт. Прошу, мадам
Мәрьям. Шушы биш тиенлек эчсә, ун тиенлек исерер инде
Әхмәт. Еше раз прошу, мадам (Мәрьямнең биленнән эләктереп, вальс киенә бетерелә башлый.)
Мәрьям Башымны әйләндерәсең, тукта.
Әхмәт. Хатын-кызнын һәрвакыт башын әйләндереп торырга кирәк анын. Бсрвакьпта да айнымасын ул
Мәрьям Без дә исереп бетсәк, сезне кем эзләп алып кайтыр сон? Сез бит колхоз ужымына качарга торган бозаулар кебек, юкка чыгарга гына торасыз.
Әхмәт. Мин бит мәхәббәттән ай-нытмаска дим, карчыгым Мәхәббәт белән исертеп торырга кирәк сезне. Көннән-көн яңа порция өстәп.
Мәрьям башта теләмнчәрәк кенә вальска әйләнә башласа да сомыинан дәртләнебрәк китә.
Әхмәт. Между прочим, карчык. Ризваннарга бармыйча акыллы эшләдек бугай без, ә?
Мәрьям Синен карчыгынның кайчан акылсыз эшләгәне бар
Әхмәт. Баш бар синдә һәм баш - ка җирләр дә Комплектын тулы, хәтта зап- частьләр белән.
Мәрьям Әй тоэсых' (Үзе кылан-чыкланып артын сикерткәли Әхмәт анын артына сугып ала Шулвакыт телефон шалтырый Әхмәт телефон янына китә.) Әхмәт Әйе. тыңлыйм. Тыңлыйм дим. Кем9 Ризван9 Нәрсә, нәрсә? Үзегез киләсез9 Бик әйбәт уйлагансыз, молодцы! Бергәләп бәйрәм итәрбез (Әхмәтнең сүзләрен ишетеп аның янына хатыны килеп баса.)
Мәрьям (ысылдап) Нәрсә, әллә безгә килергә җыеналармы9
Әхмәт (трубканы читкәрәк тотып). Әйе. карчык, әйе
Мәрьям (пышылдап) Юк. юк! Юк диген
Әхмәт Нәрсә юк?
Мәрьям Атаң башы' Куй әле трубкаңны.
Әхмәт (телефонга) Ни. Ризван, монда хатынга начар булып китте әле Тем-пературасы тагы да күтәрелде бугай Мин трубканы куеп, анын янына барып кнләм Бераздан үзем шалтыратырмын, яме
Трубины куя. Хатыныма карый
Мәрьям Ангыра. тинтәк, башсыз. Килегез дип тора
Ә х м ә т. Ә нигә. килсеннәр Ризван буш кул белән йөрми ул Бер яртыны кыс-тырып килер. Бергәләп бәйрәм итәрбез.
Мәрьям Бер ярты, бер ярты Сезнең авызыгызга йөз грамм керсә, тамакларыгыз әтәч булып кычкыра. Юмартланасыз. Анын бер яртысын эчсәгез, үзен ике ярты куйдыртмый туктамыйсын син
Әхмәт Ә нигә9 Мөмкинлек бар чакта яшәп калырга кирәк
Мәрьям Мөмкинлеген бар9 Пешмәгән бизнесмен' һәр тиенеңне мин кысып тотканга гына кешечә яшәгәнеңне онытма Мин булмасам чалбарыңның сыңар балагын сатып ашаган булыр идеи инде.
Әхмәт (җыр белән)
Әл пв син бар але бәхетемә.
Әл дә син бар <ме дөньяда
Мәрьям Бар шул Мин булмасам Ризваннарын килеп, актык сынык ипиенә кадәр сыдырып китәрләр иде Кунакка алар кешенекен күбрәк умырыр өчен йөриләр
Әхмәт Син бигрәк инде, карчык
Мәрьям Бер дә бигрәк түгел Ни өчен алар һәр жиргә бер өем балаларын ияртеп Йөриләр дисен9
Әхмәт Безнсн балалар булмагач, болар да бала-чага чырае күрсеннәр дн торганнардыр
Мәрьям Ха' Әйттерерсең әллә ни!
Кешедә бер атналык итеп ашатыр өчен йөртәләр алар шул дегет чиләкләрен. Алар килеп киткәч, ике көн буе савытлар гына юам мин. Суыткычындагы бөтен тәм- томны эт ялагандай итеп китәләр. Хәерчегә хезмәтче булып йөрергә монда!
Әхмәт. Сон алар бит хәл белергә киләләр, карчыгым. Синен температураң кырык өч ярым дигәч, котлары очкан бичараларның.
Мәрьям Кырык өч ярым дип әйтергә сиңа кем кушты. Кырык икесе дә бик житкән иде.
Әхмәт. Үләргә яткан кешенең тем-пературасы ничә булганын чуртым белгәнме? Үләргә ятам дидең бит Тавыкныкы кадәр миен юк.
Мәрьям Алай башлы булгач, Риз-ваннарыңны китертмәү чарасын үзен тап.
Әхмәт. Чокырга батканда үзегез батасыз, ә тартып чыгарырга без кирәк.
Мәрьям . Күп сөйләнмә, йә юлга чыга башларлар.
Әхмәт. Нәрсә генә уйлап табарга сон, каһәрен Ин кирәк чакта башы да эшләми бит анын.
Мәрьям Эшләт башыңны, эшләт Әхмәт. Нәрсә уйлап табарга?
Икесе дә башларын аска иеп, кулларын артка куеп, бүлмә буйлап йөренә башлыйлар. Берсе бер якка, икенчесе икенче якка бара. Юлда бәрелешеп тә алалар.
Әхмәт Нәрсә табарга тиеш идек әле без?
Мәрьям Атан башын
Әхмәт. (Үзенең нәрсә уйлаганын чын-чынлап оныткан Ул Мәрьямгә гаҗәп- 1әнеп карый.) Чынлап та нәрсә эзлибез соң без? Нәрсә югалттык9
Мәрьям. Нәрсә булсын! Зиһенебезне югалттык. Ризваннарны кунакка китермәслек хәйлә уйлап табарга кирәк.
Әхмәт. Ә-ө! Алайса таптым!
Мәрьям. Нәрсә?
Әхмәт. Газюкдимен
Мәрьям. Молодец! (Әхмәтнең аркасыннан сөеп куя.) Газ юк. Газ юк! Шал-тырат тизрәк.
Әхмәт телефон номерын жыя башлый.
Әхмәт Алло. Ризванмы бу?
Ризваннар Я1ыннан трубканы Халидә ала.
Халидә Юк, Халидә. Ризван киенеп маташа иде. Хәзер килеп җитәрбез.
Әхмәт Ни бит әле, Халидә малай, бездә газ бетте бит. Сез киләсе булгач, Мәрьям бәлеш пешерим дисә...
Халидә Мәрьямнең хәле рәтләндеме әллә?
Әхмәт (ялгышлык җибәрүен аңлап). Ә-ә. Юк. Кая ул рәтләнү! Тагы да начарланды (Әхмәтнең сөйләшкәнен Мәрьям дә тыңлый.) Бәлешне мин пешермәкче идем. Ә Мәрьямне Аны скорый белән алып китмәсәләр ярар иде дип торам
Халидә. Әле һаман врач килмә-демени?
Әхмәт (ык-мык итебрәк). Килде, килде. Калтырап торган бер карт иде. Мәрьямнең нинди хәлдә икәнен күргәч, үзе һушсыз булып егылды, бичара. Санитарлары картның үзен носилкага салып алып чыгып киттеләр
Халидә. Ай-яй-яй. Тизрәк барып җитәргә кирәк алайса сезгә. Ризванны ашыктырыйм әле.
Мәрьям, Халидәнен сүзләрен ишет-кәч, Әхмәткә нидер пышылдап түшәмдәге лампочкага төртеп күрсәтә. Әхмәт аңламый.
Әхмәт Нәрсә?
Мәрьям (ысылдап). Ут бетте.
Әхмәт Нишләп бетсен. Яна бит
Мәрьям И-и аңгыра. Ут бетте диген.
Әхмәт (көчкә аңлап). Ә-ә, ни. . Халидә. Бездә ут та беткән икән.
Халидә. Ай-ай, бу ни эш инде. Йә, ярар, кайгырмагыз. Шәм алып килербез.
Мәрьям. Уф! (Пышылдый.) Бата-реяләрдә җылы да бетте.
Әхмәт. Батареяларда җылы да бетте.
Халидә. Үзебез баргач җылытырбыз. Анда Ризван җылыткыч әйберләр әзерләп маташа иде. Ә бәлешләр пешереп мәшәкатьләнмәгез, үзем пешергәнен кайнар килеш алып килербез.
Әхмәт (телләрен ялап куя). Алай дисеңме?
Мәрьям Әхмәткә кулы белән төрле ишарәләр ясый. Әхмәт сораулы караш белән ана карый.
Мәрьям Әҗәткә акча сора.
Әхмәт. Нәрсәгә ул? Безнең акча бар бит.
Мәрьям. И ахмак! Әҗәткә акча сорасаң кеше сиңа аяк та басмый.
Әхмәт. Ә-ә-ә! Юкәдә икән чикләвек. (Трубкага.) Алло, Халидә.
Халидә. Тыңлыйм.
Әхмәт. Бераз акча кирәгие безгә, парин.
Мәрьям Күбрәк сора, тинтәк. Күбрәк сора.
Халидә. Нәрсәгә ул акча?
Әхмәт (бераз ык-мык килгәннән соң). Ни... Мәрьямгә теге врач бер дару язган иде. Шуны алырга кулда акча юк.
Халидә. Күпмерәк?
Әхмәт Хәзер бит. үзен беләсен. дару бәяләре кот очарлык. Бер кап даруны бер миллионга табарга мөмкин диде
Халидә. Теге носилка белән алып киткән врачмы?
Әхмәт. Әйе. һушында чагында әйтеп өлгерде мескен. Безнен янда гына торалар икән. Акча тапсагыз, үземнән кереп алырсыз диде
Халидә. Ай-яй! Бигрәк акыртып талыйлар инде. Ул арада гына анын кадәр акчаны каян тапмак кирәк?! Шулай да мин Ризван белән кинәшеп карыйм әле.
(Трубканы куеп, чыгып китә )
Әхмәт Бар. бар Ныклап кинәше- гез. Озаграк уйлашыгыз. (Келә Мәрьямгә карап ) Болай булгач котылдык, хатын
Мәрьям Котылдык! Хәзер мәңге килмәячәкләр алар.
Әхмәт Котылдык (Кейләп.)
Котылдык, котылдык Бер балалан котылдык. Әй хатын, вәй хатын, Син квмеш тә мин алтын
Мәрьям
Әй картым, вөй картым.
Син бакыр да мин алтын.
Әхмәт. Әй хатын'
Мәрьям Вәй картым' Икесе бергә
Икебез дә без алтын
Беренче пәрдә тәм ач.
Икенче пәрдә
Шул ук Әхмәтләр фатиры. Пәрдә ачылганда Әхмәт диванда аякларын өскә күтәреп, жырлап ята.
Атлар жиктем мичәп-мичәп.
Безгә дошман унбишләп.
Булса булсын егерме бишләп.
Йөрик теләсәк нишләп
Мәрьям Шушы өч тиенлек эчсә—биш тиенлек исерер инде. Тиктомалдан авыз күтәреп жырлап ятасын, килешмәгәнне
Әхмәт. Авыз күтәреп түгел, бот күтәреп. (Җырлый )
Әйдә барыйк кибеткә.
Көмеш алыйк йөзеккә.
Ни кыланса да килешә
Безнен кебек егеткә
Мәрьям Сезнен кебек егетләр иномаркаларда чабалар
Әхмәт Безнен кебек егетләр бүген бәйрәм итә Чыгар әле. хатын, теге газлы су шулпасын Синен исәнлеккә жиф- фөрик тагын берәр стакан
Мәрьям Авызына бер тамчы керсә, икенчесе кайчан тамар икән дип телеңне сузып торасың инде син
Әхмәт Миңа, кем әйтмешли, көжә-се түгел, мәзәге кыйммәт Аннары синен шундый зирәклегеңне билгеләп үтәргә кирәк бит инде, хатын. Ай-яй! Ни генә уйлап тапмыйсын син Әжәткә акча диген, ә? Каян башына килә шундый этлекләр. (Кам.)
Мәрьям (бераз һаваланып). Син генә үзеңне әллә кемгә санап Йөргәч тә. Бездә дә бар ул баш
Әхмәт.
Синдә дә баш җитәрлек.
Миндә до баш җитәрлек. Шул акыллы башлар өчен Әйдә берне күтәрик
Тумбочканы ача башлый.
Мәрьям Тукта үзем алып бирем (Аннан бер шешә агыл ecmaiee куя.) Мә'
Әхмәт Үзеңне дә әбижәйт итмә инде, китер стакан, карчык. Син дә бит кеше Почти
Мәрьям Ә-ә-ә. почтммени әле? (Шешәне тартып алмакчы була, ләкин Әхмәт бирми Гарткашшып aiatap.)
Әхмәт (теш. юре бемн бәкене ача) Бөкене каты тыккансың, газы чыгып бетмәсен дигәнсеңдер инде Болай булгач, берәр нәрсә капкаларга да кирәк булыр Бар әле. карчык, суыткычны карап чык. Килосы 40-50 менлек колбасаң аунап ятмыймы анда?
Мәрьям Аунаган ди. көтеп тор.
Әхмәт. Көтәм-көтәм. бар инде (Хатынын төрткәләп чыгарып җибәрә Үзе хатыны юктан файдаланып тиз генә бая хатыны алып куйган спирт шешәсен алып, бусы белән алыштыра.) Кызык итик әле хатынны. (Мәрьям кулына табак тотып килеп чыга.)
Мәрьям. Кичә пешергән кабак боткасы бар икән. Мә, аша.
Әхмәт (табакны тотып карый). Шуны җылытырга ярамый идеме?
Мәрьям Болай да бик әйбәт җылытып утырасын әле.
Әхмәт. Бик жәлләсәң, газлы су шулпаңны үзең эч. Мә
Мәрьям Ярар иңде, ярар. Бигрәк серкәң су күтәрми
Әхмәт. Без су түгел, бераз кайнар-рагын гына күтәрәбез (Шешәдәге әчелекне бераз салып куя Авызы янмасын өчен кабак боткасын каба.) Боткаң кайнар икән бит, хатын.
Мәрьям. Көлмә кешедән, авызын өшегән.
Әхмәт. Көлмим. Шәп бит син, карчык
Мәрьям Нишләптер синең күзләрен бик ялтырый башлады әле.
Әхмәт Озак шешәдә ятып, газлы суына градыс кергәндер
Мәрьям (шешәдәге эчемлекне кабып карый) Аһ! Тагын шешәне бутаганмын икән. (Шешәне алып куя.)
Әхмәт. Бирермен дигән колына, чыгарып куяр юлына Ризваннарны китерт-мәгән өчен шайтан саташтырган сине. Йә, ярар, кайгырма, аякларыңны ышкырга бальзам алып бирермен әле мин сиңа.
Мәрьям. Ихәчтерүш Бальзам дигән була.
Әхмәт. Ә нигә? Алырмын Яраткан хатыным өчен бер нәрсә дә жәл түгел. Әремгә кычыткан кушып кайнатылган бальзам алып бирермен.
Мәрьям. Шул кычыткан суы гына алмасан, синнән башканы көтеп булмас.
Әхмәт. Хатын-кызга иң файдалы нәрсә кычыткан дип язганнар бер гәзиттә
МәрьямМин укыган гәзиттә ир- атлар өчен тилебәрән орлыгын шәп дигәннәр.
Әхмәт Безнең акыл бик көчле Тилебәрән орлыгы ашап кына тилертеп булмый безне. Менә әле дә күңелем нидер сизә: мөгаен, Ризваннар килер безгә.
Мәрьям. Килде ди, көтеп тор. Үз куллары белән миллион тәңкә акча китереп бирсәләр, аларны турыдан-туры юләрләр йортына җибәрергә генә кала.
Әхмәт. Чүтеки килсәләр, нишлисен?
Мәрьям Ул хәерче гармунын тотып урам чатына чыгып утырса гына иңде. Анда да бер-ике сәгатьтә миллионны җыя алмас.
Әхмәт. Гармунын сатар да алып килер.
Мәрьям Ул алама гармунны дурак алсынмы?
Әхмәт Алай димә, Ризванда нидер бар анда.
Мәрьям. Яшерелгән алтынмы?
Әхмәт. Без белмәгән, без төшенә алмаган нидер бар анда. Мин аны яшь чакта да аңлап бетерми идем Аннан әллә нәрсәләр көтәргә була.
Мәрьям Хәерчедән нәрсә көтәсең. Үзе акча сорап килсә генә инде.
Әхмәт. Акчасы миллион булырмы. ансын әйтә алмыйм, әмма ләкин Ризваннар килә.
Мәрьям. Ә мин әйтәм—юк.
Әхмәт. Әйдә, бәхәсләшәбез.
Мәрьям Әйдә. Ә нәрсәдән?
Әхмәт. Ярар, мин күп сорамыйм: әгәр Ризваннар килсә, саранлыгыңны онытасын Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләп йә үзебез кунакка барабыз, йәки дусларыбызны чакырабыз. Килештекме?
Мәрьям. Килешербез, ләкин төгәл миллион алып килсәләр генә
Әхмәт. Кулларны сугыштык алайса?
Мәрьям. Тукта. Мин үз шартымны әйтмәдем бит әле.
Әхмәт Әйт
Мәрьям (уйланып). Әгәр килмәсә- ләр Ул чагында син мине күтәреп 14 этажга алып менәсең?
Әхмәт. Ансы нинди юләрлек тагын?
Мәрьям Ниндиме? Чөнки өйләнешкән вакытта син мине күтәреп менмәдең. Хәзер менә бөтен кеше алдында шул хатаңны төзәтергә тиешсен.
Әхмәт (Мәрьямне әйләнеп чыга). Ай-яй-яй. Сине хәзер 14 нче катка күтәреп менеп булыр микән?
Мәрьям. Курыкма. Бик мышкылдый башласаң жиде кат менгәч куеп торырга рөхсәт итәрмен.
Әхмәт. Ярый алайса, килештек.
Мәрьям Килештек.
Кул сугышалар. Шунда ишектә звонок тавышы ишетелә.
Әхмәт Килделәр! Ризваннар килде!
Мәрьям Килде пычагым. Күрше-ләрдер әле (ишекнең күзенә барып карый) Уф Аллам, шулар'
Әхмәт. Әйттем бит киләләр дип. Инде нишлибез?
Мәрьям Утны сүндер, утны.
Әхмәт Нигә?
Мәрьям Нигә, нигә? Потому чты бездә ут юк Тәрәзәләрне дә ач (Әхмәт утларны сүндерә )
Әхмәт. Суык керә бит
Мәрьям Керсен. Оныттыңмени. безнең өйдә бит жылы юк.
Ә х м әт Ә син юрганга төренеп ят Ныграк ыңгыраш. Кара аны. ышандырырлык булсын. (Мәрьямне диванга төртеп аудара. Өстенә катлы-катлы әйберләр яба.)
Ишектә тагын звонок якгырый.
Мәрьям Әзрәк ачмый тор. өй суына төшсен. Әй, онытып торам икән суның астагы винтелен яп Кранны ачып карасалар, су юк дисеннәр.
Ишекне дөбердәтәләр.
Әхмәт. Сөйләшмә. Син бит үлеп ятасын. Алар кергәч без ни сөйләшсәк тә. ыңгырашып, «ыгы-ыгы» дип кенә ят
Мәрьям. Өйрәтмә, ансын синнән башка да белермен.
Әхмәт Ачам (Ишекне ачарга китә. Анда Ризван белән Халидә. Әллә ниләр күтәргәннәр Ахылдап килеп керәләр.)
Ризван Уф! (Әйберләрен идәнгә куя.) Лифтыгыз эшләми икән Ундүртенче катка жәяү мендек.
Халидә Караңгы, берни күрмим.
Ризван Хәзер шәмнәрне яндырам. (Сумкасыннан берничә шәм алып яндырып өстәлгә куя.) Мәрьямнең хәле ничек соң?
Әхмәт. Үлем белән яшәү арасында. Әй. бичаракай Сез кунакка чакыруга. күчтәнәчкә дип чыгып йөгергән иде Калдым хатынсыз.
Ризван Нинди күчтәнәч инде ул' Без бит бераз күңел ачып утырырга гына дип чакырган идек
Әхмәт Безнен Мәрьям кунакка күчтәнәчсез йөриме сон инде'' Менә бүген дә бер потлы торт алып кайтып килә икән, каршысына ат чаклы эт чыккан да тортын тартып алып, үзен сугып егып качкан
Халидә Абау. Ходаем Әллә теш-ләгәнме?
Әхмәт. Тешләвен тешләмәгән Бер потлы торт коткарган бичаракайны Шуннан кайтты да ауды.
Халидә Кая сон әле үзе?
Әхмәт Әнә диванда Бер яна. бер өши. Температурасы да. бәлки, төшәр иде. телдән язган бичаракай. Шунсы бик яман.
Халидә Кая әле. кая’ (Диванга таба китә.)
Ризван Сездә каяндыр җил өрө түгелме?
Әхмәт Мәрьям сулыш ала алмый башлагач, тәрәзәләрне ачкан идем.
Ризван (аны ачуланып). Үзен батареяларга жылы килми дисен, үзең тәрәзәләреңне ачкансың, тышта жэй түгел бит. Мәрьямгә салкын тидерсәң
Әхмәт Тыштан бераз жылы кермәсме дигән идем инде Тәмам аңгырайдым.
РизванӨегез алай салкын сыман түгел бит (Батареяларны тотып карый.) О- о. батареяларыгыз ут кебек.
Әхмәт (галсәпләнгән булып). Жылы биргәннәр микәнни’ (Батареяларны тотып караган була.) Биргәннәр икән шул.
Халидә Бәлки ут та булгандыр (Утны кабыза)
Әхмәт Кара инде утта биргәннәр.
Күптән киләсегез калган
Ризван Күптән киләсе калган шул Менә Халидә бераз тоткарлады. Мәрьямгә тавык шулпасы пешереп алып барыйк дип, шуның белән мәшәләнеп әзрәк соңардык (Мәрьям янына килә) Йә. ничек монда эшләр?
Халидә Хәлен ничек, ахири? (Мәрьям ыңгыраша. • Ыгы-ыгы» ди.)
Әхмәт Теле юк шул мескенкәйнең, теле юк. Сыер кебек күзгә карап мөг- рәп ята.
Халидә И ахирәт, ахирәт Күчтәнәч дип шулай кабаланырга ярыймыни’ Безнен бит. Аллага шөкер, дусларыбызны кунак итәрлек кенә сыебыз бар (Ризванга) Атасы, сумкаларны бушат әле
Ризван Ярый, ярый (Ике олы авыр сумка алып керә Берсеннән ике зур термос алып өстәлгә куя ) Базарның берсендә мәтрүшкәле чәй, икенчесендә тавык шулпасы
Термослармы куйганда Мәрьям башым калкытым карый. Әхмәт белм Марьямнең хәйләләп кемә маташуым бәлар аклап елгергәм имде. Ләкин ышангва кыяфәт беләм уеммы дәвам иттерәләр. Халмдә үзе икенче сумкамы бушата бшмлый.
Халидә Бусы юкә балы Базары ит пәрәмәче Әле суынып та өлгермәгән
Ризван. Бусы суыкта да суынмый торган нәрсә (өстәлгә аракы куя).
Халидә. Суынсада куркыныч юк. Менә монда бакчага йөртә торган газ пл итәсе Бәлки үзләренең дә газы килгәндер Кухняга чыгып карыйм әле. (Чыгып китә.)
Әхмәт Газ килүе дә ихтимал. Сез килеп керүгә ут бирделәр. Батареяларга җылы килде.
Халидә. Газыгыз да килә башлаган. Гөрләп яна.
Әхмәт. Сезнең аяк жиңел булды Сез килүгә бөтенесе жайга төште (Өстәлдәге ризыкларга карап, күзен майландырып, телен ялмап-ялмап ала.) Бу кадәрле сый- хөрмәтне ни арада әзерләп өлгердегез сон?
Ризван Балалар булыштылар.
Әхмәт. Алып киләсегез калган үзләрен. Бик яратабыз бит без сезнен бала-ларны Бигрәк тә Мәрьям алар өчен үлеп тора. (Мәрьям иренең бу сүзләреннән ыслап куя.)
Ризван. Балаларның үзләренең дә сезне бик күрәселәре килгән иде, кечкенәсе «жевачка» апаларга барабыз дип киенә үк башлаган иде Көчкә калдырдык. Йә. ярый, табын әзерлик, әнкәсе
Халидә. Кеше үләргә ятканда килешерме сон?
Әхмәт (ашыгып). Килешер, килешер. Дуслар килгәч, бәлки әле Мәрьямнең дә хәле рәтләнеп китәр. Ризван дип, Халидә дип үлеп тора бит ул.
Халидә. Беләбез инде, беләбез Мәрьямнең күңеле киң икәнен
Әхмәт. Дөрес әйтәсең, Халидә, безнең Мәрьямнең күңеленә машина белән керерлек Үлгәндә дә Халидә дип, Ризван дип үләр инде мескенкәй. Их, теге эт урлаган торт жәл.
Ризван Кайгырма, дус. Торт бул- маса бездә бәлеш бар. Суынганчы ашыйк әле.
Халидә. Туктагыз. Мәрьямнең хәлен белик. (Мәрьямнең янына килә. Кулын аныңмаңгаена куя.) Мангае да кайнар түгел
Әхмәт. Шунсы куркыта шул: кайнарлыгы әле кырык өчкә күтәрелә, әле утыз өчкә төшә.
Ризван Димәк, эчендә нидер сугыша.
Әхмәт Дөрес әйтәсең, Ризван дус Аның эченә тортны урлаган этнең жене кергән бугай. Шул саташтыра аны
Халидә (Мәрьямгә дәшә). Ахирәт, хәлен ничек? Бераз баллы чәй эчеп карамыйсынмы?
Мәрьям ынгыраша. Аякларым чәбәләндерә. Ыгы-ыгы килә.
Әхмәт Интектермик инде аны, Халидә Үзебез генә табынга утырыша башлыйк.
Ризван. Әйе, ризыкларны суытмыйк.
Табын әзерлиләр. Аштан, бәлештән тәмле ис тарала. Тәмле ис Мәрьямнең дә борынына керә. Ул борынын сузып иснәп ала. Аны Ришаннар күрә, ләкин күрмәмешкә салышалар. Ризван рюмкаларга аракы сала.
Ризван Әйдәгез әле, бәйрәм хөрмәтенә берне күтәрик.
Әхмәт. Әйе Жырда ничек җырлыйлар әле?
Эчеп жибәр салганын. Сорама каян алганын. Эчеп жибәрсән салганын. Баса йөрәк янганын,—диләрме?
Басылсын әле йөрәк янулары.
Эчеп куялар. Халидә рюмкага авызын гына тидереп куя. Эчкәннән сом тәмләп ашарга тотыналар. Бәлеш ачыла, өстәлгә бал куела. Тәлинкәләргә тавык шулпасы салына. Халидә бер кулына тавык боты, икенче кулына тавык шулпасы тотып Мәрьям янына килә.
Халидә Ахирәт, әллә бер-ике кашык тавык шулпасы кабып куясыңмы? Бәлки, кайнар шулпа бераз хәл кертер.
Мәрьям күзен ачмый ыңгыраша. Ыгы-ыгы килә. Телен ялмаппырып куя.
Әхмәт И нтектермә инде бичараны Ятсын тыныч кына. (Үзе ашыга-ашыга ашый.)
Халидә Ярый инде, алайса. (Ул да тәмләп ашарга тотына. Болар өстәлдәге ризыкка үрелгән саен Мәрьям башын калкы-тып, авызын ялмап ала. Торып утырмакчы була. Ә тегеләр юри авызларын чәпелдәтебрәк ашыйлар.)
Әхмәт Шәп булды әле, дуслар, сезнең килү. Күнел күтәрелеп китте.
Ризван Ничек инде жан дустыбызның газиз хатыны үләргә ятканда килмисең?
Әхмәт (Мәрьямгә карап). Үләр инде ул мескен, үләр. Бүгеннән дә калмас.
Халидә. Син бит доктор бер дару язып бирде дигән идең, бәлки, шул коткарыр
Ә х м ә т. Ул бит төп-төгәл миллион тәнкә сорый. Андый акчаны каян табасын
Ризван Дусларына таян Каяле,
Халидә, чыгар әле миллион тәңкәне Алып кайтсын әле Әхмәт шул даруны
Халидә сумкадан төргәкне алып өстәлгә куа. Әхмәт «аһ» итә. Мәрьям дә башын күтәрә.
Әхмәт. Миллион тәңкә?! Каян таптыгыз?
Ризван. Бай тапса—котлы булсын , ярлы тапса—каян алдын, диләр Тагын шушы гармун коткарды инде.
Әхмәт Ничек?
Ризван. Күптән инде бер күршем гармуныңны мина сат. күпме сорасан да бирәм дип йөри иде. тоттым да гармунымны күтәреп шуларга кердем
Әхмәт. Шул иске гармунына миллион бирдеме9
Ризван Минем гармун бит ул уникаль экземпляр. Ул фабрика конвей- рыннан төшкән нәрсә түгел Аны. үзен беләсең, атаклы гармунчы Мәхмүт абый ясаган.
Әхмәт. Авыл кешесе ясаган нәрсә инде ул!
Ризван Алай димә, дускай. Саф алтыннар бары тик авылдан гына чыга
Халидә Ярар инде, әткәсе, гармун турында туктатып торыйк
Ризван Мин бит. әнкәсе, сораганга гына жавап бирәм Ә җавабымны әйтеп бетермәдем әле Әйе. гармунымны күтәреп күршемә кердем дә. мә мин әйтем, ал гармунымны. Бик якын дустыбыз үләргә ята. Срочно миллион теңкә кирәк, дидем
Әхмәт. Шуннан ул миллионын чыгарып салдымы9
Ризван Әйе Миллионын чыгарып салды, әмма гармунны алмады Гармун ул синең жанын ди, ә җанны акчага сатарга ярамый, ди Вәт шулай, дускай Дөньяда әйбәт кешеләр дә бар бит Гармунны монда да алып килдем әле (Гармунын алып керә Бер аккорд биреп ала.)
Халидә Кеше үләргә ятканда гармун тартып утырма инде, әткәсе.
Әхмәт (бераз исерә тешкән) Тартыйк. Барыбыз да бер үләсе инде
Шулвакыт ыгы-ыгы килеп Мәрьям башын күгәрә. Өстәлгә куйган ризыкларга мөлдерәп карый. Анын башын калкытканын барсы да күрә. Ип беренче Халидә внын янына килеп, телләмә.
Халидә Мәрьям, ахирәткәй, хәлең бераз яхшырмыймы?
Мәрьям аңлашылмый торган бер-ике сүз әйтә. Анын янына ире Әхмәт тө килеп
Мәрьямне бераз калкытып куя.
Әхмәт Карчык, ә карчык Үз аңыңда булсаң, безгә берәр төрле итеп белгерт әле. Хәлен җиңеләймиме ? (Мәрьям ын гыраша. Аякларын чәбәюндерә ) Үлем белән тартыша ахры Бичаракаем
Мәрьям (күхн ача Коч-хәл белән дәшә) Әхмәт, картым9
Әхмәт. Әү. карчыгым
Мәрьям Мин кайда?
Әхмәт. Үзебездә, матурым, үзебездә.
Мәрьям Ә базар нинди ят кеше ләр?
Әхмәт. Болармы9 Болар безнен дусларыбыз—Ризван белән Халидә Болар ят кешеләр түгел Ныклабрак Кара әле матурым Әйдәле мендәренә сөялебрәк утыр (Мәрьямнең аркасына чендәр куеп аны диванга утырта.) Таныдыңмы инде ’
Мәрьям. Бераз таный башладым сыман, бугай, шикелле
Халидә. Бу мин -Халидә ахирәтең.
Ризван Бар.Әхмәт. 1 изрәкдаруга йөгер
Халидә Әйе. әйе. дарусыз кайт ма. (Өстәлдәге акчаларны Әхмәткә тот тыра )
Әхмәт. Миллион тәнкә' Даруга
Халидә Кеше гомере миллион тәнкә генә тормый Бар. бар.
Әхмәтен чыгып китәсе килми. Ул ЮрИ ЫГЫ- 1ЫТЫ килә.
Ризван (аны торткаләп) Бар инде, бар, юкса сонгаруыбы) мөмкин
Әхмәт. Нн бит Мин югында Мәрьям үлеп китсә.
Ризван. Алайса үзем барам Теге носилка белән алып киткән врачыннын адресын әйт
Мәрьям (мескен тавыш белән) Туктагыз әле. Уф (Йорәген тотып утырып торган була.) Әз генә чыгып китми торыгыз (Яңа күргәндәй ) Дусларыбыз килгән икән
Әхмәт Әйе, Мәрьям Ныклап кара, бусы Ризван, бусы—Халидә. Ә менә монысы даруга миллион тәңкә! (Акчаны алып учында сикертә ) Йөгеримме даруга9
Мәрьям (Ринаннар күрмәгәндә рәк ысылдап) Йөгертермен мин сине' Аңгыра!
Әхмәт Син ул аш ыра
Ризван. Нәрсә, дуслар?
Мәрьям. Әй. менә бу ахмакны сүтәм әле. Теге врачның адресын оныткан
Әхмәт тиз арам хатынының шундый хәйлә таба алуына шаккатып карап тора.
Әхмәт. Ә-ә, әйе. Адресын оныт-канмын шул шайтан алгыры Хатын кинәт чирләгәч бөтенләй баш эшләми башлады. (Башына суга.) Менә сина! Менә сиңа'
Ризван. Алай үзеңне җәзалама инде.
Халидә. Әйе (Мәрьямгә). Әйдә, ахирәт, табынга якынрак кил Кайнар шулпа кабып җибәрерсең. Бу миллионга үзебез дару алып бирербез. Бер дә кайгырма.
Әхмәт (Тавык боты сузып.) Менә бу ботны кимереп куярсың. Бәлеш ашаганнан соң.
Ризван (рюмкаларга аракы сала). Бәлки, Мәрьям ханым, менә моны да бер- ике йотып куяр әле. Кайбер чиргә моның да файдасы тия.
Халидә. Син нәрсә инде, әткәсе. Разе мондый чакта бу шайтан суын эчәргә ярый.
Әхмәт. Ярый, ярый! Шулай бит, карчыгым. Кабып куярсың бит? (Колагына.) Эч, эч, бушлай килгән нәрсәне әрәм итмә.
Мәрьям. Әллә кабып карыйм микән?
Бар да: Кап, кап!
М ә р ь я м. Әй, кабыйм әле. Беткән баш беткән инде. (Рюмканы күтәреп куя. Барсы да эчәләр. Мәрьям комсызланып ашый.) Әхмәт. Әллә, Ризван, гармуныңны уйнап җибәрәсеңме? Хатынга да җан керде.
Ризван. Була ул. (Гармунын уйнап җибәрә. Әхмәт җырлый башлый.)
Һавада очкан кошларнын Канат стары алтын.
Барлык алтын-көмешләрдән
Минем дусларым якын
Кулъяулыкларым күп иде, Дуслар саен тараттым.
Бөтен дуслар арасыннан Сезне бигрәк яраттым.
Әхмәт. Их, бар иде яшь чаклар. Хәтереңдәме. Ризван, армиядән кайткач, син гармун уйнап, мин җырлап, авылны өч ураган идек
Ризван. Хәтерләмәгән кая!
Халидә. Авыл, авыл дип саргаеп ятабыз инде шәһәрдә.
Ризван. Шәһәр урамында рәхәтләнеп гармун уйнап йөреп тә булмый бит
Мәрьям. Нәрсәсе бар шул авылның. Рәтле туфли киеп урамына чыга алмыйсың. Кыш көне билдән көрткә, җәйләрен, көзләрен пычракка чумасың.
Ризван. Авылның пычрагы да матур аның. Балаларны укытырга музыка мәктәбе булса, бүгеннән авылга кайтып китәр идек.
Халидә. Әллә соң быел җәй бергә-ләшеп авылыгызга кайтып киләбезме? (Мәрьямгә.) Машинагыз бар.
Мәрьям. Ватык ул, ватык.
Ризван Нигә машина? Автобус йөреп тора. Балаларны да алып бер җилләнеп килербез. Дус-ишләрне күрербез. Бер күрешү—үзе бер гомер.
Әхмәт. Әйе шул. Имәнлеккә менеп төшәрбез. Ял итәрбез.
Мәрьям. Ә коттедж?
Халидә Коттедж саласызмыни?
Мәрьям (ялгыш ычкындырганын аңлап) Әй, бер эт оясы корып маташабыз шунда.
Ә х м ә т. (Исерә төшкән). Сигез бүл-мәле...
Мәрьям (Әхмәткә ысылдап) Тишек авыз.
Ризван И-и, салган-салган, Ills бүлмәле итмәгәнсез шунда. Безнеке унике бүлмәле.
Мәрьям (ышанып). Унике?
Халидә (иренең шаяруын дәвам итә). Булгач булгач унике бүлмәле булсын дидек инде. Безнең балалар да бар бит Мәрьям. Ә акча?
Халидә И-и, безнең Ризван гармунын бер тартса миллион төшеп тора бит Әле узган атнада концертлар белән чыгып күпме эшләп кайтты (Ризванга.) Күпме апкайтгың әле, атасы?
Ризван. Онытылган инде. Төгәл чуты истән чыккан
Әхмәт.
Кайтам инде, кайтам Туган ягыма.
Кырларыма, тугайларыма.
(Ризванның иңенә кулын сала.) Әйдәгез әле, дуслар, дөнья мәшәкатьләрен беразга онытып торыйк. Бая син дөрес әйттең, бер күрешү—үзе бер гомер. Килүегез әйбәт булды әле. Дөньяны барыбер куып тотып булмый аны. Иң яхшысы—яшь чакларны искә төшереп, хыялда гына булса да үзебезне авылда дип хис итик.
Гармун уйный башлый. Әхмәт җырлый.
Уйна, дустым, гармуныңны, Син матур уйнатасың.
Уйнатасын, җырлатасын. Күңелне юатасың.
Икесе уйнап, жырлап сәхнә әйләнәләр.
Әхмәт Әйдәгез, кыхтар. Кушылыгыз безгә Искә төшерик яшь чакларны
Әхмәт рюмкаларга шәраб сала. Мәрьямнән кала һәммәсе рюмкаларга үрелә Мәрьям бераз икеләнеп торганнан сон кинәт бер карарга килә.
Мәрьям Әй, чукынып китсен дөньясы Тотыйм әле мин дә (Рюмканы ала.)
Халидә Чирле кешегә ярар микән сон?
Мәрьям Чирле кешегә бәлки ярамас, ә мин чирләмим (Бар да аңа гаҗәпләнеп карый ) Әйе. әйе. чирләмим мин Чирләгән булсам да менә хәзер терелдем (Рюмканы күтәреп эчә дә идәнгә бәрә Рюмка челпәрәмә килә .) Чукынып китсен коттеджы, кадалсын—машинасы Дөньяны күпме кусак та куып бетереп булмас Барынын кадерен белеп яшик әле.
Әхмәт. Терелде карчыгым, терелде. Эченнән котырган эте чыгып китте Әнә, әнә күрдегезме? Тәрәзәдән чыгып бара. Яңадан керә күрмәсен, тәрәзәләрне ябыйк әле
Халидә Катырак яп. Әхмәт, бикләп үк куй.
Ризван Хәзер гармунга сүз бирик, сайрасын але.
Ризван дәртле итеп гармунын тартын жмбэрэ Ха тын парный икесен дә Әхмәт кул-тыклап ала. Бергәләп кырланып сәхнә урыйлар.
Уйна, дускай гармуныңны Без җырлаган кәйләргә Сез уйнаган без җырлаган
Калсын сагынып сөйләргә
Жырлыйк але. җырлыйк але.
Жырлап ачыла күнел
Жырлап ачылмаган күмел
Мәңге ачылачак түгел
Аыр белән пәрдә ябыла
Тәмам
Киләсе санда укыгыз:
Игътибар иткәнсездер, журнал битләрендә узган елнын азагында һәм бу елнын беренче санында укучыларга ике яна рубрика тәкъдим ителде Аларнын берсе—«Милләттәшләребез чит илләрдә» булса, икенчесе, ягъни быел ачылганы— «Яна исемнәр» дип атала Февраль аенда кызыксынган укучылар шушы ике яна сәхифәдә үзләре өчен нинди кызыклы яңалык табарлар сон'*
Икенче дөнья сугышы елларында Кытайда туган, үсмерлек һәм яшьлек елларын Төркиядә. ятимлектә уздырган, әмма эчкерсез һәм ярдәмчел милләттәшләребез булышлыгы белән югалып калмаган олы галим, хәзерге көндә Мәрмәрә университеты профессоры дәрәжәсснә ирешкән Надир Дәүләт хакында язучы Рабит Багулланын кыска гына, әмма тирән эчтәлекле язмасы күпләрне тетрәндерер Шушы ук сәхифәдә Төркиядә яшәүче татар галименең «Шагыйрь Шаһвәли Келәүле иҗаты» дигән мәкаләсе һәм гомерен мөһаҗирлектә үткәргән шагыйрьнең кайбер әсәрләре дә тәкъдим ителәчәк Яна исемнәр рубрикасында исә Чаллыда яшәүче яшь язучы Айгөл Әхмэтталиеванын «Сонгы өмет» хикәясе белән танышырга мөмкин булыр
Февраль санында Вахит Имамовнын -Утлы дала» романынын дәвамы. «Татар хикәяләре хәзинәсеннән» циклыннан Фатих Әмирхаинык -Милләт тәрәккый иттерү» дигән хикәясе, шагыйрьләрдән Илдар Юэеев. Зөлфәт шигырьләре, үткен темага язылган мәкаләләр, рецензияләр һәм башка күп кенә кызыклы язмалар бастырып чыгару күздә тотыла

Реклама